ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?
Шушы исемдәге быелгы бәйгене дә башлап җибәрәбез менә. Аның шартлары һәм
башламнар 1нче санда бирелде.
«Башлам» дигәннән, хикәяләрнең бисмилласы кебек булган ошбу кыска текстларга
аларны язучылар арасында да ярыш ачтык бит әле. Иң күп хикәяләрне кайсы башлам
һәм кайсы автор яздырыр икән? Һәр башлам артына авторның инициалларын куеп
барачакбыз, ел бәйгесе төгәлләнгәч, җиңгән өч авторның тулы исемнәре дә күрсәтелер.
Бу хикмәтле берничә җөмләне киләсе ел бәйгесе өчен инде хәзер үк әзерли
башласагыз була – бу ярышка һәркайсыбыз кушыла ала.
Бала каргышы
– Безнең әткәйне син урладың! Син!
Ләйлә, бу сүзләрне ишеткәч, өстенә кайнар су коелгандай, бөрешеп, кечерәеп
калды. Яшүсмер кызның йөрәге читлектәге нәни кошчыктай бәргәләнергә тотынды.
(А.Ә.) Аягында басып торырлык хәле бетә баруын тоеп, ул яңа гына явып үткән карлы
җиргә тезләнде.
– Үсеп кенә җитим, мин аны барыбер үтерәм. Син дә әтисез калачаксың! – диде
малай, күзләреннән очкыннар чәчеп. Ләйлә маңгаен карга батырды. Аның күзенә
каршысында басып торучы малай күренми дә инде. Никадәр каты кычкырып сөйләсә
дә, сүзләре дә бөтенләй ишетелми. Ә малай сөйләвен белә!
– Әтиең булмагач, син дә ямаулы чалбар киеп йөрерсең, кешеләр йокыдан
уянганчы, әниеңә ияреп кар көрәргә чыга башларсың. Әтисез үсүнең ничек читен
булуын үз башыңнан үткәргәч, аңларсың.
Ләйләнең бер сүз дәшми торуы да малайны сөйләвеннән туктата алмады!
– Беләсең килсә, минем әнием синең әниеңнән матуррак! Ул иреннәрен генә
буяп йөрми, көн саен чәчтарашка барып причёска ясатырга аның вакыты гына юк!
Үсеп җитеп, акча эшли генә башлыйм әле! Мин аны җир йөзендәге иң матур әни
итәчәкмен! Беркайчан да безне ташлап китми торган икенче әтием дә булачак! Ул
миңа компьютер да алып бирәчәк, аны интернет челтәренә дә тоташтырачак!
Өзми-тукталмый гына шушы сүзләрне әйтеп бетерде дә, малай бер мәлгә
тынып калды. Шунда гына ул Ләйләнең башы белән карга кадалып, тынсыз торуына
игътибар итте:
– Ләйлә! Күзеңне ач! Миңа синең әтиең кирәкми! Безгә әтисез дә яшәү әйбәт.
Тиздән мин әниемә подъездлар җыештырырга да булыша башлыйм. Әни миңа үзе
компьютер алачак!..
Ләйләнең һаман да бер сүз дә дәшмичә хәрәкәтсез тезләнеп торуын күреп,
малай куркып калды. Үз-үзен белештермичә, ул атыла-чаба күршедәге тугыз катлы
йортның соңгы подъездына йөгереп керде. Лифтның килеп җитүен көтеп торырга
түземлеге җитмәде, өченче катка баскычлар буенча очып диярлек менде дә Ләйлә
яшәгән фатирның кыңгырау төймәсенә басты. Ишектән халатының аскы төймәләрен
эләктерә-эләктерә Ләйләнең әнисе килеп чыкты. Ананың күзенә күтәрелеп карарга
кыймыйча, малай бер-берсенә бәйләнешсез берничә сүз генә әйтә алды:
– Сәвия апа! Мин –Илдар! Анда Ләйлә. Тизрәк! Мин аңа тимәдем... Ул үзе...
Урамда салкын кыш булуга да карамастан, Сәвия ялан аякларына өйдә кия торган
башмакларын гына элеп, Илдар артыннан йөгерде. Аның: «Балам! Үлмә! Сабыр ит!
Аллам! Сакла газиземне!» дигән үзәк өзгеч ялварулы сүзләре малайның баш миен
бораулыйлар иде кебек.
Ананың борчылу сәбәбе дә җитди шул: Ләйләсенең йөрәгенә ясалган операция
җөйләре йомыла гына башлаган иде әле. Илдар белән Сәвия чабышып килеп
җиткәндә, Ләйлә инде аякларына торып баскан, учындагы кары белән чигәләрен,
бит алмаларын ышкып тора иде. Сәвия, кызының исән-саулыгына сөенеп, Ләйләне
дә, Илдарны да кысып кочаклады.
Кыш бабайга хат
Бер-бер артлы унбиш квартирны үткәч, уналтынчысында Кыш бабай – Әүхәтне
урта яшьләрдәге хатын һәм тынлык каршы алды. Өстәлгә табын ризыклары һәм
шампан шәрабе куелган иде. Аның аптыраулы карашыннан хатын кызарды һәм:
«Зинһар, ялгыш уйлый күрмәгез! – диде. (Р.Ю.)– Ә Кар кызыгызны кайсы квартирда
онытып калдырдыгыз? Үзегез дә югалудан курыкмыйсызмы?»
– Дүрт яшьлек улының температурасы күтәрелеп киткән, шунлыктан соңгы өч
квартир үземә генә калды инде. Бу минем соңгы ноктам – Рәхимова Рәхилә яшәгән
квартир түгелмени? Аңа дүрт яшь булырга тиеш иде бит.
– Әйе, бу – Рәхимова Рәхилә квартиры. Нуль санын сызып ташладым да үземә-
үзем Кыш бабай чакырырга булдым әле. Берничә сәгатьтән минем туган көнем
җитә – кырык тула. Кырык яшьне билгеләп үтәргә ярамый диләр, шуңа күрә котларга
беркем дә килмәячәк. Кыш бабай, гафу ит! Яңа елны ялгыз каршылыйсым килмәгәнгә
генә, бу ике бокал белән шампан шәрабе куелды.
Әүхәт туган ягына Өркет каласыннан өч ел элек кенә, хатыны – Наташаның
вафатыннан соң күчеп кайткан иде. Әби-бабалары – Балтач районы кешеләре,
мулла нәселеннән. Чиләбе якларына сөргенгә сөрелгәннәр. Ә ул Өркет каласының
үзендә туган. Хатыны Наташаны никах укытырга күндерә алмады Әүхәт, бәлки, шуңа
күрәдер Аллаһы Тәгалә аларны бала сөю бәхетеннән мәхрүм иткәндер?! Өч ел инде
Чаллыда яши, әле кочак җәеп каршы алырдай татар хатын-кызын очратканы юк.
Рәхилә исә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ә үз баласы юк! Бер
чегән хатыны аңа быел кияүгә чыгасын әйткән иде. Тик менә елның соңгы сәгате
дә узып бара бит инде!
Берара кара-каршы басып торганнан соң, сәер тынлыкны Кыш бабай бозды.
– Рәхимова Рәхилә! Кыш бабайга нинди һөнәреңне күрсәтергә җыенасың?
Шигырь сөйлисеңме, җыр җырлыйсыңмы?
– Кыш бабай! Җырлыйм да, шигырь дә сөйлим, биим дә. Туган көнемне ялгыз
каршылыйсым гына килми. Ә капчыгың төбендә миңа дигән бүләгең калганмы соң?
Кыш бабайның капчыгы төбеннән соңгы бүләк килеп чыкты. Шунда ук ул:
– Әйдә җырла, кызым. Бүләкне җырлагач кына бирәм! – диде. Рәхиләнең моңлы
җыры Кыш бабайны кара урман уртасына алып кереп киткәндәй булды.
Яңа ел башланырга санаулы минутлар гына калып бара иде. Шунда Кыш бабай
Рәхимова Рәхилә кулына бер бит ак кәгазь белән ручка тоттырды һәм болай диде:
– Рәхилә кызым! Хәзер инде, яңа елда ниләр булуын телисең, бөтен теләкләреңне
дә шушы кәгазьгә язып бир! Ә без аны бөкләп, шушы банкага салып куярбыз. Бөтен
теләкләрең дә кабул булыр!
Рәхиләнең бит алмалары кызарып чыкты, ике дә уйлап тормыйча: «Бу Кыш
бабайның үземнеке генә булуын телим!» дип язды, кәгазьне үзе әйбәтләп бөкләп,
Кыш бабайның кулындагы банкага салып куйды.
Кремль сәгате сукты. Кыш бабайга тунын һәм бүреген салып, Рәхимова Рәхилә
дигән кыз белән бергә чәкешеп, шампан шәрабе эчәргә туры килде. Икенче
бокал Рәхимова Рәхиләнең туган көне хөрмәтенә күтәрелде һәм аңа Кыш бабай
тарафыннан матур теләкләр теләнде.
Тунын һәм бүреген киеп, теләкләр язылган банкалы капчыгын күтәреп, Кыш
бабай чыгып киткәндә инде кояш чыгып килә һәм яңа елның ап-ак кары ява иде.
Рәхимова Рәхилә аны озатып калды. Кыш бабай аның теләк хатын укырга онытмаса
гына ярар иде инде.
Кәнфит бирәм!
Өстәл янында тәмләп чәй эчкән Шәмсенур әбине ачыргаланып кычкырган бала-
чага тавышы сискәндереп җибәрде. Ул урыныннан торырга теләде, ләкин (Р.Р.) аяклары
гына аңа буйсынырга теләми иде. Соңгы вакытларда аякларының тыңламый башлавы
берничә мәртәбә булды инде. Алар тик торганда гына, тез турыннан катып калалар,
тик тезләрне җайлап кына ике кул белән ышкый торгач, Шәмсенур әби тагын берни
булмагандай атлап китә. Соңгы елларда авыл урамында бала-чага тавышы кимеде.
Кул астындагы берәр нәрсә белән тәрәзә пыялаларын чәлпәрәмә китереп, бөтен
көчеңә кычкырсаң да, тавышыңны ишетүче табылмаячак. Килене Фәнүзә фермада,
ә улы Мансурның кич җитмичә өйгә кайткан көне бөтенләй юк. Телефон трубкасы
белән ара да югыйсә дүрт кенә метр, аннан да файдаланып булмый – буе җитми!
Йокы бүлмәсе ишегеннән чыккан төтен исе Шәмсенур әбинең борынына килеп
керде. Яшисен-яшәгән, ашыйсын-ашаган булса да, тереләй утта янып үләсе килми.
Оныкчыклар бигрәк кечкенә шул әле, ут-күз белән уйнауның нинди хәвефкә
китерүен аңламыйлар. Кычкырсаң, аларны куркытуың бар, ашыгудан бернинди
файда да юк. Шәмсенур әби бисмилласын әйтеп ике кулы белән тезләрен угалый
башлады: «Әй, Аллам! Ут-күзләр зыяныннан, хәвеф-хәтәрләрдән үзең саклый күр!» –
дип туктаусыз догаларын укыды. Башка чакларда «Аятел-көрси»не укыгач, буыннар
язылган кебек була иде бит! Бүген аның да файдасы сизелми.
Шәмсенур әби җайлап кына урындыгыннан идәнгә шуып төште, терсәкләренә
таянып йокы бүлмәсенә таба шуышты, җайлап кына ишекне ачты:
– Гөлнурым – күз нурым! Монда кил әле, күрше Фәүзия апаңны гына чакырып
кер, кәнфит бирер идем үзеңә!
– Әбием, нинди кәнфит бирәсең? – дип, Гөлнур, өлкәнрәк оныкчык, йокы
бүлмәсеннән килеп тә чыкты.
– Суыткычтагы иң тәмле кәнфитне үзең сайлап алырсың. Тик башта Фәүзия
апаңны чакыр! Әбинең аяклары авырта, дип әйт! Илнурны да үзең белән иярт!
Яланаяк көенчә генә йөгерсәгез дә ярый, тизрәк кенә булыгыз!
Балалар бүлмәдән чыгып йөгерү белән Шәмсенур әбигә җиңелрәк булып калды.
Ичмасам оныклар исән калыр! Әле ярый, күршедәге Фәүзия эштән кайтып җиткән!
Атыла-бәрелә, тыны бетеп, ул өйгә килеп керде, караватта җыелмый калган калын
юрган белән ялкынны төреп сүндерде. Балалар агач идән такталары өстендә кәгазь
кисәкләренә ут төртеп, учак якканнар икән. Әле ярый идән паласлары бер читкә
җыеп куелган, идәнгә ут кабарга өлгермәгән иде.
«Учак»ны сүндергәч, Фәүзия Шәмсенур әбигә аягына басарга ярдәм итте. Аяклар,
берни булмагандай, тагын атлап киттеләр...
Флёра МӘРДАНОВА.
Тукай районы Күзкәй авылы
Ландышлар
Палатада һава бөркү иде. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары аның битен сыйпады.
(Р.Р.) Күргән төшеннән аерыласы килмичә, Ландыш җылы ятагында яткан килеш,
тәнен язып, йомшак кына киерелде, күзен йомып, әле генә төшендә ландышлар
җыеп йөргән урман аланына кире кайтмакчы, шул чәчәкләрнең исерткеч дәртле
исенә өнендә дә исермәкче булды. Авыру хатынның төшенә бүген тагын шул май
төне кергән иде.
Ел фасылларының барысын да ярата Ландыш, әмма ямьле яз аен, аеруча майны
– өзелеп-өзелеп ярата, көтеп ала. Май башында – беренче оныгының, уртасында –
яраткан сеңлесенең, иң ахыргы көнендә бердәнбер улының туган көннәре булганга
гына түгел, юк, бу яратуның сәбәбе ландышлардан килә.
Ландышлар! Чәчәкләр бәйләмендә аларның урынын беренче планга куюы
– үзенең дә исеме Ландыш булганга гына да түгел, һич юк. Энҗе бөртекләредәй
керсез, ак, хуш исле мәрҗәннәргә аның мәхәббәте кыз чагында ук, дөресрәге, студент
елларының беренче язында бөреләнде.
... Сессия көннәре иде. Алар баш күтәрми зачётлар, экзаменнарга әзерләнәләр.
Бүлмәләреннән чыкмыйча, китап, дәфтәрдәге лекция конспектларын «кимерәләр».
Ниһаять, иртәгә соңгы имтихан! Һәм – ымсындыргыч тәкъдим: иптәш кызының
егете аларны культпоходка чакыра икән!
Кызлар ризалаштылар, азык-төлек алуда, ашау-эчү әзерләүдә, хуҗалык
эшләрендә ярдәм итәчәкләрен белдерделәр. Әмма егетләр бар эшне дә үз өсләренә
алгач, сүз әйтмәделәр.
Идел ярларының табигатен, бар гүзәллеген күреп үскән Әнвәр белән Илсур
беренче минуттан ук дилбегәне үз кулларына алдылар. Кирәкле җирдә «Метеор»дан
төшеп калып, бер матур алан сайлап, палатка кордылар.
Бергәләшеп учак тергезделәр, алып килгән күчтәнәчләре белән берсен-берсе
сыйлап, тәмләп тамак ялгап, чәй эчтеләр.
Казан урамнарында күренмәгән ямь-яшел үлән, алар исемнәрен дә белмәгән
дистәләрчә чәчәкләр исеннән, кошлар, чикерткәләр җырыннан, Идел суының тыныч,
дустанә дулкыннары шавыннан, яннарындагы егетләрнең итагатьле игътибарыннан
– барыннан, барыннан да канәгать иделәр кызлар, бәхетле иделәр...
Менә җир өстенә төпсез коедай тирән тоелган зәңгәр күге, Зөһрә кызлы ае,
кемгәдер күз кысышкан йолдызлары, сихрилеге белән яшь йөрәкләрне ешрак
тибәргә мәҗбүр иткән җылы май төне иңде. Яшьләр, учак җылысын тоеп, парларының
тән җылысына оеп, озак гәпләштеләр, дөресрәге, төне буе серләшеп утырдылар. Учак
сүнгәч, таң алдыннан гына палаткага кереп, татлы йокыга талдылар.
Иделнең җәннәткә тиң яры буеннан китәр сәгатьләр якынлашкач, егетләр
кызларга сюрприз ясадылар. «Сюрприз» дигәннәре — ландышлы зур гына алан иде.
Кызларына алар шул аланнан ландыш җыеп бүләк иттеләр...
Аһ, ул көннәр, җылы хатирәләр! Ландыш исеннән баш әйләнгән мизгелләр!
Кайларда калдыгыз сез, яшь гомерләр? Гомергә дә аерылмас кебек тоелган
сердәшләрем, шул парлары белән гаилә корган иптәш кызларым, сагынды, бик
сагынды сезне Ландыш, сизәсезме шуны?
Ландышлар бүләк иткән егетне май аенда гына түгел, бик еш искә ала Ландыш.
Искә ала һәм китап шүрлегендә гел бер урында торган, беркайчан да шиңми торган
фарфор ландышларга күз сирпеп тынып кала, чын ландыш исе килеп бөркелгәндәй
тоела...
– Кара инде, тагы йоклап киткәнмен, – дип, Ландыш караватыннан җиңел генә
торды, өстенә ак чәчәкле яшел җылы халатын киде. Тәне, башы, башындагы бар
уйлары, ни гаҗәп, сихәтләнгән, тәртипләнгән иде. Яшьлегендә бер генә тапкыр, әйе,
әйе, бер генә тапкыр, аның белән бергә күргән, йөргән ландышлы аланның, сихри
май төненең гүзәллеге, тылсымлы сихеренең гомере буе үзен җылытыр, җанын
дәвалар дип башына да китермәгән иде ул вакытта Ландыш. Хастаханәнең бөркү
һавалы бүлмәсендә ул шушы хакыйкатьне, ландыш чәчәкләренең җанына- рухына
тәңгәл килгән серен аңлады менә.
Надия ВӘЛИЕВА.
Казан
Җимерек баскыч
Баскыч белән бергә Ришат та түбәнгә очты. Җир белән күк бергә тибрәлгән
мизгелдә малайның башыннан: «Беттем!» дигән уй сызылып үтәргә өлгерде. (А.Ә.)
Аның авыр гәүдәсе биек итеп өелгән печән эскертеннән ыргылып көчле итеп җиргә
килеп бәрелде. Җитмәсә, таушалган, сынган баскыч гөрселдәп Ришатка каты итеп
тондырды да әле, һәм ул аңын җуйды бугай.
Хуш исле җәйге урман печәне эченә күмелгән Хәмдүнә төнге аяныч хәлне тиз
арада аңлап алды һәм түбәдән ярымпышылдап:
–И Ходаем, менә нәрсә күрәселәрем бар икән! Ришат! Ришат, бәгърем, ни булды
үзеңә! Әйт инде, җавап бир инде татлы җимешем, — дип түбәнгә таба эндәште. Тик
Ришат дәшмәде.
Бу мәлдә Хәмдүнә гаепне үзеннән дә, Ришаттан да, хыянәттән дә, җимерек
баскычтан да таба алмый каушап калды.
— Инде нишләргә хәзер, печән эскертеннән түбәнгә сикереп Ришат янына төшсәм,
үзем имгәнәм, төн уртасында ярдәм сорап кычкырсам, Ришатның хатыны Фәридә
ишетеп башымны туздырачак, башкалар ярдәмгә килсәләр, адәм көлкесенә калам
бит, – дип, Хәмдүнә күктәге тулган айга ялварып үз-үзен өзгәләде.
Ә айга барыбер, ул төне буе йолдызлы күктә рәхәтләнеп йөзде дә йөзде һәм,
бу кызганыч, хыянәтле төннең ничек тәмамланганы белән кызыксынмыйча, таң
алдында юк булды.
Ике көннән соң, җимерек баскычтан егылып хушын җуйган, аяк-кулын имгәткән
Ришат район больницасында аңына килде.
Икәү бергә печән өйгәндә хатыны аңа: «Егылып имгәнүең бар, яңа баскыч яса»,
– дип әйткән иде бит, ник тыңламадым икән. Их, хатынны тыңлаган булсам, бу хәл
килеп чыкмый иде бит! –дип, исенә төшереп үкенеп тә куйды мескен ир.
Шундый уйлар белән чуалып ятканда, баш врач аңа:
– Сезнең хәлегезне белергә килгәннәр, – дип кычкырды.
— Кем килгән? Хатыны Фәридәме? Сөяркәсе Хәмдүнәме?
Рөстәм АРИФУЛЛИН.
Сембер өлкәсе Иске Кулаткы районы
Алтын тәңкә чыңы
Җырлый-җырлый бәрәңге чүпләгәндә, Нәфисәнең күзе ниндидер кечкенә тимер
кисәгенә төште. Аны ул саклык белән генә кулына алды. Бу – әнисенең югалган
тәңкәсе иде… (Р.Р.)
«Күземә күренәме әллә?» – дип, башта ышанмыйчарак торса да, кулындагы
тәңкә беркая да эреп югалырга теләмәде, киресенчә, Нәфисәнең учына батып,
пешереп алгандай булды. Ул, кеше-фәлән күренмиме дигәндәй, тирә-якка каранып
алды. «Шөкер, беркем дә юк бугай», – дип, алтын тәңкәне җәһәт кенә кесәсенә таба
шудыртты. Күршеләре, атна-ун көн тирәсе элек үк, яңгырлар башланганчы дип,
бәрәңгеләрен казып, эшләрен бетереп куйган иде.
Ялгызы көн иткән Нәфисәнең генә ярты ындыр бакчасы ята. Дөрес, моңа кадәр
күршеләре гел ярдәмләшеп килде. Әнисенең: «Күршеләр аяк басасы булмасын йорт-
ихатага!» – дип әйткәнен истә тотып, быел аларга эндәшергә кыймады. «И гомер,
бигрәк тиз үтәсең, әле язын бәрәңге утыртканда гына әнисе исән иде… «Җиңәсезме,
бетәсезме әле?» – дип кереп-чыгып йөргәннәре әле дә күз алдында тора.
Быелгы җәйге челлә көннәрнең берсендә китте дә барды шул әнисе.
Нәфисә, бик кыен булса да, әнисенең васыятен аяк астына салып таптамады
– күршеләр белән аралар өзелде. Югыйсә тату яшәделәр күршеләре белән. Аш-
судан бер-берсен калдырмадылар, бәйрәм-туйларны да, тормыш мәшәкатьләрен
дә уртага сала иделәр. Бигрәк тә Нәфисә ун ел яшәгән иреннән аерылып кайткач,
иң зур терәкләре, әлеге дә баягы, шул ике як күршесе булды. Онык сөю бәхетеннән
мәхрүм Санияттәй күрше балалары белән юанды.
Быел бәрәңге утырткан көнгә кадәр шулай булды. Ә икенче көнне…
Ул кичне Нәфисә мунча яккан иде. Өмәдән сон башта әнисе белән үзе юынып
чыкты, аннары күршеләрен дәште. Икенче көнне иртән Санияттәй чәчен тарап үрә
башлагач, бер тәңкәсен таба алмый азап чикте. Халат, камзул кесәләрен кабат-кабат
актарды, аннан Нәфисәне мунчага йөгертте. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, Нәфисә
әнисенең кушуы буенча күршеләргә дә кереп чыкты. Тик ул бер тәңкә суга төшкән
кебек юк булды да куйды. «Инәкәйнең кыз чагындагы тәңкәләрен ничә еллар саклап
тагып килдем, кайсы рәхмәтлесе алды икән?» – дип, атна буе сөйләнеп йөргәннән
соң, Санияттәй урын өстеннән бөтенләй тормас булып китте. Нәфисә аны никадәр
генә тынычландырырга тырышса да, Санияттәй дөньядан ваз кичкән кыяфәттә ята
бирде. Алай гына да түгел, беркөн килеп: «Күршеләрнең берсенең генә эше, тәңкәм
мунчада төшкән, шуннан табып алган кайсысыдыр», — дигән карарын да чыгарып
куйды. Нәфисәнең аңа каршы: «Әнкәй, язган булса, табылыр тәңкәң, бар да Ходай
кулында, син бит үзең әйтә идең, иң аламасы – кеше рәнҗеше, юкка шикләнмик әле»,
– диюен ошатмады. «Син, балакай, яшь шул әле, белмисең, инәкәй төсенең ни икәнен.
Үлемтеккә җыеп куйган акчам югалса да борчылмас идем, җирдә калдырмаслар,
күмәрләр дияр идем. Инәкәй төсе бит кабатланмый… кабатланмый…»
Нәфисәдән бәрәңге казу кайгысы китте. Ул, кош тоткан кешедәй куанып,
күршеләренә таба юл алды.
Бүген таң алдыннан Нәфисәнең төшенә әнисе керде. Икегә үреп салган чәчендәге
алтын тәңкәләрен чыңлатып, исән чагындагыча, күршеләрен кунакка дәшеп йөри
иде ул.
Люция ӘБЛИЕВА.
Казан
Сихерче
Мөрсәлимә абыстай «Ясин»ны бертөрле көйгә салып укый. Беренчесен генә
чыкмый инде ул бүген. Иртәдән үк чакырттылар аны. Ятим калганнан соң, тәрбияләп
үстергән абыстасын ахирәткә әзерләргә җыенуы. Тик әҗәл дигәнең карчыкны һаман
җиңә алмый. Сәбәбе куәтле: ул оныгын көтә, аңа гына әйтәсе васыяте мөһимрәк
шул! (Р.Х.)
Белә-күрә торып әҗәл көтеп ятудан да мәгънәсез нәрсә юктыр. Оркыя ялгыз
яши, ялгызлыктан да авыр нәрсә юклыгын, тик ятканның үләксә икәнен, берәүгә
дә кирәкмәгән кеше булуын белә. Мөрсәлимә абыстай да аның хәлен белмәс иде,
Алладан курыкканга килеп йөридер.
Уналтысы тулгач, күңел күзе чибәр егеткә төште. Үзенең исә кеше күзенә
чалынырлык кыяфәте булмагач, аның игътибарсыз калдырачагы көн кебек ачык
иде, тик җуясы килмәде шул. Авыл очындагы җиргә сеңеп беткән салам түбәле өйдә
җәйге ачы эсседә башында тискәре ягы әйләндереп киелгән колаклы ирләр бүреге,
өстендә билен бау белән кысып бәйләп йөри торган сәер хатынкай яши. Таң атса,
бәләкәй кул арбасына капчык салып, тау башыннан тизәк җыярга чыгып китә, көн
кыздыра башлаганчы кайтмый. Кергән-чыккан кешесе дә юк. Оркыя аның читтән
төшкән килен, иренең ул килеп, авырга узганчы ук, халык дошманы дип Себергә
сөрелүен, кияргә алмаш күлмәге дә юклыгын, сыер тизәген кыш ягып, өй җылытырга
җыйганын белми, сихерче дип уйлый иде. Күрәзәчегә барма, башыңа кайгы алма
дигәнне ишеткәне бар юкса. Шулай да көлдә пешергән арыш икмәгенең яртысын
кисеп алып, әлеге карчыкка илтте. Башта читләтеп, гашыйк булу хәлләрен сөйләде,
соңыннан егетне карату өчен ни дә булса эшләп бирүен үтенде. Карчык, битендәге
бармак башы кадәре миңен бармагы белән сыпырып куйгач, сиреньнән ботаклар
өзеп, зур гына гөлләмә ясады да:
– Мә, кешегә сөйләнеп йөрмә, — диде. — Җиде таҗлысын эзләп табып, «син
минеке булырсың» дип нык кына теләп, җиде кат кабатлап, өчесен аша. Калганнары
арасыннан сайлап шундый ничә җиделене калдырганыңны сана, аннары егетеңә
илт. Ул да санасын, икегезнеке тап килсә, бүгеннән аныкы булырсың.
– Тап килмәсә?
Карчык кызны шулкадәр юкка ышанадыр дип уйламаган иде. Аның кинәт кәефе
күтәрелде, җыерчыклы йөзенә елмаю йөгерде:
– Ул чагында ничәне тапсагыз, шулкадәр көннән кавышырсыз.
Алланың рәхмәте киң. Юраган юш килеп, күрәзәче әйткәнчә килеп чыкты. Алар
матур яшәделәр, уллары һәм кызлары туды. Ире үлеп яратса да, Оркыя икеләнде.
Сихерләтмәгән булсам, мине күрмәгән булыр иде, ашыктым шул, ихластан
яратмыйдыр дип уйлады. Һәм... Печән чабарга киткән ярының җансыз гәүдәсен ат
арбасына салып алып кайттылар. Чәчкәләр арасында очып йөргән бал корты чаккан!
Моны очраклы хәл буларак кабул итмичә, яшь бичә үзен гаепләде.
Иренең елын үткәргән көнне авылны зәһәр атлар җигеп килгән чегән өере
басты. Әллә аш исен сизеп, әллә ире юклыгын белеп, Оркыяның өен сырып алып
хуҗалардай кыландылар. Әрсез кыланып, бала-чагалары тәм-томны ялт иттерде,
кайсы тавыгын суя, кайсы чистартып, аш өстенә аш пешерә, хатын-кызлары кәрт суга.
Юрамнарыннан «скоро уедишь» «замуш пайдуш», дигәннән башкасын аңламады.
Кап-кара көдрә чәчле, колагына кыршау шикелле алка таккан бер иркәй кибиткасын
абзар буена тугарып, күзен майландырып, кулларын болгап, янына йокларга
чакырды. Төнне бергә үткәрделәр. Иркәләшергә тел белүнең кирәге юк икән. Иртән
ул ат җиккәләгәнче хатын, барлы-юклы нәрсәсен төенчегенә төйнәп, ике баласын
җитәкләп арбага менеп утырды. Яңа тормыш – чегән тормышы башланды, көтүгә
ияргән эт сымак ияреп тик йөрде. Бер ел чамасы таборга ияреп йөргәч, аяк тибеп
каршы торса да, елтыр дегет күзле чегәне, икенче узганда кереп алырга антлар итеп,
татар авылындагы буш ташландык өйдә калдырып китте. Көтеп, ышанып озатты ул
аны. Йорт унике яшьлек үксез, ятимә Мөрсәлимәнең мәрхүм әти-әнисенеке икән. Бу
хәлләрдән соң җиңгәчәй тиешле кеше кызны сәгате, минуты белән Оркыя кулына
китереп тоттырды. Аның кулында ике үз баласы бар бит әле, бер атна да үтмәде,
тагын малай тапты — суйган да каплаган чегән инде. Үзе белән бергә биш ятимгә
әйләнделәр. Гөнаһка бату турында уйлап, ач утырып булмый, бар белемен эшкә
җикте, сихер-михеренең яңа төрләрен уйлап чыгарды, өшкерде, әфсен-төфсен
итте, авыл кешеләренә башлап сәлам бирмәде, биргәнне алмады. Исемен берәүгә
дә әйтмәде. Шуңа аны йомышы төшкәннәр — «абыстай», читләр исә «сихерче» дип
йөртте. Балалары янында кул арасына керә башлаган Мөрсәлимәне калдырып,
якын-тирәдәге район үзәкләренә, шәһәрләрдәге базарга чапты: кәрт салды, киләчәк
юрады, ышанучыларны сауды. Хәзер инде ул булдыра алганына ышанып эшләде.
Күзе, хатыны үлеп тол калган, нәни генә улы булган урыс егетенә төште. Үзеннән
күпкә яшьрәк тә, чибәррәк тә иде чукынган. Нәфесне нигә өйрәтсәң, шуны куа. Эт
тизәге белән көчле сихер ясап, үзенә каратты, чиркәүгә барып ярәштеләр, баланы
оныгы итеп кабул итте. (Әле җан бирә алмыйча, чит илдә яшәгән шул бердәнбер
үги оныгын көтеп ята.) Яңа ире эчмәде, тартмады, акча таба белде, кулыннан эш
килде, тик көтмәгәндә чиргә сабышты. Кинәттән ябыгып кипте, күзгә күренеп, чәче
коелып, таз башка әйләнде, теле көрмәкләнеп, сүзен әйтәлмичә, эт кебек шыңшыды;
карашы пыялаланып катты. Өрә белмәгән эт өенә бүре китерә. Оркыя сихерне кире
кайтармакчы иде дә, килеп чыкмады. Корган тормышы чәлпәрәмә килде.
Ул, үзендә колын салган кола биядәй хәлсезлек сизгәч, белгәннәрен Мөрсәлимәгә
өйрәтмәкче булды, әмма тегесе якын да килмәде. Кыз, кичләрен күршедәге әбигә
кереп, догалар өйрәнде; җомга көннәрендә, аның белән мәчеткә йөреп, вәгазьләр
тыңлады. Уналты яше тулгач, бу ипле кызыкайны күптән түгел Төркиядә укып кайткан
яшь мулла никахлап үзенә кәләшлеккә алды. Шул көннән башлап Мөрсәлимә
абыстай туган йортына эзен суытты.
Оркыяга алма кебек өч баласының берсенең дә игелеген күрергә язмады. Тизрәк
оныгы кайтсын иде. Бәхиллек алып каласы, баланың әтисе алдындагы гаебен
таныйсы иде. Хезмәтенә күрә җәзасы, Аллага каршы барып булмаганны соңлап
булса да аңлады, гафу сорап дога укыйсы иде. Тик бер генә дога да белми шул...
...Мөрсәлимә абыстай никадәр ашыкса да, барып җитешә алмады. Ул килгәндә,
абыстасы яшәгән йорт янып бетеп, янгын сүндергеч машиналар су сипкәнлектән,
кап-кара кисәүләр генә пыскып ята иде. Шулай итеп, Оркыя абыстасының чыга
алмаган җанын ялкын алды...
Сания ШӘРИПОВА.
Башкортстан, Бүздәк