НӘСЕРЛӘР
Таң
Сызылып кына алсу таң ата. Тып-тын.
Өзеп-өзеп кенә сандугач тавышы ишетелеп ала. Таң беленә бит, сандугач
үзенең гаиләсен әнә шулай итеп уята бугай, бу вакытта башка кошлар изрәп
йоклыйлардыр.
Ә мин эңгер-меңгердә имән агачы төбендә таң атканын күзәтеп утырам:
әкрен генә караңгылык яктылык белән очраша. Караңгылыкка төбәләм –
шомлы... Карт имән артында ниндидер бер сәер нәрсә бар кебек... Куркыныч!
Ул сәер нәрсә, менә-менә хәзер артымнан килеп, мине тотып алыр сыман булып
китә, шундук күз карашымны яктылык сузылган якка күчерәм.
Таң яктысы! Күзләр иркәләнә, җаным ниндидер рәхәтлек, ышаныч тоя.
Күңелгә нурлар тула һәм авызым ерыла. Теге шомлы уй да каядыр юкка чыга.
Яктылык эзләп, тагы да әллә кайларга төбәләм: анда иртәнге йомшак җилнең
исеп алуыннан, зәңгәр кыңгырау чәчәкләре бер-беренә хәерле иртә теләгәндәй,
тирбәнеп куялар, гүя алар башларын гына кагып, сүзсез исәнләшәләр. Әлеге
йомшак җилнең уйнашып йөрүче шаян малайлары, әйтерсең лә агач башына
менеп утырганнар да, яфракларга берәм-берәм кагылгалап, үзләре белгән
серле шаян бер көй уйныйлар. Ә ул көйне ишетеп алган сизгер сандугач, бар
җиһанны яңгыратып, дөньяда яшәүнең рәхәтлеген башкаларга ишеттерәсе,
табигатьнең гаҗәеп матурлыгын тирә-якка күрсәтәсе килеп, яңа көн туганны
белдереп, үзенең аһәңен суза.
Таң ата минем туган ягымда! Ә башка якларда – Парижда, Кытайда таңнар
ничек ата икән? Бездәгедәй матур, серле, ал таңнар тагы кайда бар икән?!
Таң! Ә бу сүз – хәрефләр тезмәсе үзе дә көй сорап тора кебек. Хәрефләренә
кагыласың, чыңлап җибәрер дә, ачылып китеп, эченнән аллы-гөлле нурлар
сирпелер кебек.
Таң! Табигатьнең бик тә зур могҗизасы ул – караңгылык китеп, яктылык
иңгән вакыт! Кош-кортлар уянып, чәчәкләр керфекләрен ачып, чык белән
юынган чак, кешелек яшәешне дәвам иткән чак. Әнә шундый гүзәл, серле
булганга күрәдер дә инде, таң белән уянган кешеләргә бәхет килә, диләр.
Таң – әйтерсең, бәхетнең үзе!
Каенкаем – дускаем
Шифаханә. Тәрәзәләре төньякка, каен урманына карап торган бүлмәләрнең
берсе – җиденчесендә авырып ятам. Гомер булмаганны, инде ай буе тәнем
температурасы 37 дән төшми...
Хәлем җиңел түгел... Ятагымнан каеннарга карап уйланам. Инде ничә
көннәр буе уңайсыз итеп, каерылып ятам икән. Шәфкать туташы кереп, туры
һәм уңайлы итеп ятыгыз әле, дип кисәтеп чыгып китте. Минем каерылып,
көйсез итеп ятуыма каеннар сәбәпче икәнен соңыннан гына төшендем.
Каеннарның күземә ниндие туры караганын түгел, ә күңелемә ошаганын эзләп
тапканмын да каерылып аңа карап ятам икән.
Күңелемә якын каен – нәкъ үземә охшаган: артык озын да түгел, кыска да
түгел – уртача буйлы. Буй-сыны да өзелеп төшкән зифа димәс идем, бераз
тулырак. Ә бар икән арада бик зифалары да. Ябалдашлары да күп – ягъни,
минем кебек түгәрәк. Ә яфраклары! Яфраклары вак та түгел – уртача, шундый
күп – нәкъ минем куе, калын, бөдрә чәчем төсле.
Төс-кыяфәте генә түгел, хәтта холкы белән дә үземә охшаган каеным.
Кичә булган көзге яңгырда, җил искән саен, ничек итеп бәргәләнгәнен,
өзгәләнгәнен күрсәгез сез аның, түзә алмадым, аның хәлен аңлап елап ук
җибәрдем. Әйтерсең, каеным ни беләндер көрәшә, ябалдашлары белән
нәрсәнедер читкә этәрә, икенче яктан якынайган, янәшә торган каен
ботакларына ипләп кенә, зинһар, якын килмәгез, сезгә дә авыр булыр,
– дигән кебек итеп кисәтә төсле. Ә инде каяндыр өстән янаган афәтне ул
үзенең баш очы белән селтәп-селтәп читкә чөя дә аннан, түбәндә ничек икән
хәлләр дигән күк, аска карап-карап ала. Ул хәвеф-хәтәрләрдән башкаларны
шулай итеп саклый сыман.
Ә бүген ул шундый тыныч, югарыдан барысын да барлап, күреп, яшәүнең
матурлыгына сокланып, тормыш-көнкүрешне үзенчә матур итеп, үз агымына
алып барасы килү теләге белән яна.
Күрәсезме? Берән-сәрән генә чайкалып алган ботаклары, әйтерсең, үтеп
киткән берәүгә сәлам биреп кала, ә көдрә яфраклары, җилбер-җилбер килеп,
җил малае белән әнчекләшеп ала да, әни ачуланыр, дигән кебек тынып кала.
Акка тимгел төшкән жилет кигән тулы гәүдәсе, әкрен генә бала йоклаткан
сыман, үз җаена көйләп тибрәлә. Ул әнә шулай итеп үзенең дә, тирә-
яктагыларның да тынычлыгын саклый шикелле.
Каеным – дускаема эчемдәге моң-зарымны елап сөйлим, имеш, хәлем юк,
ә ул дәшми-тынмый гына бераз тыңлап торгач, кинәт кенә дулап-ярсып, бөтен
яфракларын дерелдәтеп, ябалдашларын уңга-сулга болгап, кәүсә – гәүдәсе
белән миңа таба килә башлаган күк: «Әнә, күрше бүлектә кисәләр, тегәләр,
яман чир белән көрәшәләр, җан саклап калырга тырышалар, ә син зарланасың!
Тары бөртегедәй зарыңны тыңлап та торасым килми! Түз, сабыр бул!» – дип
тураеп басты да тынып та калды.
Дускаемның шулай дәшүе яңагымдагы яшьләрне шундук киптерде, ничә
көннәр буе хәлсезләнеп ятагымнан тора алмаган кеше – үзем торып тәрәз
төбенә килеп басканмын икән...
Наратлык
Көне буе кар ява. Кар бөртекләре әле йомшак кына җиргә куналар, әле
бер-берсен кугандай ярышка кушылалар, кинәт кенә көчле җил чыккач, бөтен
тирә-якны бер итеп, чабыша башлыйлар, үзләрен кая куярга да белмиләр кебек.
Шул арада алар тын гына җиргә сибеләләр, әйтерсең лә җиргә томырылып
томан тарала. Һәр бөртекнең үз урыны бар кебек, шундый саф булып, тигез
итеп җиргә йомшак кына җайлап урнашалар да нур сибеп карап торалар кебек.
Күккә ашкан зифа, озын буйлы нарат кызларының яшел шәленә кунган кар
бөртекләре иркәләнеп җемелдәшәләр. Ә томан арасында күмелеп калган башка
гүзәл нарат кызлары урман юлы буендагы кызлар янына кабаланып йөгерәләр
төсле. Шундук кар бөртекләре дә үзләренең саф рәтләрен югалтып чәбәләнә
башлыйлар. Нигә шулай ашкыналар икән алар?..
Ә-ә! Ак томан арасына җил малае кергән икән, шуңа рәтләре буталган
бит. Җил малае нарат гүзәлләре белән әбәкле уйный... Гүзәлләрнең шулай
йөгерешүеннән, әнчекләп уйнауларыннан кәефләре күтәрелеп, алар тагын да
зифарак булып үсәләр, күккә күтәреләләр. Ә нарат кызларының үскән саен
көдрә чәчләре ак болытларга тиеп-тиеп китә. Әйтерсең, ак болытлар шул
сабыйларның чытлыкланып чыркылдашуыннан вак-вак кар бөртекләре ясап,
җиргә сибә.
Каяндыр, йөзенә усаллык чыгарып, инде күптәннән күз уңыннан югалган
шаян улын эзләп, Җил абзый бу якка – нарат кызлары янына таба килә. Ә шаян
малай, әтисе никадәр усал булып күренсә дә, аның яратуын сизеп, һаман кача,
гүзәл нарат кызлары тирәсендә кайнаша. Гүзәлләрнең чәчләренә кунган ак кар
бөртекләре тынычлыкларын җуеп, дулап килгән Җил абзый кочагына эләгә дә,
аннан тыпырчынып, як-якка сикерешә. Алга таба нидер буласын сизенепме,
нарат кызлары, үзләрен бизәп торган ак сәйлән кар бөртекләрен югалткандай,
башларын ия-ия, бизәнгечләрен эзли. Әйтерсең, мәхшәр башланган, бөтен
наратлык менә-менә урыныннан кубарылыр төсле.
Әнә-әнә! Әтисе шаян улының колагыннан эләктереп, үз урманына алып
китте. Ак болыт, гүзәлләрдән көлгәндәй, һаман чыркылдавын белә. Ак
болытларның чырык-чырык көлү тавышлары, ак кар бөртекләренә әйләнеп,
тагын әкрен генә җиргә сибелә. Ә гүзәлләр, күңелләрен тынычландырырга
теләп, әкрен генә ак томаннар арасына кереп югала. Тагын... Тагын...
Тагын...