Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧИТТӘ ӨЗГӘЛӘНГӘЧ АҢЛЫЙСЫҢ

Яфрак өздем
Яфрак өздем.
Җил, яңгырдан уңган
Көзге яфрак өздем үрелеп.
Офык сыман
Уттай өрәңгеләр
Бара иде инде сүрелеп.
Үзәннәрдә
Ята иде томан,
Ап-ак кырау сарган үрләрне.
Күзгә күренеп
Сүнеп, уңып бара
Балкып, көлеп торган көз яме.
Тик көзләрдә
Була торган моңсу
Казлар каңгылдавы күкләрдә.
Уйга чумып,
Гомер агышында
Сагышланып калган бер мәлдә.
Яфрак өздем.
Шушы көзләр төсе
Сеңеп калсын, диеп, җанымда.
Күкләр иңләп
Җанны телә-телә,
Киек казлар киткән чагында.

***
Ай калыккан, бозлы тәрәз аша
Күрәм аның кыйгач сүрән төсен.
Тагын күрәм, күрше морҗасыннан
Күккә таба күтәрелә төтен.
Шыгырдата карны киез итек –
Кемдер узып бара, танып булмый.
Боз эретәм, тәрәзәгә өреп,
Зәңгәрсу кич, карларда нур уйный.
Шундый тыныч, аяз, җиңел һава,
Серле бизәк тәрәз өлгеләре.
Йолдызлардан энҗе тама сыман,
Әкияттәге кебек кар көртләре.
Кич салкыны өреп, мин эреткән
Пыялага сыза каурый бизәк.
Агачларны ап-ак бәскә төреп,
Кышкы салкын йөри төнне бизәп.


Балачакны сагынып
Мин каядыр китеп барам сыман
Күз иярмәс гомер юлыннан.
Атлап киткән идем сабый чакта
Бик кыюсыз гына бу юлдан.
Балачагым йөгереп, көлеп калды
Гөлләр үскән матур болында.
Үсмер чагым: кулларымнан тотып:
«Уйна әле, – диде, – шушында».
Ә мин – шаян – бер кайгысыз үсмер
Яшьлегемә таба йөгердем.
Әллә сиздем, әллә сизми калдым –
Япь-яшь егет булып өлгердем.
Шундый җыйнак, көчле һәм яшь,
Хисләр ташый, ярсу йөрәгем.
Ә барыбер кайчак сагышланып,
Балачагым, сине эзләдем.
Алдалады гомер, яшьлегемне
Алып калды юллар чатында.
Үтте гомер, ике җиткән улым –
Яшьлегемдер кебек каршымда.
Күз читемә борчу-мәшәкатьләр
Әкрен генә төште сызылып.
Чигә чәчләремә аклык кунды,
Олыгайдың, диеп, бәс булып.
Кычкырасым килә яшьлегемә:
«Кайтыйк!» – диеп ямьле болынга.
Кайчакларда сыенасым килә
Җаным белән бала чагыма.


Август
Көннәр инде башка,
Төне кара,
Йолдызлары аның яктырак.
Август, август!
Биеклеккә дәштең,
Күк гөмбәзең белән ялтырап.
Йолдызларның
Яктысына карап,
Җаным очты өскә, биеккә.
Илтер сыман
Киек каз юллары
Галәм дигән чиксез киңлеккә.
Мин югалмам,
Йолдыз яктысыннан
Шәм коярмын, сүнми торганын.
Чиксезлектән
Күрермен мин җирнең
Улым, диеп, кулын сузганын.
Яктылыктан
Тизрәк очармын мин,
Җылылыгын саклап җиремнең.
Йолдызларны
Көнләштереп, җирнең
Мин – җырчысы, улы, диярмен.


Кайтып киләм әле
Кайтып киләм әле. Сагындырды.
Тугайларны йөреп чыгармын.
Мәтрүшкәләр инде чәчәктәдер,
Чат тавыннан җиләк җыярмын.
Әйләнермен басу сукмакларын,
Инде арыш башак җыйгандыр.
Юкәләрдән татлы, баллы һава
Урамнарга җәелеп тулгандыр.
Күршеләр һәм авылдашлар белән
Сөйләшермен, кызык аларга.
Сорашырлар: «Кай якларда йөрдең,
Нинди яңалыклар Казанда?»
Инеш аша салган ташлары да
Кадерле бит аның, төшемдә –
Шул ташларны, болын, үрләр күрәм
Ялгыз имән Чат тау өстендә.
Кайтам әле, кайтам, җан җылытып
Болыннарда килә ауныйсым.
Кадерләрен туып үскән җирнең
Читтә өзгәләнгәч аңлыйсың.


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.