Логотип Казан Утлары
Бәян

МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС (бәян)

РОК-Н-РОЛЛЫ БӘЯН
М ө х л и с . Син милләтең белән
кем, урысмы, әллә татармы?
И б л и с . Мин урыс та, татар да
түгел.
М ө х л и с . Нишләп?
И б л и с . Мин изге җан, милләтем
юк...
Рок-н-ролл (инглизчә – rock and
roll, туры мәгънәсендә – селкен
һәм бөтерел) – узган гасырның
илленче елларында АКШта
барлыкка килгән популяр джаз
музыкасы стиле.
1. Мөхлис уяна һәм...
Мөхлис, йокы аралаш, каты итеп йөрәге чәнчүдән, аркасы сызлаудан әрнеп,
талпынып куйды. Ирексездән, ул каткан буыннарын, ипсез ятудан оеган
аякларын урын өстенә сузып, җәеп җибәрде. Аннан... ...аннан ул күзен ачты:
башы тубал булып каткан, авызыннан күңел болгаткыч тәмәке исе, махмыр
сасысы аңкый...
Япь-яшь егет – махмырдан интегә! Андый вакытта ул үзен гел үлем белән
яшәү арасында хис итә һәм иң аянычы – үз-үзенә хуҗа була алмый иде...
– Ү-ү-ү-лә-ә-ә-әм!!!
Җанда бушлык, чиксез бушлык. Питер каласының тау-чокырлы җирендә
урнашкан ике катлы кирпеч йортның флигель бүлмәсе (авылдагылар аны
чарлак, диләр!), гадәттәгечә, шомлы вә караңгы иде. Урам һәм балкон ягына
карап торган бердәнбер тәрәзә кара калын пәрдә белән капланган, ул бик сирәк
ачыла, шуңа күрә хәзер төнме, көнме икәнлеген тәгаен генә белеп тә, сиземләп
тә булмый. Кайчандыр ул кояштай якты фатирда яшәде. Бай атасы: «Улым,
студент еллары бер генә була, кадерен белеп, кешечә укы, кешечә яшә!» – дип
Ахир (Хәбир Ибраһим) (1958) – язучы, драматург, «Ялгыз тәкәрлек», «Газиз ярым», «Төпчек
малай маҗаралары» һ.б. китаплар авторы; ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш
һәм Ш.Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Казанда яши.
10
аны, үгет-нәсихәтләр биреп, өч бүлмәле яхшы һәм җайлы фатирда урнаштырып
калдырган иде. Ләкин атасының фатирга түләргә дип калдырган акчасын тиз
генә туздырып аткач, ул хәзер үзен шушы шалама алачыкта, ягъни чарлакта
яшәргә дучар иткән иде. Тиздән аны моннан да куарлар, чөнки аның шуңар
түләрлек акчасы да калмаган иде инде...
Мөхлис язу өстәлендә торган абажурны кабызды. Абажур кара төстә иде.
Кискен ут яктысыннан әрнеп әчеткән күзенең кырыен көч-хәл белән ачып,
башы яньчек түп-түгәрәк будильникка күз ташлады. Идәнгә атып бәрсәң дә
йөри торган сәгать, ни хикмәт, инде йөрми, туктаган, сары күгәрек йөгергән
калын телләре күптәннән алтынчы яртыны күрсәтә иде. Билгеле ки, бу дөрес
вакыт түгел, күңел сиземләве буенча, хәзер төн урталары булырга тиеш. Ул гел
шулай: гулянкадан кайтып егыла да шундук йокыга тына һәм инде, йә башы,
йә йөрәге сызланып, төн уртасында уяна…
Киң агач карават... кәгазь, дәрес әсбаплары, юылмаган савыт-саба, каткан
ашамлык кисәкләре белән тулы язу өстәле, кулдан буялган кием шкафы (ике
ишегенең берсе юк!), берничә урыннан купкан паркет идән, исләнгән швабра,
памуй чиләге һ.б. Болар әлеге шыксыз вә котсыз чарлакның интерьерын хасил
итәләр иде. Обойлары саргайган, чатлары чатнаган иске дивар түрендә рок-н-
ролл короле Элвис Преслиның сурәте төшерелгән календарь, каршы ягында
кыллары өзелгән, грифы ярык гитара, ә чатта исә борынгы зур бер көзге һәм
яшеле уңып, ниндидер куркыныч төс алган берничә вак шәмаил эленеп тора
иде. Шәмаилләрне ул үз кулы белән элде.
Мөхлис кабат караватка ятып дүнмәкче генә иде, кинәт шуның башында
торган магнитофон акырып уйнарга тотынды. Егет артка мәтәлгән чагында
аркасы белән ялгыш кына магнитофон төймәсенә яткан, шуңар күрә дә ул
уйнарга тотынган. Бүлмәдә рок-н-ролл хакимлек итте. Рок-н-роллдан тыш ул
башка берни дә тыңламый иде. Рок-н-роллга булган мәхәббәтне аңарда сөйгән
кызы Лулу тудырды, Лулу Бөгелмә «общепит»ында бердәнбер рок-н-ролл
җырлаучы булып саналды. Аны тыңларга дип бөтен Бөгелмә бомонды җыйнала
иде. Мөхлис аңа беренче күрүдә үк гашыйк булды, үзеннән бигрәк – җырлау
сәләтенә. Чөнки «попса»ны теләсә кем җырлый ала, ә менә рок-н-роллны бик
сирәк җырчылар гына башкара. Аны башкару өчен шайтан көче кирәк, күрәсең.
Карават, өстәл өсте һәм идән рок-н-ролл башкаручыларның альбом дисклары
белән тулган, әгәр дә бер кырып-себереп, бөтен чарлакны актарып чыксаң,
монда The Animals, John Lennon, Little Richard, Aerosmith, Robert Gordon, Susi
Guatro, Elvis Presley, Zz Top, Bobby Dey, Carl Perkins, Wanda Jacson, Dire Straits,
Los Lobos һәм хәтта Chauck Berry язмаларын да табарга мөмкин булыр иде.
Мөхлис магнитофонын сүндереп тормады, чөнки бу шайтани көйгә күнеккән
иде инде. Ул аның әзрәк тавышын гына басты. Аннан ул көзге каршына килеп,
озак кына үзенең ягымсыз чыраена карап торды. Йөзе саргайган, өметсез.
Касмакланып каткан пычрак чәч берничә җирдә үрә баскан, күз төпләре
кара янып, кызарып, хәтта шешеп чыккан. «Абау, минме бу?!» – Мөхлис
үзенең «рок-н-ролл»ы кыяфәтеннән куркынып кисәк кенә артка чигенде һәм
чытырдатып күзен йомды. Төшенә генә кермиме, янәсе?! Кабат күзләрен ачты
һәм кабат бакты, тик көзгедәге алама сурәт берничек тә үзгәрмәде, ул ничек
бар шулай калды. «Мин икән... Кая булдым соң мин кичә? Карарлык җирем
дә калмаган... Ярар, әле хет исән кайтканмын! Бер генә түгел бит... Туктарга
вакыт, дускай, туктарга...»
Хәл, чынлап та, кискен, хәл аяныч иде. Акча юк, университеттан куарга
А Х И Р
11
торалар. Сессиясен ябалмады. Тагын кемнән ярдәм сорарга да кемнән әҗәткә
акча алырга? Әҗәткә ала-ала болай да муеннан бурычка батты бит инде.
Үзеннән һәм Бөгелмәдә яшәүче бай атасыннан башка аңар хәзер беркем дә
ярдәм итә алмас. Ләкин ул атасына шалтыратырга һәм аңардан ярдәм сорарга
курыкты. Әйе, аның атасы бай, ул – банкир, ләкин шактый усал, хәйләкәр адәм.
Әгәр дә хәзер атасына исәп-хисап бирергә туры килсә, аның бик күп зур-зур
һәм дә вак-вак җинаятьләре ачылачак. Кырыс атасы кичермәячәк.
Башта дуслар шактый булды, күп иде, Питердан да, башка шәһәрләрдән
дә. Алар аңарда кунып, ашап-эчеп, күңел ачып яттылар (Мөхлис хисабына,
билгеле!), ләкин хуҗа егетнең хәлләре мөшкелләнеп, булган бар запасы эреп
юкка чыккач, шул дус дигәннәре дә каядыр югалышып, таралышып бетте. Шулай
шул… Ирексездән, бөек шагыйрьнең бөек сүзләре искә килеп төшә: «Акча барда
бар да дус та, бар да яр, акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!»
«Ярар... күңелне төшерергә ярамый, хәлләр мөшкел булса да, баш исән
бит әле, баш!» – дип үз-үзен тынычландырган булды ул. Соңгы вакытта (янда
беркем дә калмагач!) ул шулай гел үз-үзе белән сөйләшергә өйрәнгән иде.
– Бичара! – дип эндәште шулчак караңгылык. – Әгәр кирәгең булмаса, исән
каласың юк иде!
– Кемгәдер кирәкле була алу зур бәхет инде ул. Тукта! Мин кичә кайда
булдым соң әле? Төне буе кайда йөрдем?
Сөйләшү дәвамлы булды:
– Кайда?! Картёжный салонда! – дип кабатланды шул ук калын басынкы
тавыш.
– Әйе, әйе, искә төште. Тик нишләдем мин анда? Кемнәр белән булдым?
Хәтерләмим...
– Кәрт суктың, аракы эчтең, крупьеларга бәйләндең. Сине кыйный
башладылар, башыңны чак кына унитазга тыгып куймадылар.
– Хәтерлим кебек... алар миннән акча таләп иттеләр, ә акча юк, бетте... кәрт
уйнап, оттырып бетердем...
Ул өч-дүрт мәртәбә картада куш, ягъни зур акчалар отып, мизгел эчендә
баерга һәм бар булган бурычларын каплап бетерергә өметләнгән иде. Тик,
ни кызганыч, аның ул өметләре акланмады. Ул фәкать кызык һәм күңел ачу
өчен генә уйнаган калын кесәле көндәшләре алдында үзенең бәясен бик
нык төшерде. Комарлы уеннар ул фәкать байларга гына килешә, ярлыларны,
акчасызларны нигәдер үз итми, якын итми. Ни әйтсәң дә, Бөгелмә түгел шул
бу, егетем, Санкт-Петербург була бу, миллионлы кала!
– Оттырдым, әйе... әмма исән калдым... Кем коткарды соң мине?!
Үз-үзе белән сөйләшү бер генә минутка да тукталмады.
– Синең кебек үк яшь, матур егет, – дип җавап бирде усал караңгылык. –
Ресторанда бер өстәл янында утырдыгыз...
Егет, сөенеченнән хәтта ки кычкырып ук куйды.
– Ә... әйе... тук чырайлы, кылыч борынлы... Менә шул чибәр егет котыртты
да инде мине, шуның аркасында гына... Үз-үземә күпме әйткәнем булды –
сөйләшмә таныш булмаган кешеләр белән, аралашма, дип... Юк бит, шуңа
ихтыяр көчем җитмәде...
Кара пәрдә капланган тәрәзә янында нидер селкенгән, кыштырдаган кебек
булды. Бу алама чарлакта ни генә булмас та, ни генә йөрмәс... Тычкандыр,
күседер, бәлкем...
– Ялгышасың, – дип телгә килде каһәр суккан тәрәз буе. – Әгәр ул булмаса,
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
12
башың беткән иде. Сине шул кичне эзләп таптылар. Син Марк Захарыч атлы
эшкуардан бурычка акча алып торгансың, ике ай эчендә кайтарам, дигәнсең.
Вәгъдәңдә тормадың. Миллиардерлар артында һәрчак бандитлар тора, ансыз
Рәсәй яши алмый. Бандитлар сиңа счёт ачтылар, алган акчаңны, тиешле
процентларыңны ике көн эчендә түләп бетермәсәң, башыңны борып атачаклар,
бөтен бурычыңны Бөгелмәдә яшәүче бай атаңнан түләтәчәкләр!
– Нәрсә, үлем көтәме инде мине? Үләсе килми, мин бит әле яшь, шундый яшь!
Егерме бер яшьтә кемнең үләсе килсен икән?! Тик кем... кем миңа ярдәм итәр?
– Мин! – дип эндәште ягымлы балкон ягы. – Сине генә түгел, атаңны һәм
хәтта мәрхүмә анаңны да яхшы беләм. Син миңа рәхмәт әйтергә тиешсең, мин
сине үлемнән коткарып калдым!
– Рәхмәт... кем соң син…
Мөхлис, башын тотып, мендәргә капланды. Азып-тузып, эчеп-исереп
йөргәннән соң, аңарда гел шундый галлюцинацияләр башлана торган иде.
Үз-үзе белән генә түгел, әллә кемнәр белән сөйләшә. Менә хәзер дә... Әгәр дә
тормышын яңадан башларга туры килсә, ул бүтән аракы эчмәс, авызына грамм
да капмас, кәрт уйнаудан туктар, азып-тузып та йөрмәс иде кебек... «Валлаһи,
дим! Аллам сакласын!»
Шул сүзләрне әйтүгә үк, бүлмә эче яктырып киткән кебек булды. Караңгы
урыннар, чат-чатлар, пәрдә өсләре яктырып киткән кебек булды, рок-н-роллы
абажур яктысыннан әзрәк читтә торган, кургашын болытка охшаган озынча
кара күләгә дә тәэсир итү көчен югалтты сымак. Бертуктамый чыңлап, сызлап
торган башын төзәтер өчен шайтанга җанын бирергә дә әзер Мөхлис өстәлдәге
шакшы фужерда су шәйләп алды һәм шул суны йотыла-йотыла эчте. Җылымса
су нык тәмсез, күңел болгаткыч бернәрсә булып чыкты, ул чак кына космады.
Шыксыз көз айлары җитсә дә, йорт әле һаман да җылытылмый, бүлмә эче
сизелерлек салкын иде. Егет, юрганга төренеп, карават чатына сөялде. Кинәт
ул туңып китте, калтыранды, дерелдәде. Атасы алдында оят иде аңа. Ул аның
алдында гел яхшы булып күренергә, үзенең җитешсез якларын яшерергә
тырышты, ләкин ул, атасы уйлаганча, алтын бала түгел иде. Үзен үзе генә
белә иде егет…
«Да... дело дрянь! – дип изаланды ул. – Мине аңлый алырлык, ярдәм итәрлек
берәр адәми зат бармы соң бу таш калада? Юк бит, юк! Шайтан алгыры!»
– Мин бар! Мин! – Баягы саллы тавыш тагын кабатланды.
– Кем соң син?
– Синең күптәнге дустың, адашың, чакырсаң, шундук килеп җитәм!
– Уф... тагын башланды...
– Ялгышасың, – дип каршы төште тавыш. – Галлюцинация түгел бу, без
инде күптән сөйләшәбез. Мин сине өч бармагым кебек яхшы беләм.
– Ә мин сине белмим дә, күрмим дә, – дип зарланды тегесе. – Дус булсаң,
хет чыгып күренер идең, ятмас идең качып! Их... әгәр дә...
– Әйе?!
– Әгәр дә мине...
– Әйтеп бетер... – Түземсезлек хәтсез иде!!!
– Әгәр дә мине, – дип көчәнде Мөхлис, – шушы коточкыч хәлдән коткаручы
табылса, җанымны шайтанга, иблискә сатарга да разый булыр идем…
Әйтте генә, шундук өйдә ду купты! Нидер шартлап коелды, әйтерсең, җир
убылды! Авиабомбардировка диярсең! Гадәттә, күктән бомбалар коелганда
шундый гарасат кузгала. Кинода күрсәтәләр бит әле – дөньясы тетрәнә! Билгеле
А Х И Р
13
ки, бу очракта исә ярык түшәм дә, начар сыланган штукатур да коелмады,
берни дә ишелмәде һәм хәтта берни дә купмады, ә бәлки коелган, ишелгән
һәм купкан сыман тоелды гына. Давыл түгел, хәтта тузан да купмады, идән
ярыкларына кереп кысылган зарарлы тараканнар да җир тетрәгәндә генә була
торган гайрәти чайкалуларны сизмәделәр…
Бүлмәнең баш-башларында ак сакаллы ике скрипкачы пәйда булды. Ни
хикмәт, алар смычокларын нигәдер кире башы белән тотканнар иде. Тик шулчак
бар көченә стереомагнитофон акырырга тотынды, рок-н-роллның иң хәтәре һәм
иң әшәкесе яңгырады, скрипкаларын көйләп, уйнарга гына торган шәүләләр тиз
арада күздән югалды. Ләкин алар бар көченә яңгыраган рок-н-ролл тавышыннан
куркып түгел, ә кемнеңдер, югалыгыз, дип әмер бирүеннән югалдылар кебек.
Мөхлис әлеге ишарәне үз күзе белән күрмәсә дә, аны арка мие, ягъни күңел
күзе белән сизде. Магнитофон ничек каты итеп үкерә башласа, ул шулай кисәк
кенә тынды да. Баядан бирле психопат кебек селкенеп, тетрәнеп торган карават,
тукталышка килеп туктаган автомобильдәй, кинәт кенә калтырануыннан
туктап, кабат урынына кайтып утырды. Өстенә яшел мамык юрган бөркәнгән
Мөхлис кабат көзге каршына килеп басты. Ул бүген чишенмичә генә яткан
иде. Кешелеккә дип тоткан соры кәчтүме, инде «кешелеген» югалтып, берничә
җирдән ертылган, казинога барыр алдыннан гына үтүк белән «стрелка» ясаган
чалбары хәтәр бөгәрләнгән, замогыннан киткән чалбар ерымы, өй ишеге сымак,
яртылаш ачык калган, әйтерсең, анда кемнеңдер кулы уйнаган иде. Шулчак
бүлмәдә кот очарлык бер күренеш пәйда булды: егет көзгедән үз артында
басып торган бер адәми затны шәйләп алды. Өстенә кара фрак кигән, башында
цилиндр, һәм ул гел карадан киенгән, әйтерсең, ул күмердән яралган. Борынгы
кино кадрларыннан күчеп, шушы караңгы чарлакка килеп утырган диярсең.
Аягындагы ботинкасына хәтле кара төстә, тик ул фасоны белән нигәдер дуңгыз
тоягын хәтерләтә иде. Ыспай үзе, пөхтә, элегантлы. Күзенә генә күренәме әллә
дип, ул артына борылып карады, ләкин ошбу манзара үзгәрмәде. Әйе, бу кеше
иде, аның өендә кунак бар. Ләкин сәер кеше һәм сәер кунак. Егет кунакның
кыяфәтеннән бигрәк күзләренә игътибар итәргә өлгерде. Аның күзләре нигәдер
дөрес түгел, икесе ике төрле төстә, икесе дә туры карамый, ә төрле якка карый
иде. Карашы салкын, битараф, хәер, ул үзе дә нәкъ шундый бер тәмуг кисәве иде.
– Куркыттың, әй! – дип кычкырды аңар Мөхлис. – Кем соң син?
– Кичәге дустың, киңәшчең вә фикердәшең, – диде аңа кунак, тыныч һәм
басынкы тавыш белән.
– Кичер, танымадым, – дигән булды егет. (Дөресен әйткәндә, аның бу
көтелмәгән кунакны күргәч, коты ботына төшкән иде.) Ике аягы да, паралич
суккандай, селкенмәс хәлгә җитте, боз кебек катып калды.
– Кичә син кеше танырлык түгел идең шул! – дип елмайгандай итте кунак,
ләкин ул чын, ихластан түгел, ул хасталы кешенең үлем алдыннан якыннары
белән хушлашкандагыча моңсу елмаюга охшаш бер нәрсә иде.
– Әйе, кичә бик тә күңелле узды... Кабатланыр микән бу кичә, китмим әле
шуны белмичә? Карале, кичә атнаның кайсы көне иде? Җомга түгелме?
Кунак, җомга сүзен ишетүгә, куырылды. Борынгы комод каршында торган
имгәк урындыкка, исән-имин сөялеп, егеткә шундук нотация укый башлады.
Ул аңа «җомга» сүзен, әлеге изге сүзне башка кулланмаска һәм аны, гомумән,
кычкырып әйтмәскә киңәш итте. Кунакның исә иң яраткан һәм иң уңышлы
булып саналган көне сишәмбе көн булып чыкты. Чөнки сишәмбе көнне, дини
легенда буенча, ниндидер изге пәйгамбәрне җәзалап үтергәннәр...
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
14
– Эш-гамәлләремне фәкать сишәмбе көн генә башлыйм, – дип аңлатты ул
Мөхлискә, – яңа планнар корам, яңа дуслар белән танышам. Синең белән дә
без кичә кич күрештек, чөнки кичә сишәмбе көн иде. Ха-ха-ха!
Кунак кеткелдәп көлде, йөрәкне өшетерлек итеп көлде. «Мин бер нәрсәне
беләм, исән калуың белән иң элек син миңа бурычлы!» – дип искәртте ул
соңыннан.
– Үлгән булсам, әйбәтрәк тә буласы икән, – дип еламсырады Мөхлис. –
Болай да үлем чигендә тора идем бит, үлем белән яшәү арасында...
– Үлем кеше өчен нормаль халәт, ул тууга ук үлүгә таба бара, кеше өчен
бәхет – ул үлем, – дигән фикер атты кунак.
Кембридж университетыннан качкан берәр галим кәмәше, философия
фәннәре кандидаты яисә профессор түгел микән дигән уйлар да килде
Мөхлиснең башына шулчак.
– Философиядә «ман» дигән бер төшенчә бар, немец сүзе ул, – дип дәвам
итте кунак, – татарның «моң» сүзе сымак, башка бер телгә дә тәрҗемә ителми.
Экзистенциализм юнәлешенең төп төшенчәсе булып санала. Кыстати...
Хайдеггер дигән бер җүләр саткан адәм керткән аны. Ман дөньясында
яшәүчеләр барысы да бертөрле уйлый, бертөрле хис йөртә һәм бертөрле
гамәл кыла һәм, иң аянычы, берәү дә үзенең чын юлын эзләргә теләми. Шул
җүләр саткан философның әйтүе буенча, мондый дөнья, мондый халәт кешегә,
гомумән, зыян гына китерә, кешелекне югалта һәм ирекне чикли. Шушы читен
халәттә ирек яулар өчен, кеше үзен үлем белән яшәү арасына куярга тиеш. Бары
тик үлем куркынычын сизгәч кенә, шәхес әнә шул ман халәтеннән котыла, үзен
ирекле итеп сизә һәм кылган гамәлләре өчен дөнья каршында җавап тота ала.
Синең ыслучайга туры килә бу мисал, дускай, бик туры килә!
– Белмим, – дип шик белдерде егет, – аннан котылу юк сыман...
– Бар! – дип тынычландырды аны кунак.
– Кая? Ничек? Бурычка акча биреп торасың мәллә? – Кунакны шаклар
катырып, ул кинәт кенә аның алдына тезләнде. – Бир, үтермә! Бурычымны
кайтарырмын! Ай эчендә, ишетәсеңме, әтидән булса да алып бирермен! Бир!
– Ноу проблем! – дип кысык кына елмайды кунак. – Бурычыңны кайтармасаң
да була…
Кунакның соңгы сүзләре егетнең йөрәгенә май булып ятты. Ул бик
дулкынланып, дәртләнеп китте һәм могҗизаи акробатик алымнар ясап, башта
җүләрләнеп биергә, соңрак аркасы белән идәнгә ятып, бер кулына таянган
хәлдә, зырылдап әйләнергә тотынды. Егетнең зиһене, акылы бөтенләй әзәйде
кебек, ә рок-н-роллның тавышы тагын да көчлерәк, зәһәррәк яңгырады.
Хәтта бу дөньяда күпне күргән һәм күпне белгән сәер кунак та аның бу
шайтани биюенә исе китеп, кызыксынып карап торды. Оста биючегә кул
чабып: «Афәрин!» – дип кенә кычкырасы калды. Билгеле, Мөхлисне дә
аңларга була, аның бәхете тулып ташыган, көтелмәгән ярдәмгә, изге җанлы
кунакка рәхмәтләрен яудырып, сөенеченнән бии иде бит ул! Ләкин изге
җанлы кунакның дөньядагы барлык кемсәләргә дә (бигрәк тә сәнгатькәрләр
арасында!) хас бер гадәте бар, ул башка кешенең бәхетенә сөенә алмый һәм,
гомумән, кемнең дә булса уңышын күтәрә алмый торган иде.
– Тик минем кечкенә генә шартым бар! – Ул тамагын кырып куйды: тавышы
калын булып, карлыгып чыкты. Бию бетте, рок-н-ролл сүнде һәм егет тә түнде.
– Нинди шарт, шайтан алгыры?! Бу хәлемдә мин теләсә нинди шартны да
үтәргә риза. Әйт, нинди шарт?!
А Х И Р
15
– Син әле генә, әгәр дә миңа акча белән ярдәм итүче табылса, җанымны
иблискә сатарга да риза, дип әйттең...
– Мин шулай дип әйттемме? – дип шаяртты Мөхлис. Ул гел шулай, эшнең
кая барганын аңласа да, җүләр булып кыланырга ярата иде. Атадан калган
хата бу һәм ул аңардан берничек тә азат түгел иде.
– Нәкъ шулай дип әйттең! – Кунак имән бармагын югарыга күтәреп эндәште
һәм шуның белән әйткән сүзенең әһәмиятле булуына ишарәләде.
– Ә мин чуты... хәтерләмим, – дип җүләр саттты Мөхлис һәм, нәүмизләнеп,
җилкәсен генә җыерды. – Соңгы вакытта мин депрессиядә утырам, бик каты
депрессиядә... шуңар күрә ни генә сүләмәм…
– Кыек-мыек сөйләшергә кирәкми! – дип җикеренде шулчак кунак һәм, үз
чиратында җенләнеп, урыныннан торып басты. – Җавап бир – әйттеңме-юкмы?
– Минем авыздан чыккан сүзгә ошамаган, Аллам сакласын! – Ни әйтсәң
дә, таныш кеше түгел бит, ә андыйлардан сак булырга кирәк.
– Алдашма, егет! – дип кычкырды аңа кунак. – Синең әйткән сүзләреңне
бөтен халык, бөтен гавам ишетте! – Егет, кашларын җыерып, җилкәсен генә
сикертте, янәсе, нинди халык, нинди кешеләр? – Әнә, кара тәрәзәдән! – дип
акырды кунак һәм кулы белән кара пәрдә корылган тәрәзәгә төртеп күрсәтте.
Ул төртеп күрсәткән кара пәрдә күз алдыннан каядыр очып юкка чыкты, тәрәзә
рамында көн һәм кояш яктысы түгел, ә йолдызлар галәме ачылды: күп иде
алар, миллионлаган иде... Галәм иде бу, космик галәм иде. – Әйттеме? – дип
кычкырып сөаль куйды кунак йолдызлы галәмгә. «Әйтте, әйтте!» – дип җавап
бирде аңар кайтаваз…
«Бетте баш! Кем соң бу? Мин кем белән бәйләндем?!» – дип уйланды
Мөхлис. Ләкин аның бу сорауга җавап бирүчесе юк иде шул…
Шулчак күктә юка гына бер якты сызык пәйда булды, ул метеорит койрыгы
булып чыкты. Менә ул, тау ташыдай кискен генә аска таба томырылып,
атмосферага килеп керде. Коточкыч шартлау тавышы яңгырады. Мөхлис башы
белән идәнгә мәтәлде һәм шундук аңын да җуйды...
2. ...белән таныша
Егет, аңына килгәндә, карават астында аунап ята иде. Сүндерелми калган
супермагнитофон әкрен генә рок-н-ролл уйнап тора, анда «Pockin Pobbin»
(Bobby Day) композициясе яңгырый иде.
Гомер юылмаган шакшы идәнгә борынын төртеп, мәтәлеп яткан Мөхлис
туктый алмыйча төчкерергә тотынды. Төчкереп туйгач, ул карават астыннан
чыкты һәм акрын гына торып басты. Бая гына күргән коточкыч хәлләр,
галәмәтләр төшенә генә кергәндер дигән уй белән яшәде ул. Ләкин төтен исенә
баткан бүлмә эчендә кабат шул теге сәер кунак күренгәч, Мөхлиснең йөрәге
өшеп киткәндәй булды һәм ул әлеге күзгә күренүләрнең төш кенә түгеллеген,
ә гап-гади чынбарлык икәнлеген аңлап алды. Хәзер инде туп-туры күзгә-күз
карашып, сөйләшеп аңлашуның кирәклеге көн кебек ачык иде...
– Кем соң син? – Мөхлиснең тавышы калтыранып, ишетелер-ишетелмәс
кенә чыкты.
– Иблис.
– Ә мин – Мөхлис.
– Беләм.
– Нишләп соң син иблис, ә?!
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
16
– Нишләп син Мөхлис?!
– Да... чынлап та... Нишләп син иблис, ә мин Мөхлис?
– Җавабы гади, – диде кунак, – Мөхлис булган җирдә – иблис, иблис булган
җирдә Мөхлис бар.
– Мин Гаян малае, ә син кем малае?
– Наян малае! – дип көлде Иблис.
– Фамилияң?
– Шайтанов.
– Таныш булыйк... Айтуганов...
– Нәрсә, Айтуганов! – дип дәште ул коры гына. – Ризамы минем шартыма?
Аңлатыргамы?
– Иптәш Шайтанов, – дип ялварды егет, – син миңа уйларга вакыт бирсәң
иде. Мин бик нык уйлап, төпле бер фикергә килергә тиешмен...
– Мин түземле, чөнки беләм үземне! – Кунак китәргә дип урыныннан
кузгалды.
– Яратмыйсың... да?!
– Кемне?
– Теге җен саткан фәйләсуфны?! Хайдегеррны?
– Киресенчә, хөрмәт итәм. Ул безнең философ...
Әйе, ул хаклы. Җеннәрнең, шайтаннарның да үз акыл ияләре була. Бөтен
дөньяны астын-өскә китергән Адольф Гитлерны гына алыйк. Аның яраткан
философы – Ницше. Әлеге фәйләсуфның «өстен кеше» (сверх человек)
теориясенә нигезләнеп, Гитлер да үзенең куркыныч тәгълиматын тудырган
һәм аны фанатларча тормышка ашырырга тотынган. Шөкер, ахырына тиклем
җиткерә алмаган, чөнки җиңелүгә дучар булган, Берлиндагы рейхстаг өстендә
Кызыл Совет байрагы җилфердәгән...
Кунак ничек тиз пәйда булса, шулай тиз югалды да. Бу куркыныч
адәмнең югалуы аңа әзрәк җиңеллек алып килсә дә, шатланырга иртәрәк
иде әле. Мөхлис аның кем икәнлеген әлегә аңлап җиткермәсә дә, аның белән
бәйләнешкә кермәскә һәм аңардан ерак торырга кирәклеген күңеле белән
сизенә иде. Ләкин сизенү генә аз, үз-үзеңне саклап калу өчен хәзер нәрсә дә
булса эшләргә кирәк. «Нишләргә? Теге бандитлар озак көттермәсләр, акча
даулап килеп җитәрләр. Килсәләр, эзләп тапсалар, исән калырмын димә, –
«хана»! Бәлкем, килмәсләр дә, ә?! Бәлкем, ул алардан котыла да алыр?! Юк,
тик торырга ярамый, нидер хәл кылырга кирәк. Әйе, әйе, теге бәдбәхетләр
килгәнче, бу каһәр суккан чарлактан чыгып качуың яхшырактыр...»
Мөхлис, бар булган мөлкәтен ялтырап торган крокодил күнле чемоданга
тутырып, бүлмәсеннән йөгереп чыкты һәм текә баскыч буйлап аска төшеп
китте. Баскыч буйлары бик караңгы, анда урам уты яктысы гына сизелеп тора.
Инде тәмам төшеп җитеп, подъезд ишегеннән урам якка сикерәм дигәндә
генә, ул кинәт баскыч төбендә абынып егылды. Үзе мәтәлмәде, кемдер аңар
аяк чалды. Өстенә кара төстәге күн тужурка кигән бер амбал аны егылган
җиреннән тартып торгызып, йодрыгы белән каты итеп эченә сукты. Мөхлис,
хәле бетеп, бөгелеп төште, ә чемоданы исә, кулыннан ычкынып китеп, эчендәге
әйберләрне, ягъни «эчәгеләрен» як-якка чәчә-чәчә, каядыр бушлыкка мәтәлде...
– Ну, ты чё?! – дип үкерде амбал. – Убежать хотел?!
– Юк... а чё!?
– Гони, давай!
– Нәрсә?
А Х И Р
17
– Бабки!
– Күпме?
– Тысяча баксов!
– Мин сездән биш йөз генә алдым...
– Запомни, урод, если завтра в одиннадцать не принесёшь, то пеняй на
себя! Понял, да?!
– Да...
– Чухнул?
– Чу...ха...ны...
– Выбирай выражение, коз-з-зёл!
Амбал инде аңар кул күтәреп азапланмады, эченә генә типте. Тал чыбыгыдай
бөгелеп төшкән Мөхлис, авызын ачып, аңар бер сүз дә әйтә алмады – сулышы
капты, сеңе катты...
– Ты понял меня, нет?!
– По...нял...
– В одиннадцать, значит...
– Кайда?
– В офисе... адрес... запомни... да... Невский проспект, 66 дом, фирма
«Дьяволиада» ...Запомнил?
– Да... а если...
– Ты не жилец! Ищи или займи!
– Каян... алыйм...
– Не понял...
Мөхлис, авыртуга түзә алмыйча, тешен кысып, идәнгә тезләнде. Аннан
курка-курка, баскыч тоткасына таянып, акрын гына күтәрелә башлады, ләкин
кулы шуып китеп, бөтенләй икенче якка – баскыч кырыена очып төште. Шунда
аның кулы бер зур тимер кисәген шәйләп алды, ул төзүчеләр калдырып киткән
калын арматура кисәге булып чыкты. Үлем исереклегендә йөргән һәм ахыр
чиккә җитеп ярсыган Мөхлис, талпынып, әнә шул арматура белән амбалның
муен тамырына тартты. Бар көченә һәм шактый каты итеп! Амбал гөпелдәп
авар да акырып егылыр дип көткән Мөхлис ялгышты – әзмәвер (ни гаҗәп!)
шундук күз алдында эреп юкка чыкты. Кая китте ул? Исән калса да, яраланса
да, нишләп җавап кайтармады, кабат аңар ташланмады? Сизде ул, күңеле
белән сизде, аны кыйнаган әзмәвер чын кеше түгел, ул бер кеше рәвешендәге
шайтани затка охшаган иде. Табигый заттан барыбер нинди дә булса ис килә:
йә тән, йә ислемай исе, йә сарымсак, йә аракы исе. Ләкин аңардан бер төрле
дә ис килмәде, кыскасы, аны кыйнаган сәер зат кеше түгел иде булса кирәк.
Мөхлис, ирексездән, бая очрашкан сәер кунак турында уйлап куйды, уйлап
кына алган иде, ул шундук пәйда да булды. Кунак баскычның өске ягында
басып тора иде һәм ул кулы белән ишарә ясап, аны өске катка чакырды...
– Нишләп уйга баттың?
– Уйлыйм, – диде Мөхлис, үзенең мескенлеген һәм чарасызлыгын яшерә
алмыйча. – Кайчан килерләр дә, кайчан...
– Уйлау гына аз, дускай, чарасын күрергә кирәк.
– Ярдәм...
– Анысы әйе, хак йөзендә.
– Ә бәлкем син...
– Ни өчен яныңнан китмичә шушында басып тораммы, – диде егетне ярты
сүзеннән аңлап торган иблис. – Сиңа ярдәм итү теләге белән янганга күрә...
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
18
– Рәхмәт... яхшы сүзең өчен...
– Чын дус һәрчак сүзендә тора, кил, калма караңгыда, мен минем янга!
Мөхлис текә баскычтан бүлмәсенә көч-хәл белән генә менеп җитте. Йә
хикмәт! Өстәл өстендә яткан бер күч яшел долларларны күреп, ул бик зур
гаҗәпсенү кичерде. Каян килгән бу хәтле акча аңарда?
– Ал! – диде Иблис.
– Нәрсә бу? – дип аңламаган булып кыланды егет.
– Акча танымыйсыңмы?
– Таныйм, тик...
– Сорадың түгелме?
– Минме?
– Юк, күршең! – Шаярткан була тагын!
– Ә... әйе... шу-у-улкадәр күпме?!
– Сораган хәтле...
– Мин сиңа суммасын әйтмәдем бит...
– Күпме кирәген күзеңнән күреп торам...
– Да...
Сөенечен яшерә алмаган Мөхлис шакшы кулын шул яшел күчкә тыкты.
Шытырдап торган яшел доллар акчалар аның уч төбен көйдереп, яндырып
алды. Менә кайда ул байлык, менә кайда бәхет! Шатлан, сөен, сикереп бие!
Ә юк, бу егет бар нәрсәгә ышанучы, һәр нәрсәгә бер сүзсез, бер карусыз риза
булучы ахмак кеше түгел, хәйләкәрлек, мәкерлек җитәрлек иде аңарда, шуңар
күрә дә ул башта яңа танышын сынап карарга һәм аның белән мөмкин хәтле
озаграк уйнарга булды.
– Ә... болар ни...
– Нәрсә?
– Ялган түгел микән, дим... фәл...шивый...
– Ышанмыйсыңмы?!
– Юк, юк, ышанам, мин сиңа чиксез рәхмәтлемен, син миңа зур изгелек
кыласың. Шулай да тикшереп карау комачау итмәс иде. Үпкәләмә, алдаучылар
күп булды...
– Яхшы! – диде Мөхлиснең шикләнүеннән инде саруы кайный башлаган
шайтан. – Тикшер! Тик ничек?
– Аны тикшерүе бик тә җиңел... – Егет бер йөз долларлы банкнотны лампа
яктысына китерде. – Анда президентның сурәте булырга тиеш...
– Президентның?
– Америка президентының...
– Бармы?
– Бар, бар! Пеләше дә бар! – диде Мөхлис, долларны бертуктаусыз кулында
әйләндереп. – Болай чынга охшаган. Тик менә бер әйбер күңелдә шик тудыра...
– Нәрсә?
– Монда дуңгыз тоягы да күзгә чалына димме...
– Илегез шундый...
Мөхлис шайтанның чираттагы сафсатасын тыңлап, вакыт уздырып торырга
теләмәде, аның хәзер үз кайгысы кайгы һәм үз уе уй иде. Ул өстәлдә күче белән
яткан яшел долларларны берәм-берәм кесәсенә тутыра башлады, тыйнаклык
саклап түгел, билгеле, комсызланып тутырды. Кәгазь акчалар кәчтүм һәм
чалбар кесәләренә генә сыймый башлагач, ул аларны күлмәк эченә, корсак
астына да тыкты. Ул шул эш белән бик мавыгып китеп, янында басып торган
А Х И Р
19
кунакның барлыгын да онытты һәм инде, эшен бетергәч үк, ишеккә атылды.
Иблис кисәк кенә аның юлын кисте...
– Шарт?
– Нәмә әле ул? – дип белмәмешкә сабышты егет.
– Өч тамчы кан.
– Нигә?
– Шартнамәне ныгытыр өчен.
– Өч тамчы... өч тамчы кан, дисең инде...
– Ничек?
– Бирермен, ә нигә бирмәскә! Жалкы мәллә өч тамчы кан?! – дип сөйләнде
ул. – Өч тамчы кан нәрсә инде ул?! Мәктәптә укыганда, чирек литр да биргән
бар анысы!
– Чирек литр?! – Иблиснең күзе шар булды.
– Ие... мин почётлы донор идем!
– Нигә бирдең?
– Кан бирсәң, ни... өч көн укытмыйлар һәм йөз тәңкә акча бирәләр. Шул
йөз тәңкәгә мин өч пицца алып ашый идем, чөнки кан биргәннән соң, шактый
хәл китә, организмны көрәйтергә кирәк...
– Чирек литр кан өчен йөз тәңкә акчамы?! Бу бит талау, кычкыртып талау!
– дип ярсыды шайтан. Ниһаять, иблиснең дә намусы уянды, империя вазгыяте
белән яшәгән, үз халкын үзе җәфалаган мәнсез илгә, тиңсез властька аның
ачуы кабарды...
– Нишлисең... иле шундый булгач...
Бәхәс шактый озакка сузылды. Мөхлиснең өч тамчы кан бирергә әзер
торганлыгы тәгаенләнгәч, шулчак шактый четерекле мәсьәлә килеп туды:
канны ничек алырга? Иблис бу юлы да эшне озакка сузмады, ул каяндыр
бер тылсымлы портфель өстерәп чыгарды. Дуңгыз тиресеннән ясалган дүрт
кырлы дипломатның ялтырап торган алтынсу төймәсенә басты, футляр шалт-
пылт килеп ачылды. Аның эчендә хастаханәләрдә кулланыла торган кан алу
приборлары җәйрәп ята иде: шприц, тишкеч, жгут...
Эшнең уңайга барганын сизенгән шайтанның кәефе шактый күтәренке иде.
Ул борын астыннан сәер көй көйләп, футлярны күкрәк турына кыскан хәлдә,
шатлыгыннан биеп тә алды...
Өч тамчы кан,
өч тамчы кан,
там, там, там...
Өч тамчы кан, кан, кан,
өч тамчы кан,
там!
– Кабереңне! – дип аты-юлы белән сүгенде Мөхлис. – Каян аласың?
– Ничек каян?
– Бармактанмы, венаданмы?
– Каян телисең, шуннан. Әзерме син?
– Мин әзер, – диде коты чыга башлаган егет. – Канны бармактан гына
бирергә булдым, ыслушай.
– Нигә?
– Өч тамчы кан өчен вена тиштереп торасым килми...
– Бармактан тек бармактан! – дип хихылдады җен. – Куй бармагыңны!
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
20
Мөхлис, нәҗесләнгән өстәл кырына сул терсәген терәп, имән бармагын өскә
күтәрде. Ике бармак арасына юка һәм үткен тишкеч кыстырган канэчкеч җен
шундук егет каршына килеп басты. Мөхлис, укол ясатудан курыккан сабый
бала сымак, чытырдатып күзен йомды...
– Ә спирт?! Мамык?! – дип кычкырды ул, кан алучы җен тишкеч очын аның
бармак башына китереп терәгәч. – Стерильныймы?!
– Спирт исен күтәрә алмыйм! – дип мыгырданды шайтан. – Башлыйк!
– Йә Ходам, үзең сакла! – Иблиснең (каушаудан, күрәсең!) кулыннан бармак
тишкече төшеп китте. Мөхлис, кешечә кан да ала белмисең, кулыңда җүнләп
инструментыңны да тота алмыйсың, дип, ярсып-ярсып, мәлсез шайтанны
сүгәргә тотынды. Иблис, аңсызланып, озак кына өнгә килә алмыйча торды, әле
телгә килгәч тә, җеннәргә, фәрештәләргә хас булмаганча, шактый тотлыгып
сөйләште. Мөхлис тантана итте!
– Ни...
– Ни?
– Зинһар...
– Әйе?
– Зинһар, – дип ялынды шайтан, – минем алда аның исемен искә аласы
булма!
– Кемнең?
– Аның? – Кунак бармагын өскә таба күтәрде.
– Аллаһыныңмы?! – дип баш чайкады егет. – Син атеистмы?! Хәер, дөньяда
динчеләр ишәйгәч, атеистлары да булмыйча калмас шул. Философия... Закон
отрицания отрицаний... Палач син... әйдә... тиш...
Мөхлис сафсата саткан арада шайтан аның бармагына теге тишкечнең
башын чәнчергә өлгерде. Мөхлис, авыртудан шашып, акыра-бакыра,
урыныннан сикереп торды да җәлладның чак кына ияген сугып ярмады, аның
сугарга дип күтәрелгән уң кулы һавада эленеп калды...
– ...бени! Ү-ү-үтерәсең бит!
– Шуңа да түзмәскә! – дип хихылдады шайтан. – Китер бармагыңны! Кан...
кан... өч тамчы кан...
Иблис, Мөхлиснең бармак башыннан кысып, берничә тамчы кан сыгып
чыгарды. Кан алгач, гадәттә, үтә күренмәле махсус пробиркага җыялар,
ләкин җеннәрнең үз фишкасы икән: ул канны бала учына гына сыярлык имән
чикләвеге эченә җыйнады. Чикләвек яртылай киселгән һәм аның эчендәге
сыекча, әзрәк чайпалтыбрак җибәрсәң, түгелергә дә мөмкин иде. Шуңа
күрә аны кунак бик зур саклык белән генә кулында йөртте, чикләвек эчендә
чайпалган канга сокланып карап торды, ут яктысыннан качып, аны хәтта иснәп
тә, тел очы белән ялап та карады. Бу хәлгә тыныч килеш кенә карап тору мөмкин
хәл түгел иде һәм әлеге кыргый процедурадан тәмам гарык булган Мөхлис
кан күреп шашкан кунакка үзенең китәсен, бандитлар белән исәп-хисап өзәргә
вакыт җиткәнен белгертте...
– Эшнең яртысы гына тәмам, – дип туктатты аны кунак.
– Тагын нәрсә уйлап чыгардың инде?! – дип чиләнде егет.
– Синең белән килешү төзисе бар, кәгазьдә, билгеле...
– Нинди килешү? Шартнамә мәллә?
– Ничек телисең, шулай аңла.
– Тексты нинди булачак? Минем аны язарга башым җитми!
– Утыр өстәл янына, аңлатырмын...
А Х И Р
21
– Мин берни дә аңламыйм...
– Студент! – дип иренен сытты кунак. – Шпаргалка сырлый беләсең, башкага
башың җитми. Утыр!
– Утырдым...
– Менә сиңа кәгазь! – Ул Мөхлиснең алдына ике данә чип-чиста ак кәгазь
китереп куйды.
– Нишләп ике? Берсе дә җитәр!
– Килешү ике нөсхәдә төзелә. Килешүнең берсе синдә, икенчесе миндә
кала. Ферштейн?
– Ферштейн...
– Кулыңа каләм ал!
– Алдым... – Мөхлис кулына каз каурыен хәтерләткән тимер очлы үткен
каләм алды. Ул өстәл кырында өелгән тузанлы кәгазь өемнәре астында аунап
ята иде. Тик ни белән язарга? Кара савытында караның исе дә калмаган, савыты
каткан – коп-коры...
– Яз! Мин әйтеп торам...
– Ни белән языйм? Кара беткән...
– Мә, менә! – Кунак аның алдына кан савытын (сак кына тотып!) китереп
куйды. – Менә шуңар манып яз...
– Кангамы?
– Әйе...
– Бу бит минем кан! – дип кычкырды аңар Мөхлис һәм кабат урыныннан
сикереп торды. – Үз каным белән үземә үлем карары язарга мин бит сиңа
совет солдаты түгел!
– Утыр! Яз! – дип боерды аңа кунак. Аның кычкырып әйткән сүзе шактый
үтемле яңгырады һәм аңар буйсынмыйча да мөмкин түгел, һәрхәлдә ситуация
шуны таләп итә иде.
– Тыңлыйм... иптәш генерал...
– Дөнья яралганнан бирле иблис кылган явызлыклар, яманлыклар һәм аның
гөнаһсыз вә гөнаһлы корбаннары санап бетергесез, ягъни иксез-чиксез, – дип
сүз тотты кунак. – Әйтик... тукта! Яздыңмы?
– Юк, өлгермәдем...
– Дөрес, ашыгырга кирәкми. Болай дип яз: «Мин, Гаян улы Мөхлис,
каршы яктан зур суммада акча алып тору һәм өч көн рәттән аның фидакарь
хезмәтеннән файдалану сәбәпле, һәм дә ки, бу дөньяви яшәешемдә мине
фәкыйрьлеккә төшергән дәүләттән, мине дөньяга тудырган атам-анамнан,
шулай ук башка изгелекләрдән ваз кичеп, иблис туган, синең кылган яхшы
гамәлләреңне истә тотып, сиңа гомерем буе хезмәт итәргә, тулысынча синең
карамакка күчәргә, син кушканны гына үтәргә ант итәм...» Яздыңмы?
– Яздым... кебек... тик...
– Нәрсә?
– Текстка төзәтү кертергә кирәк. Ант итәм, дигән сүзне вәгъдә итәм яки
вәгъдә бирәм, дигән сүзгә алыштырып булмас микән?
– Нишләп?
– Туган илең яки атаң-анаң алдында гына ант бирергә була.
– Исеңдә тот...
– Әйе?
– Синең хәзер атаң-анаң да, туган илең дә мин. Аңладың?
– Аңладым...
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
22
– Булдымы?
– Юк, булмады... уф...
– Яз! «Шушы килешүнең төп кагыйдәләрен исбатлау нигезеннән, каршы
як куйган шартларны кабул итү йөзеннән һәм дә сиңа, иблис туган, җанымны
бирү ниятеннән шушы шартнамәгә кулымны куям...» Яздыңмы?
– Яздым...
– Кулыңны куй!
– Куйдым...
– Ничек?
– Мөхлис дип куйдым... Айтуганов...
– Яхшы. Шартнамә булгач, шартнамә булсын. Мин болай дип яздым,
тыңла...
– Тыңлыйм...
– «Мин, Иблис, Мөхлис әфәнденең килешүен раслап, аңа өч көн, өч төн
рәттән хезмәт итеп, аның бар булган икътисади вә әхлакый ихтыяҗларын
үтәргә сүз биреп, ошбу кулымны куям. Иблис». Булды.
– Өч көн? Ә өч көннән соң нәрсә?
– Өч көннән соң, шартнамә буенча, син тулысынча минеке буласың, мин
синең белән нәрсә телим, шуны эшләргә хаклы булам.
– Өч көн? Бик аз түгелме соң?!
– Белмим, әйтә алмыйм, – дип хәйләле елмайды кунак. – Килешү төзелгән,
куллар куелган. Килешүнең берсе синдә, икенчесе миндә кала...
Иблис (кайчан язарга өлгергән диген!) аның алдына үз кулы белән язган
шартнамәнең бер нөсхәсен китереп салды. Язылган текст астында шайтанның
буталчык кулы куелган һәм дә ки законлы мөһере дә сугылган. Мөһер нигәдер
икесе ике якка тырпаеп торган дуңгыз тоягын хәтерләтә иде. Мөхлиснең бу турыда
хәзер тавыш чыгарып, сүз кузгатып торасы килмәде, билгеле. Күктән төшкән
бәхетенә чиксез сөенгән, канатланган егет, акчаларны эләктереп, үзе әйтмешли,
«гулянка»га чыгып чапты, ә гыйш-гыйшрәт (вампирлар бәйрәме) алдыннан бер-
ике яшь баланың башына җитеп, шуларның йөрәк майлары белән сыйланасына
өметләнгән Иблис галиҗанәпләре исә чарлакта бер ялгызы гына утырып калды...
Тик ул ялгызлык озакка сузылмады.
3. Варвара һәм гөберле бака койрыгы
Чарлакка бер марҗа хатыны килеп керде. Керде дип әйтү дөрес булмас,
өстерәлеп менде, икенче каттан. Җен урынына симергән һәм шуның нәтиҗәсендә
шактый юанайган, бар җирен май баскан марҗа текә баскычтан, тирләп-пешеп,
көч-хәл белән генә күтәрелде. Ул керүгә үк, чарлакны тынчу тән исе, кеше исе
камап алды. Дөньядагы барлык исләрдән мәгълүм булган шайтан да, бу ят истән
тәмам буыла язып, борынын өч бармаклы учы белән кысарга мәҗбүр булды.
Марҗа Варвара исемле урта яшьтәге бер хатын иде. Ул кайчандыр химзаводта
хезмәт иткән, болганчык еллар башлангач, заводтан китеп, вак-төяк сату эшенә
күчкән. Ул вокзал каршында бәлеш яисә мантый, йә берәр урам кырында арзан
ювелир әйберләре, ваклап кием-салымнар сата торган иде. Бүген исә сәүдә эше
начар барды. Кеше берни дә алмый. Юеш салкында өшеп, җанын шайтанга
сатырга әзер торган марҗага Мөхлис яшәп яткан йорт каршында гына әнә
шушы ир заты очрады. Тормыштан зарланып торган марҗага иблис заты, әллә
кызганып, әллә мыскыл итеп, кат-кат төрелгән бер кәгазь төргәк тоттырып
А Х И Р
23
калдырды һәм соңыннан: «Байыйсың килсә, менә шушы төргәкне каты итеп
селке, селкегән саен шуннан акча коелыр!» – дип әйтеп-аңлатып китте. Чынлап
та, төргәкне селкегән саен учка акча коелды, шактый күп җыйналды, бу марҗа
шатлыгыннан айга менәрдәй булды. Ләкин кызыксыну хисе нигәдер учка коелган
акчадан, ягъни хөсетлектән өстенрәк булып чыкты. Ә мосафир ир аңар: «Тик
бер шарты бар: төргәкне сүтеп, ачып карый күрмә!» – дип атап әйткән иде. Юк,
түзмәде, сүтте, ачты! Җү-ү-үләр! Сүтеп ачса! – акча урынына аннан ниндидер
килбәтсез нәрсәләр – бака койрыгы, эт, мәче һәм аю тырнаклары коелды. Хикмәт
шунда: алдан алган акчалар да каядыр эзсез югалдылар. Шундый мыскыллы
хәлгә калган марҗа хатыны, бу хикмәтне аңларга теләп, ошбу йортка әлеге дә
баягы шул каһәр суккан мосафирны эзләп кергән иде...
– Ә! Менә кайда син! – дип кычкырды ул, караңгыда эзләгән кешесен
шәйләп алгач. – Дөрес килгәнмен икән! Синең монда кергәнеңне күреп
калдым...
– Сез кем? – дип, коры гына каршы алдылар аны.
– Танымаган булып кыланма, сатучы апаң мин... Варвара... Фонтанкада
киемнәр сатам...
– Таныдым, ни йомыш? – Шул минутта ук Варвара аңа барысын да сөйләп бирде.
– Мин сиңа нәрсә дидем?
– Төргәкне ачма, сүтмә, дидең...
– Ачасың юк иде, үзең гаепле.
– Ачтым шул...
– Шуның белән син килешүнең шартын бозгансың...
Марҗа кычкырып еларга тотынды. Алар шулай инде, марҗалар, еласалар,
гел кычкырып елыйлар! Аны кабат кызганырлар да кабат акчалы төргәк
китереп тоттырырлар дип уйлаган марҗа тагын ялгышты, бу юлы аңардан
рәхәтләнеп, шаркылдап көлделәр генә...
– Карале, энем, тагын шуны кабатлап булмыймы? – дип үтенде аңардан
хатын. – Биреп кара миңа тагын бер шанс, чынлап әйтәм, ачып карамас идем
бүтән... Ярдәм ит! Өйдә өч укучы балам, гарип ирем ята... урында...
– Яхшы...
– Ай, рәхмәт яугыры! – дип сөенде марҗа. – Әйдә, яса тагын бер кат
төргәгеңне, яса!
– Сабыр...
– Әйе?!
– Сине башкача сынап карарга булдым, – дип, кабат кармагын салып,
ятьмәсен үрде шайтан. – Син кием-салым гына түгел, көмешкә дә сатасың
бугай әле?
– Каян белдең?
– Анысы мөһим түгел. Табыш керәме көмешкәңнән?
– Так кына инде! – дип кул селтәде бичә.
– Мин сиңа шундый бер порошок бирермен, шуны кушсаң, көмешкәңнең
күләме бермә-бер артыр, ә градусы беркайчан да кимемәс.
– Кая, бир!
– Мә! – Иблис марҗага ак төстәге порошок төрелгән бер чеметем кәгазь кисәге
чыгарып тоттырды. Марҗа, аның белән нишләргә белмичә, кәгазь чатыннан
коелгалап торган шул ак порошокны иснәп карады һәм ләчкелдәп төчкерергә
тотынды. Төчкергәндә исә ул каты итеп төкерекләрен чәчте һәм аның көмешсу
төчкерекләре шайтанның аксыл чыраена сибелде. Иблис чырайсыз калды.
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
24
Шулчак «авторежим»да торган магнитофон, бар көченә акырып, рок-н-ролл
чәчәргә тотынды, аның да әле иң җитезен һәм дә иң кәттәсен – Jaihouse Rock (Elwis
Presley)! Порошок иснәү нәтиҗәсендә шактый хушланып, дәртләнеп киткән
хатын, чарлакның сынык идәннәренә каты итеп баса-баса, гаҗәеп рәвештә биеп
китте. Бер центнерлы гәүдәнең биюеннән бөтен чарлак дер селкенде. Урындык-
өстәлләр, карават-тумбочкалар һәм хәтта түшәмдәге абажур марҗага кушылып
биегәндәй тоелды, өстәл өстендә яткан киң аш тәлинкәсе исә, атылып китеп,
шайтанның баш очыннан очып узды. Аннан ул диварга бәрелеп чәлпәрәмә килде.
Марҗа хатын туктый алмыйча биеде. Ул чарасыз иде. Иблис (мыскыл итәргә
аны куш!), көлә-көлә, кул чабып торды. Нәкъ менә шулвакыт Мөхлис яшәгән
чарлакка Татарстан җөмһүриятеннән Гаян белән Фәния килеп төштеләр. Гаян
Мөхлиснең үз әтисе, ә бичә аның яңа гына өйләнгән яшь хатыны иде.
Музыка бертуктаусыз үкерде. Бәхетсез марҗа, тыпыр-тыпыр килеп, каядыр
юкка да чыкты...
4. Гаян гаҗәеп ачыш ясый
Гаян илле яшен тутырып килгән, озын, төз гәүдәле (фитнес клубтан башы
чыкмый!), ак чырайлы, кара көдрә чәчле, заманча уйларга һәм яшәргә күнеккән
күренекле бер ир заты иде. Акчалы, тормышы җитеш, Бөгелмә шәһәрендә
банк филиалын җитәкли. Туган шәһәрендә аның йөз дә илле квадрат метрлы
өч катлы кирпеч ташпулаты, үзәктә заманча җиһазланган өч бүлмәле зур
фатиры бар, ә ике яруслы гаражында өч яхшы чит ил машинасы тора. Акчалы,
бай кеше булса да, ул тормышта үзен тыйнак тота, бер дә юкка шапырынып
йөрергә яратмый иде. Сак һәм шуның өстенә астыртын кеше иде ул. Шактый
еллар бергә гомер иткән хатыны Гадилә үлеп киткәч, ул бер елдан соң Фәния
исемле яшь һәм чибәр кызга өйләнде. Рәсми төстә түгел, әлегә никах белән
генә яшиләр. Кызның паспортына язылышу мөһерен суктырудан курыкты
банкир, чөнки хәзер яшь кызларга бик ышанып бетеп тә булмый, аерылышып,
байлык бүлешеп, соңыннан адәм хурлыгына калдырырга да мөмкиннәр. Ул
булачак хатыны белән фитнес клубта, тренажёрда мускулларын ныгыткан
чакта танышты. Кызның акылына да, зиһененә дә кызыкмады, иң элек ул
аның сылу тәненә, матур фигурасына, яшьлегенә кызыкты. Акыл ягыннан
аның элеккеге хатыны һәрчак югары булды, алар бергә (Гадилә үлгәнче!)
бер банкта эшләделәр. Табигате белән кызу канлы, тиз үпкәләүчән, югары
амбицияле Гаянны Гадилә яшьтән үк гел күктән җиргә төшерә торды. Ирне,
кеше буларак, хатыны тәрбияләде дисәк тә ялгыш булмас. Шуңар күрә дә ул
хатынын, бик алай үлеп-бетеп яратмаса да, һәрвакыт хөрмәт итте. Бүгенге
көндә Гаян ирешкән дәрәҗәдә, Гаян туплаган байлыкта исә мәрхүмәнең өлеше
әйтеп бетергесез иде.
Мөхлис Гаянның бердәнбер улы һәм ышанычы иде. Анасы улын бик
нык яратты. Баласын иркәләп-назлап, гел аның җаена гына торды. Ананың
артык йомшаклыгы, бала нәрсә теләсә, шуны үтәргә тырышуы, баланың
холкын шактый бозды булса кирәк, ул тора-бара, әзергә бәзер генә яшәүче
«барчук»ка, ягъни иркә угланга әйләнде. Баланы артык яратырга ярамый,
яратсаң да, яратуыңны бик сиздермәскә, аңа мөстәкыйльлек бирергә кирәк.
Гаян да бердәнбер улының бәйсез булуын, бай атасына гына ышанмыйча, үз
проблемаларын үзе хәл итәрлек чын ир-егет булып үсүен теләде. Шуңа күрә
дә ул аны артык иркәләп ятмады, анасы үлгәч, Санкт-Петербургка престижлы
А Х И Р
25
югары уку йортына укырга җибәрде. Кертте, өч бүлмәле яхшы фатирда
урнаштырып калдырды. Яшүсмерне тәрбияләүдә ул американнар ысулын
кулланырга теләде. Янәмәсе, бала үсте, ул инде ата-анасыннан, нинди генә бай
булсалар да, көтеп ятарга түгел, ә үз юлын үзе табарга тиеш. Ләкин яшьтән үк
анасы тарафыннан иркәләп үстерелгән бала укуга, белем алуга битараф калган
һәм хәтта семестрларын да япмаган. Дус ахирләре белән шау-шулы күңел
ачулар оештырып яткан Мөхлисне, ай-ваена да карамыйча, атасы урнаштырып
киткән фатирдан куып ук чыгарганнар һәм ул бичара менә шушында, шушы
караңгы чарлакка, җеннәр оясына килеп елышкан. Бу чарлакның адресын аңар
деканатта очраклы рәвештә генә таптылар...
Улының шушы тәмуг оясында көн күреп ятканына бик нык рәнҗеде Гаян.
Аның хәтта күзеннән яшьләр килде, йөрәге әрнеде, сулышы кысты. Җитмәсә,
үзе әнә өйдә дә юк, аның урынында ниндидер кеше белән исәнләшә дә белми
торган бер сәер кунак утыра. Әрсез, салкын күз карашы һаман да яшь хатында
булды һәм шуның белән ул болай да үз-үзен кая куярга белмәгән Гаянның
нәфрәтен генә уятты...
– Хатыныгыз шундый яшь...
– Әйе, – дип тупас кына эндәште Гаян. – Мөхлис шушында торадыр бит?
– Шушында.
– Кая соң ул?
– Тиздән кайтыр дип өметләник.
– Сез кем буласыз?
– Аның дусты. Евгений Ваганович.
– Узарга ярыймы? – Ләкин узыгыз, дип тә әйтүче булмады. Улы аркасында
ерак юллар аша газап чигеп килгән ир белән хатын, бер мескен кешеләр сымак,
ишек катында басып калдылар...
– Ул сезнең килүегезгә ышанмый.
– Ә без менә килдек әле, – дип йомшарды Гаян, аңар хәзер, ничек тә булса,
килеп туган киеренке хәлдән чыгарга кирәк иде. – Мин – банкир, бер айга ял
алдым. Билгеле, ял йортына барырга да мөмкинлек бар иде, әйтик, Таиландка,
Карловы Варыга, ә без менә, хатын белән уйлаштык та, Питерга, улыбыз
янына килергә булдык. Бер очтан Эрмитажны, Пушкин музеен, Петропавловск
крепостен да карап кайтырга уйладык... Ие... тәк... ярар, болай бусагада басып
торып булмас, эчкә узыйк! Фәния, чәй көйләп җибәр, күчтәнәчләрне чыгар...
әйдә... Малай кайтып җиткәнче, табын әзерләп, капкалап алыйк...
Фәния, көзге каршына басып, башта үзен көйләгәндәй итте – чәчләрен
тарады, өсте-өстенә кершән сылады. Аннан, чыраен ертып, иске чүпрәк
белән шакшы өстәл өстен сөртте. Килгән күчтәнәчләр берәм-берәм өстәлдә
үз урынын алды. Хатын электр чәйнегендә су яңартып, чәйнең яңасын куеп
җибәрде, ул чыж-пыж килеп, әкрен генә кайнарга тотынды...
– Мөхлис авырмый торгандыр бит? Укыйдыр? – дип сорады Гаян.
– Укый...
– Лекцияләргә йөри инде?
– Йөри... – Иблиснең бу коры сүзләрендә киная шактый җитәрлек иде,
билгеле.
– Евгений Ваганович!
– Әйе? – Гаян иблисне Фәниясе маташкан табын яныннан әзрәк читкәрәк
алып китте.
– Сүзем улым Мөхлис турында, билгеле. Бар курыкканым шул: акылына
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
26
зәгыйфьлек килмәсен дим, якын кешем буларак, улым өчен борчылам. Соңгы
ике-өч ай эчендә аның белән бөтенләй арабыз суынды...
– Аның телефонын урладылар...
– Исән микән инде? Кая йөри? Евгений Ваганович, сез мине аңлагыз, ул
бит минем бердәнбер якын кешем, газиз балам. Аның да миннән башка якын
кешесе юк...
– Анасы вафат, шулаймы?
– Каян беләсез? Ә... әйе... Аңлыйм... Мөхлис әйткәндер инде...
– Беренче хатыныгыз Гадилә моннан өч ел элек кенә вафат булган.
– Әйе... Авыр туфрагы җиңел булсын. Хатынымны бик нык ярата һәм хөрмәт
итә идем. Нишлисең бит, язмыштан узмыш юк, диләрме әле?!
– Тик ятмыйсыз...
– Аңламадым?
– Яшь хатын алгансыз.
– Әйе, – диде Гаян, берникадәр уңайсызлану һәм шул ук вакытта горурлык
хисе дә кичереп. – Улымнан биш яшькә генә олы.
– Бәхетле кеше!
– Әйе, мин хатыннардан уңдым.
– Хатыныгыз төшегезгә кермиме?
– Керә, еш керә... Ә нәрсә?
– Беләсезме, – дип серле генә эндәште шайтани зат, – мин, сез уйлаганча, гади
кеше түгел, мин – парапсихолог, маг, күрәзәче. Сезнең өчен яңалык әйтә алам...
– Нинди? – Алар инде, сөйләшә-сөйләшә, Фәния чәй пешереп маташкан
табын каршына килеп үк басканнар иде.
– Сезнең беренче хатыныгыз Гадилә исән.
Бу сүзләрне ишеткәч, Фәниянең кулыннан чәшкәсе төшеп китте, ул бик нык
аптырап, бер иренә, бер Иблискә карап катты. Гаян, хатынын шушы чарлакка
алып керүгә үк, бер сәер нәрсә сизенде: Фәния Евгений Вагановичтан һич кенә
дә күзен ала алмады, аларның күз карашлары бер-берсенә берегеп каткан кебек
тоелды. Яшь хатынының чит ирләргә битараф булмаганын белгән Гаян бу юлы
тагын аптырашта калды. Евгений Ваганович карап торырга күренекле кеше
булса да, инде шулхәтле күз төшәрлек, үзенә бер күрүдә үк гашыйк итәрлек
ир заты түгел иде кебек. Сыек чырайлы, салкын канлы һәм үзеннән йөз чөерә
торганрак адәм иде ул. Шулай да...
– Исән?! – дип кычкырды Гаян.
– Мөхлиснең анасы Гадилә ханым исән.
Ир белән хатын аптырашта калды. Гаян шуны аңлады: Гадиләнең исән
булуы турындагы хәбәр Евгений Вагановичның авызыннан фәкать Фәнияне
котыртыр өчен генә яңгырады кебек. Һәрхәлдә, аңар шулай тоелды. Билгеле
ки, Фәния котырмады, ләкин күңеленә шик корты бәреп керде.
– Гаян! – диде аңа хатын, – син миңа әлегә кадәр хатыным үлде, дип әйтә
килдең! Ялганладыңмы? Кая ул, әйт миңа дөресен?
– Сез нәрсә! – дип чәчрәде ир. – Гадиләм минем күз алдымда үлде. Мин
аны үз кулларым белән җирләдем, ул бит...
– Сез үлемнән куркасызмы? – дип, кинәт кенә сүзне икенчегә борды иблис.
– Курка идем, – диде ир, – ә хәзер юк, курыкмыйм...
– Нишләп?
– Барыбызга да шунда китәсе...
– Табышмак...
А Х И Р
27
– Әйе, табышмак, – дип алып китте ир. – Бу дөньяда ике зур табышмак бар:
кеше үзенең ничек туганын хәтерләми һәм кайчан үләчәген белми...
Хикмәт монда Гаянның үлемнән курку-курыкмавы түгел иде, билгеле, Гаян
яшьтән үк сәламәт булмады, бөер авыруы белән интекте һәм ул гомере буе
вакытсыз үлүдән куркып яшәде. Хатыны үлгәч, ул берникадәр дингә бирелде.
Көнгә биш мәртәбә намаз укымаса да, җомга намазларын үтәп, сәдака бирмичә
калмый иде. Ул шулай итеп күңеленә тынычлык тапты, үлем турындагы
сагышлы уйларын каядыр еракка, читкәрәк этәрә алды...
– Хатыным Гадилә турында сез шаярттыгыз гына, шулай бит?! – дип сорап
куйды аңардан Гаян.
– Шаярттым, – дип төче елмайды иблис һәм серле генә тынып калды...
Фәния аларны табын артына чакырды. Утырыштылар. Ханым башлары
кителгән ике шыксыз бокалга чәй ясап, шуларны ирләрнең каршысына китереп
куйды. Гаян бик тәмләп чәй эчәргә тотынды, ләкин кунак чәйгә кагылмады.
– Евгений Ваганыч, әйдәгез, авыз итегез! Монда менә казылык та бар,
Бөгелмәдән алып килдек! – дип кыстады аны бер катлы хатын.
– Аппетит качты, – диде иблис.
– Үлем турында уйлыйсыз, димәк, шуңар кәефегез дә юк?! – дип төрттерде
Гаян.
– Ә сез юкка газапланасыз, – дип телләнде Фәния ханым. – Әтием әйтә
торган иде, кызым, үлем турында уйларга ярамый, уйлаган саен, ул якыная
гына, дип... Аңардан бик куркырга да кирәкми, үлем ул бары тик караңгылык
кына, шулай бит?!
– Юк, матурым, син дөрес уйламыйсың, – дип бүлде аны ире. – Үлем ул
яшәү дигән сүз. Кеше көнгә бер генә мәртәбә булса да үлем турында уйларга
тиеш. Уйлый икән, димәк, ул – кеше, димәк, ул яши...
– Фәлсәфә коруы җиңел, – дип астыртын гына елмайды кунак. – Үлем
якаңнан тотып алса, бөтенләй икенче төрле сайрый башлыйсың. Юк! Үлемнән
куркырга кирәк, курку хисе – иң бөек вә иң олуг хисләрнең берсе ул. Ха-ха-ха!
Иблиснең шулай кинәттән генә көлеп җибәрә торган гадәте бар иде. Ул
бу юлы иң арттагы теш казналарына хәтле күрсәтеп көлде. Аның бу хайвани
көлүе өйдәгеләрне тетрәндерде. Җан түренә тоташ шом бәреп кергән Гаянның
маңгаена тир бәреп чыкты...
– Мисал, – дип мәкерле уйларын уйнатып алды иблис. – Әйтик, сезнең
улыгыз тиктомалдан гына сезгә мылтыктан атса, ягъни мәсәлән, сезне үтерергә
җыенса...
– Улым? Минеме? – дип, бик нык гаҗәпсенде ата кеше.
– Улыгыз!
– Бу мөмкин хәл түгел!
– Сез аны изге җан иясе дип уйлыйсызмы?
– Белмим, әйтә алмыйм, тик шуны яхшы беләм: минем улым беркайчан да
андый коточкыч һәм мәгънәсез җинаятькә бармас!
– Тормышта моңа мисаллар күп: атасы – улын, улы атасын үтергән очраклар
шактый. Адым саен...
– Тик минем улым...
– Улыгыз сезнең теләсә нинди явызлык кылырга әзер. Явызлык дөньясына
тәүге адымын ясарга өлгерде инде...
– Булмас! Булмас гамәл бу! Сез кем соң?!
Алар, күңел кызулыгы белән, икесе дә берьюлы торып бастылар, менә күз
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
28
карашлары очрашты. Гаян имәнеп китте: аның каршында җан һәм тән җылысы
саркып торган адәми зат түгел, ә ниндидер бер үзгә зат, иссез-төссез җансыз
курчак басып тора иде.
– Кем... сез?
– Явызлык вә яманлык илчесе.
Шулчак Гаян иблиснең аягына күз төшерде. Ялтыравыклы ботинканың баш-
башлары ярылып, ачылып киткән һәм аннан дуңгыз тояклары күренеп тора иде...
– Фәния! Укы! Укы белгәнеңне! – дип кычкырды ул бар көченә. Ир һәм
хатын, бер-берсе белән ярышкандай, бар белгән сүрәләрне укырга керештеләр.
Үзен Мөхлиснең дусты дип таныткан һәм Евгений Ваганович дип таныштырган
шайтани зат кинәт, зилзилә сымак, бөтерелергә, зырылдап әйләнергә тотынды.
Үкерде, акырды, чинады (рок-н-роллның куркыныч дәвамы иде бу!)...
– О-о-о! Уху-ху! Ха-ха-ха! У-ху!
Бу шайтани биюдән, иләмсез көлүдән өй ду купты, чарлакның тәрәзәсе
ачылып китте, черек рамнары дер селкенде. Тирә-якка төрле төстәге зәһәр утлар
чәчрәде, кыска ялганышка дучар булган абажур, вак-вак очкыннар чәчкәләп,
гөпелдәп сүнде. Иблис югалды – очып юкка чыкты, чарлак эче күз күрмәслек
тирән караңгылыкка чумды...
5. Ата һәм бала
Мөхлис төнге бердә генә кайтып керде.
Бүлмәдә тыныч, салмак блюз уйнап тора. Җылы юрганга төренеп, карават
кырыена авышкан, ерак юллар үтеп, бик нык арыган Фәния шундук йокыга киткән
иде. Гаянны йокы алмады, ул ике кулын аркасына чалыштырып, бертуктаусыз
бүлмә буенча йөренде һәм кайчан да булса улы кайтып керер дип көтте.
Мөхлис (күрәсең, күңелле мәҗлестә булган!) кызмача кыяфәттә иде.
Малай шактый суырылган, яңаклары эчкә баткан, хәлсезләнгән, йончыган
иде. Ул улын танымыйча торды. Ләкин бала да атасының килүенә бик исе
китмәде, хисләнмичә, салкын гына күреште. Әйе, бу бала чын-чынлап юлдан
яза башлаган иде...
– Килдеңме?
– Килдем, улым, сине күрергә дип килдем...
– Иртәрәк килергә иде...
– Нишләп?
– Соңга калмадың микән...
Атасы баласының соңгы сүзләрен аңлап бетермәде, җылы урында
рәхәтләнеп черем итеп яткан хатынын уятмас өчен, ул улын читкәрәк алып
китте һәм алар, этелә-төртелә, балконга чыктылар. Монда һава да җиңелрәк,
дөньясы да киңрәк булып тоелды.
– Атаңны оныттың, улым, акча кирәк чакта гына искә төшерәсең, – дип
шелтә белдерде ул улына.
– Акча бар ла, кесә тулы! – Гаян мондый туры җавапка бик нык гаҗәпсенде.
Чөнки улы, килүгә үк, аңардан акча сорап интектерер дип көткән иде. Шуңа
күрә дә ул аңа дигән тиешле сумманы әзерләп, аерып куйган иде. Ә малай әнә
ничек сөйләнә! Миллионермыни?!
– Каян килеп?
– Сэкономил...
– Ничек?
А Х И Р
29
– Супермаркетта йөкче булып йөрдем...
Җиңел эштә генә сикереп йөрергә яраткан улының ниндидер супермаркетта
йөк ташып йөрүенә ышанырлык түгел иде, әлбәттә. Нәрсәдер яшерә иде улы
аңардан. Йә ул начар компаниягә ияргән, йә бик күп акча оттырган, йә тагын
башка нәрсәдер шунда... Йә инде (бусы иң аянычы!)... җанын шайтанга саткан...
Гаян күңел түрендә кайнаган уйларын улына да җиткерде.
– Каян чыгып әйтәсең? – дип сорады улы аңардан.
– Төсеңә чыккан!
– Чыгып нишләгән?
– Чыраеңда иблис чалымнарын күрәм, күз карашың кеше куркытырлык...
– Каян? Ничек күрәсең син аны?
– Теләсәң, санап китә алам...
– Нәрсәне?
– Ислам динен үз итә башлагач, улым, – дип дәвам итте атасы, – мин
демонология, ягъни мәсәлән, иблисиада фәне белән кызыксына башладым. Аны
фән дип тә әйтеп булмый, кәнишне, фәннең бер тармагы дияргә була. Анда шайтан
коткысына бирелгән адәмнең яшәү рәвеше унбер төрле пункт аша билгеләнә.
Аның барысын да истә калдырып булмый, шуңа күрә дә мин аны иблисиада
китабыннан, студентлар сымак, конспект рәвешендә күчереп алдым. Кызыкмы
сиңа, укыйсыңмы? – Мөхлис, белмим дигәндәй, җилкәсен генә җыерды.
Гаян кесәсеннән өчкә бөкләнгән кәгазь кисәге чыгарды һәм шуны Мөхлискә
сузды. Төн, караңгы... Тик ни хикмәт, кәгазьдә язылган җөмләләр җен күзе
кебек ялтырап тора һәм аларны, бер дә төртелмичә, рәхәтләнеп укырга була.
Иблис коткысына бирелгән адәми зат әлеге кәгазьдә болай дип шәрехләнгән
иде:
1. Иблискә (шайтан) сатылганын кеше үзе үк дәлилләсә, ягъни инкарь
итмәсә.
2. Бозык тормыш алып барса.
3. Ялгыз яшәсә һәм кешеләрдән качса.
4. Йокысызлыктан интексә, зыяндаш авыруы (припадок) белән авырса яки
ашамыйча косса.
5. Һәр сүзендә иблисне искә алса һәм Ходайга тел тидерсә.
6. Иблис белән килешү төзесә.
7. Явыз рухлар газапласа.
8. Чыраенда кешеләрне куркытырлык билгеләр пәйда булса.
9. Өметсезлеккә бирелгәндә, күңелсезлектән, җан бушлыгыннан зарланса.
10. Сугышса, талашса һәм дә ки чыгырыннан чыкса.
11. Кыргый җәнлек, кош яки ерткыч булып тавыш бирсә, акырса һәм
бакырса...
Мөхлис бу конспектны бик теләмичә, үз-үзен көчләп кенә укыды. Атасы
аңа бу опусны махсус китереп тыкканын һәм укытканын сизенде ул...
– Әти, мин сине танымыйм, чамасыз динле кеше булып киткәнсең димме...
– Әйе, улым, синең атаң кайчандыр атеист иде, ә хәзер мин Ходайның
барлыгын таныйм, мәчеткә йөрим...
– Модамы?
– Юк, мода түгел, бу – күңел таләбе. Коръәни Кәримне өйрәнеп, мин бу
дөньяның, яшәешнең серенә төшенә башладым. Ә менә синең өчен мин бик
каты борчылам, улым...
– Нигә?
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
30
– Сине юлдан яздырганнар...
– Каян чыгып шундый нәтиҗә ясадың?
– Менә син миңа карап торасың име, ә күзләрең туры карамый. Бер мәртәбә
булса да син үзеңә көзгедән күз салганың бармы? Синең йөзеңә карарга да
куркыныч бит, улым, шайтан чырае бит үзеңдә...
Мөхлис аңар каршы бер сүз дә дәшмәде. Атасы хаклы иде. Ләкин аның
хаклыгыннан Мөхлискә бер дә рәхәт түгел, әле аның иблис белән килешү
төзегәнлеге дә ачылса, сөйләшү бик каты булачак монда, әйтте диярсез!
– Евгений Ваганович кем ул?
– Нинди Евгений Ва...
– Без килгәндә, ул синең бүлмәңдә утыра иде.
– Кая соң ул?
– Каян белим. Тузга язмаган сүзләр сөйләде дә чыгып качты. Качты дип
кенә әйтеп булмый, очты! Аңламадым, кеше булды микән ул?
– Белмим...
– Кем иде ул? Дустыңмы?
– Шайтан белсен...
– Әниеңне үлмәгән, ул әле дә исән, ди. Безне үлем белән куркыта, туктаусыз
сине яманлый. Котырта безне. Дус, имеш! Кем ул?
– Шайтан белсен дим бит!
– Син нидер яшерәсең миннән, улым, әйт, сөйлә барсын да, аңларга
тырышырмын...
– Синнән берни дә яшергәнем юк! – дип котырынды Мөхлис. – Бәйләнмә
миңа! Тимә дустыма! Минем коткаручым ул!
– Коткаручың?!
– Әйе, ул – маг, ул – күрәзәче! Мин аңа гына табынам! Бары тик аңа гына!
Ишеттеңме!?
Гаян улын кабат танымый торды. Табигате белән йомшак холыклы,
яхшы күңелле булган улының шулай бер сәбәпсезгә котырынуы, кисәк кенә
алышынуы, ярсып җикеренүе атасының күңеленә кереп оялаган шикләрен
тагын да көчәйтте генә кебек...
– Сүзләреңдә шайтан каһәре яңгырый, күзләреңдә иблис уты ялтырый! Ни
булды сиңа, улым? Әйт, сөйлә! Бәлкем, аңлашырбыз...
– Җитте! Тимә миңа! Калдыр безне, калдыр!
Җен урынына котырган Мөхлис кинәт кенә балкон кырына менеп басты
һәм кулларын җәеп, парашютчы сыман, аска сикерде...
– Улым!!!
Өч катлы йортның чарлагыннан сикерү шактый хәтәр нәрсә, билгеле, ләкин
җен көченә ия булган егеткә, үзе әйтмешли, «чуртым» да булмады. Җиргә
очып төшүгә үк, ул, ут капкан кеше сымак, урам аша йөгереп чыкты. Гаян
улын багана башыннан төшеп торган фонарь яктысында гына күреп калды...
Коточкыч төн иде бу. Балкон астында кемдер бик каты шаркылдап көлде,
шомлы һәм шактый ямьсез итеп көлде...
6. Шайтан коткысы дәвам итә
Бу күңелсез инциденттан онытылып, әзрәк ял итеп алу өчен, Гаян һәм аның
яшь хатыны бер көнгә Царское Селога, Әби патшаның аппартаментларын
карарга киттеләр. Бандитлар белән арасын өзгән, картада откан бурычларын
А Х И Р
31
кайтарып бетергән, кесә тулы акчасы белән масаеп йөргән Мөхлис кабат
күңел ачарга карар кылды: ул чарлагына кунак кызлар алып кайтты. Студент
кызларның берсе – Ольга, ә икенчесе Зина исемле иде. Өстәл өсте затлы
шампан шәрабы, элитный кибетләрдә генә сатыла торган тәм-томнар белән
тулды. Мөхлис, кызларның икесен берьюлы кочаклаган хәлдә, алар алдында
мактанып, иләсләнеп утырды. Эчү-шаяруның очы-кырые булмады һәм,
билгеле, магнитофонда бертуктаусыз рок-н-ролл уйнап торды. Бер җырны
өч-дүрт мәртәбә кабатлап куйдылар, рэп һәм попса белән җенләнгән, рок-
н-роллны бигүк яратып бетермәгән яшь, кыланчык кызларга бигрәк тә Elvis
Precley, The Beatles һәм Carl Perkins композицияләре ошады. Дисктагы 66
һәм 99 нчы номерлы композицияләрне, ягъни «Blue Suede Shoes» (C.Perkins)
һәм «Honey Bee» (Stevie Ray Vaughan)ны, кат-кат куеп, тыңлап туйганчы
уйнаттылар...
– Ә син чынлап та Казан ягыннанмы? – дип сорады Мөхлистән назланып
утырган Зина.
– Әйе, шуннан, Казан ягыннан. Шуннан, кыскасы...
– Үзең студент, ә акчаң бер букча, – дип кызыксынды Ольга. – Атаң бай мәллә?
– Мин үзем бик бай, шул тиклем бай, байлыгымны кая куярга белмим...
Ха-ха!
– Син бәхетле...
– Юк, бәхетсез.
– Әкият сөйләмә инде, – дигән булды Ольга.
– Чын, истинный чын, – дип тәкрарлады Мөхлис. – Бу дөнья минем өчен
буш. Минем бу дөньяны җимерәсем, ватасым, барысын бергә кырып себерәсем
килә!
– Ярар, – дип килеште Зина, – тик безгә генә тимә!
– Минемчә, – диде дус кызы, – аңардан теләсә нәрсә көтәргә була.
– Юк... Булмас...
– Зина дөрес сөйли! – дип куәтләде егет. – Сез бит мине бөтенләй белмисез.
Без сезнең белән очраклы гына очраштык. Мин, беләсегез килсә, минут саен
иблис белән үлемне искә алып, аны туктаусыз чакыручы бер адәм...Телисезме,
каршыгызга хәзер шайтанны китереп бастырам?!
– Кемне???
– Люциферны!
– Җитәр! Псих! – дип акырыштылар кызлар.
– Беләсезме, мин ни өчен бай? – дигән сөаль куйды Мөхлис һәм озак кына
сүзсез торды. – Мин җанымны иблискә саттым. Әгәр дә минем кебек баерга
теләсәгез, сез дә миннән үрнәк ала аласыз... Ягъни...
– Алла диген!
– Ә мин андый нәрсәгә бер дә ышанмыйм! – дип чәрелдәде Зинасы. –
Шайтаннарга, җеннәргә! Чушь собачья!
– Сез?! Миңа ышанмыйсызмы? – дип шаккаткан булды егет. – Сез беләсезме
соң, шайтан коткысына бирелгән адәми затка нинди асыл сыйфатлар хас
булганын? Ә?! Беләсезме сез, юкмы?
– Юк, белмибез! Белергә дә теләмибез! – диештеләр кызлар.
– Телисезме, мин хәзер ерткыч җанвар булып аваз бирәм?!
– Бәлкем, теманы алыштырыргадыр безгә?! – диде Ольга, ләкин шулчак
Мөхлис, үч иткәндәй, бүре булып уларга тотынды:
– У-у-у-у-у!!!
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
32
Ни хикмәт, каяндыр балкон ягыннан нәкъ шуңар охшашлы яман каты
тавыш кабатланды. Мескен кызлар, куркышып, чәүмәлгән урыннарыннан
сикереп тордылар.
– Концерт тәмам, туташлар һәм әфәнделәр! – дип шаркылдады Мөхлис
һәм Зинага: – Син минем белән каласың! – дип әмер бирде. Ләкин аның, әллә
кем булып, монда әмер биреп утыруы театр училищесында белем алган кыю
кызларга һич кенә дә ошамады.
– Мин Зинаны синең белән калдырмыйм! – дип каршы төште Ольга.
– Нигә?
– Бергә килдек, бергә китәбез дә...
– Ничек инде? – дип кабарынды егет. – Ике атна хатын-кыз тәнен күргәнем
юк! Сезне ни өчен монда алып кайтты дип уйлыйсыз?
– Ялгышасың, – диде Ольга, – без син уйлаган кызлар түгел, без тәртипле
кызлар...
– Ха-ха! Әбиегезгә сүләгез әкиятегезне... яме... Кызлар, мин бит саран егет
түгел, күпме кирәк, шулхәтле сезгә бирәм! Мә, менә алыгыз, ал! Ха-ха!
Мөхлис аларның алдына бер төргәк акча ыргытты, акчалар – мендәр
башында гына яталар иде. Шулхәтле күп акча күреп, тәмам ушсыз калган
студент кызлар, нишләргә дә белмичә, бер мәлгә дәшми тордылар. Монда
хәзер курку гына түгел, ә кызыксыну, хәтта ки ымсыну, алгысыну хисләре дә
өстенлек итте кебек. Акча бит инде ул – байлык, ә аңар кем генә кызыкмас
та һәм аны кем генә теләмәс. Шулай да бу эшнең чиста түгеллеген сизенгән
кызлар күктән төшкән акчага орынырга базмадылар...
– Үтенеп сорыйм, – дип ялынды егет, – мине ялгыз калдырмагыз! Ялгызлык
– минем өчен газап, бик зур газап... Зина... Ольга... мин аңардан куркам...
Куркам... ишетәсезме...
– Гафу ит, без синең янда кала алмыйбыз! – дип, ниһаять, телгә килде
Ольгасы. – Бу шаяруларың безгә бер дә ошамый, ты какой-то псих!
– Без сине аңламыйбыз! – диде күзен һаман да акчадан ала алмаган Зина.
– Безгә үпкәләмә, әгәр кешечә сөйләшсәң, бәлкем, яныңда калган да булыр
идек... Киттек, Ольга!
– Туктагыз!
– Туктадык?! – дип икесе дә берьюлы кычкырды кызлар.
– Нишләп сез миңа ышанмыйсыз?! – дип ялварды Мөхлис. – Мин бит,
чынлап та, иблискә җанымны саткан мәхлук. Ул хәзер минем анам да, атам да,
бабам да... Әнә, мин сезнең белән сөйләшәм, ә ул артта: янымда гына утыра...
– Кайда? – дип куркышты кызлар.
– Әнә тегендә... караңгыда...
Әйтеп кенә бетерде! Шап! Караңгыдан иблис заты атылды да чыкты. Мескен
кызлар шундук, котлары алынып, чырылдап, баскычтан аска ташландылар.
Иблис, елмаеп кына, аларга бармак янап калды. Аның бу: «Юкка чабасыз,
кызлар, миннән качып котыла алмассыз!» – диюен аңлата иде...
– Ничек?! – дип сәлам бирде аңа шайтан.
– Ярыйсы...
– Дустыңны онытмадыңмы?
– Кемне?
– Мине?!
– Юк...
– Маладис!
А Х И Р
33
– Сине гел сагынып, искә алып торам...
– Син миңа ошыйсың, – дип мактады аны шайтан. Озак мактады. Күңелле
иде аны тыңлап утыруы. Кеше, гомумән, мактау сүзенә мохтаҗ. Мактау сүзен
ишетүгә үк эреп китә, шуның ялган һәм буш сүз икәнен аңласа да, мактау сүзен
көтеп кенә тора. Ләкин мактаган кешедән кач, сүккән кешегә ишек ач, диләр бит!
Яшәгәндә макталып килгән мактаулы шәхесләр вакыт узу белән юкка чыкты,
аларның хәтта исемнәре дә калмады, ә сүгелеп, изелеп яшәгәннәре, үлгәч тә,
кояш сымак калкып чыктылар, халык хәтерендә калдылар. Әнә шул ялган мактау
да бер шайтан гамәле түгел микән әле? Мөхлис шуны күңеле белән сизенсә дә,
шайтанның мактавын кире какмады. Аны тыңлау рәхәт иде аңа...
– Күңел ачасың, димәк?
– Үләр алдыннан, ичмасам, бер күңел ачып калыйм. Тиздән синең кул
астына керәсе, җанымны синең карамакка тапшырам... хе... хе...
– Мин шат. Атаң-анаң кайда?
– Царское Селога киттеләр... Әби патшаның кышкы сараен карарга. Бер
очтан иптәш Пушкин укыган лицейга да керәләр. Культурный поход, кыскасы.
Ә мин менә күңел ачып утырам! – диде Мөхлис һәм әле яңа гына ачылган,
авыз ителмәгән шампан шәрабына сузылды.
– Күңел ачуларны тәмамларга вакыт, дускай! – дип, якасыннан тотты аны
Иблис. – Шартнамәнең шарты буенча, инде алган бурычыңны кайтарыр вакыт
җитеп килә...
– Әйе, бушлай берни дә юк шул...
– Анысы дөрес.
– Нәрсә көтә инде безне?
– Яман каты эшләр, яман каты...
– Бар булган уең яманлыкта һәм дә явызлыкта гына бит синең!
– Яманлык, явызлык ул, беләсең килсә, дөньяны хәрәкәткә китерүче көч.
Көч, яман вә явыз көч! Шуңа күрә дөньяда сугышның тынганы да юк. Һәм ул
бервакытта да тынмаячак. Өстән шулай куелган. «Сугышсыз бер генә көн дә
юк». Бу – өстән төшкән әмер, өстәгеләрнең дерективасы. Сугыштан туксан
тугыз проценты интегә, бер проценты гына байый. Әнә шул бер процент өчен
кирәк ул сугыш. Фетнәне дошманнар үзләре чыгаралар дип уйлый ахмак
халкың, юк, ялгышасыз, аны без чыгарабыз, без...
– Кемнәр сез?
– Җеннәр...
– Сугыштан әле беркемнең дә файда күргәне юк.
– Сугыш кирәк, сугышсыз алга китеш юк. Ансыз булмый. Сугыш ул үтерүче
генә түгел, ул әле чистартучы да, тазартучы да. Җирдәге халык санын тигезләп,
тәртипкә китереп торучы да. Берәү терелә, ягъни мәсәлән, берәү үлә, берәү
туа, берәү китә. Газраилга эш җитәрлек монда...
– Сузма, әйт сүзеңне!
– Тупас сөйләшергә өйрәндең син, дускай. Хәер, бу халәтең белән син
миңа күбрәк ошыйсың, яралы һөҗүмче сымак, бернигә карамыйча, һаман алга
ыргыласың, үләсеңне сизмисең, тискәре гамәл кылырга ашкынып торасың...
– Әйт!
– Тыңла, – диде ул серле тавыш белән. – Тиздән атаң кайтып җитәр. Үги анаң
да. Алар кайткач, табын әзерләнер, чәе, мәе куелыр. Табынны үзең әзерләргә
тырыш, ишеттеңме? Атаң эчкән савытка шушы сыекчаны салырсың. Менә ул...
Иблис ниндидер иероглифлар төшерелгән карасу төстәге бер тимер савытны
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
2. «К. У.» №3
34
Мөхлискә тоттырды. Мөхлис аны кулына алырга теләмәсә дә, шайтанның
теләгенә каршы килә алмады. Ул хәзер сәгать саен, минут саен аның ихтыярына
буйсынырга мәҗбүр иде. Иблис, кеше өстеннән өстенлек итү белән бергә, егетнең
хәтта акылын вә уйлау фигылен үзгәртергә һәм чуалтырга да өлгергән иде.
– Нәрсә бу? – дип сорады аңардан егет.
– Зәмзәм суы! Ха-ха! – дип көлде шайтан.
– Агу түгелдер ич?
– Агу.
– Агу?! Син нәрсә, минем атамны, бердәнбер якын кешемне агулап үтерергә
җыендыңмы?
– Мин түгел, ә с-с-син, – дип, елан сыманрак ысылдады шайтан. – Агуны
с-с-син бирәсең, дус-с-скай...
– Юк, юк! – дип каршы төште аңа егет. – Без бит болай сөйләшмәгән идек,
мин берничек тә бу агуны атамның чәенә сала алмыйм! Юк!!! – Мөхлис
савытны кире өстәл өстенә илтеп куйды.
– Договор дороже денег, – дип елмайды тегесе. – Ничек сөйләштек без?
Ничек килештек? Ярдәмемнән яхшы файдаландың, котылгысыз үлемнән
котылдың, хәзер синең чират – ярдәм ит миңа.
– Да-а-а! Бер бәладән котылып, икенчесенә барып кердем. Юк, булмый...
Нишләп соң әле мин әтине үтерергә тиеш? Ул бит минем әтием, ышанычым,
таянычым...
– Ялгышасың, дускай, хәзерге вакытта синең таянычың да, ышанычың да
фәкать мин генә. Мин – иблис.
– Юк, теләсәң нишләт, мин әтине үтерә алмыйм.
– Яратасыңмы атаңны?
– Әйе.
– Шул хәтлеме?
– Мөгаен...
– Акча биргән өчен, ярдәм иткән өченме?
– Юк, әти булганы өчен.
– Әйбәтмени соң атаң?
– Миңа аның, яхшылыктан башка, начарлык кылганы булмады. Нишләп
син шулхәтле яратмыйсың атамны, аңламыйм?
– Аны ни өчен сөймәгәнемне киләчәктә аңлатырмын. Атаңны мактарга
тырышуың ачуымны чыгара. Атаң синең, между прочим, кабахәт кеше! Ул...
– Әйтеп бетер, иблис токымы!
– ...ул синең анаңны үтерде.
– Анамны?
– Гадиләне...
– Юкны сөйләмә, ничек итеп минем әтием әнине үтерә алсын ди?! Алар бик
тату яшәделәр, әти гомере буе әни сүзеннән чыкмады. Ни өчен үтерсен ул аны?
– Җавабы гади: ул аңар комачау итте. Атаңа Фәниягә өйләнергә кирәк иде.
Яшь, чибәр хатынга...
– Ялган! Әни үлгәчтен дә әле әтием ел ярымнар өйләнмичә йөрде.
– Конспирация. Белмәгән нәрсәм юк: атаң синең анаңны үтерде.
– Тагын ялган! Минем әни бала тапканда үлде...
– Энеңне тапканда, шулаймы?
– Ул аны соңарып табарга булды. Әнинең яше бар иде инде. Табиблар
тапмаска кушсалар да, әни барыбер тапты...
А Х И Р
35
– Ялгышасың, синең анаң бала тапканда үлмәде. Анаң баланы табып,
берничә көн үткәннән соң, атаң, явыз атаң табибларны сатып алып, анаңны
да, энекәшеңне дә үтерттерде...
– Ничек?
– Шприцка агу салдырып...
– Юк, бу дөрес хәл түгел, мин моңа берничек тә ышанып бетә алмыйм. Син
боларны каян беләсең? Син Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә яшәмисеңдер
бит?!
– Иблис, дускай, бер Татарстанда гына түгел, ул Америкада, айда, хәтта
космоста да яши. Әгәр син минем сүземә ышанмыйсың икән, без синең белән
хәзер кечкенә генә бер эксперимент ясап карыйбыз. Син миңа әйт, ошбу
минутта бу чарлакта нәрсә булачак?
– Каян белим, башны катырма...
– Уйла!
– Кайтса шул... әти кайтып керергә мөмкин...
– Юк, атаң кайтканчы бу бүлмәгә зур гына бер бөҗәк очып керер... Әйтик...
шөпшә...
– Чынмы?
– Көтик...
Алар кара-каршы утырыштылар. Дивардагы сәгать телләре вакытны санап
торды. Бераздан, нәкъ ул әйткәнчә, бүлмәдә шул шөпшә тәресе безелдәп оча
башлады...
– Җиңдең, – дип, җиңелүен танырга мәҗбүр булды егет. – Син – күрәзәче...
димәк...
– Миңа ышанырга кирәк, шулай бит?
– Бәлкем...
– Ал савытны һәм эшеңне ахырына җиткер! – Мөхлис калтыранган куллары
белән тимер савытка ябышты. – Тик кара аны, алдыйсы булма! Мин барсын
да күреп, белеп торам, мине алдый алмыйсың. Хуш, уңышлар телим!
Мөхлис чарлакта ялгызы гына утырып калды. Аны әллә нинди авыр уйлар
биләп алды. Нишләргә? Шайтанга сатылу аны менә нишләтте! Иблис белән
мондый килешү төзеп, сүз куешканчы үлеп котылуың артыграк булган икән.
Егет әле яши генә башлады, ә күпме хата ясады. Төзәтә алмаслык. Шагыйрь
сүзләре белән әйтсәк: «Так мало пройдено дорог, так много сделано ошибок!»
– кебегрәк була инде бу...
Ә бәлкем, иблис хаклыдыр, ә? Ул бит атасының ниләр кылып йөргәнен
белми, әгәр дә ул анасына карата шундый явызлык кылган икән, нигә артык
уйлап торырга, тотарга да чәенә агу салырга!
Аның хәле чынлап та авыр иде. Сихерләделәр бугай үзен, бик каты
сихерләделәр, ни кылганын да аңламый башлады, саташа бугай ул... Атасына
кул күтәрергә ярамаганын күңеле белән аңласа да, иблис әйткәнне эшләүдән
баш тартырлык көч бар микән соң әле аңарда?
7. Тәмле су
Сәяхәтчеләр төнлә генә кайтып керде. Ике шешә шампан шәрабын бушаткан
Мөхлис бу вакытта изрәп йоклап ята иде инде. Аны уятырга теләмәделәр,
ләкин ул үзе уянды. Бәдрәфкә чыгып йөгерде. Фәния, гадәттәгечә, табын
әзерләде, чәй кайнатты.
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
2.*
36
– Улым, кәефең юк, ахрысы, агарынып киткәнсең, – диде аңа атасы. – Ни
булды?
– Көне буе укыдым, конспект ятладым, – дип ялганлап котылды улы. –
Тиздән имтиханнар башлана... Җә, сәфәрләр ничек узды?
– И-и! Безгә шундый ошады! – дип тел шартлатты Фәния.
– Пушкин укыган лицейда булдык, – дип сокланып сөйләнде Гаян, –
бөегебезнең йоклаган бүлмәсен, утырган урындыгын, язу өстәлен күрү
бәхетенә ирештек. Пушкинны урыс шагыйре дигән булалар, урысча язгач, урыс
халкын данлагач, шулайдыр шул... Тик фотосурәтенә карасаң, чын африкан
инде, әле мөселман ук булмаса?! Нинди генә милләт хезмәт итмәгән бу урыс
халкына, ә! Саный китсәң... Бу нәрсә?
Гаян өстәл өстендә торган иероглифлы савытка төртеп күрсәтте. Мөхлис
телсез калды, берни дә әйтә алмады. Гаян савытны алып, аны кулында
әйләндергәләде...
– Нәрсә бу?
– Сок... – Мөхлиснең тавышы калтыранып чыкты, ул чак кына үз-үзен
сатмады.
– Ә нишләп мондый савытта?
– Кибеттән сок алып кердем... Пакетның төбе тишелде... Шуңар... шушы
савытка салып куйдым...
– Сәер... Эчсәң ярыймы?
– Ярый...
Мөхлис аңар: «Ярамый!» – дип кычкырырга теләсә дә, атасының теләгенә
каршы килә алмады. Аңарда хәзер ике кеше яши иде, ике сыйфат, ике төс:
берсе – ак, икенчесе – кара. Беренчесе икенчесеннән никтер өстенлек итә,
акны томалап, аны гел каралтырга гына тора. Ике якка авышып, ике якны
да тотып торырга теләгән Мөхлис шушы минутта атасын коткарып калуына
ышанмый иде. Җанын шайтанга саткан адәмгә хәзер инде барыбер, диңгез
тубыктан иде, ягъни...
Ә Гаян эчте, йотылып эчте. Эчкән әйберсе аның ирен кырыннан ияк
асларына тиклем агып төште...
– Шулхәтле эчәсең килдемени соң, әти?
– Әйе... Тирләтеп җибәрде... натуральныймы бу? Чынмы?
– Чын... Натуральный... сок...
– Әйе, – дип сокланды Гаян, – бигрәк тәмле су булды бу...
Атасының шундук егылып үләсен көткән Мөхлис ялгышты, Гаянның бер
кылы да селкенмәде, киресенчә, аның кәефе күтәрелеп киткән сыман тоелды.
Атасының шайтан салган агулы суны шулай йотылып эчүе аңлашылып бетми.
Әнисенең абыйсы, начар авырудан үлеп ятканда, Мөхлистән эчәргә су алып
килүен сораган иде. Шулчак ул аңа кибеттән гел лимонад ташыды. Инде соңгы
сулышын алганда да абзыйның: «Тәмле су бу, эликсир!» – дип сөйләнүләрен һәм
шул гади лимонад суын шифалы су урынына эчүен һич кенә дә онытасы юк...
– Ярар, – диде Гаян, – мин әзрәк кенә ятып торыйм әле! – Һәм ул капылт
кына карават кырына барып ятты. Мөхлис шунда уйлап куйды: димәк, бу
агу дигәнең кешегә тиз генә тәэсир итми, ә күпмедер вакыт узгач кына үзен
сиздерәдер. «Йоклаган килеш кенә үлеп китсә ярар иде, торып, акырып кына
йөрмәсен», – дип, «изге» теләкләр теләде аңа егет...
Балконга һава суларга дип чыккан Мөхлисне Иблис эләктереп алды. Ул
кабат нидәндер канәгать түгел иде.
А Х И Р
37
– Салдым, эчердем, – дип акланды егет.
– Эчердең, тик атаң исән калды. Ул нәрсә, үлемсез мәллә?
– Ятты бит... бәлкем... дөмегер...
– Ничек?
– Үз вакыты белән...
– Юк, – дип кырт кисте шайтан. – Ул агулы суны эчүгә үк дөмегергә тиеш
иде. Аңар кара чия ингредиенты белән буташтырып цианистый калий матдәсе
салынган. Нигә үлмәде ул? Кеше үлемсез була алмый. Үлемсез – бер мин
генә! – дип аптырады һәм күкрәк какты шайтан.
– Ә мин үземне үзем күрә алмыйм, син ул агуны миңа гына бирәсең калган!
– Әгәр шушы вакыт эчендә атаң үлмәсә, үзеңә үпкәлә!
– Куркытма, иблис токымы!!!
8. Гаҗәеп очыш
Мөхлис шайтанга катырак кычкырып җибәрде булса кирәк, шулчак балконга
Фәния атылып чыкты. Гаянның улы яшәгән чарлакка кунакка килгәннән
бирле бу яшь, чибәр ханым һич кенә дә күңеленә тынычлык табалмады. Үзен
Мөхлиснең дусты дип, Евгений Ваганович дип таныткан бу сәер, салкын канлы
адәмне кабул итеп бетермәсә дә, нигәдер ул да аның ихтыярына буйсынырга
әзер тора иде...
Бераздан алар балконда икәү генә торып калдылар. Мөхлис барысына да
кул селтәп, бүлмәгә кереп китте.
– Исәнмесез! – дип, кыюсыз гына сәлам бирде хатын кунакка. – Сез
балкондамыни соң? Нишләп монда качып ятасыз?
Евгений Ваганович аңа бер сүз дә дәшмәде, хәтта сәлам дә бирмәде.
Аның кулында кинәт кенә чәчәк бәйләме барлыкка килде, унөч данә кызыл
роза төрелгән букет булып чыкты ул. Каян барлыкка килде ул розалар, Ходай
белсен? Иблис букетны чибәр ханымга сузды...
– Сезгә! Чын күңелдән!
– Миңа? – дип шаккатты ханым.
– Сезгә!
– Рәхмәт... – Фәния, чәчәкне күкрәгенә кысып, бүләк итүченең күзенә турып
карап, елмаерга ярата торган иде. Бу юлы чәчәк бүләк иткән джентльменның
күзенә туры карарга да курыкты һәм хәтта елмаймады да. Сөйкемсез, җансыз
адәм иде ул Фәния өчен. Җитмәсә, кулын үпкән була тагын! Фу!
– Мине ошатмадыгыз?!
– Әйталмыйм...
– Ошарга тырышмадым да... Сез мине бик каты гаҗәпләндердегез!
– Ни белән?
– Сез ирегездән егерме биш яшькә кече. Сезгә ул атагыз кебек. Аңламыйм,
нишләп сез шундый олы кешегә кияүгә чыктыгыз?
– Мин иремне яратам, ул – акыллы, төпле кеше.
– Акчасына, байлыгына кызыккансыздыр инде, – дип сорау алуын дәвам итте
шайтан. – Юк, моның өчен мин сезне гаепләмим, киресенчә, хуплыйм, сезнең кебек
яшь, чибәр кызлар дөнья яратылганнан бирле шулай яши. Шулай булырга тиеш
тә. Мәхәббәт, сөю кебек җүләр хисләр мәңгелек түгел. Мәхәббәт дип җенләнүдән
бернинди дә мәгънә юк, акча һәм байлык гел кирәк. Сөю хисе ул язгы кар кебек, эри
дә юкка чыга, ә байлык кала. Мәхәббәтсез яшәп була, тик бер генә көн ашамыйча
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
38
кара! Ачлык күргән буын түгел шул сез. Килер ул көн, килер һәм китерербез. Гасырга
бер-ике мәртәбә кабатланмыйча калмый ул... цикл... ягъни мәсәлән...
Иблис шактый озак сөйләде. Фәния аны тыңласа тыңлады, тыңламаса юк.
Чибәр ханым шайтан такылдаган вакытта үз уйларында йөзде. Ул күп балалы
гаиләдә үсте. Биш кыз, бер ир бала. Аталары якты дөньядан иртә китеп барды,
ул атасын бөтенләй хәтерләми. Атасыз үсте, ата назына сусап үсте һәм шуны
ул Гаянда тапты кебек. Гаян аңар берьюлы әти дә, ир дә иде. Танышканда
читенсенеп, теләмичә генә танышты ул булачак ире белән, ләкин Гаянның
кайгыртучанлыгы, аңа булышуы үз эшен эшләде булса кирәк, бер-ике ай эчендә
ул аның ягына авышты да куйды. Әйе, ул аны бик нык күтәрде, хәтта уку белән
дә ярдәм итте, профессорларны да җайлады, затлы итеп киендерде, туган көненә
өр-яңа чит ил машинасына хәтле бүләк итте. Тик шунысы бар: бер алырга
өйрәнгән хатын-кыз һаман шуны гына көтеп тора, яраткан кешесе тагын берәр
затлы нәрсә бүләк итәр дип уйлый. Тик беркадәр вакыт узгач, Гаян аңа бушлай
әйбер бирүдән туктады, хатыны акчаны үзе эшләп алуын теләде. Шулай итеп,
ул хатынын эшмәкәрләр дөньясына кертеп җибәрде, акча биреп, бизнес ачты,
ләкин, ни кызганыч, чибәр ханымның эшмәкәрлеге ташка үлчим генә булып
чыкты. Бизнес туктады, биргән, салган акча суга акты. Хатынының бернигә дә
ярамаганлыгын аңлап алган ир аның урынын бик тиз тапты – ул өй җыештыручы,
өй караучы гади бер домохозяйка гына булып калды. Туган көнендә аңа ире
кабат затлы әйбер (алтын, көмеш, бриллиант) бүләк итәр дип өметләнгән хатын
ялгышты, Гаян аңа өр-яңа тузан суырткыч бүләк итте. Пылесос, чынлап та,
кыйммәтле иде, идәнне су белән генә юдырып чистарта торганы...
– Ялгышасыз бугай! – дип кисәтте аны Ваганыч.
– Нәрсәдә?
– Ирең үлгән очракта аның байлыгы барыбер сезгә калмаячак, калса да
бик аз өлеше генә калырга мөмкин. Мизер. Гаян үзенең бөтен байлыгын һәм
йорт-җирен шушы җүнсез малае исеменә яздырган һәм, ул үлгәч, барысы да
аңа калачак...
– Мөхлискәме?
– Аңа. Син әле яшь. Гаян озак яшәмәячәк. Аңарда нәселдән килә торган чир
таптылар, ул аны сиңа әйтмичә, яшереп йөри. Тиздән үләчәк, сезнең балагыз
да булмаячак. Син тол хатын булып калачаксың.
– Нишлим соң инде? – Фәния бу сүзләрдән соң бөтенләй коелып төште.
– Тәкъдимем бар...
– Нинди?
– Мөхлисне үзегезгә каратырга, үз ягыгызга аударырга кирәк. Ул сезне
бәхетле итәчәк, син аңардан бала табачаксың, матур ир бала, сабый бала...
Йә, ничек?
– Юк, сез нәрсә! – дип каршы төште хатын. – Мин мондый юлга бара
алмыйм, юк! Иремә хыянәт итә алмыйм, мин ансыз яши алмыйм. Мин...
– Ашыкмагыз... – Кунак кисәк кенә аның муенына бриллиант муенса тагып
куйды. Ул аны шулхәтле тиз такты ки, Фәния сизми дә калды. – Матурмы?
– Би-и-ик!
– Сөенмә, бушка түгел! – дип көлде шайтан. – Мин кушканны эшләсәң,
бу матурлык синеке булачак. Бу асылташларны сатып кына да син үзеңә шәп
ташпулат, зиннәтле сарай салдыра аласың, аңладыңмы?
– Бу...
– Бриллиант...
А Х И Р
39
– Бриллиант?! – Фәния, өнсез калып, кулы белән муенсаны тотып карамакчы
булды, ләкин Ваганыч аны секунд эчендә хатынның муеныннан салдырып та
атты. Шуңар күрә дә ул бу матурлыкның тәмен һәм ләззәтен тоя алмыйча да
калды. – Соңыннан, аңладыңмы, соңыннан...
– Аң...ладым, – дип баш чайкады әлегә берни дә аңлый алмаган бичә.
– Сиңа эликсир да бүләк итәчәкмен...
– Нәрсә ул?
– Аны эчсәң, мәңге яшь каласың, беркайчан да картаймыйсың.
– Андый эликсир бармыни дөньяда?
– Бар. Яңа туган сабый бала маеннан ясыйлар аны... Уйладыңмы?
– Яхшы... тырышып карармын...
– Афәрин! Бриллиант, һичшиксез, синеке булыр. Хәзер мине тыңла...
– Тыңлыйм... – Хатын аның бу сәер тәкъдимнәреннән тәмам сихерләнеп
өлгергән иде инде.
– Гаян тиз генә урыныннан тора алмас. Мин Мөхлисне чакырып керәм.
Син егетне ничек тә кызыктырырга тиеш...
– Ни белән?
– Ние белән кызыктыра ала ирне хатын-кыз?! Тәнең белән...
– Ничек?
– Салып ат бу итәгеңне!
Иблис бүлмәгә атылып кергәндә, төсе качкан, күзе акайган, бертуктаусыз
учларын уып торган Мөхлис, үз-үзен кая куярга белмичә, әрле-бирле йөренә
иде...
– Ни белән сөендерә аласың? – дип сорады Иблис аңардан.
– Әти исән, исән, ишетәсеңме!
– Исән?!
– Әйе, Аллага шөкер! – дип сөйләнде егет.
– Чү! – дип кычкырды шулчак шайтан һәм каударланып кырыйга сикерде.
– Күпме әйтергә була – минем алда аның исемен атама дип!
Иблис, каты итеп, тоягы белән Мөхлиснең эченә китереп типте. Әче
авырту аның корсак астын кисеп үтте, ләкин сыгылып төшсә дә, ул барыбер
егылмады...
– Әкренрәк... ярамый идеме?..
– Ярамый.
– Ыс...вулыч!
– Уен дәвам итә, дускай! – дип, тантаналы рәвештә дәште шайтан. – Бүген
бөек көн. Төн уртасы җитүгә, бөек тамаша – гыйш-гыйшрәт башланачак,
шабаш!!!
– Нигә... ул?
– Сиңа да кагыла. Сине дә шабашка алам. Син анда анаң Гадилә белән
очрашырсың.
– Ай... Син тагын үзеңнекен тукый башладың...
– Анаң исән, тыңла. Сихерче, убырлы карчыклар җыенында аның белән
очрашу бәхетенә ирешә аласың, ишеттеңме?
– Ишеттем... кайчан башлана ул... туй?
– Тиздән. Тиздән минем сөекле убырлыларым, таякларына атланып, һавада
очып йөри башлаячаклар...
– Карале! – дип, җитди кыяфәт чыгарды егет.
– Тыңлыйм?
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
40
– Син милләтең белән кем, ә?
– Аңламадым?
– Урысмы син, татармы?
– Мин урыс та, татар да түгел, – дип, сабыр гына җавап бирде иблис.
– Нишләп алай?
– Мин изге җан, милләтем юк...
Мөхлиснең бар булган уе ничек тә шушы иблис коллыгыннан котылу иде.
Ул бер әйбергә инанды: әгәр дә ул урыс милләтендәге шайтан булса, аңардан
әле котылып булыр төсле иде, чөнки аның милләте дә, дине дә башка, ә менә
татарныкы булса, шактый авырга туры киләчәк – татар бер каптырып алса,
тиз генә котылам димә...
– Туйга Фәния белән бергә барырсың! – дип әмер бирде шайтан.
– Кем? Әтинең хатыны беләнме?
– Атаңның хатыны сиңа бу төндә сөяркә булыр.
– Без синең белән алай сөйләшмәгән идек.
– Мин генә түгел, Фәния үзе дә шуны тели.
– Фәния?! Юк, мин моңа ышанмыйм...
– Күрерсең һәм шуңар инанырсың...
Ул, җилтерәтеп алып, егетне балконга чыгарып бастырды. Аның каршына,
фахишә сымак, киемсез Фәния килеп басты. Итәген салып ыргыткан,
күкрәкләрен ачкан, гомумән, ояты качкан бу яшь хатынның!
– Кем бу? – дип артка чигенде Мөхлис.
– Бу мин – Фәния, – дип назлы итеп эндәште хатын. – Борчылма, Мөхлис,
мин сиңа күптән әйтергә тели идем, бу тәүге адымымны мин кайчан да булса
бер ясарга тиеш идем. Газаплама үзеңне, кил, кочыйм бер...
– Якын килмәгез, китегез! – дип кычкырды аңа егет. – Әгәр әти күрә калса...
Яшь бичә, тыгыз ак күкрәкләрен киереп, егет каршына килде. Куркудан,
оялудан нишләргә дә белмәгән Мөхлис, каушап, артка чигенде, ләкин шулчак
шайтан аны аркасы белән терәргә өлгерде. Егет ни артка, ни алга атлый алмады.
Шундый чибәр хатынның аны кочакларга, үбәргә маташуы егетне берникадәр
куандырса да, намусы аңар бу хатынның ымсындыруларына каршы торырга
өнди иде. Атасының хатыны бит ул! Әйе, ошый иде аңа Фәния, ул үзе дә аңар
битараф түгел иде, аңардан берничә яшь кенә олы булса да, атасын хөрмәт итү
йөзеннән, ул Фәниягә «апа» дип эндәшә иде. Атасының яшь хатынга өйләнүенә
ул сөенмәде, билгеле, ләкин аның теләгенә каршы килергә дә базмады.
Яшь хатын аркасында атасы белән каршылыкка керү, аңар комачаулык ясау
Мөхлиснең уенда вә гамәлендә дә юк иде...
– Оялыр идең... – Мөхлис хатынга бары тик шул сүзне әйтә алды.
– Мөхлис! – дип сайрады бичә. – Йөрәгемдә ташып торган хисләремне
синнән яшерә алмыйм. Кал, китмә янымнан...
– Кирәкми...
– Әй Аллам! – дип буталды Фәния, башын тотып. – Ни сөйлим мин, ә?
Үземне үзем аңламыйм...
Шулчак шайтанның кулында кабат алтын муенса ялтырап алды һәм ул үз
эшен үтәде: гыйшык көенә сайраган чибәр хатын Мөхлисне кочаклап та алды...
Шулчак эчке бүлмәдә нидер чылтырап коелды һәм гөрселдәп ишелде. Теге
каһәр суккан магнитофон кабат үкерергә тотынды. Elvisның атаклы «Jaihouse
Rok» композициясе яңгырады. Күрәсең, үлем исереклеге белән саташкан Гаян,
белештермичә, урыныннан сикереп торган, нәрсәләрнедер аударып, ялгыш
А Х И Р
41
магнитофон төймәсенә баскан. Бераздан, мәтәлә-мәтәлә, Гаян үзе дә балконга
атылып чыкты. Шайтан эчерткән агудан гаҗәеп хәлдә исән калган абзыйның карар
җире дә юк: чырае таш астында үсеп яткан үлән тамыры сыман агарган, башындагы
сирәк чәчләре әтәч кикриге сымак үрә торган, күз бәбәкләре акаеп чыккан иде.
Бертуктаусыз укшый, коса. Күз аллары караңгыланган, күзенә һәрнәрсә ике булып
күренгән ирнең үз хәле хәл иде. Ләкин хатынының улы белән кочаклашып, үбешеп
торганын күреп алгач, ул имәнеп китте. Гаян бар көченә кычкырмакчы булды, ләкин
тавышы аңа буйсынмады, бик нечкә булып, зәгыйфь булып кына чыкты...
– Оят...сыз...лар... Нишлисез... сез...
Гашыйклар, корт чаккандай, кырыйга сикерделәр. Гаянның шулай кинәт
кенә балконга килеп чыгуын беркем дә көтмәгән иде, агу ашаган тычкандай,
әле озак кына караватында тәгәрәп, миңгерәп ятар дип уйлаганнар иде...
– Әти... кичер, – дип акланды улы, – мин моны үзем теләмәдем, мин гаепле
түгел...
– Чурт бутады безне, Гаян, чурт! – дип такылдады хатыны.
– Оят...сызлар... Җир битләр...
Гаян каршында дивар сымак басып торган шайтанны кырыйга этмәкче
булды. Ләкин дивар кымшанмады да. Соңгы көчен җыйнарга өлгергән Гаян,
шайтанны әйләнеп узып, Мөхлискә ташланды. Тик шулчакны егетнең кулында
карабин, ягъни мылтык пәйда булды. Бусы да шайтанның бер могҗизасы
булды, күрәсең...
– Ат! – дип әмер бирде аңа Иблис. – Йә ул, йә син!!!
Мөхлис кулындагы карабинның затворын ачып-ябып, аны атасына төбәде.
«Ат!» – дип кабатлады шайтан. Мөхлис коралның тәтесенә басты, ләкин
мылтык атмады, осечка бирде. «Ат!» – дип җикеренде аңа шайтан. Мөхлис
кабат атты, бу юлы пуля атасының иңбашын ялап, урамдагы багана башына
очты. Гаян, иңбашын тотып, идәнгә тезләнде. Ату-ватулардан коты очып
торган бичә чинап акырырга тотынды. Шулчак бу чинауларга ниндидер бәндә
тавышларына охшамаган яман кыргый авазлар кушылды. Тирән көз айлары
булуга да карамастан, кинәт кенә күк күкрәде, көчле һәм дәһшәтле давыл,
гарасат купты. Мөхлиснең кулындагы карабины кинәт аның ике бот арасына
кереп кысылды, Фәния шундук егетнең аркасына килеп ябышты. Озын булып
үскән тупылларның башларын селкетеп, бөтерелеп искән көчле давыл, зилзилә
Мөхлис белән Фәнияне, шул агым белән күтәреп алып, каядыр еракка, югарыга
очыртып алып китте. Балкон эче бушап калды. Башын күтәрә алмыйча идәнгә
тезләнгән Гаян, хәлсезләнеп, яны белән чарлак диварына ауды. «Өнемме бу,
төшемме? – дип сызланды ул. – Тормышмыни соң бу? Тә-муг. Бердәнбер улы
атасына мылтыктан ата, ә яраткан хатыны ире каршында зина кыла. Нәрсә соң
бу? Ахырзаманмы? Кемнең каргышы төште соң миңа? Әйт, Тәңрем, аңлат, мин
синнән җавап көтәм, җа-а-а-вап...»
Балкон артында кемдер ямьсез итеп кычкырып көлде.
9. Гыйш-гыйшрәт
Айлы, сихерле төн.
Карадагынай куе карурман, төнге алан. Сихерче хатыннар вә убырлы
карчыклар җыела торган кыргый бер алан икән бу. Аланның берничә башында
учак ягылган, тирә-ягында коточкыч ялкын һәм кап-кара төтен бөркеп торган
карачкы факеллар тезелгән.
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
42
Менә шушында убырлар җыены, убырлар туе бара. Кушылып үскән бер
гарип каен янында ике карт скрипкачы, кара-каршы басып, бию көен уйнап
торалар. Ак йолдызлар сибелгән могҗизаи күктә аяк араларына таяк кыстырган
убырлар очып йөри һәм алар, текә пике ясап, берәм-берәм, аланлыкка очып
төшәләр. Ә аларны анда, килешенгәнчә, көтеп кенә торалар! Кара затлы фрактан
киенгән кавалер егетләр, кызу гына эләктереп алалар да, җитез бию ритмында
зырылдатып, әйләндереп алып та китәләр. Убырларның биегәндә башлары
әйләнеп китә. Төнге алан эчендә исә биючеләрнең саны күбәйгәннән-күбәя генә
бара, ул биюче парлар белән тула. Шунысы сәер: биюче парлар кешечә бер-
берләренең күзләренә карашып түгел, ә бер-берләренә аркаларын терәп бииләр...
Инде бер атна аракыдан айный алмаган, каты махмырдан интеккән Сергей
атлы бер урыс мужигы да әнә шушында, җен-пәриләр туена очып төште. Аны
монда әле бер ай элек кенә танышкан, хәзер инде язылышмыйча гына Сергей
фатирында яшәп яткан Катерина исемле сөяркәсе очыртып алып килде. Катяны
ул вокзалдан табып алып кайтты, йортка кертте, үзенеке итте, соңыннан үкенде
үкенүен, ләкин хәзер соң иде инде. Канун бар, тайпылышсыз тормыш кануны:
кешенең кем икәнен белмичә, аны өйгә кертергә ярамый. Гомер аракыдан
айнымаган һәм күзе ачылмаган Сергей аны башта җен хатыны дип башына да
китермәде. Бу җен хатын аны бик тиз үзенә каратты. Хәер, Сергей да аны үз
итте. Хатын аңар – Сергунь, ә Сергей Катюша дип кенә дәште. Менә хәзер алар
туйда, җен туенда. Ләкин адәми зат нихәтле генә исерек һәм аңгыра булмасын,
ул үзенең бер бүлмәле «хрущёвка»сы белән җен карчыклары, убырлар биеп
йөргән ял урынын гына аерыр хәлдә иде әле...
– Катюш!
– Ау?
– Без кайда? – дип сорады бу сәер манзарага шаклар катып утырган Сергунь.
– Туйда без, дарагуй, туйда! – дип безелдәде җен хатын. – Сергуньчик, мы
сегодня гуляем! От души, между прочим!
– Нинди туй? Кем туе соң бу?
– Ач күзеңне! Өйрәнгән – өч борынга! – дип ачы сүгенде марҗа.
– Әйбәт иде бит әле... Тыныч кына утыра идек өйдә... самагун йотып...
Ничек килеп чыктык соң без монда? Уф! Бөтен тәнем кычыта, бөтен җирем
майланган! Нинди май сөрттең син минем тәнемә, ә?!
– Хикмәтле май ул! – дип елмайды Катюша. – Менә шул очырта да инде
безне...
Сергунь, тәненең кычытуына чыдый алмыйча, бик иләмсез итеп кашынырга
тотынды. Катюша сөрткән май аның тәнендә кибә, тәнен корыта. Бу хикмәтле
май турында бары тик шуны гына әйтергә була: ул иблис тарафыннан
үтертелгән сабыйлар маеннан ясала иде. Убырлы һәм җен карчыклары үләксәне
башта сулы бакыр савытка салып, бик шәпләп кайнаталар, соңыннан шуны
сөзеп алып, тиешле урында саклыйлар. Менә шулай сакланган сыйфатлы
майдан гыйш-гыйшрәт мае ясыйлар да инде. Аны ясаганда (рецепт буенча)
– түндербаш, аю табаны, ак тирәк яфрагы кебек шифалы үсемлекләр белән
төрле тәмләткечләр кушу да рөхсәт ителә. Шундый май белән сөртенү исә
һәрбер убырлының зур хыялы булып санала. Җен карчыкларының һәрберсе,
әнә шул тылсымлы май белән сөрткән таякларга атланып, төн уртасында, ай
яктысында күкләргә күтәрелергә һәм, гыйш-гыйшрәт аланына очып төшеп,
чибәр егетләр, кавалерлар кочагына керергә дип ашкынып торалар иде.
Музыка алышынды. Озын чәчле скрипачлар вальс көен уйнады. Көе
А Х И Р
43
Штраусныкы иде булса кирәк, ләкин көйдә әзрәк көйсезлек, ягъни зур диссонанс
булганга күрә, тулысы белән аныкы дип әйтеп булмый. Серле алан биюче
парлар белән тулды. Алар барысы да битлек киеп бии һәм моның, билгеле ки,
үзенә күрә бер сере дә бар иде. Бу үзенчә саклану чарасы. Кем генә килмәс бу
җен туена да, кем генә күренмәс: анда күршеңне дә, дустыңны да, хәтта туган-
тумачаңны да очратырга була. Җаннарын шайтанга сатып, убырлы һәм сихерче
булып йөрүчеләр аз микәнни бу дөньяда?! Узган елда, мәсәлән, шушы җен
туенда халыкка исеме бик яхшы таныш булган министрны һәм бер депутатны
да күреп калганнар. Икесе дә, халык алдында «битлек» киеп туйгангамы, болар
туйга битлек кимичә генә килгәннәр. Әлеге эксцесс эзсез калмады, билгеле: ул
үзәк гәҗитләрнең берсендә баш мәкалә булып та чыкты. Ләкин бу инциденттан
алар әллә ни зыян күрмәде кебек, чөнки җеннәр туенда катнашкан министрны
министр итеп башка урынга билгеләделәр, ә депутат яңадан сайланды. Югарыдан
аларга бик зур булышлык күрсәткәннәр дигән сүзләр дә йөрде соңыннан, тик
монда шайтан кулы уйнавын да инкарь итәргә ярамыйдыр, шәт.
Музыкаль диссонанс бераздан какофониягә әйләнде. Көйнең төзеклеге
бөтенләй юкка чыкты һәм ул колакны бик каты яра башлады. Кавалерларның
иңенә башын салып биегән убырлы карчыклар биюдән туктады, ә озын чәчле
скрипкачылар бөтенләй икенче көй уйнарга тотынды. Көй дип әйтерлеге дә юк,
ике зур агач чыраны бер-берсенә ышкып торсаң, нәкъ шундый ук шыгырдау
барлыкка килергә мөмкин. Бик нык сәләмә киенгән, кыяфәтләре белән
хәзерге сукбай хатыннарны хәтерләткән һәм инде парсыз калып, кырыйда
басып торган ике убырлы карчык кинәт кенә уртада буш калган түгәрәк эченә
йөгереп чыктылар да тыпырдап биергә тотындылар. Моны инде чын бию дип
тә әйтеп булмый, бу биергә маташу гына иде. Тик симез арт саннарын күтәрә
алмыйча, бер-берсенә бәрелешә-бәрелешә селкенгән убырлы карчыкларның
бу галәмәтләре ни өчендер аландагыларның күңеленә хуш килде, гүзәл
балериналарның биюенә соклангандай, аларга гөр килеп кул чаптылар.
Нишлисең бит, халкы нинди – сәнгате шундый! Тегеләре дә, шуңа бик нык
илһамланып, ниндидер аңлаешсыз сүзләр ата-ата, рәхәтләнеп сикерештеләр...
– Бум! Бум! Бум!
– Лә-лә-лә!
– Яшәүләре рәхәт лә!
– Яшәүләре күңелле лә!
– Лә-лә-лә-лә-лә-лә...
– Даң, даң, даң!
– Доң-доң-доң!
– Лә...лә...лә...
Бии-бии такмак сибүчеләр иблисне хөрмәтләп, бертуктаусыз аңа дан
җырладылар, Ходайга тел тидерделәр. Шулчак бер убырлы карчык, ике
бармагын авызына тыгып, яман каты итеп сызгырып җибәрде. Бу аның шул
рәвешле ишарә ясап, туйга килүчеләрне табынга чакыруы иде...
– Та-бын-га! Та-бын-га!
– Хуҗа юк, үзе юк! – дип кычкырды икенчесе шундук. Сүз, билгеле ки,
шайтанның (Люцифер) үзе турында бара иде.
– Ансыз гына башлыйк, ансыз гына! – диештеләр барысы да. Гадәтсез халык
чөнки, ни дисәң дә, культура юк, барысы да әрсез, түземсез...
Алан кырындагы буйга сузылган шактый озын агач өстәлдә кунаклар өчен
гаҗәеп бай табын әзерләнгән икән. Ни генә юк: кыйммәтле океан балыгыннан
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
44
алып кара һәм кызыл уылдыкларга хәтле бар. Тик әнә шул гаҗәеп тәмле итеп
әзерләнгән, матур итеп сервисланган сый-азык арасында бозылган һәм исләнгән
ашамлыклар да шәйләнә иде. Әнә кыйммәтле, затлы океан уылдыгы янында гына
берничә черек алма һәм черек груша кисәге ята, шундук дөньяның бөтен чебенен
җыйнап, бер дәү хайван сөяге затлы табынның бар булган ямен җибәреп тора иде.
Табынның хуҗасы булмагач, мәҗлеснең яме дә, тәртибе дә булмады.
Кунаклар, гадәтсезләнеп, ашау-эчүгә ябырылды. Барысы да үзен иркен тотты:
кайсы шопырды, кикерде, борынын җиң очына гына сеңгерде, кайсысы ашап,
ялап туйган азык калдыкларын каршы якта утыручыларга тондырды һәм
шунда төбәп атты...
Фәния белән Мөхлис мәҗлескә соңга калып төштеләр. Мәҗлеснең беренче
пәрдәсе, ягъни беренче бүлеге инде тәмамланган, ашау-эчү, банкет өлеше
башланган иде. «Кая килдек без? Кайда без?» – дип сорады аңардан Фәния.
«Гыйш-гыйшрәттә без, җеннәр туенда!» – диде егет җавабында. «Иблис эше
генә бу!» – диде ханым. «Алдандык без, син дә, мин дә! Хәзер ни күзем белән
күренермен әтиемә?!» – дип моңсуланды Мөхлис. «Ә мин иремә?!» – дип
ачыргаланды тегесе...
Ниһаять, табын хуҗасы үзе пәйда булды! Хуҗа күренүгә үк барысы да тын калды.
Бу юлы иблис ике юлдашын да иярткән, ике яшь кыз – икесе дә аның тарафыннан
сихерләнгән. Мөхлис аларны бик тиз танып алды, болар аның белән чарлакта күңел
ачкан студент кызлар иде: беренчесе – Зина, ә икенчесе – Ольга. Гадәттә, табын
башында иблис үзе утыра, ул төрле кыяфәттә килә, хәтта кара төстәге дәү кәҗә
кыяфәтендә дә булырга мөмкин. Сөйләүләргә караганда, мәҗлес ахырында аны кинәт
кенә тәмуг уты камап ала, иблис бөтенләй янып бетә һәм коры көлгә әйләнә. Әнә шул
шайтан янганнан соң калган көл серле һәм файдалы порошок булып санала, җеннәр
мәҗлестән киткәндә шуны үзләре белән истәлеккә дип алып китәләр...
Иблиснең бүгенге мәҗлестә мөгезле эре хайван булып күренәсе килмәгән,
күрәсең, ул матур фрак кигән итагатьле джентльмен ролен кулайрак күргән.
Менә ул табынның түренә килеп урнашты, ике ягына ике студент кызны
утыртты. Иблиснең яраннары, бер-берсен уздыра-уздыра, аңар бар булган
мактау сүзләрен яудыра башлады. Бүләкләр тапшыру китте. Бер ялагае кара
шәм китереп тоттырды, икенчесе сәер бер төргәк тапшырды. Ясак түләүчеләр
иблисне үпкәндәй һәм кочаклагандай иттеләр, ләкин кешеләрчә битеннән
яисә кулыннан түгел, ә нигәдер аның үбәргә ярамаган җиреннән үптеләр.
Әнә берсе, көчәнә-көчәнә, хуҗа каршына бер бидон көмешкә китереп куйды.
Бусы кайчандыр чүпрәк-чапрак белән сәүдә иткән, хәзер инде көмешкә куып,
шуны сатып баеп яткан Варвара исемле хатын иде. Ул – тантаналы рәвештә,
сөт сала торган ак бидонның тимер капкачын ачып җибәрде, табынга әче һәм
авыр көмешкә исе таралды...
Мактый-мактый бүләк тапшырулар шактый озакка сузылды, шуннан соң
иблис үзе сүз алды. Үзенең дәрәҗәсен белгәндәй, ул җитди кыяфәт белән,
ягъни вәкарь генә урыныннан күтәрелде. Думадагы депутатлар трибунада
чыгыш ясарга чыгар алдыннан әнә шулайрак кылана...
– Убырларым! Явызларым! Кансызларым! – диде ул. – Үземне әзрәк
сырхау итеп сизсәм дә (ялганлый, билгеле, шайтан беркайчан да авырмый, ул,
гомумән, үлемсез!), ел буе көтеп алган мәртәбәле форумга, сезнең белән бергә
күрешү вә күңел ачу мәҗлесенә килмичә булдыра алмадым. Без – явызлык
вә яманлык кылырга, барысын да сүгәргә, иманнан, изге рухтан көләргә,
адәмнәрне ымсындырып, аларның башларына җитәргә тудырылган шайтани
А Х И Р
45
вә ямани затларбыз. Әгәр дә без һәр бирмеш көнебездә берәр төрле явызлык
вә яманлык кылмасак, безнең гомеребез бушка узган булып саналыр. Без
явызлык кылмыйча тора алмыйбыз...
Әллә иблис артыгын сөйләп куйды, әллә аның сөйләве табын артында
утыручыларның эчен пошыра башлады, шулчак арадан бер җен-әзмәвер торып,
карлыккан тавышы белән бар көченә: «Рег-ла-мент!» – дип үкерде. Бу әлеге дә баягы
шул исерек Сергунь булып чыкты. Кунаклар ах итте! Табын өстен шом каплады.
Хуҗаны санламау һәм аңа каршы сүз әйтеп кычкыру үзеңә үлем карары алып, тәмуг
утында яну белән бер иде. Чыгырыннан чыккан Иблис дәшмәде, акырмады, ул имән
бармагын алга сузып, аның ялкынлы речен өзәргә базган исереккә төртеп күрсәтте.
Битлек кигән ике кавалер мескен Сергуньны, җилтерәтеп алып китеп, шундук
аягыннан каенга асып куйдылар. Арада аны кызганучы һәм элмәктән азат итәргә
теләүче табылмады. Тормышта аның өчен өзелеп торган Катюшасы да, хуҗаның
фигылен хуплап, бу гамәлгә кул гына чапты. Ышан чит хатыннарга!
– Безнең максат, – дип дәвам итте хуҗа, – безне күралмаган, безгә
буйсынмаган, безгә сатылмаган, безне гел яман сүзләр белән искә алган, һәм
дә ки безгә чын күңелдән ышанып, ярдәм көтеп яткан адәми затларның башына
җитү, минут саен аларга яманлык вә явызлык гамәлләре кылу, аларны бозу
һәм юлдан яздыру. Убырларым, явызларым, кансызларым, кайсыгыз нинди
явызлык кыла алды, шуларның, кул күтәреп, хәзер үк тавыш бирүен сорыйм...
Табын артында утыручы убырларның барысы да бердәм булып кул
күтәрделәр. Әйе, дөньяда кылынган явызлыкның очы-кырые юк, өскә
күтәрелгән куллар шуның бер ачык мисалы иде.
– Мин! Мин! Мин!
– Күрәм, күрәм! – дип сөенде шайтан. – Уңышны бик мулдан җыйгансыз,
тырышкансыз, афәрин! Сездән исәп-хисап алып торуның мәгънәсен күрмим,
шулай булгач, ял итегез, ял! Туй! Туй дәвам итә! Шабаш!!!
– Ура! Ура! Ура!!!
Гыйш-гыйшрәт, ягъни җеннәр туе, ниһаять, үзенең югары ноктасына
күтәрелде. Иблис янында гына утырган Ольга белән Зинаны, каты гына кысып,
кочаклап алды, тегеләре исә чәрелдәп кычкырып куйдылар, тик соңыннан,
назланып, боргаланып, шайтан кочагында иркәләнделәр. Кызлар белән кети-
мети уйнап туйганнан соң, иблис олуг табынның иң аргы башында утырган
Мөхлис белән Фәнияне шәйләп алды һәм аларны, кулы белән ишарәләп, үз
янына чакырды. Иблис теләгенә каршы килеп булмый, билгеле, алар тиз арада
түргә күчеп утырдылар. Түр башындагы Оля белән Зина Мөхлисне бөтенләй
күрмәмешкә сабыштылар, әйтерсең лә алар аны бөтенләй белми иде. Билгеле,
шундый бай һәм юмарт хуҗа янында назланып, күңел ачып утырганда, Мөхлис
кебекләр кирәк түгел иде андый чибәрләргә...
Шулчак кунаклар арасында бер гаҗәеп хатын-кыз пәйда булды, ул битлек
кигән, ләкин битлеге таныш кешенең йөзен хәтерләтә иде. Ба! Мөхлис шаклар
катты! Бу битлек анасы Гадиләнең йөзеннән күчереп ясалган түгелме соң?!
Нәкъ шул, тач-тач! Мөхлис аптырап бер «анасы»на, бер шайтанга карап куйды.
Иблис, астыртын гына елмаеп, Мөхлискә күз кысты. Анасына охшаган әлеге
хатын шулчак аның янына килеп басты.
– Әни, бу синме? – дип эндәште аңа улы. Хатын дәшмәде, тик кулын изәп,
аны читкә чакырды.
– Мөхлис, барма аның янына! – дип кисәтте аны Фәния. – Алданма, ул
синең анаң түгел... ял...ган... ул...
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
46
Ләкин бу сүзләр Фәниягә шактый кыйбатка төште. Ул соңгы сүзен әйтеп
бетерә алмады, ярты сүздә аның авызы кыегаеп калды һәм ул бөтенләй
сөйләшмәс хәлгә җитте. Шуның өстенә бер убырлы карчык йөгереп килеп,
җен тизлеге белән аның затлы киемнәрен салдырып атты һәм аңар үзенең
шакшы, сәләмә киемнәрен кидереп куйды. Фәния аңар каршы тора алмады.
Сәләмә киемнәр эчендә калган чибәр ханым шундук үзгәрде: ул күзгә
күренеп картайды, бар булган чибәрлеген, гүзәллеген югалтты һәм, үзеннән
дә ямьсезрәк убырлы карчыклар белән кәмәхуа килеп, кызыл шәраб эчә-эчә,
кызу гына биергә тотынды...
– Әни...
– Әү, улым?
– Син чынлап та минем әниме?
– Әйе, улым, бу мин, синең әниең! – дип тәкрарлады хатын. – Әйе, мин...
– Син! Син исән! – дип кычкыра-кычкыра сөенде Мөхлис һәм баладай
хисләнеп, анасын кочаклап алды. Кочты, ләкин корт чаккандай, шундук читкә
атылды, тәне боз кебек сап-салкын иде. Әйтерсең, җаны каядыр чыгып качкан
иде. Сәер әни иде бу, үзе улы белән сөйләшә, ә үзенең күзе һаман да шайтан
ягында иде. – Ни булды сиңа, әни?
– Йөрәгем туктаган, ә җаным каядыр очып йөри...
– Иблис сине исән дип әйтте...
– Ялгышасың, улым, мин – шайтан корбаны...
– Ничек?
– Ул гына җитте минем башыма, – дип тыныч кына аңлатты хатын. Ул
хәзер беркемнән дә берни яшерми, хәтта иблистән дә, күрәсең, алар үзара
килешкәннәр инде, һәрхәлдә егеткә шулай тоелды. Шайтаннан берни дә
яшереп булмый, ул теләсә нинди сереңне дә ача, барысын да белеп, ишетеп
тора. – Энең Азат тугачтын, баламны миннән тартып алырга теләде ул. Мин
моңа бөтен көчем белән каршы тордым. Чөнки беләм, әгәр бала аның кулына
эләксә, ул инде исән калмый...
– Менә кая ята икән аның сере, – диде Мөхлис, ниһаять, төшенеп. – Менә
ни өчен иблис минем якамнан алган икән!
– Мин баламны бирмәдем һәм иблис шуннан соң мине харап итте! Бала да
үлде... Атаң җирләгәндер дип уйлыйм... баламны... газиз баламны...
– Әни...
Ләкин Мөхлис анасына сүз кушарга да өлгерә алмыйча калды, шулчак
ике арада иблис үзе пәйда булды. Анасы Гадилә булып сөйләшкән, баласын
югалтканына сызланып вә җан атып торган бу хатын кинәт кенә битлеген салып
атты һәм шундук аның кем икәнлеге, бу аның чын анасы түгел, ә ана ролен
башкаручы дублёр булганлыгы ачыкланды. «Кайда иблис, шунда явызлык,
шунда ялган, шунда алдау!» – дип сызланды егет...
Әллә кызык өчен, әллә йоласын китерү өчен, каенга аскан Сергуньны
убырлар, көлешә-көлешә, элмәктән ычкындырып, хуҗа каршына китереп
тезләндерделәр.
– Нишлисең килә? – дип сорады аңардан бөек явыз.
– Асый...сым! – дип өзгәләнде аягына да басалмаган исерек.
– Китерегез аңар ашарга! – дип әмер бирде хуҗа.
Мескенкәйне шундук табынга утыртып, алдына ризык куйдылар. Җиңел
кулдан аңа бәрәңге боламыгы белән кыздырылган тавык боты эләкте. Ләкин
комсызланып авызына ризык төя башлаган исерек, кинәт кенә чыраен сытып,
А Х И Р
47
үзен ашатучыларга канәгатьсезлек белдерде. Боламыкның тозы юк иде. Монда
азыкны тозсыз гына пешерәләр икән. Убырның: «Ни булды?» – дигән соравына
ул: «Тозсыз ашый алмыйм! Кая тоз?!» – дип ыңгырашты.
Әле кайчан гына аның җан газапларына кул чабып торган һәм аны бер
мизгелдә оныткан Катюшасы халат кесәсеннән шырпы тартмасы тартып
чыгарды, ә ул тартмага тоз салынган иде. Ул аны өйдән үк кесәсенә
салып чыккан булган, күрәсең. «Слава Богу, соль нашлась, соль!» – дип
сөенеченнән кычкырды Сергунь. Сабый бала диярсең, билләһи! Ләкин
аның бер мыскал тоз өчен Аллаһыны мактап искә алуы табындагыларны
бер кавым ярсытып җибәрде. «Кем? Кем аны мактап искә алды?!» – дип
кычкырды хуҗа. «Мин инде, мин, кем булсын! Тозсыз ашый алмыйм бит!»
– дип акланды гурман.
«Бу узаманны хәзер үк юк итәргә, юк итәргә!» – дип боерык бирде шайтан
үзенең яраннарына. Шуны гына көткәндәй, битлек кигән ике әзмәвер,
ике кавалер шундук Сергуньга ташланды. Кем белән сугышканын әле дә
белмәгән, аңлашмаган исерек тегеләрне бер сугуда җиргә сеңдерде. «Русские
не сдаются!» – дип акырды ул карлыккан тавышы белән. Бу минутта, әлбәттә,
ул инде үзен җиңүче дип хис итте, чөнки кул сугышында урысларны сирәк
дошман җиңә алган. Чирәмдә тәгәрәп яткан җеннәр торып, кабат Сергуньга
ташландылар һәм инде аны канга батырганчы, каты итеп, типкәли-типкәли
кыйнадылар. Бу канкойгыч туйның ни белән бетәсе әлегә беркемгә дә билгеле
түгел иде, бәхеткә, шулчак офык читендә сызылып таң ата башлады һәм
беренче әтәч тавышлары ишетелде:
– Кикри-күк! Кикри-күк...
Барысы да асты өскә килде. Убырлы карчыклар, кавалерлар һәм хәтта иблис
тә каядыр очып китеп юк булдылар. Урмандагы алан, аландагы табын да күз
алдыннан эреп юкка чыкты...
Балконлы чарлакта – башы китә язган Мөхлис һәм сачлары тузгыган,
шыксыз сәләмә киемнән яшь бичә генә басып калды. Бертуктаусыз шаркылдап
көлгән һәм цирк артистына охшаган Фәния күкрәкләрен, шәрә ботларын ачып,
бөгелә-сыгыла, җүләр сымак идәндә аунады...
10. Имансызлар
Имансызлыкның чиге юк, дигән бер акыл иясе. Гаянны да шундый авыр
уйлар биләп алды. Дөньяда бар нәрсәне дә кичереп була кебек, ләкин якын вә
газиз кешеңнең сатылуын кичерү мөмкин нәрсә түгелдер...
Дөньясына кул селтәп, яраланган иңбашын ак простыня кисәге белән
кысып бәйләгән Гаян түрдә боргаланып-сыргаланып биегән һәм кәмит ясап
торган сәләмә киемле хатынны шәйләп алгач та, аның бу кыланышларына
артык исе китмәде, битараф калды. Төнге фаҗига, төнге хыянәт аның дөньяга
күзен ачкан иде инде. «Кем бу? Кешеме бу? Кеше дип әйтеп буламы моны?»
Аның әлеге кыланчык хатынга әйткән тәүге сүзе шул булды. Сихер кочагында
маймыраган хатын тыпырдап бии-бии Гаян каршына килеп басты, тезен чүгеп,
ире алдында башын иде: «Кадерлем, ал мине кочагыңа! Кил, кочакла мине,
үп! Ай... җаным минем... ай... кадерлем!»
Алышынган хатын бер Мөхлискә, бер Гаянга ташланды. Гаян, косардай
булып, күз карашын читкә алды, Мөхлис ачу белән аны этеп җибәрде. Карап
торышка ул чын-чынлап исерек хатынга охшаган иде.
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
48
– Әти, бу бит синең хатының Фәния!
– Фәния? Ә сез кем? – Әллә дөресен әйтә, әллә белмәмешкә генә сабыша
Гаян.
– Улың Мөхлис.
– Юк...
– Ничек?
– Минем улым да, хатыным да юк.
– Бар... Менә алар синең каршыңда! Мин – улың, ә бу – синең хатының,
никахлы хатының...
– Бар иде кайчандыр алар, ә хәзер юк...
– Нишләп юк?
– Мин аларның икесен дә күңел түремнән сызып аттым.
– Бәхетем... кил... ах... уй... уй... – Песи кебек сырпаланган Фәния бераздан
гөпелдәп идәнгә ауды. Аның инде сикерер, хәтта селкенер хәле дә калмаган,
ләкин ниндидер үзгә сихри көч аны һаман да шушы сәер гамәлләргә этәрә
сымак иде...
– Тере кешене сызып ташлап булмый, әти! – дип үгетләде аны улы. – Син
безне аңларга тиеш...
– Аңларга? Ничек? – Дөньяның, кешеләрнең әшәкелеген үз күңеле аша
уздырган кешене инандыру мөмкин нәрсә түгел иде, күрәсең. – Улы атасының
чәенә агу салса, аңар үлем теләсә? Никахлы хатының, якын кешең каршыңда
ук зина кылса? Моны ничек аңларга була?
– Әти, син барысын да аңлыйсың...
– Кемдер миңа әти дип эндәште түгелме? Кем ул? Синме? Син дәштеңме?
– Әти, җүләр сатма инде! – дип кычкырды аңар Мөхлис. – Иң элек Фәниянең
бу сәләмә киемнәрен салдырып ягарга кирәк. Әти, аңарда җен киеме! Салдыр!
– Ә бу кеше... тфү... Каян кайткан соң?
– Гыйш-гыйшрәттән, әти, җеннәр туеннан!
– Каян?
– Шабаштан!!!
– Мин шуңар ярдәм итәргә тиешме?
Мескен хатын, шуыша-шуыша, иренең аяк очына килеп сарылды, аягын
кочып, аның тезеннән үпте. Гаян аны аягы белән этеп җибәрде, җен хатын
арты белән идәнгә мәтәлде. Ләкин кылануыннан туктамады: кабат үрмәләп
килеп, иренең аягына бәрелде, куллары белән аның күкрәгенә ябышып, акрын
гына өскә күтәрелде. Шулчак Гаян, үз-үзен белештермичә, хатынның күкрәген
каплап торган пычрак, сәләмә киемнәрне бар көченә ертып төшерде дә, башын
аска иеп, кырыйга кагылды. Сәләмәләр берьюлы идәнгә коелды: хатын шәрә
калды. Мөхлис, сүз дә дәшә алмастай, өнсез иде. Аның үз гомерендә мондый
да сылу тәнле, мондый да матур мөчәле хатын-кызны күргәне булмады һәм ул,
ирексездән, шундый гүзәллеккә ия булган газиз атасыннан көнләшеп куйды.
Ә бит чынлап та көнләшерлек!
Хурлыклы киемнәреннән арынган һәм әле һаман да үз хәленә кайта алмыйча
интеккән Фәния кинәт кенә тынычланып калды: куркып суырылды, җыерылды
һәм үксеп еларга тотынды.
– Гаян... кичер мине... шайтан бутады мине, шайтан! – дип үкседе хатын.
– Оятсыз! – дип акырды ир һәм хатынына карават өстендә аунап яткан
киемнәрен ташлады. – Бар! Киен! Җан көеге булып торма монда! Бүген үк
өйгә кайтабыз һәм кайтуга ук аерылышабыз!
А Х И Р
49
Фәния, үз киемнәрен эләктереп, коридорга чыгып чапты. Бөтен нәрсәсе
асты-өскә килгән шыксыз чарлакта ата белән улы гына утырып калды.
– Фәния дөрес әйтә, – дип телгә килде Мөхлис. – Безне чынлап та иблис
бутады, әткәй, шайтан бутады. Ул котыртты безне, ул...
– Акланыр чарагыз калмагач, хәзер ниндидер шайтанга, иблискә сылтарга
гына кала инде. Җиңел бит, ансат...
– Әти, син шуны аңла: һәр кешенең күңел түрендә ике «мин» утыра. Ул
«мин» менә миндә дә бар...
– Анысы нәрсә тагын?
– Менә шул «мин» минем исемнән коточкыч җинаятьләр ясый, ә мин шул
җинаятьләр өчен җавап бирергә тиеш. Тик ул свулыч үзе һаман да читтә кала.
Ул минем уң канатым, дус-төстәшем генә түгел, ул әле минем зур дошманым
да, көндәшем дә, беләсең килсә...
– Нидер бутыйсың син, башымны катырасың?!
– Аңла, әлеге җинаятьләрнең берсен дә мин кылмадым...
– Ә кем кылды?
– Минем икенче ягым, икенче яртым...
– Кайсы ягың?
– Шайтан ягым...
– Да-а! Син үз-үзеңә хуҗа түгел, димәк?!
– Мин аны тыя алмыйм, әти...
– Кемне?
– Икенче яртымны...
– Аңардан качып булмыймыни соң?
– Юк... Качтың исә, шундук...
– Нишли?
– ...аркага сикерә...
Яшәү дәверендә күп нәрсәләр күреп, күп читенлекләр кичергән һәм гаҗәеп
зур кешеләр белән аралашкан Гаян өчен улы сөйләгән ошбу хикмәтләр кыргый
һәм шул ук вакытта артык самими булып тоелды. Акча, бизнес һәм банк
операцияләре тирәсендә чуалган банкир Мөхлиснең әлеге сафсатасын, тузга
язмаган мәгънәсез, буш сүзләрен иң элек ул яшьлек җүләрлегенә сылтады.
Ләкин үзен Мөхлиснең дусты итеп таныткан Евгений Ваганович дигән
бәндәнең (улы сөйләве буенча!) кеше түгеллеге, ә иблис, шайтан булуына
инана башлагач, Гаян да азрак уйлана калды. Моннан бер егерме еллар элек,
«алласызлар» заманы чорында, ул мондый әкияткә ышанмаган булса, хәзерге
чорда, дин көч алган чагында иблиснең, шайтанның барлыгын бөтенләй үк
инкарь итә алмады. Ләкин монда аңлашылмаган нәрсәләр дә бар кебек. Атасы
җибәреп яткан акчаларны укуга һәм фатирга тотасы урынга, улының бозык һәм
азгын тормыш алып баруына бер шайтанны гына гаепләү дөрес булыр микән?
– Ярый, – дип нәтиҗә ясады атасы, – әйтик, сине шайтан котыртты, ди.
Инде котырып алдың, җитәр, бәлкем, туктарга вакыттыр! Нәрсә, котыла
алмыйсыңмы?
– Юк, әти, – дип борынын салындырды улы, – миңа аңардан котылу авыр
булачак...
– Нигә?
– Гөнаһ шомлыгына каршы...
– Әйтеп бетер!
– Мин аның белән килешү төзегән идем.
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
50
– Ничегрәк төзедегез?
– Бер нөсхәсен мин аның юк иттем, ләкин икенчесе иблиснең үзендә калды.
– Юрист белән төзедегезме?
– Нәрсәне?
– Килешүне?
– Юк, билгеле!
– Беркайчан да килешүләрне юристтан башка төзергә ярамый дип күпме
әйтәм эштәгеләргә дә, юк, аңламыйлар! Күрә торып үз-үзеңне алдау бит ул,
үз-үзеңә үлем карары чыгару, – дип акыл өйрәтте банкир.
Тын гына, тавышын басып кына сөйләшкән Мөхлис кинәт кенә урыныннан
торып басты һәм туктаусыз йөренә, үз-үзе белән сөйләшә башлады. «Мин ул
иблисне барыбер җиңәм, җи-и-ңәм!!!» – дип акырды ул. Акыруы булды – эчен
тотып, егылуы да булды! Әйтерсең, аның эченә ат китереп типте – авызыннан
кан һәм күбек китте...
– Улым, ни булды сиңа? – дип, ярдәмгә ташланды аңа атасы.
– Иблис... иблис үчен ала, – дип, ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады
егет.
– Сихерләгәннәр сине, улым, сине Бөгелмәгә алып кайтырга кирәк! Сручны!
– Булмый, әти... Кая китеп олаксаң да... таба ул...
– Мулла алып киләм мин сиңа, мулла! Өшкерсен үзеңне...
– Мулла?! – дип, саран гына елмайды егет. – Питердамы?
– Питерда менә дигән мәчет бар. Пушкинодан кайтышлый, шул мәчеткә
кереп, сәдака салып чыктык... хатын белән... Тфү... шул хатынны...
– Әти... – Мөхлиснең инде тыны кысыла башлаган иде.
– Әү?
– Лулу ничек анда?
– Кем ул Лулу?
– Луиза.
– Юк ул...
– Ничек?
– Үлде...
Мөхлис Лулуның нидән үлгәнен сорамады, ул яраткан кызының
наркотиклар кулланганын яхшы белә иде. Наркотикны артык күп кулланудан
үлгәндер, күрәсең. Бөгелмәдә рок-н-ролл җырлый алучы бердәнбер кеше иде
ул, ләкин азгын һәм бозык иде. Улының шушы кыз тәэсирендә начар юлга
басуыннан куркып, атасы юкка гына аны Бөгелмәдән Питерга сөрмәде. Ләкин
бу сөрелүнең нигәдер файдасы булмады, киресенчә, ул аны һәлакәткә китереп
җиткерде...
– Әгәр син мине Бөгелмәдән җибәрмәгән булсаң, – дип ыңгырашты Мөхлис,
– Лулу исән калган булыр иде. Мин аны саклап кала алган булыр идем...
– Син кадерлеме миңа, улым, әллә Лулумы?!
Шулчак аның каршына Фәния чыкты. Киенгән, ясанган, тынычланган,
алдагы юләрлекләреннән инде берни дә калмаган. Үзен бик нык гаепле сизгән
хатын, ире алдында башын иеп, оялып басып торды:
– Кичер... мине...
– Әти... аның чынлап та гаебе юк... Шайтан... бутады аны... шайтан...
Гаян аның сүзләренә карап кына эремәде. Ул әле һаман да, үзен гаепле
сизеп, башын аска иеп торган мескен хатынга: «Хәзер үк! Мәчеткә!» – дип
кычкырды...
А Х И Р
51
11. Варвара һәм акча янчыгы
Мөхлис, атасы белән үги анасы чыгып китүгә, аяк киемен дә салмыйча,
караватка сузылып ятты. Хәлсез калган гәүдәсе каядыр төшеп югалгандай тоелды
һәм ул изрәп йокыга киткәнен сизми дә калды. Йокысыннан уянып, күзен ачканда,
аның каршында бер юан гына хатын басып тора иде. Бу – алыпсатар Варвара иде.
Ул монда Евгений Вагановичны эзләп килгән икән. Хәерчегә җил гел дә каршы.
Хәер, шактый әйбәт башланган ул. Варвара, Ваганычның киңәшен тотып, ул
биргән серле порошокны су белән кушып, шуны сатып бик нык баеп киткән.
Ләкин бер көннәре, Аничков күпереннән чыгып барганда, аның акча тулы янчыгын
ниндидер бер зәхмәти нәрсә кулыннан тартып алып, аны каядыр очыртып киткән.
Бар булган байлыгы әнә шулай җилгә очкан, җүләр хатынның сөялле учында тиен
акчалар гына калган...
– Апай, мин сиңа бер генә киңәш бирә алам, – диде аңа Мөхлис, марҗаның
урланган акча янчыгы турында сөйләгән сүзләрен тыңлап арыгач. – Аллаһы
Тәгалә сезгә кисәтү ясаган...
– Нинди?
– Сиңа сату-алу эше белән шөгыльләнергә ярамый, аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм...
– Аңласаң, хәзергә хушып тор!
– Рәхмәт киңәшең өчен, тик...
– Нәрсә тагын?
– Кызыксынуым бик көчәйде. Теге кеше кем иде ул, белсәң әйт әле?!
– Кемне дисең?
– Синең дустыңны... кем иде ул?
– Кеше түгел ул...
– Кем?
– Иблис иде ул, апай!
– Ә!!!
– Иблис...
Мөхлиснең әлеге сүзеннән коты очкан марҗа тиз-тиз генә чукына башлады.
Гадәттә, христиан динендәгеләр иконага карап чукыналар, ә бу бүлмәдә андый
нәрсә табылмагач, Варвара чебен тәрәтләгән саргылт көзгегә карап чукынды...
«Күренми теге, – дип уйлап куйды егет, марҗа чыгып югалгач. – Әллә
Аллаһыны искә алуның файдасы булды микән? Бәлкем, ул мин уйлаган нәрсә
дә булмагандыр, ә?! Ә кем? Кем дип... утопия...
12. Ике яклы килешү
Кая ул... Яман кеше белән бер бәйләнсәң, аңардан котылам димә икән! Әнә
ул... артта... почмакта... кабат сүз алды:
– Вакыт килеп җитте, дускай, санаулы минутлар гына калып бара. Тиздән
син тулысы белән минем карамакта булачаксың, мин синең белән ни телим,
шуны эшләячәкмен. Сиңа җитәрлек хезмәт иттем. Иң элек үчемне акылсыз
анаң, җүнсез атаң өчен алырга теләгән идем. Җәзаның да йомшагын әзерләдем.
Тик син үзеңне бик начар кеше итеп таныттың, мине бик нык ярсыттың,
чыгырымнан чыгардың. Шуның өчен сине җәзалап үтерәчәкләр! – Куркудан
Мөхлиснең тәннәре калтыранды, күз бәбәкләре тартышты һәм тыны кысылды.
– Әнә күрәсеңме!
МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС
52
Шулчак чарлакта озын чәчле ике абзый пәйда булды. Болар шайтанга ияреп
йөрүче, шайтан туенда катнашучы баягы скрипкачылар, безнеңчә әйтсәк,
мәшһүр сәнгать осталары иде. Әнә шул музыкантлар кулындагы скрипка
уйнап җибәрүгә үк, Мөхлиснең гомере кыл сымак өзелеп төшәчәк. Иблис
шулай дип аңлатты.
Менә музыкантлар скрипкаларын ияк белән кысып, смычокларын югары
күтәрделәр һәм кырын күз белән иблискә карап куйдылар. Җәлладның
үлемгә хөкем ителгән корбанын диварга терәп, мылтыктан атарга әзерләнүе
белән бер иде инде бу. Мөхлис үзенең үлемен көтте, ләкин шайтан нигәдер
музыкантларына уйнарга дигән әмерен бирмәде...
– Син минем кулда! Ха-ха! – Караңгы чат шаркылдап көлде.
– Сөенмә, иблис, – диде шулчак Мөхлис (үҗәтлек һәм кирелек җитәрлек
иде аңарда!). – Бу гаделсезлектән, нәгъләттән мин ничек тә котыла алырмын...
– Котыла алмыйсың...
– Нигә?
– Ике яклы килешү төзелгән.
– Килешү? Ә кая ул?
– Оныттыңмы? Үз каның белән яздың син аны.
– Ә миндә юк ул, – дип җүләр сатты егет.
– Бар ул синдә, эзлә...
– Яндырдым мин аны!
– Ялгышкансың. Яндырып кына котылып булмый. Килешү ике нөсхәдә
төзелде, ике экземплярда, ягъни. Менә ул, күрдеңме?! – дип, иблис аңар килешү
нөсхәсен чыгарып күрсәтте. – Күрдеңме?!
– Күрдем... Тик ул дөрес килешү түгел...
– Ничек? Анда син язган килешү һәм синең имзаң тора...
– Анда җитешсезлекләр бик күп, – дип акыл сатты егет. – Ул килешүдә,
шартнамәдә фәкать бер генә якның өстенлекләре каралган, синеке генә, ягъни!
Ә кая ирек? Кая демократия? Мөстәкыйльлек, канса да кансув! Берсе дә юк,
гел алдау, гел ялган, гел ышандыру! Бәдрәфкә чыгарга да ярамый торган бер
әрәм кәгазь бит ул...
– Син!!! – Акыру гына түгел, бу – үкерү иде! Күрәсең, үз дөньясының
иминлеге, бөтенлеге өчен борчылган һәм дә бөек яулау хисләре белән янган
шайтанбаш, милләте булмаса да, Мөхлиснең әлеге фетнәле сүзләрен кимсетү
вә янау кебегрәк кабул итте. – Шулай сөйләшәсеңме минем белән?!
– Ә ничек сөйләшим ди тагын?! Күпме кирәк сиңа ирек – шулхәтле ал, дип
үзең үк вәгъдә бирдең! Алган гына идем, име, син шундук бугазыма ябыштың!
Шушымы ирек? Шулмы демократия?
– Килешү төзегәндә, кая карадың?
– Законлы килешү түгел бу, бер буш кәгазь... Аннан ул...
– Нәрсә тагын? – дип шикләнде шайтан.
– Нотариуста расланмаган... Штампысы бармы?
– Нинди нотариус?! Власть та, нотариус та үз кулымда минем, аңладыңмы?!
– Юк, син нотариус була алмыйсың!
– Яхшы, – дип килеште иблис, – әгәр дә син шуны таләп итәсең икән, мин
сиңа килешүне нотариус аша раслатырмын!
– Юрист аша да! – дип өстәде егет.
– Яхшы! – дип кузгалды шайтан.
– Тукта, иблис токымы! – дип кычкырды аңа Мөхлис. – Сизәм, миңа күп
А Х И Р
53
калмады, бер тотынгач, башыма җитми калмассың инде. Бу ялгышларым өчен
беркем дә гаепле түгел, фәкать үзем генә гаепле. Тик үтенеп сорыйм, әтиемә
һәм аның хатынына орынма, яме! Аларның гаебе юк, гөнаһсыз алар...
– Гөнаһсыз? – дип астыртын елмайды шайтан. – Гөнаһсыз булулары белән
гөнаһлы алар минем алда. Ха-ха!
– Әй, син, иблис токымы!
– Тыңлыйм?!
– Соңгы мәртәбә булса да синең арт сабагыңны бер укытып аласым килә!
– Ничек итеп?
– Мә!
Әйе, инде югалтыр нәрсә калмаган иде. Ишекне каты итеп ябып китәргә
теләгән Мөхлис кул уңында торган бер дәү урындыкны күтәреп алып, иблиснең
аркасына томырды. Шул хәлләрдән соң аның үзендә дә җен көче барлыкка
килгән иде, күрәсең, шайтанга шактый каты эләкте һәм ул ава-түнә кабат
караңгыга кереп югалды. Икенче урындыкны ул музыкантларга күтәрде,
ләкин тегеләре хәлне шундук аңлап, тиз генә юк булдылар. Мөхлис кычкыра-
кычкыра, саташа-саташа көлде:
– Ха-ха-ха! Бетте шайтан... Дөмекте! Ха-ха-ха! Бет-те...
Күтәрелгән урындык дивардагы көзгегә очты. Көзге, челпәрәмә килеп,
коелып төште. «Минме соң бу? Минме?» – дип, сөйләнә-сөйләнә, ул аңын
җуеп идәнгә егылды.
Иблис озак көттермәде: нотариуста расланган килешү кәгазенең икенче
нөсхәсе түшәм ярыгыннан идәндә чалкан яткан Мөхлиснең өстенә очып
төште...
Бу юлы рок-н-ролл яңгырамады, ә тын гына блюз уйнады. Elvis Presley...
«Love Me Tender» ...мәхәббәт вә сөю... мәңгелек...
13. P.S.
Гаян улын Бөгелмәгә алып кайтты, шактый зур акчалар түләп, җирле
институтка укырга кертте. Аны Питерда калдырудан мәгънә юк иде, чөнки ул
анда бөтенләй юлдан язачак. Кайткан шәпкә үк улын кулга алды, дин әһелләре
белән таныштырды, мәчеткә йөртте, үзе белән җомга намазыннан калдырмады.
Мөхлис, баштарак киреләнеп маташса да, соңыннан күнде, чөнки күнмичә
мөмкин дә түгел иде. Теге кәҗә кыяфәтле Люцифер, килешү кәгазен күтәреп,
шактый озак кына аның яныннан китмичә йөрде. Бары тик мәчеткә барып,
белгән сүрәләрен укыштыргач кына, ул шайтани зат күз алдыннан беразга
гына булса да югала торган булды...
Шайтанны чакырырга ярамый, чакырсаң, ул килә дә җитә, диләр. Мөхлиснең
дә соңыннан: «Иблис кайда да бар. Әнә хәзер ул минем артта гына утыра. Әнә,
әнә... теге караңгы почмакта, чакыр, шундук каршыңа килә дә баса!» – дип
сөйләнә торган бер яман гадәте барлыкка килде. Әйе, ул әллә кайда еракта
түгел, ул һәрвакыт якында, янда гына, ләкин Мөхлис тә, Мөхлиснең атасы
Гаян да бу дөньяда шайтанны, иблисне җиңәрлек көч барлыгын яхшы беләләр,
ул – бердәнбер илаһи көч – иман.