Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТИРӘЛӘР

Ибраһим Качкынбай
Ибраһим, Алакуянбаш авылының имамы Шәмсетдин Качкынбай углы, миннән ике
яшькә олырак. Буе ике метрга якын Шәмсетдин белән янә үзе кебек озын буйлы агам
Вәли мулла, башкорт атлы гаскәре полкында бергә хезмәт иткән вә югарыда исеме аталган
Йосыф Майор Карамышевның боерыгында урыс гаскәренең Сыр-Дәрья буйларында,
Кукандларга каршы яуларында бергә булганнар. Вәли мулла кебек, Шәмсетдин Качкынбай
да гарәпчә, фарсыча һәм урысча яхшы белә вә һәр икесе дә Чыгытай әдәбиятына, аеруча
Әхмәт Ясәви, Нәваи вә суфи Аллаһияр әсәрләренә чыннан да мөкиббән шәхесләр иде.
Бөрҗән башкортлары арасында Сәет углы Габдулла исемле шәех белән бу Шәмсетдин
Качкынбаев культуралары мөкәммәлләшкән инсаннар иде. Һәр икесе дә Сыр-Дәрья
буйларында булып, күршеләребез Макар авылыннан Йосыф Майор Карамыш вә Сайран
авылыннан Бәкбулат мулла кебек, Урта Азия культурасын Башкортстанга алып килүчеләр.
Боларда гарәпчә, фарсыча язма әсәрләр дә бар иде. Шәмсетдин мулланың китаплары
арасында «Миһр вә Мөштәри» исемле бер-берсен хөрмәт иткән ике егет турындагы ак
шигырь белән язылган хикәясе бар иде. Мулла минем белән углы Ибраһимны бу «Миһр
вә Мөштәри»гә охшата иде һәм безгә ул хикәяне сөйли торган иде. Бу әсәрнең рәсемнәр
белән бизәлгән гүзәл бер нөсхәсен 1958 елда Вашингтонда «Freer Galleri of Art»та күрдем.
Шәмсетдин улы Ибраһим атамның мәдрәсәсендә укыта иде. Минем кебек,
Ибраһим да гарәпчә, фарсыча белән бергә урысча да өйрәнде. Урыс телен, минем
белән чагыштырганда, Ибраһим яхшырак белә иде. Гарәп, фарсы культурасы, безнеке
белән чагыштырганда, гаять югары. Ибраһим гадәттән тыш ягымлы, назик күңелле,
мәһабәт, бик зиһенле егет. Өстебездәге киемнәребез, «билбау» дип аталган озын ефәк
кушакларыбыз, биек үкчәле итекләребез, ат дирбияләребез, өзәңгеләребез, коешкан
каешларыбыз, түшлек, аркалыкларыбыз, аелларыбыз, ияр җәяләребез, камчыларыбыз,
Дагыстаннан килгән тимерчеләр, көмешчеләр тарафыннан коеп эшләнгән ат
җиһазларыбыз икебезнең дә бертөсле иде. Безгә боларны Ибраһимның анасы эшләтте.
Чигешле-бизәкле кушакларны үз куллары белән тукып бирде. Ибраһим белән кыш
айларында Үтәктән кайткан вакытларда, язын май, апрель, сентябрь айларында мин
аларда яши идем, бу айларда без гел бергә була идек. Атасы вафат булгач, анасы «ялгыз
калдым», дип, Ибраһимны өйләндерде. Шуңа күрә, укуын дәвам иттермичә, көр
тормышлы гаиләсенең өй эшләрен карау мәҗбүрендә калды һәм ул моңа бик борчыла
иде. Аларның атлары Шүлгән токымлы, яхшы нәселле атлар иде. Имеш, риваятьләргә
күрә, бу токымның бияләре Шүлгән исемле авыл янындагы мәгарә күленнән чыккан
айгырлардан буаз калганнар икән. Ибраһим иң җитез атлары арасыннан бер айгыр,
бер бияне миңа бүләк итте. Бу бия белән айгыр безнең ат көтүенә килеп кушылгач,
«нәселсез атларыбыз арасына затлы канлы атлар килеп кушылды», дип горурлана
торган идек. Мәдрәсәне ташласа да, Ибраһим китап укуын ташламады. Аның иң
яраткан шагыйрьләре урысчада – Лермонтов, фарсыдан – Аттар вә Аллаһияр, түркчәдән
– Нәваи, «Мөхәммәдия» китаплары иде. Икебезнең арада бик тә самими язылган хатлар
йөри башлады. Бу хатлар, Бохарада күрдегем ысулда, томар шәкелендә, озынча итеп
төрелгән кечкенә торбачыклар иде. Күпвакыт бу хатлар халык шигырьләре вә яки
борынгы әдәбияттан алынган әсәрләр белән баетылган була иде. Берсен әле дә булса
хәтерлим. Кар яуганда, ике җылкыбыз авылга, араннарга кайтмады. Мин Ибраһимга
Әдәби хәзинәләребез
Дәвамы. Башы 7, 8нче саннарда.
169
хат яздым, адашкан җылкыларыбызны ике яклап эзләргә кирәк иде. Хатыма каршы
ул җавап язды: «Баш өсте, башкарырбыз. Инсан дустын – солтан, үзен – аның колы,
дустын – рух, үзен тик гәүдә дип белсен. Дус бүрек кияргә теләсә, башыңны бир,
җаныңны теләсә, җаныңны фида кылырга әзер бул!» дип язылган иде хатта. Чыннан
да, Ибраһим хезмәтчеләре белән бергә берничә көн эзли торгач, безнең авылдан 80
чакрым ераклыкта җылкыларыбызны табып, өебезгә хәтле китереп тапшырды.
Башкортларның җәйге тормышы ялкаулыктан гына торадыр кебек күренсә дә, мал
асрау, урман эшләре, бал кортлары үрчетү, гаскәр хезмәтендә аларның ялкаулыгы
тылсымлы кул белән сыпырып алгандай юкка чыга. Ибраһим шуларның бер мисалы
иде. Җылкыларыбызны тапканчы, тау араларында ат чаптырып, 200 чакрым ара
узганнар. Ибраһимның атасы аңа Нәваиның вә Госманлы әдәбиятыннан Язучы
углының «Мөхәммәдия» әсәрен вә Кәмал Өмми шигырьләре тупламасының бик күп
урыннарын фарсычадан – Аттар, Хафиз Дивани вә Тимернекеләр заманында бик
могтәбәр булган «Нөзхәт әл-арвах» китабын ятлаткан. Мин бу соңгы аталган әсәр белән
һич таныш түгел идем. Соңыннан 1913 елда Бохарага килгәч, бу әсәрне эзләп табып,
берничә кат укып чыктым да Ибраһимны исемә төшердем. Байтак вакытлар узгач, бу
әсәрнең кесәгә сыешлык кечкенә нөсхәләрен күрдем. Шәмсетдин мулланың фарсыча
берничә кулъязма әсәре бар иде. Ләкин боларның нинди китаплар икәне һәм аларның
язмышы турында миңа мәгълүм түгел, ул чакта бу язмалар белән кызыксынмый идем
әле. Ибраһим белән мин кымыз мәҗлесләрендә чыгытайча шигъри әсәрләрдән мәгълүм
бәетләр сөйли идек. Дустым Ибраһим «курай» дип аталган башкорт уен коралында
хисапсыз күп көйләр уйный-уйный җырлый. Ул бик тә саф, нечкә тавышлы иде.
Кайвакыт ул тау түбәсенә менеп курай уйный, җырлый. Җырлаган җырларында, Такыя-
Сусак дип аталган тауларга бәрелеп, кайтаваз булып кире кайта. Ул кайтаваз тыңларга
ярата, монда, Ярув, Карагач җәйләүләрендә чакта, Качкынбайлар ат сыртында чапканда
җирдән камчы кармап алу уеннары уйныйлар иде. Камчыны ала алмаганнарны камчы
белән яралар. Галишер Нәваи дә Сары-тула исемле төрек дусты белән яшьлегендә
шундый ат бәйгеләренә катнашканлыгы турында яза:
Мин Сарыг-тула илә берлектә юлга чыксам,
Тау, ялан, үзән вә йә чүл икәнен аермыйча,
Бөркәвеч ярыгыннан кулларым чыгарып,
Ул качса ки, мин кусам, мин качсам ки, ул да куса.
Ибраһим шушы мәгънәдәге шигырьне һәр форсат чыккан саен укый иде. Кызу
канлы яшь-җилкенчәк егетләрнең ат менгән кызлар белән куышу гадәте бар иде.
Кыздан качып өлгермәгән егетне куып җиткән кыз камчылый, кызны артыннан куып
җиткән егет аны үбәргә тиеш. Алдарак яшәгәннәр вакытында бу рөхсәт ителә иде.
Ибраһимның туганы булган Оркыя исемле бер кыз шундыйлардан иде. Ибраһимның
хатыны Аккилен бу вакыйгаларда тамашачы буларак катнаша иде. Безнең авылда,
гаиләбездә сабый чагымда Мөхия, Гөлсем исемле апаларыбыз җайдаклыкта ирләрдән
калышмый иде. Фәкать авылыбызга күчеп килгән татарлар мөселман культурасына артык
капланып, бер җәмәгать булып урнашканнарына күрә, аларның йогынтысы аркасында,
хатыннарыбызга да аларның культурасы йокты. Куып җиткән егетләр кызларны үпми
башлады. Бөрҗәннәр дә урыны-урыны белән бу гадәтләрне алдылар. Җилдәй җитез
атка атланган булса да, мин Оркыя артыннан куып җиттем. Ул иске дастаннарда язылган
«Кара юрга» җырын гүя атланган атына багышлаган кебек: «Үз сыртымдагы бикәчне
үптертмәм вә бикәчне кочтыртмам», дип җырлый иде. Бу «кызкуыш» ярышларында мин
Оркыяны куып җиттем, беләгеннән тоттым, ләкин үпмәдем. Картлар кычкыра: без үбә
идек, син дә кызны үп, дип кычкыралар. Соңыннан Оркыя мине куып җитте дә камчы
белән яра башлады. Шулвакыт Аккилен: «Һыдыр ошол татарды, тиреһен һалдыр», дип
кычкыра башлады. Чөнки без татарларга – башкорт, Бөрҗәннәр өчен татар була килдек.
Качкынбайларның гаиләсендә кымызның иң шәбе эшләнә, Алакуян елгасының Агыйдел
суына кушылган җирендә корылган, «Ызба» дип аталган кышлакларга күченгәч, әчебал
эчәләр иде, һәм бик тә хәтәр биюләр була торган иде. Намазны да онытмыйлар, исерек-
170
сәрхуш булсалар да, намазны укыйлар. Рамазанда ураза тотмаган кеше булмас иде. Миңа
халык дастаннарына, милли уеннарга, кызкуышларга мәхәббәт тәрбияләгән агам Вәли
мулла белән Качкынбай булды. Ибраһимның ир-егет холыклы анасы да, Ибраһимның
хатыны да, мулланың кызлары да укый-яза беләләр иде.
Бүтән иптәшләрем
Яшьлегемдә иң якын дусларымнан авылыбыздагы җәгәнем (пләмәннигем)
Нурмөхәммәд белән күрше Макар авылындагы бер имамның углы Газиз һәм урысча
башлангыч мәктәп мөгаллиме Мифтахетдин углы Әмир Карамышев иде. Нурмөхәммәд
укуын дәвам итмәде. Аның белән бергә урман эшләренә йөрибез, бергә сунарга барабыз,
чаңгылар киеп, кыш көне бергә куян аулыйбыз. Бәгъзе әсәрләр язган Газиз исә Троицкидагы
шәехның мәдрәсәсендә бер үк вакытта урыс мәктәбендә дә укый, бик зиһенле, шагыйрь бер
егет иде. Соңыннан мәшһүр шагыйрь Мәҗит Гафури белән берлектә Троицки шәехенең
мәдрәсәсендә белем алалар. Һәр икесе бергә казакъ арасына китеп, җәй көне мөгаллимлек
кылалар һәм көзләрен икесе дә, авылларына кайтып, Газизләрдә кунак булалар. Газиз
шагыйрьлек ягыннан, Мәҗит белән чагыштырганда, истигъдадлырак (талантлырак) булса
да, басылган әсәрләре юк иде. Мәҗитнең бер-ике кечкенә шигырь мәҗмугасы чыкты.
Мин аксак шагыйрь белән (ихтимал, 1907 елдыр) беренче тапкыр күрештем, соңыннан
алар Газиз белән бергә берничә тапкыр безгә килделәр. Һәр икесе шигырьләрен укыды,
атам белән анама ул әсәрләр бик ошады. Мәҗит басылган әсәрләрендә: «башкортлар
Идел белән Дим елгасы буйларында үзбаш хөр җәмгыять булып яшәгәндә, чит-ятлар
килде дә аларны әсир итте», мәгънәсендәге шигырьләрен шул вакытта укыды. Мәҗит
миннән сигез-тугыз яшькә кече иде. Газиз биш яшькә олы булгандыр, дип уйлыйм. Әмир
исә миннән бер-ике яшькә кече. Шуңа да карамастан, ул шигырьне яхшы аңлый, Мәҗит
белән Газизнең шигырьләрен яттан сөйли. Әмир соңыннан урысча укырга керде вә хәрби
мәктәптә укуын дәвам итте, ниһаять, 1917 елгы милли хәрәкәтләрдә аның белән бергә
корган беренче хәрби бүлекләрдә Беренче атлы гаскәрнең командиры, соңыннан төмән
(ун меңлек гаскәрнең) җитәкчесе булып китте.
Карамышевлар гаиләсе әһелләренең барысы бик укымышлы иде. Алар ХVIII- ХIХ
йөзьелда башкорт гаскәрендә субай, ватандашлык эшләре башында торучы «кантон»
җитәкчеләре булып хезмәт итәләр иде. Минем олы агаларым югарыда Йосыф Майорның
идарәсендә иде. Боларның барысы да күчмә тормышны ташлады, һәм авылда бары тик
мәдәни эшләр генә кайный иде. Өйләрен акшарлыйлар, әтрафы бакчалы, бакчаларда
җиләк-җимеш, аеруча, алма чәчәк ата. Йосыф Майорның Сыр-Дәрья елгасы буйларында
утыручы авыллар турында вә казакъларның иҗтимагый тормышына кагылышлы урысча
матбугатта язмалары да чыкты. Болардан гаиләбезгә дә, Качкынбайларга да иң якын
Гомәр Хаҗи исемле бай, олы яшьтәге бер зат иде. Бу зат борынгыдан Башкортстан
Мохтари булган заманнарда кантон рәисе иде. Төркияне, Хиҗазны барып күргән кеше.
Троицкидагы Зәйнулла ишанның иң якын дусты иде. Бу Карамышевлардан Әхмәт исемле
берәү, байтак еллар элек Алмания императоры гаиләсенә кымыз эчертер өчен, бияләре
һәм хатыны белән бергә Алманиягә күчеп киткән. Шулай итеп, ул алманча сөйләшергә
өйрәнеп кайтты. Ул безгә Алманиянең гүзәллекләре турында рәсемнәр күрсәтеп сөйли
иде, ягъни Алман пропагандасына хезмәт итә иде. Фәкать безнең иң яраткан кешебез
Карамышевның атасы, урысчага өйрәтүче Мифтах иде. Боларның күбесе соңыннан
Башкортстан мохтарияте хәрәкәтендә хәрби вә идарә эшләрендә минем янымда
вазифа алдылар. Башка якын иптәшләрем авылыбызның көньяктагы Сайран, Арлар
авылларында Бәкбулат хәзрәт, Нури мөәзин белән Госман Хаҗи Ильяс углы гаиләләре
иде. Боларның угыллары – атамның мәдрәсәсендә укып чыккан кешеләр. Болар 1917
елдан соңгы вакыйгаларда безнең хәрәкәтләребездә төрле вазифаларда булды.
Атамның Җаекка сәяхәтләре
Август аеның ахырларында Ирәмәл дип аталган җирдәге көтүлектә печән чабу, чапкан
печәнне киптерү һәм җыю өчен атам өмә оештыра торган иде. Өмәләрдә кабиләбезнең
«Илчек-тимер» ыруына насыйп авылларның күбесе катнаша, бик күп мал чалына иде.
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
171
Бу – гаиләбезнең олы бер бәйрәме кебек иде. Бу эш беткәч, атам дуслары вә шәехләрне
күрергә юлга чыга. Бу сәяхәт Троицк шәһәрендәге пири-шәех Зәйнулланы зиярәт
итү белән тәмамлана. Юлда барганда, Карагай, Кыпчак, Бөрҗән ыруларына караган
дусларының вә шәехләренең җәйләүләрендә аш мәҗлесләре уза. Бу мәҗлесләрдә алар
гыйльми, дини, хәтта кайбер сәяси мәсьәләләр турында да сөйләшәләр. Кире кайтканда,
атам үзләрен дастан каһарманы «Чура Батыр туруннары» дип санаган ырулар: Мәһди
белән Әмин авылларының мөселман казакълары, төнгәвир, төнгатар, тамьян вә катай
кабиләләренең юлы белән кайта, аларда да кунак була. Бу сәяхәт ай ярым вакыт
дәвамында була. Һәр елда кабатланган бу сәяхәтләрнең өчесендә мин дә катнаштым,
мин атларны, арбаларны карап торыр өчен атам белән бергә йөри идем. Һәр сәяхәт
минем фикри хәятемдә яхшы тәэсир калдыра иде. 1904 елдагы сәяхәтебез – Рус-Япун
сугышына, 1905 елдагы сәяхәтебез – Урыс түнтәрелеше көннәренә, өченчесе 1906 елда
Урыс Думасы бәрелешләре вакытына туры килде. Мин тасаввуфны (хорафатларны,
мистиканы) сөйми идем. Рыякяр (мәкерле, хөсетле) булган шәехләргә нәфрәтле идем,
шуның белән бергә араларында Муллакай Габдулла хәзрәт, Колбакты Ѓабделханнан
хәзрәт кеби, атамның табындашы булган Троицкидагы дусты Зәйнулла хәзрәт кеби
самими инсаннарны, әхлак вә игелеге булганнарны бик хөрмәт итәм. Искә алынган
бу өч сәяхәтемдә мин бик күп матур нәрсәләр күрдем һәм гүзәл нәрсәләргә өйрәндем.
Җөмләдән, 1906 елда сәяхәткә чыккач, Зәйнулла ишан миңа күп илтифат итте. Бәләкәй
булуыма карамастан, ул миңа төрле сөальләр биреп, җавапларымны дикъкать белән
тыңлый һәм үгет-нәсихәт бирә. Беркөнне иртәнге чәй мәҗлесендә янә ниндидер сорау
бирде бу, мин белгәнемчә җавапландым. Аннан соң барысының каршысында: ал, углым,
бәлки, берәр нәрсә сатып алырсың, дип кулыма ун тәңкә алтын акча тоттырды. Мин бу
акчага «Хезмәт» дип аталган татар китабы кибетеннән Газзалиның динне (теологияне)
тәнкыйть иткән бер әсәрен, Мисырда да, Истанбулда да басылган һәм Ислам җәмгыяте
вә фәлсәфәсенә кагылышлы басмаларны, башка бәгъзе гарәпчәгә тәрҗемә ителгән урыс
романнарын, французча өйрәнү өчен төрекчә «Мүкаләмә-и Франсевия» китабын вә
бер урыс кибетеннән Толстойның 1891 елда мин туган елда булган котчыккыч ачлык
турындагы «Ачлык еллары» исемле әсәрен сатып алдым.
Берничә көннән соң шәех миннән акчамны нәрсәгә тотканым турында сорады. Мин
сатып алган китапларымны санап күрсәттем. Хуплады, «урысча беләсең икән, хәзер
французча да өйрәнсәң, бик яхшы булыр», диде. Физика вә астрономия китапларын
алганымны да бик ошатты. Толстойның ачлык еллары турында язган китабы хакында
аңа сөйләдем, бик яхшы китап алгансың, диде. Мәгәр ки, шәех ун тәңкәне мине сынап
карар өчен биргән булып чыкты. Берничә көн узгач, ул нинди китаплар укыганлыгым
турында, аларның эчтәлеге турында сорады. Газзалиның «әл-муккыйз мин әл-далала»,
ягъни «ялгыш юлдан китүдән коткаручы» исемле әсәрен алганым турында әйткәч, шәех
«син моны аңламассың», диде, «мин ул китапларны гарәпчәне ныклап өйрәнгәннән соң
укырмын», дидем. Ул минең аркамнан сөйде һәм тагын акча бирде. Башка мәҗлесләрдә
дә ул минем бу эшемне бик хуплый иде:
– Унбиш яшь кенә булуына карамастан, бу бала китап сайлый белә! – дигәч, мин
бик нык горурлана идем. Аны барысы да бик хөрмәт итә иде, бу затның мактау сүзләре
мине канатландыра, аның хуплаулары булмаса, бәлки, минем тормышым гыйльмияттән
башка юнәлешкә киткән булыр иде. Казан шагыйре Тукай әйтмешли: азмы какканны вә
сукканны күтәрдем мин ятим, азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем. Әгәр
шәехнең бу хуплаулары булмаса, мин сәүдә белән мәшгуль булып, бер прикашшик
кына булып калган булыр идем.
Казакълар вә Себер (Төмән) татарлары белән аралашуыбыз
Бу сәяхәтләребез бары тик Көнчыгыш Башкортстан төбәкләренә генә түгел,
казакълар арасындагы багланышларны да тәэмин итә иде. Бу элемтәләр 1917-1918
елларда башкорт Милли хәрәкәтен оештыру гамәлендә бик зур файда эшләде. Патша
хөкүмәте Башкортстан белән Казакъстан арасында бер урыс өлкәсе корып, Җаек (Урал)
елгасының көньягында миллионнарча гектар казакъ җирләрен басып алып, казакъ
ХАТИРӘЛӘР
172
түркләрен шул жирләрдән куып чыгарды. Әмма 1904 вә 1905 елларда казакълар,
аеруча, кыпчак күчмәннәре Башкортстан чиге буйларында яшәп, хайванчылык белән
шөгыльләнүләрен дәвам итә иде. Болар арасында атамның дуслары Найза белән
Нурпәй Хаҗи исемле бик байларның ике гаиләсе бар иде, аларны зиярәт итеп, аларда
берничә көн кунак булдык. Нурпәй Хаҗи атам белән яшьтәш. Соңыннан атам аның
белән бергә хаҗга китте. Болар Троицкиның көньягында Еркарагай өлкәсенә якын тора.
Бу кыпчаклар – ХVIII гасыр гыйсъяннарында катнашкан һәм патша эзәрлекләвеннән
качып килгән башкортларны сыендырган халык. Нурпәй хаҗи бик күп дастаннарны
яттан белүче бөек шагыйрь иде. Мин ул дастаннарны аның үз авызыннан язып алдым.
Советлар матбугатында бер казакъ шагыйренең Советларны мактап шигырьләр
чыгарганы турында язалар иде. Ул шагыйрьнең исеме Нурфәез Байганин, һәм Советлар
аның кайбер шигырьләрен бастырып та чыгарды. Соңыннан мин очраклы рәвештә генә
белдем: бу Байганин безнең Нурпәй хаҗи, ләбаса. Бу зат үтә милләтче вә мөселман
иде. «Кобланды» исемле мәгълүм бөек дастанның иң дөрес, иң тәфсилле риваятен
ул гына белә иде. Бу сәяхәтләрдә атамның иске дусларыннан типтәрләр авылы Ахун
Муса хаҗиның «төнгатар» башкортларыннан Гайсә Ахун исемле бер затның Тамьян
ягындагы Чакмагыш авылында Габдуллатыйф хәзрәт дигән бер шәехнең угыллары илә
якыннан таныштым. Болар белемле вә зыялы инсаннар иде. Алар 1917-1918 елларда
милли хәрәкәтләрдә, хөкүмәттә мөһим вазифалар башкарды, Тамьяннан Мортазаның
углы Муса бездә Икенче гаскәрнең төмәнбашы иде.
1907 елда атам агам Хәбиб Нәҗҗар белән бергә тимер юл буйлап Уфа, Чиләбе юлы
илә Троицк шәехен зиярәт итәргә китте. Мин аларны Дәүләкән тимер юлы ыстансасына
илтеп куйдым, ул вакытта миңа 15 яшь иде, беренче тапкыр тимер юлны күрдем.
Караңгылыкта поездның утлары ерактан күренде, соңра яктылык зурая башлады,
атлар курыкты. Локомотивның дәһшәтле гөрелтесен ишеткәч, атлар тыеп тора алмас
дәрәҗәдә дулый башладылар. Арба диварга бәрелде. Фәкать өйләр артына чыккач
кына, атларны мең бәла белән тыя алдык. Атам белән агам арбада иде, ләкин аларга
һични булмады. Бу сәфәрендә атам, Троицкидан кайтканда, Себердә Мансил саласында
яшәүче Нигъмәтулла хаҗи өенә төшкән һәм аннан мәшһүр Себер мохтариятчесе вә
иске түрк Орхон язма һәйкәлләрен тапкан Ядринцевнең «Колония буларак – Себер»
вә «Себердәге урыс булмаган милләтләрнең хәле» исемле ике сәяси әсәрен алып
кайтты. Углының (ягъни, минем), атам сөйләве буенча, урысча белгәнемне ишеткәч,
Нигъмәтулла хаҗи бу ике әсәрне бүләк иткән. Бу иң олы вә иң әһәмиятле бүләк иде.
Һәр ике әсәрдәге мәкаләләрдән аңлаганымны атама вә агама бөртекләп тәрҗемә иттем.
Бу документларда урыс булмаган милләтләрнең инкыйразга мәхкум булуы, аларның
тигез хокуклы булырга һәм үзләренчә яшәргә тиешлеген яклап чыккан сүзләр бар. Һәр
ике әсәр дә минем сәяси мәйданга килүемә нык тәэсир итте. Бу Мансил саласында
атамнан алда агам Вәли мулла булып киткән икән. Шулай итеп, Көнбатыш Себер
(Төмән) татарлары белән элемтәләр урнаштырылды.
Атамның тасаввуфы (мистикасы), суфилыгы
Сәяхәтеннән кайтуга ук, атам: «Фазканга барабыз», диде. Фазкан дигәнебез
Алакуянбаш авылында яшәүче Качкынбайларның берсе иде. «Фазкан», ихтимал,
Фазулла яки Фазилханнан алынгандыр. Фазкан – суфи, типтерүче, юмарт вә егет бер
адәм иде. Менә шушы Фазкан:
– Әхмәдша (ягъни, минем атам) шәехлек алса, мин аның иң беренче мөриде булыр
идем, – дигән икән.
Бу ел шәех Зәйнулла атама шәехлек дәрәҗәсен бирде, атам язулы таныклык та
алды. Ләкин атам шәехкә әйткән:
– Суфилык заманы узды инде, ишан (шәех) дәрәҗәсен алдым, әмма мөрид буларак,
Фазканнан башка беркемне дә алмам, чөнки аңа сүз биргән идем, – диде. Фазкан аз
гына малы булган авыл кешесе иде. Муллакай хәзрәтнең шәкерте. Фарсыча да, гарәпчә
дә белә. Ул безнең авылдан 100 чакрым арада яши иде. Аның янына барып җиттек.
Атама аттан төшәргә ярдәм итим, дип, янына килдем, өйдән тавыш, хәтта ниндидер
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
173
гөрелте ишетелде, ләкин шәехне каршыларга беркем дә чыкмады. Ниһаять, берәү
чыкты. Ул Фазканның үзе икән, ул исерек иде. Ул атамның өзәңгесен үпте. Атамны
аттан төшерде дә өенә алып кереп китте. Өйнең эче әчебал исе белән тулган, ис чыдап
булмас дәрәҗәдә иде. Атам «ах, дуңгыз, тагын эчкәнсең», диде. Чыннан да, монда
ниндидер бер типтерү мәҗлесе булганга охшый. Фазкан сөйләп бирде:
– Син килгәнне күргәч, көрәгәләр (ягъни, бал мичкәләре) – сәке астына, кунакларым
тәрәзәдән чыгып качты, – диде.
Бераздан соң икенде намазын укыдык. Фазкан җылый иде, озак җылады ул, аңа
кушылып атам да җылый. Ясәвинең: «Суфи сурәтле булдың вә ләкин беркайчан да
мөселман булмадың», шигырен икесе бергә укыдылар, тәэсирләнделәр. Югарыда
бер тапкыр искә алынган, асылы Шәмс-и Тәбризи-Мәүланадан килгән бу акылдан
яздырырлык шигырьләрнең мәгънәсе шул иде: бер сәрхуш сиңа сәлам бирер,
кальбеңне урлаган бу адәмнең җаны сиңа ялчы булып хезмәт итә. Син юкны – бар вә
барны юк итүчене беләсең, сәрхушның сәламын тыңла, бу шундый бер сәрхуштыр
ки, һәр ике кулын капкыныңа каптырмыш. Син һәр иреннең тәмесең, һәр мәзһәпнең
кыйбласысың, күктәге ай исә һәр кичтә өеңнең әтрафында сакта тора. Бу гыйшык бер
карасаң, сиңа канат бирә: син очасың, бер карасаң, син көймәнең ләңкередер (якоредер)
кузгалмыйсың; бер мизгел – ул синең таңыңдыр, бер мизгелдә исә синең кояшың баер.
Ул, сине бер мәл тетрәндерер; бер мизгел ул шаркылдатып көлдерер, бер карасаң,
сине исертер, бер карасаң, сине җансыз бәллүр итәр, ташка әверелдерер. Зарар юк,
тән булмасам, бәллүр булырмы; гәүһәр булмасам, гәүһәрләрнең каны булырмын, әй
күңел, яман шөһрәт яулаудан курыкма, яхшы дан казанырсың.
Боларның шулай суфилык тилелегендә дөньяны онытканнарына җаным сыкрады.
Атамның тилеләрчә хәрәкәтләрен туктатыр-тыяр өчен:
– Атай, атларга су биримме? – дип кычкырдым.
– Бир! – диде, мине мактады: – Менә Әхмәтзәки безне айнытты, ул тилермәгән,
тилерү аңа хас түгел, мин тасаввуфны вә шигырьләрен яратам, әмма суфичылыкны
сөймим, җитте, әйдә, кайтыйк! – диде.
Атам шул ахшам Фазканны үзенә мөрит итеп кабул кылды һәм шәехлектән ваз
кичте.
Икенче көнне Фазкан, атамның шәрәфенә яшь бия суйдырып, күрше авыл
муллаларын вә халыкны чакырып, бик шәп бәйрәм ясады. Бу зияфәт (сый табыны)
Качкынбай токымының нәселдән нәселгә күчеп килгән дуслык җепләрен мәңгеләштерү
өчен әзерләнгән иде. Мин кичен Ибраһим Качкынбай өендә кундым. Вакытыбыз
әчебал эчү рәвешендә узды, моны атам белә иде, ләкин безнең әчебал эчкәнебезне
күрмәс өчен, безнең тарафка килмәде. Качкынбайлар кыпчак ыруы белән бик тыгыз
мөнәсәбәтләрдә торалар иде, Ибраһим миңа, әүвәлдәгечә, бу юлы да казакъ шагыйре
Сәедалинның шигырьләрен, «Кызҗебәк» дастанын укыды. Чөнки мәрхүм атасы
Троицкида яшәгән казакъ мөхәррире Сәедалин гаиләсе белән якын дус иде, аның
урыс шагыйре Пушкиннан тәрҗемә шигырьләрен Ибраһим яхшы белә иде. Ибраһим
миңа бу сәфәр шундый хөрмәтләр күрсәтте ки, гомерем буе «Фазканның мөритлек
бәйрәме»н һич онытмадым. Фазкан да:
– Әхмәт мулла шәех булды, берсен дә мөрит буларак кабул итмәде, фәкать мине
генә алды, – дип мактанып йөрмәде. Ул да Муллагол кеби гаҗәеп бер инсан иде. Аның
белән сөйләшеп утыруы бик тә рәхәт иде. Ул да бик күп шигырьләр һәм дастаннарны
яттан белә. Вакыт-вакыт исерек булса да, ул беркайчан да намазын калдырмады,
«савытындагы шәрабны түктергәне» өчен яралткан Алласына, «син сәрхушмы, Алла»,
дип кычкырган Анадолу дәрвише сыман курку белмәс иде. Атам беркөнне башка бер
авылдагы дустына кунакка китте. Мин Фазкан өендә бер атна чамасы калдым. Фазкан
август эссесендә кипкән печән җыеп, арып, кичен өенә кайтты.
– Икенде намазын укырга онытмадыңмы? – дидем.
– Икенде ниемә кирәк! – дип салмасынмы. – Эш булганда, намаз кайгысымы? Алла
көтәр, ләкин чабылган печән көтмәс, намазны соңрак кылырмын, печән туплауны
азакка калдырып булмый, мин моны Аллаһтан яхшырак беләм, – диде.
Атам үзенең бердәнбер мөриде Фазканның мондый көферлекләрен белә иде.
ХАТИРӘЛӘР
174
Фазканның алгы тешләрен земләмир (урысның җир бүлүче хезмәткәрләре) белән
орышта койганнар. Әмма ул тормышында мөселманнарга һәрчак игелек кылды.
– Алла аның ара-тирә сөйләгән көферлекләрен ярлыкар, иншалла. Ул – минем
замандашларым арасында иң самими мөселмандыр, ул – Алланың иң сөекле
колларының берседер, – диде атам.
Фазкан шушы вакыйгалардан соң исерткеч эчүен ташлады. Атам да:
– Минем шәехлегемнең бердәнбер файдасы Фазканны исереклектән тартып алу
булды, – дип рәхәтләнеп көлә торган иде.
Көзге айлардагы көнкүрешебез
Көзен мин, авылдагы умарталардан җыйган кебек, таулардагы «чолык»
чокырларыннан да бал җыя торган идем. Бу эшне Кулгын авылындагы дустым
Мәхмәт Кафи вә Бөрҗәндәге Ибраһим Качкынбай белән бергә башкара идек. Көз
көннәренең берендә өйдә физика тәҗрибәләре узгара идем, Троицк сәяхәтләребездә
физика әсбаплары сатып алган идем. Атам мәдрәсәсенең бер бүлмәсе шул әсбаплар
өчен бирелгән иде, без аны «лаборатория», дип атый идек. Бу эштә миңа Макар
авылында яшәүче Газиз агам ярдәм итә иде. Электр куллану һәм дә телеграф эшләре
белән мәшгуль булдым. Өебез белән мәдрәсә арасында Морзе әлифбасы ярдәмендә
сөйләшә идек. 1907 елда яз көнендә почта аша Уфадан яки Троицкидан күрә (глобус)
кайтарттым. Моны бездән 35 чакрым арадагы Эстәрлетамак почтасына барып алырга
кирәк иде. Атамнан рөхсәт сорамыйча гына, качып, ат менеп барып алдым. Мәдрәсәдә
шәкертләргә галәм гыйлеменнән (астрономия) дәрес бирә башладым. Бу дәресләрне
Әхмәт белән Сәет исемле ике уйдырма затның сөаль вә җаваплары шәкелендә яздым.
Фламмарионнан, Хөсәен әл-Җиср исемле бер сүрияле галим әсәреннән файдаландым.
Болар мәмләкәтебездә яңалык һәм шәкертләр өчен дә бик кызыклы иде. Бу – мин язган
иң беренче гыйльми әсәр иде. Атам бу дәресләремне хупламый, чөнки алда сөйләгәнем
кеби, Җирнең әйләнүенә ул ышанмый. Мин глобусның тагын да зуррагын ясадым.
Караңгылыкта Кояш (лампа) әтрафында Җирнең әйләнешен шәкертләргә күрсәттем.
Җир шарын (глобусны) ясаганда, җилем урынына камыр кулландым. Җир шарын
җәйгелеккә мәдрәсәдәге бүлмәмдә калдырдым. Җир шарымны тычканнар, күселәр
ашап бетергән, бөтен тырышлыгым юкка чыкты. Атам исә бик канәгать калды:
– Җирнең әйләнешенә хәтта тычканнар да ышанмыйлар! – диде дә шаркылдап көлә
башлады. Физикага кагылышлы дәрес китапларымнан башка, Истанбулда басылган
төрекчәләре дә бар иде. Аларны Троицкидан алган идем.
Бал кортлары тотуыбызны һәм умартачылыкны яратуымны элек тә сөйләгән идем
инде. Бал кортларына кагылышлы китапларны, аеруча «Пчеловодство» исемле бер
урысча мәҗмугадан укыганнарымны үз кортларыма да куллана идем. Көз килгәч,
умарталарыбызны кышлык ызбаларыбызга үзем урнаштырам. Бу кортлар мине һич
чакмыйлар иде, алар үз дусларын бик яхшы белә.
Көз мәшәкатьләреннән берсе – яхшы симертелгән җылкыларны Эстәрлетамакка
алып барып сату вә өйдә кышлык ит әзерләү. Бәлки, көз көненең иң гүзәл, иң кызык
эше кыш өчен хайван чалып, ит әзерләү булгандыр, мөгаен, «сугым», дип атала ул
ит әзерләү. Аннан казы ясыйлар. Ул вакытта кара-каршы кунакка чакырыш, табын
әзерләү – бәйрәм итәләр.
Авылда бөтенесе дә бал шәрабы (әчебал) ясый. Ислам тыймаган бу шәрабны кайбер
башкорт имамнары да эчә торган иде. Безгә туган тиешле бер имам бар иде, Әһил
мулла исемле иде ул. Халыктан «гошер сәдакасы», дип, әчебал ала, барысын да эчеп
бетерә. Аңа оеган җәмәгать тә үзенә охшаган була, алар Әһил мулланы минем әтиемә
караганда да нык яраталар иде. Имам әфәндебезнең бу гамәле Галишер Нәвоиның,
казакъ шагыйре Абайның фикере һәм дөньяга карашларына да туры килә иде. Ул
заманда да сугым көннәрендә бал шәрабе күп эчелә иде. Галишер әйтәдер ки:
– Кояш батып, шәфәкъ кызарганга чаклы, шәраб белән мәҗлесеңә балкыш бир,
чөнки Алла кәримдер, иртәгә сине гафу итәр.
Мин көзләрен таулардагы «чолык» балларын үз кулым белән җыеп, балны сатып, бераз
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
175
акча туплыйм. Корт умарталарын ызбаларга урнаштырам, беренче кар яугач, иптәшләрем
белән мылтык, ау бөркете алып, атка атланып, тау араларына, кыр тавыгы йә куян ауларга
чыгабыз. Шушы ауны башкармыйча, мин мәдрәсәгә бармыйм. Малларыбыз кар катламы
калынайганчы авылга, араннарга кайтмый. Алар тибенеп, кар катламын тояклары белән
ачып, кар астында калган үләнне рәхәтләнеп ашыйлар. Без килә башласак, качалар. Бу
кыргый-буйсынмас атларны тирәнәйгән кар каплаган урманнардан эзләп табар өчен, чаңгы
киеп барабыз. Кар артык калынайса, алар урмандагы кибән янына җыела. Шул кибән
янында аларны тотабыз. Качарга теләгән, чыгымчы атларны кыйныйбыз, игә китерәбез.
Безнең башкортлар да сөекле хатыннарын шулай кыйный, игә китерә.
1908–1916 еллар
БЕРЕНЧЕ ФӘННИ ГАМӘЛЛӘРЕМ
Оренбургка, аннан Казанга йөрешем
18-26 яшьләрдәге тормышым бик кыен шартларда узды: укып белем алу, мөгаллимлек,
фәнни эзләнүләр, ватаным Башкорт иле белән Казан, соңра Фирганә, аннан Петербург,
Бохара арасындагы сәяхәтләрем, эзләнүләрем чагыштырмача киң бер мохиттә әкрен-
әкрен ачыла барды. Бу мохиткә мин 1908 елның 29 июне көнне авылымнан аерылгач,
әкрен-әкрен килеп кердем. Ул көнне мин, атам-анам күрше авылда кунакта чакта,
өйдән җәяү чыгып киттем, өйдән бер тиен акча алмадым, сыртымда биштәр, биштәр
эчендә бер бөтен ипи, бер дуга казы, бер йомарлам корот, бер чеметем бөртекле чәй иде,
мин авылымнан шулай аерылдым. Атама язу калдырдым: укуымны дәвам итәчәкмен,
өйләнмим, дидем. Һәм борынгы бер гарәпчә шигырьне дә өстәп куйдым:
– Вакытыннан әүвәл өйләнгән бәндә койрыгына себерке таккан тычканга охшар,
һәм ул үз өненә керә алмас. Миңа ачуланмагыз, догада булуыгызны үтенеп сорыйм.
Качып китәчәгемне авылдашларымның берсенә дә әйтмәдем. Бик яраткан
иптәшем һәм матур мәҗлесләрдә бергә булган, ат сакларга бергә йөргән, тарлауларда,
җәйләүләрдә бергә аркага арка куеп йоклаган җәгәнем (пләмәннигем) Нурмөхәммәдкә
генә китәсемне алдан сөйләгән идем. Ләкин кайчан китәчәгемне аңа да әйтмәдем.
Күршебездә бик яхшы мишәр әзинең кызы Ләйлибәдәр яши, анамның бик сәләтле
шәкерте, мин аңа үлеп гашыйк идем, без аның белән бергә фарсыча, төрекчә дин,
әхлак китаплары укый идек. Китәргә дип ишегалдына чыксам, Ләйлибәдәр безнең
коедан су алырга кереп килә иде. Җыламасын, дип, мин аңа да китәсемне әйтмәдем.
Бу эшемнән хәбәрдар бары тик кардәшем Габдеррәүф кенә иде. Икебез дә бер атка
атландык, такыр сукмактан киттек, гадәттә, без бу сукмактан йөрми идек, «Тугыз
кыр» дип аталган тау сыртына мендек. Кардәшем мине моннан ун чакрым озата
барачак һәм кире борылачак. Аттан төштек, икебез дә үксеп елый башладык. Чөнки бу
минем маҗаралы, кыенлыклар тулы яңа тормышымның башы иде. Мин җәяү киттем.
Габдеррәүф исә мин күздән югалганчыга чаклы карап җылап калды. Якын-тирәдәге
авыл кешеләренә, һәрберсенә таныш булганыма күрә, юлымда очраган авылларга
кермичә, әйләнеч юлдан барам. Сәйран авылына да кермәдем. Соңгы авылны узып
барганда, Гомәр Кырау исемле бер башкорт каршыма очрады.
– Нимә һин болай йәяү йөрәйһең ул? – диде Гомәр.
Мин:
– Ат эзлим, – дидем.
Ул:
– Аттарыгыддың төбәге ошында түгел бит, – диде.
Мин дә:
– Кунакларыбызның атларын эзлим, – дидем.
Гомәр шиккә калды.
Аның белән саубуллашып, мин юлымда булдым. Ләкин бу кеше мине бу якларда
күргәнен, һичшиксез, атама әйтәчәк, дип уйладым. Атамның мине эзли чыгуын мин
теләми идем. Юлымны башка якка үзгәрттем.
Бүген христианнарның Троица дип аталган «Кече пасха» бәйрәме иде. Верхотор
ХАТИРӘЛӘР
176
атлы урыс авылы иде ул. Бу авылга мин көчкә-чакка килеп егылдым. Урыслар
«без Троицы дом не строится», ди. Ягъни бу бәйрәм, урысларның диненә күрә, эш
башлангычы алдыннан әйбәт бер көн иде. Аркамда биштәр булуына карамастан,
урыс кызлары белән биедем. Элек тә мин урыслар җырлаганда ишеткән: «во саду
ли, в огороде девушка гуляла», кебек җырларны җырлап күрсәттем. Кызлар да, мине
кочаклап, «мой башкирёнок», дип үбәргә тотындылар. Эчемнән: мин ни гөнаһлар
эшлим, әгәр болай барса, эшем харап, дип уйлыйм. Бер урыс егете аракы эчәргә кыстый
башлады. Эчмим, дип чокырдагы аракыны җиргә түктем. Ул минем өскә аракы агызды.
Мин җыладым. Чөнки кечкенә чагымнан бал гына эчә торган идем. Бал эчкәндә дә,
берәр тамчы бал киемемә тамса – ул гөнаһ, чөнки хәмер Коръәнгә күрә, нәҗес санала.
Марҗа кызлары биштәремне аркамнан салдырып яшерделәр. Мин боларның ниятләре
яман икәнен аңладым. Атам-анамнан аеры бу кяферләр арасында ни кылам? Ниһаять,
мине яшел печән өстендә йоклап ятучы исерек бер башкорт чабаны янына яткыздылар.
Бу, сәрхуш булуына карамастан, вакыйганы карап яткан икән:
– Улардың телен беләһең, улар менән бииһең, ни өсен илайһың ул? Ят та юкла, – диде.
Биштәремне дә, китереп, баш очыма куйганнар. Иртәгесе көнне кояш чыкканчы,
мин юлда идем инде.
Мәләвездә дин хөррияте бәйрәме
Өч көннән Мәләвез дигән салага килеп җиттем. Мәләвезгә, мөселманнар бәйрәменә
килгән бер башкорт мөгаллиме миңа әйтте:
– Гомәр Кырау атаңа сине күргәне турында сөйләгән, моны ишеткәч, атаң атына
атланып, сине куа чыккан, Азай авылында Кадыйр исемле бер бай башкорт йортына
төшкән, Кадыйр бай атаңа сине эзәрлекләмәскә һәм кире кайтарырга тырышмаска киңәш
биргән. Атаң, аның киңәшен тотып, ниятеннән баш тарткан да, кире борылган, – диде.
Моны ишеткәч, миңа җиңел булып китте. Мәләвездә патша вакытында ирексезләп
чукындырылган татарлар да яши икән. Болар күңелләрендә мөселман, ди. 1905 елда
инкыйлаб биргән чагыштырмача иректән файдаланып, алар ачыктан-ачык мөселманлыкка
кайтканнар да мәчет корганнар. Хәзер шушы мәчетнең ачылыш тантанасы икән. Бу
бәйрәмгә күрше авыллардан имамнарны, татар-башкорт арасында абруй казанган
шәхесләрне чакырганнар. Берничә куй, берничә үгез-сыерны корбанга чалганнар. Мине
муллалар табынына утырттылар. Кымыз бик мул иде. Япуниядә Исламның киң җәелгәне
турында «Галәм-и Ислам» гәзитендә басылган хәбәрләр турында сөйләшкәндә сүз чыкты:
– Япуннар, мөселманлыкның хак мәзһәбен кабул кылмасалар да, мөселман саналамы?
– дип бәхәс купты. Мин мәзһәпләрдән өстен тагын да саф бер Исламият булганлыгын
исбат итәргә алындым һәм Ислам голамәсеннән Ибн Таймия, ибн Кайюм, әл-Җазви исемле
галимнәр язган бөек әсәрләрдән үрнәкләр китердем. Мөтәгассыплар (фанатиклар) миңа
ябырылды. Гәрчә, мәзһәп вә тарикатлар аерымлыгы Ислам өчен зарарлы, дип миңа каршы
төшкәннәр дә, мине яклап сөйләгән муллалар да булды. Сүзләрем, минем фикерем Гилаҗ
(Гыйлаҗетдин) Баязитов исемле бер татар сәүдәгәренең игътибарын җәлеп иткән. Ул мине
өенә чакырды һәм ачык, һәм алдынгы карашлы имамнарны да дәшкән. Аңлашылды ки:
Гыйлаҗ ага бу мәүзугъ тирәсендәге бәхәсләрдә гыйлем әһелләренең иркен вә әтрафлыча
сөйләшүләрен теләп, бу мәҗлесне махсус корган булып чыкты. Бик кызыклы әңгәмәләр
булды монда. Килгән муллалар белемемне арттырырга чит илләргә китеп баруым турында
белделәр. Болар – Ислам дине мәйданында киң белем алу өчен, Мисырга барырга кирәк,
дип киңәш иттеләр. Башкортстанның кечкенә бер почмагында Ибн Таймиянең фикерләре
белән кызыксынган бер сәүдәгәрнең яшәве – ул вакыттагы татар-башкортлар арасында
милли мәдәниятнең туктамыйча, алга үсешен исбатлый торган күренештер.
Кунакбай гүзәле
Мәләвездән мин җәяү чыктым. Атамның эзәрлекләвеннән куркып, мин шосседан
китмәдем, әйләнеч юллардан йөри башладым. Төннәрен ялан кырда йоклый идем. Шулай
итеп, Кунакбай исемле бер кечкенә авылның кырындагы бер алачыкка керергә булдым.
Шунда ашап-эчеп алырмын, дип уйлаган идем, монда бик фәкыйрь бер гаилә яши икән,
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
177
өйдә олылардан бер кеше дә юк иде, 12-14 яшьләрендәге бер кыз вә бер ир олан миңа су
кайнатып бирде, ипи белән чәй эчтем. Кызның исеме Зөләйха иде. Оланнар гадәттән тыш
матур иде. Бер теләнче үлгән икән, аның пычрак, ертык чапаныннан юрган ясамакчылар
икән. Йа Рабби, бу инсаннар никадәр фәкыйрь, болар ничек итеп тормыш алып бара,
дидем. Мин аларның гүзәллегенә чиксез хәйран калдым. Мин аларга биштәремдә булган
ипи, корыт белән казы бирдем. Нинди гүзәллек белән нинди фәкыйрьлек янәшәдә яши,
ничек, ни өчен, дип сорыйм үземнән. Җәләлетдин Руми түрк тормышында күзәтелгән
гарип имәнгечлекне (контраст, несоответствие) шулай тасвирлый: кәҗә тиресеннән ясалган
чатыр никадәр кара вә фәкыйрь исә, аның эчендәге түрк гүзәле дә ай кебек балкыр.
Боларның бер кәҗәсе бар, шул кәҗәне савып, сөтен эчәләр. Башкортларның
юмартлыгы хәттин ашкан, бу кардәшләрнең аталары, әгәр бер газиз дусты кунак булып
килеп керсә, гаиләнең туендыручысы булган шул бердәнбер кәҗәсен чалып, кунак
итәр иде. Белем алыр өчен юлга чыкмаган булсам, мин, шаять, шушы кызга өйләнгән
булыр идем. Ир кардәше алачык тирәсендәге утлакта утлаган кәҗәнең утлагын
икенче урынга күчереп куйган арада, бу кызны үпсәм, дип уйладым. Ләкин бу эшне
кылудан курыктым. Зөләйха: «Елга бер тапкыр гына булса да безгә килерсеңме?» –
дип, гашыйкларча сорады, мин аңа, ерак-ерак җирләргә укырга барам, дип аңлаттым.
Ул да:
– Шулайдыр, ерак юлга чыгасың, эшеңә ярар, – дип, кыз миңа берничә саплам ак
җеп белән энә бирде. Ихтимал, бу бер йола булгандыр, ышану булгандыр.
Шосседан бер читтә Муса исемле татар авылында атамның дусты бай Нәби хаҗида
кунак булдым.
– Әгәр дә атаң сине эзләп монда килеп чыга икән, мин сине аңа бирмичә, качырып
калдырам, – диде Нәби хаҗи.
Ул да минем авыл кысаларында калуымны теләми иде, хәтта бу турыда ул атама да
әйткән: улыңа белем алуда ярдәм итәргә кирәк, дигән. Икенче көнне моннан китәргә
җыенганда, ул миңа, Каргалы авылына илтеп куяр өчен, арбага җигелгән ат бирде.
Бераз юл хәере дә сонды. Бер киемлек комач та бирде:
– Моны Орынбурда тектерерсең, – диде.
Мин Кунакбай авылының читендәге алачыкта бер фәкыйрь гаилә яшәп ятканын
әйттем, миңа аталган комач урынына минем исемнән үзләренә бүләк сыйфатында
Кунакбай авылына, кырый өйгә ике юрган җибәрүен үтендем.
Хаҗидан аерылгач, арбага менеп утырдым. Юлда барганда, зиһенем Зөләйха һәм
аның энесе турында гына кайнаша иде. Ни булса да, форсаттан файдаланып, аны
үпмәдем, дип үкенеп куйдым. Безнең авылда андый гадәт юк. Бу кызны үбәргә теләү
фәкать мин укыган романнардан гына килә булыр.
Вакытлар узды. 1913 елда почта атлары белән Оренбургтан Эстәрлетамакка кайтып
киләм, юл Кунакбай авылына якын уза иде. Шул елларда өйрәнгән Гётеның «Зөләйха»
исемле кызга багышлап язган шигыре минем Зөләйхама аталган кебек хис иттем.
Гётеның «Үбешү тәме белән гыйшкый вөҗдан газабыннан коткар, чөнки мин – кяфер.
Син табына торган нәстәң калбеңдәге миңа булган мәхәббәтнең тылсымы булсын»,
сүзе, бәлки, «фетиш», ягъни ясалма алла, ырым, сихер, Зөләйханың миңа биргән ак
җебе белән энәседер? Почта ыстансасында очраткан бер Кунакбай кешесеннән:
– Авылыгызның читендә торган алачыкта яшәгән Зөләйха исемле бер кыз белән
аның энесен белә идем, алар ни хәлдә? – дип сорадым.
Ул:
– Һәр икесе дә никахлы, – диде, – икесенең дә берәр баласы бар, берзаман аларның
өендә кунак булган шәкерт аларга ике юрган җибәргән иде, ә син үзең кем соң?
Мин кызга гашыйк булганымны сөйләмәдем, бары тик:
– Алар бик фәкыйрь иде, Нәби хаҗи ярдәме белән аларга шул бүләкләрне юллаган
идем, – дигәч, бу зат:
– Син дә фәкыйрь шәкертмесең?.. Без дә ул кызны «Бичара Зөләйха», дип йөртә
идек, – диде.


Төрекчәдән Рабит БАТУЛЛА тәрҗемә итте.
(Дәвамы киләсе саннарда)