Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЙНАРЛЫК БӨРКЕЛСЕН РУХЫҢНАН

Татар рухы һәм каләм
Болгавыр заманда
Котыра бураннар,
Җил дулый калада.
Кайгыдан туепмы,
Салкыннан куркыпмы,
Ай улый далада...
Салкыннан курыксаң,
Тумавың хәерле,
Ә тусаң –
Кайнарлык бөркелсен рухыңнан.
Рух, диләр.
Кайда ул?
Татарның нык рухы ул кайда?
Җәлилдәдер, бәлкем,
Исхакый саклыйдыр,
Асрыйдыр аны Тукай да.
Татарның нык рухы сизелә каләмдә:
Кылыч күк яра ул болытны.
Татарның рухы бар,
Бар аның каләме –
Син шуны, татарым, онытма.

1887-1926-1938
Сулап туймас кебек идем
Туган ягым һавасын.
Бер мосафир булып киттем,
Эзләп Казан каласын.

Авылда хәбәр таралган:
«Эһ, каһәр суккан бала,
Әткәй фатихасын алмый
Казанга китеп бара.
Кем көтә, дип беләсең син,
Сине, Гали малае.
Казанда тулып ята бит
Үз ярлы-ябагае».
Бер, сигез, сигез, җиде,
Шул елда туган иде.
Кәрим атлы бу егетне
Зур юллар көтә иде.
Тиенгә кушып тиенен,
Укыйсы килә, дия.
Ишекләрен ачты аңа
Ул чак «Мөхәммәдия».
Болгавыр заман, болгавыр,
Бер әйләнә, бер баса.
Вазгыять илне бугазлый,
Син басмасаң – ул баса.
Мосафирлар арасына
Мосафир булып кереп.
«Үзбәк» дигән ут кабынды,
Җиһанны нурга күмеп.
Бер, тугыз, ике, алты,
Әй, халык, ишетәсеңме:
Шахтадан Булат кайтты,
Зәңгәр шәл алып кайтты.
Кариевтан калган йөзек,
Ялтырый бармагында.
Заһидәсе саклап килде,
Иң авыр чакларында да,
Иң кыен чакларында.
Көзнең караңгы төнендә
«Юкә чәчәк атканда»…
Ул җуймады «Мәрҗәннәр»не
Хәтта кояш батканда.
Бер, тугыз, өч һәм сигез,
Эх, артык тыйнак идең син.
Сәхнәдә пәрдәң төшкәнне
Бик соң гына белдек без.
Бер,
Тугыз,
Өч
Һәм сигез…
Күпме
Ел
Инде
Синсез…


Дәүләт, Халык һәм Ватан
Кит әле,
Буталып йөрмәле.
Әнә, бас читкәрәк,
Чиратың җитәрәк,
Чакырырмын үзем,
Килерсең.
Ватаның түгел бу,
Бу – дәүләт.
Рәхмәткә алданып
Көтмә син Безләрдән
Мәрхәмәт.
Әлегә син нигә?
Яңгыр юк,
Болытлар куермый.
Бүреләр өере тормыйлар чикләрдә.
Син нигә, әйт әле, әлегә?
Син нигә?
Берәр көн боз явып
Туң итсә бу җирне,
Түзалмас ясалма бөекләр.
Туң булган дәүләтне уратыр
Ачлыктан котырган бүреләр.
Шулвакыт ватаның
Кабаттан чакырыр...
Ярдәмен сорар ул халыктан.
Ватылган тагарак янында калганда
Чакырыр,
Ялыныр ул дәүләт.
Ә халык –
Җанында горурлык хисләрен саклаучы,
Ашкыныр кылырга мәрхәмәт.
Әлегә син нигә?
Яңгыр юк,
Болытлар куермый,
Бүреләр өере тормыйлар чикләрдә.
Әлегә син нигә?
Син нигә?
Челләдән сусаган,
Күләгә читендә,
Син торасың, халкым,
Әй, халкым.
Ә дәүләт нигәдер
Күрергә ашкынмый,
Күрергә теләми үз халкын.


***
Бүген төнлә минем Җирем үлде.
Бик авырып үлде Җир шары...
...Бүген төнлә минем Җирем үлде,
Сез, кешеләр, кайда идегез?
К.Сибгатуллин

Белмим, тик сизенәм,
Гомер язы түгел иде аның.
Гомер көзе, бәлкем, кышы,
Ә, бәлкем, язмышы
Алып китте аның җанын.
Һәм ул үлде,
Үлде...
Рәнҗеп үлде,
Каргап үлде безнең күбебезне.
Бүген төнлә минем Җирем үлде.
Бик авырып үлде Җир шары...
Үпкәсендә аның төтен иде,
Чирле иде аның йөрәге.
Заман дигән үткен кара пычак
Теткәләде аның күкрәген.
Бүген төнлә минем Җирем үлде,
Сез, кешеләр, кайда идегез?
Ә ул сездән ярдәм көткән иде,
Ә сез бары аннан көлдегез.
Кеше тәнле сәерләнгән затлар,
Күзсез затлар үтерде аны.
Үз рухына ясин чыгарга дип
Төн кунарга калды ятим җаны...
Бүген төнлә минем җирем үлде,
Бик авырып үлде Җир шары...
Күңелемдә бер кайтаваз кебек,
Ишетелә рәнҗеп елавы.
***
Сугыш бармый кебек,
Сәбәп тә юк кебек сугышырга.
Безнең илдә бар да тыныч, диләр,
Салмак көйләр уйный,
Тезелешкән матур өйләр,
Этләр улый,
Исерек абзый кайтып килә
Дулый-дулый.
Сугыш бармый кебек.
Сугыш инде күптән беткән.
Аны күргән сугышчылар
Әрнеп сөйли,
Тимер эри иде, диеп,
Ә кайчакта тән белән җан
Кар астында үлә иде туңып, диеп.
Әрнеп сөйли алар.
Алар...
Ә аларның бик күпләре
Сөйләми дә калган.
Ә аларны якыннары
Сөялмый да калган.
Бик күпләрен.
Ә кемнәрдер эзсез югалганнар,
Бер хәбәрсез юл алганнар чиксезлеккә.
Ә кемнәрдер җиңү алып кайтып,
Җиңелүче булып мескенлектә...
Әле һаман...
Сугыш бармый кебек,
Сәбәп тә юк кебек сугышырга.
Безнең илдә бар да тыныч, диләр,
Тик нигәдер шушы тынычлыкка
Этләр улый,
Исерек абзый кайтып килә
Дулый-дулый...
Сугыш бармый кебек.


Рокси, Рокси...
В Китае сын миллиардера купил
своей собаке две пары часов Apple,
каждая из которых стоит £800.
The Daily Mail.

Ә Роксиның бүген туган көне,
Ә Роксиның олы бәйрәме.
Тау-тау булып зур бүләкләр килә:
Сәгать, зәркән, чәчәк бәйләме.
Нигә инде бу бүләкләр сиңа,
Син әйт әле, Рокси, әйт әле.
Кунакларың әнә шәраб эчә,
Син эчмисең, син бик яшь әле.
Алар сиңа бәхет-шатлык тели,
Саулык тели алар ихластан.
Син аларга усал караш белән
Утырасың каранып астан.
Рокси, Рокси, ә син беләсеңме
Җирдә күпме кеше барлыгын?
Һәм шул кешеләрнең бик күбесе
Эт тормышы алып баруын.
Рокси, Рокси, без ирекле кебек,
Тик безнең дә бар бит хуҗалар.
Туган көннәр безнең, кызганычка,
Бигрәк артык тыйнак узалар.
Рокси, Рокси, ә син «һау-һау» диеп,
Гел өрәсең әле хуҗаңа.
Ә без менә усал бер караш та
Ташлаган юк югыйсә аңа.