Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Камил ШӘЛЕ
Уйланыгыз, наданнарым!

БЕРКЕТМӘ
Мөхәммәт Мәһдиевтән башлап Фатих Хөснигәчә тезелгән утыргычларда берән-
сәрән генә язучылар күренә. Илдар Юзеевның өстәл тартмасыннан бер бит чиста
кәгазь табып алдылар. «Беркетмә өчен шушы җитәр», – диде Марсель Галиев һәм
каләмен йодрыклап тотты. Ул проза секциясенең секретаре, күп язарга күнекмәгән,
бүгенге сүз чамасын үзе беләдер... Секция җитәкчесе Атилла Расих, ачык форточкага
төбәп, тамагын кырып куйды.
А т и л л а Р а с и х . Тагын бераз көтеп карыйк, килүчеләр булмаса, утырышны
башларбыз.
М а н с у р В ә л и е в . Белдерүне ачыграк язасыгыз калган. Яшь язучыларныкын
тикшерәбез, дигәнсез... Кемнекен, ни булган... аңлашылмый.
А т и л л а Р а с и х . Җыелышсак әгәр, сөйләшер сүз беткәнме!.. Егетләр, менә
мин, һөнәрем буенча мал врачы буларак, бүгенге әдәбиятта күзгә төртелеп торган
бер төгәлсезлекне әйтеп үтәргә телим. Билгеле, һәр язучының берәр яраткан хайваны
бар: Айтматов этләр ярата; Фатих абыйның да эте бар; Гарәфинең кош-кортлары;
минем үземнең дә яраткан бер кәҗәм бар иде. Хәер, сүзем атлар турында. Бик күп
яздык инде. Тик ат организмын белеп бетермибез бит. Әйтик, без чабыш вакытында
атның кулкасы суга дигән уйдырманы еш кулланырга өйрәндек. Ләкин бит, җегетләр,
атның эч куышлыгында шап-шоп иткән тавыш чыгаручы нәрсә кулка түгел... ул... ул
айгырның... домкраты, йөгергәндә, күкрәк куышлыгында як-якка суга. Бияләрнең
кулкасы суга, дип язу – бик зур наданлык ул!
М ө х ә м м ә т М ә һ д и е в . Атилла абый, сез хайваннар буенча бик зур белгеч
инде, әйтегез әле, эчүгә сабышкан язучыларның калак сөяге астына ниндидер тимер
кыстырып калдыралар ди. Дөрес сүзме бу?
А т и л л а Р а с и х . Әйе, киң таралган ысул. Тимер кисәге ниндидер исерек ионнар
бүлеп чыгара дип беләм, шуңа күрә аракының үзен күрүгә үк күңел болгана башлый ди.
(Җыелыш башын аска иде.)
М ө с ә г ы й т Х ә б и б у л л и н . Көн тәртибенә күчик инде.
Ф ә р в а з М и ң н у л л и н . Бүлдермә, Мөсәгыйт, сөйләсеннәр, тоже бик важный
тема бит бу безнекеләр өчен.
Ф а т и х Х ө с н и . Әйдәгез, башлыйк утырышны, юкса бөтенләй йокы качты.
А т и л л а Р а с и х . Пожалысты... Бүгенге утырышка 46 прозаик килергә тиеш иде,
барысына да чакыру кәгазе җибәрдек. Шуларның сигезе биредә. Тәкъдимнәрегезне
әйтегез...
М а н с у р В ә л и е в . Бер сәгать утырдык бит инде. Башласак та була.
А т и л л а Р а с и х . Без яшь язучылар Кояш Тимбикова белән Разил Вәлиевләрнең
яңа повестьлары турында сөйләшергә дип җыелдык.
М а р с е л ь Г а л и е в . Авторлар үзләре дә юк бит. Разил – командировкада.
177
Кояш: «Әйтер сүземне «Тәңкәле тау»да әйтеп бетердем, тикшерүгә килеп
йөрмим», – диде.
А т и л л а Р а с и х . Тем лучше. Исегез китмәсен, Разил өчен, әнә, Әхәт Гаффарга
карап сөйләрсез, ә Кояш урынына, әнә – Ләбибә бар. Йә, кайсысын башлыйбыз.
Р е п л и к а л а р . Разилне, Разилне!
А т и л л а Р а с и х . Түрдәгеләр, сүз сезгә бирелә.
М ө х ә м м ә т М ә һ д и е в . Мин әле Разилнең кулъязмасын укып өлгермәдем,
шулай да сөйләргә була... Мәсәлән, исеме – «Яшисе килә» дип куелган. Бик ялтыравык
исем. Исемнәр... (Исем фигыль, атау исемнәр, исемнәрнең килешләргә төрләнеше
турында ярты сәгатьлек чыгыш).
А т и л л а Р а с и х . Рәхмәт, Мөхәммәт, үзеңнән соң сөйләүчегә сүз дә калдырмадың.
Мин, шәхсән, бу повестьны җентекләп укып чыктым, шуңа күрә болай иркенләп сөйли
алмам. Әсәр үзенең темасы белән ошады миңа.
М ө с ә г ы й т Х ә б и б у л л и н . Повестька романтика җитми.
М а р с е л ь Г а л и е в . Геройның әти-әнисе исән, шуңа күрә дә авторга ирек җитми.
М а н с у р В ә л и е в . Әсәрнең документлары чиста.
А т и л л а Р а с и х . Фатих абый, сез дә әйтегез инде!
Ф а т и х Х ө с н и . Кояш турындамы?
А т и л л а Р а с и х . Юк, Разил турында.
Ф а т и х Х ө с н и . Син, Ләбибә, яклап маташма!
Л ә б и б ә И х с а н о в а . Нишлисез, Фатих абый?! Тик кенә утырам ич, ләм-мим!
Ф а т и х Х ө с н и . Ләбибә түгел – Ләм-мимә син! Ә Кояш турында әйтергә кирәк.
Ник Болгар шәһәрендә казынып йөри ул? Нәрсәсен югалткан?!
М а р с е л ь Г а л и е в . Болгарны яклап чыкмасак, бүген-иртәгә чувашлар аны
үзләренеке итәчәк.
Ф ә р в а з М и ң н у л л и н . Көн тәртибенең башланган пунктын түгәрәкләп
куяргадыр: «Яшисе килә» повестен тулыландырыр өчен авторның үзенә кире
кайтарырга кирәк.
М а р с е л ь Г а л и е в . Соң инде. Ул повесть «Казан утлары»ның апрель санында
чыгып килә.
Ф ә р в а з М и ң н у л л и н . Димәк, өлгереп була.
М а р с е л ь Г а л и е в . Наданнарым, аңлагыз! Разил Вәлиевнең бу повесте инде
Җәлил премиясенә тәкъдим ителде. Банкетында утырганда, йөзегез кызарыр бит.
Лапа!
А т и л л а Р а с и х . Марсель, бу сүзләреңне беркетмәгә өстәмәсәң дә була...
Җәмәгать, ике сәгать утырдык, әйдәгез, тәнәфес ясап алыйк!..
Язучыларның «Тынгысыз каләм»
дивар газетасыннан.
Март, 1982 ел
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.