Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧОРЛАР УЗГАЧ – ДӨНЬЯ БЕЛӘЧӘК

***
...Укытучыбыз дәфтәрләр
Таратты: «Бүләк!» – диде.
Дәфтәрләр тышларындагы
сурәтләрдә – Ленин бабай,
Сталин бабай иде.
«Ленин, Сталин бабайлар
Бәхетле тормыш бирде!» –
Укытучыбыз сүзләре
мәктәптә ун ел буена
җанымда гына йөрде!
Югары уку йортында
Алдым югары белем:
«Ленин, Сталин бабайлар
Бәхетле тормыш бирде!» – дип,
Укучыларга сөйлим.
...Чор – башка, исемнәр – башка,
Юллар да башкачарак:
«И-и-иң бәхетле тормыш» эзләп,
Әллә кайларга киттек бит,
Әллә кайларга карап.

Очлытау*
*Очлытау – туган авылымдагы биек тау. (Автор.)
И Очлытау –
Минем үз тавым син
(Син һаман да җанга, һай, якын!):
Көндезләрен мендем – Кояш якын!
Төннәрендә мендем – Ай якын!
...Кала ташларына
Бәрелә-сугыла,
Шигырьләрем елый... тау сорап:
Көндезләрен – Кояш ерак монда,
Төннәрендә – монда Ай ерак...
«Уралым!» – дип, дала малайлары
Кунаклаган Уфа тавына...
Очлытавым!
Кала ташларына бәрелә-сугыла,
Шигырьләрем сине сагына!..


Туган көнеңдә
Самолётлар да очалмый,
Автобуслар да йөрми.
«Кышкы челлә...» – таксистлар да
Минем хәлләргә керми...
Уйлап та булмас берни...
...Йоклый алмый таң аттырдым,
Уйларда – «юллар буйлап»:
Туган көн – елга бер!..
Кышкы
Челләне ятам уйлап...
Арада – 100 километр
(Түгел «ун километр!»):
«Кышкы челлә...
Килалмас!» – дип,
Берүкләр уйламый тор...
«Килмәс!..» – дип,
Керфекләреңне
Берүкләр чылатмый тор...
...Таңда – монда, кич – яныңда:
Пүчтәк 100 километр!..


Сукояр
Дөрес сөйләү – һич мактану түгел
(Дөрес сүздән мине кем тыяр?..):
Мин – йолдыздан,
Йолдыз затыннан мин,
Йолдызлыгым минем – Сукояр!
Дөрес сүзләр сөйлим
(Юк, мактанмыйм:
Халык чуар – төрле уй туар...):
Шигырьләремдә дә тамчы су юк,
Мәгәр үзем... үзем – Сукояр.


Алмачуар
Г.Ибраһимовның шул исемдәге
әсәре тәэсирендә язылды.
– Атлар килә!..
Беркем белми әле –
Алмачуар алдан киләчәк:
Моны әле бер Галимҗан белә,
Бәйге узгач – мәйдан беләчәк!..
Беркем белми әле –
Алмачуар
Йөрәккәе ярылып үләчәк:
Моны әле бер Галимҗан белә,
Чорлар узгач – дөнья беләчәк!..

«Уен»
(Яшьлек елларымнан бер хатирә)
... «Уен» – дидем,
«Уен гына!» – дидем
(Берәү хәтта: «...ике, өч!» – дия...):
«Җиңәм!» – дидең, көлдең...
Мин (шаярып):
«Миңа, – дидем, – җитә «ничья»!
Тәҗрибәле,
Тәкәббер дә идең...
«Җиңелмәскә!» – дидем уемнан:
«Уен», – дидем,
«Уен гына!» – дидем.
Уймаклары чыкты «уен»нан.
«Җиңдем!» – дидең...
Эх,
Яшь идем ул чак
(Еллар узган – һаман эч көя!):
Сизмәгәнмен – аяк чалгансың ич,
Җиңмәгәнсең – булган «ничья»!


Һәр заманда...
...Хәерче булсаң –
учыңа
Хәер салучылар бар...
...Байый башласаң –
һәрвакыт
Аяк чалучылар бар...
...Баесаң –
бар байлыгыңны
Тартып алучылар бар...


***
...Мактадылар: исемнәрен
Данлап күккә чөйделәр:
Миңа җиткәч, тагын (та-гын!)
«һәм башкалар», диделәр.
«Һәм башкалар» булып, бәлки
Гомер буе йөрелер...
Хәер... мактау-данлауларга
Үлгәч тә өлгерелер...


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.