ЧЫН ДУСЛАРЫМ – СҮЗЛӘР
Бәйрәмнәр – олуг көннәр
Хак Тәгалә кодрәт-ирке
Галәмнәргә таралган.
Вә Кешелек, вә шайтанлык
Әл-мисакътан* яралган...
Дөнья мәзәге-кызыгы –
Җирдәге ыгы-зыгы.
Биредә туды гамәлләр –
Яхшысы вә бозыгы...
Исте җилләр, акты сулар,
Яңардылар буыннар.
Кешегә Шайтан йоктырды
Яман гадәт-ырымнар...
Мәҗүсилек канат какты:
Үрчеделәр бәйрәмнәр –
Потлар тирә, чыршы тирә
Җырлар, әйлән-бәйләннәр.
Язмышларны күрәзәләп,
Йолдызларга багулар,
«Кыш-бабай»дан бәхет сорап,
Барабаннар кагулар...
Раббысыннан аерылды
Шайтан хисле кешеләр.
Шашынуга иярмәде
Чын мәхлуклар – күселәр...
* Әл-мисакъ – дөнья яралган мизгел.
Әйләнә Җир...
Күчәре – шым...
Кем аны майлап тора?
365 әйләнеш
ясала җайлап кына...
Җилдертә Кояш тирәли
тереклекне Сәйях-Ат**.
Мыжгый Җирдә ыгы-зыгы,
ахмакларча сәясәт...
Адәм өчен олуг көннәр –
Рамазандыр, Корбандыр.
Меңләгән гайре бәйрәмнәр
Шайтаннардан калгандыр...
Зыялы зат шөкерана
Бага фани дөньяга,
Исәнлектә, иман эстәп,
Сәҗдә кыла Аллага…
Төп сөаль
Карт шагыйрьдән нинди эштер:
Торып китә мыштыр-мыштыр,
Актарына кыштыр-кыштыр...
Минме исән? Минме үлгән?
Кылган эштән шайтан көлгән:
Шигырьләр көлдәй чәчелгән...
Мәңгелек дигән бу Кояш
Дүрт милиард елдан сүнәр.
Җирдәге барча мәхлуклар
Кая китәр, кайда түнәр?
Җан иясе, ач күзеңне!
Гафу, гафу, тыныч йокла!
Сөальгә җавап – кыяда.
Менеп җитмәс безнең уклар...
***
**Сәйях-Ат – Җир шары.
Тайпыла критерийләр,
Үтәлми гарантияләр,
Таркала империяләр,
Атыла галактикалар...
Кирәкме, түгелме,
Кичәме, бүгенме –
Тарихны умыра ампутация.
Азмыдыр-күпмедер,
Шаулашып, кул чабып
Үзгәрә репутация.
Коймада ап-ак кар –
Бик нәфис бер челтәр.
Томанда – язмышлар...
Хакыйкать тегелә –
Ак җептән...
Адәм аңы эреп ага,
Таркала материя.
Туа шау-мистерия.
Зур мәгънә – үкерүдә...
Җырлана тозсыз җырлар.
Салына җансыз йортлар.
Киләчәк үткәнгә күчә,
Бүгенге – киләчәккә...
Мизгелләрдән мәңгелеккә,
Мыскалдан чиксезлеккә,
Озын сәяхәттән туктап,
Инде куйыйк күп нокта...
Байлык – китап
Байлык –
Бәндәне аздыра,
Акылыннан яздыра,
Рухын имгәтә, җимерә –
Кешелектән аера.
Ул аннан ансат кына
«Зур маймыл» ясап куя…
Коръән –
Җанга рухи баскыч –
Күккә күтәрелгәндә,
Ул – адәмнең кешелеге –
Яшәгәндә, үлгәндә.
Нәфес корты – алдакчы бай
Китапны кулга алмый…
Илаһи әхлак шәкерте
Олигарх булалмый…
Гади уйлар
Төкерәм төче сүзләргә,
тантаналы антларга.
Эчкерсезлек – яуган карда
һәм аккан болытларда.
Чәнечке-чытырман-кыя –
юлым булды узылган.
Хак олуг дәресләр алдым
тынлыктан һәм йолдыздан.
Сихерләнәм, әсирләнәм
ерактан килгән җырдан.
Тыныч төндә эреп китәм
Җир-Анам куенында:
«Минлек»кә ирек куймыйча,
агарга да агарга,
соң мизгелдә бу турыда
матур бер җыр язарга...
Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.