"Зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә син"
«Шагыйрьләрнең шигъри җанын эстәп, / Самум җилләр улый үзәннәрдә», – дип язган иде кайчандыр «Мең кат үлеп, мең кат терелерлек» шигырендә Җәүдәт Дәрзаман, үзеннән алда киткән чын талантларның язмышы турында фикер йөртеп һәм, әлбәттә, Тукайны да күзаллап. Барыбызны да уйландырырлык, бик гыйбрәтле һәм чын шагыйрь йөрәгеннән генә чыга торган сүзләр. Инде әдәби һәм фәнни җәмәгатьчелек уздырган чараларда күренмәсә дә, яңадан-яңа әсәрләре белән безне сөендермәсә дә, Җәүдәт абыйның һаман да әдәбият, бигрәк тә шигърият, аның да кечкенәләргә атап иҗат ителгән кыйсме өчен җан атуына шикләнмим. Иҗтимагый тормышның шактый болгавыр вакытларында – 1988-1994 елларда хезмәттәшләре тарафыннан «Ялкын»га баш мөхәррир сыйфатында сайланып куелганнан соң, журналны балалар рухына якынайту, укылышлы һәм эчтәлекле итү юлында зур көч куйган Җәүдәт Харис улы Дәрзамановны һәрвакыт олы ихтирам хисләре белән искә төшерәм.
Танылган балалар шагыйре, прозаик, журналист Җәүдәт абый Дәрзаманның иҗатка үзеннән алда килүчеләр белән исәпләшүенә, алар мирасыннан этәрелеп китеп еш язуына гаҗәпләнмим. Ул – сүз сәнгатебез белән яхшы таныш һәм аның уңышлы алым-чараларын тотып алган, үзенеке дә иткән, шуның аркасында мирасханәбезне бездән соң да укылырлык әсәрләр белән баеткан иҗатчыларның берсе.
Традицион кысаларга өстенлек биргән Җ.Дәрзаман иҗатының Тукайныкы белән бәхәскә алынмаслык тыгыз бәйләнеше бар. Дөрес, аның шигърияттә тукайчы булуы бар кеше өчен дә кычкырып тормый, ягъни шагыйрьгә багышланган күпсанлы әсәрләрдә чагылыш тапмый. Моны эчке сиземләү белән тоярга һәм фәнни белемеңә таянып кына аңлатырга була. Шул ук вакытта Җәүдәт Дәрзаманның өлкәннәргә адресланган кайбер әсәрләренең Тукай иҗаты белән элемтәсен интертекстлар ярдәмендә дә исбатларга мөмкин. Әйтик, ул кайвакыт әсәрләренә эпиграф сыйфатында Тукайдан алынган юлларны куя, әмма алардан этәрелеп китеп, иҗади кумирыныкыннан аермалы темаларга килеп чыга яисә бөтенләй башка интонацияләрдә, эмоциональлектә иҗат итә. Мәсәлән, аның «Диктор Данил Ибраһимовка» дип исемләнгән юмористик шигырен Тукайның «Шүрәле»се мотивлаштыра. Моны «Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр» эпиграфы һәм: «Гәрчә озак тормасаң да, / Син анда туган идең, / Җир тырмалап тормый гына, / Шәһәргә «шуган» идең», – рәвешендәге Тукайдан трансформацияләнгән строфалары ачык күрсәтеп тора.
Җәүдәт Дәрзаман иҗатының Тукайныкы белән бәйләнешләре төрле планда бара. Әйтик, «Ап-ак карлар ява» поэмасында лирик мин Тукай, Такташ кебек танылган шәхесләрне, татар тарихында булып узган эш-хәлләрне искә төшерә, алар арасында янәшәлекләр уздыра. Әсәрнең Тукайга мөнәсәбәтле өлешендә ул кышкы матур көндә урамда барганда бер теләнче картны күрә, һәм аның күңелен: «Гасыр түгел, бары еллар санап, / Тукай язган ул карт кайткан кабат», дигән уйлар борчый башлый. Моның белән шагыйрь, тарих алга барса да, шул ук проблемалар кешеләрне сагалый дип әйтергә тели, Тукай иҗатының искермәвен, һәр чорда актуаль калуын күрсәтә. Икенче яктан, шагыйрь рухи остазы тудырган образларның күңел түрендә яшәвен, тормышта әледән-әле хатирәләрен җанландырырлык сәбәпләр тууын сөйли. Чыннан да, аның күкрәгендә, Тукай әйткәнчә, дөньяга зур тәрәзә бар.
Җ.Дәрзаман мирасханәсендәге кайбер мөһим чәчмә әсәрләрне дә Тукай язганнар мотивлаштыра. Әйтик, каләм иясенең тормыш-яшәеш турында физик-физиологик хәл-халәткә бәйле уйланулары рәвешендәге «Ник керәсез төшләремә?» эссесена фәлсәфи-лирик ачкыч рәвешендә Г.Тукайдан «Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!» юллары сайланган. «Драматургия классигы Г.Камалга» адресланган «Тормыш – сәхнә» әсәрендә исә, яңа заманда барган үзгәрешләрне тасвирлаганда, Җ.Дәрзаман шулай ук аларның да элекке чорларга, Тукай, Исхакый, Җәлилләр заманына аваздашлыгын әйтә:
«Тарих төпкеленнән Тукай калка,
Күз салыйм дип печзән базарына.
А!
Никадәр охшаш заман килгән,
Ни кадәрле азык язарына.
Тормыш – сәхнә.
Килгән заманалар,
Бер ишарә гүя үткәннәргә».
Аталган поэмада Җ.Дәрзаман иҗтимагый-сәяси проблемаларны, аларның бигрәк тә милләтләр яшәешенә кагылганнарын Тукайча кыю күтәреп чыга. Язучы татарның үзенә генә бәйле, бигрәк тә аның җитәкче төркемнәренең гаделлегеннән, рухларының сафлык дәрәҗәсеннән торган мәсьәләләр хакында да сөйли. Төрле бүләкләр, шул исәптән Дәүләт премияләре бирү-алуга мөнәсәбәтле ул болай дип яза: «Тормыш –сәхнә. Яшәү – комедия. / Тамашачы бары көлә генә. / Тәкъдим булса, бүген Тукай үзе / Узмас иде Тукай бүләгенә».
Китерелгән цитата, һичшиксез, Тукайча көлү үрнәге булып тора. Ул – адресатлы, үткен яңгырашлы, шул ук вакытта асмәгънәле һәм гаять тә актуальлеккә ия.
Җ.Дәрзаман – Тукай кебек киңкарашлы, төрле жанр һәм формаларда һәм төрле яшьтәге укучыларга атап иркен язган, заман белән бергә атлаган каләм иясе. Шулай да әдәбият сөючеләр аны, алда да сиздереп алганча, балалар шагыйре буларак яхшырак белә. Җәүдәт абыйның Тукай алымнарын нык саклаган, остазы сайлаган юлдан үскән шигъри өлкәсе дә – нәкъ менә балалар әдәбияты. Ул, «Айбулат», «Карурман кунаклары» әкият-поэмалары белән, шулай ук Тукай заманында балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып язылган, дәреслекләргә кертелгән һәм инде заманча рухлы, шәкли камилләшеп беткән, киңкатламга аңлаешлы, шул ук вакытта өлкәннәр өчен дә кызыклы булган эпик поэзиябезне тагын да үстерде, баетты.
Югарыда телгә алынган әсәрләргә фольклорчылык Тукай аша да, Тукай сайлаган традицияләрне дәвам итү рәвешендә дә үтеп керә. «Карурман кунаклары» дигән атаманы укуга, чын татар баласы күңеленә Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык», «Шүрәле» тасвирланган серле карурман, аның әкияти каһарманнары киләдер дип беләм. Әлбәттә, башкалар язган сюжетларны кабатламаска тырышып иҗат иткән Җ.Дәрзаманда инде икенчерәк каһарманнар һәм аларның саннары да бик күп. Шул ук вакытта геройлар арасыннан Тукайныкыларга охшашракларны, һичшиксез, табарга мөмкин. Әйтик, «Карурман кунаклары»нда без тормыш тәҗрибәсе, акыллылыгы, хәйләкәрлеге аркасында урман хайваннарыннан аерылып торган һәм Бүрене акылга утырткан Кәҗә белән очрашабыз.
Җ.Дәрзаман, заманнан калышмыйча иҗат итүче булса да, тормышта булмастайны язган, планетаара, галәмара сугышларны, әллә нинди куркыныч җан ияләрен тасвирлаган каләм әһелләре юлыннан китми – милли әкият каһарманнары галереясы үсәргә тиешлекне, улларыбыз һәм кызларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкаларыбыз, беренче чиратта, үз рухи-мәдәни байлыгыбызда тәрбияләнергә тиешлекне аңлап эш итә. Аның иҗаты, Тукайның балалар өчен язылган әсәрләре кебек, табигатькә, башка төрле җан ияләренә, Туган җиргә, шул җирнең игелекле затларына мәхәббәт тудыруны күздә тота
Җәүдәт Дәрзаманның балалар шигърияте, Тукайныкы кебек, ачык аңлаешлы, төзек калыплы, тормышның төрле якларын иңли һәм баланы тирәлек-табигатькә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә, ел фасылларына, көндәлек эш-хәлләргә бәйле мәгълүмат белән баета. Шулай итеп, ул аны киләчәк тормышка, олылар дөньясына керергә хәзерли. Җәүдәт абый язган әсәрләрдә җиңелчә юмор, киная алымнары еш кулланыла, әмма алар барыннан да бигрәк якты төсләр, хисләр, шатлык авазлары кебек күңелгә сеңә.