Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИСӘР (хикәя)


Алар авылга күптән түгел генә килеп урнашты. Бу икәү, авыл аксакаллары
рөхсәте белән, сул яктагы урамда иске бер буш өйгә кереп яши башладылар.
Зәйнәпләрнең өе алардан дүрт өй тегеләйрәк, авыл читендәрәк. Зәйнәпкә
унике генә яшь иде әле ул чакта. Буе да бәләкәй булгач, ул үзенең яшьтәшләре
арасында бөтенләй бала гына кебек күренә.
Бу йортта элек яһүдиләр торды. Сугыш башлангач, карт яһүд үзенең йорт
җиһазларын юк кына хакка күрше-тирәсенә сатып, каядыр күчеп китте.
Тормыш көтәр өчен иң мөһим кирәк-яракны ат яллап шәһәргә илттерде. Ә инде
сатылмаган һәм үзләре белән ала алмаган йорт җиһазын, вакыты җиткәч кире
кайтарып алырга вәгъдәләшеп, күршеләренә таратты. Яһүд бу татар авылына
ничек шым гына килеп яши башлаган булса, шулай шыпырт кына китеп тә
барды. Күрше-күлән сөйләве буенча, яһүди үзенең карт кына хатыны белән
сугыштан качып, Польша якларыннан килгән качак булган. Алар киткәч,
авылның «Сыңар балак» дип йөртелгән бер яклы гына урамындагы бу иске
йорт, хуҗасыз калып, бер ел чамасы торды.
Һәм менә шушы йортка бик карт әби үзенең Сабит исемле тураны белән
килеп урнашты. Бер тегү машиналарыннан башка юньле-рәтле йорт җиһазлары,
табак-савытлары да юк үзләренең. Күршеләр кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтте.
Зәйнәпнең әнисе иске генә булса да мендәр белән юрган кертте. Башкалар
табак-савыт белән ярдәм итте.
Әби, карт булса да, тегүгә бик оста иде. Һәм үзе кебек әллә кайчангы «Зингер»
машинасында Зәйнәпкә яз чәчкәләре төшкән матур күлмәк тегеп бирде. Әбинең
тураны Сабит, үзе бер төрлерәк булып, бик куркак иде. Карчыкның сөйләве буенча,
алар күрше шәһәрдә оныгы Рауза белән бергә торганнар. Сабит – Раузаның улы.
Сугыш башлангач, әбинең киявен сугышка алганнар. Бер төнне шәһәрне немец
самолётлары бомбага тота. Шулчакны алар яшәгән йорт җимерелеп, карчыкның
оныгы Рауза берсеннән-берсе бәләкәй өч баласы белән һәлак була. Әби белән
Сабит тураны гына исән кала. Тик анда да әле бу яшүсмерне төш вакытына гына
өй хәрабәләре астыннан табып алалар. Шыңшыган тавыш ишетеп, әби үзе һәм
исән калган күршеләре ярдәмендә, Аллаһның рәхмәте белән, тәне дә чыелмаган
оныгын хәрабәләр астындагы бер куышлыктан казып чыгаралар. Шул көннән бу
бала куркак булып һәм әзрәк җиңеләеп кала да инде.
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ (1953) – язучы, Эстәрлебаш татар җәмәгатьчелеге рәисе;
«Зимагурлар» исемле китап авторы. Башкортстанның Эстәрлебаш районы Тормай авылында яши.
5*
132
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
Сабит акылга бер төрлерәк булса да, эш ягыннан бик тырыш һәм көчле. Һәр
кушкан эшне җиренә җиткереп башкара. Әби яңа тора башлаган урыннарында
күрше-тирәгә, авылдашларына кулыннан килгәнчә тегү теккәли. Ә Сабит
аларга бакча казыша, йорт тирәсендәге вак-төяк эшләрендә ярдәм итә, шулай
тамак туйдыралар. Тик шунысы сәер: һавада немец самолётлары булсынмы,
үзебезнең совет самолётлары тавышы ишетелсенме, Сабит, башын кая куярга
белми, дуларга тотына. Кайда нәрсә күрә, шуның астына кереп яшеренергә
тырыша. Якын-тирәдә йөргән булса, йөгереп кайтып үзләренең кар базына
төшеп утыра, йә булмаса башка ышык урынга кереп кача.
Яше җиткәннәр һәм кулларына корал тота алган ир-атлар сугыш башлануга
армиягә һәм башка эшләргә алынып, дошманга каршы сугышалар. Шуңа
да авылда хатын-кызлар, яшь бала-чага белән картлар гына. Авыл халкы,
язмышын Ходай кулына тапшырып, алда нәрсә буласын белми яши бирде.
Беркөнне Сабит югалды. Ә икенче көнне якындагы шәһәр кырында бик
каты сугышлар булып, авылга да немец солдатлары килеп тулды. Алар авыл
мәктәбенә һәм арурак өйләргә урнашып яши башладылар. Шушы хәлләрдән
соң берәр атна үткәч кенә Сабит курка-курка үзләренең өйләре тирәсендә
яңадан күренә башлады. Базда утырган икән, дип сөйләделәр.
Немецлар килгәч, яшәү тагы да авырлашты. Сабитлар тормышында да
үзгәреш булып алды. Таулар арасында урнашкан ерак кына авылдан Сабитның
әтисе ягыннан чыбык очы туганнары аларны эзләп тапты. Сабит белән әбине
үзләренә алып китеп, бер атна чамасы кунак итеп, әзрәк бәрәңге, ярма да биреп
кайтардылар. Беркөнне немецлар, язгы кырау кебек, ничек көтмәгәндә пәйда
булсалар, шулай ук тиз генә авылны ташлап киттеләр.
Ул язны күрше карты Сабитны үзе белән ярдәмгә көтүгә алып чыккан иде.
Аптырап кайтып авыл халкына сөйләде.
– Әйтерсең лә, – ди, – бу бала малларның телен белә. Көтүне шулкадәр
рәхәт көттем, ял итеп кайттым. Бу бала берүзе көтүне йөретте, – дип, исәрне
мактагач, авыл халкы аны көтүгә яллый башлады. Сабитларның өендә сөт-
катык ризыклары да барлыкка килде. Тора-бара исәр авыл малларын берүзе
көтәргә әвәсләнеп китте. Авылның авыл инде, теге оч малайлары Сабитны
әзрәк кыерсытып, «исәр», «исәр» диеп ирештергәләсәләр дә, бераздан алар да
тынды. Чөнки олы яшьтәгеләр андыйларны тиз басты. Аңлаганына хасталы
кешене үртәргә, ирештерергә ярамаганлыгын болай аңлаттылар. Аңламаганга
югары оч чатан Әхмәт бик тиз аңлатты. Әхмәт гражданнар сугышы барганда
малай гына иде. Шул чактагы сугышта аягына пуля тиеп чатан калган.
Авыл таулар итәгендә булып, Сабит шул таулардан агып чыккан елга буенда
көтү көтте. Кем өйрәткәндер, әллә электән белгәнме, Исәр көтү көткәндә бик
тә моңлы итеп, үзе ясаган курайда уйнарга ярата. Тау буенда курай моңы
ишетелсә, авылда барчасы:
– Бүген көтүне Сабит алып чыкты. Маллар туеп кайтыр. Әнә ничек итеп
курай тавышы ишетелә, – дип сөйләделәр.
Сыер-кәҗәләре дә шул курай тавышына өйрәнеп беткән. Тирә-якка таралган
маллар, Сабит курай уйный башласа, аның тирәсенә җыелышып яталар.
Кайтышлый да артыннан ияреп кайталар. Тик Сабитның картәнисе генә
сырхаулап китте. Йортның барча вак-төяк мәшәкате өелеп Исәр карамагына
торып калды. Ул, кулыннан килгәнчә, бәрәңгесен дә утыртты. Көтү көтеп алган
кәҗәсен савып, картәнисенә җылы сөт эчереп, аны тәрбияләде. Тик кайчакны
нәрсә эшләргә кирәген генә оныткалый иде. Ярый әле картәнисе вакытында
искәрткәләп торды. Күрше-күлән апалары да сугыштан качып килгән бу ике
мескенгә кем ничек булдыра, шулай ярдәм итәргә тырышты.
133
ИСӘР
Көзен Исәрнең коты очып, тагы кайдадыр югалып торды. Икенче көнне үк авылга
тагы немец солдатлары килеп тулды. Болары тәүге килгәннәрдән шактый усал
булып, берничә кешене урам уртасында атып та киттеләр. Бу хәл озакка бармады.
Язга таба каты гына бәрелешләр булып, Совет гаскәрләре авылны дошманнан
азат итте. Һәм авылда яңадан Совет власте эшли башлады. Иң тәүдә югары
оч чатан Әхмәтне бакча артына чыгарып аттылар. Имеш, партизаннар белән
китмәгән, немецларга хезмәттәшлек иткән. Тик… соңыннан гына партизан
отрядында булган ике бәндә килеп, атылганның каберенә йолдыз куйды.
Әхмәтнең әнисе, «улымны яңгылыш атканнар» дип сөйләп, дөреслек эзләп йөри
башлаган иде, зәңгәр погонлы бер хәрби сельсоветка чакыртып сөйләшкәч тынды.
Аннан авылның исән-имин калган халкын исәпкә алып, барсын да журналга язып,
исемлеккә теркәп куйдылар. Һәр кешедән авыл дошман кулында булганда нәрсә
эшләгәнен, нинди эш белән шөгыльләнгәнен җентекләп язып алдылар. Исәр яңадан
авыл көтүен көтә башлады. Үзләренең өйләре кырындагы бакчага ул да бәрәңге
утыртып, башка яшелчәләрне дә чәчеп куйды. Тик түшәктә яткан картәнисе генә
көннән-көн аламаланып, хәзер инде тамагына да ашамаска әйләнде.
Май аеның ямьле бер көнендә Исәр тагы кайдадыр гаип булды. Ул көнне
авылда көтү чыкмады. Кояш тау башына менеп кунаклагач кына, халык бер
үсмер егетне көтү көтәргә үгетләп, малларын куды. Берничә бабай белән
күрше хатыннары Сабитның өенә кереп, түшәктә сырхаулап яткан әбидән
сораштырып та карадылар. Әби зәгыйфь тавышы белән:
– Белмим шул, оланнар. Кая киткәнен миңа әйтмәде. Ә менә алдагы төнне
бик каты елап чыкты. Мин, нигә елыйсың улым, дигәнгә, «мине үтерергә
әйтәләр, авыл халкын көтү куган кебек куып алып китәчәкләр, шуңа елыйм»,
дип кенә җаваплады. Башка бер сүз дә әйтә алмыйм. Каһәр суккан нимес
зәхмәтләре тагы килмәсәләр ярый да бит? Шулардан бик курка. Мөгаен, тагы
качып ятадыр. Авыл өстенә берәр бәла-каза килмәгәе. Алама хәл йә берәр
фаҗига булырын алдан сизә. Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри.
Сак булыгыз оланнар! – дию белән генә чикләнде.
Күрше хатыннары әбинең хәлен аңлап, аңа җылы шулпа керткәннәр иде дә,
әби ул шулпадан да авыз итә алмады. Тау үләннәреннән әзерләнгән чәйләрен
генә йотты. Әбинең тамагыннан аш үтмәде…
Авыл халкы Исәрне тирә-яктан да эзләп карады. Хәтта кар базларын да
тикшереп чыктылар, Исәр табылмады. Әби әйткәннәрдән һәм Исәр һаман
табылмаганга халык арасында шомлы хәбәр таралды. Бу нәрсәгә булыр икән диеп,
авыл шөбһәләнеп тынып калды. Ниндидер бер куркыныч давыл алдыннан гына
була торган шомлы тынлык иде бу. Хәтта мәңге тынгы белмәс малайлар да ул көнне
урамда уйнап йөрмәде. Әйтерсең лә авыл өстенә ниндидер бер кара шәүлә ятты.
Ә иртәгесен, таң атмас борын, авылга немец юлбасарларыннан да хәтәррәк
афәт килде. Кара таңнан авылны баштанаяк коралланган Совет солдатлары
уратып алды. Китте мәхшәр, китте елаш. Барча халыкны урамга куып чыгарып,
көтү куган кебек, авыл читенә җыйдылар. Хәтта таң әтәчләре дә кычкырмаган
иде әле. Һәр өйгә кереп, халыкны урамга куган солдатлар:
– Иң кирәк әйберләрегезне генә алыгыз! Теләсә нәрсә күтәрмәгез. Кәгазь-
документларыгызны онытмагыз! Сез – татарлар, барыгыз да фашистларга
сатылып, аларга хезмәт итүчеләр. Барыгызны да авылдан сөреп, икенче урынга
җибәрәләр, – диеп, халыкның котын алдылар.
Партизаннар отрядында фашистларга каршы көрәшеп һәм яраланып
фронттан кайткан олы яшьтәге берничә абзый, киреләнеп, нәрсәдер исбатлап:
– Авылдан китмибез. Үлсәк тә шушында үләбез. Без юкка гына нимескә каршы
көрәшкәнмени?! Менә орден-медальләребез, – дип каршы әйтә башлаганнар иде
134
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
дә, берсен шунда ук атып киттеләр, икенчесенең, приклад белән сугып, кулбаш
сөяген сындырдылар. Мондый вәхшилекне күреп торган халык бөтенләй тынып
калды. Алар хәрбиләр нәрсә әйтсә, шуны үтәде. Бала-чагалар, хатын-кызлар
елашып үкседеләр. Ирләр дәшмичә тешләрен генә кысты. Беркем бернәрсә
аңламады. Таң белән барча халыкны Сыңар балак урамы яклап Зәйнәпләр очына
чыгарып утырттылар. Утырырга теләмәгәннәрне мылтык түтәсе җиргә чүктерде.
Әле җир суык иде. Җитмәсә, кичә генә көчле итеп яңгыр да явып үтте.
Хәрбиләрнең командиры һәм сельсовет хезмәткәре халыкны исемлек буенча
барлап чыкты. Халык арасында тик Исәр белән аның картәнисе генә юк иде.
Исәрнең күршеләре:
– Аның шулай югала торган гадәте бар. Контузия галәмәте. Бомбёжка астында
калган. Хәзер килеп чыгар. Исәр ул, акылга бертөрлерәк бала, – диештеләр.
Зәңгәр погонлы майор чинындагы хәрби, халыкка ышанмыйча, үзенең
ярдәмчесен һәм шул ук сельсовет хезмәткәрен Сабит яшәгән йортны
тикшерергә җибәрде. Бераздан тегеләр кире килеп, Исәрне таба алмаганнарын
һәм әбинең нинди хәлдә ятканын майорга хәбәр иттеләр. Тегесе:
– Ярар, зыян юк. Әбине махсус команда машина белән килеп алыр. Тегесе
дә әллә кая качып китә алмас. Хәзер тотып алырлар, – дип сөйләнде.
Майор сәгатенә әледән-әле караштырды. Куылганнарны алырга килергә
тиешле машиналар юк та юк. Бу тиклем халыкны тимер юл стансасына
чаклы җәяүләп алып барып җиткерү мөмкин дә түгел. Җитмәсә, юл тауларда
үскән урман аша үтә. Качып китү ихтималы бик зур. «Кача-нитә калсалар һәм
каршылык күрсәтергә чамаласалар, каушап калмаска! АТАРГА!» дигән боерык
кесәдә ята. Качу һәм каршылык күрсәтү турында уйлаучыларның уен аңлаган
кебек, ике яклап авызын ачкан, эре калибрлы пулемёт күптән халыкка каратып
төзәп куелган. Шулай булса да хәрбиләрнең командиры:
– Каршылык күрсәтү, качып китәргә уйлау, гомумән, урыннан рөхсәтсез
тору булса, атабыз! – дип, халыкны алдан ук кисәтеп куйды.
Вакыт шулай үз җае белән сузыла торды. Тәүдә елашкан хатын-кызлар да
беразга тынып калды. Авыл халкы үзара тын гына сөйләшеп, төрлечә фараз
кылды. Нәрсә булыр бу? Әллә яһүдиләрне фашистлар аткан кебек, безне дә
атарга алып бармакчылар микән? Алай дисәң, нигә документ-кәгазьләрне алырга
куштылар? Нигә өч көнгә җитәрлек ризык белән юлда кирәге чыгарга мөмкин
булган иң кирәкле әйберләрне генә төенчекләргә кушылды? И Ходаем, күкрәк
балаларын да атарлар микәнни? Каберне кайда казырлар? Авыл зиратындамы,
әллә читтә атарлармы? Ярар, без сатлыкҗан да ди, ә фашистларга каршы
партизан отрядында сугышып йөргән теге урамның абзыйларын ни өчен алдылар
да теге Булатны нигә атып үтерделәр? Әллә булмаса Совет гаскәрләре киемендәге
бу хәрбиләр чынлыкта исә фашист солдатларымы? Алай дисәң, нигә урысча
сөйләшәләр? Һәм башкалар, һәм башкалар… Халыкның барчасы аптырауда иде.
Авылның урысча белгән берничә аксакалы майор белән сөйләшергә
чамалаганнар иде дә, барып чыкмады. Урыннарыннан торган картларны
солдатлар акырып-җикереп һәм суккалап дигәндәй кире утырттылар. Төшкә таба
халык тәмам алҗыды. Кемгәдер үз хаҗәтен үтисе бар. Балалы хатыннарга күкрәк
сөте белән балаларын туйдырырга кирәк. Мондый эшләр тыгызлап утыртылган
авыл халкына һич мөмкин түгел. Бигрәк тә авылда үскән татар хатыннары өчен.
Ачлыктан качып, авылга яшәргә килгән берничә шәһәр хатыны, хәрбиләрнең
корал төзәп затвор тарткалауларына да карамадылар. Читтәрәк үскән сәрби
куагына үзләре белән алган түшәк япмаларын корып, хатыннар өчен бәдрәф
кебегрәк урын әзерләделәр. Моны күреп, бер карт солдат майор белән сөйләшеп
алгач, ирләргә дә икенче якта шундый ук урын ясарга рөхсәт бирелде.
135
ИСӘР
Хәрби түрә бик ачулы иде. Аңа бит тагы алты авылны яшәгән урыннарыннан
сөрергә боерык бирелгән. Ә монда һаман бер авылны тимер юл стансасына алып
барып җиткереп булмый. Күктә тәүдә тәннәргә сихәт биреп җылыткан кояш хәзер
инде рәхимсез кыздыра башлады. Халык сусады. Балалар ачыктылар. Башта
тик кенә утырган балаларның күбесе ачыгып һәм сусап шыңшырга тотынды.
Менә өйлә намазына вакыт җитте. Дин тоткан картларның берсе урыныннан
торып, кыйблага карап, азан әйтә башлады. Теге майор, тамагын ертып:
– Молчать, молча-а-ать! Перестаньте петь! – дип кычкырып караса да,
барып чыкмады. Карт мулла азан әйтүеннән туктамады. Гүелдәшеп үзара
сөйләшеп утырган халык тып-тын калды. Читтәрәк, беркемгә дә игътибар
итми, чыркылдашып куышлы уйнаган шук малайлар да тынып, шым гына
үз урыннарына барып утырдылар. Түрәләре кушкач, ике кяфер солдат, халык
уртасында басып азан әйткән картны туктатырга чамалап, уртага үтәргә тырышып
караганнар иде дә, барып чыкмады. Халык шулкадәр тыгызлап утыртылган, алар
арасыннан җиңел генә йөрерлек түгел шул. Аннан да бигрәк хатын-кызлар, теге
хәрбиләрнең әле аякларына, әле чалбар балакларына ябешеп, аларны уртага
үткәрмәделәр. Хәрбиләрнең берсе хәтта хатыннар өстенә егылып ук китте. Торып
басарга рөхсәт булмау аркасында авыл халкы барчасы утырып намаз укыды. Барча
халыкны аптыратып, теге урамда яшәгән, динсез һәм сәрхуш, тәмәжник Гаффар
да, картларга кушылып, намаз укыгандагы хәрәкәтләрне кабатлады. Яраланып
яңа гына сугыштан кайткан, мәңге намазга басмаган комсомол һәм коммунист
активистлар да тәүдәрәк берән-сәрән генә сәҗдәгә китсәләр, намаз ахырында
барысы да халык белән бергә намазларын тәмамлады. Халыкка ничектер җиңелрәк
булып китте. Алар өстеннән корал тотып, халыкны атарга әзер торучылардан да
өстәрәк, биектә Аллаһ бар бит әле дигән хакыйкатьне искә төшерделәр.
Бала-чага бала-чага инде. Урыннарында утырып түзә аламы соң алар? Тагы
чым-чыкыр килеп уйнарга тотындылар. Ә Зәйнәп уенга катышырга уйламады да.
Кыз әнисенә кече энеләрен карашты. Үзенә быел унөч яшь тулды. Шулай булуына
карамастан, буе яшьтәшләренә караганда бәләкәй. Әмма бик зиһенле һәм откыр кыз
булып үсеп килә. Кыз Сабит күршесе турында уйлады. Чөнки Исәр һәрчак кулыннан
килгәнчә аларга ярдәм итте. Кайтмый калган малларын да эзләп алып кайта, бәрәңге
бакчаларын да казыша. Күршесен күрсә, авызын да җыеп ала алмый елмаер иде.
Зәйнәп шул турыда уйлап, кече туганын аягына салып тирбәтеп йоклатканда,
әниләренең һәм картәтиләренең үзара сөйләшкәнен ишетеп алды. Әнисе:
– Юкка җәйге көннәрдә аш пешерә торган бәләкәй казанны алмаганбыз.
Ичмаса төенчеккә төйнәлгән ярмалардан ботка-мазар булса да пешереп алыр
идек, – диеп уфтанды.
– Барыбер ут ягарга рөхсәт булмас иде. Күрмисезмени, ничек ажгыра бит,
җаһил, – дип, хәрбиләрне каһәрләделәр. Халык кычкырыша-кычкырыша
су сорап ризасызлык белдерә башлагач, майор, берничә ирне, солдатлар
каравыллавында, су алып килергә җибәрде. Ярты сәгать тә үтмәде, пожар
каланчасы астындагы сарайдан пожар аты белән сулы мичкә алып килделәр.
Халык һәм балалар туйганчы су эчте. Халыкны саклаган хәрбиләр дә шул
ук мичкәгә тутырылган салкын чишмә суын йотлыгып эчтеләр. Үзләренең
биштәрләреннән, америка итләре тутырылган консерваларын алып, төшке
аш ашадылар. Тушёнка исе барча халыкның танавын кытыклап, эчтә улый
башлаган бүреләрне тагы да котыртып җибәрде. Зәйнәпнең әнисе казан алырга
башына килмәүгә үкенде. Кыз тәүдә үзенең кырындагы төенчектән төсләре
уңа башлаган яшькелт джемперын алып киде. Картәнисе, аптырап:
– Нәрсә, кызым, әллә шушы эсседә өшергә әйтәсеңме?
– Юк, картинәм, аркамны кояш нык кыздыра башлады. Эссе капмасын, – дию
136
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
белән генә чикләнде. Үз ниятен беркемгә дә әйтмәде. Зәйнәп, итәгендә йоклаган
бәләкәй энесен картәнисе утырган паласка шудырды да, җайлап-җайлап, куышлы
уйнаган балалар төркеменә барып кушылды. Хәзер аның өстендә Хәдичә әбисе
теккән матур күлмәге алай ерактан ук ялтырап күренми иде. Уйнаган балаларга
хәрбиләрнең бик исләре китмәде. Уйнасыннар, тик эч пошырып елашмасыннар
гына! Күпләре балаларга кызыгып карап тора, чөнки аларның да күбесенең
өйләрендә балалары бар. Алар да кеше, балаларын сагынганнар. Шунысы гына
эчләрен кыра: болар бит барысы да сатлыкҗан басурман балалары.
Төшке ашны ашаган хәрбиләр, майның эссе кояшыннан әлсерәшеп, илле-
алтмыш метр читтәрәк йокымсырап утыралар. Берничәсе арырак китеп,
бөтенләй йокларга ук ятты, чөнки хәрбиләр төне буе йокламаган иде. Аларны
төнлә генә бу авыл кырына машиналар белән китереп бушаттылар һәм, таң
алдыннан гына яшерен пакетны ачып, боерык белән таныштырдылар.
Зәйнәп, солдатларның йокымсырап утыруларыннан файдаланып, балаларны
җайлап-җайлап иң кырдагы йорт бакчасын уратып алган читән янына ук
алып килеп җиткерде. Үзе шук малайларны котыртып, утырган халык тирәли
йөгерешеп ярышырга чакырды. Балалар утырган халык тирәли дәррәү чабыша
башлады. Ә Зәйнәп, җаен туры китереп, инде хәтсез генә үскән кычыткан,
әрекмәннәр арасына чумды. Ничек итсә итте, кычытканнан чагыла-чагыла
читәннең астында бер ятеш кенә тишекне зурайтып, икенче ягына үтә алды.
Алда тагы берничә ихатаны үтсә, үзләренең йортларына да барып җитә,
Аллаһы боерса. Бу тирәдән халык та, аларны саклаган хәрбиләр дә күренми.
Кыз, бакчада инде хәтсез генә күтәрелгән бәрәңге сабаклары арасыннан
шуышып барды да, тагы бер күршеләренең абзар артына чыккач, үзләренең
бакчаларына торып йөгерде. Менә, тыны бетеп, үзләренең йорт алларына килеп
керде. Йөгереп барып, япма астындагы пич өстендә утырган ике казанның
бәләкәен куптарып алырга чамалады. Ах, кызый ни итсен? Ничек кенә көчәнеп
тартса да, казан урыныннан кымшанмады. Көче җитенкерәми икән. Кыз
тагы барча көчен җыеп, казанны актарырга тотынды. Юк кына бит әй. Барып
чыкмый. Нәрсә белән актарса, алып булыр икән? Шулай аптырап, тирә-ягына
каранып, берәр тимер йә булмаса агач кисәге эзли башлады. Шунда колагына:
– Зәйнәп, Зәйнәп! Зәйнәп дип әйтәм бит, – дигән ярым пышылдау тавышы
ишетеп, коелып төште. Куркуыннан чак кире чыгып йөгермәде. Теге тавыш
абзар эченнән килә иде шикелле? Һәм тавыш тагы кабатланды.
– Зәйнәп, син миннән курыкма. Бу мин – Сабит. Сиңа нәрсә кирәк?
Зәйнәп тә Исәрне тавышыннан таныды. Бераз тынычлана төшеп, тирә-ягына
карап алды да аның оңгаена, ярым пышылдауга күчеп:
– Мин синнән курыкмыйм да ул. Син кайда? Үзең нигә куркып качтың? –
диеп, кызый башын боргалап, күзе белән Исәрне эзләде. Бераз тынып тордылар.
Шуннан Исәр:
– Мин синнән курыкмыйм, тик теге җаһилләр барыбызны да алып китәргә
җыена бит, – диде.
Зәйнәп Сабитның кайдалыгын күреп, елмаеп җибәрде. Һәм:
– Курыкмагач, чык монда. Сабит абый, шушы казанны алышырга ярдәм ит.
Сабит, качып торган урыныннан, шикләнеп, тирә-ягына карана-карана, җай
гына килеп чыкты. Үзе дикъкать белән нәрсәдер тыңлый иде.
– Син нигә безнең абзарга качтың?
– Сезнең абзарга качмасам, мине дә алып китәләр. Мин киткәч, картәнине
кем карар? Картәни авырый бит. Озакламый әниләр янына, теге дөньяга
китәргә җыена. Берүзенә аның бик кыен булачак. Аны кем юындырыр, кем
ашатыр? – диеп сөйләнде.
137
ИСӘР
Сабит кызчык кырына килеп басты да карашын кызның чем-кара күзләренә
терәде. Әйтерсең лә кыз йөрәгенә аның күзләре аша үтеп керергә тели иде.
Моны сиземләп алган кыз, кызарып, карашларын казанга күчерде.
– Сабит абый, монавы казанны актарып алып бир әле, – диде.
– Казан сиңа нәрсәгә? Сезне бит барыбер еракка алып китәләр. Син китмә.
Монда кал, – дип, ялварулы тавыш белән кызның йөзеннән карашын ала алмыйча,
якын ук килде. Зәйнәп, моны күңеле белән сизеп, тагы да ныграк кызарды.
– Сабит абый, зинһар өчен дип әйтәм, алып бир инде. Анда барчасы да
ачыкты. Балаларга ботка пешерергә казан да юк. Рөхсәт итсәләр, теге урамнар
бер чиләктә аш пешерергә чамалыйлар, ахыры. Ә безнекеләрдә бер әйбер дә
юк, – дигәч, Исәр «эх» тә итми пич өстендә утырган казаннарның Зәйнәп
күрсәткәнен актарып, кыз алдына китереп тә куйды. Һәм:
– Икенчесен дә алып биримме? – дип, тагы кызның тумыштан ук сөрмәле
төпсез күзләренә текәлде.
Зәйнәпкә бу мизгелдә Исәр әйтерсең лә Галәветдин лампасыннан чыгып,
аның теләсә нинди теләген үтәргә әзер торган бик сөйкемле гыйфрит малае
иде. Шуны уйлап, кыз бераз көлемсерәп тә куйды. Кызның йөзендәге елмаю
чаткыларын күреп, исәр тагы да кыюланып:
– Зәйнәп, син башкалар белән китмә, – диде дә, әзрәк тынып торгач, хәзер
инде кызның күзләренә карамый гына дәвам итеп:
– Зәйнәп… мин бит сине… яратам. Юкка гына мине Исәр диеп теге оч
малайлары ирештерә. Мин бит бу җаһилләрнең киләсен дә, барча халыкны
алып китәсен дә алдан сизәм. Мин укый да, яза да беләм әле. Менә кара,
– диде дә, иелеп, Зәйнәп алдындагы туфракка, «Зәйнәп, Сабит сине ярата!»
дип язып та куйды.
Зәйнәп бөтенләй кызарып, чак ишетелер-ишетелмәс:
– Беләм, Сабит абый, беләм. Тик мин китим инде, анда энеләрем, картәниләр
ачыктылар. Казанны алып барыйм, – диеп, җиздән коеп эшләнгән казанның
колакчыгына тагылган чылбырыннан күтәреп, бәрәңге бакчаларына таба
атлап китте.
Исәр Зәйнәпкә карап һәм йөрәгеннән чыккан бик әрнүле тавыш белән:
– Зәйнәп! Китмә! Сиңа анда кыен булачак. Бик кыен булачак. Монда икәү
яшәрбез. Син булсаң, картәни дә терелер, – дип, еламсырап дигәндәй Зәйнәпкә
ялынып, артыннан карап калды. Тик кыз гына һаман алга атлавын белде. Арт
капкага җиткәч, нәрсәдер уйлап туктады да, Исәргә карамый гына:
– Мин бит әле бәләкәй. Аннан әниләр дә мине югалтса еларлар, – дип куйды.
Шуны гына көткән Исәр, кыз янына йөгереп килеп җитте дә:
– Беләм, Зәйнәп, беләм. Үсәрсең. Мин озак көтәргә дә риза. Тик монда гына
кал, – дип, кыз кулындагы казанның икенче ягыннан килеп тотты.
Зәйнәп казанны үзенә таба тартты, тик Исәр генә казанны ычкындырмый:
– Зәйнәп, Зәйнәп! Кал минем белән, бергә яшәрбез, – дип кабатлады.
Кыз инде үзенең тукталып калганына үкенә башлап һәм Сабит күршесе
аны җибәрмәс диеп куркып:
– Сабит абый, җибәр инде. Мин әнидән сорап булса да килим, – диеп
хәйләләргә үк тотынды. Исәр кинәт кенә казанны үзе күтәреп алды да кайда
иелеп, кайда шуышып дигәндәй ихата-киртәләрне үтеп, азаккы читән артына
чаклы кызчыкны озатып куйды.
– Зәйнәп, мин бит сине яратам, – дип пышылдады.
Кызый бая читән астыннан шуышып чыккан урыныннан казанны аяклары
белән этәреп, теге якка шудырды. Үзе читән астыннан шуып чыга башлаганда
өстенә кигән джемперы, читәнгә эләгеп, һич ычкынырга теләмәде. Моны күреп
138
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
Исәр шуышып килде дә кызның киемен читән ботагыннан ычкындырырга
чамалады. Шул чакны кыз үрелеп Исәрнең битеннән үбеп алды.
– Сабит абый, мин дә сине яратам, – диде дә ялт кына тишектән теге якка
шуып чыкты. Һәм серле сүзләрен дәвам итеп: – Тәүге килгән чагыңнан ук
яратам. Хуш, Сабит абый, хуш! – дип пышылдады.
Сабит ни эшләргә дә белми кызга берчә аптырап, берчә мәхәббәт тулы
карашы белән аның күзләренә текәлде. Шунда кызның читән казыгына
тотынып торган кулын шәйләп, аның бармакларына иренен терәде. Кызыкай
кулын тартып алмады. Шуңа да Исәр, Зәйнәпнең бармакларын үзенең зур
кулына йомшак кына алып, тагы пышылдарга тотынды:
– Зәйнәп, тукта, ашыкма. Мин сиңа менә нәрсә бирәм… Бу минем бүләгем.
Сиңа дип сакладым. Беркемгә дә күрсәтмә! – диде дә, чалбарының кайсыдыр
үзе генә белгән ямау астыннан баш бармак зурлык кына төенләнгән яшел тасма
тартып чыгарды. Аннары кызның учына салып, үзенең кытыршы куллары
белән аның учын йомшак кына кысты. Һәм тагы пышылдап:
– Син әниеңә әйт тә кире кил. Яме!
Кызый кулын Исәрнең учыннан җай гына тартып алып, читәннән читкә
шуыша башлады. Бераздан егетнең еламсырап дәшкән пышылдавын ишетеп,
артына борылып карады. Исәр:
– Зәйнәп, кил яме. Кире кил. Әгәр син килмәсәң, мине үтерәләр бит, – диеп
читәннең теге ягында ике яңагын алмаш-тилмәш чәбәкли-чәбәкли еламсырап
кабатларга тотынды. Егет чынлап та елый иде. Күз яшьләрен кызга күрсәтмәскә
була, хәзер инде җиргә үк капланды. Исәрнең елаганын кызчык аның аркалары
дерелдәп куюыннан аңлады. Үзенең дә күзеннән яшьләре атылып чыгып, ул,
ирексездән, казан төбендәге корымга буялган куллары белән битенә тәгәрәп
төшкән яшьләрен сөртте. Зәйнәп тә шушы минутта аңлап, күңеле белән
сизенде, алар башкача күрешмәсләр инде.
– Хуш, минем Сабит абыем! Хуш, минем Исәрем, минем мәхәббәтем, – диеп
кабатлый иде бу яшь кенә үсмер кызның иреннәре.
Шул сүзләрне эчтән кабатлый-кабатлый, кыз үзенең тәкъдиренә буйсынып,
шуыша-шуыша, әрекмән, кычыткан үскән баягы чокыр кырына да килеп
җитте. Әмма әниләре янына барырга җае гына туры килми торды. Менә
җае да чыкты. Тау ягыннан, алар китәсе юлдан, ике җайдак күренде. Болар
да баштанаяк коралланган хәрби кешеләр иде. Җайдакларны авыл халкын
саклаучылар да күреп калды. Солдатлар җанланышып, шаулашып алдылар да
утырган җирләреннән торып бастылар. Зур таш өстенә пулемётларын халыкка
төзәп куйган сакчылар да, бар нәрсәләрен онытып, килгән атлыларны күзәтә
башлады. Зәйнәп, нәкъ шул чакны җаен туры китереп, үзе кырыннан йөгерешеп
үткән балалар төркеменә казанын күтәреп килеп кушыла алды.
Балалар, пичтән чыккан пәри баласы кебек пычранган кызны күреп, тәүдә
аптырашып тын калдылар, аннары Зәйнәпне танып, тагы чыркылдашып
көлешергә тотындылар. Зәйнәп, берсенә дә игътибар итми, тиз үк әнисе кырына
барып чүгәләде. Бая ук кызыннан күз яздырган ана, Зәйнәпне балалар арасында
күрмичә коты очып, тавыш күтәрергә әзерләнеп беткән иде. Бөтенләй морҗа
пумаласы кебек пычранган һәм итәге ертылган кызын күреп, әни кеше тәүдә
Зәйнәпне әрләргә тотынды. Тик, ул өстерәгән бәләкәй җиз казанны шәйләп,
кызын кочаклап, шатлыгыннан елап җибәрде. Чөнки белә иде, сакчылар
Зәйнәпне күреп калсалар, ике дә уйлап тормый һәлак итүләре мөмкин иде бит.
Менә җайдаклар сакчылар кырына ук килеп, берсе майорга ниндидер пакет
тапшырды да бүген машиналар булмасын әйтеп, җыелган халыкны тагы да
ныграк сакларга кирәклеген искәртте. Тапшырылган пакетны иртәгә төгәл сәгать
139
ИСӘР
иртәнге сигездә генә ачарга кушты һәм бу җайдаклар тагы да алга таба үз эшләре
белән китеп бардылар. Тегеләр хәтсез генә китеп, сүзләр ишетелмәячәгенә тәмам
инанган майор аларны катлы-катлы сүгенеп озатып калды.
Кич җитте. Халык бик тә нык шаулаша башлап, ашарга әзерләргә һәм җылыныр
өчен ут ягарга кирәклеген таләп итте. Сакчылар да үзара сөйләшеп киңәшләшкәч,
рөхсәт бирделәр. Чөнки ут яктысында качарга җыенучыларны алдан ук күреп
калырга мөмкинлек туачак. Кем белсен, караңгыда меңгә якын халык әллә
нәрсәләр эшләп ташларга мөмкин. Ул инде мондагы халык карт-коры, хатын-кыз
белән бала-чага гына булсалар да – барысы да сатлыкҗаннар. Хөкүмәт шулай
диеп карар чыгаргач, бу дөрес инде. Якындагы бер абзарны сүтеп, куылучы халык
утырган урынга көндез су ташыган ат белән утын китереп ташладылар. Абзар
хуҗасы үзенең абзарын сүткәнгә тавыш күтәрергә чамалаган иде дә, авылдашлары:
«Кире кайткан көе бөтен авыл белән таштан яңа абзар салып бирербез», – диеп
бердәм вәгъдә иткәч, тынып калды. Һәркем үзенең туган авылына озакламый кире
кайтырбыз әле дигән өметтә иде. Зәйнәп алып килгән казан белән, кулдан-кулга
дигәндәй йөртеп, бала-чагага булган кадәр һәм булдыралган чаклы ризык пешереп
ашаттылар. Тик, бүген көтүгә куылмаган сыер-кәҗәләр генә, хуҗаларын чакырып,
абзарда акырыштылар. Аларның шулай кычкырышуы кичке буш авыл өстеннән
үтеп, әллә кайларга чаклы яңгырап, тауларга таралды. Бу җан өшеткеч тавышлар
авыл халкының йөрәгенә утлы ук булып кадалды. Һәм ниндидер шомлы искәртү
кебек тоелды. Бүгеннән башлап халык ниндидер билгесез һәм коточкыч аянычлы
яңа тормыш белән яши башлады.
Кемдә нәрсә бар, балаларны шуның белән төреп, йокларга салдылар. Халык
төне буе керфек тә какмады. Аларның хәле йокларлык түгел иде. Таң атмастан
бу якларда май айларында еш була торган куе күкшел томан төште. Бүген ул
бигрәк тә куе, хәтта бит-күзләргә сылашып тора иде. Таң атып, яктыра башласа
да, кул сузымы җирдән бернәрсә дә чамаларлык түгел. Менә томан таралырга
итә башлады. Шул чакта авыл халкын таң калдырырлык бик тә гаҗәеп нәрсә
булып алды: халык кырында өсләренә чүпрәк капланган өч чиләк яңа сауган сөт
белән әпәй һәм яртышар итеп төрле-төрле ярмалар салынган ике капчык пәйда
булган. Сакчылар ничаклы уяу сакласалар да, беркем дә сизмәгән. Барысы да
аптырашта калды һәм нәрсә уйларга да, ни дип фаразларга да белмәделәр.
Тик Зәйнәп кенә әнисенә:
– Исәр китергән, – диде.
Әнисенең: «Кайдан беләсең?» – диюенә:
– Беләм инде. Сабит картинәсен саклый. Кичә казанны ул актарып алып
бирде. Минем көчем җитмәс иде. Ул безнең абзар башында качып ята, – дип
пышылдады, бер дә әһәмият бирмәгән төсле. Тик битенә генә сизелер-сизелмәс
кызыллык йөгерде.
Әнисе күрше йортта түшәктә яткан карчыкны уйлап, догалар укып,
Аллаһтан бу әбине үзенең рәхмәтеннән ташламавын үтенде. Менә әкренләп
томан тарала башлады. Катлы-катлы булып катланды һәм җай гына диңгез
ягына шуышты. Шул чакны каршы як тауга авыл көтүенең әкрен генә менеп
барганы да томан катламы аша күренеп-күренеп калды. Бик тә гаҗәеп күренеш
иде. Әйтерсең лә көтү томан өстеннән, җай гына йөзеп, кайдадыр китеп бара.
Мираж дисәң, мираж түгел, ниндидер бер бик сәер күренеш иде… Барча халык
тәүдә бу ни гыйльлә, әллә томан катламы аша күзебезгә генә күренә инде диеп
торганда, кайдадыр бик еракта, тын һаваны тибрәтеп, әкрен генә бик моңлы
итеп курай тавышы ишетелде. Шунда гына халык айнып китеп:
– Исәр бу! Исәр авыл көтүен көтәргә алып чыккан. И бахыркаем, ул,
күрәсең, качкан җиреннән авылга кайткан, – диешеп, үзара пышылдашты. Бик
140
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
ерактан яңгыраган бу курай тавышын халыкны саклаган хәрбиләр дә ишетеп
алдылар һәм, таулар арасындагы томан өстеннән йөзеп барган көтүне күреп,
алар бөтенләй шөбһәләнеп күзәттеләр. Үзенең дулкынлануын баса алмыйча,
майор, тау буенда йөзеп барган көтүгә карап, пулемёттан ут сиптерергә боерды.
Курай тавышы берара тынып калды. Хәрби түзмичә, кичәге фельдъегерьләр
калдырган пакетны вакытыннан алда ачты һәм, ямьсез сүгенеп, өстәге
түрәләрне әрләде. Боерыкта машиналар юклыкка сылтап, куылучыларны
җәяүләп моннан утыз чакрымнар чамасы ераклыкта үтә торган олы юлга
алып чыгарга кушылган. Тагы да карышучыларны һәм фетнә таратучыларны
кичектергесез, урында ук атарга боерылган иде.
Менә халыкка торып басарга кушылды. Авылда мулла исәпләнгән Сәлмән
карт азан әйтергә тотынды. Майор үзенең солдатларына бабайны тиз арада
туктатырга кушып, боерык бирде. Ярый әле араларында олы яшьтәге теге
солдат, түрәсе кырына килеп:
– Берүк бабайга тия күрмәгез. Алар авыллары белән шулай хушлашалар.
Җырласыннар әйдә. Югыйсә дөнья хәлен белеп булмый, барчасы берьюлы
безгә ташланырга мөмкиннәр. Аннан бу кыргый татарларны тотып тыярмын
димә. Үлгәннәрен дә белмәячәкләр. Берүк каршы булмагыз. Безгә аларны
исемлектә күпме бар, шул чаклысын исән-сау стансага тиклем алып барып
җиткерергә кушылган. Алла сакласын! Бу халык барсы берьюлы җенләнә
башласа, әллә кайда китә алмыйсың, – дигәч, хәрби түрә үзенең тәүдә биргән
боерыгын кире алды. Эчтән генә: «Картлач дөрес әйтә. Бу сатлыкҗан орда
калдыгын, дуласа, тотып тыярмын димә. Кырагай түмәрләр», дип уйлады. Бу
майор татарлар яшәмәгән урыс өлкәсендәге шәһәрдә үскән бер бәндә булып,
миһербанлылыкның ни икәнен белмәгән бер нәрсә. Кыскасы, органнарда
эшләп, карьера өчен, кушсалар, туган анасын да шушы татарлар арасына
кушып сөрергә әзер булган ерткыч иде. Юкка гынамыни, аның Совет
хөкүмәтенә тугрылыгын сынар өчен, 1937 елны ниндидер булмаган гаеп табып
кулга алынган апасы белән җизнәсен атарга кушканнар иде. Ике дә уйламый:
– Революция һәм халык дошманнарына, кем булуына карамастан, тик үлем
генә, – дип, бертуган апасы һәм җизнәсенә алтатырындагы пулялары беткәнче
лепкәләренә атты. Җитмәсә, үләр алдыннан апасы, энесенең битенә төкереп:
– Иблис калдыгы, – дигәч:
– Теге дөньяда да табып, бу сүзләрең өчен тагы бер тапкыр атачакмын, –
диеп тешен ыржайтты.
Кыскасы, бу бәндә, эт дисәң – йоны юк, кеше дисәң – юне юк, бер иблис
калдыгы иде.
Азаннан соң барча халык муллага ияреп тәкъбир әйтергә тотынды. Һәм шул
оңгайдан тәкъбир сүзләрен әйтә-әйтә юлга кузгалдылар. Халык елый иде. Һәм
тәкъбир авазы хәзер инде томаны бөтенләй таралган саф һавада әллә кайларга
ишетелде. Авыл күздән югалганда, таулар арасыннан яңадан курай тавышы
яңгырады. Бик тә моңлы, авыл халкы моңарчы ишетмәгән борынгы татар көе
үзәкләрне өзде. Сабит үзен сыендырган, хәзер кайдадыр билгесезлеккә куылып
китеп барган авылдашлары белән менә шулай саубуллашты.
Исәр авылда картәнисе белән генә калды. Барча хәлне үзенчә аңлап, көн дә сыер-
сарыкларны көтүгә алып чыкты. Берничә сыерны сауган булды. Барча авыл сыерын
савып бетерә алмаслыгын аңлап, саудырган сыерларга бозауларын кушты. Авылда
калган этләрнең барсын да бәйдән ычкындырып чыкты. Хуҗалары барда нинди генә
усал булып күренгән этләр дә аңа берсүзсез буйсындылар. Хәтта кулларын ялап,
койрыкларын болгап, аңа рәхмәтләрен үзләренчә – этчә җиткерәләр иде. Хуҗаларын
сагынып шыңшып, кайчагында улашып алган этләрдән башка авылда һичкем юк.
141
ИСӘР
Беркөнне Сабит елга буена төшеп, көне буе шунда качып утырды. Куркуы
бушка булмаган икән, төш алдыннан авылга бер төркем хәрбиләр килеп, өйдән-
өйгә кереп, барча йортны тентеп чыктылар. Чакырылмаган кунакларга амалап
чыккан берничә этне атып ектылар. Яраланган этләрнең чинашып елашкан
тавышына башка этләр, койрыкларын бот арасына кысып, дәшми генә шыңшып,
кайсысы кая качып бетте. Авылны тентеп йөрүчеләр Сабитлар өенә дә кереп
чыкты. Үзләренең командирларына бер чирле карчыкның тора да, юньләп сөйләшә
дә алмый түшәктә авырып ятканын хәбәр иттеләр. Тегесе кереп карап, тикшереп
чыкты да ярдәмчесенә әбинең чигәсенә пуля җибәрергә кушты. Анысы:
– Иван Васильевич, нигә шул тере сөлдәгә пуля әрәм итәргә? Үзе дә
дөмегәчәк. Кулны пычратасы килми. Әле генә чишмә суы белән юынган идем.
Әйдәгез, әнә солдатлар бер йортның кар базыннан берничә дистә ел сакланган
бик яхшы шәраб тапканнар. Авыз итик шуннан. Җитмәсә, төшке ашка каз,
сарык ите пешергәннәр. Шәп! – диде.
Чынлап та, тегесенең карыны ачкан иде. Һәм ул, ярдәмчесенең сүзен
тыңлап, солдатлары урнашкан бер бай гына йортка таба атлады.
Качып калучылар юк микән диеп авылны тентегән солдатлар китте. Сабит
кача-поса кире өйләренә кайтып кергәч, картәнисе, туранын аптыратып, яткан
җиреннән торып утырды. Һәм егетне бераз шелтәләп тә алды:
– Кайда йөрисең, улым? Чәй куяр идең.
– Хәзер чәй кайнатам. Мин теге җаһилләрдән качып яттым. Югыйсә, мине
дә куып алып китәләр иде. Мин китсәм, сине кем карар? Юк, мин китмим, –
дип сөйләнде.
Әби тураны сөйләгәннәрдән бернәрсә дә аңламады шикелле. Әзрәк дәшми
торгач:
– Чәй куйдыңмы? – дип сорады.
– Әйе, куям.
– Бар, алайса абыстайны – мулла әбисен алып кил. Шуннан Сәгыйдә
әбиеңне, Сабира апаң белән Тәнзилә апаңны чакыр, – диде.
Сабит картәнисенә бераз гына аптыраулы карап торды да:
– Алар берсе дә юк. Барысын да алып киттеләр, – диде. Үзе самавыр
морҗасына күмер тутырып, чыра белән ут куеп булаша иде. Картәнисе тагы:
– Нәрсә сөйлисең, улым? Кая китсеннәр алар?! Миңа үләргә вакыт җитте.
Җаным тәнемдә чакта берәрсе «Ясин» чыксын. Үлемтеккә дип әзерләгән
әйберләрем сандыкта. Шул-шул як мөештә. Шуннан алырлар. Хәергә әллә нәрсә
юк инде. – Туктап хәл алгандай итте. – Булган әйберләрне сандык төбеннән үзләре
хәстәрләп алырлар. Мин үлгәч, әллә кая китмә. Көтү көтә беләсең. Авыл көтүен
көтәрсең. Сугыш беткәч, туган-тумачаны Казан артындагы шул-шул авылдан
эзләп табарсың. Мин барсын да язып, Коръән эченә куйдым. Хәтереңә сеңдереп
куй! Барча язылган адрес-кәгазьләр Коръән эчендә, – дип һаман үзенекен сөйләде.
Сабит картәнисенең авылдагы хәлләрне белмәвенә гаҗәпсенебрәк:
– Картәни, авылдагы барча халыкны стансага куып алып киттеләр. Без икәү
генә калдык, – диюенә, картәнисе эчтән генә, бу бала тагы алышынырга әйтә
микәнни? – дип уйлап куйды һәм, нәрсәдер исенә төшереп:
– Бар, бар, әбиләргә хәбәр ит. Җаным авызыма килеп терәлгән инде минем.
Теге таулар арасындагы апаңнарга да әйтергә кирәк. Тиз килеп җитсеннәр, – диде.
Сабит картәнисенә барча хәлне ипләп аңлатып та бирә алмады. Үзенең аңы
белән, картәнисе дә аны ялгыз калдырып китәргә җыена ахры, диеп уйлап
шөбһәләнде. Шулай да картәнисе әйткәч, таулар арасындагы авылда яшәгән
апаларына хәбәр бирергә булып өйдән чыгып китте. Әби дә аңа башкача сүз
сөйләп торырлык хәлдә түгел иде. Озак сөйләшүдән арып, кире урынына ятты.
142
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
Сабит кыш көне барып кунак булган апалары яшәгән авылга чыгып йөгерде.
Юлны белә. Гомумән, ул, берәр кая барырга булса, гел йөгереп йөри иде. Әле
дә шулай итте. Тик ул әле апалары яшәгән авылдагы кешеләрне дә куып алып
киткәннәрен белми иде. Менә Исәр авылга барып керде. Тик авыл урамында
тотрыксыз искән җилгә ияреп ертылган дәфтәр битләре һәм гәзит кисәкләре
генә очып йөри. Анда-санда очраган этләр дә тизрәк берәр кая качып китү җаен
карадылар. Тау буендагы сыерлар һәм башка маллар гына кайда керергә, кемгә
барып бәрелергә белмичә кешеләрне эзләп йөргән Исәрне мөгрәшеп каршы
алдылар. Бу авылда да кот очырырлык тынлык иде. Тик бар дөньяга битараф
булган әтәч кенә, тавыкларын дәртләндереп, киртәгә басып кычкыруын белде.
Бу авылда да һичбер адәмне очратырмын димә. Исәр, апаларын тапмагач һәм
бу кешесез авылдагы шомлы тынлыктан, үзенең барча галәмгә ялгыз калачагын
аңлады. Коты алынып, елый-елый кире авылларына торып чапты. Барча дөньяда
Сабит һәм кайда барып бәрелергә белмәгән йорт хайваннары гына. Җитмәсә,
хуҗаларын югалткан хайваннарның берничәсе Сабитка иярергә чамалады. Егет,
бар көченә кайтыр якка торып йөгергәч, артыннан кычкырышып озатып калдылар.
Сабит үзенә төбәлгән карашны әллә кайдан сизеп алды һәм, туктап, тирә-
ягына каранды. Алда, ерактагы юл борылышында, өч-дүрт атлыны күреп
калды һәм тизрәк читкә, елгага таба торып йөгерде. Исәбе: ничек булса да
елга буенда үскән таллар арасына тизрәк кереп яшеренү иде. Тик җайдаклар
да аны күптән шәйләгән булганнар, ахры, атларын чаптырып, артыннан куа
төштеләр. Бу үсмер егет менә-менә таллар артына кереп яшеренәчәк. Куып
җитә алмаячакларын аңлап, туктадылар да аркаларындагы карабиннарын алып,
Исәрнең артыннан ата башладылар. Сабит, инде таллар арасына яшерендем
дигәндә генә, гөрселдәп җиргә барып төште.
Атлы хәрбиләр дә атуларыннан туктап: «Кемнең пулясы бу кырагай
сатлыкҗан татар баласын аяктан екты», диеп бәхәсләшергә тотындылар. Берсе:
– Мин барыгыздан да төз атам. Минеке тиде, – диде.
– Юк, минеке тиде, мин – Ворошилов укчысы, – диеп, икенчесе күкрәгендәге
калай билгегә төртеп күрсәтте. Бер-берсе белән кычкырышып, сүзгә килделәр.
Шулай да малайның үлеме, тереме икәнен белешергә була, җай гына
атларын атлатып, Сабит егылган җиргә бардылар. Тик яшел үләндә аның
хәтсез генә агарга өлгергән кан эзләреннән башка берни тапмадылар. Чөнки
Исәр, егылган көе шуышып, кырда гына аккан тау елгасына тәгәрәп төште.
Каршы ярга инде менеп җиттем дигәндә – тагы суга тәгәрәде. Бу турыдан
ярга менә алмасын аңлагач, суга төшеп, су оңгаена кайда агып, кайда тәгәрәп
дигәндәй ары китте дә су өстенә үк ятып үскән бер тал ботагына тотынып,
тал тамырлары астына кереп яшеренде. Хәрбиләрнең атлары текә генә ярлы,
ташлар арасыннан шарлап аккан суга төшәргә теләмәде. Солдатлар да, үләнгә
буялган һәм җиргә хәтсез генә аккан канны күреп:
– Кайда китсен ул. Җәрәхәте үлемечле. Качып киткән икән, аңа шул кирәк.
Этләшеп, җәфаланып үләчәк. Кемгә хаҗәт бер сатлыкҗан татар баласы?!
– Беркем дә ярдәм итмәячәк. Бөтен Кырым адәми заттан азат. Без генә
монда хуҗа.
– Очраса да, тик безнең солдатларга гына очрар.
– Ярар, бу турыда сүз куертмыйк. Без беркемне дә күрмәдек, безгә беркем
дә очрамады, – дип сөйләнделәр дә ары киттеләр. Һәм малай турында инде
онытып, икенче – үзләренә мөһимрәк бүтән нәрсәләр турында сөйләшә
башладылар.
Кем кайда нинди көмеш беләзек эләктергән дә, кем акча, алтын йөзек һәм
алкалар...
143
ИСӘР
Сабит өйләренә төнлә генә чак, көч-хәл белән кайтып керде. Ул кайтканда
әби күптән суынып беткән иде. Исәр үзенең яралы аягын һәм корсагын таза
чүпрәк белән бәйләп куйды. Тик билдән кереп корсактан чыккан ядрә җәрәхәте
генә үтереп авыртырга тотынды.
Икенче көнне Сабит, бернәрсәгә карамый, кара таңнан зиратка барып,
картәнисенә кабер казыды. Хәле юк. Ничек итсә итте, шартына китереп анысын
да казып куйды. Казылган кабер кырында хәтсез генә уйланып утырды. Хәл
җыйды. Әзрәк елап та алды. Күзендә яшьләре күптән кибеп беткән. Ул тик
сулкылдап, калтыранып, тирән итеп тын алып кына куя иде. Үзенең яраларын
уйлап, әле яңа гына казылган каберне тагы да әзрәк зурайтты. Килештереп
ләхетен дә алды. Аннан өйгә кайтып, бөтен нечкәлекләрен белмәсә дә, сандыктан
картәнисе әйткән әйберләрне алып, мәетнең кырына тезеп әзерләп куйды.
Шуннан нәрсәдер исенә төшереп, авылдагы мулла йортына китте. Өйнең ишеге
биксез иде. Гомумән, бу авылда өйне бикләп йөрү гадәте юк. Ишеккә берәр нәрсә
сөяп кенә куялар. Ул өй эченә кереп каранып торды да чыгып бусагага утырып
уйга калды. Бу йортка нәрсәгә килгәнен дә аерым гына әйтә алмас иде. Корсактагы
ярасы түзеп торгысыз сызлый. Менә кайдандыр бер мәче баласы килеп чыкты
һәм Исәрнең аягына сырпаланып мияуларга тотынды. Ачыккан, ахры…
Сабитның күзе әле язылырга өлгермәгән бер зур гына кабер ташына төште.
Ул таш кырында торган бәләкәй кул арбасына ташны көчкә-көчкә күтәреп
салды. Артык көчәнүдән, корсагындагы ярасыннан тагы кан саркырга тотынды.
Хәле юк, бусагага утырып тагы хәл алды. Кырында сырпаланган мәче баласына
өйдән инде ката башлаган күмәч кисәге чыгарып бирде. Мәченең мырылдый-
мырылдый күмәчне кимерүен бераз карап утырды. Тагы тирә-ягына күз салды.
Мулла абзый, күрәсең, кемгәдер таш язарга әзерләнгән булган. Шунда ук
әрҗәсе белән эш кораллары да тора. Сабит, ташка яза торган коралларны да
арбага урнаштырып, әкрен генә зиратка юл алды. Арбадагы әйберләрне әзер
кабер кырына илтеп бушатты.
Хәзер инде өйгә кайтып, картәнисен соңгы юлга әзерлисе бар. Үзе күргән-
белгәннәрен исенә төшереп, әбине күлмәкләре өстеннән кәфенләде. Мәетне бәләкәй
арбага чыгарып салды. Аның өстенә Зәйнәпнең әнисе биргән иске генә кәүирне япты.
Әби картлыктан һәм ничәмә көннәр ашамаудан бөтенләй кибеп, җиңеләеп калган.
Тик Исәрнең генә хәле бөтенләй бетте. Җитмәсә, каберлек авылдан читтә урнашкан
бер биек кенә калкулык өстендә. Кайда мүкәйләп, кайда шуышып дигәндәй, бәләкәй
арбаны көчкә зиратка алып барып җиткерә алды. Көне шуның белән үтте.
Төнлә, картәнисен төргән кәүирнең бер кырына төренеп, уяулы-саташулы
зиратта кунды. Элек зираттан һәм үлгән кешеләрдән бик курка торган иде. Курку
күптән китте. Аңа тик кадерле картәнисен, бу галәмдә бердәнбер якын кешесен,
ничек тә соңгы юлга кадерләп озатырга кирәк! Исәр шул турыда гына уйлады.
Икенче көнне иртән үк, шартына китереп, мәетне ләхеткә урнаштырды һәм
ләхет авызын каплады. Тик каберне бөтенләй үк күммәде. Үзенә дә картәнисе
кырыннан урын калдырды… Картәнисе көчләп дигәндәй өйрәткән «Әлхәм»
белән тагы берничә доганы эчтән генә кабатлаган булды. Амин тотты. Шуннан,
каберлектә мулланың көйләп укыганын исенә төшереп, догаларны көйләп
укырга чамалап, ниндидер бер көйгә охшатып мөгрәргә тотынды. Укып беткәч,
«әппәр» итеп куйды да тагы уйга калды.
Хәзер нишләргә? Хәзер нишләргә? дигән сорауны үзенә кат-кат биреп
утырды да, кинәт кенә исенә төшеп, кичә алып килгән ташка барып тотынды.
Таш эшкәртә торган кораллар белән яза башлады. Хәле бөтенләй бетеп,
саташулы йокыга да киткәләде. Исенә килеп, тагы үзе булдыра алганча, ташка
хәрефләр чокырга тотынды. Зират эчендә бүген көне буе тук-тук... тук-тук
144
Х И С А М Е Т Д И Н И С М Ә Г Ы Й Л Е В
тукылдау тавышы ишетелеп торды. Ташка хәрефләр тезгән тавыш, күңелгә
ниндидер шом салып, бөтенләй күз бәйләнеп караңгы куерганчы, авыл өстенә
таралды. Тук-тук…тук-тук…
Бүген Зәйнәпләрнең эте дә Сабит кырында кунды. Исәр кичәге кебек,
картәнисен төреп алып килгән кәүиргә уранып ятты. Ә эт аның аркасына
терәлде. Шуңа да Исәргә бүген җылырак булды. Һәм ул эт белән, дусты белән
гәпләшкән кебек, сөйләште. Аның белән киңәшләште.
Җәрәхәт тишеге бөтенләй каралып чыкты. Ярадан аккан кан туктамады.
Җай гына саркыды. Хәзер инде аннан бөтенләй эренле сүл килә башлады.
Исәр үзенең әҗәле менә-менә килеп җитәрен сизенә иде. Шуңа да ашыкты.
Ташка язып бетергәч, картәнисенең баш очына бик әйбәтләп җиргә казып
утыртты. Кабер эченә булдыра алган кадәр туфрак тутырып, ләхет кырын казып
тирәнәйтте һәм үзе шунда кереп ятты. Җир суык иде. Өшүдән уянып китеп,
көчкә кабердән чыкты да читтә генә яткан кәүир-паласны бөкләп астына салды.
Бер ягын өстенә япты. Болай җылырак иде. Сабит хәлсез куллары белән үзенең
аякларына туфрак өйде. Шуннан бөтенләй сузылып ятып, кәүир астыннан бер
кулын гына чыгарып үзен туфрак белән күмә башлады. Хәле бөтенләй бетеп,
туктап калды. Яңадан исенә килеп, тагы үз-үзен күмәргә чамалап, бертуктаусыз
теге догаларны укый-укый, туфракны үз өстенә сыпырды. Аңын югалтып,
чираттагы тирән йокыга талудан бүтән уянмады…
Бу эшләргә шаһит булып, кабер кырында яткан эте генә кичләтеп, буш авылны
яңгыратып, сузып улап җибәрде дә тынып калды. Авылда этләр күп булмыйча,
биш-алтысын теге кара таңда ук аттылар. Аннан берничәсен, хуҗаларын озатып
иярә баргач, юлда үтереп калдырдылар. Калганнарын авылны тикшерергә
килгәннәргә амалап каршы чыккан өчен аттылар. Шулай итеп, хәзер авылда
теге урамнан бер-ике эт һәм бу «Сыңар балак» урамыннан Зәйнәпләрнең генә
эте исән иде. Зәйнәпләрнең эте шулай улап, елый-елый Сабит күршесе белән
хушлашты. Аңа кушылып, теге урамда исән калган тагы ике эт тә елады.
Сабит үлгәннән соң да әле күрше эте каберлекне саклап байтак төн кунды.
Һавада мәет исен сизеп очып йөргән козгыннарны кабер янына якын китермәде.
Бер төнне бик каты итеп яшенләп яңгыр яуды. Яшен уклары чатыр-чотыр
килеп барча һаваны кискәләде, дөбердәп күк күкрәде. Сабит яткан һәм күмелеп
бетмәгән кабер кырындагы туфрак яңгыр суларына җебеп, кабергә ишелеп төште.
Шулай итеп, табигать, соңлап булса да, үзе үк Сабитны җирләшергә ярдәм итте.
Яңгырдан соң икенче көнне Зәйнәпләрнең эте, ялгызлыкка түзә алмыйча,
тагы кабер кырына килеп ятты. Ишелгән каберне карап, озак кына шыңшып
торды. Менә кабер өстендәге туфрак аз гына селкенгәндәй булды. Эт сагайды!
Аннан бер бөҗәкме, әллә коңгыз инде – килеп чыкты. Юк, бу бер кырмыска
баласы иде. Бик этләшеп килеп чыкты, чөнки өстенә өелгән туфрак тавы бик
авыр булып, ул чак өскә күтәрелә алды. Кара кабердән якты дөньяга килеп
чыгуына шатланып, мыекларын селкетте. Күрәсең, яшенле яңгыр вакытында
егылып төшкән кырмыска баласы булды. Юк, юк… Бу кырмыска баласы
түгел, ә кырмыска баласы рәвешенә кергән ДӨРЕСЛЕК-ХАКЫЙКАТЬ, АЧЫ
ХАКЫЙКАТЬ иде. Әлеге вакытта чын дөреслек өскә күтәрелеп чыга алмый.
Аның көче дә юк, ул шушындый каберләргә күмелгән. Шуңа да дөреслек,
кырмыска баласына әверелеп, өскә күтәрелде дә. Чөнки дөреслек, кырмыска
баласы зурлык кына булса да, караңгылыкны ертып, өскә күтәрелергә, якты
дөньяга күренергә тиеш!.. БУ БИТ – ДӨРЕСЛЕК!
Тик кырым татарлары өчен әле бүген, 1944 елның 18 маеннан, бу мөмкин
түгел иде. Бу илдә борын заманнардан ук шулайрак булды. Килер заман, барча
дөреслек өскә калкып, җир шарына таралып, бөтен халыкка билгеле булыр!!!
145
ИСӘР
***
Менә, үткән гасырның кырык дүртенче елындагы май азакларындагы кебек,
2014 елның бик тә ямьле май аендагы бер көнендә иске каберстан кырына чит ил
машинасы килеп туктады. Машинадан ике яшь кенә пар төште. Алар бик картайган
бер әбигә дә төшәргә ярдәм иттеләр. Көмәнле яшь хатын әби туранының килене
иде. Килен кеше, каберстанга кермичә, читтә, машина кырында калды. Әби белән
тураны каберлеккә керделәр. Алар әкрен генә авылдашларының каберләрен карап
йөрделәр. Карчык әрвахларга арнап догалар укыды. Иң кырдагы кабер кырында
әби озак кына туктап торды. Кабер бик тә сәер иде. Чөнки җитмеш ел үткән булса
да, яртылаш кына күмелгән икәне күзгә ташланып тора. Әби иелеп, инде кыйшая
төшкән таштагы язуны укыды. Ташта болай дип язылган иде:
«Монда Хәдичә картәни белән мин – Сабит ята.
Мин – 1928-1944, 26 нчы май».
Ташның икенче ягында: «Зәйнәп, мин сине яратам. Зәйнәп + Сабит», дип
язылган язуы да бар. Зәйнәп әби бу кабер кырында бигрәк тә озак басып торды.
Аннан, хәле бетеп, таш кырына утырды да елый-елый яңадан дога укырга
тотынды. Бу кабердә аның беренче мәхәббәте Сабит ята бит. Тәүге сөюе.
Тураны Айдар, картәнисенә комачауламас өчен, дәшми генә каберстаннан
чыгып китте. Машина эргәсенә килеп утыргач, кәләшенә карамый гына:
– Картәни елый, – дип куйды.
Сүзсез калдылар. Бераздан каберстаннан әбиләре дә килеп чыкты. Әби
ничектер яшәреп, кәефе яхшырып киткәндәй күренде. Азрак дәшми торгач,
Зәйнәп әби, туранына карап:
– Балалар, читтәге кабердә бик яхшы кешеләр ята. Каберне әйбәтләп, җиренә
җиткереп күмеп бетереп куярга кирәк. Улым, ишеттеңме? –диде.
– Әйе, эшләрбез, картәни.
Һәм әби тагы зират ягына күз ташлады да аннан, килененә борылып:
– Аллаһы боерса, ир бала туса, Сабит дип исем кушарбыз, – диеп куйды.
Шулай килештеләр. Бераз гына сүзсез утырганнан соң, Зәйнәп әби тагы:
– Кыз бала туса – Хәдичә дип исем кушарбыз, – диюенә, тураны Айдар:
– Иске исем бит. Хәзер кызларга андый исем кушмыйлар, – диде.
– Бүлдермә! Хәдичә – Пәйгамбәребезнең хатынының исеме. Ул исем
беркайчан да искермәс! Коръән китабы кебек. Килен-балам, менә бусы миннән
сиңа бүләк. Ә менә болары – кызың туса, кызыңа. Ир бала туса, булачак
киленеңә үз кулларың белән бирерсең. Дөнья хәлен белеп булмый. Мин бик
картайдым инде, – диеп, кулъяулыкка төенләнгән, кайчандыр Сабит бүләк
иткән бик кыйммәтле йөзек белән алкаларны килененең учына салды.
…Бу йөзек-алкаларны Сабитның картәнисе, үләрен сизеп, туранына үзе
биргән иде. «Кайсы кыз сиңа беренче булып үзенең яратуын белдерә, шул
кызга өйләнеп, шушы алкаларны бүләк итәрсең», дигән иде.
Шулай итеп, Сабитның картәнисе Хәдичә әбинең бик матур алтын йөзеге
белән алкалары яшь килен кулына тапшырылды. Зәйнәп әби, җилкәсеннән
авыр йөк төшкән кебек, җиңел сулап куйды…
Алда аларны яңа тормыш, авылларын яңадан торгызыр өчен зур сынау,
каты көрәшләр көтә. Ни дисәң дә, тормыш дәвам итә. Ә көрәшсез – җиңү юк!..

Автордан: 1951 елны Ташкент өлкәсендә сөргендә туган кырым татары
Сайдалиев Куртимернең бик картайган әнисе Зәйнәп әби сөйләгән хатирәләргә
таянып язылды. Әби Анапа шәһәренең Анапский бистәсендә, Лермонтов
урамында улы белән килене тәрбиясендә яши.