Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИРТЕШТӘ ТАҢ АТСЫН ӨЧЕН...


Гасыр башындагы давыллы, даулы елларда дөньяга
аваз салган булачак язучы, Татарстанның Габдулла Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Якуб Камали
улы Зәнкиев илебез белән бергә катлаулы тормыш юлы
уза. Гомерен укытучылык эшенә багышлаган, хатыны
Рәшидә ханым белән җиде бала (алтысы – инженер,
берсе – вузда математика укытучысы) тәрбияләп үстер-
гән Якуб ага үзен бәхетле, бөтен хыял-омтылышларын
тормышка ашыра алган кеше дип саный иде.
Татар әдәбияты тарихында үз урыны, үз йөзе булган
дистәләрчә вә дистәләрчә язучылар, гасырлар буенча
сакланып та кыйммәтен югалтмаган йөзләрчә вә йөзләр-
чә әсәрләр бар. Әлеге әдәби мирас халкыбызның рухи
хәзинәсен, әдәби елъязмасын тәшкил итә. Шуны исәпкә
алганда, әдәбиятка килеп, үз сүзеңне әйтү, танылырлык
стилеңне формалаштыру – шактый катлаулы эш.
Шулай да Россия төбәкләреннән – «әдәби перифириядән» чыгып, милли әдәбият
тарихына үз исемен алтын хәрефләр белән язып калдырган әдипләр аз түгел.
Башкортстан, Пенза, Саратов, Ростов-Дон, Сембер, Оренбург, Себер төбәкләре
татар сүз сәнгатенә Шәмсетдин Зәки, Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиев, Шәехзадә
Бабич, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Мирхәйдәр Фәйзи, Галимҗан
Ибраһимов, Фәтхи Бурнаш, Гадел Кутуй, Мирсәй Әмир, Фатих Кәрим, Муса Җәлил
һ.б. талантларны бирде. Соңгы елларда татар әдәбиятының, нигездә, Татарстан һәм
Башкортстанның татар районнарыннан чыккан язучылар исәбенә генә баюы, һәм,
киресенчә, төбәкләрдән килеп кушылган әдәби үрнәкләрнең елдан-ел азая баруы –
уйланырлык хәл.
Себер җирлегендә формалашкан талантлы журналист, язучы Якуб Зәнкиев
әдәбиятка зур мәртәбәләр дәгъва итмичә, тыныч кына килә. Аны үз исемен әдәбият
тарихына кертү түгел, беренче чиратта, туган халкы тарихын, аның үзенчәлекле гореф-
гадәтләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен язма китап битләрендә теркәп, беркетеп
калдыру мәсьәләсе борчый. Олыгаеп әдәби эшчәнлеккә килгән Якуб ага үзенең
азсанлы, ләкин бәрәкәтле әсәрләрендә әлеге максатына иреште – туган туфрагының
бай табигатен, шунда туып-үскән замандашының үзенчәлекле йөз-кыяфәтен, дөньяга
карашын, холык-фигылен мәңгеләштерде.
Якуб Зәнкиев әдәби эшчәнлеген публицистикадан башлый. Әлеге юнәлештә
әдипнең өч йөзгә якын язмасы бар. Аның 1950 елда «Совет мәктәбе» журналында
дөнья күргән беренче мәкаләсенең Себер ягы татар мәктәпләрендә татар әдәбиятын
укытуның аерым аспектына караган булуы да (гәрчә автор үзе физика-математика
укытучысы булса да) авторның киләчәк эшчәнлегенә беренче адым кебек кабул
ителә. ХХ гасыр урталарыннан башлап, ул күпсанлы журнал һәм газета редакцияләре
134
белән бәйләнештә тора, аның очерк, эссе, фельетон, мәкаләләре даими рәвештә
«Казан утлары», «Сөембикә», «Мәгариф», «Татарстан яшьләре», «Ялкын»; Төмән
өлкәсе басмалары – «Тюменская правда», «Тобольская правда» битләрендә татар
һәм рус телләрендә басылып килә. Аларда автор укытучы, мәктәп җитәкчесе, Бөек
Ватан сугышын кичкән ветеран, ил язмышына битараф булмаган шәхес буларак
таныла. Әлеге язмаларында халык башыннан кичкән аерым бер дәвер чагылыш
таба. Автор монда үз төбәге, ил күләмендә әһәмиятле мәсьәләләр, белем бирүнең
торышы, милли мәктәп, киләчәк буынга әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү һ.б. бик
күп темаларны күтәрә. Әхлак, гаилә, намус, вөҗдан, җаваплылык, яшәү мәгънәсе,
яхшылык һәм явызлык көрәше кебек катлаулы мәсьәләләргә карата үз фикерләрен
яза, ата-бабаларыбыздан мирас булып калган газиз туган телебезне, милли гореф-
гадәтләребезне, халыкның милли тәрбиясе нигезләрен саклау, яңадан тергезү, аларны
гаиләдә һәм мәктәптә тәрбия эшенең нигезе итеп кертү хакында борчылып яза. Яшь
буынны дуслык, татулык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек рухында тәрбияләү – аның
мәкаләләренең төп асылын тәшкил итә. Һәр язмасында ул яшьләрдә милли горурлык
хисен сүндермичә саклау, халкыбызның рухи байлыкларын балаларның күңеленә
сеңдерү турында уйлана.
Зәнкиевнең милли мәсьәлә хакындагы җитди уйланулары 1990 елларда
аеруча активлаша. Өлкәдә милли хәрәкәт башында торучы милләттәшләребез
эшчәнлегенең олы бер нәтиҗәсе буларак бәяләнерлек басма – татар газетасы
(«Яңарыш», берече мөхәррире – Азат Сәгыйтов) дөньяга чыгуы да моңа киң
мөмкинлек тудыра. Газета, әкренләп, Төмән өлкәсе татарларының әлеге мәсьәләгә
үз карашларын җиткерү мөнбәренә әверелде. Ана телен саклау, мәктәпләрдә туган
телне укыту, балаларга милли рухта тәрбия бирү мәсьәләләре Якуб Зәнкиевне
гомеренең соңгы көннәренәчә борчып килгән сораулар булды, ул бу мәсьәләгә
карата үзенең фикерен өзеп әйтә алды, битарафларны уяту теләге белән янып яшәде,
шул омтылыш аның яшәү мәгънәсенә әверелде. Вакытлы матбугатның милли
мәсьәләләрне хәл итүдә, халыкны берләштерүдә, тел һәм мәдәниятне саклауда
хәлиткеч роль башкаруын аңлаган хәлдә, Я.Зәнкиев, әлеге басманың һәр санында
диярлек басыла, замана тарафыннан кискен куелган мәсьәләләрдә сабыр акыл
белән алтын уртаны табуга ярдәм итәрлек чыгышлар ясый. (Куанычлы ки, язучы
иҗатының әлеге юнәлеше өлкәнең яшь галимәсе Халидә Кирамова тарафыннан
тәфсилләп, монографик планда өйрәнелде.)
Шул рәвешле, Якуб Зәнкиев зур әдәбиятка журналистлык-публицистик эшчәнлек
аша килә. Татар әдәбияты белән һәрдаим танышып бару, әдәби барышны тулысы
белән күз алдына китерү, әдәбият тарихында булган һәр чорның үзенчәлеген аңлап
кабул итү, талантлы иҗат әһелләренә олы хөрмәт һәм ниндидер бер интеллигентлы
җылылык белән карау – ахыр чиктә, аның үзендә дә зур күләмле әдәби әсәр язу теләге
тудыра. Олы тормыш тәҗрибәсе туплаган укытучы проза өлкәсенә тормышның
катлаулы сорауларына җавап табу, илебез тарихының аерым чорларында төрле
милләтләр язмышында хәлиткеч урын тоткан катлаулы вакыйгаларга мөнәсәбәтен
белдерү, әдәбият-сәнгатьнең мәңгелек сорауларына үз карашын чагылдыру максаты
белән килә. Татар әдәбиятының асылында яткан гаделлек һәм ялган, мәхәббәт һәм
нәфрәт, мәрхәмәтлелек һәм явызлык кебек мәңгелек кыйммәтләр аның әсәрләренең
үзәгендә тора.
Якуб Зәнкиев иҗатының бер тармагын балаларга багышлап язган хикәяләре
тәшкил итә. Әлеге әсәрләр бүгенге көндә җирле төбәктә әдәбият укыту
программаларына да кертелгән. Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган
укытучы буларак, ул хикәяләрендә балалар психологиясен тирән аңлап, аларның
яшенә, күңел халәтенә туры китереп иҗат итә. «Кайчыколак» – язучының әлеге
юнәлештәге әсәрләрен берләштергән хикәяләр җыентыгы. Язучының кече прозасы
Ф Л Ё Р А С Ә Й Ф У Л Л И Н А
135
балалар өчен әхлаклылык мәктәбе булып торырлык. Аларда балалар арасындагы
мөнәсәбәтләр, табигать, кече яшьтәге балалар өчен әһәмиятле булган хәл-вакыйгалар
урын ала. Шулар аша олы яшьтәге язучы тирә-якны таный башлаган укучыга тормыш
дәресләре бирә.
Шулай да, Якуб Зәнкиевне киң катлам укучыларга «Иртеш таңнары» (1988)
романы танытты. Күләмле, эпик характердагы әдәби әсәр язуга керешүен автор бу
рәвешле искә ала: «...Без яшәгән заманда, без гомер үткәргән җирләрдә укытучының
әһәмияте ифрат зур иде. Шул үзем күргәннәр, кичергәннәр күңелемә тынычлык бирми
башлаган чорда, безнең төбәккә Казаннан бер төркем язучы килеп төште. Ф.Хөсни,
Ш.Галиев, А.Гыйләҗевләр белән аралашу минем тормышымны яңартып, үзгәртеп
җибәрде. Укытучыларга багышлап, Себер татарларының тормышын, гореф-гадәтләрен,
йолаларын сөйләп бирәсем килде. Әлеге фикер кырык ел буена миңа тынгылык
бирмәде һәм нәтиҗәдә шушы әсәр туды...» Якуб аганың күп еллар күңелендә йөрткән
күләмле әсәр язу хыялы, әкренләп, төгәл сюжет линияләренә, конкрет геройларга
әверелеп, әсәр калыбына салына башлый һәм аның нәтиҗәсе гасырның 80нче
елларында тормышка ашырыла. Әсәрне кәгазьгә төшерү, бөтенлекле сюжет кору,
әлбәттә, физика-математика укытучысына билгеле бер кыенлыклар тудыра. Әдәби
эшнең бөтен нечкәлекләренә төшенүдә Якуб ага татарның талантлы шәхесе – язучы
Аяз Гыйләҗевкә бурычлы булуын аңлап, беренче романының дөнья күрүендә аның
зур ярдәме тиюен гомеренең соңгы көннәренәчә олы рәхмәт, хөрмәт хисе белән искә
алды. Әлеге эшлекле аралашу язучының гаилә архивларында сакланган хатларында
да чагылыш таба.
Роман соңрак (1994) дилогия рәвешендә яңадан басылып чыга. Төбәк өчен бу
әсәрнең дөнья күрүе үк олы әдәби вакыйга булса, гомумтатар әдәбиятында ул яңа
тема, Татарстаннан читтә гомер сөрүче татар кавеменең үзенчәлекле дөнья сурәте
чагылышы буларак кызыксыну тудырды. Әсәр халык тарихы, аның рухи елъязмасы
булуы ягыннан да игътибарга лаек. «Иртеш таңнары»ның 1988 елда Татарстанда
үткәрелгән «Елның иң әйбәт китабы» бәйгесендә, М.Мәһдиевнең дә укытучылар
тормышына багышлап, җәмгыятьтә аның урыны, абруе, сугыштан соңгы елларда
балаларга белем, тәрбия бирүдә ир-егетләрнең роле хакында фикер йөртеп язылган
«Фронтовиклар» әсәреннән кала икенче урынны яулавы да үзе хакында үзе сөйли
торган факт.
Билгеле бер халык, этносның үзенчәлекле менталитеты чагылышы милли
әдәбиятның төп сыйфатларыннан берсе буларак санала. Милләтнең психологик
портреты, яшәешенең мораль-этик кануннары, әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтенең сурәте
сүз сәнгатенең үзәгендә тора. Гуманлылык һәм гомумкешелек кыйммәтләрен алга сөрү
– татар әдәбиятының төп билгесе. Әлбәттә, тарихи башлангыч мондый әсәрләрнең
асылын тәшкил итә: аларда халык тарихы һәм җәмгыятьнең үз тарихи үткәненә
мөнәсәбәте чагылыш таба. Якуб Зәнкиевнең әлеге романында илебез тарихындагы
катлаулы вакыйгалар Себер җирлеге, себер татарлары язмышы аша чагылдырыла,
үзенчәлекле геройларның холык-фигыльләре тарихи һәм табигый яшәү шартларында,
үзләренә хас гореф-гадәтләре аша ачыла. Аерым детальләр, символлар, кабатланмас
образлар галереясы романны татар әдәбияты тарихында авыл прозасына караган
бихисап әсәрләр арасында да танылырлык һәм үзенчәлекле итә.
Әлеге ике китаптан торган «Иртеш таңнары» романында Тубыл һәм Иртеш елгалары
буенда гомер иткән татар халкының инкыйлаб вакыйгаларыннан алып, Бөек Ватан
сугышы елларындагы фаҗигале язмышы сурәтләнә. Әсәрдә язучы авыл җирлегендә
кул көче, маңгай тире белән гомер сөргән халык, үз миссиясен халыкка хезмәт итүдә
күргән авыл укытучысы язмышларын ил тормышы, тарихи фаҗигаләр аша киң эпик
планда күрсәтүгә ирешә. Мифологик мотивларга һәм сюжетта кулланылган халык
авыз иҗаты элементларына салынган мәгънәви йөкләмәнең функциясен билгеләү
ИРТЕШТӘ ТАҢ АТСЫН ӨЧЕН...
136
Себер төбәге әдәбиятында дөнья сурәтенең үзенчәлекле чагылышын ачыкларга ярдәм
итә. Бүгенге көнгәчә сакланып килгән гореф-гадәтләр, йола-ышанулар халыкның
рухи мәдәни байлыгын тәшкил итә һәм сүз, музыка, уен төрләре синтезы буларак
карала. Зәнкиев иҗатындагы дөнья сурәтендә фольклоризмның көчле чагылышын
ассызыкларга кирәк. Автор үзе дә әсәрләр язу максатын милли рухи кыйммәтләрне,
себер татарларына хас булган халык авыз иҗатын теркәп калдыруда һәм аларны
киләчәк буынга җиткерүдә күрә.
Язучының әсәрләре сюжет канвасына, әсәр текстына кертеп җибәрелгән фольклор
жанрларының байлыгы белән аерылып тора. Дилогиядәге себер татарлары тарихына
мөнәсәбәтле күпсанлы легенда-риваятьләр, көндәлек тормышындагы гореф-гадәтләр,
бу як халкының үзенчәлекле көнитеш тәҗрибәсен туплаган мәкаль-әйтемнәр урын
алган булуы үзенчәлекле дөнья сурәте тудыруга, геройларның холык-фигылен ачуга
юнәлдерелгән. «Иртеш таңнары» дилогиясендә тарихи шәхесләр, вакыйгалар белән
бәйле легенда һәм риваятьләр аеруча әһәмияткә ия. Ханбикә Сүзге һәм Күчем хан
турында бәян роман-дилогиянең икенче китабында аерым бер бүлекне тәшкил
итә. Автор себер татарлары тарихында урын алган әлеге тарихи шәхесләрне халык
тарихының онытылмаслык гүзәл сәхифәләре буларак тәкъдим итүгә ирешә. Ханбикә
Сүзге образы – Себер фольклорының иң гүзәл, шигъриятле образларының берсе. Аның
турында мәгълүматлар Кунгур елъязмаларында, Г.Ф.Миллерның «Себер тарихы»нда
да сакланып калган. Аерым бер чыганакларда аны Күчем хан Казаннан алып кайткан,
дип язылса, икенчеләре аның казакъ илбашы кызы булуы хакында сөйли. Әсәрдәге
Ялан авылы хронотобы да әлеге мәшһүр хан образы белән бәйләнгән. Тасвирланган
драматик вакыйгалар «Алтын мөгез утравы» хакындагы легенда белән тыгыз үрелгән.
Бу легенда ХХ гасырда да хан хәзинәсен эзләүчеләргә тынычлык бирми.
Төп сюжет линияләренә өстәмә рәвештә тәкъдим ителгән мондый күренешләр әсәр
эчтәлеген баета, кызыксыну уята. Шул рәвешле, әсәрдә татар укучысы өчен ятрак,
әлегә кадәр таныш булмаган дөнья ачыла.
Себер табигате сурәте, әлеге җирдә гомер сөргән татар халкының яшәү рәвешен,
дөньяга карашын чагылдыра торган тотемистик легендалар да әсәрдә үзенең лаеклы
урынын алган. Аю баласын күкрәк сөте имезеп үстергән хатын турында легенда Себер
җирлегендә табигать белән кеше багланышларының бик тирәндә ятуын гына түгел, ә
аларның бербөтенне тәшкил итүе хакында бик борынгы карашлар яшәп килүен раслый.
Бу үзенчәлек язучының гомер соңында иҗат ителгән «Ялкында өтелгән мәхәббәт»
(1999) романында да күзәтелә. «Кызлар тавы» легендасы әсәрнең идея-эстетик
катламы белән тыгыз бәйләнгән. Күчем хан сараендагы тоткын кызлар батырлыгы
җирле халыкның ирек, азатлыкка омтылыш хисләрен гәүдәләндерүгә хезмәт итә.
Бүгенге көндә дә Тубыл-Вагай якларында Кызлар убасы (Кызлар тавы) исемле
калкулыкларның саклануы – әлеге риваятьләрнең тарихи җирлеге булуы хакында
сөйли. Төп персонаж Нуриянең токым тарихына нисбәтле сурәтләнгән «яшел күлмәкле
кызлар (еш кызлары)» – урман кызлары турында легенда да әсәр сюжеты тукымасына
уңышлы керешеп китә. Ярыммифологик образлар себер татарлары аңында кешеләр
белән янәшәдә – Себер урманнарында яши дип кабул ителә; җемелдәп торган яшел
күлмәкле бу пәри кызлары, адәми затлар, ир-егетләрне үзләренә гашыйк итеп, урманда
калдыралар, алар белән тормыш коралар… Шунысы кызыклы: уйдырма-әкият
рәвешендәге мондый мифологик легендалар ХХI гасыр башында да саз артында,
тайгага сыенып утырган Себер татарлары авылларында гомер сөрүчеләр тарафыннан
чынбарлык буларак кабул ителә.
Язучының зур эзләнүләре нәтиҗәсе булып торган әлеге әсәр әдәбият белгече
В.Рогачёв тарафыннан хаклы рәвештә «халыкчан-тарихи эпопея» дип бәяләнә. Әлеге
зур эпик полотнода Төмән җирлегендә гомер итүче халыкның ХХ гасыр башыннан
алып, аның урталарына кадәр булган тормыш панорамасы тудырыла. Якуб Зәнкиев
Ф Л Ё Р А С Ә Й Ф У Л Л И Н А
137
әсәрләрендә этнографик детальләр, халыкның әлеге як табигатенә яраклашып
гомер сөрүе, көнкүреш сурәтен чагылдыру аша милли характерлар ачылган.
«Ялкында өтелгән мәхәббәт» романында автор тарафыннан шигъри югарылыкта
сурәтләнгән ау эте белән аю аулау, балык тоту күренешләре, сазлыкта үскән,
күзләрне камаштырырлык төрле-төрле җиләкләр җыю, күл өстен каплап алган кыр
үрдәкләре, җәйге урманда баласын иярткән поши сурәте, кышкы зәмһәрир суыкта
хайваннарына печән салырга чыгучы карт образы һ.б. җирле халык тормышының
этнографик сурәтен тәшкил итә. Автор тарафыннан үзәктән читтә, урман-сулар,
сазлыклар артында гомер кичерүче себер татарлары тормышының әдәби-образлы
чагылышы тудырыла.
Шул рәвешле, Якуб Зәнкиев әсәрләрен анализлау себер татары язучысы тарафыннан
булдырылган пространство моделен аңларга юл ачса, мәдәни-тарихи, тарихи-әдәби һәм
мифопоэтик контекстларга мөрәҗәгать итү исә әсәрдә авторның тормыш картинасын
барлыкка китерү үзенчәлекләрен аңларга һәм кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Үзәгендә дөреслек-хакыйкать эзләүче укытучы образы тору әсәрнең эчтәлеген
язучының үз биографиясенә якын итә. «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романы да
авторның милли колоритлы төбәк әдәбияты тудыру юнәлешендәге эзләнүләренең
уңышлы дәвамы дип кабул ителергә хаклы.
Язучы илебез тарихында булган зур тетрәнүләр вакытындагы татар халкының
тәкъдирен, тормышын бөек максатларга багышлаган катлаулы язмышлар аша киң
эпик сурәттә яктыртуга ирешә. Эпик киңлек, зур гомумиләштерүләр, милли-тарихи
характердагы мәсьәләләргә мөрәҗәгать итү Якуб Зәнкиев әсәрләрен Г.Ибраһимовның
«Безнең көннәр» (1934), М.Галәүнең «Болганчык еллар» (1976), Ф.Хөснинең «Җәяүле
кеше сукмагы» (1957), И.Газинең «Онытылмас еллар» (1949-1966), К.Нәҗминең «Язгы
җилләр» (1948) кебек танылган татар романнары белән аваздаш итә.
ХХ гасыр кебек тормышта, шул исәптән әдәбиятта да барган катлаулы үзгәрешләр
вакытында Төмән өлкәсе татар әдәбияты, халыкчан реализм юлын алып, укучыны
мәдәни-рухи яктан үстерә, үзаңын уяту максатына хезмәт итә, милли тарих белән
таныштыру, тәрбия бирү юнәлешен сайлый. Үз әсәрләре аша Зәнкиев сүз остасы
булып кына түгел, ә фольклорчы, этнограф, туган якны өйрәнүче буларак та танылды.
Язучының иҗатын өйрәнү һәм бәяләү барышында әдәби текстта дөнья сурәте
тудыруның үзенчәлекләре турында фикер алышу өчен киң җирлек булуына
игътибар итәсең. Әсәрдә милли менталитет чагылышын, әйләнә-тирә дөньяны
кабул итүнең аерым сыйфатларын билгеләү язучының иҗат үзенчәлеген ачыклауга
юл ача.
Якуб Зәнкиев әсәрләренең рус теленә тәрҗемә ителеп бастырылуы төбәктә яшәүче
рус телле укучыга да әлеге язучы иҗаты белән танышу мөмкинлеген тудырды.