ДӨНЬЯ ШУНДЫЙ ТИЗ ҮЗГӘРӘ
Хәлифәбез юкса...
Бирмәгән безгә бөркет күзләрен,
Ас елгырлыгын бирмәгән безгә.
Үлән астыннан елан шуыша –
Игътибар җитми, күренми күзгә.
Без җир өстендә хәлифә юкса,
Аллаһ Тәгалә яраткан шулай.
Әмма мәңгегә гөнаһлы иткән
Атабыз адәм кызыккан богдай.
Аяк астыннан елан шуыша –
Аңышмый кала күңел күзебез.
Башка «богдай»га үрелдерәсен,
Тагын алдыйсын сизми йөрибез.
Җир өсте безгә Җәннәттән гүзәл,
Сөрелгән чаклар онтылган инде.
Капкасын Җәннәт ачармы кабат?
Һава анабыз җимеш бирерме?
Фани дөньяда күпме җимешне
Инде татыдык, тәмләмәдекме?
Теләп алдандык, гөнаһлар җыйдык –
Өйдек иңнәргә тау кадәр йөкне.
Исәнгә тәүбә, ярлыкану бар,
Язмасын яшәү гөнаһлар санап.
Ул безгә бары җиңеллек тели –
Калеб күзләрен ачтырсын Аллаһ.
Патша белми
Безнең хәлне патша белми... –
Мәңгелек ялгышыбыз.
Яшәү өчен җан талашып,
Ташка баш ормышыбыз.
Кырмыскадан, бал кортыннан
Тырышын тырыш халык,
Җилкәләре чиләнсә дә,
Йөри авызлык кабып.
Көне-төне эшләсә дә,
Ыштаны юк ат сыман,
Мәрхәмәт көтеп хуҗадан,
Араннан башын сузган.
Патша берни белми, дибез,
Ерак шул бездән патша.
Икмәк җитми, дип зарлансак,
Әйтер ул: «Пылау аша!»
Хәлебезне Алла белә,
Аермый сабырлыктан.
Ә елгырлар баулар ишә
Бездәй гафил халыктан.
Мескенлектән араларга
Кирәк патша указы.
Безнең хәлне белми шул ул...
Ни дип юаныйк тагы?
Тел тидермәгез!
Бар күңелләрдән җылы,
Йомшак синең каберең ташы...
Г.Тукай
Уйга – ирек, сүзгә – ирек,
Фикерләргә юк киртә.
Энәсеннән җебенәчә
Кемнәр ул тарих сүтә?
Әнә, Тукай әнисе дә
Кергән инде телләргә:
– Ник баласын ташлаган ул,
Чыгып киткән кияүгә?
Без шулай эшләр идекме?
Без, янәсе, әүлия!
Беләбезме, ул чакларда
Ни кичергән Мәмдүдә?
Язмышына каршы бару
Килмәгәндер хәленнән.
Хөкем итмәгез ананы
Торып бүгенге көннән.
Ахыр чиктә, Аллаһының
Кем үзгәртер тәкъдирен?
Тукайны ятим итүнең
Бары Ул белгән серен.
Ятим калмаса анадан,
Яшәр идек Тукайсыз –
Әдәбият гөмбәзендә
Балкыган кояш, айсыз.
Милләткә бүләк булсынга,
Шулай кылган язмышын.
Тукайны сызып ташларга
Хокукыбыз бармы соң?
Чын күңелдән кызганам да,
Яклыйм да Мәмдүдәне.
Бөек Тукай әнисенә
Тел тидермәгез, яме!
Сагынам, дисең...
Мөдәррис Әгъләмовка (исән чагында )
Киттем исә, сагынам, дисең,
Әллә чынлап, әллә көлеп,
Мин югында сезгә, дисең,
Әллә ниләр булган кебек.
«Әллә ниләр булган сыман,
Әйләнәм дә тагын киләм.
Барысы да әйбәт икән,
Хәлләрегез менә дигән».
Хәлләребез менә дигән,
Сиңа нидер булган кебек.
Эчләребез поша безнең,
Күренмәсәң үзең килеп.
Күренмәсәң, күренсәң дә,
Әллә ниләр булып тора.
Сезнең гомер, безнең гомер
Шуның белән тулып тора.
Гомер дә бит узып бара
Чынлап кына, уйнап-көлеп.
Яшәвебез үзе әле –
Әллә ниләр булган кебек.
Шагыйрьләр урамы
Сезнең-безнең коридорлар
Бушады инде хәзер.
Киткән шагыйрьләр тавышын
Яңарта бары хәтер.
Бар иде бу коридорның
Шигырь урамы чагы:
Зөлфәт, Наис, Мөдәррисләр,
Илдар абый, Әхмәтҗаннар,
Нияз Акмаллар тагы.
Рәдиф абый кушылыр иде
Шул гәптәшләр янына.
Бәхәс кызар, шигырь туар,
Күчәрләр шаяруга...
Дөнья хәлләре сөйләнер,
Гөрләр иде коридор...
Ул шагыйрьләр урамыннан
Хәзер соң кемнәр узар?
Киткән саен сагынам, диеп
Булмас шул кайтучылар.
Үткәннәр кире кайтмасын
Белгәннәр түзәр, чыдар.
Коридоры элеккечә,
Тик бүтән анда урам:
Дөнья шундый тиз үзгәрә!
Шаккатып карап торам.
Намаз карчыгы
Көн дә торып, таң атканчы намаз укый,
Ярлыкавын сорый көн дә Раббысыннан.
Гүр иясе әби-баба, ата-анасын,
Туганнарын һич калдырмый догасыннан.
Балалары, оныклары телдән төшми,
Бәрәкәтле гомер тели аларына.
Күңелләрен иман нуры яктыртсын, ди,
Хәерлеләр очрасын, ди, юлларында.
Кыштыр-мыштыр өй эшләрен эшләп куя,
Ул арада Коръән ала кулларына.
Балаларым килеп чыгар, бәлки, диеп,
Әче камыр бутап куя коймагына.
Телефоннан чакырыйммы әллә, дигән
Фикер килә кинәт кенә күңеленә.
«Килә алмыйбыз», – дигән җавап ишетмәскә,
Ул уеннан кайтып куя җиңел генә.
Һәм утыра телевизор каршысына,
Телевизор барысын да оныттыра.
Сериалларның геройлары кайчагында
Балаларын яраткандай яраттыра,
Бер адашып, бер турылап язмышларын,
Уйга сала, борчылдыра, елаттыра...
Киңәш бирмә, ярыймы?
Алай эшләсәң, начар, дип,
Болай эшләсәң, яхшы, –
Алтмышка җиткән чагымда
Акыл өйрәтә барсы.
Ничек хәерле буласын
Беләм хәзер үзем дә.
Киңәш бирергә иде ул
Акылсыз яшьлегемдә.
Әмма яшьлек максималист,
Нәрсә аңа киңәшең?
Каян белсен бер хатага
Меңе белән түләсен?
Ә бүгенге яшьләр – кыю!
Күз сал футболкасына:
«Өйрәтмәгез яшәргә!» – дип
Язылган аркасына.
– Әй, егет, туктал беразга,
Җавап бир соравыма:
Синекедәй футболканы
Каян сатып алырга?
Егет көлде, сезгә, диде,
Соң кияргә андыйны.
Булсын, булсын! Син әйт кенә,
Тик өйрәтмә, ярыймы?
Киңәш бирмә, ярыймы?