СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
ҺАДИ АТЛАСИНЫҢ ТУУЫНА 140 ЕЛ
Әйе, Һади Атласи – ахырга хәтле татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, гомере
буе төрки халыкларны берләштереп, бер бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән,
шуңа омтылган, шушы уй-гамәлләре өчен гомере белән түләгән соңгы туранчы ул...
Һади Атласи үзенең төркиче-милләтче (пантюркист) булуын беркайчан да яшермәгән,
төрки-татарлар бары тик үз бәйсез дәүләтләре булганда гына исән калачаклар, дип
матбугатка да язган, кулга алынгач, сорау алганда да шушыны кабатлаган, судта да
соңгы сүзе итеп милләтнең азатлыгы турында сөйләгән. Ул үз халкына гына түгел, хәтта
палачларына да һәр милләтнең ирекле булырга хакы барлыгын исбатларга тырышкан,
басып алучылар кул астында яшәргә мәҗбүр булган татар халкының әкренләп бетүгә
таба баруын аңлаткан. Кайбер тарихчылар Атласи бу сүзләрне, бәйсез төрки-татар
дәүләте төзергә омтылуын төрмәләрдә кыйнауга түзә алмыйча әйткән, үзенә карата
алдан әзерләнгән гаепләүләр белән ризалашкан, дип язалар. Әмма Һади Атласи сорау
алганда да, мәхкәмә барышында да үзенең милләт азатлыгы өчен гомер буе көрәшүен
яшермәгән, төрки халыклар бергә булганда гына исән калачакларын әйткән.
Һади Атласи соңгы утыз ел гомерендә дүрт тапкыр төрмәдә утырган, беренчесе –
1909 елда патша зинданында, икенчесе – 1920 елда большевиклар төрмәсендә, өченчесе
– 1929-1933 елларда Сталин концлагеренда һәм дүртенчесе – 1936-1938 елларда Казан
төрмәсендә, соңгысында аны «халык дошманы, чит ил шпионы» дип атып үтерәләр.
«Атласовчылар-Атласовщина» дип дан алган, бөтен Татарстанны тетрәткән бу
җинаять эше буенча 1936-1937 елларда Әлмәт-Бөгелмә-Шөгер төбәгеннән 107 татар
кулга алына, алар арасында 54 интеллигент-зыялы, 35 мулла, 18 «кулак-сәүдәгәр» була.
Күпчелеге укытучылардан торган бу төркемнең башлыгы итеп танылган тарихчы,
җәмәгать эшлеклесе, язучы-публицист, мөгаллим Һади Атласи «билгеләнә». 1937
елның 23-28 октябрендә Казан шәһәрендә шушы төркемнән 24 кешегә суд була, Хәрби
трибунал 9 татарны атып үтерергә, дип хөкем карары чыгара, калганнарын төрле
елларга төрмәгә ябалар, аларның күпчелеге шунда үлеп кала...
1938 елның 15 февралендә хөкем карары тормышка ашырыла – «бәйсез төрки-
татар дәүләте төзергә теләгән» 9 татар зыялысы атып үтерелә. Менә алар, динебез,
телебез, бәйсез дәүләтебез өчен шәһит киткән каһарман татарлар: Һади Атласи
(тарихчы) – 1876-1938; Гани Алтынбаев (укытучы) – 1902-1938; Касыйм Исхаков
(имам) – 1890-1938; Фазыл Туйкин (язучы) – 1887-1938; Кәбир Туйкин (укытучы)
– 1878-1938; Сабир Уразманов (укытучы) – 1892-1938; Барый Фәттахов (имам)
– 1875-1938; Зәкәрия Фәттахов (хезмәткәр) – 1910-1938; Рәшит Яруллин (имам)
– 1880-1938. Урыныгыз җәннәттә булсын, газиз кардәшләребез, без сезне онытмадык
һәм догада калабыз...
Халык арасында «Милләтчеләр», «Укытучылар» дип аталып йөртелгән 2242нче
номерлы бу җинаять эше буенча кулга алулар һәм мәхкәмәләр әле соңыннан да дәвам
итә, татар зыялыларының чыннан да бәйсез төрки дәүләт төзергә әзерләнүләренә
палачлар үзләре дә ышана башлый, халыкны да шуңа ышандыралар. Әйе, һәр заманда,
хакимияттә кем генә утырса да, Россиядә нинди генә режим булса да, урыслар
татарларның үз бәйсез дәүләтләрен торгызуын теләмиләр, аңа каршы эшлиләр, шул
уй-теләк белән йөрүчеләрне төрле сәбәпләр белән юк итәләр... Атласилар төркемен дә,
141
чит илдәге мөһаҗир татарлар белән берләшеп, СССРга каршы эшләүдә, аны җимереп,
бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләүдә гаеплиләр.
«На территории Тат.АССР на протяжении многих лет существовала
широкоразвлётвленная, контрреволюционная, националистическая,
повстанческая, разведывательная организация, созданная по указаниям
представителей иностранного государства (иноразведки), занимавшаяся
контрреволюционной работой по подготовке свержения советской власти, с
целью образования на территории СССР т.н. независимого тюрко-татарского
государства буржуазно-демократического строя. Организацию непосредственно
создал и ею руководил главный обвиняемый по настоящему делу Атласов Гади,
известный в СССР татарский буржуазно-националистический деятель,
пантюркист, бывший правый эсер, бывший член 2-й Государственной думы,
бывший белогвардеец, дважды судимый в прошлом за контрреволюционную
деятельность», – дип языла гаепләү карарында. (А.Л.Литвин. Запрет на жизнь. –
Казань, 1993, стр.44.)
Тарихта әле мондый хәлнең булганы булмый – «бәйсез төрки-татар дәүләте
төзергә теләгәннәр» дип, берьюлы, бер көндә, бер сәгатьтә, үз туган илендә, үз туган
җирендә 9 татарны атып үтерәләр, алар арасында өч мулла, өч укытучы, ике тарихчы,
бер хезмәткәр була. Милләтнең иң асыл ир-егетләре, иманлы мөселманнар, акыл
ияләре, нахакка гаепләнеп, фаҗигале рәвештә гомерләре өзелгән золым корбаннары...
Бу хәлләр бит фашист Германиясендә түгел, ә СССР дигән илдә, үзебезнең совет
Татарстанында барган!
Әлбәттә, мондый яшерен оешма булмаган, хөкем ителүчеләр беркайчан да
шпионлык һәм җимерү-диверсия эшләре белән шөгыльләнмәгәннәр, алар моны судта
да әйткәннәр. Әмма хөкем ителүче татарларның һәрберсе диярлек бәйсез татар дәүләте
турында хыялланган, кайберләре, шул исәптән Һади Атласи үзе дә, 1917-1918 елда
Милли Мәҗлес эшләрендә катнашкан, Идел-Урал штатын төзү юнәлешендә гамәлләр
кылган. Сталин төрмәләрендә утырып чыкканнан соң, шомлы утызынчы елларда, бу
илдә, бу чорда бәйсез татар дәүләте төзеп булмасын Атласи үзе дә аңлаган, ул дәүләт
аның хыялында гына калган. Әмма, ахыргача тугры кеше буларак, ул сорау алганда
да, суд барышында да дөресен әйткән, «татар халкы бары тик үз бәйсез дәүләте
булганда гына милләт буларак исән калачак», дигән.
Һади Атласиның 1937 елның 24 октябрендә Казанда, мәхкәмәдә сөйләгән соңгы
сүзе дә бик әһәмиятле. Ел ярым Казан төрмәләрендә кыйналып, тән һәм җан саулыгын
югалтса да, ул, үлемнең күзенә карап, «Мин – тарихчы, революционер, милләтче һәм
пантюркист... Мин бердәм һәм бәйсез төрки-татар дәүләте төзү максаты куйдым,
ләкин моңа эволюция юлы белән барырга теләдем», дип әйтергә көч таба. Мин, шушы
юлларның авторы, 2016 елның 29-30 гыйнварында Бөгелмә шәһәрендә Һади Атласиның
оныгы Әлфия Атласоваларда махсус булып, аннан бабасы белән бәйле документларның
күчермәсен эшләтеп алган идем. Бу документлар арасында Һади Атласидан 1936-1937
елларда төрмәдә сорау алу беркетмәләре дә, аның мәхкәмәдә соңгы сүзе дә, кайбер
башка материаллар да бар, алар барысы да рус телендә. Әмма, аңлавымча, Атласи
һәм аның тарафдарлары судта татарча сөйләгәннәр, алар өчен махсус тәрҗемәче
китерелгән, ул Бауман райкомында сәркатип булып эшләүче Улунбәков фамилияле
кеше булган. Бу хакта тарихчы Булат Солтанбәков менә нәрсә яза:
«Председателя суда Микляева, членов Тулина и Кутушева не интересовало
выяснения истины. Они обрывали обвиняемых, требовали от официального
переводчика (им был назначен секретарь Бауманского райкома Улунбеков)
краткости, детали их не интересовали». (Б.Ф.Султанбеков. Хади Атласов
предупреждает // Б.Ф.Султанбеков, С.Ю.Малышева. Трагические судьбы. – Казань,
1996, стр.100.)
Шулардан чыгып, әлеге язмабызда Атласиның судтагы чыгышыннан өзекләрнең
кайберләрен татарча бирергә булдык. Аның бу сүзләре үзенә үлем карары игълан
ителүгә дүрт көн кала яңгыраган...
«Мин инде карт, элеккеге җәмәгать эшлеклесе. Тарихчы һәм укытучы.
142
Революциягә кадәр үк төркичелек (пантюркизм) хәрәкәте белән таныша
башладым. Чит илләрдән газеталар яздырып алдырдым. Шул газеталар аша
төркичелек хәрәкәте белән таныштым. 1900 елларда Европа һәм рус әдәбияты
белән таныша башладым. Сәясәт белән яхшы таныш идем. Ул вакытта Россиядә
бер генә дә үзәкләшкән татарча газета юк иде, бары тик Кырымда гына бер
татарча газета чыга иде. (...) Мин – мулла малае, ләкин ятим үстем. Бала
чактан крестьян эшен башкардым. 1901 елдан үз әсәрләремне яза башладым,
1902 елда беренче китабым басылып чыкты. Аннан тарих белән кызыксына
башладым. 1907 елда Дәүләт Думасы депутаты итеп сайландым. (...) Патша
заманында (самодержавие) язган китабым өчен 1909 елда хөкемгә тартылдым.
Брошюрамны яндырдылар. (...) Февраль түнтәрелешенә кадәр мин полиция
күзәтүе астында булдым. Ул вакытта бик күп тарих белән шөгыльләндем. (...)
Үземнең төркиче (пантюркист) булуымнан баш тартмыйм. Мин социалист
идем, чөнки Энгельс әйткән, үз территориясе, үз мәдәнияте булмаган милләт
социализм төзи алмый, дигән. Без башка милләтләр өстеннән хакимлек итә
торган дәүләт төзергә тиешбез, дип мин беркайчан да әйтмәдем. Яшермим,
бөекдержавачылык шовинизмына каршы көрәштем. Тарихчы буларак, таркалып,
юкка чыгу мәсьәләләре белән шөгыльләндем. Мин татар милләте әкренләп үлә
бара, дип исәплим, әйтик, Кырымда 16 гасырда 2 миллион кеше (татар) булса,
хәзер анда 80 меңләп кеше калды. Юкка чыгу совет чорында да дәвам итте, 1921
елда 4 мең татар ачтан үлде. (...) Татар теле тулы мәгънәсендә дәүләт теле,
университет теле булып тормый, ул гаилә, кухня теле булып кына санала. (...)
Совет власте килгәч, мәктәпләрдә тарих укытылмады. Дин кирәк дип исәплим,
динне кискен рәвештә бетерү милләтнең үлеменә алып бара. Шушылар нигезендә
мин төркичегә әйләндем. Мин – дарвинчы, чөнки ул, яраклаша алмау – бетү билгесе,
ди. Башка милләт тәэсире астында булган милләт яши алмый. Мин бәйсез төрки-
татар дәүләте төзү буенча оешманы җитәкләргә булдым, әмма ул оешмада мин
берьялгызым идем. Судта мине совет властена каршы күтәрелергә тели, дип
әйттеләр, бу дөрес түгел. Кайберәүләр исә мине совет власте җимерелгәч, төрки-
татар дәүләте оештырырга уйлый, диделәр, менә монысы дөрес. (...) Әмма мин
баш күтәрүләргә каршы, ничек инде ни коралың, ни ярдәм булмаган килеш, коры
кул белән, хакимияткә каршы күтәрелергә мөмкин? Шпионлык белән беркайчан
шөгыльләнмәдем, ул яктан үземне чиста дип саныйм. Мин элеккеге кеше инде,
бүгенге заман кешесе түгел – элеккеге укытучы, элеккеге эсер, депутат, элеккеге
тарихчы... (...) Ә Төркия илчесенә мин республиканың хәле, аның экономик һәм
географик торышы турында сөйләдем. Мин Төркия илчесенә үземнең соңгы
максатым – бөтен төрки халыкларны бер зур төрки-татар бәйсез дәүләтенә
берләштерү икәнлеген әйттем, алардан ярдәм сорадым. (...) Бәйсез төрки-татар
дәүләтен советлар власте җимерелгәндә генә төзеп буласын аңладым, ә аның
җимереләчәгенә мин ышандым...» (Атласиларның шәхси архивыннан.)
Хәрби трибунал беркетмәсеннән күренгәнчә, мәхкәмә рәисе Һади Атласины
берничә тапкыр бүлдерә, аңа чит илләрдә яшәүче мөһаҗир татарлар – Гаяз Исхакый,
Әгъдәс Нигъмәти, Галимҗан Идриси, Габдрахман Шәфиев (Шәфи Алмаз), Әхмәт
Яруллин (Әхмәт Тимер), шулай ук Бубыйлар Диния нәзарәте турында өстәмә сораулар
бирә. Атласиның җавапларын язмабызның алдагы бүлекләрендә бәян итәрбез, инша
Аллаһ! Шулай ук Һади Атласиның яшьлегендә «дарвинизм» белән мавыгуын, әмма
моның маймыл белән кеше арасындагы бәйләнешләр булмыйча, ә аны дөньяның һәм
милләтләрнең үзгәреш-эволюциясе кызыксындыруын да аңлатырбыз. Тарихчы буларак,
ни өчен Һади Атласи беренче булып Казан ханлыгы чорын түгел, ә Себер тарихын өйрәнә
башлавына да җавап табарга тырышырбыз. Мулла малае, төпле дини белем алган, үзе
дә мәктәп-мәдрәсәләрдә укыткан, бер чорда Әлмәттә мәчеттә имам булып торган Һади
Атласи ни өчен төркичелек-туранчылык белән мавыга башлаган? Тарихчы буларак,
ул чор өчен Атласи нинди ачышлар ясаган – инде бу сорауларга да җавап бирер вакыт
җитте. Әмма безнең өчен иң кадерлесе – ул мөселман булганы хәлдә, милләтебезнең
бәйсезлеге, азатлыгы өчен шәһит киткән кеше. Милли каһарман. Соңгы туранчы...
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
143
15 февральне татарлар төрлечә билгеләп үтәләр – кемнәр өчендер ул шагыйрь Муса
Җәлилнең туган көне, җырчы Илһам Шакиров та шушы көндә туган, 15 февральдә
Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуын да искә алучылар бар. Әмма милләтнең
бер өлеше өчен 15 февраль – Хәтер көне, Һади Атласи һәм аның тарафдарлары атып
үтерелгән көн, моны Бөгелмәдә шулай билгеләп үтәләр дә. Татарның дәүләт бәйсезлеге,
милләт азатлыгы, дин иреге өчен ахыргача көрәшеп, ахыргача мөселман-татар булып
калган, безгә дә шушы изге нәрсәләрне васыять итеп дөньядан үткән шәһитләрне дога
һәм ант белән искә алу көне. ХӘТЕР КӨНЕ.
Атласиның беренче төрмәсе
Һади Атласи үз чоры өчен, бигрәк тә егерменче йөзнең башларында олуг фикер
иясе, зур тарихчы, үткен публицист булып саналган, хәзер дә аның күп кенә хезмәтләре
тарихчылар һәм милли зыялылар өчен үрнәк булып тора. Югыйсә, ул бит бары тик авыл
мәдрәсәләрендә генә белем алган, чит илләрдә уку һәм эшләү аңа эләкмәгән, әмма,
шуңа карамастан, динне дә, фәнне дә бик яхшы белгән һәм тормышында кулланган,
татар, төрек, гарәп, фарсы, рус телләрен яхшы белгән, соңрак немец, француз, инглиз
телләрен дә өйрәнгән. Һади Атласи – егерменче йөз башларында милләтнең мәңгелек
рухи төпкелләреннән күтәрелеп чыккан акыл иясе, тере күзәнәге, язмышына үз халкы
өчен корбан булу язылган бөек һәм фаҗигале шәхес... Ул гомер буе үз өстендә эшләгән,
кая барса да, гыйлем һәм гыйбрәт алган, эзләнгән, милләтнең асыл тамырларын
барлаган, белгәнен һәм мөгаллим, һәм язучы, һәм тарихчы буларак башкалар белән дә
уртаклашкан татар зыялысы... Без дә аның тормышы, иҗаты һәм гомер юлы турында
укучыларыбызга бераз мәгълүмат биреп үтик.
Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы 1876 елның 29 августында элеккеге Сембер
губернасы Буа өязе Түбән Чәке авылында мулла гаиләсендә туа, хәзер ул төбәк
Татарстанның Чүпрәле районына керә. Башлангыч белемне Буа мәдрәсәсендә ала,
аннан соң Оренбург төбәгендәге Татар Каргалысы авылында татар мәктәп-мәдрәсәләре
өчен өч еллык укытучылар курсын тәмамлый (1899-1902). Мәгърифәтле Оренбург Һади
Атласига шәхес буларак формалашуга нык тәэсир итә, биредә ул алдынгы карашлы
татар зыялылары, шул исәптән Гаяз Исхакый, Фатих Кәримиләр белән таныша, шәрык
телләрен өйрәнә. Туган төбәге Буа мәдрәсәсенә кайтып бераз укыткач, 1902-1903
елдан Һади Атласины Әлмәт авылы мәчетенә имам итеп билгелиләр, ул биредә укыту
эшләрен дә башлап җибәрә. Биредә ул үзенең гаилә бәхетен таба – Түбән Чыршылы
авылы мулласы Габделфәттах хәзрәтнең кызы Хөсникамалга өйләнә, алар бергәләп
авыл балаларын укыта башлыйлар.
Әлмәт чоры – Һади Атласи тормышында иң бәхетле, иң нәтиҗәле, иң мәртәбәле
вакытлар, дип әйтер идем. Бу чор 1902 елдан 1917гә кадәр, ягъни Атласилар гаиләсе
янәшәдәге Бөгелмә шәһәренә күчкәнче дәвам итә. Дөрес, бу вакытка Һади Атласиның,
Дәүләт Думасына депутат итеп сайланып, 1907 елда өч ай ярым Петербургта яшәгән
көннәре дә керә, шулай ук 1909 елда, язганнары өчен хөкем ителеп, өч ай төрмәдә
утыруы да шушы чорга туры килә. Һәм, әлбәттә, даими рәвештә Казанга, Уфага,
Оренбургка, Петербургка, Мәскәүгә, Түбән Новгородка, Себер-Уралга барып
торулар, анда архив-китапханәләрдә эшләүләр, төрки-татарлар, рус галимнәре белән
очрашулар... 1906 елда Атласиның Петербургта үткән «Иттифакъ әл-мөслимин»
фиркасе съездларында актив катнашуын, хәтта бу партиянең Үзәк комитетына
сайлануын да әйтеп үтәргә кирәк. Шушы чорда ул танылган дин әһеле, галим, милли
сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов белән якыннан таныша, Петербургта яшәгәндә,
аларда еш була. Думадагы мөселман депутатларының җыелышлары да еш кына
Габдрәшит Ибраһимов квартирасында үтә, анда Атласи да катнаша.
«Члены фракции наметили время заседаний на каждую пятницу и сняли
квартиру, – дип яза бу хакта тарихчылар. – …Заседания фракции нередко
проходили и на квартире Габдрашида Ибрагимова». (Диляра Усманова. Хади Атласи
в Государственной Думе // Һади Атласи. – Казан, 2007, стр.285.)
1907 елның июнь башында Дума куып таратылгач та, мөселман депутатлары, шул
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
144
исәптән Һади Атласи да, тагы Габдрәшит Ибраһимов квартирасына җыелалар, әмма
аларның эзләренә бастырып полиция килеп җитә һәм моннан да куып тарата. Һади
Атласиның Рәсәй җәза органнары белән беренче бәрелеше шушыннан башлана һәм
ул гомер буе дәвам итә.
«Роспуск второй Думы не стал для мусульманских депутатов неожиданностью,
но произвёл на всех крайне удручающее впечатление, – дип яза тарихчылар. –
Поздно вечером 3 июня около двадцати членов мусульманской фракции собрались
в квартире Рашида Ибрагимова, чтобы обсудить преждевременный роспуск Думы
и последствия для мусульман нового избирательного закона. Приблизительно
через час в квартиру Ибрагимова прибыли полицейский пристав с городовыми
и дворниками. На вопрос о причинах собрания бывшие депутаты заявили, что
пришли побеседовать друг с другом и попрощаться с хозяином квартиры перед
отъездом из столицы. Тем не менее, пристав велел всем собравшимся немедленно
разойтись, что и было осуществлено бывшими депутатами. Уходя, пристав
заявил хозяину квартиры, что он доложит градоначальнику об устройстве им
в квартире незаконного собрания. 9 июня вышел последний, 85-й номер газеты
«Ульфят», издаваемой Р.Ибрагимовым, а сам издатель вскоре был выслан из
столицы». (Диләрә Усманова, күрсәтелгән хезмәт, 299 бит.) (По словам столичных
надзирающих органов, Г.-Р.Ибрагимов «в день роспуска Думы 2-го созыва учредил у
себя собрание членов Государственной Думы, за что и был выслан из Петербурга».
Цит.по: РГИА. Ф. 821. Оп. 133. Д. 449. Л. 161 об.)
Шулай итеп, Петербургта «сәяси чирканыч» алганнан соң, Атласи тагы Әлмәткә
кайта, өендә аны гаиләсе, берәм-берәм туган нәни сабыйлары көтеп тора... Әлмәттә
Һади Атласи үзенең иң көчле әсәрләрен, тарихи хезмәтләрен яза, аларны Казан,
Оренбург матбагаларында бастырып чыгара. Шушы чорда Атласи тарафыннан язылган
һәм милләтнең алтын мирасы булып саналган хезмәтләр – «Себер тарихы» (Казан,
1911), «Казан ханлыгы» (Казан, 1914) һәм «Сөен-бикә» (Казан, 1914) китаплары. Без
әле алдагы бүлекләрдә бу хезмәтләргә аерым тукталырбыз, ә хәзер Һади Атласины
төрмәгә яптырган хезмәте – 1906 елда Оренбургта басылып чыккан кечкенә генә
китапчык-брошюра турында мәгълүмат бирербез.
«Яңа низам вә голямаларыбыз» дип аталган бу китапчык нибары 14 биттән
тора, ә ул тудырган шау-шу берничә елга бара, авторын төрмәгә утырта һәм эшсез
калдыра. Һади Атласиның моңа кадәр дә матбугатта хезмәтләре басыла башлаган
була, әле 1902 елда ук аның Казанда «Гыйльме һәйәт» («Астрономия фәне»), «Тарихе
табигый» (Табигать гыйлеме тарихы») китаплары дөнья күрә. Әйткәнебезчә, Атласи
яшьлегендә дарвинизм өйрәтүләре белән мавыгып ала, әмма, дин әһеле буларак,
«кеше маймылдан килеп чыккан» дигән түбәнлеккә төшми, ә дөньяның эволюция юлы
белән үзгәрә баруын өйрәнә, «яшәү өчен көрәш» теориясенә килеп чыга. Ул Чарльз
Дарвинның бу тәгълиматын милләтләр һәм кавемнәр тарихына күчереп чагыштыра,
«башка милләт кул астында булган һәм үз хокуклары өчен көрәшмәгән милләт
юкка чыга», дигән фикерне алга уздыра. Соңгы судында да Атласи шушы фикеренә
тугры булып кала:
«Минем максат бердәм төрки-татар бәйсез дәүләтен төзү иде, ләкин моңа
мин бары тик эволюция юлы белән генә барырга теләдем, – ди ул. – Ни өчен мин
бәйсез төрки-татар дәүләте төзү тарафдары булдым? Мин – тарихчы, мин
төрки халыкларның тормыш-халәтен, тарихын, руслар тарафыннан изелү аша
таркалып бетүен һәм үлә баруын өйрәндем». (Атласиларның шәхси архивыннан.)
Һади Атласиның беренче суды һәм төрмәсе дә милләт өчен була, ул нәкъ йөз ун ел
элек мәктәп-мәдрәсәләрне урыслаштыруга каршы күкрәге белән каплана. Бу урында
укучыларыбызга ул чордагы вазгыять турында бераз мәгълүмат биреп үтик. Билгеле
булганча, узган гасырларда татарларның күпсанлы мәктәп-мәдрәсәләре империя
кануннарыннан бераз читтә, чагыштырмача мөстәкыйль эш алып бара. Россия
империясенең карагруһ шовинистик көчләре, бигрәк тә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләре,
татарларның мәктәп-мәдрәсәләрен үз кулларына алырга, үз тәртипләрен кертергә
берничә тапкыр омтылып карыйлар. Бу хакта татар тарихчылары менә ничек яза:
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
145
«1905 елның маенда Русиянең көнчыгышында «урыс булмаган» халыкларны
уку-укыту мәсьәләләре буенча хөкүмәт махсус киңәшмә үткәрә. Анда империя
тарафыннан изелгән халыкларның милли аңы үсешенә киртә кую максаты
белән татар әлифбасын урыс хәрефләренә күчерү (димәк, бу Сталин һәм
партия башлангычы түгел), аларның мәктәпләрендә урыс теле укытуны
мәҗбүри итеп кую, урыс рухында тәрбияләү мәсьәләләре карала. Киңәшмәнең
карарлары 1906 елның мартында мәгариф министры тарафыннан кагыйдәләр
җыелмасы рәвешендә расланып, бастырып чыгарыла. Карагруһчыларның
шовинистик планнарына кискен протест белдереп, Һади Атласи 1906 елда искә
алынган мәкаләсен яза. Бу публицистик әсәрендә ул хөкүмәтне изелгән милләт
ихтыяҗларын исәпкә алмавы, бары тик урыс халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуы
өчен каты тәнкыйть итә». (Сәлам Алишев, Рәшит Галләмов. Ут эчендә калган
күгәрчен // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. – Казан, 2007, 375-376
битләр.)
Күрәсез, империячел көчләр, козгын кебек, һәрвакыт татарның мәктәпләренә
тырнакларын батырган, ә милләтнең Атласи кебек уллары, бөркет булып, бу үләксә
козгыннарына каршы ташланган. Хәер, «Яңа низам вә голямаларыбыз» дигән ялкынлы
язмасында Һади Атласи үзен «ут эчендә калган күгәрчен» белән чагыштыра. «Бу
тарихтан өч-дүрт ел элек мин үзем бюрократиянең безне бетерәчәген, динебезне
вә милләтебезне корытачагын бик ачык белмәктә, «бетәбез, юк булабыз!»
җөмләләрен җан ачысы белән кычкырмакта, ни кылырга белмәенчә, ут эчендә
калган күгәрчен кебек ахылдап, төрле тарафка чапмакта идем...» – дип яза.
(Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 2 том. – Казан, 2010, 17-18 битләр.) Чыннан да,
Атласиның бу язмасыннан ялкын бәреп тора, аның җан авазы ишетелә, милли мәктәп
бетсә, милләт үзе дә бетәсен ул гасырлар аша безгә ачыргаланып кычкыра, кисәтә,
ашыгыч чаралар күрергә чакыра...
«Бу хәреф үзгәртү мәсьәләсе – тышкы яктан бик кечкенә генә вә бик тә
әһәмиятсез генә күренсә дә, ләкин эчке катта гаять зур вә соңгы олуг нәтиҗәле
бер мәсьәләдер, – дип яза ул. – ...Белгәне вә яратканы каһәр вә золым булган бу
хөкүмәтнең безне бетермәк вә җир йөзеннән корытмак фикере – бик иске вә
бик тә борынгы һәм дә үзенчә беренче дәрәҗәдә кирәкле фикердер. Ничә йөз
меңнәрдән гыйбарәт булган мәкруһларны рәсми сурәттә христиан итүе, ислам
дине тотдыклары хәлдә араларына миссионерларны күндерүе, поплар җибәреп,
аларга ирексезләп христианлык иңдерүе, башын бөкмәгәннәрне Сибирия
сахраларына сөрүе – барчасы да күз алдыбызда ап-ачык вә кояш кебек яп-
яктыдыр. Тугрысы, кыскача әйткәндә, бюрократиянең беренче максаты – безнең
динебезне вә милләтебезне юк итмәк, җир йөзеннән корытмактыр». (Күрсәтелгән
хезмәт.)
Һади Атласи бу язмасында Россияне «дөньяның иң артта калган, надан, караңгы
мәмләкәте», дип атый, анда «гыйлем урынына – наданлык, хөррият урынына – пулемёт,
мәктәп урынына төрмәләр» хөкем сөрүен яза. Әмма Атласины иң ачындырганы –
бу илнең, бу хөкүмәтнең үз халкына, беренче чиратта, мөселманнарга, татарларга
карата кылган золым-җәберләре, аларны руслаштырырга һәм христианлаштырырга
омтылулары. Ул Россиядә инде йөз меңләгән карендәш халыкларның көчләп
чукындыруларын, әгәр уянмасак, инде безне дә шул көн көткәнен кире каккысыз
дәлилләр белән исбат итә.
«Безне дә шуларча итмәк, дин вә милләтебезне үзенең сөйдеке дине белән
алмаштырмак хакында изүче хөкүмәт чук заманнан бирле иҗтиһад итеп
килмәктә, максатын акрынлап булдыра бармакта, күпме еллардан соң безне
дә тәмам хак христиан итәчәгенә канәгать кылмакта, ачыктан-ачык гаскәр
вә куәтле җәбер кулланмаганда да, хәрби куәт канаты астында булган
миссионерлар, инсафсыз вә вөҗдансыз чиновниклар аркасында безне корытачагын
куя, расламакта вә, сугым симерткән кебек, вакыты җиткәнче симертмәктә
иде. Заманнар искечә барганда, җилләр һаман, бюрократия теләгәнчә, уңайлы
яктан гына исеп килгәндә, безне бетерәчәгендә, дин вә милләтебезне тузан
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
146
бөртеге итәчәгендә тузан кадәр дә шик вә шөбһә дә юк иде», дип яза Һади Атласи.
(Күрсәтелгән хезмәт.)
Әйе, Һади Атласи бик дөрес тотып алган – урыс хөкүмәте соңгы татарларны
гаскәр һәм сугыш белән түгел, әкрен-әкрен мәктәпләр аша, миссионерлар һәм
түрә-чиновниклар ярдәмендә, барыбер чукындырып бетерәчәгенә ышанган һәм
эшчәнлеген шул юнәлештә дәвам иткән. Һади Атласи ул елларда ук милләт өчен хәреф
алмаштыруның – тел һәм динне алыштыру белән тәмамланачагын бик яхшы аңлаган
һәм безне алда көткән инкыйраз фаҗигасе турында йөз ел элек кисәтеп чаң каккан!
Һади Атласи, сизгер сәясәтче буларак, патша хакимиятенә бу мәкерле эшләрен
башкарып чыгарга илдә барган хәлләрнең комачау итеп торуын аңлата, ягъни 1905
елгы демократик күтәрелешләр, Россиянең шул елларда японнардан хурлыклы җиңелүе
татар мәсьәләсен бераз оныттырып тора. Әмма кара реакция елларында барысы да
яңадан үз урынына кайта – тышкы сәясәттә җиңелү хурлыгын каплау өчен, илдә эчке
дошман кирәк була, һәм бу урынга тагы мөселманнарны-татарларны «билгелиләр».
«Ләкин хөррият хәрәкәтләре вакытында тау тишегендәге боеккан елан
кебек боегып яткан зәһәрле еланнар бу көндә терелә башлады, – дип яза Атласи.
– Җыенда үзен куштаннар кыйнап эт иткән мужикның өенә кайтып ачуыннан
күсәк белән атын, чыбыркы белән хатынын кыйнарга башлаганы кеби, инсафсыз
вә кара йөрәкле бюрократлар да хезмәтчеләр ачуын бездән ала башладылар. Бу
көндә мәгълүм сурәттә динебезне вә милләтебезне рәнҗеттеләр. Җәнабе хак
тарафыннан пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-салавате вәссәлам, аның белән
Кәляме Шәриф иңдерелгән мөкаддәс хәрефләребезне, тел вә әдәбиятыбызны
аңлатуда бөтенләй җитешсез булган рус хәрефләре белән алмаштырып, уку
хакында законнар чыгардылар». (Күрсәтелгән хезмәт.)
Империянең мөселман-татарларга карата алып барган мәкерле сәясәтен Һади
Атласи бик үтемле тел белән, тормышның үзеннән мисаллар китереп аңлата. Аның
әдәби чагыштыруларына, метафораларына таң калырлык! Хөррият заманында тынып
торырга мәҗбүр булган залимнәрне ул «яшеннән качкан шайтаннар», «карчыгадан
качкан чыпчыклар», «бүредән качкан этләр», «күзлекле еланнар» белән тиңли,
залим бюрократияне «черек карт имән агачы» белән чагыштыра, бары тик хөррият
җиле генә аны җимерә алуын әйтә. Әмма Атласиның төп максаты – шушы залим
хакимиятнең милләтебезне бетерү өчен ахыргача көрәшүен халыкка аңлату, аларның
бөтен карталарын ачып салу:
«Сәяси вә гражданский хокукларыбызны алып җәберләү җитмәгән кебек,
рухани-дини булган җәберләрне бу көнгәчә татыганлыгыбыз туярлык булмаган
кебек, иң актыккы җәберләргә бу көндә тагын да башладылар, – дип яза ул. –
Әүвәлдәге рәнҗүләре бетмәгән, борынгы яралары да төзәлмәгән йөрәкләребезгә
хәнҗәрләр белән тагын да чәнчеделәр... Корырга җиткән каннарыбызга, чыгарга
җиткән җаннарыбызга тагын да агулар сиптеләр... Беренче буларак эшне хәреф
үзгәртүдән башладылар. Әле дә сезне күп саклап килдек, вакыт җитте, диеп,
һичбер каршы төшүләребезгә илтифат итми эшкә керештеләр. Акрынлык белән
эш булачак түгеллеген, аз булса да уянуыбызны күреп, көч белән тиз заманда
эшне башкарырга уйлап һөҗүм иттеләр. Ильминский кебек ислам бәласе булган
адәмнең планын аз заман эчендә тормышка ашырып, дин вә милләтебезгә хатимә
бирергә (азагына китерергә) чын көч белән керештеләр... иман ярып! Илаһым
хакына... дәһа кыскарак аңлата алам: бюрократиянең әүвәлге вә хакыйкый
фикере – безне бетермәктер. Хәреф үзгәртү – шуның башыдыр». (Күрсәтелгән
хезмәт.)
Йә, милли вә дини хәлебезне моннан да ачык, моннан да ачы, моннан да үзәк
өзгеч итеп кем аңлата ала? Һәм шушы йөз ел эчендә нәрсә үзгәрде? Әйе, ул вакытта
милләтнең Атласи кебек асыл уллары, илаһи хәрефләребезне, динебезне, милли
хокукларыбызны бирмәс өчен утка ташландылар, төрмәләрдә утырдылар, гомерләрен
бирделәр. Әмма ул көн килде – мең ел буе милләтебезгә хезмәт иткән гарәп хәрефләрен
башта – латинга, аннан кирилл әлифбасына алыштырдылар. Атласи латинга да каршы
була, 1929 елда кабат төрмәгә утыртылуына ул да сәбәпче булгандыр, инде латинны
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
147
да урыс хәрефләренә алыштырыр алдыннан, 1938 елда Һади Атласины инде милләтче
буларак атып үтерәләр.
«Яңа низам вә голямаларыбыз» дип аталган язмасында Һади Атласи, иң беренче
чиратта, дин әһелләренә мөрәҗәгать итә, аларны диннән вә дөньядан бихәбәр булып
ятмаска өнди. Әйе, бер караганда, мәктәп-мәдрәсәләрдә русча укытыла башлауга, изге
Коръән хәрефләрен урысныкына алыштыруга иң беренче чиратта дин әһелләре, мөфти-
муллалар каршы чыгарга тиеш иде кебек. Әмма, Атласиның язмасыннан күренгәнчә,
моңа каршы бары тик Оренбург имамнары һәм мөселманнары гына протест белдерә.
«Тавышларын җир кырыена кадәр ишеттерделәр. Дини гайрәтнең һәм милли
уяулыкның нәрсә икәнлеген фигыльләре белән күрсәттеләр, күңелләрендә иман
нуры вә Коръән игътикады барлыгын мәйданга куеп, иманлы вә хак мөселманнар
тарафыннан чын күңелдән ихлас калеб белән булган рәхмәт вә догалар алдылар.
Яшәсен Оренбург имамнары вә мөселманнары!» – дип яза ул.
Һади Атласи бу язмасында дин әһелләренә шактый каты һәм урынлы бәрелә. Хәер,
аның дин әһелләре белән бәрелешләре беренчесе генә булмый, алар аның «Ахырзаман
ишаны», «Мәктәп һәм мулла» кебек язмаларын һәм дарвинизм белән мавыгуын кабул
итмәгән булырга тиешләр. Шулай ук Һади Атласиның дингә һәм дөньяга бөтенләй
яңача карашы, зур эрудицияле булуы, күп кенә дин әһелләре белмәгәннәрне белүе, үз
фикерен ныклы дәлилләр белән, сеңдерерлек итеп аңлата алуы кайберәүләрне аннан
читләштерә һәм куркыта. Бу язмасында да ул дин әһелләрен бик конкрет һәм усал
сораулары белән стенага тери:
«Әйе, дин башлыгы – хисап ителгән безнең пәйгамбәрләрнең укымышлы
варислар! Сезләр кайдасыз? Сезнең гайрәтегез вә химмәтегез кайдадыр? – дип
сорый ул алардан. – Сезнең мөселманлыгыгызның мәгънәсе нидер? Пәйгамбәр
варислары булуыгыз кай кулыгызда, кай җирегездәдер? Кайда сезнең иман вә
Коръән гайрәтегез? Кайда сезнең иманнан тумыш уяулыгыгыз? Кайда сезнең
милләт кайгыгыз? (...) Дине исламга каршы диеп, кирәкмәгән җирләрдә ач бозау
кадәр кычкырдыгыз хәлдә, динебезгә хакыйкый хиляф булган кебек урыннарда,
дин вә милләтебезне юк итәргә беренче сәбәп булган бу кебек мәсьәләләрдә ни
хәйлә таптыгыз да постыгыз? Нигә протест бирмисез? Нигә бирергә өндәмисез?»
Һади Атласиның бу сүзләре бүгенге дин әһелләренә дә туры килә. Мәктәпләребез
тоташ урыслашып барганда, инде мәчетләргә дә урыс теле үтеп кергәндә, милләтнең
бер өлеше үзенең туган теле дип урыс телен санаганда, кайда моңа каршы дин
әһелләренең протесты? Атласи сүзләре белән әйткәндә, «...сезнең бу кадәр гайрәтсез,
вә бу кадәр ваемсыз, вә бу кадәр каткан булуыгызның мәгънәсе нидер?» Батыршалар
шушының өчен көрәштеме, Атласилар шушының өчен корбан булдымы? Милләт
шушы ачы нәтиҗәгә килер өчен тереләй сират күперләрен кичтеме? Без урыслашу
өчен, урыс милләтен үрчетү өчен исән калдыкмы?!
Әлеге китабы өчен Һади Атласины хөкем итәләр һәм төрмәгә ябалар. Бу хәл 1909
елның 19 июнендә була, китапның нашире Фатих Кәримине һәм авторы Һади Атласины
Саратов шәһәренең суд палатасы хөкем итә. Нәтиҗәдә, Фатих Кәримигә штраф салына,
китапның барлык нөсхәләре яндырыла, ә Һади Атласи төрмәгә озатыла. Судның
«Обвинительный акт» дип аталган гаепләү карарында түбәндәге юллар язылган:
«Брошюра эта составлена по поводу распоряжения правительства от 31
марта 1906 года о введении в русско-татарских школах транскрипцию татарских
текстов буквами русского алфавита и заключает в себе призыв к мусульманскому
духовенству о необходимости самого решительного протеста против этого
правительственного распоряжения и об оказаний противодействия введению его
в жизнь. Автор брошюры Атласов указывает в ней, что русское правительство,
стремящееся по отношению ко всему русскому народу держать его в невежестве
и на требования о свободе и образование отвечающее пулемётами и ссылкою
в Сибирь, в отношении мусульман задалось целью обрусить их, обратить в
христианство и уничтожить их национальность и в конце концов «стереть с
лица земли». (Татарстан Республикасы Милли архивы. Фонд 1370, тасвирлама 1,
эш 5, 2-3 битләр.)
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
148
1906 елда чыккан китапчык өчен бары тик 1909 елда гына хөкем итүләренең
дә үз сәбәпләре бар, беренчедән, 1907 елда Һади Атласи Дәүләт Думасы депутаты
булып тора, икенчедән, ул бөтен Рәсәй империясе буенча бик күп сәяси дуслар таба,
өченчедән, аның үз халкы алдында да абруе бик зур була. Шул сәбәпле, Һади Атласига
тотынмыйчарак торалар, әмма соңыннан барыбер хөкем итәләр. Атласиның иҗатын
һәм тормышын махсус өйрәнеп, фәнни монография язган тарих фәннәре кандидаты
Алсу Мөхәмәтдинова бу вакыйгаларны менә ничек тасвирлый:
«Хөсникамал Атласованың язма истәлекләрендә әлеге вакыйга турында
мондый юллар бар: «Һади Атласиның әнисе – Сәхипҗамал апа – аның ирегеннән
мәхрүм ителүен белгәч, елап җибәрде. Һади Атласи, әнисен тынычландырып:
«Әни, минем ябылуыма борчылма. Мин үз милләтемнең азатлыгы хакына
төрмәгә керәм, минем өчен бу – бер шәрәф», – ди. Һади Атласи тарафыннан 1909
елда әйтелгән бу сүзләр, безнең карашыбызча, аның тормышы һәм иҗатының
мәгънәсен шактый тулы ача». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы
һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан, 2009, 15-16 битләр.)
Безгә Һади Атласиның ул вакытта кайсы төрмәдә утыруы билгеле түгел, суд
Саратовта булгач, анда утыруы да мөмкин. Күренекле галим Әхмәт Тимер үзенең
истәлекләрендә җизнәсе Һади Атласиның төрмәдә бер ай утыруын яза, әмма ул
вакытта ул әле тумаган да була, шуңа күрә ялгышуы да бар. Дөрес, Хөсникамал
абыстайның истәлекләрендә дә иренең бер айга төрмәгә хөкем ителүе турында
хәбәр бар, әмма рәсми язмаларда өч ай дип күрсәтелгәч, без дә шунсына тукталдык.
Атласиның «Выборог мөрәҗәгате»нә кул куеп, шуның өчен бер ай төрмәдә утырып
чыгуы да билгеле, бәлки шуның белән бутыйлардыр. 1200 данә чыккан «Яңа низам
вә голямаларыбыз» брошюрасы берничә көн эчендә полиция тарафыннан җыеп
алына. Хөкем барышында Атласиларның өендә дә тентүләр була, бу хакта апалы-
сеңелле Хөсникамал һәм Зәйнәп абыстайлар (Әхмәт Тимернең әнисе) газетага хат
язып җибәрәләр:
«Мөхтәрәм мөхәррир әфәнде!
12 февраль кич сәгать дүрттә пристав, стражниклар килеп, Әлмәт карьясендә
имам Атласов йортында тентү ясады. Тентү ике сәгать дәвам итте. Өйдә
булган барча нәрсәләре актарылып, бераз мәктүб вә башка зарарсыз кәгазьләр
алынды. Кызлар мәктәбен ябарга әмер итеп: «Укытасыгыз килсә, губернатордан
разрешение сорарсыз, әгәр минем бу юлы тыюыма карышып укытсагыз, өегезне
дә печатьләрмен!» – дип катгый тыйды. Вә беренче дәрәҗәдә гүзәл итеп кара-
каршы салынган кызлар өчен махсус мәдрәсәдә иртәдән башлап кичкә кадәр гөрләп
укый торган балалар, бүген һәрбере килеп елашып, мәдрәсәдән аерылма мәҗбүр
булдылар». («Вакыт», 1909, №436.)
Шушы хәлләрдән соң Һади Атласины имамлык хокукыннан мәхрүм итәләр,
мәктәбен яптыралар, үзе исә 1917 елга кадәр полиция күзәтүе астында була. Әмма
ул төшенкелеккә бирелми, вакытын әрәм итми, башы-аягы белән татар тарихын
өйрәнүгә кереп чума. Әйткәнебезчә, бу чорда аның милләт язмышы турында иң көчле
публицистик язмалары, татар тарихы турында иң көчле әсәрләре дөнья күрә, алар
турында алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез.
Быел күренекле галим, тарихчы, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, шәхес культы
корбаны Һади Атласиның тууына 140 ел тула, ә аның «Яңа низам вә голямаларыбыз»
хезмәтенең язылуына һәм басылып чыгуына – 110 ел. Милләт дип янган, милләт өчен
язган, милләт өчен үлгән бу бөек шәхесебезнең олуг юбилеен милләт дәрәҗәсендә
билгеләп үтәсе иде. Кызганычка каршы, ни Казанда, ни Әлмәттә Һади Атласи
исемендәге урамнар юк, ул яшәгән һәм эшләгән йортларга истәлек такталары
куелмаган, аның иҗаты буенча фәнни-мәдәни чаралар уздырылмый. Хәзергә бары тик
Бөгелмәдә һәм Атласиның туган ягы Чүпрәледә генә аны онытмыйлар, зурлап искә
алалар. Югыйсә, Казанның Менженский исемендәге клуб диварына да, 1937 елның
октябрендә Һади Атласига һәм аның көрәштәшләренә үлем карары чыгарылган НКВД
бинасына бу тугыз татарның исемнәре уеп язылган истәлек тактасы куярга күптән
кирәк иде. Шулай ук Атласиның хезмәтләрен Төркиядә һәм төрки республикаларда
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
149
бастырып чыгару, халык арасында иҗатын пропагандалау эшләрен башлап җибәрергә
вакыт. Моңа кадәр Һади Атласиның бай мирасын нигездә тарихчылар гына өйрәнде,
инде язучыларга, мәгърифәтчеләргә дә аның иҗатына йөз белән борылырга вакыт
җитте. Кайда татарның дәүләт бәйсезлеге өчен атып үтерелгән тугыз татар ир-егете
турында шигырь-поэмалар, хикәя-романнар, фильм-спектакльләр? Язмабызның бу
өлешен Һади Атласиның үз сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
«Үзенең кем икәнен белмәгән инсан ничаклы хиссез исә, үзенең милләтенең
тарихын белмәгән инсан да шул нисбәттә хиссездер... Без татар балалары
да юкка чыгарга теләмәсәк, мөмкин кадәр әдәбиятыбызны баетырга, бөек
бабаларыбызның нурлы эшләре язылган якты тарихларыбызны белергә
тиешлебез».
Моңа өстәп, шуны әйтәм: һәм, һичшиксез, милләт өчен башын салган каһарман
татарлар тарихын, Атласилар язмышын килер буыннар өчен дә язып калдырырга
тиешбез!
Атласиның милли-сәяси язмалары
Һади Атласи үзенең күләмле тарихи әсәрләренә милләт темасына язылган
публицистик язмалары аша килде, ягъни, тарих төпкелләренә чумганчы, милли
чишмәләрдә чирканчык алды, үзен шуларда сынап карады. Аның бигрәк тә 1906-
1914 еллар арасында язылган мәкаләләре үзләренең тема төрлелеге, актуальлеге, тел
үткенлеге һәм үтемле булулары белән аерылып тора. Бу елларда Һади Атласи бигрәк
тә Оренбургта чыга торган «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасында, шулай ук
Казандагы «Аң» журналында һәм «Йолдыз» газеталарында еш басыла. Темасы
ягыннан исә Атласи күтәргән проблемалар киң колачлы була – монда тел-милләт,
милли мәгариф-мәктәп, төрки тарих, ислам һәм дин әһелләре, иҗтимагый-сәяси хәлләр
турында язмалар урын алган. Язылу рәвеше, тел-өслүбе белән Атласи мәкаләләре
полемика-бәхәс формасында да, фәлсәфә алып бару рәвешендә дә язылган, алардан
һәркем үзенә кирәкне эзләп таба ала. Әмма барлык мәкаләләреннән дә шул күренә: Һади
Атласиның төп өйрәнү өлкәсе – үз халкы, аның чишелмәгән проблемалары, төзәлмәгән
җан яралары, милләт хәдимнәре вә милләт ятимнәре... Атласи публицистикасының
бу ягына танылган галим Миркасыйм Госманов та игътибар иткән:
«Авторның үзалдына куйган төп һәм бердәнбер дип әйтерлек максаты ул –
туган халкын, газиз милләтен гасырлар буе хөкем сөргән торгынлыктан чыгаруга
өлеш кертү, – дип яза ул. ...Һәр конкрет мәкаләдә, ни турында гына сүз бармасын,
авторның әйтергә теләгән төп фикере һәрвакытта укучыларын аң-белемне
үстерүгә, тәрәккыяткә чакыруга кайтып кала. Бу алым, кызыл җеп булып, Һади
Атласиның бөтен публицистикасы буенча уздырыла». (Миркасыйм Госманов. Яңа
сыйфатлар ачыла бара // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 2 том. – Казан, 2010. 7-8
битләр.)
Әйткәнебезчә, Атласи үз өстендә бик нык эшли, язмаларында күп чыганаклардан
файдалана, укучыга татар тормышыннан гына түгел, дөньядагы вазгыять, тарих,
классик әдәбият, сәясәт буенча да күп мәгълүмат җиткерә. Әйтик, 1901 елда Оренбургта
язган һәм 1902 елда Казанда басылып чыккан «Тарихе табигый» хезмәтендә ул
«Хөсәения» мәдрәсәсендә булган бай китапханәдән, имам Газали хезмәтләреннән
файдалана. Анда булган Шәрык һәм Европа әдәбиятына таянып, әмма иң алга Коръәнне
куеп, 25 яшьлек Һади Атласи милләткә җир һәм күкләрнең төзелешен аңлатуга алына.
Бу хезмәтендә ул, саф татар телендә, һәркемгә аңлашырлык популяр жанрда, җир
астында һәм өстендә булган хәлләр, һава һәм сулар, таулар һәм янартаулар, табигать
торышы һәм кешелек тарихы турында яза. Һади Атласиның бу китабын язуының төп
сәбәбе – «иҗтиһадка юл ябык», дип, Коръәннең асыл мәгънәсен халыкка аңлатуны
тыючы дин әһелләренә җавап булып тора. Атласи фикеренчә, Коръәнне халыкка
аңлату кирәк, әмма аның өчен динне генә түгел, фәнне дә, әйтик, шул ук астрономия,
биология, анатомия, геология (җир гыйлеме), табигать белемен дә белү кирәк.
«Һәр милләт үзенең хокукын, дәрәҗәсенең ни кебек икәнен белергә бурычлыдыр,
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
150
– дип яза ул. – ...Кыскача әйткәнемдә, бөтен гыйлем һәм хикмәтне җыеп, «Әгәр...
диңгез суы яза торган кара булса» аяте белән олуглыгына ишарә ителгән Коръәнне
өйрәнү, андагы хикмәтләрне аңлап, шул кыйммәтле булган хикмәтләр белән
хәрәкәт вә идарә итү безнең милләттәшләребезгә лязим булган хокукларның
берседер. Шул бөек булган хокукларын танымаулары өчен дә араларында
шайтаннарны куркытырдай низаглар вә сугышлар барлыкка килә вә шунда тәкфир,
шелтә телләрендә күпме вакытлар зикер ителгәннән соң, ак кәгазьләр өстенә
язылып, бөтен дөнья адәмнәрен хәйрәттә калдыра вә фикерле адәмнәрне «аһ»
дип тәкрар иттерә. Йа Аллаһ! Ни олуг хәсрәт! Гыйбрәт күзе белән Коръәнгә бер
карау! Ни әйткәнен аңлау! Безнең сәгадәтебезгә сәбәп ул түгелме соң?!» (Тарихе
табигый // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 2 том..., 303-304 битләр.)
Халыкка шушыларны аңлатасы урында, «ысулы җәдидә-ысулы кадимә» дип «дөнья
сасытып» ятуны яшь кеше, булачак зур галим Һади Атласи, әлбәттә, кабул итә алмый.
Ул тормышының башында ук, диннән китмәгәне хәлендә, үз юлын эзли башлый,
дарвинизм белән мавыгып алуы да шушы елларга туры килә. Ул елларда Һади Атласи
Петербургтан либераль газеталар яздырып ала башлый, дөньяның барышы, сәяси-
иҗтимагый хәлләр турында яһүди һәм рус интеллигенциясенең дә фикерләре белән
танышып-кызыксынып тора. Ул нәрсә генә укыса да, нәрсә генә белсә дә, аны татар
тормышы белән чагыштырып карый, дөньядагы шушы үзгәрешләрдә милләтнең тоткан
урынын табарга тырыша. Һәм таба алмый – милләт барысыннан да читтә. Һәм тагы
өзгәләнеп-бәргәләнеп яза башлый, үз татарларымыз арасыннан фикердәшләр эзли...
Үзенең эволюция юлы белән үзгәрә баруын Атласи судта, 1937 елның 24 октябрендә
дә сөйли. Ул либераль газеталарның анда русларга карата ышанмау тәрбияләвен,
миссионерлар язган хезмәтләрнең дә мөселманнарга каршы булуын әйтә, әмма
тора-бара, социалистларның хезмәтләрен өйрәнгәннән соң, барлык урысларны да
мөселманнарга каршы дип исәпләргә ярамавын аңлавын сөйли. Суд беркетмәләре
рус телендә тутырылган булганлыктан, Атласиның чыгышыннан бу өзекне дә шул
телдә тәкъдим итәбез.
«Я – старый общественник, историк, педагог. Ещё задолго до революции
я начал знакомиться с пантюркским движением. Я выписывал газеты из-за
границы. Через эти газеты я знакомился с пантюркским движением. В 1900
годах стал знакомиться с европейской литературой и с русской литературой. Я
был хорошо знаком с политикой. В это время издавалась только одна татарская
газета (в Крыму), в России не было ни одной центральной татарской газеты. С
русской литературой я начал постепенно знакомиться с 1898 года. Я читал газету
«Свет». Эта газета воспитывала во мне недоверие к русским. Впоследствии я
начал знакомиться с миссионерскими книгами; студентами был издан сборник, в
котором были статьи против мусульман. В то время я думал, что русские против
мусульман, против тюрко-татарского населения, тогда я ещё не был знаком с
националистическими произведениями. С конца 1905 года я начал знакомиться
с социалистическими произведениями. Я сделал открытие, я решил, что нельзя
всех русских считать противниками мусульман. Я предполагал, что есть люди,
которые защищают интересы угнетённых классов, угнетённых национальностей.
Я начал постепенно знакомиться с Марксо-Энгельсскими произведениями, во мне
произошёл крупный переворот». (Атласиларның шәхси архивыннан.)
Бәлки Атласи Маркс-Энгельс турында сүзләрен суд карарын йомшарту нияте
белән генә әйткәндер, чөнки аның бу темага язмалары юк диярлек. Киресенчә, узган
гасыр башында аның бөтен язганнары – милләт, милләт, бары тик милләт турында!
Мулла башы белән, аның ярсып каләмгә тотынуының да сәбәбе – милләткә дөньяда
барган кискен үзгәрешләрне аңлатучы булмаганнан, аның наданлык аркасында харап
булуыннан куркуыннан, хокуксыз татарны башка халыклар дәрәҗәсенә күтәрергә
теләүдән килеп чыккан. 1907 елның башында Россия Дәүләт Думасына депутат итеп
сайлангач, Һади Атласига үз халкының хәле тагы да ачык булып күренә. Биредә ул
үз өстендә эшләүгә дә күп вакыт бирә – монда аңа Санкт-Петербургның данлыклы
китапханәләрендә шәркый әдәбият, төрки тарих буенча фәнни хезмәтләр белән танышу
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
151
мөмкинлеге ачыла. Алар аша Һади Атласи рус тарихчыларының да бу темага язылган
хезмәтләренә, елъязмаларга килеп чыга, алга таба татар тарихын язар өчен кыйммәтле
материал белән кораллана. Ул шулай ук дөньякүләм энциклопедик сүзлекләрне, төрле
тарихи белешмәләрне дә хезмәтләрендә файдалана, андагы мәгълүматларны татар
тормышы белән чагыштырып өйрәнә.
«Россиядә Шәрыкны өйрәнүче эре үзәк булган Санкт-Петербургта торып,
Һ.Атласи шәхси китапханәсен кыйммәтле фәнни-әдәбият белән баета, – дип
яза галимә Алсу Мөхәмәтдинова. – Шәһәрнең мәдәни-тарихи мохите һәм
Петербургның электән килгән гыйльми традицияләре аның фәнни тикшеренүләре
өчен кирәкле чыганаклар базасын әзерләвенә файдалы тәэсир ясаган». (Алсу
Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи.
Тарихи-документаль җыентык. – Казан, 2007, 18 б.)
Бераз алга китеп, шуны да әйтергә була: Һади Атласиның төрки-татар тарихы
белән профессиональ дәрәҗәдә һәм нәтиҗәле эшләвен күреп, аны Беренче Бөтендөнья
сугышыннан соң Петербург университетының шәрык бүлегенә эшкә чакыралар.
Хатыны Хөсникамал абыстай Әлмәттән китәргә теләми, шул сәбәпле Атласи да
Петербурга күчмичә кала. Атласиның Франциягә, Сорбонна университетына укырга
китәргә әзерләнүе дә, Беренче Бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, тормышка
ашмыйча кала. Егерменче еллар урталарында да ул берничә тапкыр Төркиягә китәргә
омтылып карый, әмма бу эше дә барып чыкмый, тимер капкалар ябылып өлгерә. Хәер,
болары турында алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез, ә хәзер тагы Атласиның Әлмәт
чорына әйләнеп кайтыйк.
Әйткәнебезчә, Әлмәттә яшәсә дә, Атласи үзенең үткен һәм төпле язмалары белән
бөтен татар дөньясын дер селкетеп тота, аңа яңадан йокыга китәргә ирек бирми. Сез
аның мәкалә исемнәренә генә игътибар итегез – үлгән кешең сикереп торырлык! «Төрек
галәменнән» (1907), «Ислах ни димәктер?» (1908), «Йогышлы рәнҗү һәм татарлар»
(1910), «Наданлык вә аның җимешләре» (1910), «Миссионерлар җәмгыятьләре» (1910),
«Дин саклау вә аңа ләякать» (1909-1910), «Бай һәм ярлы телләр, төрекчә югалган
сүзләр» (1910), «Борынгы эш вә борынгы сүзләр» (1910), «Безнең тел» (1910), «Безнең
тәрәккый» (1910), «Ике дөнья» (1911), «Әрәм акчалар» (1913), «Ярлылык вә аның
сәбәпләре» (1913), «Кытай фетнәсе» (1913), «Инкыйраз вә аның сәбәпләре» (1913),
«Күчмәлек вә аның зарарлары» (1913), «Америка көтепханәләре» (1914), «Аурупа
дәүләтләре» (1914) һәм башкалар, һәм башкалар... Әлеге язмаларның күпчелеге
2007 һәм 2010 елларда Казанда басылып чыккан Атласи җыентыкларына кертелгән,
хезмәтебезнең бу бүлегендә без дә шулардан файдаландык.
Һади Атласиның барлык мәкаләләрендә дә диярлек дин һәм төркилек мәсьәләләре
алгы урынга чыга, ул аларны милләтнең рухи нигезе дип саный. Әмма шул ук вакытта
Атласи надан, дөньядан артта калган дин әһелләрен кискен тәнкыйтьли, аларны
«икейөзле наданнар», «сукыр суфилар», «мәче башлы ябалаклар», «эшсез суфи-
дәрвишләр», «кабер коллары», «исламның черек әгъзаләре», «ялган доносчы Ишми
нәселе», «Кизләү мөридләре» дип атый. Атласиның «Кизләү вә аның мәдрәсәсе» дип
аталган мәкаләсен укыгач, безгә «традицион ислам»ның кайдан килгәнлеген аңлый
башлыйсың. «Кизләү мөридләре» өчен Коръән һәм хәдисләр нигез булып тормыйча,
Кизләү авылы гореф-гадәтләре күрсәтмә булып торган икән.
«Русиядәге ишанлыклар арасында Кизләү чаклы үз халкын надан калдырган
һичбер ишанлык юктыр, – дип яза Атласи. – Һинд мәҗүсиләрендә генә була торган
әллә нинди бозык инанулар барысы да шуның табгысындадыр. Кизләү үзе артка
калырга ничаклы хезмәт итсә дә, аның мәдрәсәсе дә шулчаклы хезмәт итте. Ул
мәдрәсәдән чыккан шәкертләр өчен Кизләүнең гореф-гадәтләре мәҗбүри кануннар
кабиленнәндер. Ул гореф-гадәтләрдән бер адым алга вә яхуд артка атламак
катыгыян мөмкин түгелдер».
Чистай өязендәге бу авылның Кизләү чишмәсе янында, әүлия күмелгән дип, Самар,
Сембер, Казан губернасы мишәрләренең өелешеп ятуын Атласи ачынып һәм аптырап
яза, моның саф дингә бернинди катнашы булмаганлыгын әйтә. Йә, бүген дә авыл саен
әүлия кабере, изге чишмәләр эзләп йөрүчеләр, ат төкләрен бәгъзе кешеләрнең сакал-
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
152
мыегы дип күтәреп йөрүчеләр, «традицион ислам» битлеге астында милләтне яңадан
мәҗүсилеккә өстерәүчеләр юкмыни? Бар, ишаннары да бар, мөридләре дә бар, әмма
шуларны күзләренә карап әйтүче Атласилар гына юк...
«Черегән агачлардан чыдамлы биналар ясамак мөмкин улмаганлыгы кеби, нигезе
череп эштән чыгып беткән мәҗүс схоластика илә дә мәктәп-мәдрәсәләребезне
ислах итмәк, шунлар илә милләткә хәят бирүче адәмнәр җитештермәк мөмкин
түгел хәлдер», дип яза ул үзенең «Ислах ни димәктер?» дип аталган мәкаләсендә.
Әлбәттә, Атласи ул чордагы мәктәп-мәдрәсәләр алдына үтәп чыга алмаслык бурычлар
куя, алардан «хаким, фәйләсуф, мөхәррир, мөҗтәһиде голәмә (энциклопедист)»лар
әзерләүне көтә, әмма моның өчен милләтнең үз институтлары һәм университетлары
булу кирәк бит! Болар булсын өчен, үзеңнең мөстәкыйль дәүләтең булуы шарт. Дөрес,
Атласи тора-бара шушы фикергә килә, шуның өчен гомере белән түли, әмма милли
көрәшенең башында дин әһелләрен, мәктәп-мәдрәсәләрне кискен тәнкыйтьләү белән
мавыга, бар нәрсәдә аларны гаепли.
«Мин дә әйтәм: «Наданлык һәм аның нәтиҗәсе булган инкыйраз үзләренә
күрә бер төрле чокырлардыр ки: милләтне ул чокырларга динне тар аңлаучы
руханилар илтеп батыралар. Түбәнлек һәм мескенлек. Аллаһның иң олуг
җәзаларыдыр ки, шунларга милләт начар галимнәр сәбәпле дучар була», дип
нәтиҗә ясый ул «Дин саклау вә аңа ләякать» мәкаләсендә. Атласи руханилардан бик
күп нәрсә таләп итә, әмма, иң беренче чиратта, ул алардан милләтне торгынлык,
мескенлек, ваемсызлык, наданлык, өметсезлек баткагыннан алып чыгуны көтә,
моның өчен дөньяви гыйлемнәр дә алуны таләп итә. Үзенең язмаларында дин
әһелләренә шактый каты кагылса да, Атласи милләтне яратып һәм кызганып яза,
аны «гаять юаш вә гаять җәберләнгән зур бер милләт», дип атый, аңа кулыннан
килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Инде төркилек, татарлык, милләтчелек мәсьәләләренә килгәндә, Атласи башта ук
үзен зур төрки цивилизациянең бер вәкиле, дип игълан итә. «Мин үзем төрек (төрки
– ред.), милләтем төрек, иң сөйгән нәрсәм дәһа төрек булдыгы өчен, мактаулар
булсын, төрекләрнең тарихы һәм теле хакында байтак нәрсәләр укырга муафыйк
булдым», дип яза ул үзенең «Мәктүп» дигән мәкаләсендә. Әмма шул ук вакытта
төрки халыкларның, шул исәптән татарларның да, «дин бозылу сәбәпле, ләхеткә дип
багышланган җирләреннән дә мәхрүм ителүләрен» яза. Атласи «төрекләр» дигәндә,
еш кына аңа бөтен төркиләрне, шул исәптән татарларны да кертә, гел уртак тарих,
уртак тел һәм дингә ишарә ясый.
«Урынсыз тәгассыб (фанатизм) һәм наданлык шомлыгында без төрекләрнең
оҗмахка охшашлы өлкәләре харап булып беткән кебек, борынгыдан бай булган
телләре дә төрекләрнең үзләре кебек харап булырга якынлашкан. Алай да үлекләрне
торгызган көчле Аллаһның рәхмәте белән соңгы заманнарда төрекләр уяна, вә
шул нигездә төрекләр «төрек» булып яшәр өчен ниләр кирәк икәнне төшенә
башладылар. Төрекләрнең ата-бабаларын тикшерүләре, шулай ук югалган төрек
көч-куәте белән онытылган төрек телләрен торгызырга тырышулары – барысы
да төрекләрдә төреклек галәмәте була башлауга иң чын галәмәтләр», дип яза ул
үзенең «Безнең тел» мәкаләсендә.
Шул ук вакытта Һади Атласи госманлы Төркиясенең үзендә телнең бик ярлы
булуын әйтә, аларны үз телләрен башкалар белән бутаганнары өчен тәнкыйть итә.
«Госманлылар исә, һаман да шул борынгы начар гадәт белән китеп, безнең өчен
изге булган төрки сүзләрне күмеп калдыра килгәннәр, – дип яза ул. – Мин үзем
чын госманлы(ны) сөюче булсам да, госманлы телен һич сөймим. Алар сөйләгән
төрекчәне төрек теле дип белмим. Аңарга гарәпчә, фарсычадан вә бераз гына
төрекчәдән катыштырылып ясалган боламык дип кенә карыйм», дип яза ул «Бай
һәм ярлы телләр, төрекчә югалган сүзләр» дип аталган мәкаләсендә. Каты әйткән, әмма
хак әйткән. Шуңа күрә Атласи госманлы төрекчәсен төрки телләр рәтенә кертми, башка
төрки халыкларны да шуңа өнди. «Без татарлар үзебезне госманлы төрекләреннән
гыйлем вә мәгариф алырга шәкерт итәргә тиешле дип белсәк тә, тел ягыннан
аларга шәкерт булырга ихтыяҗыбыз юк!» дип яза ул шушы ук мәкаләсендә. Атласи
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
153
фикеренчә, телне төрекләштерү өчен әдәбиятта борынгы төрки сүзләрне һәм халык
сөйләшен куллану кирәк.
Һади Атласи алга таба төркичелек, тел-дин мәсьәләләреннән тарих проблемаларына
күчә, татар тарихы аның төп темасына әйләнә. Атласиның тарих темасына язган
мәкаләләре зур тарихи әсәрләр язган чорга туры килә, алар бергә иҗат ителә.
Милләтнең аңын уятуда, үзенең КЕМ булуын һәм кемгә әйләнүен аңлатуда Атласи
тарихның зур ролен күрә. «Бер милләтнең яшьләренә бабаларының борынгы
хәлләре, аларның кылган эшләре белән сөйләгән сүзләре билгеле булса, ул милләт
шиксез бар булып килә вә киләчәктә дә бар булачак», дип яза ул «Борынгы эш вә
борынгы сүзләр» мәкаләсендә. Нинди хак сүзләр! Һәм ни кызганыч, әле бүген дә
шушы хакыйкатьне аңлап бетермиләр – үз тарихын белмәгән, аннан гыйбрәт алмаган
милләтнең киләчәге дә юк. Бөек акыл иясе Атласи моны әле моннан йөз ел элек үк
аңлаган һәм безләргә дә васыять итеп язып калдырган. «Без татар балалары да юкка
чыгарга теләмәсәк, мөмкин кадәр әдәбиятыбызны баетырга, бөек бабаларыбызның
нурлы эшләре язылган якты тарихларыбызны белергә тиешлебез», дип әйткән.
Ничек дөрес һәм матур әйткән – «бөек бабаларыбызның нурлы эшләре язылган якты
тарихыбызны белергә тиешбез», дигән. Ә без, бүгенге татарлар, беләбезме бөек
бабаларыбызның нурлы, якты тарихын, әллә һаман «татар-монгол изүе» дигән әкияткә
ышанып йөрибезме?
Атласи үзенең тарих турында мәкаләләрендә бик борынгы заманнардан үзе яшәгән
чорларга кадәр араны колачлый, Кытай-Монголияләрдән алып, Хәзәр каганатларына
кадәр ил-дәүләтләргә, ыруг-кабиләләргә, халыкларга бәя бирә. «Саркыл шәһәре»
мәкаләсендә ул хәзәрләрнең төрки булуларын, «Кытай фетнәсендә» – гасырлар буе
Кытай белән идарә иткән манчьжурларның кытай милләтеннән булмавын, башка
хезмәтләрендә, бигрәк тә – «Себер тарихында» – скифларның төрки халык булуын һәм
Себернең ул заманнарда Скифия-Туран иле дип аталуын ул татар тарихчыларыннан
беренче булып әйтә. Һади Атласиның тарих турында язмалары милләт тарафыннан
да, рус зыялылары тарафыннан да зур кызыксыну белән, яхшы кабул ителә. 1913 елгы
мөселман календаре аны «милләтнең алмазы-асылташы», дип атый, ә рус зыялылары
Атласины шул ук елда Казан университетының Археология, тарих һәм этнография
җәмгыятенә хакыйкый әгъза итеп сайлый. Атласи өчен зур тарихка – меңьеллыкларны
колачлаган төрки-татар тарихына юл ачыла... Болар хакында алдагы бүлекләрдә бәян
итәрбез, инша Аллаһ!
Һади Атласиның «Себер тарихы»
Егерменче гасыр башында татар дөньясында барлык өлкәләрдә дә зур җанлану,
уяну сизелә. Инде үз милли байлары барлыкка килгән татарлар мәгариф, матбугат, дин,
тарих, әдәбият өлкәсендә дә нык алга чыгалар, милләт тормышында зур үзгәрешләр
башлана. Бу уянуны җәдитчеләр-кадимчеләр көрәшенә, дини реформаларга гына
кайтарып калдыру дөрес булмас иде, халыкта, бигрәк тә укымышлы яшьләр арасында
дөнья тормышы, узганнар, аеруча милли тарих белән кызыксыну арта. Бер-бер артлы
Казанда, Оренбургта, Уфада, Әстерханда, хәтта империя башкаласы Петербургта
татарча газета-журналлар чыга башлый, аларның даими авторлары һәм укучылары
барлыкка килә, милли матбугат татар тарихына да зур урын бирә һәм алга таба бу
өлкәдә күләмле хезмәтләр тууга сәбәпче булып тора.
Һади Атласи менә шушы рухи уяну, милли тамырларны эзләү башланган яңарыш
чорында шәхес буларак формалаша, үзе дә башы-аягы белән шушы дәрьяга ташлана...
Әйткәнебезчә, тарихи темага язуларын ул башта газета-журнал битләрендә сынап
карый, халыкта моңа ихтыяҗ һәм зур кызыксыну күргәч, зур тарихи хезмәтләргә
тотынырга батырчылык итә. Дөрес, ул бу өлкәдә беренче булмый, егерменче гасыр
башында татар зыялылары арасында милләт тарихы буенча күләмле хезмәтләр
язучылар инде күренә башлаган була. Бу урында Хәсәнгата Габәшинең «Мөфассал
тарих кауме төрки» китабын (1909), Гайнетдин Әхмәровның «Болгар тарихы» (1909),
«Казан тарихы», (1910), Габделбари Батталның «Төрек кабиләсе тарихы» (1912), Зәки
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
154
Вәлидинең «Төрек вә татар тарихы» (1912), Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар»ын һәм
унтугызынчы гасыр галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави һәм
башкаларның хезмәтләрен атап үтәргә була. Әлбәттә, Һади Атласи аларның барысы
белән дә таныш булган, кайберләрен үз хезмәтләрен язганда да файдаланган, әмма
шушы темага булган рус чыганакларына өстенлек биргән. Бу хәлгә бүгенге тарихчылар
да игътибар иткән:
«Төрки-татарлар тарихына караган материаллар җыйганда, яшь галим
төрки-татар дөньясы галимнәре тарафыннан үз тарихларының начар
яктыртылуы кебек үзенчәлеккә игътибар итә, – дип яза алар. – Бу хәлне Һ.Атласи
төрки телләрдәге чыганакларның аз булуы яки бөтенләй булмавы белән аңлата.
Шәркый чыганакларны әтрафлы өйрәнеп, яшь тарихчы алга таба рус тарихи
әдәбиятына һәм рус елъязмаларына мөрәҗәгать итә. Әлеге материалларның бер
өлешен ориенталистика буенча сирәк басмаларны Һ.Атласи нәкъ менә Санкт-
Петербургта туплый». (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм
эшчәнлеге // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан, 2009, 14-15 битләр.)
«Себер тарихы»на кереш сүзендә Атласи милли тарихыбыз булмавына кайгыруын
белдерә, «үз галимнәребез шул хосуста бернәрсә дә язмаганнар», ди. Әмма бу
дөреслеккә туры килеп бетми, әйткәнебезчә, ул чорда инде бездә дә тарихи хезмәтләр
күренгәли башлый. Әмма, әйткәнебезчә, Атласига татар тарихын язарга төп этәргечне
урыс галимнәренең хезмәтләре бирә. Бигрәк тә Петербург чоры Атласи тормышында,
иҗатында тирән эз калдыра һәм дөньяга карашын үзгәртә.
Әйе, 1907 елда Россия Дәүләт Думасына депутат итеп сайланганнан соң, Һади
Атласи берара Петербургта яшәп ала. Биредә ул депутат эшчәнлегеннән тыш, үзенең
белемен арттыру өстендә дә эшли, буш вакытын башкала китапханәләрендә һәм
архивларында уздыра. Төрки-татар темасына руслар тарафыннан язылган әдәбият һәм
тарихи хезмәтләр белән җентекле танышу Атласига күп яңа мәгълүмат бирә, әмма ул
алар белән артык мавыгып китеп, кайбер фактик һәм идеологик хаталар да җибәрә.
Ул хаталарга хезмәтләрнең үзләрен тикшергәндә махсус тукталырбыз.
Атласи зур тарихи хезмәтләрен язганда, инде бер тапкыр төрмәдә утырып чыккан
була, шуңа күрәдерме, ул алга таба урыс-татар мәсьәләсенә бик сак килә, хөкүмәткә
дә артык тел тидерми. Аның урыс чыганакларына таянып эшләве дә, бәлки, шул
сәбәпле булгандыр, чөнки ул хезмәтләр барысы да цензура тарафыннан расланган,
рөхсәт ителгән китаплар булган. Ә Соловьёв, Карамзин, Татищевлар, гомумән, рәсми
тарихчылардан саналган һәм патша хакимиятендә шик уятмаган. Милләтләре белән
алман булган Миллер, Радлов хезмәтләре дә империя цензурасын үтеп, ышанычлылар
исемлегендә йөри, Атласи аларның хезмәтләрен дә киң файдалана.
«Иге һәм чиге күренми торган татар өлкәләре ят милләтләр тарафыннан
басып алынгач, аларның мәмләкәтләре илә катнашып, икенче төскә кердекләре
кеби, милли тарихларыбызга караган вакыйгалар да, тегеләрнең тарихларына
катнашып, икенче төскә кергәннәр, – дип яза Атласи бу турыда. – ...Без – татарлар
– бу көндәге урыс мәдәниятеннән файдалар иттегебез кеби, тарихыбызга караган
нәрсәләр хакында да урыс голәмәсеы тарафыннан язылган тарихлардан бик күп
файдалар итәчәгебез мәгълүмдер». (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан,
2009, 46 бит.)
Әмма шул ук вакытта Атласи кайбер урыс елъязмачыларының һәм тарихчыларының
фанатизмга артык бирелеп, вакыйгаларны үзгәртеп язуларын да кисәтә. Ул
вакыйгаларны гадел тасвирлаган урыс тарихчылары барлыгын да әйтә, «Себер тарихы»
хезмәтенең кереш сүзендә аларга үзенең рәхмәтләрен җиткерә. «Урыс телендәге төрле
фәннәргә даир язылган санап бетергесез китаплар татарлар өчен олуг хәзинәләр
булганлыкларына охшашлы, тарих фәненә даир язылган китаплар да алар өчен иң
кыйммәтле мөкаддәс нәрсәләрдер... Төрки-татар тарихына карата русча язылган
бик күп кыйммәтле әсәрләр бардыр». (Күрсәтелгән хезмәт.)
Һади Атласи Петербургта яшәгәндә, шәркый галимнәр (востоковедлар) белән дә
очрашкан булырга тиеш, соңрак аны башкала университетына эшкә чакырулары да
шәхси мөнәсәбәтләр сәбәпле булырга мөмкин. Ә менә «Себер тарихы»н язганда, ул
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
155
Казанда тюрколог Николай Катанов белән махсус очраша, бу турыда аның мәкаләсе
дә бар. Бу хәл 1910 елның октябрендә булган булырга тиеш, чөнки Атласиның
«Профессор Катанов илә мөсахәбә» язмасы 1911 елда «Шура» журналының 23нче
санында басылып чыга. Атласи Катановның төрки тарихтан бик мәгълүматлы булуына
таң калса да, аның кайбер фикерләре белән килешмәвен дә сиздергән. Әйтик, Катанов
скифларның төрки булуларын кире кага, ул шулай ук Туран турында да каршылыклы
фикерләр әйтә. Әйе, алар тарихтан бик мәгълүматлы булсалар да, әлеге мирасны
татарга бирмәс өчен тагы да күп дәлилләр чыгарып салалар.
Бу урында мин Атласиның үзенең дә кайбер фикерләрен кабул итеп бетермим,
әйтик, Катанов белән очрашуы турында язмасында ул берничә урында «надан
татарлар» сүзен куллана, имеш, әнә тегеләр ничек гыйлем дә, менә безнең татарлар
тарих-фән өлкәсендә нинди надан... Әмма бу «наданлыкның» бик җитди сәбәпләре
бар бит, туганым! Басып алучы хаким халык белән яулап алынган һәм кол ителгән
милләт берничек тә, бер өлкәдә дә тигез була алмый, бу мәгариф-фән өлкәсенә дә
кагыла. Узган гасырларда татар, Катанов кебек чукынса гына, бу университетларга
якын килә алган, аңа басып алучыларның гыйлем мәгарәләре ачылган. Безнекеләр
исә гыйлемне дини китаплар аша алганнар, шулай ук Шәрыкның тарихчылары да
аларга таныш булган. Әйтик, шул ук Һади Атласи үзе дә тарихи хезмәтләрен язганда,
Әбелгазый Баһадир ханның «Шәҗәрәи төрек» әсәреннән, шулай ук урта гасырлар
галимнәре Рәшидеддиннең «Елъязмалар җыентыгы»ннан, Ибне Баттута, Ибне
Гарәбшаһ, Якут әл-Хәмәви хезмәтләреннән киң файдаланган. Әмма ул үзенең тарихи
хезмәтләрендә шәркый галимнәрнең кайберләрен генә искә ала, калганнарын чыганак
буларак күрсәтми.
Урыс чыганакларына өстенлек бирсә дә, Һади Атласи татар тарихчыларының үзенә
кадәр язылган тарихи хезмәтләрен дә өйрәнгән. «Һади Атласи төрки-татарларның
килеп чыгышы проблемаларына, аларның дәүләтчелеге үсешенә караган татар
чыганакларының ул заманда булганнарын тулаем диярлек барлап чыга, – дип
яза бу хакта тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова. – Моннан тыш Шиһабеддин
Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Хәсәнгата Габәши хезмәтләрен өйрәнә. Галим
тәүгеләрдән булып 1523 елгы Сәхибгәрәй хан ярлыгы, «Ханәкә-солтан» тарихи
бәете кебек беренчел чыганакларны файдалана һәм фәнни әйләнешкә кертә».
(Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., 16 бит.)
Безнең фикеребезчә, үзенең тарихи хезмәтләрен, бигрәк тә «Себер тарихы»н
язганда, Һади Атласига Әбелгазый Баһадур ханның «Шәҗәрәи төрек» һәм Хәсәнгата
Габәшинең «Мөфассал тарих кауме төрки» нык тәэсир иткән булырга тиеш. Хәсәнгата
казыйның тарихи фикерләре турында Атласи Катанов белән очрашканда да уңай яктан
искә ала, әмма үз хезмәтләрендә аның исемен телгә алмый. Моңа тарихчы Сәлам
Алишев та игътибар иткән:
«Себер тарихы» тулысынча урыс тарихчыларының хезмәтләренә нигезләнеп
язылган, – дип яза ул. – Авторның Ш.Мәрҗанигә, Әбелгазый Баһадур ханга
һәм кайбер башка төрки, гарәп китапларына берничә урында искәрмә ясавы бу
нәтиҗәне какшата алмый. Авторның «татар халкының тарихы юк» дигән
сүзләрен китергән идек. Менә мондый сорау туа: нигә Һ.Атласи аңа кадәр басылып
чыккан татар тарихларыннан файдаланмый? Аңа кадәр Гайнетдин Әхмәров 1909-
1910 елларда Болгар һәм Казан тарихлары, Хәсәнгата Габәши 1909 елда борынгы
төрки кавемнәр хакында китаплар бастыралар. Габәшинең китабында Себердә
борынгыда булган әллә никадәр төрки шәһәрләрнең исемнәре язылган. Атласиның,
бәлки, мөмкинлеге булмагандыр йә булмаса белми калгандыр. Шулай булса да,
Атласиның бу китабы кирәк иде һәм аның әһәмияте зур булды. Ул татар халкын
үзенең кардәш халкы – Себер татарлары белән таныштырды, күп төркиләрнең
ватаны булган Себернең соңгы вакыттагы хәл-әхвәлен аңлатты». (Сәлам Алишев.
Татар тарихчылары. – Казан, 2006, 194 бит.)
Ә бит Хәсәнгата Габәшинең төрки кавемнәр турында 1909 елда басылып чыккан бу
китабы – энциклопедик хезмәт! Дөрес, ул дәреслек рәвешендә язылган, кыска-кыска
бүлекләрдән тора, әмма биредә скифлар, һуннар, Туран иле, төрки-татар кавемнәр
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
156
турында шактый мәгълүмат алырга мөмкин. Һәм Атласи, һичшиксез, бу хезмәтне
белгән. Хәсәнгата Габәшинең аңа кадәр дә 1897 елда – «Төрк ыруглары», ә 1899 елда
«Мохтасар тарих каум төрки» китаплары басылып чыккан була. Безнең уебызча, Һади
Атласи нәкъ менә Габәши хезмәтләрен укып-өйрәнеп Туран иленә – Себергә-Скифиягә
килеп чыккан, төрки-татар тарихының никадәр бөеклеген аңлаган, үзе дә шушы
теманы дәвам итеп, кулына каләм алган. Катанов белән булган әңгәмәсендә дә Атласи,
аңа каршы төшеп, скиф-төрки мәсьәләсендә Габәши фикерен яклый, «Скифларны
төрекләр дию өчен Хәсәнгата казый дәлил әйтте. Скифларның төрекләр булуы бик
ышанычлы тарихи дәлилләр илә шиксез булганлыктан, табигый, без үзебезнекен
дөресләп сөйләдек», дип яза.
Әмма Һади Атласиның «Себер тарихы» үзенең бербөтен-монолит булуы, бары тик
Себергә генә багышлануы һәм бай мәгълүматлы, хисчән булуы белән аерылып тора.
Автор «Язучыдан бер-ике сүз» дип аталган кереш сүзендә үк бу китабын милләтебез
өчен язуын ачыклап куя, тарихны өйрәнүгә зур бәя бирә. «Инсанны чын мәгънәсе
илә инсан иткән гыйлемнәрнең беренчесе, һич шөбһәсез, тарих гыйлемедер, – дип
яза ул. – Үзенең кем икәнен белмәгән инсан ничаклы хиссез исә, үз милләтенең
тарихын белмәгән инсан да шул нисбәттә хиссездер. Тарих гыйлеме инсанда
милләт хисе уятучы гыйлемнәрнең бердәнбере булганлыгы сәбәпле, алдынгы
милләтләр үз тарихларына фәүкылгадә әһәмият биргәннәр вә һаман бирмәктәдер.
Безнең бабаларыбыз булган төрек-татарлар борынгы заманнарда иң атаклы
халыклардан булганлыклары сәбәпле, аларның тарихлары иң парлак тарихлар
җөмләсеннәндер».
«Себер тарихы»на кереш сүзендә Атласи милли тарихыбызның булмавына, дин
әһелләренең моңа игътибар бирмәвенә зарлана. Бу урында дин әһелләрен яклап үз
сүземне әйтәсем килә – татар тарихы буенча беренче күләмле хезмәтләрне Шиһабетдин
Мәрҗани, Хәсәнгата Габәши, Ризаэддин Фәхреддин, Морад Рәмзи кебек дин
әһелләре язды, Һади Атласи үзе дә мәдрәсәдә имамлыкка укыган һәм мәчеттә мулла
булып эшләгән кеше бит! Ә менә ул заманда татар мәктәп-мәдрәсәләрендә милли
тарихыбызның укытылмавы хак, аның дәреслекләре дә, укытучылары да, программасы
да булмый. Һади Атласи үзенең тарихи хезмәтләрен менә шушы бушлыкны тутыру
өчен дә яза, милли чыганаклар булмаганлыктан, рус галимнәре хезмәтләреннән
файдалануын әйтә:
«Мин үзем милли тарихыбызның юклыгына чын күңелемнән кайгыра идем,
– дип яза ул. – Күз алдыбызда язарлык милли чыганаклар булмаганлыктан, ул
тарихның вөҗүдкә киләчәгенә дә бик авыр ышана идем, ләкин төрле рус голәмәсе
тарафыннан язылган тарихларны җентекләп өйрәнә башладыгым заманнан
алып, мин татар тарихының вөҗүдкә киләчәгенә чын күңелемнән ышана бардым.
Шушы ышану нәтиҗәсе буларак, тәвәккәллек илә татар тарихына караган
нәрсәләрне язарга ният итеп эшкә керештем. Иң әүвәл буларак шушы Себер
тарихын язарга керешеп, аның әүвәлге җилден яздым».
Атласи «рус тарихчылары» дип язса да, аның «Себер тарихы»нда өлге булып
алман Миллерның «История Сибири» хезмәте ята. Гигант хезмәт, ун ел буе бөтен
Себерне иңләп, Төньяк Боз океаныннан Тын океанга хәтле араны узып, һәр халык, һәр
кавем, һәр кала һәм сала турында җентекләп язылган китап. Әлбәттә, анда да, цензура
кулы кагылу сәбәпле, идеологик төгәлсезлекләр бар, аларны Атласи да кабатларга
мәҗбүр, әмма Миллер хезмәте дә, аның артыннан барган Атласи китабы да халыкка
Себердә яшәгән төрки халыклар, беренче чиратта, татарлар турында бай мәгълүмат
бирә. Габәши китабы кавемнәр тарихы булса, Атласи хезмәте – турыдан-туры Себер
тарихы. Безнең өчен бигрәк тә хезмәтнең «Төркиләр, Скифия, Туран, Себер» дип
аталган башлангыч бүлекчәсе кадерле, монда Һади Атласиның һәм тарихчы, һәм
төркиче-туранчы буларак, дөнья тарихына карашы, фәнни концепциясе бирелгән.
Әйе, Атласи төрки-татар халкының Ана-Ватаны Себер икәнлеген, заманында аның
Скифия яки Туран иле дип аталуын, төрки-татарларның борынгы бабалары скифлар
булуын ачыктан-ачык яза. Дөрес, аңа кадәр шундыйрак фикерләрне Хәсәнгата Габәши
хезмәтләреннән дә укырга була иде, әмма Һади Атласи скифларны Себер белән бәйләп
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
157
карый һәм бу хакта зур ышаныч белән яза. Ул гына да түгел, әле моннан дүрт мең
еллар элек Себердә – «Тын океан илә Урал таулары, Төньяк котып океаны илә Хәзәр
(Каспий) диңгезе араларында» төрки-татар кавемнәр яшәвен, аларның «кайчагында
бөек дәүләтләр тәшкил итүләрен» әйтә.
«Димәк ки, юнан голәмәсенең Скифия дип атадыклары урыннар төрки
халыкның утрагы булган Төркестан, ягъни иранилар тарафыннан Туран исеме
бирелгән өлкәдер, – дип яза ул. – Тугрысы, Туран, Төркестан дип төркиләр илә утрак
ителгән җирләргә әйтелгән кебек, борынгы юнанилар тарафыннан «Скифия» дип
шушы төркиләр анда таралып утырган урыннарга әйтелгән. Димәк ки, Туран,
Төркестан, Скифия сүзләре бер урынга бирелгән төрлечә исемнәрдер... Хәзерге
Сибирия борынгы Скифиянең бер кисәге икәнчелеге мәгълүм буладыр... Туран исеме
астына борынгыда хәзерге Сибирия тарафлары да кергән икәнчелеге бик ачык
аңланадыр... Аңланадыр ки: ираниларның Туран дип атаган җирләре юнаниларның
Скифия дип аталдыклары урыннардыр. Соңгыларның скиф атадыклары халыклар
да төркиләрдер».
Һади Атласи бик ачык итеп аңлатканча, фарсылар Себерне – Туран, дип, ә
греклар – Скифия дип атаган, ә анда яшәүчеләр төрки-татарлар булган. Язмасыннан
күренгәнчә, Атласи үзе Себерне Туран дип атау ягында, ул Әбелгазый Баһадур ханның
да үз хезмәтендә Себерне бары тик Туран дип кенә атаганын әйтә. Бу, чыннан да,
шулай. Төрки кавемнәрнең зур тарихын язган милләттәшебез Хәсәнгата Габәши дә
үзенең хезмәтендә Себер сүзен телгә алмый, ә бары тик, Туран, арилар, скифлар,
һуннар, төрки-татарлар һәм башка халыклар турында яза. Атласи фикеренчә, «себер»
атамасын урыслар кушкан булырга тиеш, бу сүз «север» – «төньяк» мәгънәсен дә,
татар башкаласы исемен дә, хәтта төрки-татар кавеме атамасын да аңлатырга мөмкин.
Ни булса да, исем мәсьәләсе ачык кала һәм бу темага бәхәсләр бүгенге көнгә кадәр
дәвам итә...
Атласи алга таба Себер тарихын Чыңгыз хан заманы белән дәвам итә, ул Төрки
каганатлар чорына кагылып тормый. Чыңгыз ханны ул Себердә, хәзерге Чита
өлкәсендә, Монголия чигендә, Онон елгасы буйларында туган, дип яза, әмма җәйләрен
Алтай таулары тирәсендә дә яшәүләрен әйтә. Чыңгыз хан турында зур булмаган бүлектә
Атласи аның туганнан алып үлгәнгә кадәр тарихын бирә, ул яулап алган хисапсыз ил-
җирләр турында яза. Атласи Чыңгыз ханга зур бәя бирә, аны «Дөньяның иң атаклы
сугышчыларыннан, Себер тарихын тәртипкә китерүче», дип атый.
«Давая оценку Чингизхану, Х.Атласи видел в нём всемирно известную
историческую личность, великого полководца, основателя могучего государства,
выдающегося политика», дип яза бу хакта бүгенге тарихчылар. (А.Х.Мухаметдинова.
Хади Атласи: общественный деятель и историк. – Казань, 2004, стр.71.)
Себер тарихын язганда Атласи үз чоры өчен кул астында булган бик күп
чыганакларны өйрәнгән, бигрәк тә тарихчылар Фишер, Небольсин, Миллер, Карамзин,
Радлов, Татищев, Андриевич, Соловьёв, Ключевский, Буцинский, Словцов, Межов,
Витзен хезмәтләренә, рус елъязмаларына, Брокгауз-Ефронның энциклопедик сүзлегенә,
Мәрҗани, Әбелгазый, Габәши язмаларына нык игътибар иткән. Урыны-урыны белән
ул башка авторларның тексты белән шулкадәр мавыгып киткән, моны хәтта тәрҗемә
әсәр дип тә кабул итә башлыйсың. Шул мавыгу сәбәпле, Атласи рус тарихчыларының
хаталарын да кабатларга мәҗбүр булган. Хәзер шуларның кайберләренә тукталып үтик.
Үзенең бу хезмәтендә Атласи кыргызларны (казах) бик күтәрә, бөтен Себердә
аларны хуҗа кебек итеп күрсәтә. Шул ук вакытта үзенә үк каршы килеп, ул «Сибирия
урыслар тарафыннан яуланганчыга чаклы, ул тарафларда татар ханнарының
падишаһлык иткәнлекләре тарих илә мәгълүм булган бер мәсьәләдер», дип яза.
Урыс елъязмачыларына ияреп, Атласи Тайбуганы Көнбатыш Себернең беренче ханы,
дип атый, аны кыргыз ханының улы, ди. Болар да хата, чөнки Тайбуга Себернең
беренче ханы түгел, милләте буенча да ул җирле татарлардан була. Татищев
хезмәтләренә артык ышанып, Атласи, Казан алынганнан соң, татарлар арасында
таркаулыкны, үзара каршылыкны ерткычлык дәрәҗәсенә күтәрә, бу да һич дөрес
түгел. Себер ханы Ядегәрнең Явыз Иванны Казан алынуы белән котлавын һәм
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
158
Мәскәүгә ясак түләвен дә ул бөтен татарларның гаебе итеп күрсәтә, ул чактагы
вазгыятькә дөрес бәя бирми.
«Бу заманнарда татарлар арасында дуслык, мәхәббәт, туганлык, берлек
кебек матур сыйфатларның һичберсе калмаенча күчеп китүләре сәбәпле, алар үз
туганнарының канына һәм җанына сусаган ерткычлар булып әверелгәннәр иде»,
дип яза ул. Аерым кешеләрдә мондый сыйфатлар булса да, моны тулаем татарларга
карата әйтергә ярамый. Онытмыйк, бу милләтнең кан эчендә үлем көтеп яткан еллары,
илсез-җирсез, дәүләтсез калган иң фаҗигале чоры! Кара урманнарга качып, тау
куышларына яшеренеп, сазлыкларда ятып, исән калу өчен җан тартышкан вакытлары...
Рус тарихчылары безне шушындый яралы чакта да ерткыч итеп күрсәтергә теләгәннәр
икән, алар артыннан безгә бу ялганны кабатларга ярамый. Шул ук Татищевка таянып,
алга таба Атласи болай дип яза:
«Русларның ул дәвердә кылган эшләренең һәрберсе милләт хисе, дин гайрәте
илә кылынган файдалы эшләр булса да, киресенчә, татарларның һәрбер эше
имансызлык илә вөҗдансызлык сәбәпле кылынган милли һәм дини җинаятьләр
иде», дип яза. Милләткә карата мондый тискәре бәя белән һич тә килешеп булмый.
Нинди имансызлык, нинди вөҗдансызлык? Безме кемнеңдер илен басып алып,
халкын суеп чыккан?! Безме башкаларны тереләй утларда яндырган, бозлы суларда
батырып үтергән?! Урысларның бу эшләре үзләре өчен файдалы булса да, милләтебез
өчен канлы фаҗига, мәңгелек яра бит! Атласиның аерым сатлык татарларга булган
нәфрәте бөтен милләткә карата кара тамга булырга тиеш түгел иде, моны укучылар
искә алсыннар иде.
Һади Атласиның «Себер тарихы» хезмәте, нигездә, урыс чыганакларына таянып
язылса да, ул урыны-урыны белән рәсми фикергә каршы килә, моңа бүгенге
татар тарихчылары да игътибар иткән. «Автор байтак урында үзенең фикерен
үткәрергә тырышкан, – дип яза Сәлам Алишев. – Мәсәлән, ул Н.М.Карамзин һәм
С.М.Соловьёвларның Ермакны Строгоновлар чакырып алдылар, Себергә поход
әзерләп, анда җирләр басып алу өчен җибәрделәр, дигән карашларына каршы килеп,
Ермак үзенең теләге белән, бандасын ияртеп, талау походы ясый, анда җирле
халыкны талап, үзенчә яшәргә уйлаган, ди. Ермакны Күчем хан тырышлыгы белән
үтерделәр. Ә Күчем хан үзе картаеп, ләкин бирешмичә каядыр китеп югалды, ди».
(Татар тарихчылары..., 194 бит.)
Атласи Урал һәм Себерне үзләштерүдә урыс байлары Строгоновларның ролен
шактый җентекле яза, ул шулай ук башкисәр Ермакның бу якларга ничек килеп
чыгуын да дөрес тасвирлый. Әмма Атласиның Ермакны берничә урында «Сибирияне
алучы» дип язуы белән һич тә килешеп булмый, чөнки Ермак Себер ханлыгының
башкаласы Искәрне генә ала, аны да татарлар үзләре вакытлыча калдырып чыгалар.
Атласи Ермакның Себергә сәфәре елларын да дөрес күрсәтмәгән, чөнки бу дата урыс
чыганакларында да каршылыклы. Шулай ук бу сәфәрнең елларга сузылуы да дөрес
түгел, ул су юлы буйлап берничә ай гына дәвам иткән, анда катнашучы казаклар
саны да меңнәрчә булмаган. Хәер, Һади Атласи бу мәгълүматларны ул чактагы урыс
чыганакларыннан алган, ә алар хәзер дә бик каршылыклы, очы-очка ялганып бетми.
Атласи язганча, Күчем хан башкаласыннан чыгып качмый, ә вәзирләре белән
киңәш-табыш иткәннән соң, халкын алып, шәһәрне калдырып чыга, кешеләрне урыс
мылтыгы астына куясы килми. Ермак биредә нибары өч ел була, Искәр тирәсендәге
кала һәм салаларны талау һәм кыру белән шөгыльләнә, ике кыш рәттән Искәрдә
чолганышта ятып, казаклары ачтан үлеп беткәч, Себердән чыгып качу юлларын эзли
башлый. Әмма татарлар аңа котылырга ирек бирмиләр – Күчем хан яугирләре белән
орышта башкисәр Ермак Вагай суы төбенә китә. Шулай ук Атласиның, Күчем хан чүлдә
качып йөрде, казаклар өстенә сугыш белән бармады, дип язуы да урыс тарихчыларына
артык ышанудан килеп чыккан ялгыш, чөнки Күчем хан һәм аның яугирләре Ермак
бандитларына каршы туктаусыз сугышлар алып баралар, нәтиҗәдә, аларның исән
калганнарын Себердән чыгып качарга мәҗбүр итәләр.
Патша тарихчысы Николай Карамзинның Ермакны күкләргә чөеп мактавыннан
хисләнеп, Атласи да аңа башкисәр дип түгел, батыр дип бәя бирә, бәлки цензурадан үтү
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
159
өчен шулай язгандыр. «Бер уч иптәшләре илә олы мөселман ханлыгын басып алуга
ирешкән Ермакның нинди гайрәт вә дәрт иясе булганлыгы үзлегеннән күренәдер,
– дип яза ул. – Бу кебек эшләрне тормышка ашыру өчен ничаклы фидаилык вә
ничаклы түземлелек кирәклеге һәрбер гакыл иясенә мәгълүмдер». Әйе, кешенең
иленә вә өенә килеп, бу кадәр явызлыкны кылу өчен зур батырлык кирәкми, ерткыч
башкисәр булу да җитә. Күчем хан һәм себер татарлары моны яхшы аңлаган һәм Ермак
бандасы белән ахыргача сугышкан.
«Тиңдәшсез дошман булган Ермакның үлүе, шулай ук калган казакларның да
Искәрне ташлап Русиягә качулары татарлар өчен чиктән тыш шатлык булды»,
дип яза Атласи үзе дә хезмәтенең «Русларның Себердән качулары» дип аталган
бүлегендә. Ни булса да, Атласи үз белгәнен язган, үз фикерен дә әйтергә тырышкан.
Ул Күчем ханга карата аерата бер хөрмәт белән карый, аның Чыңгыз хан нәселен
дәвам итүче булуын да, урысның иң зур дошманы икәнлеген дә, үз иреге белән илен
бирмәвен дә шактый дөрес тасвирлый. «Урысларның Себерне икенче кат алулары»
дип аталган бүлектә Атласи, Ермак үлгәннән соң, 1585 һәм 1600 еллар арасында Күчем
хан гаскәре һәм Мәскәүнең Себер өстенә ябырылган регуляр армиясе арасында барган
канкойгыч сугышлар турында хәбәр итә.
«Рус тарихчыларыннан кайсыларының әйтүенчә, Күчем хан руслар өчен
гайрәтле, куркынычлы, арымый торган дошман иде. Себердә яуланган җирләрне
имин итәр өчен, урысларга Күчем ханны бетермәк тиеш иде». Әйе, Күчем хан
Мәскәүнең утлы корал белән янавына да, ярлыклар вәгъдә итеп алдавына да карамый,
татар илен үз иреге белән дошманга бирми, тарихта андый хурлыклы эз калдырмый,
80 яшенә кадәр яу кырында сугышып үлә. Атласи үзенең язмасында Күчем ханның
диненә, милләтенә, холык-фигыленә дә бәя биргән, аны бөтен яктан тасвирларга
тырышкан.
«Алтын Урда ханлыгына буйсынган халыклар арасында ислам дине таратып,
аны ныгытырга тырышучы Үзбәк хан булган кебек, Себер ханлыгына караган
халыклар арасына ислам таратучы, һич шөбһәсез, Күчем хандыр, – дип яза ул. –
...Күчем ханның, Ядкәрләр кебек хиссез булмаенча, мөкаддәс уйлар иясе булуы үзе
генә дә аны аерым бүлектә яд итүне таләп итәдер иде.»
Әмма шул ук вакытта без Атласиның Күчем ханны кырт кисеп кыргыз-казакъ
ясавын кабул итмибез, чөнки ул Чыңгыз хан нәселен дәвам итүче татар ханы булган,
тарихта моны исбат итүче дәлилләр күп. Шулай ук Күчем ханның биләмәләрен
Төмән-Тубыл белән генә чикләү дә тарихи дөреслеккә туры килми, чөнки Себер
ханлыгының җирләре ике океан арасында җәйрәп яткан, Бараба далаларын, Татар
сахрасын, Котып тарафларын үз эченә алган. Казакъ урдасы белән Себер ханлыгын
тәңгәл кую да тарихи дөреслеккә туры килми. Шул ук вакытта Атласиның Күчем ханны
«Себер халкын агартучы» дип атавы – бик уйлап һәм бу шәхесне озак өйрәнгәннән
соң ясалган нәтиҗә.
«Күчем хан Себер йортына хан булгач та, андагы халыкларны дине ислам илә
нурландыру өчен иҗтиһадлар сарыф кыла башлады, – дип яза ул. – ...Мондый
олуг эшне ялгызы гына башкару бик кыен икәнен белгәч тә, Күчем хан атасы
Мортазадан ярдәм сораган... Бәгъзе бер хәбәргә караганда, Күчем хан Казаннан
да бик күп галимнәр китермеш».
Әйе, ярыммәҗүси Себердә ислам динен таратырга Күчем ханга Бохара һәм Казан
галимнәре зур ярдәм итә. Бу урында Атласи, урыс тарихчыларыннан тыш, Мәрҗани,
Ризаэддин Фәхреддин һәм Морат Рәмзи хезмәтләренә дә мөрәҗәгать итә. Әмма ул
кайбер урыннарда Мәрҗани хәзрәтләре белән бәхәскә дә керә, бигрәк тә Күчем ханның
соңгы көннәре турында язганда, ул Мәрҗани фикере белән килешми.
«Бу хосуста Мәрҗани хәзрәтләре: «1003 елда мәмләкәтләренә Ермак ибне
Тимофей атлы зат басып алып, шәһәрен дә сакларга хәле булмадыгыннан, Русия
дәүләтенә бигъ итте вә Күчем хан кадерсез рәвештә башкорт арасына китеп
вафат улды», дидер. Минем белүемчә, Мәрҗанинең Күчем хакында мәмләкәтен
Русия дәүләтенә бигъ итте (сатты) диюе дә хата булдыгы кеби, башкорт арасына
китеп вафат булды диюе дә хатадыр. Чөнки Күчем русларның иң чын дошманы
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
160
булып, үзенең соңгы сулышларына чаклы Русия дәүләте илә сугышуы бик күп
ышанычлы ярлыклар илә исбатланганлыктан, аның мәмләкәтен Русиягә сатуын
уйларга һич тә юл юктыр. Башкортлар ул заманнарда Русия кул астына кереп
беткән булдыклары сәбәпле, Күчемнең башкортлар арасына качуын да уйларга
мөмкин түгелдер», дип яза ул «Себер тарихы»ның ахырында.
Хак сүзләр. Күчем хан соңгы сулышына кадәр иле, җире, дине, дәүләте өчен
көрәшә, яу кырында батырларча үлә. Мәскәү патшалары аңа башта да, соңрак та кат-
кат мөрәҗәгать итәләр, сугышмыйча буйсынган очракта, үзенә дә, нәселенә дә рәхәт
тормыш вәгъдә итәләр. Әмма Себернең соңгы татар ханы мондый хурлыклы коллыкка
бармый, ил-җирен, дәүләтен үз иреге белән дошманга бирми, тарихта сатлык дигән
кара тап калдырмый... Нәкъ менә шуның өчен ул татар тарихчысы Һади Атласиның
хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулаган, милли каһарман булып, аның әсәрендә дә теркәлеп
калган.
Әлбәттә, бу хезмәтендә Атласи бөтен Себер тормышын, андагы милләттәшләребез
яшәешен яктыртуны үзенә максат итеп куймаган, бу – сугышлар тарихы, тагы бер татар
дәүләтенең барлыкка килү һәм юкка чыгу тарихы. «В историческом труде «История
Сибири» главным для Х.Атласи являлась проблема происхождения, эволюции и
гибели татарского государства», дип яза бу хакта тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова
югарыда телгә алган хезмәтендә (68 бит). Бүгенге көн күзлегеннән караганда, кайбер
фактик һәм идеологик хаталары булса да, Һади Атласиның «Себер тарихы» хезмәте
1969 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Советская историческая энциклопедия»дә
Себер ханлыгы буенча иң ышанычлы хезмәтләрнең берсе, дип аталган. Ә күренекле
галим, академик В.В.Бартольд Атласиның тарихи хезмәтләрен «татар патриоты»
күзлегеннән язылган әсәрләр, дип бәяли. Һади Атласиның тормыш юлы һәм иҗаты
буенча фәнни монография авторы Алсу Мөхәмәтдинова аның «Себер тарихы» хезмәтен
гомумтөрки тарих белән бәйләп карый.
«Историю Сибири Х.Атласи прежде всего увязывал с историей тюрков, – дип
яза ул. – Исследователь определил ключевое место в Сибирской истории именно
тюркских народов. Начало всей татарской истории он рассматривал в масштабах
Сибири в неразрывной связи с тюркским миром. Тем самым Хади Атласи
отстаивал принцип целостности и единства тюрко-татарской истории».
(А.Х.Мухаметдинова. Хади Атласи..., стр.67.)
Әйе, Һади Атласи «Себер тарихы» аша зур төрки дөньяга ишек ача, татар укучысын
үзенең асыл тамырлары белән таныштыра. Ул бу әсәрендә үзен, чын мәгънәсендә,
зур дәрәҗәдә төркиче-туранчы итеп күрсәтә. 1936-1937 елларда Казан төрмәләрендә
сорау алган вакытларда да Атласи үзен төркиче-пантюркист дип атый, бөтен төрки
халыкларны берләштерү фикереннән беркайчан да кире кайтмый, шушы идея өчен
атып үтерелгән «Соңгы туранчы» булып тарихка кереп кала...
Атласиның «Казан ханлыгы» хезмәте
Һади Атласиның «Сөембикә» китабы – 1913 елның ахырында, ә «Казан ханлыгы»
1914 елның башында Казанда басылып чыга. Кайбер галимнәрнең әйтүенчә, алар
башта икесе бер хезмәт булган, аннан Атласи «Сөембикә»не аерып алып, аерым
китап итеп чыгарган. Бу бик мөмкин хәл, чөнки «Сөембикә», чыннан да, үзе аерым
зур тема, һәм аны «Казан ханлыгы» кысаларында гына ачып бетерү мөмкин түгел.
Атласиның Казан ханбикәсе Сөембикәгә карата зур хөрмәте һәм мәхәббәте дә шуңа
этәргән булуы бар. «Сөембикә» алданрак басылып чыкса да, без сүзебезне «Казан
ханлыгы»ннан башларбыз, чөнки Казан тарихыннан башка Сөембикә язмышын да
тулысынча ачып бирү мөмкин түгел.
Казан ханлыгы турында Атласига кадәр дә хезмәтләр булган, рус тарихчылары
да, татарлар да бу теманы яктыртырга тырышканнар. Әмма Атласи алар арасында
бар тарихи хезмәтләрне җыеп өйрәнеп, чагыштырып, анализлап, бер системага
салучы буларак аерылып тора. «Заслуга Х.Атласи состоит в том, что ему на
основе многочисленных источников, многие из которых впервые вводились в
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
161
научный оборот, удалось воссоздать более целостную картину исторического
развития государственного образования татар», дип яза бу хакта галимнәр.
(А.Х.Мухаметдинова. Хади Атласи: общественный деятель и историк. – Казань,
2004, стр.81.)
Әйткәнебезчә, Һади Атласи үзенең Казан тарихы турында фәнни хезмәтләренә бары
тик Себер тарихын өйрәнгәннән соң гына тотынган. Башта аның өчен татарларның
асыл тамырларын ачыклау мөһим булган, Себерне ул төрки-татарларның Ана-Ватаны,
милли бишеге дип караган, татарларны скиф-һуннарның дәвамчысы итеп күргән.
Бары тик шушы хакыйкатьне ачыклаганнан һәм шуңа ахыргача инанганнан соң гына,
Атласи Казан тарихына тотынган. Әлбәттә, бу хезмәтендә дә ул урыс тарихчыларына
нык таянган һәм аларга артык ышанган, шул сәбәпле милләт өчен шактый зарарлы
гомумиләштерүләргә дә килгән, аларга алга таба тукталырбыз. Атласи шулай ук
татар тарихчыларының үзенә кадәр язылган хезмәтләрен дә яхшы белгән булырга
тиеш. Әйтик, шул ук Шиһабетдин Мәрҗанинең дә, Гайнетдин Әхмәревнең дә ул
вакытта инде Казан тарихы турында саллы-саллы хезмәтләре басылып чыккан була.
Дөрес, цензура пычагы аша үткән, нигездә, урыс чыганакларына таянып язылган бу
әсәрләрдән татар файдасына идеологик яктан әллә ни табып булмый, әмма алар да
фактик яктан шактый мәгълүмат бирә.
Замандашы буларак, Атласи бигрәк тә Гайнетдин Әхмәров әсәрләренә игътибар
иткәне сизелә. «Казан тарихы»ның болгар чоры белән башланып китүе, аны Болгар
белән бәйләргә тырышу да шул тәэсир сәбәпле булырга мөмкин. Атласиның «Казан
ханлыгы» белән Гайнетдин Әхмәровның «Казан тарихы» әсәрләре төзелешләре белән
дә охшаш – икесендә дә Казанга нигез салыну, ханнар тарихы, урыслар белән сугышлар
һәм Казанның алынуы тасвирлана. Гайнетдин Әхмәровта Казан ханлыгында яшәгән
башка милләтләр турында аерым бүлекләр бар, Атласида ул әсәрнең эчендә бирелгән.
Гайнетдин Әхмәровта Сөембикә ханбикә турында аерым соңгы бүлек булса, Атласида
Сөембикә аерым китап итеп бирелгән.
Әмма, әйткәнебезчә, Һади Атласи «Казан ханлыгы»н язганда, төп мәгълүмати нигез
итеп урыс чыганакларын файдалана, ул шулай ук чит ил тарихчыларының хезмәтләренә
дә мөрәҗәгать итә. Ул чор өчен чыганаклар базасы бик бай, Атласи шуларның
һәрберсен җентекләп өйрәнеп чыккан, чагыштырган, әсәрләрендә файдаланган. Бу
нисбәттән галимнең эшчәнлегенә, тырышлыгына таң калырлык, ул Казан тарихы
буенча борынгы рус елъязмаларыннан алып үз замандашларының хезмәтләренә
кадәр өйрәнгән һәм кулланган. Монда Никон, Воскресенская, Ермоловская, Симеон,
Лаврентьев, Львов, Авраам, Тверь, Софийская елъязмаларына, Россия тарихчылары
Вельяминов-Зернов, Карамзин, Татищев, Пинегин, Арцыбашев, Ашмарин, Миллер,
Рычков, Новиков, Щербатов, чит ил галимнәре Рубрук, Герберштейн, Иовий, Олеарий,
Плано Карпини, Лависс, Рамбо хезмәтләренә, шулай ук «Соловецкий список»,
«Казанская история», «История о взятии Казани», «Бархатная книга», «Царственная
книга», «Русский хронограф», «Сказания князя Курбского» язмаларына, сүзлекләргә
искәрмәләр ясалган. Ә бит бу хезмәтләрнең күпчелеге – иске славян хәрефләре белән
кулдан язылган хезмәтләр. Атласи аларның барысын да күз нурларын түгеп укыган,
юкка чыккан дәүләтебезнең тарихын урыс архивларыннан, чиркәү һәм монастырь
базларыннан эзләргә мәҗбүр булган.
Бу хезмәтендә Атласи Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбәр фи әхвали
Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр»),
Әбелгазый Баһадир ханның «Шәҗәрәи төрек», Рәшид-әд-диннең «Җамиг әт-тәварих»,
шулай ук «Тарихы мәдәният», Хисаметдин Мөслими хезмәтләренә, татар халык авыз
иҗатына искәрмәләр ясый, әмма Гайнетдин Әхмәровның «Казан тарихы»н искә
алмый. Гайнетдин Әхмәров инде 1911 елда ук үлгән була, һәм без бу ике тарихчының
шәхси мөнәсәбәтләрен белмибез. Атласи шулай ук Ризаэддин Фәхреддиннең «Шура»
журналында чыгып килгән татар ханнары турында язмаларын да яхшы белгән булырга
тиеш.
Һади Атласи бу хезмәтендә Казан ханлыгының тарихын Олуг Мөхәммәдтән
башлап җибәрә, яңа татар дәүләтенә Болгар ханнары түгел, ә Алтын Урда ханнары
6. «К. У.» № 8
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
162
нигез салганлыгын ассызыклый. «Безнең максатыбыз Казан ханлыгы исеме илә
тарихта атаклы һәм дә мәркәзе Идел буендагы Казан булган ханлыкны язу
булганлыгы өчен, сүзне шул ханлыкның барлыгына сәбәп булган Олуг Мөхәммәд
ханнан башлыйсыбыз килә вә шуңа күрә теге Алтынбәк илә Галимбәкләрне зикер
итәсебез килмидер», дип яза ул. (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан,
2009, 268 бит.) Олуг Мөхәммәд ханнан соң «Мәхмүдәк хан, аннан соң – Хәлил, Ибраһим,
Илһам, Мөхәммәдәмин, Габделләтыйф, Шәехгали, Сәхибгәрәй, Сафагәрәй, Җангали,
Үтәмешгәрәй, Ядкәр» ханнарның Казан дәүләте белән идарә итүләре тасвирлана.
Гайнетдин Әхмәровта исә Себердән Мамук хан да өстәлгән, аерым бүлек багышламаса
да, Казан ханнары исемлегенә ул Алтынбәк белән Галимбәкне дә керткән. Ризаэддин
Фәхреддиннең «Казан ханнары» хезмәтендә исә татар ханнарның исемлеге Һади
Атласиныкы белән туры килә.
Әйткәнебезчә, Атласиның «Казан ханлыгы»нда төп чыганак булып урыс
елъязмалары тора, галим уңга-сулга карамыйча алар артыннан бара, бик сирәк
кенә тукталып комментарийлар биреп куя. Әйе, әлеге китап – татар падишаһлары
һәм урыс-татар орышлары турында. Әмма шуңа карамастан, бу хезмәттән Казан
ханнарының тормышы да, милләт язмышы, дәүләт югалту фаҗигасе дә ачык күренә.
Ул гына да түгел, Һади Атласи, урыс чыганакларына таянып булса да, Мәскәү белән
Казан арасында барган дистәләрчә сугышларның сәбәбен ачкан, урысларның – талау,
татарларның үз-үзләрен саклау өчен сугышуларын язган. Моңа бүгенге тарихчылар
да игътибар иткән:
«Х.Атласи… подчёркивал, что казанское правительство никогда не ставило
перед собой захватнические цели. В большинстве случаев казанские походы
являлись ответом на предшествующие русские вторжения или же действиями
защитного характера… Исследователь стремился объективно воссоздать военные
события. Он указывал на то, что русская сторона вела войны с целью обеспечения
своих экономических интересов, с целью наживы. При этом он подчёркивал
мысль о том, что казанские татары, противодействуя русским вторжениям,
отстаивали тем самым свою независимость», дип яза алар. (А.Х.Мухаметдинова.
Хади Атласи…, стр.91.)
Әйе, бу чыннан да шулай, һәм урысларның татарларга карата талау, басып
алу сәясәте алып барганлыгын инде күп тарихчылар исбат итте. Һади Атласи да,
урысларга бик каты бәрелмичә генә (бәлки, каты әйткән урыннарын патша цензурасы
алып ташлагандыр), Мәскәүнең Казанга каршы алып барган сугышларын яулап алу
сугышлары икәнлеген ача алган. Әмма урыс чыганакларына артык ышану Атласины
көтелмәгән нәтиҗәләргә дә китергән. Моның иң әрнетеп һәм күзгә, күңелгә бәрелеп
торганы – галим Казан ханлыгының җимерелүендә, татар дәүләтенең юкка чыгуында,
нигездә, татарларның үзләрен гаепли. Бигрәк тә, ил белән идарә итүчеләрне,
җитәкчелек тирәсендә булучыларны, милли һәм дини элитаны сатлык коткычылар,
дип атый. Әлеге фикер Атласи хезмәтенең башыннан ахырына кадәр кара тамга булып
бара, моның белән килешәсе килми, чөнки бу бөтен милләткә карата нахак бәя булып
яңгырый. Моңа бүгенге татар тарихчылары да игътибар иткән.
«Урыс чыганакларына, бигрәк тә елъязмаларга таянып, алардагы барлык сүзне
дөрес дип хуплап, автор Казан мәмләкәтенең һәлакәте бары тик татарларның
үзләренең сатлыкҗан, хыянәтчел булуыннан гына булган дип, җан өшеткеч
«ачыш» ясый, – дип яза Сәлам Алишев. – «Алар үзара тату-тыныч яши алмадылар,
һәрчак ызгыш-талаш белән мәшгуль иделәр, дәүләт һәм милләт мәнфәгатьләрен
кайгыртмадылар, бары тик үз шәхси файдаларын гына уйладылар, байлык өчен
куып бер-берсен саттылар, бүре бүре итен ашамаган хәлдә, казанлылар бер-берсен
дә, Казанны да ашадылар, саттылар», – ди. Дәүләтнең мөстәкыйльлеген саклый
алмаган өчен, татар халкын гаепләү әсәрнең буеннан-буена кызыл җеп булып
сузылган. Урыс елъязмаларында да бу шулай». (Сәлам Алишев. Татар тарихчылары.
– Казан, 2006, 196-197 битләр.)
Тарихчы Сәлам Алишев каты әйткән, әмма хак әйткән. Мин дә Атласиның
татарларга карата шулкадәр нәфрәтен аңлый алмыйм. Моны урыс тарихчыларына,
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
163
елъязмаларга артык нык ышану дип тә, цензура тәэсире дип тә аңлатырга мөмкин,
әмма ниндидер шәхси сәбәп тә булуы бар. 1909 елны ул төрмәгә татарлар әләге буенча
утыра бит, аннан соң да матбугат битләрендә аерым дин әһелләре белән бәрелешләре
булып тора, әмма болар, тарихи хезмәт язганда, милләтеңне хыянәттә гаепләү өчен
сәбәп булып тора аламы? Юк, әлбәттә. Ни кызганыч, Казан алыну фаҗигасен, тарихчы
буларак, ни Мәрҗани, ни Гайнетдин Әхмәров, ни Атласи ахыргача ачып бирә алмаган,
алар, нигездә, урыс елъязмаларындагы фактларны гына сөйләп чыкканнар, дигән
фикер кала. Аларның бөтен ялгыш-хаталарын, татарларның үзләрен гаепләп язып
калдырган ялганнарын, шәрехләмичә генә, татарчага аударганнар.
Казан ханлыгы тарихын, татарларның милләт буларак бөеклеген, аның дәүләт
югалту фаҗигасен беренче булып иң дөрес ачучы тарихчы – рус кешесе Михаил
Георгиевич Худяков. Әгәр ул «Очерки по истории Казанского ханства» китабын патша
заманында чыгарган булса, ул бу рәвештә дөнья күрмәс иде, урысларны, Мәскәүне
гаепләгән бөтен урыннарын алып ташларга кушкан булырлар иде. Аның әлеге китабы
1923 елда, Казанда басылып чыга, ул вакытта патша заманындагы бөтен явызлыкларны
ачарга һәм тәнкыйтьләргә рөхсәт ителә, большевиклар шулай итеп үзләренең нинди
юл белән хакимияткә килүләрен акларга тырышалар. Ә Худяков шул форсаттан
файдаланып, үзенең татарлар турында иң дөрес китабын чыгарып өлгерә... Хәер, бу
китабы өчен җәза аны барыбер куып җитә – Михаил Худяковны, халык дошманы
дип, 1936 елның декабрендә Ленинградта атып үтерәләр, ә Атласи ул вакытта Казан
төрмәсендә хөкем карары көтеп ята...
Тагы Һади Атласиның «Казан ханлыгы» хезмәтенә кайтыйк, галимне аңларга
тырышыйк. Әлбәттә, дәүләт кадәр дәүләтне югалту фаҗигасен ул да күңеленнән
бик авыр кичергән, тарихның канлы тузаннарында казынып, моның сәбәпләрен
табарга тырышкан. Кызып яки мавыгып китеп, ялгышуы да бар. Белүебезчә, ул бит
«Казан ханлыгы»ның дәвамын язарга теләгән, бу турыда матбугатта да белдергән,
әмма хезмәтенең дәвамы булмаган. Бәлки, язылып та, туктаусыз тентүләр һәм
төрмәләр сәбәпле, кулъязмасы юкка чыккандыр, бәлки, бу теманы кабат күтәрүнең
вакытсыз икәнен аңлагандыр, бәлки, кирәген дә тапмагандыр... Хәзер тагы татар
тарихчыларының Атласи хезмәтләрен бәяләвенә тукталыйк.
«Атласи аерым мәсьәләләр буенча төрле авторларның хезмәтләренә,
фикерләренә туктала, – дип дәвам итә Сәлам Алишев. – Кайвакыт аларга каршы
килә, үзенең фикерен үткәрергә тырыша. Шул ук вакытта ул күп кенә очракларда
чыганакларга анализ ясамый, елъязмаларда язылганны кабатлый. Мәсәлән, ул,
«Казанская история» ялганына ышанып, 1552 елда Казанны алгач, йөз мең урыс
әсире коткарылды, дип, шул фантастик әкиятне кабатлый. Патша Россиясенең
ничә еллар буе Казан дәүләтен һәм Себерне яулап алу өчен сугышуына тиешле бәя
бирә алмый. Ул русларны һәм аларның патшасы Иван IVне мактап, «алар милли
хисле, ә татарлар хиссез иделәр» дип яза. Бу патшаның әшәкелекләрен күрми һәм
әйтми. Бәлки, цензурадан курыккандыр, ул бит хөкүмәткә каршы язганы өчен
төрмәдә утырып чыккан, эшен югалткан, полиция күзәтчелегендә яшәүче кеше
иде». (Сәлам Алишев. Татар тарихчылары..., 197-198 битләр.)
Һади Атласиның иҗатын һәм тормышын фәнни яктан өйрәнгән галимә Алсу
Мөхәмәтдинова да аның бу якларына игътибар иткән, әмма болар хакында тынычрак
әйтергә тырышкан. Ул Атласиның татарларны гаепләп язуына җитди сәбәпләр булырга
тиешлеген әйткән, төп сәбәп – дәүләтчелекне югалту фаҗигасе икәнлеген сиздергән.
Галимә фикеренчә, Атласи татар ханзадәләренең һәм бәкләренең милләт өчен хәлиткеч
вакытта халыкны милли һәм дини яктан бер байрак астына туплый алмауларына, адым
саен бер-берләре өстеннән әләк белән Мәскәүгә йөгерүләренә әрнегән, аларны кискен
гаепләгән, шуңа күрә, сатлыкҗаннар һәм хыянәтчеләр, дип атаган.
«Учёный главной причиной падения Казанского государства называл
отсутствие у татар единства и организованности, недостаточный уровень
религиозного и национального чувства. Это проявилось в борьбе различных
сил внутри татарского общества, ослаблявших это общество. Мыслитель
критиковал самих же татар, считал их ответственными за гибель собственного
6*
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
164
государства. Здесь Х.Атласи выполнял своеобразную роль судьи, не оправдывал
поведение своих соплеменников какими-то объективными причинами». (Алсу
Мухаметдинова. Хади Атласи…, стр.109-110.)
Әйе, Казан ханлыгының җимерелүендә Атласи дәүләтне саклый алмаган
татарларның үзләрен гаепли. Әмма, безгә калса, бу – зур проблемага, милләтебез
өчен җиһани фаҗигагә берьяклы гына караш. Михаил Худяков исә үзенең «Очерки по
истории Казанского ханства» хезмәтендә Мәскәүнең Казанга, татарларга карата алып
барган мәкерле сәясәтен бик дөрес ачып бирә алган, дәүләт бәйсезлеге юкка чыгуда
татарларны гына гаепләп калдырмаган. Димәк, шулай да язып була?! Атласи Казанга
ярдәм итмәгәннәре өчен төрки-ислам дәүләтләрен, бигрәк тә Төркияне һәм Кырымны
да гаепли, ә Нугай Йортын, аның хуҗаларын «каткан, кара күңелле азгыннар», дип
атый.
«Нугайлар белән казанлылар бер дин, бер милләт кешеләре булсалар да, болар
арасында туганлык, берлек юк иде, – дип яза ул. – Урыс князьләренең Казан
ханлыгы белән шаяруларында, шулай ук Казан йорты өстенә туктаусыз баскынлык
итүләрендә Казан олугларының зур катнашлары булган кеби, нугай мирзаларының
да шулчаклы катнашлары булды». (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан,
2009, 432 бит.)
1549 елда Нугай иле башлыкларының, урыслар белән берләшеп, Казан өстенә яу
белән килергә әзерләнүләрен дә Атласи кискен гаепли. «Йосыф мирза Сөенбикәнең
атасы, Үтәмешгәрәйнең бабасы була торып та, Казан ханлыгының шундый авыр
көннәрендә кызы белән торынына ярдәм итмәве, Иван белән бергәләшеп Казан
өстенә йөрергә әзерләнүе искитәрлек бер эш иде, – дип яза ул. – Дөнья яратылганнан
бирле мондый эшне һичкем эшләгәне юк иде исә дә, Йосыфның каткан күңеле аны
эшләүдән тартынмады». (Күрсәтелгән хезмәт, 438 бит.)
Әйе, без никадәр төрки берлек турында сөйләсәк тә, тарихта аның киресе күренә,
бу бигрәк тә Казан фаҗигасендә ачык чагыла. Төрки-мөселман булган Кырым белән
Нугай иленең туктаусыз тарткалашулары, инде аларның Казанга үтеп кереп тә үз
тәртипләрен, үз кешеләрен урнаштырырга тырышулары татарлар арасында зур
каршылыклар тудырган һәм нәтиҗәдә дәүләт бәйсезлеген югалту белән тәмамланган.
Һәркем Казан тәхетенә үз ханын куярга тырышкан, хакимияткә кырымлы яки нугайлы
килгәнгә карап, аңа каршы булганнар кырып салынган; исән калганнар, ярдәм сорап,
Мәскәүгә качкан. Менә шулай итеп, Казанның үз эчендә дә, тышында да аңа каршы
көчләр – төрки-татар оппозициясе барлыкка килгән, һәм алар, иваннарга ияреп, Казан
өстенә яу чапкан...
«Урыслар өчен казанлыларның кырылулары күңелле эш булган кеби, Казан
өстенә һөҗүм иткән татарларның кырылулары да күңелсез түгел иде. Этне эт
белән талату ничаклы көлке булса, татарларның берсен икенчесеннән талату да
урыслар өчен шулай ук көлке иде», дип яза ул, әрнеп. (Күрсәтелгән хезмәт, 454 бит.)
Һади Атласи Казанга иң нык каршы эшләүче татарлар дип Булат бәкне, Хөршидә
бикәне, Боерган сәедне атый, «Булат Казанның иң азгын бәкләреннән булып, аңарда
изге тойгыларың берсе дә юк иде. Бу кеше кайчагында йорт өчен тырышкалый иде исә
дә, тискәреләнгән чагында йортны сатудан да тартынмыйдыр иде», «Хөршидә илә
Булат Казанның иң зур коткычыларыннан вә шуның белән бәрабәр Сафагәрәй ханга
дошман кешеләр...», «үзара орыш-талашлар белән кешелектән чыгып беткән казан
татарлары», дип яза. Ибраһим ханның кызы Гәүһәршад-Хөршидә бикәгә Атласидан
бигрәк тә нык «эләгә», ул аны «тезгенсез хатын» дип атый.
«Бу кеше үзе хатын гына булса да, аның Казан ханлыгына иткән зарарлары
мең ирнекеннән артык булды, – дип яза ул. – Казан ханлыгының бетүенә көч
куйган кешеләр арасында бу хатын иң зур урын тотты. Бу тезгенсез хатын көчсез
ханлыкның бетүе өчен батыр хезмәтче булды». (Күрсәтелгән хезмәт, 384 бит.)
Каты әйткән! Хәер, Гәүһәршад-Хөршидә бикәнең Казан ханлыгында тоткан урыны
турында әле бүген дә бәхәсләр бара, дөресен бер Аллаһ кына белә. Атласи Казан
бәкләренең, татар түрәләренең үз дәүләтләренә каршы алып барган сәясәтләрен аңлый
алмый, аңларга да теләми. Һәм аның бу сатлыкҗаннарга, хыянәтчеләргә биргән кискен
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
165
бәясе белән кайчагында килешмичә дә мөмкин түгел. Гомумән, бер Казан ханлыгында
гына түгел, бөтен төрки дәүләтләрдә дөрес тышкы сәясәт булмаган икән, сугыша
белгәннәр, ә тышкы дөньядан килгән мәкерне күрә һәм аңа җавап бирә белмәгәннәр,
дигән фикергә киләсең. Киресенчә, күпчелек казан һәм нугай татар түрәләре, үз
мәнфәгатьләре өчен илне дә, җирне дә, хәтта телне-динне дә сатканнар.
«Казан бәкләренең күбесе йорт өчен файдалы эш кылырга булдыра алмасалар
да, аның зарарына байтак эш кылырга хәлләреннән килә иде, – дип яза Атласи. –
Боларда изге тойгылар булмаганлыгы сәбәпле, алар өчен йорт сату шалкан ашау
кебек җиңел иде. Болар ил файдасын күзәтмиләр. Йорт өчен кайгырмыйлар, шуңа
күрә үзләренең шәхси файдалары өчен ханлыкны корбан итүдән тартынмыйлар
иде. Бер нәрсә өчен ханга күңелләре калса, урыс князьләренә хәбәр җибәрәләр,
Казанны килеп алуларын алардан үтенәләр иде. Берәүгә ачулары кабарса, шуны,
дингә һәм милләткә җинаять кылып булса да, басудан чиркәнмиләр иде. Казанның
бу оеткысы бара торгач бигрәк тә көчәйде. Казанда шуның белән агуланмаган
берәү дә юк иде. Бу оеткы соңгы буыннарга да мирас булып калды». (Күрсәтелгән
хезмәт, 411-412 битләр.)
Әлбәттә, бик авыр һәм кискен бәя, әмма монда дөреслек тә бар, бу милләтнең,
бигрәк тә, җитәкчелекнең ни дәрәҗәдә эчтән череп таркалуын-диградацияне күрсәтә.
Казан үзенең фаҗигасенә менә шундый хәлдә килеп керә, сукыр татар түрәләре Казан
алынуны чираттагы тәхет алышыну итеп кенә күрәләр, әмма бу гасырларга сузылган
һәм хәзер дә дәвам иткән коллык булып чыга... Һәм Атласи, халык арасыннан чыккан
татар тарихчысы, бу фаҗигане бөтен йөрәге белән тоя, аңлый, сатлыкҗаннарны,
хыянәтчеләрне каләме белән хөкем итә. Әйе, боларны белү – гыйбрәт өчен кирәк,
милләт һәм дәүләт фаҗигасенә китергән ялгышлар кабатланмасын өчен кирәк, алга
таба дөрес яшәү өчен кирәк...
Һади Атласи турында, «русларны мактаган, татарларны хурлаган» дип әйтүләр
дә дөреслеккә туры килми, ул русларның үз-үзләрен тотышларын татарларның хәл-
фигыльләре белән чагыштырган, һәм бу чагыштыру татар файдасына түгел икәнен
күрсәткән. Әлбәттә, монда аңа рус елъязмаларының да көчле тәэсире булган, әмма ул
һәр ялганга ышанып утыра торган кеше түгел бит, Атласи нәтиҗәгә карап бәя биргән.
Ә нәтиҗә безнең файдага түгел. Дин-милләт-дәүләт дигәндә, урысларның омтылыш-
ыргылышлары безгә караганда күпкә көчле булган, ул хәзер дә шулай. Моны, әлбәттә,
Атласи да тойган һәм шундый нәтиҗә ясаган:
«Шушы чакларда урыслар, христиан дине өчен бар көчләрен сарыф итеп,
татарлар белән орышмакта һәм дә аларның князьләре үзләренең халкын сугышка
өндәгәндә, христианлык исеменнән өндәмәктә исә дә, татар олуглары арасында
ислам дине өчен тырышкан юк, аның файдасын күзәткән дә юк иде. Киресенчә,
алар урыс князьләренең теләкләренә сукыр корал булып хезмәт итәләр, дин һәм
мылтыкларын юк бәягә саталар иде. Боларның күңелләрендә туган кайгысы
булмаенча, торганы корсак кайгысы гына иде. Менә шундыйларның берсе Хөршидә
исемле әлеге тезгенсез хатын иде». (Күрсәтелгән хезмәт, 409 бит.)
Әлбәттә, бу бәя бөтен милләткә кагылмый, һәм бу ямьсез сыйфатлар да бөтен
татарга хас түгел. Урысларның Казан өстенә дистәләрчә тапкыр яу белән килүе билгеле,
татар ирләре аларны батырларча кире кага, урысларны яу кырында сугышып җиңә, ил-
дәүләт өчен сугышып үлә. Ә менә диннең зәгыйфьләнүе булган булырга мөмкин, чөнки
иман көчле булса, туган туганга, мөселман мөселманга кул күтәрмәс иде. Ә Казан-
Кырым-Нугай илләренең тарихында юк өчен дә үзара дошманлашу, бер-берләренең
җанын кыю, бер-берләре өстеннән кяфергә әләк белән бару очраклары шактый бит!
Әлбәттә, тәҗрибәле тарихчы Атласи да моны күргән, һәм мөселман, һәм төркиче
буларак, моңа җаны әрнегән, бу хакта килер буыннарга да язып калдырырга теләгән.
Һәм ул урыс белән татар арасындагы кайбер аерымлыкларны да күрсәтеп биргән.
«Урыслар белән татарлар арасында дошманлык бик нык тамыр җәйгәнлеге
сәбәпле, аны тиз генә бетерергә мөмкин түгел иде, – дип яза ул. – Урыслар
татарларны чын күңеленнән яратмадыклары кеби, татарлар да урысларны
яратмыйлар иде. Шулай булса да, ике арада аерма бар иде: урыслардан, татарларга
СОҢГЫ ТУРАНЧЫ...
166
килеп, үз падишаһлыкларының серләрен сатучылар булмадыгы хәлдә, татар
олуглары төркем-төркем Мәскәүгә киләләр, йортларының бөтен серләрен ачып
бирәләр иде». (Күрсәтелгән хезмәт, 449 бит.)
Ни кызганыч, бу бүген дә шулай бит! Казан түрәләре белән килешә алмаган күпме
татар ир-егетләре Мәскәүдә сыену таптылар, шунда качып котылдылар. Аларны
ниндидер дәүләт серләрен ачканнардыр дип әйтеп булмый, әмма татар буларак үз
илендә урын тапмыйча, урыс җирендә сыену табулары Казан түрәләренең чал тарихтан
гыйбрәт алмауларын күрсәтә. Һади Атласи Сөембикә ханбикәнең, Казан алынмас
борын, Мәскәүгә әсир итеп бирелүен дә бик авыр кичергән. «Мондый вакыйганың
охшашын тарих күрмәгән булса да, татар күңеле аны эшләүдән тартынмады.
Борынгыдан бирле берсе икенчесенең канын агызып килгән, үзара талашуны
йола иткән аталарның балаларына бу эш ят күренмәде», дип язып калдырган.
(Күрсәтелгән хезмәт, 461 бит.)
Әйе, Сөембикә ханбикә язмышы – ул милләт язмышы, аның әсирлеге – ул милләт
әсирлеге, Сөембикә фаҗигасе – ул милләт фаҗигасе... Һәм аның аянычлы нәтиҗәсе
– Казанның урыслар тарафыннан алынуы, татар дәүләтенең юкка чыгуы, гасырларга
сузылган коллык... Урыс чыганакларына таянып булса да, Һади Атласи Казан алыну
күренешен милләткә җиткерергә тырышкан:
«Болар (урыслар) тизлек белән татарлар артыннан җитеп, аларны кыра
башлады. Үлгән һәм яраланган кешеләр сансыз иде: Казан елгасыннан урманга
чаклы булган болынлык, шулай ук урман кырыендагы аланнар, эчендәге яланнар –
барысы да татар үлекләре белән тулган иде. Шәһәрнең эче белән тирәсе бигрәк
тә куркынычлы булып, аның һәрбер урамнары үлекләр белән тулган, йөрүчеләр
үлекләр өстеннән йөриләр иде. Хан йорты артындагы чокырлар, Казан елгасы буе,
болынлык – барысы да татар үлекләре белән тулып, кайсыбер урыннарда өем-өем
яталар иде. Татарлардан үлгән һәм яраланган кешеләрнең саны ачык билгеле
булмаса да, аларның 10ар меңләп булганлыгы билгеле иде. Татарлардан үлүчеләр
сансыз күп булдыгы кеби, тоткын ителүчеләр дә бик күп булды. Иван аларның
хатын-кыз һәм яшь балаларын тере калдырырга боерып, эшкә ярарлык ирләрнең
барчасын үтерергә боерды. Тере калдырылганнары урыс гаскәренә өләшенеп,
аларның һәрберсенә диярлек берәр тоткын тигән иде. Шулай итеп, Казан алынды,
ханы тоткын ителде, Казанның ялавы да урыслар кулына төште. Атаклы
Казан ханлыгының хуҗасы урыслар булып калды. Урысларның борынгыдан бирле
дошманы булып килгән ханлыкның бетүе алар өчен сөйләп бетергесез шатлык
булды». (Күрсәтелгән хезмәт, 549 бит.)
Әйе, тарих ул – гыйбрәт, тарих ул – сабак, тарих ул ачы үкенечләрдән һәм
ялгышлардан да тора... Һади Атласиның «Казан ханлыгы» әсәре – моның ачык
мисалы. Әйе, кабул итүе авыр, әмма бу хәлләр татар тарихына канлы тамгалар белән
язылган, алардан ваз кичеп булмый. Әйе, тәкъдир безгә явыз күршеләрне биргән,
бездә алар мәкеренә каршы торырлык мәкер булмаган, бар усаллык үзара ызгышларга,
бет ваклыгына киткән... Дәүләт төзи белгән татар ирләренең аны тотарлык җиһани
сәясәтләре булмаган, дөнья гел шулай барыр дип уйлаганнар. Бу сәяси сукырлыкның
нәтиҗәсе дәүләтнең явыз күршеләр тарафыннан яулап алынуы, милләтнең аларга кол
булуы белән тәмамланган. Татар тарихчысы Атласи шул хакта кисәткән, шул хакта
килер буыннарга язып калдырган...
(Дәвамы алдагы саннарда.)