Логотип Казан Утлары
Шигърият

КИЛӘ ҖЫРЛАР ЯЗЫП КАЛДЫРАСЫ

Мин тиеш
Пәйгамбәр дә үлгән.
Килер бер көн,
Югалтырлар җирдә безне дә.
Кемдер әле кергән язга гына,
Кемдер инде яши көзендә...
Мин адаштым бугай фасылларда:
Әллә көз бу, белмим, әллә яз.
Мин бер язны кичкән идем инде,
Ике тапкыр килде мәллә яз?
Их, бу җирдә ялгышмаска иде!
Юллар шундый озын шул монда!
Җырны юлдаш итеп чыктым юлга,
Биек тау бар барыр юлымда.
Ә ул тауга мин менәргә тиеш,
Очраса да юлда ни генә!
Барган саен ул тау биегерәк,
Барган саен артка чигенә.
Тик ул тауга мин менәргә тиеш!
Мин белергә тиеш – ул тауда
Яңгырармы минем моңлы җырым
Дөнья инде минсез елларда?
Ул чакта да нәкъ минем күк берәү
Үзенә шундый сорау бирерме?
Дөрләп кайнар сөю учагында,
Көзен дә яз итеп күрерме?
Пәйгамбәр дә үлгән.
Коръән калган...
Берсен-берсе сөйгән ярларга
Килә җырлар язып калдырасы –
Изге дога итеп ятларга.


***
Шагыйрьләр – тел сакчылары, имеш.
Кемгә кирәк синең шигырең?
Эшкуарлар хәзер мәйдан тота,
Акча куып сыза гомерен.
Милләтең дә кирәк түгел аңа,
Мөһим түгел аңа динең дә.
Авылына кайтып мәчет сала,
Дога кыла кяфер телендә.
Иван белән рифмалаша Иман,
Бетеп бара телнең кадере.
Шагыйрьлегең синең кемгә хаҗәт,
Булмаганда шигырь әҗере.
Тик ялгышам бугай, шагыйрь дустым,
Дөнья тынгач соңгы туйдан соң,
Бар шул әле синең шигырь белән
Кабер ташын язып куясың.


Терәү
Украина. Донбасс шахталары.
Кан коела кабат бу якта.
Ник бу хәтер шулай кыска икән?
Уйга сыймый күпме уйлап та.
Донбасс, Донбасс, сәйяр татарның да
Бәгыренә төшкән җир ласа!
Бәгырькәйләр өзелеп китмимени,
«Шахта» көен берсе җырласа?!
Бәхет эзләп киткән күпме татар
Аерылган туган иленнән.
Таш баскандыр анда күпме ирне!
Ә күпмесе язган теленнән!
Күберәктер телен онытканнар!
Шундыйлары күбрәк уйлата!
Украина. Донбасс шахталары.
Кан коела кабат бу якта.
Кан коела. Мин сәбәбен эзлим.
Сәбәбе бер: сәбәп – терәүдә!
Терәү тузса, шахта җимерелә,
Исән кала алмый берәү дә!
Шахтамыни?.. Украина үзе
Калган бүген торып терәүсез.
Мин сәбәбен эзлим, серен... Шуңа
Кем табала тәңгәл төгәл сүз?!
Күңелемә килә шахта баскан,
Телен җуйган мәхлук татарым.
Украина, монда сугыш бара...
Канга баткан Донбасс яклары...

Туган як
Туган ягым минем Казан арты.
Шунда тәү кат сулыш алганмын.
Әнкәй сөйли: биш көн тынсыз яткач,
Алтынчыда разбой салганмын.
Туган ягым минем Казан арты.
Шушы якта телем ачылган.
Әнкәемнең күкрәк сөте белән
Ачлык хисе җанда басылган.
Туган ягым минем Казан арты.
Илаһ миңа илһам төчкергән.
Әнкәемнең күкрәк сөте белән
Иман кергән миңа, көч кергән.
Туган ягым минем Казан арты.
Горурлыгым да ул, бурыч та!
Хыялларга канат куйган җирем,
Соңгы тукталышым тормышта.


Керәшәләр
Суның бормалы җирендә
Ашытның биек яры.
Шул ярда тезелеп киткән
Керәшә оялары.
Текә ярда карлыгачлар
Тапкан сыеныр урын.
Талгын гына ага Ашыт,
Тыңлап керәшә җырын.
Керәшә җыры да матур
Тыңлый белеп тыңласаң.
Сандугач күк булмаса да,
Керәшә дә кош ласа!
Керәшәләр сокландыра:
Ничек тормыйлар куркып?!
Язмышлары кыл өстендә:
Өстә – күк, аста – упкын!
Язмышлар, әйтерсең, уртак
(Юк, егылмый керәшә!) –
Кешеләр дә кошлар кебек
Яшәү өчен көрәшә.
Тормышның упкыннары күп
Өстери торган аска.
Мин дә шул керәшәләр күк,
Тырышам егылмаска!


Җәлил
Җырлый алмый, диләр, тоткынлыкта
Сандугачны, япсаң читлеккә.
Ничек яза алды икән Муса
Таш капчыкта иза чигеп тә?!
Көрәшмәсә әгәр җыры белән
Дошманына каршы, ул аның
Уйлагандыр шунсыз кидерәсен
Бөтен илгә коллык богавын.
Дөнья гизеп әгәр читтә йөрсәң,
Танышыйм дип шунда кул бирсәң,
Муса, диләр, шундук, Җәлил, диләр,
Татар булуыңны белдерсәң.
Батыр, диләр, бөек шагыйрь, диләр,
«Җырларым»ны яттан сөйлиләр.
Таш капчыкка япкан сандугачны
Кыю лачын белән тиңлиләр.
Читкә чыксам, юлым уңсын, диеп,
Җәлил үзе гүя кайгырта.
Ул үзенең горур җыры белән
Милләтемнең йөзен яктырта.

Кайсын илендә
Күреп кайттым Кайсын Кули илен,
Кунак итеп дәште ул мине.
Кичкән чакта Чегем тарлавыгын,
Күргән кебек булдым Кулине.
Карап йөрдем Кавказ тау сыртларын,
Сокландырды Эльбрус мине.
Уйлап йөрдем таулар җырын җырлап,
Тау булалган Кайсын Кулине.
Эчтем учлап тау чишмәсе суын,
Ул да шигырь укый күк иде.
Тау чишмәсе җырын тыңлаганда,
Тыңлаган күк булдым Кулине.
Йөреп кайттым Кайсын эзләреннән,
Аңладым мин Кайсын Кулине.
Ул тауларын җырлап тау булган ич,
Сагындырды туган як мине!


Татар күзләре
Мин татарны күзләреннән таныйм,
Карашыннан таныйм мин аны.
Карашлары аның мәхәббәтле,
Күзләрендә балкый иманы.
Күзләрендә балкый бар үткәне,
Гасырларның тирән эзләре.
Сагыш аша карый бу дөньяга
Хәсрәт эчкән татар күзләре.
Кайда гына аны очратсам да –
Бер картмы ул, әллә сабыймы –
Күңеленең сихри матурлыгын
Күзләренә карап таныймын.
И татарның күңел көзгеләре!
Укыйм сезгә «Сәҗдә» сүрәсен.
Бу дөньяда татар күзләренең
Беркайчан да нуры сүнмәсен!

Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.