Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гаилә кризисы

Ишектән кереп килүче иренең хәлен хәләл җефете Гөлбәдәр бер карауда аңлап өлгерде. Эшләгән җиреннән акча күчермәгәннәр! Узган айда нәкъ шундый хәл килеп тугач, аннан йолкып, моннан бурычка алып, ике кредитларын ничек тә ерып чыга алганнар иде. Тик бу юлы алай булырга охшамаган, акча юк һәм тиз генә булмаячак та. Нишләргә?! Гөлбәдәр ачу белән: «Син – ир кеше, нишләп берәр әмәлен тапмыйсың? – дип, тыныч кына чәй эчеп утырган ире Фәндәрис ягына карап куйды.

– Җитте, гарык, болай кредитка батып яшәп булмый. Ай башлануга, каян акча юнәтергә дип баш ватарга кирәк. Моңарчы тунсыз яшәдем әле, сораучы булганда иртәгә үк чыгарып сатам, сатам да, шул каһәр суккан банктан котылам. Мин ичмасам тормыш турында кайгыртам, барып чыкмый дип, бәргәләнгән булам, ә син менә нишлисең? Читтән карап торышка, машинага алган кредитыңа аз гына да борчылмыйсың кебек»!

Фәндәрис авыр сулап куйды. Иренең эчтән нидер уйлап йөрүен Гөлбәдәр күптән сизеп өлгергән иде инде. Фәндәриснең шулай берни дәшмичә, яшерен план корып йөрүе моңарчы юньлегә китермәде. Әмма ир инде ныклы карарга килгән иде булса кирәк: «Нишлисең дип, башыңны эшләтсәң, җае чыга аның. Беркөнне классташым Филария белән сөйләшеп тордык. Ул хәзер кайдадыр сату-алу эшендә, машинасы кибән хәтле, баеп беткәне әллә каян күренеп тора. Зарымны тыңлагач: «Синең кредитың минем өчен чүп кенә, әгәр сүземнән чыкмасаң, күз ачып йомганчы түләп бетерәм», – ди. Шуңа, карчык, миңа Филария янына китеп бераз яшәп алмыйча булмас, ахры. Нишлисең, бизнес – катлаулы нәрсә, әгәр акча эшлисең килсә, андый гына авырлыкларга түзми кая барасың». Өстәл тирәсендә чәй ясап мәш килгән Гөлбәдәр, моны ишетүгә, кулындагы чынаягын идәнгә төшереп җибәрде. «Нинди авырлыклар ул, ни сөйлисең?! Беразга дигән булып, бай хатын янына бөтенләйгә таярга чамалыйсыңдыр әле, оятсыз?!» – дип, хәлсезләнгән хатын лап итеп артындагы урындыкка утырды.

Фәндәрискә: «Юк, бөтенләйгә түгел, машинага алган кредитымны түләп бетерүгә, шундук борылып кайтам. Илдә кризис, әнә депутатлар әйтүенчә, аннан чыгу юлын һәркем үзе эзләп табарга тиеш», – дип акланудан башка чара калмады.

Кичен киемнәре белән тулган зур сумкасын күтәреп чыгып киткән ире артыннан Гөлбәдәр озак кына уйга батып утырды. «Китте, кайтырмы, юк, кайтмастыр. Филария бай, үткен хатын, кулына килеп эләккәнне ычкындыра торганнардан түгел. Кредитын да түләр, Фәндәрискә яңа машина да алып бирер. Чит илнекен, иң кыйбатлысын. Ирләрнең яңа машина күрүгә күзләре яна башлый, димәк, мужикның кире кайтуы икеле. Ярар, кайтмаса кайтмас, төкереп бирә ул андый сатлыкҗаннарга! Монда кредитны ничек түләргә, менә күңелне нәрсә борчый. Их, бер уйласаң, бар инде ул акчалы ирләр. Туктале, нигә юкка баш ватарга, бар ул андый кеше, хәзер аның беренче ире кайларда йөри икән? Заманында берне түгел, өч тун алырга да риза иде. Алар кайчандыр, юк кына сәбәп белән, ду кубып аерылыштылар. Имеш, кемдер аның ирен яшь нәмәрсә белән ресторанда утырганын күргән. Күрмәгәйләре тагын, бер-ике кычкырышырлар да, шуның белән онытылыр иде. Ярар, әле дә соң түгел, Гөлбәдәр бармагы белән чакырса, йөгереп килеп җитәчәк. Дөрес, анысы мүкләкнең мүкләге булды. Аның каравы, кесәсе калын. Гөлбәдәр дигәндә үлеп тора. Монда баш ватасы юк, менә кем аның кредитын каплаячак. Бая гына чарасызлыктан интеккән хатынга җан кереп киткәндәй булды. Ул кәефләнеп, бар булган тавышына телевизорын акыртып җибәрде һәм ялгызы гына коймак белән тәмләп чәй эчәргә утырды.

Тик менә… Фәндәрис Филариядә озак тормады. Әйләнеп кайтты. Гөлбәдәр беренче ире янына китәргә өлгермәде.

Кредитны алар бергәләп түләп бетерделәр.