Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ЕЛНЫҢ ЯҢА ТАҢЫ АТА...

Уза еллар аккан сулар кебек,
Алдагысы – гүя яңа елга...
Ә елгалар бүген боз астында,
Ташып агар язын Яңа елда.
Яңа елда ак бураннар дулар,
Кар астыннан калкыр умырзая.
Яңа елда җанда сорау туа:
«Үтмәгәнме гомер, – диеп, – зая?»
Язмыш елгасына башын салып,
Ага еллар, ага дәрьяларга.
Яңа елда хыяллана кеше, –
Яши башлар сыман өр-яңадан.
Яңа елда, могҗизалар көтеп,
Оран салам сезгә, карабайлар! –
Яңа елда, бәлки, берәрегез
Милләт зарын илдә бер абайлар...
Яңа елның яңа таңы ата, –
Йоклаганнар кайчан уянырлар?
Кайчан узар салкын урыс кышы?
Милли булыр кайчан милли-онерлар?
Киләсе ел – гүя, өмет тулып,
Ага торган шаулы яңа елга.
Шул елгада коенырга язсын
Һәммәбезгә Яңа килгән елда!