Логотип Казан Утлары
Хикәя

Айдар Хәлим хикәяләре

Чыршы бәйрәмендә
Көрәштәшем Рафаэль Әбдиев рухына
I
Безнең балачакта Яңа ел – чыршы бәйрәмнәре дигән нәрсә юк иде.
Татар-мөселман, ачыклап әйткәндә, аңа фарсы календареннан кергән яңа ел
– Нәүрүз бәйрәме март азакларына туры килгәнлектән, без яңа елны үзебезнең
гамәлдә булган григориан календаре буенча да, дини исәпләнгәнлектән, Нәүрүз
бәйрәме итеп тә үткәрмәгәнбез. Ел башлары шулай «башсыз» гына килгән
дә киткән, килгән дә киткән. Монда бәлки безнең халыкка хас мөслимин
тыйнаклык та, йомыклык та, ярлылык та сәбәпче булгандыр. Мин болай дип
милләтемне, нәселемне, авылым халкын йә булмаса үземне гаепләргә теләмим.
Хакыйкать буларак кына искә алып китәм.
Беренче тапкыр мин Яңа ел бәйрәмен бары тик 1965 елда, Казан
университеты студенты булып алгач, анысын да, шәриктәшләрем тырышлыгы
белән генә «билгеләргә мәҗбүр» булдым. Анысы да югыйсә, кеше кыланганны
кыланып калыйм, дип түгел, ә беренче гыйнварның минем туган көнемә туры
килүенә бәйле иде!
1949-1950 еллар арасындагы Яңа ел булырга тиеш ул. Сугыш әле
тәмамланган гына. Күкрәкләргә кунып өлгермәгән йолдызлар күктән
җиргә атылган заман. Хәрабәләрдә торымбашлар төтенли, йөрәкләрдә
яралар кансырый. Хәрәкәттәге армиядән исән калган аяксызлар, кулсызлар,
госпитальләрдән яралылар, концлагерьлардан әсирләр һәм үз илебездәге
санаусыз зоналардан тоткыннар кайта тора. Безнең әтиебез беркайчан да
кайтмаячак, бу хакта сугыш тәмамланыр алдыннан гына килгән «кара кәгазь»
шүрлегебездәге дүәкәмнәтләр савытында ята...
Бер караганда, усал холыклы, кырыс табигатьле, кулы кычыткан саен, еш
кына бер сәбәпсез, күбрәк яратудан миңа менгәләп төшкән, икенче караганда,
Айдар ХӘЛИМ (1942) – шагыйрь, прозаик, публицист; «Гомеремнең ун көне», «Өч аяклы
ат», «Татар моңы», «Хунвейбин» һ.б. китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты. Чаллыда яши.
117
ифрат та йомшак күңелле, туган җанлы, кыскасы, шушы ике сыйфатны бергә
тигез итеп берләштергән агам, авылыбыздан өч-дүрт чакрымда яткан Олы
Кәркәле җидееллык мәктәбенең бишенче сыйныфы укучысы, караңгы төшеп,
йокларга ятар алдыннан гына:
– Иртәгә Яңа ел – Чыршы бәйрәме! Бик теләсәң, барырсың. Иртүк, таң
тишегеннән! – дип ярып салмасынмы!
Тукта, нинди Чыршы бәйрәме? Яңа елы нәрсә дә, чыршысы нәрсә?! Безнең
якларда чыршы үсми дә әле ул, беләсегез килсә. Күргәнем булмаса да, чыршы
нишләптер ямь-яшел агач булып күз алдыма килеп басты.
Абзамнан бу кадәр миһербанлылыкны көтмәгән мин – эрепләр төштем.
Барам, бармый диме!.. Таң тишегеннән генә түгел, хет төн уртасыннан – хет
хәзер үк!
Мич алдында мәшәләнгән инәкәебез:
– Нигә аны иртәрәк әйтмәдең? – дип битәрләп алды агамны. – Синең шул
булыр инде: урманың – колаксыз, басуың – күзсез. Кешегә күренергә аягында
юньле чабатасы да юк. Туганыңа чабата тукып бирсәң, бер дә кулың корымас
иде!..
Минем бакчама төшкән таш минем файдага иде. Файдаланып калырга
кирәк!
– Инәй, өч сум бир! – дип йөгереп бардым мин мич каршына. – Галимулла
карттан чабата барып алам...
– Менә хәзер! Тутырып куйганнар ди...
– Булмаса, биш йомырка! Өчне!.. Миңа бабай өч йомыркага да бирәчәк!
– Бирәчәк! Тот. «Төрек Галимулласы» диләр әле аны. Ул нәселдән кышын
кар сорап ала алмассың, – дип көяләнде утыз ике яшендә дүрт малай белән
тол калган: унике яшьлек улы кырык алтынчы ел ачлыгында эчәгесе шартлап
үлгән, бер ел элек иң өлкәне Ташкент тарафларына бәхет эзләргә чыгып сызган,
инде хәзер бәләкәй абзам белән икебезне үстергән инәбез. – Сезнең шул булыр
инде. Бир дә бир! Кайчан «Мә!» дия башларсыз икән, Ходаем?
Ул, чәчүргеч очындагы чулпыларын зеңгелдәтеп, ишекне ачты, тыштан
өй эченә борхылдатып салкын пар болытлары кертеп, кәҗәнкәгә1 чыкты һәм
минем күзләремә ун булып күренгән биш йомырка алып керде.
– Мә. Башка юк. Бирмәсә, утыныңны ярырга киләм, дип ялын, бәкедән
суыңны кертәм, дип буынына төш!..
Йомыркаларны бүрегемә салып, төшеп ватыла күрмәсеннәр өчен
колакчыннарын уратып тотып, яланбаш, җәядән атылган уктай тышка
атылдым. Өч атлап, ике сикереп, Галимулла бабайның Өязе ярындагы уенчык
кебек курасының ишеген шакыдым. Ул авылда иң оста чабатачы. Ул үргән
чабаталар чыдам, теземнәре вак, матур, ничектер адымга ырамлы, йөзләре,
яшь киленнәр кебек әллә кайлардан елмаеп торалар. Ихата ягындагы бердәнбер
тәрәзәчектән өйдә ут әсәрәсе шәйләнми иде. Мин ишекне шакыдым. Салкын
һавада ул дөбердәп яңгырады. Күп тә үтми Миңсылу әби, сукрана-сукрана
аркылы агачын бушатып, миңа ишек ачты. Чыршыны күрү хакына карт
кешеләрне борчу бу мизгелдә миңа, әле быелгы көздә генә беренчегә кергән
сабыйга, ике тиен дә тормаган, күрәсең. Чабата дигән хикмәти зариф каршында
калганы – вак нәрсә иде. Өй эчендәге юкагач буы белән куерган һавада күптән
түгел генә мич кайнарында пешенеп, кәүсәсеннән суерылган курыс әчесе,
1 Кәҗәнкә – дүрт почмаклы өйнең болдыр ягыннан келәт бурычын үтәгән аран. «Казёнка»дан алынган.
118
яшь юкә, чалабаш исе тынымны буып куандырды: болай булгач, бабамның
тукылган чабатасы әзер булырга тиеш! Мич артыннан, сәкедән ыңгырашкандай
авазлар чыгарып, идәнгә төшкән Галимулла карт шәйләнде. Безнең яклар
өчен ят, торганы белән ата төрек кебек җете-кара картның карадан-кара
сакалы өй эчендәге караңгыдан тагын да караебрак шәйләнеп, миңа якыная,
өметем акланасына ышанычымны арттыра барды. Миңсылу әбинең мич
кашагасыннан шул арада черт итеп кабызып өлгергән өчле лампасы бабайның
ат яңаклары сыман ач битен яктыртып, мөселманча аяланып торган сакалы
тәмам сурәтләнгәч, никтер күңелем кителгәндәй булды: бабайга мөкатдәс
серемне сөйләп аңлатыр өчен миңа яктылык бөтенләй кирәкми, миңа бары
тик караңгылык кына кирәк иде!
– Галимулла бабай! – дидем мин, тыным кысылып. – Иртәгә... иртәгә...
таңның тишегеннән... Чыршы бәйрәменә!.. Чабата!..
Сүзем шуның белән тәмамланды. Йөрәк дарс-дорс тибә. Дулкынлануымнан
чак егылып китмәдем. Карт бер миңа, бер кулымда төргәктәй төрелгән бүрегемә
караш ташлады да, шомырттай кара күзләре, кара сакалы белән йөземә үк
капланып:
– Was ist das?2 – диде.
Мин бабабызның Беренче Бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшеп,
берничә ел Германияның Вустрау лагеренда булганлыгын һәм ватанына
кайткач, кайчакта, кәефе килгәндә, олысына-кечесенә мәзәк итеп нимесчә
эндәшкәнен белсәм дә, бу минем өчен шулкадәр дә җаваплы, чабата аркасында
гына чыршыны күрә алмый калуым куркынычы янаган мизгелдә нимесчә
маташтырып, җанымны кыюы көтелмәгән хәл иде.
– Галимулла бабай... – дип үрсәләндем мин, янган утларга төшеп. – Акчабыз
булган чак булмады бит әле... Әтәйнең пинсәсе килгәч бирер идек... Менә
инәкәем биш йомырка... Җитмәсә, мин сиңа көн саен абзарыңда тиресеңне
тазартам! Утыныңны кисәм! Бәкедән суыңны кертәм!..
– Ich liebe dich! Jawohl!3
Мин ят телне аңламаудан телсез идем. Ичмасам, гарьлегемне күтәрешергә
түмәр умарта кебек юан гәүдәсе белән Миңсылу әби дә каядыр юкка чыкты
бу шырпы кабыдай кечкенә өйдә. Үземне кая куярга һәм нишләргә белмичә,
үкенечтән һәм өстемә ишелеп төшкән кара кайгыдан тиле кебек шаркылдап
җибәргәнемне сизми дә калдым. Әмма Галимулла картның һич кенә дә көләргә
исәбе юк иде. Өйдәге караңгылык спут каршындагы лампа яктысыннан күпкә
көчлерәк булган аралыкта янган күзләре белән миңа чекерәеп текәлгән дә, авыз
читләре белән генә елмаеп, бу нишләр икән дигәндәй, агымсулар астындагы
кара чуерташ кебек карап тора.
– Галимулла бабай... – дидем мин, тәмам югалып калып. – Миңа ярарлык...
яңа чабаталарың бармы соң?! – Аннан ачуын китереп, дөресен әйттерү өчен
өстәп тә куйдым. – Миңа гади түгел, миңа шыгырдап торган чабата кирәк!..
– Das ist interessant, kameraden!4
Ул «Син кем белән эш иткәнеңне белеп сөйләш!» дигәндәй гасаби хәрәкәт
белән почмакка таба атлады, идәндә аунап яткан тасма-тасма юкәбашлар,
чөшле, калыплар аша җирнең икенче ярымшарына үрелгәндәй үрелеп,
шүрлектән күрер күзгә нәкъ минем өчен үрелгән, балавыздай сары, уенчык
2 Сиңа нәрсә кирәк?
3 Мин сине яратам! Нәкъ шулай!
4 Бу бик кызыклы, иптәш!
А Й Д А Р Х Ә Л И М
119
кебек җыйнак чабата киеме алды, күз алларымда уйнатты. Алардан җәйге
юкә урманнарының баллы чәчкә исләре аңкыгандай, нурлар чәчрәп, өй эче
яктырып киткәндәй булды. Аннан бабай аларны минем колак төбемә китереп
бил уртасыннан сындырды, сәнгать әсәре кебек килешле чабаталар өзелгән
аһәң чыгарып ыңгырашты, шыгырдашты, сайрашты, мин шатлыгымнан
тәһарәтсез калыр хәлгә җитеп, урынымда сикереп куйдым һәм йөрәгем ярылып
китмәсен дип күзләремне йомдым...
– Йә, бала белән бала булма инде, карт тиле! – диде Миңсылу карчык сәке
тарафыннан. – Бирсәң, бир дә җибәр!..
– Ир-ат арасына кысылма, әбисе! – дип кычкырды ул аваз килгән тарафка.
– Үзебез беләбез, әйеме, улым?
– Әйе, Галимулла бабай! Jawohl!.. – дип эләктереп алдым мин, аның
кулларында очар кош кебек талпынган чабаталарга карап. Аннан, гүя
кызыктырырга тырышып, бүркем эчендәге йомыркаларга ымладым. –
Абзарыңны тазартам! Ишегалдыңны себерәм! Карларыңны көрим, билләһи
дип әйтәм!..
Карт чак сизелерлек кенә кеткелдәп, миңа таба борылды, кулларымнан
бүрегемне алды, чабаталарны йомыркалар янына салып, бауларын тыгыз итеп
бәйләде дә миңа бирде:
– Zum gluсklichen Neujaһr!5 Нимесләр шулай ди. Бар син, кайт.
Йомыркаларыңны инәкәеңә тапшыр. Галимулла карт белән Миңсылу
карчыкка йомырка ярамый, эчләре китә, диген. Ул аларны сиңа Яңа ел таңында
пешереп ашатсын. – Бабайның авызыннан чыккан татлы сүзләрдән үземә-үзем
ышанмыйча күзләрем шар ачыла барды. – Икенче килгәндә син миңа кар
көрәргә дип килмә, нимесчә өйрәнергә кил, яме!.. Man muss deutsch bennen,
um keinen Krieg fuhren!6
Килми диме! Миңа бушка чабата бүләк иткән телне өйрәнми диме!..
Сүзләреннән кире кайта күрмәсен дип, тупса аша чыгып ычкынам дигәндә
генә, ул сырмам чабуыннан тотып алды. – Тукта. Бик җитди үтенечем бар. Олы
Кәркәленең бәйрәм чыршысыннан син миңа берәр ылыс өзеп алып кайтып
бирерсең, яме!.. Ылысның сере бар!..
II
Төне буе йоклый алмадым. Искергән чабаталарымны яңага алыштырыр
алдыннан кабатлана иде бу хәл минем белән. Мин яңа чабаталарымны бер
киеп, бер салып саташу, таушалып-тузып, мунчалага әйләнгән чыпталарны
яңарту минем өчен бәйрәм дә, газап та иде. Бу юлы инде бу гамәл бөтенләй дә
мәхшәргә әйләнде. Җитмәсә, боларга тагын бабайның чыршы ылысы дигән
борчу өстәлде. Нәрсә була ул ылыс? Мин аны таба алырмын микән? Ылыста
нинди сер бар икән?
Шунысын беләм: чыршы бәйрәмендә мин аеруча ыспай күренергә тиешмен.
Минем өчен җир йөзендә чабатадан да матуррак аяк киеме юк иде. Гүя ул
авылым урманнарындагы юкәләрдән суерылган гади курыс тезмәсе түгел, ә
бәлки чәчкәле сурәтләр белән чигелгән хан читекләре иде! Тагын да ныграк
кипсен, коргаксысын, күн итек кебек, тагын да кәттәрәк шыгырдасын өчен
спут башына куйган чабаталарны мин бая телгә алган төшләремдә кидем дә
салдым, кидем дә салдым. Алар миңа энҗеләре чәчелеп торган сафьян каталар
5 Бәхетле Яңа ел белән!
6 Киләчәктә сугышмас өчен, нимес телен белергә кирәк!
ХИКӘЯЛӘР
120
булып күз алдымда уйнаклыйлар иде. Тез очларыма җиткән ап-ак тулаекларым
өстеннән мин аларны ничек кенә кыландырып кими идем! Тора-бара, уянып, бу
таң кайчан атар, чабаталарны кияр мизгел кайчан килер икән дип йөзгә кадәр
саныйм да, йокыга китмәдем микән дип күземне ачам, саныйм да күземне
ачам. Без, абзам, инәй һәм мин бер уртак чүпрәк палас астында йоклыйбыз.
Мин, төпчек, уртага йомылганмын. Шулай иткәндә өшетми. Беребезнең тыны
белән икенчебезнең арка үзәге җылына. Бер якта ятып, тәннәребез ойый
башласа, барыбыз берьюлы икенче якка әйләнеп ятабыз. Болай иткәч, мичкә
ягулыкка утын да азрак тотыла. Ята торгач, йокымсырап киткәнмен. Мичтә
четер-четер килеп яна башлаган чытыр-чатыр тавышыннан күземне ачсам,
мич алдына кунаклаган инәйнең йөзе утның үзеннән дә көчлерәк уйнаклап
ялкынлана. Куркып киттем: чыршы бәйрәменә соңга калмаганмынмы?! Сул
кулым терсәген сак кына кузгаткандай итәм – урыны буш, инәй чынлап та
торган, уң кулым терсәге буш түгел – анда абзам мыш-мыш йоклый. Мин аңа
сиздермәскә тырышып, тәңкәле балык кебек, шыпырт кына палас астыннан
суырылып чыгам, песи җитезлеге белән спутка сикерәм, инде җылыда шикәр
кебек агарган, хуш исләр килеп торган чабаталарымны эләктереп, киенә
башлыйм. Бозлы тәрәзәләр әле кап-караңгы. Эресәләр, сулары агар өчен
куелган чүпрәкле шешәләргә чүлт-чүлт итеп тамчы тамгалый. Андый-мондый
тавыш юк. Димәк, тышта үр куяннарын үрле-кырлы сикертерлек салкын
икәнлеген аңлау миңа, балага да, читен түгел...
Вак шакмаклы тастымал бәзеннән тегелгән күлмәгемне, ике кат итеп
типчелгән нәзек кара бумази чалбарымны күз ачып йомганчы эләктереп алып,
ниһаять, иң көтелгән, иң ләззәтле гамәлемне үтәргә керештем. Аякларыма
эчке оекбашларымны, алар өстеннән тулаекларымны тезем очларына кадәр
менгезеп кидем, аннан аларны йөзлекләре вак тешле көнбагыш мәмие кебек
тезелеп киткән чабаталарым эченә тыктым, киндерәләрен аякны кысмас һәм
бушак та итмәс дәрәҗәдә уратып бәйләгәч, тулаекны шаталакларымнан бераз
гына югарыдарак катлап, киндерә очларын шуның астына яшереп каплагач,
инде хәзер ап-ак шәм кебек тәмам бөтәеп калган тулаекларымны түбәнгә таба
сыдырып, гармун күрекләре, күн итек сырлары кебек сыман дулкынлатып
сырладым һәм аякларыма басып тыпырдап карадым.
Барысы да кып итеп тора иде!..
Чабаталарым чынлап та җырлый иде!
– Очып китә күрмә! Күнитекле идек, чабаталы булдык! – диде мич алдында
кичәдән калган умачны җылытып азапланган инәй. – Җайлап атла, Кәркәле
үрләре ай-һай биек!.. Кәҗә майларың чыгасы алда әле!..
Шушы мизгелне генә көткән шикелле, әле һаман йоклап яткан абзам, уянып,
янәшәсендә мине дә мырлый дип уйлап, йокылы тавышы белән минем буш
урынымны уятырга кереште:
– Тор! Бәйрәмнән каласың килмәсә!..
– Мин әзер!.. – дидем мин, сәке түбәненнән чак кына ишетелерлек итеп.
Кайнар умачны гаптыр-гоптыр җәмхәлләгәннән соң, без абзый белән
тыннарны куырып барган салкын төн караңгылыгына чумдык һәм Шәрифҗан
күпере каршында, олы юл чатында, күрше авылга йөреп укучы балалар белән
җылыдан кубарылып чыгып, чыңрау торналар кебек, шыңгырдый-шыңгырдый
еракка барган тезмәсенә килеп кушылдык. Өсләренә безнең кебек бер кат
ыштан, юкадан-юка сырма, элпәдәй җиңел баш киеме кигән, суык энәдәй
чеметкән сугыш ятимнәре, берсе-берсе белән куыша-куыша, шаярыша, үрләргә
А Й Д А Р Х Ә Л И М
121
менгәндә-төшкәндә су өсләрендәге чөгермәкләр кебек буталыша, өшисе
урында да өшеми, шушы гамәли хәрәкәт белән җылына, күңелен күтәреп,
җан азыгы таба иде. Кар шыгырдый, аякларда хәтфә карлар өстеннән йөгергән
чабаталар да шыгырдый. Мин шундый сәер күренешкә игътибар итәм: күзгә
төртсәң күренмәс караңгы белән авылдашларымның гәүдә каралары ничектер
кушылмый, алар үзләренә билгеле бер серле сызык белән аерылалар, сөйкемле
сөякләре белән танылып торалар икән. Гүя бу сабыйлар юл буйларындагы
көртләргә кара маяк булып кадалганнар да, сугыш яланнарында ятып калган
аталарын, туган-тумачаларын каршыларга баралар. Шулар арасында мин дә
бар. Чөнки сугыштан кайтмый калып, каршылар кешеләрем минеке дә бар бит.
Бар гына диме, күпләр. Сиксән йортлык авылдагы Хәлим нәселеннән уналтау.
«Тырын Түбәсе»ндәге «Бүләк урманы»на да җитеп киләбез икән. Балалар
арасында мин үзем укыган Кәркәлетамак башлангыч мәктәбенең башка
укучыларын күрмәдем. Бу хәл минем яңа чабата куанычына «Алар бу бәйрәм
хакында белми калганнардыр» дигән ялгызлык тойгысы уята иде...
Менә безнең боҗрага боҗра бәйләнгән тере чылбырыбыз әле ут та алып
өлгермәгән Олы Кәркәле авылына килеп керде. Сулда атлар абзарының
каравылчысы өендә мезелдәп яктырган кечтеки тәрәзәсе шәйләнде. Менә
сүнәм, менә сүнәм дип калтыранып яна иде ат абзары эчендәге ялгыз
соры фонарь. Шушы ялгыз, тирә-яктан караңгылык белән камалган ут
әле безне тыштан гына өйкегөн суыкны ниндидер дәһшәт белән эчебезгә
куып керткәндәй итә иде. Абзар эченнән малкайларның авыр көрсенгән,
миһербан сорап пошкырган тавышлары ишетелде. Кая ди печән, саламының
оннарына кадәр ялап алынып, авызларын түшәмгә элгән колхоз атлары
күз алдыма килде. Минем күп тапкырлар күргәнем булды: салам кибәге
борыннарына кергәндә, алар төчкерәләр, күзләре, күл кебек, яшь белән тула
һәм туңа. Менә әле дә аларның күзләрендәге туң яшь шушы ялгыз фонарь
салкынында чатнагандыр, тояклары тишкәләнеп ярылгандыр, кабыргалары
саналып тырпайгандыр. Кайнар тыннарында коры суыктан яратылган бәс
аларның тырпаешкан сирәк мыекларын, колак читләрен, борын тишекләрен
көмешләгәндер, кашларын, башларын һәм ялларын он кебек ак кар
кырпагына тыгып агарткандыр. Атлар, ятим балалардан да ятимрәк атлар,
безнең кебек чабышып җылына алмыйлар иде шул. Минем аларның сөяк
булып та шакыраеп туңган тоякларына үземнең тулаекларымны кидерәсем,
шуны эшли алмавымнан җылыйсым килеп китә.
Җыларлык та шул. Менә бу күпер минем өчен бик моңсу истәлекле ядкяр.
Хәтеремдә, моннан өч ел элек, җәй айларында, мин, дүрт яшьлек ятим, сугышта
үлгән фронтовик-укытучы улы буларак, биредә оештырылган ач балалар
йортында тукланып азапланган, авылымны, инәм һәм туганнарымны сагынып,
берничә тапкыр бу «берәнник» вәгъдә итеп, ачы торма да бирмәгән йорттан
качып кайтырга ниятләп, берничә тапкыр менә шушы нәгъләт төшкән күпер
төбендә хәлдән таеп, егылып, кире кайтарылган идем...
Урамда авылның, безнең кебек кара маяктай серәеп, берәм-сәрәмләп
мәктәпкә барган укучылары очраштыргалады. Йокыларын куып, алар
күзләрен уыштыра һәм безнең карларны өзеп-өзлегеп атлауларыбызга карап
юл бирә. Безнең артыбыздан авылга кергән җылы булып тәрәзәләрдә мез-
мез килеп хәлсез утлар кабына. Әйдәп баручылар сулгарак тартты. Яктыра,
караңгылык сыегая башлаган икән. Алдыбыздагы янкапка буйлап сузылган
тәбәшәк рәшәткәдән безне чакыру каршылады. Әле тәмам юкка чыгып
өлгермәгән караңгылык эченнән «Мин дә мин!» дигәндәй чекерәеп кычкыра
иде бу чакыруның эре кызыл хәрефләре. Мондагы «мин»нәр арасында мин
үзем дә күпмедер күләмдә «мин» була башлаган идем бит әле, җәмәгать. Әйе,
беләсегез килсә, беренче сыйныфның беренче яртысын бер дүртлесез майтарып
ыргыткан идем мин. Боларнымы? Боларны абзагыз чәйнәп кенә ыргыта! «Ком-
му-нистлар пар-тиясе... җит-тәк-челе-ген-дә... – дип иҗекләдем мин. – Ал-га
коммунизм җиң-ңүен-нә!»
Капка аша кергәч, тапалган карлы сукмакта безнең чабаталар кинәт кенә
шыгырдаудан туктады. Каршыбыздагы озын, бик тә тәбәшәк бинаның кыегы
буйлап кычкырган икенче чакыруны да җиңел укыдым мин. «Яшәс-сен без-гә
бәх-хетле бал-лач-чак бир-гән юл-баш-чыб-быз Ыс-тал-лин!»
– Бу безнең мәктәп, – диде абзый, горурлангандай итеп, алда утлары
яктырган биек бина калкып чыккач. – Чыршы бәйрәме шушында була...
Ниндидер сирәк тойгы белән сизенеп, сизенеп кенә түгел, танып алдым:
безнең ач балалар йорты нәкъ менә шушы бинада урнашкан иде ич! Монда
минем күңел ташуларым ташкан, саташуларым башымнан ашкан, кайнар
яшьләрем тамган иде!
III
Без ишеккә сыеша алмаган ташкын булып берничә куыклы лампа яктырткан
залга килеп кердек. Залны да танып алдым мин. Без монда кашыкларыбыз
белән коштабакларыбызны доңгырдата-доңгырдата ашарга таләп итә идек.
Урталыкта кечкенә түгәрәк мәйдан калдырып, залны балалар тутырган иде.
Бирегә башка авыллардан да йөреп укыйлар икән. Мин йотлыгып яшел
чыршыны эзләдем. Биредә бернинди дә чыршы дигән яшел ылыслы галәмәт
күренмәде. Абзамнан сак кына:
– Кая соң ул чыршы? – дип сорадым. – Юк бит!..
– Әнә бит! – диде ул, алдыбыздагы, түшәмгә кадәр җиткән сап-сары каенга
ымлап. – Шуны да күрмәскә, күзең чыккан мәллә?!.
Әмма мин күзләремә шырпы куеп карасам да, алдымда каенны чыршы
итеп күрә алмаудан гаҗиз идем. Иске дәфтәр, китап, гәзит битләреннән
ясалган куян, төлке, аю һәм башка җәнлек-җанвар сурәтләре, ясалма «кәнфит-
берәнникләр» белән бизәлгән ак, дөресрәге, яфраклары саргаеп, ни сәбәпледер
коелып бетмәгән каен чаукасыннан башка бернәрсә дә юк иде биредә. Без
салкында алсуланып алмаланган битләребезне дә җылытып өлгермәдек,
нәзек кенә муенына кызыл чүпрәк – аны галстук диләр икән! – таккан бер апа
чыкты да, барыбызны даһи Ысталин бабабыз исеменнән Яңа ел бәйрәме белән
котлады, бәхетле балачагыбыз өчен киләчәктә даһи ышанычын яңа җиңүләр
белән аклавыбызны теләде, аннан балаларны, алар белән безнең барыбызны
да җитәкләтеп, тыгыз боҗрага тартып кертте һәм без, түгәрәктәге балалар,
безнең белән барлык зал хәрәкәткә килеп, каен чаукасы тирәли җырлап әйләнә
башладык:
Чыршы, чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе...
Куанычым чиксез иде. Чөнки мин, каен тирәли әйләнеп, аның чынлап та
каен түгел, чыршы булуына, алай була алмаган хәлдә, чыршының кайдадыр
бер читтәрәк яшеренеп торуына ышана башлаган идем инде. Тагын да шунысы
кызык: мин бу җырның сүзләрен гүя кайчандыр алдан бикләп куйган кебек,
яттан белә һәм башкалар кебек, тигез аһәң белән кушылып җырлый идем:
Син тагын да матурырак
Бизәлгәнсең бу юлы...
Апа безне биетте дә биетте. Безнең белән бергә ясалма кәгазь аюлар да,
куяннар да, хәтта уенчык кәнфит-манпачилар да биеде. Үзебез ярымач булсак
та, ашау, аларны авыз итеп карау уйларыннан бөтенләй арынган идек. Шулай
да биредә миннән дә шатлыклырак җан иясе булмагандыр. Мин инде каенның
каен икәнлеген тәмам исемнән чыгарып, каенның чыршы була алуына ышанып
беткән идем бугай. Кинәт алдыбызда рәт-рәт балалар хасыйл булды. Аларның
каршына уң яңагы сабан белән сөреп төшкәндәй тирән яралы, түмәр аягын
тез өстеннән аеллы кара каеш белән ныгыткан абзый чыгып, кулындагы нәзек
талчыбыгы белән селтәнүе булды, бу төркем кинәт дистәләгән аһәңнәрдән бер
тавышлы давылга әйләнеп кубарылды:
Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы...
Мондый тотып тыйгысыз күмәк тавышны хор, мондый талчыбыклы
абзыйны «дирижир» диләр икән. Ул гүя шушы нәзек кенә чыбыгы белән
алдындагы сабыйларны яратып кына суктыра, кыйнап җырлата, тегеләр исә
суктырган саен тавышларын үзгәртеп, бер калынайта, бер нечкәртәләр иде:
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы...
Кинәт түмәр аяклы абый кесәсеннән кечкенә елтыр нәрсә чыгарды, аны
авызына терәде һәм шушы көйнең азагын кабатлап уйнап куйды.
– Галиулла абый. Җыр укытучыбыз. Акампанир итә7, – диде абзам. – Әле
авыз гармунында салдырды. Дәрестә кем яхшы җырлый, шуларга уйнап
карарга да рөхсәт итә...
– Аягын германда калдырган, – дип пышылдашты артымда балалар. – Аның
каравы, гармун алып кайткан... Авыз гармуны диләр!..
Гармунның үксегән тавышыннан, аңардан да бигрәк уйнап карарга
теләвемнән һушым-зиһенем таралган иде. Менә, ичмасам, ничек кенә укыйлар
тек укыйлар, нинди генә укытучылардан белем алмыйлар! Мин Олы Кәркәле
мәктәбендә укыр өчен Тырын түбәләреннән кайчан менәрмен икән?! Балалар
җырлады да җырлады, йөзендәге буразнадай ярасы ничектер тигезләнеп юкка
чыккан Галиулла абый исә нимеснең трофей гармунында уйнады да уйнады.
Аның кыланышлары үлчәмле, илһамлы, йөзе нурлы, түмәр аягы да үзе кебек
тере иде бугай. Минем инде бу куанычтан ачуым килә башлады: балалар
нишләп һаман да ниндидер ак каен турында җырлый?! Ул бит инде безнең
өчен күптән бүләкләр, уенчыклар элгән Яңа ел чыршысына әйләнде! Әмма
бер үк вакытта йөрәгемне исемә төшкән борчу да чәнчеп алды: тукта, чыршы
дигәнем бит чынында каен, шулай булгач, аякларыма шушы гармун кебек
шыңгырдап торган чабаталарны бүләк иткән Галимулла бабама чыршы энәсен
каян табып алып кайтырмын?! Шулай дип сискәнеп өлгермәдем, түгәрәккә
7 Аккомпаниатор – җырны музыка коралында озата килүче.
күбәләктәй ак күлмәкле, су буедай озын толымлы, кара кыйгач кашлы кыз
бала чыгып басты. Аның исеме Мәрьям икән. Кахул кызы ди. Чыны – Мария.
Сугыш вакытында әбисе белән эвакутсига8 килгән дә, әбисе үлгәч, Кәркәледә
торып калган. Татарча чатнатып сөйләшә. Чишмәдәй челтерәгән тавышы белән
«Эскадрон» дигән халык җырын башкарды. Ду килеп кул чаптылар. Шунда
ук Зөмәрә Зәйнетдинова дигән кызкайны чакырдылар. Шушы кызлар белән
нибары өч елдан шушы ук мәктәпнең бишенче-җиденче сыйныфларында
бергә укырмын, артларындагы партадан толымнарын тарткалап утырырмын
дип кем уйлаган?! Зөмәрә мин ишетмәгән-белмәгән Сәгыйть Рәмиев дигән
шагыйрьнең «Уку» дигән шигырен шартлатып укып бирмәсенме!
Безне адәм иткән уку,
Адәмне алга илткән уку,
Илтеп күккә җиткән уку,
Уку, уку, уку!
Урысча да уку, уку,
Кытайча да уку, уку,
Кемчә генә дә уку, уку,
Уку, уку, уку!
Шигырьнең гади генә сүзләре мине әллә ниткән сихри дөньяларга алып
кереп киткән, мин инде «урысча да, кытайча да, кемчә генә булса да укып-
укып», әллә кемнәргә әйләнеп беткән идем. Дөнья үзгәрде дә куйды: минем
каты бәгырьле чынбарлыгым теләктәш, йомшак күңелле якты, бәхетле
тормышка, аягымдагы чабаталарым чынлап та күн итекләргә, өстемдәге ямаулы
бишмәтем затлы тунга, алдымдагы сап-сары каеным ямь-яшел чыршыга, каен
ботакларындагы кәгазь кисентеләр чын атлас уенчыкларга әйләнгән иде! Мин
авызымны ачып, дүрт тарафны күздән кичердем. Бу дүрт тараф, мине – чын
бәйрәмгә әле генә керә башлаган сабыйны, һушына китереп, кузгатышты
һәм ишеккә таба чайкалыштырды. Тукта, чыршы бәйрәме дигәннәре бетте дә
мәллә?! Шулчак абзам касыгыма төртте:
– Нәрсә каттың? Бәйрәм күп булмый. Чыга башла!..
Арттагы тыгыз агым барыбызны ишеккә таба этәрде. Мин нишләргә дә
белмичә, абзамның җиңенә сарылдым:
– Чыршыдан... чыршыдан... Уенчык!.. Бер генә энә өзеп бир!
– Ахмак та икәнсең син, энем! Сары каен чаукасында чыршы энәсен каян
аласың?!
Абзамның бу сүзләре мине әкият дөньясыннан чынбарлыкка кайтарды.
Минем өчен яшел чыршы булып беткән чауканың мин киредән сагыштан һәм
сугыштан көйгән сары каенга әверелүен һич теләми идем.
Без ишекнең тар бугазында буыла-буыла тышка тугарылдык. Монда һава
саф, тынны куырып барган салкын иде. Безнең авыл балалары, күрше авыл
балалары кебек, бер читкәрәк елышып, үзләре белән алып килгән түтәрәм
ипекәй, тәгәрәткән бәрәңге кебек ризыкларын кесәләреннән чыгарып тамак
ялгый башладылар. Абзам да үзе белән алып килгән түтәрәмен урталай
бүлеп, миңа сонды. Мин аны авыз итәргә дә өлгермәдем, бер соры шинельле,
шинеленең күкрәгенә ак салган мал күзе кебек акайган орден беркеткән дәү
бәндә, яныма килеп, кулын сузды:
– Миңа да бир!..
8 «Эвакуация» дигәннән. Сугыш вакытында вакытлыча күченеп килгән халык.
Минем аңа дип сузган ипиле кулымны читкә этәреп, абзам аңа үз сыныгын
бирде. Бернәрсәгә аптырамаган башка балалар да ипиләрен өзгәләп, аңа
суздылар. Теге бер читкәрәк китеп, комсыз рәвештә учындагы ипи кисәкләрен
умыра башлады.
– Вәлиулла абый, – диде абзам. – Математика укытучыбыз. Җирдәге
кешеләр арасын йолдызлардан чыгып исәпли. Теге гармунчы Галиулла абый
белән игезәкләр. Сугышта бер бомбадан берсе аяксыз, икенчесе һушсыз калган.
Контуженнай, диләр. Математиканы су кебек эчә!..
– Су кебек кенәме! Бөтенләй дә алмашынган!.. – дип өстәде бер бик
белдекле бала. – Шуңа өйләнми, ди!..
Кинәт ул мине үзенә тартып алды, кысып кочты һәм бар көченә үзеннән
этеп җибәрде дә кулларын йодрыклап күкне төя башлады:
– Кабахәт!.. Бәддога!.. Сам знам!..
Әле авызындагы чәйнәмен дә йотарга өлгермәгән Вәлиулла солдат, аңына
килгәндәй, кемне каһәрләде, кемгә бәддога укыды, монысы бер Аллаһка гына
билгеле иде...
Капкага таба барганда, артыма борылып карадым. Соры шинельле абый
итәкләреннән җилләр кузгатып, ырамлы адымнар белән аргы урамга җитеп
бара иде.
Башкасын мин хәтерләмим.
Байтак еллар үткәч, мин туксанга җитеп барган Галимулла бабайдан чыршы
энәсенең аңа теге чакта ни өчен кирәк булганлыгын сорадым. «Мин Чыршы
бәйрәмендә чыршының булмаячагын белеп кенә сине шаярткан идем. Әмма ул
миңа түгел, сиңа кирәк иде. Чыршыда кеше гомерен озайта торган мәтлекәп9
бар, – дигән иде ул. – Әсирлектә без аны мыскалы-мыскалы белән кайнатып
эчтек. Исән калдык. Аның нимесчә исеме «die Tanneunadel» була. Онытма.
Мин сиңа шуны аңлатасы идем. Ярар инде, соң булса да, уң булсын. Аллаһ
сиңа чыршы мәтлекәбеннән башка да озын гомер бирсен».


Койма
Уфадан Чишмәгә барганда, Ирек дигән бик матур авылны үтәсең. Бәби
итәкле күлмәк өстеннән алъяпкыч кигән татар килене кебек җыйнак ул. Юл
буйлап бер генә урам булып сузылган. Гайрәтле исеменә караганда, үткән
гасырның Октябрь түнтәрелешеннән соң, егерменче еллар азагы-утызынчы
еллар башында кузгалган «кооператив-күмәк хуҗалыклашу» чорында берәр зур
авылдан аерылып чыккан коммунарлар нигезләгән булырга тиеш аны. Авылга
кергәндә, сулдан беренче йортның рәшәткәле ихатасын, ягъни коймасын күреп,
аның мин сөйләргә җыенган тарихы булуы турында беркем уйлап та бирми,
әлбәттә. Тарихның төбендә шул замандагы хакимиятнең җитәкчелек итүдәге
«вертикаль-горизонталь» үзенчәлекләре ятуын башына да китерми. Сөйли
башлар алдыннан, мин, Чишмә якларына күптән кайтмаган кеше буларак,
койманың бүгенге көндә исәнме-түгелме икәнлеген раслый да алмыйм. Бәлки
ул череп аугандыр, бәлки, киресенчә, дала кояшында сөяккә әйләнеп җилләрдә
зеңләп утырадыр. Хәер, эш бит койманың кайчандыр булуы-булмавында түгел,
ә бәлки шушы вакыйганың шушы чорда шушы авылда булуы кызык.
...1981 елның җәе иде бу.
9 Бу урында витамин, «мятные капли» мәгънәсендә.

Без, ул чакта мин эшләгән Урал-Себер нефть кудыру идарәсе хезмәткәрләре,
партия-совет органнарының югарыдан төшерелгән күрсәтмәсе буенча көн
саен Уфадан килеп Чишмә районының «Дружба» колхозы үзәге Абдулла
авылында терлек өчен яфрак-азык әзерләүдә тир түккән булабыз. Шулай
бер көнне, ике-өч яфрак хакына, кая ди ул беләк юанлыгы гына, хәтта ки
матчалыкка ярарлык бүрәнәләрне аудара башларга әзерләнеп торганда гына,
яныбызга дерелди-дерелди «ЗИС» машинасы килеп туктады. Аннан эчендә
кайнаган мәшәкатьләре йөзләреннән кисәк-кисәк ялкын булып коелган партком
секретаре төште. Машинасының әрҗәсенә сикереп менде, аннан коргаксулары
белән ыңгырашкан чалгыларны ыргыта башлады:
– Җегетләр, ситуатси кискен үзгәрде! Балта-пычкыларыгызны куеп
торыгыз! Менә бу чалгыларны эләктерегез дә, җәһәт – олы юлга! – Ул
сөйләгәндә ашыга, сүзләрен йота иде. – Санитарный чисткы... Юл буйларын!..
Бер генә чүп әсәре дә калмаска тиеш!..
Әле генә балта-пычкылыдан инде күз йомганчы чалгылы булып өлгергән
нефть кудыручылардан берәү:
– Олы юлга ничек чыгабыз соң? – дип сорап куйды. – Ерак кына бит!
– Кая ерак булсын! – диде партком. – Олы юл... култык астында гына бит!
Сөйләшә-сөйләшә, киттең-бардың, киттең-бардың...
– Әһә, киттең-бардың ди сиңа!.. Анда барып җиткәнче ыштан төпләрең
су булыр, абзый! – диде теге үткерҗан. – Машинагыз белән илтеп куйсагыз
ни була?
– Бәй, нигә илтмәскә? – дип килеште партком. – Анысы да була аның. Йә,
сикерегез!..
Олы юлга чыгу белән без, бизәкле борчак кебек, тирә-юньгә сибелдек.
Чүкелмәгән, чүкелмичә, үлән йөзе күрмичә чормада ятудан калынайган,
калтайган, тупасланган, ул гынамы, нә төбе, нә сабы-тоткасы каралмаган,
чөйләнәсе чөйләнеп, көйләнәсе көйләнеп бетмәгәнлектән, чалгылар барысы
селтәнгән саен хор белән шыгырдый, кайберләре исә, гомерендә чалгы
тотмаган «интеллигентлар» кулында туң тимер тавышлары иҗтиһат итеп,
атламалары белән сапларыннан чыгып оча башлады.
– Чалгыларыгыз чапмый бит!
– Чапмаса! – диде парторг. – Чапмаса чапмый да куя инде. Миңа печән
кирәкми. Миңа марафет кирәк...
Бу кунакларны тагын да кузгатып җибәрде.
– Мондый чалгы белән нинди марафет?
– Өздерми дә!
– Кулларыбыз белән берәмләп сындырмасак кына! – диеште ярдәмгә килгән
шәһәр халкы. – Юл буен чабарлык косаркаларыгыз да юкмыни?!
– Дөрес аңлагыз, иптәшләр, – диде тирләп-пешкән парторг. – Косаркасы
да, чапкычы да бар аның. Әмма бу очракта эш чапкычта түгел. Эш прынцыпта.
Чүп үләне – штучный нәмәстәкәй. Теге заманнардагы кулаклар классы сыман,
кешенең күз алдына калкып чыгалар, ысбулычлар... Чыгалар да чәчкә аталар.
Әйе, миңа бу ыслучайда печән түгел, марафет кирәк, – дип кабатлады ул. – Юл
буйларын чүп үләннәрдән... менә шулай... – Парторг урынында сикеренгәләп
үлән чүпләп тә күрсәтте. – ...Менә шулай чеметеп алып... тазартырга кирәк.
Бүген чүп үләне аерым исәптә – аларны чалгым чапмый дип кенә ташлап
китеп булмый...
Без, партком вәгазеннән рухланган нефтьчеләр, еллар буе нәсел
яңартып котырган чүп үләннәрне чалгылар кистерә алганчы кистерергә,
киселмәгәннәрен, каккалый-суккалый сындырырга, иң азгыннарын төбе-
тамыры белән йолкырга керештек. Хуҗабызга бу ошады булса кирәк.
– Менә шулай! Була бит!.. – диде ул, урынында тыпырдап. – Аеруча эре,
буйга үсеп, күзгә ташлана торган үләннәр исән кала күрмәсен, җәмәгать.
Шайтан таягы, кырлы курай, һм... җен арбасы... Кырык эшем кыралай ята.
Барып киләсе җирем бар. Мине югалтмагыз, мин – мигом! – дип китеп тә
барды.
Ул китеп өлгермәде, безнең янга буяулары коелып беткән, моторы
сүндергәннән соң да шактый вакыт туктамыйча эшләп утыра алган «ПАЗ»
автобусы килеп туктады. Аннан өстенә ак дача кәчтүн-чалбары, башына шулай
ук ак салам эшләпә, аягына изелеп беткән кызыл тәпичкәләр эләктереп алган
кеше чыкты.
– Мин райком секретаре Сәхәбетдинов булам, – диде ул һәм, кинәт
кенә күчәрдән ычкынган чәкүшкә кебек, урынында дырылдап әйләнде һәм,
бернинди ихтыяҗ булмавына карамастан, кеше куркытыр дәрәҗәдәге тел
белән урысча сөйли башлады.
– Я ыспыррашиваю, паччаму вы эздись? Ышту важней, сорный трава или
забор? Паччаму вы не в деревня Ирек? Вы ызнаете, ыхту к нам едет?
Берни аңламасак та, без аңа чүп үләннәрне чабарга партком секретаре
кушканлыгын төшендерергә тырыштык. Бу хәбәр янгын өстенә крәчин сибү
белән бер килеп чыкты.
– Вам, тауариши, партком не так сказал. Вчара без аңа, баран-голова, три
часа на голова кол тешили, что нам забор министра... важнее, чем юлдагы
шайтантаяк. Партком нас так и не пүнәл. Садитесь, тауариши, автавыз, едем
мы в деревня Ирек койма строить. Ведь к нам едет сам министр сельхоз
Рәсфедератси иптәш Флорентьев!..
Безнең егетләр секретарьне ничек кенә татарчасына борырга тырышсалар
да, ул кирегә беткән колхоз үгезе кебек нә алга, нә артка кузгалмыйча нык
тора – үзенекен сукалый иде.
Мин таң калдым: Чишмә кадәр атаклы район секретареның русчасы
шулкадәр гарип булуы мөмкин эш түгел иде. Башыма җитеп, тиз генә автобус
шофёрыннан бу кешенең нинди вазифа башкаруын белешеп килдем. «Халык
контроле активисты Сәхәбетдинов, – диде шофёр. – Нинди секретарь булсын
ул, кызыл тәпичкә. Җаваплы эш кушсалар, гел урысча сөйли».
– Флорентьев едет, ә у нас у первага дома деревни Ирек ихата без койма
стоит!.. – дип тузынды Сәхәбетдинов. – Какой позор!.. Если он увидит наш
колхоз без койма!..
– Чалгыларны нишләтәбез? – дип сорады теге үҗәт егетебез, елар хәлгә
җитеп. – Чалгы белән койма төзеп булмый бит!..
Бу сүзләрдән соң «кызыл тәпичкәбез» тынычлана, үз тәлинкәсенә утыра
төште.
– Чалгы этто да. Они не нужно. Үзегез белән алсагыз да була, кәнишне.
Нәбхәдими струмин для забор, как яго, молоток-келәшчә-шипачлар, кадак,
вчәкий гвозди, әбрешүткәләр – барысы да Иректә сезне көтеп саргая!..
Барыбыз да шаркылдап көлеп җибәрдек. «Безне көтеп саргайган
әбрешүткәләрдән» көлмичә тыелу мөмкин дә түгел иде шул. Теге һаман да
ашыктырды. «Садись, такой событие Чишмә, сам Флорентьев едет, тауариши».
Кояштан оялып, чалгыларыбызның йөзен аска бордык та, безгә Уфа кадәр
Уфадан килгәч, ниндидер эш майтарырга кирәктер бит инде дип, автобуска
кереп утырдык. Озак та үтми Иреккә дә барып кердек. Автобусыбыз сул
тарафтан беренче йортка җитәрәк туктады. Барыбыз да коелдык. Салоннан
иң башта Сәхәбетдинов атылып чыкты.
– Ну, нәкәнис! Чалавик есть, фрунт работа есть! Струмин есть. Бистро!
Бистро!
Булачак койма йорт биләгән җир буйлап кыска итеп киселгән баганалар,
вак рәшәткәлек такта өемнәре, анда-монда ташланган балта, чүкеч, көрәк
кебек эш кораллары, кадак әрҗәләре белән чуарланган иде. Ләкин алар дүрт
почмаклы бураның дүрт тарафы дүрткә бүленеп өелгән бүрәнәләре белән
аралашып, ике арага сыешмагандай, үзара карышып яталар: гүя бүрәнәләр
төзеләчәк койманың рәшәткә такталарын якын китерми, эчкә кертми, койма
такталары исә бүрәнәләрне эчкә этәрә, тышка чыгармый иде. Гамәлдә шулай
булып чыкты да. Гөнаһ шомлыгына каршы, йорт хуҗасы бүген өмә корып,
бурасын күтәртә икән. Без, шау-гөр килеп, автобустан төшүгә, өмәчеләр
ишегалдыннан чыгып, безгә ябырылдылар.
– Ни эшләргә телисез монда? – диде йорт хуҗасы. – Сезне кем чакырды?
– Райком приказ!.. – дип кәпәренде урысчасы бөтенләй аңлашылмас
дәрәҗәгә җитеп шомарган «кызыл тәпичкә». – Немедленно райком указал
такой. Заптры районга Ырысыфысыр авыл хуҗалыгы министры иптәш
Флорентьев катитсә. Тәк ышту, бүрәнәләрегезне әтсүде немедленно убирайт.
Эздись должен быть койма. У меня вчю. Дальше разговор – тюрьма.
– Мин бүрәнәләрне беркая күчермим, – диде ачуыннан нишләргә дә
белмәгән хуҗа. – Миңа сезнең коймагыз кирәкми. Йорт-җиремне төзеп
бетергәч, мин ул койманы сездән башка да корып куям. Аңлашылдымы, абзый?
Яхшы чакта, очты-очты, казлар очты дигәндәй, биредән аяк табаннарыгызны
ялтыратыгыз!
– Забор построен вам! Тәки аңламый!
– Миңа койма кирәкми!
– Пәслидни раз упреждаю: эздись должна быть койма!
– Мин дә соңгы тапкыр: кирәкми! – дип кычкырды хуҗа. – Сез минем
өмәне туктаттыгыз! Өмәчеләремә койма түгел, пространство нужен!
Бу гүя авыл белән шәһәр арасындагы мәңгелек бәхәснең Мәскәү министры
килер алдыннан кузгалып киткән дәвамы иде. Шул бәхәснең иң гүзәл
сәхифәсен хәтерләтеп, хуҗаның бүрәнә араларына мүк салып торучы хатыны
һәм ике кызы – өчесе дә кызгылттан киенеп алган да, итәкләре белән давыл
кузгатып, шәһәрнекеләр алдыннан фырт та фырт үттеләр:
– Бернинди койма кирәкми! Без койманы үзебез төзибез!
Йорт хуҗасы белән халык контроле вәкиле ике әтәч кебек борынга борын
килеп бастылар.
– Райком кушты! Безгә райком указаниесе закун!
– Төкерәм мин синең райкомыңа! Сез минем өмәмне өздегез!
– Әле син шулаймы? – диде урысча сүз байлыгы такырайган иптәшебез,
кинәт кенә татарчасын исенә төшереп. – Әле син райкомга тел тидерәсеңме?!
Мин сине йорт төзетү түгел, авылдан кудырам. Кулак токымы!.. – Сәхәбетдинов
сәгать сиртмәсе кебек оясыннан ычкынып чыкты һәм өстә яткан бүрәнәнең
башына барып тотынды. – Уфалар, нәрсә карап каттыгыз? Күтәреш!
Бүрәнәләрне – ихата эченә!
Райкомнар белән бәйләнүдән коты чыккан «уфалардан» кайберәүләр,
А Й Д А Р Х Ә Л И М
5. «К. У.» № 2 129
уңын-сулын аңышып тормастан, бүрәнәләрне ихатага ташый да башладылар.
«Чишмәләр» ягы да аптырап калмады, коймага дигән кирәк-ярак, корал-
корамаларны чыгарып атырга тотынды:
– Чукынып китегез!
– Без сезне чакырып китермәдек!..
Төркемнәрнең берсе, пыр тузып, ихатага бүрәнә, икенчесе койма
материалларын ихатадан тышка чыгарып аткарган чакта, үткәндә-сүткәндә
бер-берсенә кагылып китеп, кул сугышына илтә торган этеш-төртеш китте.
Бу төртеш нәрсә белән тәмамланган булыр иде, әгәр ихатага шул минутта
каерылып төшкән бер ишеген доңгыр-доңгыр өстерәп, һава чыгарган ике
тәгәрмәч тимере белән җирне сөреп, «Жигули» килеп кермәсә һәм аның
кабинасыннан авызлары шатлыктан колакларына җиткән иркәй, хатынкай һәм
ике ир балакай килеп чыкмаса! Хатын белән балалар, шунда ук бүрәнә астына
мүк салудан туктап торган кызлар белән кочаклашып, күрешә башладылар.
– Гаяз абзый! – дип кычкырды руль артыннан чыккан ир йорт хуҗасына.
– Ав-вар-рия!.. Ходай коткарды! «КамАЗ» астыннан диярлек исән чыктык,
абзыкаем! Балалар исән, хатын исән, үзем исән!..
Һәм ул аю гәүдәле Гаяз абзыйсын курчак урынына кочаклап күтәрде,
урынында әйләндерде, аннан төшерде, аннан тагын әйләндерде:
– Күрәм, синдә өмә! Йорт күтәрәсең, әйеме? Мине, бертуганыңны, чакырып
та тормагансың, ә? Ярар, үпкәләмим. Хәерле сәгатьтә!
Бер өмәдән көтмәгәндә икегә әйләнгән өмә өмәчеләре авызларын ачып
калганнар иде. Эш туктаган, сәгать йөрми иде.
– Сез нәрсә балталары суга төшкән кеше кебек каттыгыз! Менә мин сезгә
берьюлы дүрт өмәче алып килдем, – дип, дәртле аваз салды кунак. – Әйдәгез,
эшкә башлыйбыз. Өмә дәвам итә!..
Бу сүзләрдән соң өмәчеләрнең ике төркеменә дә ничектер оят булып
китте. Безнең барыбызны да гарьлек биләп алды. Яшисе килеп китте. Сәгать
йөри башлады. Ходай Тәгаләнең бүләккә биргән нинди матур көнендә алар
шушы бәрәкәтне ямьсезләп яталар икән ләбаса. Өмәчеләр башта акрын гына
кузгалыштылар, шуннан сиздерми генә станнары белән хәрәкәткә килделәр.
Җирдә тырым-тырагай яткан балта-пычкы, чүкечләр, бергәлек тоеп, кулларга
сикерде. Аннан барысы бер камытка җигелеп һәм илегеп эшли дә башладылар.
Аларны, бу берсен-берсе бөтенләй дә белмичә дошманлашып өлгергән
кешеләрне, шулай килештерү өчен йорт хуҗасы Гаязның моннан егерме
чакрымда яшәгән энекәше Әгъзәм гаиләсенең Чишмәгә барганда авариягә
эләгүе кирәк булганмы?!
Кызыл тәпичкәле халык контроле активистының без исемен дә хәтерләп
өлгермәдек. Чөнки беренче бөек адымны ясаган кешеләр еш кына исемсез
кала. Биредә дә шулай булып чыкты. Ул койрыгы шиңгән бөркет кыяфәте белән
йорт хуҗасы Гаяз янына килде һәм, күзләрен челт-челт йомып:
– Ярар, булганы булган, – диде. – Булмаганы булмый торсын. Йорт белән
бергә сиңа койма да кирәк бит инде, туган. Синең өмәчеләрең бураңны
күтәрсен, минем өмәчеләрем авыл кырыендагы йортыңны коймалы итсен, ә?
Министр килә бит, пон-нимаешь!.. Райком да исән, без дә тук!..
Гаяз елмаеп җибәрде.
– Әллә кайчан шулай диләр аны, – диде. – Тауга менүе кыен, аның каравы
төшүе ансат. Өмә уртак булачак. Эше дә, кичке ашы да...
Без койманы дүрт сәгать дигәндә өлгерттек. Кешеләрне кешеләрдән аерырга
тиешле койма кешеләрне берләштерүче койма булып чыкты. Бүрәнәләрне
күтәрергә икенче аркан да табылды. Тегеләргә ярдәм итеп, бураны бергәләп
күтәреп бетердек. Кичен җырлаша-җырлаша мәҗлес кордык.
Өмәбезнең бу өлешендә «халык контроле» юк иде инде.


Штабтан шалтыратмадылармы?
УЙМАК ХИКӘЯ
Бүген без Таллы Чишмә авылында Валериан абзыйны җирләдек. Үзе һәм
ата-анасы сау-сәламәт чагында туган авылын, ата-анасын кайтып күрергә
форсат тапмаган кардәшемнең үлеме – минем үз гомеремдә күргән иң үкенечле
үлем булгандыр, мөгаен.
Без аны туганнары, авылдашлары, аңа иң якын булып, гомер биргән ата-
анасы янәшәсенә күмдек.
Гамәлдә исә без аның җәсәден татар-мөселман зиратына кертмәскә тиеш
идек. Халык исә аны, ыһ та итмичә, шәригать кануннарын бозып булса да,
авыл мулласы тарафыннан ясин чыгарып, мөселманлыгыбызның башка барлык
күңел һидаятьләрен, кадер-хөрмәтләрен күрсәтеп җирләде. Ул безнең өчен, ни
дисәң дә, Чеховның Ванька Жуковы кебек, «шәһәрдән авылга бабайга» кайтып
җирләнергә тиешле, шуңа «хокукы булган» авылдашыбыз иде...
Бар милләткә, аеруча яшьләребезгә гыйбрәт булган бу язмыш сәхифәсе,
аларны бакча башларындагы карачкы кебек куркытып торырга тиеш. Ул нәкъ
менә шушы тетрәткеч гыйбрәте белән онытылмаска тиеш тә инде.
Мин аны күреп белми идем. Бу тарихны соңгы сигез ел буена үз пинсәсенә
тәрбияләп, керен юып, ашатып-эчертеп, җир куенына тапшырган бертуган
сеңлесе Сафия сөйләде. 1935 елда туган, нибары дүрт сыйныф күләмендә генә
белеме булган Валериан абзый хәрби хезмәтен тутырганнан соң, ялланып,
армиядә өстәмә хезмәткә кала. Андыйларны бездә ул заманнарда «макаронник»
диләр иде. Спагетти гына түгел. Юанрагыннан тотын. Хәзер «контрактник»
кына диләр.
Яхшы хезмәт итә ул. Әйтегез, кайсы татар начар хезмәт иткән? Башта
СССР, аннан Рәсәй Федерациясе дигән сәер ил армиясендә рекорд куеп, бу
макаронник кардәшебез, аз да түгел, күп тә түгел, кырык биш ел буе әрме
сабанын сөйри. Хәрби плац аның өчен тукмачлык камыр тактасына әверелә.
Аны армия казаны, казарма каптеркасы тирәсеннән трактор белән дә тартып
чыгара алмагач, ахыр чиктә көч-хәл белән, бик зурлап озатуга ирешәләр.
Аңардан котылган көн барлык армия масштабындагы бәйрәмгә тиңләшә яза.
Мондый вазифадагы татарга хас саклык, пошаманлык һәм тырышлык күрсәтеп,
иртән искән җилгә дә үрә катып, кырык биш еллык хезмәт чорында күкрәген
елтыр значоклар белән тутырган бу чын мәгънәсендәге салдафон – старшина
Валериан Мулаянов (әлбәттә, фамилиясе бер генә «л» белән, чөнки ике «л»
белән яздырган хәлдә «мулла» килеп чыга!) кырык биш ел эчендә үзенең
алдына тезелгән меңләгән «юеш борын»нан буыннарындагы сеңерләрне
скрипка кылларыдай зеңләтеп, менә дигән «ватан сакчысы»н җитештерә;
кырык биш ел эчендә старшина кулыннан сүгенү катыш кимендә кырык биш
тонна кер вә исле сабын, кырык биш тонна эчке күлмәк-ыштан, кырык биш
тонна тастымал, кырык биш тонна матрас һәм башка цейхгауз маллары үтә.
Ул, әлбәттә, үзен «дастуйный» күргән һәр «ваянный татар» кебек ак чәчле
марҗа – Маринага өйләнә. Аңардан Антон, Святослав, Елена атлы балалар
табып үстерә. Әмма гомере гарнизоннан гарнизонга исраф ителеп, марҗасы
кайтмагач, балалары да папаларының туган авылы – Таллы Чишмәгә кайтмас
була, үзе исә, яшь чагындарак кайткалаган булса да, соңгы егерме елда, бигрәк
тә ата-анасы да үлеп киткәч, тынычланып алып, бөтенләй дә кайтмас була.
Шунысы шаккатыра: култык төбендәге Курскида яшәп яткан старшинабыз
хәтта ата-анасын да җирләргә «кайта алмый».
Ләкин Аллаһы Тәгалә аны туган авылы, онытылып беткән туганнары, ата-
анасы белән көтмәгәндә һәм менә ничек очраштыра. Ул, әлеге дә баягы, Бәди
әби таягы дигәндәй, тагын да шул көтмәгәндә җан шаукымы белән сырхап,
алмашына башлый. Шизофрениянең агрессив булмаган, әмма медицинада
«җиңел» дип бәяләнсә дә, тормышта бигүк җиңел булмаган формасы белән
чирли милләттәшебез. Сырхавы, көчәйгәннән-көчәя барып, түземнәре
беткәнгәме, әллә якыннарының аны тәрбияләргә теләмәүләреннәнме, хатыны
белән балалары авыл хакимиятенә һәм исән калган бердәнбер сеңлесе
Сафияга «Карый алмыйбыз, килеп алыгыз!» дигән аяктан егарлык хатлар,
телеграммалар яудыралар. Кем барып алсын аны? Конверт сатып алырга
акчасы булмаган авыл хакимиятеме? Әллә үзе җитмештән узып азапланган
пенсионер Сафия әбиме? Аннан, шулай юл читенә чыгарып аударырлык нинди
яман чир белән чирләгән соң аларның кемгәдер ир, кемнәргәдер ата булырга
яраган авылдашлары?! Аннан, нигә барып алырга? Аның бит гаиләсе – дуп-
дубрый хатыны, аның пенсиясенә трико-джинсы киеп, «мероприятиеләрдән»
кайтып кермәгән балалары бар, алар... исән-саулар?!
Таңнардан бер таңнарда Сафия апа кулына җылы комган тотып, кече
йомышы белән шул таңга ишек ачса, ата-инәләреннән калган таш тупсасында
кулына төенчек тоткан Валериан абзыкае утыра. Чак-чак егылыплар китмәде.
«Әйдүк, кара чәйнүк!» Әмма болай шаяртып тора диме, марҗа калҗасы булса
да, үз абзаң – кабул ит! Әле генә китереп киткәннәр, күрәсең. Тере гәүдәсеннән
җылы бөркелә!.. Ахры, чирдән дә, чире белән бер уңайдан апасын күрүдән
дә күзе тонган Валериан әллә ни аптырамастан: «Сынку... с дочерью... – диде
сеңлесенең өзгәләнеп сораштыруларына биргән җавабында. – Со штаба... не
звонили?»
Монысы нинди штаб тагын? Баксаң, аның чире дә шул «штаб» дигән
нәмәрсәдән чыккан икән. Төенчегендәге марҗасы язган сәлам хаты да,
поликлиникада тутырыла торган «Сырхау тарихы» да шул «штаб»ка бәйле
иде. Тамагына яхшы ашый-эчә торган, бер караганда, алсу йөзле, таза
йөрешле абзыйсы авылдашлары һәм Сафияның үзе белән татарча сөйләшми,
үзен чит-ят тота, һәр нәрсәгә шикләнеп карый, монысы ярый, монысына
чыдарга була, иң авыры, читене, кыены шунда ки: тәүлекнең теләсә нинди
вакытында өйдән чыгып китә, теләсә кая бара, зиратларга кадәр керә дә,
үзенә очраган һәр кабер ташы, һәр куак, һәр түңгәләк, һәр җан иясе, һәр
кешедән «Штабтан шалтыратмадылармы?» дип сорашып арый, хәлдән тая,
өенә кайтып, сеңлесенә тагын да шул «Штабтан шалтыратмадылармы?»
дигән соравын бирә дә урынына ава. Йокысы туйганчы гырлап йоклый да
яңадан «штаб эзләргә» чыгып китә. Бу иң авыр чирләрдән дә авыр, аеруча
кеше кайгысын кайгы итми торган халык күтәрә алмастай чир икән ул. Һәм бу
сәер чир «армия агрессиясе», тагын да фәннирәк итеп әйткәндә, «милитарен
психоз» дип атала икән. Алты ел буе коткарырга тырышты Сафия абыйсын
бу штаб агрессиясеннән. Кунак урынына тәрбияләде үзен. Аллаһ ризалыгы
өчен. Буяткан чәчле җиңгәсеннән пинсәсен дә соратып азапланмады. Кайда
гына, диде, «безнеке ни прапал». Тегеләр үзләре дә юлламады хәрби пенсия
аттестатын, тазалыгын-саулыгын сорашып та азапланмадылар. Берсенең ире,
өчесенең әтиләре гүя таш кебек су төбенә чумды да югалды. Ә менә Сафия
өчен абыйсы су асларына болай тиз генә чуммады. Ул аны үз җитәгендә алты
ел буе табибларга йөртте. Өшкертте. Үлән сулары эчертте. Әмма абзасы
дөнья кызырып «штабны» эзләүдән туктамады. Шулай бер тапкыр, таралган
колхозның җимерек базлары тирәсендә эзләнгәндә, тирәнгә очып төшеп, бик
каты имгәнде һәм урын өстенә ятты.
Сафия аны ике ел буе кулыннан ашатты-эчертте. Сеңлесе – татарча,
абзасы – ватык-җимерек урыс телендә сөйләште. Әмма тел каршылыгы
туганлыкка каршы тора алмады. Барыбер дә аңлаштылар. Сафия абзыйсын
энҗе бөртеге кебек таза, астын-өстен, кием-салымын кәтрә дә керсез тотты.
Рәхмәт төшкере. Бу чулпыларының тавышы яулык асларыннан – үрелгән
чәчләреннән зеңгелдәп ишетелгән гади татар кызының Нобель премиясенә
лаек батырлыгы түгелмени?
Менә миңа шушы җеназада катнашырга насыйп итте. Без Валериан
абзыйны, әйткәнемчә, ата-анасы янәшәсенә куйдык. Муллабыз да, әйткәнемчә,
җеназа йолаларын җиренә җиткереп башкарды. Каберенә куелган тактада
фамилиясе ике «л» белән «Валериан Сәмигулла улы Муллаянов» дип язылган
иде.
Зират капкасыннан чыкканда, безне ачы хатын-кыз четрәңе каршылады.
– Где мой папуля?! – дип өзгәләнә иде кырык яшьләр чамасындагы чәче-
башы тузгыган хатынкай. – Я хочу видеть моего папочку!..
Ул аның төпчеге – моңа кадәр атасының туган авылын күрмәгән Еленасы
иде.
Атасының җеназасына аны беркем чакырмаган иде.
Каны чакырган иде бу баланы.
Аңарда кан кычкырган иде.
Валериан абзый фаҗигасе буялган чәчләргә өйләнгән татар кешесе, бу
очракта урыс армиясендәге татар әрмисе, татар әфисәре, татар макароннигы
кичергән ничәнче фаҗига булды икән?
Меңенче?
Йөз меңенче?
Миллиончы?
Кайчан бетәр?
Бетәрме?


Өязе
НӘСЕР

Өязем!
Язым!
Назым!
Үзәгем үзәкләреннән өзелеп төшкән тальян моңым! Бәгърем бәгырьләреннән
сызылып чыккан курай моңым! Ай нурыннан каелган якты юлым, бавырымнан
савылган кайнар каным! Мин синдә язлар саен торналарымны һәм кыр

казларымны каршыладым, көзләр саен озатып калдым. Басуларыңда җир
сөрдем, иген иктем. Болыннарыңда мал көттем, киерелеп печәннәр чаптым.
Урманнарыңда түмәр умартага дип юан агачлар аудардым. Тау сәндерәләреңдә
тәгәрәтә-тәгәрәтә кыярлар, кавын-карбызлар үстердем. Мин синең текә
ярларыңда ат уйнаттым. Кызлар сөйдем. Кайчандыр, моннан утыз-кырык ел
элек:
Өязекәй! Илкәй! Нечкә билкәй!
Бөгәлләрең көләч бөгелә.
Дулкыннарың минем йөрәгемнең
Алтын алмасыннан түгелә, –
дип язган идем. Хак икән. Түгелде. Түгеләчәк. Түгелсен иде. Амин!..
Әйе, сине, синең яр буйларыңда яшәгән халыкларны яратмау мөмкин түгел.
Көньяк Уралның мәгърур күкрәгеннән бәреп чыгып, үлемсез җырларыңны
җырлый-җырлый, чуваш Өязебашыннан дистәләгән татар авыллары аша Аюлы
Кул, Мендәрле Кул, Салкын Чишмә, Кәркәле, Тукмак, Җилдәр кебек дистәләгән
атаклы чишмәләр белән кодрәтләнеп, бәрәкәтле тупрагыңны моңга сугара-
сугара агасың-агасың да якты дулкыннарыңны Азнай, Исламгол кебек башкорт
авыллары арасында шундый ук шагыйранә Дим елгасына китереп коясың.
Синең дулкыннарыңда мәчет манараларыңның Ярымайлары чайкала.
Җир шары чиксез, анда матурлыклар бихисап. Әмма мондагыдай
көмеш сулар, көмеш тамчылы таллар, меңьяшәр өянкеләр беркайда да юк.
Мондагыдай итеп, уң тарафтан татар «Әлифба»сыдай ак, якты ташлары
белән суга ишелеп төшкән тау тезмәләре, яфракларына, чәчкә күзләүләренә
сары бал яккан болынлык-урманнар, сул тарафтан, мондагыдай итеп, елга
ярларына шуышып төшеп ялганган киң күкрәкле басулар-иңкүлекләр, кап
уртада – алтмыш-җитмеш чакрымнарга сузылган үзән-әрәмәлекләрдә ак күбек
булып кайнаган баланлык-шомыртлыклар, гөлчәчкәләр арасыннан гына аккан
мондый алкыннар башка беркайда да юк. Әнә, бөдрә таллар сыман дулкын-
дулкын килеп, вак мал үлән чемчи, кояш нурларында ала-кола төсләрдә
елкылдап сыер көтүләре үлән кертләтә, тулы янбашларын уйната-уйната, елкы
табырлары сутлы үлән утлый... Биредә чут та чут килеп сандугачлар сайрый,
кыз-кыркын туй мәҗлесләренә колмак, җиләк-җимеш хәстәрли, малай-шалай,
җегет-җилән, тән-иман ныгытып, текә ярлардан түбәнгә, дулкыннарга сикерә,
балыклар исә, шушы ярларда гомер кичергән шигъри таллык-болынлыкларны,
горур халыкларны, аларның балаларын – ил өчен утка керүдән дә курыкмаган
батыр җегетләрне, гүзәл кызларны күреп калырга тырышкандай, гөп тә гөп
су өсләрендә сикерешә...
Өязем, торналарым һәм кыр казларымның назлы төяге – Өязем!..
Мондый матурлык адәм баласына илаһи зурлык өләшә, ул гүя ашамый
торып та илаһи туклык кичерә. Биредә олпат өянкеләр йон эрләп утырган
йөзьяшәр Ак Әбиләргә, билләреннән корт күче сарган Ак Бабайларга охшаган.
Гүя бу көмеш өянкеләр, каба төбендә утырган апалар сымак, күктәге ак
болытларны йон көнҗәләсе итеп кәүсәләренә бәйләгәннәр дә нәсел җебе
эрлиләр. Тарих тукымасын тукыйлар. Гүя бу өянкеләр, нәкъ шул умартачы
бабайлар кебек, челтәрле битлек киеп алганнар да, бал кортларының көмеш
өермәсе эчендә умарта карыйлар...
Күп тә үтми, бу өянкеләр әле генә мунчадан чыккан, аклы-кызгылт иген
ХИКӘЯЛӘР
134
бөртегенә охшап, сука артында җир сөргән агайлар, сабан артыннан сөтле пар
күтәрелгән кара туфракка итәкләреннән тук орлыклар сипкән яшел камзуллы
җиңгәчиләрне хәтерләтә башлый. Алар вакытсыз картаймый, вакытсыз үлми.
Әрләш-талаш, үзара гауга-низагның ни икәнлеген дә белми гомер кичкән бу
затлар Аллаһның имин хозурында йөз яшьтән дә озаграк яшиләр...
Кем дә кем җиде төс белән балкынган Өязе таңнарын күрмәгән, шул чын
сөю газабын татымагандыр кебек. Кем дә кем Өязе шәфәкъләредәй кичке-таң
шәфәкъләрне күрмәгән, шул чын югалтулар фаҗигасен кичермәгәндер кебек.
Кем Өязе буйларында булмаган, шул җир йөзендәге иң эчкерсез, иң тырыш,
иң шаян-наян, иң моңлы, иң шагыйранә халыкны күрмәгәндер кебек. Шуңа
күрә, Өязе-Дим үзәннәрен«Шагыйрьләр үзәнлеге» дип атыйлар. Халыкның
акылын, моңын-талантын, әдәп-сызатын, холкын-фигылен, димәк, шигъри-
мәдәни җегәрен, ул эчкән суның сыйфаты билгели, диләр. Өязе суларында
үзебезнең татар Менделеев абзабыз ачкан элементлар системасындагы барлык
асыл матдә-мәгъдәннәр дә бар. Җидегән, Кәркәлетамак, Качаган, Ишле, Баязит,
Җилдәр, Шатман, Сатый һәм башка татар авылларының чишмәләреннән көч-
куәт алган Өязе алкыннарындагы алтыннан халыкка камил акыл, ак көмештән
хиссият-шигърият, терекөмештән тере шаянлык иңгән. Андагы җиз аһәңнәрдән
кара көнчелек китеп, алар урынына матурлык яратылган, очсыз бакырлыктан
бахырлык китеп, аның урынына батырлык килгән. Бу сулар картайган саен
яшәртә, җан газапларын йомшарта белә. Шушы сыйфатлар татарны халык
итеп саклаган һәм бүген дә саклый. Сакласын иде, амин!..
Кайларда гына булсам да, нинди генә җирләр күрсәм дә, нинди генә сулар
эчсәм дә, синдәгедәй матур җирләрне күрмәдем, синдәгедәй тәмле суларны
эчмәдем, Өязем!.. Синең көмеш бугазыңнан дастаннар агылган. Телеңнән
алтынга тиң җыр-шигырь өзелеп төшкән. Синдәге иман кан тамырлары булып
улларыңның һәм кызларыңның уч төпләренә бүрткән. Синең ярларыңдагы
катламнарда борынгы һун, сармат, кыпчак, болгар-татар бабаларыбызның
авыр, әмма каһармани тарихлары, бабаларыбыз балаларының бүгенге сынаулы
әхвәлләре сурәтләнгән. Шуңа күрә дә синдә Канзәфәр би, Әкри батырлар,
җырчы Акмуллалар үсеп чыккан һәм чыга тора. Әнә, көнбатыштан һәм
көнчыгыштан килгән тышкы һәм эчке дошманнардан сине яклау өчен тау
араларыңнан рәт-рәт булып улларыңның гаскәри урманы агыла, Өязем!..
Әнә, ерак офыкларга аккан үзәннәрең буйлап сине саклау өчен, бер-берсенә
аркага-арка ишелеп, өянкеләреңнең горур явы килә, Өязем!.. Әнә, улларыңның
яраларын бәйләү өчен, үзәннәреңнең бер очыннан икенче очына, ак халатлы
ашыгыч ярдәм туташлары кебек, ак күбектә кайнап, Ак Баланнарың, Ак
Шомыртларың йөгерә, Өязем!..
Баш очымда тракторларың гөрләсен, атларың кешнәсен, сыерларың
мөгрәсен, кәҗә-сарыкларың бәэлдәсен иде!
Үләсе килми! Яшисе килә! Яшисем килә, минем Өязем!..
Иген башагыңның бишек-биләвендә яткан һәр бөртегең – синең, минем,
аның сабые ул, Өязем!..
Юк, без үлемсез! Нишләп без үләргә тиеш? Без үлемсезләр кавеменнән
ул, Өязем!..