Логотип Казан Утлары
Роман

Тимә, яшәсен! (роман-новелла)

ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
РОМАН-НОВЕЛЛА
Логика дигән сөзгәк тәкә
Дивизия штабының оператив бүлеге (мозговой центр) икенче катта, зур гына
бүлмәгә урнашкан. Стена яклап өч өстәл артында өч офицер утыра. Тәрәзә
яклап түрдә киң өстәлнең хуҗасы – гадәти киемдә йөрүче, сызымнар сызучы
олы яшьтәге Матвей Трофимович (аны «Трофимыч» дип кенә йөртәләр икән),
тагын да зуррак өстәлне рядовой Володя Железняков били. Нижний Тагил
университетының өченче курсына ул көз аенда кайтып китәргә тиеш, әгәр дә
үзенә алмаш тапса... Таба алмый икән, декабрь азагына кадәр аны җибәрмәскә
мөмкиннәр...
Кайчандыр, ни сәбәптәндер кызып китеп, миңа: «Ты – потомок Чингизхана,
вы держали нас триста лет под игом!» – дип кычкырган бу егеттән мин сагая
идем. («Иго»... дип, башка сугып торгач, татар кешесе үзен гаепле санап,
бер башка үсми, тәбәнәк кала. Ялган тарих белән халыкны кимсенеп яшәү
хәленә дә китерергә мөмкин. Югыйсә, «иго» ул, таркау рус кенәзлекләрен игә,
тәртипкә китерү дигән мәгънә буларак кабул ителергә дә мөмкин бит. Мин ул
чакта моны белгәнмени...)
Калын күзлекле Володя Железняков, якыннан белсәң, алай дорфа, тупас
холыклы түгел икән. Ул мине оператив бүлеккә алып килеп таныштырды,
(сынау срогы белән) эшкә җигәргә уйлыйлар мине.
Чибәр йөзле капитан Астафьев иң түрдә утыра, Гоголь әсәрләрендәгечә
әйтсәк – «столоначальник» икән. Ул калын амбар кенәгәсенә баш күтәрми
нидер яза. Икенче өстәл артында капитан Комбаров. (Гамбәревтән бозылган
фамилия ахрысы.) Өченче өстәл артындагы майор Мезенко миңа беренче
күрүдә үк ошамады. Төксе карашлы. Солдаттан чирканган кебек сөйләшә.
Текәлеп карый да... сыңар күзе, аерымланып, йөзеп тора, син шул күз алмасы
артыннан ияреп, әле сулга, әле уңга тайпылырга тиеш кебек уңайсыз хәлгә
каласың...
Матвей Трофимович сугыш чорында ТБ-3 самолётында укчы-радист булып
хезмәт иткән. Авиацияне үлеп ярата. Үткән хатирәләр белән үзен сугарып
яшәүче тере тарих...
Күрше кабинеттан хуҗаларча килеп кергән подполковник Журавлёв, штаб
Ахыры. Башы 2016нчы елның 10-12нче, 2017нче елның 1нче саннарында.
3.* 67
начальнигы урынбасары буларак, әлеге бүлекнең турыдан-туры җитәкчесе
икән. Ул мине баштанаяк күзләп алды да, кырыс, чатнап торган тавыш белән:
– Монда эш бик катлаулы. Шактый четерекле документлар кулдан үтә.
Кайчакта төннәрен дә эшләргә туры киләчәк! – дип, «юатып» чыгып китте.
Мин курка калдым. Янәшәмдә торган Железняков, астан төртеп: «Не ссы!
Научишься. Привыкнешь. Нам, татарам, всё равно!» – диде шыпырт кына.
Ничә күз карап торганда, «сыналу эшафотында» кыен мизгел иде бу. Астан
гына йодрыкны кысып, үземә көч бирдем, боларга караганда миңа, татарга,
икеләтә сәләтле булу, икеләтә зирәк булу, икеләтә эшчән булу кирәк – мин моны
исбатларга тиеш! Болар бит минем оялчанлык битлеге астында баш бирмәс
үҗәтлек ятканын чамаламыйлар әлегә...
Володяның өстәл тартмасында гаҗәеп тәртип: һәрбер карандаш, циркуль,
каләм һәм башка шундый кул эше әйберләре оя-оя итеп, тәртип белән тезелгән.
Өстәл тартмасын ачып, күзеңне йомып та тапмалы. Ул хәтта минем өчен дип
тә кирәк әйберләрне аерым бүлеп куйган.
Чүп чиләге кәгазь кисәкләре белән бик тиз тула икән. Атна азагында,
секреткадан ачкычны кул куеп алып, чүпне крематорийга яндырырга
илтәм. Бер-ике тапкыр шулай барганнан соң, башның уйлап табарга маһир
күзәнәкләрен эшләтеп алдым. Зур табаклы, каты картоннан метр ярымнар
биеклектә итеп, төпләп, цилиндр ясадым, гуашь белән чәчәкләр төшереп
бизәдем дә, стенага терәлеп бетмәгән шкаф почмагына утыртып куйдым. Чүпне
хәзер айга бер генә яндырырга була. Капитан Астафьев: «Моңа берәүнең дә
башы җиткәне юк иде әле», – дип мактады. Майор Мезенко, чыраен сытып,
бәйләнергә сәбәп эзләп карады да тынды.
Нишләп шулай икән бу тормыш, тыныч кына яшисе даирәңдә дөньяга
аркылы туган берәр бәндә пәйда була да синең тынычлыгыңны бораулый
башлый. Көнеңне, кәефеңне боза. Ошамый бу кеше миңа. Аңардан күзгә
күренмәгән салкын-кара дулкын бәреп тора шикелле.
Малай чакта авылда шундый бер егет бар иде. Мине күрде исә, кеше
алдында «аксөяк» дип мыскыллый да шаркылдап көлә. Көлгән чакта күзләре
кысылып бетә, чукмар борыны дугайланып өскә чөелә, калын иреннәре алагаем
ерылып, үшән колак очларына кадәр җәелә. Мин аны күралмыйм, кешеләр
җыелып торган җирдә ул булса, тизрәк таю ягын карый идем. Нинди аксөяк
булыйм инде мин, җәйге каникулда йөк машинасында комбайннан җурна
(зерно) ташыйбыз, ындыр табагына кайткач, әрҗәсеннән агач көрәк белән
көрәп бушатабыз. Ә ул – «Чаян» журналындагы сурәткә охшаган Әгъдәс –
ындырда йөкле ат, машиналар кереп баса торган зур үлчәүдә эшли иде. Аның
үртәп, бөркелеп көлүеннән һич котылыр чара юк.
Кышкы каникул вакытында Фаварисларда аулак өй иде. Өч апасы ишекне
бикләгәннәр дә без малайларны Фаварис янына кертмиләр, югары очтан
егетләр төшкән, аларга да ишек ачучы юк. Арада теге... Әгъдәс тә бар. Аның
Фаварисның иң чибәр апасы – Илгизәгә күз атып йөргәнен без белә идек. Шул
төндә, яңадан үртәмәс бәлки дип, Әгъдәскә ярарга тырышып, ишекне ачып
кертергә булдым. Кесәмнән пәке чыгардым да (эчтәге элгечнең ни рәвешле
икәнен белә идем), – азаплана торгач, ачып җибәрдем бит. Рәхмәт әйтәсе
урынга, Әгъдәс абый, үзенең яшьтәшләренә борылып:
– Менә бит, егетләр, аксөяк булып юкка йөрми бу малай, кеше чыга
моннан, – дип шаркылдап көлде. Минем ачудан күз алларым караңгыланып
китте. Атылып урамга чыктым. Ишелеп төнге кар ява. Кар ябалаклары
68
арасыннан каядыр күз төбәп барам да барам. Эчтән күңел әрнеп сулкылдый.
Әмма җебеп төшәргә ярамый. Авыл башына чыктым, тегермән ягына таба
барам. Күз алдымда – Әгъдәс абыйның киерелеп авызы ерылган чырае... Ул
мине эзәрлекли... кәефемне боза, күз каршымда үртәп, үчекләп тора. Шул
Әгъдәс күземә күренмәсә, миңа нинди рәхәт булыр иде. Ул мине туктаусыз
мыскыллый, юлыма аркылы төшә, яшәү дәртемне сүндерә-томалый. Тегермән
турына җиткәч, борылып кире авыл башына чаклы кайтам, тагын борылам;
үзалдыма сөйләнә-сөйләнә, ачынып, эчемә җыелып килгән бөтен рәнҗүемне
чыгарам.
Кәефемне җимерә, сулышымны буа торган бу бәндә минем юлыма аркылы
килергә тиеш түгел. Шушы төн карасы, шушы кар аклыгы шаһит, каһәрлим
мин аны, каһәрлим...
Бер көннән соң микән, иртән күршебез Рәшидәттәй белән әнинең мыдыр-
мыдыр сөйләшкәнен ишетеп уяндым. Тавышларында ниндидер шом бар
сыман. Әгъдәс исеме дә чыккач, мин торып утырдым.
– Өйләнмәгән дә... япь-яшь килеш харап булган...
Ничек харап булган? Бу соравым тел очыннан төшә алмыйча, тамакка
тыгылды.
Әгъдәс абый, иртән чәй эчеп утырганда, печенье капкан да... урындыгыннан
артка китеп, тынсыз калган. Кинәт йөрәге туктаган икән...
Бу хәбәр мине тетрәтте, зиһенемне чуалтты. Әллә соң минем гаебем бармы
монда, дип, үз-үземне талкыйм, кабат-кабат искә төшереп, аны терелтергә
теләп әллә нинди тылсым-фаразлар кылам...
Әлбәттә, минем гаебем булмагандыр. Мин, малай кеше, аның тәкъдиренә
ничек тәэсир итә алыйм инде. Әмма мин шуннан соң беркайчан да, беркемгә
карата да каһәрле уйга бирелмәскә, бәгырьгә төшеп рәнҗемәскә дигән карарга
килдем. Нахак бәла ягудан кала... үзеңне саксыз рәнҗеткән аяусыз кешене дә
аңлап, кичереп карарга омтылу – гаделлеккә беренче адым түгелме!
Менә хәзер, кискен холыклы үсмерчакның шул хәлләре искә төште дә,
майор Мезенконың да берәр уңай ягы бардыр бит инде, мин генә күреп
бетермимдер, дип уйга калдым. Бер кабинетта алты кеше без. Күз карашлары,
уйлар, холыклар кисешә... Бигрәк тә миңа, хокукы тәгаенләнмәгән оялчан
егеткә кыен...
Штабның оператив бүлегендә эш чынлап та күп икән. Беренче плакатны
ясарга алынгач, сизеп торам, Володя Железняков бик дулкынланды, бәлки
минем шушы эшем аның язмышын хәл итәр, рәтле алмаш калдырса гына, аны
вакытында кайтарып җибәрәчәкләр бит...
Буе – дүрт, иңе – алты биттән торган ватман кәгазьләрен (А1 форматлысын)
җыеп ябыштырсаң, өстәл өстенә сузып яткырырга сыймый. Шуңа күрә барын
да алдан чутлап, исәпләп, бөтен бер схеманы күздә тотып, өлешләп, аерым-
аерым ясарга кирәк. Соңыннан гына ватман битләрен тоташтырасың. Карандаш
эзеннән калын перо белән линейкасыз гына туп-туры сыза алуымны күзәтеп
торган Володя, мактау сүзенә саран икәнен онытып, «невероятно!» дигән
булып, гаҗәпләнүен белдерде. Һәм бүтәннәргә ишетелмәслек итеп кенә, теш
арасыннан: «Ашыгып эшләмә!» – дип кайгыртучан ысылдап китте.
Гадәтем шундый: бер-бер эшкә тотындыммы – тизрәк азагына барып
чыгасым килә. Юк, ордым-бәрдем кабалану түгел, үз шөгылеңнең серенә
төшенеп, логик эзлеклелектә, секундларны минутка, минутларны сәгатькә
үрә барып, вакытны юкка сарыф итмәү сәнгате бу!
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
69
Икәү генә калгач, Володя болай диде:
– Ашыгып эшләмә, диюемне дөрес аңла. Солдат спит, служба идёт, дигәнне
беләсең бит. Моны бетерүгә, икенче эш китереп төртәләр, анысын бетергәч –
өченчесен. Гел шулай бара, өзлегерсең бит. Бер көндә бетәсене ике-өч көнгә
суза белү, һәм шуның табигый икәненә начальствоны күнектерү – менә кайда
хикмәт!
Шулай итеп, Нижний Тагил университетында укыган, физика-математика
факультетының өченче курсыннан армиягә алынган Володя Железняков
миңа дивизия штабының оператив бүлегендә ничек эшләү «фәнен» гади генә
төшендереп бирде. Миңа хәзер билгеле бер ритмга корылган кан йөрешен,
йөрәк тибешен, кул җитезлеген, холык кайнарлыгын ничек үзгәртергә – менә
монысы үз җаның-тәнең каршында хыянәткә бәрабәр...
Штабта эшли башлагач, мин Володя Комаров белән якынаеп киттем. Ул
майор Сорокин белән бер кабинетта, кәгазьләргә чумып утыра, язу машинкасы
да бар. Дивизиянең баш писаре Володя Комаров һәрчак үзалдына җырлап
йөри. Казармада аның барлыгы сизелми дә. Ә монда, эш урынында ул – башка.
Төрле яктан агылып килгән әллә нинди җитди документлар аның кулы аша уза.
Безнең этажда генерал Дудаков һәм штаб начальнигы полковник Шестопал
кабинеты. Шестопалның гадәтен бөтен кеше белә: әгәр аңа «Товарищ
полковник», дип кенә эндәшсәң – беттең. «Товарищ гвардии полковник», дисәң
инде, рәхәт елмаюы бөтен йөзенә сирпелә.
Безнең кабинет ишеге каршында гына дивизия һәм берничә полк байрагы
постаментта, пыяла эчендә тора. Автоматлы сакчы һәрчак уяу, ишекне ачып
кергән-чыккан чакта аңа честь биреп тормас өчен, баш киемен салып кулга
тотам. Ишекне ачып чыгуга, посттагы солдатның автоматын кысып, үрә катуы
ошый да кебек миңа.
Эштән соң, үзем генә калып рәсем ясыйм, шигырьләр язган сыман итәм. Ике
рәсемем Минскида «Во славу Родины!» газетасында басылып чыкты. Гаҗәпкә
калдым: гонорар җибәргәннәр: беренчесенә – 13 сум, икенчесенә – 15 сум
(кабат искәртәм: минем айлык жалунье – 2 сум 72 тиен). Гонорарларны алгач,
бу кадәр сумманы кесә төбендә йөртеп булмас дип, акчаларны сберкассага
салып, кенәгә ачтырдым.
Газетада чыккан рәсемнәрне игътибарлап күзәтеп барам. Кайберәүләр төрле
журналлардан файдаланып, әзер рәсемне «хәрбиләштереп», күчереп кенә
җибәрә. Мондый да ялганга бару, кеше хезмәтен урлауны мин аңлый алмыйм.
Берсендә, төп рәсемне табып, күчерелгән икәнен әйтеп, редакциягә хат
юлламыйча түзә алмадым. Аннан шушындыйрак эчтәлектәге хат килде:
имеш, бу рәсемне ясаган авторны плагиат дип әйтеп булмый, дөрес, кешедән
күчергәнлеге сизелеп тора, шуңа күрә аңа кисәтү ясалды...
Икенче бер рәсемне кайдадыр күргәнем бар, дип гел уйлап йөрдем. Туган
якка кунакка кайткач, үзем охшаткан рәсемнәрне журналлардан кисеп җыеп
барган папкаларны бөртекләп карап чыктым. Тәки таптым бит! 1953 елда
чыккан «Агитатор блокноты» журналы тышлыгындагы (Мәскәүдә басыла
иде ул журнал) рәсемне тәрәзәгә куеп, аңа газетада басылган теге рәсемне
куеп карыйм – суйган да каплаган, диюләре нәкъ менә шушы очракка карата
әйтеләдер инде ул. Юлладым мин бу табышымны «Во славу Родины»
редакциясенә. «Ул чын карак, бу автор плагиат, бүтән безнең газетада
басылмаячак», дип минем исемгә рәхмәт хаты килде. Канәгать калдым.
Гаделлек түтәленә мин дә бер уч туфрак сала алдым бит.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
70
Оператив бүлектә «өйрәнчек» булып эшли башлауга бер ай вакыт үтеп тә
китте. Бу вакыт эчендә Матвей Трофимовичтан мин, күн белән тышлап, зур-зур
альбомнар ясап, төпләргә өйрәндем. Володя Железняков исә, нинди сызымга
тотынсам да, астан, әкрен генә киңәшләрен бирә торды. Шулай итеп, мин
дивизия штабының иң четерекле эшләр кайнаган бүлегендә беренче чиратта
үзем каршында ышаныч яулап барам. Нинди генә эш тәгәрәп килсә дә, аның
куәте астында тапталып калмаска, чигенмәскә, дип үз-үземне чыныктырам.
«Ах, не смог татарин!» дигән өмет өзү сүзен ишетмәс өчен, мин борчаны
дагалый, филне тезләндерә беләм икәнне исбатларга тиешмен.
Бер айдан минем «Дело»ны Мәскәүгә җибәрделәр. Бу инде монда
сынау срогының беренче адымын үтү иде. Хәзер инде Мәскәү «секретно»,
«совершенно секретно» дигән мөһер сугылган документлар белән эш итәргә
яраклымы-юкмы икәнемне, бөтен нәсел-нәсәбемнең архивларда калган эзен
актарып чыгарып, энә күзеннән үткәзеп ачыклаячак.
– Кире борырга мөмкиннәрме? – дип сорыйм капитан Астафьевтан. Ул,
гадәтенчә, тыныч кына әйтеп куя:
– Полно таких случаев...
Володя Комаров бу хакта борчылмаска куша, бар да әйбәт булыр, ди. Эшкә
без аның белән бергә йөрибез. Якшәмбе көнне шәһәргә ун сәгатьлек ялга бергә
чыгабыз. Мин аның үзалдына җырлап йөрүен тыңларга яратам. Әллә нинди
шәп көйләр белә ул. Кайбер сүзләре хәтергә эләгеп кала:
Воздух Родины – он особенный,
Не надышишься им...
Сизәм бит, егетне вакыт-вакыт ниндидер моңсу уйлар баса. Сәбәбен
сорасаң, эчке моңының серен кешегә фаш итмәгәем, дигәндәй, сүзне бүтән
якка бора.
Шулай да... Шәһәргә ялга чыккач, шоколад кимерә-кимерә Үзәк паркта
йөргәндә, бераз ачылып китте егетебез. «Авыш юкәләр арасыннан барганда
күңел турая», дип уйлап куйдым мин.
Комаровның торган җире – Донбасс өлкәсе, Снежное шәһәрендә яшәүче
яраткан кызы Женя язмышы борчый икән. Ниндидер бер егетнең аңа күз атып
йөрүен Володяга хәбәр иткәннәр. Ул ышанган. Миңа карата суына башлавын
хатларыннан сизә идем инде, ди. Их, кайтып килергә иде, әле соң түгел,
барысын да җайлап булыр иде... Юк шул, майор Сорокин җибәрми, узган ел
гына кайтып килдең, ди.
Ничек тә Комаровка ярдәм итәсе иде бит. Башымда уйлар тармаклана.
Нишләргә була? Шахмат уенындагы кебек ничә йөрешне алдан уйларга кирәк?
Логика дигән мөгезсез тәкәнең бөдрә йонын уңайга сыйпап, күңел араныннан
чыгарып җибәрәм. Бар, табышсыз кайтып керә күрмә! Синең зирәклегеңә
таянам мин...
Штабның беренче катында команда пункты урнашкан. Мин аның ачык
ишегеннән башны тыгып кына караганым бар. Стенада пыяла астында
әллә нинди утлары җем-җем янып торган биниһая зур карта куелган. Рация
тавышлары өзлексез ишетелеп киткәли, өстәлдә уннарча телефон ята. Серле
бер кабинет. Аннан ерак түгел генә элемтәче кызлар-солдаткалар утырган
зур гына бүлмә. Анда язу машинкасына охшаган линотип артында унлап
солдатка утыра. Келтер-келтер эшләүче линотип тавышлары, идәндә – такта
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
71
ышкылаганда бөтерелеп чыга торган йомычка сыман, язулы кәгазь тасмалары
уралып ята. Солдатка кызлар линотип аша төрле хәрби частьлар белән
тоташып, нәкъ телеграф тасмасы кебек тар кәгазьләрдә «сөйләшүне» тәүлек
буена язып баралар.
Мин шунда дежур торучы солдаткалар арасыннан берсе белән танышып
алдым. Бронислава исемле. Мин төнгә калып эшләгәндә, ул кытай термосын
күтәреп кабинетка керә, «мендәр» кәнфит белән чәй эчеп алабыз. Увольнениегә
чыккач, аның шәһәр үзәгендәге борынгы, тәбәнәк йорттагы фатир тәрәзәсен
шакыйм. Пәрдә чите ачыла, Брониславаның елмаюлы йөзе, озын бармаклы
кулы күренә. Бераздан йортның бизәкле, калын ишеге ачыла, тимер култыксалы
баскычтан Бронислава тротуарга сикерә. Паркта йөрибез, кино карыйбыз.
Казарма тормышы еракка чигенә. Биленә каеш буган, пилоткасын кыңгыр
салган соры бертөрлелекне берничә сәгатькә онытып, яшәп алу да язык түгел
ич.
Мине һаман бер уй борчый: Володя Комаровка ничек ярдәм итәргә?
Бердәнбер юл – телеграмма эшләү... Ике көн буена кул-бармакларыма сөял
чыгарып, резина кисәгенә почта штемпеле уеп, ясап карадым. Берне ясыйм,
икене, өчне... Юк, булмый гына бит. Фальшивомонетчик чыкмый миннән...
Иртән эшкә килгәндә, штаб ишеге төбендә Бронислава белән бәрелешә
яздым. Шул мәлдә башыма ачык бер уй килде. Бу кызый белән Ходай
Тәгалә мине кирәккә таныштырган ич. Барын да алдан белеп, күреп, тоеп
бер-беребезнең сукмакларын төенләштергән. Менә хәзер... Дустым Володя
Комаровның хәленә кереп, сөйгән кызын саклап калып, мәхәббәт газабыннан
коткаруда Брониславаның да ярдәме тиячәк...
Володя белән киңәшләшәм. Туган шәһәреннән «Поздравляю с днём
рождения» дигән гөнаһсыз телеграмма килде ди. Телеграмма кәгазендәге
тасманы кубарып алабыз да Бронислава линотибыннан чыккан тасманы
ябыштырып куябыз. Анда хәтәр сүзләр язылган була: «Срочно приезжай отец
тяжело болен мама».
Андый хәвефле телеграмманың артында почта хезмәткәрләре тарафыннан
кулдан язылган ниндидер сүзләр булырга тиештер дип, Володяның шкафындагы
папкаларны актарып, иске телеграммаларны табып карыйбыз. Барысы да тиз,
ашыгыч һәм төгәл эшләнә.
Эчтән борчылуымны сиздермәскә тырышып, үз өстәлем артында эшләп
утырам. Таза гәүдәсен җиңел йөртә белгән майор Железняк килеп керә:
– Ишеттеңме әле, дустың Комаров телеграмма алды, юлга җыена... – ди.
– Шулаймыни?! – дигән булам.
Кабинетыбызның бер як стенасында СССР картасы эленеп тора. Хыялыйрак
күз белән карасаң, аның сурәте галәмәт зур динозаврны хәтерләтә сыман.
Камчатка ярымутравы – Тын океанга очлаеп сузылган динозаврның койрыгы.
Башына исә Скандинавия илләре ялганган. Бу динозаврга аерым бер кеше
язмышы чүп кенә; сыта, изә, таптап китә, җелеген суыра. Минем бу биниһая
зурлык каршында һәрдаим чүгеп каласым килми, кайчакларда үземнең бар
икәнемне искәртеп, ым кагып алгалыйм. Моның төбендә бернинди хөсетлек
тә ятмый, бары тик уенчак холыкның, акыл зирәклегенә дәгъва кылып, бер
уйнап алуы гына...
Комаровны туган ягына капылт кына озата алу комбинациясе – шуның
бер мисалы. Яшьлектә бер генә була торган мәхәббәтне саклап калу өчен
кыек юлга кереп алырга да була. Ил каршындагы безнең төп бурычыбыз аңа
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
72
карап какшамас. Динозавр аерым кеше бурычын һәрчак искәртеп тора, ә үз
бурычына килгәндә, хәтер капчыгы ертык ятьмәгә әверелә... Бу динозаврның
сөмсез аягы астында калып тапталмас өчен, вакытында тайпылып кала белү
зирәклеге кирәк...
Мезенко
Майор Мезенко миңа карата нигә шулай авыр карашлы микән, яшьлегендә
әллә татарлар берәр ничек рәнҗеттеләр микән үзен, дигәч, капитан Астафьев:
– Нигә алай дип уйлыйсыз? – диде.
Мин Сталинны мисалга китердем.
«Сосо» дип йөртелгән малай чагында аны, акча урлаган өчен, Ялта базарында
кырым татары бик каты кыйнап ташлый. Сыңар кулы шуннан коргаксып кала.
Сосодан үсеп, Сталин булып өлгергәч инде, кырым татарларыннан аяусыз үч
алуны оештыра. Мәчет манарасына охшап калкып торалар дип, Ялтадагы өч
мең кипарисны төптән кистертә...
Астафьев минем сүзләрне ышанмыйчарак, көлемсерәп тыңлады да:
– Мезенко бик күңелле кеше иде. Инсульттан соң шулай калды. Сез аңа
рәнҗемәгез инде. Документлары әзер булганын гына көтә, тиздән отставкага
чыга ул, – диде.
Сүзсез калдым. Уңайсыз тынлык иңгән бу халәттә тәндәге кан тибеше
ишетелерлек иде. Менә бит ничек, үз каланчаңнан торып кына кешегә бәя
бирү, хәленә керә белмәү – күпме аңлашылмаучылыкка сәбәп була...
Атна-ун көн үтте микән, майор Мезенко белән саубуллаштык. Армия
хезмәтеннән китүне авыр кичерми иде шикелле. Ачылып сөйләште, хәтта
елмаеп та куйгалады. Үзенең туган шәһәренә – Ростов-Донга кайтып китәсен
әйтте. Мин бит Рейхстагка байрак кадаган өчәүнең берсе – легендар шәхес
Алексей Берест белән бер урамда яшәдем, дигәч, өнсез калдым. Байрак
кадаучылар өчәү булган, мин шулай ишетеп калганмын, йә мин саташам, йә
кешеләр хәтерсез, дип күпме икеләнеп, аныклый алмыйча йөрүемә майор
Мезенко менә гади генә әйтеп биреп, чик куйды түгелме!
Чишелмәгән төен йөртү күңелне кимсетә. Рәхмәт майор Мезенкога. Бу
хакыйкать артында нинди гаделсезлек ятканына, билгеле бер идеологияне
алга сөргәндә, кайбер язмышлар рәнҗетелеп кала икәнгә мин хәзер төшенә
башладым шикелле...
Берлинны штурмлау, ничә ел барган канлы сугышның соңгы аккорды – һәр
частьның үз байрагын Рейхстаг бинасына беркетү белән тәмамлана. (Дүрт
дистәгә якын байрак эленә). Лейтенант Рәхимҗан Кошкарбаев белән рядовой
Григорий Булатов (30 апрель, 14 сәгать 25 минутта) Рейхстагның төп ишек
турындагы колоннага беренче булып байрак беркетәләр. Ләкин боларның
батырлыгы легендага керми кала. Сугыштан соң, Булатов истәлекләргә
бирелеп карый, әмма аның рәсми легенда белән сипләнмәгән хатирәсеннән
көләләр генә, хәтта «Рейхстаг» дигән кушамат та тагалар. Булатов
гарьлегеннән асылынып үлә.
Капитан В.Н.Маков, өлкән сержант Г.К.Заһитов, А.Н.Максименко,
А.Б.Бобров һәм сержант М.П.Мининнан торган штурм группасы
беренчеләрдән булып, Рейхстаг түбәсенә чыгып, «Җиңү алиһәсе» һәйкәленә
байрак беркетәләр (30 апрель, 22 сәгать 30 минутта). Болардан соң берничә
минут кала, лейтенант Алексей Берест, кызылармеец Михаил Егоров һәм
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
73
сержант Мелитон Кантария группасы Рейхстагның Көнчыгыш ягындагы
түбә фронтонына, атлар һәйкәленә байрак беркетә. Хәрби совет алдан
ук, тугыз байракны махсус эшләткән була. Берест кулында – шул рәсми
байракларның бишенчесе. Ул вакытта әле тирә-якта атышлар бара. Түбәгә
менү юлында урыны-урыны белән баскычлар җимерелгән була. Таза гәүдәле,
буе ике метрлы Алексей Берест иптәшләрен җилкәсенә бастырып, өске катка
күтәреп менгезешә, аннары тегеләр үзен тартып алалар. Рейхстагның төп
гөмбәзенә ул мәлдә якын килеп булмый. Гөмбәз котырып яна, ут ялмаган
була. Алар Хәрби советның Җиңү байрагын 2 май көнне генә гөмбәз түбәсенә
күчереп беркетәләр.
Бер елдан соң бу өч кешенең икесенә Советлар Cоюзы Герое исеме бирелә.
Алтын Йолдыз ордены белән бүләкләнәләр. Ә политрук Берест фамилиясе
геройлар исемлегеннән сызылган була. Ул Кызыл Байрак ордены белән
бүләкләнә.
Шулай итеп, Алексей Берест тора-бара легендадан төшеп кала. Бу
гаделсезлекне ул бик авыр кичерә. Аны кыерсыталар, юк сәбәп тапкан булып,
төрмәгә дә утыртып алалар. 2005 елда гына аңа «Украина Герое» исеме
һәм Алтын Йолдыз ордены белән бүләкләнүе хакында Украина Президенты
Ющенко указы басылып чыга. Туган җирендә һәйкәл куела. Ростов-Донда
урам исеме бирелә. Әмма Алексей Берестка боларны күрү насыйп булмый.
1970 елда, оныгын күтәреп өенә кайтып барганда, ул рельста торган бер
баланы күреп ала, ажгырып поезд килә... Берест оныгын җиргә бастырып
куя да баланы коткарырга ташлана. Баланы читкә этеп өлгерә, әмма үзе,
оныгы күз алдында, поезд астында кала...
Әйе, батырлык кылган, бүләк биргән җирдә тулы дөреслек, гаделлек була
алмыйдыр ахрысы... Ясалма каһарманнар, ялган легендалар, мәңгегә дип
куелган вакытлы һәйкәлләр... Болар бар да тоталитар җәмгыятьнең үз-үзен
исертеп яшәү рәвешеннән киләдер...
Күкрәген пуля тишкән килеш, Рейхстаг түбәсенә байрак тотып менеп
җиткән татар Заһитовның кемгә кирәге бар?! Легендага өчәү – рус,
украин, грузин милләтеннән булса шәп бит, икене генә калдырсаң, тагын да
шәбрәк килеп чыга. Әгәр илбаш Сталин милләте белән чукча булса, байрак
кадаучыларның берсе, һичшиксез, чукча булыр иде кебек. «Күзгә кырып
салырлык» кына чукча милләтеннән берәр солдатны фронт буйлап эзләтеп,
Рейхстаг ишеге төбенә минуты белән китереп җиткерерләр иде. Әгәр инде
табылмый икән, бүтән милләт кешесен чукча итеп, батырлык хакына,
тудырган анасын да оныттырырлар иде.
1976 елда Мәскәүдә, Яшь әдәбиятчыларның Бөтенсоюз семинарында
катнашкан чакта, кызыклы шәхесләр белән очрашу вакытында миңа
Мелитон Кантарияне якыннан күрергә туры килде. Зур башлы, чәче такыр
итеп кырылган, Эльбрус тау сырты шикелле борынлы таза гәүдәле грузин.
Рейхстаг түбәсенә байрак кадавы хакында ул саран гына бер-ике сүз әйтте:
– Командир кушты да... Егоров белән икәү элдек инде... – дип, Грузиядә ике
катлы йорты, җимеш бакчасы турында тәфсилләбрәк сөйләде. Бәлки, аны
мондый очрашуларга еш чакырып, тәмам алҗытып бетергәннәрдер. Бәлки,
өченче каһарман хакында – үз иңендә боларны Рейхстаг түбәсенә алып менгән
лейтенант Берестны телгә алырга кушмаулары аның намусына тигәндер...
Төптән уйлап карасаң, легендалар кешенең сабыйлык акылына исәп тотып
тудырылган...
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
74
Володя Комаровның туган ягыннан кайтып төшүе үзе бер бәйрәм булды.
Егетнең шатлыгы – үзе генә күтәрерлек түгел, күзләре чаткыланып яна, сүзләре
сәйлән кебек сибелә. Яраткан кызы Евгения белән аңлашканнар. Бу кайту аның
гомерендә онытылмас бәхет булып калыр, мөгаен.
Икебез генә калган арада, икебез генә аңларлык өзек-төтек сүзләр
алмашабыз: «Уйлаганыбыз барып чыкты бит, ә!», «Рәхмәт инде сиңа, гомердә
онытмам!», «Бу хакта беркемгә әйтмә!»
Әмма... нишлисең, эчкәре яшерелгән сер черем итеп ятмый шул, тышка
бәреп чыгарга ясканып, тибенергә ярата. Бу очракта да шулайрак булды.
Безнең дивизиядә, дәүләт эчендә дәүләт дигән кебек, алты йөз кешелек
аерым бер «рота охраны» дигән часть бар. Боларның төп хезмәте – «через день
– на ремень, через два – на кухню». Авиаторларның иминлеген тәэмин итеп,
болар төрле объектларны саклап каравылда торалар, кухняда аш-су әзерләү
дә алар карамагында. Бу частьның командиры – полковник Рябинович иде.
Штабта, менә шул полковник кул астында эшләүче писарь егет Комаровның
якташы икән. Туган ягына кайтып килү шатлыгыннан иләсләнгән Комаров
тишкән бит моңа икебез генә белгән серне. Якташы шул ук схема буенча эш
йөрткән. Телеграмма... Туган көне белән котлату... Текстны кайгылы хәбәргә
алыштыру... һәм... кинәт аяз көндә күк күкри... Полковник Рябинович бүтән
камырдан шул... Телеграмма кулына кергәч, тота да почта бүлекчәсенә
чылтырата, авыр хәбәр булганда аерым теркәлә торган телеграмма килмәгәнен
белеп ала, писарь егетне чакыртып, келәмгә бастыра. Сүгә, кычкыра, яный.
Комаров ни үле, ни тере, агарып чыккан, кичер инде мине, ник әйттем, ник
әйттем... дип өзгәләнә.
– Булган булган инде, – дим мин. – Якташыңны коткарырга кирәк. Җылы
урыныннан тибеп төшерергә мөмкиннәр бит.
– Ә ничек ярдәм итәргә?
Тагын уйга калам, тагын логика дигән бөдрә йонлы тәкәне күңел араныннан
чыгарып җибәрәм. Бераздан ул, җим кабып, әйләнеп кайта. Комаров минем
ике каш арасына җыерчык чыгарып, уйланып торуымны кәефем төшенкелеккә
юрап, һаман гафу үтенә.
– Егетең Рябинович кул астында писарь булып күпме эшли?
– Бер елдан артык.
– Алайса, җебеп төшмәсен. Бер ел буена аның кулыннан нинди генә
документлар үтмәгән. Рябинович та фәрештә түгелдер. Әйтсен егетең: «Әгәр
мине батырсагыз, үзегез дә чиста кала алмыйсыз», дисен.
Ул көнне Комаров казармага соң гына кайтып керде. Сизеп торам, атлавында
ук тере өмет сизелә. Иңемнән кочып, аркадан сөйгән кебек итте дә:
– Барып чыкты... Син әйткәнчә булды. Полковник белән аңлашканнар, –
диде.
Беркөнне төштән соң Володя Комаров белән һава суларга дип парк, стадион
буйларын әйләнеп чыктык. Штабка кайтып барганда, безне җиңенә кызыл
бәйләгән өлкән лейтенант һәм ике солдат туктатты. Гарнизонның эчке патруле
иде болар. Имеш, без Уставны бозып, эш сәгатьләрендә эленке-салынкы
йөрибез. Аңлатып карыйбыз, ишетергә дә теләми өлкән лейтенант. Алып
киттеләр безне КППга (контрольно-пропускной пункт). Себеркеләр тоттырып,
дежур торучылар бүлмәсен себереп чыгарга куштылар. Идәне эре ярыклы,
күптән инде юылмаган. Володя – дивизиянең баш писаре: «Мин моны болай
гына калдырмыйм!» – дип, өлкән лейтенант белән бәхәсләшә торгач, якага-яка
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
75
килә яздылар. Миңа кызык, көләсе килә. «Төкер, әйткәнен тыңлыйк та, тизрәк
котылыйк болардан», дип, Володяны тынычландырган булам.
Себеркеләрне тапшырып киткәч тә, соң дәрәҗәдә кимсенгән Володя озак
кына игә килә алмады.
Штабка кайткач, мин гимнастёрканың түш кесәсенә сыярлык итеп кенә
күн белән тышлап, келәйләп, икебезгә ике кенәгә ясап, калын тимер белән
бастырып кибәргә куйдым. Хәзер инде эченә кечкенә фотоларыбызны
ябыштырып, дивизия штабында эшләүче сотрудниклар буларак, тәүлекнең
теләсә кайсы вакытында гарнизон эчендә йөрергә рөхсәт ителә, дигән язу
кирәк тә, герблы мөһер кирәк. Анысын инде бер папка документлар белән
штаб начальнигы Шестопалга кереп, кул куйдырганда, мөһерен дә суктырып
чыгуны Володя Комаров эшли ала. Һәм ул аны башкарып чыкты да. Шыкырдап
торган документларны кесәбезгә тыгып куйдык. Берәр мокыт лейтенант кисәге
бәйләнеп карасын хәзер!
Икенче көнне үк документның көчен сынар өчен, төшке аштан соң, гарнизон
урамнарында юри киләп сарып йөрдек. Патруль җиңсәсе кигән капитан юлда
очрап бәйләнмәкче булган иде дә... күн тышлы документларыбызны тегенең
борын төбендә уйнатып кына алдык.
Ял көннәрендә шәһәргә иреккә чыгу, ягъни увольнительный кәгазен учка
сыярлык кына итеп Володя Комаров машинкада кирәкле санда бастыра.
Аннары герблы пичәт суктырып, старшина Осипенкога кайтарып бирә.
– Шестопал документларга мөһерне үзе сугамы? – дип сорыйм Володядан.
– Бик мөһимнәрен карап, кул куеп чыга да мөһерне миңа тоттыра.
– Алай булгач, увольнительный кәгазьләрен күбрәк бастыр, – дим. – Безнең
кесәдә унлап данә йөрсен. Кирәк чакта, вакытын күрсәтеп язасың да... Әллүр
– шәһәргә!
Шулай итәбез дә... Теләгән чакта иреккә ыргылу кәгазе кесәдә хәзер,
барлыгын сиздереп, күкрәкне җылытып йөри.
***
Сентябрь башында Железняков белән саубуллашу көне килде. Ул өстәлен
бөтен эчке байлыгы белән миңа калдыра хәзер. Кабинет ишеген бикләгәч,
махсус җепне пластилин түгәрәк аша тарттырып баса торган бронза мөһергә
бәйләгән чылбырны минем чалбар каешына беркетеп, кесәгә салды да:
– Күз карасы кебек сакла. Пичәткә син хуҗа! – диде.
Мин аңа әни биреп җибәргән йон оекбашларны бүләк иттем. Әни бәйләгән,
дигәч, Володя Железняковның күз төпләре дымланды. Оекбашны йөзенә куеп
иснәп торды. Ул әнисез генә, ятим үскән икән...
Перронда ул Минск поездының соңгы вагонына утырып, арткы ишек
тәрәзәсеннән безгә кул болгап китеп барды. Шунда Комаров, тирән сулап
куйды да, иңемнән кагып:
– Киләсе елга син мине шулай озатып калырсың, – диде.
***
Ниһаять, Мәскәүдән миңа оператив бүлектә эшләргә рөхсәт язуы килгән
икәнен әйттеләр.
Капитан Астафьев мине котлады да, ниндидер альбом тышына ябыштырырга
дип, дивизиянең чын номерын (без конверт тышына яза торганы 40401 иде), ике
генә санлы, сер итеп саклана торган номерны язарга кушты. Ватман кәгазенә
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
76
кара тушь белән бизәкләбрәк яздым да мин моны, өстәл өстендә калдырып,
төшке ашка китеп бардым.
Ике сәгатьтән килсәм, язулы кәгазем өстәл өстендә күренми. И эзлим, и
бәргәләнәм – беркайда юк. Капитан Астафьев, гадәтенчә, үз язуына багынып
утыра. Капитан Комбаров та ниндидер кәгазьләр арасына чумган.
– Шушында, өстәл өстендә калдырып киткән идем! – дип, үз-үземә
сөйләнгәндәй, гасабиланып әйткәч, капитан Астафьев башын күтәрде дә:
– Бик начар иткәнсең, өстәл өстендә калдырып! – диде. – Ул бит дивизиянең
сер итеп тотыла торган номеры. Аны бер чит кеше дә белергә тиеш түгел!
Капитан өстәл тартмасыннан алып, язулы кәгазьне миңа сузды. Бу минем
өчен тәүге сыналу, итәгеңне җыеп йөр, дигән олы бер сабак булды. Рөхсәт язуы
килгәннең икенче көнендә мине КГБ бүлегенә, майор Корниловка чакырттылар.
Гөнаһлар түтәлемдә нинди шайтан таяклары бардыр инде, шуларны
күңелемнән йолкып, үземне фәрештәләр янәшәсендә торырга тиешле санап,
барып кердем кабинетына.
Дәһшәтле булып тоелган майор Корнилов тимер киемле дә, күн киемле дә
түгел, гадәти кительдән, карап торуга ягымлы гына күренә икән үзе.
Ул миңа Мәскәүдән «допуск» килгәнлеген, Оператив бүлектә эшләүнең
җаваплылыгы хакында озынга сузмыйча гына аңлатты. Яшерен сергә ия
документлар белән эш иткәндә сак булырга кирәклегенә басым ясап әйтте.
Аннары казармадагы тәртип, үзара мөнәсәбәтләр турында йөгерек сораулар
бирде дә, кинәт кенә:
– «Америка тавышы»н тыңлаучылар бармы? – дип куйды. «Спидола» кебек
кыйммәтле радиоприёмникның сержант Шульгинда гына икәнен беләдер,
әлбәттә, мин дә тыңлаштыргалыйм, дигәнне ишетергә теләгәндер бәлки. Әмма
мин «белмим» дигән саран җаваптан уза алмадым.
– Генерал шофёры кая барганнарын сөйлиме?
Бу сорау бөтенләй җитлекмәгән иде. Чөнки генерал шофёры иртүк китә,
соң гына кайта, һәм, гомумән, югары начальствоны йөртүче шофёрлар күбрәк
үзара гына аралашалар иде.
Миннән илһам ала алмаганны сизгәч, майор Корнилов торып басты:
– Оператив бүлектә әйбәт эшләрсез дип ышанам, – дип кулны кысып,
ишеккә кадәр озата килде.
Бүтән ул мине бер тапкыр да борчымады.
***
Искеләр китә тора, яңалар килә.
Хәзер инде кореялы егетләр – Чагайлар юк. Тенниста Царьков дигән егет
белән өзешәбез. Без – якташлар. Ул – Азнакайга чиктәш Шаран районыннан.
Кап-кара чәчле, калын иренле, каратут йөзле, мулатка охшаган чибәр егет.
Спорт белән шөгыльләнә. Шәһәргә бассейнга йөри. Җилкәләре калын, тыгыз
тәнле. Брасс алымы белән йөзү буенча беренче разряд алуга ирешкән.
Бервакыт ул Минскига ярышка китеп барды. Ул әйтеп калдырган вакытта
бөтен казармабыз белән телевизор каршына өелештек. Көтәбез. Менә йөзүче
спортсменнар, бер-бер артлы чыгып, бассейн тирәли әйләнеп чыктылар. Безнең
Царьков нишләптер күренми, көтәбез, юк кына бит. Китте төрле фаразлар:
– Туалетка кереп киткәндер, – ди кайсыдыр.
– Шаярткандыр гына, бөтенләй бармагандыр ул анда...
– Кызлар янында ятадыр әле...
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
77
Ярышлар башлангач кына Царьковның таныш фигурасы күренде. Су белән
көрәшеп, каерып ишеп килгән егетебезгә экран аша көч биреп, калкына-
калкына, бердәм кычкырабыз.
Нишлисең, яуланган икенче урын һәрчак нигә беренче түгел, дигән
ризасызлык тудыра...
Берничә көннән кайтып төште Михаил Царьков. Һәркемнең телендә
котлаудан тыш бер генә сорау иде:
– Теге чакта кайда идең, нишләп телевизордан күренмәдең?
Царьков кучкылт-кызыл иреннәрен җәеп, самими елмайды да:
– Гафу, егетләр, туалетта идем, – диде.
Менә шул егет белән теннис уйнау – үзе бер хозур. Чын күңелдән уйный,
әмма җиңелгәндә дә ярсымый, җиңсә дә тыныч кала. Кеше осталыгын да
таный, бәяли белә.
Ул миңа һәрчак «земеля» дип эндәшә.
– Армиядән соң күрешербез бит. Син миңа, мин сиңа кунакка килермен,
– ди.
Очрашырга сүз куешабыз.
Күп булса өч ел үтәр. Казанда университетта укыганда, мин кышкы
сессиягә килгән читтән торып укучы Шаран егете белән танышырмын.
«Шаран» дигән яңгыравык сүз миңа шунда ук Михаил Царьковны искә
төшерер.
– Беләсезме андый егетне? Сәлам әйтегез миннән, – дигәч, теге егет
башын түбән ияр: «Царьков Михаил юк шул инде бу дөньяда», дияр. «Ничек
юк! Андый егет югала димени, ул бит безнең ротаның утлы егете иде?!»
Шуннан соң тетрәндергеч кыйсса ишетермен. Миша Царьков өйләнергә
ниятләгән кызын әти-әнисе белән таныштырырга дип өенә алып кайткан.
Бу хәлне көтмәгән ата-анасы көмәнле кызны мыскыллап, куып чыгарганнар.
Царьков, ата-анасына рәнҗеп, үзе дә чыгып киткән. Гарьлегеннән бәргәләнеп
йөргән дә поезд астына ташланган. Поезд тәгәрмәчләре астында калып, ике
аягы да төптән өзелгән, үзе исән калган. Каны бозылып, бөтен тәненә тарала
башлагач, өч көн буена: «Миңа агу бирегез, яшисем килми!» дип табибларга
ялынган һәм дүртенче көнендә җан тәслим кылган.
Нинди егет иде бит! Тавышы хәзер дә колагымда яңгырап тора, чибәр
йөзе, кызларның һушын ала торган елмаюы – күз алдымда...
Ә теге кызны... Царьковның әти-әнисе өенә алып кайтып, үзләре янында
яшәтәләр, Мишага охшап туган оныкны үстерешәләр икән.
Соңлап килгән нинди үкенечле язмыш сабагы...
***
Матбугатта басылып чыккан рәсемнәр шактый җыелып бара. Көндез, эш
сәгатьләрендә, үз шөгылең белән мавыгып утыруны күз алдына да китереп
булмый. Дөньяның бөтен четерекле эшләре миңа килеп ялгана кебек.
Шахмат буенча калын гына алты китап туплаган идем, аларны ленкомнатага
алып кереп, өстәлгә өеп куйдым. Кем кызыксына, шул укый, өйрәнә ала.
Нигәдер, бу хикмәтле уенга элеккеге дәрт сүнә, суына бара, ахрысы. Бөтен
көчне рәсем ясауга, шигырь язуга бирәм. Әлбәттә, эштән соң калып, төннәрен
генә, ялгызлыкның үзе бер бәхет икәнен тоеп, күңел мәгарәсенә төшеп
актарынам...
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
78
Әле менә өлкә газетасы «Во славу Родины» редакциясеннән тагын бер хат
килеп төште. Анда болай дип язылган:
«Уважаемый тов. Галеев!
Решением редколлегии Вы приняты в заочную школу военкоров окружной
газеты. 16 января в «Во славу Родины» напечатана первая страница в
помощь слушателям (наш учебный план, консультация о заметке, первое
задание). Посылая свои материалы в дальнейшем, ниже подписи добавляйте
«слушатель заочной школы военкоров».
Начальник Отдела писем и массовой работы М.Гурьев.»
Сурәтле фикерләүгә көчем җитмәсә, күңелдә кайнаган уйларны сүз көче
белән белдерергә омтылып, шигырьгә тотынган булам. Ләкин минем баш
очымда үрелеп кенә алырга сүзләр болыты җыелып тормый, сүз байлыгы
каршында мин хәер сорашып торган фәкыйрь бер сукбай кебек.
Нидер расларга, бирешмәскә теләп алгысынган күңел ялгызы гына
тыпырчына шул. Их, кырыеңда бер киңәшчең, остаз, акыл иясе булса иде,
мине бу үзешчәнлек баткагыннан тартып чыгарыр иде, дип хыял йөртәм дә...
Андый бәхет килеренә өмет өзеп, җитлекмәгән иҗат җимешләрен, аптырагач,
редакциягә юллыйм. Анда инде баштан сыйпап кына тормыйлар, менә
шушындый эчтәлектәге хат та язып җибәрәләр:
«Уважаемый товарищ Галеев!
Ваш рисунок, при возможности, постараемся использовать в газете. А вот
стихи явно не удались. Вы не владеете по-настоящему ни ритмом, ни рифмой,
многие строки очень прозаичны. Много стилистических погрешностей. Вот
Вы пишете:
Всюду светят огни, прожектора...
Одно слово здесь явно лишнее: прожектора – это ведь тоже огни. Вы
рифмуете совсем нерифмующиеся слова: «Сыны – Родины». Помните, что
стихи требуют большого труда.
С приветом, начальник Отдела культуры и быта подполковник
М.Алексанов.»
Төн... Кабинетымда мин дөньядан аерылып, күңел иреген тоеп, үземә калса,
илһамланып, иҗат газабы кичерәм. Бу – үз-үзеңне яралап та, дәвалап та карый
торган ләззәтле интегү газабы. Моның асыл мәгънәләрен мин аңлап та бетерә
алмыйм әлегә, еракта, бик тирәндә тавышсыз яшенен – тонык җемелдәгән
аҗаганын гына тоям... Сизәм дә, тоям да кебек; күзгә күренми торган ниндидер
ишекләр берәм-берәм ачыла башлар да, мин, гаҗәеп дөньяга килеп чыгып,
күңел җиһанындагы серләрнең асыл мәгънәсен төшенү тылсымына ирешермен
кебек. Бу ишекләрнең ачкычы сүзләрдән коелган...
Төн... Тып-тын ялгызлык. Юк, колак салсаң, әллә нинди тавышлар саркып
китә. Хәрби тормышта тынлык сүрүе дә хәвефле җепләрдән тукылган, ул
һәрчак уяу, сак, йокысыз.
Аскы каттан әнә команда пунктыннан сөйләшкән тавышлар, ниндидер
аппаратларның үз ритмында чыкырдавы ишетелә. Штабның йөрәге тибә. Кан
юллары меридианнар, параллельләр аша әллә кай ераклыкларга тоташкан.
Кинәт якында гына шапылдаган тавыштан сискәнеп, ишеккә ташланам.
Байрак янында сакта торган солдат автоматын кулыннан төшереп җибәргән,
басып торган килеш йокыга китеп алган, бичара. Кыяфәте куркынган, миннән
гафу үтенгәндәй уңайсызланып, ул автоматын җәһәт кенә үрелеп ала да,
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
79
билендәге каешын төзәтеп, тагын, кыл кебек тартылып, урынына баса. Төнлә
калып эшләгәндә, ничә тапкыр кичердем инде моны. Беләм югыйсә, шапылдап
төшүеннән үк беләм, әмма бер-бер хәл булгандыр, бәлкем сакчының йөрәге
тоткандыр дип хәвефле уйлыйм да, ишекне ачып карамыйча түзә алмыйм.
Уяулык сагында торган штабның бер бүлмәсендә, төн тынычлыгыннан
файдаланып, бәләкәй генә дөнья булып, үз уема уралып утыруым мәзәк тә, бер
карасаң. Мин бит мондый вакытны йокы хисабыннан әҗәткә алам. Югыйсә,
җир катламын казып-казып та, ватык чүлмәк кисәге дә тапмаган археолог
кебек, нәүмиз ымсынып каласымны да беләм. Якутлар табыладыр вакыт
белән, дигәннәр әнә.
Өйрәнчек чакның да үз табышлары, үз югалтулары бар.
Менә «Во славу Родины» редакциясеннән тагын бер хат:
«Уважаемый тов. Галеев!
Один из Ваших присланных рисунков «Цель поражена», возможно, поместим
на страницах газеты. Другие Ваши рисунки имеют ряд недостатков. Рисунок
«Перехват» – неудачное композиционное решение, надуманное. Старайтесь
хорошо рисовать то, что видите на земле. Рисунки «Вести из Ташкента»
и «За решением шахматной задачи» – имеют нарушения пропорции, не
чувствует движения, статичны. Лучше продумывайте темы, которые
хотите выразить в рисунке. Нам приятно получить от Вас хороший рисунок.
Не забывайте о полевой учёбе воинов – это одна из важных тем.
Желаю творческих успехов. С приветом художник-ретушер Л.Дрозд.»
Шулай итеп, рәсемнәр чит күзләргә барып ирешә, сынала тора. Ә менә
шигырьләр... алар, очарга өйрәтелмәгән кош балалары кебек, дөньяга чыгарга
куркып, оясында утыралар. Ул чакта әле мин, сүзләрне интектереп, шигырь
читлегенә сыйдыра алмыйча азапланган малай, тәнкыйть дигән чукмар барын
белми идем. Аның чәнечкесе дә, мамыгы да, киңәше дә, миләше дә үзендә
икән бит...
Әзер бул, егет, әгәр син иҗат дәрьясының текә ярына килеп баскансың икән,
курыкма, сикер билгесезлек упкынына!
***
Генерал Дудаковны Мәскәүгә, Хәрби һава академиясенә алалар икән,
дигән хәбәр таралды. Сәбәбе – башкалада хәрби белгечләр, укытучылар
җитмәгәннән түгел, әлбәттә. Дивизия командиры ничә полкны туплаган
самолётлар кәрванына үзе баш булып, алгы рәттә очарга тиеш. Моның өчен
медкомиссия үткәндә, шик калдырмаслык дәрәҗәдә сәламәт булу кирәк. Сугыш
утларын кичкән кырык сигез яшьлек генерал, шулай итеп, белорус күгендә
соңгы очышын ясады.
Без, ротадан алты-җиде егет, генералның фатирына, әйберләрен контейнерга
төяргә дип бардык. Биш катлы йортта өч бүлмәле гадәти фатир. Төп мебельләре
инде Мәскәүгә озатылган. Монда – Могилёвта яшәүче кызына җибәрергә
дигәннәре генә калган икән. Генерал үзе, хатыны вак-төяк әйберләр белән
кайнаша. Без төрле мебель, өй җиһазлары ташыйбыз.
Ике чиләк коньяк истә калган... Эреле-ваклы, купшы этикеткалы, яссы,
йомры шешәләр ике чиләккә дыңгычлап тутырылган. Кибеттә аңгыра төстәге
совет шешәләре генә күземә чалынганга, миңа болар гаҗәп затлы тоелды.
Егетләр учка сыярлык шешәләрне суырып чыгарып, тотып-тотып карыйлар.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
80
– Әллә берәрне кесәгә тыгабызмы? – диләр.
– Ярамый! – ди ефрейтор Пилипин. – Соңыннан генерал үзе сыйлаячак
безне...
Контейнерларны төяп бетереп, капкачын япкач, генерал Дудаков безне тезеп
бастырды да рәхмәт белдерде, берәм-берәм кулларны кысып саубуллашты.
Мәскәүдә һәм Мәскәү астында яшәргә тагын кырык биш ел гомер бирелгән
генерал Александр Васильевич Дудаков белән әнә шулай хушлаштык.
Казармага кайтып барганда? егетләр ефрейтор Пилипинны «эт итеп»
сүктеләр. «Ну, ничек, сыйладымы?!», «Синең аркада... чуты юк иде бит
коньякның!..», «Һәрберебезгә берәрне тыксак та сизми иде бит!..»
Дивизия командиры итеп полковник Жихарёв билгеләнгәч, гарнизон
тормышы яңа тәртип кысаларына керә башлады; аның әмере белән кояш чыга,
аның әмере белән җил исә кебек тоела иде.
Булачак генерал утыз өч яшьләрдә; төз гәүдә, кырыслыгы килешеп торган
чибәр кыяфәт, сыкы төсендәге каракуль папахадан, шинелендә ник бер ялгыш
сызык, бөкләнгән эз булсын – бар ягы да килгән, пөхтәлек, затлылык үрнәге...
Әмер биргәнче үк, үзенә буйсындыру теләген уята торган чын хәрби дәрман
аңа тумыштан бирелгән иде.
Аэродромда, очыш вакытларында ничектер, ә менә гарнизон көнкүрешендә
аның вакчыллык (педантлык) дәрәҗәсендәге тәртип кертүләре үзен сиздерә
башлады. Яшь офицерлар хәрби киемне үзләренчә «бөгеп» китерәләр, хәтта
чалбарны клёш итеп (балак очы киңәебрәк тәмамлана), тупыйк башлы ботинка
урынына очлы башлы туфли киеп, носкины да ачык төслегә алмаштырып,
модага ярашып киенәләр иде. Кайсылары хәтта фуражканың козырёгын
кечерәйтеп, гасыр башындагы патша офицерларыныкы сыман итәләр иде.
Полковник Жихарёв чик куйды боларга. Лейтенант, өлкән лейтенант кебек
яшь офицерларны туктата да чалбар балагын күтәрттерә. Хәрби стандартка
туры килмәгән ботинкасын һәм носкиен алыштырып кияргә боера. Армиянең
«сделать и доложить» дигән какшамас бер тәртибе бар; бирелгән эшнең
үтәлгәнме, юкмы икәнен соңыннан тикшерергә оныту – гражданкадагы
тормышның бәласе түгелме?!
Бер көнне полковник Жихарёв яраннарын ияртеп безнең казармага килеп
керде.
Дневальныйның әтәчле тавыш белән ертылып: «Рота, смирно!» дип
кычкыруыннан ук гадәттән тыш хәл икәнен аңлап, ятканы-утырганы сикереп
торып үрә каттык.
Килә полковник казарма уртасыннан, күз карашы белән кистереп килә;
чибәр-усал, пөхтә-ыспай, бөтен гәүдә торышыннан хәрбилекне ярату,
буйсындыру ләззәте бөркелеп тора. Инде китәргә дип ишек ягына борыла
дигәндә, Володя Дубовойга күзе төште бит моның. Дубовойның, гадәттәгечә,
гимнастёрка итәге керләнгән, каешы бил турында, ябык ат муенына эленгән
камыт кебек, иркен асылынып тора. Моны күреп, полковник корыч тавыш
белән кычкырып җибәрде:
– Ты что стоишь как бабай?!
Казарма эче дәррәү көлү тавышы белән тулды. Әмма полковникның
кырыслыгын безнең көлү генә йомшата алмады.
Шул көннән соң Дубовойга «бабай» кушаматы ябышып калды. Бу сүзнең
ни аңлатканын күпләр, әлбәттә, белми иде.
Телем шомара башлагач, мин рус теленә кайбер «төзәтмәләр» керттем.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
81
Танцы мәйданчыгындамы, болаймы, кызларга карата «потаскуха» дигән сүз
еш кулланыла иде. Әллә нинди сикәлтәле, авыр сүз. Мин моны «пыкуха» дип,
җиңеләйтебрәк әйтүне телгә кертеп җибәрдем. Кабул иттеләр.
– «Как-как» дип, нишләп сез ата каз кебек какылдыйсыз, «кәк-кәк» дип
йомшак итеп әйтергә кирәк, – дим. Кабат-кабат әвәләп, «ә» авазын сыгылдырып
әйтергә тора-бара күнектеләр бит тәки.
«Сволочь» дигән сүзнең яңгырашы ошый иде миңа. Начар мәгънәне
белдерсә дә, мин ул сүзне жәлләп, аяк астыннан күтәреп алдым. Башта өнәмичә
йөрделәр дә, тора-бара:
– Эй, сволочь, – дип бер-береңә эндәшү гадәткә кереп, «дустым» дигән
мәгънәне алыштырды.
Пермьдә хезмәт иткәндә, теләгән чакта үз телебездә гәпләшергә, бушанып
алырга җай бар, татарлар күп иде. Ә монда... мин – берьялгызым. Туган телем
сызып кына күңел юшкынына күмелә бара. Ялгызым калып уйланганда яисә
берәр шигырь юлы, адашып, күңелемә килгәндә генә, ана телемдәге сүзләр
уйдыгында эзләнә башлыйм. Яфрак астына качкан җиләк кебек, кайбер сүзләр
дә әллә үпкәләп инде, әллә ятсынып, хәтер пәрдәсе артына яшеренә.
Үз фикеремне мин үз телемдә эчтән, тавышсыз гына белдерәм. Көнкүрештә
кирәген җуйган Ана телем хисләремә төренгән тавышсыз эчке тел – җ а н
т е л е н ә әверелә бара.
Ә рус теле минем өчен көндәлек җан асрау өчен котылгысыз булган
яңгыравыклы – т ә н т е л е н ә әверелә бара.
Җан телендәге сүзләрнең яңгыраш-тәмен мин әкрен генә җуям шикелле.
Никадәр җиңел икән бит үз телеңнән мәхрүм калу. Моңа дистә еллар, гасырлар
кирәк түгел икән. Шундый шартларга куелып, ихтыяр көчеңне җуйсаң, эчке
иманың да булмаса, туган телеңә хыянәт итүеңне сизми дә каласың. Аннары...
Тел сандыгыңда йомылып, сулышсыз калган сүз байлыгы, дәртен җуеп, берәм-
берәм күзен йома барачак...
Район газетасында чыккан шигыремне Фәния хатка салып җибәргән. Поезд
Идел күперен чыккан чакта, гаҗәеп су киңлекләрен беренче тапкыр тамаша
кылып барганда, әллә каян гына убылып төшкән иде ул шигырь юллары. Язып
куярга җай юк иде. Күңелемнән туктаусыз кабатлап, ятлап бетергән идем:
«Идел, Идел, күзен кыса кояш нурларыннан, елмая күк сине каршылап, тукта,
поезд! Нигә ашкынасың, карый алмый калам яхшылап...»
Сизә идем, рәсем ясау гына канәгатьләндерми башлаган иде. Нидер
әйтергә телим, ниндидер уйлар бәргәләнә, ничек шуларны белдерергә, күңел
капкаларын нинди көчләр кагып ачмакчы – һич аңламыйм гына бит. Сүз егәре,
шигырь җене тынычсызлаган икән лә мине. Ул авыру бер йоккач, котыла
алмавымны шул чагында мин белми идем әле. Курка-курка гына редакциягә
җибәргән идем – басканнар бит!
Газетаны Матвей Трофимычка күрсәттем. Ул шигырьнең график сурәтенә
төксе генә күз төшерде дә көтмәгәндә әйтеп куйды:
– Мин синнән кеше чыгар микән әллә, дигән идем...
Менә, Трофимыч бер атна инде эштә күренми бит әле. Өстәле моңаеп тора.
Авырып киткән. Авырый дигәч, без, гадәттә, «салкын тигәндер»гә ышанып,
үзебезне юатып куябыз. Бу очракта... хәтәррәк икән шул. Матвей Трофимыч
сөйләшеп торган чакта, кинәт кенә учы белән чигә турын кысып, тын кала
торган иде. Вакыт-вакыт башы авырткан икән шул. Бәлки, ул авыртуның
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
82
сәбәп чыганагы сугыш чорларына барып тоташадыр. Хәрби самолётта укчы-
радистның кабинасы койрык төбендә була. Фаҗига-мазар килеп чыкканда,
күбрәк укчы-радистлар исән калганнар. Матвей Трофимычларның да, зенит
утыннан самолётлары яна-яна төшеп, җиргә килеп бәрелгәч, койрык ягы
сынып, илле метрга ыргытыла. Кабина эчендә Трофимыч исән кала. Бәлки,
шул чактагы бәрелү аның хәзерге авыруына сәбәпче булгандыр.
Баш миендә кабынган яман шеш, мәкерле тамырларын бөтен тәненә
таратып, Матвей Трофимычны бер ай эчендә яндырып бетерде.
Аның җәсәден соңгы юлга озатырга дивизиянең бик күп офицерлары
килгән иде.
Что ты наделал?!
Дивизия буенча «ел йомгаклары» дигән кебегрәк олы киңәшмәгә әзерлек
барышы турыдан-туры безгә кагыла. Көне-төне зур-зур плакатлар әзерлибез.
Саннар, диаграммалар, хәрби эш нәтиҗәләре язылган мондый плакатлар
полклардан да килеп, дивизия штабындагы штурманнар һәм оператив
бүлекләрнекен дә кушып бергә җыела.
Мондый «урак өсте» ай буена сузыла. Төнге икедә йә өчләрдә эшне
төгәлләп киткәндә, дежурный бүлмәсендәге журналга китү сәгатен-минутын
язып калдырасың. Димәк, синең төшкә кадәр йокларга хокукың бар. Беркем
дә борчырга тиеш түгел. Ләкин мондый чакта җан түзми, ничек йоклап ятмак
кирәк, мин, элеккечә, сәгать тугызда эш урынымда булам. Ә эш убылып кына
төшә: берсен бетерүгә, икенчесен сонып кына торалар.
Иртәгә олы киңәшмә башлана дигән көнне Офицерлар йортының зур залына
плакатларны сәхнә алдына эләбез. Сәхнә алды иңгә – егерме биш метрлар,
биеклеге унбиш метр бардыр. Менә шул ара – идәннән түшәмгә кадәр без
ясаган плакатлар белән каплана. Ике кырыйда бомба аса торган лебёдкалар,
аларга нечкә тимер чыбыктан үрелгән арканнар тартылган. Шуңа беренче кат
плакатлар эленә, аны күтәртеп, икенче кат эленә – шулай бара-бара түшәмгә
кадәр менгерелә.
Трибунага пульт куелган: сөйләүчегә ничә минут вакыт калганы таблода
янып тора. Указкалар төрле – биш, өч, бер метрлысы бар. Тоткычындагы
кнопкага баскач, очында сары лампочка яна торган итеп эшләнгән.
Авырлыгы тоннага җиткән плакатларны элеп бетерүгә, без, солдатлар,
залны бушатабыз. Ишекләргә автоматлы сакчылар куела. Хәзер инде монда
пропусксыз черки дә борынын тыга алмый.
Иң четереклесе – карта белән эш итү. Секреткадан кирәкле төбәкнең
картасын (номерын әйтеп, өлешләп) аласың да (масштаб буенча алар төрле:
бер, ике, биш, ун километрлык итеп бүленгәннәре бар) кирәкле зурлыкта
ябыштырып чыгасың. Итәкләре өстәл өстеннән салынып торган зур бер карта
барлыкка килә.
Исең китәрлек, илдәге төбәкләрнең бөтен елга-инешләре, юллары, өч
йорттан гына торган авылларына, сукмакларына чаклы, бөртекләп, картага
төшерелгән. Адәм акылы ышанырлык түгел...
Берсендә шулай дивизия самолётлары заданиегә очасы төбәк картасын
номерлары буенча ябыштырганнан соң карыйм: безнең төбәкләр ич бу!
Идел-Кама кушылган урыннар, әнә Казан, Чабаксар күренә. Әмма
миңа иркенләп карарга мөмкинлек булмады, эшкә тотындык. Кырыйда
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
83
офицерлар, подполковник Журавлёв үзе... Четерекле саннар, исәпләүләр,
маршрут сызыклары алар күзеннән уза. Язу, картага билгеләр төшерү –
минем кулдан.
Картаны уңгарак шудырып, калын пероны тушька манып, яза башладым
да... карасам, кул астымда минем авыл... Балтач дип аермачык язылган. Кулым
калтырап китте, туктап калдым. Кырыйда күзәтеп торган подполковник
Журавлёв, үзенең кыргычлы тавышы белән:
– Что-то у тебя ручка дрожит? – дип яңгыратып салды.
– Там моя деревня, товарищ подполковник, – дим.
– Вот и будем бомбить твою Татарию, – дип, подполковник ирен чите белән
елмайды. – Не бойся, это будет всего лишь фотографическое бомбометание.
Картаны иртәнгә эшләп бетерергә кирәк. Журавлёв төнге унда өенә кайтып
китте. Комбаров белән Астафьев – ике капитан гына калды. «Операция
өстәле»нә иелеп, четерекле нерв җепселләрен ялгап, өчәү мәш киләбез.
Арылды, төнге сәгать икеләр. Астафьев белән Комбаров тәмәке тартырга
дип чыгып киттеләр. Алҗыдым дип тормый, шундый чакта да җүләр уй башка
килә бит ул. Мин бушаган тушь шешәсен картаның кап уртасына яткырдым.
Кап-кара кәгазьне кайчы белән түгәрәкли-түгәрәкли кискәләдем дә шешә
астына җәеп куйдым. Читтән караганда ышанмау мөмкин түгел: шешә ауган,
кара тушь җәелгән, инде эше бетәргә күп тә калмаган картаның урта бер
җирендә – мәхшәр!
Түр тәрәзә янына бастым да тегеләрнең кергәнен көтәм... Менә ишек
ачылды... Комбаровның юка чәчле түгәрәк башы күренде. Бер-ике атлавы
булды, күзләре зур ачылып, куркынган кыяфәт белән катып калды. Әллә
инде теленнән дә язды. Артыннан кереп килгән Астафьевка ымлап кына
карта уртасындагы «мәхшәргә» күрсәтә. Гадәттә, тыныч холыклы капитан
кычкырып җибәрде:
– Что ты наделал!
Мин боларның шулкадәр тәэсирләнүеннән чыдый алмыйча, сыгылып
төшеп, көләргә тотындым.
Шушы җүләрлекнең файдасы тиде бит. Барыбызның да йокы ачылды. Бу
моментны кайта-кайта искә төшереп, әгәр чынлап та шундый хәлгә калсак...
дип, кичереп карыйбыз.
– Чак инфаркт алмый калдым.
– Иртәгә яңа карта алып, эшне яңадан башлауны күз алдыма китердем дә...
– Әле күпме әр, күпме сүз булачак иде.
– Ну, татарин...
Бу сүзне мин төрле ягымлылыкта ишеткәлим инде. Күрше кабинетта майор
Артемьев белән капитан Серёгин эшли. Шулкадәр ипле, тыныч холыклы
кешеләр. Мин алар белән күрешергә дип уң кулны сузганда, сул кулны сәлкәү
генә күтәреп, честь биргән булам.
– Ну издеваешься, татарин, – дип елмаеп куялар.
Уңдым мин штаб офицерларыннан. Дивизиянең баш штурманы
подполковник Мостафин үзе, өченче каттан төшеп, кабинетка кереп хәлеңне
белешкәләп чыксын әле. Җитмәсә, ял көненә очучылар ашханәсенә барасы
талоннарын керткән.
– Коткар син мине, өйдә хатын пешергән ашны ял көнендә булса да кабып
карарга иде бит. Югыйсә, бөтенләй үпкәлиләр, – дип, ул ике талон калдыра.
Ял көнне, иптәшкә Комаровны да алып, киттек очучылар ашханәсенә.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
84
Бинага килеп кергәч үк шаккатып калдык. Һәркайда гөлләр, тәрәзәләрдә затлы
пәрдәләр, өстәлләргә ак эскәтер җәелгән.
Өч залга бүленә икән очучылар ашханәсе. Нинди самолётны егәрләвеңә
карап, ризыкның тәме, калориясе билгеләнгән. Поршневиклар залы – ике
канатлы самолётта очучылар өчен. Калган икесе – реактив самолётта
очучыларга – дозвуковойлар һәм сверхзвуковойлар залы. Без, Комаров белән,
соңгысына кердек. Башына ак калфак, зәңгәр күлмәге өстеннән ак сарафан
кигән стюардесса (без аны шулай атадык) кыз очып кына килеп җитеп, безне
өстәл артына утыртты. Ашның гына да җиде-сигез төре бар икән. Кайсын
сайларга белми аптырадык.
Ул ризыкларның тәмлелеге! Өстәлдә торган горчица, борыч, әҗикә, тагын әллә
нинди шешәләрдәге кызыктыргыч соусларның барысын да татып карыйсы килә.
– Рестораннарың бер кырыйда торсын, – ди Володя. Минем Бөгелмәдәге
рестораннан кала, бүтән затлыракны күргәнем булмагач, чагыштыра алмыйм.
Бер-бер артлы килеп торган блюдаларның яшелчә-җимешләр белән бай
бизәлешенә исем китеп карыйм. Менә нинди дә була икән бит – ашау сәнгате!
Ашханәдән чыккач, гел елмаясы, гел көләсе килә, Володя белән кар атыша-
атыша кайтабыз. Тәмле ризык белән бергә күңелләргә кояш керде, кәеф күкнең
җиденче катыннан аягын салындырып утыра...
Безнең «ашау бәхете» кичергән мондый көннәр айга ике-өч тапкыр
кабатлана башлады. Рәхмәт инде баш штурман Мостафинга һәм аның
урынбасары Шаһиморатовка. Хатыннары ял көнендә тәмле өй ризыгыннан
өзелдермәсен генә...
Бүрек
Дисбе кебек, бер җепкә тезелеп, талгын гына эре кар ява. Тополь ботаклары
бу тере аклыктан рәхәт кытыкланып, оеп утыра.
Йокыдан туеп, күземне ачуга, тәрәзә уемындагы шушы күренеш мине
сәламли.
Яңа елның беренче эш көне.
Киенеп беткәч, искәрәм: бүрегем урынында юк. Бүрек минем башка хыянәт
итеп, ташлап киткәнме әллә? Башта үзем генә эзләп карадым. Аннары күрше-
тирәмдәге егетләр эзләшергә кереште. Юк кына бит. Өч елга исәпләнгән
бүрегем эзен суыткан. Урлаганнар диясе килми. Чөнки казармада угрылык
дигән нәрсәнең моңарчы сизелгәне юк иде.
Штабка мин офицерлардан алданрак, тугыз тулганчы килеп утырырга
гадәтләнгән идем. Бүген старшинаны көтеп соңга калам инде.
Осипенко килгәч, минем хәбәрдән аптырап калды, йөзендәге кызгылт рәшә
урыны-урыны белән тимгелләнеп чыкты.
– Неужели бацилла воровства просачивается и в нашу казарму… – дип
үзалдына сөйләнгән кебек әйтеп куйды.
– Сайлап ал, – дип, каптёркадан өч бүрек чыгарып бирде.
Берсеннән-берсе искерәк, «ашы» бетеп, формасын җуйган бүрекләрне киеп
карарга да кул күтәрелми, баш чиркана.
Китеп бардым яланбаш кына. И көннең матурлыгы! Чәчне каплап, баш
түбәсенә кар өелә бара, өелә бара, гәүдәне төз тотарга тырышып, баш өстенә
чүлмәк утырткан кебек атлыйм. Килеп кердем шулай штабка ак папаха
киеп, икенче катка күтәрелгәндә эри башлаган карның тамчылары муенны
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
85
«пешереп», аркага таба юл алды. Кабинет ишеген ачып җибәрсәм... ушым китә
язды. Капитан Астафьев өстәле янына бер төркем офицерлар җыелып баскан,
погоннарындагы эре йолдызларны шәйләп, курка калдым. Башына кар бүрек
утыртып килеп кергән солдатка болар шаккатып карап каттылар. Ул арада
безнең подполковник Журавлёв әчкелтем катыклы тавыш белән кычкырды:
– Бу нинди маскарад?!
– Бүрекне югалттым, – дидем мин юаш кына.
– Кайда? Казармадамы? Старшина Осипенко ни караган?! – дип, ул
телефонга тотынды. Офицерлар төркемендә подполковник Мостафин да бар
икән. Ул Журавлёвны туктатып калды:
– Кирәкми, чылтыратмагыз. Хәзер мин үземнең бүрекне китертәм, – дип
телефон номерын җыеп, хатынына аңлата башлады.
Карасам... Мостафинның иңендә полковник погоннары. Иске елдан Яңа
елга атлап чыкканда аңа тагын бер йолдыз өстәгәннәр икән. Югары дәрәҗәдәге
офицерларның безнең кабинетка җыелу сәбәбе: катастрофага эләккән самолёт
экипажының сөйләшүләрен яздырган «кара ящик»тан гадәти магнитофонга
күчерелгәнне тыңламакчылар икән.
Мин туалетка чыгып, башның карын коеп төшереп, сөлге белән сөртенеп
кергәч, озак та үтмәде, аскы каттан дежур солдат Мостафинның бүреген
кертеп чыкты. Шулай итеп, «сыкылы» каракуль папахага күчкән полковник
Мостафинның бүреген, маңгаендагы кокарда эзен тарап, урынына йолдыз
беркетеп миңа кияргә насыйп булды. Бу инде солдат кавемендәге бөтен
бүрекләргә бүрек иде.
Кайчакларда, кичен кәеф булганда, каптёркадан авиаторлар кия торган әллә
ничә замоклы, кесәле, мех якалы куртка алып киям (аңа погон тагылмый), аякта
хром итек, бүреккә кокарда тагып куям да, төп капкадан, дежурныйларга честь
биреп кенә чыгып китәм «самоволкага»... Яшь офицер яисә сверхсрочник дип
калалар бугай. Шәһәр шавына күмелеп, истирәхәт кылып йөрим, минутларның
кадерен тоеп, ирекле тормышка манылып алам.
Казармага кайткач инде бүрек маңгаена батып кергән кокарда эзен яңадан
тарап, урынына йолдыз беркетеп куям.
***
Ялга кайткач, өйдән ботинкалы тимераякларны алып килгән идем. Ял көне
кичен киттем үзебезнең стадиондагы катокка.
Яратам – үткен конькиларның чыкырдап бозга кабуын, бала-чагалар чыр-
чуын, кызларның егылганда да ыспайлыгын онытмыйча егылуын, аякларны
чалындырмый торган рәхәт музыка яңгырашын, бозда ярылып калган ак эзләр
чигелешен яратам.
Монда – аяклар туганлыгы. Бар да бер ритмга көйләнергә тырыша.
Янәшәңдә кулга-кул тотышырга кызың булмаса, җил белән култыклашасың.
Сагынганмын икән боз исен.
Каток кайда да бер инде: дәртле музыка, конькиларның сызылып китүе, йә
сокланып, йә куркып кычкырып куюлар – болар бар да таныш авазлар букеты,
ә бала-чага чыр-чулары шул букетка үрмә гөл булып урала.
Онытылып, шуып барганда аркама кемдер учы белән сугып куйды. Карасам,
майор Шаһиморатов елмая, затлы спорт костюмыннан, янәшәсендә чибәр генә
ханым бала җитәкләгән. Шаһиморатовның гәүдә торышы спортсмен икәнен
сиздереп тора...
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
86
Икенче көнне ул безнең кабинетка төргәк күтәреп керде.
– Бу – сиңа бүләк, – ди. Сүтеп карасам... Өр-яңа спорт костюмы. Кичә,
катокта минем сәләмәрәк киемгә кыеклап кына күз төшереп алган иде шул...
Рәхмәттән кала нәрсә әйтим инде. Майор Шаһиморатов шундый бүләк
бирә алуына үзе дә шат.
– Катокта бөтен кызлар мине сырып алачак хәзер, – дим.
Ул чыгып киткәч, карыйм, төргәк эчендә тагын бер төргәк бар. Теш пастасы
сыман калын-юан тюбиклар. Болар – самолётта, ун чакрым биеклектә алтышар
сәгать очкан чакта тәмләп кую өчен махсус паёклар икән. Тюбикның берсен
кысасың – стакан тулыр-тулмас борщ савылып чыга, бер сынык ипи белән
ашап куйсаң (аның тәмлелеге!), җыбылҗык исле ашханәгә барып торасы да
юк. Икенче тюбикны кысасың – хуш исле шоколад ишелеп төшә. Өченче
тюбикта – какао.
Тора-бара штурман милләттәшләр мине бөтенләй «аздырдылар», өстәлем
тартмасында затлы тәгам тыгызлап тутырылган шундый тюбикларга урын
җитми башлады.
***
Барановичи шәһәренә тагын бер тапкыр командировкага барырга туры
килде. Бу юлы да ЛИ-2 самолётына утырдык. Бу юлы да дивизия командиры
үзенең яраннары белән барды. Генерал Дудаковтан аермалы буларак, полковник
Жихарёв бөтенләй башка, командарм рухы аның бөтен гәүдә торышыннан
бөркелеп тора. Самолёт салонына кереп, түргә үтүгә үк, ул аерып торучы
пәрдәне тартып, ябып куярга әмер бирде. Штурвал артына утырмады шикелле.
Чөнки бу самолёт аның өчен ишәк җигелгән чытыр арба кебегрәк тоеладыр...
Барановичи аэродромына төшеп утыргач, ишек ачылуга мин кыбырсып,
урынымнан тордым да, чыгарга дип бара башладым. Шулчак арттан
Жихарёвның корыч тавышы, үткен сөңге булып аркама кадалды:
– Товарищ солдат, вернись!
Мин урыныма кире ничек килеп чүмәшкәнемне дә сизми калдым. Бераздан
яраннары белән үтеп киткән Жихарёвның җиле генә тиеп калды. Ул арада
ишетәм, нәкъ теге чактагыча, ярсып, оркестр уйнап җибәрде. Мин аны
Советлар Союзы Герое буларак, Дудаковны гына шулай каршылыйлардыр
дигән идем, дивизия командирын сәламләү ритуалы икән бу...
Барановичида безгә катастрофага эләккән ТУ-22 самолётының хәрабәләрен
күрсәттеләр. Өлкән лейтенант Вакарин, дулкынланудан, сулышына төелеп
сөйли:
– Күз алдымда булды бит, – ди. – Экипаж командиры белән дус идек.
Очыш алдыннан футбол хакында сөйләшеп утырдык. Кузгалганда кабина
тәрәзәсеннән кул болгады. Күз алдымда бит... Күтәрелеп киткәч, унбиш
секундтан... коточкыч шартлау... күз алдымда бит... төшеп кадалды.
Гадәттә, очучылар катапульта вакытында, креслосы-ние белән, снаряд кебек
уналты метр биеклеккә оча. Болар секундлар эчендә, әлбәттә, катапульта ясарга
өлгерә алмаганнар. Ә штурман исә кнопкага басып өлгергән, аска очкан, әмма
парашюты ачылырга биеклек-ара җитмәгән, җиргә бәрелеп чәпәлгән.
Тимер чыбыклы магнитофон исән килеш табылган. Анда экипаж
командирының «Куда задрал нос ё....мать!» дигән кычкыруы гына язылып
калган булган.
Штурманның ямьшәйгән креслосы бер кырыйда ята. Самолётның кабыргасы
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
87
эчтән ишелеп-ишелеп сузылган меңнәрчә электр чыбыклары белән тулган.
Хәйран калмалы, бу кадәр хикмәтле приборларны, бу үткәргеч чыбыкларны
җыеп, тоташтырып бетерергә нинди баш, акыл-зиһен җитмәк кирәк.
Туксан тоннадан артык авырлыктагы самолёт җирдән аерылып күтәрелгән
чакта, иң хәтәр мизгелләрне үтә. Штурвалны тән сизгерлеге белән генә үзеңә
таба тартмасаң, «угол набора высоты» бозылып, самолёт секунд эчендә
кисәкләргә таркалырга мөмкин.
Очышын мәңгегә җуйган самолёт хәрабәсен карап йөргәндә әллә нинди
уйлар башка килде. Кешедәге ашкыну, тәвәккәллек, үз-үзен аямау, дуамал
көчне егәрләргә тырышу һәм... фаҗига. Бу хәрәкәт гел шулай кабатлана тора,
азагы да, тукталасы да юк... Шайтани омтылыш...
Миңа үзебездәге ТУ-16 самолётының һәлакәткә дучар ителеп, егылып
төшүе хакында материаллар бирделәр. Самолёт җир өстеннән үткән юлның
сызымын сызарга кирәк иде. Ни булган, нинди сәбәптән ике турбинасы да ун
мең километр биеклектә тынып калган? Моны ачыклау өчен, гадәттә, электр,
ягулык һәм башка төрләр буенча махсус белгечләрдән комиссия төзелә.
Самолёт (ярый әле бомбалары булмаган) кинәт сүнеп, электр тогы
беткәннән соң, күпме генә тырышып карасалар да, кабаттан худка җибәрә
алмаганнар. Бердәнбер юл калган, самолётны акрынлык белән түбәнәйтә бару
(планирование)...
Кырга төшеп, зур тизлек белән карлы җирне сөреп барган вакытта кабинага
җир укмашкан кар кантары бәреп керә, уң очучының аягын кысып имгәтә.
Буынсыз калып, тирбәлеп барган шассилар, җиргә килеп бәрелүгә, канатны
тишеп, өскә бәреп чыгалар. Самолёт ике километр буена буразна сызып
барганнан соң, олы гына салам эскертенә терәлеп туктап кала.
Өч метрлы ватман кәгазенә менә шул самолёт үткән юлны, кайсы төштә
нинди деталь төшеп калганына кадәр бөртекләп схема-рәсем эшләдем.
Комиссия әгъзаларына ул катастрофа сәбәпләрен ачыклап, йомгаклау
җыелышында күргәзмә әсбап буларак эленде.
Капитан Комбаров
Бүген эш бик җитди, катлаулы булырга ошый. Хикмәт шунда: дивизиянең
реаль картасы бар икән. Ул штаб начальнигы сейфында саклана. Аны биш
елга бер дөнья яктысына чыгарып, төзәтмәләр кертеп, яңага күчерергә
кирәк, имеш. Картаны эшләгәндә кабинет ишеген эчтән бикләп, хәтта, күрше
кабинетлардагы офицерлар да кертелмәскә тиеш.
Сейфка сыярлык итеп бөкләнеп, таслап куелган картаны подполковник
Журавлёв алып керде. Нәкъ безгә кирәкле меридиан, параллельләр кергән
өр-яңа, чиста карта секреткадан алынып, минем өстәлгә җәеп салынган иде
инде. Итәкләре өстәлнең як-ягына салынып торса да, картаны биниһая зур
димәс идем...
Таныш шәһәр исемнәре, елгалар... Сугыш!.. дигән хәтәр әмер яңгырауга бу
шәһәрләр, күперләр бомба шартлаулары астында калачаклар бит инде.
Карта өстенә иелеп, искесен кырыйга куеп, эшкә керешәбез. Бүлмәдә
дүртәү – подполковник Журавлёв, ике капитан – Комбаров һәм Астафьев.
Дүртенчебез – мин.
Төш җитәрәк ишек кактылар. Журавлёв үзе барып ачты. Калын портфель
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
88
тоткан полк секретчигы килгән. Автоматлы сакчысы коридорда торып калды.
Секретчик алып килгән карталар күрше өстәлләргә җәеп салынды. Аларның
реаль карталарыннан да мәгълүмат алу, чагыштыру кирәк икән.
Шулай итеп, бөтен акылны туплап, яңа карта йөзенә яңа мәгънә кертү бара.
Бераздан Журавлёв һәм Астафьевны каядыр чакыртып алдылар. Кабинетта
җаваплы булып капитан Комбаров калды. Мин реаль картаның искесен төреп,
башка карталар янына куйдым, эшләнә генә башлаган яңасы өстенә кәгазьләр
каплап, төшке ашка киттем.
Ике сәгатьтән килсәм... бүлмәдәге офицерларны танымый торам. Капитан
Комбаров картаеп киткән шикелле, пешеп чыккан йөзенә күгәрек төс кергән,
хәтта, чәчләре дә хәлсезләнеп маңгаена ябышкан. Капитан Астафьев та
берни дәшми, ишекле-түрле йөренә. Подполковник Журавлёв та кереп, кырку
тавышын күтәреп, ниндидер ымлыклар кычкырып чыгып китте.
Хикмәт шунда: иске реаль карта юкка чыккан. Көпә-көндез. Кабинеттан.
Җаваплы булып капитан Комбаров калган иде бит. Ул нишләргә белми,
бәргәләнә бичара.
Сизенәләр, полк секретчигын эзлиләр. Дүрт сәгать буена «совершенно
секретно» мөһере алган (бер җөмләсе өчен егерме биш елга хөкемгә тартырга
мөмкиннәр) реаль картаның язмышын ачыклый алмый тордылар.
Штаб начальнигы Шестопал гадәттән тыш хәл турында дивизия
командирына җиткергән. Дүрт сәгатьтән соң, ниһаять, ачыкланды. Капитан
Комбаров полк секретчигы портфеленә бүтән карталар белән бергә реаль
картаны да салып җибәргән икән...
Автоматлы сак астында янәдән полк секретчигы пәйда булды, реаль
картаны тотып, капитан Комбаров, ашыгып штаб начальнигы кабинетына
кереп китте.
Бер сәгатьтән приказ әзер иде инде. Капитан Комбаровны өлкән лейтенант
дәрәҗәсенә төшереп, егерме дүрт сәгать эчендә бүтән частькә күчерергә,
диелгән иде анда.
Капитан Комбаров бүтән күренмәде. Кызганыч, шулкадәр ипле, юаш кеше
иде бит ул. Хатыны, мәктәптә укучы улы бар икән. Әмма хәрби кануннар
катгый, әгәр дәүләт серенә карата әз генә хилафлык китерәсең икән, берни
белән исәпләшенми, тапланасың икән, аклана алмыйсың...
Кинәт үлеп киткән кебек тоелды ул миңа. Мондый тетрәнүдән соң ничекләр
сыгылмый калыр да, ничекләр тураер бу кеше, дип уема керә дә сызландыра...
Ә тормыш дәвам итә. Берничә көндә яңа реаль картаны да төгәлләп чыктык.
Эш отыры катлаулана барган саен мине котырта, көч бирә, шуны җиңеп чыгасы
килү дәрте яшәвемә мәгънә өсти шикелле...
Госпиталь
Ярамый шул бәрәңгегә өйрәнгән ашказанын кинәт кенә артык тәмле ризык
белән сискәндерү. Сигезенче март тирәләрендә ашханәгә бер дә бармыйча,
Офицерлар йорты буфетында да, кабинетта да шоколад капкалап, кофе-какао
кебек бүтән меридианнан килгән хуш исле эчемлекләргә генә салынган идем
– берничә көннән бәреп чыкты, тупас ризык тансыклаган ашказанымны нык
рәнҗеткәнмен ахрысы. «Гастрит в стадии обострения» дигән диагноз куеп,
мине шәһәр госпиталенә салдылар.
Баш табиб Маркинзонның хатыны Фрида Григорьевна палатада ятучы
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
89
унлап егетне (һәрберебезгә халат, җиңел-кыска балаклы шаровар кигезелгән,
хәрби дәрәҗәләрне белерлек түгел) дә бертөрле карый: фонендоскоп куеп
күкрәкне, арканы тыңлый, аннары порошоклардан торган өч төрле дару бирә.
Кәгазен ачып, шуларны тел өстенә саласың да, су белән юдырып эчкә озатасың.
Бераздан рәхәт бер халәт аңны иләсләндерә. Изрәп караватта ятам, түшәмдә
әкрен генә люстра әйләнә. Бүтәннәргә күз кырыен төшерәм, алар шуны ук
кичерә микән, әмма сорарга кыймыйм.
Көндезге аш вакытында өстәлдәге савытка үрелим дим, ә ул ерагая бара,
ерагая. Компотлы стакан күз алдымда юанайды, мин аны бүрәнә тоткан сыман,
ике куллап колачларга җыенам. Авыру шулай буладыр инде, дип, бүтәннәр
сизмәсә ярар иде дип куркам.
Өч көн буе шундый хәл кичердем. Ниһаять, дүртенче көнне... палатада бик
көйсез, гел тавыш чыгара торган, дуамал холыклы грузин егете бар иде, шул
Фрида Григорьевна кергәч, тавыш чыгарды бит:
– Сез нинди дару биреп агулыйсыз мине?! Күз алдында бөтен нәрсә әйләнә,
туктата алмыйм!
Баксаң, палатадагы бөтен егетләр дә шул халәттә интегә икән. Чөнки
барыбызга да бер үк төрле порошоклар бирәләр бит.
Моны белгәч, Фрида Григорьевна каушап калды. Шуннан соң порошокның
ике төрен генә бирә башладылар. Боларын гына эчкәч, тәндә бернинди үзгәреш
сизелми – күңелсез булып китте. Теге грузин егетенә ачу да килеп куйды.
Әйтмәскә иде бит, әйләнсен иде дөньясы, әйләнәсе килгәч... Рәхәт иде лә
күзәтеп ятуы...
Госпитальнең бөтен табиблары да яһүд милләтеннән. Медсестралар белән
җыештыручылар гына белорускалар. Аларның үзләренчә сузып, кычкырып
сөйләшүләре әллә каян яңгырап тора.
1 апрель көнне, хәлне белергә дип, яныма Валя, Рая, Люба һәм Володя
Комаров килделәр. Тәм-томнар алып килгәннәр.
Коридорның фикус гөлләре ышыклаган аулак бер урынында, нигъмәтләрне
уртага куеп, сыйланып алдык. Баллы нәрсәләрдән курку бетмәгәнлектән, мин
печенье генә капкалап утырдым. Китәргә дип кузгалышкач, Володя мине
читкәрәк алып китеп, шаккаткыч яңалык әйтте: бүген Оборона министрының
приказы булган. Киләсе елдан армия хезмәте ике елга калдырылачак икән. Ә
без, өченче елга чыкканнар арасыннан утыз процент солдат демобилизациягә
эләгәчәк, имеш.
Мин, бу хәбәргә ышана алмыйча, тынсыз калдым. Беренче апрель, алдау
көне, дип, Володяны чыгырыннан чыгардым.
– Приказны үз күзләрем белән күрдем. Менә ипи тотып «ант» итәм дип,
– печенье сыныгын күрсәтә. – Их, ике ел ярым гына хезмәт итәчәкбез бит,
тиздән – өйгә! – дип, Володя мине кочаклап, дер селкетә. – Гафу ит, авыру
икәнеңне онытканмын, – ди.
– Нинди авыру?! Бу хәбәр – үзе бер бальзам, мин җен кебек таза хәзер!
Үзем генә калгач, җан тарыга башлады. Киңлеккә сусап, тәрәзә
катына килдем. Бөтен нәрсә мәгънәсен җуйды: дару исләре, палаталар,
медсестраларның ак чагылышы, бөресе тулышкан каштан ботакларының
тәрәзәгә үрелүе...
Йөрәк ашкына. Миңа сәламәт икәнемне исбатлап, моннан тизрәк чыгарга
кирәк. И җүләр, әйтерсең лә казармаңа кайтуың иреккә чыгуга бәрабәр. Мин
утыз процентка эләгү өчен кичекмәстән үземне әзерләргә тиешмен!
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
90
Ә бит бүгеннән башлап, һәр солдат мин кайтып китәчәкмен дигән ышаныч
белән яши башлаячак хәзер...
Утыз процент ... Уннан – өч, йөздән – утыз, меңнән – өч йөз кеше... Мин
бу бәхетле санга эләгәчәкменме?
Язмыш атына ышанам, ул үзен тышаулатырга ирек бирмәс...
Ике көннән инде мин штабта, үземнең эш кабинетында идем. Тиз генә
Мәскәүгә В.И.Суриков исемендәге сәнгать институтына укырга керү шартлары
турында сорап хат яздым. Әгәр язу килсә, армиядән алданрак котылу өчен
җирлек булмасмы дип талпыну инде бу...
Язмышны хәл итүдә иң төп кеше – штаб начальнигы – полковник Шестопал.
Аның әмереннән тора. Шестопалның кәефен күтәрерлек, исендә калырлык
ни дә булса эшли аламмы? Уйланам. Маңгай җыерчыклары – рельслар. Алар
өстеннән уй поездлары уза. Дивизиянең елъязма-истәлек альбомына керәсе
фотоларны карап чыгам. Шестопал кергән унлап фото бар. Шуларның берсе
– пионерлар каршында, кызыл галстук тагып, честь биреп торганы – иң шәбе.
Моннан картина эшләп карарга була ич!
Ватман битен стенага беркетеп куям. Фотоны диапроектор аша төшереп,
форматын көйлим. Миңа Шестопалның йөз рәвешен генә алып калырга кирәк...
Калганы – минем фантазиядән тора...
Алгы планда – честь бирдермичә генә, пионер галстугы тактырмыйча
гына... полковникның сурәтен калку итеп бирәм. Артта – самолётлар, һава
лачыннары – үзебезнең «ТУ»лар.
Мин бу рәсемне шулкадәр бирелеп, беркемгә күрсәтмичә, төнге сәгать
уникеләргә кадәр калып, күңелемне салып, берничә көн буена эшләдем. Башта
карандаш белән, аннары тушька күчеп... Чын гравюра, кыр-кырларында ак
полоса калдырылган картина бу – шәп килеп чыкты.
Үзем дә сокланып, карап алам да, яшереп куям. Берничә көн шулай
кабатланды. Кемнеңдер кулы кагылыр, юк итәрләр сыман шөбһәләнеп, эшкә
килүгә, рәсемем шкафта төрелгән килеш урынында торамы, дип тикшереп алам.
Мәскәүдән, Суриков исемендәге сәнгать институтыннан җавап бик тиз
килде. Анда керү имтиханнары, кабул итү шартлары тәфсилләп язылган иде
(русский язык и литература – сочинение, и устно, история народов СССР).
Нәкыш һәм графика факультетына керүчеләргә: нәкыш, рәсем, композиция
буенча осталыгын расларга җитмеш сигез сәгать вакыт биреләчәге әйтелгән.
Хатның иң мөһим урыны азагында иде: документлар 1 июньнән кабул ителә,
имтиханнар – 11 июльдән диелгән.
Капитан Астафьевка, уңай форсат табып, Шестопалга багышлап ясалган
картинаны күрсәттем. Ул, эчкерсез кеше буларак, күңелендәген яшермичә:
– Шәп чыккан бу. Үзенә күрсәтергә кирәк. Җае чыкканда мин аңа әйтермен,
– диде.
Мин, аның сүзендә торасына һич тә икеләнмичә, Мәскәүдән килгән язуны
чыгардым. Ул игътибар белән укып чыкты да:
– Моны башта Журавлёвка күрсәтик. Алдан аның белән киңәшү зыян
булмас, – диде. – Аның алдына Шестопал рәсемен чыгарып салма. Көнләшер...
Подполковник Журавлёв, кыбырсык, җитез холыклы буларак, үз
кабинетында гына йомылып утырмый, берәр күрсәтмә бирергә дип безнең
кабинетка көненә унар тапкыр бәреп керә. Бер керүендә капитан Астафьев
минем хакта сүз кузгатты. Журавлёв тыңлар-тыңламас кына торган кебек
булды да:
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
91
– Найди себе достойную замену. Иначе – никуда! – дип чыгып китте.
Бу хакта мин үзем дә борчыла идем инде. Володя Комаров кайсыдыр
полктан бер егетне тапкан да иде, танышырга һаман җай чыкмый торды.
Беренче елын хезмәт итә торган ул егет Мәскәү өлкәсеннән – Люберцыдан
булып чыкты. Виталик исемле. Авызы белән сулавын исәпкә алмаганда,
ярыйсы гына кыяфәтле егет күренә. Оператив бүлеккә алып кереп таныштырыр
алдыннан мин аңа парикмахерга барып чәчен төзәттерергә, гимнастёркасын
юарга, хәзергә парад мундирын киеп килергә куштым.
Башта ул ипле-тыныч кына йөрде. Кулы каләм тота белә. Лозунг пероларын
йөртүе дә өметле күренә. Тик бер җитешсезлеге бар: ул тотынган җирдә ак
кәгазь йөзендә тап кала. Кара тушь белән эш итә башладымы – уйламаганда
пычратып куя инде. Аның һәр хәрәкәте минем йөрәк аша уза, тагын берәр
ярамаган нәрсә чыгармасын дип, ут йотып торам. Аның ярты юлда азаплап
калдырган сызымнарына эштән соң калып, үзем тотынам.
Күз уңында булсын дип, Виталикны полктан үзебезгә – идарә ротасына
күчерттем. «Бүре баласын бүреккә салсаң да, барыбер, урманга карый» дигән
кебек, буш вакыт булдымы, үзенең полкына китә дә югала, җитмәсә «салып»
кайтып керә. Бусы инде безнең даирәдә күрелмәгән хәл. Хәмер килешми үзенә.
Җил тегермәненә охшап китә – куллары, сүз куәсенә иярәм дип, гел бер-берсен
куышып, әйләнгәләп, чәбәләнеп тора. Борыны бөтенләй тыңкышланып, һава
сулауны бөтенләе белән авызына ышанып тапшыра.
Аптырагач, шулай болагайланып йөргәндә, изүеннән буып алып, мин бу
малайны стенага дыңкыдым:
– Тагын бер күрсәм, «салып» кайтканыңны... Башыңны сугып ярам! – дип
кычкырдым.
Көннәр үтә тора. Кайту хыялы бөтен аңымны биләгән. Майор Железняк
складына төшеп, туган якта рәссам-бизәүче булып эшләячәгемне әйтәм, кайбер
кирәк-яракларга күзем кызганын яшермим. Ул, ике дә уйламыйча, миңа илле
табак ватман кәгазе, күп итеп тюбиклы буяулар, бик нәзберек кылдан кытайлар
эшләгән пумалалар бирә, бик кыйммәтле (50 сумнар тирәсе) әллә ничә данә
циркуль, рейсфейдерлар җыелмасы салынган футлярны бүләк итә.
Мин боларны ике посылка итеп өйгә җибәрдем.
Володя белән шәһәр читендәге «кара базар»га барып, чит илдән кергән ак
нейлон күлмәк алабыз. Бу инде күрелмәгән затлылык. Мин тагын Бобруйскида
танылган оста тарафыннан тегелгән очлы башлы, биек, авыш үкчәле кара
туфли сатып алам...
Май ае күбәләк кунса, күбәләкнең яланаяк эзе калырлык самими яфраклары,
яшеллеге белән кайнап, Белорус җирен нурга коендыра башлады. Безнең
парктагы танцы мәйданчыгына «җан» керде. Ял көне кичен, узган елдагыча,
тар капкадан чуар киенгән кызлар бу якка агыла. Ә бу яктан гөмбә кебек
бертөрле яшькелт киемле солдатлар килеп, танцы мәйданчыгында укмаша.
Безнең өч берлек – бөтерелмә итәкләре белән бу язга тагын да матураеп
килеп кергән кызларыбыз – Валя, Рая, Любалар танцы мәйданчыгында аерым
бер игътибарны җәлеп итә.
– Әйдә, Татар ия җирләргә алып китәм сине, – дим Любага.
– Куркам... – ди Люба.
– Сиңа анда кыен булыр шул, – дип, Люба белән килешәм. – Канлы, чи ит
ашарга туры килер сиңа. Ук белән җәя тотып, бүре тиресе бөркәнеп йөрерсең.
Шалашның менә дигәнен корып куярбыз.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
92
– Безнең әнинең туган җирен мыскыллама, – дип сүзгә кушыла Рая белән
Валя.
– Ул бит икенче... Татар белорусы...
– Син чын татар түгелдер... Киноларда күрәбез: алар бит кысык күзле,
бөтенләй башка кыяфәттә...
– Кинода бит татар ролендә казакъ, кыргыз артистлары уйный.
– Нишләп алай?
– Кысык күзле кеше усал, явыз булып күренә. Ә татар явыз булырга тиеш...
Менә минем кебек.
Кызлар көлешәләр. Музыка кулларны кулга тоташтыра. Сулышка – сулыш.
Күзгә – күз. Тромбон тавышы йөрәккә бәрә.
Соңгы көннәремме монда? Китеп барырмын микәнни?
Алмагачлар, шашып, чәчәккә коена.
Кал, әйдә, монда кал, кал инде, дип ягымлы белорус язы җиңемнән тарта.
Калалмам ахрысы, кичер мине белорус кояшы, болай да инде хәтәр яу-
сугышларда күпме татар башын салган бу җирдә. Ә миңа исән-имин кайту
бәхете язсын Ходай...
Штабта гадәти эш көне иде. Сирәк була торган хәл: полковник Шестопал
кабинетка килеп керде. Басып каршы алдык. Барыбыз белән дә кул биреп,
күрешеп чыкты. Капитан Астафьев миңа ым какты. Тиз генә шкафтан
теге картинамны алып, өстәлгә җәеп, тыңлаусыз ватман кәгазе бөтерелеп
ябылмасын өчен, баш-башларына авыр әйбер куйдым. Капитан Астафьев:
– Иптәш гвардии полковник, күз салыгыз әле, – дип, Шестопалны минем
өстәл янына алып килде. Ак кайма уртасында бәрхет кара төстә бик нечкәләп
ясалган рәсемгә карап, Шестопал тын калды, ирен читенә елмаю җәелде.
Аннары миңа күз төшереп алды, тагын рәсемгә текәлде дә:
– Моны миңа бүләк итәсезме? – диде.
– Сезгә... бер истәлек булсын дип...
Ул арада капитан Астафьев минем рәсемнәрнең газетада еш басылуын,
вакытында демобилизация булса, Суриков исемендәге институтка керергә
теләвемне, тизрәк әйтеп калыйм дигән кебек, тиз-тиз генә сөйләп бирде.
Мин институттан килгән язуны өстәл тартмасыннан алып полковник алдына
куйдым. Игътибар белән карап чыкты:
– Анда мәктәпне быел гына бетергәннәрне алмыйлармыни, – дип искәртмә
итеп бирелгән юлларны укып чыкты: (На дневное отделение принимаются
лица, имеющие стаж работы не менее двух лет на производстве по
специальности или рекомендацию среднего художественного училища).
Шестопал, сынап карагандай, бер тын сүзсез торды да:
– Алай икән... – дип сәгатенә карап алды. – Рәсем өчен рәхмәт. Мин аны
рамга алдыртырмын. Бу миңа армия тормышыннан кадерле истәлек булып
сакланыр. Артына кулыгызны куегыз, бәлки сез киләчәктә бөек рәссам
булырсыз, – дип, елмаеп кулны кысты. Кул куеп, рәсемне бөтереп тотып, мин
Шестопалны кабинетына кадәр озата бардым.
Бәлки бу – минем гомеремдә хәлиткеч көннәрнең берсе булгандыр.
Хәзер инде юлымда бер генә кантар борчып тора. Ул да булса, уйнаштан туган
малай – Виталик. Аның һәр хәрәкәте минем йөрәккә кагылып уза. Бу сиңа полк
түгел, бу – дивизия штабы, монда югары белемле офицерлар эшли, итәгеңне
җыеп йөр, дип тыныч кына әйтеп тә, үгетләп тә, кычкырып та, маңгаена йодрык
терәп тә карыйм – юк, аң соралмаган үҗәтлек ягына тиресе калын малайның.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
93
Беркөнне үз полкына барып киләм дип киткән җиреннән сугышып кайткан.
Маңгаенда яра эзе. Бу килеш штабка алып барып булмый бит инде, алып киттем
моны Офицерлар йортына. Концертмейстердан яра эзенә грим салдырттым.
– Эшлисең килмәсә, мин киткәнче генә түз, аннары үзең карарсың, – дим.
– Полкка кире кайтасым килми, – ди үзе.
Штаб офицерлары каядыр Украинага учениегә китәргә әзерләнә. Ыгы-
зыгы, һәр бүлектә ашыгыч эшләр өелде. Офицерларның үзара яшерен генә
пышылдашып алуларын, нәрсәнедер белеп тә, әйтергә ярамаганлыгын сизәм,
ниндидер астыртын шом канатларын җәя бара. Бу – мине куркыта, шиккә сала.
Стенадагы картага карыйм: динозавр нинди этлек эшләргә җыена тагын? Бу
шаукымда мин тапталып калмаммы?
Минем язмышка битараф йөргән сыман иде, полковник Журавлёв
кабинетына чакырып алды да:
– Иртәгә китәбез. Сез дә без кайтканчы китеп барырсыз шикелле. Мин
сездән канәгать калам, – диде, гадәти-кырыс чыраена саран гына елмаю
төсмере чыкты. – Хәтерлисездер, декабрь аенда Мәскәүгә, Генеральный штабка
җибәрергә дип биш плакат ясаткан идем...
(Ул плакатларны бик тырышып, әһәмиятле урыннарын төсләр белән бизәп,
әллә каян күренеп торырлык итеп, армия кырыслыгына үземчә яңалык кертеп
ясаган идем. Плакат астына «Исполнитель гвардии рядовой М.Галеев» дип
кую – анысы мәҗбүри иде.)
– Мәскәүдән чылтыраталар бервакыт, ул гвардии рядовоегыз кайда хәзер,
хезмәт итәме әле? – диләр.
– Нигә? – дип сорыйм.
– Плакатлары бик шәп чыккан, әллә соң үзебезгә алдырыйк микән... –
диләр. Мин инде сүз башында ук чамалап алган идем. Юк, минәйтәм, ул
демобилизацияләнде, дим. Жалко, дип сүзгә нокта куйдылар. Шул чакта
сине коткарып калдым, димәкче булам. Югыйсә, бүген-иртәгә кайтып китәсе
урынга... Пахал бы до тридцать первого декабря в Генеральном штабе...
Рәхмәт әйтеп подполковник белән саубуллашам. Кичен кабинетта
офицерлар да: «Кайтып җитә алмасак...» – дип хушлашалар. Капитан Астафьев
иңнән кочып, аркадан чәбәкләп саубуллашты. Болар бар да иртәгә учениегә
кузгала. Мин дә тиздән китәм микәнни? Күңел ышанмый.
Ике көннән, 21 майда – приказ, штаб начальнигы Шестопал кул куйган,
юл документлары әзер, ике сәгатьтән мин Минск поездына утырырга тиеш.
Әйберләр җыелган. Старшина Осипенконы көтәм. Ул бер ай элек миннән
кырык биш сум акча алып торган иде. Шуны кайтарырга тиеш. Володя Комаров
– янәшәмдә, минем китү шатлыгыннан иләсләнгән акылны дөрес юнәлешкә
кертеп йөри.
Килде, ниһаять, старшина. Нигә чырае гел кызыл микән дип уйлый идем,
кырыйдан ышкылып узганда искәрдем: бит тиресе бик нәзберек, куе кан
тамырларыннан тора икән. Ә поезд китәргә минутлар калып бара. Акылым
– өермә. Шул өермә уртасында старшина Осипенконың төче елмаюы унике
мәртәбә янып сүнде инде.
– Менә кырык сумыңны кайтарам. Биш сумы... Син үзегезнең якта алма
үстермиләр дигән идең. Көзгә хәбәр сал, вагоны белән алып киләчәкбез! – дип
ул киң итеп елмаеп куйды.
– Чё ты лыбишься! – дип үзе сыман әйтергә минем чират та бит... Биш
тәңкәгә кул селкеп, җылы гына хушлашабыз.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
94
– Йөгер штабка, Шестопал машинасы гына бар анда, сора полковниктан!
«Гвардии» дип әйтергә оныта күрмә, онытсаң, тью-тью машина... – дип
Комаров миңа юнәлеш бирә.
Мин, тыным-көнем бетеп, Шестопал кабинетының катлы-катлы ишекләрен
ачып керәм:
– Товарищ гвардии полковник!
Сәгатемә чиртеп хәлне аңлатып бирәм. Ә ул гадәттән тыш сабыр.
– Әгәр гражданкада авырлыклар килеп чыкса, кире әйләнеп кайт, эш
табарбыз, – дип хәерле юл тели. Мин дә:
– Желаю Вам расти до генерала! – дим. Полковникның авызы ерыла.
Шофёры – чөенке борынлы Кистер, һәрвакыттагыча, дәрте ташып торган
немец егете. «УАЗ»икны сикертеп диярлек урыныннан кузгата, казармага таба
кузгалабыз.
– Почётный круг вокруг казармы! – дип, Кистер бер әйләндереп чыгара.
Бу аның яраткан гадәте, штаб каршындагы мәйданга чыгып баскан Шестопал
тирәли дә ул почётлы түгәрәк ясап килеп туктарга күнеккән. Ә Шестопалга
аның бу гадәте ошый иде.
Әйберләрне Комаров белән машинага салып кузгалабыз. Күрәм, аэродромда
эшләүче егетләр волейбол уйныйлар. Тәгәрәп киткән тупларын таптатмыйм,
дип Кистер шып туктады, мин тиз генә төшеп, туп артыннан килеп җиткән
Михаил Царьков белән кочаклашып хушлашам.
– Привет передай родным краям, земеля. Прощай, увидимся!
Ул арада әллә каян гына минем өстәлгә хуҗа булып каласы Виталик пәйда
була. Онытып китеп барасы идем бит, чылбырын ычкындырып, бронза мөһерне
кулына сонам. Озата барам, дигән була бит әле. Син минем ничә бөртек чәчемә
агарырга заявка бирдең, тинтәгем, хуш!
Кистер безне урындыкларына калын затлы келәм түшәлгән машинасында,
күздән утлар күренгәнче талкытып, ике урамны бер итеп, әллә инде йортлар
аша да сикертеп, вокзалга китереп бушатты. Поезд китәргә җиде минут бар.
Володя белән хат язышырга сүз куешабыз.
– Узган ел шушы перронда нәрсә дигән идең, мине озатырсың дигән идеңме?
– Син беренче булгач, мин – икенче булырга риза, – ди Володя моңсуланып.
Поезд кузгала. Соңгы вагонга кереп, арткы ишек тәрәзәсеннән килеп кул
болгыйм. Шпаллар артка таба йөгерә. Күзгә яшь килә. Китмәс борын сагына да
башладым түгелме. Рәхмәт сиңа, Белорус җире. Күп нәрсәне аңламаганымны
аңларга өйрәттең бугай син мине.
Плацкарт вагонда юлчылар бик аз икән. Дүрт урынга берүзем хуҗа. Шәп
булды бу! Тәрәзәне шудырып ачтым. Башны вагоннарны ялап искән дуамал
җилгә куйдым. Чәчне йолкый, яңакны чәбәкли, баштагы уйларны җилгәрә...
Җилгә уралып, еллар күңелгә бәрә.
«Минме мин?! Ике ел ярым гомер эчендә бер карышка булса да үсә
алдыммы мин? Әллә соң ничек киткән булсам, туган якка шул ук хәлдә кайтып
бараммы?»
«Нишләп син үзеңә кимсетеп караучыларга иң борынгы, бөек халыкның
улы икәнлегеңне кычкырып әйтә алмадың?!
Моннан ничә мең ел элек Баба (Бабай) Аллага табынган Таргитай уллары,
өч бертуган патша – Илбаксай, Колаксай, Арпасайлар сак-скиф-сармат илләре
төзеп дөньяга исемен яңгыратканнар. Скифлар җиһанда беренче булып ук-җәя,
карабаир юргаларда үрә басар өчен өзәңге уйлап тапканнар».
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
95
«Япан дала курганнарында алтын-көмештән тиңдәшсез сәнгать җәүһәрләре
калдырган сак-скиф-сарматлар турында кемнәр белми?»
«Европаның ничә халкы телендә дастаннар багышланган бөек Атилла
оныгы икәнебезне кемнәр белми?»
«Өч җирдә, өч болгар дәүләтен төзегән нәсел атасы – Кубрат ханның оныгы
икәнебезне кемнәр белми?»
«Үзеннән соң дүрт улын тулы бер кыйтгада дүрт мәмләкәт төзеп калдырган
Чыңгыз хан оныгы икәнебезне кемнәр белми?»
«Евразия киңлекләрендә – күпме елгалар татар исеме белән ага; күпме
урман-тайгалар татар исеме белән шаулый; күпме дала-үзәннәр татар исеме
белән офыкларга тоташа; күпме тау-кыялар татар исеме белән күккә чөелә!»
«Нигә син боларны бөтен буеңа басып яңгыратмадың?»
«Ничек әйтим! Мин боларны белми идем бит: мине хәтерсез, уйсыз итеп
тәрбияләделәр».
«Тарихны белмәгән кешене мыскыллап та, көлеп тә, рәнҗетеп тә була».
«Тарихны белмәгән кеше тамак ялына денен дә, динен дә, телен дә сатачак».
«Үзен дә, телен дә, халкын да яклый алмаган тарихсыз бәндәне бүрек
белән бәреп тә йөзтүбән аударып була... Ул – тамырсыз агач кебек, күбәләк
җиленнән дә егыла».
«Аклану – мескенлек».
«Бары бер юаныч кала: белмәвеңне белү – белемгә омтылуга беренче
адым...»
***
Мәскәү мине битараф кочагын җәеп каршылады. Метрога чумып, җир
астыннан «Комсомольская» тукталышына кадәр барып, Казан вокзалына
чыктым да, әйберләремне саклау камерасына урнаштыргач, ике кулымны рәхәт
селкеп, урамны тутырып агылган кешеләр елгасына кушылдым. Магазиннарга
кереп, үземә яңа киемнәр ауларга кирәк. Калдырып киткән иске киемнәрем
мине көтә-көтә саргаеп беткәндер инде.
Затлы магазиннарда җансыз курчак кебек салкын күзле сатучы кызлар
мин солдатка бик илтифат итмиләр. Сораган әйберне карчыга томшыгы кебек
кәкрәеп сузылган озын тырнак очлары белән эләктереп, теләр-теләмәс алдыма
куялар. Мин күк төстәге шакмаклы лавсан чалбар алам. Балак очлары кайтарып
тегелгән. Иске модага карый инде бу. Шуңа күрә арзанрак та. Шундый ук
төстәге эшләпә сайлыйм. Уртасына энҗе бөртеге эләктерелгән кара бант –
монысы нейлон күлмәк заказы... Шакмагы үз төсеннән чыккан свитерга күзем
төшмәс борын кул сузыла.
Шулай итеп, Сабан туена әзерлек Мәскәүдән башланды.
Казан вокзалына кайтып, икенче катка, хәрбиләр өчен генә эшләп торган
ательега керәм. Ике ханым утыра. Стеналарга, бөтен җиргә эреле-ваклы хәрби
киемнәр эленгән. Лавсан чалбарны чыгарам.
– Балак очын турайтып, клёш ясап бирегез, зинһар, – дим.
– Биш сум һәм шоколад. Бер сәгатьтән әзер булыр.
Валя дигәненә аңлатып бирәм: балакның үкчә ягы бер сантиметрга озынрак
булсын, – дим. Валя дигәне миңа «Ишь ты» дигән кебек сынабрак карап куя.
Хакы белән килешеп, чыгып китәм. Вокзал мәйданчыгында кара погонлы,
шактый «йончыган» мундирлы солдат җиңемә кагыла. Тавышы, кыяфәте
шундый мескен:
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
96
– Мин бөтен акчамны урлаттым. Калугага кайтырга кирәк. Ярдәм ит, зинһар,
ялынып сорыйм, – ди. – Менә хәрби билетым, адресны язып ал, кайту белән
җибәрәм бурычымны...
– Кирәкми, миңа җибәрәсең бит, минем адресны язып ал, – дип, мин
хәрби билетымны чыгарам. Мәскәүдә алдану уенының мондый алымы да бар
икәнен уйламыйча, биш тәңкәне чыгарып бирәм. Рус егете түбәнчелек белән,
билдән бөгелеп, кат-кат рәхмәт әйтеп китеп бара. (Күзгә карап алдаганнарны
кичермим. Ничә дистә ел үткәндер, шул солдат кисәге кайчакларда искә төшә
дә... их, егет, мине алдарга ярамый бит, нинди казаларга юлыктың микән, дип
аны кызганып куям.)
Бер сәгатьтән керәм ательега, эшләп куйган Валя ханым, киеп карыйм –
гаҗәп инде. Лавсан чалбар наят утыра, уң аяктагы капрон оекбашны тишеп,
баш бармак йомран кебек башын калкыткан, Валя ханым күргәнче, яшереп
өлгерәм.
Яңадан галифе, күн итекләремне киеп, пәрдәле кабинадан чыккач, искәреп
алдым: Валя ханым офицер кителенә погон тегеп утыра. Погон кырыеннан
атлатылган җепләре күренеп бара.
– Рөхсәт итсәгез... – дип мин аның кулыннан энәне алам, карамый торыгыз,
– дип, погонның ярты ягын тегеп чыгам. Бер генә җеп эзе дә күренми.
Ябыштырып куйган кебек. Валя шаккатып карый:
– Ничек алай килеп чыкты? Галя, күр әле!
Икесе дә погонны тотып, тартып карыйлар, җеп эзе күренми. Шуннан мин
бик гади серен ачам:
– Атлатып текмәскә, энәне чыккан эзенә кертергә кирәк, шул вакытта җеп
күренмәячәк...
– Күпме эшлим, моны безгә берәүнең дә әйткәне юк иде әле, рәхмәт сиңа,
– ди Валя ханым. – Шоколадың җиткән, акчаң кирәкми. Гражданкада тегүче
идең мәллә?
– Мин – ювелир, һәр эштә, – дип, кызлар белән саубуллашам. Чыгып, саклау
камерасыннан чемоданымны алам, шунда бер аулакта хәрби киемнәремне
салып ташлап, Мәскәүдә алган чалбарны, шакмаклы күлмәкне, юка куртканы,
эшләпәне киеп куям. Аякта – очлы башлы туфли. Хәрби киемнәремне таслап
төреп, сеткага салып, туалетка кертеп, тәрәзә төбенә куям. Үпкәләмәгез миңа,
дим. Яңа чакта мин сезне алып кайтып, ике мәртәбә авылымны күрсәттем.
Хәзер инде, искердегез, котылыйк бер-беребездән...
Атлыйм вокзал мәйданыннан, туфлинең биек үкчәләре аякны чөеп-чөеп
җибәрә, очып китәрмен кебек. Шулкадәр җиңел, рәхәт, җырлыйсы килә.
Минме бу, дип үз-үземне капшап карыйм. Скафандрны салып, бүтән планетага
эләккән кебек, ләззәти исерү белән, әрле-бирле йөренәм. Кешеләргә карыйм,
уйламыйлар да, киемнәре нинди җиңел икәнен сизмиләр дә сыман...
Кофе эчеп, киләп сарып йөргәннән соң, тагын икенче катка менеп, ательега
керәм. Теге ханымнар минем якка күз салыр-салмас кына:
– Что вам, молодой человек. Мы обслуживаем только военных, – диләр. Мин
көлеп җибәрәм. Бу нинди җилсу егет керде соң әле, дип, бераз текәлеп карагач
кына, танып алалар мине. Чәй өстәле янына түгәрәкләнәбез. Бер-беребезне
күптән белгән кебек сөйләшәбез. Алар погон тегү сәнгатенә өйрәткән өчен
миңа кабат-кабат рәхмәт әйтәләр.
Сәгать төнге унбердә Чиләбе поезды мине туган як тарафына алып китте.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
4. «К. У.» № 2 97
***
Бер тәүлектән артык юлда талкыткан поезддан соң, иртәнге сәгать җидедә
Бөгелмә автобусы мине туган авылым Балтачка керә торган тукталышта
төшереп калдырды. Төнлә яңгыр явып узган. Бөдрә рәшәле кырлар парланып
ята. Кер кунмаган язгы яфракларда кояш нурлары атына. Әллә нинди рәхәт
хозурлык бу! Акылны исертеп баш әйләнә.
Чемоданымны, солдат капчыгын күтәреп бераз җир китүгә, артымда трактор
тавышы ишетелде. Карыйм, алдына әллә нинди чытырманлы әйбер таккан
зәңгәр «Белорусь» яныма килеп туктады. Кабинадан сикереп төшкән егетне
танымыйм, без юк елларда буйга сикергән, ә ул таный, исемем белән эндәшә.
Әйберләремне дә, үземне дә кабинага менгерешә.
Ике үр арасында барлыгын сиздерми утырган авылым, тау кашагасына
килеп җитүгә, кинәт уч төбендәге кебек ачылып китте. Түбәләр, капкалар, эре
чәчәкләре балкып утырган тәрәзәләр – бар да таныш, бар да якын...
Капка төбенә кайтып туктыйбыз.
– Ишегеңне ачмый тор, – дим егеткә. Тын гына күзәтеп торабыз. Игътибар да
итмиләр. Әни ишегалдында тавыкларга җим салып йөри, әти баскычта тәмәке
тартып утыра. Бераздан соң гына, аптырап, бу трактор нишләп безнең капка
төбенә үк килеп туктады соң әле, дипме, кузгалдылар болар. Мин кабинадан
сикереп төштем. Әни, гадәттәгечә, сабыр гына килеп, ирләрчә күреште. Әти,
каушаудан, тәмәке төтене бөркеп, ютәлләргә тотынды.
– Менә – Белоруссиядән шушындый «Белорусь» тракторы биреп
җибәрделәр, – дим, тәме онытылган туган телемдә «тавышлы» сүзләрем мәзәк
чыга сыман. Бик тырышып, әйтәсе сүземне сайлап кына сөйләшергә инде.
Югыйсә, татарчасын онытып кайткан булып кылана, дип мәзәк чыгаруларын
көт тә тор...
– Сабан туена кайтып җитәр әле, дип күңелем сизгән иде аны, – ди әни.
– Минем дә төшкә керде, – ди әти.
Әти капканы ача. Менә ул, капка шыгырдавында – туган нигез пароле...
Кай арада өйгә күрше-тирә җыелып өлгерде. Өч-дүрт өй аша гына яшәүче
Рәзинә апа да йөгереп килеп җиткән. Һаман шулай: беренче класс баласы кебек
оялчан, бөтен эчкерсезлеге алланып, бит очларына бәреп чыкты:
– Синең белән киткәннәр берәү дә күренми, тагын ялга кайттыңмы әллә?
– ди.
– Бетереп кайткан! – ди әни, шатлыгын яшерә алмыйча.
Күрешәләр, шаулашалар, кая солдат киемең, янарал булып кайтканыңны
күрергә кердек, диләр.
Бөтерелә өй шатлыгы. Әни савыт-саба чылтырата. Әти елмаеп кына тора
әлегә, әзрәк кәгеп алгач кына аның теленә былбыл куна, «Ул-лым» дип, җылы
итеп эндәшә башлый.
Күрше-тирә түтиләр бер-берсен бүлдереп тормыйча, барысы берьюлы
сөйләшәләр, шул ук вакытта тыңлыйлар да... И, сагынганмын икән мин бу
операны!
***
Урау юллар тузанын коеп, еллар тышавын чишеп, бөтен уйларымнан
кагынып, бүген менә сиңа таба барам. Башлап әйтергә нинди сүзләр сайлыйм,
күңел аланында чәчелеп яткан мең-мең сүз арасыннан иң гадиләре телгә килә:
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
98
– Сагынып кайттым, Фәниям!
Соңгы елда атна-ун көнгә бер килеп торган хатларыңда үз күңелеңә тирәнгәрәк
яшеренә бара идең сыман. Ераклашумы бу миннән, яраклашумы бүтәнгә?..
Синең тавышың мине, ерактан торып та уята, күз карашың, ерактан торып
та назлы эзәрлекли, йөрәк тибешең, ерактан торып та җан тибрәнешенә
көйләнә; гомерлеккә шулай янәшәмдә юатучым да, уятучым да – син ул,
син, дигән ышану белән яшәдем бит мин. Ә инде гомер сукмагында вакытлы
тайпылулар, матурлыкка сокланудан тыела алмаган күңелнең үрсәләнеп алуы
гына... Ялгышулар аша синең кадереңне аңлар өчен нәүмиз талпыну гына.
Боларны мин сиңа сүзләргә төреп аңлата алмам ахрысы. Тагын менә, чирәмле
ишегалдында, эңгер төшеп килгәндә, үзеңне күргәч, әйтеләсе сүз тәлгәшләре
боегып калды да, күңел коесына төшеп китте.
– Сагынып кайттым... – дидем дә, – уенчыгы ватылган сабый сыман туктап
калдым. Син дә кочакка ташланмадың.
– Тагын ярты елың бар бит әле. Нишләп иртә кайттың?
– Мин дезертир бугай, командир.
Саран гына елмайдың. Күзләреңнең миңа дигән уты чаткыланмый, нидән
бу – сагаю салкынлыгы?
Теге вакыттагыча... төшемдә арабызга шуышып кара елан кергәне хәтергә
килә. Мин аны таптап, сине кочакларга омтылам. Бөтен тән-рухың киреләнә,
кулларың җавап бирми, күзләрең салкын...
– Синнән бизгәнмен икән. Шулкадәр чит син миңа, – дип башыңны читкә
борасың.
– Бүтән берәүгә күз салдыңмы әллә?
Җавап хәвефле җептә эленеп тора да, өзелеп төшә:
– Нигә мин?.. Ул беренче булып күз салгандыр бәлки...
Нинди киң тоелган ишегалды тараеп, кысылып килә. Мин, дуамал хис
ташкынын тыя алмыйча, капканы бәреп кенә ябып чыгып китәм. Каядыр
барырга, бушанырга кирәк. Музыка тавышлары яңгырап торган клуб ягына
тартылам. Кайный күңел. Мин шушылай ялгыз калыр өчен ераклардан кайтып
төштеммени! Хәзер керәм клубка, авылның иң чибәр кызын урап алам!
Клуб ишеге төбендә егетләр, без югында буйга сикергән яшьләр инде
болар... Ярый әле күрешергә дип тоткарландым беразга, кайнарланып килүемне
сүндерә төштеләр болар. Сүзләре колакка керә, мәгънәсе тышта кала, минем аң-
зиһен кыерсытылып, канаты сынган хәлдә, миңа хәзер юаныч, онытылу кирәк.
Арадан бер егетне читкәрәк алып китеп:
– Авылда иң чибәр кыз кем дип саныйсыз? – дим.
– Гөлсирин, – ди бу.
– Егете бармы?
Көлеп куя:
– Кыргый ул, – ди. – Озата баручылар булды, капкасына бәрелеп, маңгаен
канатып кайттылар. Әнә ул, үзе дә килә!
Мин борылып карыйм. Куе чәч толымын баш түбәсенә урап куйган,
балериналар кебек озын муенлы, төз гәүдәле кызый кыю гына атлап, сап-
сары блузкасы, ак юбкасы белән төн караңгылыгын куркытып килә бу. Егет-
җиләннәргә күз дә салмыйча клубка кереп китте.
Юк, күңел читлегенә тиз генә ымсындыра торган кош түгел бу! Моңа
вакыт кирәк. Әгәр мин дә капкасына бәрелеп чигенсәм, бу егетләр каршында
көлкегә калачакмын бит.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
4* 99
Юк, бүген мин бу кыргый кошка якын бара алмыйм. Тапталган мин,
сындырылган, читкә тибәрелгән. Клуб ябылмаган килеш өеңә кайтып кит әле,
кайчан күрелгәне бар мондый хәлнең...
***
Туганнан туган абыем – Рубис Себер якларыннан, Уренгойдан кайтып
төште. Акча сугып, баеп кайткан. Мотоцикл алып җибәргән. «Өйләнергә иде,
димләгән кызны Бөгелмәгә барып күреп-танышып кайтабызмы, синең күзең
үткен, ошаса, тәвәккәллим», ди.
Киттек Бөгелмәгә турылап. Көн аяз. Мин Мәскәүдән алган яңа киемнәрем
белән мотоцикл артында җил бәргәләгәнгә риза булып барам. Машиналар
берән-сәрән генә күренә. Рубисның әле мондый көчле мотоцикл иярләгәне юк
иде. Велосипед, мопед – шуның ишеләр генә. Юл шәп. Тизлекне арттырырга
да була.
Салаязга җитәрәк, асфальт уртасыннан кара төтен бөркеп, масаеп килүче
дәү МАЗ машинасы күренде. Болай да тар асфальтны тутырып, караеп килә
бу. Сизәм, Рубисның аркасы тирләп чыкты, мотоциклны кырыйгарак алам
дигәндә... бәләкәй генә чокырга эләгеп, алгы тәгәрмәч сикереп куйды да,
Рубис руль тотрыклыгын тыеп кала алмады, мотоцикл ава язып, туп-туры
МАЗ каршысына ыргылды. Әле генә хозурлыгына чумып барган кояшлы күк
йөзе, яшел кырлар, минем кичә генә ерак аралардан кайтып төшүем – бар
да үкенечкә каламыни, дигән әллә нинди тетрәндергеч бәхилләшү сагышы
– бер мизгелгә йомарланып, котылгысыз тизлек белән үлем каршысына
суырылып керәчәк бит хәзер! «Их!» – дигән әрнүле ымлык кына юл өстенә
чәчрәп калачак!
Ни хикмәт, Рубис авып барган мәлдә рульне каерып өлгердеме, машина
торбасыннан бөркелгән эчкелтем сөремле төтен арасыннан чагылып киткән
галәмәт зур тәгәрмәч, ышкыла язып, үлем җиле бәреп яннан узып китте. Авып
бетә язса да, чытырдап тотынганлыктан, гәүдәләребезне селтәп атмыйча,
асфальтны сыдырып барган мотоцикл аска төшеп, уҗымлы кырга чыгып,
йомшак җиргә төртелеп тукталды. Бер мәлгә ни үле, ни тере хәлгә калып
дөньяны гүя барлыйбыз: күктәге кояш шул укмы, без исәнме? Карыйм, кул
аркасы сыдырылган, кан ага, лавсан чалбар балагы умырылып чыккан.
МАЗ машинасы ерак та китми туктаган икән, шофёры йөгереп килә.
– Сез исәнме? – дип икебезне дә күздән кичерде. – Ярый әле, Ходай саклаган...
Минем дә баш Себер китә иде, – дип шофёр мотоциклны торгызышты. Сул
ягында, аяк баса торган җирләре генә кәкрәйгән. Бүтән зыян юк шикелле.
Сөремле машина китеп барганнан соң да без уҗымлы кырда шактый
утырдык әле. Андый чакта гел шулай: фаҗигале истәлекләрне барлап, үзеңнең
исән калуыңа юанып аласың...
Аңга килеп беткәч, сәяхәтебезне бүлеп, кире кайтырга булдык.
Авылга төшеп, Фәнияләрнең бәрәңге бакчасы кырыена килеп туктадык.
Әнисе – Фәимә апа ары башта, үзе киртә буенда гына бәрәңге матиклый.
Канлы кулны күрсәтәм. Кесәдән кулъяулык чыгарам. Фәния аны ерткалап
кулны бәйли. Сизеп торам, «яратып» бәйләми. Бернинди җылы сүз, кызгану,
ярага кайнар тынын өрү, хәлгә керү сизелми. Ә минем жәлләтәсем, юату
сүзләре ишетәсе килә. Юк, миңа карата күңеле бозланган бит моның. Хатын-
кыз каршында үзеңнең кирәгең булмауны тоюдан да мескен халәт юк. Бетте
болай булгач, бар да бетте.

Мотоциклны бер тибүдә кабызабыз, кузгала башлагач, мин Фәниягә ачу
белән:
– Сабан туена егетеңне алып кайт, мин дә ялгыз булмам! – дип кычкырдым.
Рубисның мәктәп елларындагы мәхәббәтен «яңартырга» Нурия янына,
Чалтаймас авылына төшеп киттек. (Аның булачак балдызы Зимфирә чалбар
балагының шакмаклы сурәтләрен җеген җеккә туры китереп, ертыгын шундый
оста итеп тегеп бирде, җөй эзләрен берәү дә искәрерлек түгел иде. Мин ул
чалбарны тагын ике-өч ел кадерләп кидем әле).
* * *
Клубка чыкканда мин, Фәнияләр өе яныннан узмас өчен, аскы урамнан гына
менәм. Бәлки ул үзе күренмәс тә иде, имтиханнарга әзерләнәдер, Мәскәүнең
үзенә барып укырга кермәкче бит.
Клубта танцы бара. Музыка ритмына уралып, кызлар-егетләр иркен
мәйданчыкка укмашканнар. Бер читтә, киеме, гәүдә тотышы белән горур
балкып, Гөлсирин утыра. Туп-туры аңа таба киттем. Мондый кызны биюгә
чакырмыйча ничек түзәсең. Аның чыкмыйм, дип кире кагу мөмкинлеген
онытып җибәргәнмен лә... Юк, карышмады, урыныннан торып, озын бармаклы
кулын минем учыма тапшырды. Магнитофоннан яңгыраган чит ил музыкасы
безне төркем эченә суырып алды. Аның гәүдә-кул хәрәкәтләрендә ниндидер
нәзакәтлелек бар. Чәчен, «су анасы» модасына ияреп, җилбәгәй туздырмаган,
калын үрелгән толымын, баш түбәсе әйләнәли, шундый пөхтә урап куйган,
ник бер тыңлаусыз чәч бөртеге үзен искәртеп торсын.
Гөлсирин миннән бераз кыенсынган да шикелле. Әйтүләренә караганда,
мин аны кырыс-усал диебрәк күзаллаган идем. Ә ул әнә, озын керфекләреннән
күз алмасына күләгә төшереп кенә сөйләшә.
– Кай арада үсеп җиткәнсең, мин күрми дә калганмын, – дигән булам.
– Сез...
Мин аны бүлдерәм:
– Нинди «сез», мин берүзем генә ич! Авылдашлар булып, гади генә
сөйләшик әле.
– Алай әллә ничек...
– «Сез» диюең, якын итә алмам, дигән мәгънәне белдермидер бит?
Гөлсирин, кызарып, ирен чите белән генә елмаеп куйды. Бу елмаю
тыйнаклыгында киләчәктә ачыласы ниндидер сер канат кагынадыр сыман.
– Мин сезне яхшы хәтерлим...
– Тагын – «сез»...
– Юк, бу юлы «икегезне» димәкче идем. Көпә-көндез, урам уртасыннан
барасыз икәү... Фәния апа белән. Син... велосипедта, ул – җәяү. Синең бер
кулың рульдә, икенче кулыңны Фәния апаның иңенә куйгансың. Матур итеп,
киләсез шулай янәшә...
– Ә син, яланаяклы кызый, койма ярыгыннан күзәтеп тордыңмы?
– Юк, капка төбендә, эскәмиядә утыра идем.
– Шул чакта, үтешли, сиңа борылып карадыммы?
– Юк инде, күрмисең дә...
– Их, белгән булсам соң...
Мин шунда бакчабызга кердем дә, яшеренеп кенә еладым. Нигә мин дә
шулай йөри алмыйм, нигә мин һаман бәләкәй микән, дип еладым...
Гөлсириннәрнең өе клубтан әллә ни ерак түгел, сөйләшә-сөйләшә кайтып
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
102
киләбез, капкалары турысына җитүгә, бер секундка да тоткарланмыйча,
саубуллашам да, үзебезнең тарафка, түбән очка кайтып китәм. Капка төбендә
әз генә басып торсам да, бу инде озатып куюга саналачак. Ә болай... кайту
юлы бер якка булганга гына...
Тагын күрешкәч, сүзгә-сүз үрелеше шулкадәр табигый ялгана, ул бит үзе
дә белмичә минем яралы йөрәкне дәвалый, үзе дә сизмичә, күңел тыны белән
мине юата бугай...
Мин дә, үзем дә сизмичә, аңа ияләшеп барам түгелме?! Әмма, ияләшү
сызыгын атлап чыгарга куркам. Юк, аның үз-үзен вәкарьле биеклектә тота
белүеннән сагаю гына түгел бу... Куркуның асылында – хисләрне вакытында
йөгәнли, нәфесне тыя белү гаделлеге ята. Уятырмын да мин бу кызыйны...
аннары ул үкенеч ярында торып калырмы? Чөнки мине барыбер Фәния
кыйбласы үзенә тартачак.
Солдат тормышы белән хушлашып, берәмләп-берәмләп кенә яшьтәшләр
кайта башлады. Иң беренче Әхсән кайтып төште. Клубка чыккан көнне үк
аның күз карашын яктыдан гына киенгән Гөлсирин өтеп алды.
– Ах, чибәр, каһәр! Кай арада җитлеккән бу?! Әтисе председатель иде бит
без үсмер чакта. Нигә шул председатель кызларына гына чибәрлекне өеп бирә
микән, Ходай, ә?! Бу – минеке, баста!
Күңелем төбендә ниндидер бер уй бөресе чатнап китсә дә, мин бер сүз
әйтмәдем.
Икенче көнне Әхсәннең йөзе кара коелган иде.
– Кит аннан! Әллә нәрсә бит ул. Кыргый кәҗә! – дип Гөлсирингә үз бәясен
бирде.
Хезмәт срогын бетереп, бездән шактый алда кайтасы Ирек тә, өйрәтелгән
эте армиядә үлеп китүе сәбәпле, бездән соңрак кайтып төште әнә. Теге
чактагы гайбәте өчен мин аңа бернинди дә үпкә белдермәдем, булган мәкер-
низагларны еллар юып алып киткән инде. Әмма нишлисең, шикчел кешегә
шик ябышырга гына тора бит ул. Тагын аңа үпкәләргә сәбәп табылды. Ерак
җирләрдән кайтып, клубка беренче кат кергән көнне яшел погонлы Ирекнең
сусаган карашы Гөлсириндә тукталды.
– Егет кисәге юкмы? Булса да чәйнәп ыргытам! Мондый чибәрлек өчен
өзешергә дә була!
– Егете юк аның, – дигәч, Ирек аптырап калды. «Андый-мондый
җитешсезлеге беленмидер бит?» – диде. Мин көлеп куйгач, ышанычын
йодрыгына кысып:
– Мин аны озата барам! – диде.
Икенче көнне ул кызмача иде. Йөзендә тимгелләнеп, эчке ачуы утрау-утрау
булып бәреп чыккан. Мине ул клубның аулаграк урынына алып китеп:
– Миннән көләргә уйладыңмы?! Нәрсә, кулга тотарлык кызлар сиңа гына
дигәнмени! – дип, мине тупас кырлы сүзләр белән керендерә генә. Берни
аңламыйча аптырап карап торам. Төшендереп бирде үзе: кичә ул Гөлсиринне
озата барган да, шул ук «капкага бәрелеп», кайтып китәргә мәҗбүр булган икән.
– Минем якын иткән егетем бар, – дигән Гөлсирин. Ирек төпченә башлаган.
– Клубта бергә утырдыгыз бит, әйтмәдемени? – дигән Гөлсирин.
Минем күңел рәхәт кытыкланып куйды. Шундый кыргый боланны, күзгә
күренмәс җепләр белән бик сак кына үземә якынайта барганмын икән бит.
Эчке ау дәртен нәүмиз калдырып, ул җепне өзәргә дә кызганыч, әмма, өзмичә
дә булмый иде шул...
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
103
Ярат мине
Иртәгә Сабан туе дигән көнне Азнакайның үзәк урамыннан барганда чаттан
каршыма килеп чыкты ул – инде онытыла башлаган «А», «Б», «В» кызларының
иң чибәре – Регина үзе!.. Аның тулышып өлгергән чибәрлеге сулышыма капты.
Сүз әйтә алмыйча басып торам. Ул, кичә генә аерылышкан кебек, үз итеп, якын
итеп елмая. Шомырт кара күзләрендә мут очкыннар биешә.
– Кичә төшкә кергән идең, бүген очрашырга булган икән, – ди.
– Мондый ук чибәр булу – гөнаһ түгелме, дигән Пушкин хәзрәтләре.
– Гөнаһларны үткен үкчә белән таптап барабыз.
– Үзгәргәнсең син.
– Кайсы якка?
– Тагын да чибәрләнү ягына.
– Казанда, медицина училищесында укыдым бит мин.
Юк-барны сөйләшеп барабыз. Биек үкчәләр – чыкы-чыкы, тротуар
ташларын сискәндереп бара. Читтәнрәк күз төшереп алам. Нинди чибәрлек!
Биек үкчәләр төз аякларны җиргә тигерер-тигермәс кенә алып бара кебек.
Аяк очларының алга омтылышында нинди бәйсезлек! Үзе бераз мактанчык,
үзе бераз һавалы, шушы кире саналган сыйфатлар үзенә нинди килешеп тора
бит, каһәр!
– Иртәгә Балтачка, Сабан туена кайтабызмы? – дим.
– Чынлап чакырасыңмы? – дип, ул кабынып китә. – Минем анда туганнан
туган апам яши бит. Кайтабыз.
– Кайтабыз! – дип, кул бирешәбез.
Сабан туе көнендә кояш та икенчерәк яктырта, сандугачлар да армыйча
сайрап, төнне көнгә ялгый.
Мәйданга парлашып чыктык. Безне беркем искәрмәс, битараф халык
арасында тыныч кына йөрербез дип уйлавым бик беркатлылык булган. Балтач
балталы шул ул...
Регинаны култыклап барган җирдән, Фәнияне ерактан күреп, утка пешкән
кебек кулымны тартып алдым. Гаҗәп, нишләп соң әле ул иптәш кызы белән
генә, ягъни, ялгызы гына. Нишләп соң ул йөргән егетен чакырмаган? Бәлки
мондадыр, якында гынадыр?
Күпмедер вакыт үткәч, тагын күрәм: Фәния әнисе кырыенда... үзе генә.
Миңа Регина белән култыклашып, күләгәләребезне бер итеп йөрү оят бит
болай... Фәния дә, мин дә аерым-аерым парлы булып мәйданга чыгарбыз дип
уйлаган идем ләбаса...
Авылдашлар килеп күрешәләр, җилкәдән кагалар, әмма бөтенесе дә
эчкерсез, үтә күренмәле түгел.
Әнә, «Алтынчы Шакир» – Миргазиян абзый килеп күрешә. Янәшәмдәге
Регинага күзен кысыбрак, сынап, җентекләп карап тора да, мине читкәрәк
алып китеп:
– Авылның иң бай Солтан абзый кызын эләктерде бу ярлы малай дип йөри
идем. Ычкындырдыңмы, ачык авыз! – дип иренен бөреп, мыскыллы көлеп
куйды.
Кайчандыр тешенә пуля тигән бөкре Миргазиян абзый килеп күрешә,
Регинаның да нәфис кулын бирчәйгән кабырчык кебек учына алып, бер мәлгә
аңа яшьлек кәүсәрен эчкәндәй, йотлыгып карап тора. Шуннан мине читкәрәк
тартып:
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
104
– Бик чибәргә өйләнсәң, гомерең тыныч булмас. Сиксән адәм килеп яратам
дисә, сиксән беренчегә каршы тора алмый алар... – дип, тәмәкесен кабызып
китеп барды.
– Малаҗис, – дип аркадан кага, асты урам Фәүзәт. – Менә мин иллегә кадәр
өйләнә алмадым. Мондый кызны ятларга бирә күрмә!
Икебез белән дә килеп күрешкәч, үткен телле Шәмсиямалттәй Регинаның
кулыннан тотып:
– Беләбез, үскәнем, Митрәйдә персидәтель кызы икәнеңне дә беләбез.
Казанда укып бетереп кайтасы егетеңне көткәнеңне дә беләбез. Бу егетнең
дә, – дип ул мине Регинага таба тартыбрак китерә, – бу егетнең дә сөйгәне
бар, нигә аларның арасына керәсең?!
Регина аның кулыннан чак ычкынып читкәрәк китә. Бераздан тыны-көне
бетеп яныма килә: ике яшь егет килеп, беләген кара яндырып, кысып тотып:
– Үлемеңне эзләп кайттыңмы Балтачка?! Җыештырып куярбыз, апа! –
дигәннәр икән. Күрсәт, кая ул егетләр дигәч, мин аларны танып кала алмадым,
ди.
Ул арада яныбызга тракторчы Хәлим абзый белән хатыны Фатыйма апа
килеп баса. Хәлим абзыйның басынкы карашы куркулык йөгертелгән кебек,
күз кабак-керфекләре туктаусыз лепердәп, ачылып-ябылып тора. Көнчеллеге
белән дан тоткан Фатыйма ападан гомере буе гаҗиз ул. Ә Фатыйма апа,
ныграк көнләшкән саен чибәрләнә генә бара. Менә ул мине читкәрәк тартты
да, мәйданның каршы ягында торган Фәния тарафына ымлап:
– Минем кызлар аның кебек купшы киенә алмады. Шулай да тупырдап
үстеләр. Икесен кияүгә бирдем инде. Хәзинәдә тагын да чибәррәге калды... –
дип ул уң кашын яшен аткан тизлектә сикертеп куйды.
Ул арада Регинага килеп кемдер тагын янап киткән: «Син, кызый, безнең
егетләрнең башын әйләндереп йөрмә! – дигән.
Гыймай Заһиты килеп миңа да хәмер исе бөркеп китте:
– Апаем, муеныңа кара бантик таккач та... эшләпә кидем дигәч тә... Кем
булдың ул чаклы?!
«Шәп!» дип аркадан кагулар, яисә бармак янап, сүгеп китүләрнең бетәсе
юк иде, ярый әле Рубислар килеп, аулакка, каен төбенә әзерләнгән табынга
чакырып киттеләр.
Мәйданнан чыгышлый Фәния ягына борылдым да, карашлар очрашып
кисеште шикелле. Күзләрендә аның бу юлы рәнҗү белдергән «Их син!»
дигән әрнү сулкылдый иде сыман. Мин, шулкадәр үкенеп, бу көнне кабаттан,
икенче төрле итеп башларга иде, дигән өметсез уемнан изелеп мәйданнан
чыгып киттем.
Регина ниләр уйлый, аның күңелендә бәйрәм шаукымы – ат чабышлары,
көрәшкә чыгып бил алышулар, кашык кабып йөгерүләр – бу шаулы тамаша
аерым кешеләрнең аткан ук кебек сүзләре аша кайтаваз-шәүлә булып кына
күңеленә кергәндер.
Каеннар арасында мәйдан шавы, үткенлеген җуеп, юашланып калды.
Түгәрәк табынга утыргач та Регина әле һаман тынычлана алмый, туктаусыз
кагына, гүя плащына кешеләрнең сүзләре сырганак кебек ябышып калган...
Икәү генә каен арасында истирәхәт кылып йөргәндә Регина миңа болай
диде:
– Фәния янына барырга дип талпынып карадым да, туктап калдым.
Курыктым.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
105
– Аңа нәрсә әйтмәкче идең?
– Әйдә безнең белән, дип. Мин бит барыбер сине аңа калдырып китәм.
– Мин әйбермени, алып, яисә калдырып китәргә?
– Мин бер айдан кияүгә чыгам. Теге апа белеп әйтте, Казаннан егете кайтуын
көтә, дип...
– Бер айдан дисең инде...
– Аны бердәнбер син булдырмый кала аласың. Мин көтәм. Бер ай...
Регина, түшемә башын куеп, кочаклап алды:
– Күпме егет артымнан йөрде, җанын ярып бирергә әзер булып. Бер син –
битараф. Шуның белән син мине котыртасың да... Ярат мине!..
«Ярат мине, ярат мине!» – дип кабатлады сипкелле каеннар...
***
Сабан туйлар узганнан соң, июль башы кереп килгәндә, Фәнияне Азнакай-
Бөгелмә автобусында күреп алдым. Янәшәсенә барып утырдым. Балтачка кадәр
берни сөйләшмичә кайттык. Бергә төштек.
Тау өстеннән авыл күренгәч кенә Фәния тукталып, телгә килде:
– Безгә бергә күренергә ярамый, кешеләрдән оят, – диде.
Икенче көнне дә шулай кабатланды.
Өченче көнне мин аның кулыннан тотып, межа ягына, кайчандыр Туйкә
мәктәбенә йөри торган юлны каймалаган тугайлыкка таба алып киттем. Кояш
сүрәнәеп, Суыр тавы артына төшеп бара, офыкка якынайган саен ашыга,
иртән чыгар өчен җирнең каршы ягына барып җитә алмам дип курка ахрысы.
Еракта зәңгәр тау кәрваннары дулкын-дулкын булып офык читеннән агып
бара. Дөнья матур, дөнья киң. Күңелгә сыгылып иңгән моңсулыкны җиңеп,
бөтен каршылыклар ятьмәсен, кылыч белән бер селтәнүдә чабып өзгән кебек,
кычкырасы килә. Шул мәлдә «дерт» итеп китәм...
– Бер селтәнүдә...
Фәния әйтәме моны, минем күңел кычкыруын ишетә, тоямы ул әллә?..
Димәк, безне тән, акыл-зиһеннән башка тагын ниндидер өстен бер көч бәйли,
димәк безнең йөрәкләр аерым бер дулкында үзара аңлаша: илаһи тартылу
көче...
– Нигә без болай булдык соң әле?
– Ни үле, ни тере хәлдә калдым мин Сабан туе көнне. Көтмәгән идем, бөтен
халык каршына икенче берәүне алып кайтырсың дип башыма да килмәгән иде.
– Син дә егетең белән чыгасың дип уйладым мин...
– Минем сиңа беркайчан да хыянәт иткәнем булмады.
– Кайтып төшкән көннән бирле мин үз каршымда салкын стена күрәм.
– Бәлки... миндә дә гаеп бардыр... Әмма минем беркайчан да сиңа хыянәт
иткәнем булмады. Беркайчан да... Әнә, яңа Ай урагы шаһит.
Кай арада җәйнең юаш төн караңгылыгы иңгән. Күк гөмбәзендә урак Ай,
махсус җибәрелгән шаһит кебек, кыйгач карашын безгә төбәгән. Ул тыңлый, ул
күрә, ул хөкем чыгара... Бергә калыргамы безгә, гомерлеккә аерылышыргамы?
– Син беркайчан да, бер очракта да үзеңне гаепле саный белмисең. Аллаһ
сакласын, кеше үтерсәң дә син шул үтерүнең кешелеккә бик зур яхшылык
булачагын исбат итә аласың, шулай бит!
«Шулай бит!» – дип ул тәүге тапкыр миңа күзләрен тутырып карады.
– Мәйданда ялгызыңны гына күргәч, үкендем әлбәттә. Егетең бар, дип, үч
итеп кенә бит мин...
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
106
– Минем беркемем дә юк. Тик шуны онытма: җиткән кызлы йортның
капкасыннан иярле ат өзелмәс диләр. Сүз катканны борып җибәрә белү – һәр
кызга бирелмәгән...
Учарланып ялгыз каен үскән тугайлыкта утырабыз. Еракта-еракта утлар
җемелди. Яшь бодай кырыннан сирпелеп кенә киткән җил йомшак кына
сыйпап уза.
– Армиядә чакта әйтми торыйм әле, дидем. Кайткач, аңлашырбыз, дидем.
Үземне синнән коткарасым килгән иде. Сизәм, синең белән авыр булачак миңа.
– Миңа синсез җиңел булачакмы?
– Белмим, нишләп бетәрбез без?..
– Яхшыга гына юра син.
Өшегән кебек калтырап, күкрәгемә сыена. Юеш бите яңагымны пешерә.
Икебезнең дә керфекләр авыраеп бер-берсен юата.
– Белә-белә утка керер идеммени, әгәр яратмасам. Яратуым да үкенечкә
генә калыр дип куркам...
– Мин чит кызларга карап сокланам, хисләнәм, сөйләшәм, аларны якын
итәм икән, бу бит әле ярату, гашыйк булу түгел. Тәмле сулы чишмәнең ләйсән
тамчыларын учыма алып татып карау гына... Сиңа булган мәхәббәтнең
мәгънәсен ачыграк тояр өчен.
– Сине беркем белән дә бүлешәсем килми. Минем генә яратуым азмыни
соң? Нишлим, ничек исбатлыйм, ә?!
– Мәхәббәт богавы уйлап табыйк.
– Их, син!
– Күр әнә, Айны икегә бүләләр. Безне күздә тотып.
Фәния ышанмыйча күккә төбәлә дә, гаҗәпкә кала. Болытлы төн дә түгел,
югыйсә. Әллә каян пәйда булган нәзек кенә болыт сузымы урак Айның кап
уртасыннан сызылып бара. Гүя кемдер Айны тупас карандаш белән сызып
икегә бүлә. Бераздан сызык бетте. Чалкан яткан Ай – күкнең бердәнбер кысык
күзе чистарып калды.
– Күрдеңме... Ходай тарафыннан «Бүленмәгез!» дигән киная булды бу.
– Ни генә булмасын, яраттым, яратам, яратачакмын! – дип, Фәния күз
яшьләре аша үбә башлады.
Бераздан күрәм: учарланган каен ботаклары арасында Ай кысылып калган,
ятьмәгә эләккән алтын балык кебек. Айның бу әсирлектән котыласы килмидер
шикелле.
***
Володя Комаровтан хат килде. Ул 1 июньдә кайтып китү бәхетенә ирешкән.
Минем урында оператив бүлектә калган малайны эштән куганнар. Сине
сагыналар анда, дип шаярткан Володя.
Кайчандыр безне борчуга салган яраткан кызы Евгения хакында Володя
болай дип яза:
...Ждала она меня не так,как нужно, не так, как сама обещала. И вот
теперь сам не знаю, что делать. Она чуть ли не на коленях уверяет,что любит
меня, что она просто сглупила, что жить без меня не может и т.д. Да и я
сам, чего греха таить, люблю ее, по-прежнему и готов ей уже все простить,
хотя все в один голос говорят мне, чтобы я сней растался...
Хат язышыйк. Мин тиздән Горький шәһәренә яшәргә күчәрмен, ахрысы.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
107
Шунда пединститутка керергә исәп. (Без Володя Комаров белән ярты елдан
соң Казанда очраштык). Миннән соң әлегә кайтучылар булмас, ахрысы, – дигән
Володя Комаров. Күрәсең, ул инде өлкән дәрәҗәдәге офицерлар арасында
кайнаган кеше буларак, алда көтелгән хәтәр вакыйгалар буласын ишетеп
белгәндер, мин дә бит нидер сизенгән идем. Ашыгуым да юкка түгел, бер-бер
сәбәп чыгар да, тоткарларлар дип бик курыккан идем.
1968 елның 20 августында Чехословакия башкаласына совет гаскәрләре
керде. Бу көтелмәгән чара, әлбәттә, безнең еракка оча торган авиациягә бик
үк кагылмагандыр да... ләкин барыбер, андый ЧП вакытында хәвефле шаукым
бөтен армиягә таралып, хәрбиләрне уяулык сагында тота. Күп солдатларның
кайтырга җыенып та ел азагына кадәр тоткарлануы аңлашыла.
Туган якта күңел утыргач, егетләр белән дә сөйләшеп-киңәшкәч, Суриков
исемендәге институтка документларымны җибәрмәскә булдым. Бәләкәйдән
сәнгать башлангыч мәктәбе үтмәгәнлектән, анда барып, оятка гына калырмын,
үзешчәнлектән чыгып, биеккә сикерә алмам, дип уйладым.
Азнакай посёлогында тагын бер матур бина арткан: мин эшләп киткән СМУ
конторасына яңа апартамент өлгерткәннәр. Ике катлы, бакчасы, ихатасы бар.
Миңа эшләр өчен иркен клубы, эш бүлмәсе дә каралган.
Мин бу бинага икеләнмичә кердем, мине икеләнмичә элеккеге эшемә
алдылар. Иртәгәдән – эшкә. Озакка суза алмыйм. Чөнки минем кесәдә –
тынлык, тиен акчалар гына кулга кыенсынып кына тиеп китә.
Ә бүген...
Редакциягә барып, анда эшләүче Ирек Бәдретдинов белән таныштым.
Мәктәбебез стенасында шушы Бәдретдинов фамилиясе, матур рам эчендә, өч
ел буе эленеп торды бит инде. Укуны алтын медальгә бетергән, имеш...
Танышабыз. Бәлки ул чынлап та медальгә лаектыр. Укуын бетергәч, ул
елларда бөтен яшьләр ыргылган КАИга (Казан авиация институты) укырга
кергән. Ошатмыйча, ташлап, армиягә китеп барган. Хәзер менә – университетта
читтән торып укуын дәвам иттерә икән.
Шыр татар авылында үсеп, чын татар мәктәбен бетереп, русчаны да су
урынына эчә. Ике телдән дә, бер-берсенә авыштырып, тәрҗемә итә белә. Бәлки
ул чынлап та алтын медальгә лаектыр...
– Азнакайда иң көчле шагыйрь кем?
– Үсепес дип торапыс, – ди Ирек, чуваш акценты белән.
– Бер ел вакыт бир, барыгызны да сытам! – дим.
Ирек рәхәтләнеп көлә:
– Син бит әле шигырьдә күзе ачылмаган көчек шикелле генә, – ди.
Редакциядә көтмәгәндә-уйламаганда Туйкин аганы очратам. Бер дә
үзгәрмәгән шикелле. Һаман шулай җитез, хәрәкәтчән.
– Сезнең математик булмасыгыз билгеле иде инде. Укырга керергә исәп
бармы? – диде. Китәргә дип кузгалгач, борылып килде дә:
– Бүген сәгать алтыга миңа килеп чыкмассызмы, адресны хәтерлисезме?
– диде.
Мин, шатланып, риза булдым.
Кичкырын Азнакайның авыл ягына төштем. Салиха әбигә кереп, хәлен
белеп, чәй эчеп чыкканнан соң, Туйкин ага өенә киттем.
Шул ук капка, шул ук коймалар. Чәчәкле аллеядан кереп, ишек кыңгыравына
бастым. Ничектер, сизенеп, кинәт борылып карасам, артымда елмаеп басып
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
108
тора, йомшак чүәктән, аяк тавышын сизмәгәнмен дә. Кулында әнүч-укроп,
яшел суган, сельдерей кебек тәм-томлы үләннәр учмасы.
Өстәлне икебез генә түгәрәкләп, шактый сөйләшеп утырдык. Туйкин ага,
кыенсынып кына, хәтта, миннән рөхсәт сорагандай, «ярар микән» дип кенә
хәмер шешәсе чыгарып утыртты. Ак аракы – минем дошманым, дип әйтә
алмадым, әлбәттә. Чәкештергән рюмканың читен генә «тешләштереп» утырган
булдым.
– Шигырьләрең күземә чалынган иде, – диде Туйкин ага.
Гуру, махатма кебек укытучым каршында ниндидер өйрәнчек тәҗрибәләр
турында «яздым» дип батыраеп сөйләшү уңайсыз иде миңа. Туйкин ага,
гадәтенчә, каты сакал төге сыкыланып, сизелеп торган битен учы белән
сыпырып куйды:
– Сүзләрне әйтәм... Кәгазь битенә вак кына булып, тезелеп языла бит инде,
ә уйласаң, һәр сүз кырмыска кебек үзеннән зурракны, олы мәгънәне күтәрә ала.
Моңа, әлбәттә, чын талантлар гына ирешә. Иҗатта ү з е ң н е т а б у дигән
борынгыдан килгән хикмәт бар. Кызык бит... Энә белән кое казып кына, аның
койрыгыннан эләктерә аласың. Икенең берсе – йә табасың, йә – юк! Бусы инде
Ходайның ым кагуыннан тора...
Хушлашыр алдыннан, Туйкин ага борынгы сандыгыннан ниндидер төргәк
чыгарды.
– Менә мин сиңа ике китап биреп торам. Беркемгә күрсәтәсе булма! Бу
минем абыйлардан калган мирас... Утыз җиденче елда, безнең китапларны
йөге-йөге белән төяп алып киткәннәр. Анда нинди генә кыйммәтле фолиантлар
булмаган... Ә болар... – дип ул киндердән тышланган, кыр-кырлары
сүсәреп беткән китапларны кадерләп, сыпырып торды, эчен ачып сак кына
актаргалады...
Төп нөсхә түгел, төшереп алынган, тышланган, тегелгән китаплар иде
болар. Берсе – Михаил Худяковның Казан ханлыгы тарихы, икенчесе – Хара
Даванның «Чыңгыз-хан – бөек полководец» дигән кебегрәк исемдәге китабы...
Туйкин ага боларны ак чүпрәккә, аннары газетага төреп, сеткага салып,
кулыма тоттырды.
– Фәлән вакытка кайтарып бир, дип әйтмим. Ашыкмыйча гына сөреп чык.
Боларны сынар өчен бирәм: көчең җитмәсә сынасың, көчең җитсә – үзең
сындырасың...
Укытучым мине шундый фикерләр ешкынлыгында адаштырып, саулык
теләп калды. Мин киләчәк язмышымда акыл-зиһен казанына салырга бәһасез
нигъмәтләр бирелгән төенчекне тотып баруымны белмичә дә кайтып киттем.
Нигә бирде микән боларны миңа Туйкин ага, дип аптырыйм. Китапларны
ачып-ачып карыйм да... Эченә кереп китә алмыйм... катмарлы, кадими
борынгылык... Менә ул – уенчак уй белән бу тормышның өстәге күбеген генә
җыярга өйрәтелгән замана баласы кара урман авызында эчкә үтәргә куркып
басып тора. Талпынып карый да, тагын чигенә. Кыйбла кайсы тарафта – ул
аны белми, чамалый гына...
Искәрмәсәң, искәрми дә торган бер хәл булды. Эре малның кимерелгәннән
калган бот сөяген күрше эте Тузикка ташлаган идем. Шушы кадәр мул сөяк
күргәч, ул сулышына кабып, тирәсендә әйләнгәләде дә... бераздан күрәм –
нәзегрәк урынын табып, авызын каерып ачып капкан, тәмле җелек исеннән
күзләре иләсләнеп кысылган, койрыгын дәртләндереп тыкрыкка, аулак урынга
атлап китүләрен күрсәң...
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
109
Үтеп киткәндә искәрәм, көне буе Тузикның гәүдәсе һаман бер урында,
әрекмән арасында кайнаша – каты сөякне җиңәргә дип черәшә бу! Ай-һай,
тешең чыдармы, дип карап үтәм.
Икенче көнне шул урынга барып карыйм, шаккаткыч хәл, олы түтәрәм
сөяктән баш бармак кадәрле генә иң каты төш-үзәге торып калган. Аннан соң
Тузик, җиңүче сыйфатында, ике көн буе бәхетле елмаеп, шатлыгын белдереп,
теш арасында ваклап кына өреп куйган сыман, койрыгын байрак итеп чөеп
йөрде.
Менә мин дә шул Тузик хәлендә бит. Миңа теш үтмәслек каты, җелеге
тыгыз китап бирделәр. Җиңә алмыйм икән, укытучымны әйтмим дә инде...
Тузиктан оят!
Эштә мине Бөгелмә төзелеш институтына имтихансыз гына керү исемлегенә
яздылар. Автобус белән кичләрен барып-кайтып укыячакбыз икән. Мин моңа
башта бик сөендем. Бәләкәйдән үк «инженер» дигән сүз күрсәм йә ишетсәм,
күңел кытыкланып ала иде. Сизәм бит, яңа йортларга карагач, эчемнән генә,
их, болайрак бизәкләргә, их, икенчерәк төскә буярга иде дип гел үземчә
үзгәртергә хыялланып йөри идем. Менә бит, болай булгач, төзүче-инженер
дипломы йөгереп кулга керәчәк.
Матди байлык өстендә утырып, әйберләрне әвеш-тәвеш китерерлек
маһирлыгым белән, теге... логика дигән бөдрә йонлы тәкәне чыгарып җибәреп,
шахматтагы сыман дистәгә якын йөрешне алдан күреп, әллә нинди эшләр
майтарып, баеп бетәргә юл ачыла түгелме миңа?!
– Сиңа университетта уку кирәк. Телне, тарихны, әдәбиятны өйрәнү өчен,
– ди Ирек Бәдретдинов.
– Анда язучылыкка өйрәтәләрме?
– Юк, беркайда, беркем дә язарга өйрәтә алмый, юнәлеш кенә бирә ала, –
ди Ирек.
Мин әле генә инженер булам, дип хозурланган идем, хәзер инде «язу чире»
башын калкыта. Кайсын сайларга?
Авылга кайтсам, өйдә кунак бар икән. Ак түти. Аны күрмәгәнемә ун еллар
бардыр. Аңа вакыт канаты гел дә кагылмаган кебек. Киресенчә, бермә-бер,
аклы-каралы куе чәче аңа шундый килешә, ниндидер Шәрекъ илләреннән
килгән акыл иясе рәвешен биреп тора. Ул, әкрен-салмак тавыш белән
минем хәлләрне сорашты да, текәлеп, сүзсез генә карап торды. Кап-кара күз
тирәнлегенә суырылып кереп барам кебек; тәнем кайнарланып, рәхәт-шомлы
дулкын бөтен күзәнәкләремне сыйпап алды сыман.
– Сөбхәналла, иншалла, – дип, ул иреннәрен селкетеп, эчтән ниндидер
дога укып алды. Аннары миңа якынрак килеп утырырга ым какты да, учымны
учына алды.
– Менә ике кулың... Ике кулың кебек үк ике юл чатында торасың икән
лә... Берсе – уңга, икенчесе – сулга тарта. Әгәр, икесеннән дә берьюлы китү
кодрәте бирелсә, иншалла, ике якта да үзеңне күрсәтә алыр идең. Ә тәкъдир
«булдыра аласың», дип ләббәйкә итми, барыбер, сындырып сыный, шулай
бит, улым?!
Мин синең киләчәк гомереңне икегә ярып күрәм... Әгәр син сул тарафка
юнәлеш тотсаң... сары яфрак кебек акча түшәлгән юлга чыгасың. Акча көшеле
сине калын диварлы казна йортына китерә. Гомерең соңына җирдән аерылып,
күккә тимер челтәр аша карарга каласың... аңлата алдыммы, улым?!
Ә инде уң якка каерсаң, юлыңа ак кәгазь түшәлгән булыр. Кәгазьне син
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
110
намазлык урынына күрерсең. Бу тарафта гадел яшәвеңә бүләк – меңнәрчә
куллар күрәм, учны-учка чәбәкләгән куллар урманы. Амин.
Ак түти мендәргә кырынаеп, күзләрен йомып, хәтсез утырды. Аннары,
күзен ачты да, бөтен нәрсәне яңадан күргәндәй, серле бер караш ташлап,
чәй сорап әнигә дәште:
– Кара булсын, Икълимә, чәеңне җәлләмә, – диде.
***
Туйкин ага биргән китапларны «тешләп» карыйм да, теш үтмичә, кәефем
китеп, кире куям. Шактый вакыт шулай азапландым.
Һәм бер көнне, үз-үземне аяусыз камчыларга тотындым: «Син нәрсә,
шулкадәр үк надан, тинтәкмени?! Андагы фикерләр, баш җитмәслек итеп,
әллә каян, күктән алып язылмаган бит. Тарихи әсәрне аңларлык та акыл-
зиһенең юкмыни?! Ә үзең сүз белән эш итәргә җыенган буласың. Димәк,
синең нинди катлаулы язылган фикер каршында да акылың бүәлеп калырга
тиеш түгел! Эшләт башыңны, уят акылыңны, җик рухыңны – син моны
җиңеп чыга аласың!
Шулай итеп, мин-минлегемне төйгечли-төйгечли, укып чыктым бит әлеге
китапларны. Күп нәрсәне аңлап бетермәсәм дә... шаккаттым. Киләчәктә,
боларны җеген-җеккә аңлап бетерү өчен тагын шушы темага караган башка
китапларны да укырга кирәклеген чамалаган хәлдә, рухи буем бер башка үсеп
китте сыман...
Хәзер мин кешеләргә: «Син, үзеңнең кайчандыр дәүләтле халык улы
булганыңны беләсеңме соң, нәданым, дип өстәнрәк карый алам. «Эй, ты –
потомок Чингиз-хана!» дип кычкырганда, чүгеп калмыйча, башыңны горур
тотып, «ә сезнең халыкта бармы соң аның белән тиңләшердәй гаскәр башы?!»
дип җавап бирә аласыңмы? Җавап бирә алмыйсың икән, йөрмә буталып,
ризыкны тирескә әйләндерү мәхлугы булып...
***
Фәнияне миңа да Бөгелмә вокзалыннан озатырга язган икән. Мәскәүгә китә.
Бауман исемендәге Финанс институтында бер ел буена әзерлек курсларында
читтән торып укыган, менә хәзер шунда көндезгегә имтиханнар бирергә исәбе.
Икеләнә. Документларымны алып, Казанга гына кайтыйм микән, – ди.
Мин дә Мәскәүдән шикләнәм. Аралар ерагаю да хәвефле...
– Син ничек әйтәсең, шулай була, – дип, ул кулымны авырттырырлык итеп
кыса. – Берни дә әйтмәвең әйтү инде, аңладым, – дип вагонның ишек тоткасына
үрелә. Үз купесына кереп, тәрәзә янына килә. Йөрәк кысылып куя. Нәкъ теге
чактагы кебек... Сигезенче класс кызының Туйкә мәктәбендә зәңгәр рамлы
тәрәзәдән карап торуы сыман... Ул самими чордан соң бер гомер үткән кебек...
Түзмичә, проводницаны кагып кына атылып эчкә керим дигәндә, поезд,
артына тибелгән кебек, кинәт тартыла, кузгала башлады.
Ах, бу озатулар... Мәңгегә аерылышуның гөнаһсыз чалымы бар шул азга
гына саубуллашканда да...
Фәниянең Мәскәүдән язган хаты килеп төште.
– «Бу хатны мин сиңа Казан вокзалыннан яза башлыйм, кайда бетерермен,
хәзергә белмим.
Егерменче июль көнне Мәскәүгә барып җитеп, поезддан төшкәч, берүзем
бер таксига утырып, институтка киттем. Таксистым бик начар кеше булып
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
111
чыкты (аның турында кайткач сөйләрмен әле). Кыскасы, мин аңардан көчкә
котылдым, анда да әле алдап кына. Юкса, Фәнияң беткән иде инде...
Миңа комендант бер бүлмә бирде. Тышта яңгыр коя. Шулкадәр күңелсез.
Утырып бер еладым. Беренче төндә сине төшемдә күрдем. Имеш, сине машина
таптаган, үлгәнсең. Мин өегезгә бардым. Кешеләр җыелган. Син берүзең бер
бүлмәдә караватта гел тере кеше кебек ятасың. Бераздан күзләреңне ачтың,
нидер әйттең. Ни әйткәнеңне хәтерләмим, шуның белән төш өзелде. Төштә
исән икәнсең дип бер сөендем, уянгач, төш кенә булган икән дип икенче
сөендем.
Кабул итү комиссиясендә документларны алырга дип килгәнемне белгәч,
бик ачуландылар, җибәрмәскә телиләр. Мин карышам. Үзең уйла инде, өч елга
якын без синең белән аерым булдык, хәзер тагын елга бер-ике генә очрашып,
биш ел аерым яшәргәме?! Казанга кайтып укырга керсәм, якын булабыз бит,
көнендә кайтып килергә дә була, шулай бит! Аннары син дә укырга Казанга
килерсең, дип ышанам.
Белсәң иде, бәгырь, шундый сагынам сине, үткән еллар эчендә болай ук
сагынмаганмын кебек.
...Ни булса, шул булыр, ахыры хәерле булсын инде. Мин документларымны
алып, Казанга юл тотам. Бу хатымны тәмамлап, шуннан җибәрермен инде...
22.07.67 ел.»
***
Көз ае җиткәч, барып, разведка ясап кайтырга дип Казанга юл тоттым.
Фәния аэропортта иртәнге сәгатьләрдә каршы алды мине. Куе кызыл төстәге
башлык, джерси пәлтә кигән. Бөтен торышында мин башкала студенты, дигән
тыенкы горурлык та бар шикелле. Бу мине көнләштерми, укырга керәсе килү
теләген котырта гына.
– Минем институтка барып килик, мин деканатка әйтеп чыгыйм да, – ди
Фәния. – Аннары без көне буе – бергә! Син миңа кунакка килгәнсеңдер бит!
Ә кунак – кемнең аргамагы әле? – дип ул миңа карата «ишәк» дигән мәгълүм
сүзне әйтүдән тайчына.
Финанс институты тау кашында әллә каян күренеп тора икән. Киң
баскычлары текә агылып менеп, дүрт колонна итәгенә тоташа. Антик сарайлар
мәһабәтлеге бар бу бинада.
Фәнияне мин шул колонналар төбендә көтеп тордым. Студент халкы
баскычлардан менә, төшә, керә, чыга. Нинди бәхетлеләр. Мин моңа
кадәр кайларда гаип булып йөрдем соң әле, уку храмнарының ишеген
какмыйча?!
Фәния чыккач, мин шундый фикер ташладым:
– Әйдә, санап төшәбез, ничә басма булыр икән?
Төшәбез янәшә, үз-үзеңә төбәлгән дикъкать – эчтән дога укыган кебек.
Менә соңгы баскыч. Мин – җитмеш сигез чыкты дим, Фәния – җитмеш тугыз,
ди. Яңадан астан өскә санап мендек – икебезнең дә сиксән чыкты. Димәк,
дөресе шулай. Ни өчен менгән чакта дөрес чыкты? Чөнки менү – максатка
омтылу. Андый чакта бөтен егәреңне туплыйсың. Төшү исә – максатыңнан
кайтып бару...
Без ул көнне мин укырга керергә исәп тоткан тарих-филология
факультетында да булдык. Ул университетның химкорпус дигән якты
бинасына «өйдәш» булып урнашкан икән. Коридорыннан сокланып, көнләшеп,
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
112
студент халкына кызыгып, бер йөреп чыктым. Фәния бәлки үзләренеке белән
чагыштырып карыйдыр.
Кесәне җылытып торырлык итеп, бер елга җитәрлек акча эшләп килергә
дә яуларга бу бинаны! Бу – минем чигенүне белми торган максатым! Минем
башны уку тарафына бора алуы белән Фәния канәгать...
***
Башкалада икенче көн.
Менә мин үз гомеремдә икенче мәртәбә Казан Кремленә керәм. Теге
чактагыдан бер карышка бәлки үсебрәк киләмдер. Мин хәзер ханлыкның
аяусыз җимерелү тарихын белергә омтылам. Кая Арча, кая Нугай капкалары;
Кырым, Аталык капкасы кая? Мин боларны белмичә көн итәргә тиешме?
Татар булып санда саналып яшәргә мөмкин, ә менә чын татар булып аягурә
басу – җиңел биреләме бу дөньяда?!
Сөембикә манарасына рөхсәт сорап (анда ниндидер реставраторлар эшли
иде), кысан тар баскычлардан күтәреләм. Биектән күп нәрсә күренә, гасырлар
пәрдәсе умырылып төшә.
Күз алдымда моннан биш гасырлар элек башкала өчен барган яу-сугыш
мәхшәре. Киселә, асыла, чабыла, таптала яугирләр болыты. Диварлар
җимерелә. Йөрәге ярылып атлар җан бирә. Шартлаудан кешеләр генә түгел,
хәтта, иңрәп, ханчишмә суы да үрә басып үлә...
Шәһәр урамында – шәфәкъ алсулыгы. Кан күлләвекләре уйдык-уйдык
җыелып, ахакланып яна...
Урамны иңләп, атлар чирүе керә.
Иң алда – алмачуар атта патша таҗын киясе бөек кенәз – сәргаскәр.
Гаскәриләрнең төмсә йөзендә – җиңү тантанасы.
Фанфаралар уйнатып, атлар чирүе керә.
Еракта Идел актарыла. Баеп барган кояш йөзенә чәчрәгән кан, утлы
кургашка әверелеп, Идел күкрәгенә тама.
Башкалага атлар чирүе керә.
Тыгыз сафлар алдында – горур падишаһ – һәйкәл булып киләчәккә сикерәсе
гаскәр башы.
Олы урам чатында – җимерелгән дивар ташына утырган бөкре карчык,
бу башкаланың исән калган бердәнбер шаһиты – ак җаны...
Дулкын-дулкын булып килгән сафлар бөкре карчык алдында бүәлеп, туктап
кала. Урам ташына сибелгән дисбе төймәләре тояк астында шыкырдап уала.
Падишаһ карчыкка торырга кушып ымлый. «Сынап карыйк, турая алырмы,
бу илнең рухы мәңге шулай бөкре булып калачакмы?»
Шул мизгелдә әллә каян, таш арасыннан бит-куллары кара сөремгә баткан
күмер күзле малай килеп чыга, карчыкның кулына барып тотына.
Моны күргәч, йөзеннән каны качкан җәллад, малайның башын кыеп
төшерергә дип, кылычын күтәрә. Шул мәлдә падишаһ, яшен аттырган кебек,
кылычын суырып ала да җәлладның кылычлы кулын чабып өзә:
– Тимә, яшәсен!