Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗ – МӘҢГЕЛЕК ТУГАН ҖИР БЕЛӘН

Җидегән
Түбән Кама шәһәрендә мәшһүр
«Җидегән чишмә» берләшмәсен
оештырган каһарман якташларыма

Аваз килә ерак-ераклардан,
Җан авазы, –
Чорлар дәшәме?
Атом бүлгән чорда фида җаннар
Ил кайгысын бүлеп яшәде.
«Милләт», диеп утка керде алар,
Ә кемнәрдер кабер казышты...
Ут эчендә бүген Тукай теле,
Ут эчендә татар язмышы.
Офыкларны баскан кара төтен
Бер таралыр микән җил белән?
Халыклар һәм илләр адашканда,
Маяк булды безгә «Җидегән».
Бүлгәләнде кавем, илләр, җирләр,
Бүленми тик патша тәхете...
Безнең хыял – тәхет яулау түгел,
Безнең хыял – халык бәхете.
Бәхет эзләп халкым җирләр гизгән,
Татар һәрчак төпкә җигелгән.
Җиңелгәнне алдап була икән
Орден-медаль, тәти җим белән...
Җиде юлны кушкан Җидегән бу –
Күпме язмыш монда кавышкан!
Тетри заллар, тетри мәгърур җаннар
«Без мәңгелек!» дигән тавыштан.
Без – мәңгелек, бары бергә булсак,
Без – мәңгелек туган җир белән.
Ялгыз чакта җанлы йолдыздай без,
Бергә чакта – шанлы «Җидегән».


Моңлы ядкарь
Мәшһүр әдип Рабит Батуллага
Күптән инде, күптән очрашкан юк...
Җыя иде безне Батулла...
Ул көннәрдән бары ядкарь калды, –
Үткәннәргә юл юк кайтырга.
Күптән инде бергә дулаган юк,
Кабынган юк, дөрләп янган юк.
Үз илеңдә үзең хуҗа булып,
Мәйданнарда батыр калган юк.
Күптән инде, күптән елаган юк.
Зиратларда яшьләр сыккан юк.
Йодрык төйнәп, нәфрәт сүзе сөйләп,
Урамнарга ярсып чыккан юк.
Күптән инде, күптән адашкан юк,
Гөнаһ кылган, азган-тузган юк.
Черек күлнең шомлы бакчасыннан
«Карурман»ны җырлап узган юк.
Күптән инде, күптән дуслар белән
Җыелган юк, корбан чалган юк.
Әйтерсең лә иманыбыз камил,
Әйтерсең лә җирдә ялган юк.
Күптән инде, күптән Обком да юк,
Дәүләт тә юк, көткән ил дә юк.
Ядкарь булып калды татлы хыял,
Узды еллар, сорап, теләнеп.
Күптән инде, күптән, ирек даулап,
Чатырларга байрак элгән юк.
Тукай әйткән: татар йоклагандыр...
Уянырмы берчак? Белгән юк...
Күптән инде, күптән очрашкан юк...
Үткәннәргә кире кайту юк.
Хыяллардан корган дәүләтемдә
Батулла бар, әмма Бату юк!

Тик минеке
Җилләрдән мин сафлык таләп иттем,
Болытлардан аклык сорадым.
Хаклык эзләп, пакьлек эзләп җирдә
Тирәнәйде маңгай сырларым.
Күңелемә кайгы-сагыш төшсә,
Ак чәчәкләр җирдә эзләдем.
Офыкларга карап көтә торгач,
Сагышларга мандым күзләрем.
Аклык эзләп гомер иткәнгәме, –
Ап-ак булды чигә чәчләрем.
Шатлыгымны җилгә сибеп йөрдем,
Тик кайгымны җиргә чәчмәдем.
Моннан ары күзне күккә төбәп,
Буш хыяллар белән йөрмәмен.
Минем бәхет – тик минеке булыр, –
Туктамасын гына йөрәгем.


Минем дошманым
Төн үткәнче күңлем бакчасының
Шиңә калса бары бер гөле –
Таң атуга минем дошманыма
Бу турыда инде билгеле.
Әллә кайдан читтән күреп тора,
Барган чакта юлда адашсам.
Тик күрми ул, аяз төндә әгәр
Йолдызларга кадәр мин ашсам.
Кешеләргә әйтер, кайгылы, дип,
Сөенечтән әгәр еласам.
Тик кул сузмас, дулкыннарга чумып
Кичкән чакта кайгы елгасын.
Ул һәрвакыт көләч, шаян булыр,
Ачуланмас һич тә, каргамас.
Итагатьле, тыйнак сүзләр сөйләр,
Тик күземә туры карамас.
...Дошманыма карап юлга салам,
Үзгәртәм мин тормыш агышын.
Ул булмаса, каян белер идем:
Кайсы дөрес, кайсы ялгышым.


Мин соң кемгә эндәшим?
Нигә без һаман хокуксыз,
Нигә без һаман да ким?
Тукай Гаязга эндәшкән,
Мин соң кемгә эндәшим.
Ркаил Зәйдулла

(дусларча шаяру)
Шигърияттә битараф юк,
Һәрбер шагыйрь көндәшең.
Син биектә – күктә бүген,
Син җиһанга эндәштең.
Эндәштең – күкләр күкрәде,
Җиһан койды күз яшен.
Син чорлар белән сөйләштең,
Һәрбер сүзең – ут, яшен.
Барлап чыктың бөекләрне,
Табалмадың тиңдәшең...
Син тарихка, син халыкка,
Син милләткә эндәштең.
Тукай Гаязга эндәшкән,
Син шигырьгә эндәштең.
Шигырь – синең татлы төшең,
Шигырь – ачы күз яшең.


Көз
Аягүрә йортлар елап тора...
Кызганалар бугай дөньяны.
Көз китергән сары күлмәк киде
Җир шарының менә бу ягы.
Саубуллашмый-нитми кошлар китте,
Кошлар китте кояш артыннан.
Кошлар халкын уйлап басып тордым,
Чапкан чакта төшеп атымнан.
Җир нарасый, сабый бала кебек,
Юынды да һаман юынды.
Чистармады, ләкин пычрагыннан...
...Мин югалттым бугай юлымны.
Мине ташлап аргамагым качты,
Чабып китте дала ягына...
Ияренә менгермәсә дөнья,
Асылынып барыйк ялына!
Кабат кайтмас яфракларын сагынып,
Бар агачлар ятып елады.
Агачларга кушылып мин еладым,
Сагындым да үткән елларны.
Урамнарда йөрдем дәрвиш кебек...
Ай урамда йөзә, ай арган.
Боз астында катып калыр кебек...
Айны кудым пычрак сулардан.
Кышны уйлап моңсуланып йөрдем
Каурыйларын койган казлардай.
Бар өметем минем кышта инде...
Кыш артында чөнки язлар бар.

Авылга кайту
Ашыктырып этә иңнәремнән
Туган якка буран.
Өянкеләр авыл башынача
Каршы чыгып торган.
Карт өянке, давылдандыр инде,
Каерылган, сынган.
Күтәрелеп килә алсу кояш, –
Җир йөрәге сыман.
Ал кояшка таба йөзне тотып,
Күпме юллар үттем!
Дөньяда тик безнең авылдадыр
Ипи исле төтен.
Олы хисләр, олы омтылышның
Туган якта башы.
Шушы җирдә туган хыялларым
Шунда чынга ашты.
Туган авыл – соңгы станция...
Кайтам сине уйлап,
Ике рельс кебек ялтыраган
Чана юлы буйлап.


Туфан Миңнуллинга
Син татарның алтын баганасы,
Без дусларың – терәү.
Туфаннар бар, Миңнуллиннар бик күп,
Тик синдәе берәү.


Индус Таһировка
Ул татарның чишмә башын таба,
Бүгенгесен күрә, ахырын.
Күрәзәче түгел, Алла түгел,
Ул тарихчы, галим Таһиров.


Миркасыйм Госмановка
Башта кырын карадылар,
Ул, дип, Кытай татары.
Татарга чын тарих язды,
Ул – чын Тукай татары.


Әбрар Кәримуллинга
Ул татарның бар китабын
Эзләп табып санаган.
...Милләтнең асыл затлары
Чыга икән Сабадан.

Хәйдәр Бигичевка
Гасырлардан күкрәп аваз килә,
Җырлый күкрәп, җырлый тын гына...
Бәгырендә аның Тукай рухы,
Аның җаны тоташ моң гына.


Бераз Тукайчарак
(сәяси шигырь)
Кандидатлар бигрәк тату сайлау белән,
Сайлаучының тормышларын җайлау белән.
Кандидатлар вәгъдә белән кунак итә,
Халык рәхмәт укый: сакалын селкетә.


Син татарның күңел түрендә
Татарстанның халык,
Россиянең атказанган
артисткасы Дания Нуруллинага

Каян килгән сиңа бу сыйфатлар,
Өлге итеп һәркем алырлык, –
Коръәннәрдән күчкән асыл сыйфат –
Алтыннардан кыйммәт «сабырлык»?
Каян килгән сиңа илаһилык, –
«Алиһә» дип зурлап әйтерлек...
Күңелеңдә, юкса, ачы язмыш,
Унөч яшьтән бирле ятимлек.
Каян килгән сиңа иман, кыйбла, –
Сынаганда сынмый түзәрлек?
Саклагандыр сине безнең өчен
Ходай үзе – Рухи гүзәллек!
Каян килгән сиңа миһербанлык? –
Дус кайгысын бүлдең иң элек...
Бар бәладән саклый кебек сине
Кешеләргә кылган игелек.
Каян килгән сиңа нурлы караш? –
Күзләреңдә бәхет күренә...
Син – татарның биек сәхнәсендә,
Син – татарның күңел түрендә.