ТАТАР МОҢЫ
Татар моңсыз яши аламыни –
Татар күңеленә моң кирәк,
Тальяныңны гына сузып җибәр,
Дәррәү кушылыр аңа мең тирәк!
Мең тирәккә кунган мең садугач
Шундук алыр аны күтәреп,
Томырылыр ул моң зәңгәр күккә –
Зәңгәрлеге артыр күкләрнең.
Кайда гына тыңламадым икән
Моң саркыган татар көен мин –
Сайрар кошлар, тал-тирәкләр белә
Һәр бормасын «Әллүки»емнең.
«Ишкәкче карт» җырын көйли-көйли,
Ярга кага Идел дулкыны,
«Карурман»ны көйләп сыкрый урман –
Тарихлардан калган сулкуы.
Әдрән диңгез ярларында йөрдем,
Алар инде кайдан откандыр –
Нәкъ татарча шаулый дулкыннары,
Әйтерсең лә мине көткәннәр!
Влтавада су коенганым бар
Аккошлары белән янәшә,
Аккошлары аның, күзгә карап,
Саф татарча миңа эндәшә.
Татар моңсыз яши аламыни –
Моң таба ул һәрбер аваздан,
Бәлки, шул моң саклагандыр аны
Мең дә ничә вәхши-явыздан.
Бәлки, халкым тарих чоңгылларын
Моңы белән имин үткәндер,
Шул моң аңа сынмас канат булган,
Шул моң аны Татар иткәндер!
Кайда йөрсәм – тоям татар моңын,
Ул моңлы да, уйлы, шаян да…
Кара елларда да тынмаган ул,
Тынмас инде килер заманда!