Ни һоу! Яки нихәл? (хикәя)
Интернетта «Фейсбук» дигән дөнья бар. Кайчак ул авылда көтү каршылаганда,
берара буш вакыт табып, урамда күрше-тирә белән тегесен-монысын «чәйнәп»
алуны хәтерләтә, кайчак анда, билгеле бер төркемнең эчендәгесе тышына
чыксын дип, махсус оештырылган җыелышларга, хәтта митингларга килеп
эләккән кебек буласың. Менә шушы дөньяда фикер алышу, вакыйгалар агышы
төймәләре таралып киткән муенсаны хәтерләтә. Әмма ул төймәләр барыбер бер
сәйләнгә тезелер төсле... Ул сәйлән дигәннәре – интернетка язылганнар белән
компьютер каршында утыручылар һәм чын тормыш арасындагы хакыйкать
инде. Хикәяне язарга да шул төймәләре таралган муенсаны хәтерләткән
«Фейсбук«тагы танышлар, фикерләр, аралашулар этәрде...
1
Клавиатурадагы хәрефләр буйлап бармаклар бер-ике секундка гына туктап
ала да тагын йөгерәләр. Менә шулай, мең чакрымнар еракта яшәүче, төгәлрәге,
Төркиягә төрек телен өйрәнергә чыгып киткән дустым белән электрон почтадан
язышам... Дөресрәге, ул бәйләнепме-бәйләнә...
– Яз.
– Җитте...
– Яз, дим.
– Кемгә кирәк?! Хет шуны әйт!
– Кытайларга яз.
– ???
– Кытайларга!!!
– Алар бит безнең телне аңламыйлар.
– Аның өчен кайгырма.
– Алайса, нигә нәкъ менә аларга?
– Кытайларга яз.
– Нигә, дим?
– Чөнки аларга бөтен нәрсә кирәк... Чөнки алар бөтен дөньяда... Ә синең
уең гына дөньяда.
Айзирәк ГӘРӘЕВА – журналист, прозаик. Казанда яши.
84
– Үзем Казанда.
– Шул-шул. Кытайларга яз.
– Бәйләнмә әле, ә!
– Ә менә син башта кытайларга нидер эшләп кара!
– ???
– Язып кара, дим!
Чыннан да... Клавиатура буйлап йөгергән бармаклар туктап калды. Шул
вакытта телевизордан сөйләгән колакка керә. Кытайларны мактыйлар. «Ни һоу!»
диләр. Бу кытайларның исәнләшү сүзе икән. Миңа ул «Нихәл?» дип ишетелә.
– Ни һоу! Нихәл?
Бармаклар кабат җанланды...
Берәүне дә үчекләргә теләмим, шулай да кытайларга язам дип язам хәзер.
Бөтенләй үк ачу китермәс өчен, башка бу хакта кабатларга тырышмам, һәрхәлдә
әлегә шулай уйлыйм.
– Ни һау! Нихәл?
Нихәл дип...
2
Бу шәп дөньяның шундый бер гаҗәп һәм серле үзенчәлеге бар. Билгеле бер
мизгелдә төрле тарафларда каңгырап йөргән бәндәләрне бер ноктага җыя. Нокта
дигәч, ныграк аңлашыла кебек, ә минем өчен ул күбрәк җөйне хәтерләтә. Менә
тәнгә кадалган укол эзе нокта гына кебек, ә чынлыкта ул – бөтен бер организмдагы
күзгә күренмәс бер җөй. Ул җөйнең юкка чыкканы сизелми дә калырга мөмкин. Ә
дөнья тәнендә андый җөйләр миллионлаган гына түгел, миллиардлаган һәм тагын
без башка да китереп карамаган саннар хисабында. Күпчелек очракта аларның да
барлыкка килү һәм юкка чыгулары сизелми эзсез үтә.
Без дә бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек.
Ярый, без әле беркөнне генә бер ноктада очраштык, дип әйтим. Ярый, бүген
генә юллар чатында табыштык, дим. Ярый, бу атнада очраклы хәл аркасында
бәйләндек, диик... Дөрес, нәкъ шулай! Әмма без бер көнне дә, бүген дә, бу
атнада да түгел, әллә кайчан бер җөйгә укмашкан күзәнәкләр булганбыз. Тере
күзәнәкләр. Әйе, тере күзәнәкләр.
Бу хактагы хәбәр мине тораташ итте, бәреп екты, артыма утыртты, телсез
калдырды... Әгәр ул чактагы халәтем хакында сорасалар, менә шулайрак
җавап бирер идем.
3
...Аны күрүгә, урамда аунаган дип уйлыйсың, чөнки чалбарлары тузанга
баткан. Урамда аунаган, димәк, алкаш инде. Ә бәлки, аның киемнәрен юа
торган якын кешесе юктыр. Кер юу машинасы ватылгандыр әле. Алтмыш
яшьләр тирәсендәге, тәбәнәк буйлы, ябык кына гәүдәле, сукбай кыяфәтле абзый
үзен тыныч тотарга тырышты. Йөзе сәер шешенгән, эчә торган кеше инде бу,
ә бәлки, йөрәктер, бәлки, кан басымыдыр, олы кеше бит. Нигәдер, шуны бер
бетереп ташлыйм да киредән агарта башлыйм... Ниһаять, сәбәбен аңладым:
бу бәндәнең бит бөтенләй башка төрле чагын күргәнем бар!
Ул арада кыска, җыйнак кына сакаллы, кырык-илле яшьләрдәге ир аның
янына урындык китереп куйды. Ниндидер бер түбәнчелек белән генә сукбайга
утырып торырга ишарәләде. Читтән караганда шактый тәкәббер тоелган,
шактый ыспай костюм кигән ирнең сукбай көен көйләргә тырышуы үзе үк
А Й З И Р Ә К Г Ә Р Ә Е В А
85
мәзәк иде. «Бусы кем булыр икән?» – дигән уйга калдым. Бәлки табибтыр,
хәлсез кешене тиз күреп алды... Юк, әнә табиб дигәннәре, өстәл артында бик
тә зәһәрләнеп утыра, болар бер дә охшамаганнар бит. Ул бары гап-гади бер
ир-ат, шул ук вакытта безнең барчабызга караганда да үз кадерен үзе белгәне
һәм ныклыгы күз карашыннан сизелеп тора.
Хәтта телефоныннан бертуктаусыз кем беләндер һава торышы «проблемасын»
хәл иткән утыз-утыз биш яшьләрдәге, мөлаем гына хатын да моңа игътибар
итте. Үзе сөйләшә, үзе иргә күз ташлап-ташлап ала. Әмма бу гадәти хатын-кыз
кызыксынуыннан бигрәк, аптырау галәмәте икәне күренеп тора. Күзләрендә:
«Ничек инде шушындый кеше дә безнең белән?!» – дигән кебегрәк сорау язылган
иде. Аның белән бергә дүрт-биш яшь чамасындагы кызы да бар. Кыз таныш
түгел абыйларга карап, тыныч кына курчагын тотып утырды.
Ясалма гөлләргә күмелгән табиб бүлмәсендә очрашу озакка сузылмады. Ул
тиз генә аңлатып чыкты. Өлкән яшьтәгеләрнең телләре көрмәкләнә башлаячак
икән. Урта яшьтәгеләргә ишетми башлау һәм, бигрәк тә хатын-кызларга,
хәтер югалту яный. Яшьрәкләргә ничек тәэсир иткәне әлегә билгесез... Бу
билгесезлек миңа кагыла, чөнки мин әле үземне, егерме тугыз тулса да, яшьләр
рәтендә дип ышанып йөри идем.
Менә шулай, ясалма гөлләр арасына күмелеп утырган табибтан без үзебезгә
ялгыш кадалган, тикшерү узмаган яңа төр витамин уколының нәтиҗәсен
белдек. Үзебезнекен әйтмичә, төгәлрәге, кычкырмыйча китмәдек тагы.
– Немедленно хатагызны төзәтегез! – дип бәргәләнде абзый.
– Мин сезнең башны судта черетәм! Зыян салган өчен түләми генә карагыз!
Кызымны карарсыз! – дип өзгәләнде яшь ханым.
– Сабыр, сабыр, җәмәгать, имансызланмыйк... Дарудан гына тормый бит,
– дип башкаларны тынычландыра-тынычландыра сабырсызланды ир.
– Язып чыгармын әле менә!
...Һәм шулай бераз әйткәләшеп алгач, таралыштык.
Без шул вакыттан башлап бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек.
4
Гадәттә, елгага карыйбыз һәм, беренче чиратта, ике яр арасыннан туктамыйча
аккан суны күрәбез. Ул безгә кадәр дә аккан һәм киләчәктә дә үз җаена агачак.
Шул агым янында тукталырга була. Бәлки, бик азгадыр, бәлки, озакка. Шул елгага
машинаның тишек тәгәрмәчен атып китәргә дә, табигый матурлыгына сокланырга
да мөмкин. Тыныч кына утырып, шунда балык тотып кара! Бәлки, йөгереп килеп
чумаргадыр?! Суда йөзеп йөргән чүпләрне җыйсаң да була икән. Һәм тагын әллә
нәрсәләр эшли аласың. Әйтик, бер кеше килә дә: «Нигә суга чүп ташлыйлар
инде!» – дип, башкаларны аты-юлы белән сүгәргә тотына. Суга карап сүгенсәң дә
гаҗәп түгел. Әле борчуларыңны агымсуларга салып агыз, дип тә әйтәләр бугай...
Тагын...
Беренче карашка, елга ул – менә шулай ике яр арасыннан ерак-еракларга
агучы агымсу. Безнең тормыш барышына буйсынганыбыз менә шушы агымга
ятып йөзү белән бер инде.
Икенче карашка – башкачарак, әйтик, елгага карыйбыз, әмма су акканына да,
елга озынлыгына да игътибар итмибез. Шушы елганың бары бер адым арасын
гына күрә алсаң, анда тормыш кайный! Әнә бик эшлекле кыяфәттә бер бака тыныч
кына утыра, калганнары әрле-бирле сикерә, балыклар йөзә, куыша, су чебеннәре
мыжгый. Ярда әкәм-төкәм кабырчыклары кыймылдый. Беркая агып китәргә
НИ ҺОУ! Я КИ Н ИХӘЛ?
86
җыенмаган, шунда үсеп, шунда чери торган үсемлекләр акрын гына су агымына
ияреп тибрәлә. Алар өчен, бәлки, су агымы ул – су да түгел, ә искән җил генәдер!
Елга буена туктаган бәндә менә шулай, төрлечә карап башын катырырга
да, катырмаска да мөмкин, үз ихтыярында, чөнки аңа андый җаваплылык
турыдан-туры йөкләнмәгән бит. Елгага ялгыш төшкән кәгазь төсле агып китсә
дә, атылган таш кебек су төбендә утырып калса да, бер сүз әйтә алмыйсың.
5
Җөйгә укмашкан дүрт күзәнәкнең берсе әмир иде. Моны студент
елларыннан бирле диплом карамалары арасында сакланган журнал да раслады.
Хастаханәдән кайткач та, балкондагы иске-москы кәгазь арасыннан шуны
актарып табып чыгардым.
...Саргаеп беткән журнал битендә көянтәләренә каз аскан, каз йоны
йолкыган апайларның фотолары тезелгән. Тагын бер фотода ак шәлъяулык
бәйләгән әби каралты-курасында казлары каршына баскан да кулларын догага
күтәргән. «Борын-борын заманда... Без үскән чакта каз асрыйлар иде, һәркемдә
икешәр-өчәр оя була торган иде. Беренче кар төшкән, каз өмәләре башланган
көн иде», – дип башланып китә фото астындагы язма.
Кулымдагы журналның беренче битен кат-кат әйләндереп карыйм, февраль саны
диелгән. Ә монда беренче кар турында, каз өмәсе хакында язганнар. Февральдә үк
ноябрь хакында уйлан дияселәре килгәнме?! Бәлки, ишегалды фотоларына журнал
түрендә урын февраль санында гына табылгандыр, кем белгән?!
1991 елның февралендә утырганны болайрак язарга кирәк булгандыр ла...
«Борын-борын заманда... Без үскән чакларда өстәл астында талчыбыктан
үрелгән кәрҗиннәрдә казлар ысылдап утыра иде. Тәрәзәгә күз ташласаң – бар
җирдә аклык. Авыл урамнары карга күмелгән һәм гомергә дә кыш бетмәс кебек
тоела. Кышта әллә нинди үчең бар төсле: «Кайчан бетә инде бу кыш?» – дип
уйлап куясың. Ялгыш аягың өстәл астындагы кәрҗингә тиеп китә. Каз аягыңны
эләктереп ала. Шунда ук бик тиз аңлыйсың. Казлар инде йомыркага утырган,
димәк, язга күп вакыт калмаган. Шунда ук ана казны тышка, ата каз янына
чыгарып, су эчертеп керергә кирәклеге искә төшә. Лапас тирәсендә, салам-печән
коелганга, кар тизрәк эри торган урында казларга савыт белән су, ашарга куясың
да, күзне чагылдыра торган язгы кояш астында ана казның бик тә әлләкемләнгән
кыяфәтеннән, ата казның биеп-биеп алуыннан көлеп карап торасың...«
Бүгенге кешегә «Борын-борын заманда казлар казак какканда», дип
башланып китә торган әкияттәге кебегрәк күзаллана инде бу.
Ә хәзер ни язар идем соң?
«Көне-төне кәрҗиндә йомыркаларын җылытып утырган ана казлар
ишегалдындагы табактан су эчкәндә, ата казлар биеп-биеп алган заманнар
үтте инде... Хәзер авыл казлары да ояга утырып бәбкә чыгармый. Авыл халкы
апрель-майны һәм шул чакта үскән бәбкәләрне сатып йөрүчеләрне көтә...»
Журналның алдагы битләренә күз ташлыйм. Чынын әйткәндә, казлар,
кәрҗингә утырып, бәбкәләр чыгарган заманнарда чыккан журналдан баш
әмирне эзлим.
Менә ул! Саргаеп беткән журналдагы казлар янында кулын догага күтәреп
басып торган ак шәлъяулыклы әби фотосурәте белән янәшә биттә аның
җаваплары да урнаштырылган!
Казлар кәрҗингә утырган заманнарда ил бәйсез иде. Шул дәрәҗәдә бәйсез
иде, хәтта шул бәйсезлекне яклый торган махсус кешеләргә кадәр бар иде.
А Й З И Р Ә К Г Ә Р Ә Е В А
87
Аларны «әмирләр» дип йөрттеләр. Алар арасыннан берсе, әлбәттә, баш әмир
итеп билгеләнде.
Хәзер менә шушы баш әмир белән корылган әңгәмәне укып утырам. Катлаулы
озын-озын сорауларны да, аларга бирелгән тагын да авыррак һәм озынрак
җавапларны да күзләрем бертөсле укый, аңым еллар аша көлгән булып та, бераз
мыскылларга тырышып та шәрехли бара. Шул шәрехләү генә хәтергә сеңә тора.
– Бәйсезлек яклап маташасызмы?
– Бәйсезлеккә ирешү өчен, иң беренче чиратта, илдәге милекне файдалану
мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Әйтик, шул милекнең 80 проценты – без кергән
берлеккә, 18 проценты – берлек кергән берлек карамагында булгач, безгә
күпмесе кала булып чыга? Икесе. Менә шушы ике процентлы без.
– Алга таба нишләргә?
– Юлы бар аның. Партия дә, милек тә бирә торган документ язылды.
Әйтәсе генә калды: «Без менә шушында язылганнар буенча яшибез һәм
яшәячәкбез!«Анда партиябез дә, милкебез дә бар, дип язылган.
– Гафу итегез, бер шәхси сорау бирәм. Сез кем?
– Хатыным да, үзем дә галим-голәмә, безне җәмәгать эшлеклеләре дип
әйтүчеләр дә бар. Шигырьләр дә языштырам. Шагыйрь дә әле мин бераз.
Әмирләр турында язам! Гаиләм – минем терәгем. Балаларым үсеп килә менә.
Киләчәктә алар да әмирләр булыр дип торам.
Казлар кәрҗиндә бәбкә чыгарган, ата казлар тыпыр-тыпыр биегән чак иде...
Саргаеп кына беткән булса да, сәер хисләр, тойгылар уятты кулымдагы
журнал. Февральдә ноябрьдәге каз өмәсе турында 240 мең дә 851 кешегә
укыта алганнар. Тиражы – дөнья күләмендә. Шулар ук баш әмир турында
да белгәннәр. Егерме өч елдан соң исә мине 240 мең дә 852нче укучыга
әйләндерделәр. Ә мин, мыскыл итеп, расшифровка ясап утырган булам тагы.
6
Бер атнадан соң кабат хастаханәгә юл тоттым. Үзләре, шалтыратып,
килүемне үтенделәр. Менә шул чакта янә әмирне очраттым. Хастаханәгә илтә
торган юлның икенче ягыннан бөрешкән, кипкән күзәнәк хәлендә калган баш
әмир өстерәлеп бара иде.
Егерме өч ел элек чыккан журналның иң кирәкле герое димәссең. Кыяфәте
бетсә бетсен инде, картлык галәмәтен чигендерә торган көч әмирләрдә дә юк
анысы. Әмма еллар үткәч тә мәртәбәсен югалтмаган бер галим, шагыйрь булып
күренсә, мин дә аңа барып эндәшергә уңайсызланып тормас идем. Ә болай,
урам кешесенә барып сәлам бирү, әллә ничек бит... Җирәндерә дисәм, үзем алай
пычрактан курка торган кеше дә түгел. Кыскасы, дип әйткәндә, әмир төшкән
мескенлек чиркандыра, менә шул. Әмирне чолгап алган мескенлек куркыта,
артка таба чигенергә мәҗбүр итә. Әйе, бу сүзләр бик тәкәббер яңгырый,
«әллә кемдәй кылану» булып күренә. Ләкин дөресе шул бит, нишлим?! Менә
институтта укыганда, лекцияләрнең шактые аның хакындагы әңгәмәләрне,
мәкаләләрне тикшереп, өйрәнеп үткән иде. Әмир язганнарны укый-укый,
горурлыктан борыннар түшәмгә тия яза иде: «Без менә нинди булган! Без
хәзер менә нинди! Без хәзер менә нинди булачакбыз!«
Әмир бер кибет диварына барып терәлде, тагын кузгалып китте, тагын терәлде.
Иң авыры – көче ташып торган ир-атны хәлсез бабай хәлендә күрүдер. Аннан да
бигрәк яманы – мескенлеккә төшүдән кача алмаган ялгыз әмирлекне күрү.
Күңелдә кызгану хисе уянгач, юл аркылы чыгып: «Мин сезне таныдым.
НИ ҺОУ! Я КИ Н ИХӘЛ?
88
Хәлләрегез ничек? Балаларыгыз кайда?» – дип сорыйсым килде. Студент
чаклар истәлеге булып, саргаеп беткән журнал сакланган, диясем килде.
Светофорның яшел уты янды, юлның әмирле ягына чык инде! Кызган
мескенне! Һич югы, хәлен бел!
Әмма барыбер, хәтта кызгану хисе дә аякны атлата алмады. Бу юлы
тәкәбберләнү дә мишәйтләмәде, без болай да бер җөйдә бит, дигән уй туктатты.
Светофорның инде әллә ничәнче мәртәбә яшел уты янды, баш әмир
ераклашканнан-ераклаша барды.
Менә шулай озын-озын елганың шаулап-гөрләп агып киткәндәй тоелган
бер адым арасына бактым. Шул арага 240 мең дә 851 укучы белән бергә баш
әмир дә, ихатасында дога укып торган ак шәлле әби дә, каз йолкып утырган
апалар да, алар янында гармун тартып торган абзый да сыйган...
Янә яшел ут янды.
Юлның теге ягында югалган әмир тагын да ерагаеп бара иде. Шунда әллә
ни кузгатты, артыннан чаптым.
– Исәнмесез!
Йончып беткән урам картын татарча эндәшү туктатты. Ул миңа тонык
күзләре белән бик шикләнеп текәлде, тәнем чымырдап китте. Үзем дә
аңламастан, аклангандай әйттем:
– Сез безне укыткан идегез... Башта ук танымадым, өйгә кайткач исемә төште.
Ул бер сүз эндәшмәде. Шулай да, ничектер, ирен чите белән генә елмаеп куйды.
Тонык күзләренә дә нур кереп киткәндәй тоелды. Башын да чөебрәк җибәрде, күз
алдында карт бераз тураебрак китте төсле. «Менә мин кем!» дигән горурлыгы
уяндымы, әллә үткәндәге мактанырлык эшләре искә төштеме, белмим, миңа
болары барыбер иде. Аңардагы башка үзгәрешне көтү ныграк куркытты.
Ул арада вак-вак җыерчыклар эченә яшеренеп үк беткән зәңгәр тонык күзләре
дымланып китте. Томан сарган үзәнлектән тыныч кына ерак-еракларга аккан елга
шәйләнде төсле. Шулчак аның бөтен тәне дерелдәп куйды. Күзләре як-якка йөгерешә
башлады, кызып-кызып нидер аңлатырга теләде, кулларын болгарга кереште. Әмма
авызыннан сүзләр урынына аңлашылмый торган авазлар гына бүленеп чыкты.
– К-к-к... Аң... Б-б-б... Әй-т-т...
Күпме генә омтылса да, көрмәкләнгән теле сүзләр ясый алмады. Карт әмир
кабат бөкшәеп калды. Шулай бөкшәйгән килеш китеп тә барды.
Мин аңардан тетрәнеп читләштем, чөнки бу хәлгә озак карап торырга
ихтыяр көчем дә, теләгем дә җитмәде.
Җөйгә укмашкан дүрт күзәнәкнең берсе – кабат табылган әмирнең телсез
калган чагын күрү җанны өтеп алды.
Әйтерсең лә аның теле кайчандыр 240 мең дә 851 кеше укыган саргаеп
беткән журналга качты.
Икенче тарафтан хәтер пышылдады: «Күр, табиб кисәткәннәр чынга аша
башлады». Миңа ни булыр?!
7
Хастаханә ишегалдында тагын бер күзәнәкне – «судка бирәм», дип
янап куркыткан хатынны очраттым. Күрмәмешкә салыштымы шунда, әллә
танымады, үтте-китте.
Аны да артыннан барып куып тоттым.
– Гафу итегез, ни кылырга уйладыгыз...
Хатын миңа аптырап карады.
А Й З И Р Ә К Г Ә Р Ә Е В А
89
– Нәрсә дисез? Сез кем?
– Танымыйсызмы?
– Юк.
Әле әмирнең телен югалтуын күрүдән туган кичерешләр генә җитмәгән
иде, хәзер менә тагын бер «сюрприз».
– Ничек инде, без бит бер җөйдә! – дидем үртәлеп.
– Нәрсә? Гафу итегез, ашыгам...
Башка бер сүз дә әйтә алмадым, хатын китеп барды. Танымады. Бу юлы
йөрәккә хәнҗәр кереп чыккандай тоелды. Хәтерен югалткан, димәк, баласы
барлыгын да оныткан! Ә бит «кызым», дия-дия, ду куптарган иде.
Хастаханәгә кереп, узган атнада булган кабинет каршына бардым. Шунда
табиб кисәткәннәр чынга ашуны аңлап, билгесезлектән, чарасызлыктан һәм
куркудан нишләргә белми, шактый аңгыраеп утырдым. Бу кабинет безнең өчен
махсус эшлидер кебек тоелды, югыйсә, әнә башка кабинетларга чират тезелгән.
Биредә беркем юк. Ләкин шуңа карамастан, ишеген ачарга җөрьәт итә алмадым.
Күргәннәренең хәле билгеле, башкалар ни хәлдә икән? Башкалар дигән
булып, үзең дә, теге иманлы «костюм» гына калды.
Суд белән хакыйкать эзләргә йөргән кеше беренче булып бирешкән. Хәтерен
югалткач, аңа нәрсәгә инде хакыйкать?! Хакыйкать табыла да югала, югала
да табыла, менә баласы кызганыч. Ул сабый анасына да кирәкмәсә, тагын
кемгәдер кирәк булуы бик тә икеле.
Шунда авыр уйлардан арынырга һәм кабинет ишеген ачудан качарга бер
көтелмәгән сәбәп килеп чыкты – якында гына торган урындыктагы китапка
күз төште, шуңа үрелдем.
Бер як тышы алсу, икенче ягы яшел төсле китапка «Бәхет китабы» дип язылган
иде. Беренче битендәге җөмлә үк бәхет кошы тоткандай елмаерга мәҗбүр итте:
«Бу китапны алдыннан да, артыннан да укырга була. Теләгәндә автобуста укы,
теләсәң – диванда. Буш калган битләренә үзең теләгәнне яза аласың. Бу үзе үк
бәхет түгелмени?» Чыннан да, чарасыз калган кешегә синең сайлау хокукың һәм
хәтта, әлбәттә, иренмәсәң, язу хокукың бар, диеп өмет бирсеннәр әле!
Авыр уйларны оныттырып, алдымда яңа төр сайлау мөмкинлеге ачылды.
Китапны ачуга күрдем: гадәти басма язулы битләре кулдан язылган язулар
белән аралашкан иде. Китап язган кешене укыргамы, әллә аны укучынымы?!
Менә шул сорауга җавап эзләп, табибка керү кирәклеген онытканга
сабышып, хастаханәдән чыгу юлына таба атладым.
8
«Бәхет китабы«ндагы басма язу: «Теләгәндә хәзерге көн белән киләчәк
арасында да, чарасызлык белән чарасызлык чигендә дә бәхет табыла».
«Бәхет китабы«на кулдан язылган язу:
«Без икебез ике яссылыкта гомер үтәбез.
Мин туфракта чагында, син – күктә.
Мин суда чагында, син – чүлдә.
Мин чәчәкле болында чагында, син – карурманда.
Менә шушы яссылыклар чигендә бер бәхет йөри.
Таң атар алдыннан «саташкан» әтәчләр кычкырып-кычкырып алган мәлдә,
туфрактагы дым күкләргә күтәрелгәндәге кебек ул.
Озын-озак вакыт көткәннән соң килеп яуган яңгыр коп-коры чүл
ерганакларын юган кебек ул.
НИ ҺОУ! Я КИ Н ИХӘЛ?
90
Җәйге җиләс җил урман чәчәге орлыгын болынга алып барып чәчкән кебек ул.
Шушылай бер-берсен кабатламаган, үзләштермәгән, бер-берсенә
яраклашмаган ике яссылык очраша. Бәхет мизгеле менә шунда яши. Безнең
бәхет. Табигый бәхет. Мәхәббәтле бәхет».
«Бәхет китабы»ндагы яңа язу: «...Без бер яссылыкта, келәм түшәлгән идәндә
утырабыз. Бер яссылыкта кем генә утырмас. Менә, әйтик, ул да, мин дә каршы
түгел. Шуңадыр да без бер яссылыкта.
Ничектер, күңелнең башка кешегә сыенуга ихтыяҗы шулкадәр зур иде,
бермәлгә янымдагы кешене яратканым дип уйладым. Хәтта ышандым. Шул
вакытлыча гына барлыкка килгән ышану хисенә бирелеп китеп, аның да мине
якын итүен теләдем һәм күңелне бушаттым.
– Беләсеңме, мин бит кош, – дидем.
Ул торып утырды да пультка үрелде.
– Чынлап, мин бит кош. Шуңа күрә аларны кешеләргә караганда да ныграк
кызганам һәм аңлыйм.
Ул берни эндәшми генә телевизорны кабызды. Алай да туктамадым.
– Синең берәр кайчан кошларны күзәткәнең бармы?
Ул җавап биреп тормады. Пульт белән бергә, берни эндәшми генә, кабат
яныма килеп утырды. Ә миңа шул гына кирәк иде дә. Аның куенына сыенган
килеш, сөйләвемне дәвам иттем:
– Күз алдыңа китер әле. Кош канатларын җилпи-җилпи, хәтта каршы искән
җилләргә дә исе китми, күкләргә күтәрелә. Бертуктамый оча-оча... Биеккә...
Еракларга оча... Ул бар нәрсәдән ирекле, кая тели – шунда оча. Башка илләргә,
җирләргә... Карурманнар, океаннар өстеннән оча.
Минем аркылы гына каналларны барлый торгач, берсенә тукталды. Шунда
йөзенә бик җитди кыяфәт чыгарып, әмма шул ук вакытта шаярткандай әйтеп куйды:
– Минем синең очканны күргән юк. Димәк, син – тавык.
Әле генә күкләрне иңләгән асыл, тылсымлы, кабатланмас бер кош идем... Әле
генә, бер мизгелгә генә булса да, яраткан кешесен табуына ышанудан канатлары
үскән бер җан, бер канатлы рух идем... Һәм менә тавык булып җиргә төшеп утырдым.
– Үпкәләмә инде, башка үзе канатлы, үзе очмый торган кошны белмим...
Син кош булганда гына тавыктыр...
Сикереп торганымны сизми дә калдым.
– Нәрсә инде, шаяртканны да аңламыйсың?! Үзе башлады да.
Ха, бары оча алмый торган бер тавык. Шул мизгелдә, таш атып кудылар
диярсең, канатларын тиз-тиз кага-кага, кошлар рухы чыгып очты.
Зәңгәр күкләр генә бирә торган иреккә тартылу, уйларда гына булса да
ерак офыкларга барып кагылу теләге дә бетте. Күктә очмагач, канатларның да,
җирнең дә кирәге шулкадәр генә кала икән, кадере китә. Җир гомер беткәнне
көтеп басып-атлап йөрер өчен генә файдалы урынга әйләнә дә кала.
Тавык куначадан биеккәрәк оча алмый. Караңгы кетәклектә ябылып ятса,
аның күзләре дә күрми башлый, диләр.
Мин әле күрәм бугай. Бәхет шул, күрәсең. «Бәхет китабы»на язарлык бер
бәхет, димме, бар бәхет, димме, шул».
9
Без бит бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек.
Бөтенләй күрми башлаганчы дип, иманлы «костюмны» юллап киттем. Хастаханә
регистрациясендә утырган кызлар табарга булышты. Карточкасына карап, кайда
А Й З И Р Ә К Г Ә Р Ә Е В А
91
эшләгәнен әйттеләр. Шәхси эшкуар ярдәмчесе булып чыкты. Әмма офистагылар
аның өч-дүрт ай элек эштән чыгуын җиткерделәр. Шунда берсе, рәхмәт яугыры:
«Авылга кайтып китмәде микән, берәрсе ашка чакыргандыр», – дип сүзгә кысылды.
Авыл кибеттән башлана. Бигрәк тә анда мәчет ае күрмәсәң. Кибеттә сатучы
һәм тагын ике карчык үз сүзләренә шулкадәр бирелгәннәр, кемдер кергәнгә
игътибар итәргә уйламыйлар да. Шундагы юк-бар әйберләрне караштырган
булып, сүзләренә колак салдым.
– Нижнекамнан кызларын үле килеш табып кайтаргач, бөтенләй бетештеләр шул.
– Хөррәттәй алдан китмәсә дә, болай ук гыйбрәткә калмас ие.
– Чынлап кортлаганмыни?
– Соң, шуны сөйләп торабыз лабаса, озата барган картлар мәет артыннан
кортларын чүпләп барганнар дие.
– Кит инде! Әллә нәрсәләр сөйләп торма! Уф...
– Бер атна ятсаң, кортламассың, кортламай ни!
– Кит!
– Соң күршеләре дә кермәгәнме?
– Кемгә кем кирәк хәзер! Балаларның исәнлеген бирсен инде.
– Ярый әле, имам кайтып җитте, үзе юган, үзе ясин чыккан, кортларын да
ташлатмаган, үзе тутырып куйган ди мәет янына.
– Әстәгем, нигә?!
– Алар мәетне ашаган, бергә күмелергә тиеш дип әйткән ди...
– Ярар, авылдан мәет чыккан көнне гайбәт сатып тормыйк инде. Сәгыйть
абзыйның кешегә әллә ни зыяны тигәне булмады. Авыр туфрагы җиңел булсын.
Хөррәттәй күптән көтә иде инде аны... Монда кеше кулларына калып, урын
өстендә ятканчы, тизрәк китүең.
– Шулай, шулай...
Кибеттән әбиләрдән алдарак чыктым да шунда ишек төбендә көтеп торырга
булдым.
Күп тә узмады, карчыклар сөйләнә-сөйләнә кибеттән чыгып җиттеләр.
Аларны сүзләреннән бүлеп, мәчетне сорадым. Урам башындагы бер өйгә таба
төртеп күрсәттеләр. Шул тарафтан манара эзләдем.
– Манарасы күренмиме соң моннан...
– Безнең авыл мәчете манарасыз, балам. Аптырама, бар, бар. Шул безнең мәчет.
Имам шәһәрдән кайтып йөри. Үзенең әти-әнисе йортын мәчет итте. Әле зираттан
кайтып җитмәгәннәрдер. Җомга намазы вакытына чамалап барсаң, шунда булыр.
Җомгага ярты сәгать чамасы бардыр әле барын, – диде карчыкларның берсе.
Карчыклар кибет каршындагы тыкрыкта юк булдылар. Кибеттән су
алып чыктым да, мәчет урамындагы бер өйнең капка төбенә утырып вакыт
уздырдым. Ул арада акрын гына кыймылдаган берничә бабайның мәчеткә
кереп киткәне күренде. Бераздан тыкрыктан тагын берничә бабай күренде.
Шуннан соң гына мәчеткә таба атладым.
Мәчетнең элекке авыл өеннән бернинди аермасы да юк иде. Тәрәзәләренә
кыска ак пәрдәләр эленгән, буялмаган яңа агач идәнендә җылы келәмнәр...
Түрдә мөнбәр булуы гына мәчеткә кергәнне искәртте.
Мулла мөнбәрнең беренче бусагасына утырган да китапка оеган. Беркемнең
сәламенә җавап бирми. Бабайлар исә сәлам ишетмәүләрен үзләренең колаклары
каты булганга сылтапмы, бер дә аптырашмый гына тезелеп утырдылар да
тынып калдылар.
Ачык калган тәрәзәдән җиләс җил исә, пәрдәләр белән уйный. Хатын-кызларга
НИ ҺОУ! Я КИ Н ИХӘЛ?
92
дигән урындыр дип чамалап, мич янындагы чаршау белән капланган аралыкка
кереп утырдым. Тартылып бетмәгән чаршау артыннан мөнбәр тирәсе уч төбендәге
кебек күренә иде. Алда хәзрәт китабына чумып нидер укый. Бабайлар аңа карап
тын калып көтәләр. Әллә хәзрәт кычкырып укый, ә бабайлар бирелеп тыңлыймы?
Мин генә, бәлки, берни дә ишетмимдер? Бу кадәр тынлык басмас иде! Инде
бит биш-ун минут узды! Хәтер кабат табиб әйткәннәрне кычкырды: «Кемдер
ишетми башларга да мөмкин...» Бермәл үземнең ишетми башлавыма ышанып,
бөтен җанымны курку били башлады... Мәчеткә атылып кергән яшүсмер малай
коткарды. Ул кычкырып сәлам бирде дә алга ук барып чүгәләде, һәм аның мулла
колагына пышылдаган сүзләре тып-тын калган мәчет эченә яңгырап таралды.
– Әти, ачуланма, яме! Азан тавышын ишетми калганмын.
Бабайлар бер-берсенә карап, урыннарында кыймылдашып куйдылар.
Арадан бераз яшьрәгенең тавышы чыкты:
– Ишетмәгәнгә ике азан әйтмиләр.
Аннары картрак абзый кырыс кына әйтеп куйды:
– Азан бит әле булмады, улым. Без ашыгыбрак килгәнбез бугай. Әтиең дә
әйтергә ашыкмый.
Малай бер әтисенә, бер бабайларга күз төшергәч, нидер аңлап алды кебек.
Башка сүз әйтеп тормыйча, кыйблага карап азан әйтергә басты.
...Бабайлардан бераз соңгарак калдым. Әле аларга да, азан әйтеп, аннары
намазын укыгач та чыгып йөгергән малайга да бер хакыйкать барып җитмәгән
иде. Мулла бит азанны ишетмәде. Ул бабайларны да ишетмәде.
Ул бары гыйбадәтне хәтереннән генә башкарды. Намаз укыды, дога кылды,
кул биреп саубуллашты. Башкаларга ишетми башлавын сиздермәде. Әле ул
үзе дә бу хакта белмидер...
Барыбер бу хәлгә ышанасы килмәде. Чаршау артыннан чыктым. Су алганнан
соң кесәмдә калган унлыкны капшап карадым да үзенә эндәштем:
– Хәзрәт, дога укытасым килә... Дүртебезгә дә... Хәзрәт, вакытыгыз булса...
Ул ишетмәде, тыныч кына бабайлар артыннан иярде.
– Хәзрәт, озакка түгел...
Борыл инде хет!
– Без бит бер җөйдә...
Колагы белән карап, авызы белән тыңлаган кеше ничек борылсын!
Унлыгымны учымда бөгәрләгән килеш чүгәләдем, чөнки аягым калтыраудан
инде басып торырлык хәлем калмаган иде. Әйтерсең, ул борылып карасын
өчен үземнең бөтен җан көчемне бирдем. Әллә ниятем артык авыр булды да
бар көчемне алдымы – хәлсезләнеп утырдым.
Бары тик әмирләр телсез калмасын, аналар балаларын беркайчан
онытмасын дип сорап дога кылдырмакчы идем. Аннары 240 мең дә 851 укучыга
багышлатмакчы идем догаларны...
Хәлем китеп утырган мәлдә авыл әбиләренең зурлап сөйләгәннәре дә исемдә
кебек иде, иманлы «костюм«ның ишетми башлавында үзе гаепле түгеллекне дә
беләм югыйсә, әмма, барыбер, мәчеттә дога кылдыра алмаудан күңелем өшеде.
Ун тәңкә сәдакамны калдырырга кулым тартмый чыгып киттем.
10
Без бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек. Кер юу машинасы «ватылган»
карт, иманлы «костюм», һава торышы «проблемасын» кайгыртучы ханым һәм
240 мең дә 852 нче укучы.
А Й З И Р Ә К Г Ә Р Ә Е В А
93
Без бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек. Телен югалткан әмир, баласын
оныткан ана, мәчет картларын ишетми башлаган имам...
Һәм җөйгә укмашкан дүрт күзәнәкнең тагын берсе – очмый торган кош,
бәлки әле, ул – канатлары сынган рухтыр.
Без дөнья тәнендәге бер җөй идек. Дүрт күзәнәктән укмашкан бер җөй...
11
Ниһаять, берничә көннән, авылда йөреп кайтканнан соң, кабинет ишеген
ачарга җөрьәт иттем. Иң тәүдә ишек төбендәге урындыкка «Бәхет китабы«н
куеп калдырдым. Әйдә, башкалар да беразга гына булса да бәхет, өмет, мәхәббәт
барлыгына ышансыннар.
Кабинетта исә бөтенләй башка, тегесеннән бик нык аерылып торган табиб
утыра иде. Күп дигәндә, үзенә кырыклар бардыр, күзлеге генә бераз өлкәнәйтеп
күрсәтә. Яшь өсти.
– Исәнмесез. Чакырган идегезме?
– Исәнмесез. Кем буласыз?
– Миңа... Безгә яңа вакцина кадаганнар ие. Шуннан соң беренче мәртәбә
килүем. Монда башка табиб утыра ие, исемен оныттым, дип аңлатырга
ашыктым.
– Ул табиб эшләми хәзер. Ә нинди соравыгыз бар?
– Юк. Соравым юк алай... Мине бит шалтыратып чакырдылар, шушы
бүлмәгә керергә куштылар.
– Ә-ә-ә...
– Без дүртәү...
– Әйе, әйе, беләм.
Табиб башта серле генә елмаеп алды. Күзлеген салып өстәл читенә куйды
да, аннары елмаюын яшерергә тырышкандай, кире алып киде. Аңа нигәдер
бик кызык иде. Җитдилек сакларга тырышып сөйләп китте:
– Беләсезме, бу урында эшләгән табиб бераз ялгышкан, шуңа аны эшеннән
алдылар. Ул сезгә гадәти вакцина кадаган, әмма башка бер тикшерелмәгән укол
белән бутадым, дип ялгышкан. Бу хакта шул көнне үк аңлаган, шуңа, икенче
көнне бит, тиз арада дүртегезне дә җыйдылар. Сез генә килмәдегез.
– Ничек алай?! Килдем мин! Балалы хатын танымыйча узып китте. Аңа
табиб, хәтерең югалачак, дигән иде...
– Гомергә бер тапкыр күргән кешене икенче юлы танымау гаҗәп түгел.
«Бәхет китабы»нда дөрес язылган икән, чарасызлык белән чарасызлык
чигендә дә бәхет табыла. Баласын онытмаган булып чыга бит, үзем дә сизмәстән
сөенеп куйдым. Әмма әле табибка һаман ышанасы килмәде.
– Ә әмир... Бабай белән үзем сөйләштем бит. Ул, табиб әйткәнчә, сөйләшә
алмый башлады. Теле көрмәкләнде...
– Сез теге инсульттан егылган картны әйтәсезме? Яшисен яшәгән...
Тормышны күрмәгән түгел, күргән. Беребез дә мәңгегә килмәгән.
Шул мизгелдә кабат елга агымына баккандай булдым. Бер адым арасына.
Төбендә агып китмәскә утырып калган, еллар дәвамында су агымы шомарткан
ташларны шәйләдем. Әмир ташы – елга төбендә, ә теле журналда калган икән,
бәгырькәемнең... Дога да укыта алмадым.
Иманлы «костюм» искә төште, ул бит ишетми башлаган иде. Аны да үзем
күрдем. Табибка тизрәк аның турында әйтергә ашыктым:
– Без бит дүртәү идек. Тагын урта яшьләрдәге ир бар, ул ишетми башлады.
НИ ҺОУ! Я КИ Н ИХӘЛ?
94
Табиб, «тәмам туйдырдың» дигән кыяфәт чыгарып:
– Бәй, ул укол кадаганчы ук ишетми, бездә күптәннән учётта тора. Дүрт
ел инде аппарат кигәненә, авариядә зыян килгән. Син күргәндә аппаратын йә
оныткан булгандыр, йә салган булгандыр. Әле күптән түгел Германиядән яңа төр
аппарат кайтартты. Ул сиңа, миңа караганда да яхшырак ишетә, – дип куйды.
Уф... Чын мәгәр, тавык икәнсең! Караңгы кетәклектә озын-озак утыргач,
дөнья яктысын күрми башлаган тавык баш! Барысын күрәм дип йөргән була
әле! Ун сум сәдакасын кызганган башы белән!
...Без бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек. Ярый, без әле бер көнне
генә бер ноктада очраштык, дип әйтим. Ярый, бүген генә юллар чатында
табыштык, дим. Ярый, бу атнада очраклы хәл аркасында бәйләндек, диик.
Әмма, чынлыкта, без – бер көнне дә, бүген дә, бу атнада да түгел, әллә кайчан
бер җөйгә укмашкан күзәнәкләр. Тере һәм үле күзәнәкләр. Бәхетле һәм бәхетсез
күзәнәкләр. Иманлы һәм милли күзәнәкләр. Язучы һәм укучы күзәнәкләр.
Ташка әйләнгән һәм канатсыз күзәнәкләр.
Дөнья тәнендә җөйләр күз алдына да китермәгән исәптә, берләре бетә, эзсез
югала, икенчеләре зурая бара. Иң гаҗәбе һәм тетрәндергәне – үзләре бер җөй
хасил итәрдәй күзәнәкләрнең таш булып утырганнары...
Уйларымнан табибның көр тавышы бүлде:
– Кайгырмагыз, бар да тәртиптә. Ну, әгәр дә инде моральный ущерб
түләтергә уйласагыз, ансы – сезнең хокук. Түләтегез, рәхәтләндереп.
Ничектер, бу яшь табиб үзен егетләрчә тотмады кебек. Әле хезмәттәшеннән
көлде, әле бездән, димме. Шушы уй күңелгә яшен утыдай атылып керде дә
янгынга күмде. Ачу утын кабызды.
– Моральный ущербмы?! Баш әмир үлгән! Менә шушы рухи зыянны күтәрә
аласызмы? – дип кычкырдым. Табиб телсез генә түгел, аңламыйча, шүрләп үк калды.
Шулай да үзен тиз кулга алды. Сөйләшү беткәнне аңлатып, урыныннан торып басты.
– Үзегезгә карагыз.
Аның тынычлыгы тагын да күңелгә тиде. Әмма диварга кычкырудан ни
мәгънә?! Аты-юлы белән сүгенеп чыгып киттем.
Ишек төбендәге урындыкка күзем төште, буш иде. «Бәхет китабы»н шул
арада тагын кемдер эләктереп киткән, күрәсең.
12
Бармаклар клавиатура буйлап йөгерә, Төркиядә Казанны сагынып ятучы
дустым белән язышам.
– Син дигәнчә булмады инде. Кытайларга түгел, кошларга яздым. Күкләрне,
дөньяларны иңләгән һәм җир кадерен белгән кошларга.
– Ок! Аерма юк!
– Шунысы бар: җөйгә укмашкан дүртенче күзәнәкнең берсе – кемдер,
төгәл генә үзем дә белмим. Бәлки, ул – канатлары сынган коштыр... Бәлки,
бәхет эзләгән җандыр. Бәлки, елга агымының бер адым арасына бага алган
бәндәдер... Бәлки, 240 мең дә 853 нче укучыдыр...