Логотип Казан Утлары
Бәян

Мәхәббәт талисманы (фантастик бәян)

Эшмәкәрләрнең халыкара форумы. Берничә көн барган бу олы киңәшмәнең соңгы көне. Төш вакыты җиткәч, тәнәфес игълан иттеләр. Делегатлар, сәгатьләр буе оеп утырган уңайлы кәнәфиләреннән торып, залга сибелде. Фойеның әле теге, әле бу почмагында, төркем-төркем җыелып, үзара әңгәмә коручылар күренә. Биредә кара-каршы торып, күзгә-күз карап сөйләшүләр киңәшмәләр залында рәсми төстә фикер алышуларга караганда үтемлерәк тә әле. Танышлыкны тагын да тирәнәйтергә теләгәннәр, беренче катның аргы башындагы кафе-ресторанга кереп, өстәл янында әңгәмә коралар. Мондый шартларда сөйләшү – үзара аңлашуга янә бер зур адым. Гадәттә, ул киләчәктә хезмәттәшлек итүгә нигез булып тора...

...Азаматның кәефе күтәренке иде. Шулай булмыйча соң, чит илләр белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча шактый эшлекле тәкъдимнәр керде. Алар Азамат җитәкләгән холдинг компаниясенә зур өстенлекләр вәгъдә итә. Сәүдә офыкларын тагын да киңәйтү, киләчәктә дөнья базарына чыгу мөмкинлеге дә тудыра. Төрдәш компанияләр белән көндәшлеккә бирешмәскә, үз аягыңда нык басып торырга ышаныч өсти...

Аның утырышлар залыннан чыгуын ярдәмчесе Динар көтеп тора икән. Азаматны күрүгә, янына ашыкты. Ярдәмчесенең, нәрсәдер әйтергә теләп, үзенә таба килүен ул бик үк ошатып бетермәде. Мондый чакта кая барырга, нәрсә эшләргә кирәклеген «хуҗа» үзе хәл итә. Форумдагы чыгышында нәкъ менә үзе шөгыльләнә торган бизнес тармагын үстерү буенча кызыклы фикерләр әйткән бер эшмәкәр белән күрешеп сөйләшермен, дип уйлап куйган иде ул. Мондый форсат тагын кайчан була әле? Азамат – киләчәккә карап эш йөртүче, заман кешесе. Шулай булмаса, яшь кенә килеш, хәзерге дәрәҗәгә ирешер идеме?! Илдә бармак белән генә санарлык иң бай катлау рәтендә йөри ич. Россиядә көнкүреш һәм электрон техника белән сәүдә итүче эре компаниянең хуҗасы ул. Олигарх диләр андыйлар турында! Байлыгы хәттин ашкан. Кем әйтмешли, җиде буынга җитәрлек...

Каршысына килеп, нидер әйтә башлаган Динарны: «Бераз гына сабыр итәргә туры килер, дускай, минем әле эшләрем бар», – дип читкәрәк тибәрергә уйлаган иде. Ләкин ярдәмчесенең үтә җитди кыяфәтен күргәч, кызыксынмыйча кала алмады:

– Нәрсә, балтаң суга төшкән кебек кыланасың? Берәр күңелсезлек килеп чыкмагандыр бит? Әллә тешең сызлыймы? – дип башлады ул сүзен, шелтәле тавыш белән.

Динарның йөзе җитди, шул ук вакытта бераз шомлы да иде. Якынрак килгәч, бу аеруча күзгә ташланды. Ул, үзенә аталган сорауга нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, «ык-мык» итте, каушап калды. Иң киеренке вакытларда да зирәклеген югалтмаган киңәшчесенең мондый халәтен һич аңларлык түгел иде.

– Э-э... ни... «Як-18» самолёты һәлакәткә... тарыган...

Динар бу сүзләрне әйткәндә, карашын яшерде. Форумдагы чыгышлар тәэсиреннән әле дә айнып җитмәгән Азамат колагына кергән сүзләрнең мәгънәсенә тиз генә төшенмәде:

– Аның нәрсәсенә гаҗәпләндең, хәзер көн саен бер самолёт мәтәлеп төшә, – дип башлаган иде, кинәт, аңышып, ярты сүздән бүленде һәм сораулы карашын ярдәмчесенә текәде:

– Ничек «Як» самолёты?.. Сөмбеләме?..

Динар «босс»ка күтәрелеп карады. Аның йөзендә үзен гаепле итеп сизү чалымнары чагылып узды:

– Мин сезнең кесә телефонына шалтыраттым, алмадыгыз. Әле моннан чирек сәгать элек кенә, хатыныгыз утырган «Як» самолётының хәбәрсез югалуы хакында, әниегез хәбәр итте... Ул сезгә дә шалтыратып караган...

Азамат, утырышлар залына кергәндә, кесә телефонын тавышсыз режимга куйган иде шул. Дөрес, берара, бил каешына беркетелгән күн футлярдан телефонының дерелдәвен тойган кебек тә булды. Тик чыгыш ясаучыларны мавыгып тыңлаганлыктан, ул хакта тиз онытты...

Мондый чакта озаклап уйлап торырга вакыт юк. Азамат – хәрәкәт кешесе. Аның шигаре: «Тимерне кызуында сук!» Юк, бу ордым-бәрдем эшләү дигән сүз түгел әле. Уйламыйча һич ярамый. Алга бурыч куеп, эшне эзлекле алып бару вакыйгалар агышын тизләтәчәк. Моның шулай икәнлеген Азаматка һөнәри сизгерлеге әйтеп тора. Ул – һәр адымын төптән уйлый торган кеше. Тик аның планнары да хәрәкәт иткәндә оеша. Һәрчак киеренке акыл хезмәте белән яшәүче Азамат өчен бу – ике икең – дүрт булган кебек үк гади нәрсә.

Беренче эш итеп ул, Свердловск шәһәренә шалтыратып, хәлгә ачыклык кертергә кирәк, дигән фикергә килде. Сөмбелә бүген, шәхси самолётына утырып, шул шәһәрдәге Инна исемле дустына – кайчандыр Мәскәү дәүләт мәдәният институтында бергә укыган курсташына кунакка очкан иде...

...Заманалар үзгәрә. Самолётлар да әкренләп шәхси кулларга күчә. Азамат шикелле калын кесәле кешеләргә, транспортның әлеге төреннән иркен файдалану гына түгел, аны сатып алу мөмкинлеге дә туды. Олигархлар, гадәттә, чит илләрдә эшләнгән самолётларны үз итәләр. Бүгенге көндә «Боинг»лар бик популяр. Әлеге лайнерларның бәяләре дә миллион долларлар белән исәпләнә. Андый очкыч алырга Азаматның да финанс мөмкинлеге бар. Тик «Боинг» кебек кадерле «уенчык» үзен акламаячак. Аек акыл белән фикер йөртеп, чыгымнарны киметеп, табышларны арттыруга йөз тотучы уңышлы бизнесмен өчен, очкыч иминлеге белән беррәттән, үзе җитәкләгән компаниянең финанс иминлеге дә әһәмиятле. Илдә демократлар хуҗа булып алгач, совет чорында тупланган дәүләт байлыгын хосусыйлаштырып, санаулы еллар эчендә генә миллионнарга, миллиардларга ия булучыларның балалары да «үзем тапкан мал түгел, әтинеке жәл түгел» дигәндәй кыланалар. Андыйлардан аермалы буларак, Азамат үз көче белән түбәннән күтәрелгән миллиардер. Бу биеклеккә аны үҗәтлеге һәм искиткеч тырышлыгы күтәрде.

Азамат «Як-18» самолётын моннан ярты ел элек хатыны өчен махсус сатып алган иде. Каян ишеткәндер дә, күңеленә кем коткы салгандыр: чын самолёт штурвалы артына утырып, күктә очасы килде Сөмбеләнең. Очучы лицензиясенең юклыгы да комачауламады. Шәхси очучылыкка өйрәнү өчен Сөмбелә тиешле 120 сәгать дәрес һәм 42 сәгать очу практикасы узды. Шул исәптән, 10 сәгатен үзе штурвал артына утырып очып карады.

«Як» – ышанычлы самолёт. Җиңел самолётлар классына керүче «Як-18» күп еллар дәвамында совет авиаторларына тугрылыклы хезмәт иткән. Сынатмаган, гел макталган. Идарә итәргә җиңел бер моторлы бу моноплан, гадәттә, өйрәнүләр һәм күнегүләр өчен файдаланылган. Шуңа күрә очучылар, үзара сөйләшкәндә, шаярып, аны «оча торган парта» дип тә атыйлар икән. Күп кенә танылган очучылар авиациягә юлны нәкъ менә шушы самолётлардан башлаганнар. Дөрес булса, хәтта Юрий Гагарин да беренче мәртәбә очарга шундый «Як»та өйрәнгән, диләр.

Бүген иртән Азаматның сөекле хатыны Свердловск шәһәренә шул бер моторлы «Як-18» самолётына утырып очты. Дөрес, самолётта ул берүзе генә түгел иде. Мондый ерак арага хатынының беренче очышы. Әлегә тәҗрибәсе бик аз булганлыктан, авиаинструктор Фәнисне дә аның белән очарга күндерделәр. Барганда штурвал артына Фәнис утырса, кайтканда идарәгә Сөмбелә үзе күчәчәк, дип сөйләштеләр.

Фәнис – профессиональ очучы, тәҗрибәле авиаинструктор. Самолётларның төрлесендә очканы булган. Күпьеллык һөнәри тәҗрибәсендә төрлесен күрергә туры килгәндер. Ләкин теләсә нинди катлаулы хәлләрдән дә чыгу җаен тапкан, кыен шартларда да самолётын җиргә утырта алган очучы-ас ул. Самолёт та ышанычлы, янәшәсендә тәҗрибәле инструктор да булгач, бернинди күңелсез хәлләр килеп чыгарга тиеш түгел иде дә бит... Ә бәлки бу хәбәр ялгышлыктыр, буталганнардыр, дип үзен юатты Азамат. Менә хәзер Иннага шалтыратыр да, бар да ачыкланыр. Бәлки, хафаланырлык нәрсә дә юктыр?!

Сөмбелә дус кызының телефон номерын биреп калдырган иде...

Инна, көтеп торган диярсең, трубканы бик тиз алды. Кыскача гына хәл-әхвәл белешүләрдән соң, Азамат төп мәсьәләгә күчте:

– Сөмбелә турында... – дип сүз башлаган иде, Инна аның сораштыруын да көтеп тормыйча, ашыга-кабалана үзе сөйләргә кереште:

– Сөмбеләнең самолёты, алдан билгеләнгәнчә, Мәскәү вакыты белән 9.20дә аэропортка төшәргә тиеш иде. Без ирем белән аларны каршыларга монда бер сәгать алдан килдек. Самолётны көткән арада, бер-ике мәртәбә Сөмбелә белән кесә телефоны аша элемтәгә кереп сөйләшеп алдым. «Очабыз. Барысы да тәртиптә», – диде. Соңгы сөйләшкәндә, аэропортка 20 минуттан төшәчәкләре турында хәбәр итте. Көттек – егерме минут та узды, егерме бише дә, ә алар һаман күренми. Кабат шалтыраткан идем, элемтә бөтенләй юк – «не доступен» күрсәтә. Аптырагач, аэропортның һава диспетчерларына мөрәҗәгать иттек. Алар үзләре дә аптырашта. Берни аңламыйлар. Төшәргә ун минутлап кала, самолёт белән элемтә югалды, диләр...

– Сездә һава торышы ничегрәк соң? – дип әңгәмәне бүлде Азамат.

– Яхшы. Көн кояшлы... Азамат бүтән нәрсә сораштырмады: – Көтегез, бер-ике сәгатьтән анда булам, – диде дә элемтәне өзде.

Форумга җыелган эшмәкәрләр арасында шәхси очкычлары булганнар да бар, билгеле. Кайберләрен Азамат та белә иде. Шуңа күрә ул, әле форум төгәлләнгәнче үк, күптәнге танышы Николайның Свердловск шәһәренә илтеп куюын үтенде. Кайчандыр Азаматка үз үрнәгендә «Як» самолёты алырга киңәш иткән Николай – киң күңелле, башкалар хәленә керә белә торган кеше. Азамат әйтү белән күнде. Николайның самолёты торган аэропортка Динар машинасында бардылар.

2010 елга кадәр Россиядә шәхси самолётлар сатып алырга яисә алардан файдаланырга рөхсәт булмады. Акчалы кешеләргә дә бу мөмкин эш түгел иде. Хәзер кече авиация очышлары рөхсәт ителә һәм алар алдан хәбәр итү юлы белән гамәлгә ашырылганлыктан, һәр аэропортта да шәхси самолётлар өчен түләүле урыннар бүленгән. «Россия Федерациясендә һава хәрәкәтен оештыру буенча дәүләт корпорациясе» берләштерелгән предприятиесендә, күп каналлы телефон һәм Интернет челтәрләре ярдәмендә, шәхси самолётларның системалы очышлар планы булдырылган. Баштарак шәхси самолёт хуҗасы очышка кадәр өч көн алдан махсус рөхсәт сорарга тиеш булса, хәзер һава хәрәкәте белән идарә итү органнарына очыш алдыннан гына мөрәҗәгать итәргә дә була. Җиңел самолётлар «G» классындагы очышларга кертелә. Һәвәскәр очучы, моңа рөхсәт алу өчен, кече һәм җиңел авиациядә очарга өйрәнү буенча тулы уку курсы үтәргә тиеш. Николайның очучылык стажы ике ел. Ул да укып пилот таныклыгы алган. Самолёты белән үзе идарә итә. Бизнес өчен кирәкле техника, ди ул аны...

Аэродромга килеп, ангарга кергәч, авиатехник самолётны очышка әзерләгән арада, Николай Россия Федерациясендә һава хәрәкәтен оештыру үзәгенә Интернет аша заявка җибәрде. Метеорология һәм аэронавигация мәгълүматлары белән дә җентекләп танышып чыкты. Очышка рөхсәт алынгач, самолётлар күтәрелү һәм төшү полосалары турында да өстәмә мәгълүмат бирделәр. Ангардан чыгар алдыннан, Николай техниктан күпме күләмдә ягулык һәм май салынуы һәм аларның сортлары турында җентекләп сорашты, гомумән, самолётның очышка әзерлеге турында белеште. Уңай җаваплар гына ишетсә дә, үзе дә самолётын әйләнеп, тышкы яктан бер кат карап чыкты: бәрелгән урыннары юкмы, капот һәм люклар дөрес ябылганмы, ягулык-май аккан урыннар күренмиме, янәсе. Шассиларга да тибеп-тибеп алды. Хәтта кабина тәрәзәләренең чисталыгын да игътибар белән карады. Шуннан соң гына Азаматны кабинага чакырды. Әле моның белән дә эш бетмәгән икән. Кабинада Николай төп узелларны һәм приборларны бер кат күздән кичерде, штурвалның һәм идарә педальләренең торышын тикшерде. Очыш югарылыгын күрсәтә торган приборның укларын башлангыч сызыкка куйды, барометрның хәзерге вакытта һава басымына туры килүен, элемтәне барлады.

Азамат, самолётны очышка әзерләү бигрәк мәшәкатьле эш икән, дип уйлана-уйлана, элемтә наушникларын колагына беркетте. Анда җиңелчә генә гөжләү һәм радио аша хәбәрләшү тавышлары ишетелә. Менә Николай диспетчерлардан очышка рөхсәт сорады. Уңай җавап ишеткәч, самолётын акрын гына старт юлыннан борды да, алда берничә йөз метрга сузылган очыш юлыннан күзен алмыйча гына, идарәне очу режимына күчерде. Тигез бетон өслектән берникадәр баргач, очкыч сәгатькә 120-130 километр тизлек алды һәм җирдән күтәрелеп китте.

«Менә бит, шәхси һава транспортыннан файдалану бездә дә гадәти бер нәрсәгә әверелеп бара», – дип уйлап куйды Азамат. Чыннан да, очышка рөхсәт алганга ярты сәгатьләп уздымы-юкмы, алар инде күктә. Менә, самолёт 50 метрга, аннан соң әкренләп 1000 метрга кадәр күтәрелде. Һава торышы шәп, күз күреме яхшы. Аста кечерәк шәһәрләр, авыллар кала. Тасма булып сузылган елгалар, яшел урманнар, болыннар, күлләр уч төбендәге кебек кенә. Күз алдындагы бу манзарага сокланып карап туймаслык та бит... Тик Азамат мондый хәлендә бу матурлыкка хозурлана алмый шул. Күптән түгел генә Сөмбелә дә шушыннан очып узган бит инде. Югарыдан җир өслеген күзәтергә бик ярата иде хатыны. Җилдән җитез очкычка утырып, кошлар белән узыша-узыша күктә очу турында хыялланды ул. Һичшиксез, мондагы матурлыкка сокланмыйча калмагандыр.

Азамат хатынының бәхетле елмаюын күз алдына китерде. Татлы хыяллар дөньясына кереп киткәнен үзе дә сизмичә калды. Бергә булган бәхетле көннәрен генә түгел, һәрбер мизгелне аерым-аерым барлап чыкты ул.

Вакыт тиз узды. Менә самолёт кирәкле аэродромга якынлаша. 15 километрлап калгач, Николай, диспетчерлар белән элемтәгә кереп, очыш полосасына төшү өчен рөхсәт сорады, төшү шартлары турында белеште.

Самолёт аэродромга якынлашкан саен, биредә һава хәрәкәте киеренкелеге ныграк сиздерә. Диспетчерлар якындагы самолётлар белән туктаусыз хәбәрләшеп торалар. Элемтәдә бер үк вакытта биш-алты самолёт булгалый. Кемдер очарга әзерләнә, кемдер төшә, кайберләре үз чиратын көтеп, аэропорт өстеннән әйләнә.

Әнә төшү полосасы да күренде. Диспетчер күрсәтмәләр бирүдән туктамый. Навигаторда тайпылышлар юк. Берничә минуттан очкычның шассилары җиргә кагылды. Полоса буенча берникадәр баргач, самолёт, борылып, янәшәдә шушындый ук кече класслы өч самолёт һәм вертолёт торган урынга килеп туктады.

Аэродромның кече класслы самолётларга хезмәт күрсәтә торган бу өлеше шәхси эшмәкәр карамагында икән. Килгән самолёт хуҗаларына һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү бизнесы да җәелә башлаган. Шушында ук кунакханә, ресторан, балалар бүлмәләре, мунча, бассейн һәм уеннар өчен тиешенчә уңайлыклар булдырылган. Азаматлар килеп төшеп, самолётны урнаштыруга, әлеге халык киң күңеллелек күрсәтеп, үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итә башлады. Тик Азаматның, нәкъ менә хәзер, аларны тыңлап торырга вакыты бик тар иде. Ул тизрәк аэропорт җитәкчелеге һәм диспетчерлар белән сөйләшергә, әгәр кирәк икән, югалган очкычны эзләү эшләрен тизләтү өчен, бөтен мөмкинлекләрне дә эшкә җигәргә тели иде.

Аэропорт начальнигы Александр Петрович – беренче карашка ук киң күңелле адәм – аны дустанә каршылады. Азамат сөйли башлауга ук, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алды.

– Әйе, мин хәбәрдар. Мондый гадәттән тыш хәлләрнең инде күптән булганы юк иде, – диде ул, хәлгә керергә тырышкандай.

Аннан соң Азаматның кем булуын ачыклауны кирәк санап:

– Сез очкычтагыларның берәрсенең туганымы? Белүемчә, самолётта икәү булганнар, – дип сорады.

– Әйе, минем хатыным белән авиаинструктор иде анда.

Авыр тынлык урнашты. Бераздан Азамат:

– Эзләү эшләре башландымы? Ничегрәк бара? – дип кызыксынды.

– Элемтә югалып, ярты сәгатьләп кабат бернинди хәбәр дә булмагач, эзләү-коткару төркеме оештырылды. Биш кешедән торган төркем, «Ми» вертолёт белән самолёт югалган квадратка очты.

– Аларның кирәкле җиһазлары бардыр инде?

– Әйе, вертолёт гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан. Коткару эшләре өчен махсус җиһазландырылган. Төркемдәгеләр барысы да тәҗрибәле...

Шулчак телефон чылтырады. Александр Петрович кем беләндер биш минутлап сөйләште. Трубканы куйгач, өзелгән әңгәмәне дәвам итте:

– Сезнең Казан да тикшерү өчен төркем оештырган икән. Менә, яңа гына, телефоннан шул төркемнең җитәкчесе Фоат Хәмитович Хәбиров дигән кеше белән сөйләштем. Мондагы хәлләр белән кызыксынды. Аның белән алга таба да элемтәдә торачакбыз. Тик әлегә кадәр берни дә ачыкланганы юк...

Александр Петрович, чарасызлыктан нишләргә белмәгәндәй, кулларын як-якка җәйде, иңбашларын сикерткәләде.

– Гаҗә-ә-әп, фән-техника алгарышы заманында яшибез, һәр җирдә компьютерлаштыру... Шул ук вакытта көпә-көндез самолёт кадәр самолёт югала һәм, инде менә ничә сәгать шуның эзен дә таба алмыйлар. Самолёт печән кибәнендәге энә түгел ләбаса...

Азамат бу сүзләрне бераз гына тавышын күтәребрәк әйтте. Ләкин Александр Петрович анысына игътибар итмәскә тырышты. Ни дисәң дә, аның каршысында бәхетсезлеккә тарыган кеше утыра. Кадерле кешесен югалту ачысын никадәр генә сиздермәскә тырышса да, беркемнең дә нервлары тимер түгел. Җитәкче бу очракта шуны яхшы аңлады. Монда инде үзара кычкырышып утырудан мәгънә юк. Ничек тә булса Азаматны юату иде уенда.

– Әлегә барысы да бетте, дип уйларга нигез юк. Самолётта нинди дә булса төзексезлек килеп чыгып, ул мәҗбүри рәвештә җиргә төшкән булырга мөмкин. Ни генә дисәк тә, яхшыга юрыйк...

– Самолёт төзек булмагандыр, дип уйларга нигез юк. Барлык сынаулар да, техник хезмәт күрсәтүләр дә төгәл үтәлгән. Экспертлар тарафыннан уңай бәяләнгән. Ышанычлы очкыч икәнлеге расланган. Мин аны шуңа да хатыныма сатып алдым инде.

Теле белән шулай сөйләнсә дә, Азамат үзе Александр Петрович әйткән фаразны хуп күрә иде – самолётта аз гына төзексезлек килеп чыккандыр да, ул җиргә төшәргә мәҗбүр булгандыр. Бу тирәләрдә авыл-бистәләр бик күп. Әгәр очкыч һавада шартлаган булса, берәр кеше күреп калып, әллә кайчан хәбәр итәрләр иде инде.

Гомумән, Азаматның шартлау турында башына да кертәсе килми. Аның өчен Сөмбеләсе исән. Тик, һич тынгылык бирмичә, күңелен борчып торган бер нәрсә бар: әгәр исән икән, ни өчен Сөмбелә кесә телефоныннан хәбәр бирми соң? Бәлки... Бәлки, аңсыз хәлдәдер?.. Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел. Сөмбелә аңсыз хәлдә?..

Азамат, караңгы уйларын куарга теләгәндәй, башын чайкаштырды. Аның нәрсә уйлаганын сизгән диярсең, Алекандр Петрович:

– Бездә кесә телефоннары өчен антенналар челтәре тиешле дәрәҗәдә урнаштырылмаган. Күп урында элемтә юк, – дип, үз фикерен белдерергә ашыкты.

Менә монысын Азамат аңлый. Сүз дә юк, хәзер сөеклесе нәкъ менә шул сәбәпле телефон аша элемтәгә керә алмыйдыр. Бәлки, ул тиздән кесә телефоннары тота торган зонага килеп җитәр. Хәбәр бирер. Ул чакта барысы да җиңел сулар. Бөтен борчулар артта калыр һәм алар элеккедән дә бәхетле гомер итә башларлар.

Азамат, үзе дә сизмәстән, татлы уйларга бирелә баруын тойды. Ләкин мондый чакта йомшарырга ярамый.

– Гафу итегез, техника бик нык алга китте дип аталган хәзерге заманда самолётларның очышын локаторлар ярдәмендә күзәтеп булмыймыни?

Александр Петровичның маңгай җыерчыклары тагын да тирәнәйгән кебек булды.

Каршысында утырган бу кешене рәнҗетмәслек, шулай ук хәзерге авиатехниканы да бөтенләй юкка чыгарып ташламаслык итеп нинди җавап табарга соң?

– Беләсезме, хәзерге вакытта Россиядә коткару хезмәте тирән кризис кичерә. Кече авиация визуаль очыш кагыйдәләренә генә буйсынганлыктан, очыш барышында радиоэлемтә аша гына хәбәрләшеп була дигән сүз. Кече классларга керүче шәхси самолётлар хәрәкәте, гомумән, радиолокаторлар аша күзәтелми. Чөнки радиолокаторлар түбәннән очучы очкычларны күрерлек диапазонда эшләми. Сезнең хатыныгыз утырып очкан «Як» кебек самолётларны радар экраны аша күрү мөмкин түгел.

– Ә менә хәзерге самолётларда, һәлакәткә тарган очракларда, сигнал бирү өчен радиомаяк кебек нәрсә дә юкмыни? Мин бу өлкәдән бик ерак кеше, әлбәттә. Ләкин...

Сүз дә юк, сорау бик урынлы иде. Андый радиомаяк булса, һәлакәткә очраган самолёт бик җиңел генә табылыр иде дә бит... Ләкин бу мәсьәлә Александр Петровичның үзен дә борчый иде булса кирәк.

Диспетчерларның әйтүенә караганда, «Як» самолёты белән элемтә югалырга берничә секунд кала, штурвал артында утыручы очучы өзек-өзек сүзләр белән: «Шайтан алгыры... Берни дә аңламыйм... Юнәлешне билгеләү...» – дип, ашыгып нидер сөйләнгән. Шуннан соң алар бүтән элемтәгә кермәгәннәр.

Гадәттә, очкычлар һәлакәткә тарса, һава торышына сылтау дигән нәрсә бар: җил-давыл, явым-төшем, яшен, томан... Һәлакәтләрнең күпчелеге, чыннан да, нәкъ менә һава торышының начарлыгыннан килеп чыга. Бу очракта да шулай уйларга мөмкин. Өстәвенә пилотның «юнәлешне билгеләү...» дигән соңгы сүзе дә шуңа ишарә кебек. Ләкин «Як» самолёты хәбәрсез югалган көндә явым-төшем дә, болыт та күзәтелмәгән. Һава торышы хакында алынган мәгълүматлар да ул сәгатьләрдә күк йөзенең аяз булуы турында сөйли.

Азамат сораган радиомаяк, чыннан да, самолётларда булырга мөмкин. Фаҗигагә тарган очракта, эзләү эшләрен җиңеләйтү өчен, махсус сигналлар бирә торган радиостанция куела икән. Коткару вертолёты, шул сигналларны тотып, тиз генә эзләп таба ала. Тик әлеге җиһазларны ток белән тәэмин итү элементлары инде күптән тузган, аларның эшләвенә гарантия юк. Ә Җир орбитасындагы иярченнәр аша хәбәрләшә торган аппаратуралар Россиядә мондый җиңел очкычларда, гомумән, юк икән...

Аэропорт директоры сөйләгән һәр сүзен Азаматка аңлаешлы итеп җиткерергә тырышты. Аэрофлот эшчәнлегеннән бик ерак торган кеше өчен монысы да әһәмиятле, әлбәттә. Аның белән әңгәмә корганнан соң, Азамат берникадәр тынычлангандай булды һәм шул ук көне кабат Казанга очты.

* * *

Билгесезлек кешене бичара хәлендә калдыра. Азамат та шундый хәлдә иде. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, бу авыр хәлдән ничек чыгарга?.. Аның баш миен әнә шундый сораулар туктаусыз бораулый. Теләсә нинди кыен хәлдән дә чыгу юллары бар, диләр. Шулай икән, Азамат очрагы өчен нинди юллар эзләргә соң?..

Бәлки, нәкъ шушы вакытта аның сөеклесенә ярдәм кирәктер? Шушы минутларда ул да кыен хәлдән чыгу юлларын таба алмыйча гаҗизләнәдер, бәгырькәй. Әйе, әйе, ул исән. Теләсә нинди шартларда да берничә атнага тәнендә җан сакларга көч таба алачак аның хатыны. Яраткан ире – Азаматы, туачак балалары – бәгырь җимешләре хакына ул андый көчкә ия. Азамат моңа чын күңеленнән ышана. Әнә шуңа да Сөмбеләне табып, аны бәладән йолып кала алырына өмете зур. Шуның өчен ул бөтен мөмкинлекләрдән, хәтта беренче карашка өметсез булып тоелганнарыннан да файдаланырга тырышты. Әнә шуларны истә тотып, күрәзәчегә мөрәҗәгать итәргә ниятләде дә инде. Шушы яшенә җитеп, беркайчан да багучылар белән аралашканы, нәрсә дә булса юратырга теләп, аларга барганы булмады югыйсә. Теге яки бу мәсьәләдә күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итеп, алардан уңай яки тискәре җаваплар ишеткән танышларының сөйләгәннәренә дә көлемсерәп кенә карады, шундыйларның күпчелеге кебек, багучыларны шарлатаннар, алдакчылар дип уйлый иде.

Табигатьтән өстен көчләргә ышану – Азамат өчен, гомумән, ят нәрсә. Ул – аяк терәп җирдә басып тора торган Җир кешесе. Чынга ашмас хыяллар, гайре табигый хәлләр белән кызыксынмый. Аның алга куйган максаты бер – матди яктан уңышка ирешү. Шуны тормышка ашыру өчен, як-якка карамыйча гына, армый-талмый алга атлый ул.

Нишләргә белмәгән үрдәк күлгә арты белән чума дигәндәй, Азамат та күрәзәче юравыннан юаныч табарга уйлады. Беркөнне, Динарны үз янына чакырып: «Миңа шәһәрдәге иң яхшы күрәзәчене тап», – диде ул. Ярдәмчесе бу сүзләргә бераз сәерсенеп караса да, хуҗасының теләгенә каршы килмәде, «баш өсте, әфәндем», дигәндәй, кушканны үтәү хәстәренә керешер өчен, тизрәк борылып чыгып китү ягын карады.

Нинди юллар, нинди элемтәләре аша тапкандыр, бер тәүлек дигәндә, Азаматның эш өстәлендә адреслары күрсәтелгән исемлек ята иде инде.

– Оһо, дистәдән артык болар монда. Безнең шәһәрдә шулкадәр багучы барлыгы башыма да килеп карамаган иде, – диде Азамат, исемлеккә күз төшерүгә.

– Саный китсәң, алар шәһәрдә тагын да күбрәк әле. Тик кайберләрен язып та тормадым. Күрәләтә кеше алдаучылар, акча өчен теләсә нинди ялганга баручылар. Бу хакта, аларга мөрәҗәгать итеп, авызлары пешкән кешеләр әйтте.

– Ә шушыларның иң көчлесе кайсысы соң, белешә алмадыңмы?

Динар икеләнеп калды. Ул, өстәлдә яткан исемлекне кулына алып, кабат игътибар белән карады.

– Кайсысы, дип... Менә, Госманова Зәрия яхшы юрый, диделәр. Әйткәннәре күп очракта туры килә, имеш. Тагын Луиза Әкбәрова дигәне дә көчле икән. Сөйләүләреннән аңлавымча, иң көчлесе дә шулдыр әле. Исемлектә мин аның фамилиясе астына сызып та куйдым. Тик ул хәзерге вакытта беркемне дә кабул итми ди бугай. Кемнәрдер шикаять язган да җирле хакимият белән аралары бозылган, дип ишеттем. Шул сәбәпле, хөкем, кеше хокуларын саклау органнарына да күп йөргән.

– Без нәкъ менә шул Луиза дигәненә мөрәҗәгать итәрбез, мөгаен... Түләрбез, акчасыннан тормабыз...

– Тик ул бушка да, акчага да беркемне дә кабул итми, диделәр. Тәмам ваз кичтергәннәр бичараны.

– Шулай инде, көндәшләр күп булганда, үзара көрәш шикаятькә бата. Һәм бу очракта, гадәттә, иң гадел кеше зыян күрә. Астыртын көндәшләренең Луизадан нәкъ шундый юл белән үч алган булулары бик ихтимал. Хәер... Безгә аларның үзара ничек аңлашулары мөһим түгел. Әүлиябыз шарлатан булмаса, дөресен әйтеп бирә ала икән, безгә кайсысы да ярый. Эчке сиземләвемчә, әгәр күрәзә дигән нәрсә чыннан да бар икән, Луиза нәкъ менә без эзләгән кеше булырга тиеш. Шуңа барыйк. Аннан соң тагын берәрсенә кереп чыгарбыз. Әйтик, Зәрия дигәненә...

– Бу эшне кайчан башлыйбыз?..

Азаматның уйлаган эшен шунда ук тормышка ашырырга яратканын белсә дә, Динар бу сорауны бирмичә кала алмады. Һәм, чыннан да, үзе фаразлаган җавапны ишетте. Азамат, озак уйлап тормастан:

– Ә нишләп кичектерергә, адреслары бар бит, хәзер үк кузгалыйк, – диде дә, бераз тынып торганнан соң: Вакыт югалту, акча югалту белән бер, – дип, үзе яратып әйтә торган сүзне дә өстәде.

– Хатыныгызның фотосурәте яки берәр шәхси әйбере кирәк булыр. Икесе дә булса, тагын да яхшы, – диде Динар. Азамат ярдәмчесенә текәлеп карады:

– Ә алары нәрсәгә?

– Кешенең кайдалыгын, исәнме-түгелме икәнлеген күрәзәчеләр шуннан беләләр, имеш.

Азаматның да бу хакта ишеткәне бар иде, тик оныткан гына. Кайчандыр бер танышы, сугыш вакытында хәбәрсез югалган бабасының кайда күмелгәнлеген ачыклау өчен, фотосурәтен тотып, күрәзәчегә барган. Хикмәт димә, күрәзәче шуңа карап, бабасының кайсы шәһәрне азат иткәндә һәлак булуын да, хәтта кайсы туганнар каберлегенә җирләнүен дә дөп-дөрес әйтеп биргән. Соңыннан хәрби архивларда казынып табылган документлардан, чыннан да, бабасының шул шәһәрне алган чакта һәлак булуы, шундагы туганнар каберлегенә күмелүе ачыкланган.

Менә шул күрәзәчене тапсаң иде хәзер! Тик моның өчен башта әлеге танышын табарга кирәк, аннан соң теге күрәзәчене. Ә вакыт ашыктыра. Кем белә, ул күрәзәче нәкъ менә шушы Луиза үзедер әле...

Азамат, уйларыннан арынып, әле һаман да янәшәсендә сүзсез генә басып торган ярдәмчесенә эндәште:

– Син машинага чыгып утыра тор, мин озак көттермәм, кирәкле әйберләрне генә алам.

Эш өстәлендә, асылташлар белән бизәлгән кечкенә генә рамда Сөмбеләнең фотосы тора. Азамат шуны алды. Әле туйларына кадәр төшкән фото. Сөеклесенең балкып елмаеп торган бу сурәтен бик ярата ул. Сызылып киткән кара каш, самимилеге бөркелгән зур күзләр, бераз гына иннек сөртелгән кызгылт алсу иреннәр, килешле генә түгәрәкләнеп килгән ияк – барысы да шулкадәр якын, газиз һәм кадерле.

«Бу минутларда кайда икән син, җанкисәк? Шушы матур йөзеңне нинди кайгылар сарды икән? Синең исән булуыңа чын күңелдән ышанам. Син дә минем хакта уйлыйсыңдыр», – дип үзалдына сөйләнде Азамат.

Күзеннән кайнар яшь тамчысы тәгәрәп, фотосурәткә тамды. Үзенең шушы йомшаклыгыннан оялгандай, Азамат рәсем өстендәге пыяланы учы белән ышкып сөртергә ашыкты. Сурәтне иреннәренә якын китереп үпте дә барсеткасына салды. Ә менә Сөмбеләнең шәхси әйберсен каян алырга? Һәрхәлдә, хатынының монда нәрсәдер булса алып килеп калдырганын хәтерләми ул.

Азамат өстәл тартмасын ачты. Менә берничә ручка, карандаш очлагыч, блокнот, кемдер кайчандыр бүләк итеп биргән аудиоплеер, кайчы, хәтта затлы гына зажигалка да бар. Тарау-торау яткан вак-төяк әйберләрне бармак очлары белән этеп күчергәләде. Әнә бер читтә дистәләп фоторәсем ята. Анда Сөмбеләнең сурәте дә бар. Тик алар шәхси әйберләр рәтенә керми шул.

Әле туйга кадәр үк сөеклесе белән бергәләшеп тә, аерым да фоторәсемгә төшкәннәр иде. Фотолар, ни өчендер, шушы көнгәчә өстәл тартмасында ята. Дөрес, Азамат, кайчак аларны кулына алып, сокланып карарга ярата. Әнә Сөмбеләсе тирбәнгечтә утыра, бусында канәфер чәчәге өзә, ә менә монда... Тукта, бу сурәттә Сөмбелә түгел бит. Азамат рәсемне йөзенә якынрак китерде. Күзләреннән ирексез җылы нур бөркелгәндәй булды. Бу – Азаматның Сөмбеләгә туй бүләге итеп биргән кыйммәтле асылташ сурәте иде. «Ул безнең мәхәббәт талисманы булыр. Аннан беркайчан да аерылмам, һәрвакыт үзем белән йөртермен», – дип, Сөмбелә аны алтын чылбырга эләктереп, муенына асып йөри башлаган иде. Бу асылташны мәхәббәт символы итеп, йөрәк формасында эшләтте Азамат. Асылташның тагын бер үзенчәлеге бар – билгеле бер торышта аннан Азамат белән Сөмбелә исемнәренең баш хәрефләрен укырга була. Иң оста зәркән ясаучы яллап, зур акчага эшләтте бу асылташны. Хәер, яраткан кешесе, сөекле Сөмбеләсе өчен бернәрсә дә җәл түгел.

Асылташ сурәтенә Азамат озаклап һәм сокланып карап торды. Бу фото Сөмбеләнең шәхси әйбере түгел-түгелен. Ләкин хатынының тәнендә йөргән, аның тән җылысын һәрчак үзендә саклаучы асылташ рәсемен дә алырга булды Азамат. Кем белә, бәлки файдасы тиеп куяр, дип, аны да барсеткасына салып куйды да, соңга калмагаем дигәндәй, ашыгып ишеккә юнәлде.

***

Башка йортлар кебек үк гадәти бер йортның дүртенче катына менеп, пластик материал белән тышланган ишек янындагы кыңгырау төймәсенә шактый басып торганнан соң, эчке якта хәрәкәт сизелде һәм тонык кына: «Кем бар?» – дигән аваз ишетелде.

– Безгә Луиза Әкбәрова кирәк иде, – диде Азамат, сабырсызланып.

Үзе керергә теләгән ишекләрнең һәрчак ачык булуына һәм аларга бер каршылыксыз керә алуына чын күңелдән ышанган Азамат өчен бу ишек тә киртә булыр кебек түгел иде. Ул инде күңеле белән аннан әллә кайчан кергән һәм фатирның түрендә утыра. Тик эчтәгеләр тиз генә ачарга ашыкмадылар. Ишек артында бер генә кеше түгел, күрәсең, өзек-өзек сөйләшкәннәре колакка керә. Ниһаять, аннан:

– Нәрсәгә кирәк ул сезгә? – дигән тавыш ишетелде.

Монысы инде беренче сораган кеше түгел, тавышы өлкәнрәк кешенекенә охшаган.

– Сөйләшәсе бар, – диде Азамат.

Фатир эчендә тагын тынлык урнашты. Һәм ул шактыйга сузылды. Көтеп-көтеп тә бернинди хәрәкәт сизелмәгәч, Азамат тагын кыңгырау төймәсенә үрелде, шулчак эчтән, катгый итеп:

– Ул кабул итми! – диделәр.

Ишекне ачтырып, күзгә-күз карашып сөйләшүдән әле дә өметен өзмәгән Азамат:

– Аңлагыз, монда кеше язмышы турында сүз бара. Акчасыннан тормыйм, зинһар өчен, үтенечемне аяк астына салмагыз, – дип кычкырды.

Әлеге сүзләрнең тәэсире булдымы, бераздан ишекнең теге ягында «шалт-шолт» ачкыч борган тавыш ишетелде. Ишек ачылып, башта урта яшьләрдәге бер ханымның башы, аннан 13-14 яшьлек кыз баланың кызыксынучан йөзе күренде. Бу кыңгырау тавышына беренче эндәшкән кыз иде булса кирәк. Алар кунакларны баштанаяк күздән кичерделәр.

– Мин – Азамат Таһиров, бер якын кешемнең бүгенге язмышы турында кызыксынмакчы идем. Без аны өч көн элек югалттык. Зинһар, ярдәм итегез, – диде Азамат, ишекне япканчы әйтеп калыйм дигәндәй, ашыгып.

Кыз ишектән башын алды, ханым Азаматка сөзеп кенә карады да эчкә керергә ишарәләде.

Фатирның зал ягына үтешли, ханым үзалдына мыгырданды:

– Кабул итәргә исәбем булмаса да, яхшы ният белән йөргәнегез өчен генә керттем. Начар күңелле кеше түгел икәнлегегезне беләм, аңладым. Юкса, килүчеләрнең төрлесе була. Барысын да күрергә туры килде.

Ханым шулай сукрана-сукрана залга үтте. Юл уңаенда, Динар белән кызына күрше бүлмәгә чыгып торырга кушты. Чәйләп утырырга, кунакка чакырылган кеше түгел лә, эшне шунда ук башладылар. Азамат барсеткасыннан теге ике фоторәсемне алды. Башта ул күрәзәче алдына Сөмбеләнең портретын шудырды.

Луиза ханым, йә нәрсә сорыйсың, ни әйтергә телисең, дигән кебек Азаматка текәлде. Шунда гына Азамат әңгәмәне ничек башларга, сорауны ничек бирергә әзер түгеллеген аңлап алды. Ык-мык итте, ләкин башына, каршысында тишәрдәй булып карап утыручы шушы хатынга, тел әйләндереп сүз әйтерлек бер акыллы фикер дә килмәде. Хәер, мондый уңайсызлык өчен күңеленнән үзен битәрләргә дә ашыкмады. Күрәзәче булгач, барысын да үзе белергә тиеш, сорауны әңгәмәдәшенең баш миендә барлыкка килүгә үк аңларга тиеш, дигән уй күңеленә береккән иде аның. Чыннан да, иң катлаулы сорауларга да җавап алырмын, дип ышанып килгән күрәзәче, синең башыңны бораулап торган сорауны да белмәгәч, нинди күрәзәче була соң инде ул?! Азаматның фикер сөреше әнә шундыйрак иде.

Сүзсез генә карашып утыру вакыты көтелгәннән озаккарак сузыла башлагач, Азамат түзмәде: «Мине менә бу сурәттәге хатынның бүгенге язмышы кызыксындыра», – диде. Луиза ханым портретны кулына алды, җентекләп карый, өйрәнә башлады. Шактый шулай утыргач, ул: «Чибәр ханым!» – дип куйды. Менә сиңа ачыш! Аның чибәрлеген күрү өчен күрәзәче булу кирәк тә түгел, югыйсә. Азамат аннан мондый сүз көтмәгән иде. Шулай да ул, күңел хакы өчен дигәндәй, аның сүзен хуплап, баш селкегәндәй итте.

Ханым портретны өстәлгә куеп, анда бармакларын йөрткәләде. Бераздан соң, шактый көттереп кенә, аның авызыннан: «Ул сезнең хатыныгызмы?» – дигән сорау чыкты. Күрәзәченең шулай озак мыштырдавыннан Азаматның сабыры төкәнгән иде инде. Ул: «Әйе», – диде дә шунда ук хәлне төшендереп бирергә ашыкты:

– Әйе, ул минем хатыным, Сөмбелә. Моннан өч көн элек ул утырып очкан самолёт...

Азамат туктап калды. «Фаҗигагә очрады», – дип әйтәсе килмәде. Фаҗигагә очрау, димәк, үлем-китем дә булган, дигән сүз. Ә Азаматның күңеле Сөмбеләнең үлүенә ышанмый. Башкалар теләсә нәрсә уйласыннар, ләкин Азамат өчен ул исән, ул яши. Шуңа күрә, җөмләсен: «...радар экраннарыннан югалган. Элемтә дә юк. Мине аның кайда һәм нинди хәлдә булуы кызыксындыра», – дип төгәлләде.

Күрәзәче аны, берәр сүзен колак читеннән уздырмагаем дигәндәй, дикъкать белән тыңлады. Һәр сүздән вакыйгаларга бәйләнеш табарга тырышканы әллә каян күренеп тора. «Күрәзәчеләрнең күбесе, күрәзәлек итүдән бигрәк, оста психолог. Алар кеше әйткән сүзләрдән чыгып, вакыйгалар агышына анализ ясарга сәләтле», дип ишеткәне бар иде Азаматның. Бу да шул үзенә кирәкле мәгълүматны көтә иде кебек. Ниһаять, ул телгә килде:

– Сабыр, сабыр... Мин хәзер хатыныгызның самолёт белән элемтә югалган чактагы халәтен күрергә тырышам...

Хатын бармакларын кабат фотосурәт өстендә шудыра башлады. Ә үзе аңа бөтенләй карамый да: башы күтәрелгән, күзләре йомык. Күз кабагының һәм керфекләренең ара-тирә калтыранып куюы һәм кашлары арасында тирән җыерчыклар хасил булу, аның бик киеренке уйда икәнлеген күрсәтә.

Менә хатынның бераз ачылган иреннәре арасыннан: «Берни дә күренми... Томан... Ниндидер аңлашылмаучанлык... Юнәлешне югалту... Аңлашылмый торган тирәлек...» – дигән сүзләр кысылып чыкты.

Хатын кинәт кенә сөйләвеннән туктап, күзләрен ачты. Ике учы белән кат-кат битләрен сыпырды. Ул бу халәттә, яңа гына ниндидер киеренке эш башкарып, бик нык арган кешене хәтерләтә иде.

Луиза, аны яңа гына күргәндәй, Азаматка текәлеп карады. Һәм әлерәк транс хәлендә әйткән сүзләрен дәвам иткәндәй: «Мин томан күрәм. Бәлки ул чакта көн томанлы яисә болытлы булгандыр? Болыт эченә килеп кергәч, тирәлектәге урынны һәм юнәлешне билгеләү кыенлаша. Очкыч, нык түбәнәеп, биек агачка яисә тауга килеп бәрелгән булуы да ихтимал», – дип тезеп китте.

– Бөтен гаҗәпләндергәне дә шул: ул көнне күк йөзе чалт аяз булган. Томан да күзәтелмәгән. Ул өлкәнең метереология мәгълүматлары аяз һава торышы күрсәтә. Аэродром диспетчерлары да бертавыштан шуны раслый.

Күрәзәче хатын, «белмим инде» дигәндәй, иңбашларын сикертте. Хәлгә ачыклык кертердәй бүтән нәрсә әйтә алмады.

Инде китәргә дип, урыныннан кузгалырга җыенган Азаматның өстәлдә яткан икенче фоторәсемгә күзе төште. «Ә монысы турында нәрсә әйтерсез?» – дип, аны да ханым алдына этәрде. Луиза янә күзләрен йомып, бармакларын фото өстендә йөртә башлады.

– Бик кыйммәтле асылташ... Каяндыр тапканнар... җир астыннан, димме... Ниндидер пыяла калпак эчендә... Табылдыклар саклана торган урында...

Ханым күзләрен ачты. Башын селкеткәләде. Янә битләрен сыпырды.

– Сез нәрсә, бу асылташны берәр ювелир кибетеннән алынган, дип әйтмәкче буласызмы?

– Әйе, шундыйрак урында. Ювелир кибетендәме, музейдамы шунда...

Азамат урыныннан сикереп торды. Аның йөзендә мыскыллы зәһәр елмаю чагылып узды. Ханымның ялганын тотып, оялтырга теләү, шуның белән тантана итәргә җыену аның кыяфәтенә чыккан иде.

– Бу асылташ... бу асылташ, бик беләсегез килсә... минем хатында. Зәркәнчедән ясатып, аңа мин бүләк иттем. Ул аны уртак мәхәббәтебез хакына, талисман итеп үзендә йөртә... Музей, имеш...

Әһә, бүтән селкенер урының калмадымы, ялганың тотылдымы дигәндәй, Азамат хатынга тагын да мыскыллы караш ташлады. Ләкин Луиза бер дә читенсенмәде кебек. Һәрхәлдә, аның үз сүзләренә ышанычы зур иде. Һәм ул шуны сиздереп калырга ашыкты:

– Әйе, әйе! Музейда! Ул әле дә шунда саклана. Анда шундый әйберләр бик күп. Мин хәтта аның якынча кайсы тирәдә, кайсы шәһәрдә икәнлеген дә күрсәтә алам.

Ханым, урыныннан торып, стенага эленгән карта янына килде һәм бармак очы белән бер урынны әйләндереп күрсәтте. Бу Мәскәү тирәсе иде.

– Мәскәүдә, димәкче буласызмы?

– Бик мөмкин!..

Сүз дә юк, күрәзәче хатын әйткән җаваплар Азаматны канәгатьләндермәде. Шулай булса да, чыгып киткәндә, ул, илтифат саклап, ханымга бер яшел кәгазь акча сузды. Ханым аны алырга ашыкмады: «Кирәкмәс. Мин ул кадәр файдалы мәгълүмат бирмәдем кебек», – дип уңайсызлангандай итте. Тик Азамат акчаны барыбер өстәлгә куйды да, кырт борылып, чыгу ягына атлады. Юл уңаеннан, күрше бүлмәдә күрәзәченең кызы белән бик күңелле әңгәмә корып җибәргән Динарны да үзе белән әйдәде...

Алар шактый вакыт сөйләшмичә бардылар. Азамат уйларына бирелгән иде. Ә Динар башлап сүз әйтергә кыенсынды. Офиска кайтып җитәрәк, Азамат үзе сүз башлады:

– Шарлатан! Томан, болытлы көн, имеш! Очкычларның күп очракта начар һава шартларында һәлакәткә очравына тәңгәл китерергә тырышып әйтүе инде бу хатынның. Аның өчен артык белем кирәк түгел. Асылташ турындагысы да охшатырга тырышып сөйләшү генә. Сүз дә юк, кыйммәтле асылташ. Аның затлы икәнлеген хәтта фотодан да чамаларга була. Асылташларның җир астыннан табылуы да гаҗәп түгел. Мин теләсә нинди асылташ турында үзем дә шундый фикерләр әйтә алам...

Динар хуҗаның зарларын сабырлык белән тыңлый бирде. Азаматның мондый кызып киткән чаклары сирәк була. Гадәттә, ул теләсә кайсы мәсьәләне салкын канлылык һәм үтә тынычлык белән хәл итә. Кем белә, бусында кызып китүе үзләрен күрәзәче дип атаучы ниндидер надан хатыннарга ышанып йөрүен аклау өчендер. Хәер, суга батучы соңгы чиктә саламга ябыша дигәндәй, Азаматның бүтән юлы да калмады. Бер караганда, бу хәл аның әлеге сантыйлыгын аклый кебек. Динар аның зарларын ахырынача тыңлап бетерде дә:

– Әле безнең тагын бер күрәзәчебез бар бит, – дип әйтеп куйды.

Азамат, аңышмыйчарак, ярдәмчесенә текәлде. Аның күз карашында, әле шушы хәлдән соң да син күрәзәчеләргә ышанасыңмы дигәндәй, гаҗәпләнү катыш аптырау галәмәте дә бар иде.

– Ник, Луизадан соң Зәрия Госмановага да кереп чыгарбыз, дип үзең әйттең түгелме? Бәлки, аннан берәр төпле сүз ишетербез. Җитмәсә, ул Зәрия дигәннәре менә шушы тирәдәрәк кенә яши икән.

Азаматны беләсез, ул – сүз кешесе. Әйткән сүзеннән чыкмый, вәгъдәләрен үтәргә ярата. Әйтеп тә аны үтәмәгән кешене көчсезләр рәтенә кертә иде. Шуңа да, инде башында, күрәзәчеләргә карата ышаныч юк, дигән фикер ояласа да, ул сүзен сүз итәр өчен булса да, Зәрия атлы күрәзәчегә дә керергә булды.

– Алай бик якында гына яши дигәч, әйдә соң, аңа да сугылып чыгыйк, – диде.

Зәрия алдагы күрәзәчегә караганда яшьрәк икән. Ул Луиза кебек карышып тормады. Эшне сораштырудан башлады. Бу аның өчен гадәти нәрсә, күрәсең. Күрәзәче янына күпләр киләдер һәм алар арасында якыннарының язмышы белән кызыксынучылары да шактыйдыр, әлбәттә.

Азамат барсеткасыннан фотоларны алып, Сөмбеләнең портретын өстәлдән аның ягына шудыруга ук, ханым: «Сезне бу ханымның язмышы, исәнме-түгелме икәнлеге кызыксындырамы?» – дип сорап куйды.

– Сорауны «исәнме-түгелме» дип куймыйк әле. Чөнки аның исән икәнлегенә иманым камил. Мине аның хәзер кайда икәнлеге һәм язмышы борчый, – диде Азамат.

– Сез аны югалткан идегезме?..

Азамат авыз чите белән генә елмаеп куйды. Әңгәмә башыннан ук сорау-җавап рәвешен алды. Тик сорауны Азамат түгел, ә күрәзәче бирә түгелме? Азамат башкачарак күз алдына китергән иде. Үзе сораулар биреп, аларга җавапны күрәзәчедән ишетермен, дип уйлаган иде, югыйсә. Ә монда – киресенчә. Рольләр алмашынды түгелме?! Шулай да, әңгәмәнең болай башлануына ризасызлыгын күрсәтмәскә тырышып, көчәнеп диярлек:

– Әйе, югалды шул. Бу минем хатыным. Моннан өч көн элек ул утырып очкан самолёт... ни... хәбәрсез югалды, – диде ул.

– Аңлашылды...

Менә сиңа мә. Әле яңа гына аңлашылды аңа. Югыйсә, күрәзәче, Азамат әле ишектән кергәнче үк, барысын да белеп торырга тиеш иде бит. Ул – шуңа да күрәзәче. Зәрия, өстәлдәге фотога иелеп, үзенең «ырым-шырым»нарын башкарганда, Азамат әнә шулай уйланды. Күрәзәче, фотосурәт өстендә куллары белән йөртеп, аны озаклап «әфсенләде». Шактый вакыттан соң гына:

– Ул исән түгел, – дип куйды.

Бу хатынның үзе өчен нинди дә булса төпле сүз әйтәчәгенә бераз гына да ышанычы юк иде Азаматның. Ул җавапка битараф калды. Шуңа күрә: «Үлгән дип әйтмәкче буласызмы?» – дигән соравы да, ничектер, мәгънәсезрәк яңгырады. Кеше исән түгел икән, аның үлгәнлеге ап-ачык югыйсә. Ләкин күрәзәче аның бу соравын мәгънәсезлек дип кабул итмәде булса кирәк. Ул тагын да үҗәтлек белән кабат фотосурәткә иелде. Куллары белән пасслар ясый башлады. Бу нинди күрәзәче?! Кешенең инде исән түгеллеген белгәч, аның үле икәнлеген раслау кирәкме?

– Әмма... әмма ул үлеләр исәбендә дә юк.

Гаҗәпләнүдән Азаматның күзләре маңгаена менде. Ләкин, аннан да битәр, күрәзәче үз сүзләренә үзе гаҗәпләнде.

Әнә шулай авызларын ачып, бер-берсенә карашып торганнан соң, ниһаять, Азамат телгә килде:

– Сез әле генә киресен раслаган идегез түгелме? Моны ничек аңларга?..

Зәрия инде менә өченче мәртәбә куллары белән фоторәсемне «әфсенли».

– Мин аны исәннәр арасында да, үлгәннәр арасында да күрмим. Аңлашылмый... Берни дә әйтә алмыйм. Минем өчен монда каналлар ябык...

Әһә, бу «күрәзәче» башта үлгән дип, аннан исән дип, кыек атып туры тидермәкче иде. Кайсысы да булса туры килер, дип уйлагандыр. Хәйләсе барып чыкмады.

Азамат Зәриягә текәлде. Тик аның күз карашында ялганы тотылган кешенекенә охшаган нәрсә күрмәде.

Карап карыйк, монысына нәрсә ялганлар икән дигәндәй, Азамат асылташ сурәтен аның каршысынарак этәреп куйды.

Зәрия бусында берни дә сораштырмады. Фотоны игътибар белән карарга кереште.

– Асылташ, – диде ул, ниһаять. – Кыйммәтле, – дип тә өстәде.

Асылташның затлылыгын фоторәсемнән дә чамаларга була анысы. Моның өчен әллә нинди гайре табигый сәләткә ия булу мөһим түгелдер.

– Хәзер бу әйбер ниндидер пыяла тартма эчендә, күргәзмәдәме, музейдамы саклана.

Азамат бу сүзләрдән имәнеп киткәндәй булды. Карале, бу да Луиза Әкбәрова сүзләрен кабатлый түгелме?! Сүз берләшкәннәр диярсең. Бу очраклылыкмы, әллә?..

– Тагын нәрсәләр әйтә аласыз...

Зәрия фотоларны кабат әйләндергәләде. Ләкин бүтән бернәрсә дә әйтә алмады...

Азаматны машинада көтеп утырган Динар аңа сораулы карашын төбәде:

– Йә, монысы нәрсә әйтеп шатландырды?

– Артык искитәрлек яңалык ишетмәдем. Алай да, гаҗәпләнерлек бер сүз әйтте. Талисман рәсемен күрсәткәч, Луиза Әкбәрова кебек үк бу да, асылташ ниндидер музейда яки күргәзмәдә саклана, диде.

Динар бу сүзләрдән кычкырып көлде генә.

– Үзләренең шундый беркатлы алдау-йолдаулары белән кешеләрне ничек ышандыралар бу күрәзәчеләр...

***

Көн артыннан көн узып, югалган очкычны эзләүдә бернинди алга китеш тә булмады. Бер җылы сүз – күңел юаткыч, диләр. Азамат бу көннәрдә тирә-яктагыларның, якыннарының ярдәмен, кайгыртуын тоеп, күңелен шулар белән юатты. Иң авыр чакта да: «Ә бәлки табылыр... Бәлки менә бүген нинди дә булса шатлыклы хәбәр җиткерерләр», – дигән өмет белән яшәде ул.

Бу көннәрдә рәсми органнар гына түгел, ә җирле халык та самолётны эзләүдә үзләреннән күп көч кертте. Студентлар, яшьләр, инициатива күрсәтеп, үзләре эзтабарлар отряды төзеделәр. Волонтёрлар очкыч фаҗигагә очраган дип фаразланган урында, рәткә тезелеп, шундагы урман эчен «тарадылар», һәр карыш җирне тикшереп чыктылар. Шулай җентекләп эзләү дә уңай нәтиҗәләр бирмәде. Эзләү барышы озакка сузылган саен, өметләр өзелә барды. Табуга зур ышаныч белән керешеп тә, бернинди нәтиҗә күрмәгәч, волонтёрлар сафы сирәгәйгәннән-сирәгәйде. Инде рәсми комиссия дә, көймәнең комга терәлгәнен һәм барлык тырышлыкларның бушка икәнен аңлап, эзләүне сүлпәнәйтә башлады. Ахырдан бернинди нәтиҗәгә килмичә, «серле шартларда югалды» дигән мөһер белән, югалган самолётны эзләүне бөтенләй туктаттылар.

Чыннан да, эзләү озаккарак сузылган саен, һәлакәткә тарыган кешеләрнең исән-имин булуларына өмет тә югала бара иде. Никадәр генә алга киткән илдә яшәсәк тә, «олы дөнья»дан аерылган хәлдә кеше озак яши алмаячак. Хәзер инде көн генә түгел, сәгать узган саен, өметнең нечкә генә җепләре аяусыз өзелә бара иде. Өмет иң соңгы чиктә генә өзелә торган нәрсә. Бу көннәрдә Азаматны да бары тик өмет кенә яшәтте. Ул һаман нәрсәгәдер өметләнде, ышанычын югалтмады. Һәр телефон шалтыравын, менә яхшы хәбәр җиткерерләр, дигән өмет белән кабул итте ул.

Әнә шундый көннәрнең берсендә Азамат «Як» самолётын эзләү эшләре алып баручы төркем эшендә Татарстаннан вәкил буларак катнашкан Фоат Хәмитовичны өенә чакырды. Эзләү барышында җыйналган мәгълүматлар буенча экспертның фикерен белү иде исәбе. Гомумән, һөнәри белгеч буларак, Фоатның сүзе Азамат өчен бик әһәмиятле.

Очрашу рәсми түгел. Гадәти көнкүреш шартларында иркенләп сөйләшергә мөмкин. Рәсми даирәләрдә әйтелмичә калган фактлар да ачыла мондый вакытларда.

– Соңгы арада самолётларның техник хәле начарайды мәллә? – дип сүзне кырт башлады Азамат.

Фоат Хәмитович әлеге әңгәмәгә инде күптән әзерләнгән булса да, сүзне нәрсәдән башларга икән дип, аптырабрак калды. Чөнки самолётның сәер шартларда юкка чыгуы аның үзен дә гаҗәпләндерә. Үзең аңламаган нәрсәне башкаларга аңлатырга тырышудан да авыррак нәрсә бармы икән дөньяда?!

– Һич кенә дә алай дип әйтергә җыенмыйм, сәбәпләре бөтенләй башкададыр, мөгаен. Кече авиация шәхси кулларга сатыла башлагач, андый төрдәге самолётлар һавада куркыныч тудыра башлады. Хәзерге вакытта аларның күпчелеге бернинди рөхсәтсез оча. Иң аянычы: «G» классына караган бу очкычлар, пассажир самолётлары оча торган юлга килеп кереп, аларның очышына куркыныч тудыра. «G» классында очучы самолётлар, нигездә, торак пунктлар булмаган урыннардан очарга тиеш. Шунысы өстенә һәвәскәр очучылар күбәйде. Дәүләт теркәве узмаган самолётлар да бихисап сан. Россиядә шәхси самолётларны теркәмәүнең тагын бер сәбәбе бар: «Як» кебек тотылган самолёт үзе йөзләрчә мең сум торса, аны рәсми теркәү өчен «Ространснадзор»га тагын шул кадәр акча чыгарып салырга кирәк. Еллык техник карау да 50 мең сумнан башлап 200 мең сумга кадәр төшә. Ә Америкада эшләнгән ыспай «Боинг» лайнерларының бәясе миллион долларлар белән исәпләнә. Әле бит аларны теркәү һәм техник карау өчен дә бермә-бер артык акча түләргә кирәк. Тик самолётны транспорт буларак түгел, ә җәмгыятьтә тоткан урынны күрсәтүче мөлкәт буларак бәяләүче миллионерлар, законнарны читләтеп булса да, шундый купшы очкычларга ия булырга омтылалар. Һәлакәтләр әнә шуңа күрә дә артты...

Азамат, сүзгә мавыгып, артык тирәнгә керә барган әңгәмәдәшен бүлдермичә булдыра алмады:

– Сабыр итегез әле! Безнең «Як» самолёты теркәлгән. Очышларга һәрчак алдан заявка бирелде. Самолёт югалган көнне дә очыш хакында тиешле органнарга алдан хәбәр ителде. Бу яктан бернинди дә шик булуы мөмкин түгел, – диде ул.

– Мин сезгә, самолётыгызны законсыз тоткансыз, дип әйтергә җыенмыйм. Бары тик шәхси самолётлар аркасында аварияләр еш була дип кенә искәртәм. Статистика буенча, Россиядә көн саен өч меңләп шәхси очкыч һавага күтәрелә. Шуларның нибары өчтән бере генә теркәлгән. Ә калганнары беркайда да исәптә түгел. Шуңа күрә дә Россиядә ел саен 250ләп шәхси очкыч мәтәлеп төшә икән.

– Ләкин аларны табалар бит. Ә безнең самолёт эзсез юкка чыкты. Менә шуны ничек аңларга?

– Дөнья авиациясе тарихында самолётларның эзсез югалган очраклары байтак. Аларның югалулары да ниндидер серлелек пәрдәсе артында. Мин шуңа күрә нәрсә дип аңлатырга да белмим.

– Мистиканың катнашы бар дип уйламыйсызмы?

– Бернинди дәлилләр булмагач, чынлап та, әллә нәрсәләр уйлый башладым инде...

– Мистика дигәннән, аптырагач, күрәзәчеләргә дә мөрәҗәгать итеп карадым бит әле мин.

– Нәрсә диделәр соң?

– Аларның әйткәннәреннән мине бернәрсә генә гаҗәпләндерде: талисманның фоторәсемен күргәч, алдан килешенгәндәй, икесе дә бер үк сүзне кабатладылар...

– Нинди талисман ул?

Азамат, өстәл тартмасыннан барсеткасын алып, аннан фоторәсемнәрне чыгарды.

– Менә шушы асылташның рәсемен күрсәткән идем. Алар икесе дә, хәзер бу асылташ күргәзмәдә яисә музейда саклана, диделәр.

– Нәрсәсе гаҗәп аның? Мин үзем дә, беренче карауда ук, бу затлы әйбернең урыны музейда яисә берәр ювелир кибетендәдер дип уйлап куйдым. Ә бу асылташның югалган самолётка нинди катнашы бар соң?

– Турыдан-туры... Бу кыйммәтле асылташны мин, иң оста зәркәнчедән ясатып, хатыныма бүләк иткән идем. Ул аны «мәхәббәт талисманы» итеп, алтын чылбыр белән һәрчак муенына асып йөртте. Самолётка утырганда да... Шулай булгач, ул асылташ ювелир кибетендә дә, музейда да түгел, ә Сөмбелә кайда булса – шунда. Аның тәненә тиеп тора, – диде Азамат.

Шунда кинәт кенә Фоат Хәмитович рәсемне күзләренә әле якын китереп, әле ерагайтып карый башлады.

– Минем бу асылташны кайдадыр күргәнем бар... Нәкъ шушындыйны. Хәтерләмим генә бит...

***

Фоат чыгып киткәч, Азамат озак уйланды. Кара син аны, ул булып ул да, асылташны кайдадыр күргәнем бар, дип тора. Күргәне юк, әлбәттә. Ялгышадыр. Әллә соң зәркән ясау остасы нәкъ шундый ук асылташны тагын берне ясадымы икән? Затлы асылташ үзенчәлекле эшләнеше белән дә һәркемне үзенә җәлеп итәрлек. Килешле форманы табу өчен зәркәнче остага күп көч түгәргә туры килгән иде ул чакта. Азамат аңа эскизларны кат-кат эшләтте, кечкенә генә детальне дә күз уңыннан ычкындырмады. Куйган хезмәтләр юкка гына булмады, нәтиҗәдә, сокланып туя алмаслык сәнгать әсәре туды. Бәлки, талисманны Азаматка эшләп тапшыргач, ювелир остасы кемгәдер тагын шундыйны ясап биргәндер?..

Әлеге гаҗәеп талисманны эшләгән Зөбәер Гатин – Татарстанда гына түгел, тирә-як өлкәләрдә дә танылган ювелир остасы. Төрле шәһәрләрдә үз эшләреннән дистәләгән күргәзмә оештырган. Соңгы вакытта аралашырга туры килмәсә дә, аның телефон номеры Азаматның блокнотында саклана әле. Хәер, андый танылган кешеләрне эзләп табу алай ук кыен да түгел.

Кая, бер шалтыратып алыйм әле. Хәл белешү дә булыр, үземне борчыган сорауга җавап та алырмын дип, Зөбәернең телефон номерын җыйды.

– Әйе, тыңлыйм, – диде элемтәнең теге башындагы ир.

Аның бераз тыңкышрак ягымлы тавышын Азамат шунда ук таныды.

– Нихәлләрдә, Зөбәер әфәнде? Бу Азамат иде. Таһиров. Әгәр онытмаган булсагыз?..

Зөбәернең тавышы бермә-бер җанланып китте:

– О-о-о, Азамат Закирович! Шактыйдан тавышыгызны ишеткәнем юк иде. Эшләрегез ничек? – дип гөрелдәде ул трубкага.

– Эшләр бара...

– Тагын берәр ювелир әйбергә заказ бирергә уйлыйсызмы әллә? Теләсә кайсы вакытта үтәргә әзермен, Азамат Закирович. Теге вакытта без сезнең белән нинди асылташ ясадык бит, ә?! Уртак иҗат җимеше! Шедевр! Мәхәббәт талисманы дип атадыгызмы әле аны? Шә-ә-әп!..

– Әйе, шулай дип атаган идем. Минем бу шалтыратуым кабат заказ бирү өчен түгел. Хәл-әхвәлегезне белеп алыйм, дигән идем. Беррәттән әнә шул мәхәббәт талисманына кагылышлы соравым да бар иде.

– Тыңлыйм, Азамат Закирович, нинди сорау ул?

– Сез ул асылташ шикелле үк яисә аңа бик нык охшаган икенче талисман ясамаган идегезме? Бәлки, шәхси күргәзмәгезгә кую өчен, шуңа охшашрак берәр нәрсә эшләгәнсездер? Хәтерләп карагыз әле!

Трубкадан берара тавыш ишетелмичә торды. Зөбәер нәрсәдер уйлый иде кебек.

– Юк, андый нәрсә булмады, ышандырып әйтә алам. Ул бит бер минеке генә түгел, сезнең дә иҗат җимешегез. Аны шедевр хәленә китерү өчен, сез дә киңәшләрегез белән күп көч куйдыгыз. Юк, уртак хезмәт җимешен үзләштерә торган кеше түгел мин. Мин анда ювелир буларак башкаручы гына идем...

Аннан соң, шикләнеп:

– Асылташка кагылышлы берәр күңелсезлек килеп чыкмагандыр бит? Кәефегез дә юк кебек тоела? Сөмбелә ханым ни хәлләрдә соң? – дип тә өстәде.

– Юк, аңа кагылышлы күңелсезлек килеп чыкмады. Ә кәефләргә килгәндә, безнең эштә төрле чаклар була. Гел елмаеп-көлеп кенә йөрмибез. Сөмбелә дә...

Азамат баштарак Сөмбелә белән килеп чыккан вакыйганы да әйтмәкче иде. Аннан кире уйлады. Туганы түгел, якын дусты түгел... Бу темага болай да башлар кайнаган. Тагын да сүз боткасы куертып торасы килмәде.

Шуңа күрә ул: «Барысы да тәртиптә. Калганын кабат очрашкач сөйләрмен», – диде дә телефонны куярга ашыкты.

«Карале, гел гаепсез кешедән шикләнә башладым. Нервлар беткән», – дип уйлады ул. Зөбәер сүзне бертөрле әйтеп, икенчене эшли торган кеше түгел.

Азамат суыткычтан башланган шешә алып, бәллүр бокалга коньяк салды да аз-аз гына йоткалап куйды. Шокалад кисәге сындырып, авызына капты. Чыннан да, соңгы көннәрдәге киеренке хәлләрдән соң, үзен бик алама хис итә ул.

Ни өчен Зөбәердән шикләнде соң әле? Ниндидер багучы хатыннар, талисманны кайдадыр, күргәзмәдәме, музейдамы күргәнебез бар дип ышандырырга маташкангамы? Алдау-йолдау юлы белән акча эшләп шомарып беткән ул адәм актыкларының ошатып кына сөйләүләре бик мөмкин. Азаматның үзенә дә шундый асылташ рәсемен күрсәтеп, бу кайдагы әйбер дип сорасалар, музейда яисә ювелир салонында, диячәк, әлбәттә. Кеше психологиясен бик яхшы аңлаган күрәзәче хатыннар, кыек атып туры тидерербез, бәлки, дип уйлап, музейда дигәннәр, билгеле.

Ә Фоат Хәмитович?.. Аны күрәзәче хатыннар белән чагыштырып булмый бит инде. Һәр сүзен төптән уйлап әйтә торган кеше. Картлык галәмәте, буталгандыр, дисәң... Фоатка картаерга иртәрәк әле. Ир уртасы кеше. Хәтере дә – күз тимәсен, тфү, тфү... Хаталанса гына инде. Аның һөнәре ювелир әйберләргә кагылышлы түгел бит. Үзе шул өлкәдә кайнамаган кеше өчен асылташ ни дә, чуерташ ни. Фоат, асылташ рәсемен күргәч, бөтен нечкәлекләренә төшенеп тә тормагандыр, бәлки. Кайчандыр шуңа охшаш берәр нәрсә күреп, шул исенә килеп төшкәндер.

Азамат әнә шулай итеп үз сорауларына үзе җавап эзләп маташты. Һәм үзен канәгатьләндерерлек җавапларны тапты да кебек. Һәрхәлдә, шикләреннән арынып, тынычлангандай булды.

***

Ләкин сорауларга җавап гел Азамат уйлаганча булмаган икән. Икенче көнне иртән Фоат кабат шалтыратты. Ул бераз дулкынланган иде. Хәл-әхвәлләр сорашкач:

– Азамат Закирович, дускай, кичә син миңа бер асылташ рәсеме күрсәткәч, мин, кайдадыр күргәнем бар, дигән идем. Син бу хакта оныткансың инде. Ә мин менә төне буе уйланып чыктым. Барыбер искә төшердем бит, әй, – диде.

Нишләп онытсын инде?! Азамат кичә үзе дә ничә сәгать буе шул хакта уйланып баш ватты лабаса. Күңеленнән шулай уйласа да, Азамат ул турыда артык сүз озайтмады. Аның Фоат авызыннан теге асылташны кайда күргәнен тизрәк ишетәсе килә иде.

– Әйт, кайда күргән идең? – дип кабаландырды ул Фоатны.

– Минем Нияз Хафизов исемле бер танышым бар. Галим-голәмәләр арасында кайнашучы, бераз сәеррәк адәм инде шунда. Бервакыт, ниндидер йомышым төшеп, аның өендә булырга туры килде. Аның китаплары бик күп. Шуларның берсен караштырып утырдым. Син күрсәткән асылташ рәсемен дә шунда күргән идем.

– Ялгышасыңдыр, дускай. Кичә син, күргәнем бар дигәч, үзем дә озак уйландым. Ялгыш күргәндер, икенче бер асылташ белән бутагандыр дигән нәтиҗәгә килдем.

Фоат, үзе дә шикләнгән шикелле, бераз эндәшмичә торды.

– Белмим инде, бәлки хаталанамдыр. Ул чакта шул асылташ рәсеменә сокланып, бик җентекләп караган идем. Ә мин бер мәртәбә күргән әйберне бик озакка истә тотам.

– Фоат Хәмитович, син ул танышыңда кайчанрак булган идең?

– Һм-м... Моннан өч-дүрт ел элек...

Аның әйтеп бетергәнен дә көтеп тормыйча, Азамат кычкырып көлеп җибәрде. Моңа үтә гаҗәпләнгән Фоат, әңгәмәдәшенең көлеп бетергәнен көтеп торды да:

– Гафу! Мин берәр ялгыш сүз ычкындырдыммы әллә? – диде.

– Юк, барысын да дөрес әйттең. Тик беләсеңме, монда бер каршылык бар: өч-дүрт ел элек ул «мәхәббәт талисманы»ның исе дә юк иде әле. Мин аны моннан ике ел элек зәркән остасы Гатин Зөбәергә заказ биреп ясаттым.

Элемтәнең теге ягындагы әңгәмәдәш тагын туктап калды. Сүз дә юк, Азамат китергән дәлил үз-үзенә нык ышанган, әле яңарак кына, мин күргән әйберемне озакка истә калдырырга сәләтле, дип торган кешенең мин-минлегенә тимичә калмагандыр. Азамат әңгәмәдәшен бу кыен хәлдән чыгару җаен карады:

– Фоат Хәмитович, андый гына ялгышулар була инде ул. Мин сине гаепләргә җыенмыйм. Әйдә, онытыйк бу турыда. Югыйсә, башка мөһим эшләр өчен күп вакытыбызны югалтабыз, – дип тынычландырырга тырышты.

Фоат, әле яңа гына йокысыннан уянган кеше кебек:

– Ә? Әйе, әйе!.. Бәлки ялгышканмындыр, – диде дә, бик дустанә генә саубуллашып, трубкасын куйды...

Азамат та, үз чиратында, шикләренең гел юкка гына булганлыгын уйлап һәм бу теманы ябылганга исәпләп, үзендә ниндидер бер җиңеллек тойды.

Тормышлар кабат үз эзенә төште. Ләкин аның бер эздән генә бернинди үзгәрешсез баруы Азаматны борчый иде. Чөнки Сөмбелә турында һаман бернинди хәбәр дә юк. Әнә шулай итеп, ай күрде кояш алды диярсең, кеше кадәр кеше югалды.

Ләкин ике-өч көн уздымы икән, Азамат тормышына яңа, тагын да гаҗәбрәк нәрсә килеп керде. Көннәрдән бер көнне Фоат Хәмитович аңа кабат шалтыратты:

– Нихәл, дускай? Әгәр вакытың булса, мин сиңа сугылып чыгармын дигән идем.

Азаматның эшендә дә, гомумән, тормышында да киеренке вакыт. Шуңа күрә әңгәмә куерту яисә хәл белешү өчен генә кем беләндер кара-каршы утыруны кирәк санамый. Ә монда Фоат шалтырата. Ул вакытны бушка уздыра торган кеше түгел. Әгәр кереп чыгарга уйлаган икән, ниндидер җитди сәбәпләре бар, күрәсең. Бәлки, Азамат өчен дә әһәмиятле нәрсәдер. Шуңа күрә, вакыты бик тар булса да, Азамат каршы килмәде, аны үзенә чакырды.

***

Фоат Хәмитович нәрсәдәндер бик дулкынланган. Ул Азаматның каршысына килеп утырды да, кулындагы «дипломат»тан бер китап алып, өстәлгә куйды. Нәрсә тапты икән инде моннан? Азамат китапны кулына алды. Тышлыгына күз төшерде. «Сәер табылдыклар», – дип кычкырып укыды ул.

– Азамат Закирович, кәгазь кыстыргыч куелган битен ач әле...

Азамат ашыкмыйча гына күрсәтелгән битне ачты... Аның кыяфәте күзгә күренеп үзгәрде. Авызы ачылган көе калды. Беравык хәтта сүзен әйтә алмыйча торды. Аннан ул ачык китапны өстәл өстенә тотып ыргытты да кәнәфиенең артына терәлеп, киерелебрәк утырды.

– Бернәрсә дә аңламыйм, – диде ул, учлары белән маңгаен тотып.

– Әйе, мин дә шул турыда баш ватам. Китапның тышлыгындагы исеме хәлгә бераз ачыклык кертә сыман...

Азамат кинәт урыныннан торды да өстәлдәге китапны кабат кулына алды һәм яңабаштан йотлыгып карарга кереште.

– Шайтан алгыры, ә бит, чыннан да, бу минем асылташ. Мәхәббәт талисманы. Монда бернинди шикләнерлек урын да юк. Мис-ти-ка! Башка сыймаслык хәл!..

Азамат китап тышлыгының беренче битен ачты. Аның датасына күз төшерде:

– Китап 2010 елда чыккан. Юк, юк, кара әле син, ювелир остасы әле асылташны ясарга керешмәгән, ә шуннан ике ел алдан чыккан китапта аның рәсеме бар. Моның булуы мөмкинме?

Фоат Хәмитович китапны үзенә сорап алды, актаргалап бер битен ачты:

– Тыңла, бу асылташ турында китапта менә нәрсәләр язылган. Әлеге асылташка 1974 елда Свердловск шәһәре тирәсендә казу эшләре алып барган археологлар тап була. Ул хәзерге заман технологияләренә нигезләнеп, бик хикмәтле формада эшләнгән. Иң гаҗәпләндергәне шул: асылташ табылган җир катламы моннан 250 миллион ел элекке перм чорына карый. Шуннан чыгып, галимнәр бу асылташка да шул яшьне бирәләр.

Фоат Хәмитович, инде монысына ни әйтерсең дигәндәй, әңгәмәдәшенә күз ташлады. Тик Азамат өчен бер миллион елы ни дә, 250 миллион елы ни – барыбер бер кебек. Карашыннан шуны аңларга була иде.

– Исеңә төшер әле, кеше кавеменә охшаш тереклек ияләре кайчан барлыкка килгән? – дип сүзен дәвам итте Фоат Хәмитович.

Азаматның кашлары җыерылды. Озак уйланганнан соң ул:

– Белмим. Дөресрәге, мәктәптә укып белгәннәр онытылган, – дип кенә әйтә алды.

Фоат Хәмитович, үзенең бу турыда күбрәк хәбәрдар икәнлеген күрсәтергә теләгәндәй, тантаналы рәвештә:

– Белүемчә, кешегә охшаган маймылсыманнар, ягъни приматлар моннан 55-60 миллион еллар элек яшәгән. Ә хәзерге кешегә охшаган акыллы затлар, ягъни Хомо Сапиенс моннан 40-50 мең еллар элек барлыкка килгән, – диде дә, китапны шапылдатып ябып, өстәлгә куйды.

– Сез... син... бу асылташ җирдә әле тереклек барлыкка килгәнче үк шул урында яткан димәкче буласыңмы?..

– Мин алай димәдем. Моннан 250 миллион еллар элек җир йөзендә кеше кавеме булмаса да, тереклек булган. Ул чорларда җир йөзе динозаврлар белән мыжлап торган...

– Каян килеп чыккан икән соң бу асылташ ул чорга?

– Мондый сәер табылдыкларның бу беренче очрагы гына түгел икән. Дөнья буенча андый артифактлар бик күп. Күргәнеңчә, алар турында шактый гына калын китап чыгарылган. Бу китапта төрле гасырларда һәм елларда җир йөзенең төрле урыннарында табылган сәер табылдыклар турында мәгълүмат күп. Кайдадыр кечкенә самолёт моделе табылган, икенче бер урында сәгать механизмы, ике тәгәрмәчле велосипед, хәтта шул ук динозаврлар чорында заманча аяк киеме табаныннан калган, ташка әйләнгән эз дә тапканнар. Бу фактларның барысын да бер нәрсә берләштерә: аларны фәнни яктан аңлатып бирү мөмкин түгел.

– Шулай ук аңлатып булмаслык микәнни? Ә бит югыйсә, галим-голәмәләр, җир йөзендә фән аңлатып бирмәслек нәрсәләр юк, дип шапырынырга яраталар.

– Дөрес, әлеге табылдыкларны өйрәнүчеләр арасында кыю гына фикерлеләр дә бар. Андыйларның күпчелеге, әле кешеләр барлыкка килгәнче, хәтта динозаврлар яшәгән чорларга кадәр, җир йөзендә алга киткән икенче бер цивилизация булган, дип расламакчылар. Барлык табылдыклар шуларның акыл һәм кул хезмәте нәтиҗәсе, диләр.

– Ләкин асылташка аларның нинди катнашы бар соң? Ул заманнарда алга киткән цивилизация булган очракта да, алар нәкъ безнең заман зәркәнчесе ясаган талисманны ясый алганнармы? Инде безнең заманның зәркән остасы анда ясалган шушы таштан үрнәк алган дияр идек... Бу ташны ясаганда, остага караганда минем көчем күбрәк керде. Барлык эшләнмәләр һәм идеяләр минем аша узды. Ә мин бу китапны үз гомеремдә дә күргәнем дә, андый сәер табылдыклар турында ишеткәнем дә булмады.

– Әйе, сезнең асылташ очрагын элек яшәгән цивилизацияләр белән аңлатып булмый. Әгәр асылташ табылып, сез аны танымасагыз, аны да борынгы цивилизациядә яшәүчеләр эше дияр идек. Тик...

Фоат Хәмитович сүзен әйтеп бетермәде. Дөрес, ул алга таба ни әйтергә дә белми иде кебек. Шуңа күрә, ә үзең нәрсә уйлыйсың дигәндәй, әңгәмәдәшенә текәлде. Тик Азаматның нинди дә булса акыллы сүз әйтү түгел, барлык шушы мәгълүматны башына сыйдырырлык белеме дә юк. Ул бит гап-гади авыл малае. Тырышып-тырмашып тир түккән, үтә сизгерлеге һәм киеренке акыл хезмәте, сабырлыгы аркасында гына җәмгыятьтә үз урынын тапкан, югары дәрәҗәгә ирешкән кеше бит ул, фән әһелләренә генә таныш булган мондый сәер нәрсәләрне аңларга сәләтле түгел. Тагын бер атнадан дөнья базарында доллар курсының ничек үзгәрәчәген чамалап әйтеп бирергә мөмкин әле ул. Ә менә археологлар җир астыннан казып чыгарган әйбернең кайсы чорга караганын һәм ничек итеп анда килеп эләккәнен аның акылы белән генә фаразлап булмый...

Аның уйларын Фоат Хәмитович бүлде:

– Ә беләсеңме, тагын да үзгәрәк фикерле галимнәр дә бар. Әлеге очракны аларның фаразлары буенча аңлатып бирергә була.

– Алары нинди юрамалар тагын?

– Менә бу китапның авторы – Хафизов Нияз, нәкъ шундый теория өстендә эшли дә инде. Дөресрәге, ул физиканың җитдирәк тармагын өйрәнә. Ләкин бу табылдык асылташ язмышына кагылышлы кыю гына фикерләре дә бар. Сиңа аны күреп сөйләшү комачауламас дип уйлыйм.

***

Нияз Хафизов фатирына Азамат ялгызы гына бармады. Элекке танышы буларак, Фоат Хәмитович үзе дә иярде. Әңгәмәгә кереп китү тизрәк булыр, диде ул. Юлда барганда, Ниязның бераз гына сәеррәк кеше икәнлеген дә әйтергә онытмады.

Аның сәерлеген Азамат фатир ишеге ачылуга ук аңлады. Каршысында саргылт чәчләре бераз тузган, инде берничә көн кырынмаган, калын пыялалы күзлеген борын өстенә, ничектер, сәер итеп кыек утырткан, шакмаклы күлмәгенең түш төймәләре чишелгән, спорт чалбарының бер балагы кайтарылган, икенчесе идәнгә үк тиеп торган бер адәм чыгуга, аның Нияз икәнлеген чамалады.

Нияз, бик түбәнчелек белән кат-кат башын иеп: «Исәнмесез», – диде. Ул килүчеләрне тиз генә танымады. Күзе ияләнә төшкәч, Фоат Хәмитовичны танып, күрешергә кулын сузды. Аннан соң Азамат белән дә күреште. Кунакларны өйгә дәште.

Ике бүлмәле фатир бик тар һәм уңайсыз. Биредә теләсә кая чәчелеп, тарау-торау яткан өс киемнәреннән җыйнаксызлык күзгә ташлана. Фәкыйрь генә җиһаздан, кыршылып беткән обойларыннан фатирга инде күптән ремонт ясалмаганлыгын аңларга була.

Алгы бүлмәдә, Ниязның хатыны булса кирәк, бер ханым көзге каршында төзәтенеп маташа. Керүчеләрне күргәч, ул өстәлдә яткан сумкасын алды да чыгу ягына борылды. Кунаклар яныннан узганда, йөзендә ниндидер мыскыллы елмаю чагылгандай булды. Авыз эченнән генә нәрсәдер мыгырданды. Аның ризасыз кыяфәтен күргәч, Азамат: «Җайсызрак вакытка туры килдек бугай», – дип уйлады. Алдан хәбәр итмичә килгәч, шулай инде, хуҗаларны уңайсыз хәлгә куюыңны көт тә тор.

Хатын артыннан ишек шапылдап ябылды. Ябу өчен кирәгеннән артыграк та көч куелды булса кирәк, алгы бүлмәдә торучы зур көзге дә зыңгылдады. Азамат уңайсыз атмосфераны тоеп, түргә үтәргәме-үтмәскәме дип, аптырабрак калды. Тик Нияз хатынының бу кыланмышына артык игътибар бирмәде. Бу хәл беренче мәртәбә генә түгел, аның мондый холкына инде күптән ияләнеп беткән, күрәсең.

Ул кунакларны бүлмәгә чакырды. Бу кечерәк кенә йокы бүлмәсен Нияз үзенә эш кабинеты итеп җайлаган икән. Уртада кечерәк өстәл. Стенаның бер ягын тулысынча диярлек китаплар шкафы алып тора. Өстәл өстендә иске фасондагы мониторлы компьютер. Янәшәдәге кечерәк журнал өстәлендә китаплар чәчелгән, ачылган көе идәндә ятучылары да бар. Күрәсең, өстәл өстенә сыймаганнарын үзе шунда куйган. Болай барысы да күз алдында бит.

– Сез хатынга игътибар итмәгез. Ул гел нәрсәдән булса да канәгать түгел, – дип кунакларны уңайсыз хәлдән чыгарырга тырышты хуҗа.

Кухня ягына үрелеп, аннан ике артсыз урындык алып керде дә утырырга тәкъдим итте.

– Фоатны беләм инде, ә сез, аңлавымча... – дип әйтә башлаган иде, аның сүзен Фоат Хәмитович дәвам итте:

– Бу теге көнне мин әйткән кеше инде. Таныш булыгыз: Азамат әфәнде. Сезгә аның авыр хәлдә калганын сөйләгән идем.

– Ә, әйе, әйе... Бик күңелсез хәл. Кайгыгызны... ни... авыр хәлегезне уртаклашам.

Нияз үзе дә ниндидер кайгы кичергән кыяфәт ясады. Бу аның шулай итеп Азаматка теләктәшлек күрсәтүе иде.

– Нияз әфәнде, сез күп еллар гыйльми эш белән шөгыльләнгән кеше буларак, бу вакыйгаларга нинди дә булса аңлатма бирә аласызмы? Сез тикшерә торган фәнни эшләр, берникадәр дәрәҗәдә, самолётлар югалуга кагыла бугай. Узган очрашу вакытындагы әңгәмәдән шулайрак аңладым. Фикерләрегезне Азамат Закирович белән дә уртаклаша алмассызмы?

Нияз, сүзне ничек башларга белмичә, бераз уйланып утырды. Киеренкелектән аның киң маңгаендагы җыерчыклары тагын да тирәнәйгәндәй булды. Ул уң кулы белән инде шактый чаларган чигә чәчләрен сыпыргалады. Ияк очындагы тырпаешкан төкләрен тикшергәндәй, чеметкәләп, йолкыгандай итте. Тамагын кырганнан соң, ниһаять, сүзләрен өзеп кенә сөйли башлады:

– Гыйльми эшләрем турыдан-туры самолётлар югалуга кагылмый, билгеле. Мин Фәннәр академиясенең вакыт үзенчәлекләрен өйрәнү институтында эшлим. Дөресрәге, эшли идем. Әле күптән түгел аннан китәргә туры килде. Кыскартуга эләктем. Безнең бүлекне гомумән яптылар. Фәнни коллегия тарафыннан мин эзләнүләр алып бара торган тармак кирәксез дип табылды. Үзен акламый торган эшчәнлек белән шөгыльләнә, дигән карар кабул ителеп, мине эштән кыскарттылар. Шулай булгач, кадерлеләрем, мин хәзерге көндә бөтенләй эшсез...

– А-а-лай икән, – дип сузды Азамат, галимнең хәленә кергәндәй.

– Дөрес, эштән китсәм дә, тик утырмыйм, – дип дәвам итте сүзен Нияз. – Вакытны физик процессларның агыш формасы буларак өйрәнүне дәвам итәм. Төгәлрәк әйткәндә, вакыт агышының акрынаюы һәм тизләнеше кызыксындыра мине. Вакытның турбулентлылыгы... Әйе, әйе, кадерлеләрем, вакыт өермә рәвешендә дә булырга мөмкин. Мин әнә шул юрама өстендә эшлим...

Нияз сөйләгән саен илһамлана гына барды. Аның күзләрендә ниндидер сәер очкын кабынды. Үзе фанатларча ышанган нәрсәне тыңлаучылар табылганга сөенеп, озаклап сөйләргә җыена иде кебек. Менә ул өстәл өстендә чәчелеп яткан кәгазьләр арасыннан нәрсәдер эзли башлады. Аларны актарган арада, алар ишелеп, идәнгә чәчелде. Галим аларны җыярга теләгән иде. Ләкин, киресенчә, бутап кына бетерде. Аннан соң кулын селтәде дә тарау-торау яткан кәгазьләрне читкәрәк сыпырды, өстәлдән үзенә кирәклесен эзләвен дәвам итте. Ниһаять, тапты булса кирәк.

– О-о, менә, – диде ул, кош тоткандай сөенеп, ике-өч кәгазьне өскә күтәрде. Аларны, тантаналы рәвештә, Азаматның кулына тоттырды. – Игътибар белән карагыз, хөрмәтлем, безнең тикшерүләр ахырына якынлашып килә иде инде... Тагын аз гына тырышсак... Менә монда барысы да ачык...

Нияз нәрсәнедер расларга теләгәдәй, үзенең сөякчел имән бармагын кәгазь битенә төртте. Тик формулалар белән чуарланып беткән биттә Азамат аңларлык бернәрсә дә юк иде. Ул, уңайсыз хәлдән чыгарга теләгәндәй, күзләрен челт-мелт йомгалады. Бәлки, аңлашыла торган язмасы шундадыр дип, кәгазьнең артын әйләндерде. Ләкин анда да шул ук формулалар һәм ара-тирә, «без дә бар бит әле монда» дигәндәй, саран гына язылган сүзләр очраштыргалый.

– Гафу, Нияз әфәнде, тик мин...

– Бернәрсә дә аңлашылмый, шулаймы?

– Мин мәктәптә укыганда да физиканы бик яратып бетерми идем... Ә монда, әнә, формулалар гына...

Фоат Хәмитович әңгәмәгә кушылуны кирәк тапты:

– Нияз әфәнде, әйдәгез әле, безне кызыксындырган мәсьәләгә якынрак килик.

– Ә-ә-ә, самолёт югалу турындамы?..

Тик ул җавап бирергә ашыкмады, киресенчә, үзе сораштыра башлады:

– Бәлки ул көн болытлы булгандыр? Яки томан?.. Идарәне югалткан самолёт берәр җиргә мәтәлеп төшкәндер дә...

– Юк, юк, ул көнне һава чалт аяз иде. Хәтта мәтәлеп төшкән очракта да аннан нәрсәдер калган булырга тиештер бит? Ә монда бөтенләй бернәрсә табылмады.

Нияз ниндидер авыр мәсьәләне хәл итәргә җыенгандай, эшлекле генә ишекле-түрле йөренде, тамагын кыргалады, ябык кулының учы белән, тырпаешкан тыңлаусыз чәчләрен артка сыпыргалады.

– Мин төп эшемнән тыш, аномаль күренешләрне өйрәнү белән дә шөгыльләнәм. Гайре табигый хәлләрне. Бу – минем хобби. Сер түгел, мондый күренешләрне, нигездә, энтузиастлар өйрәнә дә инде. Ә фән үзе аңлатып бирә алмаган теләсә нәрсәне инкарь итә. Ә аны аңлатырга тырышкан кешеләрне шарлатаннар дип атый...

Нияз озаклап сөйләргә җыена иде булса кирәк. Хәер, моны ул үзе дә яшермәде:

– Бу темага мин сезгә, хөрмәтлеләрем, сәгатьләр буе лекция укый алыр идем. Бик кызык ул...

– Әгәр самолёт югалуга нинди дә булса ачыклык кертердәй булса, без тыңларга әзер, – диде Азамат.

– Менә, тыңлагыз алайса... Мин әле студент елларымда ук аномаль күренешләр, гомумән, гайре табигый хәлләр белән кызыксына башладым. Курсташларым, мәхәббәт романнары укып, ләззәтле уйлар белән исереп йөргәндә, эзотерик китаплар укып җенләнә идем. Мин хәтта оча торган тәлинкәләргә, чит дөньялардан очып килгән гуманоидларга, полтергейстка, өрәкләргә һәм башка шундый гаҗәп хәлләргә кагылышлы язмаларны газеталардан кисеп алып, бер альбомга терки башладым. Алар миндә шактый җыелды. Әле һаман саклыйм...

Нияз, китап шкафының иң югары бүлемен ачып, аннан калын гына альбом алды да Азаматка тоттырды. Альбомның һәр битенә газета кисәкләре ябыштырылган. Вакыт һәм келәй саргайткан кәгазь кисәкләренә кайсы елда һәм нинди газетадан алынганлыгы пөхтәләп язып куелган.

– Мин аларны, нинди тематикага кагылышлы булуларына карап, аерып җыйдым, – дип дәвам итте Нияз «лекция»сен. – Шунысын да әйтим: анда сезне кызыксындырган сәер археологик табылдыклар турында язылганнары да байтак. «Сәер табылдыклар» дигән китабым нәкъ менә шуларга нигезләнеп язылды да инде. Төрле елларда җирнең төрле почмакларында табылган сәер әйберләр турында ул. Анда язылган әйберләрнең һәрберсенә «серлелек» мөһере сугылган. Әйтик, кайчандыр, әле динозаврлар яшәгән заманнарга ниндидер тешле тәгәрмәчләр яисә сәер механизм калдыклары каян килгән? Моны галимнәр ничек аңлатырга белми. Фән әһелләренең күпчелеге аларны күрмәмешкә салышудан артыгын булдыра алмый. Кыюраклары үз фикерләрен белдерергә тырыша, төрле юрамалар тәкъдим итә. Кешелек барлыкка килгәнче, җир йөзендә югары үсешкә ия икенче бер цивилизация яшәгән һәм әлеге сәер табылдыклар шуларның эшчәнлеге нәтиҗәсе дигән фикердә күпчелек. Чыннан да, бу иң ышанычлы юрама кебек. Ләкин монда бер каршылык бар, хөрмәтлеләрем. Табылдыкларның кайберләре нәкъ менә безнең заман технологиясе белән эшләнгән. Мисаллар китерәм. Санкт-Петербург археологлары, Камчаткада эзләнү эшләре алып барганда, ниндидер механизмның ташка әйләнгән детальләрен табалар. Механизм яткан җир катламын тикшергәч, аның моннан 400 миллион ел элекке чорга караганлыгы мәгълүм булган. Кытайда бер борынгы каберлекне тикшергәндә, галимнәр кечкенә генә Швейцария сәгате табалар. Сәгатьнең эчке ягына «Swiss» дип гравёрлап язган сүзне дә укырга мөмкин була хәтта. Ягъни «Швейцария» дигәнне аңлата. Ә бу каберлекне 400 ел дәвамында беркем дә казымаган. Каян килгән анда заманча Швейцария сәгате? Тагын бик күп мисаллар китерә алам. Шулай булгач, хәзерге заман технологияләренә нигезләнеп төзелгән әйберләрнең табылуы элекке цивилизацияләр калдырган дигән юраманы юкка чыгара түгелме соң? Бу хәлне аңлатып бирү өчен башка юллар эзләргә кирәк. Мин тәкъдим иткән гипотеза буенча, әлеге әйберләр борынгы заманнарга вакыт аралыгы аша күчкән...

Әлегә кадәр галимне игътибар белән тыңлап утырган Азамат сабырсызлана башлады:

– Ягез, шуннан, ә самолёт югалуга боларның нинди катнашы бар соң?

«Лекция»сен бирелеп тыңлауларына куанган Нияз, үз бәясен белеп кенә һәм шул ук вакытта тыңлап утыручыларга аңлаешлы итәргә тырышып дәвам итте.

– Турыдан-туры катнашы бар. Альберт Эйнштейн турында ишеткәнегез бардыр дип уйлыйм. О-о, аны белмәслекме соң?! Егерменче гасырның иң даһи акыл иясе. Аның мәшһүр чагыштырмалылык теориясе генә дә ни тора бит! Чын мәгънәсендә фәнни шедевр! Бу картлач вакыт турында бик кыю фикерләр әйтеп калдырган. Алай гынамы, бөек галим аларны теоретик яктан исбатлап та биргән. Без вакытны нәрсә дип беләбез әле?

Нияз Хафизов мәктәп укучысыннан сорау алган укытучыга охшап калды. Ул, башын ия төшебрәк, күзлек өстеннән, үзен тыңлап утыручыларга текәлде. Сорауны ишеткәч, ничектер бөрешебрәк утырган Азаматка мыскыллы караш ташлады.

– Аңлашыла, сез мәктәптә укыганда, икеле капчыклары булгансыз. Укытучы биремнәрне тикшергәндә, алда утыручы иптәшегезнең киң җилкәсе артына поскансыз, өй эшләрен партадашыгыздан күчергәнсез, имтиханнарга кергәндә, учыгызга шпаргалка язгансыз... Фоат Хәмитович, бәлки, сез мәктәптә физиканы яхшы белгәнсездер? Исегезгә төшерегез әле.

– Вакыт – материянең үзлеге, – дип, дәресен бишлегә белгән укучыдай чатнатып җавап бирде Фоат!

– Нәкъ шулай, хөрмәтлем. Ләкин без, кешеләр, вакытны үткәннән киләчәккә таба юнәлгән, даими тизлектә агучы бер нәрсә итеп күз алдына китерәбез. Елгада су аккан кебек. Юкка гына, «гомер үтә аккан су кебек», дип җырланмыйдыр...

Фән корифее, мәзәк хәл турында сөйләгән кешедәй, елмаеп куйды. Ләкин ул халәте озакка бармады. Йөзе бик тиз җитдиләнде. Бу алга таба әңгәмәнең җитди булачагына ишарә иде.

– Гомуми чагыштырмалылык теориясе буенча, вакыт хәрәкәт итми. Пространствода бирелгән тизлек буенча үзебез хәрәкәтләнәбез. Без акылыбызга сыйдыра ала торган вакыт хәрәкәте, ягъни аның үзгәрүе, объектлар арасындагы ераклыкны үзгәртү яки бер объекттан икенче объектка таба хәрәкәтләнгәндә тизлекне үзгәртү ул. Эйнштейн бу теориясе белән физика өлкәсендә чын мәгънәсендә революция ясый. Җир йөзендә яшәүче без – гөнаһлы бәндәләрнең акылы җитмәслек гаҗәп хәлләрне дә менә шул теория нигезендә аңлатып булыр иде...

Нияз маңгаена бөрчек-бөрчек бәреп чыккан тирне кулъяулыгы белән сөртеп алды. Өстәлдәге стаканнан су эчте. «Аудиториядә студентлар каршында лекция укыгандагы кебек хис итә бу үзен», – дип уйлады Азамат. Ә лектор, бераз тын алгач, «лекция»сен тагын да кызыбрак дәвам итте:

– Вакыт могҗизалары турында сөйләгәнче, мин сезгә пространство хикмәтләре турында да әйтеп китмәкче булам. Пространствоның кәкрәйгән яки бөгелгән урыннары булуын берегез дә күз алдына да китерә алмас, мөгаен. Ә бит андый урыннар бар һәм теория буенча да күптән исбатланган. Менә бу мисал сезгә кызыклы булыр дип уйлыйм. Җирдән галәмгә ракета очты, ди. Ул галәм тирәнлегенә ераграк китә икән, кире әйләнеп кайтканда, бу ракетадагы космонавтның җирдә калган замандашларыннан берсе дә исән булмаячак. Чөнки галәмдә озак вакыт сәяхәт ясаганда, ракетадагы космонавт, әйтик, ун елга гына картайса, җир өстендә калганнар утыз, кырык елга картайган булалар. Бу мәсьәләгә кагылышлы тагын бер кызык нәрсәне әйтим. Галәмгә очкан космик корабльнең тизлеген арттырган очракта, вакыт агышы җирдә дә, космик ракетада да бердәй булырга мөмкин. Ә инде космик ракета тагын да зуррак тизләнеш белән очса, кире әйләнеп кайтканда, космик ракетага әле старт бирелгән чакка да туры килеп булыр иде хәтта. Яисә космонавт үзенең бала вакытына да кайта алыр иде. Әйтик, ул кайтканда, җирдә аны ун яшьлек малай чагы каршылый. Болар – теория, әлбәттә. Чынбарлыкта андый нәрсәгә ирешү өчен, космик ракета яктылык тизлегенә ирешергә, ягъни секундка 300 мең километр тизлектә очарга тиеш. Әлегә бу мөмкин түгел...

Үзенең ялкынлы чыгышыннан рухланып, һаман кыза гына барган Ниязны туктату һич мөмкин булмас кебек. Ул үзен тыңлап утыручыларны да күрми, аларны оныткан, бөтен барлыгы белән үзе генә аңлаган һәм белгән фән дөньясына кереп чумган иде.

«Бу хыялый үзенең фәне белән бөтенләй саташкан», – дип уйлады Азамат, аның акылдан шашкан кешенекедәй күзләренә карап. Ниязның фән дөньясына һаман тирәнрәк керә баруы һәм төп темадан читләшүе Фоатны да борчый иде булса кирәк. Ул да, сабырлыгын югалтып, инде менә икенче мәртәбә аңа:

– Нияз әфәнде, сез тагын мавыгып киттегез бугай, – дип, төп мәсьәләгә якынрак килүен үтенде.

Кинәт әйтелгән бу сүздән Нияз шып туктап калды, аптырау һәм гаҗәпләнү галәмәте чагылган күзләрен Фоатка текәде. Аның бу карашы иң кызык чакта уеныннан бүленергә мәҗбүр ителгән сабый баланыкын хәтерләтә иде. Шулай да ул тиз генә үз-үзен кулга алды. Инде тынычлана төшеп:

– Нәрсә турында сөйләшә башлаган идек әле? – дип кайтарып сорады.

Аның бу кыяфәтен күргәч, Азамат чак кына көлеп җибәрмәде. Сабый балалар самимилеге. Нәрсә белән булса да бик мавыгып китү, таркаулык. Таркаулык – даһилыкның бер сыйфаты, диләр. Әйе, әйе, бу хакта кайдадыр укыганы бар иде.

– Сүз башыбыз «Як» самолётының көпә-көндез бернинди эзсез юкка чыгуы турында иде, – диде Азамат, үртәлеп.

– Ә мин сезгә нәкъ шул хакта сөйләргә җыенам да инде. Вакыт дигән нәрсәнең без уйлаганга караганда күпкә гаҗәп икәнлеген аңлатмакчы булган идем. Вакыт аралыгы аша бер заманнан икенчесенә күчү, хәзергә әле исбатланмаса да, дөньяда була торган хәл. Күп кенә сәер вакыйгаларны, шул исәптән, сезнең самолёт югалу очрагын да бары тик шуның белән генә аңлатырга мөмкин. Свердловск өлкәсеннән табылган менә бу асылташ, «мәхәббәт талисманы» дидегезме әле, нәкъ менә шуңа дәлил булып тора. Сезнең хатыныгыз утырган «Як» cамолёты да Свердловск шәһәренә җитәрәк юкка чыккан түгелме?..

Азамат, әйтелгәннәрне аңлап бетердемме дигәндәй, сөйләнгән сүзләргә ачыклык кертүне кирәк санады:

– Самолёт, вакыт аралыгы аша узып, башка заманга күчкән, димәкче буласызмы?

– Дөрес аңлагансыз. Нәкъ шулай дип уйлыйм. Менә инде сез дә эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенә башладыгыз.

Нияз Хафизов, әле генә сөйләгәннәренең юкка булмаганына, әңгәмәдәшен үз сүзләренә ышандыра алуына куангандай, горур гына башын чөйде.

– Галәмдәге «кара упкыннар» турында ишеткәнегез бармы? – дип дәвам итте ул сүзен. – Андый вакыт-пространство чоңгыллары белән галәм мыжлап тора. Теоретикларның әйтүләренчә, вакытның гаҗәп могҗизалары шундый урыннарда була да инде. Нәкъ менә пространство бик нык кысылган һәм кәкрәйгән ул урыннарда вакыт өермәсе турында сүз алып барырга мөмкин. Дөрес, бу «кара упкыннар» читтән күренми. Чөнки очраган һәр нәрсәне үзенә йотучы әлеге комсыз чоңгыллар үзләреннән бернинди яктылыкны да, башка төрле нурланышларны да кире кайтармый. Шуңа күрә без аларны күрмибез. Вакытның турбулентлылыгын китереп чыгаручы андый чоңгыллар безнең Җир тирәсендә дә очраштыргалый. Кинәт кенә юкка чыккан кешеләр, әнә шул вакыт аралыгына эләгеп, элекке заманнарга күчүчеләр инде. Мин җыйган гайре табигый мәгълүматлар арасында аларга кагылышлылары да шактый.

Нияз Хафизов шкафта озаклап актарына торгач, ниндидер китап алды. Аның эчтәлеген игътибар белән карады да, бер битен ачып, кычкырып укый башлады:

– Бу хәл 1980 елда була. Ике альпинист тауга күтәрелә. Алдан баручысы арткарак калган иптәшенә борылып карый да гаҗәпләнүдән тораташ ката. Аның иптәше ниндидер синусоид формасына килеп бөгелә һәм өскә таба озынаеп сузыла башлый. Сузылган саен, нечкәрә бара һәм кинәт кенә юкка чыга. Җирдә аның боз чапкычы гына кала. Шунысы гаҗәп: ул тип-тигез урында җир йоткандай юкка чыккан. Һәм иптәшенең тирә-якны тикшереп чыгып эзләнүе бернинди дә нәтиҗә бирмәгән...

Нияз, китабын ябып, кире үз урынына куйгач, укыганына нәтиҗә ясагандай:

– Мондый мисалларны күпләп китерергә була. Шулардан чыгып, чыннан да, пространствоның теләсә кайсы өлешенә, теләсә нинди ерак араларга да, хәтта үткән яисә киләчәк заманнарга да мизгел эчендә күчү мөмкин дип уйларга нигез бар. Әлегә фәндә өйрәнелмәгән мондый күренеш телепортация дип атала. Ә инде һич көтелмәгән урыннарда кешеләрнең юкка чыгуына «кара упкыннар» сәбәпче булырга бик мөмкин. Димәк, шундый урыннарга очраклы гына туры килгән кешеләр мизгел эчендә башка урыннарга күчәргә мөмкин.

Теләсә кемне гаҗәпкә калдырырлык әлеге мисаллар Азаматның да күңелен кузгатты.

– Шулай күп мәгълүмат була торып та, аларның берсе дә фәнни яктан тикшерелмәгәнме? Монда инде очраклылык турында гына сүз бармый шикелле. Фактлар хәттин ашкан. Ничә еллар дәвамында җыелган күз алдындагы хәлләргә аңлатма бирә алмагач... – дип, үз фикерен әйтеп калырга ашыкты ул.

– Бу өлкәдә өйрәнүләр гел алып барылмаган дияргә җыенмыйм. 1943 елның октябрендә Америка Кушма Штатларының Хәрби диңгез көчләре тарафыннан «Филадельфия эксперименты» дигән киң масштаблы тәҗрибә үткәрелүе турында ишетеп беләсездер. Дөрес, моның турында бернинди рәсми мәгълүмат булмаган. Ләкин кайбер чыганакларга һәм, имештер, шунда катнашкан кешеләрнең матбугатка барып ирешкән азмы-күпме сүзләренә караганда, андый эксперимент булган дип исәпләнелә. Хәтта аларга Альберт Эйнштейн үзе җитәкчелек иткән дигән фаразлар да бар.

Тагын Эйнштейнга кереп китте. Болай булса, фәнни лекция озакка сузылмагае, дип исәпләгән иде Азамат. Тик бу юлы Нияз артык җәелмәде:

– Анда эксперимент объекты булган «Элдридж» эсминецы пространствода күз ачып йомганчы берничә дистә миль ераклыкка күчкән. Эсминец кадәр зур корабль пространствода күчеш ясый ала икән, вакыт-пространство өермәсе өчен бер моторлы кечкенә «Як» самолёты чүп кенә инде. Мин үземнең тикшерүләрдән чыгып, сезнең «Як» самолёты, вакыт барьеры аша узып, икенче заманга күчкән дигән фикердә. Шуңа күрә аның бернинди эзе дә табылмаган...

Нияз моны бер шәһәрдән икенче шәһәргә бару шикелле гадәти нәрсә кебек әйтсә дә, Азамат өчен бу башка сыймаслык хәл иде. Кеше, һич уйламаганда, хәзерге заманнан гаип булып, икенче заманга күчсен әле! Димәк, вакыт аша үткән заманнарга гына түгел, киләчәккә дә күчәргә мөмкин дигән сүз бит бу. Ләкин аны бер нәрсә борчый: вакыт аша күчкәндә, Сөмбелә исән була микән, әллә соң анда самолёты гына күчкәнме? Ул күңелен тынычсызлап торган бу сорауны Ниязга да бирде.

– Әйе, иң беренче чиратта хатыныгызның сәламәтлеге кызыксындырганы аңлашыла. Һм-м... 250 миллион еллар элек... Тик ул заманнар... җир йөзендә динозаврлар хакимлек иткән чор...

Нияз Хафизовның, һәр сүзен үлчәп, өзеп-өзеп әйтүеннән, үткән заманнарга күчүнең шактый ук куркыныч икәнен искәртергә теләве сизелеп тора. Уйлаганының бөтенесен дә әйтеп, әңгәмәдәшен куркытасы да килми иде аның. Җирдә аҗдаһага охшаган гигант тереклек ияләре яшәгән чорда; зур гәүдәле динозаврлар, үзләрен туендырып тору өчен, җир йөзен чын мәгънәсендә канлы көрәш мәйданына әверелдергәннәр, дисенме? Бер-берсен азык чыганагы итеп кенә күргән бу борынгы җанварларда, тереклек нигезен тәшкил итүче аксымның һәрчак табигый әйләнештә булганлыгы хакында әйтсенме?! Әллә соң, синең гүзәл хатының берәр динозаврга азык булгандыр, ә син бүләк итеп биргән кадерле асылташ – «мәхәббәт талисманы» шул куркыныч җанварның иткә туймас ашкайнату ситемасы аша узып һәм, әлбәттә, андагы ферментлар тәэсиреннән аз гына да зыян күрмичә, табигый юл белән тирәлеккә чыгарылгандыр да, археологлар казып алганчы, шунда 250 миллион ел буена бернинди үзгәрешсез ятачак дип, Азаматның йөрәген җәрәхәтләсенме?

Әнә шуңа күрә галим, сүзләрен уйлап әйтергә тырышып, әңгәмәсен дәвам итте:

– Хатыныгыз ул заманнарга исән-сау күчкәнме икәнлеген хәзер фаразларга гына кала, билгеле. Ләкин шул ук аңлатып булмаслык сәер хәлләр антологиясенә күз салсак, вакыт аша күчкәндә, кешеләрнең сәламәтлегенә зыян килми, дип уйларга да нигез бар. Әйтик, гел көтмәгәндә, Җир шарының теге яки бу өлешендәге шәһәрләрдә һәм авылларда элекке заманнардагыча киенгән кешеләр пәйда булган очраклар бар. Алар, гадәттә, үзләренең бу урынга каян һәм ничек эләккәннәрен аңлатып бирә алмыйлар. Үзләрен узган вакытларда яшәүчеләр итеп расларга тырышучыларның сүзләреннән чыгып, архивларда тикшеренгәннән соң, чыннан да, алар әйткән елларда шундый исемдәге кеше яшәгәнлеге ачыклана...

Нияз Хафизов никадәр генә ышандырырлык итеп, тормыштан мисаллар китереп һәм фәнни яктан нигезләп сөйләмәсен, Азаматның аларга бик үк ышанып җитмәгәнлеге әллә каян күренеп тора. Хыял канатына чикләр юк шул, хыял белән кайчак чынга ашмастайга да ирешергә була. Ә аек акыл башкачарак хәл итә. Ул, тукта әле, булмастайга ышанма дип, хыялый уйларны тезгенләп тора. Азамат та әнә шундый халәттә...

– Хөрмәтле Азамат дускай, сезгә асылташны үз күзегез белән барып күрергәдер бәлки? – дип әйтеп куйды Нияз.

– Ә каян табарга соң аны?

– Хәзерге вакытта ул асылташның кайда саклануы минем «Сәер табылдыклар» дигән китабымда күрсәтелгән иде кебек. Хәтерем ялгышмаса, Мәскәүдәге бер археологик музейда ул...

Нияз Хафизов өстәлдә яткан китапны актарып, кирәкле битен ачты:

– Менә, рәхим итегез...

***

Мәскәү – зур шәһәр. Азамат белән Динарга музейны табу алай җиңел булмады. Ярый әле навигаторлары бар иде. Инде үзләре эзләгән урамны тапкач та, әле шактый әйләнгәләп йөрергә туры килде. Музей дигәннәре аулак кына бер почмакта, подвал шикеллерәк урында икән. Монда кешеләр дә аз йөри, керүче кеше бармы икән, дип уйланды Азамат.

Имәннән ясалган борынгы авыр ишек ачылуга, аңа тоташтырылган шалтырамалар үзара бәрелеп, чылтыраган тавыш чыгардылар. Артык зур булмаган бүлмәне алып торган музейның алгы ягындагы йомшак кәнәфидә йокымсырап утыручы бик үк яшь булмаган хатын, тавышка сискәнеп, «дерт» итеп китте, күзләрен ачты. Икенче бүлмәгә керә торган ишек янындагы утыргычта сканворд чишеп утыручы сак хезмәткәре дә, «эш»еннән бүленеп, керүчеләргә күтәрелеп карады.

Бу – төрле елларда һәм Россиянең төрле төбәкләрендә казып табылган археологик экспонатлар музее икән. Стена буена тезелеп киткән витриналарның пыяла капкачлары астында сөяк калдыклары, борынгы кешеләрнең эш һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре, металл акчалар һәм тагын әллә нинди көнкүреш кирәк-яраклары бар. Алар барысы да билгеле бер кагыйдәләр буенча, хронологик тәртипә урнаштырылган. Һәрбер экспонатка аңлатма язуы куелган. Анда әйбернең кайчан, кайда һәм кем тарафыннан табылуы язылган.

 Биредәге бердәнбер фәнни хезмәткәр – экскурсияче-гид хезмәтен дә башкаручы ханым: «Кызыксындырган сорауларыгыз булса, әйтегез, җавап бирәм», – диде. Сораулар бар иде, билгеле.

– Музеегыз кеше күзеннән еракта урнашкан. Махсус яшереп куелган, диярсең. Халык йөриме соң ичмасам? – диде Азамат.

Ханым үзләренең эшсез утырмауларын белдерергә ашыкты:

– Биредә кеше өзелми. Төрле уку йортларыннан, мәктәпләрдән еш киләләр безгә. Алар белән даими элемтәдә торабыз. Әле хәзер мәктәпләрдә каникуллар булгач кына килүчеләр сирәгәйде, – дип аклангандай сөйләнде.

Хәер, Азамат өчен болары әһәмиятле түгел. Сүз бәйләнеше өчен генә сорады. Аны хәзер бер генә нәрсә – «мәхәббәт талисманы» гына кызыксындыра. Ул шушы тирәдә генә түгелме икән дип, берничә өстәлне караштырды да, һәр бүлмәдәге экспонатны аерым-аерым карап чыгу шактый вакытны алачагын аңлап, гидка үзен кызыксындырган төп сорауны бирде. Дөресрәге, ул аңа баштан асылташның үзләре белән алып килгән сурәтен күрсәтте дә:

– Менә бу рәсемдәге асылташка охшаган экспонат сакланмыймы сездә? – дип сорады.

Рәсемгә карагач, ханымның йөзе яктырып китте:

– Әйе, бу бездәге экспонат рәсеме, – диде ул, елмаеп. – Әйдәгез, мин сезгә аны күрсәтә дә алам.

Ханым аларны үзе артыннан ияртте. Тар гына аралык аша үтеп, тагын бер бүлмәгә килеп керделәр. Түрдә артык зур булмаган пыяла шкаф тора. Аның өске өлешенә «Необъяснимые находки» дигән язу эленгән. Янәшәдә генә Альберт Эйнштейнның телен чыгарып төшкән рәсеме. Азаматның бу рәсемне кайчандыр күргәне бар иде. Тик даһи акыл иясенең, әнә шулай балаларча шуклык белән төшкән рәсемен һич кенә дә аңлый да, башына да сыйдыра алмый ул. Гомумән, бу кешегә җитдилек хас дип уйлый иде.

Экскурсияче хатын аларны пыяла япкыч белән капланган бер экспонат янына алып килде. «Менә!» – диде ул, эзләгән әйберне табышуда зур ярдәм күрсәткән кешедәй, йөзенә тантаналы төс чыгарып...

Азаматка нәрсәдер булды. Ул кинәт кенә башы әйләнгәнен тойды. Әйтерсең, аяк астындагы идән чайкала башлады. Ул каядыр упкынга оча кебек. Ярый әле янәшәсендә Динар бар. Ул хуҗасының хәлен аңлап, җиңелчә генә аны терсәгеннән тотты. Хәер, бу вакытта Динар үзе дә Азаматтан ким гаҗәпләнмәгәндер. Алар каршында әле кайчан гына Сөмбелә түшенә асып йөргән асылташ, «мәхәббәт талисманы» ята бит! Дөрес, ул бераз гына тоныкланган кебек. Ләкин ул, һичшиксез, шул асылташ – «мәхәббәт талисманы».

Әле кайчан гына ул Азаматның да, Сөмбеләнең дә шәхси әйбере иде. Аңа алар гына хуҗа иде. Ә бүген талисман бикле йозак астында. Ул дәүләт байлыгы булып исәпләнә. Азаматның аңа бернинди хокукы да юк.

Азамат акылы белән шуларны уйласа да, моны күңеле белән кабул итә алмады. Ул асылташны үзенең хәләл акчасына алды, зәркәнчедән зур акча түләп ясатты, иң затлы әйбер дип, сөеклесенә бүләк итеп бирде. Бу бит аның шәхси милке. Үз милкеңә үзең хуҗа булмагач, нәрсә инде бу?..

Әнә шуларны уйлаган Азаматның ачуы, ярсу булып, тышка бәреп чыкты. Ул бөтен тәне белән калтыранып куйды.

Аның сәер халәтен экскурсияче дә күреп алды.

– Сез үзегезне начар хис итәсезме әллә? – диде ул, хафаланып.

Ләкин Азамат аны ишетмәде дә. Ул, гомумән, бу минутларда беркемне дә ишетми, фани дөньяда бөтенләй гаме булмаган кеше кыяфәтендә тораташтай катып калган иде. Шулай булмый хәле дә юк...

Тик бераздан соң гына аның авызыннан:

–  Бу асылташ минеке, – дигән сүзләр сытылып чыкты.

Гид, күзләрен түгәрәкләндереп, бер Азаматка, бер Динарга карады.

– Гафу итегез, нәрсә дисез?

– Бу асылташ минеке, – дип, катгый итеп, баягы сүзләрен кабатлады Азамат.

Экскурсовод, бер адым артка чигенде, чыгу ягына каерылып карады.

– Сез нәрсә, акылыгыздамы?

– Әйе, әйе, бу минеке. Мин аны әле моннан ике ел элек кенә сөекле хатыным Сөмбеләмә бүләк итеп биргән идем. Ул – безнең мәхәббәт талисманы...

Ярсыр дәрәҗәгә җиткән Азаматны Динар чак-чак кына тотып тора. Аны никадәр генә тынычландырырга тырышмасын, юкка гына...

– Акылдан шаштыгызмы әллә? Ике ел элек бүләк иткән идем, дисез. Экспонат астындагы язуга карагыз. Ул 1974 елда археологик казынулар вакытында табылган. Ә аның күпме вакыт җир куенында ятканлыгын беләсезме? 250 миллион ел! Әгәр тагын бер сүз әйтәсез икән, мин сак хезмәткәрен чакырачакмын...

Ләкин аның чакыруы кирәк булмады. Биредәге шау-шуны ишетеп булса кирәк, сак хезмәткәре үзе килеп керде дә билендәге каешка беркетелгән пистолет кобурасына ябышты. Ул Азаматны экспонатны урларга җыена дип уйлады булса кирәк. Эшне зурга җибәргәнче, моннан чыгып таярга кирәклеген чамалаган Динар, алгарак чыгып, хәлне аңлата башлады:

– Гафу, гафу, минем дустымның шулай өянәге килә торган гадәте бар. Курыкмагыз, сезнең экспонатларга беркем дә тимәячәк. Без хәзер чыгып китәбез, – диде дә, җиңеннән тотып, Азаматны үз артыннан сөйрәде.

Бусында Азамат карышмады. Ул кыска гына вакытка булып алган йомшаклыгыннан үзе дә оялгандай, Динарга буйсынып, чыгу ягына атлады. Ишек янына җиткәч, Азамат кабат экспонатлар саклана торган пыяла шкаф ягына борылып карады. Эйнштейн портреты... Әле бая гына, бирегә кергәндә, аның шук малайларча елмаеп, телен чыгарып торуын Азамат килештермәгән иде. Ә менә хәзер аның болай төшкән рәсеме бик урынлы кебек тоелды аңа. Бала чакта үзләренең дә бер-берсен шулай тел чыгарып үртәүләрен искә төшерде. «Бә-бә-бә», – дип үчекләп, кемнең дә булса булдыксызлыгыннан көләләр иде. Бу портретны тикмәгә генә куймаганнар монда. Ул экспонатлар карарга кергән һәр кешене: «Ә-ә, гаҗәпме? Дөньяда андый табышмаклар күп инде ул. Кешелек әле тиз генә аларның серенә төшенә дә алмас. Бә-бә-бә», – дип үртәп озата кебек.

***

Мәскәүгә барып, талисманның үзен күреп кайткач, Азамат нык үзгәрде, бөтенләй үз эченә бикләнде. Хәтта бизнеска кагылышлы төп вазифаларының кайберләрен тугрылыклы ярдәмчесе Динарга ышанып тапшырды.

Соңгы вакытта фәлсәфи уйлар тынгылык бирми аңа. Элегрәк ул фәннең бик көчле булуына чын күңеленнән ышана иде. Хәзер ышанычы югалды. Бу дөньяда фән аңлатып бирә алмаган әйберләр бик күп икән ләбаса! Әле кайчан гына, күрәзәчеләргә ышанмыйча, аларны шарлатаннар дип, көлеп йөргән иде. Ул сөйләшкән күрәзәчеләрнең асылташ турында әйткәннәре хак булган икән бит...

Тик Азаматның язмыш зилзиләләре алай тиз генә тынарга җыенмаган икән әле. Соңгы вакытта көннәр, атналар мәңгелекнең үзе кебек озак узды. Инде кичергәннәре дә аз түгел югыйсә. Ә язмыш аңа яңадан-яңа сынауларын чәпәп кенә тора. Әллә бу дөнья тоташ могҗизалардан гына торамы икән, дип уйлый башлады Азамат. Чөнки сынауның чираттагысы аны гаҗәпләндереп кенә калмады, һушын җибәрә язды...

...Гадәти иртә иде ул. Йокысыз үткән төннән соң, таң алдыннан азрак кына черем итеп алды Азамат. Хәер, аны черем итү дип тә булмый. Йокылы-уяулы төш күреп, саташып ятты шунда. Уянып, ике кешелек караватының читенә торып утыргач та, авызын ачып иснәнгәләп, күргән төшен искә төшерергә азапланды. Тик юкка гына... Күпме тырышып та, берни дә барып чыкмагач, урыныннан кузгалды. Шулчак аңа йокы бүлмәсендә тагын кемдер бар кебек тоелды. Артына борылып караган иде, имәнеп китте. Карават башына тотынып торуы гына егылудан саклап калгандыр – анда ниндидер хатын-кыз ята лабаса. Йөзе белән тәрәзә ягына борылган, ә менә мендәргә чәчелгән чәчләре Азаматка бик таныш кебек күренде. Әйе, әйе, Сөмбеләсенекенә охшаган бит! Азамат, иртән уянгач, мендәр өстендә дулкынсыман таралып яткан әнә шул чәчләреннән сыйпап иркәләргә, назларга ярата иде сөеклесен. Нәрсә бу? Соңгы вакытта башыннан узган аяныч вакыйгалар психикасына зыян китермәгәндер бит? Галлюцинация башланмагандыр югыйсә. Әллә соң ул һаман төш күрәме, саташамы? Азамат ирексездән беләген чеметеп карады. Юк, ул уяу.

Шунда, әллә үзенә текәлгән караштан, әллә йокысы туйган – караватта ятучы хатын-кыз кулларын сузып киерелеп куйды, башын Азаматка борды. Йә, Хода!.. Бу – Сөмбелә үзе иде. Азамат тораташтай катып калды. Әле кайчан гына сөйгән хатынын исән-имин күрү өчен җанын бирергә әзер иде. Берничә көн элек кенә, Сөмбеләмнең нурлы йөзен бер генә күрсәм иде дип, Ходайга ялварды. Нинди генә могҗиза белән булса да хатынын үзенә кайтаруын сорады. Менә Сөмбеләсе каршысында ята. Теп-тере, исән-сау. Бу үзе үк могҗиза түгелмени?..

Әллә соң?.. Кайдадыр озаклап югалып торып, таң алдыннан сиздермичә генә ире янына кайтып яткан хатын турында нәрсә уйларга була?.. Ләкин Азамат мондый караңгы уйларын тиз онытты. Ул сөеклесен теләсә нинди шартларда кабул итәргә әзер иде. Тик үзендә аңа каршы атларлык көч юк. Аяклары тартмый. Сүз әйтергә теле әйләнми. Кулын сузып, кочагына алыр иде, кыршау белән уралгандай, бөтен тәне тораташ катып калган.

– Ә беләсеңме, сөеклем, мин нинди төш күрдем?..

Менә сиңа мә! Әйтерсең лә алар кичә генә икәүләшеп шушы ятакка башларын төрткәннәр. Төне буе сөю-сәгадәт бакчасының татлы җимешләреннән ләззәтләнгәннәр дә арып-талып йокыга талганнар. Әйтерсең, бу ятакны Азамат айлар буе ялгызы гына җылытмаган...

Берни әйтмичә, үзенә текәлеп торуы озаккарак сузылды ахры, Сөмбелә кабат телгә килде:

– Нишләп эндәшмисең, бәгърем?

Азамат, уянып киткәндәй, дерт итеп куйды. Бик авырлык белән генә телен әйләндереп:

– Синең нинди төш күргәнеңне беләм, кадерлем. Самолёт... бик борынгы заманнар... динозаврлар, – диде ул.

– Юк, юк, алары турында мин сиңа соңрак сөйләрмен. Ә менә хәзер генә, уяныр алдыннан гына күргән төшемне сөйләмәкче идем. Әгәр сине ул кызыксындырмый икән, динозаврлар турында сөйлим...

Сөмбеләнең соңгы сүзләре шундый гади килеп чыкты, әйтерсең лә динозаврлар безнең көндәлек тормышыбызда еш очрый торган гадәти тереклек ияләре һәм ул гомере буе шулар арасында яшәгән.

– Самолётыбыз Свердловск аэропортына җитәрәк кенә әллә нәрсә булды, – дип башлады сүзен Сөмбелә. – Очкычыбызның приборлары чыгымчыларга тотынды, ориентир югалды. Фәнис, никадәр генә «ас» очучы булмасын, ул да каушап калды. Штурвалны әле тегеләй, әле болай боргаласа да, самолёт аны тыңламады. «Шайтан алгыры... Берни дә аңламыйм... Юнәлешне билгели алмыйм», – дип сөйләнгәнен хәтерлим. Аннан соң самолётыбызның тәрәзәләрен куе ак томан сара башлагандай булды. Ул, һаман саен куера барып, сөт төсенә керде, бөтен дөнья ап-ак иде. Шуннан соң тәнемнең һәр күзәнәгендә көчле калтырау тойдым. Һуштан язганмын... Аңыма килеп, күзләремне ачканда, ниндидер таныш булмаган, үзем өчен бөтенләй ят җирдә ята идем. Торып утыргач, ерак та түгел, кулына олы таш кисәге тоткан Фәнисне күреп алдым. Ул минем якка борылып та карамый. Каядыр алга текәлгән. Мин дә шул тарафка күз ташладым, 100-150 метрлап арырак, албасты шикелле тереклек иясен күрдем. Ул Фәнискә таба килә иде. Фәнис таш белән шуны каршыларга җыенган, күрәсең. Менә теге албасты якын ук килеп җитте. Миңа андый җанварлар кинолар, китаплар аша таныш. Динозавр, дип аталалар. Аҗдаһага охшаган бу ерткыч Фәнискә җитәрәк туктады. Аның янында Фәнис бөтенләй кечкенә булып күренде. Динозавр башын әле тегеләй, әле болай боргалап күзәткәннән соң, очлы тешле авызын зур ачып үкерә башлады һәм корбанына ташланды. Шул мизгелдә Фәнис кулындагы ташны динозаврга томырды. Ләкин ул ерткычка бернинди зыян да салмады. Аның гәүдәсенә килеп бәрелгән таш, стенага сибелгән борчак шикелле, читкә тәгәрәде. Ә җанвар... ә җанвар...

Сөмбелә сулкылдап еларга тотынды. Азамат хатынын кочагына алды. Шактый вакыт узгач кына, Сөмбелә, тынычланып, сөйләвен дәвам итте.

– Динозавр Фәнисне мизгел эчендә ботарлап-өзгәләп ташлады. Берничә минут узуга, кан исен сизеп булса кирәк, аның тирәсенә үзе шикелле үк албастылар җыйналды. Ә тегенең корбанын беркем белән дә бүлешәсе килми. Берәрсе якыная башлауга, ырылдап, өстенә ташлана. Санаулы минутлар эчендә Фәнис торган урында кызыл тап кына калды. Ялманып, тирә-якны иснәнгәләп йөрүче бер динозаврның күзе миңа төште. Миндәй җан иясен аның үз гомерендә дә күргәне булмагандыр, мөгаен. Шуңа күрә ул кабер салкынлыгы бөркеп торучы күзләре белән озак текәлеп торды. Бу нәмәрсә ашарга яраклымы-юкмы? дип тикшергәндер инде. Мин урынымнан кузгалырга теләп талпынып куйдым. Хәрәкәт итүче һәр нәрсәне ашарга ярый дигән хайвани инстинкт буенчамы, җанвар, авызын зур ачып, яман үкереп, миңа ташланды. Сакланырга бер коралым да юк. Тирә-якта ник бер агач, йә таш кисәге күренсен?! Динозавр миңа җитәргә дүрт-биш метр калгач, башка чарам юк, муенымдагы талисманны йолкып алып, аңа томырдым. Ләкин тидерә алмадым. Менә җанвар бөтенләй якында гына. Аның иләмсез зур ачылган авызын гына түгел, андагы һәрбер тешен ап-ачык күрәм. Әле алай гынамы, тешләре арасына кысылган ит калдыкларыннан чыккан яман сасы ис тә борыныма килеп бәрелде кебек. Тагын берничә мизгел һәм...

Сөмбелә, җаннарны өшетерлек дәрәҗәдә куркыныч мизгелләрне исенә төшереп, бөтен тәне белән калтыранып куйды...

– Ләкин шулчак могҗиза булды, – дип дәвам итте ул сүзен, бераз тынычлангач. – Ниндидер нечкә генә кызгылт нур, минем баш очымнан узып, динозаврның башына барып кадалды. Шул мизгелдә, җанварның коточкыч олы гәүдәсе, ком тутырылган капчык кебек, шапылдап җиргә ауды. Әлеге кызгылт нурның чыганагы, һичшиксез, минем артымда булуы аңлашыла иде. Алдарак җыелып торган ерткычлар төркеме турында да онытып, артыма борылып карадым. Миннән нибары йөз-йөз илле адым арырак һавада ниндидер түгәрәк очкыч асылынып тора. Аның көмеш сыман өслеге кояшта ялтырый, тирәли урнашкан түгәрәк яктырткычлары төрле төсләр белән җемелди. Динозаврга төбәп җибәрелгән әлеге нур менә шул очкычтан килә икән. Минем андый очкычларны рәсемнәрдә күргәнем бар иде...

– Оча торган тәлинкә?.. Нло? – дип аның сүзләрен бүлде Азамат.

– Әйе, моңа кадәр күргән кешеләр тасвирлаган, оча торган тәлинкәләргә охшаган. Озак та үтмәде, «тәлинкә» җиргә төшеп утырды. Астагы люгы ачылып, аннан көмеш төсле киемнән ике кеше төшеп, миңа таба йөгерә башладылар. Килеп җиткәч, кулларымнан тотып, сөйрәп диярлек, «тәлинкә»гә алып киттеләр. Күз кырые белән артыбыздан дәррәү ташланган динозаврлар көтүен күреп калдым...

Сөмбелә, шул чактагы куркыныч вакыйгаларны кабат кичергәндәй, сөйләвеннән туктап, озак кына бер ноктага текәлеп утырды. Киеренке тынлыкны бетерү өчен, Азамат үзе сорау бирде:

– Һәм син, оча торган тәлинкәгә утырып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак планеталарга сәяхәт кылдың инде, э-эме? Сириус йолдызының берәр планетасында кунак иткәннәрдер әле үзеңне? Безнең кояшка иң якын йолдыз Сириус дип беләм. Хәер, ераклыкның монда әһәмияте дә юк. «Нло»лар теләсә нинди ераклыкны мизгелләр эчендә үтә ала, дип ишеткәнем бар иде. Планетасын гына түгел, Йолдызын да иң заманча телескоплар белән күреп булмаган, бездән миллионнарча яктылык елы ераклыгында урнашкан берәр планетага барып чыккансыздыр әле?..

Сөмбеләнең йөзе кабат кояштай балкыды:

– Юк, белмәдең. Мин күргәннәрне син күз алдына да китерә алмаячаксың. Без бернинди чит планетага да очмадык. Җирдә калдык. Мин ерак планеталарга түгел, ә киләчәк заманнарга сәяхәт кылдым. Киләчәк заманнарда булып кайттым бит, бәгърем, аңлыйсыңмы?..

Азамат кылт итеп Нияз Хафизовны исенә төшерде. Ул да чорларның бер заманнан икенчесенә күчә алуы турында сөйләгән иде. Аның фаразлары дөрескә чыга түгелме?

– Әгәр сер булмаса, кайсы заманнарга барып җиттең соң?

– Аңлавымча, егерме икенче гасырның урталары иде...

– Нинди телдә аңлаштыгыз?

– Үземне коткарган ике кешедән башка беркемне дә күрмәдем. Чөнки мине карантинда тоттылар. Ул заманнарда йогышлы чирләрдән тулысынча арынганнар икән инде. Шуңа күрә борынгы заманнардан килгән кешеләрнең йогышлы авырулар таратуыннан саклану йөзеннән, алар белән аралашмыйлар, ара саклыйлар. Аларда бер заманнан икенчесенә күчү – гадәти бер нәрсә. Безнең татар теленә бик якын телдә аралаштык. Һәрхәлдә бик җиңел аңлаштык. Вакыт аралыгы аша күчешнең фәнни теориясенә нигез салучының да татар кешесе булганлыгын әйттеләр миңа. Аның голографик портретын да күрсәттеләр хәтта. Исеме... исеме Нияз Хафиз кебек. Хәтерлим, аның сурәте астына «Максатлы эшнең ахыры хәерле була» дигән канатлы сүзләр дә язылган иде әле...

– Нияз... Хафиз? – дип көчкә телен әйләндереп сорады Азамат.

– Әйе, әйе, Нияз Хафиз! Ә нигә гаҗәпләндең аңа?..

Соңгы вакытларда булып узган вакыйгалар Азаматның башын тәмам әйләндергән иде. Гайре табигый хәлләргә кагылышлы мәгълүмат ташкыны, әллә соң саташаммы, дигән уйларга этәрә. Ә андый мәгълүматны аз-азлап кына сеңдерү өчен вакыт кирәк. Вакыйгалар агышын ашыктырырга һич кенә дә ярамый. Шуңа күрә Нияз Хафизов турында сүзне озынга сузарга теләмәде ул.

– Андый исемне каядыр ишеткәнем бар иде, – дию белән чикләнде...

Нияз Хафизовның тузгыган тыңлаусыз чәчләрен, төк баскан какча яңакларын күз алдына китерде Азамат. Эшләү өчен аз гына мөмкинлек, шартлар тудырылмаган көе дә ул нинди зур эшкә тотынган бит әнә! Кыскартуга эләктем, ди. Бүгенге көндә эшсез. Хезмәт хакы юк дигән сүз. Кеше ничек яшәргә, гаиләсен ничек туйдырырга тиеш? Ә ул шулай да яшәргә тырыша. Димәк, исеме киләчәккә барып ирешкәч, ул кеше фәнни эшләрен ташламаган, дәвам иткән һәм ахырына кадәр җиткергән булып чыга инде. Нәкъ кирәкле вакытта, кирәкле урында Сөмбеләне динозаврлардан коткарып калу да шул Нияз башлаган эшкә бәйле түгелме икән? Талисманны тикшергәч, ул заманнардагы фәнни теорияләр буенча, пространство һәм вакыт координаталарын билгеләү авыр булмагандыр. Вакыт аша күчеш мөмкинлеге килеп тууга, иң беренче эш итеп, Сөмбелә күчкән заманга «очкан» булулары ихтимал...

– Киләчәк матурмы? – дип сорап куйды Азамат, уйларыннан бүленеп.

– Искиткеч! Дөрес, мин шәһәр урамнарында йөри алмадым, кешеләр белән дә аралашмадым. Алдан әйткәнемчә, карантинда тора идем. Төрле заманнарда яшәүчеләр белән аралашу гадәти хәл, күрәсең, карантинда утыручылар бер мин генә түгел идем. Ә мин барлык уңайлыклары тудырылган һәм безнең шушы заманга туры килерлек зәвык белән җиһазландырылган бүлмәдә яшәдем. Миңа голографик картиналар күрсәттеләр. Шулар аша киләчәк кешеләренең көнкүрешләре, яшәешләре белән таныштым. Аларның тормышын сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Ул заманнар бөтенләй икенче дөнья кебек. Мин сиңа берәр вакыт бу хакта озаклап сөйләрмен әле, бәгърем.

– Ә ничек минем ятакта пәйда булдың соң син? Ни өчен мин бернәрсә дә сизмәдем?

– Мине шул ук оча торган тәлинкәдә безнең заманга китереп куйдылар. Син, төнлә уянып, тәрәзәдән күк йөзен күзәтә идең. Тәлинкәне күрдең. Тик очкычтагылар сиңа үзләренең нур чәчкеч приборларын төбәгәч, һушыңны югалттың. Ә күргәннәреңне хәтереңнән «сөрттеләр». Шуңа күрә син ул вакыйгаларның берсен дә хәтерләмисең. Бәлки, төш күргәндәй булгансыңдыр...

Азамат, нәрсәнедер хәтерләргә тырышкандай, кашларын җыерды. Ләкин күпме генә уйламасын, төнге вакыйгаларны  исенә төшерә алмады. Аннары барысына да кул селтәде дә:

– Динозаврларга азык булган Фәнис кызганыч, – дип әйтеп куйды.

– Ә ул исән, – диде Сөмбелә, берни булмаган кыяфәттә.

Менә сиңа кирәк булса, иске авыздан яңа сүз! Азаматның күзләре маңгаена менде.

– Карале, кадерлем, әле менә яңарак кына, Фәнисне динозавр ялмап, ашап бетерде, дигән идең түгелме? Инде исән, дисең. Мин саташа башладыммы әллә?

Сөмбелә энҗедәй ак тешләрен күрсәтеп, матур итеп елмайды. Иңнәреннән кочып, Азаматны тынычландырырга ашыкты.

– Юк, саташмыйсың. Борчылма, Фәнис исән.  Киләчәк заманнарга кайтып, Фәнисне кызганып, балавыз сыгып утырганымны күргәч, мине динозавр авызыннан йолып алган кешеләр ни өчен кайгыруымны сораштылар. Мин аларга Фәнис турында әйткән идем, шуларның берсе, аны коткару мөмкин эш, диде. Мин дә башта, синең шикелле гаҗәпләнеп, авызымныачып калдым. Аны борынгы җанвар ашап бетерде бит инде, үлгән кешене ничек коткарырга була соң, дим. Алар елмаешып куйды. Вакытның катлы-катлы булуы һәм өермәлелеге турында нидер аңлатып маташтылар. Ләкин мин аларның берсен дә башыма сыйдыра алмадым. Безнең заман кешесе өчен акыл ирешмәслек нәрсәләр! Кыскасы, шул ук вакыт могҗизасы! Фәнисне динозавр ашаганчы булган мизгелләргә вакыт аралыгы аша күченеп, аны динозаврлардан йолып калырга була икән. Һәм шулай эшләгәннәр дә. Үзебезнең заманнарга күченер алдыннан, мине азга гына Фәнис белән очраштырдылар. Ул исән-сау. Кәефләрем яхшы, диде. Соңыннан, карантин вакыты узгач, аны да нәкъ минем шикелле, безнең заманга кире кайтарачаклар...

Юк, болары Азаматның башына барып җитә алмады. Аның акылы өчен кирәгеннән артык катлаулы нәрсәләр...

***

...Сөмбелә табылды. Аның шулай кинәт кайтып керүе Азамат өчен бер яктан сөенеч булса, икенче яктан кыенлыклар да китереп чыгарды. Моны кешеләргә ничек аңлатырга? Ай дәвамында бөтен җәмәгатьчелекне аяк өстенә бастырдылар бит. Югалган самолётны эзләүгә кемнәр генә җәлеп ителмәде!.. Иң оста эзтабарлар, иң заманча эзләү чаралары эшкә җигелде. Ә самолёт җир йоткан шикелле юкка чыкты. Аның белән бергә Сөмбелә дә югалды. Инде менә һич көтмәгәндә кайтты да керде. Аның шул рәвешле кайтуы бер гаҗәп булса, сөйләгәннәре тагын да искитмәле. Кешеләр шуңа ышанырлармы? Кемгә дә булса ул хәлләрне расларга маташу үзеңнән көлдерү булмасмы? Хатыным мине кызык итәргә теләп, ай буе кайдадыр качып яшәгән яисә сөяркәсе куенында булган, дигән сүзләргә ышаначаклар. Ә менә, хатыным киләчәк заманнарга күчеп, вакыт аша сәяхәт итеп йөргән, дисәң, кычкырып көләчәкләр. Чигәләренә бармакларын куеп бөтерәчәкләр, әмма бу сүзләргә һич ышанмаячаклар. Ә Азамат үзе ышаныр идеме? Юк, әлбәттә. Моннан берничә ай элек кемдер аңа бу хакта сөйләсә, ул аны җитди кабул итмәс иде. Әкият сөйләп йөрмә дип, кул гына селтәр иде.

Ә менә фән әһелләре, галим-голәмәләр бу хәбәрне ничегрәк кабул итәрләр иде икән? Берничек тә! Тыңлап та тормаячаклар. Юкса, гасырлар дәвамында кешеләр аңында ныклап формалашкан фәнни теорияләрне, теоремаларны, пастулатларны яңадан карап чыгарга туры киләчәк. Гыйлем ияләре фәндә революция ясардай яңалыкларны кабул итәргә әзер түгел. Алар яңага тотынганчы, искегә ябышып ятуны кулайрак күрәчәк. Гомумән, кешелек дөньясы яңалыкларны авыр кабул итүчән. Урта гасырларда яңалык кертергә маташучы галимнәрне инквизиция кырса, әле кайчан гына бастырсалар, әле якын үткән заманнарда, башкалардан үзгәрәк уйлаучыларны «сары йорт»ларга тыгып котылганнар. Хәзер исә андыйлар, Нияз Хафиз кебек, җәмгыятьтән кысрыклана. Фән тармагында гына түгел, әдәбият-сәнгатьтә дә, эстрадада да «новаторлар»ны бик өнәп бетермиләр. Бу очракта да шулай булачак. Матбугат бер кат шаулап алыр, билгеле. Ләкин Сөмбелә ирен кызык итәргә теләп, ай буе шәһәр кунакханәләренең берсендә качып яткан да инде менә сагындырып кына аның янына кайтып кергән, дигән сүзләр кешеләр өчен чын дөреслектән якынрак булачак. Чөнки аларга шулай кызыграк...

Азамат – соңгы елларда бер китап та укып карамаган кеше – Нияз Хафизовның «Сәер табылдыклар» дигән китабын бу көннәрдә кулыннан төшермәде. Вакыт аша күчешкә кагылышлы бүлекләрен укыганда, аны гаҗәпләнү катыш хафалану биләде. Фәндә аңлашылмаган урыннар әнә бит ничек күп икән! Бөтен көч белән шуларны өйрәнәсе бит югыйсә. Ә фән, киресенчә, үзе аңлатып бирә алмаганнарны инкарь итәргә генә белә. Профессорлар, докторлар кебек гыйлем ияләре белән дөнья тулган. Аларның күпчелеге мондый эшләрдә бармакка бармак та тидерми кебек. Нияз Хафиз әйткәнчә, бүгенге көндә гайре табигый хәлләрне аңлатып бирү тулысынча энтузиастлар өстендә. Хөкүмәттән бернинди ярдәм дә күрмичә, алар бу өлкәдә нәрсәдер эзләнәләр әле. Эш өчен заманча лабораторияләр турында әйтеп тә торасы юк, хәтта хезмәтләре өчен бернинди гонорарларга да өметләнә алмыйлар. Аларның фәнни юрамаларын фән аксакаллары чигә тирәсендә бармакларын бөтереп кенә бәяли. Бу энтузиастлар әнә шундый гомуми кинаяле көлү астында гыйльми эшләр белән шөгыльләнеп яшәп яталар. Яшәпме, әллә көн күрергә тырышыпмы?..

Уйлый торгач, Нияз Хафизга финанс ягыннан ярдәм итәргә, дигән катгый карарга килде Азамат. Ул аңа эшләү өчен бина бирә ала, кирәк булса, кыйммәтле җиһазлар алырга да ярдәм итәчәк, эшенә карата лаеклы хезмәт хакы да бирәчәк. Миллионнар, миллиардлар белән эш йөртүче кеше өчен мөмкин эш бу. Әгәр Нияз гыйльми эзләнүләрен ташлый икән, фән өчен зур югалту булачак. Галимнәр фәннең әлеге тармагына бүгеннән ныклап тотынсалар, йөзләрчә еллар узгач, чыннан да, вакыт аша очраклы «кара упкыннар»дан түгел, ә ясалма күчеш каналлары аша да киләчәккә ашыгу һәм үткәнгә җиңел генә кайту мөмкин булыр. Кайчан да булса кемдер бу эшне башларга тиештер бит инде?! Иң соңгы чиктә, үткәннәргә кайтып, Сөмбеләнең динозаврлар авызыннан котылып калуы хакына бу эш башланырга тиеш...

***

Азамат, ярдәм итәргә дигән ният белән, Ниязның өенә китте.

Ишекне хуҗа үзе ачты. Тик Азаматны танымады булса кирәк, бернинди соравын да көтмичә, аклангандай:

– Ни... Мин акча тапмаган идем шул... Минем әле түләрлек акчам да юк... Әгәр тагын бераз сабыр итсәгез... Фәнни эшләрем өчен гонорар бирәчәкләр... Бирерләр, дип уйлыйм...

– Нинди акча?.. Нәрсәгә? – дип кайтарып сорады Азамат, аңламыйча.

Нияз ишектән керүчегә калын пыялалы күзлеге аша игътибар белән карады:

– Ник, сез суд приставы түгелмени? Беркөнне, коммуналь хезмәтләр өчен бурычыгыз күп җыелган, түләмәсәгез, фатирыгызны бушатырсыз, дип килеп әйткәннәр иде. Ул сез түгел идегезмени?

Аннан соң Азаматны кайда күргәнлеген исенә төшерде бугай:

– Ә-ә, сез теге... ни... хатыныгыз самолёт белән югалган... Әйе, әйе, шул кеше икәнсез. Гафу итегез, мин бит пристав акча даулап килгәндер, дип уйлаган идем.

Өй эчендә теге көнге шикелле үк тәртипсезлек: әле тегендә, әле монда китаплар, кәгазьләр аунап ята. Һәм шулар чолганышында, бүлмә уртасында мескен хәлдә Нияз басып тора. Ул тирә-якка чәчелгән кәгазьләренә караган да туктаусыз үзалдына сөйләнә:

– Хәлләр мөшкел бит әле, хөрмәтлем. Акча бетте. Хатын ташлап чыгып китте. Түли алмагач, фатирдан да куып чыгарсалар... Вакытлыча гына булса да берәр эшкә урнашыргамы инде?.. Тәмамлыйсы гыйльми эшләрем бар... Беләсезме, алар бик әһәмиятле... Минем теория буенча...

Ул менә хәзер үзенең теориясен сөйли башларга җыенгандай талпынып куйды. Тик башлаганын әйтеп бетермәде. Чарасызлыктан нишләргә белмичә, кулларын як-якка җәйде.

– Сез ул фәнни эзләнүләрегезне дәвам итәчәксез, әлбәттә. Күзегезгә карап вәгъдә бирәм, – диде Азамат тыныч кына.

– Ничек? Аңламадым... Сез миңа эш тапмакчы буласызмы?

– Эш булыр анысы. Мин сезгә фәнни эшләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек таптым кебек. Ә хәзерге вакытта сезгә нинди ярдәм кирәк? Тартынмыйча әйтегез.

Нияз, бу кеше чынлап сөйлиме, әллә үрти генәме, дигән кебек, шикле карашы белән әңгәмәдәшенә текәлде. Азамат аңа хәзер акча кирәклеген үзе дә чамалый. Фатир өчен бурычлар бар, диде бит. Юкса, чыннан да, куып чыгарырга да күп сорап тормаслар.

Азамат «дипломат»ына тыгылып, аннан ике төргәк акча алды да өстәлгә куйды. Аларны күргәч, Нияз ачкан авызын ябарга да онытты. Бары тик бераздан соң гына һушына килеп:

– Юк, бу кадәр акча кирәк түгел. Мин ул кадәр акчаны кире кайтарып бирә алмаячакмын. Әле гонорар бирерләрме, – дип сөйләнде. – Әгәр эш тапсагыз, мин эшләргә алыныр идем. Мин беразга гына йөк төяүче-бушатучы булып эшләргә дә риза...

Ләкин Азаматның тавышы кискен яңгырады:

– Алыгыз! Боларны фәнни эшләрегезгә гонорар дип уйлагыз...

Шулчак кинәт кенә өстәлдә эшләп торучы компьютер чылтырый башлады. Бу интернет элемтәсе – «скайп» иде. Нияз, кабаланып, «мышка»га барып ябышты. Аның төймәсенә басты. Бераздан экранда бер хатын-кызның кыйшайган йөзе пәйда булды. Азамат Ниязның хатынын шунда ук танып алды. Теге көнне килгәндә күреп калган иде бит...

– Нәрсә, ялгыз яшәү рәхәтме? – дип кычкырды ханым.

Бу сүзләрнең, иренең хәленә керүдән бигрәк, ачуын басарга җыенудан әйтелгәнлеге аның кыяфәтеннән үк күренеп тора. Кереш сүзе, үзенчә... Әгәр шуларга каршы берәр җавап ишетсә, бөтен ачуын чыгарырга әзер ул.

– Рәхилә!.. Син бигрәк инде... Әлбәттә, читен синсез, – дип аклангандай сөйләнә башлады Нияз һәм хатынының кармагына килеп тә капты. Эх, син, мәми авыз! Эндәшми калсаң, нәрсә була иде?! Хатынның кабынып китүенә шул сүзләр җитә калды:

– Хәчтерүш, әлегә кадәр яшәвең белән миңа бурычлы син. Мин булмасам, бетәсең бит. – Рәхилә, сүзләрен үтемлерәк итү өчен булса кирәк, үкереп елый башлады. – Син бәдбәхеткә кияүгә чыгып, чәчкәдәй яшь гомеремне әрәм иттем. Укыганда, талантлы кеше чыгар дип, бик күтәргәннәр иде шул үзеңне. Мин дә, галим чыгар, дәрәҗәсе дә югары, акчасы күп булыр, дип уйлаган идем. Өметләрем акланмады. Синең белән бергә укыган Вил Тимурович, әнә, югары даирәләр арасында кайнаша. Докторлыкны яклады. Эше бар. Акчаны көрәп ала, диләр. Син, мәхлук, кандидатлык диссертациясен дә рәтле-юньле яклый алмадың бит. Фәннең төплерәк тармагында да эшләргә мөмкинлек биргәннәр иде югыйсә. Ә син, хыялый, тормышка ашмас нәрсәләр белән баш ватып, вакыт әрәм итәсең...

Хатын һаман саен ярсый гына барды. Сөйләгән саен йөзендәге кызыл тимгелләр артты гына. Нияз, аны тынычландырырга тырышып:

– Рәхилә, дим. Зинһар өчен, чәпчемә әле. Күрәсең, өйдә үзем генә түгел. Кунак бар...

Арттарак торган Азаматны Рәхилә шунда гына күреп алды. Аның кыяфәтендә мыскыллы елмаю чагылып узды. Ул тагын да ныграк чәпчергә тотынды:

– Кунак, имеш. Беләм мин синең кунакларыңны. Аралаша торган кешеләрең арасында бер җүнле кеше бар дип беләсеңме?.. Барысы да үзең шикелле саташканнар, җитәр-җитмәс, тиле-милеләр.

– Рәхилә, нишләп шулай  дисең инде?..

Нияз әле компьютер экранына, әле Азаматка карап алды. Шулкадәр мыскыл итүгә түзә алмыйча, биргән акчаларын кире алмасын, дип шикләнә иде булса кирәк. Ә хатыны аның шикләнүләренә исе китми, һаман кыза гына бара.

Менә ул тозлап-борычлап зәһәр сүзләр кычкырды да, ахырдан, ачуына чыдаша алмыйча, кулындагы «мышка»ны компьютер экранына атып бәрде. Элемтәнең теге ягында нәрсәдер шакылдады. Өстәлендәге веб-камерага эләгеп, ул килеп төште булса кирәк, экранда Рәхиләнең йөзе юкка чыкты. Нәрсәдер дөбердәде, шакылдады һәм элемтә өзелде.

Инде сабырлыгы калмаган Нияз, хатынының тагын шалтыратуыннан курыккандай, компьютерны бөтенләй сүндереп куйды.

– Әй, минем хатын бер чәпчи башласа, туктатып булмый, – диде ул, аклангандай.

Әлеге тамашаны берни эндәшмичә карап торган Азамат:

– Ала-а-ай икән, – дип сузды.

Аннан соң, конкрет бер фикергә килеп:

– Менә нәрсә, Нияз әфәнде. Сез иртәгә үк үзегезне тәртипкә китерегез. Мунчага барып, яхшылап юынып кайтыгыз. Кырыныгыз. Чәчтарашка кереп чыгыгыз. Аннан соң өстегезгә берәр рәтлерәк кием алыгыз. Кыскасы, кеше янында кешечә күренерлек булсын. Галстугы-мазары дигәндәй. Яхшылап ял итегез. Берсекөнгә менә шушы адреста көтәм. Эшләргә әзерләнеп килегез, – дип, Ниязга үзенең визиткасын тоттырды.

– Ә нинди эш? Әгәр әйтергә мөмкин булса?..

Азамат, аңа сынаулы караш ташлап:

– Һәрхәлдә, йөк бушатучы түгел инде, – диде.

Ул чыгып китәргә җыенган иде инде. Ләкин соңгы чиктә, кире уйлап, өстәл янәшәсендә торган урындыкны үзенәрәк тартты да шуңа утырды. Аның әле сүзе бетмәгәне, нәрсәдер әйтергә теләгәне күренеп тора. Нияз, дикъкать белән тыңларга җыенгандай, аңа текәлде.

Азамат:

– Минем тагын бер соравым бар, – диде дә тукталып калды.

Тик менә Азаматның уйлары чуалды булса кирәк, ул фикерен тиз генә туплый алмыйча азапланды. Шактый утыргач кына:

– Нияз әфәнде, ә менә вакытны үзгәртеп, киләчәктән хәзерге заманга күчү очраклары бармы? Безнең заман кешесе ерак үткәннәргә күчә алгач...

Үзе кызыксынган темага кагылгач, Нияз Хафиз бермә-бер җанланды. Әле ярты сәгать элек кенә мескен күренгән кыяфәте, ничектер, тантаналы төс алды. Хәер, бүген аның кәефен күтәрердәй вакыйгалар да булды бит: ниһаять, акча мәсьәләсе хәл ителде. Фатирына булган бурычларын тиененә кадәр түләп бетерәчәк. Суд приставы килсә дә, борчыласы түгел, хәзер ул аның белән аяк терәп сөйләшәчәк. Кем белә, Рәхиләсе дә кайтыр әле, бәлки. Тотрыклы хезмәт хакы алып эшли генә башласын! Әнә бит, каршында утыручы шушы гаярь ир заты аңа эш табам диде. Шуңа күрә Нияз бүген аның теләсә кайсы соравына җавап бирергә әзер иде.

– Азамат Закирович, хөрмәтлем, киләчәк заманнардан хәзерге вакытка күчү очракларына дистәләп мисал китерә алам. Сезгә мәгълүм «Сәер табылдыклар» дигән китабымда алар хакында язган идем инде. Кирәк булса, аннан укый аласыз. Бу уңайдан минем тагын да кызыклырак юрамаларым бар...

Ниязның күзләре очкынланып киткәндәй булды: ул башын чөеп җибәрде; бармакларын тырпайтып, тыңлаусыз чәчләрен артка таба сыпыргалады; кинәт кенә ишекле-түрле йөренеп алды. Аның нәкъ шундый халәтен Азамат хәтерли әле. Фоат Хәмитович белән беренче мәртәбә бирегә килгән көнне дә, галәмдәге «кара упкын»нар, вакыт-пространство могҗизалары турында «лекция» укыганда да аның күзләре нәкъ шулай ук әсәрләнгән иде.

Менә ул йөренүеннән кинәт кенә туктады да Азаматның каршысына ук килеп басты һәм, ярымпышылдап:

– Сезнең НЛОлар турында ишеткәнегез бармы? – дип сорады.

Әллә соң моңа Сөмбеләнең сәер генә «кайтып төшүе» турында сөйләргәме икән, дип уйлаган иде Азамат, тик тәвәккәлләмәде. Әгәр бу хакта әйтсә, барыбер коткарганнар дип, гыйльми эшләрен дәвам итмәскә дә мөмкин бит ул.

Азамат та, Ниязга ияреп, тавышын түбәнәйтте:

– Мин үзем ул НЛОларга бик үк ышанып бетмим. Ә менә ишетергә туры килгәләде... Оча торган тәлинкәләр... гуманоидлар... чит планета кешеләре...

– Менә, менә, чит планета кешеләре. Оча торган билгесез объектлар турында сөйләшкәндә, без чит планеталарны, чит галактикаларны күз алдында тотабыз. Шулай бит?

– Шулай, күрәсең...

– Ләкин, минем уйлавымча, тәлинкәләр барысы да чит планеталардан килүчеләр түгел. Аларның кайберләре Җирдән.

Азамат елмаеп куйды:

– Җир кешеләре Җиргә очып килә, димәкче буласызмы?

– Юк, очып килүчеләр түгел. Киләчәктән безнең заманнарга күчкән җир кешеләре алар. Кем белгән, йөз ел да узмас, кешелек «кара упкын»нарны үзенә буйсындыра башлар. Хәтта бер заманнан икенчесенә күчү өчен «вакыт тоннельләре» төзү дә мөмкин булыр. Һәм иң кызыклысы нәрсә дип уйлыйсыз, хөрмәтлем? Сез моны, хәзерге замандагы кебек, очраклы гына вакыт аралыгына туры килеп, үткәннәргә күчеп, вакыт корбаны булу белән бутамагыз. Ул заманнарда вакыт аша сәяхәт итү – хәзер чит илгә сәфәр кылып кайту белән бер булачак.

– Теләгән кеше, тукта әле, фәлән гасырның фәләненче елына барып кайтыйм, дип җыенып чыгып китә алачак, димәк.

– Әлбәттә! Самолётларга да, поездларга да, автобусларга да билет алган кебек, «юл хакы» түләү дә булыр, билгеле...

Бу минутларда Нияз хыялларының чиге-чамасы юк иде. Аның фантазиясе теләсә нинди чынбарлык киртәләрен үтеп чыгарга сәләтле кебек.

– Әле алай гынамы, – дип дәвам итте ул сүзен. – Бер заманнан икенче заманга кунакларга йөрешү, өйләнешү, әйтик, урта гасырлардан кырыгынчы гасырга килен төшерү...

Нияз, хыялына бирелеп, җиңелчә генә Азаматның касыгына да төртеп алды хәтта:

– Урта гасырның затлы дворян нәселеннән тәрбияле, нәзакәтле, гүзәл кәләш алу начар түгел бит, ә-ә?! Алар инде минем Рәхилә шикелле тәртәгә типмәячәкләр. Тәрбия икенче...

– Болар барысы да мөмкин хәлләрме соң?

– Әле ничек кенә мөмкин! Ә менә тагын тыңлагыз: борынгы экологик чиста көтүлекләрдә тукланган малларны ризык урынына файдалану.

– Динозавр итенме?

– Ә нигә динозавр? Борынгы җанварларның үлән белән туклана торганнары да булган. Әйтик, киләчәк кибетләрендә стегозавр итеннән ысланган колбаса, рестораннарда трицератопсның парда пешерелгән ите, казылык, кентрозавр эчәкләреннән тутырма торадыр, бәлки. Янәшәсенә берәр борынгы үсемлекнең итләч яфракларыннан салат та булса... Де-ли-ка-тес!

Нияз ирексездән иренен ялап куйды. Муенындагы төере  уйнаклап алды...

Ул көнне алар озак сөйләштеләр. Азамат урамга чыкканда, әлерәк кенә яңгыр явып узган иде. Күктәге ала-тилә болытлар арасыннан вакыт-вакыт ялтырап кояш күренеп китә. Асфальт иңкүлекләрендәге күлдәвекләр өстендә хасил булган нәни генә шадраларда кояш нурлары чагылып җемелди.

Шуларга карый-карый, Азаматның уйлары кабат Сөмбеләгә әйләнеп кайтты. Менә бит язмыш аларга нинди сынаулар әзерләгән! Ни өчен кеше ышанмастай бу хәлләр алар башына гына төште соң әле? Аңламассың.

Тик ул күпме генә тырышса да, уйларының очына чыга алмады. Аннан соң, кулын селтәп, күлдәвекләрне әйләнеп уза-уза, ашыгып машинасына атлады.

***

Иртәнге планёрка тәмамланып, кабинетыннан ярдәмчеләре һәм бүлек җитәкчеләре чыгып беткәч, Азамат компьютерда шәхси электрон почтадан хат-хәбәрләрне карарга җыенган иде, ишектән тартынып кына бер адәм килеп керде. Кем ул? Нишләп йөри? Монда керергә кем рөхсәт иткән аңа?

Азамат, гаҗәпләнеп, керүчегә төбәлде. Ак кәчтүм-чалбардан, өр-яңа матур галстук, чәчләрен килешле генә артка тарап куйган. Ә үзе кыенсынып кына елмая. Кайда күргәне бар иде бу кешене? Исенә генә төшерә алмый бит!

Кинәт Азаматның хәтере яктырып киткәндәй булды. Карале, онытып тора икән бит. Ул Ниязны чакырган иде бит. Әле кабул итү бүлмәсендә утыручы референтына, әгәр килсә, бернинди тоткарлыксыз туп-туры миңа керт, дип әйткән иде. Менә килеп тә җиткән...

Азамат, колачын җәеп, керүче каршысына килеп басты. Аның иңнәреннән тотты да, бераз читкәрәк каерылып, кабат баштанаяк күздән кичерде.

– Танырлык та түгел сезне – менә монысы шәп! Югыйсә, эткә салган сөяк шикелле, кадерсезләнеп йөрисез.

Аннан соң, шушы минутта гына кабинетка килеп кергән Динарга да мөрәҗәгать итеп:

– Ә хәзер эшкә тотыныйк. Нияз әфәнде, мин сезгә өченче каттан олы бер бүлмәне бирәм. Ул сезнең эш урыныгыз булыр.

– Ә мин нәрсә белән шөгыльләнермен соң анда? – дип сорады Нияз, мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышып.

– Үзегезнең гыйльми эшләрегезне дәвам итәчәксез, әлбәттә. Нинди җиһазлар кирәк, исемлеген төзеп китерегез. Кайтартырбыз. Бүгеннән башлап эшкә керешегез. Динар сезгә бүлмәне күрсәтер. Әйдәгез, хәерле сәгатьтә! – диде.

Аннан соң, гафу үтенгәндәй:

– Вакытым юк. Кичекмәстән хәл итәсе мәсьәләләр бар, – дип, ашыгып, чыгу ягына борылды.

Инде китәм дигәндә, тагын нидер исенә төшерде:

– Әгәр фәнни эшегезне ахырына җиткереп, вакыт аша башка заманнарга күчү мөмкинлеге табасыз икән, беренче чиратта минем хатынымны – Сөмбеләне ахыргача коткарырга ашыгыгыз. Аңа хәзер кичекмәстән психологик ярдәм кирәклеген мин аңлыйм...

Азаматның үзенә теләктәшлек итүенә Нияз чын күңеленнән куанды:

– Әлбәттә, хөрмәтлем. Алга шундый максат та куйгач, һичшиксез, ерып чыгарбыз. Максатлы эшнең ахыры хәерле була, – диде ул, авызын колагына кадәр җәеп...