Логотип Казан Утлары
Бәян

Әниләр (бәян)

Вакыт җиткәч кенә кадерләргә,

Кереп югалалар каберләргә....

Мөдәмил Әхмәтов

Елның елында хәрби диңгез флоты көнен Мишә буендагы изгеләр чишмәсе челтерәп аккан тау итәгендә, учак ягып, казан асып уздырабыз. Мәҗлес кич башлана һәм таңгача дәвам итә. Флотта хезмәт иткән, текә вазифасы, административ маясы ышыгында хатыны исемендәге табышлы бизнесын армый-талмый алга кәшәләүче Әхмәт дустыбыз ел саен сарык чалдыру, җәтмә белән балык сөздерү, табын әзерләтү, аның тирәли келәмнәр җәйдерү, палаткалар кордыру, кулъюгычлар куйдыру, сөлгеләр элдерү, печәнен чаптырып, машиналар өчен мәйданчык әзерләү, килер юлларны тигезләү-төзекләндерү һәм барыбыз өчен дә җитешле санда тельняшкалар сатып алу хәстәрен күрә. Биредә Әхмәт яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, атлар асрау һәм кымыз җитештерүне җайга салган. Җирләр аныкы икәнен якын-тирә авыл халкы бик белеп тә бетерми бугай, чөнки дустыбыз, «нигә кош-кортларыгыз, мал-туарларыгыз минем биләмәләрне таптый», дип әлегә вакланмый. Озак еллар Иделдә ак пароход йөздергән Фәрит кордаш бәйрәмебезгә баштанаяк ак формадан килә, һәм аңа Адмирал әфәнде, дип кенә мөрәҗәгать итәбез. Күбебез флотта хезмәт итмәсә дә, тельняшкалар киеп, бераз кызып алгач, әкренләп диңгез бүреләренә охшый төшәбез. Безгә шулай тоела. Хәер, читтән күзәтүче ятлар ничек бәяли торгандыр, Аллаһ сакласын... Саф һавада табынга килгән һәр ризык, итле шулпа, шашлык, бәлеш, табада кыздырылган елга балыгы, көлгә күмеп пешерелгән бәрәңге – бар да әйбәт үтә. Халык мәкале хаклы: аш – ашка, урыны башка. Әлбәттә, мәҗлескә кереш сыйфатында иң алдан чыгарылган флотча макорон да тиз ялмана. Чәй, аннан катырагы өчен кружкалар, аш тәлинкәләре, кашыклар – бар да безнең чордагы хәрби хезмәттәгечә әлүминнән. Кымызны касәгә салып сыйланасы. Кайсыбызның нинди дәрәҗәгә ирешкәнен исә чирәмлектә тезелешкән машиналар «әйтә». Көяз иномаркалар рәтендә, ә алар арасында танк шаелары да юк түгел, тыйнаклык саклап, тегеләрнең укалары коелмасын тагы, диебрәкме, берара читкә тайпыла төшеп, боегыбрак торучы, үз илебездә чыккан транспорт чараларының «тезләре» сыгылганрак, һәм «борыннары» салынкырак. Хәлбуки, тора-бара күңелләр нечкәрә, кайсыбызның ничә яшьтә булуы, иҗтимагый баскычта ниткән кирттә канат җилпүе онытыла, һәм без бары тик дуслар, ахириләр генә булып калабыз. Әңгәмә җанлана, кыза, кайный, күбекләнә. Һәм куыклар да оча башламый микән? Элегрәк, яшьрәк чакта сүзебез күбрәк кызлар, мәхәббәт өлкәсендә яуланган үрләр хакында урала торган иде. Инде ул чорыбыз сагынып сөйләргә генә калып бара бугай. Дөрес, әле дә хатын-кыз темасы тәҗеллеген җуймады җуюын, тик бераз шиңә, куырыла төште, димме, мактанышуларыбыздагы шигъриятне елдан-ел тормыш прозасы кысрыклый. Кыскасы, без фәкыйрьләр өчен эштә килеп туган кыенлыкларны ерып чыгу, дәү түрәләр белән бәрелешләрдән кемнәрнең ниткән «каурыйлары» коелып исән калуы хакында кыйссалар елдан-ел кызыграк тоела бара...

Утыра торгач, һәр җәй көтеп алынган шушы очрашуыбызга турылап, Сәлимулла кордаш чыгарган җырга да чират җитә...

...Кызырата тавы, Мишә яры...

Тау өстендә тора бер болыт...

Күңелдәге хисләр, якты төсләр

карашлардан ташый, нур булып...

Үзебезнең җырны җырлыйк әле,

кубарылсын җанның юшкыны,

ялкынланып янсын безнең учак,

биекләргә менсен очкыны!

Кызырата тавы, Мишә яры, –

бәллүр чишмә чыга ургылып.

Сөйләшәсе сүзләр хәттин ашкан,

күңелләрдән ташый, моң булып.

Яшьлектәге дуслар җанга якын.

Яшьлектәге хисләр кадерле.

Яшьлектә җырланган җырлар гына

телә җанны, өзә бәгырьне...

Һәм тагын үзебезнең җырны җырлау мөһимлеге хакындагы кушымта арага керә. Тик аның соңгы юлы «йолдызларга ашсын очкыны», дип тәмамлана... Бу сүзләрне, теләк-тәкъдимнәребезне искә алып, Әмир яшьти корыштырган иде...

Җыр, әгәр дә аңа җан иңгән икән, күңелләрне уртак дулкынга турылый һәм андыйдан соң беркавым айный алмый, әсәрләнеп, сүзсез утырыла...

Адмирал әфәндене тау исеме сәерсендергән булып чыкты, һәм аның капылт кына:

– Ниткән Кысыр ата тавы ул? – дип, кызыксынулы соравы моңга бирешүчәнрәкләребезне, җырның тылсымлы тәэсиреннән «уятып», тып иттереп җиргә төшереп бастырды.

 – Хозыр Ата дигән сүздән үзгәргән, – дип, ашыгып ачыклык кертте Әхмәт, гармунын читкә куеп.

– Что за мужик? Терекөмештәй хәрәкәтчән һәм җитез Әхмәт, урыныннан торып, гасабиланып, баскан ноктасында бөтерелеп алды һәм, шагыйрь дустыбыз тарафына ишарәләп:

– Менә шушы кеше иң төгәлен әйтә инде аның, – дип котылды.

– Пәйгамбәр, – дип ачыклык кертте Әмир, тыныч кына.

– Терек суы эчкәнгә, мәңге яши. Мөсафир, дәрвиш кыяфәтендә кешеләргә юлыга һәм, күңелләре сафракларга, «инде беттем», дип торган мәлләрендә игелек кыла, булыша, ярдәм итә.

– Димәк, ул бу тирәләрне ураштырган! – дип тел шартлата Адмирал.

– Бер сукмактан йөрибез, – дип ризалаша Әмир. – Әхмәтнең кабаттан мантып китүенә шул сәбәпче түгел микән әле?

Як-яктан:

– Ни булган иде Әхмәткә? Без берни белмибез! – дигән кызыксынулы сораулар, борчылулар яңгырый.

– Әй, – дип көрсенә Әхмәт, чыраен чытып һәм сул кулын кырыйга таба селтәп куя.

– Йә-йә, без дә белик, – дип гөрләшә башлый мәҗлестәшләр.

– Кем дә кем Әхмәт белән булган хәлне белергә тели, шул иптәшләрнең кул күтәрүен сорыйм. Каршылар? Тоткарланучылар? Бертавыштан! – дип сөрән сала Адмирал.

– Туктачы, Адмиралым, – дип, аның җиңеннән тарта Әмир. – Бәлки, кешенең ничек итеп күлмәген күтәртеп – эченә, чалбарын төшертеп, артына тибүләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашасы килмидер? Кукраюлары бик күңелле, кәкрәйтүләре бик яман, дип җырлыйлар түгелме соң хәләл җефетеңнең туган якларында?

– Алай ук түгел бит инде, – дип, янә сикереп тора Әхмәт. Ул, гадәтенчә, урынында зыр итеп бөтерелеп ала да, тәвәккәлләп, үзенең сөйкемсез сөяккә әйләнүе тарихын бәян итәргә керешә... Сөйләгән саен, сүз агымы тизлеге арта тора һәм бермәл ул кызулый ук башлый:

– ...Чакыртып алды бу мине. Килеп кердем кабинетына. Келәмнәр калын анда, аяклар бата да, баш әйләнеп киткәндәй була, күз алдында әйберләр тотанагын җуеп йөзә башлый. Өстәлләр кара агачтан, ә шулар, мокытны кырык ел укыт, барыбер мокыт, дигәндәй, колхоз рәисе зәвыгынча, «Т» хәрефе ясап тезелгән. Бар бит әле Әмир ярата торган Гамил Афзал шигырендә, ничек әле, «татарга кол кереп утырган», дигән төше. «Колхоз» тагын да тирәнрәк кереп утырган безнең югары катламнарга...

– Иҗади катламнарда да хәл шул, – дип сүз кыстыра Әмир. – «Декамерон»ны да укымаган гыйбадлар язарга өйрәтә башлады бүген...

Адмирал аңа «тсс» дип, бүлдермәскә кисәтеп ым кага.

– Әмир хаклы, барыбыз да колхоз кадрлары, – дип дәвам итә Әхмәт. – Хуҗа түрдә, ә як-яклап, «тән»гә якынаю җае тапкан «алтылы чыбыклар» күзләрен тасрайтып утыра. Мине күрүгә, агаебыз корт чаккандай чәчрәп урыныннан купты. Бер кулын кесәсенә тыккан да, әйтерсең, анда бильярд шары бар, шуны, әле уңга, әле сулга әйләндерепме-әйләндерә. Дулкынланган чакта моның бугаз төере бүртеп, күлмәк якасына сыймый башлый икән, һәм ул юк муенын, ата каз сыман әледән-әле алга суза... Аны, ишеткәнсездер, бәлки, үзенең иң якыннары урыныннан очыртырга маташты. Беренче булышчысы, уң кулы дисәң дә ярый, миңа телефоннан шалтыратып, фәлән көнгә табын әзерләргә боерган иде. Өстән кушкач, йөгерә-чаба үтәми булмый. «Сезгә каршы этлек план корачакларын мин каян белим, үзегезнең төчкергәнегезгә дә, башкасына да ярхәмикалла дип торучылар иде ләса ул мәҗлестә», дип карыйм, ишетүче юк. Яраннарының әле берсе, әле икенчесе, эшемдәге юк җитешсезлекне бар итеп, турыны да кыекка чыгарып, минем бакчага таш томыра. Минем дә ачу купты. Сорау бирүчене шыр тилегә чыгара торган җаваплар телгә килеп кенә тора. Күрәм, гаепләүләренең нигезсезлеген чәлпәрәмә китерүче дәлилләрем агайның ачуын кабарта гына бара. Башта бурлаттай кызарды моның чырае, аннары агара төште һәм тора-бара яшелләнә үк башлады. Тәрәзәдән шундагы Татарстан байрагына төшеп уйнаган яктылык кайтарылып, шулай төрләндердеме, шайтан белсен... «Беләм мин синең эшләгәнеңне, ишәк тә эшли!» – дип үкерде бу бер мәлне. Һәм шул мизгелдә аның текмә-тек маймылга охшаганлыгын аңыштым. Аермачык күрәм, агайның умыртка сөяге җилкәсенә җитәрәк, сорау билгесенә охшап, капылт дуга булып бөгелгән. Кәкре куллары озын, ә киң борын тишекләреннән мүк сыман йон ургый. Калын кашлары гүяки тулаем йөнтәс танавын кырып хасил ителгән... Маңгае тар, булса булыр нибары ике бармак иңе, алгы яктан пеләшләнүе генә аны ерактан киң күрсәтеп күзне саташтыра икән. Абайлап алам, моның тирәсендәгеләр дә килеш-килбәтләре, үз-үзләрен тотышлары белән һәм фикер сөрешләрендәге кәкрәю-тураюлары аша да шул җан иясенә иш. Миннән ни көткәннәрен төшенеп, гаҗиз хәлдә кабул итү бүлмәсенә атылып чыгам һәм, иреннәре җете кызылга буялган, нечкә билле, мул арт санлы ниндидер мартышка киңәшенә буйсынып, үз теләгем белән эштән китү хакында, әйткәннәрен сүзгә-сүз тезеп, гариза сырлыйм.

– Ашыкмадың микән? – дип мөгрәп куя Адмирал.

– Ә нишләргә боерасыз? Кая барма, хуҗаның йөгерек күзле шимпанзе, горилла, орангутанг, лемур табигатьле туган-тумачасы, әшнәләре... Ә мин шулардан кимме? Ай үттеме-юкмы, тырыша-тырмаша торгач, күңелемә хуш шул даирә станына кабаттан әйләнеп кайта алдым, һәм, кем әйтмешли, янә пальмадан пальмага сикереп, кокос чикләвеге чирттереп яткан көн...

– Ничек алай ансат кына?

– Ансат түгел, парин. Батып барганда, бер хәтәр текә танышым йонлач кулын сузды. Инде, кирәге бүтән чыкмастыр, дип уйлап, элек кылган игелекләрен оныта, аннан читләшә дә башлаган идем. Яхшылык хәтердә озак сакланмый, яманлык кына мәңге истән чыкмый бит ул. Берәр нәрсә сорасаң, колагы кызара башлый аның, шул сыйфатын өнәми идем. Һәм, маңканы агызып, кабат шул кешегә барып аудым... Ул, билгеле, башта әйтәселәрен тезде... Аннары, урыс әйтмешли, мине «отмазал»...

– Димәк, бар да тәртиптә?

– Ут йотуларымны әни авыр кичергән. Бар да урынына утырды, дип җиңел сулыш алган көннәрнең берендә якты дөньядан китеп барды...

...Олыгая төшкән саен, сабыйлыгыңа якынаясың, кемгәдер нарасый чактагыча елышасы килү тойгысы арта бара... Зур гына берләшмәдә техник күзәтчелек мәшгулиятендәге Госман дустыбыз кыйссасы да ахыр чиктә шул фикерне өлешчә булса да куәтләүгә кайтып калды... Аның Казаннан электр поездында мәҗлесебезгә кайтышлый юлыккан маҗарасы шактый гыйбрәтле булып чыкты... Госманның тавышы җанга ятыш, салмак, һәрвакыттагыча, ул сүз тәмен һәм үз кадерен белеп, сеңдереп, шома сөйли. Усал телләр Госман әфәнденең, һәр чыгышын көзгегә карап ятлый, дип гайбәтен сата. Шулмы гаеп? Үрнәк аласы урында, урынсыз ыржаю. Мөкәммәл җөмлә төзи белүчеләр нык кимегән, корыштырганнарында мәгънә коргаксыган, радиолардан берсеннән-берсе ямьсез тавышлы алып баручыларның төчеләнеп һәм ахахайлап тозсызланулары, ясалма көлүләре, ялган шатланулары, риядан борчылулары тәмам азу ярган, ә алар белән әңгәмәгә дәшелгән мөһим вазифа ияләренең бер-берсенә бәйләнешле рәттән өч җөмлә төзеп әйтә алуы могҗиза буларак кабул ителә башлаган, ихласлык комрыкка тибәрелгән бер заманда, җырлап торган эзлекле сөйләмгә юлыгу, кем әйтмешли, тәнгә сихәт, җанга рәхәт ул...

«...Димәк, сезнең белән күрешү ниятеннән юлга җыендым, – дип башлады Госман әкәбез. – Гаражымдагы өч машинаның берсен хатын иярләп, таң тишегеннән кияүләргә чыгып тайган, олы кыз шалтыраткан, имеш, икенчесен малай алып сызган, өченчесе кыз карамагында, анысы кая олаккандыр, шайтан белсен, һәм мин, «самый кирәк чагында, атаң өйдә булмады», дип, баласына зарланган хатын сыман, берүзем «атсыз» торып калганмын. Нишлисең, автобуска утырдым да дырык-дырык вокзалга юл тоттым.

Вокзал, пардан зәңгәр бушлат кигән каравылчылар белән тутырык икән хәзер. Беренче катта да эленке-салынкы кайнашалар, икенчесендә дә шулар эштеренә. Казна киеме кигән әлеге ваемсыз чырайлы затлар миңа шик белдереп, сөзеп-сөзеп карап узалар. Чак кына арурак дигәннәре металл сизүче махсус капкадан капшап-тикшереп эчкә уздырды. Билет алыйм дисәм, касса тәрәзәләренә «тәнәфес» дип язып куйганнар. Автобустан төшкәндә, кыек басып, аякны авырттырган идем, биредә икенче катка көйләнгән эскалатор ватылган булып чыкты, ничек кирәк алай баскычтан тәпи-тәпи югары күтәрелдем. Киттем, күрсәткеч буенча бәдрәфханә юллап. Анысының ишегендә «ремонт» дигән язу эленеп, иң якын хаҗәтханәнең кызыл бинада булуы хәбәр ителә. Юл тотам кызыл бинага. Кызылында каравылчылар тагын да ишле булып чыкты. Центнер, центнер ярымлы, хөрәсәнлекләре һәм хәрәкәтләрендә шәйләнгән, күз карашларыннан сирпелгән мондый нөсхәләрне кайлардан табып бетергәннәрдер... Ничек кирәк алай тикшерүләрен узып, патша җәяү бара торган җирне эзләп тапсам, ишек катындагы будка тәрәзәсеннән йокыданмы, башкасыннанмы шешенгән йөзле хатынның кабартма авызы, иренеп кенә, «егерме сум», дип мыгырдана... Билет булса, бушлай кереп булуын әйтеп тормый җиңгәгез. Ә миндәйләргә билет юклык касса өчен тәнәфес оештырып хәл ителгән. Кем белә, бәлкем, бәдрәф бер көтү каравылчылар штатын финанслау чыганагы булып калгандыр?.. Кесәмнән меңлекне алып хатынга сузам. Теге баш чайкый, вагым юк, ди... Будка бәләкәй, хатын зур, ул аны гүяки киеп куйган... Тутагыз шуннан көч-хәл сыдырылып шуып чыга да, мине озаклап тентеп-тикшереп керткән ишек катына барып, бушлатлылардан меңлегемне ваклатып килә... Вокзал идәнен юып тазартучы агрегат биредә үзйөрешле түгел, ә этеп азапланулы икән һәм аны, адым саен кабелен сүтеп һәм җыеп, билгеле бер аралыкта урнаштырылган розеткаларга тоташтырып эшләтәсе... Яхшы, хуш, миңа дигән электричка китәргә егерме минут кала, аның кайдалыгын игълан иттеләр. Турникет аша абына-сөртенә чыгып, башта мәтәлә-казала бишенче катка йөгереп менеп, әйтелгән юлга барасы, аннары шул югарыгы каттан перронгача йөгереп төшәсе. Анда лифт бар барын, әмма эшлиме ул, юкмы, эләгеп буламы, аңышып торырга вакыт тар. Төшкәндә ишекләре ачык иде дә, ярты юлда эләгеп калу ихтималыннан шөлләп, ул уңайлыктан файдаланырга базмадым. Егерме минут үтте дигәндә, бер вагонга кереп, ишек катындагы рәтне калдырып, икенчесенә барып җирләшүем булды, кузгалып та киттек. Электр поезды бер алып биреп китсә, хутлы элдерә икән... Тимер тәгәрмәчләр «кайтасың», «кайтасың», дип җанны алгысыта. Кайтабыз. Вагонда халык әллә ни ишле түгел, алай да әңгәмәләр кушылышыннан туган гөж, тәгәрмәчләр тыкылдавы кысасында йокыны китереп тирбәтә, мәмрәтә. Изрәп йокыга китәргә, вакыт-вакыт әле ачылып, әле ябылып торучы шудырма ишек чыгарган дыкылдау һәм тамбурдан кергән тәмәке сасысы комачаулый. Анысына да күнегер идең, әледән-әле билет тикшерүчеләр өере бимазалый. Инде алары да тынычланып, каядыр сеңгәч, бераз черем итеп алырга була, дигәндә генә, салонда янә ниндидер ыгы-зыгы купты. Соңгы рәттә урнашкан әзмәвер гәүдәле сәрхуш ир-ат йодрыкларына ирек биргән, янәшәсенә туры килгән күршесе, гөжләп кан саркыган авыз-борынын учы белән каплый төшеп, ишеккә ташланды. Сугыш чукмары исә аны куалап вакланмады, бу матавыктан котылырга омтылып урыныннан купкан икенче күршесенең дә ипи шүрлегенә менеп төште. Бәладән башаяк, дип, таярга маташкан күршесе кискән агачтай аугач, бичараның касыгына ботинкасы белән каерылып тибәргә дә онытмады. Теге мескен, ничек кирәк алай, дүртаякланып, шудырма ишек ачылган шәпкә тамбурга атылып чыгарлык дәрман таба алды тагын... Юка гәүдәле, кара яулык япкан әбекәй, каударланып, «улым», «улыкаем», дия-дия, чыгырыннан чыгучыны тынычландырырга азаплана, әмма күкрәге җиңү дәрте белән тулышып алгысыган ир-ат өчен аның чапалануы, бәйләнчек черки безелдәве сыман гына тоелгандыр... Бермәл, гүяки кисәк яңгыраган уртак әмергә буйсынган сыман, арткы рәттәге пассажирлар дәррәү урыннарыннан купты. Әһә, минәйтәм, хулиганны, уртага алып, «эре иләктән иләмәкче» болар. Тик ялгышканмын, гомуми кузгалыш тәртип урнаштыру ниятеннән түгел, ә һәркем үзе хакында борчылып, бәладән ераккарак качу, күченү хәстәрен күрә булып чыкты. Мин әллә нәрсәсенә ирендем, гомуми талпынышка иярмәдем, «тамыр җибәргән» урынымны ташлыйсым килмәде. Алай да ыгы-зыгы купкан почмакка күз ташламый да булмый. Карашларыбыз очрашты, һәм чамаладым: йодрыкларына ирек бирүченең минем белән дә аңлашырга исәбе юк түгел... Менә ул, урыныннан торып, каршыма күчеп утырды. Майлы тонык карашы белән сөзеп баштанаяк күздән кичерә абзагызны. Әшәке итеп елмая. Уң кулыма күн перчаткамны кияргә өлгерәм. Йодрыклар җыйнак минем, селтәнергә туры килгән мәлләрдә, бармаклар таралып очмавын кайгыртмый булмый. Менә каршымдагы әзмәвер урыныннан куба. Мин дә җәлт кенә, тегене тәрәзә ягында калдырып, аралыкка чыгып басам. Һәм без, ике утыргыч арасында йөзгә-йөз, Тукай язганча, «күзгә күзне нык терәп» тын торабыз. Беләм, моның ишеләрдә эт холкы, карашыңда әз генә курку сизелсә дә, бугазыңа ыргылачак. «Төкерәм мин сиңа» дигән мыскыллы елмаю да әзмәвернең сабырын төкәндерә күрәсең, саллы йодрыгының күз төбемә турылануын абайлыйм. Тидерә алса, башны өзүе бик мөмкин, шайтан алгыры... Минем бәхеткә, әлеге әфәнде ярыйсы гына салган, авырлык үзәген саклау турында кайгыртмый. Башны кырыйга алып калырга өлгерәм, алай да татуировкалы йодрыгы колакны яндырып ышкылып үтә... Инде сугуы бушлыкка тару аркасында алга сөрлеккән эре гәүдә мәтәлсен өчен, юлыннан читкә тайпыла төшеп, аяк чалып, җилкәсеннән алга йолкытырга, аңа юнәлеш бирергә генә кала. Һәм, ишелеп барган мәлендә нечкә җиренә типми дә булмый, югыйсә, кем әйтмешли, салондагы халык дөрес аңламаска мөмкин... Таудай гәүдәле сәрхуш йөзтүбән барып төшкәч, тын алганын көтеп тормый, башына аяк белән басып, «кузгалсаң, күзеңне тибеп очырам», дип кисәтәм. Мондый чакта әмернең кыска – миендә сыңар сыры барларга да барып җитешле булуы хәерле. Вагонда шәхси хакимиятен шактый уңышлы урнаштыра башлаган кемсә, инде бите белән пычрак идәнне «үптерүгә» карышмый. Ул арада арык гәүдәле кара яулыклы кечтеки әбекәй кырыма килеп, «улым, зинһар, үтерә күрмә», дип, бии-бии ялварырга керешә. Мин аяк астымда ятучыга: – Әниең сүзен тыңла моннан ары, – дим дә гәүдәсе аша, артына басып, башмак эзе калдырып атлап чыгам һәм кабат урыныма барып утырам. Әби, каударланып, тәүфыйксыз малаена торырга булыша, кадерлесен, куркыныч урыннан тизрәк, «әйдә, әйдә», дип читкә өстери, һәм алар ничек кирәк – алай кабат үз урыннарына барып урнашалар. Вагонда тынлык хөкем сөрә, гөжләү туктаган, тәгәрмәчләр генә тыкылдый. Тегесе дә, монысы да кызыксынып мине күзәтә. Берсе, теләктәшлек белдереп, баш бармагын күрсәтеп, ахмакларча елмая да.

Хәлбуки, ун-унбиш минут үттеме-юкмы, теге бәндә кабат урыныннан куба. Торып баскач һәм як-ягына каранып алгач, тәвәккәлләп алга, халык ишле тарафка, салон түренә төбәп кузгала. Кырымнан узышлый, болганчык карашын минем тарафка ташлап ала, үз итеп күз кысуыма тешләрен шыгырдата һәм ары китә. Ул да булмый, ирле-хатынлы рәткә туктап, берара чама тартып карап торгач, саллы йодрыкларыннан икесенә дә өлеш чыгара. Миңа исә алга таба вакыйгалар үрелеше ничек дәвам итәчәген кызыксынып күзәтергә генә кала. Мәгълүм ки, кешеләр иҗтимагый корылыштан арына алмый. Рәсмие колачламаган мәлләрдә «үзешчән» әйдаманнар «йөк»не үз җилкәләренә алырга гына тора. Балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән керешеп, армия һәм төрмәләрдә дә хадимнәр юк чакта, «патшалы» уены уйнала. Хәтта вагонда вакытлыча гына булса да баш буласы килү ихтыяҗы бар булып чыкты. Беләм, идәндә күрәләтә аунатылу белән, бу дәгъвачының инде укасы коелды. Шул хәлдән соң вагон дәрәҗәсендәге хакимияткә ирешергә маташырга инде соң, аның аңа дәхеле төкәнде, һәм мондый, урынсыз талпынышны гафу итмәячәк затлар табылырга тиеш... Чебиләр арасында да, берсенең артын икенчесе чукып канатса, кан күргән кошлар яраланучыны, чиратлап чукып, үтерми туктамый. Хәтерлисезме, Гүзәл Яхина дигән язучының урыс телендәге китабы Мәскәүләрдә бик югары бәяләнгәч, башта берәү чукырга азапланды, аның башлангычына икенчесе иярде, өченчесе чәчрәп чыкты... Безнең Әмир, инстинктка буйсынып, шул каләмдәшләренә кушылмаса гына ярар иде, дип кан калтырап тордым. Кетәклекне – ватан, киртәне тәхет санаучылар, үзләренең кытаклауларын җыр дип инанулары сәбәпле, әнә шулай ду кубып алдылар... Иманым камил, биредә дә «кызыл чеби»ләргә хас шаукым чагылыш табачак! Хактан да, иң соңгы рәттә утырган ике егет бер-берсенә карашып алдылар да, урыннарыннан торып, кулларына ирек бирүчегә таба юнәлделәр. Сүз озайтып тормастан, берсе, сугыш чукмарының артына төшеп, ике кулын култык астыннан уздырды һәм муенын йозаклады, ә икенчесе, кай җире кычыта, һәйбәтләп керендерергә кереште. Бичара әби дә шул тирәдә әбәләнде, тик аның инәлүенә боларның исләре китми булып чыкты... Ахыр чиктә шактый кызганыч хәлгә төшкән бәндәне, ора-тибә, үз урынына озатып куйдылар... Вагонда ниндидер шыксыз тынлык урнашты. Тәгәрмәчләр шыкылдавы яңакка, касыкка бәргән сыман итә башлады. Ләкин, тора-бара тагын бар да янә үз эзенә төште, билет тикшерүчеләр керде, аларның үзләрен тәфтишләүчеләр пәйда булды, әңгәмәләр яңарып, салонда гөж яңарды, һәм янә изрәтә башлады. Йокыга китеп кенә барганда, кемдер җиңемнән тартып уятты. Күзләрне уып, яхшылабрак карасам, милиция хезмәткәре. Мин аны, кондуктор, дип буталып, кесәмнән алып билет сузам.

– Исәнмесез. Сезгә әнә теге хулиган бәйләнгән, диделәр? – ди погонлы, мине очлы карашы белән бораулап.

Вагон патшасы булу хыялы чәлпәрәмә утырган тарафына карыйм. Битенә идән пычрагы йоккан, йодрыклар төшүеннән шешенеп киткән чырайлы танышым катында янә бер милиционер кунаклаган булып чыкты...

– Бер дә таныган кешем түгел.

– Вагонда ут өереп сугышканны күрмәдегезме? – ди милиционер, иренен бүлтәйтеп.

– Ә үзегез кайда идегез соң, ут өереп сугышканда?

– Сорауларны биредә мин бирәм. Ул Сезгә бәйләнгән. Менә бу иптәш шулай дип раслый.

Як-якка каранам, һәм миңа баш бармак күрсәтүченең катымда елмаеп торуын абайлыйм.

– Сез, мине бу исерекне кыйнады, дип күрсәтмә бирдегезме? – дип сорыйм аңардан.

– Юк, юк. Сез нәрсә, – дип өтәләнә баш бармак күрсәтүче. – Сез идәндә аунатмасагыз, аның арт сабагын укыткан ике егет тә хулиганга сүз катарга базмый иде, дидем генә мин.

– Ә кайда соң ул батыр юлдашларыгыз?

– Төшеп калдылар.

Милиция хезмәткәренә яртылаш борылып:

– Мин бирегә күрше вагоннан күчеп утырдым, – дип белдерәм. – Монда бер мужик утыра иде. Иптәш мине шуның белән бутый бугай?

Милиционер сораулы карашын баш бармак күрсәтүчегә юнәлтә. Теге «әллә тагын» дигән мәгънәдә җилкәләрен сикертә...

– Кайда соң ул мужик?

– Ә мин белергә тиешме?

– Бик кыю сөйләшәсең син, абзый кеше, кем дип белик үзеңне? Документың бармы?

– Гражданин.

– Нәрсә?

– Конституциянең икенче маддәсе нигезендә, дәүләт өчен иң югары кыйммәткә ия зат. Аттестация узсагыз, сез моны белергә тиеш идегез... Паспортны күрсәтәсеме? Таныклыкнымы? Бәлки, әүвәл үзегез белән таныштырырсыз, лейтенант әфәнде?

Әңгәмәдәшем, минем кесәдән ала башлаган ике башлы сәмругкош сурәтле таныклыгымның читен күрүгә, капылт тынычланып:

– Ярый, ярый. Хәерле юл сезгә. Борчыган булсам, гафу итегез, служба шундый. Лейтенант Ибраев булам, – дип, честь биреп, елмая-елмая, чигенә-чигенә, коллегасы катына ашыга.

Тәртип саклаучылар авыз-борыны җимерек, тәмам юашланып калган юлдашыбызны, урыныннан кузгатып, этә-төртә алга юнәлтәләр. Теге өч-дүрт адым киткәч абынып, идәнгә утыра. Кара яулыклы юка гәүдәле әби дә күләгә сыман шул тирәдә кайнаша. Чүгә-чүгә нидер сөйли, ялвара. Егетләр әзмәверне өстерәп карыйлар, әмма нәтиҗә «ай киттек, ел киттек, энә буе җир үттек» шае. Әңгәмәдәш погонлы егет аптыраган кыяфәттә миңа мөлдерәп карый. Мин, дустанә елмаеп, күз кысам һәм җиңелчә генә кул селтим. Һәм форма кигән егетләр, «табышларын» калдырып, вагоннан чыгып китәләр. Аларны аңлап була билгеле, үзе тәпиләмәгәндә, мондый центнер ярымлы бәндәне күтәреп йөртү ни пычагыма?! Бик күп булса, нибары унбиш тәүлеклек «таяк» эшләнә, ә хулиганлык маддәсе «тегәргә» шаһитлар юк. Күренеп тора, тәҗрибәләре дә сай. Безнең участковый андый әзмәверләрнең артына төшеп, бер кулы белән җилкәсеннән, ә икенче кулын ботлары арасына тыгып, нечкә җиреннән умырып тота да этеп алып китә, теге мескенгә аяк очларына басып, вак адымнар белән йөгерә башлаудан гайре әмәл дә калмый...

Әби, кәкрәя-бөкрәя, улына янә торырга ярдәм итә, аннары аны иң якын утыргычка таба этеп утырта... Башындагы яулыгын салып, башта тирләгән үз битләрен, аннары сөекле улының пычранган чыраен ышкып тазарта башлый...»

Госман сөйләүдән туктый. Без аның кыйссасы дәрьясында йомычка булып агабызмы, йөзәбезме, һушка килә алмый торабыз. Тынлыкны бу юлы да һәрвакыт аек акыллы Адмирал бүлә:

– Шуннан ни?

– Һаман да шул чеби теориясе, Адмирал әфәнде.

– Нәкъ Әхмәт очрагындагыча.

– Ниткән чеби теориясе тагын?

– Милиционерлар да бит чукылганны чукырга килеп җитеште... Һәм минем кыйссада да бердәнбер чын кеше – әби. Әни кеше...

Тамак чылатып, бераз капкалап алгач, иң текә иномарка иясе Әгъләметдин сүз алды...

...«Мин карьера ясарга бәләкәйдән керештем, – дип башлады ул үзенең хикәясен. – Элек авылда мал-туар ишле, сарыгын, сыерын, танасын аерымаерым чиратка салмый чыгарсаң, урамга сыймаслык була торган иде. Әти юк, әни берүзе тормыш арбасын өстерәп чиләнә, мин исә – борын асты кипмәгән олы малай. Алай да елдан-ел дәрәҗәм күтәрелә бара. Башта ат көтүе көттем. Аннары авылдашлар, сарык көтүе көтәргә лаек, дип таптылар. Өченче елны – таналар, ә аннан соң савым сыерларын ышанып тапшырдылар. Өч кеше алындык анысына: мин, бер аягы гарип Әшрәфҗан абый һәм шуның Равил атлы энесе. Көтүлек җире әкәмәт шәп безнең, көн уртасында малларны чишмәле урман аланына кертәбез. Бүтән урында маллар төш тирәсендә ике сәгать ятып ял итсә, биредә дүрт сәгатьсез кузгаласылары килми. Ә сәгатьне аяк табаны белән күләгә үлчәп чамалыйбыз. Вакыт иркен, хет йоклап ял ит, хет берәр эш тап. Әмма Равил тынгысызлый, әйдә, көрәшәбез, дип тинтерәтә. Син миннән зур бит, дип карыйм үзенә. Муен тамырына кундыра, артка тибә, төрлечә каһәрли. Күнми кая барасың. Көрәшәбез. Өч яшькә аерма бала чакта нык сиздерә, моның борыны астына инде мыек типкән. Алай да бирешәсем килми, этләшәм, бөтереләм, күкрәге астына керәм, читкә йолкынам – ектырмыйм тегеңә. Гарьлегеннән бу мине муеннан кысып аска бөгә дә йодрыгы белән башны төя башлый. Әшрәфҗан абый ыржаеп көлеп тик карап тора. «Көч кенә керсен, исеңә төшерәм әле мин боларны!» – дип карыйм. Юк, әшәкелеген арттыра гына, мәлгунь. Белә, әти юк, абыйлар юк. Узынуы – яклаучым булмаганга. Берсендә каты ук эләктерде, күзгә чыккан яшьләрне җиң очы белән ышкый-ышкый, «бүтән болай яшәп булмый», дип, эш ташлап өйгә кайтып киттем. Әни фермага ат җигеп йөри иде минем, бидоннар белән сөт ташый, күтәрә шуларны, төшерә, эре сөякле иде мәрхүмәкәй. Әбәдкә кайтып керде бу. Син нишләп эштә түгел, дип тәфтишли. Башта ык-мык килдем. Кыйналу хакында сөйләргә тел бармый, горурлык мишәйт итә. Җилтерәтә башлагач, күңел чайпалып китеп, буа ерылды, дөресен сөйләп аттым. «Әйдәле! Утыр арбага!» – диде әни. Киттек кузгалып. Әни, ике кулы белән дилбегәгә тотынып, аякларын аерып кабык арбага баскан, күк биянең сыртын дилбегә очы белән каезлапмы-каезлый. Аланга чаптырып барып кердек. Тегеләр абыйлы-энеле ипи белән күкәй ашап, шешәдән сөт чөмереп утыралар. Әни, ыжгырып килә-килешкә Әшрәфҗан абыйны гарип аягыннан эләктереп җиргә сөйрәп төшерде дә: «Син нигә фәләненә җон чыккан энеңне тыймыйсың, аксак тәре?!» – дип, зур кытыршы учлары белән моны шапы-шопы яңакларга да кереште. Әни булгач, миңа да йөрәк керде, батыраеп Равилнең бугазына барып ябыштым. Чыбыркысы янында аркылы ята иде, шуны эләктереп алып, шомарып сөякләнгән сабы белән шалт башына! Җирләр акыра малаең. Бермәл ычкынып китеп, торып ук йөгерде.

...Еллар үтте. Армиядән кайткан елны авыл Сабан туенда батыр калдым. Элек кичке уеннар бик күңелле иде: гармунда сыздыру, җырлап бию, наза уйнау дисеңме. Буа янында уза иде ул безнең. Шуны урталай бүлеп ай юлы сызылган. Әлеге «дус» – Равил очрап тора. «Яшьти, тимә, гаеп миндә булган», – дип, күзгә мөлдерәп карый. Бераз салган. Өр-яңа кәчтүмнән. «Нинди яшьти булыйм ди мин сиңа? – дим. – Сикер суга! Йөз, колач салып!» Китте бу кереп. Бермәл аркам белән тоям, кемдер миңа төбәп карап тора. Киртә белән тондырмагайлары тагы, дип борылсам – әни. Шелтәләп, баш чайкый...» – Булмаса булган икән, кая, мин дә сөйлим, алай булгач, дип, утырган җиреннән калкынып куйды авылда калып, тәрәзә-ишек, башка шундый эшләнмәләр ясап көн күрүче алтын куллы дустыбыз Хөснулла. – Эчеп җибәр салганын, сорама каян алганын, дип җырлыйлармы әле, берәрне төчкертик тә аннары мин сөйләгәнне тыныч кына йотып утырасы була. Тоттыгызмы? Тотсагыз, башлыйм.

– Ашыктырма, Хөсни. Үзең дә капкала. Күрәм, чабышка җыенган ат сыман ярсыгансың.

– Яшь фил кебек дулкынлана, – дип өсти Әмир.

– Әйдәгез, тоткарламыйк, югыйсә ялындыра башламагае. Сүз сиңа, Хөсни, чурт с ни...

– Рәхмәт, Адмирал әфәнде. Димәк, менә болай. Минем ике апам тугач, сугыш башлана. Әти сугыштан исән кайта һәм янә ике кыздан соң, көтеп алган малай, мин дөньяга аваз салам. Әти яуда чакта ике бала белән торып калган әни тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татый. Элек авылда эш кенә түгел, әле чират буенча дежур, ягъни кизү тору тәртибе дә булган. Кышкы бер көндә моңа әнә шул кизү чираты тәртибендә район үзәгенә пакет илтергә куша авыл советы рәисәсе. Иптәшкә ундүрт яшьлек бер кызны ияртәләр. Буран чыгып тора, дигәнгә дә йомшамый рәисә хатын, ашыгыч илтергә кирәк, төрмәгә китәсең киләме әллә, дип җикеренә. Әнкәй белән үсмер кыз җиде чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә җәяүләп чыгып китәләр. Өстә юка телогрейка, башта җеп шәл, аякта иске чабата, юлга чыкканда ашаган ризыклары – алабута күмәче... Районга җитеп, башкарма комитетны табып, кирәкле кешене көтеп алып, шул пакетны тапшырып кайтырга чыкканда, җәяүле буран көчәя төшә. Күпмедер вакыттан соң ул котыра ук башлап, бермәл басуда күк белән җир тоташа, бернәрсә күренмәслек була һәм болар адашалар. Адашып караганнар белә, әллә кайлардан әйләнеп йөрелә... Шактый чакрымнар узгач, үсмер кыз бала йончып, тәмам хәлдән тая. Әни аны арка кочтырып юлын дәвам итә. Бара торгач, безнең Ямбулаттан алты-җиде чакрым читтә урнашкан күрше авылга бөтенләй икенче яклап килеп чыгалар. Хәер, алай әйтү дөрес үк булмый, чөнки аркадагы юлдаш сулыш алудан туктаган икән. Әни аны бер агач төбенә сөяп калдыра да, зират почмагы абайланган авылга үрмәләп диярлек барып җитеп, иң кырый йортның ишеген кага. Анда үзе сыман ике балалы хатын яши икән. Өендә бер кыерчык икмәге юк, миче суык. Карап торган кәҗәсе бар, һәм шул хатын абзарга кәҗәсен саварга чыгып китә. Җеп өзәрлек хәле калмаган әнигә хәзинәсендә барын, ягъни яңа савылган шул ярты кружка сөтне эчерә. Бу юмартлыкны бәһаләп бетерерлек түгел – күрше авыл хатыны асылда бер белмәгән кешенең өзелә язган гомерен үзе һәм ике баласы гомереннән өлеш кисеп ялгый.

Әни, әнә шул ярты кружка сөттән алган егәр белән, кар ерып, авылыбызга

кайтып җитә, туры авыл советына барып, хәлне аңлата. Авыл советы рәисәсе

аңа «кеше үтерүче» дип ташлана, өтермәдә черетәм, дип яный... Кызның

әнисе Хәмдениса апа шунда була, яман хәбәрне ишеткәч, сыгылыплар

төшә... Ат җигеп, кемнәрдер әни әйткән агач төбен эзләп китәләр һәм өч

сәгать йөреп, тапмый кайталар. Янә әнине утыртып алып китә болар. Аның

да өйдә ике баласы бар югыйсә, ачмы алар, тукмы – монысын тикшергән

кеше юк... Агач төбендә калган кыз бала табыла... Бәхеткә, эт-кош тимәгән.

Районнан милиция һәм табиб килеп җитеп, мәетне тикшереп, әнине гаепсезгә

чыгаралар...

Менә сугыштан мәрхүмә кызның әтисе Габделхәй абый кайтып төшә. Ә әни

аның күзенә күренергә яхшысынмый, очраганда, барган җиреннән борылып,

гел читкә тайпылу ягын карый. Ә беркөнне Габделхәй абый өебезгә үзе килә.

Керергә рөхсәт сорый, исәнләшә. Аннары болай ди:

– Мин сугышта йөз меңнәрнең кырылуын күреп кайттым, сеңлем. Газиз

кызымның үлеме – шул фаҗиганең бер йомычкасы... Сиңа үпкә сакламыйм,

синең бер гаебең дә юк, берүк миннән дә, Хәмдия апаңнан да читләшмә,

кыенсынма...

Бу хәлләрдән соң күп еллар узгач булды монысы, салкын кара көзнең

җилле бер көне иде, без өч малай – авыл советы сәркатибенең улы Наил,

мин, Габделхәй абыйның төпчеге Рәшит – бәрәңгесе алынган бакчабыз

читендә учак ягып, бәрәңге пешерергә ниятләдек. Учагыбыз дөрли

башлап, рәхәтләнеп җылынырга өлгермәдек, бакча башыбызда күзләре

тонган һәм акайган өч-дүрт ир-ат пәйда булды һәм болар безгә таба атыла-

бәрелә йөгерә башладылар. Качарга омтылдык, өлгермәдек, сүгенә-сүгенә

эләктереп алдылар да, җилтерәтеп, каккалап-типкәләп, колхоз идарәсе һәм

авыл советы урнашкан кәнсәләрнең әле миче дә чыгарылмаган, эшләнеп

бетмәгән яңа ягына кертеп, өстән бикләп алдылар. Бүлмә суык һәм

караңгы иде, берзаман тамак та ача башлады. Яшьтиләр безгә ашарга ипи

белән алма алып килделәр. Тәрәзә борысы өстендә калдырылган арадан,

кулга шырпы кертә-кертә, күчтәнәчләрне кабул итеп алдык. Вакыт-вакыт

ишекне ачып, безне барлыйлар һәм яныйлар: имеш, район үзәгеннән

милициягә, аннары өтермәнгә озатачаклар. Урнашкан бүлмәбезнең бер

дивары артында бухгалтер белән читават шалт та шолт чут төймәсе тарта.

Тәрәзәгә килгән дуслар әйтүенә караганда, минем әни безне яклап нидер

әйтергә тырышып караган икән дә, «этлекнең башы – синең малайда», дип,

аны тиз туктатканнар. Наилнең әтисе, гомумән, каты кыланды, үз улы дип

тормастан, әле кертеп япканчы ук, аңа биргәләп алырга өлгерде... Ихтимал,

сугыш инвалиды агай, янгын чыгара язуда гаепләнүче без фәкыйрьләргә

карата нәфрәтле һәм каныбызга сусап ярсыган төркемне суыта төшү өчен,

юри кырыс кылангандыр...

– Әни белми минем монда икәнне, әни белсә, ничек тә коткарыр иде, – дип,

авыр сулый Рәшит дустыбыз.

Рәхмәт төшкере, Рәшитнең әнисе Хәмдениса апага кемнәрдер безнең хәлне

ирештергән булып чыкты. Иелебрәк, ыңгырашыбрак атлый торган иде ул, авыр

хезмәт елларыннан «сәлам» булып тәне, буыннары сызлагандыр, күрәсең.

Әле әнисе урамда чакта ук, кәнсәгә кереп җитмәгән килеш үк, сыкрап сулыш

алуыннан таныган Рәшит, күзләрен очкынландырып елмаеп:

– Әни!.. – дип шатланып кычкырып җибәрде.

Өчебез дә шәмәрешеп, колакларны ишеккә терәп, тын калдык. Ул арада

Хәмдениса апаның ишекне шыгырдатып ачып, тупсадан кергәне, янә

ыңгырашып куйганы ишетелде.

– Нәрсә, – диде ул әкрен, йомшак тавышы белән, әмма һәркемгә дә

ишетелерлек итеп, – бер кызымны үтергән идегез, инде улыма керештегезме?!

Үле тынлык урнашты. Ул да булмый, ишек шартлап ачылды һәм без шунда

ук азат ителдек. Бүтән ут белән уйнамаска сүз дә бирдерделәр шикелле. Рәшит

сүз биреп мәшәкатьләнмәде, чөнки улын җитәкләгән, ялкын бөркегән күзләрен

яшь каплаган ананы тоткарларга берәү дә йөрәксенмәде...

Кымыз кыздыра ахры, дусларыбыз укучы малайлар сыман, кулларын

күтәрә төшеп селки-селки, «мин сөйлим» дә «мин сөйлим», дип,

Адмиралны бимазалыйлар. Җитди көндәшлек шартларында сүз дилбегәсе

күрше авыл егете, һөнәри шагыйрь буларак танылып килүче Әмиргә

күчте...

– «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», дип язган иде бер затлы шагыйрәбез,

– дип кереште сүздән чәчәк ясый белүче уйчан дустыбыз. – Адмирал безне

диңгез бүреләренә охшатып тост әйтте. Ә чынлыкта көтүдәге сарыкларга

охшыйбыз түгелме? Менә бит әкәмәт, берәү керешкән тема башкаларны да

үз кәлиясенә сөйрәп төшерә... Әниләр турында сөйләшәбез... Миңа ошый.

Мин каршы түгел...

– Ике ноктаны туры сызык тоташтыра, – дип куйды Адмирал. – Әйдә

конкретрак.

Әмир, аны ишетмәде дә бугай, тыныч кына башлаганын дәвам итте:

– Сабый чакта кызлар, малайлар бергә, дөнья бетереп урамда уйнаганда,

маңгайга-маңгай чәкешеп аласың һәм берәрсе авызын җәеп, «әнигә әйтәм

мин сине», дип, сузып елап җибәрә. Чынлыкта, әнисенә кайтып әләкләүчеләр

арабызда бик булмады да шикелле, ә ул сүз тезмәсе авырлык килү белән

ихтыярсыз, үзлегеннән ычкына.

– Ә кем бәхәсләшә?

– Әниләр турында гыйбрәтле хәдисләр бар, байтак җырлар, әдәби әсәрләр

иҗат ителгән, ә тирән мәгънәле әйтемнәрнең исәбе-хисабы юк. Безнең авылда

«Ана – казна» дигәне әйләнештә йөри. Ягъни, һәркемгә чикләнүләрсез ярдәм

сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тупланган чыганак, – ул сиңа тормыш бүләк

иткән әниең. Аның сиңа булган мәхәббәте – бетмәс-төкәнмәс һәм иксез-чиксез.

Ул – һәрвакыт, син хаксыз булганда да, бөтен дөньяга каршы барып булса да,

яклаучың һәм аңлаучың.

– Килешәм, дәлше.

– Башлангыч мәктәптә укыганда, сыйныфташым Сәлмән белән авыл

клубында кичен, качып кереп, «Кодин» дигән фильм карадык. Ул да, мин

дә, ни гомерләр үтеп, шуны оныта алмыйбыз. Хәтердә уелып калган эчтәлек

болай: төрмәдә утырып кайткан башкисәр егет карт, саран әнисе белән тыныша

алмый. Аны үзе өйдә чакта гел урамдагы эскәмиягә чыгарып утырта. Шул егет

бер заман мәхәббәтен очрата. Нәтиҗәдә, әнисенә карата мөгамәләсе уңай якка

үзгәрә. Ә бер кичне, ниһаять, өйдә яшәү хокукына ирешкән әни кеше кухняда

чүлмәктә май кыздыра һәм сөйгән ярын уйлап, бәхетле елмаеп йокыга талган

улының ачык авызына китереп шуны сала... «Бу – ялган, мондый әни булмый,

ул бер җен карчыгы гына», – дип чатакама килде Сәлмән яшьти. Ихтимал,

ул шулай булгандыр да, чөнки фильмдагы вакыйгалар граф Дракула ватаны

Румыниядә бара.

Бала чакта малай кеше сугышмый, тукмалмый гына үсми. Икенче класста

парта өчен тарткалашканда, әлеге дә баягы шул дусның кулына карага манып

яза торган ручка белән кадаганмын. Туган көнемдә котлау сүзе әйткәндә искә

төшерде, рәхмәт яугыры.

Батыр ярасыз йөрмәс, дигән юатулы мәкальне малайларга еш ишетергә

туры килә. Кайбер чәүчәләк ата-ана, балалар арасына кереп, улының йә

кызының дәрәҗәсен төшереп бетерә. Бу җәһәттән мине уңайсыз хәлдә

калдырулар булмады. Хәер, бер тапкыр булды бугай, әгәр шулай дип

әйтергә яраса. Унынчы сыйныфта район үзәгендә укыган чак, дүшәмбе

көнне беренче дәрескә соңга калуны, шимбә көнне соңгы ике дәресне

калдырып качуны җайга салдым. Әле кайсы атнаны чәршәмбе көнне дә

соңгы дәресне «тозлаштырам». Хикмәте шул: интернатта яшәү туйдырды,

күңел авылга, әни пешергән ризыкка тарта. Дәрес калдыруның янә

бер сәбәбе – элегрәк безнең авылда «сөрән сугу» дигән гадәт бар иде.

Киләчәктә армиягә алынуын күздә тотып, ир баласы булган һәр йортта

мәҗлес уздырыла. «Алмагачы» көенә гармун тартып, җырлар җырлап,

җиденче класстан башлап кәеф-сафа корып йөрибез, әй. Һичкем, болай

ярамый, дип тыймый.

Калдырган дәресләр шактыйга җыелган һәм кышкы каникул чорында

педсовет җыеп, безнең ишеләрне акылга утыртырга ниятләгәннәр.

Чакыртуга буйсынып, авылдан район үзәгенә килеп, туганнарда тукталдым.

Педсовет кичке дүрттәме, алтыдамы башланды. Дәрестән качучы башка

сыйныфташлар миннән акыллырак булып чыкты, берсе дә килмәгән. Көн

тәртибе буенча алдан ниндидер ике мәсьәлә талкынгач, «десерт»ка мине

уртага чыгарып бастырдылар. Мөнбәрдән минем гаепне класс җитәкчесе

бәян итте. Каладан кайткан бер кыз белән кичен кинода очрашырга сүз

куешкан идек, авылга кайтып җитеп булмаска охшап тора. Мәҗлестә

һәркемгә тост әйттергәннәре сыман, биредәге «тамада»ның да исәбе –

берәүне дә өлешсез калдырмау. Ә, бәлки, тәртип шулай куелган булгандыр,

шайтан белсен. Мин инде, үз предметларын әйбәт белгән өчен, кайбер

укытучыларым яклар, һич югы рәхимлерәк кыланыр дип өметләнгән

идем дә, сыйныфташ кызлар әйтмешли, «чош сиңа». Бары тик трактордан

укыткан Исрафил абый белән физкультура укытучысы Ильяс абый гына

гомуми юнәлештән тайпылырга җөрьәт иттеләр. Байтак укучыларга исәп

тотып туплаган «запаслар» бер ялгызыңа тотылгач, авырга туры килә

икән. Түзәм, күз яше күрсәтергә исәп юк, алай да ике биткә «ут капты».

Кайберләре сорау да бирә, әмма ык-мык җавапларымны ошатмыйлар. Өер

белән дөмбәсләгәндә, дөмбәсләнүченең фикере, хаклымы-түгелме, өч

тиен дә тормый, әлбәттә. Ышанмасагыз, Әхмәттән сорагыз. «Гаиләсендә

дөрес тәрбия алмаган», – дип, «фаш» итүче табылды, ниһаять. Һәм шул

мәлдә бүлмә ишеге шартлап ачылды да, анда әни күренде. Ул, беркемнән

рөхсәт-фәлән сорап һәм исәнләшеп тормый түргә узды. Мамык шәле артка

шуышкан, туны җилбәгәй ачык, күкрәгендә орден-медальләр планкасы,

мәгариф отличнигы билгесе шәйләнә. Әнине биредә таныйлар, исемен

әйтеп пышылдашулары колакка керде. Залда уңайсыз тынлык урнашты.

Әни «хөкемдарларым»ны һәм «хөкем» процессы шаһитларын берәм-

берәм күздән кичерде. Аннары әкрен генә сүзгә кереште: «Тавышыгыз

урамда, педагог иптәшләр. Коридорда, ишегегез төбендә кәмит тыңларга

техничкаларыгыз җыелган. Нәрсә бар анда дигән соравыма берсе, «өерләре

белән бер малайның әнәсен өшкерәләр», диде. Мине өшкерәсез булып чыга

инде, ягъни мәсәлән. Нормаль коллективта мәнсезлекне авызлыкларлык

хет бер абруйлы шәхес табыла. Кызганыч, сезнең арада андый шәхес юк.

Баланың көндәлегендә билгеләре әйбәт, класс җитәкчесенең аны-моны

язганы юк, миңа мөрәҗәгать итүчегез кая? Кем хокук бирде сезгә укучы

балага Линч суды оештырырга? Бу ниткән педагогик алым?»

Әни җиңемнән эләктерде һәм, катгый итеп: «Киттек, улым. Монда бер

акыллы кеше дә юк», – дип белдерде. Мин, «нишлим икән инде», дип, трактор

буенча укытучы Исрафил абыйга борылдым. Ул күз кысып, елмая төшеп, баш

селкеп, «китә аласың» дигән ишарә ясады. Әле генә умарта күчедәй гөж килеп

торган бүлмә инде тып-тын. Әни мине җилтерәтеп диярлек алып чыгып китте.

Ә тышта бурап-бурап кар ява. Әни авылның шәп атын җиктереп килгән. Ат

тотучыбыз – шундый эшләргә җәлеп ителүче колхозчы Миңнулла абый иде

бугай. Ат гайрәтле, төренергә дип чанага салынган толыплар зур үлчәмле һәм

калын, якалары биек, җиде чакрым араны, кар бураннары туздырып, бик тиз

кайтып җиттек.

Сабыр холыклы әнинең шул чакта ни өчен күкерттәй дөртләп кабынуын

үзем әти булгач аңладым. Берәрсе белән мәңге дошманлашасың килсә, баласы

турында кыек сүз әйтү дә җитә икән.

...Әнием колхоз парторгы, бер үк вакытта мәктәп мөдире һәм укытучы булып

эшләве, кайчак райком әгъзасы булып та сайлануы аркасында вакыты һәрчак

тар булуы сәбәпле, сүзнең кыскасын сайлап, үтемлесен табып сөйләшә иде,

мәрхүмә. Бермәлне, студент чагым, китәр вакыт җиткәч тә, әллә нәрсәсенә

җыенып җитә алмыйм, ә аның мине озаткач, үз планнары булган, кырыс кына:

«Кайткач кайтырга кирәк, киткәч китәргә кирәк ул», – дип ычкындырды. Үзе

исә бик тиз китте. Бер көн дә урын өстендә аунап ятмады...

Әмир хикәясе дә Адмиралны әллә ни кузгата, дулкынландыра алмады.

Ул, бушап калган чәркә-касәләрне тулыландырып чыккач, шагыйребезгә

борылып:

– Безнең коллективны сарык көтүенә охшатуың ошамады, – дип куйды.

Һәм: – Әйдә менә шушыны тотып куй да, сарык түгеллегеңне раслап, экспромт

шигырь яз, алай бик акыллы булгач, – дип өстәде.

Әмир, касәдәге кымызны бушатып, мыекларын сыпырыштыра-

сыпырыштыра, янган учакка беркавым карап уйланып торды. Аннары акрын

гына:

– Акыннар гына «барган шәпкә» иҗат итә. Татарда андый практика юк

бугай, – дип, икеләнүен белдерде.

– Булдыра алмыйсың икән, халтурщик, дип мөһер сугабыз. Башкалар

язганны алдыңа салып, шуны төрләндереп, балалатып, сагыш, ялгыш, язмыш,

җан атам, яратам сүзләрен туглаучылар сыңары булып чыгасың.

– Аһ, алаймы?!

– Түгел икән, күрсәт талантыңны. Кем әйтмешли, чыгарып сал.

– Әйе, әйе. Салып сөйләш!

– Башта сал, аннары чыгар...

Әмир янә уйга талды. Аннары теш арасыннан сыгып:

– Алайса, менә монысын йотып торыгыз, – дип пышылдады:

... Кайчак хөкем итә якын дуслар,

сөйгән ярлар, җиде ятлар да...

Япа-ялгыз газиз әниең килә,

сине араларга, якларга...

– Караңгыда өченче сортка бата бу, давай, дәвам ит, – дип гөрләде Адмирал.

...Уңны-сулны тоймый чапты гомер.

Юлга алсу гөлләр сипкәннәр.

Җиңел икән яшәү дөньяларда,

син дип шундый йөрәк типкәндә...

– Ниндидер уртак калып сизелә-сизелүен. Бусы да түзәрлек, дип торыйк.

Дәлше!

...Башны аска иеп торам әле...

Сары яфрак күмә каберен.

Яфрак өзелгәндә искәрәбез,

газиз әнкәйләрнең кадерен....

– Тәк , шигырь шәп. Шуның өчен менә сиңа «Тукай» премиясе! – дип,

Әхмәт әңгәмәгә кушылды. – Моны машинаңа тиз илтеп кил, – дип, «Токай»

дигән язулы шешә сузды.

– Әх, Сәлимулла юк. Шушы шигырьгә ятышлы көйне ничек тә укмаштырыр

иде, мәрхүм, – дип уфтанып куйды Госман...

– Егетләр. Әйдә, иртәгә Сәлимуллаларга сугылабыз. Аның бит абыйсы да

бар иде... Әнисе үлгәндер инде...

– Әйткән сүз – аткан ук!

– Күчтәнәчкә башланмаган бер ящик виноград калды, – диде Әхмәт, шунда

ук изге ниятнең матди ягын кайгыртып. – Зәет, мә, шуны багажнигыңа илтеп

куй, ату онытыла...

Акыллы әйтте, тиле йөгерде, дигәндәй, кушканны үтәми булмый. Әхмәт, дус

кына түгел, турыдан-туры түрә дә булгач, уңны-сулны истә тотмый булмый..

Әйләнеп килеп табынга чүгәләгәндә, ул янә мине искәрде һәм:

– Егетләр, әйдә, Зәетне дә сайратыйк. Әз сүзле кеше күңелендә ниләр бар

икән, чыгарып селкесен! – дип тәкъдим кертте.

– Селкесен, селкесен, – дип шаулашты дусларым.

– Минем белән андый сөйләрлек хәлләр булмады, – минәйтәм. – Эшлим,

хатын бар, балаларның үз тормышы, оныклар үсә. Әни исән, намазын

укыштыра, – дип җавап күндердем, ык-мык килеп.

– Йә, йә, ялындырма. Һәркемнең күңел сандыгында сөйләрдәй нәрсәсе була.

– Элегрәк инде булды бу хәл, Әхмәт безгә килгәч, әнинең, «и йөргән булган

идегез кабарынып, икегез тиң кемнәргә килеп каптыгыз», дигәне булды, – дип

ычкындырдым.

– Әйе, әйе, истә ул минем, – дип көлеп җибәрде Әхмәт. – Бибикамал апа –

турыдан яра торган кеше.

– Өченче балабыз тугач, «балага батырды» дип мыгырданганы истә калган

әнинең. Күрәсең, ике бала бар чакта әле ул мине хатыннан йолуга өметләнгән...

Бетте. Минем шул гына.

– Бик әз булды бу, кече телгә дә йокмады.

– Кымыз кызулыгы җитмәсә, менә монда француз коньягы да бар. Мә әле.

Бәлки, шуннан соң телең ачылыр?

Мин боларның басымына түзә алмадым, әлбәттә, француз сыеннан авыз

иткәндә, Әхмәт чәнечкегә кадап сузган лимон кыерчыгын да чәйнәдем.

Аннары, ипләп кенә,

– Бәлки, сезгә Сәлимулла кыйссасы ярап торыр? – дип куйдым.

– Бигрәкләр шәп булыр.

– Әйдә, кереш инде, алайса таң ата башлады.

– Ошатмасагыз, ярты юлда бүлдерерсез.

– Килештек.

Һәм мин Сәлимулла кордаштан ишеткәнемне такылдарга керештем.

 

«...Сәлимулланың әтисе Кәлимулла абый сугыштан бер аягын калдырып кайта. Акылга зәгыйфь апасы сугышка кадәр туган. Аннары Галимулла, Галимулладан соң Сәлимулла дөньяга килә. Әтиләре, өй салырга хыялланып, аксап-туксап урман кискәндә, агачка басылып үлә. Болар бик авыр тормышта үсте. Ашарга, ягарга утыны кирәк, колхозда коры таякка эшлисе... Бар юанычлары – Кәлимулла агайдан калган гармун. Гаиләдәге өч бала да, хәтта юләр апалары да шуны шәп кенә шыңгырдаталар. Өй иске, тәбәнәк, анда өстәл, бер сәке, бер-ике утыргыч, аннары савыт-саба шкафы һәм вәссәлам.
...Ул чорда күп кенә авылларда Сабан туе уздыру турында авыз ачулар юк, тын да чыкмый, чөнки һәркайда юклык, ачлык, ялангачлык, ятимлек, бүтән төрле сугыш яралары, җитмәсә хакимият кырыслыгы эт булып талый. «Дәрт иткән – җиңгәсен үпкән», дигәндәй, безнең авыллар Сабан туе уздырырга карар кыла. Ир-егетләр, ат җигеп, колга тотып, тальян гармун тартып, җилкәләрдән кочаклашып, «Алмагачлары»н җырлап, бирнә җыярга чыгып китәләр. Хәл кадәренчә кайсы баш яулыгы, кем кулъяулык, кем күлмәклек тукыма кисемтәсе, тастымал, сөлге чыгара, иң ару дигән бүләкләр колгага бәйләнә, тыйнаграклары кабык арбага теземләп салына. Ул чак урамнарда яшел чирәм. Ялан тәпиле, такыр башлы ике малай, аның берсе Сәлимулла, чиләк тотып йомырка җыеп йөри. Менә төркем авылны бүлгән Каравыл елгасы уйсулыгына җитә. Чиратта – ике тәрәзәле, әлеге коры елгага авам-авам дип алга сөрлеккән салам түбәле өй. Череп каралган капка-койма дигәннәре ярымҗимерек хәлдә. Сәлимуллалар өе. Сугыш вакытында Мәмдуха апа иләс-миләс кызы белән хәер сорашып тамак туйдырган. Ә хәзер, Кәлимулла агайсыз да калгач, ничек туеналардыр, бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Бирнә җыючылар боларның өе яныннан туктарга яхшысынмыйча шыпырт кына узып китәләр. Бер өйгә тукталалар, икенчесенә. Һәм шулвакыт «аһ» итәләр: такта кебек юка, чандыр гәүдәле Мәмдуха апа ямау өстенә ямау салынган, кайчандыр манылган, инде үз төсен оныткан бердәнбер күлмәге итәгенә урала-урала, ниләрдер кычкыра-кычкыра, боларга таба җан-фәрман йөгерә. «Нишләп безгә туктамадыгыз?! Нишләп безне мыскыл итәсез сез?!» – ди икән ул, өзгәләнеп. Үкереп елый-елый, такмаклый-такмаклый, килен булып төшкән чагында ук алып килгән кызыл башлы Казан сөлгесен колгачыга китереп тоттыра. Сөлгене бирнә колгасының иң очына бәйлиләр, чөнки арада иң затлы бүләк – шул сөлге. Бирнәчеләр чираттагы йортка барышлый әледән-әле Мәмдуха апа ягына әйләнеп карыйлар. Сәлимулланың әнисе, бар да әйбәт, минем өчен борчылмагыз, дип әйтергә теләп булса кирәк, уңайсызланып кына кул изи...»
Икенче көнне, табигать кочагында төн уздырган дуслар, куе чәйләр эчеп хәл-тын алгач, машиналарына утырып һәркайсы үз юлы белән китәргә ашыкты. Сәлимуллаларга сугылуны барыбыз да онытканбыз булып чыкты. Уртак ниятебез икенче көн кояш баеганда гына исемә төште. Мин яшәгән район үзәгеннән туган авылга ара әллә ни ерак түгел, әманәтне иясенә тапшыру өчен шунда укталдым.
Соңгы елларда безнең авыл котайды, матур кирпечтән өелгән зур һәм биек, төсле калай түбәле йортлар байтак калыкты. Күпләрнең капка-коймасы да сырлы-сырлы төсле калайдан хәзер. Шәп йортлар янәшәсендә Сәлимулла салган яңа өй инде бәләкәй генә булып калган. Дөрес, ул такта белән төрелеп, кайчандыр буялган булган. Тора-тора буяу уңган, урыны-урыны белән касмакланган. Келәгә басып, җилкапка аша ишегалдына үтүгә, өйалды баскычында утыручы карчык, Сәлимулланың әнисе Мәмдуха апаны күреп алдым. Болай да ябык әбекәй тузганак сыман гына булып калган, катырак җил иссә, очып китәргә дә мөмкин.
– Исәнмесез, Мәмдухәттәй. Менә бу Сезгә Әхмәттән күчтәнәч иде, – дип, сусыл йөзем тәлгәшле әрҗәне алдына китереп куйдым. Аның җыерчыклы, чак кына калтыравыклы эре тамырлы кулларын учыма алгач, ишегалдында ямь-яшел чирәмлектә оя-оя яран гөлләре шау чәчәктә утыруына игътибар иттем.
– Кем соң син, улым? Кем малае? Бер дә таный алмый торам.
– Сәлимулла белән дуслар идек. Мирзанур малае. Сезгә кереп чәй эчкәләгән дә булды минем. Галимулла абый ни хәлләрдә?
– И, балакаем. Ир-ат кыска гомерле бит ул, – дип җавап күндерде Мәмдухәттәй, тирән көрсенеп. – Әүвәл картым вафат булган иде, аның артыннан кызым, аннары, ару гына яши башлагач, бер-бер артлы улларым- багалмаларым бакыйлыкка күчте... Япа-ялгызым торып калдым менә. Күчтәнәчләр күтәреп зурлап хәлемне белүең өчен Аллаһтан мең рәхмәт яусын. Артык күп түгелме соң бу? Кая куеп бетерермен?
– Артса, күршеләрегезгә күчтәнәчкә өләшерсең.
– Әйдә, өйгә үт, улым, чәй куям, юлдан килеп арыгансыңдыр?!
– Юк, юк. Машинага биш минутлык юл, өстәл артыннан кубып кына кузгалган идем.
– Күчтәнәч китергән кешене болай гына җибәрү ярамый бит инде. Китми тор, улым. Мин, хәзер.
Мәмдуха апа өенә кереп китте, мин өйалды баскычына утырып калдым.
Яран гөлләрне аралап искән җилдән тәмле хуш ис борынга бәрелә.
Менә ишек ачылып, Мәмдуха апа да күренде. Кулында ап-ак оекбашлар.
– Берсен Галимуллама, икенчесен Сәлимуллама, дип бәйләгән идем. Кими калдылар, менәтерәк. Әрәм булып күп яттылар, җитәр. Берсен Әхмәткә илт, икенчесен үзең рәхәтләнеп ки. Җылы тәннәрегездә тузсын.
– Кирәк түгел иде инде.
– Ал, ал, улым. Рәнҗетмә берүк.
– Ишегалдың матур, Мәмдуха апа. Яран гөлләрең төрледән-төрле.
– Яздан чыгарып утыртам мин аларны. Кич саен шуларга карап юанам аннары...