Логотип Казан Утлары
Шигърият

САБЫРЛЫК СОРЫЙМ ЯЛВАРЫП...

***
...12 октябрь төнендә
1
Көн дә бер җөе сүтелә
Хыянәт төененең...
Ышанмастан ышанырсың
Кырын эше дүрт йөз елдан
Басып кергәч өеңне...
Биш гасыр битлек астында
Хыянәтченең бите...
Кушучлап җыйган карасын
Илем-ыруым өстенә
Бүген ул тагын сипте...
– Аһ, – дигәнче аяз күгем
Корымланып каралды...
Котылгысызлык хастасы
Кара елан угы булып
Бәгыремә кадалды...
2
Өметсезлек әрсезләнеп
Бәрә дә килә кереп...
Кулыңнан китә бар эшең...
Ул тора мыскыллап көлеп,
Син елыйсың үкереп.
Өметсезлек – ярты үлем,
Теләп-теләмәсәң дә
Күрә алмыйсың үзеңне,
Белә алмыйсың сәбәбен,
Көне-төне эзләсәң дә...
Мөхәммәт МИРЗА (1953) – шагыйрь; «Киек каз юлында», «Тере су», «Адәм баласы», «Берүземә
бер диңгез» һ.б. күпсанлы китаплар авторы. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе лауреаты. Казанда яши.
38
Юлбасарлар, илбасарлар
Басып кергәч илемне,
Өйдә – илдәге уйнашка
Җанкаем янып-көенде –
Иблис шашып сөенде...
3
Тарих – сәхнә, уен, имеш...
Чуалган мең мәртәбә...
Кемдер әйткән: «Сабыр итик,
Сабырсызлык – чыгынкы тай –
Сындырып тибә тәртәгә»...
Сабырлар итеп саргайдым,
Сарыдан якты кайгым...
Кемгә барып сарылсам да,
Юк бердәнбер юатучы –
Кемгә кирәк аһ-ваем...
Сабырлыкның чиксез чиге –
Шунда ди сары алтын?!
Алтын сарайлы чакларын,
Кодрәт-шөһрәтле чакларын
Саклый алмады халкым...
Сабырлык сорыйм ялварып,
Сәҗдәдә сорыйм оеп:
– Сынауларны бирдең мулдан,
Ярлыкагыл, – дип, – бер Ходам,
Барлык-берлегең тоеп...
* * *
«Эфес каласы хәрабәләрендә»
Меңьеллыклар аунап ята,
Тузанга батып...
Тарихы – төзәлмәс хата,
Узганга кайтып
Үкенүдән, үртәлүдән
Зыяны артык;
...Кан-яшькә коенган ташка
Җил елый ятып;
Ташларны өеп күтәргән
Субайлар ватык –
Хәрабәдәге хәлләргә
Битараф вакыт...
* * *
Килегез дә күрегез – торабыз ничек,
Яшәр өчен планнарны корабыз ничек...
Тапканыбыз тулаем «күченә» ничек –
Күрәләтә күргән күзне йомабыз ничек?
М Ө Х Ә М М Ә Т М И Р З А
39
* * *
Сузылды яз,
Соңарды җәй...
Чигенмәде
Бер саплам да
Кыраулы көз –
Сызды йөзгә
Буразнасын;
Бәскә төрде
Төк-толымын;
Салмакланды
Адымнары –
Тәкъдиренә
Язган гомер
Фасылларын
кем дә булса
бер үзгәртә
аламы соң?
* * *
* * *
Сукмакны җәнлек тә сала,
Юлны – фәкать кеше.
Баланы җәнлек тә таба,
Шәхесне тик кеше...
Киләчәккә бар да бара,
Акыл тик кешедә...
Тик җәнлектәге самим хис
Ярлырак кешедә...
* * *
Истанбул–Казан очкычы 1000 метр биектә...
Синең дә бу мизгелдә
Түгеләме яшьләрең?
Тоз йотып төшенерсең
Мәгънәсенә яшәүнең...
Белсәм дә Хак дөресен,
Фарыз бүген дәшмәвем...
Көтәсеңдер җавабым,
Өметең өзмисеңдер –
Зинһар, бимазаланма!
Иблиснең ялганыннан
Аклану эзлисеңдер –
Бу, ахыргы замана?!
Яшемә манып язам:
– Аһ, бу нинди бушану!..
– Амин! – дигәч, фәрештәң,
Иманыңа сыенып:
– Торып бас! – дип кушалу
Илһамланып һуш алу!..

 

Адәм баласы
Яңа бишьюллыклар

Мәңгелек – чиксезлек,
Үлчәнми саннарда...
Адәм баласының
Санаулы сәгате
Чиксез гасырларда...
***
Яшәеш – вакытның
Мәгънәви асылы...
Адәм баласының
Туктаусыз яралып
Хак юлга басуы...
***
Залимлек – Иблиснең
Кодрәте – дәрманы...
Адәм баласының
Сакланганын саклар
Бер Хакның фәрманы...
***
Кышын яңгыр коя,
Әйтерсең, көз мәле...
Адәм баласының
Гел янәшәсендә
Гаҗәпләндергәне...
***
Зилзилә кубарды
Тау-тау дулкыннарны...
Адәм баласының,
Саламга тотынып,
Дога укынганы...
***
Чамасыннан узып,
Нәфесе азынган
Адәм баласының
Газаплар базыннан
Чыкмасы язылган.
***
Яратылышыннан
Ага да ага ул...
Адәм баласының
Язмышы ярына
Дулкынын кага ул...
***
Җиңгән гел җимереп,
Көчләгән, талаган...
Адәм баласының
Ганимәт малы да
Хәләлдән саналган...
***
Күл булганчы тамган,
Кыя-ташны ярган...
Адәм баласы үз
Тамчы хәлендә үк
Язмышына торган...
***
Очкыннан кабынып,
Бурасын ялмаган...
Адәм баласының
Йөз елдан янмаган
Курасы калмаган...
***
Арбасы җимерек,
Аты тугарылган...
Адәм баласының
Айныгач нияте –
Җәнҗал кубаруда...
***
Байның тук авызы
Ни әйтсә дә хаклы...
Адәм баласының
Ярлы ябагасы
Хуплауга яраклы...
***
Агымсу төбе – таш,
Күл төбе – ләм, үлән...
Адәм баласының
Төпсез күңле тоташ
Чиксез галәм белән...
***
Көндәшлек күршедән
Иртәрәк уята...
Адәм баласының
Калышмыйм дигәне
Кичтән үк соң ята...
Адәм баласы
Яңа бишьюллыклар
М Ө Х Ә М М Ә Т М И Р З А
41
***
Итагатьлелеге
Йөзенә язылган...
Адәм баласының
Бәйрәмдер һәр көне
Разыйга азыннан...
***
Җирлегә җир җитми,
Маллының аз малы,
Адәм баласының
Матдәчелегендә
Нәфесе азганы...
***
Мәхкәмә ялчысы
Оран салды: «Басың!..
Адәм баласының
Тәкъдире камчысы
Яра сызды ярсып...
***
Ишек, тәрәзенә
Кадакланган такта...
Адәм баласының
Зимагурлыктасы
Кайгырмый бу хакта...
***
Бу дөнья бер бетә –
Кот чыгар кисәтү...
Адәм баласының
Башын комга тыгып
Качуда исәбе...
***
Җиһанда бер зат юк
Шикләнми тормаган:
Адәм баласының
Аңарга дигәнен
Көндәше урлаган...
***
Төптән күтәрелеп,
Биеккә үрелер...
Адәм баласының
Үргә менгәненә
Ерактан күренер.
***
Дәүләте, мөлкәте,
Йорты, биләмәсе...
Адәм баласының
Табып бәрәкәтен
Килә кинәнәсе...
***
Үзәгенә чапса,
Урталай ярыла.
Адәм баласының
Кулдаш балтасына
Көн дә эш табыла...
***
Еланнар туена
Юлыккан югалыр...
Адәм баласының
Җиде буынына
Риваяте калыр...
***
Хаклык – әйткәнендә,
Ваклык – кылганында.
Адәм баласының
Санлы саваплары
Ярлы калганында...
***
Комнан аркан ишеп,
Чүл корабын тарткан...
Адәм баласының
Табигать бер ишен
Хыялый яраткан...
***
Бай күзен май баскан...
Ярлы йөзе арык...
Адәм баласының
Шул хәлдәгеләре
Бер-берсеннән гарык...
***
Төшеменә күрә
Килешенер эше...
Адәм баласының
Эшсез вә төшемсез
Булыр гел бер ише...
***
Күкрәп килде дә
Бер таммыйча китте...
Адәм баласының
Гөлдәй иреннәре
Яргаланып кипте...