Логотип Казан Утлары
Хикәя

Галимҗан Гыйльманов хикәяләре

Замана баласы
Ул кыз автобуска килеп керүгә, бөтен халык калкынып куйды. Урыннарыннан
торып, үрелеп караучылар да табылды.
Болытлы көндә күк йөзендә пәйда булган кояш кебек иде ул. Ә кояш,
мәгълүм булганча, яктыртып, җылытып кына калмыйча, күзләрне дә
чагылдыра, миләрне, каннарны да кыздырып җибәрә.
Бу юлы да шулай булды.
Кояшлы көннән балкып килеп кергән кыз ягына, сокланулы карашлар
белән бергә, ямьсез, мәнсез сүзләр очты. Автобус салонын тутырып утырган
әби халкы, тел чарларга җай чыгуына куанып, замана баласына ябырылды:
– Кара инде моны, ә, тәмам чишенеп беткән бит! Адәм мәсхәрәсе!
– Ботын-ботка чалып торуын әйт син... Тьфу, анасы тапмагандыр, Иблис
төкергәндер моны!..
– Кара-кара! Изүен ничек ачкан... Оятсыз! Ирләрне бозып йөрүчеләр шулар
инде, ахирәткәем. Әнә, ныклап карап кал, синең Әүхәдиеңне дә шулар юлдан
яздыргандыр әле...
– Дөмеккере! Ничек карап тора бит, юньсез!..
– Әйтмә дә генә... Бозылулары җитте яшьләрнең... Йә, болардан нинди
игелек күрмәк кирәк?! Игелек кылу түгел, чәчләрен дә тарап үрә белмиләр
бит алар...
Кыз бу сүзләрне ишетмәмешкә сабышты. Әбиләр шау-шуы бераз басыла
төшкәч кенә, салон түренә борылып, йөз-битләрен җыерды да:
– Ыр-р-р! – дип, үртәп куйды.
Бигрәкләр дә кыска иде шул кызыйның итәкләре! Бигрәкләр дә ачык иде
шул аның күкрәк-шәрәфләре! Бигрәкләр дә чибәр, мәхәббәтле иде шул ул!
Ачык, якты йөзенең, җилбәгәй чәчләренең, кыйгач кашларының, аяз күк
төсендәге күзләренең, чиядәй тулышкан иреннәренең, бит очындагы «мәхәббәт
чокырлары»ның автобус салонындагы тиргешле, каргышлы дөнья белән
бернинди уртаклыгы да юк иде...
Әйе, күңел сискәнерлек, йөрәк җилкенерлек дәрәҗәдә яшь, ымсындыргыч
иде бу кызый. Күпләрдән аермалы буларак, мин аны яратып каршы алдым,
яратып озатып калдым... Чөнки мин бу кызны яхшы белә идем.
Ул ике ел инде ялгыз бер әбине карый. Төгәл генә әйтә алмыйм – әбисеме
ул аның, берәр туганымы, әллә аңа бөтенләй чит-ят кешеме? Көн саен, кайткан
уңайга, кибетләрдән ризык җыеп кереп, шул түшәк иясен бөртекләп карап,
астын-өстен алыштырып, тамагын туйдырып, юындырып-киендереп чыга.
Беләм, килбәтсез генә төенчеген күтәреп, бүген дә шул авыру әбекәй янына
чыгып китте ул. Күпме пычрак, әшәке сүз ягылып калды аның яшь, саф һәм
мәхәббәтле җанына! Күпме нахак рәнҗеш һәм әрнеш белән китте ул гомеренең
ахырын яшәп ятучы, үз янына кергән һәр игелекле җанны изге бер фәрештәгә
тиңләп көтүче Хода бәндәсе янына.
Бу кыска итәкле, күзләрне чагылдырырлык ачык түшле кызның изге юлда
йөрүе хакында тагын белүче булгандырмы, юкмы, төгәл генә әйтә алмыйм.
Булгандыр да, чөнки бу хәлне якын-тирәдә күпләр белә иде. Ләкин алар да,
мин дә кызны яклап бер сүз эндәшмәдек. Шуның белән үзебезгә гомерлек
борчу һәм авырлык алдык.
Без ничек тә түздек. Кеше күңеле түзем бит ул. Ә менә Кояш ничек түзде
икән бу гамьсезлеккә? Бу нахак рәнҗешкә ничек түзде икән? Әнә бит ул һаман
елмая, көлә, гүя дөньяда бер генә борчу да, бер генә рәнҗеш тә калмаган кебек...


Әдәбият һәм хастаханә
Мин ул якташымны вокзал ишеге төбендә очраттым.
– Слушай, парин, мин синең китабыңны укып чыктым. Ну язып та карыйсың
мәгәр... Албасты карчыкларың белән чистый хыялый иттең, понимаешь!..
Шәп-шәп... Күп нәрсәгә башкача карый башладым... Согласен, серләр күп
әле безнең дөньяда...
Авыл кешеләре юл чатында очрашмый кайда очрашсын инде?! Икенчесендә
дә шул ук вокзал буенда каршыма килеп басты:
– Слушай, парин, бик кызык иттем бит әле дөньясын... Беләсеңме нәрсә
эшләдем? Ни за что белмисең! Гомеремдә беренче мәртәбә хәйләләштем. Ату
һич вакыт юк, понимаешь!.. Әле менә бу китабыңны сатып алдым да, вакыт
табалмыйча, бер атна кулда әвәләп йөргәч, таныш врачыма әйттем: »Әйдә,
авырыйм әле берәр атна, менә шушы китапны укып бетергәнче генә...» –
дидем. Кая барсын, койка бүлеп бирде. Ашамый-эчми, йокламый-нитми,
тын да алмыйча бер атна буе укыдым. Ну, парин, язып та карыйсың түлке...
Ышанырга да, ышанмаска да белгән юк... Ә син беләсеңме нинди татлы бу
тойгы – ышаныргамы, ышанмаскамы?..
Өченче күргәндә мин аны бөтенләй танымадым. Тәмам бетәшкән, ябыгып,
кечерәеп калган...
– Нәрсә булды? – дип сорыйм.
Дәшми. Мышнап тик тора. Танымаган булып кылана хәтта.
Кабатлап сорыйм:
– Ни булды? Ник дәшмисең? – дим.
– Кит моннан!.. Тукта, парин, синме бу?
– Мин бу, мин. Танымыйсыңмы әллә?
– Таныйм да, танымыйм да.
– Ничек инде алай?
– Мин, парин, үземне дә танымыйм хәзер... Тәмам хыялыйланып беттем
бугай... Точно! Тиле мин хәзер...
Ах-ух килеп, якташым үзенең тарихын сөйләргә кереште.
– Шул синең сихерле китапларың аркасында инде. Хыялый әсәрләреңне
укып җиңеләя яздым бит мин, понимаешь... Әйтеп тә ышанмассың, бервакыт
йокым качты, аннары, дивана бәндә кебек, үземне белештермичә, өйдән
чыгып китә башладым. Урманнарда, кырларда кунып калган чаклар да
булды. Хатын шикләнә башлады. Нәрсә генә эшләмәдем. Эчүне ташлап
карадым. Булышмады. Эчеп тә карадым. Глухо! Бөтенләй ычкына яздым.
Аракы шаукымыннан да хәтәррәк булып чыкты бу сихер дигәннәре... Менә
әле больницага барышым... Ятып дәваланып карарга исәп... Ничек уйлыйсың
– булышыр микән?
Шактый киткәч, кабат әйләнеп килгән. Хәлсез, боек йөзендә шул арада
якты-нурлы чалымнар пәйда булган. Үзе кыенсынып кына сораган була:
– Тагын берәр язган әйберең юкмы, парин? Булса, больницага китереп кит
әле...


Көмеш аеллы бүрек вакыйгасы
Ул көнне мин каядыр ашыга идем. Әйбәт җиргәдер. Чөнки иң затлы
бүрегемне киеп чыккан идем. Яңа өелгән купшы кибән кебек күпереп торган
ул бүрегемне мин ел буе акча җыеп алдым. Бер хикмәте дә бар: бауларын бер-
берсенә эләктереп кую өчен аңа кечкенә көмеш аел тагылган иде...
Барам шулай көяз генә атлап. «Бүрегемне күрәләрме?» – дип як-ягыма
каранып барам. Юк, мин бара торган аллеяда ник бер җан әсәре күренсен!
Әле караңгы да төшеп җитмәгән югыйсә, кая качып беткәндер бу халык?!
Ә! Суык! Шуңадыр. Минем генә шәп бүрегем булгач та... Мин генә ул...
Бүрек якаларын төшереп, көмеш аелны чыкылдатып эләктереп куям да...
җилдерәм генә!
Туктале! Җилдерми генә тор... Артымнан куып җиткән ул бәндә кисәген
ничек кенә күрми калдым соң әле? Мин исемә-акылыма килгәнче, бу бәндә
башымдагы затлы бүрекне йолкып-тартып алды да кирегә йөгерде...
Алай тиз генә алмый торсын әле! Бу бүрек өчен тиккә генә ел буе акча
җыйдыммыни мин?! Шулай тиз генә колак кагар өчен көмеш аеллысын
сайладыммыни?! Ишь ты! Тоттырырмын мин сиңа!
Ачуым чыгып та бетте, бүрек бурының артыннан куып та киттем, атылып
килеп, җилкәсенә барып та ябыштым... Шулай бер-беребезгә ябышкан килеш
кар өстенә тәгәрәдек. Әүмәкләшеп тәгәрәп йөрибез кышкы бакча буйлап:
башлар ялангач, киемнәр тузган, чәчләр карга укмашып каткан...
Беренче булып мин айныдым. Айнуым булды, арабызда кысылып,
бәргәләнеп йөргән бүрекне эләктереп тә алдым. Кулга бүрек кергәч, теге
бәндәдән ычкынып, трамвай тукталышы калган якты урам ягына йөгерерлек
көч табу кыен булмады... Ничек барып җитеп, йөгереп барган көйгә, ачык
ишектән трамвай эченә ничек атылып керүем истә дә калмаган. Шул гына
хәтердә: берзаман трамвайдагы халык миңа әйләнеп-әйләнеп, үрелеп-үрелеп
карый башламасынмы... Кемдер, хәлемә кергәндәй, ихлас көлемсерәп куя,
кемдер, шикләнеп, читкә тайпыла...
Бу сәерлекнең сәбәбен кайткач кына ачыкладым: ул көнне мин ике бүрек
алып кайтканмын икән бит! Үземнеке арткы якта эленеп тора, көмеш аелы нык
булган, күрәсең, ә каракның минеке кебек үк затлы бүреге кәперәеп башымда
утыра! Күземә күренәме дип, кат-кат тотып карадым – нәкъ минеке кебек,
хәтта аелы да саф көмештән эшләнгән!


Хат кыйссасы
Бүген беркемнән дә хат көтми идем. Шулай да, компьютерым артына
утырып, электрон почтаны карап алырга булдым. Гадәткә кергән эш кенә иде
бу...
Һәм менә Ходайның рәхмәте – миңа кемнәндер хат килгән! Ачам, укыйм:
«Мин Сезнең иҗатыгызны күптән күзәтеп киләм. Үзегез белән дә еш очрашам.
Кемлегемне белергә тырышмагыз. Барыбер белә алмаячаксыз. Мин Сезнең
белән танышу өчен язмыйм. Киңәш сорап язам. Сез бит күңел язучысы, җан
белгече, кеше күңеленең иң нечкә җирләренә дә кагыла беләсез, геройларыгыз
исә үз бәхетләрен тоеп, һич югы аңа омтылып яши... Күп очракта алар үз
бәхетләрен табалар, үз теләкләренә ирешәләр дә...
Минем дә бик бәхетле буласым килә. Тормышның чын бәхетенә ирешәсем
килә. Ләкин сез, бу хатын бәхеттән бөтенләй мәхрүм калган икән, дип
уйламагыз. Һич алай түгел! Мин – беренче мәхәббәт шатлыгын да, бала бәхетен
дә тулысынча татыган кеше. Ләкин тормыш бәхете бөтенләй башка икән ул.
Яшәү яменнән, яшәү гаменнән тәм табып, һәр яңа көн өчен сөенеп яшәү
икән ул... Мин андый бәхетне дә беләм... Беләм кебек... Әмма шул бәхетемне
югалта баруымны тоям... Бүген минем аяк астында җир убыла, баш өстендә
кояш тоныклана...
Сәбәбен сорыйсың инде («син» дип яза башлавыма ачуланма, минем болай
сөйләшергә хокукым бар, гомер буе аралашып яшибез ләса!). Сәбәбе бик
баналь – ирем яратмый башлады...»
Бик серле хат булып чыкты бу. Тирән уйларга салды ул мине. Уйланмаслык
та түгел иде шул: Кеше язмышын хәл итә торган хәлләр хакында яза минем
«иске-яңа» (кем соң ул?) танышым. Әлләни аптырамас та идем, иң гаҗәбе –
минем өйдә дә шул ук хәл... Аптырап беттем: кайчандыр сөеп-яраткан күңелем
хатынымны ятсына башлады, соңгы вакытта хәләлем үзе дә миңа «ах» итеп
тормый... Яшьрәк чакта ай-һай тәмле телле, нечкә күңелле иде ул минем.
Бер матур сүз әйтеп җибәрсә, минем түбәм күккә тия иде, җаныма ныклык,
йөрәгемә ышаныч, тәнемә егәрлек иңә иде... Соңгы вакытта җанга май булып
ята торган матур сүзләрен әйтми башлады хатыным. Ул әйтмәгәч, мин дә аның
каршында бик егылып китмим...
Нәкъ шул турыда яздым хат авторына – минем алда үз язмышын ачып
салырга батырчылык иткән хатынкайга башкача җавап язарга мөмкин дә
түгел иде...
«Син тормышыңның сәбәбен иреңнән эзләмә. Иң элек үз күңелеңне җилгә
кагып кара. Исеңә төшер: ничек каршылыйсың син аны? Ничек озатасың?
Әйтмәсәң дә беләм: эштән кайтканда каш җыерып каршы аласың, эшкә
киткәндә эчке бүлмәдә дус хатының белән телефоннан гәп сатып каласың...
Шулаймы? Шулай-шулай, белеп торам. Нидер булган синең күңелеңә. Тормыш
ваклыклары басып киткән аны, гайрәтне чигәрерлек бертөслелек ялкыткан,
җитмәсә, дус хатыннарың да үзләренең ялгыз, әмма мәхәббәт тарихларына
бай тормышлары белән кызыктырып торалар... Менә әйт әле: кайчан соңгы
мәртәбә иреңә: «Матурым», – дип эндәштең? Кайчан аны юктан гына да мактап
алдың, үсендереп куйдың?»
Җавап озак килми торды. Рәнҗеттем ахры, калган өметен дә сүндердем, дип
уйладым. Аннары бу сәер тарихка бөтенләй кул селтәдем. Юкка да ышанып
китәсең, белмәгән-күрмәгән кеше сүзен күңелеңә якын аласың, дип, үз-үземне
битәрләп бетердем... Бераздан тәмам оныттым мин бу сәер хат хакында. Ник
дисәң, үз тормышымда бөтен булган борчуларны оныттырырлык хәлләр
башланып китте...
Беркөнне эштән кайтып керсәм, хатыным нурлы елмаеп ишекне ачты да,
яшьлегебездәге кебек, назлы куллары белән муеныма сарылды. Баштарак
каушап калсам да, бик тиз аңыма килеп, аны күтәреп үк алдым, җиңел, җыйнак
гәүдәсен кочагыма кыстым...
«Ай, син нинди көчле! – диде ул. – Баһадирым минем!» Аннары яшьлек
дәртен исенә төшерә башлаган тәнемә сарылды...
Кинәт кенә барысы да үз урынына кайтты. Без тагын матур гына торып
киттек. Элеккеге тиле мәхәббәт инде булмаса да, күңелләребездә кабат
уянган җылы, изге хисләрне «өф» итеп кенә тотып, саклап-кадерләп яши
башладык...
Мин теге сәер хат хакында оныткан идем инде. Бердәнбер көнне почтама тагын
бер хат килеп керде. Мин аны шундук танып алдым: «Теге танышымнан бит бу!»
«Рәхмәт Сиңа барысы өчен дә! – дип, күптәнге танышына мөрәҗәгать
иткән кебек язган ул бу хатын. – Син миңа матур киңәш бирдең. Мин нәкъ
шулай эшләдем. Чыннан да син хаклы булып чыктың. Беләсеңме, мин бит
кайчандыр күңелемдә бөреләнә башлап та, чәчәк атканчы сүрелгән бәхетемне
кабат яңарттым. Мин бүген шундый бәхетле! Ирем дә бәхетле – мин моны
сизеп, тоеп торам. Рәхмәт Сиңа! Инде соңгы үтенечемне дә кире какма, зинһар!
Синең белән күрешәсем килә. Күзләреңә карап, ихлас рәхмәтемне белдерәсем
килә! Бүген кич «Бәхетле» кафесына килә алмассыңмы? Син мине шундук
танып алачаксың, борчылма... Көтәм».
Мин риза булдым. Рәхмәт ишетәсе килүдән түгел. Киресенчә, бу серле
танышыма үземнең дә рәхмәт әйтәсем килде. Аның белән хат язышканнан соң
әйбәтләнеп китте минем тормышым! Үземнең дә шатлыгым күңелдән ташып-
түгелеп тора. Шул шатлыгым белән уртаклашыр өчен хатынымны да үзем
белән алырга булдым. Тик бу көнне аның каядыр барасы бар икән. Хәләлем,
йомшак, мәхәббәтле куллары белән муеныма сарылып, битем очыннан үбеп,
очып диярлек чыгып киткәч, бераз ямансулап тордым да өебездән ерак түгел
генә урнашкан «Бәхетле» кафесына юнәлдем. Юл уңаеннан чәчәк кибетенә
кереп, күпереп торган ак чәчәк бәйләме алдым. Хатыным нәкъ шундый
чәчәкләрне ярата бит. Ул яраткач, бу чәчәкләрне башкалар да яратадыр кебек
тоелды миңа. Татлы чәчәк исенә исереп, ничек барып җитүемне сизми дә
калдым. Бераз ис-акылымны җыеп, фикерләремне туплап торганнан соң,
ымсындырып чакырган кебек, үзе ачылып-ябылып торган хикмәтле ишеккә
кереп чумдым...
Хат иясен мин бик тиз танып алдым. Иң түрдә урнашкан өстәл артында,
кочагымда сыяр-сыймас булып күпереп торган чәчәкләр кебек үк күркәм
гөлбәйләм тотып, иксез-чиксез бәхете елмаюлы карашларында, тән
хәрәкәтләрендә, җан сулышында, бөтен язмышында чагылган хәләл хатыным
утыра иде...


Әбием хикәясе
Сугыш башлануга, авылыбызга читтән бер гаилә кайтып төште. Гаилә
башлыгы – сугышка ярамаган Чулак Сафый дигән бер Украина татары.
Хатыны исә холкы беләнме, безнеңчә аңламагангамы, аз сүзле, салмак кына
йөрүчән украинка иде. Үзләре белән берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала
иярткәннәр.
Ташландык бер өйгә урнашып яши башладылар болар. Сафый бик тә
уңган кеше булып чыкты – хәленнән килгән, көче җиткән барлык эшне
дә эшләде – фермада мал карады, көтү көтте, ашлык сукты. Өенә кайтса
да – йокларга гына. Яисә үзләре үстереп җибәргән яшелчә бакчасында
казынырга.
Килүләренә бер-ике ай үтмәгәндер, тирә-юньдә Сафыйлар хакында
белмәгән кеше юк иде инде. Бик саран кешеләр иде алар. Ике ел яшәп, ике ел
буе байлык җыйдылар. Эш көненә тигән ашлыкларын да сатып җибәргәннәр
дип сөйләде хәтта халык. Бар булган киемнәрен, өй җиһазларын да талчукка
илтеп бетерделәр. Бакчаларында күкрәп уңган кыяр-помидорларны да авыз
итмәделәр бугай алар. Һаман-һаман базарга чыгардылар...
Сафыйның сөяккә калган балаларын кызганып, авыл кешеләре, очраган
саен, аларга берәр кыерчык икмәк биргәлиләр иде. Колхоз, мәктәп җитәкчеләре
Сафыйны берничә тапкыр идарәгә дә чакыртып сөйләшкәннәр, ди...
Бердәнбер көнне Сафый авырып китте. Ферма юлында хәлсезләнеп егылып
яткан килеш тапканнар. Әмма ул икенче көнне үк тагын эшкә чыкты.
Инде бөтенләй эшкә ярамый башлагач, Сафый чүпрәк-чапрак, тимер-томыр,
сөяк, көл җыю эшенә тотынды. Шулай ул ике ел буе акча туплады.
Баштарак сугыш дөрләгән яклардан кайткан бу гаиләне авыл халкы ачык
йөз белән каршы алса да, соңыннан алардан бизде. Кешеләрне Сафыйның
комсызлыгы, саранлыгы читләштереп бетерде. Сафый берара юкка чыгып
торгач, «әллә бу хатынын, балаларын ташлап, акчасы-ние белән читкә
качтымы» диючеләр дә булды. Кабат авылда пәйда булган Сафыйны кешеләр
таный да алмадылар: беренче тапкыр ул елмаеп йөри башлады.
Сугыш бетәргә аз гына калгач, Сафый дөнья куйды. «Ач яшәде, үзен-үзе
һәлак итте», – дип сөйләнде халык. Бер-ике авыл картыннан башка аның
каберенә баручы да булмаган, диләр. Сафыйның хатыны да күп тормады –
балаларын ияртеп үз туган якларына кайтып китте.
Инде сугыш тәмамлангач, авылга каяндыр пөхтә киенгән хәрби кеше
килеп төште. Танкист. Күкрәге орден-медаль белән тулы бу кеше Сафыйны
эзли иде. Халык сагаеп калды. Шулай да, кунакны зиратка алып барырга
булдылар.
Кич зур җыелыш җыелды. Хәрби кеше сөйләячәген ишетеп, бөтен
авыл халкы клубка кереп тулды. Кемне генә комсыз Сафыйның язмышы
кызыксындырмагандыр ул чакта. Бар халыкны гаҗәпләндереп, теге кеше
сүзен Сафыйга рәхмәт әйтүдән башлады. Баксаң, комсызлыгы белән дан
алган Сафый, акча туплап, берүзе бер танк сатып алган да фронтка җибәргән
икән. Дөресрәге, әлеге капитанның үз кулына тапшырган. Ике ел буе бу танк
дошманнарны кырган, Берлинга кадәр барып җиткән…
Хәрби кеше сөйләде дә сөйләде. Ә зал үкседе дә үкседе. Шулай төнге
уникегә кадәр…
Ул көнне авылда төне буе ут янып чыкты. Җеназада яткан Сафыйның
ябык чыраенда беленер-беленмәс булып калган елмаю искә төшеп, һәркемнең
күңелен сыкрата, елата иде.


Шәехзадә Бабич хатирәсе
Язгы ташулар вакыты җитсә, Күәш елгасы ниндидер бер кыргый
җанварга охшап кала. Бу җанвар тәннәргә суык йөгерерлек итеп үкереп ала
да тирән ухылдап куя… Бераз тынып торганнан соң, тагын үкерә, тагын
ухылдый…
Астурамның бөтен халкы Бабичлар йорты янына, Хәсәнәйләр очына
җыелган. Моннан Күәш әйбәтрәк күренә. Кечерәк өй зурлыгындагы аклы-
зәңгәрле бозларның бер-берсенә бәрелеп, таралып төшүен, шундый ук мәһабәт
бозларның бер минутка гына тынычлап торган су тигезлеген ватып-җимереп
калкып чыгуын, күккә ашарга теләп тә, егәрләре бетеп, шапылдап суга килеп
төшүен карап тору кызык та, шомлы да иде.
Күәштәге манзарага мөкиббән киткән халык Бабичлар ягыннан йөгереп
чыккан кечкенә малайны шәйләми дә калды. Бакча капкасыннан тәгәрәп
диярлек килеп чыккан бу «ак төенчек» койма белән елга арасындагы ун-унбиш
адымны очып кына узды да ярга якынлашкан бер боз кисәгенә сикереп тә
менде.
Шуны гына көтеп торган кебек, Күәш елгасының төбенә сузылып яткан
«җанвар» ә дигәнче бу бозны үз куенына элеп алды һәм бөтерә-бөтерә эчкә
алып кереп китте. Ап-ак күлмәк-ыштаннан, озын кунычлы ак оекбаштан торган
ак төенчек бозлар янәшәсендә бөтенләй күренмәс булды.
Бер тында «аһ!» дип куйган халык исенә килгәндә, олы, мәһабәт гәүдәле
Мөхәммәтзакир хәзрәт капкадан атылып килеп чыккан иде инде… Шунда
кешеләр тагын бердәй булып:
– Мәхдүм!.. – диештеләр һәм тагын зәһәр үкереп яткан афәт дәрьясына
текәлделәр… Барысы да ап-ачык иде: «җанвар» үз куенына беренче мәхәллә
имамының кече улын – урамның күрке булып үсеп килүче Шәехзадә мәхдүмне
йолып алган иде…
Бер төркем яшьләрне, багур-колгалар тоттырып, түбәнгә йөгерттеләр –
Шәехзадә менгән боз ярга таба килмәсме? Кая чаклы барыр ул? Каргавыл
борылмасын борылгач, Агыйделгә дә ерак калмый бит. Агыйделгә кадәр
китсә?.. Йа Хода! Коткара күр бу гөнаһсыз җанны!
Кемдер агачның башына ук менеп киткән. Аның ара-тирә:
– Әнә ул, әнә!.. Әнә-нә-нә-нә!.. Әнә тагын! – дигәне генә ишетелеп кала.
Бу сүзләр астагыларның күңеленә җылылык, өмет биреп торалар, мәхдүмнең
исән-имин булуын белдерәләр.
Кинәт бер сәер хәл булып алды. Әллә нинди зәхмәтле тавышлар белән
үкереп яткан «җанвар» кинәт туктап-тынып калды. Әллә чираттагы ухылдау
алдындагы тынлык шулай озак булып тоелды, әллә картларның догалары күк
катына барып иреште – кеше зиһене моны аңларлык түгел иде.
Агач башында утырган шәкерт малайның тавышы да ишетелмәс булды.
Елга өстендәге гаҗәеп күренештән ул да тораташ булып каткан иде, ахры.
Ә Күәштәге хәлләр, чыннан да, бик серле иде. Шәехзадә утырган боз, башка
бозларны читкә этә-этә, кинәт ярга таба килә башлады. Кайбер бозлар, хәтта,
«ак төенчек»ле боз якынлашу белән, үзләре үк читкә йөзеп китәләр кебек иде.
Шәехзадә утырган боз күзгә күренеп ярга якынлашты. Менә дилбегә буе ара
калды, аннары колга җитәрлек булды, бераздан шыгырдый-шыгырдый ярның
үзле балчыгына ышкылып йөзә башлады. Шунда боз өстендә калтыранып
туңып утырган Шәехзадә дә хәрәкәткә килде һәм мәче җитезлеге белән ярга
сикерде, аннары мышнап килеп җиткән Гыйльман абыйсының куенына менеп
тә утырды…
Хәсәнәй яры буенда калган халык аларга каршы кузгалды. Алда йөгерә-
атлый Мөхәммәтзакир хәзрәт бара иде.
Мәхдүм әтисен шунда ук күреп алды. Җиргә төшерүне сорап тыпырчына
башлады. Гыйльман түзмәде, малайны инде шактый корып өлгергән җиргә
бастырды. Малай әтисенә таба йөгерде. Әмма килеп җитәргә берничә адым
калгач, шып туктады, сынап-текәлеп хәзрәткә карап тора башлады. Бигрәк тә
аның чәчләренә аптырады малай. Хәзрәтнең ике як чигә чәче, акшарга буялган
кебек, ап-ак иде…
Мөхәммәтзакир хәзрәт тә туктады. Аның йөзенә дә гаҗәпләнү галәмәте
чыкты. Чөнки ул, малаеның күзләренә карау белән, калтыранып китте:
ниндидер илаһи бер тылсым белән, элекке чем-коңгырт күзләр күк төсенә
кергән иде. Ул моны шунда ук изге фалга юрады һәм, малаен кулларына алып,
күккә күтәрде…


Лифтта
12 сәгать 18 минут
Урамга чыгып, җилләнеп кенә керәм дигән идем. Язылып беткән романыма
нокта куя алмыйча интегеп утырдым-утырдым да, каләмемне өстәлгә атып,
урамга чыгып киттем. Ләкин чыгып җитә алмадым. Лифтта ябылып калдым.
Өченче катта гына торам югыйсә... Юк бит, утырып төшәргә кирәк!
Минем белән бергә тагын дүрт кеше ябылып калды. Бишенче каттан
Майсәрә исемле хатын. Җиденче катта яшәүче Исмәгыйль абзый. Сигезенче
каттан Нәкыя апа һәм унынчы каттан Адилә исемле кыз.
Башта рәхәтләнеп көлештек. Аннары, кычкырып, кешеләр чакырырга
тотындык. Бераздан ишекне дөбердәтә башладык. Алай да беркем килмәгәч,
тибенергә керештек. Белеп торабыз: тиз генә чыгып булмаячак моннан. Ял
көне бит. Йорттагыларның күбесе дачаларына таралганнар, лифтёр хатын
төшке ашына кайтып киткән...
Иң элек Майсәрә телгә килде – алтынчы сыйныфта укучы малаен сүгә
башлады:
– Дөмектерәм! Үтерәм шул малайны! Ул булмаса, шушы хәлгә калыр
идеммени мин?! «Икеле» алып кайткан бит, юньсез! Укытучысы: «Чиреккә
«өчле» чыгарам», – дип шылтыратмаса, аягымны да атламас идем. Моннан
исән чыга алсам, үтерәм, дөмектерәм шул чукынчык малайны!
Майсәрәне Нәкыя апа җөпләп алды:
– Ә минеке кичә лаякыл исереп кайткан. Төне буе уфылдап, ухылдап
Х И К Ә Я Л Ә Р
146
чыкты... Бүген баш төзәтергә аракы сорый. Шул мөртәтнең ах-ух килеп ятуын
ишетмәс өчен генә чыгып киткән идем... Котылыйм гына әле шушы төрмәдән!..
Кайтыйм гына!.. Күрсәтермен менә йөз граммны!
Исмәгыйль абзый да ачуын чак-чак тыеп торган икән:
– Хатыны хатын кебек түгел! Йә әйтегез, кемнең ире кибеткә сөткә йөри?
Юк андый ир! Эшен дә эшлисең, әйберен дә табасың, өстәвенә кибеткә дә
чабасың... Моннан соң аягымны да атламыйм! Үзе йөрсен! Җитте!.. Белеп
торам: өйдә сөенеп утырадыр әле, күз алдымнан олакты, дип... Ну чыгыйм
гына әле!..
Иң ахырдан Адилә сүз алды. Аның еламсырак тавышы болай да нечкәргән
күңелләрне тәмам җебетеп җибәрде.
– Әнием... Әнием мине куып чыгарды. Өч сәгатьтән дә иртәрәк кермә, диде.
Янына Дамир абый килде, шуңа шулай ди ул... Не-на-ви-жу!
Тагын ярдәмгә чакыра башладык. Кемдер лифт стенасын төяргә,
дөбердәтергә кереште, кемдер сикеренә, тибенә башлады, кемдер йөзен яшереп
кенә күзләрен сөрткәләде...
13 сәгать 42 минут
Берникадәр тын калып, моңсуланып утырганнан соң, Майсәрә борчулы
тавыш белән сөйләнеп китте:
– Нишләп кенә йөри икән балакаем? Тамагы ачып беткәндер инде
мескенкәемнең... Соңгы вакытларда ябыгып та китте. Ябыгыр да шул. Әнисе
көннәр буе эштә йөри. Ял көнендә... менә... лифтта бикләнеп утыра... Башсыз
түгел бит ул. Хәзер эләктереп алырга тора. Бераз күз-колак булу гына җитми.
И Ходаем, кичерә күр мине, әйбәт ана да була алмадым шул балама... Зинһар
саклап йөрт җанкисәгемне, тәүфыйклы, иманлы ит. Нишләрмен мин ансыз?
Ә ул минсез нишләр?.. Их! Исән-имин чыксам, бер тиргәмәс идем үзен,
иркәләп-назлап кына йөртер идем. Бала җаны назга ныграк килә бит ул...
Моннан соң дәресен дә карап торыр идем, мәктәбенә барып, укытучысыннан
да сорашып-белешеп йөрер идем... Йа Рабби, чыгар безне моннан, газиз балам
хакына булса да чыгар!
Нәкыя апаның тавышы да бу юлы йомшак-ягымлы гына:
– Минеке дә ул чаклы юньсез түгел түгелен... Куллары алтын, йөрәге ялкын
дигәндәй. Эчүен дә бик сирәк эчә. Бик кирәк булганда гына каба. Кичә дә
дачабызга бура сөйләшеп кайткан... Ярата ул мине. Минем өчен бөтенесен
эшләргә дә әзер. Бу юлы да эчүен эчкән, ә өч бөртек чәчәк кыстырырга
онытмаган... Югыйсә чәчәк бирешергә бала-чага түгел бит инде без... Их,
моннан чыга алсам, билләһи дип әйтәм, өф итеп кенә тотар идем дә үзен...
Чыгып кына... булмас... шул...
Исмәгыйль абзыйны да танырлык түгел. Аның шундый мөлаем һәм самими
чагын мин беренче күрәм әле.
– Моннан соң ипи-сөтне иртән иртүк алып кереп куям. Болай вакытлы-
вакытсыз йөрү килешми. Хатын-кызның өйдәге эше дә җитәрлек бит аның...
Барысына да ничек өлгерсен ул?! Бу юлы исән-сау калсам, ничек яшәргә икәнен
белер идем инде... Чөкердәшеп кенә гомер сөрер идек апаң белән...
Адилә исемле кыз, киресенчә, олыларча, акыллы һәм мәгънәле сүзләр
сөйләнде:
– Мин дә әниемне аңламыйм. Гомере буе үзе генә яши бит ул. Минем белән
булса да, һаман ялгыз... Беркеме юк бит аның, ә минем әтием юк... Дамир абый
Г А Л И М Җ А Н Г Ы Й Л Ь М А Н О В
147
да беренче генә килә әле. Әниемә ул бик ошый. Дамир абый да аны ошата.
Мин моны беләм, сизәм... Мин аларга бәхет кенә телим. Алар бәхетле булса,
мин дә бәхетле булам бит... Моннан соң әниемне бер дә, бер дә ачуландырмас
идем!.. Тизрәк ачсыннар гына...
14 сәгать 58 минут
Ниһаять, лифт ишеген ачтылар. Безне кысан, тынчу, караңгы төрмәдән азат
иттеләр. Хәбәр итеп өлгергәннәр: ишек төбендә һәркемне үзенең кадерле,
газиз кешесе каршы алды.
Майсәрә шундук малаена барып ябышты. Ябышып кына калмады, аны
тозлап-борычлап тирги башлады:
– Нишлисең син, малай актыгы?! Нишләтәсең син анаңны? Үлсен, дөмексен,
дисеңме? Бирермен мин сиңа «икеле»не! Нәрсә җитми сиңа? У-у, кибәкбаш,
өйгә генә керик әле, күрсәтермен мин сиңа ничек укырга кирәклеген!
Нәкыя апа да, лифттан атлап чыгу белән, бер читтәрәк басынкы, юаш
кыяфәттә басып торучы иренә карап кычкырды:
– Ну алкаш, сөендеңме инде? Бөтен ачуыңны чыгардыңмы? Сөен! Икенче
мәртәбә, хәлеңә керәм дип, урамга торып йөгермәячәкмен! Хет үл шунда!
Бүтән тереләй кабергә керәсем юк! Колагыңа киртләп куй, исерек бүкән!
Исмәгыйль абзый өтәләнеп көтеп торган хатынын бөтенләй күрмәгәнгә
салышты. Әмма шунда да теш арасыннан гына хәләл җефетенә берничә ачы
сүз әйтеп өлгерде:
– Мәңге сөт капмаслык иттең син мине! Сөтең-ниең белән чукынып
китмисең шунда, ыһ та итмим...
Адилә дә елап-шешенеп беткән әнисенә үчле һәм рәнҗешле иде:
– Или – ул, или – мин!.. Бүтән килеп йөрмәсен, әйт үзенә! Миңа кирәкми
ул. Мин ансыз да яши алам... Без... яши алабыз...
Ә миңа нәрсә? Олы, шыксыз авызын ыржайтып карап торган лифт
төбендә ялгызым басып калдым. Гыйбрәт, әлбәттә. Аның каравы, романны
төгәлләргә җай табылды. Шунда ук, өемә кереп, тәмамланмаган әсәремнең
соңгы җөмләсен язып куйдым: «Иман үзгәрә, холык үзгәрми, диләр. Дөрес
икән».


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.