Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

КЫСКАЛЫКТА ОСТАЛЫК
«Редакцияләр хикәя азлыктан зарланалар», «...хикәя әдәбият арсеналындагы иң
җитез, иң уңайлы коралларның берсе», – классигыбыз Мирсәй Әмир 48 ел элек әнә
шундый сүзләр әйтеп, тулы бер мәкаләсен тикмәгә генә нәкъ менә хикәя жанрына
багышламаган инде. Хәзерге «Казан утлары»на хикәяләр, шөкер, килеп тора үзе,
ләкин аларның сыйфатын яхшырту максатында иң шәп хикәяләргә ачык конкурс
игълан итәбез, җәмәгать!
Хикәяләр 2017 елның азагына кадәр кабул ителә. Аларның саны чикләнми, ә менә
күләмнәре чикләнә: стандарт бит (60ар тамгалы 30 юл) саны 15тән артмаска тиеш.
Җиңүчеләрне түбәндәге премияләр көтә:
I урынга (бер премия) – 10 мең сум.
II урынга (ике премия) – 5әр мең сум.
III урынга (өч премия) – 3әр мең сум.


ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?
Бу иҗади бәйгебез хәзер ел саен үткәрелә. Былтыргысының нәтиҗәләре киләсе
санда басылачак. Биредә исә быелгысының «ачкыч»ларын, ягъни башламнарын
бирәбез. Хикәячекләрнең саны чикләнми. Шәп булса, барысын да басарга
тырышырбыз. Әмма аларның һәркайсы бер журнал битенә сыярлык булсын иде.
Бәйгедә балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә катнаша ала.
Бер – беренче, өч икенче приз билгеләнде. Алар асыл китаплардан гыйбарәт
булыр.
***
Тук, тук-тук, тук – кинәт ишекне шулай итеп шакулары Гадиләне тетрәндерде. Ул
«тук-тук»ларны морзе әлифбасына күчерсәң, нокта, сызык, нокта, ягъни «Р» хәрефе
килеп чыга. Рүзәл ишекне гел шулай шакый торган иде бит. Соңгы тапкыр ул... унҗиде
ел элек шакыган иде!.. Гадилә ишекне киереп ачып җибәрде.
***
Мәктәпне тәмамлап, өч ел үткәч, мәктәп тирәсен урап кайтмакчы булды Данис.
Җәйге ишегалдында беркем дә юк иде. Кинәт бинаның почмак ягыннан мәктәп эте
«Шаян» килеп чыкты. Аннан: «Кая киттең, «Шаянкаем?» – дип... партадашы Айсылу
пәйда булды. Шул Айсылу да, түгел кебек тә иде ул...
***
Бигрәк сәер кеше инде мин. Гомерем буе бәхет артыннан йөгердем...
***
Әллә язмышым, әллә ялгышым, янәдән юлларымда Гамилне очраттым...
***
Күңелемне моңсу уйлар биләп алды. Алардан күпме генә арынырга теләсәм дә,
булдыра алмадым...
186
***
Өстәл янында тәмләп чәй эчкән Шәмсенур әбине ачыргаланып кычкырган бала-
чага тавышы сискәндереп җибәрде. Ул урыныннан торырга теләде, ләкин...
***
Палатада бөркү һава иде. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары Миләүшәнең битен
сыйпады...
***
Җырлый-җырлый бәрәңге чүпләгәндә, Нәфисәнең күзе ниндидер кечкенә тимер
кисәгенә төште. Аны ул саклык белән генә кулына алды. Бу – әнисенең югалган
тәңкәсе иде...
***
Автобусның ишеге шапылдап ябылды. Юл читендә төшеп калган кыз, ул кузгалып
китүгә, җиңел сулап куйды. Ахирәте машина белән каршы алырбыз дигән иде дә,
нишләптер күренми әле. Ят төбәктә уңны-сулны аермаган кыз, телефонын эзләп,
ашыга-кабалана сумкасын актарырга тотынды. Тик телефон табылмады...
***
– Безнең әткәйне син урладың! Син!
Ләйлә, бу сүзләрне ишеткәч, өстенә кайнар су коелгандай, бөрешеп, кечерәеп
калды. Яшүсмер кызның йөрәге читлектәге нәни кошчыктай бәргәләнергә тотынды.
***
Баскыч белән бергә Ришат та түбәнгә очты. Җир белән күк бергә тибрәлгән мизгелдә
малайның башыннан: «Беттем!» дигән уй сызылып үтәргә өлгерде.
***
Мөрсәлимә абыстай «Ясин»ны бертөрле көйгә салып укый. Беренчесен генә
чыкмый инде ул бүген. Иртәдән үк чакырттылар аны. Ятим калганнан соң тәрбияләп
үстергән абыстасын ахирәткә әзерләргә җыенуы. Тик әҗәл дигәнең карчыкны һаман
җиңә алмый. Сәбәбе куәтле: ул оныгын көтә, аңа гына әйтәсе васыяте мөһимрәк шул!
***
Шурасу елгасыннан мөлдерәп торган өч чиләк балыкны дуслары белән тотып кереп,
аны кыстый-кыстый үрдәк бәбкәләренә ашатканнан соң, Разим тыныч күңел белән
шомыртлыкка китте. Бәбкәләрнең... нәфескә булышып, күбенәсен ул әле белми иде.
***
– Мин аны барыбер яшәтмим! – дип, Рафаэль, кайтуга иң беренче эш итеп,
апасының әле кичә генә, бармакларын канатып, тырыша-тырыша теккән уенчык
аюының башын кисеп ыргытты.
***
Кинәт күктә йолдыз атылды. Сәлим каушап калды һәм теләк теләргә өлгермәде.
Шунда ул күккә карап торган кызны күреп алды һәм, янына килеп: «Әллә син дә
өлгермәдеңме?» – дип сорады. «Өлгермәдем дә, өлгердем дә, – диде кыз. – Тагын бер
атыл!» – дип теләдем мин. Шунда алар бергәләпкөлеп җибәрделәр һәм...
***
Сәрия һич йоклый алмыйча яндагы Истанбул паркына чыкты һәм, сагышка батып
әрле-бирле йөри торгач, үзе дә көтмәгәндә әкрен генә җырлап җибәрде: «Кил, кил,
187
кил, кил, иркәм, кил инде...» Шунда, аның колагына һәм җанына рәхәтлек биреп,
бүтән җыр ишетелде: «Көл, көл, көл, көл, иркәм, көл инде!» Җыр иясе янына килеп,
ике җилкәсенә кулын да салгач, алар бергәләшеп көлеп җибәрделәр.
***
Бер-бер артлы унбиш квартирны үткәч, уналтынчысында Кыш бабай – Әүхәтне
урта яшьләрдәге хатын һәм... тынлык каршы алды. Өстәлгә табын ризыклары һәм
шампан шәрабе куелган иде. Аның аптыраулы карашыннан хатын кызарды һәм:
«Зинһар, ялгыш уйлый күрмәгез!» – диде.
***
Төшендә ике юл чатында калган килеш уянып китте Идрис. Юл күрсәткеченең бер
угына – «Романтика», икенчесенә исә «Банк» дип язылган иде. Торып, шул турыда
уйланып йөргәндә, ишек шакыдылар.
***
Чакырсын иде мине Искәндәр Галиәхмәтович танцыга, чакырсын иде! Әллә
кайларга, дөнья читенә чакырсын иде – китәр идем. Бер гаебе дә юк, иртәгәдән... Әллә
бүгеннән үкме – мин аның укучысы түгел бит инде.
***
– Ә бит син ул көнне башка идең? – егет аптырап кызга текәлде.
– Нинди идем? Беркатлы, аңгыра идемме?
– Юк, ничектер башкача идең...
– Йә, йә, дәвам ит, – кыз аның саен үртәлде, үҗәтләнде.
***
Менә ничә көн инде «Одноклассники» сайтында ул аңа «дуслык»ка керә. Диләрә
баштарак, аның кем икәнен төгәл белмәгәч, кире какты, соңыннан исә, чит кеше исеме
астында әллә берәр танышы микән, дип тә уйлап куйды. Егет тә тиз генә җиңелә
торганнардан түгел иде бугай, кат-кат керде. Инде бөтенләй кермәслек итеп ябып
куярга гына торганда, егеттән хәбәр килеп төште.
***
Хәлимә, атнаның соңгы эш көнен төгәлләп, өенә кайтып җиткән иде инде.
Подъездга керәм дигәндә генә, искәрмәстән, үзе яшәгән фатирның кухня тәрәзәсенә
күзе төште – ник әле анда ут яна?! Эшкә киткәндә якты көн иде, кабызып-нитеп
тормады... Соңгы биш елда япа-ялгызы яшәгән ханымның фатирында кем ул анда
хуҗа булып йөри?!.
***
Агач ботагыннан куян күзенә тамган яңгыр тамчысы аркасында урманда мәхшәр
купты.
***
Егет кызны мәңгегә яратырмын дип уйлады. Язның бер көнендә булган вакыйга
чибәркәйне йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр итте.
***
Кыз көндәлеген югалткач хафага төште. Анда үзе генә белгән сер бар иде.