УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Гәрәй РӘХИМ
ИЛЛЕ БЕР
Марсель Галинең «Уены-чыны бергә» рубрикасын алып барганын белеп:
– Мин күп итеп кыска-кыска юмор яздым, шуларны «Казан утлары»нда бастырасым
килә, – дидем.
Марсель тавышын бөереннән чыгарып, эре генә җавап бирде:
– Ким дигәндә иллене китер, шуннан өч-дүртен сайлап алырмын, – ди.
Икенче көнне үк нәкъ илле юмор алып килдем.
Ниһаять, Марсельдән телефон хәбәре килде.
– Гәрәй, – ди бу, – укып чыктым, журналда күренерлек булсын өчен синнән бер
юмор кирәк.
Минем инде ачуым чыкты.
– Иллесеннән берне дә таба алмадыңмыни? – дим кырыс кына.
– Гәрәй, син мине аңламадың, илле итеп бастырсак, укучы бу төгәллеккә
шикләнебрәк карар, булган-булган илле бер булсын инде...
Зурладылар
Түрәләр йөри торган махсус чәчтарашка бардым. Миннән алда гына хакимият
башлыгы чәчен кыркытып чыкты. Аннан 5 мең сум алдылар. Мин дә чәчемне нәкъ
глава фасонында алдырдым. Миннән 10 мең сум сорадылар.
– Нигә алай иттегез? Тегеңәрдән 5 мең, ә миннән 10 мең сорыйсыз, – дим.
– Безнең өчен шагыйрь башы главаныкыннан кыйммәтрәк, – диделәр.
Заманча төзәтү
Заманында Лев Толстой, яшүсмерләр 18 яшенә кадәр шигырь язып карамаса,
аларны психиатрга күрсәтергә кирәк дип, киңәш биргән. Мин бу тәкъдимнең безнең
заманга яраштырылган дәвамын тәкъдим итәм: «Әгәр яшүсмер 20 яшьтән соң да һаман
шигырь язуын дәвам итсә, аны икенче мәртәбә психиатрга күрсәтеп карарга кирәк.
Бер рецензиядән
Марсель Галиев догасыз еллар турында «Догалы еллар» дигән әсәр язган.
Ике мактану
Разил Вәлиевне йөртүче шофёр Рәфкать мактана икән:
– Мин Разил Вәлиевнең үзен йөртәм... Мин аның шофёры...
Дуслары янында Разил Вәлиев мактана икән:
– Мин – Гәрәй Рәхимнең начальнигы...
Шаян сәхифә
Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә
Гәрәй Рәхимнән гариза
Дөньяның күренекле акыл ияләре некрологны реклама дип саныйлар. Шуны
искә алып, миңа багышланган некрологны газеталарда исән чагымда ук бастырып
чыгаруыгызны сорыйм.
Юмор почмагы
Күренекле татар язучысы Мирсәй Әмир язучыларның бер идарә утырышында
тәкъдим кертте: «Чаян» журналында юмор почмагы ачарга кирәк», – диде.
Түгел
Һәр хатын-кыз – шигырь!..
Тик һәр хатын-кыз шагыйрә түгел.
Әйтәсен әйтте
Хатыны аңа әйтте: «Синдәй акчасыз акыллы кеше белән яшәгәнче, акчалы аңгыра
белән яшәвең артыграк».
Бәһа
Төн уртасында яңа шигырь яздым да тизрәк хатынга укыдым. Хатыным:«Шигырең
әйбәт, үзең начар...» – диде.
Быелның иң авыр көннәре
Әлеге дә баягы шул экстрасенслар, агымдагы һәр айның авыр көннәрен исәпләп,
матбугатта игълан итеп баралар. Мин дә аларга ияреп, икътисади һәм финанс өлкәләрен
өйрәнеп, быелгы елның иң авыр көннәре 1 гыйнвардан алып 31 декабрьгә кадәр булыр
дип фараз кылам.
Ертык тишектән көлә
«Нигә ул язучылар, исемнәрен төрлечә язып, укучының башын катыралар икән?..»
– дип зарлана ди Гәрәй Рәхим, Родионов Григорий Васильевич, Гөргеригә.
Бер кулъязма авторына
Сиңа – кулъязма, миңа – аякъязма.
Берничә мәртәбә
Тәмле телле, көләч, бөтен гәүдәсе килешле ханым белән сөйләшкәндә әйтәм: «Һәй,
гомер бушка үтте, мин сиңа берничә мәртәбә өйләнгән булыр идем...»
Куркып
Татар, эреләндең, дигәннәреннән куркып, тәмам вакланып бетте.