Ант эчкәндәге ысылдаулар...
– Йә, ни үзгәрде соң? – диде кемдер. – Әйтегез әле, барсы да элеккечә калды түгелме соң? Ләкин аны ишетүче булмады. Ул көнне дә, аннан соңгы көннәрдә дә.
– Берни дә үзгәрмәде. Ә бит: “Барысының да Астын-Өскә китерәбез”, – дигәннәр иде.
– Өстен-Аска китерделәр китерүен, әмма үзләре Астан-Өскә күтәрелә алмадылар. Хәтта Астан-Өскә күтәрелү бик үк кыен да түгел икән. Күтәрелгәннән соң шунда калу гына бик кыен икән.
– Берни дә үзгәрмәде бит?! – диде тагын теге гаҗәпләнүле аваз.
– Нәрсә үзгәрергә тиеш иде соң? – дип сорады икенчесе.
– Өстен-Аска китергәч, без Өстә калырга тиеш идек... Өстәге Аста калды калуын... Астагысы һаман Өскә үрмәли алмый...
– Өскә күтәрелмәсә, сиңа ни зыян? Бүтән кайгың булмаса, кычытмаган җиреңне кашып йөрмә, – диде аңа бер таныш кебегрәге.
– Әйттем исә кайттым. Миңа ни? Өстен-Аска китердегез ни дә, Астын Өскә китердегез ни. Миңа тегеләй дә, болай да бер файдасы да юк.
– Файдасы юк, имеш. Астын-Өскә, әй, түгел лә, Өстен-Аска китерик, Өстен-Аска китерик, дип иң исәрләнеп йөрүче син идең түгелме соң? Бөтен Астагыларны Өскә өндәүче дә, Өскә менә калса, шунда һәркайсыгызны оҗмахта яшәтәм, дип, тау-тау вәгъдәләр бирүче дә Син идең бит. Моның өчен ниндидер искиткеч шәп ысулың барлыгын, бары тик әүвәл Өстен-Аска китерергә кирәклеген тукыган, калганын шул супер ысул хәл итәчәк дип лаф орган син түгелме?
– Мин андый проектның барын Сезгә әйтмәдем, күрсәтмәдем. Өстәгеләрдән дә Өстәгеләргә әйттем... Алар – Өстәгеләрдән дә Өстәгерәкләр:
– Астагыларда эшебез юк, үзегезне үзегез карагыз, – диделәр...
...Ә Өстәгене Аска төшерүебез әйбәт булды. Чөнки ул үзе Өсне-Аска төшермичә генә Асны-Өскә күтәрмәкче иде... Ул Асны Өскә күтәрү ягында булган...
– Үзен Өстән-Аска төшермичә генәме?
– Әйе. Әмма Өстен-Аска китерергә теләүчеләр моңа риза булмады.
– Ни өчен?
– Чөнки Өстен-Аска китерүчеләр: “Без Өстен-Аска китерәчәкбез!” – дип ант эчкәннәр иде...
– Ни сөйлисең Син, хәзер антын тотучы бармы?
– Ант тотучысы булмаса, ант эчүчесе бар. Эчкән авыз белән эчмәгән авыз бер булмас, ди торган иде Өстен-Аска китерүче, ант эчеп астына итүче остазыбыз.
– Гаҗәп...
– Ни-нәрсәсе гаҗәп?!
– Өстен-Аска китергәчтен, бернәрсә дә үзгәрмәве гаҗәп?..
– Өстен-Аска китерү үзе үзгәреш түгелмени, и, наданым? Үзгәреш кирәк идемени сиңа?.. Үзгәреш булмаса, үзең үзгәрәсең инде... Башка ысул юк... И, наданым.
– Өстен-Аска китергәч тә, берни үзгәрмәгәч, кызык түгел... Астын-Өскә китерү кирәк булгандыр да, бәлки...
– Үзгәрешләр булды, Син аны әлегә сизмисең генә, наданым...
– Үзем сизмәгәч, нинди үзгәреш була соң ул?
– Менә, үзгәреш булмаганын һәм без булганда мәңге булмаячагын сизә башлагансың бит... Димәк, үзгәрәсең. Димәк – үсәсең. Акылың үсә, наданым!..
– Әйдәгез, шуның өчен салганын күтәреп куйыйк. Ант итмичә генә.
– Тутырып сал тустаганым, көтмә кабат кыстаганым.
– Ант итмәгәч, күтәреп булмый.
– Ә үзең Астын-Өскә күтәрик тә, Астын-Өскә күтәрик, дисең, йөз ел бер сүз сөйлисең.
– Тсс – ишетмәсеннәр... Өр-яңа ысулым бар!..