Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Туфан МИҢНУЛЛИН
Ашыкма!

М.Горький исемендәге ял паркы янында троллейбуска утырдым. Алгы рәтләрне
чегән хатыннары сырып алган. Шулар янына барып бастым. Телләрен аңламасам да,
аларның үзара сөйләшкәнен тыңларга яратам. Шау-гөр киләләр.
Троллейбус Татар академия театры янына җиткәндә, урамга карадым. Театрның
афишалар элә торган тактасында «Премьера. Туфан Миңнуллин. «Адәм баласына ял
кирәк» дип зур хәрефләр белән язылган белдерү тора. Күңелдә рәхәтлек. Масаю да
бар, әлбәттә. Чөнки мин инде премияләр алгалап, тәнкыйтьчеләр тарафыннан шактый
ук иркәләнеп, бераз гына бозыла башлаган кеше. Җае туры килгән саен, «мин» дигән
сүзне дә кулланам. Бу юлы да, мине күрәләр микән, дип кукраеп, як-ягыма карангалап
алдым. Тәрәзәдән карап баручылар минем исем-фамилияне укыр өчен генә тәрәзәгә
караганнардыр кебек тоелды.
Рәхәт! Валлаһи, дип әйтәм, рәхәт! Күпләрнең күз карашы афишага ябышып
калды. Хәтта чегән хатыннары да татарча язылган афишаны укып үттеләр. Әйе,
әйе, укып үтүләренә әз генә дә шигем юк иде. Ник дигәндә, тәрәзәгә төбәлгән чегән
хатыннарының берсе, тәрәзәдән күзен алып, миңа карап куйган сыман итте дә,
драматург, диде. Кирәк бит, ә? Татары белә дә белә инде мине, анысына печтик тә
шикләнгән юк. Керфек буйый, күз төбе каралта, каш сыза торган карандаш сатып
табыш итүче чегәннәр дә мине таныйлар икән ләбаса. Әнә үз телләрендә кызып-
кызып сөйләшәләр, драматург, драматург, дип туктаусыз кабатлыйлар. Билгеле инде,
сүз минем турыда бара. Троллейбуста драматург мин генә, афишада минем исем.
Шунысы гаҗәп: исемемне, фамилиямне ни өчендер телгә алмыйлар. Югыйсә
афишадан укыдылар ич инде.
Колакларны тагын да сагайтыбрак тыңлыйм: бәлки, әйтәләрдер минем исемне,
мин генә ишетеп өлгерми каламдыр! Тыңлый торгач, чегәннәр сөйләшүендә
«Армавир», «Константиновка» дигән сүзләр ешрак чыга башлады. Туктале, Армавир,
Константиновканың драматургка, ягъни мәсәлән, миңа ни катнашы бар? Әллә минем
пьесалар Армавир шәһәрендә, Константиновка авылында куелып, бу чегәннәр шунда
спектакль караганнармы?
Троллейбус базарга якынлашканда, ниһаять, барысы да ачыкланды. Чегән
хатыннары, драматург, димиләр икән ич, Краматорск, диләр икән. Ялгышмасам,
шундый шәһәрме, станцияме бар.
Пырхылдап көлеп җибәргәнемне үзем дә сизми калдым. Чегән хатыннары базарда
төшеп калгач та, вокзал тукталышында үзем төшкәч тә көлдем. Үткән-сүткәннәрне
гаҗәпләндереп, эчемне уа-уа көлдем. Шушы вакыйганы дусларга сөйләп тә көлдем.
Ә язганда көлмичә генә язам. Чөнки бик гыйбрәтле вакыйга бит. Масаюның
куркыныч чир икәнен янә бер кат исбатлаучы вакыйга. Масаю чире колакны томалаган,
Краматорскины драматург дип ишеттергән.
Димәк, хәтта күзеңә карап, кабат-кабат исемеңне әйтеп мактаган очракта да, күккә
сикерергә ашыкма. Бәлки, сине мактаучы, Краматорск, дип әйтәдер?!

Хәсән ТУФАН
Түбән Кама түбән түгел

– Без, – диде ул, – яшьлек шәһәре
салабыз ич... Ә исеме... иске,
шигъри түгел. Бигрәк тә «түбән»
дигәне...
Г.Әпсәләмов

Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре юк әле.
Синең хәл дә, Түбән Кама,
Нәкъ шулай ук шул әле.
Билләһидер, суга салам
Йөзегемнең кашларын,
Түбән дигән кушаматтан
Котылмаса башларым!
Түбән дигән сүзегезне
Бүтән әйтмәсәгезче,
Безнең бөек эшебезне
Түбәнәйтмәсәгезче!
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре юк әле,
Бездә, җаный, мондый хәлләр,
Исемсезләр күп әле.


Айдар ХӘЛИМ
Марсель Галинең «Талисман» дигән
китабы чыгу уңаеннан

Нишләргә, аңлап булмый, юк кесәмдә
киредән укый белгән күзлегем дә!
«Талисман» дигән сүз күренми бит әле
татарның академик сүзлегендә!
Бер карасаң, «тылсымлы билге» инде ул,
ягъни мәсәлән, бөти!
«Халык шагыйре»нә әйт әле шуны син,
Габделҗаббаретдин түти!..


Зөфәр Фәтхетдин афоризмнары
Әй, бу безнең үткән гомерләр
үткәч тә үтә бит бушка:
Тач Зөфәр Фәтхетдин афоризмы:
сүз – озын, акыл – кыска.
***
Бер дошманым минем өстән
Президентка шундый жалу яза:
«Үтерергә кирәк. Айдарның исән булуы
безнең өчен иң каты җәза».


Шәүкәт ГАЛИЕВ
Үзеңнеке

Капка асларыннан чыгып, ырылдаган этләр балакны йолыккан-тарткалаган
сыман, күңелне талаган борчулы уйлар була. «Пошёл!» дип куып кына булмый. Үз
«этең» бит.

Вагонда сөйләшеп кайталар
– Минем әти авыз ачып иснәгән иде, ияге салынды да төште. «Скорый» чакыртырга
туры килде.
– И-ии, анысы нәрсә! Минем хатын әнә шундый каты итеп төчкереп җибәрде –
соңыннан врач әйтте, мие селкенгән, диде. Баш мие инде!


Дачада
– Кара миләштән эчемлек ясагач, бакчада калдырасыңмы? – дип сорый күршесе.
– Менә син, унсигез яшьлек кызга өйләнсәң, читтә тотар идеңме, әллә кочактамы?


Баштан башлый
Песи баласы белеп туа – балыкның койрыгына тәпие белән басып, иң элек башын
чәйни. «Башыңны ашармын!» дип тикмәгә әйтмиләр икән. Баштан башлаучы бүтән
ерткычлар да бар. Бигрәк тә ике аяклылар.


Лимон
Миллионны бер шаяны «лимон» дип атаган. Киткән шуннан телдән-телгә тәгәрәп.
Берзаман чын лимон бер «лимон» булмагае.


Марсель ГАЛИЕВ
Җөмләләр

***
Җырчы: «Бу җырның көен үзем яздым», – дип игълан итсә, җырның җыртыгы
җырылып китә.
***
Минминлеген мәнле тота белгән милләтнең миллек бәйләү алымында да милли
чалым була.
***
Президентның төчкерүе халыкка ютәл булып төшә.
***
Тигәнәк – керпе уйнаштан тудырган гөл.
***
Ярлы кесәсендә – шымытыр, бай иңсәсендә шом ятыр.
***
Арзанлы хәмер эчте-эчте дә кыйммәтле даруга күчте.