ТОМЫРЫЛДЫМ ТИРӘН ҮТКЕЛГӘ МИН...
Имансызлар
Туган телне ыштыр итүчеләр
Җир җимертеп бәйрәм иткәндә,
Газиз Сүзкәй,
урын кала сиңа
Тирәннәрдә бары, үткәндә...
Кер югандай
Сүзне юам тирләп,
Сабыйларны безнең уят, Сүз!
Синнән мәхрүм калган өчен генә
Монстр күк алар, оятсыз.
Бездән башка кем гаепле булсын
Башка төшкән мондый гарьлеккә?! –
Без су сибеп үстергәнгә күрә
Гөрләп үсте
рухи гарипләр.
Шәп омтылдык мәгәр бөтенлеккә!
Шул омтылыш безне җилкетте!
Туган халкын ыштыр иткәннәргә
Гарип йорты ачар көн җитте...
Арматура тимерләрен айкап.
Имансызлар бәйрәм гөрләтә,
Ваемсызлык һәм сансызлык өчен
Тарих бездән шулай түләтә.
Кулларында кастет уйнаганда,
Уйнаганда телдә «мат» кына,
И Туган тел! Коткар син аларны,
Чоңгыллардан чыгар яктыга!
Ал кан яна ап-ак күлмәкләрдә...
Исәндер бит, халкым, куәтең? –
Һичбер тапсыз һәм нахаксыз килеш
Җилфердә син җилдә,
Туган тел!..
Тамыр көлләре
Бу төбәктә тайга шаулаганын
Кемнәр, ничек искә алырлар?
Ул шаулардан инде җилләр искән,
Тау-тау булып яна тамырлар.
Яна тамырларда алтын дастан,
Дастаннарда – кавем тарихы,
Тарихларда яна Җир өмете,
Өметләрдә нәрсә? –
Барысы!
Тамырларда мәхәббәтләр яна,
Мәхәббәттә яна җыр моңы,
Җыр моңында яна кеше дигән
Гали затның бөтен зурлыгы.
Яна тамыр! Тамыркайлар яна!
Күккә карап нәгьрә орырлык –
Көлләр булып кала тамырлардан
Мең буынга җитәр
Бер хурлык.
Үзәк өзгеч бер хатирә булыр
Бу чорларның яман яңгыры...
...Язмышларга ургый-ургый дулый
Вәхшәт туе – Тамыр Яндыру.
Вакыт җилләрендә тарихларны
Карарлар да беркөн җилгәреп, –
Офыкларны каплар кара көлләр –
Хурлык көле – Тамыр көлләре...
***
Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!
Язмышыма килә эндәшәсем...
Күпме еллар яшәп үттем дә мин
Томырылдым тирән үткелгә мин, –
Синең белән килде сөйләшәсем...
Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!
Язмышыма килә эндәшәсем...
Түгелсен лә кайнар, ярсу яшем!
Инде, язмыш, кыйна бу җанымны,
Суксын яшен барлык булганымны! –
Керфегемдә инде кипмәс яшем,
Язмышыма килә эндәшәсем...
Күпме еллар яшәп үттем дә мин,
Сер йомгагын сүттем-сүттем дә мин –
Гомерлеккә сыкрап калды бәгырь...
Ничек инде? Син һәм... салкын кабер?!
Синдә булган икән дөнья гамем,
Күпме еллар яшәп үтсәм дә мин...
Томырылдым тирән үткелгә мин,
Тик... дөньяның чиксез читендә син...
Юк, кабынмас кабат яшьлек таңы,
Үтте дә бит китте гомер янып,
Күрдем дә мин бәхет сүтелгәнен –
Томырылдым тирән үткелгә мин!..
Синең белән килде сөйләшәсем,
«Таң ата... Күр!» – диеп эндәшәсем,
Сыйпап кайнар, калын толымыңны...
Кемнәр тояр тагын мондый моңны?
Әйтерсең, кош кошка эндәшәсе –
Синең белән килде сөйләшәсем...
Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен,
Күкрәсен күк, уйнакласын яшен!
Очар йолдызлар күк-галәм ярып,
Кушҗан килде җиргә, китеп барды...
Изге икән Җирдә тик күз яше...
Яшиселәр, әйдә, мең яшәсен!
***
Хан да түгел, мин – бары тик Зөлфәт.
Кулымда да кайнар кылыч түгел.
Ә күңелне алгысыта яулар –
Ул нинди яу –
Җаным тыныч түгел.
Төгәл тарттырылган өзәңгеләр.
Ялтыр дага атлар – авызлыкта.
Тын җәяләр ярсып бөгелгәннәр.
Юешләнгән тояк таңгы чыктан.
Алда – мин яулыйсы Дорфа Бушлык,
Аннан ары – һич Шәфкатьсез Офык.
Янә ары китсәм – Өметсез Яр,
Иң соңында – Котылгысыз Ышык.
Ханнар, моңа ирешкәнгә кадәр,
Узар иде күпме җанны түшәп?
Мин ничекләр узыйм соң бу юлны? —
Мин хан түгел, мин – бары тик Зөлфәт.