Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИНЕМ ҖАНДА – ҮЗГӘ КОЯШ

Канәгатьмен
Куганым юк мал артыннан,
Байлыкка күзем сукыр.
Ач та түгел, ялангач та,
Яшим, Аллага шөкер.
Баш очымда кояш көлә,
Йөргән юк янып-көеп.
Яшәп яткан көнем җирдә,
Тормышның ямен тоеп.
Минем җанда – үзгә кояш,
Шигырьләрем – байлыгым.
Кемдер алтын-көмеш җыя,
Ә мин шигырь сайлыймын.
Саулык булсын, шунсы мөһим,
Байлыкка китмәс исем.
Башкалардан ким-хур түгел,
Тормыш, Аллага шөкер.


Үзебез гаепле
Бүген бар да начар, дибез,
Өйрәндек зарланырга.
Соры булып төшкә керә
Яуган ак карлары да.
Хозурланып яшәр чакта
Кышның ал таңнарына,
Корт төшкәндер, ахрысы,
Күпләрнең җаннарына.
Теләмәсәк тә алдарга,
Өйрәндек алданырга.
Әллә картаябыз инде,
Остардык зарланырга.
Бөтен гаеп үзебездә,
Катнашмый монда заман.
Сүз сөйләргә остардык та
Эшне оныттык тәмам.
Күпме генә болгатсак та,
Май төшмәстер буш сүздән.
Башларга кирәктер безгә
Иң башта үзебездән.


Җитми туган якларга
Узды явып җылы яңгыр –
Аңлады, көттермәде.
Артыннан ук килә чыгып
Салават күперләре.
Аңлашканнар – җир белән күк
Гамәлләре изгедән.
Ялтырый су, әз генә дә
Ким түгелдер көзгедән.
Тау битендә җиләк пешкән,
Болыннары – шау чәчәк.
Минем кебек хыялыйлар,
Исереп йөриячәк.
Тирәкләрдә – сандугачлар,
Чәчәкләрдә – бал корты.
Ял итәргә телим дисәң,
Бу бит әзер ял йорты.
Караплар торам таң калып,
Таңнар ата алланып.
Уза рәхәт җәйге көннәр,
Бер-берсенә ялганып.
Бу илаһи гүзәллекне
Ничек бозмый сакларга?
Тотасыз да чит ил, дисез,
Җитми туган якларга!


Серле чишмә
Ага чишмә өстән-аска,
Су сикерә таштан-ташка.
Бүген монда мин берүзем
Бер кеше юк миннән башка.
Кем килсә дә ихтыяры,
Хозурлансын монда туктап.
Алны-ялны белми чишмә,
Төн керсә дә ятмый йоклап.
Чишмәләр дә төрле-төрле,
Көмеш сулар юа керне.
Гади генә булмас чишмә,
Саклыйдыр ул берәр серне.
Битем юдым, суын эчтем,
Сихәт алдым җаннарыма.
Бу якларга юлым төшсә,
Тагын киләм яннарыңа.
Чишмәләрдә яшькелт үлән,
Юлларында ап-ак комы.
Кереп китте шигыремә
Сиздермичә чишмә моңы.


Көзге халәт
Урман юлы, сары яфрак –
Атлыйбыз сүзсез генә.
Алтын яфрак төшеп ята
Тын гына эзебезгә.
Кайлардадыр җилләр исә,
Таң ата безсез генә.
Урман юлы, сары яфрак –
Атлыйбыз сүзсез генә.
Чал урман күк сабыр гына
Керәбез көзебезгә.
Без – көзләрдә, көзләр – бездә –
Аңлыйбыз үзебез дә.
Әйтеләсе әйтелгәндер,
Калмаган сүзебез дә.
Кояш байый, көзге кояш
Сагышы күзебездә.
Игътибарлырак булыгыз,
Күрерсез үзегез дә.
Алтын яфрак явып калды
Тын гына эзебезгә.