Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИЛҺАМЛЫ ЕЛЛАР

...1965 елны Түбән Кама районында рус телендә «Ленинская правда», татарча
«Ленин нурлары» газеталары чыга башлый. Шул ук елны «Ленин нурлары» газетасы
каршында әдәбият түгәрәге оеша. Җитәкче итеп үзе дә шигырьләр язучы Камил
Гыйльмуллин билгеләнә. Ә инде шәһәребезгә тынгысыз җанлы, ярсу йөрәкле Рахмай
Хисмәтуллин, Айдар Хәлимнәр килгәч, күңелләрендә иҗат оеткысы булган яшь
каләм тибрәтүчеләр, әдәбият сөючеләр саны бермә-бер арта, әдәби мохит түгәрәк
кысаларына гына сыймый башлый, ул 1968 елның сентябреннән «Кама таңнары»
әдәби берләшмәсенә әверелде. Җитәкче итеп Рәшит Юнысов сайланды. Җаваплы
секретарь вазифасы Айдар Хәлимгә йөкләнде. Протоколлар язып баручы секретарь
итеп Фәннүр Сафин билгеләнде. (Гаделлек өчен әйтеп үтәргә кирәк: бер ел чамасы
эшләгәннән соң, Р.Юнысовны «Нефтехимик» газетасы редакторы булып эшләүче
Минвәгыйз Зәйнетдинов алыштырды. 1970 елның 10 октябреннан 1987 елга кадәр бу
мәшәкатьле вазифаны Рахмай Хисмәтуллин тартып барды.) Берләшмә әгъзаларының
күбесе шәһәр төзелешендә, химкомбинат цехларында эшләүче гап-гади хезмәт
кешеләре иде. Матур-матур шигырьләр язучы Мизхәт Хәбибуллин, Мөхәммәт
Шәйхи – тимерләрне эретеп беркетүче; Фәннүр Сафин, Рифкать Имаев – Түбән Кама
«Нефтехим» берләшмәсендә слесарь, аппаратчы; очерклар һәм хикәяләр остасы
Мөслах Таҗи, Фәтхулла Абдуллиннар – прораб; Фәния Хуҗиәхмәтова кранчы булып
эшләделәр. Кыскасы, әдәби берләшмә әгъзалары язылачак әсәрләренә «түл» җыеп,
булачак геройлары арасында кайнап йөрделәр. Ә журналистлар Рахмай Хисмәтуллин,
Айдар Хәлим, Минвәгыйз Зәйнетдиновлар турында әйткән дә юк. Бер караганда,
аларны төзүчеләр арасында, икенче караганда, укытучылар яисә табиблар тирәсендә
күрәсең. Шуның нәтиҗәсе буларак, Айдар Хәлимнең «Беренчеләр» һәм «Биктырыш»,
Рахмай Хисмәтуллинның «Үземне таптым», Фәтхулла Абдуллинның «Көмеш тәңкәле
нигез» дип аталган, шәһәрнең елъязмасын тәшкил итүче китаплары дөнья күрде.
Аларны шәһәр тарихын яктыртучы беренче карлыгачлар дип әйтергә кирәк. Ялкынлы
публицист Айдар Хәлимнең «Беренчеләр» поэмасында шул чордагы романтик һәм
шашкын хисләрнең ташкын булып ургылуын тоясың.
Әдәби берләшмә әгъзалары шигырьләр, хикәяләр язу белән генә чикләнмиләр,
хезмәттәшләре турында мәкаләләр, очерклар язалар, мәктәпләрдә укучы балалар белән
очрашулар, клубларда әдәби-музыкаль кичәләр үткәрәләр.
Ул чорда берләшмә утырышларына җырчылар, музыкантлар, рәссамнар да йөрде.
Берсе – нефть-химия өлкәсендә булачак галим, икенчесе – режиссёр, өченчесе –
инженер-конструктор Азат Зыятдинов, Наил Нуретдинов, Нил Садыйков; киләчәктә
Г.Тукай премиясе лауреаты һәм халык рәссамы исемнәрен алачак Әхсән Фәтхетдинов
кебек егетләр дә берләшмә әгъзалары белән бер казанда кайнады. Аларның төпле
фикерләрен, акыллы киңәшләрен, сәяси бәхәсләрдәге саллы бәяләмәләрен без
яратып тыңлый идек. Кыскасы, үткән гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында
шәһәребездә үсеп чыккан иҗтимагый хәрәкәт, төрле кичәләр «Кама таңнары»нда
бөреләнде дип әйтергә тулы нигез бар.
Шәһәребездә Г.Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме үткәрүне дә «Кама таңнары»
әдәби берләшмәсе башлап җибәрде. Хәзер бу чара шәһәребезнең мәдәният һәм мәгариф
идарәсе белән берлектә ел саен үткәрелә.
Баштарак мәктәпләрдә, тора-бара шәһәр күләмендә Халыкара туган тел көнен,
патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтү, һәйкәленә чәчәкләр
салу да безнең традициягә керде. Шунысын да куанып өстәргә кирәк: бу чараларда
166
шәһәребездә көн күрүче башкортлар, таҗиклар, азәриләр дә катнаша. Татарлар белән
бергә алар да шагыйрьгә чәчәкләр китерә.
Баштагы чорда рус телле язучылар да безнең берләшмәгә йөрде. 1975-1976
елларда алар мөстәкыйль «Данко» исемле берләшмә оештырдылар. Аерылышсак та,
без иҗатташ дуслар булып калдык. Алар безнең шигырьләрне русчага, без аларның
әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү гадәти хәл иде. Бу җәһәттән Лев Воздвиженский,
Михаил Федосенко, Мөхәммәт Шәйхи үзләрен талантлы тәрҗемәчеләр итеп
таныттылар.
Халкыбызга хезмәттә без «Ләззәт» һәм «Илһам» ансамбльләре белән кулга-
кул тотынып эшлибез. Ансамбль җитәкчеләре Флүр Гайнемөхәммәтов, Илһам
Хисмәтуллин һәм музыкант Азат Нәҗмиевләр безнең күп кенә авторларыбызның
сүзләренә көйләр язды. Ралия Кәримова сүзләренә Илһам Яриев язган көй «Яланаяклы
кыз» телевизион фильмында яңгыраса, Гөлчирә Ибәтуллина сүзләренә Вил Усманов
язган «Төшемә керәсең» җыры Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы
буенча төшерелгән фильмда уңыш казанды.
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә канат ярган күп кенә шәхесләр дәүләт
бүләкләренә һәм мәртәбәле исемнәргә лаек булдылар.
Кызганыч, «Кама таңнары» «мәктәбе»н узып, оста каләм ияләре булып өлгергәч
һәм тагын да яңарак үрләргә күтәрелер вакытта арабыздан бик иртә китеп барган
талантлы шәхесләребез турында үткән заманда гына сөйләргә туры килә.
Шунысы күңелне юата: «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе югалтулар кичерсә дә,
югалып калмады. Үткән 50 ел эчендә әдәби берләшмәдә 200дән артык автор каләм
тибрәткән. Шулар арасыннан 24 авторыбыз Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу
дәрәҗәсенә ирешкән. Журналистлар тагын да күбрәк. 200дән артык китап нәшер
ителгән. Бу – зур байлык.
Бүген «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә утызга якын иҗат әһеле. Шулар
арасыннан Фәтхулла Абдуллин, Рифкать Имаев, Илдар Хәйруллин, Марс Хафизов,
Хөсәен Ягъфәр, Фәрит Имамовлар Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.
Ике дистәгә якын китап авторы, 95 яшьлек Галимҗан ага Вәлиев, балалар өчен язылган
4 китап авторы, шигырьләре дәреслекләргә кергән Камил ага Гыйльмуллин һәм күптән
түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган Һәдия Хәбибуллиналар исә шәрәфле әгъза
булып исәпләнә. Гомерен яшь буынга аң-белем бирүгә багышлаган Галимҗан ага
авыллар, мәктәпләр тарихын чагылдырган китаплары белән танылу алса, Һәдия апабыз
шәһәр тарихын яктырткан китаплары белән укучылар күңелен яулады.
Фәтхулла АБДУЛЛИН,
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе


Төзәтми тор!
Күпме шәһәрләрнең нигезенә
Без таш булып
Бу дөньядан күчтек!
Октябрьның давыл көннәрендә
Кызыл җилләр булып без ул истек!
Әмма һаман:
Ул – тарихның яман хатасы, дип,
Аны бары ваклап сатасы, дип,
Саттылар.
Галимнәрен артык акыллы, дип,
Шагыйрьләрен артык давыллы, дип, –
Аттылар.
Ә без һаман,
Мең-миллион корбан бирә-бирә,
ҖӘЛИЛ булып ташны комга теттек,
Төрмә диварларын тиштек!
Үлеп бетәр чорны күптән үттек!
Йөрәктәге үчне, нәфрәтләрне
Тау менгәндә без ат итеп җиктек.
Тегермәннән хәтта үткәрелдек,
Ә без һаман өскә күтәрелдек!
Кем әкияти Салсал көчен белә?
Уйнамагыз безнең исем белән!
Рахмай ХИСМӘТУЛЛИН


Васыять
Тәкъдир әйдәп, язмыш куып йөрткәч,
Чит якларны бик күп таптадым.
Тик шуны бел: кайда йөресәм дә,
Синнән гүзәл җирне тапмадым.
Иң беренче баскан туфрагым син,
Син өйрәттең мине йөрергә;
Хәтфә болыннарда чәчәкләрдән
Матур такыялар үрергә.
Җиләк җыйдым хозур урманыңнан,
Зәйгә төшеп йөзеп уйнадым,
Җанга якын алсу таңнарыңны
Күз алдымнан мәңге җуймамын.
Энҗе чыклар элгән чәчәкләрең
Елмайдылар миңа, үз күрдең,
Йомшак җилләр белән иркәләдең,
Җырчы булсын дипме үстердең?
Моңлы сазым чирткән аваз килсә,
Җырларымнан мине танырсың.
Васыятем бу:
Гомер шәмем сүнгәч,
Куеныңа мине алырсың...
Яме, Туган Җирем?!.
Мөслах ТАҖИ

Түбән Кама
Дөрес эшләгәннәр алдагылар,
Төзеп сине шушы урында.
Чишмәләрең җырлый тау астында,
Күп җырлары синең турында.
Мәхәббәтем синдә чәчәк атты,
Син шуңа да миңа бик якын.
Канатланып көн дә эшкә барам,
Яратырга, димәк, бар хакым.
Якты булыр синең киләчәгең,
Кичәгедән матур бүгенең.
Горурлыгы булсаң зур илемнең,
Син йолдызы – татар күгенең.
Түбән Кама һич тә түбән түгел,
Даны белән күпкә югары.
Минем кебек сиңа гашыйгы да
Дөньясында башка юк әле.
Нурзия МИРХАЗОВА


Мин авылда яшәп ятам...
Мин авылда яшәп ятам...
Ленар Шәех

Мин авылда яшәп ятам,
Кибеттән шаккатып кайтам,
Бүген дә бәяләр арткан,
Гаепләп әйтү түгел.
Кануннар бар – үз көчендә,
Тигез кебек кем өчен дә,
Күпме халык зар эчендә,
Гаепләп әйтү түгел.
Телевизор сөйләп тора,
Сабырлыкка өндәп тора,
Тынычландыра һәр түрә,
Гаепләп әйтү түгел.
Пенсия көтеп ай уза,
Яшим шуны тарта-суза,
Кризис үтәр, китмәс нужа,
Гаепләп әйтү түгел.
Ничек табибка барырмын,
Ничек дарулар алырмын,
Ахры, ыштансыз калырмын,
Гаепләп әйтү түгел.
169
Басуларда билчән билдән,
Хуҗасызлык кайдан килгән,
Бәрәңге кайта чит илдән,
Гаепләп әйтү түгел.
Рекламалар һаман димли,
Татарстанныкын ал, ди,
Әллә дөрес, әллә алдый,
Гаепләп әйтү түгел.
Мин шәһәрдә яшәп ятам,
Шулдыр минем яшьлек хатам,
«Кара сакал» калмый арттан,
Гаепләп әйтү түгел.
Никифор ТУКМАЧОВ


Тәгәрмәч
Кая бара
Мин яшәгән фани дөнья?
Кайчак башта
Шундый сәер уйлар туа.
Җир түгәрәк –
Әйтерсең лә зур тәгәрмәч,
Бөтенесе хәрәкәттә ул әйләнгәч.
Машинаны тәгәрәтә шул тәгәрмәч,
Очкычларны күккә чөя шул тәгәрмәч,
Орлык тарта,
Су чистарта шул тәгәрмәч,
Йөкләр ташый,
Акча ясый шул тәгәрмәч,
Сабый көлә шул тәгәрмәч тәгәрәгәч.
Сәгатьләрдә вакыт саный тәгәрмәчләр,
Җир йөзендә әйләнәләр тәгәрмәчләр,
Тәгәрмәчләр алып барыр дәверләргә,
Тәгәрмәчләр илтеп тыгар кабергә дә.
Кайвакытта туктап кала тыны чыгып,
Кыршау атып, сазга батып, теше сынып.
Куып җитә,
Узып китә кайсылары.
Хәйран калам бу тизлеккә
Һай, чыдармы?!
Күккә менеп, җиргә карыйм –
Вәт, пәрәмәч!
Әйләнә дә әйләнә бит
Шул тәгәрмәч.
Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА

Туган телем – татар теле
Иман белән иңдерелгән,
Туган телем – татар теле.
Болгар бабамнар яшәгән
Татар җире, татар иле.
Синдә чишмә чылтыравы,
Сандугачлар сайравы.
Кичен бишек тибрәткәндә
Әнкәемнең җырлавы.
Син яшәсәң, татар яшәр,
Онытылмас җырлары.
Буыннан буынга күчәр
Халкыбызның моңнары.
Яшә, татар, бердәм булып,
Артсын милләтнең саны.
Бөтен дөньяга таралсын
Татарстаным даны!
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ


Кайтып бара балачакка
Исәрләнгән диеп уйламагыз,
Җитмәгән дип яки айнып та.
Көтүгә дип, кеше торганчы ук,
Су чәчрәтеп йөрсә сайлыкта.
Сандугачлар җырын тыңлый-тыңлый,
Йә кочаклап торса талларын,
Чалбар балакларын чыкка манчып,
Каршыласа алсу таңнарны.
Зәй суына яссы таш ыргытып,
Ничә сикергәнен санаса,
Сәер карамагыз, чәчкә өзеп,
Күлмәк якасына кадаса.
Турылатып Калатауга менсә,
«Ни нужасы төшкән?» – димәгез.
Йөрсен, әйдә, арып-алҗып бетсен,
Тик җанына, берүк, тимәгез.
Таң сутында, ярлар яңгыратып,
Бер җырласын, әйдә, тыймагыз.
Сагынуын төяп, балачакка
Кайтып бара диеп уйлагыз.
Фәнүзә САБИРОВА

Яшәп туймадым

Көзләр сагышлардан торса да,
Күз яшьләре битне юса да,
Һич китәсе килми дөньядан,
Мин бит әле яшәп туймаган.
Килер көннәр көйсез булса да,
Сабыр канатларым сынса да,
Өметемне әле җуймадым,
Мин яшәүдән һич тә туймадым.
Бу тормыштан артта калсам да,
Ялкынланмый гына янсам да,
Каләмемне читкә куймадым,
Юк, яшәүдән әле туймадым.
Күктә очкан соңгы торналарга
Саубуллашып яулык болгадым.
Сезгә атап җырлар язасым бар,
Мин яшәүдән әле туймадым.
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА


Кызыкмадым кеше малына
Тормыш юлын намус белән үттем,
Эшләдем мин йөрәк кушканны.
Җенем сөйми көнчел кешеләрне,
Әләкчене һәм дә куштанны.
Гадел булып яшәү тормышымда
Яшьтән сеңгән минем каныма.
Куштанланып мин дан яуламадым,
Кызыкмадым кеше малына.
Гөнаһларны, Аллам, ярлыка дип,
Сорамам мин үләр алдыннан.
Күпме булса даным, малым – бар да
Хәләл көчем белән табылган.
Илдус ГОБӘЙДУЛЛИН


Мин яшим шигъри галәмдә
Мин яшим шигъри галәмдә,
Көз – алтынга күмеләм.
Язның сихри чәчкәләре –
Сиреньнәргә үреләм.
Телим икән, болытларда
Йөзеп йөрим утырып.
Авылымның чишмәсеннән
Су эчәм, уч тутырып.
Мин яшим шигъри галәмдә,
Җил булып очып китәм.
Тәүге сөйгән җан ярыма
Иртән сәламнәр илтәм.
Телим икән, җәйдә йөрим,
Каен җиләге җыеп.
Гаҗәпләнмә, шигъри җанны
Буламы әллә тыеп!
Мин яшим шигьри галәмдә,
Телим, тауларга менәм.
Серле шигърият илендә
Бер туам да бер үләм.
Мин яшим шигъри галәмдә,
Кояшка, айга очам.
Әй, шигърият сөючеләр,
Барыгызны да кочам!
Рәмзия ВӘЛИЕВА


Миләшем
Тәлгәш-тәлгәш кызыл миләш,
Әче, диләр, тәмнәрен,
Җил-давылда, суыкта да,
Юк, югалтмый ямьнәрен.
Төсләрен дә һич үзгәртми,
Якын дус сыман миләш,
Авырлык басса иңнәрне,
Бирә күк изге киңәш.
Бар җиһанның матурлыгы,
Дәвасы сыйган – тоям.
Килеп сөялгәч кәүсәңә,
Бер җиңел сулап куям.
Әлфия СИБГАТУЛЛИНА


Тузганаклар оча җитәкләшеп
Якты яз килүгә, җылы тоеп,
Сөю вәгъдә иткән бер таңда,
Юеш керфекләрен җилгә куеп,
Тузганаклар җирдә уяна.
Күз ачуга, нәфис ул йомгаклар
Сукмак буйлап йөгерә, еракка;
Аланнарга капкан сары уттан
Җылы назлар тоя йөрәк тә...
Баллы чәчкәләрне бар да сөя;
Ах, дигәнче үтә ул чаклар...
Төсләр уңып, чәчләр агарганда,
Парсыз калсаң, сине кем яклар?..
Тузганаклар оча җитәкләшеп;
Тузгыта җил тузгак башларын...
Сөенәмен шуңа язмышымда
Яр итмәдем Синнән башканы.
Бирсен Ходай, гомер көзләренә
Җитәкләшеп, бергә барырга;
Иңне-иңгә куеп атлаганда,
Җиңә алырбыз, кышын, карын да.
Асия САФИНА


Тукай язы
Язлар белән ел да Тукай кайта,
Үзгәрмичә һаман яшь калып,
Сокланырлар килер буыннар да,
Яшәү өчен аннан көч алып.
Һәр ел саен язлар кабатлана,
Искә алып Тукай язмышын,
Яшьли киткән газиз Тукаебыз,
Бу, минемчә, язмыш ялгышы.
Зарланмаган Тукай, еламаган,
Бала чактан ятим калса да,
Асрамада яшәп, чит-ятлардан
Каһәрләү һәм каргыш алса да.
Таш бәгырьгә Тукай әйләнмәгән,
Күрмәсә дә сөю-назларны.
Әллә инде Тукай тугангамы,
Көтеп алам ел да язларны.
Укыган саен Тукай язганнарны,
Җанда туа яңа шигырьләр.
Тукай җаны белән сугарылып
Туа җирдә яңа шагыйрьләр.
Гөлүсә НӘБИЕВА
***
Кыш җиттеме, безгә яз кирәк.
Язы гына килсен – җәй кирәк.
Ул да үтсен – алтын көз кирәк.
«Кирәкми», диюче бик сирәк.
О, нинди ачы бу чынбарлык!
Сөенә-сөенә
Әҗәлгә каршы йөгерә кеше.
Бу да – чынбарлык.
Камил ГЫЙЛЬМУЛЛИН