Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИН ИХЛАС ЫШАНАМ


***
«Безнең халык – бай халык,
Тарихы, мирасы бай.
Бу хакта белергә тиеш
Һәрбер кыз, һәрбер малай». –
Сөйләшкән саен шулай дип
Кабатлый миңа бабай.
«Батырлары, әдипләре,
Күп бөек шәхесләре.
Исемнәрен данга күмгән
Иҗатлары-эшләре». –
Ашыга-ашыга сөйли бабай,
Ташыганга хисләре.
«Чигүле читек, түбәтәй,
Матур бәйрәм-йолалар
Безне бүген ямьсезлектән,
Гамьсезлектән йолалар.
Ярый әле, безгә кадәр
Килеп җиткәннәр алар.
Тик аларга сезнең белән
Киләчәккә барасы. –
Үткәнен белергә тиеш
Һәрбер татар баласы.
Чөнки дөнья, улым, тиздән
Бездән сезгә каласы...»
Көн дә бабай шулай сөйли,
Ак сакалын сыпырып.
Бүлдермичә тыңлап торам,
Каршысына утырып.
Нур чәчкән йөзенә карап,
Күзләремне тутырып.
Бабаемның бу сүзләре
Тамчылап тамып аңга,
Горурлык туа җанда:
«Мин – татарның баласы!»
Бүтәннәргә дә бу хакта
Сөйли микән бабасы?


Бәхет
Аның кушаматы Бәхет –
Туны өч төрле төсле,
Нишләптер, андый песине
Бәхет дип атый кеше.
Ул башта бәхетле иде
Сыйладылар, сөйделәр:
– Син безгә тик бәхет кенә
Китер, яме! – диделәр.
Ул үзе дә беркемгә дә
Һич начарлык теләми.
Тик көткән бәхетләр генә
Нишләптер һаман килми.
Әгәр тәпиеннән килсә,
Йә тапса берәр җаен.
Шушы бәхет дигәннәрен
Дөньяның һәрбер өенә
Өләшер иде, мөгаен.
Хуҗалар килмәс бәхетне
Көтеп ардылар озак.
Аннары китеп бардылар,
Ишеккә элеп йозак.
Ә Бәхетне алмадылар,
Хәтта уйламадылар –
Нишләр диеп ул анда,
Калгач кышкы буранда?
Нәни генә өмет яши
Ятим калган бу җанда.
Бәхет тә кирәк түгелме?
Юк, болай була алмый.
«Кемгә кирәк бәхет?» – диеп,
Моңсу итеп мияулый.
Ник язмыш болай яман? –
Аңламый песи һаман.
Бәхетсез булганга кешеләр,
Гаепле буламы песиләр?


Китаплы кич
Әби миңа әкият укый –
Кулларында китабы.
Үзем укый белмәгәнгә
Ялынам: «Укы тагы!»
Көн үткән дә, җиткән кич,
Ягылган бик җылы мич.
Миңа да, әбиемә дә
Рәхәт китаплы бу кич.
Инде мин укыйм әбигә –
Кулларымда китабым.
Начар күрәләр күзләре:
–Укы, – ди, – улым, тагын!
Кышкы кичтә, җылы мич,
Әбиемә дә, миңа да
Рәхәт китаплы бу кич,
Узмасын иде ул һич!

Кунакул
«Каникул» дип ялгыш итеп,
Нишләптер, атаганнар.
Нигә микән дөресрәк
Бер исем тапмаганнар?
Бик азлар белә мәгънәсен –
Нәрсә соң ул каникул?
Бер китаптан укып белдем –
Латинда эт икән ул.
Мондый рәхәт чакны ничек
Бирергә кирәк эткә?!
Тугыз ай буе мәктәптә
Минутлар санап көт тә.
Яңа исем таптым менә –
Булсын, әйдә, кунакул.
Барсы көтә, озак килә,
Сагындырган кунак ул.
Болай диеп атау ялны
Туры килә бар яктан.
Авыл тулы шәһәр кызы –
Бар да кунакка кайткан.
Үзем дә барам кунакка:
Якынга йә еракка.
Узган ел диңгезгә бардым –
Кыш булмый торган якка.
Каникул һич туры килми,
Туры килә кунакул.
Тик өч айга гына килгән
Иң кадерле кунак ул.


Куркак күз һәм уңган кул
Тәмләп ашаган идек,
Савыт калды өелеп.
Биек Каф тавы кебек.
Әни әйтә: «Юып куй,
Син бит инде зур егет!»
Күзем әйтә: «Мин куркам
Моның кадәр савыттан,
Бу кадәрле күп эштән –
Юк, килмәс минем көчтән».
Кулым берни дәшмәде,
Эшләде дә эшләде.
Берне юды, икене –
Һәммәсен ялт иттерде.
Күзем тик куркып торган,
Кулым икән ич уңган!
Мондый гына «тау»ларны
Әллә никадәр юган.
Дөрес әйткән бабайлар,
Белсен диеп малайлар. –
«Күз курка, ә кул эшли» –
Мөмкин түгел килешми...

Сугышларсыз бер көн
Бик тырышса һәркем,
Бик теләсә һәркем,


Сугышларсыз бер көн
Яшәп булыр, бәлкем.
Кан коелмас ул көн,
Җан кыелмас ул көн.
Бәхет канатында
Очып йөрер һәркем.
Шатланыр нәниләр,
Еламас әниләр,
Кояш көлеп карар
Безгә тыныч күктән,
Һәм әйтер кешелек,
Хаклыкка төшенеп:
«Сугышсыз яшәргә
Кирәк булган күптән!»
Бу көнне уйласа
Болай диеп һәркем,
Сугышсыз, тынычта
Узар безнең һәр көн.
Ә аннан кан коймый
Узар тыныч бер ай.
Бар җиһан хуш исле –
Җиткән чәчәкле май.
Һәм әйтер кешелек,
Дәһшәтле сугышны
Исенә төшереп:
«Тыныч үтте бу ай,
Рәхәт икән болай!»
Ә аннан сугышсыз
Яшәп булыр бер ел.
Аннары бер гасыр.
Сугыш атлы афәт,
Сугыш дигән зәхмәт
Безнең Җиребездән
Бөтенләйгә качар.
Ә кешелек шулчак
«Тынычлык» томының
Тәүге битен ачар.
Әйе, шулай булыр,
Мин ихлас ышанам –
Бу көн көттермичә
Килергә охшаган.
Сугышның афәтен
Барыбыз аңлыйбыз,
Җир шары бер генә –
Югалта алмыйбыз.
Тик башта яуларсыз,
Ату-ватуларсыз,
Кулга корал алмый,
Һөҗүмнәргә бармый
Яшәп карыйк бер көн,
Бары бер генә көн.
Беркөн бар дөньяда
Шулай дисә һәркем,
Көттермичә килер
Бу иң бәхетле көн.

Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат
уңышлары телибез.