ОФЫКЛАРДА АЛ ТАҢ АТА...
Уйлар
Төннәр көнне күрми һәм күралмый,
Үрмәкүчтәй үрә ятьмәсен...
Мин төннәргә томырылып карыйм,
Алдан аңлап ниләр әйтәсен...
Тизлек белән тизлек бәрелешә –
Гафу сорап тору юк күптән!
Сулышыма капкан Җилне этәм...
Ни була соң тимичә үтсәң?!
Хәтер уза башын аска иеп –
Чыжлап тора заман кылычы.
Бер минутка, Вакыт, җибәр мине,
Тынычлыкта азга калдырчы!
Вакыт мине кулдан сөйри һаман,
Җырлатырга тели үз җырын...
Ә минем бит көем башка, димен,
Бәйләнгәндер көйгә күз нурым...
Минем көйне алып, карашымны
Көйдерергә ахры исәбе...
Мәкер тулы Вакыт уйны кисә,
Әллә җилләр шулай исәме?
Минем җырым башка! Җилләр белән
Бер уңайга бара алмабыз...
Мин уемны учка төйнәп куйдым,
Бирмим ятка – шуны аңлагыз.
Кем икән?
Җавап бирмә, дәшмә, йәме?
Күзләремә бак кына.
Кем ул хыял илең буйлап
Атлап килә вак кына?
Кем ул йокыңны урлаган?
Кем яралган ак таңнан?
Кем ул тормышыңа кереп
Хисләреңне актарган?
Кем ул назлы җилләр кебек
Битләреңә кагылган?
Кем ул ташкын җырлар булып
Йөрәгеңнән агылган?
Кем соң яфрак саны кадәр
Өмет бүләк итүче?
Кем мәхәббәт күпереннән
Бәхетеңә илтүче?
Кем ул очрашуга килгән
Хәтта сихри төшеңдә?
Кемне бер көн күрми торсаң,
Салкын җилләр өшетә?
Күзләреңнән җавап итеп
Үземне эзләп таптым...
Якын дустыма
Хәтерлимсең, дөнья яшел чирәм
Җәеп салган иде юлларга.
Хәзер безне тормыш гаме күмде...
Вакыт юкмы сәлам юлларга?
Кайчан гына хыял сыймый иде
Кушып куйган ике пар учка.
Хәзер безнең сукмак аерым-аерым,
«Якын дустым» сүзе – йомычка...
Син торасың ярның бер ягында,
Мин кул изим сиңа каршыдан.
Ике якка таба йөгердек без,
Сулар күтәрелеп ташудан.
Серем, көзге пыяласын үбеп,
Кире кайта елап үземә.
Дуслык йомгаклары сүтелеп бетте,
Шуңа ахры үзәк өзелә.
Еллар белән без дә үзгәрәбез,
Уңа икән хыял төсләре.
Сиңа телим: чынга ашсын җете,
Якты, матур өмет төшләрең!
Авыл кочагында
Бакчаларда гына түгел,
Җанда оча күбәләкләр...
Авыл мине кочып ала,
Серен сөйли каз-үрдәкләр.
Күңелдәге авыр ташны
Юып ала җылы яңгыр.
Юл газабы рәхәт кенә,
Булса булсын юллар такыр.
Ишетелә якты тавыш
Манарадан сихәт булып.
Чәчәк күмә күңел кырын...
Яшь тәгәри күңел тулып...
Капка төбе тулы чирәм
Келәм булып җәйрәп ята.
Шифа тулы нурлар сибеп,
Офыкларда ал таң ата...
Кайткан саен гашыйк булам
Өр-яңадан, Авыл, сиңа!
Озак кайтмый торсам әгәр,
Күңел әрни, күңел сына.
Бал кортлары безелдәве
Татлы балдай сихәт бирә...
Игенченең тырышлыгы
Җиргә тама күчеп тиргә.
Авыл! Авыл! Кире какма
Сине сагынып кайткан җанны!..
Сиңа кайткач аткан кебек
Гомеремнең тәүге таңы...
Синле көннәр
Безнең алда җәйрәп ята юллар...
Булсын алар тигез һәм якты!
Карлар яуган урыннарын күрәм,
Анысына әнкәй шәл япты.
Безнең юллар озын булса иде!
Шатлык тулы җырлы булсачы!
Синле көннәр шикәр кебек татлы...
Сагыш безне урап узсачы.
Җылы карашларны саклый белик,
Язмыш безгә булсын шәфкатьле.
Кошлар сайраганын тыңлый-тыңлый,
Сәламлик без гүзәл шәфәкъне...
Йөрәк тибешләрен аңлый белик.
Йөрәкләргә тузан кунмасын...
Онытмачы: синең җаның туңса,
Минеке дә боегып туңасын.
Синең җырга минем җырым бәйле,
Минем күзләр – синең көзге ул.
Безнең яшьлек учагыбыз дөрли –
Әти-әни көткән көздер ул.
Һәр керфектә синең сөю нурың,
Алар миңа шундый кадерле!
Сиңа атап һәркөн җырлар язам,
Булсын җырлар гомер кадәрле!