Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИРЕК ДИГӘН ТАТЛЫ СҮЗ...


Ялган белән яла бер тамырдан,
Бер камырдан бугай тарих та.
Җирдә җәбер-золым яшәгәндә,
Гел үзгәреп торыр харита.
«Референдум» дигән латин кәлимәсе безнең телгә
«ирештерелергә тиешле хәбәр» диебрәк тәрҗемә ителә
икән. Ә менә «хәбәр»нең исламияттә «вәхи» дип тә ата-
луын истә тотсак, әлеге сүзнең илаһи, галәми мәгънәсе
дә ачык шәйләнә кебек. Күрәсең, ул урысча «Глас народа
– глас Божий», безнеңчә «Халык әйтсә – Хак әйтә» дигән
әйтемнәргә мотлак туры килгән төшенчә-категория була
торгандыр инде.
Гәрчә 1936 елда кабул ителгән СССР Конституция-
сендә референдум үткәрү мөмкинлеге турында әйтелсә
дә, тоталитар режим шартларында аны гамәлдә куллану-
ны хәтта күз алдына китерүе дә кыен иде, әлбәттә. Кыска-
сы, 1990 елга кадәр безнең телдә бу сүзнең ис-косы да юк
иде. Шул елны Литва парламенты, совет империясендә
беренче буларак, бөтенхалык референдумы турында
канун кабул итте. Декабрь аенда СССР халык депутатлары корылтае да шундый ук
закон чыгарып куйды. Шул закон нигезендә, 1991 елның 17 мартында СССРда беренче
һәм соңгы мәртәбә яңартылган мөстәкыйль республикалар федерациясен саклап калу
турында бөтенхалык референдумы үткәрелде. Халыкның зур күпчелеге бу сорауга
уңай җавап бирде. 20 августта исә яңа Союз килешүе имзаланырга тиеш булып, анда
Татарстан да тигез хокуклы җөмһүрият сыйфатында кул куярга әзерләнгән иде. Әмма,
ни хәл итәсең, Союзны элекке хәлендә саклап калу сылтавы белән фетнә оештырып,
илгәсәрләр бу юлы да бар дөнья алдында рисвайга калды. Бөтенхалык референдумы
карары да танк башмаклары астында сытылып чәлпәрәмә килде, зур империя үзе дә,
терәүдә торган черек йорт кебек, күз алдында ишелеп төште1. Дәүләт суверенитеты
турында Декларация кабул итүгә ирешкән Татарстан да, димәк, моннан соң да империя
хәрабәләре тузанын сулап яшәргә тиеш була иде...
Бер акыллысы әйтмешли, бездә кыямәткә илтә торган юллар да изге ниятләр белән
түшәлгән шул.
Хәер, илгәсәрләр никадәр генә чәбәләнсә дә, «җен шешәдән чыгып» өлгергән иде
инде. 1985 елда исә башлаган үзгәреш җилләре тәмам сөрсегән «халыклар төрмәсе»н
әкренләп җилгәрергә керешкән иде. Хакимият тарафыннан гомер-гомергә куркытып
тотылган халыкның да теле бераз ачыла төшкәндәй булды. Матбугатта, радио-
телевидениедә ил җитәкчеләрен уңлы-суллы тәнкыйтьләү дә гадәти бер күренешкә
әйләнеп китте. Һәм иң кызыгы: моның өчен төрмәгә дә, җүләрләр йортына да илтеп
япмый башладылар.
1 ГКЧП фетнәсе күздә тотыла. Ред.
Татарстан референдумына 25 ел
147
Ә 1987 елның 28 маенда (Чик сакчылары көнендә!) моңарчы дөньяда күрелмәгән
бер сәер тамаша булып алды: Матеас Руст атлы алман егете самолёты-ние белән
исән-имин генә Кызыл мәйданга төшеп утырды. Чыннан да, башка сыймаслык хәл
бит: Көнбатыш империалистларының кошлары да очып керә алмастай ил чигеннән
очкыч кадәр очкыч белән үтеп кара әле син! Әллә күрмичә калганнар, әллә күреп тә
күрмәмешкә салышканнар. Белмәссең... Өстәвенә, хулиганлыкта гаепләп берничә ай
ябылуда тоткач, ул егетне туган иленә дә кайтарып җибәрделәр. Бәласеннән башаяк
дигәннәрдер инде. «Теге» чорларда, билгеле, мондый «хулиган» белән артык юанып
тормаслар, ким дигәндә йә «сары» йортка, йә Себергә үк олактырырлар иде. Хәзер
уйлап куям: әллә соң ул Руст дигәннәре безгә чынлап та «давыл хәбәрчесе» булып
очып килгән идеме икән?..
Әлеге «гасыр очышы»ннан соң тагын берничә ел узар да без, ниһаять, Казанның
үзендә үк тагын бер «давыл хәбәрчесе» Борис Ельцин авызыннан: «Суверенитетны
йота алган кадәр алыгыз!» – дигән канатлы гыйбарәне ишетербез. Илнең карагруһчыл
көчләре аны чыраен сытып, әледән-әле көтелмәгән гамәлләр майтарып куярга яратучы
Ельцинның чираттагы бер шаяртуы дип кенә кабул итсә, Татарстанда исә ул алга таба
тәвәккәлрәк адымнар ясар өчен хәер-фатиха кебегрәк аңлашылыр.
Һәм бу нәкъ шулай килеп чыкты да. Республикабыз җитәкчеләренә дә, халкыбызга
да әлеге сүзләр бик тә җитди әйтелгән кебек тоелды. Ельцин үз Мәскәвенә кайтып китеп,
өч атна үтүгә, Югары Советыбыз, килештерү комиссияләре төзеп, бөекдержавачыл
«демократ» депутатларны игә китерә-китерә, төн уртасы җитеп килгәндә, ниһаять,
бертавыштан Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул
итүгә иреште. Әлеге тарихи документны халыкка укып ирештергән депутат Фәндәс
ага Сафиуллинның хәрбиләрчә кырыс та, ораторларча ышандыргыч, үзәкне өзәрдәй
җылы-ягымлы да бәрхет тавышы әле хәзер дә күңелдә шул даулы көннәрнең шаулы
кайтавазы булып яңгырап тора кебек...
Татарстанның субъектлылыгын күрсәтмичә генә, иң алдынгы халыкара
стандартларга туры китереп эшләнгән Декларация, шулай итеп, халкыбызның гасырлар
дәвамында кан тибеп торган җәрәхәтле күңеленә сихәт өстәгәндәй, канат куйгандай
булды. Инде аны халкыбызның үзенә лаек эчтәлек белән баетасы гына калды.
Ләкин гомер бакый крепостное право шартларында көн иткән, халыкларны
сортларга бүлеп, аларны бәйдә тотып яшәргә күнеккән бу илдә хәтта «тигез
хокуклылык», «мөстәкыйльлек», «үзбилгеләнү» кебек мөкатдәс төшенчәләр дә
тискәре мәгънә белдерергә, башбаштаклык булып аңлашылырга мөмкин шул.
Декларациябез өстендә, көне-сәгате белән дигәндәй, кара болытлар куера башлавы
нәкъ шуны күрсәтә дә. Мәскәү үз таләбен катгыян кистереп әйтә: референдумнан
башка без сезнең суверенитетны таный алмыйбыз, ди. Юкса Татарстан Югары
Советын куып таратып, Декларацияне гамәлдән чыгарырга да күп сорап тормаслар
иде ул вакытта.
Ни гаҗәп, җөмһүриятебездә референдумга әзерләнү һәм аны үткәрү мәрәкәсе
турында әлегәчә бер генә рәсми исәп-хисапның да басылып чыкканы юк икән. Хәтер
яңартыр өчен бердәнбер диярлек ышанычлы чыганак – ул да булса, Рәфикъ Юнысның
«Татарстан референдумы» дигән китабы (Татарстан китап нәшрияты, 2000)2.
«Тарихи-сәяси детектив кебек укылган, әмма бер генә юлы да авторның хыял җимеше
булмаган» (Фәндәс Сафиуллин сүзе), тәфсилле елъязмага бәрабәр саллы хезмәт язган
Рәфикъ абыебыз. Кыскасы, референдумның үзе кебек, тарихи кыйммәтен беркайчан
җуймаслык, халыкның һәрдаим хәтер сагында торырлык документаль әсәр иҗат
ителгән! Бу җәһәттән, Фәндәс Сафиуллинның аерым язмалары да (әйтик, «Яшәсен
референдум!» дигәне3) иш янына куш булып тора.
Әмма референдумга чаклы Татарстан тагын бер хәлиткеч сынау-имтихан
2 «Идел» журналында 1997-1998 елларда татар һәм рус телләрендә дөнья күрде бу тарихи-публицистик
әсәр. Ред.
3 Фандас Сафиуллин. За свободу и равноправие. – Казан: «Җыен» фонды, 2016.
148
тапшырды әле. 1991 елның 12 июнендә Россиянең беренче Президенты сайланырга
тиеш иде, баштарак ул кампания республикабызда да тавыш-тынсыз гына узып
китәр төсле тоелды. Барып чыкмады. Ирек мәйданы янә каршы килде, чөнки
Декларациядә субъектлылыгы күрсәтелмәгән Татарстан тупрагында Россия
сайлаулары үткәрүнең юридик нигезе юк иде. Өстәгеләр, бәлки, моңа күз йомарга
да уйлагандыр, ләкин Декларацияне яклап мәйдан тоткан, утка-суга керергә дә
әзер торган халкыбызның күңел күзе тәмам ачылып өлгергән иде шул инде. Бу
юлы эшләр тагын да зургарак китеп, хәтта ки сәяси ачлык тотуга кадәр барып
җитте. Татарстанның халык депутаты, милли әйдәрләребезнең берсе булган
Фәүзия Бәйрәмова Ирек мәйданында башлады бу авыр сәяси акцияне. Аннары
аңа егермеләп кеше кушылды яки кушылып алды. Фәүзия ханым барысыннан
да озаграк, 14 көн буена ач торды. Татарстанда Россия Президентын сайлауны
үткәрмәү таләбе белән Татарстан Югары Советында да чыгыш ясады әле ул.
Шактый дәрәҗәдә шушы сәяси ачлыклар тәэсирендә Югары Советыбыз, шөкер,
Россия Президентын сайлау Татарстанда рәсми төстә үткәрелми дигән карар кабул
итте. Юкса ул чакта мөстәкыйльлеге референдум нигезендә дә расланмаган, Россия
белән Шартнамә аша да ныгытылмаган Татарстан янә гап-гади бер субъект булып
каласы иде бит. Сайлауда катнашу тыелмады үзе. Ләкин анда катнашучылар саны
нибары 35,5 процент тәшкил итте.
Дөресен әйтим, мин үзем табигатем белән шактый ук кыюсыз һәм беркатлы адәм.
Тик менә Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллин, Рәшит Әхмәтҗан, Илдус Әхмәтҗан
кебек гаярьләр арасына ничекләр тәвәккәлләп барып кергәнмендер – хәзергәчә
аңлап җиткерә алганым юк. Өстәвенә, бу ачлыкның күпмегә сузылачагы да, ничек
тәмамланачагы да безгә мәгълүм түгел иде бит. Әгәр Татарстан Югары Советы,
халык ихтыярына каршы килеп, федералларга гына ярашлы карар чыгарып куйса,
ул, гомумән, тәмамланыр иде микән әле? Монда инде, телисеңме-юкмы, 1981 елда
ун ирланд егетенең ирек хакына сәяси ачлык тотып шәһит китүен кабат исеңә
төшерергә туры килә. Ә шул егетләрнең берсе, 66 көн ачлыктан соң, Тукай яшендә
дөньядан киткән Роберт Сэндс, үзенең төрмә көндәлегенә түбәндәге юлларны теркәп
калдырган: «Алар мине сындыра алмас, чөнки хөрлеккә, ирланд халкының хөрлегенә
омтылыш – минем йөрәгемдә...» Ул чакта бу каһарманнарны яклап һәм, әлбәттә,
неоколонизаторларны кискен гаепләп, Мәскәү матбугаты да бер шаулап алган иде.
80нче еллар башында, әлеге егетләр истәлегенә багышлап, мин үзем дә «Лонг-Кеш»
дигән бер әсәр язып бастырган идем әле.
Утлы таба сыман чыжлап торган Ирек мәйданында, ирексездән, менә шуларны да
уйлап утыргаларга туры килде безнең башкайларга. Уйламаслык та түгел иде шул:
әгәр Мәскәү, дуамал бер фикергә килеп, гөрзиле опричникларына боерык иңдерә
калса?.. Ә андый хәл кабатланмас дип йә кем кистереп әйтә ала? Ил әле Тбилиси,
Баку, Вильнюс, Ригадагы канлы вакыйгалардан да айнырга өлгермәгән. Ә Россия
куенындагы ниндидер татар тагын буза куптарып йөри!..
Хөр булырга хакы бардыр җирдә
Һәрбер кызның, һәрбер угылның...
Ачлык тотып ачыклады халкым
Кояш астындагы урынын4.
Фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килгәндерме, бу юлы язмыш
безгә мәрхәмәтлерәк булып чыкты. Ачлык вахтасы хәвеф-хәтәрсез тәмамланды.
Безнең саулыкны хәтта табиблар да карап-күзәтеп торды. Бәлки, үзләренчә ачлык
тотучыларның «тәртибен» тикшерүләре дә булгандыр инде...
27 май көнне Ирек мәйданына агылган халык вәкилләре бердәм рәвештә
4 Г. Моратның «Казан утлары»нда басылган (1992, №8) «Ачлык» дигән поэмасыннан бу. Журналда (2001,
№4) Рәшит Әхмәтҗанның шул 1991 елда язылган «Ачлык мәйданы» циклыннан шигырьләр дә чыкты
әле. Ред.
Г А З И Н У Р М О Р А Т
149
парламентыбыз кабул иткән тарихи карарны алкышлады. Ихтимал, соңгы гасырларда
бу кадәр үк татарның бер уй, бер теләк белән бергә җыелганы күрелмәгән хәлдер әле.
Әлеге сәяси акция кайбер хәлиткеч мәлләрдә халкыбызның бердәм була алуын да
күрсәтте. Бердәмлек дигәннән, Ирек мәйданы безләргә тагын бер сабак бирде: әгәр
җитәкчеләр үз халкы белән аңлашып эш йөртсә, халык хадимнәре, үз сайлаучылары
ихтыярына каршы килеп, ордым-бәрдем кануннар вә карарлар кабул итеп утырмаса,
ил-иләт тә, җитәкчелек үзе дә зур эшләр майтарырга сәләтле икән. 90нчы еллар
дәвамында җөмһүриятебездә халык файдасына кылынган байтак игелекле гамәлләр
әнә шул хакта сөйли. Дөрес, ул заманда кануннарны тәңгәлләштерү шаукымы да, БДИ
мәрәкәсе дә юк иде, салымнар да азрак салына иде. Ә иң мөһиме – Ирек мәйданы
безне һәрвакыт ирек тәмен тоеп яшәргә өндәп торды...
Шулай итеп, Татарстан Россия Президентын сайлауда катнашмады. Хәзер инде
бөтен эш Татарстан референдумына барып терәлде. Һәм җитәкчеләр, һәм депутатлар,
һәм милләтпәрвәрләр алдына аны үткәрергәме, юкмы, дигән үтә дә катлаулы сорау
килеп басты. Баштарак алар бүки кебек тоелган бу сорауга кистереп җавап бирергә
җөрьәт тә итмәде әле. Дөресрәге, бизмән тәлинкәсе референдум уздырмау ягына
тәмам авышкан иде. Ни дисәң дә, ул чакта тавыш бирү нәтиҗәләренең республика
халкын милли билгеләр буенча кырт икегә аеру ихтималы да бик зурдан иде шул.
Асылда җирле «демократлар» да, Мәскәү үзе дә референдумны үткәрүне нәкъ шуңа
исәп тотып таләп итте дә бугай инде. Тик менә 1992 елның 21 февралендә Татарстан
Югары Советы референдум үткәрү турында карар кабул итүгә, Россия Югары Советы
шундук әлеге карарны гамәлдән чыгарырга катгый боерык биреп куйды. Конституция
суды да шуны ук тәкрарлады. Бу очракта да Фёдор Тютчев мең кәррә хаклы булып
кала: дөрестән дә, акыл-зиһен белән аңларлык илдә яшәмибез икән шул без. Димәк,
һаман да ышанырга гына туры килә инде. Тик кемгә ышанырга соң?..
Әйдәгез, сүзне озакка сузып тормастан, референдум мәрәкәсенең эчендә кайнаган
шәхесләрнең сүзләрен тыңлап карыйк әле. Алар булышлыгы белән моннан чирек
гасыр элек булган шомлы да, шанлы да хәл-вакыйгаларны искә төшереп, янә бер
кат хәтер яңартып алыйк. (Биредә Р.Юныс китабыннан, аның сорауларына бирелгән
җаваплардан өзекләр китерелә.)
Минтимер ШӘЙМИЕВ:
– Башта без үзебез дә референдум кирәкми дип уйлый идек. Югары Советтагы
«Народовластие» дигән төркем исә гел «референдум кирәк» дип тукып торды. Мәскәү
дә, Татарстан җитәкчеләре сепаратизм белән шөгыльләнә, Россияне тарката,
суверенитет аларның үзләреннән башка берәүгә дә хаҗәт түгел, дип гаеп ата
башлады. Халык белән киңәшеп эшләмисез, референдум үткәрмисез, дип, үзебезгә дә
әйткәннәре булды. Тегеләре дә, болары да без Татарстанда референдум уздырырга
җөрьәт итмәбез дип уйлаган иде. Ә без тоттык та уздырдык менә. Һәм бик дөрес
эшләдек. Чыннан да, әйбәт юл, мәдәни юл. Әгәр дә без шул референдумны уздырмасак,
шуның нигезендә Конституциябезне кабул итмәсәк, Мәскәү белән бер өстәл янына
утырып мәсьәләләрне хәл итүләр дә, Шартнамә төзүләр дә мөмкин булмас иде.
Конституция судында да хөкем иттеләр безне, башкача да басым ясап карадылар.
Ләкин референдумга каршы көрәш халыкка каршы көрәшү инде ул...
...Референдум көне якынайган саен, басым да көчәя барды. Конституция суды
гына түгел, хәтта Россия Югары Советы алдында җавап тоту да булды әле.
Татарстан Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барды анда. Кызганыч ки
(тарих монысын да белергә тиеш!), республиканы шулай гаепләгәндә, Россия Югары
Советына Татарстаннан сайланган депутатларның берсе дә ачыктан-ачык яклап
чыкмады... Әйе, якламадылар – шул залда утырып, шуны күреп-ишетеп торсалар
да! Алай гына да түгел, федералист карашлы депутатларыбыз республикага пычрак
та аттылар әле...
Әйе, менә шундый чакта сынала кешеләр... Аз гына йомшаклык та күрсәтергә
ярамый иде. Чөнки халыкта шик тууы бар. Сессияләрне бит тоташ телевидениедән
ИРЕК ДИГӘН ТАТЛЫ СҮЗ...
150
күрсәтеп тордылар. Ә инде үз халкыңда шик туа икән, ул чагында без 50 процент
тавыш та җыя алмас идек...
...Референдум алды төнендә мин күбрәк шул турыда уйладым: егетләр каушап
калмас микән, сайлау участоклары ачылыр микән? Аның бит берничәсе генә ачылмаса
да, Мәскәүгә шул җиткән. Радиодан, телевидениедән шундук шау-шу куптарачаклар
иде. Фәлән-фәлән участоклар референдум үткәрүдән баш тарталар, Югары
Советның һәм Президентның карарына каршы чыгалар, дип...
...Егетләр берсе дә каушап калмады! Берсе генә дә! Шунда бер генә администрация
башлыгы җебеп төшсә дә, шом, дулкын булып, шундук участокларга таралыр иде...
Иң мөһиме: халык куркып калмады, бердәм рәвештә референдумда катнашып, үз
сүзен кистереп әйтте.
Фәрит МӨХӘММӘТШИН:
– Мәскәүгә мин үзем генә бармадым. Югары Советның закончылык һәм закон
чыгару комиссиясе рәисе Рөстәм Хафизов белән бергә киттек. Рөстәм барырга бик
атлыгып тормады, нәрсәдәндер курка иде кебек. Ләкин мин аның һичшиксез барырга,
миңа чыгышымны да, йомгаклау сүзен дә әзерләргә булышырга тиешлеген әйттем...
Мине Хасбулатов һәм аның беренче урынбасары Филатов янына чакырдылар. Бу
вакытта Рөстәм алгы бүлмәдә утырып торды. Мине референдум үткәрүдән баш
тартырга күндерергә тырыштылар, мин ризалашмадым. Чыккач, Рөстәм миңа
болай диде: «Зинһар, мине өйгә кайтарып җибәрегез әле. Монда эш юньлелек белән
бетмәскә тора, минем әтине дә 38нче елны кулга алганнар...»
...Коточкыч авыр утырыш булды бу. Бөтенесе дә референдумга каршы чыктылар.
Бу – Россияне таркату, дип тукыдылар, Казанда урыслар белән татарлар арасында
күп кан коелачак, дип сөйләделәр...
...Югары Совет утырышы бетте, ә алар миңа әйтәләр: «Бар, кайт, без
референдумны үткәртмәскә, Татарстан Югары Советына референдум уздыру
турындагы карарын гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәргә дигән карар чыгарачакбыз»,
– диләр. Ягъни мин кайтып, үзебезнең Югары Советны җыеп, тавышка куеп,
референдум үткәрмәскә дигән карар кабул иттерергә тиеш икәнмен. Ну, минем дә
ачу килде инде. «Ярый, ә минем кулда сезнең ул документыгыз юк та әле», – дидем.
Иртәгә сессияне үткәрә алмасак, берсекөнгә, шимбә көн, инде референдум – шуңа
өмет. Тик болар, шушы карарны эшләп бетергәннәр дә, Казанга машина белән
китерттергәннәр. Шофёрлар бер-берсен алыштырып, машинаны төне буе куып! Ә
мин поездда кайтам шакы-шокы...
Рафаэль ХӘКИМОВ:
– Минем «референдум кирәк түгел» дип мәкалә дә язганым булды. Чөнки бүленү
китте, бик яман ыгы-зыгы кубуы мөмкин иде. Татарстанда гына түгел. Бөтен
татар күтәрелү куркынычы бар иде. Ул чакта милли хәрәкәт бик көчле иде бит.
Кайбер шәһәрләрдә инде карарлар да кабул ителгән иде. Референдум үткәрик һәм
Татарстанга кушылыйк, дип. Бүген Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешен
тәшкил иткән районнарның кайсы республикага карарга тиешлеген хәл итү
өчен 1922 елда референдум үткәрелергә тиеш була, ул үткәрелми кала. Андагы
татарларның күтәрелүе бар дип тә шикләнә идек. Бу инде татарга да, башкортка
да файда китермәс иде. Татарстанда да вазгыять үзгәрде. Урыслар «безне монда
кысарлар» дип шикләнә иде бит, шул шикләнү кимеде. Татарстан Молдова да,
Балтыйк буе да түгеллекне аңладылар. Үзебез дә аңлата алдык – сәясәт һәм
икътисад аша...
... Референдум алдыннан Мәскәүдә Куркынычсызлык советы утырышы үткәрелә.
Анда Шахрай белән Станкевич Татарстанга гаскәр кертергә тәкъдим итә. Скоков
(ул чакта шул советның секретаре. – ред.) каршы була. Без Татарстанда үз
тикшеренүләребезне үткәрдек, Шәймиевнең сәясәтен анда татары да, урысы да
хуплый, ди ул. Бу хакта миңа Скоков үзе сөйләде.
Г А З И Н У Р М О Р А Т
151
Референдумга чит илләрдән күзәтүчеләр килү бик шәп булды. Арада бит АКШ
конгрессменнары да бар иде. Аннары Швеция, Бөекбритания илчелекләреннән
дипломатлар килде – сәяси яктан бик мөһим нәрсә бу... Дөресен генә әйткәндә, Рәсәйдә
татар да күп инде. Алар да күтәрелергә мөмкин бит. Күпме кеше әнә телеграмма
җибәрде, Татарстанга тимәгез, дип. Татар бик таралган-чәчелгән. Конфликт-фәлән
чыкса, локальләштерү читен булачак иде.
Фәндәс САФИУЛЛИН:
– Референдум кирәклеккә безне Мәскәү ышандырды. Үзенең туктаусыз йодрык изәп
торулары белән... Казанга килгән Россия прокурорлары җитәкчесе Ильюшенконың
кесәсе тулы ордер булган, диләр. Һич шикләнмим, әгәр дә халык референдумда тискәре
җавап бирсә, суверенитет яклы кешеләрне кырып-себереп алып китәчәкләр иде.
Иң беренче – Президентыбызны, башка җитәкчеләребезне... Безгә бит ул чакны
гаскәрләрне якын китерделәр...
Әйе, ул көннәрдә Мәскәүнең кыланмышлары бөтенләй дә кырга сыешлы түгел
иде шул. Татарстанның урыслар чагыштырмача күбрәк яшәгән шәһәр-район үзәкләре
берсеннән-берсе хәтәррәк эчтәлекле листовкалар белән тулды, урамнарга түшәлде
(соңыннан аларның конфискацияләнгән өлеше генә дә 34 тонна икәнлеге ачыклана),
үзәк радио-телевидение, матбугат чаралары берөзлексез коткы таратып, куркытып,
янап, «юк» дип тавыш бирергә өндәп-тукып торды, җирле «демократик» басмалар
да, аларга кушылып, шуны ук «сайрады».
Инде килеп, референдум алдыннан тагын да бер хәтәр, хәлиткеч алыш
прокурорлар арасында була. Ни дисәң дә, соңгы сүзне алар әйтә ич. Генераль
прокуратурадан референдумны өзәргә дип килгән прокурорлар төркеме дә шулай
уйлагандыр, күрәсең. Ләкин безнекеләр дә, кем әйтмешли, елан аягын кискән гаярь
егетләр булып чыга шул! Татарстан прокуроры Антонов аумакайлана башлагач,
аның беренче урынбасары Марсель Мусин һәм Казан прокуроры (соңыннан
Татарстан прокуроры) Сәйфихан Нәфиев (мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын)
референдум язмышын хәл итүне үз өстенә ала. Шушы урында, әйдәгез, Марсель
аганың үзен тыңлап карыйк.
– ...Беркөнне иртәнге якта мине һәм урынбасарлар М.Әхмәтшин белән
М.Шәрәповны Антонов бүлмәсенә чакырып керттеләр дә безгә районнарны бүлеп
бирделәр һәм кулга бер документ тоттырдылар. Ну, без инде буйсына торган
кешеләр. Берничә районга берьюлы заказ бирдем дә, беренчесенә, Мөслим районы
прокурорына телефон буенча тапшыра да башладым текстны. Укып барам шулай,
кинәт чәчләр үрә тора башлады. Анда референдумны үткәрүнең законга сыймавы,
сайлау участокларын кичекмәстән ябарга кирәклеге язылган иде. Әгәр дә япмасагыз,
Җинаять кодексы буенча җаваплылыкка тартылачаксыз, диелгән.
Законга таянып язылган булса да, бу кәгазь законнарның берсенә дә туры килми
иде. Юридик яктан надан документ. Мин ике урынбасарга да шалтыраттым, без
моны тапшырмаска тиеш, дидем. Шулай килештек. Мин яңадан Антонов бүлмәсенә
кереп киттем, тегеләргә үз фикеремне әйттем. Документ юридик яктан дөрес түгел,
референдум үткәрү турындагы карарны беркем дә гамәлдән чыгара алмый, дидем...
Шуннан соң районнардан шалтырата башладылар. Нәрсә эшлик тә, нәрсә эшлик,
диләр. Мин әйттем, бернәрсәкәйгә дә кысылмагыз, сезнең эш түгел бу, дидем. Әгәр
дә инде куркасыз-нитәсез икән, әнә дачага китегез, кунакка китегез яки «чирләгез».
Күбесе шулай юкка чыкты да...
...Мине эштән алырга теләгәннәр анысы. Белүемчә, Президентыбыз яклап калган...
Менә шулай, өстән иңдерелгән теләсә нинди әмерне карусыз үтәп яшәргә күнеккән
прокурорларны да егетлектә сынаган ул референдум дигәннәре. Бу инде һич тә
законнарны тәңгәлләштерүне таләп итеп, протест белдереп утыру гына түгел сиңа.
Хәлиткеч мәлләрдә прокурор үз халкының адвокаты вазифасын башкара белергә дә
бурычлыдыр ул.
ИРЕК ДИГӘН ТАТЛЫ СҮЗ...
152
Ниһаять, референдум тарафдарларының уртак тырышлыгы белән, Татарстан тагын
бер хәтәр сынауны уңышлы үтте: «Сез, Татарстан Республикасының суверен дәүләт,
халыкара хокук субъекты буларак, Россия Федерациясе һәм башка республикалар,
дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруына
ризамы?» дигән сорауга референдумда катнашучыларның 61,4 проценты хуплап
җавап бирде. Әгәр ул, әйтик, Квебек, Шотландия, Уэльс, Каталониядәге кебек цивиль
шартларда да уза калса, әлеге күрсәткеч күпкә югарырак та булыр иде, бәлки. Ләкин
бездә андый «мәрхәмәт»кә исәп тоту шактый кыен шул. Хәзер инде мөмкин дә түгел
бугай. Чөнки закон кушмый, диләр...
ХХ гасырда иң бәрәкәтле референдум, мөгаен, Норвегиядә үткәрелгәндер (1905
ел). Шуның нигезендә ил, Швеция йогынтысыннан арынып, бәйсез дәүләт статусын
ала. Гомер-гомергә балык тотып көн иткән, өстәвенә эчкечелектән дә шактый җик
күреп яшәгән норвей халкы, тиз арада тернәкләнеп китеп, Норвегия үзе тора-бара
дөньяның иң алдынгы илләреннән берсенә әйләнә. Халыкның тормыш дәрәҗәсе
буенча ул бүген, гомумән дә, беренче урынны били шикелле. Заманында әлеге
могҗизави илне минем үземә дә барып күрергә туры килгән иде. Дөньяның аулак
бер читендә, шактый ук кырыс табигать шартларында гомер кичереп ятучы бу
викинглар токымы ни арада шундый зур ыргылыш ясаган да мул, имин тормыш
коруга ирешкән соң әле? Әлеге дә баягы нефть, газ сату аркасындадыр дияр идең,
алары тормыш дәрәҗәсе ягыннан иң артта сөйрәлүче бериш илләрнең дә төп яшәү
чыганагы лабаса. Күрәсең, хикмәт башкада, – норвейларның милли керемне үз
ватандашларына гадел итеп бүлеп бирә белүендәдер! Әйтүләренә караганда, бу илдә
хәтта череп баеган олигархлар да юк икән. Юкса алар, гадәттә, нәкъ менә нефть, газ
торбаларыннан сураеп килеп чыга ич инде.
Ерак бабалары үрнәгендә, норвейларда бүген дә тишек акча әйләнештә йөри.
Викингларның ышануынча, шул тишектән Кояшка баксаң, ил-көнеңә бәрәкәт, бәхет
иңә икән, имеш. Әлеге ырымга норвейлар бүген дә ышана, димәк.
Ышаныч шул кирәк...
Үз эргәңдә
Ятим икәнеңне белсәң дә.
Идел-йортка кот, бәрәкәт иңсен –
Тишек акча йөртәм кесәдә...
Татарстан референдумында хәтсез генә халыкара күзәтүчеләр дә катнашты.
Шуларның берсе, АКШ Конгрессының Аурупада иминлек һәм хезмәттәшлек
комиссиясе әгъзасы Майкл Оукс референдумнан соң үткәрелгән матбугат очрашуында:
«Татарстандагы референдумның җиңүе – Берләшкән Милләтләр Оешмасының Уставы
җиңүе ул», – дип белдергән иде. Үз «демократ»ларыбыздан аермалы буларак, күңелдә
ышаныч уятырдай сүзләр әйткән иде безгә ерак Америка кунагы. Рәхмәт аңа! Вакытлар
узар, бәлки, якты киләчәктә бездә дә халык ихтыярын санга сугарга, хөрмәт итә
белергә өйрәнерләр әле.
Шуңа ышаныйк.