Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шагыйрьләр солтаны

Татар мәдәнияте үсешендә сизелерлек эз калдыручы һәм киңкатлау милләттәшләребезгә яхшы билгеле шәхесләр арасында шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман да бар. Әллә җырларын көн дә тыңлап һәм җырлап үскәнгә, аны хәтта якыннан, күреп беләмдер кебек. Җитмәсә, әле үсмер чагымда – Арча педучилищесында укыганда, улы Айдар Мостафович каршыма килсә, шагыйрьнең үзен күргәндәй исәнгерәп китә идем, чөнки ул да әтисе кебек зыялы, гаять чибәр һәм зәвык белән киенгән булыр, яныңа җиткәч, башын ия төшеп, гүзәл бер елмаю белән балкып, шул рәвешчә бик зур итагатьлек күрсәтеп исәнләшер яисә сәламеңне алыр. Моннан тыш талантлы музыка белгече, таләпчән мөгаллим буларак та истә калган. Галимнәр, балаларда талант йоклый дисә дә, ялгыша шул.

Яшьлегендә күңеле көйгә-моңга тарткан Мостафа Ногман хакында да йә көйче, йә опера җырчысы булыр дип хөкем йөрткәннәр. Ул әнә фән һәм шигърият юлыннан киткән. Әлбәттә, аңа музыкаль тоемы шул юлда югары күтәрелергә, өйрәнгән проблемаларын чишәргә бик нык ярдәм иткән. Хәзер менә күңелдә яшьлектән сакланып калган җырларны искә төшереп утырам да, аларны, нигездә, М.Ногман белән Р.Яхин язган икәнлегенә таң калам. Ник берсенең көе һәм сүзе онытылсын! «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Бөдрә таллар», «Киек казлар китә»... кебек җыр һәм романслар булган ул. Отряд яисә дружина белән машина арбасына утырыпмы, җәяүләпме, нинди генә ерак һәм якын араларга чыгып китсәк тә, алар иҗат иткән иҗтимагый-сәяси, гражданлык җырларын җырлаганбыз икән. Бергәләп ял иткәндә, һәркемгә туган ягын күз алдына китерткән яисә сөю турында уйга салганнарны көйләгәнбез.

Мостафа Ногман улы Ногманов бүген күз алдыма шактый катлаулы гасырны ничектер исән-имин кичә алган, хәтта совет илендә уңышларга да ирешкән бәхетле кеше буларак килә. 1912 елның 22 декабрендә Татарстанның Арча районы Кызыл Яр авылында сәүдә белән дә шөгыльләнүче хәлле крестьян гаиләсендә туган ул. Димәк, чорына күрә дөньяны аңларлыгы, танып күрерлеге, җитәрлек белем алырлыгы булган. Ә элек иң белемле кеше, әлбәттә, укытучылык һөнәрен сайлаган, үзе белгәнне башкаларга да өйрәтергә тиеш дип санаган. М.Ногман да шулай уйлагандыр. Ул 1931 елда Казан педагогия техникумын тәмамлый.

Әлбәттә, совет илендә укытучылык эше сәясәттән аерыла алмаган, мәктәпләргә ил идеологиясенә хезмәт итүче генә кирәк булган. М.Ногман да берничә ел Татарстан һәм Таҗикстан мәктәпләрендә укыткач, 1935-1937 елларда Дүшәмбе шәһәрендә Хәрби трибуналда секретарь булып эшли. Минем уйлавымча, елларын исәпкә алсаң, эш-хәлләрне теркәп утырганда гына да, кешене рухи сындыра торган коточкыч хезмәт! Моннан соң җыр язу түгел, яшисең дә килмәс. Ул әнә шуңа күрә дә кире педагоглык эшчәнлегенә күчәргә тырышадыр – 1937-1941 елларда Дүшәмбе дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Шул арада, кызганыч ки, ил тарихында яңа бер фаҗигале этап башлана.

М.Ногман сугыштан соң гыйльми эшчәнлекне журналистлык һәм укытучылыктан алгырак планга куя. Бигрәк тә 1947-1951 елларда Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институтын һәм соңрак Казанда аспирантура тәмамлагач, фәнгә тирән кереп китә. Узган гасырларда төзелгән сүзлекләрне өйрәнәме, Н.Лобачевский исемендәге китапханәдә Көнчыгыш кулъязмаларын барлау-тикшерү, тасвирламаларын төзү белән шөгыльләнәме, студентларга фарсы һәм борынгы татар телен укытамы – зур тарихлы поэзиябез аның төп тикшерү чыганагы булып кала. Шул өйрәнүләр нәтиҗәсендә, традицион татар поэзиясенең нинди камил икәнлеген аңлый, ул ирешкән уңышлардан этәрелеп иҗат итә. М.Ногманның беренче әсәрләре үк, Тукайныкы кебек, чор хроникасын тудыру рухында була («Давыллы еллар лирикасы», 1944). М.Ногман поэзиясендә башта сәяси лирика калкурак булса да, соңыннан ул җыр жанрына күчә һәм гади халыкта аеруча шушы өлкәдә таныла. Әлбәттә, шагыйрь бу вакытта да заман модаларын, чор ихтыяҗын нык исәпкә ала. Аның Татарстан районнары, авыллары турындагы «Актаныш таңнары», «Балкый Шәйморза утлары», «Арча кичләре» кебек җырлары, көйләрен күбесенчә С.Садыйкова иҗат иткәч, чит төбәк кешеләре өчен дә якын була.

М.Ногман иҗатында аерым шәхесләрне ачкан, дус илләргә багышланган җырлар да шактый урын тота. Гомере буена ил сәясәтен данлаган әсәрләр язучы кеше, Тукай кебек, халык проблемаларын күтәргән, аның тормышын тасвирлаган, идарәче катламнарга каршы як позициядә торучыны кабул итмәскә, иҗатын данламаска да тиеш кебек. М.Ногман исә яшьлегендә үк Тукай поэзиясендә халык сәнгате уңышларын да, шәхси табышларны да тотып алган, боларның ни дәрәҗәдә кыйммәтле икәнлеген дә бәяләгән.

М.Ногман мирасханәсендә Тукайга багышланган әсәрләр берничә. Шуларның иң билгелесе, бүгенге көндә мәктәпләрдә күп чараларда кулланылганы – «Апрель таңы». Аңа Р.Яхин көй язмаса да, башка бер композитор күреп алган булыр иде, чөнки шигырь сыйфатында да бик ритмик һәм көйле яңгырый. Ул «Апрель таңы» дип язылган башка күпсанлы шигырьләр арасында теләсә кемнең күңелен кузгатып җибәрә алырлык отышлы яңгырашлысы гына түгел, барча кешегә бердәй аңлаешлысыдыр да. Мин үзем, «Апрель таңы» җырын тыңлаганда, инде Ленин туган көнне түгел, Тукайны дөньяга биргән айны күзаллый башладым.

дөньяга биргән айны күзаллый башладым. «Бик ерактан сызылып аткан / Бер гүзәл апрель таңы / Бирде сине бу җиһанга / Әй, шагыйрьләр солтаны!» – дип башланган әлеге әсәр Г.Тукайны шагыйрьлек баскычының иң югары биеклегенә күтәрә. Ул аның иҗатыннан «Азмы какканны вә сукканны / Күтәрдең, син – ятим / Җырладың шуңа халкыңның / Моң тулы хиссиятен» һәм башка киң билгеле кайбер цитаталарны трансформацияләү юлы белән иҗат ителгән.

М.Ногман текстыннан Тукай әсәрләренең мелодиясе, ритмы, шигъри үлчәме, иң мөһиме – лексик катламы һәркемгә ачык тоемлана. Автор, Тукай белән диалог коргандай, риторик рәвештә куйган сорауларына җавап биргәндәй яза. Әгәр Тукай «Өзелгән өмид»тә үкенечле рәвештә: «И мөкаддәс моңлы сазым! / Уйнадың син ник бик аз?» – дисә, М.Ногман аңа каршы зур горурлык белән һәм бер үк вакытта каләмдәшен юаткандай, күңелен үсендергәндәй: «Тынмый сазың, моңлы сазың, / Кем тыя алсын аны?! / Син яшәрсең, мең яшәрсең, / Син – шагыйрьләр солтаны!» – дип белдерә. Ә бит бу сүз авторның үзенә карата да әйтелә ала икән.

М.Ногманның Тукайга мөнәсәбәтле икенче атаклы ядкаре – «Иделләр буйлап» циклына кергән «Тукай пароходында» шигыре («Таң йолдызы»). Анда борынгыда булган хәл – Тукайның Уфага баруы һәм яр буена аны каршыларга М.Гафуриның килүе җанландырыла. М.Ногманның әлеге әсәрне иҗат итүенә, шул вакыйгадан соң озак еллар узгач, лирик геройның нәкъ менә «Тукай» пароходында Агыйделгә йөзеп керергә, Тукай узган юлны үз күзе белән күрергә теләве, ә юлчыларны портта «Гафури» пароходының каршы алуы сәбәп булып тора.

Циклның чираттагы шигыре «Күптән-күптән...»дә исә Г.Тукайның Кырлайдагы кечкенә вакыты, шигырьләрендә чагылыш тапкан кайбер мизгелләр, шул исәптән балаларның яңгыр явып узганнан соңгы уеннары тасвирлана. Габдулла иптәш малайлары белән чабыша, гөрләвектә көймә агыза. Автор кечкенә Апуш агызган көймәчек детален аның исемен йөрткән зәңгәр пароход образына китереп тоташтыра. Әлеге әсәр «Акчарлаклар оча Иделдә» китабына «Зәңгәр пароход» исеме белән кергән дә.

М.Ногман хәрәкәттәге армиядә вакытта язган «Илһам чишмәсе»нә эпиграф сыйфатында Г.Тукайның «Мәхәббәт» әсәренең тәүге юлларын куя, әмма аның илһам чыганагы хакындагы фикерен заман шартларына, сугыш вакыйгаларына бәйле үзгәртә – чын шагыйрь өчен солдат булу, дошманны җиңү, юк итүнең дә иҗатка теләк тудыра алуын күрсәтә. Бу текстта Тукай һәм Такташ иҗатына хас стиль, алар иҗатында яңгыраган кайбер фикерләр бергә үрелгәндәй.

Г.Тукай исемен халык күңелендә мәңгеләштерү проблемасы М.Ногманның «Һәйкәл янында» әсәрендә дә чишелә. Алай да язмамны яңадан «Апрель таңы»на әйләнеп кайтып тәмамлыйсым килә. Әлеге әсәр җыр сыйфатында «Тынмый моңлы сазың» дип теркәлгән. Шуның соңгы юллары күңелне гел айкатып тора сыман: «Тынмый сазың, моңлы сазың, / Кем тыя алсын аны! / Син яшәрсең, мең яшәрсең, / Син – шагыйрьләр солтаны».