Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уртак хаклык

Разил Вәлиевкә 70 яшь

Бүгенге иҗатчылар арасында әдәбиятның һәр төрен үз иткән бер язучы, шагыйрь,  тәрҗемәче, публицист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе аерым урын алып тора. Ул да булса – Разил Вәлиев. Язучы Разил Вәлиев күпләр өчен, беренче чиратта, шагыйрь буларак кадерле. Балалар күңелен исә ул күбрәк дөнья халыклары әкиятләренең тәрҗемәләре аша яулый. Ә прозаик Р.Вәлиев исә, нишләптер, игътибардан бераз читтәрәк калып килә. Югыйсә аның прозасы үз вакытында һәм соңрак та тәнкыйтьче һәм әдәбият галимнәре тарафыннан югары бәяләнде. Аның иҗаты турында саллы сүзләр әйткән Миркасыйм Госманов, Аяз Гыйләҗев, Әбрар Кәримуллин, Фәрваз Миңнуллин, Дания Заһидуллина һ.б. исемнәрен атап үтү дә ни тора! Шунысы куанычлы: 2013 елда язучының нәкъ менә чәчмә әсәрләрен тикшерүгә багышланган фәнни хезмәт – кандидатлык диссертациясе өлгерде. Аның авторы – Алфира Хәйруллина.

Бүгенге көндә Р.Вәлиевнең дөнья күргән прозасын өч повесть һәм бер роман тәшкил итә. Шунысы аяныч: язучының беренче чәчмә әсәре, «совет чынбарлыгын каралтып күрсәтүдә» гаепләнеп, ике дистә елдан артык укучысына тулы вариантта барып ирешми. «Эт кояшы» дип исемләнгән әлеге повесть 1968 елда язылган була.

Әсәр Ирекнең эчке монологыннан башлана һәм ирексездән укучыны шактый баш ватарга мәҗбүр итә. Ни өчен бу уйлар герой күңелендә туа? Ни булган соң? Рәхимсез, ерткыч кеше... Үзләрен Аллага тиңләгән даһилар... Иҗат кешесен юләргә санаучылар... Алга таба исә ретроспекция алымы ярдәмендә әсәрнең авторы вакыйгаларны барлый башлый. Укучы герой күңеленең яраланган булуын аңлый: «Кеше рәхимсез. Бик рәхимсез! Нигә кирәк булды бу су кызларын, урман егетләрен уч төбе кадәр мәйданга менгереп, мәгънәсез сикерүләр, бил бөгүләр, баш чөюләр, кул болгаулар, йөзгә, меңгә сыгылулар аша табигатьне кабатларга тырышып тамаша куеп азапланулар? Минем ярага тоз салыр өченме? Илаһи, тиңе булмаган бөек табигатьтән көлү, аны мәсхәрә итү бит бу». Игътибар итик, сәхнәгә менеп: «Мин – Шекспир!» – дип кычкырган сәер, юләр ир-ат бала чакта ук «сәер малай» буларак дан казана. Сәерлек исә гади генә аңлатыла: малай нечкә күңелле, кызганучан бала булып үсә. Шуның өстенә бала чактагы бер аяныч  вакыйга аның күңелендә тирән эз калдыра. Каз бәбкәсе белән бәйле әлеге истәлек еллар узгач көтелмәгән рәвештә калкып чыга. Әсәрнең исеме үк эчтәлеккә бер ишарә рәвешендә яңгырый. Эт кояшы – алдаучан, ялган кояш. «Сәер малай» әлеге кояшны куып яши, ләкин аннан җиңел генә котыла алмый. Ирекнең күңелендә балачактан ике хатирә ачык уелып калган була. Аның берсе – уртак кояшны каплый торган болытлар: мич ягып, дөньяга төтен таратып, көнне болытлы иткән кешеләрне үз җылылары турында гына кайгыртып бөтен кешеләргә начарлык эшли дип саный ул. Икенче фәлсәфә исә каз бәбкәсе белән бәйле вакыйга. Нәкъ менә икенчесенә әсәр герое фәлсәфә чыгара алмый һәм шул хатирә аны борчып, һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә.

Кызгану хисе повестьның төп героен башкалардан аерып куя. Бер караганда, Ирек Әминәгә кызганып өйләнә сыман, гәрчә ул үзе моны мәхәббәт, ярату дип аңласа да. Ләкин башкалар Әминәне Ирек кебек кызганырга атлыгып тормый. Ягъни, Ирек гадәти булмаган гамәл кыла. Шул ук вакытта аның үзен дә кызганалар: декан, дусты Фәрит, әнисе... Кафедра мөдире дөрес, яхшы адымы белән  тәбрикли. Гәрчә Ирек үзе игътибар үзәгендә булып, кызгану чыганагына әйләнергә теләмәсә дә. Ул гадәти студент булып яши бирер иде. Ә бер кызгану хисенең ни белән тәмамланганын күргән Ирек кабат шул ук юлны уза: югалтуга дучар ителә.

Әминәгә өйләнү биредә бала чактагы кызгану хисен тудырган сәбәпне акларга тырышу булып аңлашыла ала, чөнки каз бәбкәсен бәладән коткарып кала алмаган Ирек Әминәгә изгелек кылырга тели, өйләнергә ниятли. Игътибар итик: ата-анасы аның бу адымын хупламый, бабасы да ата-баба йоласын бозуда гаепли. Ягъни, бер каршылык килеп чыга. Икенче каршылык – яшьләрнең «төрле дөнья» кешеләре булу. Ирек – гап-гади авыл малае. Ул авылда үскән, аның киңлеген сеңдергән, шуңа да күңеле шәһәр читлегенә ияләшә алмый интегә. Автор бу хакта ачыктан-ачык белдерә: «Ул театр ярата. Мин – чеп-чи авыл малае. Минем «Тәфтиләү», «Гөлҗамал»ларга җайлашкан колак Бетховен, Чайковский, Яруллиннарга ияләшә алмыйча иза чикте. Әминә, аларны аңлап, акылы белән яхшысын-яманын үлчәп тыңлый. Ә минем баш катнашмый. Бары йөрәк, күңел, җан... Музыка тыңлаганда, мин югалам, онытылам, адашам...». Ирекнең шигъри җанлы булуын да онытмыйк: «Шагыйрьләр – гомер буе сабый булып кала алган кешеләр. Тик акыллы сабый булып». Ул шигырьне могҗизага тиңли. Аның шигырьне аңлаучылар турындагы фикере кызыклы: шигырь – могҗиза, шигырьне бөтен тирәнлеге, нечкәлеге белән аңлаучылар – могҗизага ышанучы, терелүгә өмет итүче авыру кешеләр. Ирек могҗизага ышана... Әминә исә могҗизага ышанмый. Әминәгә өйләнү – бала чакта кызгану хисен кузгата алган вакыйгаларны яңадан кичерү аша үзеңне табу, ялгышны төзәтү. Ләкин Әминәне кызганып ул аны бәхетле итә алмый, үзе дә аяныч хәлгә кала.

Эчтәлектән күренгәнчә, Ирекне акылдан яздыру дәрәҗәсенә җиткергән сәбәпләр берничәү. Барысы да Әминә белән Фаяз арасында булган мөнәсәбәтләрне институт дәрәҗәсенә җиткереп оештырылган җыелыштан башлана: «Ул төнне мин йокламадым. Каз бәбкәсе белән булган фаҗигадән соң, мин менә тагын икенче тапкыр тормыш бөтерчегенә эләктем». Алга таба Әминәнең әнисе белән булган әңгәмәсе аша без Ирекнең юләрләр, акылдан язганнар турында күп уйланып йөргәнен беләбез. Күрше кызыннан килгән хат Әминәнең ачуын чыгара. Ирек исә шуннан соң тернәкләнә алмый: «Ул минем бөтен чынбарлыгымнан, рухи халәтемнән, өметләремнән, яшәешемнең мәгънәсеннән көлде. Кешене чокырдан тартып чыгардым, кешене коткардым, дип уйлап, тормыштан кызык табып, очып, янып яшәгәндә, кинәт бетеп, бушап калдым. Ул чокырга хәзер мин үзем төштем». Искә төшерик, каз бәбкәсе дә чишмә чокырында җан бирә. Иң аянычы – Ирек үзен гаепле санап хәтта җинаять кылдым дип саный. Тик үз-үзенә аклану таба алмый, чөнки гаебенең нәрсәдә икәнен белми. Бәлки, Әминәгә Фаяздан килгән хатны укымаган, аның алдавын аңламаган булса, Ирек акылдан да язмас иде. Ул кызганып йөргән Әминә аны алдый, самими, нечкә күңелле Ирекнең бәгырен яралый.

Шул ук вакытта Ирек фикерен исә төшерик: «Һәр җинаятьченең җинаятен аклый торган үз фәлсәфәсе була. Шуннан башка ул яши алмас, вөҗдан газабыннан үләр йә акылдан язар иде. Мин исә гаебемнең нәрсәдә икәнен дә белим, шуңа күрә аклану да таба алмыйм. Ләкин хәзергә үлмәдем дә, акылдан да язмадым әле». Димәк, Ирекнең акылдан язуы вөҗдан газабыннан килеп чыккан һәм ул – җинаятьче. Вөҗдан газабы исә бала чакта каз бәбкәләрен җиренә җиткереп карамау вазифасына барып тоташа. Әнә шул гаеп хисе Ирекнең күңелен битәрли. Ул каз бәбкәсе кебек яраланган Әминәне коткарырга тели, ләкин вөҗдан газабыннан котыла алмый. Ирек тулаем гаилә корып, җаваплылык тоеп яшәргә әзер түгел. Ахыр чиктә ул барысын да аңлый һәм ачынып, беренче чиратта, үзенең дә гаебен танып, «Әминәне нишләттегез», дип кычкыра. Тик соң була. Шунда ук Әминәнең Фаяз аркылы ачылып киткән «яңа йөзе» җинаятьчене үлемнән саклый. Ирек гаебен аклый. Ирек иреккә чыга, күңел иреге, җан тынычлыгына ирешә. Ышанасы килә, авыл һәм баласы аңа тормыш юлында таяныч булырлар.

Әсәр ахырында төп герой авылга юл тота. Алдарак булып узган бер вакыйга искә төшә. Күрше кызы аны озатып калганда, Ирек үзенең җиргә бәйләнгәнен, канатсыз икәнен ныграк сизгән, олы җирнең бәләкәй генә кешесе булуына тагын да ныграк инанган иде. Ягъни биредә авыл кеше җанын коткаручы, аңа ярдәм итәргә мөмкин булган бердәнбер чыганак буларак тәгаенләнә.

«Эт кояшы» повестен галимә Д.Заһидуллина фәлсәфи-психологик әсәр буларак билгели. Дөрестән дә, әсәрнең эчтәлеген берничә катламда чишәргә мөмкин. Бердән, ул турыдан-туры төп герой белән бәйле вакыйгалар булса, икенчедән – җәмгыятьтә тудырылган мохит. Повесть үзенчәлекле тел-стиль белән язылган, ул әзерлекле укучыны, җәмгыятьтәге күренешләрне аңлап бәяләргә әзер укучыны таләп итә.

Язучының 1978-1979 елларда язылган «Яшисе килә» повесте да әсәр героеның күңел газаплары белән сугарылган. Әсәр татар халкының каһарман улы Рифкать Миргазизов батырлыгына багышлана. Хәрби хезмәт вакытында граната шартлап каты яраланган Рифкать яшәү белән үлем арасында бәргәләнә. Дөньяда бары унтугыз ел гомер сөргән әлеге яшь күңел үткән юлын күзаллый. Артта – балачак, мәктәп, кайгы-хәсрәтсез үткән яшьлек еллары. Рифкать ата-анасы, дуслары белән булган вакыйгаларны искә төшерү аркылы үз гамәлләренә бәя биреп бара. Аның үлем кочагына керәсе килми, чөнки ул авылга кайтырга вәгъдә иткән, аның әти-әнисен сөендерәсе, дуслар белән урам тутырып йөрисе, укырга керә һ.б. зур эшләр майтарасы килә. Әмма боларның барысы да чынга ашмас хыялга әверелә. Рифкать моны аңлый. Ул үлемнән дә курыкмый, гранатаны да үз кулында шартлатканы өчен үкенми, ләкин күңеле сызлана. Повестьта Харрас бабай сүзләре аркылы әсәрнең төп идеясе җиткерелә: сау-сәламәт кеше генә яшәү кадерен белми ул. Дөрестән дә, авыру халәттә, үлем алдында гына кеше яшәүнең кадерен ныграк аңлый башлый, бушка үткән гомерен, вакытын кызгана, үкенә. Әлеге әсәре аша язучы һәр кешенең гомере бер мизгел эчендә үзгәреп, һәлакәт алдында калырга мөмкинлеген искәртә. Кеше кылган гамәлләрен һаман үлчәп эшләргә, гомеренең кадерен белергә тиешлеген ассызыклый. Гадирәк юл белән барганда, әсәр патриотизм рухына, батырлыкка дан җырлый.

Р.Вәлиевнең «Иске сәгать дөрес йөри» (1981) повестеның герое Искәндәр – нечкә җанлы шәхес – ул музыка әсире. Авылдан калага укырга килеп, биредә гаилә корып җибәрә. Искәндәр үзен бөек максатлар өчен дөньяга килгән дип саный, даһи музыка язарга хыяллана. Ләкин бер мәлгә аның барлык яшәеше асты-өскә килә: хатыны һәм кызы аны ташлап китә. Гаиләсен үзенең хыялында туган музыканы иҗат итәргә комачаулаучы көч дип аңлаган Искәндәр кинәт кенә тормышының бар ямен җуя, ялгыз кала. Шул вакыт ул дусларыннан ярдәм өмет итсә дә, ялгыша. Аларның барысы да Искәндәрне Сөмбелдән башка күзалламый. Ул Сөмбелдән башка үзе дә үзе түгел кебек.

Шунысы кызык: «Эт кояшы» повестендагы кебек биредә дә төп герой һәм аның хатыны – ике төрле дөнья – авыл һәм шәһәр балалары. Сөмбел дөньяга акыл, якты күз белән карый. Искәндәр исә хыялларга чумып яшәүче зат. Сөмбел фикеренчә, кешеләр – Җирнең үги балалары. Шуңа да алар Җирнең кадерен белми, аның матурлыгын сакламый. Искәндәр исә аның бу карашы белән килешмәсә дә, ахыр чиктә үзен шәһәрдә үги бала булып хис итә башлый. Нәкъ менә шул үгисенү, үзеңне ялгыз тою аны ялгыз анасының язмышы турында уйландыра. Моңа кадәр фани дөнья мәшәкатьләреннән арынып, хыялланып яшәргә омтылган Искәндәргә исә, бер карасаң, бар юллар да ачылган иде. Әмма ялгыз калган күңел тынгылык тапмый.

Повесть дәвамында Искәндәр дуслары, танышлары, юлдашлары белән диалогка керә, аларның үзара сөйләшкәннәреннән нәтиҗә чыгарырга тырыша. Менә Альфред аңа дөньяның базар булуын төшендерә, бер читлеккә кергәнсең икән, шул шартларга ияләшергә чакыра. Фидан Искәндәрне тормышны катлауландыруда гаепли: «Тормыш син уйлаганча ук катлаулы түгел бит ул. Һәркем үзенең бәхете турында үзе кайгыртырга тиеш. Һәр кеше бәхетле булса, бар халык бәхетле була, дөнья түгәрәк була». Ахыр чиктә Искәндәр кызы Ләйсәннән килгән хатны укып үзе дә нәтиҗә чыгара: «Ул чынлап та яши белми, ахрысы. Кеше җылысына өмет итеп яшәмәскә, иң элек үз учагыңны тергезергә кирәк. Кемнең учагы зуррак, халык шуның янына җыелачак... Әгәр дә син кешеләр арасында яшисең икән, аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итәргә тиеш». Менә ни өчен иске сәгать кисәтү ясый аңа.

Тормышта үз урыннарын таба алмыйча газапланучылар да бер Искәндәр генә түгел икән. Поездда очраган юлдашлары төп геройга хакыйкатьне аңларга ярдәм итә һәм ул, ниһаять, «Якты юл» станциясенә якынлаша.

Р.Вәлиевнең «Мирас» романы 1983 елда дөнья күрә. Әсәрнең исеменә чыгарылган «мирас» сүзе, чыннан да, роман эчтәлегенә ачкыч ролен үти. Биредә «мирас» сүзе берничә мәгънәдә бирелә: ул бер үк вакытта матди һәм рухи дөнья табышы булып тора. Олы буынның гореф-гадәтләре, дөньяга карашлары, яшьләрнең бүгенгесе – болар барысы да иртәгә киләсе буынга мирас. Әнә шул мирас тапшыру күренеше романның сюжет композициясе нигезендә Зыятдин, Тимерхан, Ихтыяр кебек геройлар үрнәгендә ачык чагылыш таба. Аларны туганлык мөнәсәбәтләре бәйләп торса да, һәрберсе үзенчәлекле үз заман шәхесе буларак ачыла. Күрәбез, Зыятдин совет чорын үз итми: авылдан читләшеп, атауда берүзе яшәп ята. Кияве Тимерхан, киресенчә, патриотик рухны алга сөреп, коммунизм төзү юлында йөргән кеше; Ихтыяр исә әнә шуларның барысын күреп үскән, ләкин боларга иярми, үз тормыш дөреслеген табарга тырыша. Шунысы кызык: әлеге геройларның эш-гамәлләре аша алар яшәгән чорга тәнкыйди караш бары тик тискәре якларны калкытып чыгару аша бармый. Автор һәр нәрсәдә уңай күренешләр эзли. Һәм таба. Моңа кадәр, 1960-1980 елларда язылган әсәрләрдә, күбесенчә, совет идеологиясен кискен рәвештә кире кагу, аны каралтып сурәтләү өстенлек итсә, язучы Р.Вәлиев башкача эш итә. Дөреслек исә кайчан да булса барыбер калкып чыга: бүгенге көндә җәмгыятебезгә совет чорында кулланылган уңышлы гамәлләр әйләнеп кайта тора...

Әсәрдә ярдәмче сюжет сызыклары да заман өчен актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыгу белән кызыклы. Менә Ихтыяр – Зәлия арасындагы мөнәсәбәтләр. Биредә дуслыктуганлык-әшнәлеккә корылган заман сулышы, эгоистлык, ялган кебек күренешләр ап-ачык чагылыш таба. Карьера артыннан куган Зәлия, Нурисламнар, ахыр чиктә, күңеле саф булганнардан читләшә. Әнә шулай тормыш барысын да дөресли.

«Мирас» романында күтәрелгән зур мәсьәләләрнең тагын берсе – авыл, татар авылы юкка чыгу. Моңа шулай ук телне югалту, оныту проблемасы да килеп кушыла. Халкыбызның гасырлар дәвамында гореф-гадәтләрен, телен, миллилеген саклап килгән авыл, аңлашылганча – олы мирас. Кызганыч, әлеге мирасның бетеп баруы бүген дә (әсәр язылганга утыз елдан артык вакыт узса да!) дәвам итә һәм аяныч төсмер ала. Югыйсә мирасны саклау изге бурыч булып торса да. Билгеле, әсәрдә авыл күчереп утыртыла һәм шул рәвешле сакланып кала алу мөмкинлеге туа. Әмма авыл яшәсен өчен бу гына аз. Йортлары сакланса да, авылның рухи халәте юкка чыгу турында сүз бара монда. Яшьләрне исә хәзер дә шәһәр йота тора...

Р.Вәлиевнең романын аның повестьлары белән бер яссылыкта тикшерү дә кызыклы нәтиҗәләр бирә. Мисал өчен, төп геройларның барысы да – яшь ир-атлар. Аларның һәрберсе бер мизгелдә тормышта көтелмәгән каршылык белән очрашып, үз-үзен табарга, үткән елларына бәя бирергә тырыша: Ирекнең хатыны үлә, үзе акылдан яза; Искәндәрне хатыны ташлап чыгып китә, Рифкать граната шартлап үлем хәлендә больницага эләгә; Ихтыярның бабасы авыр хәлгә кала, Зәлия белән булган вакыйгалар... Аларның һәрберсе үз бәхетен табарга омтыла. Миркасыйм Госманов әлеге мәсьәләне кешеләрнең гармониягә, бәхеткә омтылулары дип гомумиләштереп билгели. Әсәрләрнең өметле рәвештә тәмамлануы да куандыра.

Язучы һәр әсәрендә, беренче чиратта, гомумкешелек өчен кадерле кыйммәтләр турында сүз йөртә һәм аларны шәхси бәхет, тормышта үз урыныңны табу, җәмгыятькә файдалы шәхес булып яшәү аркылы күрсәтә. Ягъни, аларга уртак хаклык, уртак хакыйкатьне төшендерү хас. Шулай ук язучы милли мәсьәләләрне дә читләтеп үтми. Авыллар бетү, телне оныту, матди байлыкка кызыгу... Боларга Җир, табигатьне саклау мәсьәләләре дә килеп кушыла: уңдырышлы басуларны су басу («Мирас»), нефтьле Идел сулары («Эт кояшы»). Шул рәвешле, каләм әһеле безне табигать белән кешелек арасындагы аерылгысыз мөнәсәбәтләр турында уйландыра.

Р.Вәлиев әсәрләренең үзенчәлекле ягы – аларны укыган саен яңадан-яңа фикерләр туа, вакыйгалар кат-кат уйландыра. Сизмәстән, үзең дә аларның кичерешләренә кереп чумасың, һәм бу – язучы прозасының сихри көче дип кенә бәяләнә ала.    

Ләйсән Галиева,

филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре.