Логотип Казан Утлары
Публицистика

Каләм бергәлектә көчле


Инде беркем инкарь итмәс, безнең бүгенге күпкырлы
иҗтимагый тормышны социаль институтлардан башка
күзаллап булмый. Алар ил-көн яшәешен тиешле
рәвештә җайга салуда, кешеләр эшчәнлеген көйләүдә
бәһаләп бетергесез әһәмияткә ия. Мәгыйшәт кылу
тәртибен ныгыткан мондый ысуллар үрнәге алга
китешнең нәтиҗәлелек дәрәҗәсен дә ачык күрсәтә.
Социаль институтлар исә байтак максатларны колачлый:
икътисади, сәяси, мәдәни, тәрбияви... Зур сынаулар
кичкән Язучылар оешмасы да, һичшиксез, шул төрдәге
мәгълүм төзелмәләрнең берсенә керә.
Чыннан да, әле 1934 елда СССР Язучылар союзы
төзелгәндә үк, аңа идеологик вазифа йөкләнәчәге шактый
алдан сиздереп куела. ВКП(б) Үзәк Комитетының
махсус карары чыгу (1932 ел, 23 апрель) бу мәсьәләнең
игътибар үзәгендә торганлыгын раслый. Каләм әһелләре
бергәлеген җәмгыятьнең социаль җигемендә күрү
табигый дә, чөнки әдәбият дәүләт кайгыртуындагы әхлакый тәрбия эшеннән читләшә
алмый. Сәнгать әдәп җирлеген ашлый, күңел галәменә сафлык өрә. Монысы бәхәссез.
Совет чорында язучыларның «кеше рухы инженерлары» дип аталуы, аларга карата
үзгәрәк мөгамәлә күрсәтү тикмәгә генә түгел. Гыйбрәтле тәҗрибә киңәш биргәнчә,
кемнәргәдер йогынты ясаучыга үзегез йогынты ясагыз. Мондый әмәл электән килә.
Әлбәттә, хакимият әдипләрдән халык мәнфәгатьләренә туры килмәгән максатларда
файдаланырга да, еш кына аларны җитәкчелекнең күндәм хезмәтчесенә әверелдерергә
дә тырышкан. Төрлечә эзәрлекләүләр дә хәтер елъязмасында саклана. Боларына әле
киңрәк тукталырбыз. Һичнәрсәгә карамастан, кешелекнең намусы саналган чын
язучылар үзләренең төп юнәлешеннән барыбер тайпылмады.
Җәмгыять тормышының мөһим атрибутын горуранә гәүдәләндергән Язучылар
оешмасы да үз тарихының теләсә кайда чәчелеп яткан мәгълүматын барларга тиештер.
Ул моңа бик лаек. Милләт гаме белән янучы әдипләрне берләштергән әлеге союзны
халкыбызның насыйп язмышыннан берничек тә аерырга мөмкин түгел. Алар инде
сигез дистә елдан артык үзара береккән уртак максатларга хезмәт итә. Гыйбрәт алырдай
бердәмлек. Әмма бездә гасыр буена нәтиҗәле эшләп килгән социаль институтларның
аерым структуралары, әйтик, илдәге иҗат берлекләренең үткән юлын өйрәнү төрле
сәбәпләр аркасында үзагымга куелган. Дөрес, әледән-әле чыккалап торган махсус
басмаларда ошбу тема өлешчә искә алына. Мәсәлән, 1917-1973 елларны иңләгән татар
совет әдәбияты елъязмасында («Әдәбият баскычлары», Татарстан китап нәшрияты,
1976) республика Язучылар союзы эшчәнлеге дә яктыртып узыла. Шулай ук «Татар
әдәбияты тарихы»ның озак вакыт аралыгында дөнья күргән алты томлыгында да
шушы оешмага кергән каләм ияләренең күмәк рәвештә башкарылган гамәлләре
азмы-күпме мәгълүмати чагылыш тапкан. Бу мәсьәләгә берникадәр кагылышлы
бүтәнрәк китаплар да бар. Әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайнаган берлек турындагы
кайбер белешмәне көндәлек матбугатта басылган мәкалә яки истәлекләрдә табарга
135
мөмкин. Кызыклы расламалар теркәлгән хәтсез язмалар архив мәгарәсенең катлы-
катлы киштәләрендә саклана... Аңлавыбызча, Язучылар оешмасы хакында ниндидер
хезмәт әзерләр өчен, әүвәл тау-тау материалдан кирәкле мәгълүматлар туплау сорала.
Максатчан эзләнүләр исә алай җиңелдән бирелми.
Зарурлыгы күренеп торган андый басма, ниһаять, киң җәмәгатьчелекнең даими
кулланышына тапшырылды. Исеме бик анык куелган – әллә кайдан аңлап алырлык:
«Татарстан Язучылар берлеге». Эчтәге титул битендә «Әдипләр берлеге» дип тә
өстәлгән. Китапның авторы – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Ошбу
үзенчәлекле хезмәттә публицистик уйланулар, тарихи фактлар, хатирә-күзәтүләр
композицион бөтенлектә бирелгән. Анда тарихи әһәмияткә ия сирәк фоторәсемнәргә
дә, безгә чагыштырмача якынрак чорларда төшерелгән сурәтләргә дә, кыйммәтле
саналырлык документларның күчермәләренә дә урын табылган. Кереш сүз рәвешендә
язылган «Чор таләбе» исемле мәкаләдә укучы өйрәнү юнәлешләре белән инде
таныша да башлый. «Бу китап, нигездә, Татарстан Язучылар оешмасының үткән юлы
турында, – диелә башлам өлешендә. – Иҗат союзлары соңгы бер гасырга якын вакыт
аралыгында әдәбият һәм сәнгать үсешенә йогынты ясаучы мөһим фактор булды...
Алар нинди максат белән төзелгән дә, нинди идеалга һәм нинди даирәгә хезмәт иткән?
Профессионаллар берләшмәсен күздә тотсак, мәдәният, шул исәпкә язучылар да кергән
аерым үзәк профсоюз системасы бар иде. Иҗат союзларының, бигрәк тә Язучылар
берлегенең социаль функциясе бүтәнрәк, чынлыкта ул киңрәк һәм тирәнрәк. Аны
аңлау, асылына төшенү өчен, объектны, мотлак, шул иҗтимагый чор идеологиясе
аша карап анализлау мөһим. Чишмә чыганагын, тора-бара шуңа кушылган башка
кизләү-инешләрне белсәң генә, елга-дәрьяның зурлыгын, аның агышындагы көч-
куәтне чамалый аласың».
Аң-зиһенебезгә сеңдерелгәнчә, аерым билгеләрне чагылдырган иҗат
төшенчәсенә мөстәкыйльлек мәгънәсе шактый мул салынган. Әйләнештә йөргән
төрле аңлатмаларда да аның әлеге үзлегенә басым ясала. Сәнгатькә бәйле эшчәнлек,
әйе, үзбаш алып барыла. Күпләр кистереп әйткәнчә, иҗатта бер баш яхшы, икенчесе
кирәк тә түгел. Вәләкин адәм баласының табигатендә бергәлек хисе дә җитәрлек.
Гомумән, кеше бары берләшеп яшәгән очракта гына үз тормышын һәрьяклап тәэмин
итәргә мөмкин. Борынгы кытай философлары да шул хакта ассызыклап искәрткән.
Бу дөньяда «мин» алмашлыгы аңлаткан мәгънәгә дә, шулай ук «без» төшенчәсенә
дә урын бар. Гомер сөрүнең мондый хасияте, әлбәттә, әдипләргә дә бердәй кагыла.
Газиз халкыңның чын хадиме булу өчен әсәр арты әсәр язу гына җитми. Милләтнең
каләм әһелләре кайгыртуындагы көнүзәк мәсьәләләре, аларга йөкләтелгән җәмәгать
эшләре санап бетергесез. Мәшһүр Бальзак язучыны үзенчә зурлап, аны хәтта
«дәүләт кешесе»нә тиңләгән. Мондый өстәмә җаваплылык гомуми ихтыяҗдан
килә. Шулар өстенә әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр бердәмлекнең бихисап
мөмкинлекләреннән дә файдаланырга тиеш. Бу җәһәттән Равил Фәйзуллинның
игътибар үзәгенә алынган әлеге китабында Татарстан Язучылар оешмасы төзелү
тарихы тулы эзлеклелектә яктыртылыш таба. Беренчел сәбәпләр дә бик тәфсилләп
шәрехләнә. «Бөек әсәрләрне – шигырьме, көйме, рәсемме – талантлы шәхес
ялгызлыкта, дөнья белән бергә-бер калып, серле тынлыкта иҗат иткән, – дип үзенчә
раслый шагыйрь. – Үзалдыңа илһамланырга мөмкин, әмма ялгызың гына яшәп,
тормыш кичереп булмый». Сүз дә юк, дәүләт ярдәмендә берләшү идеясе туганчы
да каләм осталары үзара аралашу юлларын эзләгән. Аларны аерым әдәби агымнар
да, уй-фикерләр уртаклыгын сиздерткән төркемнәр дә, кайнап торган мәдәни
үзәкләр дә, милли әдәбиятка мөнәсәбәтле җәмгыятьләр дә, рәсмиләштерелгән
ассоциацияләр дә үзләренә тарткан. Монография таләпләре югарылыгында
башкарылган хезмәттә боларның барысы хакында да аңлатыла. Шул рәвешле, автор
әдипләрне берләшүгә этәргән иҗтимагый зарурлыкка төрле яклап ачыклык кертә,
озак елларга исәпләнеп корылган социаль институт структурасының җирлегендәге
тарихи алшартларны күрсәтеп бирә. Урыннарда охшаш үрнәкләре барлыкка
киләчәк СССР Язучылар союзы ничек төзелгән, аның алдына устав кысаларына
сыймаган тагын нинди астарлы максатлар куелган? Файдаланыр өчен бик уңайлы
136
тәртиптә эшләнгән әлеге китапта бик күпләрне кызыксындырган андый сорауларга
төпле җавап бирелгән.
Таләпчән укучы шикләнмәсен, алдагы битендә урнаштырылган кыскача белешмәдә
беркадәр чуаррак мәгълүмат күрсәтелсә дә, бу җитди басма эчке бөтенлекне тәэмин
итәр тотрыклы композициягә корылган. Төрле материалларның үзара ярашуы,
әлбәттә, эзлекле фикер йөртүдән килә. Язуда мондый бәйләнешлелеккә ирешү өчен,
ныклы кызыл җепләрнең булуы кирәк. Ә аерым оешманың узган юлын яктыртканда,
кабатланып торган ниндидер күрсәткечләрне ачыклау шарт. Эзләнүчән Равил Фәйзуллин
маяктай тезелеп киткән билге-укларны тапкан – алар Язучылар союзы тарафыннан
үткәрелеп килгән корылтайлардан гыйбарәт. Гамәлдәге кануннар нигезендә төзелгән
мондый җәмәгать оешмасында съезд аның югары идарә органы булып санала. Гадәттә,
әлеге зур җыенда иҗат берлегенең билгеләнгән вакыт аралыгындагы эшчәнлегенә
хисап бирелә, төрле әдәби жанрлар буенча тәҗрибәле каләм ияләре әзерләгән әтрафлы
докладлар тыңлана, халык тормышының рухи-мәдәни өлкәсендә килеп туган көнүзәк
мәсьәләләр уртага салып тикшерелә, иҗтимагый яшәештә гаять әһәмиятле урын тоткан
әдәбиятның өстенлекле үсеш юнәлешләре билгеләнә... Саный китсәң, алар шактый.
Еш кына мондый корылтайларның дәрәҗәле мөнбәреннән ил-дәүләт җитәкчелеге
вәкилләре дә чыгыш ясый. Менә шулай эшлекле төстә уздырылган җыеннарның
стенограммаларын укып та, сүз сәнгате үзәгендә торган оешма турында күпне
аңларга мөмкин. Әмма болар белән генә чикләнгән очракта безгә кирәкле тарих тулы
булмас иде. Язучылар союзының көндәлек эшләре әдәби хәрәкәт мәшәкатьләреннән
аерылгысыз. Ә Равил Фәйзуллин моны иҗат тәҗрибәсе аша белә. Шуңа күрә ул дөрес
юл сайлый. Сиксән еллык чамасындагы дәвер дүрт вакыт аралыгына бүленә: 1934-
1945, 1945-1960, 1960-1990, 1990-2016 еллар... Әйе, аның китабында әлеге дә баягы
съездлар шартлы ориентир итеп алына, ләкин шушы вакыйгалар тезмәсенә укучының
аң-зиһенен баетырлык күптән-күп мәгълүмат өстәлә. Алай гына түгел, шагыйрьнең
аерым чорлардагы гайре табигый сәяси вазгыятькә үзенең гадел мөнәсәбәтен белдереп
баруы, кайбер рухи-әхлакый кыйммәтләр хакында гамьле аксакалларча уйланып алуы
хезмәтнең бәясен бермә-бер арттыра.
Төртмә теллеләр тәкрарларга яратканча, тикшерелә торган мәсьәләләр һәркемгә
аңлаешлы икән, җыен бик озак дәвам итәргә мөмкин. Ошбу кинаяле раслама
әдәбият тормышының фарызына әверелгән корылтайларга, аерым алганда, Совет
язучыларының I Бөтенсоюз съездына һичничек туры килми. Тарихи әһәмияте ягыннан
тиңдәшсез саналырлык әлеге чара (1934 ел, 17 август) СССР башкаласындагы Союзлар
йортының Колонналы залында ачыла. Күпләр гаҗәпләнеп куяр: корылтай 16 көннән
(!) соң, 1 сентябрьдә генә төгәлләнә. Аның болай сузылуын җиңел аңлатырга була.
Беренче тапкыр үткәрелгән оештыру съездына берсеннән-берсе мөһимрәк хәтсез
бурыч йөкләнә. Күптөрле кануни документлар кабул итәргә, өр-яңа тәҗрибәгә нигез
салырга кирәк. Җыенның дәрәҗәсе ифрат югары. Анда 52 милләттән 591 делегат,
чит илләрдән 40 язучы катнашкан. Котлаулар, докладлар, чыгышлар... Сүз әйтергә
сусаганлыкны чагылдырган корылтайда исә 300дән артык кеше нотык тота. Теркәп
барылган стенограмма гына да 50 басма табаклык тупламны хәтерләтә. Фикри
үстерелеш нигезенә ятарлык мондый гыйбрәтле мәгълүмат Равил Фәйзуллинның
тәфтишләп язылган хезмәтендә күпләп китерелә. Теләсә кайда чәчелеп яткан мөһим
фактлар тематик уртаклык буенча затлы җепләргә тезелгән. Һәммәсе дә җиңел
үзләштерелә.
Совет язучыларының беренче съездына киңрәк тукталып үтәсе килә. Китап авторы
әлеге вакыйгага багышланган бүлекне тикмәгә генә «Тарихи җыен» дип атамаган.
Аның әһәмияте нидән гыйбарәт? Әдәби хәрәкәттә мондый структураның барлыкка
килүе, белгәнебезчә, турыдан-туры Максим Горький исеме белән бәйле. Берлек идеясен
ул күтәреп чыга, корылтайның оештыру комитетын ул җитәкли, Бөтенсоюз съездын
ул ачып җибәрә, төп докладны да ул ясый. Бу заманда аныкы кебек олпатлык таҗы,
тере классиклык дәрәҗәсе кемдә булды икән?! Шушы урында безне, әлбәттә, бер
сорау борчый: күп милләтле илнең каләм әһелләрен җыйган тәүге съездда гасырларны
колачлаган татар әдәбияты нинди исәпкә кертелгән соң? Шул ук Максим Горький
З И Н Н У Р М А Н С У Р О В
137
чыгышында моңа ачык җавап бирелә – анда халкыбызның язма мирасы беренче «милли
бишлек»тә тәкъдир ителә. Үзебезнең Казанда «тормыш университетлары»н үткән
әдип татарларны әллә ничә тапкыр искә ала, хәтта безнең язучыбыз әйткән сүзләрне
докладтагы фикри нәтиҗәләрнең берсен ныгыту өчен файдалана, менә шундый
кайгыртучан мөнәсәбәте аша тирән тамырлы мәдәниятебезнең мөмкинлекләренә
ихлас ышануын күрсәтә. «Үзебезнең күбрәк булуга карап кына милли азчылыкның
әдәби иҗатын игътибарсыз калдырырга хакыбыз юк, – ди Алексей Максимович,
этник тигезлекне яклап. – Мәдәни кыйммәтләр сан ягыннан түгел, ә сыйфат белән
үлчәнә. Әгәр безнең үткәндә Пушкин зур кыядай калкып тора икән, бу әле әрмәннәр,
грузиннар, татарлар, украиннар һәм башка кавемнәр әдәбият, музыка, сынлы сәнгать,
архитектура өлкәләрендә бөек осталарны бирергә сәләтсез дигән сүз түгел».
Аңлашыла ки, Совет язучыларының I Бөтенсоюз съездында безнең әдипләр
илтифаттан мәхрүм ителми. Чынлыкта, милли сүз сәнгатебез әйдәп баручылар
исемлегенә кертелгән. Өйрәнүче вазифасындагы Равил Фәйзуллин үзенең китабында
искәртеп үткәнчә, «...съездда милли әдәбиятлар буенча украин һәм белорус
вәкилләреннән соң өченче итеп сүз Татарстан Язучылар союзы рәисе Кави Нәҗмигә
бирелә, һәм ул татар әдәбиятының торышы турында зур доклад белән чыгыш ясый.
Грузин, әрмән, азәрбайҗан, үзбәк, төрекмән, таҗикларның чираты арттарак була.
Гомумән, милли әдәбиятлар буенча махсус рәвештә нибары 9 доклад ясала». Шунысы
да бик гыйбрәтле: ошбу мәртәбәле корылтай утырышларының берсендә Кәрим
Тинчурин да нотык сөйли. Партиясез делегат сыйфатында. Әлеге чыгыш хакында
күпләр хәбәрдар түгел. Әлбәттә, хезмәт авторы аны эзләп табуга ирешә. Белергә
тырышкан укучы ниләр әйтелгәнен аңлар – китапта драматургның фикерләре кыскача
бәян ителгән. Анда игътибардан читтәрәк торган чыгыш кулъязмасының күчермәсен
дә, съездга барган делегатларыбызның күмәк фотосурәтләрен дә күрә алабыз.
Мантыйк кагыйдәләрен саклаучы затлар шундый сорау бирергә мөмкин: ә
республикабыз язучылары съезды төгәл кайчан үткәрелә соң? Сүз сөрешенең
тәртибе чүт-чүт бозылды күк. Бераз сәеррәк тоелса да, урыннарда корылтай алданрак
уздырыла. Безнеке 1934 елның 25 июлендә Татар академия театры бинасында башлана,
рәсми рәвештә әйткәндә, әлеге җыен Совет язучыларының I Бөтен Татарстан съезды
дип атала. Аннары аның эше Мәгариф хезмәткәрләре йортында дәвам иттерелә,
чыгышлар һәм оештыру мәшәкатьләре 29 июльдә генә төгәлләнә. Шул чорларга хас
үтә тантаналы рух. Вакыт мул бирелә. Беренче съезд күренекле язучы Кави Нәҗминең
кереш сүзе белән ачыла, оештыру комитеты рәисе Гаяз Ризванов доклады өч сәгатьтән
артыкка сузыла. Көннәр буена чыгышлар тыңлана. Соңыннан Татарстан Язучылар
союзының 9 кешедән торган идарәсе сайлана, шулай ук Бөтенсоюз съездына 12
делегат җибәрергә карар кылына... Иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең һөнәрдәшлек
нигезендәге бәйләнешен рәсми беркетү эше яңа социалистик җәмгыять корган илдә
менә ничек җанланып китә. Дөресен әйтергә кирәктер, бу елларда әлеге максатка
омтылыш әдәби җәмәгатьчелектә шактый көчле булган. Эчке ихтыяҗны чагылдырган
ихтыярда ашыктыру галәмәте дә сизелә. Татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичның
чакыру рәвешендә әйтелгән сүзләрендәгечә, «Хакыңны ал хөр чакта, берләшеп кал
форсатта!..» Мондый иҗат берләшмәләрен киләчәктә ни көтә? Моңарчы күрелмәгән
чынбарлыкка язучылар ничек күнегер? Сорауларны Равил Фәйзуллин китабындагыча
дәвам иткәндә, «Алдагы 10-15 елда нинди әсәрләр язарлар да, үзләренә нинди язмыш
язылыр?..» Иртәгә нәрсә буласын сорама, дип кисәткән борынгы римлылар. Әмма
шушы вакыйга үзәгендә әвәрә килгән каләм ияләре әдәбият тормышындагы тарихи
үзгәрешләрне башлыча яхшы гамәлгә юраган. Һәрхәлдә, киләчәк барысын да үз
тәртибенә кертәчәк.
Исәбең дөрес булсын, дип өйрәтә халкыбыз. Иҗат әһелләрен берләштерү идеясен
гамәлгә ашыру, билгеле, унитар дәүләткә хас мәҗбүрияттән генә тормаган. Ул
күптәннән килә. Еракта калган кадим заманнарда да уртак мәнфәгатьләр буенча
аерымлану күзәтелгән. Барлык акыллы кешеләргә үзара бәйләнештә эш итү лазем – әнә
шундый эрелек катыш таләп куючылар да табылган. Ошбу зирәк затлар төркеменә,
шәт, язучылар да керәдер инде. Мәдәният белгече Борис Парамонов та үзенчә хаклы:
КАЛӘМ БЕРГӘЛЕКТӘ КӨЧЛЕ
138
«Әдәбият безнең илдә күмәк невроз сыман күзаллана». Гаммәви авыру хакында, әйе,
шактый образлы әйтелгән. Әмма иңгә-иң иҗтиһат кылырга омтылу шәхси тормыштагы
иҗтимагый башлангычның көчәюеннән, кулына каләм алган затның үзеннән-үзе
җәмгыятьче вазифасына керешүеннән киләдер. Ә совет заманында аерым хуҗалык
булып яшәү, олуг максатларга ялгыз ирешү мөмкин түгел иде.
Сүз дә юк, әдипләрнең халыкка гаять зур дан-шөһрәт китерүен дәүләт хакимиятенең
фәһемле катламы тирәнтен аңлый. Шуңа күрә Октябрь инкыйлабы юлбашчысы да
талантларны кадерләргә, аларга саклык белән даими рәвештә ярдәм күрсәтергә чакыра.
Җитәкчеләр кабатларга яратканча, уңайлы иҗтимагый шартлар тудырылган очракта
сәләтле шәхесләр һәркайда калкып чыгучан. Чыннан да шулай. Кемдер төрттереп
әйтмешли, иҗатка мәхәббәт матди яктан баетмаса да, бу дөньяда күпләр әдәби
эшчәнлеккә тартыла. Шушындый көчтән нигә файдаланмаска! Алар җәмгыять үсешенә
йогынты ясарга тиеш. Һәм әле «бозылырга» өлгермәгән совет хакимияте язучылык
хезмәтенә тиешле мөмкинлекләрне ача да. Гаделлек йөзеннән хәтергә төшерик. Илдә
колач җәйгән культура революциясенең беренче казанышлары, әлбәттә, әдәбиятның
җанланышына да бәрәкәтле җирлек барлыкка китерә. Нәшрият эшчәнлегенең моңарчы
күрелмәгән дәрәҗәдә күтәрелеш алуы иҗатның нәтиҗәлелеген арттыруга аеруча
куәтле этәргеч биргән. Язучы белән укучы арасын якынайту галиҗәнап китапның
тормыштагы урынын ныгыта. Чынлыкта ул мәдәниятнең нигез ташына, өстәп әйтсәк,
идеологик төзелешнең мөһим өлешенә әверелә. Ә үзгәрешләр бөтенесен иңли, чөнки
сәнгать күпкырлы бит. Шагыйрь Равил Фәйзуллин ап-ачык төстә аңлатканча, «Язучы
икәнсең – әсәреңне китап итеп чыгарасы, кешеләргә ирештерәсе килә, рәссам икәнсең –
эшләреңне җыеп, күргәзмә ясап күрсәтәсе, артист икәнсең, сәхнәдә шаулатып уйныйсы
килә... Еллар хроникасына күз салсаң, татар җәмәгатьчелеге өчен күңел булырлык
гамәлләр кылына башлый. Ниндидер стимул бар!»
Яңа җәмгыять хакимиятенең прәннек өләшүе озакка сузылмый – күпләрнең башын
кыячак зәһәрле камчылар эшкә керешә. Канлы репрессия сәгате суга. Тикшерелә
торган китапта күрсәтелгәнчә, тәүге съезд докладларында макталган язучыларның
яртысыннан күбрәге беркайчан да акланмаслык мәгънәсез залимлек корбанына
әверелә. Безнең ише тырыш халыкта арттырып үтәү гадәте бар: яхшысын да, яманын
да. Казанда Октябрь кораллы күтәрелешен дә Пётр каласыннан алданрак әзерләргә
өлгергәннәр. Каләм ияләрен эзәрлекләү дә бездә иртәрәк башланып киткән. Әйтик,
Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәт кебек әдипләр тарихи съездда катнаша алмый, чөнки
алар уйдырма «җидегәнчелек»тә гаепләнү аркасында әдәби хәрәкәттән бөтенләй
читләштерелә. Беркадәр тукталыбрак әйткәндә, артык төпченмичә, яшерен оешма
төзүче итеп «билгеләнгән» Гадел Кутуй илкүләм золымның һөҗүмнәрен язучылар
арасында беренчеләрдән булып кабул итә. Гаепсезгә 10 ай төрмәдә утыру аның
гомерлек кара сакалына әйләнә. Һәртөрле нахак каныгуларны аңарчы Һади Такташ
та байтак кичерә, әдәбият тормышындагы үзгәрешләрне күрмичә, утыз яшьлек
шагыйрь «үз үлеме» белән дөньядан китеп котыла. Күрәсең, тәкъдир каләме аны
аяган – репрессиягә кадәр китереп җиткермәгән.
Кирәгеннән артык хисләнеп язылган тәкъбиргә, иртәме-соңмы, ташламасыз вакыт
тарафыннан төзәтмә кертелә. Фикри образ өчен, янәсе, җәза бирелә алмый. Рәсми
вәхшәтлек елларында хаксыз рәвештә «кызыл күлмәк» кидертелгән каләм ияләре
җирдәге тормышка салават күпереннән карап әйтелгән әлеге сүзләрне раслармы
икән?! Сталин заманында ирекле шигырь дә үзен хокуксыз итеп тойгандыр шикелле.
Кызганыч, шулай фикер йөртер өчен, кире кагылгысыз җирлек бар. Дәлилләр дә
бик ишле. Җәберле тарихыбызга тартылган Равил Фәйзуллин репрессияне мәгълүм
шәхесләргә бәйләп күрсәтә. «Ил тарихының шомлы 1937-1938 еллары. Аңларга һәм
аңлатырга кыен чор, – ди автор гаҗизанә хәлдә. – Язучылар союзын оештырып йөргән
яки бу башлангычны күңеле һәм гамәле белән хуплаган байтак әдипләр зинданга
озатылган. Әле күптән түгел генә 25 еллык иҗат бәйрәме үткәрелгән Кәрим Тинчурин
ябылуда, Галимҗан Ибраһимов төрмәдә... Вакыт аралыкларында бераз аерымлык
булса да, шул ук язмышка дучар ителгән Ибраһим Салахов, Шамил Усманов, Гомәр
Толымбай, Гомәр Гали, Мәхмүт Галәү, Галимҗан Нигъмәти, Фәтхи Бурнаш, Гали
З И Н Н У Р М А Н С У Р О В
139
Рәхим, Җамал Вәлиди, Фатих Кәрими, Сәгыйть Сүнчәләй, Фатих Сәйфи-Казанлы, Кави
Нәҗми, Фатих Кәрим, Мирсәй Әмир, Мин Шабай, Сөббух Рәфыйков, Ләбиб Гыйльми,
Хәсән Туфан... Исемлекне дәвам иттерергә мөмкин. Кайсылары юкка чыгарылган,
кайсылары алтын гомерләре мәхбүслектә үткәч кенә кайта алган, кайсылары фәлән
ай гына утырып куркытылган, кушканны күндәм үтәүчеләр сафына баскан...»
Иреген җуйган каләм әдипнең авызлыгына әйләнә. Әлбәттә, язучылар арасында
чарасызлыкка ихтыярсыздан җайлашып яшәүчеләр дә, хокук чикләнгәнлегенә
ризасызлык белдерүчеләр дә байтак булган. Буйсынырга теләмәүчеләрне сындырырга
тырышу исә ул чорда җәзалау конвейерына куелган. Менә шундый киеренке шартларда
тайпылышсыз иҗат кылып кара! Борынгы һиндлар образлы искәрткәнчә, патшага
хезмәт итү кылыч йөзен ялауга, арысланны кочаклауга, еланны үбүгә бәрабәр.
Өстәвенә әлеге илбаш залимлеген күрсәтә башласа... Татарның күп язучысы барыбер
баш бирмәгән. Йөз төрле җәберләүдән өзлексез интексә дә, кылыч йөзен һичничек
яларга теләмәгән мәгърур Шамил Усманов каләмне миенә үтеп керерлек көчтә күзенә
китереп кадый. НКВД хезмәткәрләре әйтерсең «уйлап табучылар» булган – алар
нинди генә җәзалау алымын кулланмаган: гаепләнүченең башын һичбер сәбәпсез
сейф почмагына җенләнеп бәрүләр, кыйнаудан соң хәлдән таеп егылганның өстенә
пес итүләр, «дөреслеккә туры килмәгән» беркетмәләрне мәҗбүри төстә тиз-тиз
ашатулар... Хөкемдар явызлыгын гәүдәләндерүче арысланны кочаклауга каршы
килгән Җамал Вәлиди сорау алу бинасының өченче катындагы ачык тәрәзәсеннән аска
сикерә... Тиранлык хөкем сөргән заманда тоткыннар шыплап тутырылган баржаны,
ут төртелгән хәлдә, Төньяк диңгездә садистларча күрәләтә батыру әмәле гамәлгә
кертелгән. Менә шундый үлем судноларының берсеннән нибары ике кеше исән котыла.
Һиндлар ишарәләгән мәрхәмәтсез еланны үбүдән ваз кичкән Фатих Кәрим бозлы суда
сөргендәше белән ярга кадәр йөзеп чыгуга ирешә.
Каләм изгегә тартыр – элгәрләребез тәгаен хаклы. Әмма кызыл террор тегермәненең
туктаусыз эшләп торуы язучылык хезмәтен шактый куркыныч вазифалар рәтенә кертә.
Акыл ирешә алмаслык хәлләр җәһәтеннән мантыйкый төгәл җавап табып булмый.
Дәүләт хакимиятенең турыдан-туры катнашы белән илдә иҗат союзы төзелә, шул
ук вакытта аның әгъзаларын диктаторларча эзәрлекләү башланып китә. «Чистарту»
гына дияр идең... Аяныч расламалар күрсәткәнчә, гаммәви репрессия көчәеп барган
елларда Совет язучыларының I съездында катнашкан барлык каләм ияләре дә кулга
алына, тора-бара ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең өч составы да хәтта газраилнең
зиһенен чуалтырлык ачы язмышка дучар ителә. Иксез-чиксез империянең башка
төбәкләрендә дә чын талантларны «сирәкләү» галәмәте күзәтелә. Съездлар уздыру
ихтыяҗы үзеннән-үзе әһәмиятен югалта. Кәрван артка әйләнсә, аксак алда булыр.
Бабаларыбызның зирәкләрчә кисәтеп әйтелгән әлеге нәсыйхәтен Равил Фәйзуллин
сүзләре белән дәвам иткәндә, «әдәби фигураларның байтагы кулга алынгач, көчләр
таркатылгач, табигый, Союзның нәтиҗәле эшчәнлеге турында сөйләү кыен. Чор
таләбе буенча оешма җитәкчелегендә дә яңа «лидерлар» пәйда була: Т.Имаметдинов,
И.Вахитов, Х.Җәмил... Бу исемнәрне өлкән буын язучыларның да бик азы гына ишетеп
беләдер. Архив хисабында бар саналсалар да, әдәбиятта алар юк». Гаделлек өчен өстәп
әйтсәк, югарыда санап үтелгән җитәкчеләрнең берсе әдәбият елъязмасына гына түгел,
шагыйрь Хәсән Туфанның мәсхәрәле көлү өслүбендәге дүртьюллыгына да кертелгән.
Эпиграмма белән танышыйк. Автор аңа исем куймаган.
Бар иде заманнар, бар иде,
Без яза башлаган елларда:
Хәбәрче Хан Җәмил хан иде
Бездәге әдәби дөньяда.
Корбаннарның гаепсезгә түгелгән каны башка афәтне тартып китерүчән. Гөнаһ
шомлыгына каршы, репрессия фаҗигасенә ялганып киткән Бөек Ватан сугышында
милләтнең алыштыргысыз алтын баганалары янәдән киселә башлый. Дөрес, әлеге
кырылыш бөтенләй аерылып тора – монысы илең өчен көрәшеп үлү. Әмма теләсә
КАЛӘМ БЕРГӘЛЕКТӘ КӨЧЛЕ
140
нинди очракта халык авыр югалтулар кичерә. Санлы расламаларга күчсәк, 72
мәмләкәтне үзенә тартып керткән олы сугышта җәмгысе 1215 язучы катнашкан,
шуларның 460ы Көнбатыш Европагача сузылган дәһшәтле яу кырында мәңгелеккә
ятып калган. Орышлар тарихы төрлесен хәтерли. Фронтовик әдибебез Габдрахман
Әпсәләмов үзенең истәлегендә бәрелешләрнең берсенә әзерләнүне болай искә төшерә:
«Без дошманны корал көченнән битәр, саныбыз белән җиңәргә тиеш булачакбыз». Әйе,
шәһитләрнең ишлелегенә ис-акылың китмәле! Халык саны буенча процентлар белән
исәпләп карасак, татар әдәбияты күргән зыян зуррак килеп чыга: сугышка киткән 124
язучының 34е туган җирләренә кире әйләнеп кайтмый. 460 һәм 34. Беренчесе – бөтен
дөнья күләмендәге корбаннар, икенчесе – безнең милләткә генә караганы. Бүтәнчә
ничек күзалларга? Фашистлар Германиясенең Икенче империя суды карары нигезендә
«немец рейхының хәрби куәтен какшатулары өчен» 1944 елның 25 августында Муса
Җәлил һәм аның көрәштәшләре Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә. Нибары 30
минут эчендә гильотина 11 башны кисә. Милләтнең мөбарәк тәсбихендәге мәрҗәннәр
шушындый җәһәтлектә юкка чыгарыла. Яшерен оешма әгъзаларының бишесе язу
эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Алар арасында балалар әдәбияты классигы Абдулла
Алиш та, үз халкының горурлыгын гәүдәләндерүче башка талантлар да була.
Гыйбрәтле батырлык кылып, чын фидакарьлек күрсәтү... Татар әдипләренең Икенче
Бөтендөнья сугышында каһарманнарча көрәшүе ватанның героик анналларына аерым
бүлек рәвешендә керерлек. Бу уңайдан Равил Фәйзуллинның «Татарстан Язучылар
берлеге» дигән китабында да шундый белешмә-кулланманың махсус мәкаләләре
нигезенә ятарлык мәгълүматны күпләп табарга мөмкин. Гомумән, әлеге хезмәттә иҗат
оешмасының сугыш чорындагы эшчәнлеге дә, милли мәдәниятебез тормышының
төрле тәэсирләр тудырган хәл-халәте дә, ил хакимиятенең идеологик гамәлләре дә
тәфсилле төстә яктыртыла. Ошбу сәхифәләрне горурланып та, чиксез гаҗәпләнеп
тә укыйсың. Татар язучыларының сугышта күрсәткән гаярьлеге инде ничә еллар
сокландырудан туктамый. Күз алдына китереп үтик. Җәлилчеләр Берлинда бөтен
«Идел-Урал» легионының восстаниесен әзерләсә, Хәйретдин Мөҗәй Мюнхенда
әсирләрнең яшерен оешмасын төзешә. Алар да Дахау концлагерен бердәмләшеп
баш күтәрүгә хәстәрли... Совет режимының сәяси тоткыннар лагереннан фронтка
җибәрелгән Фатих Кәрим, Украина, Белоруссия, Карпатны азат итүдә катнашып,
Мәскәү янындагы позициядән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр утлы чакрымнар уза. Ике
тапкыр яраланган взвод командиры хәлиткеч бәрелешләрнең берсендә һәлак була.
Аның иҗаттагы баһадирлыгы да чын мәгънәсендә хәйран итә. Алгы сызыкның гаять
хәтәр шартларында шулхәтле әсәр язып кара әле: 100дән артык шигырь, 9 поэма, 2
повесть, 1 пьеса... Икенче Бөтендөнья сугышында шәһит киткән 460 язучы арасында
андый күләмдәге фронт мирасы калдырган каләм әһеле юктыр. Гиннесс рекордлар
китабына кертерлек... Татар әдипләре шулай көрәшкән. Немецчага күчерелгән «Без
– сталинградчылар» нәсере прокламация сыйфатында камалыштагы армиясе өстенә
самолёттан яудырылганы өчен Вермахт нәфрәтенә юлыккан Гадел Кутуй Кызыл
мәйдандагы Җиңү парадының аллы-гөлле фейерверклары күкне балкытыр чакта
Польшаның Згеж шәһәрендәге госпитальдә якты дөнья белән галибанә хушлаша.
Мондый гыйбрәтле мисаллар китерүне моңланып дәвам иткәндә, «Европада татар
шагыйрьләре» тезмәсе фаҗигале мәгънә ала. Шаккатмалы хәлләр бездә җитәрлек.
Сугыш алдыннан озак елга Себергә сөрелгән Хәсән Туфан, яуда үзләренең кыюлыгын
раслаган каләмдәшләре сафына басарга теләп, хәрби җайга корылган югары хакимият
органнарына үтенеч юллый. «Мин... атып үтерүгә хөкем ителгән идем, – диелә анда. –
Илбасарларга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән халкыңнан читтә торудан да авыррак
җәзаның булуы мөмкин түгел... Сездән мине сугышның иң канкойгыч урынына
җибәрүегезне, яки миңа үлемнән берничек тә котыла алмаслык эш кушуыгызны,
гранаталарга уралып, самурайларның сугышчан машинасы астына ташлану, йә
булмаса, торпеданың руль тоткычы сыйфатында, дошман корабленең йөрәгенә бәрелеп
шартлау, яисә шуңа охшаш бүтән берәр максатка юнәлешле бурыч бирүегезне сорыйм...
Шагыйрь намусы белән ант итәм: сезгә биргән сүземне һичшиксез үтәрмен».
Тикшеренүче вазифасын башкарган Равил Фәйзуллин, сугыштан соңгы сынау
З И Н Н У Р М А Н С У Р О В
141
чорын күзаллап, 1945-1960 елларда ил-көн тормышына тотрыклылыкның әйләнеп
кайтуын мисалларда ачып күрсәтә. Әлбәттә, җәмгыятьтәге даими ышанычлылык
билгеләре китапның IV бүлегендә колачланган вакыт аралыгында да, ягъни үзгәртеп
кору дәверен үз эченә алган 1960-1990 елларда да күзәтелә. Дөрестән дә, туплар
тынып калгач, музалар телгә килә. Әмма моның өчен үзгә шартлар сорала. Зур афәттән
соң халыкның көнкүрешен азмы-күпме җайга салырга мөмкин, мәдәни тормышны
җанландырып җибәрү исә күбрәк көч таләп итә. Канлы репрессиянең һәлакәтле
базында черетелгән, сугышта кырылган талантлар инде терелми. Ә бит аларны саклау
тиеш иде. Безнең хакта мәңгелектән торып кайгыртучы Габдулла Тукай, әнә, теләсә
кайсы заман илбашларына яраклы киңәш бирә. «Бездә мөхәррирләр тәмле хыялларга
корбан булырга түгел, кирәк эшләремезгә дә аздыр, – дип искәрткән пәйгамбәрдәй
зат. – Әгәр... кыйбатлы мөхәррирләремез һәлак булып бетсәләр, дөньяда тик корчаңгы
мөхәррирләр генә калачактыр». Күрәбез, ул хөрмәт казанган олуг язучыларның кадерен
белергә куша, тик «халыклар атасы» мондый тәкъдимнәргә колак салмаган шул.
Алдарак әйтеп үтелгәнчә, автор аерым иҗат оешмасы тарихына багышланган
китабында съездлар үткәрүне ниндидер эзлеклелек факторы итеп саный. Чыннан
да, әлеге олы җыеннар тәртибен билгеләүдә тормыштагы тотрыксызлыклар да ачык
чагыла. Гәрчә устав буенча корылтайлар өч елга бер уздырылырга тиеш булса да,
СССР язучыларының чираттагы II съезды нәкъ 20 елдан соң гына җыела. Безнекеләр
бу очракта да өлгерлек күрсәтә – Татарстанда ул 4 елга иртәрәк оештырыла. Шагыйрь
Равил Фәйзуллин сүзләрен кабатлап әйткәндә, «үзенчә эшләүче үзәк кушуы беләнме,
әллә җирле башлангыч өстенлек иткәнме? Мөгаен, соңгысыдыр». Озак көтеп алынган
ошбу вакыйга 1950 елның 13-15 июнендә була. Съезд барган залда элекке олпат
әдипләр, берләшүдә башлап йөргәннәрнең байтагы күренми инде. Күптармаклы
сәнгать дөньясын күмәклек гәүдәләнеше – биниһая олы остаханә итеп күрүчеләр бар.
Әгәр шулай икән, безнең каләм әһелләре цехындагы буш урыннар кырыгынчы еллар
ахырында күзгә бәрелеп торган. Бер-бер артлы ябырылган ике һәлакәт югалтулары,
һичшиксез, әдәбият үсешенә дә кире йогынты ясаган. Нишлисең, нәкъ менә шушы
чорда саллы әсәрләргә кытлык сизелү күпне кичергән зур биографияле язучыларның
кимүенә турыдан-туры бәйле. Шөкер, татар халкының генофондында яңарыш
омтылышы көчле. Милли әдәбиятыбызның чын талантларга байый башлавы икенче
корылтайда да шактый ачык тоемлана. Мәдәни яшәешкә рух-дәрт кайта. Әлеге дә баягы
китапта дикъкатьле төстә билгеләп үтелгәнчә, «...съездлар үткәрү дә бер тәртипкә
салына». Яңа күтәрелеш заманы килә.
Минем яшьрәк чакта алып барылган көндәлек дәфтәрендә теркәлүе үземчә
кирәк саналган бер өземтә саклана. Ул юк-бар әйтелмә түгел – рәсми телдә язылган
сүзләр. Карасана, КПССның өченче Программасыннан фикер-кәлимәләр күчереп
алганмын. «Партия әдәбият, сәнгать, мәдәниятнең гөрләп үсүе, һәрбер кешенең
шәхси мөмкинлекләрен бөтен тулылыгында күрсәтүе өчен һәммә шартларны тудыру,
барлык хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләү, халыкта югары сәнгатьчә зәвык һәм
мәдәни күнекмәләр булдыру турында өзлексез кайгыртырга бурычлы». Мондый
пафослы юллар белән танышкач, кемдер мыек астыннан елмаеп куяр. Әмма мин
шушы өзекне укыган саен, төрле чорларны күзаллаган хәлдә уйга талам. Юк, партия
программасының югарыда китерелгән өлеше күңелне иркәләрлек риторикадан
гына тормый. Тантаналы төстә белдерелгән әлеге ният илдә мөмкин кадәр гамәлгә
ашырылган. «Татарстан Язучылар берлеге» дип исемләнгән китапта бу юнәлештәге
эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләре җентекләп яктыртыла. Гадәләтчә танырга тырышыйк,
сугыштан соң мәдәният тормышын җайга салу өчен, совет хакимияте үзенә күрә
әһәмиятле эшләр башкарган: Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелә;
күренекле әдипләр югары органнарга депутат итеп сайлана; яшьләрнең «Үсү юлы»
дигән альманахы чыгарыла башлый; Матбугат йорты комплексының яңа куәтләре
сафка кертелә; Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге булдырыла;
башкаладагы Союзлар йортының Колонналы залында юбилейларыбыз уздырыла;
Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аның «Моабит дәфтәре» Ленин
премиясе белән бәяләнә; «Татар поэзиясе антологиясе» укучылар кулына барып ирешә;
КАЛӘМ БЕРГӘЛЕКТӘ КӨЧЛЕ
142
милләтара әдәби тәрҗемә алмашу химаяле нигезгә корыла; республика китап сәүдәсе
оешмасы үзенең мөмкинлекләрен киңәйтә; газета һәм журналларның тиражы күзгә
күренеп арта; каләм ияләренә чагыштырмача әйбәт кенә гонорар түләнә; СССРның
аерым төбәкләрендә иҗат йортлары файдалануга тапшырыла... Кыскасы, елъязмачы
кебек бөтенесен тезеп чыксак, әлеге мәгълүмати хроника озынга китәчәк. Күренә ки,
совет чорында җитәкчелек иткән партия халыкка биргән вәгъдәсен үтәргә омтылган.
Сугыштан соңгы елларда башланган җанланыш җәһәтеннән, Равил Фәйзуллин хаклы
рәвештә билгеләп үткәнчә, «...Ач-ялангач чор бит, әмма китаплы чор! Шул заманда
ачлы-туклы яшәп, тырышлык белән белем алган, китаптан аерылмаган буын ХХ гасыр
ахырына кадәр дөньяның тоткасы булды да».
Җәмгыятьтәге мөһим иҗтимагый вакыйгаларны беркадәр йөгертеп күздән
кичергәндә, ахыры күренмәгән үзгәртеп коруга ялганып киткән болгавыр дәвердә
халык тормышыннан аерылгысыз әдәбият та зур кыенлыкларга юлыкты. Вакыт үткән
саен, әйберләрнең әһәмияте үзгәрә. Борынгы философларның әлеге гыйбарәсендә
игътибарга алынган нәрсәләр арасына рухи-мәдәни кыйммәтләрнең килеп керәчәгенә
берничек тә ышанасы килми. Кызганыч ки, яшәешне иңләгән күңелсез метаморфоза
җилләре сөекле китабыбыз язмышына да кагылды. Беренче карашка реформалар
белән яшәгән Россиядәге гайре табигый үзгәрешләр «белем чишмәсе» кебек мөһим
төшенчәләрнең дә астын өскә китерде. Гасырлар дәвамында сыналган мәдәни
ориентирларның отыры югала баруы, эстетик зәвыкның бозылуы тискәре нәтиҗәләрен
инде күрсәткәләп тора. Атаклы Матбугат йортыннан каләм хезмәтенә бәйле барлык
оешмалар сөрелде, элегрәк «иң күп укыган» илдә китап сәүдәсе подвалга төште.
Башта озак еллар сүз иреген дауладык. Инде хәзер ирекле сүзнең дә кадере бетте –
җитәкчелек хәтта тәнкыйть язмасына да игътибар итми. Белүебезчә, китап тармагын
үстерүнең бердәм концепциясен эшләү бүген бездә көн тәртибенә бөтенләй куелмый.
Дөрес, сөенерлек яңалыклар да сирәк кенә ишетелгәли. Әнә, Казандагы Шәриф
Камал музей-фатиры җирлегендә «Татар китабы» йорты эшләнә икән. Монысы бик тә
яхшы. Әмма кешелекнең иң бөек казанышларыннан саналырлык китапка мөнәсәбәт,
гомумән алганда, аның бәһаләп бетергесез могҗизалы асылына муафыйк югарылыкта
түгел. Ул белем бирү учреждениеләрендә дә үзен ятим итеп тоя күк. Күреп торабыз,
«формаль» мәктәп «креатив»ка әверелде, виртуаль яссылыкка авышу көчәйде,
зомбига түнтәрелү куркынычы артты. Әхлагы тотрыксыз җәмгыятьтә компьютер
иблис коралына әйләнер. Хәзер социаль челтәрдән террорчылар да файдалана, аннан
хәтта яшүсмерләрне үз-үзләрен үтерергә өйрәтәләр. Яшь дәвамчыларыбыз бары
үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндерүдән битәр, юкны иҗтиһат белән барлыкка
китерүче булып үссен иде. Рухи тигезләнешне җую шәхси бөтенлекне җимерә. Болар
дәүләтнең ныклыгына сугарга мөмкин. Каләм ияләре бергәлегенең тарихын төрле
яклап өйрәнгән Равил Фәйзуллин да үз хезмәтендә әлеге мөһим мәсьәләләргә гамьле
карашын даими белдергәләп бара. Шагыйрь борчылуын да сиздерә, өмет өзмәвен
дә белгертә. «Хәзер Россия халкының 35 проценты елына бер китап та кулына алып
карамый икән, – дип гаҗәпләнә ул. – Искитмәле, бүтәнчә әйтсәк, коточкыч хәл!.. Ә
бит бүген кибетләрдә нинди генә хикмәтле китаплар юк. Эстетик кыйммәте ягыннан
дисеңме, тарихи тирәнлеге, күзне иркәли торган полиграфик бизәлеше җәһәтеннән
дисеңме!.. 60-70 нче елларда берәр яхшы басма кулга төшсә, без, кош тоткан кебек,
биһуш кала идек. Заманалар үзгәрде. Ләкин әле бу затлы Китапка ясин чыгу түгел».
Үзеннән-үзе аңлашылганча, рухи азык сыйфатындагы китапка ихтыяҗ саклансын
өчен, безнең җәмгыятьтә язучының абруе югары булырга тиеш. Зур әдәбиятка
таянмаган милли идеяләр халыкның генетик зиһененә сеңдерелә алмый. Әдипнең
элек-электән дәүләт кешесенә тиңдәш итеп каралуы хакимият эшчәнлегенең
максатчанлыгын ныгытуда турыдан-туры чагылыш тапкан. Бу бәйләнешнең
торышы хәзер ничегрәк соң? Чынын әйтергә кирәк, гадәти инженерларга тиешенчә
кадер-хөрмәт күрсәтелмәгән илдә «кеше рухы мөһәндисләре»н олылау зарурлыкка
әйләнерме? Бүгенге көндә каләм иясенең һөнәри хокуклары да ил күләмендәге бердәм
кануннар нигезендә рәсми теркәлмәгән. Иҗтимагый мөнәсәбәтләрне тәртипкә сала
торган нормаларның җитешмәве Язучылар берлеге эшчәнлеген оештыруда да һәрдаим
З И Н Н У Р М А Н С У Р О В
143
сиздертә. Тик менә «Россия Федерациясендә мәдәният турында»гы закон проектының
2011 елдан бирле кабул кылынмавы, мәдәни тормышыбызны көйләргә булышырдай
башка кирәкле кануннарның гамәлгә куелмавы күңелдә сәерсенү тойгылары уята.
Шуның аркасында Әдәбият фонды да һич кирәкмәгән ясалма киртәләргә очрый.
Гаҗәпкә калырлык, кешелекнең тәрбиячесе булып саналган әдип илдәге профессияләр
исемлегенә нигәдер кертелмәгән. Төгәлрәк аңлатканда, «Профессиональ союзлар,
аларның эшчәнлек хокуклары һәм гарантияләре турында»гы федераль законда да,
шулай ук «Россия Федерациясенең хезмәт кодексы»нда да язучылык иҗаты телгә
алынмаган. Бик сәер килеп чыга: безнең шартларда «закон кысаларындагы карак»
бал-май гына ашап тора, ә җитәр-җитмәс хокуклы әдип гаиләсен кайдадыр эшләп
туйдырырга мәҗбүр. Череп баеган Көнбатыш кинаяләп искәртергә яратканча, әгәр
дә язучылар яхшы эшкуарлар булса, аларның язучылыкны сайламаска акыллары
җитәр иде. Кагыйдә буларак, каләм иясенең дәрәҗәсен күтәрүгә китермәячәк мондый
вазгыять әдәби алмаш әзерләүгә дә кире йогынты ясый. Гадәттә, язар өчен азмы-
күпме уңай шартлар тудырылган чакта, күпләр раслаганча, хәтта сәләтсез назымчы
да үзенең шөгыленнән оялмый. Без сүгәргә күнеккән совет чорында менә шундый
мөнәсәбәт – күктән иңдерелгән талантың белән ихлас горурлану күзәтелә иде. Ә
хәзер... Һәрхәлдә, шәхсән үземнең ачыктан-ачык халыкка хезмәт итүче, ягъни законлы
язучы булып каласым килә.
Мәгълүм ки, сүз сәнгате остасы тарафыннан язылган яхшы китапка автор
күзаллаганнан да күбрәк эчке мәгънә салына. Гадәттә, андый басмалар укучыны
иксез-чиксез уйлануларга этәрә, үзгәрәк фикри сөземтәләр чыгарырга зәмин бирә. Үз
чорыңның мәдәни биеклегендә калу өчен, әйе, акыл сәләтеңне һәрдаим баетып тору
шарт. Бу җәһәттән Равил Фәйзуллинның «Татарстан Язучылар берлеге» дигән китабы
югарыда игътибар үзәгенә алынган гаять әһәмиятле максатларга хезмәт итә. Алдарак
искәртеп үтелгәнчә, әлеге оешма тарихына мөнәсәбәтле кайбер хезмәтләр бар, әмма
алар теләсә кайсы урында чәчелеп ята. Сибелгән хәлдәге мәгълүматларның күплеге
исә кайчак фикер тупларга комачаулык ясый. Ә яңа тикшеренмәдә, әйткәнебезчә,
һәрнәрсә дә бар: Язучылар берлеге турында белешмәләр дә, төрле чорлар вазгыятенең
тасвирламалары да, әдипләр хакында гыйбрәтле фактлар да, иҗадият күренешләренә
баглы шәрехләүләр дә, рухи-әхлакый үзгәрешләрне күрсәткән күзәтүләр дә... Съездлар
барышын җентекләү дә бер мантыйкый эзлеклелектә башкарылган. Бик җайлы бит.
Әдәби хәрәкәтебездәге хәлләрне инәсеннән җебенә кадәр белергә теләгән кешегә
әлеге хезмәт үзенә күрә энциклопедия рәвешендә дә кулланылырга мөмкин. Һәркем
сизәр, гомере дәвамында гыйльми эшләргә тартым йөзләрчә тәнкыйть мәкаләсе язган,
җитди докладлар ясаган шагыйрь үзенең зур тәҗрибәсеннән маһиранә файдаланган.
Татар әдәбияты тарихының XX-XXI гасыр башы аралыгындагы дәверен галимнәрчә
өйрәнүдә Равил Фәйзуллин Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы
булуын да гамәлдә раслый. Һәрбер китапның язмышы җәмәгатьчелек бәһасенә бәйле.
Тирәнтен ышанып әйткәндә, рухи-мәдәни яшәешебез сәхифәләрен гамьле күңел
аша яктырткан ошбу басма олуг максатларыбызга ирешүдә озак вакытка исәпләнгән
ярдәмлек вазифасын үтәячәк.