Яшәү җыры
Моң дигәнең сайрар кошның күңеленә кайлардан иңә икән?.. Җәй көне бакчабыздагы алмагачка нәни бер кош килеп кунды. Кунды да, дөньяның бар мәшәкатен, гамен читкә куеп торыгыз дигәндәй, әй тотынды сайрарга! Чүп утау да, су сибү дә онытылды – тирә-якта могҗизага тиң сихри моң гына хакимлек итә иде.
Уч төбенә сыенырлык кошчыкның бәгыренә бу кадәр моң каян килгән, ничекләр сыйган? Ул шулкадәр өздереп сайрый, тыңлаган саен, аңа кушылып, күңелнең кырык кылы тетрәнеп куя, тән чемердәп китә: гаҗәеп төгәллек, гаҗәеп ритмика һәм... тормышка мәдхия! Әйе, әйе, кошның җыры – яшәү турында иде. Ул минутта, аның телен аңлагандай, башымны кыйгайтып, авыз эченнән генә җырга кушылганымны хәтерлим: «ак болыт – син матур, лә-лә-лә, ак кояш – син көләч, лә-лә-лә, күңелләр ак булсын, сагышлар онытылсын...» Кошчык минем балаларча шаяртуымны ишетми, җанында шулкадәр пакьлек, шулкадәр сафлык, чисталык, самимилек; ул, әйтерсең, әле генә читлектән очып чыккан да яшәүнең һәм ирекнең никадәр татлы икәне турында бар җиһанга җиткерергә ашыга...
Көйязарларның да җан түренә былбыл оя корадыр, күрәсең. Йә булмаса, кошлар җырын тыңлаган мәлдә, һәр аваз нотага әверелеп, күңел дәфтәренә языла барадыр... Бармаклары күз иярмәс тизлек белән баян телләреннән йөгереп үткәндә, аның йөзенә беркадәр гаҗәпсенү тарала: янәсе, көй язу бит ул... көй язу... Үзеннән-үзе килә дә чыга инде... Менә шулай, чикләвек ваткандагыдай, гап-гади һәм бик җиңел. Композитор Инсаф Хәбибуллинны якыннан белгәннәр аның үзенең дә гадилегенә, ихласлыгына, тыйнаклыгына күнегеп беткәннәр. Тормышны ничек бар – шулай кабул итү һәм ярату. Минемчә, бу ир-егетнең яшәү фәлсәфәсе әнә шул хакыйкатькә сыенган. «Беренче җырымны мин Әфганда яздым», – диюеннән шундый нәтиҗә ясавыма үзе ачуланмас, шәт. Үлем белән күзгә-күз очрашканнар өчен яшәү мәгънәсе капчык-капчык алтын- көмеш белән түгел, һәр туган таңга сөенеп күз ачу, күкрәк тутырып сулыш алу белән үлчәнә. Тәүге җырның – көе дә, сүзләре дә Инсафныкы булган җырның «Мин сине яратам» дип аталуында әнә шундый хикмәт күрмисезме? Олысына да, кечесенә дә таныш гап-гади сүзләр: мин сине яратам, яратам, яратам, мин сине барыбер үземә каратам... Юк, кара кашлы, кара күзле чибәркәйне күзалдына китерүдән генә туган аһәң түгелдер бу. Кабул каласы янында, Әфган таулары арасында, гомернең һәр мизгеле кыл өстендә асылынып торганда, ипләп кенә гитара чиртеп утырганда, әле мыек кына сызылып килгән япь-яшь егетләрнең тормышны ярату турында сөрән салуларыдыр...
«Сандугач керде күңелгә», «Бер егет гармун сайлый», «Чит ил дидем», «Күңелем тулса, кереп елыйм каеннар арасына» – Салават башкаруында үзәкләрне өзгән «Йөрәк җыры», «Сибелде сәйләннәрем», «Чәчәкләрне өзмәгез», «Безнең әтиләр», «Бар да кала»... Бу исемлекне дәвам итсәм, җитмештән артык җырны санап чыгарга тиеш булыр идем. Алар барысы да халык арасында таралып, үз булып киткән, барысы да күпләргә яхшы таныш. Тик шунысы кызганыч: җырларның авторы хәзер сәхнәдә дә, радио-телевидениедә дә бик сирәк очракта тамашачыга тәкъдим ителә, чын хуҗалар булган шагыйрь һәм композитор ни өчендер артык кашык шикелле читкә тибәрелеп килә. Бүген татар эстрадасындагы байтак җырчыларның репертуарында Инсаф Хәбибуллин көй язган җырлар урын били. Табигатьнең үзеннән күчкән, җан җылысы белән сугарылган ул моңнар...
Инсафның туган авылы Ирмәш – Актанышның табигате белән күзләрне камаштырырлык, үзе дә, исеме дә җырга тиң Агыйделе, таулары, чишмәләре белән таң калдырырлык гүзәл бер почмагы икән.
– Һе, Ирмәшне белмәскә инде... Иң матур табигать шунда бит. Безнең капкадан чыгуга, тауга менеп китеш. Кыш буе шуннан кайтып керү юк иде, чана тартып, гел тауда уйнау. Җәен Иске Иделдә су керәбез. Авыл бәләкәй булса да, без үскәндә анда бала-чага күп булды. Күршеләрдә унике бала иде! Без өч бала булганбыз, олы апам Сәмәрә исән-сау, хәзер дә авылда яши. Уртанчы апа Римма мин туар алдыннан биш яшендә үлеп киткән. – Инсаф балачак хатирәләрен искә төшергән арада, мин дә, кечкенә генә буйлы, орчык кебек бөтерчек малайга ияреп, шул елларга кайтып киләм.
...Җәйрәп яткан Әргәнеш болынлыклары, шунда йөргән атлар, сыерлар – алар Инсафның бабасының байлыгы. Әтисе Әхнәф абый ягыннан бабайлары – әнә шундый булдыклы, эшчән, җыр-моңга, гармунга мөкиббән затлар. Талкыган, замананың кырыс җиллләре аларның дөньясын да пыран-заран китергән: кичә җир хуҗасы булып, киң атлап йөргән гаярь затларны землянкага куып төшергән... Әнисе Сәхия апаның нәселен дә урап узмаган ул зилзилә: байда сатучы булып эшләгән Нурмөхәммәтне (Сәхия апаның әтисен үз итеп Нурым дип кенә йөртәләр) Себер далаларына илтеп ташлаган. Сөргенлектә шагыйрь Хәсән Туфан белән бергә булуын гына язмышның кечкенә бер «бүләге» дисәк инде... Нурмөхәммәт агай икесенең гел аралашып яшәвен, паёкларны бергә бүлешеп ашавын еш искә төшерә торган булган. Сөргеннән кайткач та, әлеге дуслык өзелмәгән – Уфа якларына юлы төшә калса, шагыйрь Актанышка сугылмыйча китмәгән, дусты Нурмөхәммәтнең сөргенлектә үткән ун елын хезмәт стажына кертү артыннан да ул йөргән. Хәсән Туфан Себердә көтү көтсә, Нурмөхәммәт агай бүрек теккән. Ул һөнәрен үзе белән авылга да алып кайткан, тиз арада Актанышның атаклы бүрекчесенә әверелгән.
Балалык һәм яшьлек чорында нәсел тамырлары турында да, илдәге сәяси вакыйгалар турында да артык уйланмыйсың шул. Колакка чалынганнарны бүген килеп искә төшергәндә аһ итеп куярлык: тамырлар белән бергә тарихи чынбарлык үзе дә бакыйлыкка күчә бара...
– Минем әти сүзгә бик оста, җор телле кеше иде, хәтере дә нык әйбәт булды. Вакыйгаларны көне-сәгате белән әйтеп сөйли торган иде. Балык тотарга ярата иде, ау үргәндә булышырга мине дә үзе белән ала. Әтинең «коптилкасы» да бар иде, авылда бер! Өйдә балыктан да өзелгән юк, кешедән дә... Ну минем балыкка бер дә уш китми. Бабайның – без аны әткәй дип йөрттек – хромкасы, саратский гармуны бар – шуны шыгырдату ошый. Үзалдыма уйнап тик утырам... Шуннан әти кая, ничек басасын күрсәтеп, «Карабай» көен өйрәткән иде.
Инсафның тәүге остазы, менә шул рәвешле, әтисе булса, аз сүзле, тыйнак Сәхия апа улын Актаныштагы музыка мәктәбенә – баян классына илтеп биргәч, малай биш ел буе танылган музыкант Мирзанур Фәрухшин сыйныфында укый. Шул вакытта ук күңелдә үзенән-үзе бөреләнеп килгән көйләр, әле самими генә хәлдә булса да, җанны көйрәтә башлый; үзе баяннан әз генә калку булган Инсаф аларны укытучысына да уйнап күрсәткәли. Һади Такташның шигъри юлларын бераз гына үзгәртсәк: «кем уйлаган шушы шаярулар анда кәсеп булып калыр дип»... Музыкага һәвәслеге белән аерылып торган малай мәктәп концертларының берсендә дә катнашмый калмый; имтиханнарны да иң яхшы тапшыручылар исемлегендә була; урта белем алгач, җиде юл чатында да аптырап басып тормый – 1984 елда туп-туры Казанга, сәнгать институтының оркестр бүлегенә юл тота. Сабакташлары арасында Әлфис Кыямов, Рафик Таҗетдинов, хор бүлегендә укыган Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов кебек, еллар узгач, исемнәре халыкка таныласы студентлар да була.
Студент дигәннән, уку елларында теләсә кайсы чор шәкертләрен, аеруча егетләрне берләштерүче бер нәрсә бар. Әйдәгез, без аны халыкчан итеп, «шабашка» дип кенә атыйк әле... Стипендияне тартып-сузып күпмегә җиткерәсең, әле анысының бөтенләй эләкмәве дә ихтимал бит: кемдер вагон бушата, кемдер ипи заводында эшләп ала, кемдер студотряд белән төзелешкә чыгып китә... Инсаф та беренче курста ук «Төзүчеләр» мәдәният сараенда, режиссёр Камил Саттаров җитәкләгән халык театрында эшли башлый, баянда да уйный, спектакльгә көйләр иҗат итә. Тик максаты – иш янына куш булыр дип акча эшләү түгел, ә үзен сынап карау. Хыялый күңелне һаман каядыр әйдәкләгән тарту көченә буйсынып, иҗатка килү.
Бу урында иҗат турындагы сүзебез беразга тукталып торыр. Арада – армия еллары. Сагынып сөйләр көннәре дә, мизгеле елларга тиң булып, үзәкне өзгән, онытырга, онытырга, ничек тә искә төшермәскә теләгән чоры да бар аның. Көндәлек битен актаргандай, укырга яраган урыннарына гына күз салсак... Украинаның Могилёв-Подольский шәһәрендә, «учебка»да үткән айлары башкаларныкыннан әллә ни аерылмыйдыр. Хәер, алай дисәң, армиягә алынган һәр солдатка кинога төшү бәхете тәтиме?! Барысы хакында да тәртибе белән сөйлик. Инсаф хезмәт иткән 3 нче рота үзенең күрсәткечләре белән беренче урынга чыга. Нәкъ шул мәлдә шәһәргә «Киевфильм» студиясе килеп, сугыш турында кино төшерү белән мәшгуль икән, исәпләре – солдатларны да артист итеп уйнату. Алдынгы булгач, бүләк йөзеннән әлеге мөмкинлек 3 нче ротага бирелә, алар... немецлар булып уйнарга тиеш.
– Кино дигәннәрен шәһәрдән ун чакрымлап читтә, яланда төшерәселәр икән, анда танклар да, йөк машиналары да тезелеп тора. Безнең янга тартма-тартма немец киемнәре, каскалар, кирза итекләр, автоматлар китереп куйдылар. Шуларны киеп, автомат тотып, танклар артыннан йөгерергә тиеш инде без... Без чапканда, режиссёр ярдәмчесе кемгә нишләргә, ничә адым атлагач егылырга кушып, команда биреп тора. Мин артык озак йөгермәдем, өч-дүрт патрон «аттым» да кәкрәеп аудым... Әллә ничә дубль ясый-ясый «нимес»ләрне төшереп бетергәч, каршы окоптагы совет гаскәрләрен төшерергә тотындылар. Аларны «холостой» снаряд белән шартлаталар, безгә исә, чынга охшасын өчен, көрәктер, тактадыр ише нәрсә белән балчык өемен тузгытып, һавага чөеп торырга кушалар... Шулай ике атналап артист булып йөрдек. Беркөнне эш беткәч, шәһәргә кайтырга җыендык – көн суытып җибәргән, ә безгә йөк машинасында, ачык кузов өстендә кайтасы. Кызганганнардыр инде, киеп уйнаган киемнәр белән кайтарып җибәрделәр. Башта – немец каскасы, өстә – немец формасы... Бертөркем солдатлар шулай тезелеп утырдык, юлдан үткән машина шофёрлары, күзләрен шакмак итеп, борыла да карый, борыла да карый. Борылмассың, машина тулы нимес кайтып килсен әле...
Инсафның җор тел белән сөйләгән хикәяте иң кызык урында өзелде: баксаң, ул әлеге фильмның алдагы язмышы белән бөтенләй кызыксынмаган икән! Эшләнеп беткәнме, экраннарга чыкканмы – «белмим, чыкмагандыр ул... Киноның исеме «И никто на свете» дип аталачак, менә хәзер Германиягә барып төшереп бетерәбез дигәннәр иде дә, ай-һай, аннан соң болганчык еллар китте бит...» – дигәннән артык җавап яңгырамады. Шулай диюе, мактанырга теләмичә, мыек астыннан елмаеп, колагыма токмач элүе генә булды микән... Чөнки Интернет битләрендә әлеге фильм чыннан да бар, анда немец солдатлары танкка ышыкланып йөгерә, совет гаскәрләренең окоплары өстендә ком бураны уйный...
Уен һәм чынбарлык арасы әллә ни ерак түгел икән. «Учебка»дан соң Әфганстанга, ут эченә барып керергә мәҗбүр егетләр күңелендә нинди буран уйнаганын үзләре генә беләдер. Бу тема – аларның күбесе өчен «табу». Авызларыннан артык сүз алырмын димә. Сафка тезеп бастырып, офицерлар: «Син Әфганстанга барырга ризамы?» – дип сораганда, «Юк!» дип җавап кайтарырга оят, хурлык кебек... Әфган – иң беренче чиратта әниләрнең йөрәк ярасы ул. Бер генә ана да үз баласын сугыш өчен дип үстерми... Ничек әйтергә, газиз кешеңә – әнкәеңә җәһәннәм уты эченә кереп китүеңне җайлап кына, йомшартып кына ничек әйтергә, нинди сүзләр, нинди җөмләләр табарга?
Җөмлә кирәкми. Бер, бары тик бер сүз – «Әфганстанда» дип хәбәр итүең җитә, әнкәң дә сиңа кушылып шул ук ялкыннарда яна... Әнә, янәшәдәге егетләрнең берсе хатка: «Мин Монголиядә», дип язып маташа – конверттагы кыр почтасы номерына карап, чит илдә икәнен барыбер чамалаячаклар... «Әни авыру минем, Әфганда дисәм, шунда ук үләчәк», – мәктәп бусагасыннан гына атлап, чып-чын сугышка килеп эләккән егет- малайның иртә җитлеккән фәлсәфәсе бу.
Әйтергәме, юкмы дип байтак икеләнгәннән соң, Инсаф үзенең кайдалыгын якыннарына яшермичә язып сала. Соңыннан, исән-сау әйләнеп кайткач, күршеләрнең: «Әнкәң коймаларга сарылып елый иде», дигән сүзләрен ишетеп, үзенең дә күңеле тулган мәлләре аз булмагандыр...
Таулар илендә яралган «Мин сине яратам» дигән җырны әнә шуңа күрә тормышка мәдхия дип бәяләдем дә инде... (Бу җыр бүген «Зөләйлә» төркеме башкаруында өр-яңа сулыш алды.) Яшәү кадерен аңлаудан, ак белән караны беркадәр аерырга өйрәнүдән туган җырдыр ул. Шулай булмаса, армиядән соң кабат институт бусагасына әйләнеп кайткач, укытучысына әйткән сүзләрендә катгый хакыйкать яңгырамас иде.
– Беркөнне коридордан барам, каршыма тарих укытучысы килә. Без аның белән аралаша идек, дус идек. Хәл-әхвәлләрне белеште дә, Әфганстанда хезмәт итеп кайтуымны ишеткәч: «Ничек соң, интернациональ бурычыңны яхшы үтәдеңме?» – дип сорап куйды. Мин әйтәм, нинди интернациональ бурыч булсын анда, басып алу сугышы бит ул, дим. Әй шунда укытучының йөзен күрсәң! Күзләре түгәрәкләнде, бите агарды-күгәрде, бармагын авызына куеп: «Тссс! Болай дип сөйли күрмә! Кеше ишетә күрмәсен!» – ди бу, бөтенләй коты очты.
Сүз белән әйтеп бетереп булмаганны моң аша җиткерергә була. Якты, дәртле көйләр кешедә яшәү шатлыгы уятсын, моң белән сугарылганнары күз яше аша күңелне чистартсын. Тик бер генә шарт – тыңлаучыга очсыз, мәгънәсез, зәвыксыз нәрсә тәкъдим ителмәсен! Хәер, нинди зыялы остазлардан белем ал да кулыңдагы гармун телләренә зәвыксыз көй килеп сарылсын, имеш... Тукай премиясе лауреаты, танылган композитор Бату Мулюков, шулай ук Тукай бүләге иясе, дирижёр Хәсби Фазлуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Әминев... Нинди мөгаллимнәр, гаҗәеп зыялы, затлы шәхесләр!
Студент кына булса да, Инсаф Хәбибуллинның да талантын, баян телләрендә җитез йөгерешкән бармакларын күреп алганнардыр. Шулай булмаса, өченче курста укыганда ук аны якташы, Табанлыкүл егете, филармониядә эшләп, халык арасында танылып өлгергән Хәнәви Шәйдуллин үз төркеменә баянчы итеп чакырыр иде микән? Монда да әле матди якны уйлау юк: һаман да шул үзен иҗатта сынап карау теләге! Булдыра аламы, ошаталармы? Ошаталар! Бер сәхнәдә эшләгән баянчы Фәрит Хатипов та мактау сүзләре әйтеп күңелен канатландыра. Инсафның кулына әллә каян гына Мәхмүт Хөсәеннең «Күрше кызы» дигән шигыре эләгеп, илһам килгән мизгелдә шуңа көй дә язып куя, ул җырны Х.Шәйдуллин тиз арада өйрәнеп, радиога да яздырып кайта. Тулай торактагы кызлардан Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләрен алып торган Инсафта янә иҗат дәрте: шул китапны шаярган кебек кенә актарган арада «Сандугач керде күңелгә» дигән юлларга шаярган кебек кенә көй дә килеп куна. Дөрес, үзе бер дә егылып төшми: артык гади тоеламы шунда... Тик, ни хикмәт, күп тә үтми, әлеге җыр бөтен тулай торакның хитына әверелә, аның янына «Бер егет гармун сайлый» дигәне өстәлә, тагын, тагын... Бераздан бу җырлар Наил Шәймәрданов чыгарган кассетада да урын ала, Салават, Зәйнәп репертуарына да керә.
Үз иҗаты хакында Инсаф, тыйнакланып, бик гади һәм җиңел генә итеп сөйләп ала. Әйтерсең, шигырьләрнең мәгънәлеләрен генә сайлау да, аларга тәңгәл килерлек көй язу да, Актаныш музыка мәктәбендә егерме алты ел мөгаллимлек итү дә, элегрәк, фонограммалар булмаганда, икешәр сәгать буе баян күтәреп, сәхнәдә басып торулар да, партитура язу да, халык уен коралларыннан ансамбль төзү дә шулай җиңел генә, җайлы гына, үзеннән-үзе генә эшләнә торган хезмәтләр... Ә бит җиңеллекне эзләсә, институт тәмамлагач, башкалада төпләнеп калыр иде, йә булмаса, соңрак, башка шәһәрдә эш урыны тәкъдим итеп чакыргач, шунда юл тотар иде. Ни дисәң дә, олы казанда кайнавы уңайлырак... Юк, филармониядә эшләгән җиреннән, инде үзенең талантын, исемен күрсәтеп өлгергәч, Актанышка дәшеп кайтаруларына каршы килми, туган ягына юл тота. Мәдәният йортында җигелеп тартырдай кеше кирәк, музыка мәктәбендә укытырга, бөтен чараларны оештырырга, вокаль ансамбльләргә ноталар язарга, кыскасы, районның сәнгать дөньясында кайнарга...
– Ул чакта районда мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Казбек Каюмович Әдһәмов, министрлыкка шалтыратып, минем хакта: «Ул бит бездән направление алып киткән егет, үзебезгә кайтсын», – дигәч, кайтырга туры килде инде. Хәнәви Шәйдуллин белән соңгы тапкыр Яркәйдә концерт куйдык та, шуннан кайтышлый, 8 мартта ул мине Актанышта калдырып китте. Әй әйбәт кеше иде! Ул беркайчан бер кеше турында гайбәт сөйләмәде. Балачактан авырлыкны җитәрлек күргән, ятим үскән: кесәсендә бер уч ашлык табып, теге елларда әнисен ун елга төрмәгә утырткан булганнар. «Басуда, буразна арасында йоклаган чакларым күп иде», – дигәне истә әле Хәнәви абыйның...
Сүз җебе Инсафның үз уңышлары ягына түгел, әнә шулай башка игелекле затлар тарафына борыла да китә. Ә бит, алда әйтелгән сүземне кабатлап, аның 26 ел буе баян классында укытуын, районның мәдәни тормышында таяну ноктасы булып торуын гына ассызыкласам да, никадәр сабырлык, никадәр тырышлык һәм тынгысызлык таләп ителгәнен төбенә тоз коеп сурәтләп бирә алмам. Бүгенге көндә Инсаф Хәбибуллин «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнгән, хорны да ул алып бара. Аның элекке данын югалтмыйча, дәрәҗәсен тагын да күтәрергә, артистларның профессиональ осталыгын тагын да арттырырга, репертуарны тамашачы «татар җыры менә нинди була ул!» дип нәтиҗә чыгарырлык итеп яңартып торырга кирәк. Ансамбль хакында сөйләгәндә, «Агыйдел»нең Инсаф өчен үз баласыдай якын һәм кадерле икәнен аңлау кыен түгел. Артистларның таланты, хакимиятнең аларга игътибары, гаиләлеләргә чират белән фатир бирелү, элекке мәдәният йортының күз явын алырлык итеп яңартылуы һәм бинаның тулысынча ансамбль карамагына тапшырылуы, яңа биюләр, җырлар хакында күзләре янып, очкынлана-очкынлана сөйли, ә менә үзенә бирелгән грамоталар, Мактау кәгазьләренең кайчан, ни өчен икәнен дә «белмәмешкә салыша»: Ф.Туишев исемендәге гармунчылар конкурсында беренче урын яулаганын да, «Тургай» балалар җыр конкурсында җиңеп кайтканын да, 1996 елда «Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исемгә ия булуын да теленнән тартып кына төшерерсең... Ә бит бүген әрсезләр заманы: ике-өч көй язып – әле аларның да чын композиторлар көеннән кисәк-кисәк урланган булуы бик ихтимал – «мин композитор, сүзен дә үзем язам, үзем чыгып җырлыйм» дип күкрәк чөеп йөрүчеләр җитәрлек. Тагын да яманрагы – тамашачы үз каршында тамак ертып кычкырган, үрле-кырлы сикергән шундый бушбугазларга мөкиббән, аларның исемнәрен белә, концертына йөри, котыра-котыра кул чаба. Быел җәй ачык һавада барган бәйрәмдә бер җырчы егетнең очсызлы шаяртуларына һәм: «Әйдәгез, апашкалар, кушылып җырлыйбыз!» диюенә дәртләнеп биегән апа- әбиләрне күреп, шулкадәр гарьләнгәнемне онытмыйм. Сәхнә түреннән торып үзләрен мыскыл иткәнгә сөенәләр, сәнгать дигәннең оятсыз мәзәкләргә кайтып калуына шашынып кул чабалар. Шуңа күрә чын талантларның артык тыйнак булып читтә калуына сокланырга да белмәссең, бераз чеметеп алырга да...
Инсаф Хәбибуллин көй язган җырларны беркадәр барлап чыккач, мин аның шигырь сүзләренә таләпчәнлеген искәрдем. С.Хәким («Белсәң иде»), Р.Вәлиева («Әниемә»), М.Мирза («Без туфрактан яралганбыз»), Л.Лерон («Әтисез үскән бала»), Р.Миңнуллин («Китмәссең син җанымнан»), Ш.Җиһангирова («Бер адымда гына»)... кебек шагыйрьләрнең иҗатына мөрәҗәгать итү үзе генә дә зәвык һәм таләпчәнлек хакында сөйли. Соңгы елларда Ф.Дәүләтбаев, Р.Сәлахиев кебек якташ шагыйрьләребез белән тыгыз элемтәдә булуы да күзгә чалына; арада эстрада җырлары да, романслар да бар. Минемчә, матур көй тусын өчен күңелнең дә матурлыгы, яктылыкка омтылуы, иң мөһиме – якыннарыңның сиңа теләктәш булуы кирәктер ул. Билгеле мәсәлдәгечә, тормыш дилбегәсен берең бер якка, икенчең башка якка тарткаласа, бер урында таптанудан ерак китәлмәссең... Бу җәһәттән Инсафның җаны тыныч, чөнки хатыны Зөһрә дә, уллары Искәндәр белән Йосыф та, үзе кебек үк, сәнгатькә гашыйк җаннар. Шулай булмый ни! Актанышка эшкә кайткач, әле мәктәп укучысы булган, «Агыйдел»дә биеп йөргән Зөһрә тышкы матурлыгы белән генә түгел, җан җылысы белән дә үзенә бәйләп өлгерә бит. Өч ел очрашып йөргәннән соң корган гаиләләре ышанычка, мәхәббәткә нигезләнгән. Алабуга культура-агарту училищесын, читтән торып пединститут тәмамлаган Зөһрә ханым бүген Актанышның 1 нче мәктәбендә психолог булып эшли, рәсем дәресләре, бию түгәрәге дә алып бара. Олы уллары Искәндәр – кайчандыр әтисе укыган музыка мәктәбендә укып, саксофонда уйнау серләренә өйрәнгән, рок-музыкага гашыйк, бәрмә уен коралларын буйсындырырга ярата. Төзелеш институтының архитектура бүлегендә, хәзер бишенче курста укучы егет Америкадан, Канададан килгән рок-группалар белән дә чыгыш ясаган, яшьләр арасында популяр булган «Алканат» төркемендә дә уйнаган. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәннәре хак инде: булдыклы егет рок-музыка өчен көй иҗат итәргә дә өлгергән. Йосыф исә әлегә җиденче сыйныфта белем ала, ул да музыка мәктәбенә йөри, саксофонда уйный, шахмат түгәрәгенә дә җитешә. Казанга ярышка барып, икенче урын алып кайткан, 2 нче разрядлы шахматчы исемен дә иярләгән. Үзе теләп гитарада уйнарга өйрәнгән.
– Кара инде, балаларым белән мактанып ташладым түгелме?.. Ә менә минем әни гомергә тыйнак булды, беркайчан «улым моны язган, болай эшләгән» дип кешегә сөйләп йөрмәде. Әнигә 91 яшь, бүген авылда, Сәмәрә апа янында яши. Әти генә бик иртә, 73 яшендә үк китеп барды...
Инсаф үзе быел илле яшьлеген каршылый. 5 февральдә, тирә-якның әле сафлыкка, аклыкка күмелгән мәлендә туган ул. Шуңа күрә дөньяга ирештерер сүзе дә аклык турында.
Алмагачка кунган сандугачның җыры да яшәү матурлыгы турында дигән идем бит. Сайрар кошның мәдхиясе – ак кояшка, бөдрә болытларга, дөньяның фанилыгын искәртеп искән таң җиленә, агымсуларга, гомумән, тормышның үзенә. Аңа дан- дәрәҗәләр дә, купшы-төче сүзләр дә мөһим түгел. Көен тыңласыннар, отып алсыннар да башкалар да шушы җырга кушылсыннар. Яшәү җырына. Бары шул гына...