Логотип Казан Утлары
Публицистика

БҮГЕНГЕДӘН – ТАРИХКА ТАБА

МӨСӘГЫЙТ ХӘБИБУЛЛИНГА 90 ЯШЬ
Халкыбыз нинди генә катлаулы, вакыт-вакыт
фаҗигале чорлар кичерсә дә, шул чорларны образлы
сурәтләп баручы каләм осталарына кытлык кичермәде.
Моннан ярты гасыр элек, ягъни алтмышынчы еллар
ахырында, татар прозасында тагын бер яңа исем
барлыкка килә – Мөсәгыйт Хәбибуллин. Ул инде бу
вакытта дүрт дистәне тутырган була. Кемдер әйтер,
кеше иҗат каләмен кулына мөмкин кадәр иртәрәк алса,
нәтиҗәлерәк була. Без дә моның белән килешәбез.
Әмма һәр кешенең үзенә генә хас яшәү, көн итү мохите,
язмышы була. Сүз дә юк, бу чолганыш гаилә хәлләре,
андагы рухи халәт белән генә билгеләнми, ул бик күпкә
киңрәк даирәләр һәм хәл-әхвәлләр белән дә шартлана.
1927 елда туганнар өчен бу бигрәк тә шулай. Бу
елгылар, дөресен әйткәндә, ике ут арасында калдылар
дияргә мөмкин. 1941 елдагы сугыш башланганда, аларга
ундүртенче яшь була. Безнең Мөсәгыйтнең дә, Оренбург өлкәсенә кергән Габдрахман
авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, күрше Татарстанның Баулы
районындагы Шалты мәктәбенең җиденче сыйныфына күчкән чагы. Мәктәптә укуга
караганда, аларга инде күбрәк басу эшләренә йөрергә туры килә. Карт-корылар белән
бергә, фронт өчен дия-дия, ни генә эшләмиләр, көнне төнгә ялгап урып-җыю йөген
дә җигелеп тарталар. Тора-бара аның кебек яшүсмерләргә дә чират җитә. Унсигез
яшьләре тулуга, аларны да хәрби хезмәткә ала башлыйлар. 1944 елда Мөсәгыйтләргә
дә нәүбәт килә. 1927 елның беренче яртысында туганнар солдат каешын буалар. 25
декабрьдә генә туган Мөсәгыйткә хәрби комиссариатта комиссия үткәч әйтәләр: сиңа
чират 1945 елга чыккач та җитәргә мөмкин. Сугыш, инде фашистларның үз җирендә
барса да, яңадан-яңа көчләрне суырып кына тора иде.
Берничә көн үтүгә, аны авыл советына чакырталар.
– Сине Магнитогорскига һөнәр мәктәбенә җибәрәбез. Анда эшкә өйрәнеп, заводта
эшләрсең, корал җитештерерсең. Фронт сиңа шул булыр. Дошманны анда синнән
башка да җиңәрләр!
Күңеле белән сугышка барырга әзер булса да, сатулашып тора торган чак түгел.
Тиз генә әзерләп, өйдәгеләр аны күрше өлкәгә озаттылар. Уку курсларын үтеп, металл
кою заводында эшли башлады. Эшли-эшли өйрәнерсең, диделәр. Ул биредә шунысына
игътибар итте: туган җирләрдән шактый ерак булса да, эшчеләр арасында татарлар
да күп иде. Ник дигәндә, егерменче-утызынчы елларда социалистик төзелешләргә
хисапсыз эшче көчләр кирәк булгач, аларның әтиләрен, абыйларын Уралга көчләп
китергәннәр яки, юк кына гаепләрен табып, озын мөддәтләргә хөкем иткәннәр, биредә
эшләргә мәҗбүриләгәннәр. Хәзер аларның байтагы үлеп беткән, болары – шуларның
икенче буыны. Менә шуңа күрә үзе кебек слесарь, токарьларның күпчелеге безнең
милләт кешеләре. Дөрес, аларның байтагы өлкәнәеп килә. Ара-тирә яшьрәкләр дә бар.
Аларның кулы эшкә шулкадәр килешле ята, теге яки бу детальне ясаганда, күпвакыт
123
сызымга бер күз төшерүләре дә җитә, кулларына циркуль тотып үлчәп торуның
хаҗәте дә юк. Шуңа күрә аларны сугышка да җибәрмәгәннәр, монда кирәгрәк дип
исәпләгәннәр. Алар Мөсәгыйткә дә гел киңәшләрен биреп тора, эшләп күрсәтә, карап
торып эшләтә. Менә шундый кайгыртучан җылы мөнәсәбәт яшүсмергә күңел рәхәте
бирә, таяныч була. Цех начальнигы, аның ярдәмчеләренең бәйләнеп торуларына да бик
исе китми. Үзе дә шушы бер-ике ел барышында, өлкән һөнәрдәшләре дәрәҗәсенә үк
җитә алмаса да, эшендә шактый камиллеккә ирешә. Аңа хәтта, эшеннән аерылмыйча
гына, металл эше буенча техникумда уку мөмкинлеген дә тудыралар. Өч ел уку
дәверендә ул инде бу өлкәдә нәзари яктан остазларыннан күпкә алгарак китә, аның
өчен заводта хезмәт баскычларыннан күтәрелү мөмкинлекләре дә ачыла.
Ләкин яшьтән үк авыл киңлекләрендә, яшеллек мохитендә саф һава сулап, җан
рәхәте бирә торган суларында коенып үскән егетнең күңелендә сагыш-әрнү, туган
ягына омтылу хисләре отыры арта гына тора. Көннәрдән бер көнне гаиләгә бәйле
җитди сәбәпләр бу мәсьәләне катгый итеп кую мөмкинлеген бирә, ниһаять, аны
җибәрергә булалар. Октябрск каласында нефть чыгару оешмасында мастер булып
эшләп алганнан соң, ул егерме алты яшендә туган авылына кайтып урнаша. Җанга
якын җирләрдә дүрт-биш ел инженер-механик булып хезмәт итеп, үзенең бу җәһәттән
дә кирәкле кеше икәнлеген раслый. Шуңа тагын Баулыда сигез ел автомеханиклык
хезмәтен башкарганлыгын да өстәсәк, урау юллар буйлап йөреп, кулына эш һәм иҗат
коралы итеп каләмне алганчы, утыз өч яшькә җиткәнен дә сизми кала.
Ул үзенең хезмәттәшләреннән китап укырга яратуы белән аерылып тора. Аның
китап җыю гадәтенә сәерсенеп караучылар да була. Әмма үзара аралашкан иптәшләре,
теләсә нинди тормышчан мәсьәләләр турында сүз барганда, аның төпле итеп, әйтергә
теләгән фикерләрен алар күз алдына да китермәгән мисаллар белән дәлилләвенә күптән
инде игътибар итә киләләр. Матбугатта сирәк булса да хикәяләре басыла башлагач,
Мөсәгыйткә «язучы» дигән кушамат тагучылар да алар була. Ул моңа шатлана гына һәм
уйлап куя: их, чыннан да, язучы булсаң иде ул! Ә ничек язучы булырга? Һәм карарга
килә – көчне район матбугатында сынап карарга кирәк. Болай да җирле газеталарда
төрле хәбәрләр белән катнашкан егетнең ниятенә каршы килмиләр. Баулыдагы «Байрак»,
Азнакайдагы «Маяк» газеталарында җиде ел журналист булып эшләү аның каләм көченә
зур сынау була. 1971 елда, ягъни кырык дүрт яшендә, университетның татар бүлеген
читтән торып тәмамлавы каләм тибрәтү эшчәнлеген яшәү мәгънәсе итеп сайлаганлыгына
дәлил булып тора. Аның иҗатка килүе әнә шундый урау юллар аша була.
Тормышның үзендәге кебек үк, М.Хәбибуллин әдәби иҗатта да чынбарлыкның
бер өлкәсеннән икенчесенә күчә торды, төрле тәҗрибәләр ясады. Аның хикәяләрдән
торган беренче китабының «Җиде юл чатында» дип аталуы да очраклы булмагандыр.
1951 елда яшьләр җыентыгында басылган беренче хикәясеннән башланган бу иҗат
төрле мәүзугларга сукмак салып карады.
Без, каләм тибрәтүчеләргә, бигрәк тә чәчмә әсәрләргә өстенлек бирүчеләргә, талант
бөреләре янына тормыш тәҗрибәсе, әйләнә-тирәне төрле яклап танып-белүгә ихтыяҗ
да кирәк, дибез икән, бу М.Хәбибуллин мисалында да раслана. Аны 1971 елда Язучылар
берлегенә алырга тәкъдим иткән өлкән әдибебез А.Расих та нәкъ шулай яза: «Дөньяны
күп күргән, тормышны якын белә торган, хезмәтнең шофёрдан башлап инженерга кадәр
булган барлык баскычларын үткән кеше», – ди (Казан утлары. – 1971 – №2. – Б.184).
Аның тормыш юлында тагын бер сәхифә бар. Авылда, иген кырлары кочагында
үскән малай сугыштан соңгы елларда нефтьчеләр арасында да кайнап ала. Шул арада
ул кара алтын чыгаручыларның икенче даирә кешеләре генә түгел, бәлки бөтенләй
башка гамь белән яшәүчеләр икәнен дә аңлап ала. Ник дигәндә, иген үстерүче өчен
җир яшәү чыганагы булса, җирнең маен суыручыларга, аның өстенә караганда, асты
кадерлерәк икән. Бу, авыл кешесе үлчәме белән бәяләгәндә, гайре табигый хәл. Шул
турыдагы борчуларын ничә еллар күңелендә йөрткәннән соң, дүрт дистә чиген узгач,
әлеге хакта «Икмәк кадере» дигән әсәрен язуы шуның нәтиҗәсе.
...Район башлыгы кабинетына шушы төбәкнең җитәкчеләре җыела. Бер күмәк
хуҗалык җитәкчесе биштәреннән түрәнең өстәленә кабарып пешкән икмәк чыгарып
куя һәм шундагыларга әйтә:
124
– Кем таптый ала шушы икмәкне? Кем?!
Барысы да аптырап кала. Бу бит әле сугыштан соңгы гына еллар. Биредә утыручылар
бер туйганчы ипи ашау хыял гына булган ул елларны яхшы хәтерли. Шуңа күрә, нәрсә
сөйли бу, тик торганда икмәкне кем таптый алсын? – дип, гаҗәпләнеп карап торалар.
Болай эшләү өчен, шыр юләр булырга кирәк.
Шулай да бүлмәдәгеләрнең берсе әлеге икмәкнең райондагы иң абруйлы өстәл
өстенә куелуының сәбәбен чамалый. Бу бәндә – шушы төбәктә нефть эзләүчеләр
эшчәнлегенә җитәкчелек итүче Ходайбирдин. Ул әлеге икмәкнең хуҗасы Кадыйровның
нәфрәте үзенә төбәлгәнлеген аңламаслык ахмак түгел. Чөнки соңгы көннәрдә генә
аның кешеләре, авария ясап, шушы хуҗалыкның уңдырышлы җирен пычратып, эштән
чыгарганнар иде. Күңелле эш түгел, анысы. Әмма ул үзенә аклану да таба. Без бит ул
бозылган җир өчен аларга акча түлибез. Әлеге кишәрлекләрдән җыеласы икмәк бәясе,
нефтьнеке белән чагыштырганда, күпкә кимрәк. Шуңа күрә нигә ул кадәр борчылырга?
Без бит нефтьне алтынга сатабыз!
Ике җитәкченең бер үк нәрсәгә төрле карашта торуларын күреп утырган район
башлыгы аларның кайсысы хаклы булуын аңларга тели. Кемгә өстенлек бирергә? Әлеге
сорауга катгый җавапны ул нефтьчеләр чиновнигының менә бу сүзләре яңгыраганнан
соң таба:
– Иптәш Кадыйров, ипиегезне алып китегез, монда ач кешеләр юк!
Чыннан да, бу очракта нәрсә кадерлерәк: икмәкме, әллә нефтьме? Ләкин җавап бер:
алтынны (сарымы ул, карамы) ашап булмый. Яшәү чыганагы – икмәк! Май сеңгән
җирләр тагын ничә еллар буе икмәк үстерергә яраксыз булачак әле.
И.Гази кебек бездәге нефтьчеләр турында беренче романны иҗат иткән олы
әдип тә әсәр коллизиясенең тормышчан каршылыкларга нигезләнүенә игътибар итә.
«Повестьны зур канәгатьләнү белән укып чыктым. Язучы өчен тормыш тәҗрибәсе
бик зур сыйфат», – ди ул (Казан утлары. – 1977. – №12. – Б.151).
Әлеге әсәр укучыны барыннан да элек күтәрелгән темасының безнең җөмһүрият
өчен аерым бер әһәмияткә ия булуы белән уйланырга мәҗбүр итсә, шуннан соң
язылган «Унсигезенче яз» повесте сәнгатьчә эшләнеше буенча алга китешне күрсәтә
иде. Монысы – язучы өчен иң мөһиме. Чыннан да, унсигез яшәр Әнрүсә белән булган
вакыйгалар укучыны чын-чыннан дулкынландыра. Заманында, зур сәнгатьтә урын алу
максаты белән, баласын ташлап башкалага киткән Мөнирә әллә ни уңышка ирешә
алмаган. Аның каравы, ул үзе дөньяга китергән баласына «апа» гына булып калган.
Кыз исә, балигъ булгач, Мәскәүдә узачак җыр ярышына барырга сайланып алынган.
Ихтимал, аңа бу юнәлештә бәхетле юл ачылыр дигән өмет туа. Авторның уңышы –
Әнрүсәнең күңел тирбәлешләрен шактый тоемлы итеп бирә алуында. Шулай да әле
М.Хәбибуллинга шул чор тәнкыйтендә каләмен тагын да камилләштерергә кирәклеге
турында киңәшләр дә ишетергә туры килә. Н.Гамбәр, мәсәлән, хис-кичерешләрне
вакыйга-картиналар аша сурәтләү урынына вакыт-вакыт аларны сөйләп чыгу белән
узып китмәскә кирәклеген искәрткән иде (Гамбәр Н. Бәхеткә юл – гел алда // Казан
утлары. – 1977. – №12. – Б.150). Шулай да авторның үзенә килгән күпсанлы хатлар,
очрашуларда әйтелгән фикерләр әсәрнең бигрәк тә яшьләр тарафыннан бик җылы
кабул ителүен күрсәтә иде.
Хәзерге чорда төрле чыгышларда, матбугат битләрендә әдәби әсәрнең тәрбияви
әһәмиятен бәяләп бетермәү яки аны бөтенләй инкарь итүләр дә сирәк күренеш түгел.
Сорау туа: алай булгач, ни өчен иҗат итәбез? Танып-белү яки тәрбия җәһәтеннән
әйтәсе сүзең үзең өчен дә ачык булмаганда, тулыканлы әдәби тукыма барлыкка
килергә мөмкинме? Әдәби әсәр, ахыр чиктә, бары тик әхлакый, тәрбияви генә була ала.
Шушы таләпкә җавап бирмәгәндә, аның кеше күңеле өчен кыйммәте калмый. Уңай
образлар аны кабул итүче өчен үрнәк булып хезмәт итсә, кешене тискәре образлар да
тәрбияли – андый булмаска дигән сабак бирә. Мөсәгыйт абый моны яхшы аңлап эш
итә. Геройларын ботаксыз-чатаксыз идеал итеп кенә күрсәтми, аларны, үз җайларына
куеп, барлыкка килгән мохит шартларында ирекле яшәтә. Аның китапларын яратып,
укучылар аларның нәкъ менә шул хасиятләрен хуплыйлар да. «Хәтер ярлары»,
«Сулар үргә акса да...» кебек әсәрләрендәге сәнгатьчә камиллеккә ирешүдәге кайбер
Ф О А Т Г А Л И М У Л Л И Н
125
җитешсезлекләрне күрсәтсә дә, Р.Мостафин «бу хәл аларның популярлыгында
чагылмый», – диюе белән әдипкә хас иҗат алымнарын хуплавын күрсәткән иде
(Социалистик Татарстан. – 1984. – 16 март).
Шулай да иҗатының беренче чорында М.Хәбибуллин ил күләмендә «Чоңгыллар»
романы белән танылды дияргә кирәк. Анда авторның әсәр тудыруда кулланыла торган
мөмкинлекләренең күбесе урын алган. Шул елларда роман Мәскәү нәшриятларында
гына да өч тапкыр басылып чыкты, Россия Язучылар союзы премиясенә лаек булуы
да аның югары бәяләнүе турында сөйли. Дөрес, бүгенге көн өчен анда күтәрелгән
мәсьәләләрнең мөһимлеге кимегән дә булуы мөмкин. Әмма гомум кабул ителгән
кешелек кыйммәтләренең иң асылларыннан берсе булган мәрхәмәтлелек дигән нигез
төшенчә бервакытта да кыйммәтен җуймый. Байлыкка омтылу әнә шул кешелелеклелек
дигән төшенчәнең затлы өлешләрен тәшкил итүче шәфкатьлелек, игелеклелек кебек
сыйфатларны басып китмәскә тиеш. Романнан килеп чыга торган шушы төп фикер
бүген аеруча мөһим.
Повесть-романнары белән бер үк вакытта М.Хәбибуллин иҗатының беренче
чорында (ягъни тарихи темалар белән мавыгып киткәнче) хикәя жанрын да үги
итмәде. Ул аларда да тормыш күренешләрен сурәтләүдә шул елларда мәҗбүри
булган идеология таләпләреннән читтәрәк калырга омтылды. Кешеләр арасындагы
күптөрле мөнәсәбәтләр арасыннан яшәешебезнең әхлакый катламнарына мөрәҗәгать
итү, күңелдәге тирән кичерешләрнең көчен ачарга омтылу аның өчен төп юл булып
әверелде. Шул нисбәттән, «Яңа өй» хикәясе аеруча гыйбрәтле. Ярулла дигән егет,
үз ихтыяры белән сылу хатынын калдырып, кайчандыр шахтага эшкә китә. Шунда
бәхетсезлеккә юлыгып, бер кулын, бер аягын өздерә. Еллар үткәч, гарип хәлендә
Хәнифәсе янына кайтып егыла. Әмма чибәр хатынга менә дигән, сәламәтлеге ташып
торган ир табылган. Гаилә бик матур итеп яшәп ята. Укучыны гаҗәпләндергәне шул:
аз гына горурлыгы булган ир үзе аерган хатыны янына кайтып кермәскә тиеш иде.
Нихәл итәсең, шулай да бу тормышта булмастай хәл түгел. Билгеле инде, ул биредә
артык кеше. Язучы Ярулланы, шул рәвешле, гаять кыен әхлакый шартларга куя. Аның
әлеге гаиләдә үзен төксе итеп каршылауларына тап булырга бөтен нигезе бар. Халык
сүзе белән әйткәндә, ул – биредә киселгән икмәк. Гаҗәпкә каршы, Хәнифәнең хәзерге
ире Нурислам аңа ачык йөз күрсәтә, «баҗай» дия-дия, мунчада да юындырып чыгара.
Кем белә, гарип ир аларның үзенә карата мөнәсәбәтләрендә чит итүләрен сизсә, түзәр
дә иде әле. Әмма мондый шәфкатьлелек, кайгыртучан карашны тою аңа психологик
яктан көчлерәк тәэсир итә. Ул үзен болар каршында хәтта көнчелек хисләре тудырырга
да лаек булмаган бер мәхлук итеп тоя һәм тормышын һәлак итү адымына бара. Аның
яшәештәге соңгы адымы алдыннан булган эчке кичерешләрен бирү тирәнлеге хикәянең
сәнгатьчә эшләнешендәге иң уңышлы як дип саналырга тиештер.
«Өченче вагон» хикәясеннән дә нинди дә булса иҗтимагый яңгырашлы әйберләр
көтү урынсыз. Егерме яшьләрдәге Алсуның чын сәнгать күренешен зәвыксызлыктан,
ихлас сөюне ясалмалылыктан аера алуына килү эволюциясен бирү хикәядә төп бурыч
итеп алынган һәм оста рәвештә тормышка ашырылган.
Әдәби мәйданда М.Хәбибуллинның хикәя жанрындагы елдан-ел ныклы урын ала
баручы уңышлары турында тагын да бәян итәргә мөмкин булыр иде. «Таң чишмәсе»,
«Әбиләр чуагы» кебек әсәрләре дә аның бу өлкәдәге казанышлары буларак санала ала.
Шулай да бу очракта аның «Таңана» исемле хикәясе аерым бер игътибар итүне сорый.
Ул язучы иҗатындагы кискен бер борылышның өметле хәбәрчесе буларак та кызыклы.
Эш шунда: язучының тормыш юлында аның ике ел Таҗикстандагы бер мәктәптә
тарих укытучысы булып эшләү сәхифәсе бар. Шул елларда ул уйлый башлый: менә
без дәрес саен рус дәүләте тарихын, аның патшаларының гамәлләрен өйрәнәбез. Ә
менә шушы таулы җөмһүриятнең, ягъни Таҗикстан дигән илнең дә бай үткәне булган
бит. Ул мәктәптә өйрәнелергә тиеш түгелмени? Татар тарихы белән дә шул ук хәл.
Мөгаллим Мөсәгыйт Мөдәррис улы шушы уйларын очраклы рәвештә әлеге мәктәпкә
килеп чыккан зур галим, тарихчы, этнограф һәм географ Лев Гумилёв белән уртаклаша.
Тәнендә күпмедер дәрәҗәдә татар нәселе каны да булган Лев Николаевич аңа әйтә:
– Татар тарихы – олы, катлаулы һәм дөнья үсешенә зур өлеш керткән халык тарихы.
БҮГЕНГЕДӘН – ТАРИХКА ТАБА
126
Сез аны өйрәнегез, белегез, яңа буыннар хәтеренә салыгыз. Дөрес, сезгә үткәннәрегезне
хакыйкый бәян итү җиңел булмас. Моны мин үз мисалымда яхшы беләм. Мин гомер
буе татарларны яклап яшәдем.
Менә бу сүзләр яше кырыктан ашкан Мөсәгыйткә нык тәэсир итә. Олуг галим
безгә – татарның тормыш тоткасына әверелгән буыны ир-егетләренә – әнә нинди
акыл бирә. Моңа битараф булырга мөмкинме? Бу эшкә керешү өчен, миңа Казанда
булу кирәк, – ди үз-үзенә булачак язучы. – Бары тик Казанда! Кайтам, җиң сызганып
шушы эшкә керешәм.
Һәм 1971 елда ул даими яшәү өчен Казанга килә. Биредә дә теләсә кайда түгел,
эшкә нәкъ менә язучылар даирәсендә урнашуга ирешә. Аңа оештыру эшләре буенча
сәркатиплек вазифасын тапшыралар. Ул шушы гаять мәшәкатьле йөкне унсигез ел
тарта. Шул ук еллар аның каләм тибрәтүенең дә иң үрчемле вакыты. Ләкин, шулай да,
омтылыш зур булса да, тикшеренү, иҗат эшләрендә үзеңнән дә алгарак чыгып чабып
булмый. Әдәби чолганышта баш-күз алырга, бүгенге яшәешне, тормышны эстетик
үзләштерүдә дә тәҗрибә тупларга, шул ук вакытта тарихи чыганакларны өйрәнү
эшенә дә чумарга кирәк. Чөнки Гумилёв әйткәннәр колакта һаман яңгырап тора.
Ленинградка барып, Лев Николаевич белән тагын очрашып кайта. Аңардан үткәннәрне
барлау һәм күзаллау буенча киңәшләр ала. Ул күрсәткән юнәлешләрнең мөһимлеген
тагын да ачыграк күз алдына китерә башлый. Тора-бара Мөсәгыйт ага шуны төшенә:
тарихны фән итеп өйрәнүдә фактларны, түкми-чәчмичә, булганынча барлау, алар
хакында аерым күренешләрдән гомумиләштерүләргә килү кирәк булса, язучы өчен
шулар өстенә образлы фикерләү дә таләп ителә. Теге яки бу концепцияне нигезләү
өчен фактлар җитенкерәмәгән вакытта, язучы, әлбәттә, мөмкинлек биргән дәрәҗәдә
әсәр тукымасына хыялларын да кертеп җибәрергә мөмкин. «Ләкин моны, – ди үзе дә
тарихи әсәрләр язган рус әдибе А.Н.Толстой, – шулай итеп эшләргә кирәк, бу (ягъни
уйлап чыгарылган) чынбарлыкта булмаган булса да, булырга мөмкин итеп бирелсен».
Беренче тәҗрибә буларак, М.Хәбибуллин әлеге юнәлештә, инде әйтелгәнчә,
«Таңана» хикәясен язды. Борынгы чорларның зур хакимнәре арасындагы хәлләрне
сурәтләү ул инде бер кызның ике егетнең кайсысына өстенлек бирүе турындагы күңел
кичерешләре генә түгел, монда бик киң фикерләү, русча әйткәндә, масштаблылык белән
эш итү сорала. Шул ук вакытта тарихи күзаллау, тел-өслүб җәһәтеннән дә шул ерак
дәверләр үзенчәлекләрен нечкәләп белү мөһим. М.Хәбибуллин бу таләпләрне яхшы
тоеп эш итәргә тырыша. Нәтиҗәдә, әлеге хикәядә явызлыкның киләчәктән мәхрүм
икәнлеге шактый тәэсирле раслана. Үзен кешеләрдән өстен исәпләп, Аллаһы белән
тиңләшергә омтылган идарәче табигать тарафыннан ук юкка чыгарыла. Безнең эрага
кадәр 530 еллар элек фарсылар белән сөннәр арасындагы әлеге сугыш вакыйгаларын
үз вакытында Геродот дигән билгеле тарихчы язып калдырган булган. М.Хәбибуллин,
бөтендөнья тарихындагы бу һәм башка чыганакларга таянып, шул ерак дәверләрдәге
хәлләрне бүгенге укучы күз алдында җанландыра.
М.Хәбибуллинның «Кубрат хан» романын яза башлавы да нәкъ шул сиксәненче
еллар башына туры килә. Бу инде Геродот язуда беркетеп калдырган чорлардан мең
елга соңрак булган вакыйгаларны чагылдыру иде. Тарихтан хәбәрдар кешеләргә болгар
тарихындагы иң күренекле шәхесләрнең берсе Кубрат хан икәнлеге яхшы мәгълүм.
Шулай да әлегә кадәр бу зур идарәче кайчандыр булган, яшәгән бер абстракт кеше
буларак кына шәйләнә иде. Мөсәгыйт абый аны холкы-фигыле, йөреше-торышы,
кылган эшләре белән үзенә хас сыйфатларга ия зат итеп тасвирлады, ягъни ул
инде күз алдында җанлы фигура булып гәүдәләнде. Шуның белән язучы иҗатта
яңа мөмкинлекләрен ачты. Сүз дә юк, чыганаклар сәнгатьчә образлар тудырырга
ярдәм итәрдәй мәгълүматларга ярлы. Аның каравы, төрки халыклар, Дунай
буйларындагы болгарлар, хәзәрләргә кагылышлыларында бу бөек элгәребезнең кылган
гамәлләре,дәүләтнең иминлегенә куркыныч янаучы чолганышта аның тарафыннан
ясалган хәлиткеч адымнар хакында теркәлеп калган сәхифәләр аз түгел. Бу очракта
Кубрат образын шул кылганнарына бәрабәр итеп бирү бурычы тора иде. Бусы инде,
тарихчылардан бигрәк, иҗади рәссам эше. М.Хәбибуллин нәкъ шулай эшләде дә.
Тарих сукмакларына бер кереп киткәч, инде әдип шул юнәлештә байтак башка
Ф О А Т Г А Л И М У Л Л И Н
127
табышларга да юлыкты. «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Сөембикә ханбикә
һәм Иван Грозный», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә»,
«Айбиби», «Атилла» кебек романнарының исемнәрен әйтеп чыгу да бу иҗатчыга
карата хөрмәт һәм соклану хисләре уята. Халкыбыз тарихындагы ерак дәверләрдәге
вакыйгалар, фаҗигаләр, шул чорларның тарихи шәхесләре кичергән гаҗәеп катлаулы
хәлләр, аның каләме белән калын-калын китапларда тупланып, рухи хәзинәләребез
булып әверелде.
Тора-бара әдип үзе дә уйлары-кичерешләре, мавыгулары белән тарихыбызны
гәүдәләндерүче булып тоела башлады. Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән
елларымда ул ара-тирә йомышы төшеп кергәләп тора иде. Хәл-әхвәл сорашкач,
ниндидер бер бәйләнешен табып, үткәннәр турында мавыгып сөйләшергә керешеп
китә дә ни өчен килгәнен дә оныта. Белеп торам, чыгып киткәч, яңадан борылып
керәчәк һәм гозерен әйтәчәк. Шулай була да.
Бер елны без өчәү – шагыйрь Харрас Әюп, Мөсәгыйт абый һәм мин Истанбулга
төрки халыклар язучылары форумына бардык. Билгеле булганча, бу шәһәр заманында
Византиянең башкаласы булган. Шул дәверләрдән сакланган диварларны, башка төрле
корылмаларны Мөсәгыйт абый куллары белән сыйпап-сыйпап уза иде. Әйтерсең лә,
ул аларда үткәннәрдән сакланган вакытлар тирбәлешләрен тоеп, аларны күңеленә
җыеп йөри. Шәһәр буйлап сәяхәт итә торгач, без тирә-ягында күренекле шәхесләрнең
һәйкәлләре тезелеп торган бер бакчага килеп чыктык. Берәм-берәм карап барганда,
уртак каһарманыбыз Атилла сыны гәүдәләндерелгәненә тап булдык. Мөсәгыйт абый
аның белән аеруча кызыксынды. Берничә тапкыр тирәли әйләнеп чыкты. Мин әйтеп
куйдым:
– Күрәм, сез, Мөсәгыйт абый, Атилла бабабыз янында юкка гына бөтерелмисез.
Мөгаен, нәкъ менә хәзер – шушы урында аның турында язу нияте барлыкка килде.
Йөзегездән үк күреп торам.
– Син дөрес әйтәсең, Атилланы чынбарлыгы белән халкыбызга танытмый торып,
төркиләрнең тарихын тулы итеп күз алдына китерәбез, дип әйтү мөмкин түгел.
Шушы сәфәрдән кайткач, Мөсәгыйт абыебыз Атилла белән «авырды». Казандагы
китапханәләрдә-архивларда утырды, Ленинградта, Киевтә булды, яңадан махсус
рәвештә барып Истанбулдагы чыганакларны өйрәнде. Аннан соң өендә, үзен дөнья
мәшәкатьләреннән аерып, язу өстәле янына утырды (дөресендә «басты» дияргә кирәк,
ник дигәндә, ул язу машинкасын буена таманлап эшләнгән биек аяклы өстәлчеккә
куя, шунда аягүрә торып яза). Берәр елдан култык астына калып папка кыстырып
килеп керде.
– Булды бит, менә! «Атилла»ны синең алдыңа китереп салам.
Роман беренче меңьеллык урталарында яшәүче халыклар язмышына кискен
үзгәрешләргә китергән вакыйгаларны иңләве белән дә зур яңалык иде. Укучылар аны
шулай бәяләделәр дә.
Әлбәттә, олы әдип һәм аның зур иҗаты турында бер мәкаләдә барысын да әйтеп
бетерү мөмкин түгел. Шунысы ачык: Мөсәгыйт Хәбибуллин дигән олпат язучыбыз
үзенең 90 яшен менә шундый киң колачлы иҗат нәтиҗәләре белән каршылый. Аның
әсәрләре халкыбызның дөньяга, үткәннәребезгә дөрес карашын булдыруда, ахыр чиктә,
милли аңын үстерүдә бик әһәмиятле бурыч үтәде. Узган гасырның соңгы чирегендә
боларга ихтыяҗ аеруча зур иде. М.Хәбибуллин каләме нәкъ кирәк вакытта, андый
әсәрләргә сорау арткан елларда хәрәкәткә килде. Аның егетлеге көтелгән сүзне кирәк
вакытта әйтә алуында күренде. Без аңа алга таба аеруча саулык-сәламәтлек, тыныч
картлык телик. Мөсәгыйт абый Хәбибуллинның туксан яшен тыныч күңел белән
каршыларга тулы нигезе бар.