АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ
Хәтер мәгарәсе
Гадәттә, музейларны кешелек тарихының бәяләп бетергесез кыйммәтле ярдкарьләре
тупланган серле сандык белән чагыштыралар. Бәлки, монда билгеле дәрәҗәдә хаклык
та бардыр. Чөнки безнең әби-бабаларыбыз да үз нәселләре өчен истәлекле, кадерле,
борынгы әйберләрен сандыкта саклаган. Аны һәр буын үзенчә яңартып, тулыландырып
торган. Әби-бабайлар, еллар үткәч, әлеге сандыкны ачып, оныкларына бик үзенчәлекле
тәрбия дәресләре үткәргән, сандыктагы әйберләрне җанлы образ буларак сурәтләгән,
тарихлары белән таныштырган. Мондый «дәрес«тән соң кайсы гына бала борынгы
бабалары белән горурланмас икән? Озак еллар дәвамында музей залларына тупланган
экспонатлар белән танышкач та, шундый ук халәт кичерәсең. Туган төбәкнең борынгы
тарихы, аның гүзәл табигате искиткеч талантлы, кызыклы язмышлы кешеләре, табигый
байлыклары сине үзенә әсир итә.
Музейларны мәдәни һәйкәлләрнең бәя биреп бетергесез келәте дип атаучылар да
бар. Әлбәттә инде, биредә төп геройлар – экспонатлар. Әмма экспонатлар «терелсен»,
төрле чорларның кызыклы вакыйгалары белән бирегә килүчеләрне таныштыра алсын
өчен музей хезмәткәрләренә күп көч куярга туры килә.
Гадәттә, без музейларга теге яки бу тармак буенча белем хәзинәбезне арттыру,
тулыландыру, күбрәк белү, нәрсәнедер ачыклау, кешелек дөньясы тудырган казанышлар
белән якыннан танышу өчен киләбез. Музей – тарихи җәүһәрләрне барлау, аларның
иң мөһимнәрен сайлау, туплау, киләсе буыннар өчен югалтмыйча саклау урыны да.
Музей ул – һәрберебезнең дөньяга карашын формалаштыруга, баетуга ярдәм итә
торган үзенчәлекле дөнья.
Музейлар элек-электән яшь буынга рухи, патриотик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясе
бирү вазифасын да үти. Киң карашлы, үз эшенә нык бирелгән педагоглар укучыларын
музейга еш алып киләләр. Балаларны халкыбыз тарихы, рухи казанышлары, милли
үзенчәлекләре, йолалары, тормыш-көнкүрешенә кагылышлы экспонатлар белән
таныштыралар. Мондый чаралар еш кына чын мәгънәсендә тормыш дәресләренә,
дөньяны танып белү дәресләренә әверелә, хәтергә берегеп кала.
Кунаклар да, яңа урынга аяк басуга, музейларга кереп чыгу, бу төбәккә кагылышлы
экспонатлар белән танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырыша. Чөнки
шушы бер бинада булу гына да җирле халыкның тарихын, бүгенгесен ачыграк аңлау
өчен искиткеч бай мәгълүмат бирә.
Музейлар барлыкка килгәндә, аларның максатын тарихыбызга бәйле мирасны
саклау һәм халыкка күрсәтү дип аңлаганнар. Әлбәттә, тормышның һәр тарихи этабында
күп нәрсә, шул исәптән, максатлар да алмашына. Әмма музейларның әһәмияте, тоткан
юнәлеше үзгәрми. Төп игътибар һаман да үткәннәребезнең кадерле ядкарьләре булган
рухи мирасны саклау, халыкка күрсәтүгә юнәлдерелә. Фондка тупланган экспонатларны
музейга килүчеләргә алар аңларлык, белем дә, мәгълүмат та табарлык, кирәк икән,
хезмәтләрендә кулланырлык, хәтта кәефләрен күтәреп җибәрерлек итеп күрсәтү мөһим.
Әйтик, сәнгать музейларына килүчеләр андагы экспозицияләрне ләззәтләнеп карап
йөри, шул ук вакытта аларга соклана, шатлана, кайвакыт нәфрәтләнә дә.
Гражданнарның мәдәният учреждениеләреннән файдалану һәм мәдәни кыйммәтләр
белән танышуга Конституция биргән хокукларын тәэмин итү бүген дә музейлар
һәм музей тыюлыклар эшчәнлегенең төп бурычы булып тора. Әлеге учреждениеләр
174
гражданнарны патриотик тәрбияләү, милли мәдәниятләрне саклау, үстерү вазифаларын
да башкара.
Татарстанда бүгенге көндә йөздән артык дәүләт һәм муниципаль музей эшли.
Аларда 1,5 миллион чамасы экспонат саклана, диләр. Музейлар челтәре, фондларның
гомуми күләме буенча Татарстан Россиядә иң алдынгы саналган Мәскәү шәһәре,
Ленинград һәм Свердловск өлкәләреннән генә калыша. Идел буе федераль округында
ул иң алдынгы булып исәпләнә. Бер ел эчендә генә дә республика музейларын 1
миллион 628 мең кеше караган.
Тарихтан күренгәнчә, музейларны оештыруда меценатлык зур роль уйнаган. 2015
елның 5 апрелендә үзенең 120 еллыгын билгеләп үткән Татарстан Милли музеен
оештыруга да Казан коллекционеры Андрей Фёдорович Лихачёв тупламасы нигез
булып тора. 1890 елда абыйсы үлгәч, энесе вице-адмирал Иван Фёдорович аның
хатыныннан барлык коллекцияне сатып ала һәм шәһәргә бүләк итә. Коллекциядә 20
меңләп вак акча һәм медальләр була. Тарих фәннәре докторы, Татарстан Милли музее
генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипованың әйтүенә караганда, хәтер мәгарәсенә
уникаль экспонатлар китерүчеләр бүген дә бар икән. Әле күптән түгел генә бер татар
егете 1847 елгы рәсемнәрне Боратынский музеена алып килгән. Ул аларны, антиквариат
кибетендә күреп, үз акчасына сатып алган булган. Бу ядкарьләр яңа экспозициядә
күрсәтеләчәк. Андый рәсемнәр башка бер генә музейда да юк икән. Танылган галим
Марсель Әхмәтҗанов 1000 данәгә якын тарихи материаллар алып килеп, бушлай
тапшырган. Шундый кешеләр бик күп икән.
Татарстан Республикасының һөнәрчеләр академиясе төбәк иҗтимагый оешмасы
идарәсе рәисе Дамир Гыйбадуллин карашынча, соңгы вакытта эшкуарлар борынгы
технологияләрне торгызу буенча музейлар белән эшли башлаган. Һөнәрчеләр теге яки бу
товарны җитештерүнең борынгы технологиясен өйрәнәләр, аларны сувенирлар җитештерүдә
киң кулланалар. Андый сувенирлар туристларның игътибарын күбрәк җәлеп итә.
Музейлар, китапханәләр, архивлар кешелекнең хәтерен төп саклаучылар булып
тора. Аларда халык җәүһәрләре туплана, саклана һәм кулланыла да. Музейлар,
китапханәләр, архивлар бер-беренә нык бәйләнгән һәм бер үк вакытта вазифалары
ягыннан шактый аерылалар да. Беренчесендә – әйберләр, икенчесендә – китаплар,
өченчесендә, нигездә, документлар саклана.
Музейларга көндәлек тормышта еш очрый торган типик һәм уникаль әйберләр
дә урнаштырылырга мөмкин. Шулай да экспонатларның шактый өлеше – һич тә
кабатланмый торган ядкарьләр. Мәсәлән, музейга куелган сәнгать әсәре рәссамның
бердәнбер картинасы булырга мөмкин. Музей экспонатлары эмоциональ көчкә,
тамашачыга бик нык тәэсир итү сәләтенә дә ия. Мәсәлән, китмән, сука белән янәшә
урнаштырылган трактор уйландыра, җир эшкәртүдә кыска гына вакыт эчендә
кешелекнең нинди прогресска ирешүенә сокландыра да.
Китапханәдә сакланучы китаплар да күпчелек яктан музей экспонатына охшаш.
Ул күптиражлы булуга да, берүк вакытта уникальлеккә дә ия. Китап халык күпләп
укысын, куллансын дигән максаттан чыгарыла. Китап үткәннең, хәзергенең, киләчәккә
фаразларның фактларын, вакыйгаларын, күренешләрен, процессларын бергә туплый.
Аның белемне арттыру һәм мәгърифәтчелек мөмкинлекләре гаять зур. Китап тарихи
хәтер формасында кабатланмас сыйфатларын гына түгел, музей әйберләренекен һәм
документларныкын да үзенә тупларга сәләтле.
Документ музей әйберләренең һәм китапларның югарыда санап үтелгән барлык
сыйфатларына ия. Шуның белән бергә, тарихи хәтерне төгәл чагылдыруда ул алардан
нык аерыла да. Беренчедән, рәсми документларны булдыру иҗтимагый һәм дәүләт
эшчәнлеген оештыру өчен мәҗбүри элемент булып тора. Шунлыктан документ
музей әйберләре яки китапларга караганда чынбарлыкны ныграк чагылдыра. Димәк,
тикшерүчеләр игътибарын ул ныграк җәлеп итә.
Икенчедән, документ музей экспонатларына, китапларга караганда халыкка азрак
таратыла. Дөрес, аларның законнар, халыкара килешүләр кебек беренче чиратта
басылырга тиешлеләре дә бар. Әмма хокук саклауга, куркынычсызлыкка, оборонага
кагылышлы документларның күпчелеге матбугатта басылмый, киң катлау халык
Ә Г Ъ З А М Ф Ә Й З Р А Х М А Н О В
175
массаларына җиткерелми.
Өченчедән, документ юридик
яктан расланган фактлардан
тора, шунлыктан аны саклау
да мәҗбүри. Музейлар, ки-
тапханәләр, архивлар бердәм
тарихи хәтер системасының
тигез дәрәҗәдәге, бер-берсен
тулыландыручы өлешләре
булып тора.
Без тарихта эзлебез...
Туган ягым Арчага кай-
ткан саен, мин музейларга
сугылып чыгарга тырышам.
Чыннан да, безнең Арча рай-
оны – музейлар ягы. Районда
республиканың бердәнбер
Әдәбият һәм сәнгать музее, Габдулла Тукайның мемориаль комплексы, Тукаевлар
гаиләсенең Кушлавыч авылындагы музей-усадьбасы, дөньядагы бердәнбер Әлифба
музее, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган җире Гөберчәктәге музее, Арчада Халык
мәгарифе музее эшли. Райондагы тагын ике музей игътибарны җәлеп итә: Үрнәк
бистәсендәге Табигать музее, кайберәүләр аны Агач әйберләр музее дип тә йөртә.
Аның рәсми исеме – Арча урман хуҗалыгының тарих музее. Икенчесе – Сунар
урманчылыгындагы урман җәнлекләре һәм үсемлекләре музее. Мәктәпләр каршындагы
туган якны өйрәнү, күренекле якташларыбызга багышланган музейларга да халык бик
яратып йөри. Алар районның һәр авылында диярлек бар. Кайберләрендә хәтта дәүләт
музейлары хезмәткәрләрендә кызыксыну уятырлык экспонатларны очратырга була.
«Ак як» дип исемләнгән Казан арты, аерым алганда, Арча төбәге, татарлар күпләп
яшәгән урынны чагылдыручы төшенчә генә түгел. Биредә бик борынгы заманнарда ук
исемнәре дөнья күләмендә танылган мәгърифәтчеләр, галимнәр, язучылар иҗат иткән.
Биредә Казан ханлыгы, Алтын Урда, Болгар чорының данлы традицияләре сакланган
һәм үстерелгән. Гасырлар дәвамында татар халкының гомуммилли мәдәнияте
формалашкан. Урта диалект, Казан арты сөйләше татар әдәби теленең нигезен тәшкил
итә. Арча халкыбыз тарихына үзеннән лаеклы өлеш керткән, милләтебезнең этник
нигезен ачып салучы, татар халкының сөйләм һәм әдәби телен саклап калучы да.
Шагыйрьләр әйтмешли, чын мәгънәсендә илһамият Ватаны ул Арча.
Арчалылар халык мирасын кадерләп саклый. Берничә ел элек Арча шәһәрендә
Казан арты тарих-этнография музее эшли башлады. Арчаның үзендә җитештерелгән
кызыл кирпечтән салынган бу бина ерактан ук һәркемне үзенә җәлеп итеп тора.
Музейда булган һәркем, экспонатлар белән танышкач, сокланмый калмыйдыр дип
уйлыйм. Күңел явын алырлык гүзәллектән, тарихи байлыктан, заманча дизайннан
башкала музейлары да көнләшерлек. Проекты – арчалыларныкы. Интерьерларны
әзерләүдә фәнни киңәшчеләр сыйфатында Алабуга музей-тыюлыгыннан сәнгать
белгечләре чакырылган.
Мең еллап тарихы булган Арча шәһәренең данлы үткәнен, иҗтимагый тормышын,
халкының шатлык-фаҗигаләрен, хезмәт казанышларын, борынгы көнкүрешен
чагылдырган экспонатлар, кыска гына вакыт эчендә халыктан бөртекләп җыелып,
заманча экспозицияләрдә урын алган, һәркайсында яшь буында үткәнебез белән
кызыксыну уятырлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләрлек, тормышның кадерен белергә
өйрәтерлек кыйммәтле рухи мирас тупланган. Арчалылар вакытында тәвәккәлләгән.
Ник дигәндә, күпме тарихи ядкарь, мескенлек калдыгы дип, чүплекләргә чыгарып
ташлана, эзсез югала бара бит.
Район халкы үз гаиләсе өчен үтә кыйммәтле истәлек әйберләрен дә кызганмыйча
АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ
«Казан арты» тарих-этнография музеендагы базар күренеше.
176
музейга тапшырган. Аларга, үткәннәрнең шаһите буларак, заманча бизәлешле
экспозицияләр түрендә лаеклы урын бирелгән, икенче гомер бүләк ителгән.
Мәгърифәтче, исламият галиме Габденнасыйр Курсавиның чапаны, Советлар Союзы
Герое Гани Сафиуллинның шинеле һәм кителе, Кызыл Яр авылында гомер иткән
көмешче Фатыйма апаның эш кораллары, үзе ясаган бизәнү әйберләре, бик зур
мәгънәви кыйммәткә ия тагын бихисап рухи байлык... Милли бизәкләр чигеп, төсле
күннән Арча осталары музей өчен махсус эшләгән мозаика үрнәкләре күзне дә, җанны
да иркәли, үткәннәр белән бүгенгенең рухын берләштергән серле нәкыш булып, бина
диварларына җылы ямь өсти. Аерым экспозицияләр хозурында утырып фикер алышу,
әңгәмәләр уздыру өстәле дә уйланылган, моның өчен стиль үзенчәлекләрен саклап
ясалган өстәл-урындыклар куелган. Алай гына да түгел, музейның конференц залы
заманча мультимедиа чаралары белән җиһазландырылган.
Киләчәктә дә бу музей-храмга Хәтер дигән бөек көч хуҗа булып, гыйбрәтле
үткәннәр сагында торыр. Арча тарихының Татарстан тарихы сәхифәләренең аерылмас
өлеше булуын күреп белү яшь буында горурлык хисе уятыр. Үз тарихын белгән, татар
исемен горур йөрткән киләчәк кешесе беркайчан да үткәннәрен хәтерләүдән курыкмас.
Тарихтан күренгәнчә, Арча төбәге кешеләр тарафыннан безнең эрага кадәр үк
үзләштерелә башлаган. Археологларның раслауларына караганда, Казансу елгасы
бассейны Х йөздә татар халкының борынгы бабалары болгарлар тарафыннан
ныклап үзләштерелгән. Болгарларның чик буе ныгытмасы буларак, Арчага ХIII
йөз башларында нигез салына. Бу хакта рус елъязмаларында телгә алына. Арчаның
1174 елда һәм аннан да элегрәк үк булганлыгы турында да хәбәрләр бар. Арча 1000
еллык тарихи юлында – Казан шәһәре белән янәшә һәм нык аралашып барган. Арча
атамасы Казанның түреннән үк башлана. «Арча капкасы», «Арча кыры», «Арча ягы»,
«Арча зираты», «Арча юлы» атамалары – Казан тирәсендә Арча ягы кешеләре яшәве
һәм Арчаның Казан шәһәре яшьтәше булуы хакында сөйләүче дәлилләр. Тарихчы
М.Рыбушкин үзенең Казан тарихына багышланган язмаларында: «Арча Казан
шәһәренең үзенә караганда да олырак булырга тиеш», – дип яза һәм Арчаның Идел
Болгары кулъязмаларында данлыклы шәһәр булып торуын әйтә.
Арча атамасының килеп чыгышы турында төрле фикерләр йөри. Удмуртлар Арча
атамасын «ар» сүзеннән ясалган дип аңлатырга тырышалар (удмуртлар үзләрен дә
«ар»лар дип йөртә), шуның нигезендә удмурт тарихчылары Арчага удмуртлар нигез
салган дип фаразлыйлар. Татар галимнәре «Арча» атамасының артыш (можжевельник)
исеменнән алынган дип исәплиләр. Бу якларда артышның күп үсүен дәлил итеп
китерәләр.Төрки халыклар арасында иң күп кыпчак сүзләре сакланган халык –
чувашлар артышны да арча дип атыйлар икән.
2009 елның 27 апрелендә, гадәттәгечә, Арчада бөек татар шагыйре Габдулла
Тукайга багышланган шигырь бәйрәмендә чит төбәкләрдән бер төркем язучылар
катнашты. Алар арасында Тува Язучылар берлеге рәисе шагыйрь Ким дә бар иде. Ул
үзенең чыгышында: «Безгә нинди таныш сүз бу. «Арча», – дип хәзерге Алтай халкы
белән татарлар арасындагы уртаклыкны һәм тарихи бәйләнешебезне искә төшерде.
Чыннан да, безнең чыгышыбыз Алтайдан бит. Алтай тау итәкләрендә «Арча» исемле
агачлар үсә, шулай ук «Арча» исемен йөрткән авыл һәм елга да бар икән. Мөгаен,
борынгы бабаларыбыз Казансу буйларына шуннан күченеп килеп урнашкан урынга
Арча исеме кушкандыр.
Музейда Арча тарихы төрле яклап бик киң яктыртылган экспонатлардан күренгәнчә,
Арча төбәге Болгарстан, Алтын Урда, бигрәк тә Казан ханлыгы заманында бу дәүләтләр
тормышында гаять зур урын тоткан. Арча кальгасы (ныгытмасы) Нократ елгасы
буенча килә торган рус баскынчыларыннан Казан ханлыгын саклап торган. Ул Казан
ханлыгының иң ышанычлы һәм бай ягы булган. Арча ныгытмасы хан гаскәрләренең
җыйналу һәм өйрәнү урыны вазифасын да үтәгән.
Арча ягы Казанны саклаучыларны корал, сугышчылар, атлар һәм ризык белән
тәэмин итеп торган. Нугайлар нәселеннән булган Камай исемле морза, руслар ягына
чыгып, юкка гына Иван Грозныйны: «Арча ягын кырмыйча, Казанны алып булмый.
Башта Арча кальгасын җимерергә, авылларын туздырырга кирәк», – дип котыртмый.
Ә Г Ъ З А М Ф Ә Й З Р А Х М А Н О В
177
Нәтиҗәдә, рус гаскәрләре башта Биектаудагы кальганы ала, аннары Арчага китә.
«Бер авылны да калдырмадык, яндырдык, байлыгын таладык, халкын әсир итеп
алдык», – дип яза русларның воеводасы А.Курбский, мактанып. 1552 елда руслар
тарафыннан 12 Арча кенәзенең кулга алынуы да билгеле. Бу да – Арчаның ниндидер
үзәк булганлыгын күрсәтүче дәлил.
1781 елдан 1796 елга кадәр Арча җирләре Казан губернасы Арча өязе составында
була. Арча өязенә Казансу, Ашыт, Мишә, Нократ елгалары тирәсендәге җирләр кергән.
1796 елда Арча өязе бетерелеп, Казан өязе составына кертелә. 1875 елда Арчада шәһәр
идарә итү тәртибе кертелә. Арча шәһәренең гербы – 1781, планы 1837 елда раслана.
Топографик карта эшләнгәндә, Арча шәһәренә 129 дисәтинә 1015 аршын җир карый.
1926 елда Арча шәһәрләр исемлегеннән төшерелә һәм авыл дип йөртелә башлый. 1938
елда Арчага шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе статусы бирелә. Татарстан Дәүләт
Советының 2008 елның 27 июнь карары белән Арча кабат шәһәр статусы ала.
1930 елның 10 августында Арча районы оештырыла. Оешу вакытында аның
составына 113 авылны берләштергән 63 авыл советы кертелә, аларда 64,1 мең кеше
яши. Бу чордан соң район чикләре күп мәртәбәләр үзгәртелә. Районнарны эреләндерү
һәм кечерәйтү Арча районы тарихында да чагылыш тапкан. Кызыл юл, Әтнә, Арча,
Яңа Чүриле, Теләче, Биектау, Саба, Балтач районнары оешу, кушылу һәм аерылулар
районның чикләрен һәм территориясен үзгәртеп торган.
Музейда арчалыларның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын
чагылдыруга да зур урын бирелә. Районнан фронтка 25 меңнән артык кеше китә.
Сугыш кырында шуларның 14 меңе батырларча һәлак була яки хәбәрсез югала. Алар
туган якларына әйләнеп кайта алмый, сугыш кырында, чит җирләрдә ятып кала.
Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 7 меңнән артык
арчалы орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә Иске Кишет авылыннан Гани Сафиуллин,
Мирҗәмнән Нәкыйп Сафин, Түбән Орыдан Гатаулла Салихов, Арчадан Валентин
Ежков, Бимәрдән Леонид Соколов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Шушмабаш авылыннан 18 яшьлек егет, 69нчы гвардия укчы дивизиясенең 208нче
полкы рядовое Кәрим Исхаков 1943 елның 5 октябрендә Кировоград өлкәсенең Старое
Липово авылы янында Александр Матросовның үлемсез батырлыгын кабатлый –
күкрәге белән дошман амбразурасын каплый.
Сугыш елларында район дәүләткә 46 мең тонна икмәк, 24 мең тонна бәрәңге, 18
мең тонна ит, 5 мең литр сөт тапшырды. Меңләгән солдат якташларыбыз теккән өс һәм
аяк киемнәрен киде. Район халкы танклар, самолётлар төзү өчен 2 миллион сумнан
артык акча җыеп бирде.
Музейда Социалистик Хезмәт Геройлары портретлары да урын алган. Алар
алтау – Мирбат Хәстиев, Илсур Шәйхетдинов, Шәрифулла Сәгъдуллин, Стелла
Габдрахманова, Галимулла Әсхәдуллин, Дания Галимова.
Районыбыз халкы киң күңелле, ачык йөзле, үзенең гадилеге, хезмәт сөючәнлеге,
кунакчыллыгы белән аерылып тора. Туган җирне ярату, Ватанга бирелгәнлек кебек
ата-бабаларыбызның күркәм сыйфатларын халкыбыз буыннан-буынга дәвам итә.
Халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче дистәләрчә җитәкчеләр, күренекле
мәдәният, фән эшлеклеләре районыбызда туып-үсеп, укырга-язарга өйрәнеп, беренче
тормыш тәҗрибәсен туплап, җиренең җылылыгын, суының тәмен, һавасының
шифасын алып, илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә Арча данын,
Арча рухын тараталар.
Илһамият Ватаны, син, Арча!
Арча – татар халкы тарихын аннан башка күз алдына китереп булмый торган
төбәк, татар милләтенең нигезен, асылын ачып салучы мәдәни феномен. Арча –
төрле яклап кызыклы, шулай да аны эксклюзив итә торган бер үзенчәлек бар. Арча
– халкыбыз тарихының да, төбәк тарихының да чишмә башы. Исемнәре Россия, хәтта
дөнья мәдәнияте тарихына язылган бөек мәгърифәтчеләр, язучы һәм шагыйрьләрнең
ватаны, гомер кичергән, иҗат иткән төбәге булганга, Арчаны республиканың энҗесенә
АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ
178
тиңлиләр. Чал Казансу елгасы гына түгел, татар халкының гомуммилли мәдәнияте
нигезендә дә Арчаның йөзләрчә еллар буена формалашып килгән мәдәнияте ята.
Арчаның үзенең дә тарихы Казан тарихыннан да ераграк китә булыр. Шуңа күрә биредә
Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларыннан бирле калыпланган
мәгърифәт һәм мәдәният дәвам итә. Татарның аклыгы нигезенә дә шушы якның
аклыгы түшәлгән. Шунлыктан, халкыбызга йөзләгән мәгърифәтче, әдәбият һәм сәнгать
эшлеклеләре үстергән Арча районының Әдәбият һәм сәнгате музее булуы табигый хәл.
Музей 1995 елның 26 апрелендә ачыла. Аңа бистәнең үзәк урамыннан 1886 елда
төзелгән тарихи бина бирелә. Бу тарихи бина гына түгел, бик купшы да. Аның нәкъ
менә музей икәне ерактан ук шәйләнә. Арчаның яңа төзелгән биналарыннан бик
затлы-зыялы булуы белән аерылып тора. Музейның капкалары да аерым игътибарга
лаек. Ул иганәчеләр ярдәме белән эшләнгән. Музейны оештыручы, аның беренче
директоры Ринат Фазлыйәхмәтов республика архивларында хәзер музей урнашкан
йортның фотосурәтен табып, сурәттәге татар милли бизәкләре төшерелгән капканың
күчермәсен ала. Музей директоры бөтен нәрсәдә тарихи төгәллек булдырырга тели
һәм ул эскиз буенча шундый ук капка эшләтүчеләрне таба.
Тарихи бина дигәннән, узган гасырның 20 нче елларында монда кантон милициясе
урнашкан була, бу турыда музейның алгы ягына эленгән махсус такта сөйли. Бер гасыр
элек диярлек монда милиция хезмәткәрләре эшләвен такта гына искәртми, экспозиция
залларының берсенә башта антураж өчен куелган бутафор кебек тоелган ишек алып
керә, ишек артында – булачак татар әдәбияты аксакалы һәм классигы, халык язучысы
Гомәр Бәширов кабинетының экспозициясе. 1925-1929 елларда ул Арча милициясенең
җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшли. Монда булачак язучы җинаятьчеләрне ничегрәк
тотарга дип планнар корган, сорау алган, шаһитлар белән аралашкан. Ә яшерен
ишектән аның янына агентлар, мәгълүмат ташучы кешеләр кереп йөргән. Ишек
артында ишегалдына чыга торган яшерен баскыч та булган. Җирле милициянең ул
агентларын әлегә кадәр берәү дә белми. Бары тик ишек кенә хәтерендә бик күпләрне
саклый. Бу музейда ул да экспонат, яңадан эшләнмәгән, шул чордан калган.
Бүген монда Гомәр Бәшировның эш кабинеты: өстәл, урындык, язу кирәк-яраклары,
костюм-күлмәге, чәйнеге белән самавыры, китаплары куелган. Г.Бәширов татар
язучылары арасыннан беренче буларак Сталин премиясенә лаек була.
Язучының «Намус» романы дөньяга чыгу белән үк укучыларының мәхәббәтен
казана, ике-өч ел эчендә ул украин, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан, кыргыз, латыш, эстон,
уйгур, чуваш телләренә тәрҗемә ителә. 1951 елда Гомәр Бәширов бу романы өчен
СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Шуннан соң роман чит илләрдә дә тарала, бер-бер
артлы аның болгар, венгр, поляк, чех, словак, кытай, немец, албан, вьетнам телләрендә
тәрҗемәләре басылып чыга.
Сугыштан соңгы елларда Г.Бәширов, әдәби иҗатыннан тыш, җәмәгать һәм җитәкче
эшләрдә дә активлык күрсәтә. 1953 елда Татарстан Язучылар берлеге идарә рәисе
итеп сайлана һәм 1958 елга кадәр шул җаваплы вазифаны башкара, аннары 1958
елдан башлап, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе рәисенең милли әдәбиятлар буенча
урынбасары буларак, берникадәр вакыт Мәскәүдә эшли. Ике тапкыр (дүртенче һәм
бишенче чакырылыш) СССР Югары Советына, бер тапкыр Татарстан АССР Югары
Советына депутат итеп сайлана.
Әдипнең алтмышынчы-җитмешенче еллардагы иҗатыннан аеруча ике әсәре
игътибарга лаеклы: «Туган ягым – яшел бишек» (1967) повесте һәм «Җидегән чишмә»
(1977) романы. Гомәр Бәширов үзенең соңгы әсәре «Гыйбрәт»не иҗат итүгә 10-15 ел
гомерен багышлый. Ул бу әсәре белән гыйбрәтле сүзен, васыятен әйтеп калдырырга
тели, әмма романга соңгы ноктаны куярга өлгерми.
Г.Бәширов – татар халык иҗатын җыюга, аны тикшерүгә күп көч куйган, татар телен
яхшы белгән, үзе исән вакытта ук классик язучы була алган шәхес. Аның улы Зөфәр
Бәширов (1937) – күренекле фотограф, журналист, унлап китап-альбомнар авторы.
Һәр музейның тәрбия өлкәсендә үз роле, үз урыны бар. Ләкин алар арасында
төбәкнең борынгы тарихын, аның бөек шәхесләре турында бик зур мәгълүмат
туплаган, бу төбәктә үсеп чыккан әдәбият һәм сәнгать осталарының иҗатын ачып
Ә Г Ъ З А М Ф Ә Й З Р А Х М А Н О В
179
биргән әлеге музей аерым урын
тота. Музейда иҗатлары ча-
гылыш тапкан шәхесләргә ба-
гышланган экспонатлар белән
танышкач, күп нәрсәнең башы
Арчадан икәнлегенә ышанасың.
Мәгърифәтчелекнең башында
Кәче авылы мәчетенең имам-
хатыйбы Юныс бине әд-Кәчеви
торган. Мәдрәсәләр өчен дәре-
слекләр авторы да ул.
Әдәбият бүлегенең берен-
че залында бөек мәгърифәт-
челәребез Габденнасыйр Кур-
сави, Шиһабетдин Мәрҗани,
Шәмсетдин Күлтәсиләрнең
тормышларын, эшчәнлекләрен
чагылдырган фотодокументлар,
аларның китаплары һәм шәхси әйберләре, Сабирҗан әл-Мәмсәвинең гарәпчә язылган
«Әлифба»сы һәм башка иске китаплар белән танышырга мөмкин. Мәгърифәтче
Габденнасыйр Курсави (1776-1818) – мөселманнарны беренче булып дөньяви фәннәрне
өйрәнергә өндәгән зат... Моның өчен Г.Курсави үлем җәзасына хөкем ителгән. Кыска
гына гомер кичерсә дә, Курсави татар иҗтимагый фикере тарихында сизелерлек
эз калдырды. Татар халкының рухи тормышындагы урынын билгеләп, Галимҗан
Ибраһимов аны «Туачак көн йолдызы» дип атады. Курсавидан безгә калган төп
сабак – кешене хакимнәр боерыгын сукырларча үтәүче хокуксыз һәм аңгыра хайванга
әйләндерергә ярамый, дигән фикер. Татарларда җәмгыять алдына вөҗдан иреге таләбен
куючы беренче кеше Г.Курсави булды. Ул беренче ислахчы-реформатор һәм беренче
фикри карлыгач иде.
Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) – татарлардан беренче тарихчы галим, дин
эшлеклесе, фәлсәфәче, мәгърифәтче, фикер иясе иде. Бохарада һәм Сәмәркандта укыган
елларында Ш.Мәрҗани, мөселман дине тәгълиматы белән беррәттән, фәлсәфәне дә,
тарихны да, гарәп һәм фарсы телләрен дә өйрәнә, математика һәм астрономия белән
шөгыльләнә. Ул, татарлар арасында беренче булып, Казан дәүләт университетының
археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнаша.
Ш.Мәрҗани үзеннән соң бай фәнни мирас калдыра. Аның тарафыннан 30дан
артык фәнни хезмәт языла. Аларда фәлсәфә һәм илаһият тәгълиматы (богословие)
проблемалары, тарих һәм мәдәният мәсьәләләре яктыртыла. Мәрҗанинең фәнни иҗаты
һәм эшчәнлеге мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган иде. Академик В.Бартольд
аны «Татарлар арасында прогрессив агымга нигез салучы» дип атады. Ул үз халкын
феодаль патриархальлек мөнәсәбәтләре һәм урта гасыр идеологиясе хакимлегеннән
коткаруны күз алдында тотып, аны дөнья мәдәнияте һәм заман цивилизациясе белән
якынайту максатыннан чыгып хезмәт куйды. Татар халкын артта калдырган сәбәпләрне
тәнкыйтьләп, алдынгы идеяләрне яклап, ул дөньяви фәннәргә һәм мәгърифәткә таба
кискен борылыш ясауны таләп итте.
1856-1933 елларда яшәгән Шәмсетдин Күлтәси чорының иң күренекле
мәгърифәтчеләреннән берсе булган. Ул мәгърифәтчеләрнең фәлсәфи идеяләрен
һәм фәнни белемнәрне пропагандалый, дистәгә якын китап яза. «Һәйәте җәдидә»
(«Гомуми астрономия», 1896), «Мөфассал һәйәте җәдидә» («Гомуми астрономиягә
кереш», 1898), «Хикмәте җәдидә» («Астрономия мәсьәләләре», 1898), «Мөхакәмәт»
(«Фикерләү», 1903) дигән хезмәтләрендә ул вакытта хакимлек иткән дини карашны
кискен тәнкыйтьли, фәнне һәм фәнни танып белүне яклап чыга, ХХ гасыр башында
басылган хезмәтләрендә Ш. Күлтәси укытуның яңа алымнарын хуплый, фән нигезләрен
төпле өйрәнергә, тормышның гасырлардан килгән иске нигезләрен үзгәртергә өнди.
Прогрессның һәм халык тормышын яктыртуның төп шарты сыйфатында фәнне
АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ
«Казан арты» тарих-этнография музееның
директор урынбасары Шәрифулла Гарипов (уңда)
һәм Гомәр Бәшировның улы Зөфәр Бәширов.
180
дини схоластикага каршы куя,
фәнни философик проблема-
ларны шәригать законнары
нигезендә хәл итәргә мата-
шучы догматикларны кискен
тәнкыйтьли. Ш.Күлтәсинең
фәнни-агарту эшчәнлеге та-
тар иҗтимагый фикере үсе-
шендә якты эз калдыра.
Музейда урын а лган
күпчелек якташларыбыз ту-
рында сүз барганда, «клас-
сик», «нигез салучы» дигән
төшенчәләрне кулланырга
туры килә. Бүгенге татар әдәбиятына нигез салучы, классик шагыйрь Габдулла Тукай,
татар тарихи романына нигез салучыларның берсе Мәхмүт Галәү (1886-1938), татар
драматургиясенә һәм театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камал (1879-
1933). Музейда алар турында материаллар тупланган, шәҗәрәләре эшләнгән.
Габдулла Тукайның бөеклеге аның чынбарлыкны танып белүдә һәм тасвирлауда
эстетик карашлары киңлеге, үз чорының аеруча әһәмиятле демократик һәм прогрессив
идеяләрен тирәнтен аңлап, шулар югарылыгыннан торып иҗат итүе белән аңлатыла.
Тарихтан күренгәнчә, һәрбер халык кайчан да булса үз шагыйрен тудыра. Борынгы
Грециядә ул – Гомер, урта гасыр Италиясендә – Данте, Англиядә – Шекспир,
Германиядә – Гёте, Казакъстанда – Абай, Грузиядә – Руставели, Россиядә – Пушкин,
татар халкы өчен Тукай – шундый шагыйрь булды. Нәкъ менә Г.Тукай иҗатында татар
халкының күп гасырлар дәвамында туплана килгән рухи тәҗрибәсе, зур потенциаль
мөмкинлекләре чын мәгънәсендә гәүдәләнеш таба.
Габдулла Тукайның шигъри мәктәбе татар әдәбияты даирәсе белән генә чикләнми.
Башкорт поэзиясе классиклары М.Кәрим һәм Н.Нәҗми, үзбәк халкының уллары Хәмзә
һәм Г.Голәм, казакъ совет әдәбиятына нигез салучылардан С.Сәйфуллин һәм Б.Майлин,
таҗик әдәбияты классигы С.Айни, күренекле төрекмән әдибе Ю.Кербабаев – һәркайсы
үзен Тукай мәктәбе шәкерте дип санады. Казакъ язучысы академик С.Моканов Тукайны
«Шәрекъ поэзиясенең титаны» дип атады.
Районның Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туып-үскән Мәхмүт Галәү
(тулы исеме Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) – шулай ук талантлы шәхес, ХХ йөз татар
реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез
салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче. М.Галәүнең нәфис
әдәбият өлкәсендә актив эшчәнлеге 20нче елларда башлана. Ул «Күкеле сәгать», «Күпнең
берсе», «Төеннәр», «Искедән калган мирас» һәм башка хикәяләрен яза. Оренбургта
яшәгәндә, 1924 елда, «Салам-торханнар», «Курчак туе», «Пугач явы» пьесаларын
иҗат итә. 20нче еллар ахырында М.Галәү татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи
тормышын иңләгән эпопея язу турындагы ниятен гамәлгә ашыруга керешә. Гомуми исеме
«Канлы тамгалар» дип аталган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. «Болганчык
еллар» дип исемләнгән беренче китап 1877 елгы ачлык фаҗигасе вакыйгаларын
тасвирлый. «Мөһаҗирләр» дип исемләнгән икенче китап 1897 елгы халык санын алу,
шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан күпләп Төркиягә күчеп
китүе вакыйгаларына багышлана. Рус-япон сугышы, 1905 ел һәм 1917 елның Октябрь
революцияләре чорына багышланган соңгы ике китабын автор төгәлләргә өлгерми.
1937 елда М.Галәүне Мәскәүдәге фатирында кулга алып, хөкем итәр өчен Казанга
кайтаралар. Махсус хөкем утырышы 1937 елның 4 ноябрендә була. НКВД биргән
белешмә буенча, әдип 1938 елның 12 ноябрендә атып үтерелә.
Бүген республикабызда бик мәртәбәле исәпләнгән Татар дәүләт академия театры
Галиәсгар Камал исемен йөртә. Г.Камал – татар әдәбияты классигы, атаклы драматург,
публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе. Ул да безнең якташыбыз, Сикертән
авылында иген игүче Галиәкбәр Камалетдин гаиләсендә туа.
Ә Г Ъ З А М Ф Ә Й З Р А Х М А Н О В
Яңа Кырлайдагы Г.Тукай әдәби-мемориаль музее бинасы.
181
Г.Камалның драматургия өлкәсендәге иҗат активлыгы һәм татар театры сәнгатен
тудыру юлындагы иҗтимагый һәм практик эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. 1906
елның 22 декабрендә «Гыйшык бәласе» һәм тәрҗемә әсәре «Кызганыч бала» пьесалары
буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Әдипнең якыннан катнашы
һәм практик ярдәме белән оештырылган шушы ачык спектакль уйналу көне татар
мәдәнияте тарихына профессиональ милли театрның туу датасы булып теркәлә.
Профессиональ театр туу Г.Камалның иҗат дәртен бермә-бер арттырып җибәрә.
1907-1912 еллар арасында ул үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил сәхнә әсәрләрен
яза. Революциягә кадәрге татар тормышының төрле якларын чагылдырган «Бәхетсез
егет», «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Уйнаш», «Банкрот», «Безнең шәһәрнең
серләре», «Дәҗҗал», «Каениш» драма һәм комедияләре әдипнең үз иҗатында гына
түгел, гомумән, татар драматургиясе тарихында иң бөек нокталарны билгеләүче
әсәрләрдән санала.
Г.Камалга 1923 елда – Хезмәт батыры, 1926 елда Татарстанның Халык драматургы
исемнәре бирелә.
Шушы ук залда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбыз Госман
Бакиров, Әнәс Галиев, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллин, Солтан Гыйлемханов
турындагы фотодокументлар, хатлар һәм китаплар белән танышырга була.
Икенче залда халык язучылары Сибгат Хәким (1911-1986), Гариф Ахунов (1925-
2000), Мөхәммәт Мәһдиевкә (1930-1995) багышлап экспозицияләр урнаштырылган.
Анда язучыларның шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм китаплары урын алган. Алар
арасында Сибгат Хәкимнең язу приборы да бар. Дөрес, Сибгат Хәким күршедәге Әтнә
районында туып-үскән. Күрәсең, арчалылар, әтнәлеләр белән озак вакытлар бер район
булып яшәгәнгәдер (бәлки, башка сәбәпләр дә булгандыр), С.Хәким Арчаны үз иткән,
аңа күп кенә әсәрләрен багышлаган.
Музейга Гариф Ахуновның өстәле, урындыгы, язу машинкасы, язу приборлары, үз
кулы белән эшләнгән, туган авылы «Өчиле күренеше» картинасы, Йөзлекәй әбисенең
портреты, аңа бүләк ителгән сувенирлар куелган. Татарстанның халык язучысы,
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гариф Ахунов үзе яшәгән чор, замандашлары
турында «Яшьлек яме», «Хәзинә», «Хуҗалар», «Чикләвек төше», «Ардуан батыр»,
«Идел кызы», «Тимерханның күргән-кичергәннәре» кебек күләмле әсәрләр иҗат итте.
Әдипнең әсәрләре буенча спектакльләр куелды, нәфис фильм төшерелде. Язучының
якташлары, әдип истәлекләрен кадерләп саклау белән бергә, талантлы яшьләргә,
әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен Гариф Ахунов исемендәге
премия бирүне дә гамәлгә куйды.
Шушы ук залда Мөхәммәт Мәһдиевнең эш өстәле һәм урындыгы, китап шүрлеге,
курткасы, өстәл һәм кул сәгатьләре, югары белем алуы турындагы дипломы, язучылар
берлегенә язган хаты бар. Язучы-прозаик буларак, М.Мәһдиевнең исеме матбугатта
60нчы елларның ахырларында күренә. 1967 елда «Казан утлары»нда «Этюдлар»
дигән баш астында берничә хикәясе басыла. 1968 елда басылган «Без – кырык
беренче ел балалары» повестенда М.Мәһдиев Бөек Ватан сугышы чорында педагогия
училищесында укучы студентларның көндәлек тормышын, укытучыларның язмышын
үткен тел белән ачып бирә. Шуннан соң бер-бер артлы иҗат җимешләре дөнья
күрә. Сугыштан соңгы елларда авыл интеллигенциясе, мәктәп тормышы, укытучы
фронтовикларның намуслы хезмәтен тасвирлаган «Фронтовиклар» (1972) романы, гади
авыл кешеләре, алар турындагы матур хатирәләрне тасвирлаучы «Кеше китә – җыры
кала» (1978), «Каз канатлары» (1975), «Торналар төшкән җирдә» (1978) повестьлары,
авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышланган «Мәңгелек яз» (1982) романы, «Ут чәчәге»
(1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) повестьлары белән Мөхәммәт Мәһдиев татар
әдәбиятының алгы сафына баса.
Язучылар залы дип аталган бүлмәгә хәзерге заман татар язучыларының тормышын
һәм иҗатын яктырткан витриналар эленгән, тыштан тыйнак кына тоелган, асылда,
бик зур байлык тупланган музейда булганнан соң, татар мәдәниятен үстерүгә өлеш
кертеп, аны сакларга тырышып яшәгән кешеләрнең кадере тагын да арта. Аларның
тормыш юлы белән иҗаты аерылгысыз икәнен аңлыйсың. Әсәрләрен рус телендә иҗат
АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ
182
иткән Г.Тукай премиясе лауреаты Диас Вәлиев, Фәрваз Миңнуллин, Альберт Яхин,
Мәрзия Фәйзуллина, Рәфикъ Юныс, Равил Вәлиев, Вакыйф Нуриев, Наил Касыймов,
Сания Әхмәтҗановаларның иҗат һәм тормыш юлларын яктырткан материаллар, алар
турында истәлекләр тупланган. Ел саен Г.Тукайның туган көнендә районда үткәрелә
торган шигырь бәйрәме турындагы фотодокументларны һәм башка мәгълүматларны
да табарга була биредә.
Музейның сәнгать бүлегендә күренекле якташларыбыз Нәгыймә Таҗдарова,
Зөләйха Богданова, Гыйлаҗ Казанский, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре
– үзешчән композитор Салих Хисмәтуллин, ТАССРның атказанган мәдәният
хезмәткәре, Арча район мәдәният йортының халык уен кораллары оркестрына нигез
салган Салих Вәлиев турындагы экспонатлар урын алган. Шамил Әхмәтҗанов,
Гөлзадә Сафиуллина, Айдар Фәйзрахманов, Люция Хәсәнова, Рәбига Сибгатуллина,
Фердинанд Фәтхрахманов, Фәнәвил Галиев, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров,
Раушания Фәйзуллина иҗатларын да халык үз итә, югары бәяли.
Музейда А.Фәйзрахмановның концерт күлмәге, камзулы, билбавы һәм чапаны,
Гөлзадә Сафиуллинаның концерт күлмәге аерым урын алып тора. Экспонатлар
арасында Салих Хисмәтуллинның кларнеты, Салих Вәлиевнең үзе ясаган концерт
гармуны да бар.
Экспозициядә Фёдор Шаляпин почмагы өчен дә урын табылган. Билгеле булганча,
бөек җырчының яшьлек еллары Арча белән бәйле. Булачак җырчы 1885-1886 елларда
биредәге реаль училищеда белем алган, чиркәү хорында җырлаган. Ул елларда берәү
дә, хәтта Шаляпин үзе дә, берничә елдан соң Россия аның тавышы белән горурланыр,
дөнья аны тыңлар дип уйламагандыр. Арчада укыганда, Фёдор гап-гади һөнәр
үзләштереп йөргән бер хыялый җан гына булган бит әле.
«Мин дөньяда Арча кебек чиктән тыш әһәмиятсез (ничтожный) башка бер генә
шәһәрне дә белмим», – дип ачына М.Горькийга үзенең яшьлек елларын искә төшереп
Ф.Шаляпин. Аның тойгыларын аңларга да була. Әтисе Федяны, җырга омтылышыннан
аеру өчен, көчләп диярлек укырга Арчага җибәргән була. Композиторларның Арча
турында иҗат иткән дистәләрчә җырларын исәпкә алу гына да бөек җырчының кырыс
бәясен нык төссезләндерә, бүгенге көндә андый бәяне кабатларга җирлек калдырмый.
Берничә ел элек «Плутон» нәшриятында «Арча ягы бигрәк матур» дигән җырлар
җыентыгы дөнья күрде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат
Фазлыйәхмәтов төзегән җыентыкка Арча һәм аның авылларына багышланган 176
җыр тексты кергән. Ул җырлар төрле кичәләрдә, концертларда еш яңгырый, аларны
халык җылы кабул итте. Арчаның хәтта үз гимны да бар инде:
Ак каеннар Ватаны, син, Арча!
Илһамият Ватаны, син, Арча!
Изге моңнар Ватаны, син, Арча!
Ватанымның ал таңы, син, Арча!
Әдәбият һәм сәнгать музеенда 2000нән артык экспонат бар икән. Алар Арча
төбәгенең мәдәнияте, анда туып-үскән талантлы кешеләр турында сөйли. Музейларның
һәркайсы мондагы кебек төп нөсхәләр, шәхси әйберләрне туплаган уникаль
экспозициясе белән мактана алмый. Экспонатларның бер өлеше Арча ягы халкының
һөнәрчелек белән шөгыльләнүе хакында мәгълүмат бирә. Күнгә чигү тарихы һәм
технологиясе белән танышырга мөмкин. Гөслә, мандолина, думбра, скрипка, гитара
кебек кыллы уен коралларын да күреп була монда. Гариф Ахунов әйткәнчә, сәнгатьнең
һәр төре бөек, чөнки ул халыкныкы.
(Дәвамы алдагы санда)