Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кыйблага кайту

Айдар Хәлимгә 75 яшь

Ни өчендер, бу әдипнең язганнарын, гомумән, аның үтә дә киң кырлы иҗатын күңелемә ихластан аваздаш һәм якынсыман дип кабул итәм. Сүз күренекле прозаик, шагыйрь, драматург һәм публицист булып танылган Айдар Хәлим иҗаты турында бара. Нинди жанрда язылуларына карамастан, аның әсәрләрендә сурәтләнгән вакыйгаларга катнашкан геройларның хәл-әхвәлләре, кичергән маҗаралары җанга якын хатирәләремне искә төшерә, күңелне сызландыра, шуларны яңартып, элеккеге, кайчандыр янәшәмдә йөреп тә, бүген инде истәлекләре генә калган яшьлек дусларым, иптәшләрем белән кавыштыргандай итә. Дөрес, безнең биографияләрдәге кайбер кызыклы һәм гыйбрәтле күренешләр, вакыйга-маҗаралар нәкъ шушы әсәрдә язылганча ук булмагандыр да – әмма чын әдәбият-сәнгатьнең яшертен сере-хикмәтләре ниндидер якынча охшашлыкка, янәшәлеккә нигезләнүен дә онытырга ярамый.

Татар халкының язылган һәм язылмаган, әмма күп гасырлар дәвамында сыналган әхлакый кануннарын булганынча сакларга тырышып яшәүчеләр һәм, киресенчә, аларны бар дип тә белмичә, байлыгы, хакимдәрлеге, тупаслыгы белән масаеп, хәтта үз наданлыгына сөенеп яшәүче адәм актыкларын да Айдар Хәлим әсәрләрендә байтак очратып була. Боларның һәркайсының үз йөзләрен, килеш-килбәтләрен төрле әдәби чаралар, ысуллар, сурәтләр аша укучыга җиткерү алымнарын карап чыгу үзе генә дә кызыклы булыр иде.

Инде байтак вакытлардан инанган карашым буенча, А.Хәлимнең иҗат стилендәге әһәмиятле үзенчәлек һәм билгеләренең берсе итеп аның әдәби деталь һәм миниатюр бизәкләр белән оста эш итү сәләтен күрсәтү кирәк. Чыннан да, бу аның новелла-хикәяләрендә һәм «Татар вакыты» дип аталган әсәрендә бик ачык расланды.

Озакка сузылган хәл-вакыйгаларны бәйнә-бәйнә шәрехләп язу бу әдипнең стиленә ятрак күренеш булып тоела. Бәлки, нәкъ менә шуңа күрәдер дә, аның масштаблылыкка омтылышы, инде болай да зурны, ниндидер ясалма чаралар кушып булса да, тагын да зуррак, тагын да бөегрәк итеп күрсәтергә омтылуы шәхсән үземне бераз гаҗәпләндерә төшә. Мондый «монументальлек чире» авторыбызда табигыйме, ул аны башка «бөек»ләрдән йоктырмаганмы? Ошбу чирнең шаукымы инде элегрәк «Татар вакыты» әсәренең жанр формасын билгеләгәндә үк сискәндереп алган иде. Әлеге гүзәл һәм җыйнак повестен автор, ни сәбәптәндер, укучыларга «кечкенә роман» дип тәкъдим итте. Соңгы елларда гаять киң масштаблы, эпопея рәвешендә уйланылган өч томлы «Хунвэйбин» һәм эпик документаль һәм публицистик катламнардан төзелгән «Татар солдаты» әсәрләренең дөньяга килүе авторның амбицияле омтылышларының кайсы юнәлештә икәнлеге турында ачык сөйли булса кирәк.

Гомумән алганда, А.Хәлим иҗаты үзенең масштабы белән гаять якты, чекерәеп янган йолдызлар белән бизәлгән күк гөмбәзен хәтерләтә. Нәрсә турында сөйли, нинди тормыш катламнарын ача-яба бу «монументаль гөмбәз»? Гади гәзит сурәтләмәсеннән, йөзләгән шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, повестьлар, романнар, публицистик мәкаләләр аша «кем җырын җырлый» андагы геройлар һәм катламнар? Әллә алар, даладагы акын кебек, күзе нәрсәгә төшсә, шуны җырлыймы, әллә ул җырларның уртак бер вакланмасы, түшәм-түбәсе бармы? Баксаң, Айдар Хәлим прозасы ул – ХХ гасырның икенче яртысында яшәгән һәм үз хокуклары өчен көрәшкән сугыш ятимнәре, ятимәләр, тол хатыннар турында фәлсәфи-нәфис әдәбият, җырлар тупланмасы, сага икән. Ул – энәсеннән җебенә кадәр, сугыштан беркайчан да аклана алмый торган зыян алган сабый, ана, әби-баба сагышы икән. Дистәләгән хикәя – бер бетмәс-төкәнмәс ятимлек сюжеты. Ул – гражданлык өлгерүе һәм тәрбия мәктәбе турында нәфис хикәят. Аның герое, маңгаена шешләр ала-ала, буш мораль, сентимент, иллюзияләрдән арына. Аның картлыгы да кабат кабатланган балачакны хәтерләтә («Татар вакыты» – Мотаһар, «Хунвэйбин» – Иркен ага). Моңа кадәр татар әдәбиятында сугыш ятимлегенең социаль-сәяси аспектларын бу кадәр озаклап тулы һәм җентекле итеп ачып салган язучы юк иде сыман. Сугыштан ата-анасыз, ач-ялангач кына түгел, китапсыз, хокуксыз калган татар баласы турында язучы тудырган нәфис әдәбият җир йөзенең теләсә нинди әдәбиятларында бу темага язылган әсәрләр белән уңышлы ярыша алырлык һәм сугышка каршы хәрәкәттә татар милләтенең йөз аклыгын якларлык рухи чыганакка әверелә («Трофей ашъяулык», «Ат казнасы», «Исемсез малай», «Берлинга хат» һ.б.) Дөнья әдәбиятында моның аналоглары да бардыр, бәлки. Ләкин бу бер-береңне кабатлау дигән сүз түгел. Чит илләрдәге ятимлек белән Татарстандагы ятимлек арасында охшашлыклар булган кебек, аерымлыклар да бардыр. Мин дөнья әдәбиятлары, шул исәптән унтугызынчы гасырда яшәп иҗат иткән бөек инглиз классигы Чарльз Диккенс буенча белгеч түгел. Шулай да бу язучы иҗатының үземә билгеле өлеше дә (әйтик, «Оливер Твист маҗаралары», «Николас Никльби», «Домби һәм аның улы» һ.б.) миңа Ч.Диккенс белән А.Хәлим иҗатлары арасында ниндидер охшашлык бар дип әйтергә мөмкинлек бирә. Алар икесе дә балачак җырчылары. Араларындагы төп аерма: Ч.Диккенс капиталистик-буржуаз җәмгыять урамга чыгарып ыргыткан сабыйлар – йортсыз-гаиләсез урам үсмерләре тормышын сурәтләсә, А.Хәлим социализм-коммунизм дигән әкият хакына ата-анасыз, аталары булып та, атасыз («Ат казнасы»), хәтта имансыз калган буыннар турында яза.

Кем белә, исеме – колагыма, әсәр үзе Айдар Хәлим иҗатын аңлавыма ятрак тоелган «Хунвэйбин» дигән гаять киң колачлы роман-эпопеясе, бәлки, алга таба бу авторны бөтенләй башка якларыннан танытыр?.. Ялгышмасам, Мәхмүт Галәү тетралогиясеннән кала мондый олы әдәби «келәм-тукымаларны» бүтән тукучы булмады бугай.

А.Хәлим – нәни детальләр тарафдары дигән идек. Чыннан да, ул беренче карашка артык җитди тоелмаган тормыш ваклыкларын да энҗедәй балкып торырлык, тирән мәгънәле сәнгать һәм тормыш күренешенә әйләндерә белә.

А.Хәлим хикәяләренең повесть дип атарга мөмкин булганнарының байтагында төп геройлар – сабыйлар яисә сабыйлыктан яшүсмерлеккә чыгып килүчеләр. Тормышка сабый күзләре белән карау, күренешләрне яшүсмерләр хөкеме аша үлчәү, шуларның күңел бизмәннәренә салып, бәхет-хәсрәт, гаделлек-имансызлык, матурлык-сыйфатсызлык, миһербанлылык-юньсезлек кебек күренешләрне бәяләү, шуларны күрә-күрә, дөньяны-яшәешне аңларга, бу тигезсез һәм мәрхәмәтсез тормышта үз урыныңны табарга тырышу – менә Айдар Хәлим әсәрләрендә еш очрый торган мотивларның кайберләре...

Боларның барысы да язучыныкы, аның үзенеке икәнлеге әллә каян ялтырап күренеп тора. Әдип бу урында ялганлый да, укучысын адаштыра да алмый: чөнки боларның барысының да нигезендә, Клондайк җырчысы Джек Лондонныкы кебек, булган вакыйгалар – фәкать үзе күргән, үзе кичергән, алданган, җәберләнгән, рәнҗетелгән, үзе ышанган шатлык-хәсрәтләре, өметләре, омтылышлары, хыял­лары ята.

«Кылганнар чәчкә атканда», «Теге малай», «Трофей ашъяулык», «Берлинга хат», «Китап», «Калеб яратылганда», «Әкчин», «Саный башлаганда», «Җырлар вакыт» хикәяләре, «Казыктагы тальян», «Өч аяклы ат» повестьлары – мондый әсәрләрне әдипнең иң югары казанышларыннан дияргә була торгандыр. Мондагы балаларның исемнәре дә бик матур: Зирәк, Бәгърем, Тансык, Кадерҗан, Канәгать, Балкыз, Кәбир һ.б. – исемнәр сайланышында аларга карата мөнәсәбәт тә, милли-мәдәни таләп тә, персонажның кайбер характер чалымнары да чагылгандай була. Мөгаен, мондый сайланышка нык төпченүне авторның детальгә мөнәсәбәтенең тотрыклы бер сыйфаты дип санарга кирәктер, чөнки олылар турында сүз барганда да шактый хикмәтле һәм сәер исемнәргә юлыгасың. Әлбәттә, халык арасында көн итүчеләрнең исемнәре дә кешечә: Өммегөлсем, Сәгыйдә, Сәгъдәт, Мөхәммәт, Гарифулла, Салихҗан һәм башка бик күп, бик матур татар исемнәре... Ә инде Гегель Әфләтунович, Псих (психолог сүзеннән кыскартылган) Сәлимгәрәевич кебек тузга язмаган исем ияләре лаексызга күтәрелгән, сәнәктән көрәк булган юньсез түрәләр арасында күбрәк очрый.

Бик күп әсәрләрендә икегә бүленеш күзәтелә: бер яктан гүзәллек, сафлык, миһербанлык ияләре балкыса, икенче яктан явызлык, әшәкелек, башкаларны санга сукмыйча, кирәксә, тегеләрнең башларына басып, өскә ыргылучылар пәйда була. Гомумән, бу иҗатның төп нигезен әнә шул Кеше гүзәллеге һәм аның үзенә хас матурлыгы шартларында яшәргә лаеклы булуы һәм тиешлеге тәшкил итә. Һәм моның символлар, шактый «вак» детальләр аша зур масштабта чагылуы һич тә гаҗәп түгел.

Элек тә, бүгенге шартларда да Явызлыкның еш кына өстен чыгуы, саф күңеллеләрнең, гадиләрнең бәхетсезлеккә тарулары әдипнең күңелен аеруча яралый. Әнә шундый ике гади саф күңел – татар карчыгы Гайния һәм сугыш чорында эвакуацияләнеп, шул татар авылына кайтып, шунда төпләнеп калган рус карчыгы Анна Афанасьевна бәхетсезлек кичерәләр. Сугыш вакытында Гайниянең ире, лагерьдагы ачлыктан тире һәм сөяккә калып, командирларының мәсхәрәләүләренә түзә алмыйча, качып авылга кайткан булган. Әлбәттә, дезертир монда озак тора алмаган: власть – НКВД кешеләре – авылдагы яманаты чыккан үләксә чокырында аны кулга алып, каядыр озатканнар, һәм Гали яңадан әйләнеп кайта алмаган, ә Гайниягә «дезертир хатыны» дигән тамга бик озакка ябышып калган. Сугыш чоры бәхетсезлекләрен тылдагыларның да бик күпләре кичергәндер, әлбәттә. Кешеләрнең мондый рәнҗетелүләрен хәтерләтә торган теге чокырны авылдашлары «Ыгдыбыгды чокыры» дип йөртә башлый. Мәгълүм аббревиатураны татарчалаштырып, шулай бозылып әйтелеше һич тә күңелне иркәләми кебек. Әмма... Әмма шушы тел бозылышы геройларны иҗтимагый чынбарлыкның, тормышның бозылышына алып килә, аларны «үләксә базына» куып кертә, шуның аша авторның иҗтимагый режим явызлыгына мөнәсәбәте белдерелә. Инде күп еллар узгач, нәкъ шушы чокырда Анна Афанасьевнаның бердәнбер куанычы һәм туйдыручысы булган кәҗәсенең бүре тарафыннан ботарлануы – шул мөнәсәбәтне көчәйтү вазифасының икенче уңышлы детале дип бәяләнә ала. Хикәяне чын хикәя итүче башка вак детальләр дә мулдан сибелгән: Гайниянең урыс телен чиктән тыш имгәтеп, Аннаның ике телне бергә болгатып сөйләшүләренә карамастан, гаҗәеп матур үзара аңлашулары, кәҗәнең Василиса кушаматлы булуы һәм үлеме алдыннан кычкырган соңгы авазының карчыкларга «ма-ма!» дип ишетелүе – болар барысы бергә аралаштырып бирелеп, юмор белән җитдинең бергә мәгънәле кушылуы, әдипнең новелла язу осталыгы һәм әнә шулай яңа, оригиналь формада төп фикерне әйтә белүе хакында да искәртә.

«Кыйбла» дигән хикәядә бер-берсен яратып, сөеп яшәгән Гарифулла белән Өммегөлсемнең тормышлары тулысынча укучы күз алдыннан узып китә. Бу тормышлар җиңел булмаган. Ил язмышы белән бергә яшәгәннәр, тарих сөрешендәге вакыйгаларның авырлык-михнәтләрен дә ил, халык белән бергә татыганнар һәм кичергәннәр. Гадәттәгечә, җанга якын мондый сөйкемле кешеләрне әллә кайлардан эзләп тормый әдип – һәрбер татар авылында андыйларны очратып була торгандыр... Икесен дә замана михнәтләре гомерләре буена талкыган – аларга авылны күмәкләштерүгә кагылышлы хәрәкәтләрне дә татырга, динне мәсхәрәләү, мәчет манараларын кисеп төшерүләрне, сугыш фаҗигаләрен, соңрак СССР дигән империянең таркалуын да күрергә туры килгән. Хәер, мондый хәлләр бер алар башыннан гына узганмыни?! Әдип миллионнар язмышы турында сөйли түгелме соң? Әмма ул язганнарын чын әдәби табыш, чын хикәя итәрдәй ике нокта – ике деталь таба алган: беренчесе – геройларыбызның гомер буе икесенә дә тынгылык бирмәүче үз хәсрәтләре бар икәнлеген белдерә – Өммегөлсемгә, моннан илле ел элек, ире фронтта чакта, имчәк баласы белән Үзбәкстаннан туган авылына бөтенләйгә дип кайтырга чыккач, февраль суыгында, юлда, поездда гомере өзелгән сабыен Әкчин дигән станциянең каеннары төбендә җирләп калдырырга язган икән. Һәм автор шушыннан безне сюжетның икенче ноктасына юнәлтә: бу Тансык атлы сабыйның рухын шат итеп, мөселманча укыйсын укып, җәсәден кыйблага каратып урнаштырылуы лаземлеген төшендерә. Менә ни өчен Бөек Җиңү дип аталган гарьле-моңсу җиңүнең илле еллыгы көннәрендә картларыбызга улларының чит-ят тарафлардагы каберен, Ходай мөмкин итсә, эзләп табу һәм җәсәден яд итеп кайту хыялында яңадан сәфәргә чыгарга, җаннарын борчыган гамәлләрне кешечә хәл итү өчен тырышырга туры килә. Кыйбла сүзе дә үзенең олы мәгънәсендәге төшенчәсенә якынлаштырыла – «Синең кыйблаң бармы?», «Син кеше булып яшисеңме бу фани дөньяда?» дигән глобаль сорауларга җавап эзләүгә әверелә.

Ә шулай да шәхсән үземә А.Хәлимнең алдагы зур ачышлары геройларның балачакларыннан, тормышның олы, каршылыклы дәрьяларына күчеп барган мәлләрен сурәтләү җирлегендә башкарылыр төсле. Бәлки, балачакта күңелләренә иман нурлары сеңгән нәниләребезнең өметләре олылар дөньясында яңадан-яңа күркәм яклары белән ачылыр дигән фаразыбыз авторның соңгы әсәрләрендә расланып килә. Аның аксакаллары да еш кына сүзнең бик яхшы мәгънәсендәге «сакаллы сабый»лар булып чыга, ягъни геройларның күбесе, олыгайгач та, сабыйлыкның кайбер матур сыйфатларын югалтып бетермиләр. Гүя автор өчен кеше гомере – җанда гомер буе дәвам иткән балачак. Нәрсә белән бәйләнгән феномен бу? Монысын әле киләчәк тәнкыйтьчеләре ачарга тиеш булачак. Балаларның яраткан китапларына әверелгән шигъри «Биктырыш», «Кыярга төшкән малайлар», «Казанбаш», «Өч аяклы ат», «Тал баласы Талхаветдин» кебек шигъри һәм чәчмә әсәрләре алдагы фикеребезне раслар дип уйлыйбыз.

Кайсы гына яктан – ул гражданлык, социаль-иҗтимагый, сәяси яки эстетик аспект булмасын – карасаң да, бүгенге татар әдәбиятында Айдар Хәлимнән башка аеруча кыю, үзенчә уйлаучы, үтә дә хөр фикерле бүтән иҗатчыны очратуы кыен. Әдәбият тарихының олы юлында андыйлар да булгандыр, әлбәттә. Әлегә сүз бүгенге көн турында гына бара. Мондый могиканнарның соңгысы бездә, мөгаен, Мөхәммәт Мәһдиев булгандыр – әмма аның иҗат диапазоны күбрәк әдәбият-сәнгать һәм көнкүреш мәсьәләләре белән чикләнә иде сыман. Ә монысы үзфикерлелеккә, оригинальлеккә теләсә кайсы өлкәдә, шул исәптән милли рух, милли азатлык белән бәйләнешле аспектларда да дәгъва итәргә омтыла. Шул ук сюжет, жанр, композиция белән бәйләнешле мәсьәләләрне чишкәндә дә А.Хәлим оригиналь, мөстәкыйль фикерләү сәләтен һәм индивидуаль иҗат алымнарын сакларга тырыша.

Соңгы елларда әдипнең иҗаты бик үзенчәлекле яңа сыйфатлар белән баеды. Мондый үзгәрешләр «Хунвэйбин» (1997-2007) китабында ачык күренә. Чыннан да, «Хунвэйбин» роман-эпопеясына әдип бар таланты-сәләтен, дөньяга караш-күзәтүләрен барын бергә җыеп-туплап, бербөтен итеп бирергә тырышкан. Ул үзенә күрә исеменең асыл мәгънәсен туган телебезгә төп-төгәл итеп күчерүе кыенрак булган әсәрне – А.И.Герценның мәшһүр «Былое и думы»сын хәтерләтә. Һәрхәлдә татар әдибенең шушы юнәлештәге дәгъвасы кечкенәдән түгел. Күләме генә дә шуны раслап тора сыман: әсәр саллы гына өч томга урнаштырылган алты кисәктән гыйбарәт, битләренең гомуми саны 1550гә җитә. Автор бу әсәренә үзенең ун еллык иҗат гомерен сарыф иткән...

Тик ни өчендер титаник колачлы бу әсәрнең үзенә тиешле яисә лаеклы бәясен бүгенгәчә алып җиткергәне юк әле. Болай гына, «әсәргә карата ниндидер битарафлык хөкем сөрә» дип кенә үтү аз да булыр. Бу – зур әсәрне аңлы рәвештә күрмәмешкә салышу яисә читләтеп узарга маташу кебек тоела безгә. Сәбәбе нәрсәдә икән соң? Авторның нык позицияләргә басып, бик кыю социаль-сәяси мәсьәләләр күтәрүендәме, сюжеты-композициясендәге хилафлыклардамы, әллә әсәргә безнең милләт балалары колагына ятрак яңгырашлы исем куелудамы? Нәрсәдер әдәбиятыбызның агай-энеләрен шикләндерә – бер-ике сүз белән генә җавап бирүе дә кыен.

Әсәргә «Хунвэйбин» дигән яман аты чыккан, әшәкелек, кабахәтлек, нәҗеслекнең барын бергә үз эченә җыйган атама исем итеп куелган. Эчтәлеге-идеясе белән әсәр нәкъ шушы явызлыкка каршы юнәлдерелгән дә. Аның буеннан-буена яхшы, изге күңелле, күп кыенлыклар кичереп тә, халкыбызның иң матур, гүзәл сыйфатларын гомере дәвамында җуймый-югалтмый үзендә саклап кала алган Иркен Сәлахи (Сало) образы үтә. Романның социаль-эстетик яңгырашы нәкъ менә шул хунвэйбинчылык дигән тискәре күренешкә каршы юнәлтелеп, төп идея сафлык белән явызлык арасындагы көрәшкә багышланган булгач, әсәрнең исеме дә безгә ике канатлы булырга тиеш кебек тоела. Мондый контрастны әдәбият-сәнгать әһелләре үз вакытында иҗатларында бик төгәл чагылдыра беләләр иде бит (мәсәлән, Аркадий Райкинның «Кешеләр һәм манекеннар» концерт циклы, Константин Симоновның «Тереләр һәм үлеләр» романы һ.б.). Болар янында А.Хәлим әсәренең исеме белән җисеменең үзара чагышмавы әллә каян сизелеп тора. Гадәттә, исем сайлауда үтә дә талымлы авторның әлеге кимчелеге безне дә гаҗәпләндерә.

Әсәрнең буеннан-буена вакыйгалар бер сызык буенча гына үстерелә. Нәселе, килеп чыгышы белән Татарстаннан булса да, уйгурлар (Кытай) илендә үскән татар кешесен язмыш җилләре, һәртөрле эзәрлекләүләр Америкага китереп чыгара, күп төрле кыенлыклар, авырлыкларны җиңеп, Иркен Сәлахи ага бу илдә кешечә тормыш корып җибәрә. Картаймыш көнендә, туган туфрагын искә төшереп, нәсел-нәсәбе җепләрен барлау нияте белән сәяхәткә кузгала – Татарстанга килеп чыга, мондагы хәлләрне үз күзләре белән күрә, чагыштыра, анализлый, күп кешеләр белән очраша. Романның иң зур өлешен әнә шул очрашулар тәшкил итә дә инде. Әдәбият белгече Муса Мөлеков бу мөнәсәбәттә әсәрнең Н.В.Гогольнең «Үле җаннар» («Мёртвые души») поэмасы белән аваздашлыгын күрсәтүе белән бик хаклы. Беренчесендә әсәрнең герое Чичиковның сәяхәтендәге ул юлыккан маҗаралар аша Россия помещиклары һәм башка катламнарының тулы бер дөньясы күрсәтелсә, икенчесендә шундый ук композиция алымы ярдәмендә татар халкының Россия шартларында яшәеше, кая таба баруы, тормышындагы үзгәрешләр һәм шуларга татар әдибенең мөнәсәбәте бирелә. Әсәрне укучы үзенең туган ягына, кадерле Татарстан Республикасына, аның гаделлек сөюче, намуслы, тырыш һәм кунакчыл кешеләренә мөсафир героебызның күзләре аша ихтирам белән карый. Иркен аганың игътибарлы мөнәсәбәтендә ул үзен, үз халәтен, яшәешен, әйләнәсендәге тирәлеген дә таный һәм күрә ала. Бәлки, читтән караучыга күп нәрсәләр ачыграк һәм дөресрәк күренәдер. Моны кабул итә алган укучы тирәннәнрәк уйланырга, төпченергә, тирә-юньне һәм үз тормышын яңабаштан анализларга һәм үзалдына җитди сораулар куярга керешә икән – бу бик табигыйнәрсә – әсәр барыбызны да борчылдырыр, уйландырыр өчен язылган да. Чөнки тормышыбыз ал да гөл түгел бит. Милләтебезнең барыр юллары да шактый караңгы – әлегә еракта да якты маяклар, утлар күренми.

Проблемаларның күбесе әсәрдәге геройларның уйланулары, фикер йөртүләре, сөйләмнәре аша ачыла. Сүз уңаенда, нигездә вакыйгалылыкка корылган бүгенге татар прозасында нәкъ шушы сыйфатның җитенкерәмәвен дә искәртеп үтәбез. Айдар Хәлим тетралогиясендә исә катнашучыларның байтагы зыялылык сыйфатлары, фикерләүләре белән яки нәкъ шул сыйфатлардан мәхрүм булуы белән истә кала. Алар арасында авылдан авылга кул арбасы тартып, китап өләшеп йөрүче Рәгыйб, мөлаем Сихәт Сылу, илдәге һәр яңалыктан хәбәрдар, шофёр Алик, болгарчылык тарафдары Борһанетдин, керәшеннәр мөстәкыйльлеген фанатикларча яклаучы Җәкәү, шәхси тормышыннан уңмаган Стомат Сибгатуллович, кешелек сыйфатларын наркоманлыкка алыштырган Салют Сәлахи, тагын әллә кемнәр: ялган патриотлар, халыктан, тормыштан аерылып, олы түрә булып, үзләренчә фәлсәфә корып утыручылар, сәрхушләр, бушбугаз-демагоглар һ.б., һ.б.... Әсәр барышында без герой белән бергәләп республикабызның Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрендә булабыз, көзге пычрак юлларда йөреп, Мамадыш, Баулы, Әгерҗе якларына килеп чыгабыз, җыелышларда, конференцияләрдә, конгрессларда, хәтта мәктәп залларында балалар белән очрашуларда утырабыз. Әнә шулай Иркен аганың юл маҗаралары, фикерләрен тасвирлаганда, авторга үзен борчыган, уйландырган бик күп сәяси, иҗтимагый, икътисади мәсьәләләр турында иркенләп сөйләшергә киң мөмкинлекләр ачыла. Авторны күп нәрсәләр борчый – ни өчен аның газиз халкы бүген шундый мескен хәлгә төшерелгән, нәрсә аны шундый хокуксыз, дәүләтсез һәм телсез иткән, тарихын, үткәнен оныттырган, күпләрне эчүчелек, хәтта наркоманлык юлына этәргән? Моңа кем гаепле? – Тарих тәгәрмәче аны шулай изгәнме, әллә татар кешесе моңа үзе гаеплеме?.. Бу изелгәнлек, мескенлек халәтеннән чыгу юллары бармы?.. Әллә без котылгысыз рәвештә милләтебезне, телебезне югалтуга таба барабызмы? Сорауларга җаваплар эзләгәндә, бик тә отышлы композицион алым табылган. Азатлык, хөр яшәүнең нинди икәнлеген, шуның тәмен белгән шәхес – Иркен ага әнә шул хокуксызлар хәлен күреп, башкалар белән чагыштырып йөргәндә туган контраст автор идеясен ак һәм кара фонында бик ачык итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әсәрнең сюжет һәм композиция җепләренә дисбе энҗеләредәй тезелгән күпсанлы очрашулар әсәрнең тормышчанлыгын тагын да арттыра төшә – чөнки язмыш тарафыннан чит-ят җирләргә олактырылган карт инсанның туган илен юксынып кайтуы һәм нәсел җепләрен барлап йөрүләре бик тә табигый.

Дөрес, күпсанлы күренешләр тезмәсендә әсәрнең сюжетына турыдан-туры кагылмаганнары да очрый... Бәлки, кабатлануларның кайберләрен кыскарту хисабына бу эпопеяны җыйнакландырырга да мөмкин булыр иде. Әмма әсәрне үзенең гомер китабы дип санаган автор белән бу турыда бәхәсләшүе кыенрак.

Әле күптән түгел генә Айдар Хәлим үзенең Америкага сәяхәте турында «Йөгереп кенә кайтыр җир түгел» дип исемләнгән юлъязмаларын һәм фашизмны җиңү көннәрендә рейхстаг түбәсенә беренче булып байрак кадаган милләттәшебез Гази Заһитов турындагы тарихи документаль романын бүләк итте. Аларның дөнья күрүе факты үзе генә дә әдипнең иҗат чишмәләренең тибеше тагын да көчәеп килүе турында сөйли.

Мөхтәрәм язучы үзенең гомер бәйрәмен әнә шундый зур иҗат уңышлары белән каршылый. Сәламәтлек һәм яңа бәхетләр телибез аңа.