ХАК ТАРИХНЫ КАЙТАРУ ЮЛЫНДА
«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»
«Казан утлары» журналының 5-6нчы саннарында Вахит Имамовның «Карабәк»
исемле тарихи романы басылып чыгуга, ул тарихчы галимнәр арасында гына түгел,
ә киң катлау укучылар арасында да зур кызыксыну уятты, бәхәсләр тудырды.
Журналыбыз редакциясенә юллаган сораулар, телефоннан шалтыратулар да күп
булды. Шуларны истә тотып, редакциябездә бер төркем галимнәр «түгәрәк өстәл»гә
җыйналды. Фикер алышуларда тарихчылар һәм әдәбият галимнәре, фән докторлары
Дамир ИСХАКОВ, Фаяз ХУҖИН, Илдус ЗАҺИДУЛЛИН, фән кандидатлары
Җәмил МӨХӘММӘТШИН, Рамил ХАННАНОВ, прозаик Камил КӘРИМОВ
һәм роман авторы үзе – Вахит ИМАМОВ катнашты. «Түгәрәк өстәл»дә фикер
алышуларны журналның баш мөхәррире Илфак ИБРАҺИМОВ алып барды.
Илфак Ибраһимов:
– Татар халкының дәүләтчелеге тарихына багышланган
фәнни хезмәтләр белән янәшә әдәби романнар, бәяннар,
очерклар, поэмалар язылып тора. Шуңа да карамастан, бу
тема һаман да колач җитмәслек булып кала. Ш.Мәрҗани
исемендәге Тарих институты әнә 7 томлык тарихыбызны
бастырып чыгарды. Хак тарихыбызны әлегәчә өйрәнеп бетә
алмыйбыз.
Тарих фән өчен кирәк булса, тарихи әдәби әсәрләр күпсанлы
укучыларыбыз өчен кирәк. «Карабәк» романын тарихчыларыбыз
ничек кабул итте икән?
Илдус Заһидуллин:
– Тарихи романнар язылуның берничә алшарты бар, шулар
булганда гына бу жанр яши дип уйлыйм. Тарихи роман, беренче
чиратта, язучы шәхесе белән бәйле. Вахит Имамов – «чумып»
тарихи эзләнүләр алып барган шәхес, ул – төрле чорлардагы
милләтебез язмышы белән бәйле вакыйгаларга, күренекле
шәхесләр язмышына мөрәҗәгать итеп, әдәби әсәрләр генә түгел,
очерк-мәкаләләр, публицистик хезмәтләр иҗат иткән автор.
Нурихан Фәттахтан эстафета каләмен кабул итеп, шушы юнәлештә
иң актив эшләүче язучы, дип әйтер идем. Икенчедән, татарга
кагылышлы тарихи роман сәясәткә барып тоташмый калмый,
ягъни Русия шартларында бу хакта язарга «рөхсәт бирелгән» булу
шарт. СССР таркалу, коммунистлар партиясен таркату элеккеге
тоталитар, тыюларга корылган идеологияне юкка чыгарды, яңа темаларны чикләүләрсез
яктыртуга юл ачылды. Өченчедән, тарихи әсәрләр, гадәттә, тарихи хезмәтләр язылгач,
чыганаклар басылгач дөнья күрә. Чөнки тарихчылар борынгы чыганакларда теркәлгән
вакыйгаларны бер җепкә тезеп аңлатырга һәм, шул рәвешле, тарихи барышны тергезергә
омтыла. Татарстанда соңгы ике дистә елда Алтын Урда иң күп сөйләнә һәм языла торган
темаларның берсенә әверелде. Суверенитет елларында ул сәяси хезмәт тә башкарды:
татарларның бүтән милләтләр белән тигез хокуклылыгын һәм Мәскәү дәүләтенең Алтын
Урдадагы урыс олысыннан үсеп чыгуын пропагандалады. Дүртенчедән, милли идеология
шанлы тарихи темаларга мохтаҗ, бигрәк тә милли күтәрелеш яки кризис вакытларында
121
тарихи әсәрләргә ихтыяҗ арта. Әдәби сүзнең тәэсире тарихи хезмәтләргә караганда күпкә
көчлерәк икәнен искәртсәк, тарихи әсәрләрнең татар укучысының тарихи хәтерен яңартуда
мөһим роль уйнавы тагын да аңлашыла төшәр.
Гомумән алганда, Алтын Урта дәүләте заманында мәйдан тоткан шәхесләр, дәүләт
эшлеклеләре, аларның гамәлләре – иҗат әһелләре өчен бетмәс-төкәнмәс чыганак.
Вахит Имамов – шушы бай чыганаклар сакланган мәгарә ишегенә ачкыч яратып
кергән язучы. Яңа роман татар язучысының «үз дәүләтен» ничек сурәтләве һәм бәяләве
ягыннан да кызыклы.
Әйтик, сакланып калган чыганакларның күбесендә Аксак Тимер белән Туктамыш
сугышларын, мөнәсәбәтләрен тасвирлаганда, бер шәхесне генә күкләргә чөеп бәяләү
өстенек итә. Чөнки Аксак Тимер махсус рәвештә сарай елъязмачыларын, тарихчылар
яллаган, үзенең җиңүләре хакында яздырган. Алар исә хуҗаларының җиңелүләрен
дә киләчәк җиңүләргә әзерлек, дип бәяләгән. Низамеддин Шами, Шәрәфеддин Йәзди
«Зафарнамә»ләрендә һәм XV гасыр башында язылган башка хезмәтләрдә Туктамыш
– бигрәк тә 1385 елдан башлап актив тышкы сәясәтен җәелдергәч, Аксак Тимер белән
Азәрбайҗан һәм Иран җирләре өчен каршылык килеп чыккач, походлар ясый башлагач,
яхшылыкка начарлык белән җавап бирүче шәхес, үз сүзендә тормаучы ялганчы кеше,
ә Аксак Тимер гадел хаким буларак күрсәтелә. Биредә чыганакларга тәнкыйди караш
сорала. Бу язмаларда теркәлгән Туктамышны гаепләүләрне автор Аксак Тимердән
әйттерә кебек, ә менә Туктамышны акларга дәлилләр җитә микән? Туктамыш хан
образын тагын да ачыграк – Җучи нәселе вәкиле, үзенә тиешле Алтын Урданы
ныгытучы һәм аның көчәюе өчен җан атучы дәүләт җитәкчесе буларак күрәсе килә.
Романда Алтын Урдада сәяси кризис вакытындагы сугышлар, ханнар алмашу хакында
күп язылгангамы, еш кына алар вәхши, канэчкеч шәхесләр буларак күзаллана башлый.
Әйтәсе килгәнем – Алтын Урда төрки халыкларның, шул исәптән безнең бабаларыбызның
уртак дәүләте, дип сөйлибез икән, аның уңай якларын калкурак сурәтләү зарур, гәрчә бу
бөек дәүләт язучыларның махсус шәрехләвенә мохтаҗ булмаса да. Әсәрдә караңгы төсләр
куелыгына бүгенге татар публицистикасында гел тискәре якны калкытып күрсәтүче һәм
«самобичевание»гә нигезләнгән фикер сөреше йогынты ясаган кебек тоелды.
Гомумән алганда, Вахит әфәнденең бу катлаулы темага алынуы – зур батырлык.
Фаяз Хуҗин:
– Әсәрне без кызыксынып кабул иттек, әмма ажиотаж
булмады, ыгы-зыгы, шау-шу күтәрелмәде. Игътибардан читтә
калдырмавыбызның сәбәбе шул: Вахит Имамов – татарларның
башлыча урта гасырлар чорына караган тарихи романнары белән
һәм халкыбызның киләчәк язмышын билгеләүдә әһәмиятле роль
уйнаган тарихи вакыйгаларга үзенең шәхси, фәндә кабул ителгән
рәсми концепцияләргә туры килеп бетми торган бәяләмәләре
белән киң катлам укучылар арасында танылу алган язучы.
Кызганыч, тарихчылар арасында «Казан утлары»н даими укып,
бүгенге татар әдәбияты белән танышып баручылар сирәк. Шуңа
күрә галимнәребезнең күбесе бу романны әлегә укымады да,
тизрәк китап булып чыгуын көтәләр.
Җәмил Мөхәммәтшин:
– Тарихыбызга багышланган татар телендәге әсәрләрне
бармак белән генә санарлык. Шуның өчен Вахит Имамовның
«Карабәк» романын укучылар бер бәйрәм кебек көтеп алды.
Роман татар тарихының бик четерекле чорын – Алтын Урда
дәүләтенең таркалу елларын күрсәтә. ХIV йөзнең икенче
яртысында башланган, Чынгыз хан варислары арасында
барган тәхет өчен көрәш, ул көрәшкә кулында гаскәре булган
әмирләрнең һәм бәкләрнең кушылуы бердәм татар дәүләтенең
таркалуына китерә. Элегрәк дәүләте булган Болгар, Кырым,
Хәрәзем җирләрендә идарәчеләрнең, үз җирләрен, мал-
мөлкәтләрен саклап калу өчен, әлеге көрәштә теге яисә бу ханны
122
яклап чыгулары табигый хәл. Моның ачык мисалы – романда яхшы тасвирланган
Карабәк образы.
Дамир Исхаков:
– Карабәк шәхесенә бәйле нәсел һәм мирас мәсьәләсенә
яңачарак та карарга мөмкин. Гадиләштереп әйтсәң, Туктамыш
хан бит инде ул, Мангышлактан чыккан. Аның бабаларының
биләмәләре шунда булган. Аннан Туктамыш ханның дүрт үз
кабиләсе булуы билгеле: ширин, барын, аргын һәм кыпчак.
Карабәкнең шәҗәрәсен карыйк. Аның бабалары Бачман
солтанның нәселе бит инде. Бабаларының тарихын язганда,
Төркия дә искә алына һәм аннан соң анда сүз Александр
Македонский – Искәндәр турында да бара, ягъни шәҗәрәдә
аңарга тоташтыру да бар. Моның ни өчен шулай булуының үз
аңлатмалары бар. Урта Азия ул гади төбәк түгел. Шуңа күрә
Карабәкнең нәселләре мәсьәләсен караганда, аның үзенең дә
кем булуын яхшырак аңларга мөмкин. Болар аерым язуны таләп итә.
Кайвакыт Аксак Тимер бик көчле гаскәр белән килгән, шуңа күрә Алтын Урда
каршы тора алмаган, дип тә әйтәләр. Билгеле, Аксак Тимер гаскәре көчле булган,
ләкин бит ул килгәндә, Алтын Урда нинди хәлдә яшәгән?! Әгәр Кара чумалар килеп
чыкмаган булса, шәһәрләрдә бик күп кеше кырылып бетмәсә, Аксак Тимер монда
якын да килә алмас иде. Ул бит, ни дисәң дә, бер нойон токымыннан чыккан шәхес
кенә. Чыңгызыйлар ныгып утырган йөзләп шәһәре булган Идел буе төбәгенә болай
гына үтеп керә алмаслар иде. Шуңа күрә монда сәбәпләр күптөрле. Романда язылган
әйберләр бик әһәмиятле һәм кирәкле булсалар да, башка сюжетларны да киңрәк
кертергә мөмкин иде. Кертү ысулын әйтә алмыйм. Ул – язучы эше.
Шуны да истә тотарга кирәк. Тикшереп караган идем, мәсьәлән, минем
мәгълүматлар буенча, Карабәк ХIV гасыр ахыры – ХV йөз башында яшәгән булырга
тиеш (шәҗәрәдә калган даталар буенча).
Вахит Имамов:
– Ни кызганыч, әдәбиятыбызга тарихи романнар җитми.
Гәрчә Тарих, Археология институтлары, Фәннәр академиясе
галимнәре соңгы елларда саллы-саллы тарихи китаплар
әзерләп чыгарса да, ул җыентыклар күбесенчә рус телендә
нәшер ителде һәм тәүге чиратта татар теле һәм әдәбияты,
тарих укытучыларының һәркайсына барып ирешмәде. Һәр
укытучыга өләшеп чыгу да аз, чөнки китаплар фәнни телдә
һәм бик тә метерекләп язылганга күрә, тарихи яктан әзерлексез
мөгаллим анда бәян ителгән вакыйга һәм сәяси бәяне бәйнә-
бәйнә һәм эзлекле рәвештә төшенә дә алмый. Татар тарихын
һәрбер укучыга да мәҗбүри булмаган төгәллек-нечкәлекләрдән
арындырып, фәкать төп кыйбласын һәм каймагын гына гади
халык теле белән бәян итәсе, нәкъ шундый үтемле шивәдә язылган китапларны рус
һәм татар телләрендә нәшер итәсе иде дә бит, ни кызганыч, алар бик санаулы. Шуңа
безнең халык үзенең газиз тарихыннан гаять ерак.
Илфак Ибраһимов:
– Без «Болгар дәүләте белән Алтын Урданы бербөтен итеп күзаллауга өйрәнеп
киләбез. Болгар Алтын Урдага кадәр дә, Алтын Урда составында да гел алгарышта
булган, дибез... Шул ук Вахит Имамов «Утлы дала» романында Болгарга татар-монгол
яулары басып керүләрне сурәтләде. «Карабәк» романында Болгарның соңгы әмире
Карабәк – Габдулла ханның Алтын Урда дәүләтен саклап калу өчен җан атып йөрүе,
көрәшүе сурәтләнә. Туктамыш баскын Аксак Тимергә каршы ике тапкыр 200 меңлек
гаскәр туплый. Һәр ике яу алдыннан Болгар әмирлегеннән өчәр-дүртәр төмән җайдак
җыеп, Карабәк тә аның әләме астына баса. Шундый көчне Алтын Урда составындагы
тагын кайсы олыс бирә алган соң? Әллә монда «әдәби якын килү» күбрәкме?
123
Илдус Заһидуллин:
– Мин Алтын Урда чорындагы Болгар төбәгенә карата «Болгар дәүләте» сүзен
кулланмас идем. Элекке Болгар дәүләте җирләре – 1236 елдан соң яңа оешып килүче
Алтын Урдада – вилаять, олыс статусында яши башлый.
Аксак Тимер походка барганда, ташка яздырган текстка нигезләнеп, 1391 елгы
Кондырча елгасы буендагы сугышта аның 200 меңнән артык гаскәрие катнашкан, дип
әйтә алабыз. Туктамыш хан да шуның кадәр гаскәр җыйган, дип фаразларга нигез бар.
1395 елда өч көн дәвам иткән сугышта катнашучылар саны да якынча тигез булырга
охшый. Бу вакытта Аксак Тимернең гаскәре тагын да күбрәк булган. Әлеге саннар ул
заманның иң зур армияләре бәрелеше турында сөйли. Аксак Тимер белән Туктамыш
арасындагы сугыш хәрәкәтләрен тасвирлаганда, автор тарихи чыганакларны оста
файдалана.
Фаяз Хуҗин:
– Болгар Алтын Урдага кадәр дә, Урда составында да бай икътисады, димәк, хәрби
көче һәм мәдәнияте ягыннан да алга киткән өлкә булган. Әмма Алтын Урданы һәм аңа
кадәр чәчәк атып яшәгән Идел Болгарын (Болгарстанын) бербөтен итеп күзалларга
тырышу тарихи дөреслектән ерак тора. Идел Болгары, исеменнән үк күренеп торганча
– хәзерге Идел-Урал татарларының бабалары булган болгарлар дәүләте, Алтын Урда
исә – монгол-татар яуларыннан соң әнә шул Болгар дәүләтен юкка чыгарып, аның
биләмәләрен, халкын һәм, әлбәттә, башка җирләрне дә кушып барлыкка килгән
төркиләр дәүләте. Ул дәүләтнең буйсындырылган халкын, шул исәптән болгарларны
да, татарлар дип йөртә башлаганнар. Болгарлар, кайбер тарихчылар әйтүенчә, XIV
гасыр урталарында килеп чыккан үләт (чума) эпидемиясе вакытында үлеп бетмәгән
(күрше мордвалар, марилар һ.б. халыклар исән калган ич), Алтын Урда составында
яшәүләрен дәвам иткән.
«Карабәк» романында башлыча XIV гасырның икенче яртысында булып үткән
вакыйгалар сурәтләнә. Бик болгавыр заман бу, 20 ел эчендә тәхеттә 25 хан алышынган,
барыбызга мәктәп елларыннан ук таныш Мамай һәм Туктамыш, Идегәй һәм Аксак
Тимер, алар белән янәшә Болгар ханы Габдулла (Карабәк) яшәгән һәм көрәшкән
чор. Аларның барысы да илнең таркала баруына борчыла, дәүләтнең бөтенлеге өчен
көрәшә, бары тик шул максаттан чыгып кына тәхеткә омтыла кебек. Әмма тәхет берәү
генә, дәгъвачылар күп. Алтын Урданың бердәмлеген саклап калу өчен, ихластан
көрәшүчеләр арасында Туктамышның «уң кулы» Карабәк тә бар.
Романда сурәтләнгән вакыйгалар шулкадәр ышандыра ки, күпвакыт тарихи
дөреслеккә туры киләме алар, килмиме дип уйлап та тормыйсың. Кайта-кайта
укыганда гына, кайбер төгәлсезлекләргә тап буласың. Шуларның берничәсе
турында әйтеп үтмәкче булам. Кызганыч, автор болгарларны бөтенләй «оныткан».
Болгар шәһәреннән чыккан кешеләр бар («болгарлылар»), ә болгарлар, күрәсең,
теге чума вакытында кырылып беткәндер – аларны автор бер тапкыр да телгә
алмый.
Илдус Заһидуллин:
– Берничә җирдә әйтелә бит!
Фаяз Хуҗин:
– Аның каравы, Туктамыш әмере белән Болгар олысын яңадан күтәрү өчен «бушап
калган» элеккеге болгар җирләренә кырым татарларын, кыпчак-бәҗәнәкләрне,
кыргызларны, тагын әллә кемнәрне күчереп утырта. Берьюлы 15 меңнән артык олау
башындагы ирләр (күбесе үзләренең гаиләләре белән!) килеп төпләнә безнең якларга.
Күчмәннәрнең гомуми санын 200 меңгә тиңләргә дә мөмкин. Алар составында бик күп
гаскәриләр. Габдулла хан үзе дә кырымлы Гәрәйләр нәселеннән дип күрсәтелә (ә без
аны һәм аның Алтынбәк белән Галимбәк атлы улларын болгарлардан дип йөри идек).
Без, бүгенге татарлар, шуларның токымнары булабыз инде. Уйланырлык нәрсәләр бар
монда. Саннар артык күпертелгән, минемчә.
Тагын бер төгәлсезлек. Туктамыш хан Болгарга, Карабәк янына килә: «елга
буйлап, кораб илә менә», Чулман тамагындагы Айгыр тавын да үтә, «ике тәүлектән
соң Ага-Базарга килеп җитүе бар». Соң, елга (Идел) буйлап күтәрелеп, Кама тамагына
ХАК ТАРИХНЫ КАЙТАРУ ЮЛЫНДА
124
килеп җиткәч, Болгарны узып киткән була ич инде ул. Каманың Иделгә кушылган
җиреннән Болгарга кадәр 30 гына чакрым, аны үтү өчен ике тәүлек кирәк түгел.
Шуңа охшаш төгәлсезлек Туктамышка урыс кенәзлекләреннән килгән сугышчыларга
бәйле сөйләшүләр барышында киткән: «Муром каласыннан Иделгә килеп җиткәнче,
– ди Рязань кенәзе Алексей, – Мукшы урманнары аша узасы бар». Һич алай түгел,
мукшылар бит алар Болгардан көньяктарак яшәгән. Туктамышның Болгарда булу-
булмавы да – бәхәсле мәсьәлә.
Аннан соң Җидесу ул, искәрмәдә күрсәтелгәнчә, Амудәрья белән Сырдәрья арасы
түгел (бусы аның Мәваэннәһер дип йөртелә), ә Балхаш күле белән хәзерге Алматы
шәһәре арасындагы артык зур булмаган бер өлкә.
Җәмил Мөхәммәтшин:
– Романда Габдулла хан белән Карабәк бер шәхес итеп бирелә. Тарихта Урдада акча
суккан Габдулла, риваятьләр буенча билгеле Болгар ханы Габдулла һәм шәҗәрәләр
буенча билгеле Карабәк бар. Хан Габдулла Азакта – хиҗри белән 764-766 елларда,
Урдада – 767-771, Шәһрел-Җәдидтә 766-767 елларда тәңкәләр суга. Бакыр акчалары
бары Азакта гына сугылса, Кырымда Габдулла хан исеменнән акча сугылмый.
Габдулланың 782 елны Сарай әл-Җәдидтә сугылган акчалары да бар. Туктамыш хан
идарә иткәндә, Габдулла ничек акча суккандыр – тарихта билгесез. Риваятьләр буенча,
Болгар ханы Габдулла Аксак Тимер тарафыннан Кара пулатта яндырып үтерелә.
Шәҗәрәләр буенча билгеле булган Карабәкнең Габдулла хан белән бер кеше булуы
турында тарихи фактлар юк.
Вахит Имамов:
– Әмма шәҗәрәләр Карабәкнең Габдулла хан булуын раслый.
Җәмил Мөхәммәтшин:
– Габдулла ханны соңгы Болгар әмире булган, дип әйтеп булмый. ХIV гасыр
ахыры – ХV йөз башында Болгарда Гали-Дәрвиш акча суга. Ул акчалар бары
Болгар шәһәрендә генә табыла һәм аларны риваятьтәге Галимбәк белән бәйләргә
мөмкин. Бу вакытта Болгарда бакыр акчаларга күпләп «ук һәм җәя» тамгасын сугу
(маркировка) да оештырыла. Ул Гали-Дәрвиш акчалары белән бер чорда яисә аннан
соңрак сугыла. Димәк, Габдулла хан үтерелгәннән соң, Галимбәк, Болгарга кайтып,
шәһәрне торгызырга тырыша һәм ХV йөз башында Шадибәк исеменнән дә акча
сугуны оештыра. Болгарда Шадибәктән башлап Олуг Мөхәммәдкә кадәр булган
ханнар акча суга. Шул исәптәп, Болгарда Шадибәк бакыр акча да суга. Димәк, ХV
гасырның 20нче елларына кадәр Болгар шәһәре үзенең әһәмиятен югалтмый. «Ук
һәм җәя» тамгасы белән көмеш акчалар 1418 елларда, Олуг Мөхәммәднең беренче
идарәсе чорында, ягъни Болгарда (Казанда) Гиясэтдин хан идарә иткәндә сугыла
башлый.
ХIV гасырда Урта Иделдә бер миллион ярым кеше яшәгән, дигән мәгълүмат бар
(Алтын Урданың чәчәк аткан чорында бу сан күбрәк булган). Таркалган, ике мәртәбә
(1391, 1395 елларда) таланган илдә 200 мең гаскәр җыю мөмкин түгел. Әдәбиятта
күрсәтелгән 50 мең дә зур сан.
Дамир Исхаков:
– Карабәк белән Габдулла ханны тәңгәлләштерү ул – Марсель Әхмәтҗановның
эше. Ул шәҗәрәләр аркылы шундый нәтиҗәгә килде. Шуңа күрә язучының андый
хакы бар. Әмма башка версияләр дә булырга мөмкин. Габдулла хан дигән шәхес булган
инде ул. Бакыр акчаларда да бар бит аның «Абдаллаһ» дигән исеме. Кайсы нәселдән
булуы гына шөбһәле. Әмма аны Карабәк белән тәңгәлләштерүне тарихи чыганаклар
нигезендә исбат итеп булмый. Инкарь итеп тә булмый. Шулай да Марсель Әхмәтҗанов
үз дәлилләрен китерде. Бу бөтенләй ялгыш караш түгел, ә бер фараз. Әмма Карабәкнең
«бәк» дигән атамасы үзе үк аның чыңгызый түгеллеген күрсәтеп тора, ул – нойоннар
нәселеннән килгән князь. Алтын Урда составында чакта, болгарлар берничек тә элита
була алмый. Анда элита төркемнәре фәкать тик чыңгызыйлар белән бәйле төркемнәр
арасыннан гына чыгарга мөмкин. Болгарлар алар, күп дигәндә, сәүдәгәр яки сугышта
катнашучы рядовой сугышчылар була алган. Төп хәрби төркемнәр һәрберсе кабиләләр
белән бәйле. Туктамыш ханның, әйтик, үзенең дүрт кабиләсе булган икән, шул
125
шәхесләр соңыннан карачы бәкләр булып торганнар да. Башкалар юк анда. Йә ясак
түләүче, йә сәүдәгәр буларак акча эшләп йөрүчеләр генә. Ә хакимлек итүче элита ул
– бөтенләй башка төркемнәр. Шуңа күрә болгарлардан хан ясау тарихи дөреслеккә
туры килми. Карабәкнең нәселе калган, чөнки аның бабасы – Бачман солтан. Алар
югары дәрәҗәдәге кешеләр булган. Әмма барыбер статус ягыннан бер баскычка түбән
торганнар. Бачман солтан бит ул – мөстәкыйль хөкемдар. Аның туганнары арасыннан
кемдер хан да булган. Әмма монголлар кул астына эләккәч, бер кабилә бәкләре буларак
кына калганнар.
Вахит Имамов:
– «Карабәк» романы – яшерелгән тарихны кайтаруда бер адым. 1236 елдан – Бату
хан яулап үткәннән соң – 1438 елга – Казан ханлыгы оешкан елга чаклы тарихыбыз
һаман караңгылыкта калдырылды, әдәбиятта, хәтта тарих фәне китапларында да әлеге
чор бәян ителмәде. Элеккеге болгар халкы кая киткән, борынгы Болгар җирендә татар
халкы ничек тамыр җәйгән? – әлеге теманы еллар буе урап үтүне кулай санадылар.
Шуңадырмы, әдәбиятта һәм халык иҗатында Туктамыш ханны – булдыксыз һәм
кансыз, ә Идегәй морзаны милли байрак рәвешендә күтәрү кебек хилафлык тамыр
җәйде. Инде романның төп герое Карабәккә тукталабыз икән, ул, гомумән дә, бүгенге
буын өчен дөм-караңгы шәхес.
Романда әйтелгәнчә, Карабәк – ул 1361 һәм 1367 елларда ике мәртәбә Алтын
Урда дәүләтенең тәхетенә утыруга ирешкән Габдулла хан. Ә 1360-1380 елларның
Урда тәхетендә 25 хан алышкан иң болганчык, иң аяныч вакыт булганлыгын тарих
белән кызыксынучылар аз булса да ишетеп белә. Әлеге мәхшәр 1380 елда тәхеткә
Туктамыш хан менгәч кенә туктала. Зиһенле һәр хакимгә туздырылып-таланып
беткән өлкәләрне кабат аякка бастыру да, шул ук вакытта тәхеткә дәгъва итеп,
аңа куркыныч тудырырдай аксөякне үз ягына аудара белү дә кирәк. Нәкъ менә
шул максаттан, Туктамыш 15 ел чамасы элегрәк хан дәрәҗәсен йөрткән Габдулла-
Карабәкне үз янына чакыртып ала һәм, үзе теләгәнчә халык, байлык туплап, аңа
борынгы Болгар ханлыгы җирләренә әмир сыйфатында юнәлергә әмер бирә. 70-
80ләп данәдә табылган шәҗәрәдә бәян ителгәнчә, Карабәк-Габдулла үзенең кул
астына әүвәл Кырымдагы Гәрәй кабиләсенең зур өлешен, аннары Кавказ итәгендә,
Идел тамагында, Җаек һәм Сакмар буйларында яшәгән татарларны җыеп ала һәм
17 мең олау (!) күләмендә Болгар олысына килеп урнаша. Ул чорларда мөселман
гаиләләрендә балаларның бик күп булуын истә тотып, тарихчылар бер олау яки бер
тирмәне 20 кешедән исәпли. Ләкин күчмәннәрнең ерак юл узуын, үзләре белән яңа
җирдә кирәк булачак сугыш, тормыш-көнкүреш, төзелеш коралларын, вак-төяк мал-
туарны, карт-коры, бала-чаганы да «төяп» баруын күз алдында тоткан очракта да
бу кадәр халыкның 150-200 меңнән дә ким булмавы ачык. Бүген Актаныш, Сарман,
Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә, күршеләрдәге Краснокама, Илеш, хәтта ерак Урал
итәгендә, Нократ буйларында яшәгән Гәрәй кабиләсе варислары – әнә шул 1380
елларда ук безнең җиргә килеп төпләнгән күчмәннәр дәвамы ул.
Инде әйттем, бүгенге буында искиткеч тә хилаф риваятьләр яши. Әнә, Алтынбәк
белән Галимбәкне Болгар дәүләтендә Бату явы килү алдыннан яшәгән соңгы Габдулла
ханның балалары итеп тә күрсәтәләр. Хәтта Биектау районындагы Иске Казан
кирмәнен дә шул чордагы Габдулла хан юллаган угыллары нигезләгән, имеш. Бу
әкияткә әле тагын кирмән нигезе астына кеше урынына эт суеп салу, моны ачыклагач,
Габдулла ханның «эт суеп салгач, ошбу кала этләр кулына калачак икән», дигән хорафат
аша кул селтәгәнен дә мисалга китерәләр. Шушы ялган еллар буе яши, яңадан-яңа
буыннарга күчә. Ә югыйсә чишелеш гап-гади: ул риваять вә ул хорафат фәкать Казан
каласы рус патшасы тарафыннан яулап алынгач, ягъни 1552 елдан соң гына, анда да
үз-үзебезне юату максатыннан уйлап табылган бит!
Асылда башкача. 1395 елда Кавказдагы Терек елгасы буенда Алтын Урда
гаскәрен икенче мәртәбә тар-мар иткәч, Аксак Тимер Идел буендагы Хаҗитархан,
Үкәк, Кырымдагы Садак калаларын яндырып юк итә һәм, Туктамыш ханны
эзәрлекләп, Болгар олысына да килеп җитә. Болгар олысының соңгы әмире
Карабәк-Габдулла хан үзенең уллары Алтынбәк белән Галимбәкне Казан тарафына
ХАК ТАРИХНЫ КАЙТАРУ ЮЛЫНДА
126
юлларга мәҗбүр була. Берничә мең җайдак биреп, Туктамышны урыс җиренә
җибәреп яшерә, үзе исә соңгы төмәннәре белән Аксак Тимер гаскәрен каршылый.
Әмма яуда янә тар-мар ителеп, унике яраны белән бергә Аксак Тимер кулына эләгә,
ә баскын әмир аларның башларын чаптырып үтертә. (Карабәк качырган улларының
берсе – Галимбәк соңрак Казан каласының әмиренә әверелә, анысын 1438 елда
Олуг Мөхәммәд хан юк итә.)
Илфак Ибраһимов:
– «Карабәк» романы моңарчы тарихи шәхесләр булып торган ике каһарманны
яңача тасвирлый, яңача бәяли. Без өйрәнгән тарих дәреслекләрендә Куликово кырында
хурлыклы рәвештә җиңелгән Мамай мирза романда чын-чынлап милли каһарман
буларак сурәтләнә, ә дастаннарда дан җырланган Идегәй мирза хыянәтче итеп
күрсәтелә. Гәрчә Р.Фәхреддин дә Идегәйне мөртәт дип атый. Вахит Имамов бу яңа
бәяләмәсе белән тарихи әдәбиятка, чыннан да, яңалык алып килә бит. Тарихчылар
әлеге яңалыкны кабул итәме? Әйдәгез, әүвәл әдипнең дәлилләрен тыңлыйк та аннан
үз фикерләребезне җиткерербез.
Вахит Имамов:
– Шушы чорның канлы тарихын күздән кичергәндә, Мамай яки Идегәй
морзаларны да урап үтеп булмый. Мамай – 1367 елда Карабәк-Габдулланы
тәхеттән куып төшергән, ә 1380 елда инде Туктамыш ханның Сәйран каласыннан
килеп утыруына да каршы чыккан аксөяк. 15 ел чамасы Сарай белән тәхет
тирәсен бертуктаусыз бутап яшәсә дә, Мамай морза – чит илләрдән дошман
чакырып китергән һәм Урданың бөтенлегенә зыян-зәүрәт салган сатлык түгел.
Ул пырдымсыз һәм гаярь, үзе туктаусыз алыштыра торган ханнарны үз кубызына
биетергә, хәтта Сарайга агылучы ясакның бер өлешен талап баруга да күнеккән.
Мәскәү каласында утырган яшь Дмитрий кенәз хан казнасына тиешле ясакның
бер өлешен китермәгәч, өстәвенә Тверь белән Суздаль кенәзләре дә Мәскәүдәге
Дмитрийны чакырып торгач, Мамай морза аны акылга утыртырга карар кыла
һәм аның өстенә юнәлә. Тарихка Куликово сугышы буларак кергән яу 1380 елның
сентябрь аенда булып уза. Рус тарихчылары аны, күкләргә чөеп, «Алтын Урда
игосын алып ташлау», дип лаф орса да, ул дәүләткүләм игътибарга алырдай яки
рус иленең язмышын хәл итәрдәй җитди яу да түгел. Инде гел, бәлки, булгандыр
да, дигән күзлектән караганда да, анда берничә рус кенәзе генә берләштерелгән
гаскәр җыюга ирешкән, шул ук вакытта Суздальдагы Константин белән Тверьдагы
Михаил Мәскәү кенәзе Дмитрийны яклаудан баш тарткан һәм Мамай морза белән
кушылырга вәгъдә биргән. Мамай морза алып килгән төмәннәр дә һичничек тә
Алтын Урда гаскәре булып исәпләнә алмый. Алар – Урданың фәкать бер өлеше,
Кырым ярымутравыннан килгән сыңар олыс гаскәре генә. ХIХ гасырда гына
Донской кушаматы тагып күккә чөелгән Дмитрий кенәз анда һичбер төрле җиңүгә
ирешмәгән. Үзенең кенәз киемнәрен һәм әләмен яллы бояр Бренкка биреп,
Дмитрий хәтта яу кырыннан качкан, аны соңыннан, кич белән, урман эчендәге
агач төбеннән эзләп тапканнар. Мамай морза исә алдан ук вәгъдәләшкән Литва
кенәзе Ягайло белән Тверь кенәзе Михаилның ант бозуын һәм килмәячәген,
ә Дмитрийның исә качуын аңлагач, сугышчыларын әрәм итмәү максатыннан,
төмәннәрен алып, яу ахырын да көтмичә кайтып киткән. Дмитрий кенәзнең
нинди дәрәҗәдәге сәргаскәр булуына тагын бер өстәмә: Алтын Урда хакиме
Туктамыш хан 1382 елда нибары дүрт төмән гаскәр белән якыная башлауга ук,
«данлыклы» Дмитрий кенәз, Мәскәү каласын һәм андагы көмәнле хатынын
ташлап, Костромага качкан. Урда яугирләре биш көн буена Мәскәү урамнарында
тантана иткән... Аңлашыладыр: рус тарихчылары тәкрарлаган уйдырма белән
асыл вакыйгалар – җир белән күк арасы...
Идегәй морза тарихына килеп төртелсәк тә, шулай. Әллә үз кавеме – мангыт
шагыйрьләре, әллә Алтын Урда дәүләтенең бөеклеген инкяр иткән төркемнең
максаты нигезендә туган дастан буенча, Идегәй морза бүгенге көнгә чаклы халык
хәтерендә уңай герой саналып йөри. Ә югыйсә ләгънәт белән телгә алудан башкага
127
лаек булмас, татар тарихында кабахәт Шаһгалидән дә яманрак сатлыкҗан ул.
Татар халкының асыл тарихы тартып алынган һәм кырык йозаклы мәгарәләр
эченә кертеп яшерелгән. Шуңа күрә Аксак Тимер яуларын да тирән белмибез бит.
Идегәйнең әтисе Балтыкчы үзенә буйсынучы мангыт кабиләсеннән гаскәр бирүдән
баш тарткан өчен, Туктамыш хан әлеге бинең башын чабып өзә. Рәнҗетелгән
Идегәй Аксак Тимер канаты астына качып китә дә, Сәмәрканд әмирен Алтын Урда
дәүләте өстенә алып килә. 1391 елда Болгар олысындагы Кондырча, 1395 елда
Кавказдагы Терек елгасы буенда ике зур яу була (аларны ике яктан да 95шәр мең
сугышчы бәрелешкән Бородино явы белән янәшә куймалы да түгел). Ике яуның да
һәркайсында ике яктан да 200әр мең җайдак катнаша, һәр яуда ике яктан да 100әр
мең ир-егет һәлак була. Ягъни, шушы ике бәрелештә генә дә мөселман дөньясы
400 мең ирен югалта! (Бородино сугышында французлар – 35, руслар ягыннан 55
мең кеше һәлак була.) Әле аннан соң да яулар дәвам итә, Болгар олысында узган
бәрелешләр һәм Карабәк-Габдулланың һәлакәте турында алда әйтеп үттем. Тагын
да өстәсәм, Аксак Тимернең фәкать берүзе өчен Болгар җиреннән биш мең яшь
егет белән кызны әсирлеккә алып китәләр. Димәк, Аксак Тимер яулары вакытында
мөселман дөньясы ким дигәндә ярты миллион улын югалткан. (Әле 1402 елда
Аксак Тимер белән төрек солтаны Баязит Елдырым белән буласы яу да бар, анда
да йөз меңләгән корбан.) Аксак Тимер сәрбазлары Алтын Урда җиреннән яртышар
миллион санынча ат, сыер-үгез һәм сарык алып киткән. Тол калган хатыннарны,
ятим сабыйларны санап бетергесез. Бу афәтнең чишмә башында сатлык Идегәй
морза тора. Ни галәмәт, кайсыдыр мөтәгалим тәкъдиме буенча, шушы сатлыкҗан
морзаны Болгар җирендә кичә генә калыккан аллеядагы ханнар арасына да илтеп
бастырганнар. Минем «Карабәк» соңгарак калгандыр инде, ләкин мәшһүр Риза
Фәхреддин әсәрләрен дә укып карамаганнар. Ә газиз мөфтиебез бер гасыр элек
үк Идегәй турында «татар дәүләтенә Аксак Тимердән кала икенче булып зыян
китергән явыз мөртәт», дип бәя биргән инде!..
Дамир Исхаков:
– Идегәйне тискәре шәхес буларак тасвирлауга мин каршы. Аны бит сәяси
контексттан чыгып карарга кирәк. Идегәй хәрәкәт иткән вакытта, инде Алтын
Урда таркала башлый һәм анда үзара көрәш башлана. Һәрбер бөек, кулында
көч булган әмир тәхеткә үз ханын утыртырга тырыша. Чөнки шуның тирәсендә
соңыннан туплана һәм шуның тирәсендә яши ул. Ә бит бу вакытта хансыз гына
идарә итү мөмкинлеге әле тумаган була. Соңрак килеп чыга ул, мәсәлән, мангыт
бәкләре Урта Азиядә үзләре дә хан була башлый. Әмма бу вакытта ханны тәхеткә
утыртмыйча идарә итү мөмкинлеге булмый. Таркалып барган дәүләттә үзара
сугышта катнашкан кешеләрне бүгенге күзлектән ничек тискәре шәхес булган
дип әйтәсең?! Алар хакимлек өчен үзара көрәшкән. Билгеле, ул бүгенге күзлектән
начар күренәдер. Ләкин ул вакыт өчен бу – бердәнбер мөмкин булган сәясәт.
Шуңа күрә Идегәй бу вакыйгаларда катнашкан, алай гына да түгел, берникадәр
вакыт дәүләтнең бердәмлеген саклап тотып та тора алган. Аның заманында
бераз бердәм булып торганбыз. Билгеле, андый сугышлар вакытында зыянсыз
булмый. Алар бер-берсен тар-мар иткән. Соңрак булган вакыйгалар күзлегеннән,
ул, бәлки, тискәре күренештер. Ләкин анда бүтән вариант булмаган, шул гына.
Хакимият ихтыяры шулай корылган анда. Бәкләр ханны тәхеткә утырткан һәм
алар шул мөмкинлек өчен көрәшкән. Тарихтагы вакыйгаларга бүгенге күзлектән
бәя бирү ул – бик үк дөрес түгел. Шул вакыттагы сәясәттән чыгып карарга кирәк.
Ул сәясәт ничек корылган, аның механизмнары нинди? Ә без теге чорга үзебезнең
бүгенге бәяне кертәбез.
Идегәйнең Аксак Тимерне алып килүенең бит шулай ук мантыйгы бар. Идегәйнең
бабасының борынгы биләмәләре – Урта Азиягә бик якын җирләр. Ягъни аларның
реаль мөнәсәбәтләре Урта Азиядәге башка биләмәләр белән булган. Шуңа күрә
фикерләре күпмедер вакыт туры килгән. Әгәр, мәсәлән, Идегәй Дон буенда яшәсә,
ул, бәлки, башка сәясәт алып барыр иде. Ә Урта Азия эчендә бүтән таяныч юк бит.
Нинди мөмкинлек бар, шуннан файдаланганнар. Ул, гомумән, феодаль чор өчен
ХАК ТАРИХНЫ КАЙТАРУ ЮЛЫНДА
128
феодалларның үзара сугышлары – гадәти күренеш. Урыслар да үзара шулай ук
сугышкан.
Илдус Заһидуллин:
– Романда сурәтләнгән вакыйгалар дәүләтнең таркалуга йөз тоткан көчсезләнү
вакытын колачлый. Кризиска алып баручы факторлар көчәйгәндә, җәмгыять
тормышында тискәре күренешләр өстенлек ала, әсәрдә дә бу тенденция ачык
чагыла.
Илдәге торгынлык хан сараендагы атмосферага турыдан-туры бәйле була. Бөек
Монгол дәүләтендә дә, аның дәвамчысы Алтын Урдада да тәхеткә утырту турында
махсус канун булмаган. Әйтик, Чыңгыз хан үлгәч, тәхеткә, килешү буенча, аның
өченче улы Үдегәй утыра. Алтын Урда ханнарының гаилә тормышы полигамия,
күп хатынлылыкка нигезләнгән. Бу тәртип ислам динен кабул иткәнче үк күзәтелә.
Нәтиҗәдә, тәхеткә дәгъва кылучылар саны бик күп була.
Алтын Урданы куәтле дәүләт итеп таныткан Үзбәк ханнан (1312-1342) соң озак
та үтми, 1360 елга Җучи ханның улы Бату нәселеннән тәхеткә утыручы варислар
бетә. Сәбәбе – ханнарның тәхеткә көндәшен юк итеп утырулары яки, тәхеткә
ия булгач, ир-туганнарын үтертүе... Бату хан варислары калмагач, Алтын Урда
тәхетенә дәгъва итүчеләрнең географиясе киңәя. Алтын Урда бит ике сәяси һәм
хәрби пландагы өлештән – «канаттан» торган. Ак Урда (уң, Көнбатыш «канат»)
белән Бату идарә итә, Күк Урда (сул, Көнчыгыш «канат») белән идарә итүне ул
үзенә буйсынган абыйсы Урда Иҗәнгә тапшыра. 1460 елдан соң бушап калган
тәхет өчен көрәшкә Күк Урдадан нәсел варислары кушыла, аларга Ак Урдадагы
җирле элита вәкилләре белән, монда калыплашкан иҗтимагый тәртипләр белән
исәпләшергә, яраклашырга да кирәк була. Икенче төрле әйткәндә, сәяси тормышта
кланнар мөһим роль уйный башлый. Нәтиҗәдә, шушы егерме елдан артык дәвам
иткән «болганчык» вакыт аралыгында тәхеттә ике дистәдән артык хан утыра. Ил-
дәүләттә сәяси тотрыклылык бетә.
Туктамыш хан, Алтын Урда тәхетендә тулы хокуклы хуҗа буларак, бәкләр бәге
Мамайны җиңеп, дәүләтне берләштерүгә, үзәкләштерүгә ирешә. Аның тышкы сәясәте
дә дәүләт мәнфәгатьләренә буйсындырылган була.
Алтын Урдада күчмәннәр яшәгән олыслар белән турыдан-туры идарә итү һәм
армия белән җитәкчелек бәкләр бәге кулында булган. Бу җаваплы кәнәфине көчле һәм
талантлы шәхесләр биләгән. Дәүләт башлыгы итеп фәкать Җучи нәселе вәкилен генә
тану тәртибе бәкләр бәкләрен хан итеп үзләренә буйсынган шәхесләрне билгеләүгә
этәргән. Мондый гамәлләрне башка олыс җитәкчеләре танырга теләмәгән. Мамай,
Идегәй кебек бәкләр бәкләре ил өстеннән хакимлек урнаштырырга теләсәләр,
икенчеләре үз олысларында хуҗа булуны алга сөргән.
Роман якын киләчәктә аерым китап булып басылып чыгар дип көтәбез. Шушы
уңайдан кереш рәвешендә авторның яки берәр тарихчының Алтын Урда хакимияте
антропологиясе турындагы зур булмаган язмасы урнаштырылса, яхшы булыр иде. Бу
язма әсәрдә сурәтләгән вакыйгаларның мәгънәсен тирәнрәк аңларга ярдәм итәр дип
уйлыйм. Мондый язма романда җитенкерәмәгән тарихи даталар мәсьәләсен дә хәл
итә алыр иде кебек.
Мамай мирза – законсыз рәвештә хакимиятне үзләштергән бәкләр бәге. Идегәй исә,
Аксак Тимерне чакырып, дәүләтне харап иткән шәхес. Аның кабат илне берләштерү
омтылышы Алтын Урданың элекке гайрәтен кире кайтара алмау мәгълүм булган
шартларда, таркалу алдыннан бер көчәнү кебек кабул ителә. Әлбәттә, әлеге тарихи
шәхесләргә, аларның гамәлләренә бәя бирү катлаулы, ул бәяләр һич кенә дә бертөрле
була алмый.
Фаяз Хуҗин:
– Бу очракта мин күбрәк «Карабәк» авторы яклы. Соңгы елларда Идегәйне бик нык
күтәрдек. Чынлап торып карасаң, аларның бөтенесе бер иш инде – тәхеткә утырып, үз
мәнфәгатьләрен кайгыртучылар. Әлбәттә, тәхеткә утыргач, илең турында да уйларга
мәҗбүрсең. Патшаларны идеаллаштыру ягында түгел мин. Әкиятләрдә генә була
андый патшалар.
129
Җәмил Мөхәммәтшин:
– Игътибар итик: Куликово кырында җиңүче дә, җиңелүче дә булмый. Русьның
мөстәкыйльлек алуына әле йөз ел бар. Мамай, Кырым олысы гаскәрен җитәкләп,
руслар белән көрәшә. Безгә ошыймы, ошамыймы, ул вакытта татар гаскәрен оештырып,
әйдәп баручы бүтән хан да, әмир дә булмый. Мамай – урысларның риваятьләренә,
мәкаль-әйтемнәренә кергән шәхес. Аннан соң ул – Бирдебәк хан кияве. Шул елларда
икенче Бирдебәк тарафыннан акча да сугыла. Тарихта бу фактка аңлатма юк. Биредә
дә ханнарны алыштырып торган Мамайның кулы уйнамады микән?! Шуның өчен дә
романда аңа зур урын бирелгән.
Идегәйгә килсәк, татарны Идегәй әмир шәхесе түгел, ә «Идегәй» дастаны күбрәк
кызыксындырды. Дастанны тарихи чыганак буларак өйрәнү, андагы шәхесләрне
чынбарлыкка туры киләме, дип тикшерү юк дәрәҗәсендә. Бәлки, киләчәктә дастан
герое белән чын Идегәй арасында аерма зур икәне ачыкланыр.
Бу олы шәхесләрнең тарихи роле турында сүз барганда, ХIV йөзгә хас чынбарлыкны
истә тотарга кирәк – халыкны үз артыңнан ияртү, таркалып барган дәүләтне
берләштерү өчен, Чыңгыз нәселеннән булу шарт. Мамай, Идегәй булдыра алмаган
эшне Туктамыш хан башкарды. Уралдан башлап Днестрга кадәр булган бөтен татар
җирләре унбиш елга булса да бер хан кулы астында берләште.
Илфак Ибраһимов:
– «Карабәк» романында үзебезнең Идел-Чулман төбәгендә яшәүчеләрнең тормышы
шактый тыгыз яктыртылган. Биредәге таулар, елгалар, кала-салаларның атамалары
да, каһарманнарның шәҗәрәләренә кадәр «ачып бирү» дә бар. Болар, әлбәттә, әдипнең
җитди эзләнүләре нәтиҗәсе бит. Монда гөманлау, фаразлау гына була алмыйдыр.
Фаяз Хуҗин:
– Вахит Имамов – үзе яза торган чорның тарихын тирәннән өйрәнгән әдип. Мин
моны аның әсәрләрен даими укып баручы кеше буларак ышанып әйтәм. Әдәби әсәр
язу – фәнни хезмәт язу түгел, әлбәттә. Әмма барыбер тарихи романдагы вакыйгалар
һәм аларны тудыручы шәхесләр күпсанлы һәм төрле характердагы чыганакларда,
шул исәптән архив документларында сакланып калган фактларга нигезләнеп
тасвирланган бит. Кызганыч, барлык фактлар да елъязмаларга теркәлеп калмаган,
бу очракта инде аларны аңлатканда, фаразлау ысулын да кулланмыйча булмый.
Аңлашыла ки, язучылар әлеге ысулны тарихчы-галимнәргә караганда күбрәк
файдалана.
Җәмил Мөхәммәтшин:
– Идел-Урал җирләре – борынгы болгарлар яшәгән төбәк. Тарихта билгеле булган
болгар исеме астында берләшеп, дистәләгән кавем-кабиләләр яшәгән. Аларның үз
телләре яисә гомумтөрки телнең аерым диалектлары булуы билгеле. Мәсәлән, Мәхмүд
Кашгарый сувар кешеләре телен искә ала. Романда барган вакыйгаларга, ягъни ХIV йөз
ахырына кадәр болгарлар теленә карахани татарлары, кыпчак телләренең тәэсире зур
була, һәм бер татар теле формалаша. Бу процесс болгар кабер ташларында чагылыш
таба. ХIV йөзнең беренче яртысында ташъязмаларда тел аерымлыгы – «р», «җ» (җүр)
һәм «з», «й» (йөз) – ярылып ятса, ХIV йөзнең икенче яртысында «з», «й» (йөз) теле
генә кала. Ләкин «җ»ләштерү татар телендә сакланган. Романда сәед Низами картның
«җ»ләштереп сөйләшүен, мишәрләргә хас «канә» сүзләрен куллануны авторның
уңышлы бер алымы дип санарга кирәк.
Романдагы вакыйгалар ХIV йөзнең ахырына караганга, исемнәрдә һәм атамаларда
ташлардагы болгар исемнәре чагылмый. ХIII-ХIV йөз ташларында төрки-татар
исемнәре Болгар олысының көньяк (Тат. Калмаюр, Ульян өлкәсе) һәм көнчыгыш
(Азнакай) өлешендә киң таралган була. Кала, тау, елга атамаларына килгәндә, татар
чыганаклары юк диярлек. Кабер ташларында Болгар, Сувар, Биләр, Чирмешән
исемнәрен атап китәргә була. ХVII-XVIII гасырлардагы рус чыганакларына таянып,
без ХIII-ХIV йөзләрдә дә алар шундый ук исемдә булган, дип кабул итәбез. Чыннан
да, бүгенге авыл атамаларының күбесе шул чорда яшәгән яисә авылга нигез салган
кеше исеме белән бәйләнгән.
ХАК ТАРИХНЫ КАЙТАРУ ЮЛЫНДА
5. «К. У.» № 10
130
Илфак Ибраһимов:
– Әйдәгез, романның әдәбилегенә дә тукталыйк әле. Миңа калса, Вахит Имамов
фольклорчы буларак та ачыла кебек. Халыкчан тел, мәкаль-әйтемнәр, риваятьләр
күп кулланыла. Романдагы вакыйгалар тыгызлыгы берничә романга җитәрлек
түгелме?
Илдус Заһидуллин:
– Романда автор Алтын Урда дәүләте күләмендәге вакыйгаларны «өченче зат»
исеменнән тасвирласа, Болгар олысы турында Карабәк исеменнән дә сөйли. Романда
Карабәк дәүләтнең бердәмлеге, көчәюе өчен көрәшүче каһарман буларак тасвирлана.
Карабәк – татар историографиясендә билгеле тарихи шәхес. Ягъни роман татар
чыганаклары нигезендә язылган. Бигрәк тә Марсель абый Әхмәтҗанов тырышлыгы
белән, Карабәк һәм аның дәвамчыларының шәҗәрәләре күпләп фәнни әйләнешкә
кертелде. Авторның Болгар олысы шәхесләренә бәйле сюжеты шушы мәгълүматларга
нигезләнгән.
Фаяз Хуҗин:
– Романның сәнгатьчә эшләнеше тел-теш тидерерлек түгел, дип саныйм мин. Әйе,
халык мәкальләре, әйтемнәр, риваять-легендалар да күп һәм бик урынлы кулланылган
биредә. Әмма «мәгарәдәй сузылган тынлык», «келәм кебек йомшак, нәфис су һәм аның
хәтфә суыклыгы», «чыбыркысын шартлатып, малларын кузгаткан көтүченеке төсле
яңа фәрман», «түшенә салган чәч толымнарының кар астыннан типкән чишмәләрдәй
уянып сулкылдавы» кебек чагыштыруларны уңышлы дип әйтмәс идем. Тагын бер
нәрсә. Вахит Имамов яшь кызлар турында сүз кузгатуга, аларның бөтен матурлыгын,
нәфислеген укучыда эротик хисләр уятырлык дәрәҗәдә җентекләп тасвирларга ярата.
Кайчакта хәтта, артык мавыгып, әйтеләсе төп фикерен дә онытып җибәрә. Начар,
димим, әлбәттә, ә менә кайсы яшьтән башлап укырга рөхсәт итәрләр икән бу романны?
Болай да тар укучылар даирәсен тагын да тарайтмасмы әлеге эротик күренешләр, дип
кенә шикләнүем.
Җәмил Мөхәммәтшин:
– Тарихи роман ул – әкият түгел. Шул чорның атмосферасын, вазгыятен
чагылдыру өчен, үткән тарихны аңлау сәләте булган автордан зур осталык
таләп ителә. Осталык белән бергә үткән тарихны чагылдыру алымнары,
төрле чаралар белән вакыйгаларны ачып бирү дә сорала. Кайбер вакыйгалар,
исем-атамалар, тарихи урыннар таныш икән, ул укучыда кызыксыну уята.
Романдагы Болгар һәйкәлләре, Ага-Базар, Чатыр тау, Татарстанның елга, авыл
исемнәре – шундыйлардан. Халык хәтерендә сакланган риваятьләр дә шулар
исәбеннән. Күмәк тормышның нәрсә икәнен белмәгән, туган нигезеннән аерылып,
шәһәрләшкән халыкка романны аңлау, вакыйгаларның эзенә төшү өчен, бу бер
нигез булып тора.
Автор туган якның табигатен, елга-күлләрен, дала-тауларын гаҗәеп үз итеп, зур
осталык белән тасвирлый. Дала белән урман очрашкан җиргә Аллаһы Тәгалә байлыкны
мулдан биргән. Чиста сулы елгалары, балыклы күлләре, куе үләнле көтүлекләре һәм
мул уңыш бирүче сөрү җирләре – яшәү өчен бөтен шартлар бар. Бу җирләрне яратмый,
аңа мәдхия җырламый мөмкин түгел.
Туктамыш ханның җиңелүе Алтын Урданың тәмам таркалуына кереш булды.
Шадибәк һәм аннан соңгы ханнар әле утыз еллар дәвамында Урданың төрле
шәһәрләрендә, шул исәптән Болгарда, акча сукса да, Урданың утрак тормышлы
үзәкләре Болгар, Кырым, Сарай, Хәрәзем, Хаҗитархан арасындагы тыгыз
бәйләнешләр өзелә. Һәр өлкә үзен мөстәкыйль итеп тоя башлый һәм, күп тә үтми,
яңа дәүләтләр – Казан, Әстерхан, Кырым ханлыклары, Нугай урдасы барлыкка
килә. Бу – гаҗәеп катлаулы һәм тулысынча өйрәнелмәгән вакыйга. Мин романның
дәвамында татарның яңа мәркәзе Казанның үсеп китүен, аның татарларның
башкаласына әйләнүен чагылдырыр идем. Ә атаклы шәхесләрдән романнар
язылырга лаеклы, Казан, Мәскәү, Кырым тарихына да ят булмаган Нурсолтанны
атар идем.
131
Камил Кәримов:
– Тарихи әсәрләр – бүгенге татар әдәбиятының алтын
фонды. Алтын искерми – бәясе генә арта, язучы картаймый –
тәҗрибәсе генә арта.
Вахит Имамовның яңа романы конкрет адреслы. «Ерак
бабам бөек Карабәк рухына багышлыйм», дигән эпиграфтан
соң, ирексездән, Габдулла ханның холкында, кылган
гамәлләрендә, сөйләмендә роман авторының үз чалымнарын
эзли башлыйсың. Бихисап авылларның һәм географик
атамаларның морзалар, бәкләр, яугирләр исеме белән тарихка
кереп калуы Идел-Чулман-Агыйдел буйларындагы халыкның
Карабәк кавеменнән яралганлыгына ышандыра башлый.
Димәк, Актаныш төбәге әле бүген дә бу шәҗәрәнең дәвамы дигән сүз. Автор,
вакыйгаларны эзлекле рәвештә һәм шагыйранә сурәтләп, үз максатына ирешә дә.
Ә без, Казаннан кырык чакрымда бүленеп калган, чукындырылып бетмәгән сала
сабыйларына, ханнар төбәгенә карап, тел шартлатырга гына кала.
Туктамыш белән Карабәк Аксак Тимергә каршы тора алмыйлар һәм... биш мең
сылуны кол итеп биреп җибәрәләр...
Быел җәй, «ТЮРКСОЙ» чакыруы буенча, төрки илләрнең Казакъстанда үткәрелгән
китап күргәзмәсендә катнаштым. Төркестан, Чемкент (Шымкент) калаларында
сәяхәттә йөргәндә, шунысына да игътибар иттем: чүлдән җәннәт бакчасына әверелгән
бу төбәкләрдә ханәкәдәй сылулар бихисап иде. Һәм алар, казакъча, русча, үзбәкчә
сөйләшсә дә – барысы да Актаныш кызларына охшаган кебек иде.
Башка романнарыннан аермалы буларак, «Карабәк»нең күләме зур түгел. Беләбез,
дөнья тарихы – ул яулап алулар тарихыннан гыйбарәт. Ләкин автор бу юлысы сугыш-
орышларны кыска тота: аның чапкыннары бүгенге поездлар ике-өч тәүлек үтәрдәй
Хива-Үргәнеч-Кырым-Болгар арасына «эһ!» дигәнче барып килә; унике яшьлек
кызларның ханнар куенына керүләре дә «чия төшен» «пәп итү» кебек кенә бик тиз
сурәтләнә; туры сөйләмнәр, озын-озак вәгазьләрдән арынып, мәкаль һәм афоризмнар
белән алышына... Нәтиҗәдә, болар барысы да әсәрнең сәнгатьчә кыскалыгына китерә.
Кыскалыкта – осталык, дияр укучы!..
Рамил Ханнанов:
– Мин әсәрне ике катламнан тора, дип саныйм: укучыны тарих
белән мәҗбүри рәвештә таныштыру, ягъни фәнни-мәгълүмати
катлам һәм әдәби-нәфис, укучы җиңел кабул итә торган, шул ук
вакытта бераз әкияти-фантастик катлам. Беренчесе кабул итү
өчен бик катлаулы. Даталар, вакыйгалар хроникасы, исемнәр,
тарихи фактлар артыгы белән мул бирелгән. Романның бишенче
бүлегеннән генә әсәргә керә башлыйсың. Тәүге бүлекләрдә абзац
саен дистәләгән кешене башын чабып, чәнчеп, кадап, агулап
һ.б. үлем төрләре белән бакыйлыкка озату «матур әдәбият»
төшенчәсенә хилафлык китерә, ата-бабаларыбызны вәхшиләр,
ерткычлар дәрәҗәсендә ямьсезли.
Икенче катлам исә бик җиңел укыла. Хисси бер ләззәт белән шул ханнарга,
бәкләргә «ияреп йөрисең», далалар буйлап Болгар дәүләтен төзешергә «барасың»,
сугышларында, кылыч тотып, яугирләрчә «орышасың», дәүләткүләм мәсьәләләр хәл
кылынганда, үзеңчә «киңәш бирәсең». Укырга рәхәт, күңелне ризалык хисе били. Бу
инде әсәрнең әдәби кыйммәте турында сөйли.
Укучы буларак, сагайткан берничә урынга тукталасым килә. Без укып үскән
Нурихан Фәттах, Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләреннән аермалы буларак, «Карабәк»
романының теле заманча. Геройлар миңа үзебезчәрәк сөйләшә кебек тоелды. Әсәрнең,
тарихи роман буларак, лексикасы эшләнеп бетмәгән, дияр идем.
Ундүртенче бүлек шулай ук күңелдә ризасызлык уята. Карабәкнең (хан бит!)
берничә малай-шалай белән зур юлга чыгуы, Актаныш якларындагы барлык
ХАК ТАРИХНЫ КАЙТАРУ ЮЛЫНДА
5*
132
авылларның бүгенге атамаларын санап соклануы, бер авылга килеп керүгә,
очраган татар (ул заманда татар булдык микән әле без?!) кызы, печән чабулары,
кибәннән егылып төшүләре, бернинди сакчыларсыз кырда йоклап ятуы, очраган
бер кызга өйләнеп йөрүләре, Карабәк белән янәшәсендәгеләрнең сөйләшү стиле
мине, гомумән, ышандырмады. Бу бүлек романны тарката, камиллегенә зур зыян
китерә, дип саныйм. Китап итеп чыгарганда, аны йә төшереп калдырырга, йә
үзгәртергә кирәк.
Илфак Ибраһимов:
– «Алтын Урда» дәүләте... Бу темага күпләр алынып карады: Александр Сегеньның
«Тамерлан»ы, Анатолий Егинның «Үзбәк хан» романнары. Евразия киңлекләрендәге
дәүләттә безнең борынгы бабаларыбыз көн иткән. Хәзерге Европа киңлегендә,
Рәсәй дәүләтендә дә безнең кардәшләребез яши. Бу халыкларның язмышын ни көтә?
Халыкларны берләштерү зарурмы бүген?
Илдус Заһидуллин:
– Киләчәктә дөнья картасында зур төркем кешеләр ресурсларына ия булган
дәүләтләр һәм дәүләт берләшмәләре генә калачак, дигән теория бар. Бу исемлеккә,
беренче чиратта, Кытай һәм Һиндстанны кертәләр. Безнең илебез дә, Россия
империясе һәм СССР мирасын файдаланып, элекке союздаш республикалар, бүген
мөстәкыйль дәүләтләр булган төрки мәмләкәтләр белән икътисади элемтәләрен
ныгыта. Киләчәктә бу өлкәдәге хезмәттәшлектә төрки халыкларның уртак дәүләте
булган Алтын Урда мирасы нинди роль уйнар, моны әйтүе кыен. Чөнки бүген Русия
белән мондый хезмәттәшлек мәдәни һәм цивилизацион яктан тәңгәл килми, бер үк
вакытта төрки халыклар үзара багланышларын көчәйтергә тиеш, дигән фикерләр
дә ишетелә.
Фаяз Хуҗин:
– Алтын Урда күпмилләтле дәүләт булган, яшәү гомеренең озынлыгы 200 елдан
артык. Шул вакыт эчендә яңа халыклар формалашкан (мәсәлән, нугайлар, кырым
татарлары), булганнары исә юкка чыкмаган, исемнәрен алыштырып булса да
яшәүләрен дәвам иткән (кыпчаклар, болгар-татарлар). Алтын Урда цивилизациясе
– борынгы тарихыбызның олы бер чоры. Ул тарихны әле тагын да тирәнрәк итеп
өйрәнәсе бар. Әмма шул чор белән артык мавыкмыйча гына. Халкыбызның тарихы
күптамырлы – шуны онытмаска кирәк. Милләтебезнең киләчәген булдыруда тарихи
хәтер зур урын алып тора. Вахит Имамов, үзенең элгәреге һәм бүгенге каләмдәшләре
кебек, шул хәтерне саклауга зур өлеш кертә.
Җәмил Мөхәммәтшин:
– Бер дәүләт тә, кешеләр кебек үк, мәңгелек түгел – туалар, үсәләр һәм дә
бакыйлыкка күчәләр – Алтын Урда, Советлар Союзы. Русиянең дә таркалуын көтеп
ятучылар аз түгел. Евразия киңлегендә, Кырымда, Себердә булсын, Идел буйларында
татарлар үз җирләрендә яши. Бу җирләрдә алар килмешәк түгел. Һәр урында
татар мохитен саклау мөмкин дә түгелдер. Дәүләт тарафыннан татар кешесенә үз
җирлегендә туган телен, динен, гореф-гадәтләрен саклау өчен шартлар тудырылса,
халыкның киләчәге өметле. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Бу мәсьәләдә татарларны
берләштерәбез, дип ашыгырга да ярамый. Мамай, Туктамыш, Идегәй язмышларын
истә тотыйк.
Илфак Ибраһимов:
– Тарих – кизәк, кагылдисәң, исе чыга, – дип язган иде бер шагыйребез. Тупасрак,
әлбәттә. Безгә үткәннәрдә «чокынмаска» тәкъдим итүчеләр дә бар. Әмма үткән
белән киләчәк арасында «бүген» бар. Бүген – ул хәтер. Халык хәтере... Тарихи хәтер...
Хәтерен җуйганнарны «манкорт», диләрме?
Җәмил Мөхәммәтшин:
– Үз тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юк. Бер-бер хәл чыкмагае, дип тарих
битләрен актарудан туктарга ярамый. Яңадан-яңа чыганаклар ачыла, археологлар
133
тарафыннан яңа әйберләр казып чыгарыла. Шулар арасыннан берсен генә әйтеп узыйм.
Апас районы Каратун авылында Көнчыгыш Ауропада иң зурларыннан булган, 25 мең
көмеш акчадан торган, 32 килограммлы хәзинә табыла. Ул – Туктамыш хан казнасы.
Тимур Болгарны алгач, Туктамыш ханга куркыныч яный һәм ул, казнасын ташлап,
Идел аша чыгып, Себер ягына китәргә мәҗбүр була. Шуңа өстәп үтим, Тәтеш янында
ХIХ йөздә һәм 1950 елларда шул ук чорга караган 10-15 мең акчадан торган өч хәзинә
табыла. Димәк, тарихи риваятьләрдә һәм романда сурәтләнгән вакыйгаларның төпле
нигезе бар.
Дамир Исхаков:
– Төрле сөйләшүләр булды. Бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, минемчә.
Телисезме-юкмы, Алтын Урда ул – татарның төп дәүләте. Хәзер аның мирасына
дәгъва итүчеләр күбәя бара. Сез, бәлки, игътибар итмисездер. Безгә иң куәтле
көндәш Казакъстан булачак. Казакъларның нигезләре – фәкать казакълар
составына кергән Нугай Урдасының бер өлешендәге халкы һәм, тарихи
сәбәпләр аркасында, аларның биләмәсе составына кереп киткән Алтын Урданың
калдыклары.
Монда чыгыш ясаучыларның сүзләреннән дә күренә, Болгарга ябышып яту
һәм Кырым татарлары баштан ук аерым халык булып формалашкан икән, дигән
сүзләр – болар барысы да ялгыш фикерләр. Андый юл белән без бердәм уртак
татар дөньясын булдыра алмыйбыз. Ә чынлыкта бердәм уртак татар дөньясы
бар. Шуңа күрә сөйләшүләр алып барганда, үзебезнең милли, героик шәхесләрне
дөрес күрсәтергә кирәк. Шул исәптән, милли мәнфәгатьләрне истә тоту шарт.
Бездә төрле шәхесләргә карата тискәре карашлар булырга мөмкин. Мәсәлән, Казан
ханлыгына килеп, аны җимереп киткән шәхес, дип, Шаһгали турында тискәре
караш әйтелә. Әмма берәү дә Шаһгалинең Олы Урданың ханы булуын уйламый.
Ул бит чынлыкта, шул Олы Урда юкка чыгар алдыннан, йортсыз калган һәм Казан
аркылы булса да Олы Урданың нәселен торгыза алырмын, дип өмет иткән. Шуңа
күрә ул монда русларга ышанып килгән бит, миңа Казан ханлыгын алып бирерләр,
дип уйлаган. Бу, билгеле, наив караш. Шаһгали турында Катанов тарафыннан
тәрҗемә итеп бастырылган мәкалә бар. Төп нөсхәсе сакланмаган, рус телендә
ул. Шаһгали, үләр алдыннан, елап утыра һәм: «Балаларыма калдырырга йортым
юк, русларга юкка ышанганмын икән», – дип әйтә. Шундый трагик шәхесләр
булуын онытмыйк. Әлеге мәсьәләдә үзебезнең милли мәнфәгатьләрдән чыгып
та эш йөртергә кирәк.
Илфак Ибраһимов:
– Изге урын буш тормас, дигән әйтем ни дәрәҗәдә әдәби иҗатчыларга
кагыладыр, әйтүе кыен. Әмма хак тарихыбызны язарга алынган Ш.Мәрҗанидән
алып, Н.Фәттах, М.Хәбибуллин, Р.Батулланың эшен лаеклы дәвам итүче
Ф.Бәйрәмова, В.Имамов кебек әдипләребезнең менә бүген армый-талмый иҗат
белән шөгыльләнүләренә сокланабыз... Зур рәхмәт аларга һәм, әлбәттә, Вахит
каләмдәшебез, Сиңа!
Алдагы «түгәрәк өстәл»ебез Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт» романы буенча
булыр. Әлбәттә, романның икенче кисәге «Казан утлары»нда басылып чыгуга.