Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫЯЛАРСЫЗ КАЛГАН ДӨНЬЯЛАР

Тормыш поезды
Тормыш – поезд. Ыргыла ул
Билгесез, ят елларга.
Өметсезлек, бушлык көле
Ятып кала шпалларга.
Чылбырланган вагоннарда
Зынҗырланган җаннар бара.
Ыргый поезд, язмышларның
Кыргый җилен ера-ера.
Кемдер күптән бу сәфәрдә,
Кем утырды яңа гына...
Кизәнсәң дә, сугалмыйсың
Син дөньяның яңагына.
Дөнья үзе кыйный сине,
Уңлы-суллы, уңлы-суллы.
Безгә дигән өлешме бу,
Яшәү дигән җәза шулмы?!
Ыргый поезд... «Яшәргә!» дип,
Кайный җанда укталышлар.
Кайда «Бәхет», «Шатлык» дигән
Без төшәсе тукталышлар?
Юк, туктамый, җилдерә ул,
Хәтсез хәтерләрне иңләп.
Юл буенда безгә дигән
Тукталышлар кала иңрәп.
Көтә безне соң тукталыш...
Соңгы... «Сагыш» атындагы. –
Рельсларның кочаклашып
Тәүбә кылган чатындагы...


Хөрмәтле Лена Шагыйрьҗан ядкаре
Гөлтләде дә... сүнде соңгы шәме...
Ятим калды өе шагыйрәнең.
Сыкрап куйды микән шигырьләре,
Өзелгәндә кылы бәгыренең?!
Аһылдады микән гарешкәйләр,
Ашкан чакта күккә шагыйрь җаны?
Аңа дөнья – үзе шигырь иде,
Дөнья үзе шагыйрь итте аны.
Корып куеп тәрәз пәрдәләрен,
Бизде кайчак, бизде дөньясыннан.
Байкот итеп ул сикерде кайчак
Язмышларның текә кыясыннан.
Ул сикерде... Мәрхәмәтле Хода
Чөйде аны, чөйде гел биеккә.
Биеклектә бөеклекләр яулау
Китерделәр аны соңгы чиккә:
«Яшисем дә килми хәтта, энем!»
Аһ, әйттертте дөнья, әйттертте.
Әйтерсең лә тәкъдир, качып кына,
Өметкәйләренә ут төртте.
...Китте шагыйрь, салават күперенә дә
Керми калган серле бер төш булып.
Гомере дә тоелгандыр аңа
Сабыйлыкта күргән бер төш булып.
Ул киткәндә, матәм көен көйләп,
Акты сагыш, акты болыт-болыт.
Ул үзе дә инде күк катына
Чигелгәндер, моңлы шигырь булып...


***
Дию абындымы?
Таулар убылдымы?
Буталдымы иман-кыйблалар?
Корып мәкер-хәйлә,
Калмадымы әллә
Бөркетләргә кунар кыялар?
Әллә бөркетләр дә
Вак җан-бөртекләргә
Әйләндеме таусыз, кыясыз?
Тәхет-кыяларсыз,
Өмет-ояларсыз
Тагын күпме җаннар кыясы?!
Таулар – Күк терәве.
Күкләр иңрәве
Ишетеләме? Безне кем аңлар?
Нинди юллар ярыр?
Белмим, кая барыр
Кыяларсыз калган дөньялар?!

Ялгыз скрипкачы
Урам чаты.
Кич.
Ялгыз скрипкачы.
И елата ятим скрипкасын.
Җан асрарга бераз «таммасмы» дип,
Җиргә салган иске кепкасын.
Скрипканың да, көйсез дөнья кебек,
Көйсезләнеп беткән кыллары.
Үзенең дә җан кыллары өзек,
Хәрәкәтләнә тик куллары.
Ул Җан, бәлки, күптән өмет өзеп,
Ташлангандыр текә кыядан.
Юк, еламый кыллар, алар бары
Шыңшый-шыңшый көлә дөньядан.
...Карашлары югалалар китеп,
Әллә кая – төпсез упкынга.
Кемне – упкын йота, ә кемнәрдер
Эләгәләр тозак-капкынга.
Упкыннарга китеп убылмады,
Онытылмады инде кем генә!
Күпме аһәңсазлар, каләмдарлар
Төшмәделәр тормыш төбенә!..
Кепкасына сыңар тиен «тамса»,
Гамьсез уйларын ул тугарып,
Моңын җуйган дөнья төпкеленнән
Карашларын ала кубарып.
Көе белән нәүмиз күңелләрдә
Уята «Татарстан таңнары»н,
«Казан кичләре»н ул шыңшыта да
«Катюша»га күчә аннары.
Катюшалар...
Утлы яңгырларын
Койган чакта дошман өстенә,
Хәерчелек таңы атар, диеп,
Уйламаганнардыр һич кенә.
Ялган хисләр, ялган төсләр – бар да –
Үткәннәрдән «якты» истәлек.
Яңа байлар үрчи барган саен,
Яңа хәерчеләр тора өстәлеп.
Көзге җилләр генә түгел, хәзер
Язгысы да аның, һай, ачы.
Тынны буа тынчу, үле һава.
Урам чаты.
Кич.
Ялгыз скрипкачы...


Үткән көннәр
Әй, кая ул көн ки бездә –
Шәп торулар бар иде...
Дәрдемәнд
Кайда калды, әй ул үткән көннәр?
Яшьлекнеңме аргы ярында?
Әй ул көннәр, һаман атлар кебек,
Утлап йөри хәтер кырымда.
Һәрбер чаттан бага, әй ул көннәр –
Телгәләнә күңел, ярсына. –
Көтмәгәндә, таныш сукбай эттәй
Килеп чыга минем каршыма.
Көтмәгәндә... тәүге сөю сыман
Төшләремә килеп керә лә...
Хәтеремдә, гүя тәмам арган,
Соңгы әйләнешен көтеп алган
Казан трамваедай сөйрәлә.
Р Ә М И С А Й М Ә Т
81
...Уч төбендә кебек иде Казан,
Һәрнәрсә дә таныш, үз иде.
Сөембикә манарасы да бит
Кыз чагыдай гүя төз иде.
Чынга ашмас бәллүр хыялларны
Йолдызлардан йөрдекме эзләп?..
Безнең шашып, ихлас көлүләрдән
Күк гөмбәзе торды күк зеңләп.
Кабан күле генә түгел, монда
Һәрбер чатның сере бар иде.
Күпме генә иңләп-буйласак та,
Казан урамнары тар иде.
Тар иде шул безгә бар нәрсә дә,
Тарлык-татарлыктан качарга
Җитмәде көч, барыбер, теләгәнчә
Күк гөмбәзен киереп ачарга.
Дошманнарның эргәсенә кайчак
Күмгән чаклар булды «мина» да.
Урамнарда таңнар аттырсак та,
Куркытмады безне ул чак хәтта
Вәхши Казан феномены да.
Һай, гомерләр....
Үтте китте бар да...
Маңгайларга салып үз эзен.
Яшьлек эзем калган урамнарны
Иңләп йөрим хәзер берүзем.
Әй, кайда сез, кайда, дус-ишләрем?
Гыйсъян Рөстәм, трибун Леналар?1
Диварларга эленеп калды бары
Сез уйнаган мандолиналар.
Ияләнә бара бугай күңел
«Әлвидагъ»лар, «Сау бул!», «Хуш!»ларга.
Якыная бара... хатирәләр,
Ерагая... якын дуслар да...