Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИНЕМ КҮҢЕЛЕМДӘ ЯҢА ЯЗ

Язмышлар язылган
Язмышны берәү дә сайламый,
Авырмы-җиңелме – язылган.
Гомерләр юлында өлешкә
Алтыны, көмеше табылган.
Гомерне бизмәннәр үлчәми –
Һәркемнең вакыты билгеле.
Туасы сәгате сугылган,
Тәкъдирдә буласы билгеле.
Язмышлар язылган сәгатьтә
Гомернең бөресе ачыла.
Без кочак җәябез бәхеткә,
Ул килә, елмаеп каршыга.
Яшь чакта, көч-куәт барында,
Хыяллар канаты талпына.
Җиһанны кочарга әзербез
Алдагы максатлар хакына.
Бу тормыш юлында сикәлтә,
Киртәләр сагалый җитәрлек.
Бер йөрәк кичергән барсын да,
Барласаң – исләрең китәрлек.
Гомерләр йомгагын сүткәндә,
Күкләрне айкарлык көч булган.
Янымда акыллы сердәшем –
Канатлар пар булган, нык булган.
...Язмышны берәү дә сайламый,
Авырмы-җиңелме – язылган.

Сорау-җавап
– Күңелдән дә тирән,
Күңелдән дә сизгер
Ниләр бар?
– Барсын да аңлаучы,
Сереңне тыңлаучы
Якыннар.
– Кылычтан да үткен,
Шикәрдән дә татлы
Ниләр бар?
– Кылычтан да үткен,
Шикәрдән дә татлы
Телләр бар.
– Бик авыр булса да,
Кемнәр ул зарланмый
Түзгәннәр?
– Кояштан да нурлы,
Сабырның сабыры –
Әнкәйләр.
– Яхшысын-яманын
Кичереп яшәүче
Кемнәр бар?
– Хәтерләр калса да,
Сабырлар сынса да,
Кичерә белүче
Туганнар.


Хатын-кыз
Тормышта ни генә эшләмәс,
Алиһә – хатын-кыз дигәнең.
Күз сирпеп карар да сихерләп
Каратыр үзенә сөйгәнен.
Барсын да булдыра, кыю зат,
Хәйләкәр – хатын-кыз дигәнең.
Кирәксә елый да, көлә дә...
Барыбер эшли үз дигәнен.
Тәвәккәл дә үзе, зирәк тә,
Сабыр да хатын-кыз дигәнең.
Эчендә гарасат булса да,
Белдерми янганын-көйгәнен.
Утларга керер ул, кирәксә,
Фидакарь – хатын-кыз дигәнең.
Серенең зерлеге – йөрәктә,
Яшерер, сиздермәс белгәнен.
Яратса, ихластан яратыр,
Тугры зат – хатын-кыз дигәнең.
Юлбарыс шикелле ташланыр,
Кирәксә якларга сөйгәнен.


Чагыштыру
Кыш аеның карлы-бураннары
Ятып елый көртләр сыртына.
Ни сорыйдыр җирдән, ни көтәдер,
Зәһәреннән йөрәк йолкына.
Китмәс өчен тартышадыр бу кыш,
Язга бил бирмәскә телидер.
«Килүләр бар җиргә, китүләр бар»,
Бу кыйтганы, бәлки, белмидер.
Февраль бураннары тукталыр да,
Кояш көлер, якты яз килер.
Кышын өйгән көртләр елга булып,
Күз яшьләре кебек түгелер.
Гөрли-гөрли гөрләвекләр агар,
Тыпыр-тыпыр тамар тамчылар.
Җиңел сулап калыр урамнар,
Җылы тунын салыр юлчылар.
Әй, үзгәрер җиһан, дөнья буйлап
Былбыл җыры китәр моң булып.
Бик яшисе килә бу тормышта
Гел янәшә, сиңа тиң булып,
Син яраткан матур җыр булып.
Мәңгелеккә китеп югалдың да,
Сагынудан җаным йолкына.
Җилләр түгел, минем йөрәк елый,
Ятып елый көртләр сыртына.


Кабыну
Ничә язлар үтте, ничә җәйләр,
Юк идең бит, ничек табылдың?
Яшьлектәге кебек канат үсте,
Яшь чактагы кебек кабындым.
Ике битем яна, очам гына,
Әйтерсең лә аккош күкләрдә.
Бәхетме бу? Әмма мондый бәхет
Үлеп терелү күк күпләргә.
Мин яңадан: «Яратам», – дим сиңа.
«Яратам», – дип дәшә кайтаваз.
Табигатьтә генә кайтса да яз,
Минем күңелемдә яңа яз.
Тән күзәнәкләрем яшәгән күк
Хисләрем дә исән икән лә.
Алар бары бер карашны гына,
Синең назны гына көткәннәр.
Бер очкын да җитә тергезергә.
Кузлап торган учак кабына.
Сөюең чын булса йөрәгеңдә,
Яшәр өчен көчең табыла.
Шушы көчкә буйсынасы килә,
Терәк итеп синең иңнәрне.
И мәхәббәт, назлы иркәң белән
Уяттың син тагын кемнәрне?
Ничә генә язлар, җәйләр үтсен,
Күңел югалтканын эзли гел.
Көйрәп торган учак төсле йөрәк,
Бер очкын да җитә, шуны бел!