Логотип Казан Утлары
Публицистика

Күңелем яктырткычы

Кояш Тимбикованың тууына 80 ел

Кояш Тимбикова. Исем-фамилиясе генә дә ни тора бит, андый бүтән юктыр, мөгаен. «Азат хатын» журналының иң күп таралган еллары турында сүз чыкса, гадәттә, иң беренче итеп аның исемен атыйлар. Аңа өстәп – Диләрә Зөбәерова, иң соңыннан – Мәдинә Маликова.

Безне «журналның өч йолдызы» дип атаучылар да булды. Минем карашымча, Кояш арабыздан иң яктысы гына түгел, иң бәхетлесе дә иде. Укытучы гаиләсендә туган, яхшы укыган, университетка бик җиңел кергән, диплом алгач ук, журналга әдәби хезмәткәр булып эшкә урнашкан. Моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме? Хатын-кыз журналист өчен иң уңайлы, иң күренекле эш урыны иде бу. Монда иҗат өчен бөтен мөмкинлекләр бар иде. Язмаларың йөз меңнәрчә укучыларга барып ирешә.

Кояштан аермалы буларак, мин бу редакциягә авырлык беләнрәк, соңарыбрак килдем: институтны тәмамлагач, «Чаян» журналы редакциясендә корректор булып утырырга, аннары ике ел «Азат хатын»да килешү буенча эшләп йөрергә туры килде. Кояшның исеме ул чорда, чыннан да, йолдыз булып балкый иде инде. Яшькә миннән кечерәк булса да, мин аңа башымны чөеп, дигәндәй, үрелеп һәм сокланып карый идем.

Бергә эшли башлагач, без якынаеп, дуслашып киттек. Бик яхшы хәтеремдә, Кояшның Фатыйма Ильская турындагы «Ник сагынам икән?» дигән очеркы басылып чыккач, редакторыбыз Асия Фәридовна Хәсәнова аны барыбыз өчен дә үрнәк итеп куйган иде. Без ярыша-ярыша каләмнәребезне чарладык, мәкаләләр белән генә чикләнмичә, хикәяләр яздык, аннары, батыраеп, күләмлерәк әсәрләргә – повестьларга тотындык. Өлкән язучылар безне үсендереп торды, китапларыбыз басылып чыкты. Өчебез дә Язучылар берлегенә кабул ителдек.

Журналда эш җитәрлек. Хикәя-повестьлар язу «өйгә кайткач»ка кала иде. Кояш кырык ел рухланып, очынып иҗат итте. Аның «Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Ут» һәм башка бик күп хикәяләрен, «Тәңкәле тау», «Кышкы талпыну», «Табылдык хатлар сере» кебек повестьларын укучылар яратып кабул итте. Ихлас күңелдән, оста каләм белән язылганнар иде шул алар. Аның дистәдән артык китабы басылып чыкты, әсәрләре рус, украин, белорус, үзбәк, кыргыз, латыш һәм башка телләргә тәрҗемә ителде. Балалар өчен дә язды ул, аның сүзләренә язылган җырлар сәхнәләрдән, радиодан яңгырады. Әле тагын матур әсәрләре белән безне куандырган булыр иде, кызганыч, гомере иртәрәк өзелде, алтмыш алты яшендә ул безнең арабыздан китте...

Ә әсәрләре яши, күпләрнең күңелен җылыта. Бигрәк тә туган ягында – Чистай районында аның истәлеген кадерләп саклыйлар. Туган авылы Наратлы Елгада музее бар. Мәктәпләрдә әсәрләре өйрәнелә. Ел саен Чистай шәһәрендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты Кояш Тимбикованың иҗатына багышлап кичәләр уздырыла, яшь талантларга аның исемендәге премияләр бирелә. Әсәрләре укылган вакытта язучы яши, диләр. Кояш Тимбикова татар әдәбияты тарихына якты сәхифә язып калдырды, шул ук вакытта ул бүген дә исән, заман язучылары белән бер рәттә кебек.

Ә минем өчен ул – газиз кеше. Бүтән андый дустым булмады һәм инде булмас та. Без озак еллар икебез бер бүлмәдә утырып эшләдек. Кояшның шәхси тормышы үз вакытында җайга салынган: студент чакта ук Рейн Ганиев белән танышып, яратышып, гаилә корганнар, матур гына яшәп яталар иде. Минем баштан исә төрле хәлләр узды: ирем белән бозылыштык, аерылышуга кадәр барып җиттек. Андый чакта якын дустың, сердәшең булу бик кирәк бит ул. Мин тормыш хәлләрен китаплардан укыганнан чыгып бәялим, халыкча әйткәндә, «күңел күктә, арт сан чүптә» (халык аны үтемлерәк итеп әйтә). Кояш исә бу дөньяга ачык күз белән карый, кемнең кемлеген таный, яшәеш әвәрәләрен аңлый иде. Аның бик күп сүзләре минем хәтеремә гомерлеккә уелып калды. «Син аннан ул булдыра алмаганны таләп итәсең», – дигән иде ул ирем турында. Аның бу сүзләре мине уйга калдырды: чыннан да шулай булган икән бит. «Син зур эшләрне ерып чыгасың, ә вак мәсьәләләрдә абынасың», – дигән иде Кояш икенче бервакыт: «Беренче күргән кешегә ышанып бетмә, эч серләреңне түкмә, – дигән иде. – Соңыннан аның начар якларын күреп көенергә туры килмәс, киресенчә, яхшы якларын күреп сөенерсең». Хак иде шул аның сүзләре! Акыл иясе иде минем дустым Кояш. Һәм игелек иясе. «Яхшылык эшлә дә суга сал», – ди торган иде ул. Ягъни, кылган яхшылыгыңа игелек белән җавап бирерләр, дип көтеп йөрмә, савабын да өмет итмә. Булдыра алганыңны эшлә дә оныт. Мин моны аңламый идем: әҗере дә, савабы да булмагач, нәрсә өчен әле кырык эшеңне кырык якка ташлап, кеше гамен кайгыртып йөрергә? Соңыннан гына аңладым: Кояш мәрхәмәтле иде, игелек кылудан тәм таба иде.

Безнең редакциягә көн саен бик күп хатлар килә иде. Хатын-кызлардан гына түгел, иратлардан да. Әлбәттә инде без аларга җавапларны күңелләрен китмәслек итеп язарга тырыша идек. Бу эштә Кояш аеруча өлгер булды – хат кулга керүгә, җавабын яза. Төрмәдә утыручы бер адәмгә бу бик ошап китте, күрәсең, ул Кояшның җавабына җавап язды, тагын ниндидер сораулар бирде... Кыскасы, хат алыша башлады болар. «Андагы кешегә юаныч кирәк шул», – ди иде Кояш. Еллар буе дәвам итте бу. Ниһаять, теге адәм тиздән иреккә чыгачагын хәбәр итте: «Рөхсәт итсәң, туры синең янга кайтыр идем», – дип тә өстәгән иде хатында. «Бик әйбәт булыр, – дип җавап бирде моңа Кояш. – Ирем зур акыл иясе, файдалы киңәшләрен бирер». Аңарчы ире барлыгын язарга ничектер бик җай чыкмаган икән. Килгән теге адәм, Рейнның акыллы сүзләрен тыңлаган, күңеле хушланган, каен тузыннан ясалган бик матур ваза белән кружкалар бүләк иткән. Кояш аларны шкафының киштәсендә саклый иде.

Берзаман шагыйрә Саҗидә Сөләйманова авырып китте. Кояш, аның хәлен җиңеләйтергә тырышып, бик күп көч куйды: хастаханәгә тәмле ризыклар пешереп илтү кирәкме, керләрен юып илтүме, даруларын табып бирүме – һәммәсен эшләде ул. Ә бит болай караганда, Саҗидә аңа кардәш тә, якын дус та түгел, безнең журналның редколлегия әгъзасы гына иде. 

Кояшның шәхсән миңа кылган яхшылыкларын санап бетергесез. Бергә командировкаларда йөргәндә, авыр юллар узганда, мин һәрвакыт аның ышыгында булдым. Без бакча кишәрлекләрен дә янәшәдән алган идек. Берзаман кечкенә улыбыз салкын күлгә төшкән, аңарчы да тамагы авыртып йөри иде, нишләргә дә белмибез. Шунда бер чиләк кайнар су күтәреп Кояш килеп керде. «Аягын тыгып утырсын», – ди. Әйтмәгән дә идек, каян күргән, каян башына килгән, кай арада суын җылытып өлгергән диген! Ә бервакыт мин бик зур ыгы-зыгыга эләктем: редакция фатирымны дөрес бирмәгән, дип таптылар һәм мине балам белән урамга куып чыгару эшенә керештеләр. Бу эшнең башында республиканың иң зур түрәләреннән берсе тора иде. Аңа каршы чыгу һич мөмкин түгел иде кебек. Ә менә Кояш тапты чарасын. Кайсыдыр районга командировкага баргач, ул Татарстан Югары Советы Президиумы Рәисе Салих Батыев белән танышып, сөйләшеп йөргән икән. Тотты да кабул итүен үтенеп шалтыратты бу аңа. Казан Кремленә бөтен редакция белән бардык. Батыев хәлемә керде, миңа каршы эшне туктатты. Хәзерге көнгә кадәр мин Кояш саклап калган торак мәйданында яшим. Бу дөньяда бернәрсә дә үзгәрешсез тормый, шул исәптән дуслык та. Араларның бик җылы чаклары булган кебек, суынып киткән вакытлары да була. Кояшны хатынкыз язучы өчен иң дәрәҗәле урынга – «Казан утлары» журналына җаваплы сәркатип итеп эшкә чакырдылар. Ә мин, яшь бала анасы булып, гаилә мәшәкатьләренә чумдым. Очрашулар сирәгәйде, серләшү мөмкинлекләре кимеде. Аның үлеме дә минем өчен башка таш төшкәндәй һич көтмәгәндә булды... Бер танышым, Кояшны искә алгач: «Елмаюы бик матур иде», – диде һәм үзе дә елмаеп җибәрде. Аны искә алган саен, минем дә күңелем яктырып китә.