Логотип Казан Утлары
Хикәя

СӨЙЛИ, ҖЫРЛЫЙ, САГЫНА ТОРГАН МАТЕРИЯ (хикәя)


Вакыт-вакыт көчәеп каршы искән ачы җил йөзләрне кисә, сулышны
томалый, аяктан ега. Гәүдәне турайтыр хәл юк, үзеңнән-үзең бөкрәясең,
котырынган җилдән җиргә капланып котыласы килә. Тик... капланып кара
– әнә ике яктан һау-һаулаган бозау кадәр этләре белән конвоирлар төркемне
алга куалый.
Ниһаять, җил чак кына басылгандай булды. Аякларын сөйрәрлек тә хәле
калмаган хатын, җәзаланып барган җиреннән беренче тапкыр башын күтәреп,
тирә-ягына күз салды. Ярабби! Иксез-чиксез киңлектә шәрә табигать. Күзне
иркәләрлек бер генә яфрак та юк. Ни куак, ни алама гына булса да бер агач
кисәге күренми, үләнгә охшаган фәкыйрь үсемлекләр җиргә шулкадәр дә
сырышкан, аларны хәтта нинди көчле җил дә кузгата, тибрәтә алмый. Бары
тик каядыр бик еракта, тау тезмәләренең кар каплаган түбәләре ялтырап тора.
Тирә-яктагы үле бушлыктан җан өшеп китә, күңелне аңлатып бирә алмаслык
төшенкелек били, сагыш баса.
Хатын бу җирләр турында кайчандыр укыганнарын исенә төшерде.
Ураган көченә җитә торган аяусыз җилләрне Баренц диңгезе белән Карское
диңгезе арасындагы климат үзенчәлеге һәм температура аермасы тудыра.
Бу – җелеккә төшәрдәй зәмһәрир суыклар, мәңгелек бозлар, өермәләр хөкем
сөргән тәмуг. Монда табигать иҗат та итми, җимерми дә (вафат булсаң, гәүдәң
дә черемәячәк). Бу – үлем иле. Үлем иленә рәхим итегез!..
Газаплы уйларыннан котылырга теләп булса кирәк, хатын үткәннәрен уйлый
башлады. Ә үткәннәре әнә генә, кул сузымында гына, гүя күз алдында гына...
Хакимият башында торган «Прагматиклар» фиркасе бу юлы да сайлауларда
җиңеп чыкты. Хәер, прагматикларның җиңәсе праймериз вакытында ук
күренде инде. «Капитал», «Оптиматы» (борынгы Римда аристократлар
партиясе), «Salus populi suprema lex» (җәмгыять өчен файда – иң югары канун)
кебек вак-төяк фиркаләр 10% та тавыш җыя алмады.
Нурания ТӨХБӘТУЛЛИНА – вакытлы матбугатта дөнья күргән күпсанлы хикәяләр,
«Мутантлар» дип аталган китап авторы. Әгерҗе районы Кадыбаш авылында яши.
102
Элеонора, шәһәр судьясы, шушы фирка әгъзасы. Әгъзасы дип кенә әйтү аз,
фирканең җәмгыятьтә югары катлам тәшкил иткән элитасына керә иде ул. Менә
хәзер аның сайлаудагы җиңүне билгеләп үткән мәҗлестән кайтып барышы.
Үзйөрешле аквамобильнең чак кына тирбәлгән йомшак кәнәфиенә ярым
ятып, күзләрен йомган хәлдә, хатын бераз черем итеп алды. Ардырган иде,
чөнки шәһәрнең иң бай ресторанында уздырылган бу мәҗлескә кичен эштән
соң җыелдылар. Хәер, залның күркәм бизәлеше, өстәлләрнең затлы эчемлек,
ризыклардан сыгылып торуы, дәртле музыка, тантанага җыелучыларның
шатлыклы йөзләре – барысы да эйфория атмосферасы тудырганга, Элеонора да
күмәк бәйрәмгә кушылып киткәндәй булды. Кайтырга чыккач кына, ару-талу
үзен сиздерде. Юлы ерак әле. Алар – хәрби инженер булып хезмәт итүче ире
Ян һәм Эльвина исемле кызы – шәһәр читендә менә дигән комфортлы йортта
яшиләр. Гомеренең шушы дәрәҗәле, өстәвенә күпләр хыяллана да алмаган
байлыкта, муллыкта үтә торган чорына җиңелдән килмәде ул.
Аны тудырып-үстергән гаилә уртача тормышлы иде. Элеонораның әтисе
– заводта инженер, әнисе табибә булып эшләде. Бервакыт аларда ниндидер
юбилей булып, бәйрәмгә әтисенең хезмәттәше белән хатынын да чакырганнар.
Шул ханым, нишләптер, биш яшьлек Элеонорага игътибар итеп, аны шаяртып,
сөйләштереп торган. Кызчыкның җитдилеге, аның үткен җаваплары кунакны
гаҗәпләндереп, ул баланы элиталы мәктәпкә илтеп карарга киңәш иткән.
Шулай итеп, әңгәмәләр, тестлар узып, Элеонора гадәти булмаган мәктәптә
укый башлады. Анда балаларны, сыйныф саен тестлар уздыра-уздыра,
ел саен аерым-аерым төркемнәргә тупладылар. Шулай итеп, кыл иләктән
или торгач, кызны уку-укыту программасы яшерен булган ябык мәктәпкә
кабул иттеләр. Монда аларны яңа җәмгыять төзү буенча белгечләр итеп
әзерлиләр булып чыкты. Аналитик фикерләү сәләтенә ия Элеонорага югары
математика, информатика кебек төгәл фәннәр җиңел бирелсә дә, әдәбият,
тарих, хокук белеме кебек гуманитар циклга керә торганнарын үзләштерү
проблема тудырды. Юк, ул аларны белми түгел, белә, ләкин аларда китерелгән
фактларны, вакыйгаларны программа таләп иткәнчә шәрехли алмый, чөнки
программадагы рухи, дөресрәге бөтенләй дә рухи булмаган юнәлешләрне,
кыз бик озак кабул итә алмый йөрде. Ә сәбәбе – гаиләдә алган әхлакый тәрбия
белән мондагысының капма-каршы диярлек булуында иде. Менә, мәсәлән,
өйдә аны дөреслек, хакыйкать иң югары рухи кыйммәт дип өйрәттеләр. Әтисе:
– Аристотель дә: «Платон миңа дус, ләкин хакыйкать кыйммәтрәк»,
дигән бит, – дияргә яратса, әбисе исә: «Туры сүзем таш ярыр», – дип куя иде.
Өстәвенә әбисе – намазлы-ниязлы кеше. Биш вакыт намаз аның яшәү рәвеше
кебек, уразаны да һич калдырмый. Элеонорага да кечкенә чагында догалар
өйрәтте ул, тик үсә-үсә кызның кызыксыну юнәлешләре башка якка – дөнья
гыйлемнәре үзләштерүгә, спортка, яшьтәшләре белән аралашуга китте. Әйе,
ни әйтсәң дә, «Үә мәл-хәйәәтү-ддүнйәә иллә мәтәәгүл-гүруур» (дөнья – ул
сезнең кулыгызда бер алдавыч уенчыктыр).
«Дога – гыйбадәтнең җелеге, намазга басарга да вакыт», – дип тәкрарлаган
әбисенең сүзен игътибарга аласы итмәде кыз. Әбисе үгетләп тә, ачуланып та
карады, тик оныгы намазга басарга ашыкмады, аны ничектер икенче пландагы
әһәмиятсезрәк нәрсә дип шәрехләде. Ах! Ничек ялгышкан ул! Ничек әбисенең
«Фәз күруунии әзкүркүм!» (әй, бәндәләрем, искә алыгыз Мине сөенечле
вакытыгызда, искә алырмын сезне авыр вакытыгызда) дигән кисәтүе хакында
фикерләп карамаган.
Н У Р А Н И Я Т Ө Х Б Ә Т У Л Л И Н А
103
Бу үкенү соңрак киләчәк, ә хәзергә ул дәрәҗәле мәктәптә белем ала. Тик
монда бөтенләй башка төрле ориентирлар.
Дәреслек болай аңлата: «Борынгы ыруглык чорында кешеләр тупас көчкә
генә буйсынган. Тора-бара, җәмгыять тормышы үзгәрешләргә дучар була
башлагач, башлыклар, гади халык төркемен буйсындырып тоту өчен, тупас
көчне канунлаштырган. Шулай булгач, канун ул – шул ук көч инде, бары тик
цивилизация битлегенә генә төренгән. Димәк, кем көчле – дөреслек шуныкы.
Ә кем көчле? Кемдә алтын – шул көчле».
Яңа җәмгыятьнең пароле – ул көч һәм икейөзлелек икән. Ә инде сәясәт
дигәннәре әхлак белән бөтенләй дә килешми, чөнки алдашу, хыянәт, мәкер,
кирәкле һәрнәрсәне сатып алу ише түбәнлекләр уңышлы сәясәтнең шартлары
булганлыктан, сәясәт-пычрак нәрсә дигән әйтем киң таралган.
– Ничә гасырлар буе яңгыраган «Liberte, egalite, fraternite» (ирек, тигезлек,
туганлык) дигән шигарьләр гомумән дә халык массаларының аңын томалау
өчен генә кулланыла, – ди дә укытучы, бармакларын җәеп, кулын алга суза. –
Күрегез, бармаклар тигезме? Тигез була да алмый. Кешеләр дә шулай. Акыл,
сәләт, физик көч төрле кешедә төрлечә. Табигатькә каршы барып кына аларны
тигезләргә була. Менә ничек: – укытучы кулын йодрыклый, – менә хәзер алар
тигез. Ирек дигәне исә, гомумән, абстракция гына. Ирек ул бөтенләй башка
нәрсә. Хәзер аңлатам.
Аннан укытучы сорау куя:
– Әйтегез әле, нәрсә ул акча?
Төрле яктан төрле җаваплар килә.
– Юк, берегезнең дә җавабы дөрес түгел. Акча – ул ирек. Димәк, ирек –
ул акча; алтынлы, ягъни акчалы кеше чын мәгънәсендә ирекле кеше. Ә инде
туганлык дигән нәрсәгә килсәк, тамырлары тарих төпкеленнән килгән халык
аны үзенең бик тә мәгънәле бер гыйбарәсендә уналтынчы гасырдан башлап
болай аңлаткан: брат братның көтү көткәненә рад. Борынгы рим шагыйре
Плавт бу турыда кискенрәк тә итеп әйткән: «Homo homini lupus est» (Кеше
кешегә бүре). Төшендегезме инде?
Мәктәптә иң игътибар ителгән нәрсә – ул пропаганда фәне. Һәм аны
үзләштерүгә карата катгый таләпләр куела иде. Халык аңы белән ничек
идарә итүгә аеруча басым ясала... Бу манипуляция, нигездә, массакүләм
матбугат чаралары (укытучы аларны җәмгыятьнең нервлары дип атады)
ярдәмендә башкарыла икән. Элеонора хәтерли әле, беренче дәрестә үк
укытучы бу чараларның яңа җәмгыять төзүдәге ролен ассызыклап, Йосеф
Геббельс сүзләрен китергән иде: «Бирегез миңа массакүләм информация
чараларын һәм мин теләсә кайсы халыктан дуңгыз көтүе ясармын». Шулай ук
«Информация кем кулында булса, шул – дөньяга хуҗа» дигән афоризмны да
бик еш тәкрарлап тордылар. Ә инде киләчәк җәмгыятьнең Конституциясенә
килгәндә, анда халык өчен дип язылган хокукларның күпчелеге фактта
фиктив, ягъни чынбарлыкта куллану өчен яраксыз булачак. Массаларны
сәясәттән, тормыштагы проблемалардан читләштерү максатында исә Римның
«Panem et circenses» («Икмәк һәм тамаша») дигәнен үрнәк итеп алып, халыкка
вакыт-вакыт төрле тамашалар, бигрәк тә спорт ярышлары оештырылып
торачак икән.
Менә шундый төшенчәләрне үзләштереп укыды кыз. Монда аларны
кырыс реалистлар итеп, хәтта ки хиссез-моңсыз роботлар кебек итеп
әзерләделәр... Сагыну-сагышлар, үкенү, хакыйкатькә омтылу, ярату-сөю,
СӨЙЛИ, ҖЫРЛЫЙ, САГЫНА ТОРГАН МАТЕРИЯ
104
кызгану, ярдәм итәргә теләү кебек кешегә хас эмоцияләрдән алар азат
булырга тиеш иде.
Укуының соңгы елында Элеонора яшьләрнең «Реалистлар» төркеменә
керде, чөнки моннан «Прагматиклар» фиркасенә туп-туры юл. Тик максатына
бик озак ирешә алмый йөрде кыз. Чөнки... чөнки ул ирекле, ягъни акчалы түгел
иде. Гаиләсендәге бер вакыйга гына аңа хыялына ирешергә мөмкинлек бирде.
Әбисе еш кына үзенең әбисен әхлак эталоны буларак искә ала иде. Ерак
әбиләре балалар сәнгать мәктәбендә директор булып эшләгән. Татарларга
хас сыйфат: эш аты булган, вазифасына зур җаваплылык белән караган.
Үзенә зур таләпләр куйгангамы, кул астындагылардан да эшләрен тиешенчә
башкаруларын таләп иткән. Эш таләп иткән – бары тик шул гына, ләкин,
гомумән алганда, аларга карата йомшак мөгамәләдә булган. Әлеге демократия,
либераллык аңа кыйммәткә төшкән: әбисенең таләпләрен өнәмәгән ике
хезмәткәр, коллективны аңа каршы котыртып, ул шундый, ул мондый,
дип, төрле ялалар ягып, бу эзәрлекләүгә ата-аналарны да тартып, әбисен
директорлыктан алдыртуга ирешкәннәр.
Элеонора бу турыда кечкенәдән ишетеп үскәнгә, чыгарылыш
сыйныфына җитәрәк, әлеге ерак тарихны үзенчә анализлап карады
һәм, алган белемнәренә таянып, шундый нәтиҗәгә килде. Әле бит урыс
патшасы Пётр I үз заманында болай дигән: «Кешеләрдә дөреслек бик аз,
ә мәкер күп». Бәс, шулай икән, ягъни яхшы күңелле кешеләргә караганда
начарлары күбрәк икән, алар белән идарә итү дә авторитар, алай гына
да түгел, куркыту белән булырга тиеш. Кул астыңда эшләүчеләр салып
куйган киемеңнән дә курыксыннар! Ерак әбисе, идарә итүдә демократик
мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышып, бик нык хаталанган. Әйе, Элеонора
өчен бу зур сабак. Әнә укытучылары да тукып тора: «ХIХ гасыр галиме
Маркс «Бытие определяет сознание» дип искәртүгә карамастан, гасырлар
узып, бөтен дөньясы үзгәреп бетсә дә, көнкүрештә әллә нинди техник
җиһазлар кулланыла башласа да, том-том китаплар, картиналар язылса да,
гаҗәеп музыкаль әсәрләр тудырылса да, интернет әллә нинди яңалыклар,
искитмәле хәлләр турында шауласа да, кеше дигәнең үзгәрешсез кала, ул
консерватив: һаман шулай эгоист, көнчел, мин-минлекле, явыз; аның яшәү
прицибы – үземнеке үзәктә, кешенеке кештәктә. Менә шундый җан ияләре
белән җитәкчелек итү өчен, кырыс реалистлар кирәк шул. Ә ерак әбисе,
күрәсең, романтик булган, шуңа да картиналар язгандыр инде ул. Аның ике
картинасы пейзаж булса, өченчесендә – «Әнием мирасы» дип аталганында
– чигүле намазлык, яшел дисбе һәм Коръән китабы сурәтләнгән иде.
Ерак әбисеннән калган ике картинаны аукционга куеп саттылар. «Әнием
мирасы» дип аталганын, ерак әбиебезнең ядкаре дип, үзләрендә калдырдылар.
Картиналарны сатудан кергән акча гаиләнең матди хәлен көткәннән дә югарыга
күтәрде, бу инде Элеонораның юлында яшел ут кабынуга тиң иде. Ул алтын
яшьләр арасында бөтерелә башлады. Озак та үтми аны «Прагматиклар»
фиркасенә дә кабул иттеләр. Сәясәттән аермалы буларак, суд өлкәсендә
хакыйкать хөкемлек итә дип (гаиләдә салынган оеткы тәэсир итми калмагандыр
шул), Элеонора тикшерүче булып эшли башлаган иде. Фиркагә керүгә, аны
өлкән тикшерүче итеп куйдылар. Ә инде күп тә үтми, кызның һәр эшкә
җаваплы карап, тырышып эшләвен, проблемаларны аек акыл белән хәл итүен,
мәсьәләгә һәрвакыт практик якын килүен исәпкә алып булса кирәк, судья итеп
билгеләделәр.
Н У Р А Н И Я Т Ө Х Б Ә Т У Л Л И Н А
105
Ябык мәктәптә аларны, судьяда хөкем ителүчегә карата бернинди кызгану
хисе булмаска тиеш, дип өйрәттеләр. Җинаять кылган икән, җәзасын алсын.
Җинаятьчегә карата симпатия туу – бөтенләй дә мөмкин булмаган хәл:
юкка гынамыни үлчәү тоткан хөкем алласы Фемида барлык дәреслекләрдә
дә күзләре бәйләнгән килеш сурәтләнә. Җәза карары фактлар нигезендә
канунның хәрефенә кадәр туры китереп чыгарылырга тиеш. Гадел хөкемнең
тагын бер шарты – ул инде һаман шул Пётр I әйтеп калдырган кагыйдә:
«Надлежит законы и уставы писать явно, чтобы не перетолковывать».
Судьяның, киләчәктә төзәлергә мөмкинлек бирергә кирәк дип, җинаятьчене
акларга яки җәза чарасын киметергә хакы юк – ул тәрбияче түгел; кылынган
җинаять өчен башкаларга да сабак булырлык җәза бирергә тиеш. Карар
чыгару процессына бернәрсә дә тәэсир итә алмый, бигрәк тә акча төртү-
ришвәт турында сүз дә булу мөмкин түгел. Судьяларның эш хакы шактый
югары булып, взятка алучыны үлем җәзасы көткәнлектән, бу турыда хәтта
уйларга да ярамый. Өстәвенә судьяның ялгыш карар чыгарырга һич кенә дә
хакы юк. Әгәр дә судья, ялгыша калып, идарәче даирәләр бу турыда белеп
алса, судья үзе җәзага тартылачак, хәтта аны үлем җәзасына хөкем итәргә
мөмкиннәр. Бу хәл бигрәк тә сәяси җинаятьләргә карата чыгарылган хөкем
карарларына кагыла, чөнки яңа җәмгыять кануннары буенча иң зур җинаятьче
дип хөкүмәткә, идарәче фиркагә каршы чыккан кеше санала. Шулай итеп,
Элеонора нык үзләштергән белеме нигезендә, кырыс, хәтта ки аяусыз судья
иде. Бернинди эмоциональ халәт: елмаю-көлүләр яки күз яшьләре, хәйлә,
адвокатларның ялкынлы нотыклары Элеонораны теге яки бу якка авыштыра
алмый. Ул таш кыя кебек үз урынында нык утыра, катгый принципларыннан
чигенергә аны бернәрсә дә мәҗбүр итә алмый.
Шул рәвешле, еллар йөгерә торды. Элеонора да, ире дә тырышып хезмәт
иттеләр, кызлары Эльвина рәсем ясауга сәләтле булып, сәнгать мәктәбендә
укый иде. Эльвинага ундүрт яшь тулачак Яңа елны алар, гадәттәгечә, Мальдив
утрауларында – океан яры буенда ук урнашкан виллаларында каршыладылар.
Яңа елның беренче көнендә ире Ян белән Элеонора – Мале шәһәренең икенче
читендә яшәүче дусларына, Эльвина исә, мольбертын күтәреп, океан ярына
эскизлар ясарга дип төшеп китте. Ә ике сәгатьтән цунами яр буендагы барлык
йортларны, шул исәптән Элеонораларның виллаларын да диңгезгә юып
төшергән иде.
Өсләренә ишелеп төшкән бу кара кайгы Элеонораларны сытты, изде.
Хатынның аңы томалангандай булды. Ул эшен ташлады. Өй эчендә кара
күләгә кебек анда-монда сугылып, миңгерәйтелгән кешедәй йөрде. Ничек
инде аның бердәнбер газизе – кызы юк?! Ничек алай булырга мөмкин?! Әнә
бит өй эчендә һәммә нәрсә аның элек тә булганын, хәзер дә барлыгын сөйләп
тора. Элеонора, саташкандай, баласының киемнәрен, сумкаларын капшый,
аннан аларны күкрәгенә кысып, кайнар күз яшьләренә манчый. Йөрәге
сыкрап, бик озак итеп зал түренә эленгән натюрмортка – газизенең иҗатына
карап тора. Анда сурәтләнгән күктәтиләр, ромашкалар, үлән сабакларын
сыйпый. Бу авыр, иге-чиге күренмәгән саташулы төштән һич кенә дә айныр
чара юк. Ире Янның да чигә чәчләре агарып чыкты, ул ничектер бөкрәебрәк
калды, һич тә элеккеге – җеп белән тарттыргандай төз гәүдәле хәрби
димәссең. Ян казинога йөрүен дә, гольф уйнавын да ташлады. Берәр шөгыль
булсын дипме, эшеннән кайткач, интернет архивларда казынып, борынгы
бабаларын, нәсел җебен эзли башлады. Элеонора да, чарасызлыктан, гөлләр,
СӨЙЛИ, ҖЫРЛЫЙ, САГЫНА ТОРГАН МАТЕРИЯ
106
чәчәкләр үстерергә тотынды. Тик инде ул бер генә чәчәкне дә өзә алмый:
чәчәк өзәргә үрелсә, гомере киселгән кызы искә төшеп тетрәнеп китә, кулы
һавада асылынып кала. Әниләренә барганда да, ул элеккечә чәчәк бәйләме
түгел, хәсрәттән тагын да картаеп киткән кадерлеләренә чүлмәге белән гөл
алып бара торган булды.
Хәсрәт диңгезендә бата-калка яшәгән көннәрнең берендә Ян, ничектер
дулкынланыбрак, хатынына эндәште:
– Җаным, карасана, минем чыгышым татарлардан – польша татарларыннан
икән бит! (Ян милләте белән поляк иде.) Өстәвенә нинди нәселдән диген әле
– шагыйрь Адам Мицкевич нәселеннән!
Тик бу хәбәр Элеонораны бик гаҗәпләндермәде.
– Исең киткән, – диде ул. – Франция императоры Наполеон Бонапарт әле үз
заманында ук, копните любого русского и найдёте татарина, дигән бит. Җир
йөзендә тамырларында татар каны акмаган милләт сирәктер ул.
– Өстәвенә, – дип дәвам итте Ян, – минем нәселемдәгеләр, телләрен
югалтсалар да, диннәрен саклаганнар – алар һаман ислам динендә икән бит.
Шунда кинәт Элеонора әбисенең: «Балам, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына,
берлегенә инанып, иманлы булып, ислам диненең бавына ныгытып тотын,
шуның буенча бар, ул, адашып, ялгыш юлга кереп китүдән саклар, авыр
чакларда таяныч, терәк булыр», – дигәнен исенә төшерде. Әйе, әбисе хаклы
булган! Ник кенә сөенечле чакларында ук әбисе өйрәткәнчә дин юлына
басмагандыр! Кем уйлаган соң ул шундый кара хәсрәт күрер дип. Гомер юлың
шатлыкка күмелеп, гөрләп барганда да, Аллаһы Тәгаләне һич кенә дә истән
чыгармаска кирәклеген кем белгән. Менә бит, үзең төшенмәсәң,тормышның
ачы, аяусыз сабагы акыл бирә икән.
Өч ел үтеп китте. Элеонора һәр кичне, күтәргесез авыр кайгы иңнәрен
баскан килеш, йокларга ята, иртән күзен ачуга, үзе белән гүргә керәчәк шул
кайгысы көтеп тора, ул көне буена да хатынны тынгылыкта калдырмый.
Ходайның язганы шулдыр дип, кызы рухына догалар укып, хәсрәтле ана
намазга басты, кара кайгысын эченә йотып, дөньяга да чыга башлады,
бераздан эшенә кайтты. Тик йөрәк ярасын каплаган юка гына элпә астында һич
җуелмас канлы яра саркый иде. Шушы яра Элеонораның дөньяга карашын,
уй-фикерләрен бик нык үзгәртте. Ул инде элеккечә кырыс хөкемдар түгел, ә
һәрбер җан иясен кызгана торган нечкә күңелле, миһербанлы анага әйләнде.
Аның кебек үк фаҗигале язмышка дучар булган аналар аңа хәзер туганнары
кебек якын тоелды.
Әнисе белән бергәләп әбисеннән калган видеоархивны карап утырганда,
ул бер шигырьгә тап булды. Авторы Хәсән Туфан диелгән. Инглизчә укып,
аралашып үскән Элеонора рус, татар телләрен ипи-тозлык кына белсә дә,
шигырь аны тәэсирләндерде.
Юл читенә басып, уйга талып,
Карап тора гүзәл миләүшә.
Кайларгадыр барган юлчы аңа
Йомшак кына итеп эндәшә:
– Тартынма син, сеңлем, ятсынма син,
Сөйләшик бер утырып янәшә.
Ятлар түгел, сиңа минем аша
Бертуганың – матдә эндәшә.
Н У Р А Н И Я Т Ө Х Б Ә Т У Л Л И Н А
107
Ничә миллион гасыр үтте инде
Безнең шушы җиргә килгәнгә...
Син бер гөлгә инде әверелгәнсең,
Ә мин менә – кеше дигәнгә.
Мин – бу кырлар, сулар, җилләрдәге
Атомнарның иске туганы:
Материя мин, җаным,
Аның бары
Сөйли, җырлый, сагына торганы.
Әйе, чынлап та, кеше – материянең «Сөйли, җырлый сагына торганы».
Сагына шул, бик сагына газизен Элеонора. Сагынуларына юк чара.
Шуңадырмы, күңеле бик нечкәрде, йомшарды аның. Хәер, кешенең тәне бит
каты таштан, салкын тимердән яратылмаган, туфрактан ул, йомшак туфрактан
яратылган (шуңа да кире туфракка кайта). Каты булу кешенең табигатенә үк
туры килми, чөнки аның Раббыбыз тарафыннан бүләк ителгән рухы шушы
суык, мәрхәмәтсез дөньяга җан җылысын өрү, миһербанлылык күрсәтү,
яшәешебезгә, үзара мөгамәләбезгә, тирә-як мохитебезгә яхшылык, күркәмлек
бирү миссиясе белән җир йөзенә килгән бит.
Мондый кичерешләр белән хөкемдарлык һич яраша алмый иде. Элеонора
эшен ташларга булды. Тик, күрәчәгенәдер, китеп өлгерә алмады – аңа сәяси
җинаятьчеләр эшен карап, хөкем чыгарырга туры килде. Җинаятьчеләр дип,
болар студентлар, әле балалыкларыннан да чыгып бетмәгән яшьләр иде.
Алар «Азатлык!», «Табигый байлыкларны – илнең һәрбер гражданына!»,
«Прагматикларны хакимияттән куарга!» кебек шигарьләр күтәреп, университет
мәйданына чыкканнар. Аларга башка яшьләр дә ияргән. Тикшерү материаллары
буенча, оештыручылары бер кыз булып чыкты. Судта да барлык гаепләнүчеләр
төп фигурант итеп аны атадылар. Шунда, суд барышында, Элеонора бу очракта
бер дә кирәкмәгән шигъри юлларны исенә төшерде. Кечкенә чагында әбисе
җитәкчелегендә татарның даһи шагыйре Габдулла Тукайның «Таз» дигән
бу шигырен күрше балалары белән инсценировка итеп куйганнары бар иде:
«Башчыбыз таз, бер заман без уйнадык...»
Әйе, уйнаганнар. Тик ахырын уйламаганнар. Тукай шигырендәгечә,
балалар гына шул. Барысы да башларын игән, гаепләрен таныйлар, димәк.
Чү, берсе башын горур тотып басып тора. Аның чыраенда үкенүнең әсәре дә
юк сыман. Бу – теге оештыручы кыз. Элеонора, аны яхшырак күрергә теләп,
күзлеген киде һәм кинәт утырган урыныннан авып китә язды: нәкъ үз кызы
Эльвинаныкы кебек куе зәңгәр күзләрнең акыллы карашы аңа төбәлгән иде.
Өстәвенә кызның йөзе дә таныш кебек тоелды. Таныш шул, әйе, таныш... Бу
бит... бу бит кайчандыр, күптән инде, аның Эльвинасы белән бергә балалар
бакчасына йөргән кыз. Дөрес, хәзер ул үскән, үзгәргән дә кебек, тик йөзеннән
элеккеге сабыйлыгы чыгып бетмәгән. Аның Эльвинасына да хәзер шулай
егерме яшь булыр иде...
Бу яшьләр инде университеттан куылганнар, димәк, җәзаларын алганнар.
Юридик күзлектән караганда, «Non bis in idem» (бер җинаять өчен ике жәза
каралмаган). Ләкин болар гади генә түгел, сәяси җинаятьчеләр иде шул. Ә
андыйларга җәзаның катысы каралган, бигрәк тә оештыручыга – теге горур
кызга, димәк. Боларны – төрмә, ә оештыручыны арктик киңлекләрдә яки
сусыз чүлләрдә гомерлек сөрген көтә. Озак баш ватты Элеонора. Теге кызны
СӨЙЛИ, ҖЫРЛЫЙ, САГЫНА ТОРГАН МАТЕРИЯ
108
сөргенгә җибәрү үз кызын җәзага тарту белән бер иде аңа. Ниһаять, ни булса,
шул булыр дип, төркемдәгеләрнең барын да зур штрафка тарту белән чикләнде
– ун ел буе хезмәт хакларының дүрттән берен «Прагматиклар» фиркасенең
исәп-хисабына күчереп барырга тиеш иде болар.
Сәяси җинаятьчеләрне канун нигезендә хөкем итмәгәне өчен җәза озак
көттермәде – Элеонораны егерме биш елга сөргенгә озаттылар. Егерме
кешелек мәхбүсләр төркемен тимер рәшәткәле ябык фургонда башта
Архангельскига алып килделәр. Анда аларны, карантин дип, салкын, дымлы
камераларда айга якын тоттылар. Аннан өсләренә барысына бер үлчәмдәге
өс киеме – тупас, калын материалдан сырып тегелгән, матрос бушлатын
хәтерләткән килешсез куртка, сырган чалбар, аякларына калын табанлы унты
сыман итек өләштеләр. Шушы котсыз киемнәрне киеп алгач, барысы бертөсле
соры массага әйләнгәндәй булды, аларны тик җиңнәренә, арка-күкрәкләренә
сугылган саннары буенча гына аерырга мөмкин иде. Ил-көненнән аерылырга
мәҗбүр ителгән бу бәхетсезләрне очкыч белән Баренец һәм Карск диңгезе
арасындагы Яңа Җир архипелагының Көньяк утравына озаттылар. Димәк,
Элеонораның калган гомере боз диңгезендә – мәңгелек төн иле булган
караңгы, коточкыч салкын урында үтәчәк икән. Хәер, калган гомере озын
түгел инде – булса, алты-җиде ай булыр. Аның укыганы бар: мондагы уран
шахталарында эшләүче тоткыннар шуннан да озакка тарта алмый, диләр.
Иллюминатордан очкыч астындагы болытларга карап барган Элеонораның
башына: «Их, очкыч берәр кыягамы бәрелеп, мәтәлеп төшсә, нинди яхшы
буласы, минут эчедә бөтен әрнү-сыкрауларга нокта куелыр иде», – дигән көфер
уй килеп китте. Ул юлдашларына күз салды. Аларның да йөзләрен өметсезлек
пәрдәсе сарган иде. Шулай да бераздан тоткын хатын, аңына килгәндәй булып,
үз-үзен шелтәләп алды: шайтан гына өметсез ул. Дөрес, алда үзен кара язмыш
көткәнен, бәлкем, инде гомеренең дә санаулы гына калган айлары, атналары,
хәтта көннәре булырга мөмкин икәнен ул чамалый, тик нишләптер күңел
төбендә өмет чаткысы пыскып ала иде. Караңгы, авыр уйлардан хатынның
башы авырта башлады. Шунда әнисенең (ул да, Элеонора кебек үк, оныгының
һәлакәтеннән соң ныклап торып дин юлына баскан иде): «Мөэмин кеше
Коръән аятьләреннән шифа табар» дигәне исенә төшеп, үзе генә ишетерлек
итеп иреннәрен кыймылдатып, «Аятелкөрси»не укый башлады.
Очкыч Амдерма-е дигән хәрби аэродромга төшеп утырды. Җиргә аяк басуга,
мәхбүсләр чайкалып китеп егыла яздылар – шулкадәр дә көчле җил иде. Көч-
хәл белән, каршы искән җилдә иелә-бөгелә атлаган тоткыннарны сакчылар
еракта каралып күренгән бинага таба куалады. Бераздан җил басылгандай
булды, вак кына яңгыр пыскаклый башлады. Коеп яумаса да, барып җиткәнче,
өс-башны чылатты. Өстәвенә көне дә салкынча, җылылык биш-алты градустан
артмыйдыр, ә бит әле көз түгел, җәй – июль уртасы.
Соры төстәге, тәрәзәсез таш бинаның шыксыз озын, ялангач коридорында
тоткыннарны сафка тезеп, номерлап санагач, конвой башлыгы Элеонораны
үз янына чакырды.
– Сезгә бер ай госпитальдә эшләргә, – диде ул, фәрман биргән кырыс
тавыш белән.
Менә, гомере бер айга озыная булып чыкты...
Коридорның таш идәнендә төн үткәргәннән соң, бәхетсез мәхбүсләрне,
амфибиягә төяп, архипелагның Төньяк утравына озаттылар, ә Элеонораны
Белушья Губа дигән посёлокка алып киттеләр.
Н У Р А Н И Я Т Ө Х Б Ә Т У Л Л И Н А
109
Монда аны конвоир тиешле, документлар нигезендә, госпитальнең баш
табибына тапшырды. Илле-алтмышлар тирәсендәге (нишләп ирекле баштан
Алла каргаган җирдә эшли икән бу олы яшьтәге кеше, дигән уй узды хатын
күңеленнән) табиб Элеонораның әле гүзәллеген җуймаган йөзенә бер генә
күз ташлады да:
– Сез шәфкать туташы булып эшли алырсызмы? – диде. Гомере кыл-җеп
өстендә торган хатын юк дип әйтә аламы соң?! Ябык мәктәптә аларны беренче
ярдәм күрсәтергә, укол ясарга өйрәттеләр. Әнисенең табибә булуы да аны бу
өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар итә, ә латин телен ул су урынына эчә иде.
Йөз илле авыруга исәпләнгән бу хәрби госпитальдә шәфкать туташлары
болай да җитешми икән, өстәвенә икесе декрет ялына киткән. Элеонораны
монда җыештыручы итеп теркәделәр, чөнки сәяси тоткыннарга табиб яки
шәфкать туташы булып эшләү тыелган. Табигый сәләте, тырышлыгы, медицина
өлкәсендә булган кадәр белеме аркасында ул эшенә бик тиз төшенде. Ике атна
да үтмәде, аңа инде операция барышында шәфкать туташы булып эшләргә туры
килде. Тик... менә инде ай үтеп бара. Тиздән, бик тиздән аңа да нурланыштан
газап чигеп үләчәк мәхбүсләр сафын тулыландырырга туры киләчәк.
Кызының һәлакәтеннән соң аның яшисе килмәгән чаклары күп булды. Менә
хәзер, үлем күзенә карап торганда, яшисе килү теләге көчле. Нишләпләр шулай
икән? Нинди гаҗәп нәрсә син, тормыш! Яшәпләр туеп булмый. Әйе, Аллаһның
кешегә иң зур бүләге – ул яшәү, гомер. Кем белә, бәлкем, язмыш аңа тагын бер
тапкыр мәрхәмәтле булыр: уран шахталарына җибәрмичә, бакыр базларына,
марганец, кара кургаш, цинк шахталарына яки Карск диңгезе шельфындагы
нефть промыселларына гына озатыр.
Чынлап та, язмыш аңа тагын елмайды. Кемнәрдәндер үтенеп, ялынып,
әгәр ул дигәнчә булмаса, контрактны өзеп кайтып китәчәген ультиматум итеп
куеп, баш табиб аны бер елга калдыруга ирешкән булып чыкты. Бу турыда
хезмәттәшләреннән ишеткәч, Элеонора аларның әлеге вакыйгага карата
фикерләрен дә белде. «Нинди кайтып китсен, ятим калган дүрт оныгын аякка
бастыру өчен, акча эшләргә килгән бит, китәме соң», – диештеләр.
Менә, ул-бу булмаса, гомере тагын бер елга озайды. Эшлә дә эшлә. Хәер,
эштән кала аның башка нәрсәсе бар соң?.. Ул госпиталь бинасында карават
белән өстәл генә сыярлык чолан сыман караңгырак бүлмәдә яши. Китап
укырга, язарга ярамый, интернет турында, билгеле инде, хыялланырга гына
кала. Туклануы – тоткыннар паёгы, аш пешерүчеләр авырулардан артып
калган ризыкны сирәк кенә булса да бирештерәләр. Элеонорага персонал
белән дә, авырулар белән дә, эшкә кагылышлы темалардан кала, аралашу
тыелган. Авыруларның күбесе хәрбиләр булганлыктан, аңа ир-атлардан
сүз кушучылар күп, ләкин хатын ләм-мим дәшми иде. Аңа госпиталь
территориясеннән чыгып йөрү дә тыела. Чыгып та кая барасың? Диңгездәге
моржлар, тюленьнәр, диңгез казларын карыйм дип, яр буена ак аюлар
янына төшсәң генә инде. Ак аюлар үзләре дә кайвакыт посёлок урамнарына
килеп чыгып, монда яшәүче хәрбиләрне, төзүчеләрне куркуга салган
очраклар бар икән. Элеонора тәрәзәгә карады. Салкын, фәкыйрь табигать
күренеше бәгырьләрне кискән сагышны тирәнәйтә генә иде. Аяк астын мүк,
лишайниклар каплаган, анда-санда күренгән кәкре-бөкре кәрлә каеннар,
җиргә ята төшеп үрмәләп үскән таллар, кыска гына үлән сабаклары бер дә
тынып тормый торган ачы, кискен җилдә менә-менә үләм-бетәм дигәндәй
сыгылалар, ярдәм өмет итеп, җиргә сырышалар. Кыш турында инде әйтеп
СӨЙЛИ, ҖЫРЛЫЙ, САГЫНА ТОРГАН МАТЕРИЯ
110
тә торасы юк. Мондагы күпсанлы күлләрне, елгаларны төбенә кадәр катыра
торган, җелегеңә үтәрдәй кырык-илле градуслы салкыннар, өстәвенә ураган
җилләре, ноябрь уртасыннан гыйнвар ахырына кадәр җитмеш көнгә сузылган
караңгы төн. Җәйләрендә – мәңгелек туң, территориянең шактый өлешен
каплаган калын боз катламы, фәкыйрь флора. Шушыларның барысы өстенә
монда үткән гасырларда үткәрелгән атом-төш сынауларының кара шәүләсе
төшкән кебек. Әллә инде Карск диңгезе төбенә күпләп күмелгән радиоактив
калдыклар шундый шом таратып тора, белмәссең.
Тик шушы шартларда да кешеләр эшлиләр, яшиләр. Каз Җире дигән
ярымутрауда, Белушья Губа бухтасының яр буена урнашкан бу посёлокта,
өч меңләп кеше яши. Монда хәрби полигон булганлыктан, халыкның
күпчелеге ир-атлар – төзүчеләр, хәрбиләр. Посёлок яхшы үсеш алган
инфраструктурага ия, бухтада диңгез порты төзелгән, гомумән, монда –
боз илендә дә тормыш кайный. Әйе, биредә дә яшиләр, эшлиләр, тик алар
бит ирекле, ә Элеонораның һәр адымы диярлек сак астында, ул, монда
яшәүчеләрдән аермалы буларак, күп нәрсәдән мәхрүм. Ах! Әгәр дә ул ирекле
булса... Ә болай... Ул – кол, ул үз-үзенә хуҗа түгел. Хатын белә: ул инде
беркайчан да ирекле булачак түгел, беркайчан да якыннарын күрә алмаячак,
гомере шушында киселәчәк. Алда гел караңгылык, яктылык күренми. Әле
дә ярый, монда эләккәнче, ислам диненең бер баганасы булган намазга
өйрәнеп калган. Әбисе әйткәнчә, авыр вакытларда тотынырдай, таянырдай
бердәнбер мөмкинлек ул. Намаз аның юанычына, яшәү белән бәйләүчесенә,
тәмуг газапларында җан асраган мәхбүскә рухи көч бирүче саекмас
чыганакка әйләнде. «Әлләзии халәкаль-мәүтә үәл-хәйәәтә лийәблүүәкүм
әййүкүм әхсәнүгәмәләә үә һүүәл-гәзизүм-гафур» (мин сезне үлем белән
яшәү арасында кылган гамәлләрегез аша сынау өчен генә җибәрдем), – ди
Аллаһы Тәгалә. Әйе, Элеонора да шушы сынау дөньясына килгән икән инде,
сынауны лаеклы рәвештә, сабырлык белән үтү лазем, намаз аша Аллаһка
үзенең барлыгын, Аллаһ Раббысын гел истә тотуын хәбәр итү дә кирәктер.
Һәм мәхбүс шулай эшләде дә.
Ел да үтте. Элеонора, алдагы язмышы турында уйларга да куркып,
эшләде дә эшләде. Ике елдан аның коткаручы фәрештәсе булган баш табиб
та континентка кайтып китте. Яклаучысыз калган хатынның күңеленә боз
салкыны йөгерде: нишләтерләр аны, исләренә төшеп, шахтага озатырлармы?
Ләкин ел арты ел узды, аны килеп алып китүче күренмәде, Элеонора дамоклов
кылычы астында эшләвен дәвам итте.
Менә инде шушы боз диңгезендә Элеонора тугызынчы җәен каршылады.
Аңа кырык сигез яшь тулды. Нишләп адәм дигәнең шушы авыр шартларда да
тормышка ябышып ята икән? Кызы-газизе күптән теге дөньяда. Ире, бәлкем,
исәндер. Әти-әнисе исән микән соң? Алар картлар иде бит инде. Элеонорага бу
газап утравында ни калган? Әллә теге чакта юлдаш мәхбүсләреннән аерылып
калып, ялгыш эшләдеме? Гәүдәсе күптән инде крематорийда яндырылып,
җаны кош булып очкан булыр иде бит. Шулай уйлана торган булды үлмәс
борын боз тәмугына эләккән ана. Тик дөнья куласа: бер әйләнә, бер баса дип
юкка гына әйтмәгәннәр икән.
Июль азагында Элеонораны башка мәхбүсләр белән, очкычларга төяп,
һаман шул Амдерма-е аэропортыннан Воркутага алып киттеләр. Монда
аларның кулларына документ һәм беркадәр акча күчерелгән банк картасы
биреп (калганын компенсация рәвешендә өйләрегезгә кайткач алырсыз,
Н У Р А Н И Я Т Ө Х Б Ә Т У Л Л И Н А
111
диделәр) тараттылар. Илдә зур сәяси үзгәрешләр булып, хакимият алышынган,
«Прагматиклар» фиркасе куып таратылган икән.
Элеонора өйләренә икенче көн кичкә авышканда гына кайтып җитте, чөнки
аларның шәһәренә вакуум поезд (капсулалар эчендәге пассажирларны труба
буенча бер сәгатьтә мең чакрымга илтеп куя торган) ике көнгә бер генә йөри
икән. Кодны җыеп, зур тимер капканы ачты. Баскычтан күтәрелеп, өй ишеге
янына килде. Һаман шул өч төймә урынында тора. Элеонора үзенең төймәсенә
бармагын тидерүгә, ишек акрын гына бер якка шуышты. Хатын эчкә атлады.
Тып-тын иде, ире дә, хезмәтчеләр дә күренмәде. Ул, юл киемнәрен дә салмыйча,
залга узды. Зал нәкъ ул киткәндәгечә, бары тик түр диварга кызының-бәгырь
кисәгенең зурайтылган фотосурәте эленгән. Яшь тулы күзләре белән ана
баласына текәлде, калтыранган куллары белән рәсемне сыйпады, аннан
карашын кызының «Кыр чәчәкләре» дигән натюрмортына күчерде – ул иске
урынында эленеп тора иде.
Кинәт сабый елавы ишетелде. Хатын, бу ни бу, дип уйларга да өлгермәде,
залның йокы бүлмәләре ягындагы ишеге ачылып китеп, кулына бала
күтәргән яшь кенә хатын-кыз килеп чыкты. Ул да, Элеонора да, соң дәрәҗәдә
гаҗәпләнеп, бер тын бер-беренә карап тордылар. Элеонора, аңына килгәндәй
булып: «Сез кем?» – дип сорады. «Ә сез?» – диде теге хатын, сорауга сорау
белән җаваплап, һәм шунда ук, нәрсәдәндер курыккандай, тиз-тиз: «Сез
Элеонорамы?!» – дип өстәде. Яшь хатынның тавышы да, йөзе дә таныш кебек
тоелды. Соң бу... соң бу... аларда бакчачы булып эшләгән кешеләрнең кызы
бит. Ә бала? Элеонора сабыйга күз төшерде: ике яшьләр чамасындагы малай
коеп куйган бәләкәй Ян иде.
Элеонора, дәшми-тынмый, стенадан кызының натюрмортын алды да
саубуллашмый-нитми борылып чыгып китте.
Инде кызларын исән килеш күрүдән өметләрен өзгән ата-анасы, Элеонораны
күргәч, бәхет-шатлыкларыннан күз яшьләренә күмелде. Ярабби, Аллаһы
Тәгалә карт белән карчыкның кызларына исәнлек сорап, намаздан соң ялварып
укыган догаларын, риясыздан биргән хәер-сәдакаларын, тоткан уразаларын
игътибарга алып булса кирәк, аның гомерен саклаган. Ат йөрер дага белән,
адәм йөрер дога белән дип әйтүләре хактыр.
Гаҗәп, монда да зал идәненә җәелгән калын келәмдә өч яшьләр чамасындагы
кызчык уйнап утыра иде. Сабый башта Элеонорага ятсыныбрак карап торды
да аннан, йөгереп килеп, аның итәгенә ябышты: «Әни, әнием, сагындым! Нигә
озак кайтмый тордың?» – дип елап иркәләнә башлады. Гаҗиз калган хатын,
баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысты. Кызчык Элеонораның әнисенең
сеңлесенең оныгы икән; өч ай элек әти-әнисе, әбисе авиакатастрофада һәлак
булганнар.
Элеонораның хәлләреннән бераз хәбәрдар булганнан соң, әти-әнисе,
кыенсынып кына, Ян турында сүз башладылар. Ябыгып, ярты гәүдәсе генә
калган саргайган йөзле кызын йөрәге белән жәлли-жәлли, үзләрен дә гаепле
санап, әнисе сыкрый-сыкрый сөйләде дә сөйләде. Хатыны өчен Янны да буш
калдырмаганнар: фиркадән чыгарып, отставкага җибәргәннәр. Элеонораны
бик сагынган, юксынган ул. Тик инде аның мәңге кайтмаячагын уйлап, биш
елдан соң өйләнергә булган – нишләрсең, ир кешегә ялгыз яшәве читен.
– Кирәкми, – диде Элеонора, әнисен бүлдереп, – Ян да, сез дә гаепле
түгел. Язмышымдыр. Ходай Тәгалә бәхетен дә, бәхетсезлеген дә үзе ала,
үзе бирә. Менә бит, гомерем бетмәгәч, тәмугтан да исән чыктым, бәхетемә
СӨЙЛИ, ҖЫРЛЫЙ, САГЫНА ТОРГАН МАТЕРИЯ
112
тагын бер кыз да бирде, әйеме, бәбекәем, – дип, хатын баланы кочып сөйде,
тегесе көмеш кыңгыраучыклар чыңлаган яңгыравыклы тавыш белән көлеп
җибәрде.
Икенче көнне Ян үзе дә килде. Ярабби, элеккеге ир солтаны урынына
Элеонора каршында газаплы тормыштан тәмам бетәшкән карт басып тора иде.
Кая киткән аның киң җилкәләре, шәмдәй төз буе? Тирән буразналар каплаган
сөйкемле чыраена аптырау галәмәте чыккан Ян да хатынының йөзендә
элеккеге – бер кашык су белән йотардай – Элеонораны күрергә теләп булса
кирәк, гаҗәпләнебрәк текәлеп карап тора иде. Икесенең дә күзләрендә яшь
күренде, алар балаларча, үксеп дигәндәй, елап җибәрделәр. Иргә дә, хатынга
да авыр, бик авыр иде.
Елап туйгач, Ян Элеонорага зур гына шкатулка сузды. Хатын аны таныды:
монда ул бәхетле чакларында алтын балдакларын, куш беләзекләрен, зөбәрҗәт,
рубин кашлы йөзекләрен, энҗе муенсаларын, бриллиант кашлы алкаларын
саклый иде. Элеонора сак кына шкатулканы ачты. Зәркән әйберләре элеккечә
шунда ята.
– Йорт-җирне бүлешүгә килгәндә... – дип, авызын ачкан Янны хатын
бүлдерде:
– Кирәкми, миңа хәзер шушысы да җитә, – дип, шкатулкага ымлады.
– Рәхмәт, – дип кенә әйтә алды Ян, нишләптер каушап.
Элеонора яңа тормышына кыеннан ияләште. Аңа һаман, комендатурага
барып, билгеләнеп кайтасы, ярым ач килеш авырулар белән процедуралар
үткәрәсе, дәшми-тынмый, чукрак кешедәй йөриседер кебек тоела, өстәвенә,
менә-менә, һау-һаулап этләр ияртеп, конвоирлар килеп чыгар төсле. Ул йоклый
алмый, элеккеге борчу-хәсрәтләре аңа һич кенә дә тынгылык бирми. Дөрес,
коръән, намаз уку аңа бераз җан тынычлыгы бирә бирүен, тик элеккеге мәхбүс
барыбер тулысынча нормаль халәтенә кайта алмый интекте. Бу хәлендә
хатын эшкә дә урнаша алмый иде. Аптыраганнан, Элеонора кичерешләрен
телефонына төшерә башлады. Яза торгач, бер ел дигәндә тулы бер роман
килеп чыкты. «Ураганнар илендә» дип атады аны элеккеге тоткын. Романны
укучылар шактый күп булып чыкты, җәмәгатьчелектә аның белән кызыксыну
киң таралыш алды. Ә өч елдан роман буенча «Боз тәмугында» дигән зур
популярлык алган фильм эшләнде. Фильмның презентациясе, зурдан кубып,
тантаналы шартларда үткәрелде. Анда хатыны белән Ян да чакырылган иде.
Элеонораның тулыланып, түгәрәкләнеп киткән нурлы йөзенә, шатлыктан
балкып торган күзләренә сокланып карап торган Ян да ничектер үзен бәхетле
сизде; ул чын күңелдән Элеонораны зур уңышы белән котлады...
Тормыш үз асылына кайтып дәвам итте.