Логотип Казан Утлары
Бәян

Йөзә торган арба (бәян)

1

Галиәкбәр атын тугарды да, йөгән тезгенен үрәчәгә бәйләп, бахбаен арбадагы курпы печәнне ашарга кушты. Печән утлашырга утардагы ике баш сарыгын чыгару өчен кузгалмакчы иде, урам капканың дөбер-шатыр килү тавышын ишетеп, артына борылды. Карады да гаҗәпкә калды: якын–тирәнең танылган карагы, Ары киртә урамында гомер кичерүче Искәндәр абзыйсы, озак утырудан кагаеп череп, тактасы челтәрләнеп беткән урам капкасын, баганасы-ние белән төртеп аударып, ишегалдына керде. Бер мизгел өнсез торганнан соң, Галиәкбәр телгә килде:

– Кече капкадан ипләп кенә кереп булмый идемени, Искәндәр абзыкай? Олы капканы нигә җимерергә иде?

– Яңарта белмәдең, югыйсә. Бу очта урамны ямьсезләп торучы әрхәрәй капка синеке генә. Оят кирәк сиңа, егет башың белән шушы өтәш капкаларны көн саен ачып-ябып йөрергә. Бичә ярәшкәч тә шушы капкадан алып керерсеңме? – дип, Искәндәр, сукрана-сукрана, егет янына якынлашты.

– Яңартырга кирәген бик беләм дә, рәт-чират юк шул әле. Чамадан килсә, әллә кайчан урыс капка утыртып куйган булыр идем, – диде Галиәкбәр, фәкыйрьлегенә зарланасы килеп.

– Көтеп ятсаң, байлыкны кем китереп бирер дип уйлыйсың? Үзеннән-үзе ишелеп керә торган хәзинә түгел ул.

– Андый могҗизага өметләнгән юк-югын. Хәзер байлык җимерек капкадан өркеп бөтенләй якын йөрмәс, фәкыйрьлек кенә өерелеп тулыр инде, – диде егет, гәпне шаяртуга борасы килеп.

Искәндәр белән телләшү-тарткалашуның мәгънәсезлеген аңлый ул. Авылны гына түгел, якын-тирәне дер селкетеп тоткан ата бур һәм куәт иясе белән бәхәскә керүнең файдасызлыгы сабый бала өчен дә яңалык түгел.

– Атаң мәрхүмне җирләгәннән бирле бу ихатага каккан берәр казыгың бармы? Булса, күрсәт шуны миңа, – дип төпченә бирде абзыкасы, погонлы тикшерүчеләрдәй таләпчәнлек белән.

Галиәкбәр ык-мык килде, уңай җавап бирү өчен сүз тапмады. Каян тапсын! Атасы үлгәннән соң каккан ярты казыгы да юк аның. Түбән карап, иңсәләрен генә җыерып куйды егет.

– Как сөяккә калган алашаңнан кала, тагын нинди малың бар?

Белеп тора, юри сорый. Бу сөальне җавапсыз калдырмады хуҗа, булганын әйтте:

– Ике баш сарык...

– Тфү, – дип җиргә төкерде Искәндәр. – Оятыңнан җир ярыгына керерсең. Туган-тумача бит әле, югыйсә. Адәм көлкесе!.. Синең өчен мин оялам... Тирә-юнеңә күз сал: авылда синнән дә фәкыйрь хуҗалык күренәме? Бу хакта уйланыштырасыңмы?

– Белмим, белмим, – дип кабатлавын дәвам итте Галиәкбәр, кулын баш түбәсеннән һаман төшермичә.

– Туганкаем, синең менә мондый җырны ишеткәнең бармы?

– Кайсы ул?

– Әчтерханның чикләвеген, ватып булмый теш белән. Әзрәк-мәзрәк урлашмасаң, баеп булмый эш белән, – дигән җыру.

– Ник булмасын! Үзем дә җырлаштырам.

– Җырлавын җырлыйсың да, тик мәгънәсенә төшенмисең. Чын хакыйкатьне үз башыннан кичергәннәр чыгарган бу җыруны. Җыру гына түгел, рәтле яшәү өчен лазем алым турында искәртү дә ул.

«Үзең урлашып баегач, хикмәтнең нидә икәнлеген беләсең инде, – дип уйлады Галиәкбәр, күңеленнән абзыкасы белән бәхәскә керәсе килеп. Хәлбуки, Искәндәр сүзләрендә күпмедер хаклык барлыгын инкарь итмәде. Җае килгәндә аз-маз чәлдергәләү авыл өчен артык хилафлы гамәл саналмый. Рөхсәтсез агач кисеп, теләсә каян печән чабып алып кайтуны бурлыкка санаучы юк. Тик тотылма гына...

– Шулаен-шулай, – дип телдән килеште егет.

– Бу чаклысы аңлашылгач, эшкә кереш. Ике сөйләшергә яратмаганлыгымны үзең беләсең. Тузаныңны кагарга күп сорамам, – дип ничек ажгырып килеп кергән булса, шул ук җәһәтлек белән чыгып китте Искәндәр.

Ауган капка янына басып, Галиәкбәр абзыкасын озатып калды...

2

Көтүдән кайткан маллар керүдән ишегалдын саклап, караңгы төшкәнче вакыт үткәрде Галиәкбәр. Хәерчелектә көн күрсә дә, күңелгә якын, кадерле ихата бит. Маллардан таптатасы килмәде.

Икенче көнне иртүк килде Галиәкбәр Ары киртә урамына. Абзыйсының ихата тирәсендә дә, ишегалдында да җан-тын күренми. Капка баганасына кадакланган тимер боҗрага атын бәйләп, өйгә кермәкче иде, тышкы баскычта Искәндәрнең өен җыештырып торучы карчык күренде.

– Җиңгәчәй, абзыкай өйдәме? – дип сорады Галиәкбәр, карчык белән исәнләшкәч.

– Түгел шул, – дип җаваплады карчык.

– Ерак киттеме?

– Әйе. Минзәләгә үк. Бүген таң тишеге белән кузгалдылар. Никрутлар итеп чакырганнар аларны.

– Кемнәр белән китте?

– Дүртәү бугай. Кашшафетдин Билалыннан башкасын белмәдем.

Сорашмадым да.

– Искәндәр абзыкай миңа, такта алып китәрсең, дигән иде.

– Миңа сөйләнде ул аны. Алыр, диде. – Карчык өйгә керергә ашыкты.

Кабалануының сәбәбен аңлатты – кабартырга сөт куйган икән, кайнап түгелүе бар.

Төгәл ун буй такта сөйрәтеп алып китте Галиәкбәр. Кайтып җиткәч кенә исенә төште: пычкы, өтерге сорарга оныткан икән бит. Кире барып, теләнергә кыенсынды егет, тимерче Шәмсегалигә кагылуны хуп күрде. Өтерге ясатып алырга ниятләде.

Шәмсегалинең үз ихатасындагы, ата-бабасыннан калган алачыкка кереп, йомышын җиткергәч, тимерче, кем әйтмешли, бот чабып көлде:

– Әллә Галиәкбәргә дә дөнья куу хәстәре кергәнме?

«Ата ялкау» кушаматы белән яман даны таралган Галиәкбәрнең эш кораллы тергезү артыннан йөрүе Шәмсегалигә сәер тоелды шул.

– Мыскыл итмә әле, кордаш, бәлки, мин дә берәр хикмәт майтара алырмын, – диде Галиәкбәр, замандашының шаяртуына каршы.

– Күптән тәвәккәлләргә иде. Әлбәттә, булдырасың: теләк кирәк тә, ялкауланмаска гына.

– Ихатаң авып төшсә, тәвәккәлләргә туры килә икән шул.

– Җил җимермәгәндер бит?

– Юк ла! Искәндәр абзыкай тибеп аударды, – диде, дөресен әйтеп. Авыл хәлнең чынын барыбер беләчәк, яшереп торуда файда юк.

– Рәхмәт Искәндәр абзыйга. Күптән аударасы калган икән. Эш кайгысы салган бит әле ул синең башка, – диде Шәмсегали, кет-кет көлеп.

3

Минзәләгә ике тарантас белән бармакчылар иде егетләр, яңадан, ат мичәүләп бер арбада юл чыгуны мәслихәт санадылар. Такталачыктан таң беленер-беленмәстә кузгалганнар иде, Сөн елгасындагы Боҗырлы тегермәне буасын чыккач, яр читендә туктап, тамак ялгап алдылар. Эш сәгате башлануга Минзәләгә килеп кергәннәр иде алар.

Иртә булуга карамастан, хәрби комиссариат ишегалды авыл җыены төсен хәтерләтә иде. Атлар койма буена тезеп тугарылган, арбага бәйләп, печәнгә кушылганнар. Уртада, ачык калган урында, комиссиягә килгән некрутлар төркем-төркем булып түгәрәкләнгән. Кызып-кызып гәп саталар, кайберләре тәмәке көйрәтә. Ике кулын чалбар кесәсенә тыгып, киләп сарып, әрле-бирле йөрүчеләр дә бар. Күренеп тора: мондыйлары – шәһәрнеке. Киемнәре дә үзгә, кыланмышлары да башка. Кыяфәтләренә ясалма тәкәбберлек чыгарып, үзләренең өстенлекләрен күрсәтергә тырышулары бер караштан сизелеп тора.

Сабантуйга баргандагыдай бөтенлек белән җиккәннәр иде Такталачык егетләре атларны. Дугага җиз кыңгырау гына такмадылар. Дирбияләр тоташ каештан иде. Йөгәннәрнең һәр атламасына ялтыравыклы җиз тәңкәләр тезелгән. Кояш нуры астында алар кыйммәтле талир тәңкәләр шикелле, күз камаштырып ялтырый. Авылдан килгәннәр генә түгел, шәһәрнекеләр дә Такталачык егетләренең атларына басымлап күз салалар иде.

– Безнең атлар тынгылык бирми малайларга, күзләре белән йотардай кыланып текәләләр. Йоклап калмыйк, атларны чишендереп китмәсеннәр, җәяүләп кайтырга калыр, – дип кисәтте Искәндәр иптәшләрен.

– Күрәләтә талатмабыз инде. Өерелеп кенә килеп ябышмасалар. Ул чакта каршы тору икеле – эт оясында көчле бит, – диде Билал, үз карашын белдереп.

– Алар этләнсәләр, без бүредәй кыланырбыз. Сүкәлеп карасыннар, күрмәгәннәрен күрерләр. Үзләреннән яман кылансак, чабалана алмаслар, – дип, Искәндәр авылдашлары күңелендәге шикне киметергә теләде.

– Ышаныч синдә, – диде чепи Исхак. – Минем ише капка тәләкәсенең барын-югын белмәсләр, бөтереп кенә ыргытырлар.

– Курыкма, күрәләтә берәүне дә кыйнатмабыз. Үзеннән яман кылансаң, теләсә нинди бандитны шөлләтергә мөмкин. Үзебезгә бердәм булырга, бирешүдә исәп юклыкны сиздерергә генә кирәк, – дип Искәндәр соңгы киңәшен җиткерде...

Комиссиягә егетләрне чиратлап керттеләр. Тикшерү барганда ишегалдында бернинди болганыш килеп чыкмады. Шик тудырып, атлар янында йөрүчеләр дә күзгә чалынмады. Такталачык егетләре арасыннан иң соңгы булып Искәндәр чыкты.

– Атларны җигә башлагыз, кузгалабыз, егетләр, – дип эндәште ул, ишектән тышка аяк басу белән.

Исхак белән Малик, җиргә коелган сандыкларны җыештырып арбага салдылар да, атларны тәртә арасына керттеләр. Аларның хәрәкәткә килүен генә көткәндәй, тетер кебек өч егет шулара арба янына килеп басты.

– Кая кайтасыз? – дип сорады тәбәнәк юаны.

– Безнең кайтасы җир ерак, – дип кул гына селтәде Билал.

– Ерак булса да исемле төбәктер бит? – диде шул ук егет.

– Исемле. Такталачык дигән авыл, – диде Билал, сорау бирүчеләргә күз дә ташламыйча.

– Башкорттан штули? – диде арадан иң озыны. Ни җитте Искәндәрдән дә хәтсезгә калку иде ул.

– Сезгә каян булсак та барыбер түгелмени? Нигә ул чаклы төпченәсез? – дип сүзгә кушылды моңарчы тын торган Искәндәр.

– Төпченәбез икән, кирәк, димәк, – диде беренче сүз башлаганы.

– Җәһәт кыланыгыз, егетләр. Сүз боламыгы болгатып вакыт үткәрмик. Кайтасы ара озын, – дип ашыктырды егетләрне Искәндәр.

– Тигезлек түгел бу! Сезнең атлар гел каешка төренгән, ә безнең сбруйлар юкәдән генә... Хет йөгәннәрне алыштырыйк, – дип, озын егет мичәүдәге ат башына килеп ябышты. Искәндәр күз ачып-йомганчы аның каршында иде инде.

– Яхшылап әйтәм: кулыңны ал. Югыйсә, начар булачак, – дип буйчанның беләгеннән кысып тотты. Үзеннән бер башка кыска күренгән Искәндәрнең көч-куәтен чамалады егет. Кысуга чыдый алмыйча, бөгелеп төште. Бу хәлне күреп торган икесе, шыпан-шыпан гына, арба тирәсеннән читләштеләр. Искәндәр озынның беләген ычкындырды да иңсәсеннән күтәреп, аягына бастырды.

– Бар, ияр куркак куяннарыңа, – дип аркасыннан этеп җибәрде...

Атларга утырып урамга чыккач, әлеге вакыйганы искә төшереп, егетләр рәхәтләнеп бер көлделәр.

– Юарга кирәк бу вакыйганы. Кесәләрегезне капшаштырыгыз – кемдә күпме сәмән бар? Кибеткә үзем керермен, – диде Билал, уч төпләрен угалап.

– Әлбәттә, «юабыз». Шәһәргә килеп тамак төбе чылатмый кайтып китү гөнаһ булыр, – диде Исхак, Билал фикерен куәтләп.

Искәндәрнең тәкъдимнән читтә калырын берәү дә башына китермәде.

Коткыны беренче булып ул кузгатыр дип көткәннәр иде әле, никтер башлап сүз катмады. Ниндидер уйларга уралып утыра иде егет.

– Әллә безнең ширкәткә керергә исәбең юк? – дип сорамый кала алмады Билал, аның битараф утыруына гаҗәпсенеп. Искәндәрнең аракы затын читкә ташламавын якын-тирә белә, югыйсә.

– Юк ла! Мәгез! – дип, кесәсеннән кәгазь акчалар чыгарып, чутлап тормастан, Билалга тоттырды. Энесе Галиәкбәрне искә төшереп, аның язмышы өчен борчылып утыруы иде Искәндәрнең.

– Тирән уйга чумгансың әле, – дип беренче булып кызыксынды сүзсез барган Исхак.

– Энекәшне искә төшердем...

– Галиәкбәргә ни булган? – дип беравыздан сорау бирделәр.

– Булмаган. Яңа капка ясап, утыртып кую өчен ике көн вакыт биргән идем, җитешә алды микән, дим.

Билал җәһәт кыланды. Кибеткә кереп, ике шешә алып чыкты.

– Кемгәдер кереп, кыстырып килгән ризыкларны ашап-эчкәндә, шәп булыр иде, – дигән тәкъдим җиткерде саран сүзле Малик.

Аның белән килештеләр. Шәһәр читендәге рәтлерәк күренгән өйгә кагылдылар. Атны капка баганасындагы боҗрага бәйләп, эчкә уздылар. Өйдә хатын-кыз шөгыле белән мәш килеп йөрүче ирдән башка җан иясе күренмәде.

– Чәйдән башка сыем юк, оланнар. Ялгыз кешенең хәлен чамалыйсыздыр... Ә үзегезнекен ашап-эчүегезгә ничек каршы килим инде? – диде хуҗа.

– Бер ялгызың яшисеңмени? – дип кызыксынды егетләр.

– Алай дияргә дә ярыйдыр... Көне-төне айнымый торган улым бар. Эчүе өстенә, тыйгысыз хулиган. Ул кайтып буза куптара башлаганчы кузгалсагыз тынычрак булыр, оланнар. Якалашырга күп сорамый, дуамаллыгы чамадан ашкан, – дип кисәтте хуҗа. Сизелеп тора: улының юньсезлеге тәкатен корыткан атаның. Таныш түгел кешеләр алдында шул тиклем ачылып китеп зарланыр идемени, югыйсә.

– Хафаланма, агай. Безгә зыян сала алмас. Без җәһәт кыланырбыз. Китәргә өлгермәсәк, бәлки, аның белән уртак тел табарбыз? – дип, атаның борчылуын киметергә теләде Искәндәр.

Егетләр сәкегә түгәрәкләнделәр. Түргә Искәндәр белән Билал утырды.

Малик белән Исхак як-яктан урын алды. Билалның шешәне ачып, аракыны стаканнарга бүлүе булды, дөбер-шатыр килеп, артыннан ишекне дә япмыйча, үзе кебек бер сәрхушне ияртеп, хуҗа малае кайтып керде.

– Чакырылмаган нинди кунаклар болар? Хуҗаны да көтмичә сыйланып утыралар, – дип сөрән салды хуҗа малае.

– Сыйлана башларга өлгермәдек әле. Әйдә, утырыгыз, бергәләп авыз итәрбез, – диде Искәндәр, үзен тыныч тотып.

– Кемнең түр башында утыруыңны чамаламыйча, хуҗа булып кыланмакчымыни? – дип, Искәндәргә күрәләтә бәйләнәсе килә иде егетнең.

– Синекендә түгел, атаң түр башында утырам. Үз түр башыңны булдыру өчен сиңа башта селәгәеңне сөртергә өйрәнергә кирәк, – диде Искәндәр, тегенең кызуына куз өстәп.

– Әле минем белән телләшәсеңме? Анаңны сатам бит, – дип, йодрык төйнәп, егет Искәндәргә ташланмакчы иде, Такталачык батыры аннан өлгеррәк кыланды – кистәндәй йодрыгы белән тегенең ияк астына утыртты. Көчле орудан тынсыз булып каткан егет, эчтә генә туктап калмыйча, ишегалдына кадәр очып чыгып китте.

Өй эче тынып калды. Сәфәрче егетләргә озаклап утыру хасияте юк иде.

Җәһәт арада ашап-эчтеләр дә китәргә кузгалдылар.

– Улым, рәхмәт, кулыңнан куан. Минзәләдә ул тукмамаган кеше калмагандыр, үзенә сабак бирүче юк иде әле, дип ата Искәндәрнең аркасыннан сөйде.

– Таяк ике башлы бит, агай. Иртәме-соңмы аның икенче башы барыбер үзеңә эләгә, – диде Искәндәр, батырларның да батыры барлыгын искәртеп.

– Әйбәт эләктердең. Акыл булыр, бәлки, – дип, рәхмәт сүзләрен кабатлап, юлчыларны озатып калды хуҗа...

4

Искәндәр дуамаллыгы, ат карагы, шул ук вакытта фәкыйрьләрнең яклаучысы буларак, якын-тирәгә танылды. Искәндәрнең каршылыклы гореф-гадәте хакында хәзергә кадәр төрле истәлекләр саклана. Аның тормышы белән бәйле, риваятькә якын вакыйгаларны өлкән яшьтәге авылдашлары тәмләп сөйләргә ярата. Шунысы игътибарга лаек: атаклы бурны берәүнең дә этеп, гаепләп искә алганы юк.

Искәндәргә «ат карагы» кушаматы береккән берегүен. Әмма ул ат урлау белән генә чикләнмичә, сыер-сарык «чәлдерергә» дә күп сорамый. Шул ягы гыйбрәтле: ул авыл халкының, күрше-тирәнең мал-мөлкәтенә сүкәлми, табышны ерактан «юллый». Искәндәр фәкыйрьләргә ярдәм итүне төп бурыч санаган. Хөлҗүгә калган гаиләләргә ит, он биреп ярдәм күрсәткән. Урамда уйнап йөргән ач гаилә малайларын өенә алып кереп, тамакларын туйдыра торган булган. Ашаткан малайларга «тәрбия» бирү ягын да онытмаган.

Бу җәһәттән, халык хәтерендә калган кечкенә бер гыйбарәне искә төшерик...

Искәндәр беркөнне сәләмә киемле ике малайны өенә алып керә. Алар алдына табак белән ит һәм ипи куя.

– Рәхәтләнеп туеныгыз. Булдыра аласыз икән, ашап бетерегез, – дип, үзе чыгып китә.

Ике әйтергә яратмаган кырыс холыклы агаларының кемлеген белгән малайлар хәлләреннән килгәнчә тырышалар. Әмма табак төбенә кадәр төшә алмыйлар. «Бетергәнче ашагыз», – дип әйтте бит, калдырган өчен «өшкерүе» ихтимал, исән чакта ычкыныйк», – дип, малайлар шыпан-шыпан гына чыгып китәргә телиләр. Котылырсың Искәндәр кулыннан! Эләктереп ала тегеләрне.

– Нишләп ашап бетермәдегез? – ди малайларга.

– Нишлик соң, Искәндәр абзый? Йота алмый башладык бит.

– Чама белергә кирәк... Менә монысы корсак ярылганчы ашаганыгыз өчен, ә менә монысы рәхмәт әйтмичә табын артыннан кузгалганыгыз өчен, – дип, сыек чыбык белән «кунаклар»ның арт ягына икешәрне чыжлатып ала.

Үзенчә кирәк санаган тәрбия алымнарын еш кулланган Искәндәр карак. Холкын белгәнгә күрә, халык аның мондый гадәтен гаепкә алмаган. Киресенчә, хуплаган гына.

5

Кара көзгә кергәнче Агыйделнең теге ягыннан урап кайтырга теләде Искәндәр. Куш көймәне берләштереп көйләнгән паромның бер көймәсе тишелгән икән. Искәндәр кичүгә килгәндә, паромчылар тишекләрне ямау белән мәшгульләр иде. Бераз көтеп торганнан соң, түземлеге бетеп, сорарга мәҗбүр булды Искәндәр:

– Эшегез озакка сузылырмы?

– Төгәлен генә ничек әйтик инде? Бер тотынгач, башка җитешсезлекләрен дә төзәтергә туры килер. Өйлә соңсыз кузгала алмабыз, мөгаен, – дигән  җавапны ишетте ул.

Юл кешесенә кабалану хас. Биредә кагаеп көтеп торуны урынсызга санап, Искәндәр янәшәдәге Бурсык авылы астындагы кичүгә юл тотты. Ул килеп җиткәндә, кичүдә атлылар гел юк иде. Агыйделнең теге ярына шомырт җыярга чыгучы бер төркем хатын-кыз, берничә ирдән башка җан иясе паром кузгалуын көтеп тора иде. Ике тәгәрмәчле җиңел арбага җигелгән күк айгырын эчкә кертеп бәйләүгә, паром кузгалды. Башка юлчылар килүен көтеп тормадылар, чөнки каршы якта паром көтеп торучылар шактыйга җыйналган иде.

Агыйдел ярына чыгу белән, Кабан авылына юнәлде Искәндәр. Бу саланы биш бармагы шикелле белә егет. Такталачыкның күп кенә гаиләсе, Мерәс авылының хәтсез кешесе, җир җитмәгәнлектән, шушында күченеп утырган. Башта килмешәк саналып йөртелсәләр дә, күпләре тора-бара тернәкләнеп, төбәкнең күренекле байларына әйләнгән. Шундыйларның берсе – Әхмәтҗан, Искәндәргә чыбык очы карендәш. Аңа кагылу исәбе белән килде Искәндәр Кабанга.

Әхмәтҗанның нәселле биясе бар. Юыртуда тирә-якта аннан өстен чыгучы ат юк. Шушы бахбайның нәселен тергезергә хыяллана Искәндәр. Биянең колынын үстереп, җигеп йөрергә ниятли карак. Әүвәл юртакның үзен сатып бирүен теләгән иде егет. Әмма Әхмәтҗан бу тәкъдимне кабул итмәде. Биясеннән аерыласы килмәде аның.

– Сатып бирмәсәң, урлап алып китәм, – дип шөлләтмәкче булып та караган иде Искәндәр, әмма бай куркаклардан түгел иде.

– Бәйрәм ашы – кара-каршы, Искәндәр туган. Әгәр бияне урлыйсың икән, ат түгел, кәҗә тәкәсе ябып асрарлык ихатаң калмаячак. Минем егетләр синең мөлкәтең өстенә «кызыл әтәч» җибәрәчәк, – дип үзеннән саллырак итеп әйтте Әхмәтҗан. Шушы сөйләшүдән соң аларның сүзгә килешкәннәре юк. Хәтәр дустанә кыланып, аралашып йөргән булалар. Искәндәр атын бәйләп капкадан кергәндә, Әхмәтҗан ишегалдында йөри иде.

– Юньсез булсаң да, бәхетең бар синең. Гомерең дә озын булыр шикелле. Синең хакта уйланып кына тора идем, – дип каршылады аны Әхмәтҗан. Алар ике куллап күрештеләр.

– Миңа тәтергә тиешле бәхет нидән гыйбарәт инде, ягъни мәсәлән? – дип кызыксынды Искәндәр.

– Әле генә бия колынлады. Исән-имин туса, монысын сиңа бирермен, дип нәзер әйткән идем. Иншалла, көткәннән әйбәт килеп чыкты: бия дә җиңел котылды, колын да сау-сәламәт, – диде Әхмәтҗан, елмая төшеп.

– Һай рәхмәт, кордаш, шатландырдың бит әле син мине. Аягым тартып, күңелем нидер сизенеп килгән идем. Шатлыклы хәбәр ишетергә булган икән, – диде Искәндәр, канәгатьлек белән кулларын уып.

– Колынны кыш буе ашатып яткырмам, Агыйдел бозы туңу белән алып китү чарасын күрерсең. Үзең теләгәнчә карап, өйрәтеп үстерерсең, – дип, кулдан китәсе малга печән әрәм итәсе килми, дигән мәгънә аңлатып, хәйләкәр елмаеп куйды бай. Искәндәр аның тел төбен чамалады:

– Илла саран да инде үзең!.. Бөртек саламыңны да чутка кертәсең... Хәер, саранланмаса, кеше шушы тиклем байыймыни? – диде ул, ихатаны колачларга теләгәндәй, кулларын җәеп. Чыннан да, Әхмәтҗанның бөтен ихата-курасы, шыңгырдап торган нарат бүрәнәдән салынган кара-каршы йорт кемнең кемлеге турында ачык сөйли иде.

– Дөрес сукалыйсың, туган. Берәүләр – саранлашып, икенчеләр урлашып байый...

– Йә, йә, төрттермә. Шырпыңа да кул салганым юк, – диде Искәндәр, хәтәр төз кешедәй, хәтере калып.

– Кәкре эчәкләнеп, үзеңә кабул итмә, синнән генә чыгып әйтмим, – диде хуҗа, аклана төшеп. – Йә ярар, телгә бетмик, өйгә кереп чәйләп алыйк...

Табын янында озак юанмадылар. Такталачык паромының йөрү–йөрмәвенә ышаныч тәгаен түгеллекне сылтау итеп, Искәндәр иртәрәк кузгалу ягын карады. Көзге көннең озынлыгы да чамалы бит...

– Такталачык базарына чыгу исәбендә торам, җае килсә, сиңа кагылырмын, – диде Әхмәтҗан, кунакны озатканда.

– Һичшиксез кагыл, көтәм, – дип, Искәндәр, ике тәгәрмәчле арбага җигелгән айгырын Агыйдел ягына каерды.

...Халык телендә шундый гыйбарә йөри: бур кеше ихатасына буш кул белән кайтып керүне түбәнчелеккә саный, имеш. Чәлдерергә җай килмәгән чакта, башындагы бүреген култык астына кыстырып капкадан керә икән, дип әйтәләр.

Бу фикер хакыйкатьтән ерак түгелдер. Искәндәрнең дә как арба төбенә утырып капкасыннан кергән чагы сирәк. Авыл көтүе йөри торган әрәмәлек аланына кагылу исәбендә Искәндәр. Көндезләрен көтүчеләр малларны шунда туплаучан. Сарык көтүе бүген дә шунда йөри иде. Атын куе куак артына яшереп, әсир алырга җибәрелгән гаскәри шикелле, шыпан-шыпан гына мал йөри торган җиргә якынлашты. Ау коралын әзерләп, күңелгә ятыш кайсыдыр бер сарыкның үз тирәсенә килүен көтә башлады.

Озак көтәргә туры килмәде, хәтәр калку гәүдәле көр бәрән ике аяклы «бүре» каршына килеп чыкты. Балык җәтмәсеннән көйләнгән тозагын тегенең өстенә ыргытты Искәндәр. Нәрсәгә таруын абайламаган бәрән секундлар эчендә тоткынга әйләнде. Берничә кат бәэлдәп алырга гына өлгерде. Төреп арбага салгач та ни булганын чамалый алмый иде әле мәхлук.

Өлгерлек яраткан Искәндәр шундук Агыйделгә карап томырылды. Ә ат менгән ике көтүче, сарыкларның өркеп, шомыраеп калуыннан шикләнеп, бәрән тавышы ишетелгән тарафка килделәр. Сарыкны бүре эләктерде, дигән исәптә иде алар. Тик, арба эзләренә тап булгач кына, бүренең ике аяклы икәнлегенә төшенделәр.

Әрәмәлекне чыгуга, Агыйделгә таба чабучы җигүле атны күргәч, артыннан куа киттеләр.

Угрының алда барыр юлы юклыгын чамалап, көтүчеләр атларын кабыктырырлык дәрәҗәдә кумадылар. Комлык башлангач, бахбайларга чабуы авыр иде. Арба сөйрәгән алдагы ат ничек бара торгандыр әле?

Искәндәр куа килүчеләрнең ниятен чамалады. Агыйдел ярының сөзәк урыныннан төшеп, атны корсагына хәтле суга керткәч, туктап тын алдырды.

Бу хәлне күреп торган көтүчеләрнең берсе:

– Капты карак. Суга батырып ишәбез, – диде.

– Нигә ишеп кенә калырга! Бәреп үтерәбез дә Агыйделгә агызабыз, – диде икенчесе.

Куучылар суга килеп терәлгәндә, Искәндәр айгырын эчкә әйдәкләде.

Күндәм бахбай, һич карышмыйча, йөзеп, Агыйделгә кереп китте. Өнсез калган көтүчеләр авыз ачып әйтергә сүз тапмыйча аптырап тордылар.

– Әҗәле судан икән. Әйдә, батып үлүен үз күзләребез белән күреп калыйк, – дип, нидер килеп чыгарын көтеп калдылар.

Искәндәрнең батып үләргә исәбе юк иде – җигүле ат белән Агыйделне кичүе беренче тапкыр гына түгел. Бу юлы да толпарының сынатмавына ышанды һәм алданмады: айгыр хуҗасын ярга исән-имин алып чыкты.

– Йөзә торган арба да була микәнни? – дип аптырашта калды көтүчеләр.

– Ат карагы Искәндәр булды бу. Мондый хикмәт кылырга ул гына маһир, – дип кул селтәп, яр буеннан китүдән башка чара калмады көтүчеләргә.

Чыннан да, хикмәте бар иде арбаның. Суда батмаслык итеп, махсус эшләтте аны Искәндәр. Су өстендә көймә шикелле йөзә торган итеп... Җиңел итеп...

6

Искәндәр белән сөйләшү Галиәкбәрне уйга батырды. «Чыннан да, хәллерәк

бәндәләр шәенә омтылып яшәү өчен ныклап тотыныр вакыт җиткәндер. Мин

кемнән ким? Тәнем сәламәт, көч-куәтем бар. Искәндәр абзыкай әйтмешли,

йокыдан айнырга гына кирәк....» – дип үз-үзе белән фикерләште егет.

Абзыкасыннан шөлләүдән генә түгел, оятына көч килүдән дә кыенсынды ул

– ихатаның урам як өлешен хәтәр күркәм кыяфәткә китереп, бөтәйтеп куйды.

Капкалар да кәефкә ятыш килеп чыкты. Дәрт итү генә кирәк икән. Моңа чаклы

балта белән нидер чапкалаганы булмаган Галиәкбәрдән дә хикмәт чыкты

түгелме соң? Корал эшләр – ир мактаныр, дигәннәр, эш кораллары тергезергә

кирәк. Хәер эстәп, кешеләрдән теләнеп йөрү егетлек түгел.

Минзәләдән кайтуының икенче көнендә үк килеп карады Искәндәр энесе

үтәгән эшне. Ошатмыенча бәйләнергә керешер микән, дигән шиккә калган

иде егет, абзыйсында андый исәп сизелмәде.

– Кем белән эшләдең?

– Үзем генә...

– Хак әйтәсеңме?

– Сине ничек алдыйм инде, абзыкай?

– Алдарга тиеш түгелсең, билгеле... Мин сиңа шуны әйтәм: кулыңнан

хикмәт килә икән бит, энем. Дөнья корырга күптәннән керешәсең калган,

әллә кайчан авыл баена әйләнә идең, – дип канат куйды Галиәкбәргә абзыйсы,

астыртын елмаеп.

– Алдагы өмет. Мин дә синең фамилияне йөртәм бит, мантып булмасмы

әле? – диде егет, җитди генә.

Бу җавап Искәндәр күңеленә хуш килде.

– Дөрес сукалыйсың, энем. Мохтарныкылар адәм актыгында сөйрәлеп яшәү

өчен килмәгән дөньяга. Нәсел-ыруга сүз китереп, ата-баба рухын рәнҗетеп

яшәргә ярамый. Син лаеклы вәкилебез булырга тиеш, – диде Искәндәр, әлеге

темага сүзне йомгаклап.

– Аңлыйм, – дип килеште энесе.

– Иртәгә ни кылмак буласың? – дип сорады Искәндәр, уклы карашын текәп.

Аның карашын күтәрү авыр иде, Галиәкбәр күзләрен читкә борды.

– Иртүк курпы чабарга китәм.

– Дөрес эшлисең. Кар ашатып мал кышлатып булмый, печән кирәк. Печән

икенче елга калса да зыян итми, – дип хуплады Искәндәр, энесенең ниятен. –

Печән мәсьәләсен хәл иткәч, сине икенче олы шөгыль көтә.

– Нинди ул? – дип аптырап калды егет.

– Ике ихатада эшләргә туры килмәгәе, дим...

– Ничек? – дип сорады Галиәкбәр, абзыйсының тел төбен аңышмыйча.

– Минекендә һәм үзеңнекендә, – дип ачыклык кертте Искәндәр.

– Җитешә алсам ярый ла?!

– Җитешерсең. Бушка эшләтмәм. Тиярен түләрмен, – дип файда ягын да

искәртте Искәндәр.

– Эшкә кайчаннан керешергә инде? – дип кызыксынды Галиәкбәр. Хак

түләү хакында сүз кузгалгач, кесәгә акча керәчәк икән, дигән өмет уянды

анда. Абзыкасы әйткән сүзеннән тайпылмый торган кеше, түләмичә калмас.

– Курпы эшен төгәлләгәч кул сугышырбыз, – дип, Искәндәр ихатадан

чыгып китте...

 Галиәкбәр печән мәшәкатен атна эчендә түгәрәкләде. Алып кайткан курпысы

лапас түбәсенә генә сыеп бетмәде, җиргә өйгәне дә олы бер чүмәлә хасил итте.

Кылган гамәлен күздән кичергәч, аптырап куйды Галиәкбәр, бу тиклем печән

аңа нигә кирәк инде?! Күңел тынычландырырлык җавабын да үзе тапты: «Яз

көне печәнгә мохтаҗ хуҗалыклар табылыр, шуларга сатармын, акчасы булыр...»

 Икенче көнне, абзыкасы янына килеп кергәндә, Искәндәр, баш астына ике

кулын куеп, озын сәкегә сузылган килеш нидер уйланып ята иде.

– Килдеңме, энекәш?

– Килдем, абзыкай, – диде Галиәкбәр, ишек катыннан ары узмыйча.

– Гомерең озын икән, синең хакта уйланып ята идем, – дип урыныннан

күтәрелде Искәндәр.

– Әйбәт фикер белән булса ярый ла!..

– Туган хакында начар фикер йөртәләрмени?

– Кем белә инде...

– Мин беләм, – дип, хуҗа егетне тышка алып чыкты. Абзарга ияртеп керде.

Эчкә узгач, аклы-каралы ала бозауга күрсәтеп:

– Мүкләк сыерның мүкләк бозавы бу. Әнкәсе куе сөтле. Алып кайтып кит,

үстер, сыер ит, файдасын күр, – дип, Искәндәр бозау муенына муенчак кидерде.

– Ничек бәхилләтермен? – дип аптырашта калды Галиәкбәр. Җил уйнап

торган кесәң белән олы малга ничек килеп йогынсын инде ул?!

– Кайгырма, җае чыгар. Бергә яшисе бит, – дип, Искәндәр муенчак бавын

егетнең кулына тоттырды...

 7

 Искәндәр кулыннан ит алырга җиксенүчеләр авылда бар иде. Нәзберекләнүнең

сәбәбен белә ул. Урланган түгел, үземнең малны суйдым, шуның итен бирәм,

дип акланган чаклары еш була иде. Ышанганы ышанды, ышанмаганы – юк.

Шулай да Искәндәр биргәндә, кыенсынып, барыбер алдылар.

 Ат карагының алдаша торган гадәте юк иде. Урланган мал итен үзе дә

ашамады, кешеләргә дә өләшмәде. Хайванның күбесе Искәндәрнең ихатасына

кайтып кермәде. Алдан сөйләшеп куйган кешесенә туры китереп бирүне кулай

санады. Мондый җай чыкмаган очракларда, арадашчы табып, урланган эре

малны кулдан-кулга йөртеп, ераккарак озату ягын карады.

 ...Авыл халкы өчен кыш айлары – ятим-җилпегә, фәкыйрьләргә мәрхәмәтсез

чак. Салкын килгән кышлар тәкатьне аеруча корыта. Алдагы кыш та кырыс

килергә тартып тора. Ноябрь керү белән чана юлы төште. Елга-күл өсте боз белән

капланды. Ай уртасында җәяүлеләр Агыйдел аркылы чыгып йөри башлады.

Бу көннәрдә Искәндәр өй тирәсендә генә хәрәкәтләнә. Кыш ныклап торып

башланмыйча, «табыш» юллап кузгалу исәбе юк. Көн саен өйләдән соң

Галиәкбәр килә. Көн саен лапасны тазарта, тиресне олы бакчага чыгарып өя.

Төнгелеккә мал астына салам түши, утлыкка печән сала...

 Чираттагы килүендә Галиәкбәр байтактан әйтәсе килеп йөргән сүзен ирештерде...

– Абзыкай, ишеткәнең юкмы, вак маллар, ишегалдындагы эш кораллары

югала икән. Шуларны Искәндәр урлый, дип сүз таратканнар.

– Һы, – диде Искәндәр, авыр ыңгырашкандай сузып. – Соң мин Такталачыкта

түгел, волость халкына да зыян салганым юк бит. Киресенчә, авылдашларга

ярдәм итәргә тырышкан булам.

– Синең исем астына яшеренеп явызлык кылалар, димәк.

– Кемнәр икәнен чамалыйсыңмы?

– Хафиз белән Шәйхи түгел микән, дигән сүз йөри.

– Инәләрен өшкерәм мин аларның! – дип, йодрыгын төйнәп, урыныннан

сикереп торды Искәндәр. Болай да калку гәүдәсе тагын да озынаеп киткәндәй

булды. Ярсый төште.

– Сугып имгәтә күрмә тагын үзләрен. Зурга китеп, бәлагә таруың ихтимал,

– дип абзыкасын сүрелдерергә теләде егет.

– Бер тондырсаң җан тәслим кылырдай ул бәндәләргә артыгын кыланмам, шулай

да акылга утыртырлык итәрмен, – диде Искәндәр, тынычлана төшкәч, ахыргы чутта.

 Галиәкбәр җиткергән яңалыкны башкалардан да ишетте Искәндәр. Вак

бурлар белән очрашу җаен көтеп яши башлады. Икесен бергә туры китерүдә

иде нияте. Бу көн озакка сузылмады, икесен берьюлы урамда очратты. Бераз

төшергәннәр, кәефләре хәтәр күтәренке.

– Исәнме, Искәндәр абзый? – дип әллә каян сәлам бирделәр үзләре.

– Мин исән дә, сезнең хәлләр артык шәптән түгел икән бит. Бөтенләй

хикмәтсезгә әйләнгәнсез, – диде ул, аларның сәламенә каршы.

– Ни-нәмә булган? – Егетләр бераз аптырашта калды.

– Авыл халкы сезне урманга алып барып, ыштаныгызны салдырып,

кырмыска оясына утыртырга җыена икән бит.

– Нәрсә өчен инде?!

– Якын килегез, хәзер әйтәм.

 Егетләр аның янына якынлашты. Искәндәр тегеләрнең җилкәләреннән

каптырып алды да, маңгайга-маңгай чәкештерде.

– Күзегездән ут күрендеме?

– Күренде, күренде, абзыкай... Берүк җибәрә күр. Сиңа бернинди зыян

салганыбыз юк бит...

– Миңа салмасагыз, авыл халкын рәнҗетәсез. Шуны аңлагыз: авыл янына

өн казып бала чыгарган бүре дә шушы авылга афәт китерми. Ризыкны ерактан

алып кайтып балаларын туйдыра. Сез бүредән дә мәнсез кыланасыз. Әгәр авыл

кешеләренең әйберләренә кагылуыгызны тагын ишетсәм, маңгаегыздан очкын гына

чыгарып калмам, ут кабынырлык итәрмен, – дип кисәтте Искәндәр вак бурларны.

 Егетләр акланып тормадылар, аның файдасызлыгын беләләр, җәһәт кенә

ычкыну ягын карадылар.

 Шушы «аңлашу»дан соң авылда урлашу хикмәте бетте, халык тынып калды...

8

Искәндәрнең тапкырлыгы, кыен хәлләрдән котылу җаен таба алу осталыгы

турында байтак истәлекләр сакланган. Хәтта кайберләре әкияти маҗарага

тартым. Аларны Искәндәрнең туган авылы Такталачыкта гына түгел, якынтирә төбәкләрдә дә беләләр, искә алып сөйлиләр.

Искәндәр турындагы хикәятләргә әкият итеп карау дөреслеккә туры килмәс. Ул

яшәгән чор тарих катламына күмелмәгән әле. Аны күреп белгән агайлар күптән

түгел генә арабыздан китте. Искәндәр турындагы истәлекләрне алар безнең буынга

сөйләп калдырды. Шулардан калган хатирәләр йөри хәзер халык арасында.

Искәндәр бакыйлыкка яшьли күчә. Күмәк хуҗалыклар оештыру елларына

кадәр яшәми. Тик революциянең нәрсә икәнлеген ишетә, авылларда барган

үзгәрешләрне күрә, тормышның кай якка агуын күпмедер сизенә. Әмма яңа

власть кубызына биергә ашыкмый, канына сеңгән кәсебен дәвам итә.

 Ат урлаганда туган хикмәтләр турында Искәндәр үзе дә сүз сыярдай якыннарына

«тәмләп» сөйли торган булган. Бүген безнең арада йөргән кайбер истәлекләрне ат

карагының үз авызыннан ишетелгән вакыйга дип кабул итәргә мөмкин.

 Иң гаҗәбе шул: ничәмә-ничә сыер һәм ат урлап Искәндәр тотылмаган. Ул

урлаганны белә торсалар да, аны гаепләрлек дәлил таба алмаганнар. Судан

коры чыгу өчен җае да килеп торган – җирле халык аны «сатмаган». Авылга

зыян салмавы, ярлы-япанга ярдәм иткәне өчен хилаф эшләрен яшергәннәр.

Аның белән бәйләнешкә керүдән шөлләүчеләр дә булгандыр, бәлки. Маллары

урланган хуҗаларның кырыс холыклы, чорсыз бәндә белән низагка керәселәре

килмәгәндер. Ахыргы чиктә, ни күрсәтмәс ул?!

 Күп очракта Искәндәрнең тапкырлыгы, хәйләкәрлеге, зирәклеге дә

катлаулы хәлләрдән шома чыгу өчен ярдәм иткән.

...Искәндәр Агыйдел аръягындагы мари авылыннан ат урлап алып кайта.

Төбәктә ат карагының кемлеген чамалаганга күрә, хуҗалар, Такталачыкка юл тотып,

 Искәндәрнең артыннан куа китәләр. Килүчеләрнең кемлеген сизенеп, Искәндәр

җәһәт кенә намазлыкка баса. Чит милләттән булуларына карамастан, өйгә керүчеләр,

гыйбадәтне бозарга базмыйча хуҗаның укып бетерүен көтәләр. Ә Искәндәр энесе

Галиәкбәрнең килеп җитүен көтә, ул менә-менә биредә булырга тиеш.

Ат карагының бәхетенә күрә, шулара Галиәкбәр килеп керә. Искәндәр

намазлыкка баскан килеш:

– Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, арт аранда ат бар, арт капкадан аткар,

Галиәкбәр! – дип энесенә хәбәр сала.

 Абыйсының фикерен ярты сүздән төшенергә күнеккән Галиәкбәр шыпырт

кына күздән югала. Атны арт капкадан алып чыгып, тирән яр эченә кертеп яшерә.

 Намазлык өстендә көне буе утыра алмый, билгеле, Искәндәр. Күпмедер

вакыттан соң, гамәлен түгәрәкләп, битен сыпыра да чакырылмаган

«кунак»ларга сәлам бирә:

– Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Ике «кунак»ның берсе: «Исәнмесез», икенчесе: «Привет», – дип җавап кайтара.

Килүчеләр тартып-сузып тормыйлар, мәсьәләне кабыргасы белән куялар:

– Без атны алып китәргә килдек. Әгәр карышасың икән, җаның белән

хушлашырга туры килер, – ди калын гәүдәлесе, чапан эченнән билбауга

кыстырылган алтатарның сабына тотынып.

– Нинди ат турында әйтәсез? – ди Искәндәр, кыяфәтенә гаҗәпләнгән төсмер

чыгарып.

– Нинди булсын, син урлаганы!

– Андый хәлнең булганы юк, туганнар. Ышанмасагыз, ихатаның астын-өскә китереп тентегез. Әгәр ат бу ихатада икән, шәт, тапмый калмассыз, – дип,

килүчеләрне ияртеп, ишегалдына чыга.

Барлык каралты-кура эчен актарта, хәтта кар базына тиклем карыйлар,

әмма юллаганын таба алмыйлар. Аптыраудан гаҗәпсенеп, кул селтәп чыгып

китәләр куа килүчеләр. Каян тапсыннар, атның ихатага кергән эзе дә юк бит!

Искәндәр ул чаклысын да искә алган – атны керткәндә, аның аякларына чабата

кидергән булган шул.

 Шул ук төнне Искәндәр урланган атны Сарман якларына илтеп, кулдашына

тапшыра. Таң беленгәнче Такталачыкка әйләнеп кайтып та җитә. Әлбәттә,

кайтышлый сарык «кыстырып»...

 Икенче тапкырында да шуңа тартым вакыйга кабатлана...

Аты югалган берәү туп-туры Искәндәргә килә.

– Минем бияне кая куйдың? – дип «үгезне» мөгезеннән эләктерергә тели.

– Нинди бия ул? Миңа ат бирмәдең түгелме соң? – дип сорау белән җавап

бирә Искәндәр.

– Бирмәдем, әмма син сораусыз алгансың, ягъни урлагансың... Күреп

калганнар, – дип, дәлил китереп, ат хуҗасы шөлләтмәкче була Искәндәрне.

– Күргәч, нигә урында ук тотмаганнар? «Күрдем» дигән кеше үзе бияңне

урлап суйгандыр яисә икенче якка олактыргандыр... Миңа ышанмыйсың

икән, әйдә, тикшер ихатаны, – дип, Искәндәр каралтысын актарта. Биясен

юллап килүче бернинди шикле нәрсәгә тап булмый. «Алып кайту белән атны

суйган», – дип әйтергә дә урын күренми, сугымлык тирәсендә кан әсәре юк.

 Ат хуҗасы, аптырап, Искәндәрнең кәефен бозуына кыенсынып, ихатадан

чыгып китә.

Чынлыкта бия ихатада кала. Искәндәр аны махсус ясалган трап буйлап иске

өй түбәсенә менгереп, алдына солы салып куйган була.

...Искәндәр ихатасына кайтып кергән мал сәгате-минуты белән юкка чыга, кая

куюын һич белә торган түгел, – дип сөйли торган булганнар. Ничек юкка чыгуын

белмәгәннәр. Аның ихатасына керү-чыгу өчен җир астыннан юл бар икән, урланган

малны шуннан алып кайта, шуннан алып чыгып китә, дип тә күрәзәчелек иткәннәр.

Искәндәргә җир асты казуның кирәге чыкмаган. Урлап алып кайткан малны

озак тотмаган, үзенә мәгълүм юллар аша читкә озату ягын караган. Алынган

табышның күп өлешеннән хәерчеләргә өлеш чыгарган. Авылда Искәндәрне хәлле

кешеләрдән санаганнар. Дөрес, аның кесәсеннән бервакытта да акча өзелмәгән.

Әмма аның күп өлеше аракыга китеп барган. Үзе эчү өстенә, таныш-белешне

сыйлау өчен дә күп тоткан...

9


Искәндәр кунакка йөрүдән баш тартмаган. Кая килеп чыкса да, аны
дәрәҗәле түрә шәенә кабул иткәннәр. Олпат гәүдәле, куәт иясе булуы белән
генә игътибар җәлеп итеп калмаган, «тәмле» теллелеге белән дә бәндәләрнең
игътибарын үзенә тарткан, ихтирам уяткан.
Уйнап-көлеп, кешеләр күңеленә ятышлы сүзләр генә сөйләп йөрмәгән
ул, аракы сөреме белән зиһене томаланган чакларда үз-үзен онытып,
холыксызланып алышынган. Кәефенә ятыш килмәгән бер сүз аны чыгырыннан
чыгарган. Мондый чакта ул ике сорап тормаган, кем икәнлегенә карамастан,
тәпәләп ташлаган. Рәнҗеш төшүнең барын-югын белмәгән. Гафу үтенмәгән.
Шулай да күңеленнән үз-үзен битәрләгәндер, чөнки гаепсезгә кимсеткән
кешеләрен, төрлечә җай табып, бәхилләтергә тырышкан...
Яшәү рәвешен үзгәртәсе килепме, Искәндәр гомеренең соңгы көннәрендә
янәшәдәге Бурсык авылына күченә. Урлашу гадәтен киметсә дә, дуамаллыктан
арына алмый ул.
Беркөнне туган авылына килеп, шактый сыйланып кайта. Бурсыкта да
байтак «төшерә». Үзенең аруын, атының ак күбеккә батуын күреп, бер агай
аңа киңәш бирмәкче була:
– Искәндәр туган, кайтып ял итү ягын карарга кирәк сиңа, – ди.
– Син миннән ялыктыңмыни? Куасыңмы? – дип Искәндәр тегеңә бәйләнергә
керешә. Арба төбендәге кечкенә балтасын алып, акыл өйрәтүчегә ыргыта.
Ярый, балта йөзе белән туры килми, түтәсе белән агайның җилкәсенә эләгә.
Бу хикмәтне күреп торган берничә ир Искәндәрнең өстенә ташлана. Исерек
ирне дөмбәсләү артык көч таләп итми. Йодрыклары кинәнгәнче кыйныйлар
Искәндәрне. Арадан берәү каяндыр корык эләктереп, тегенең башына тондыра.
Искәндәр бөгәрләнеп төшә...
– Җитте, егетләр! Үтердегез бит... Ат карагы булса да, кеше бит ул. Нәрсәгә
тарыячагыгызны чамалыйсызмы? Җыеп алып китәчәкләр бит, – дип, кыйнаучыларның
күңеленә шом сала, орышка катнашмыйча, читтән карап торган өлкән агай.
– Ни кылырга соң хәзер? – дип, чыннан да, шөлли кала Искәндәргә ябырылучылар.
– Уйламыйча тотынган эш соңыннан уйланырга мәҗбүр итә шул. Баш
ватыгыз инде хәзер, – дип, акыл бирүче бу тирәдән китеп бара.
– Әйдә, үз ягына озатабыз, – дип, ике егет, Искәндәр гәүдәсе янына утырып,
атны авылдан алып чыгып китәләр...

 

* * *


Айгыр күбенеп, су өстенә калыккач кына, Искәндәрнең батып үлү хәбәре
якын-тирәгә таралды. Бу фаҗиганең килеп чыгуы күпләрне аптырашта
калдырды. Җигүле атта Агыйделне аркылы йөзә торган Искәндәр Шәбез

елгасы тамагында ничек батып үләргә тиеш, дигән сорау икеләндерде таныш-
белешне.
Искәндәрнең үлем сәбәбен һәркем үзенчә юрады. Искәндәр нык исергән,
дилбегә арба тәгәрмәченә уралгач, ат йөзеп чыга алмаган, диючеләр булды.
Тик сугып үтереп, аты белән суга кертеп җибәрелгән, дигәнгә ышанучылар
күбрәк иде. Арба төбенең тишкәләнүе шулай уйларга урын калдыра иде.
Искәндәр фаҗигасе турында хәзергә кадәр ике төрле караш яши. Әмма
авылдашлары: «Искәндәр үз үлемен үзе тапкан», – дигән карашны кире кага.
Халыкның күпчелеге аның үтерелүенә икеләнми.

 

10


Чана юлы төшү белән, Гыймазетдин атлы егетне, Такталачык сельпосына аракы
алып кайту өчен, Сарман районындагы Петровски спирт заводына җибәрәләр.
Кайтышлый, караңгыга калгач, юл өстендәге бер авылга кунарга туктый. Урыс
капкалы, биек коймалы, шыңгырдап торган нарат бүрәнәдән салынган өй ихатасына
керә. Ныклы ихата эчендә аракыга сүкәлмәсләр, дигән карашта тора егет.
Өй эчендә аны буе ике метр булган, киң иңсәле, мыегы Чапаевныкы шикелле
тырпаеп өскә күтәрелгән, алтмыш яшьләр тирәсендәге ир каршылый. Кунарга
туктау өчен рөхсәт сорауга, хуҗа:
– Кер, туган, урын җитәрлек, – дип шундук риза була.
Гыймазетдин атын тугарып, чанадагы печәнгә кушкач, өйгә керә. Чишенеп
юынгач, хуҗабикә аны кайнар чәй белән сыйлый. Ризыкларны да үзләренекен
куя. Гыймазетдиннең юлга төйнәгән төенчеген ачтырмый да хәтта.
Гыймазетдин табын артыннан кузгалгач, хуҗа аннан сорый:
– Энем, нәрсә алып кайтасың?
– Сельпо аракыга җибәргән иде, шуны алып кайтам, – дип, егет турысын әйтә.
– Кая кайтасың?
– Такталачыкка.
– Энем, бик кыен булса да, бер ярты алып кер әле, – дип сорый хуҗа. Кунган
өчен, бер ярты калдыру исәбе үзендә дә булгач, Гыймазетдин бер шешәне
җәһәт кенә алып керә. Хуҗа шешәне зур көрешкәгә салып, тын алмыйча
гына эчеп куя. Күпмедер вакыттан соң хуҗа тагын бер ярты сорый. Бирә инде
Гыймазетдин, тик куркуга кала: хуҗа төнлә чанага зыян салмаса ярар иде...
Төнне йокылы-уяулы үткәрә.
Иртән торгач та, хуҗа тагын бер ярты алып, баш төзәтә. Шундук эчеп бетерә.
Исерми дә, селкенми дә ичмасам. Гыймазетдиннең ис-акылы китә.
Хуҗа Гыймазетдинне кунак шәенә сыйлый, эчкән аракысы өчен тулысынча
акча түли, атына юллык печән сала, үзенә күчтәнәч төйнәтә.
– Миңа ни өчен бу тиклем сый-хөрмәт күрсәттең? – ди Гыймазетдин.
– Такталачыкныкы булган өчен. Син Искәндәрнең авылдашы бит, – дип
җавап кайтара хуҗа.
– Анысы хак...
– Минем җан дустым иде мәрхүм. Ул китергән атларның байтагы минем
кул аша үтте, – дип аңлата хуҗа дуслык нигезен. Балыкчы балыкчыны ерактан
күрә, диләр, табышу-аралашу өчен бурларга да ара ераклыгы комачаулык итми
икән, дип уйлап куя Гыймазетдин, хуҗа белән хушлашып, юлга кузгалгач.
...Гыймазетдин озын гомер юлы үтә. Хәтере дә ташламый аны. Авылдашлар
арасында Искәндәр хакында сүз чыга икән, ул шушы вакыйганы тәмләп сөйли
торган була.

 

* * *


Ат карагы саналуына карамастан, халык хәтере аны авылдан чыккан бер
каһарман сыйфатында саклый. Яман ягы белән искә алучы юк Искәндәрне. Аның
ярлы халык өчен кылган гамәлләре Робин Гуд батырлыгына охшатып искә алына...
Тарих явыз Иваннарга да урын бирде. Искәндәр Такталачык тарихына
кереп калса, артык хилаф эш булмый торгандыр.
Һәр дәвергә геройны тарих үзе сайлый. Кемнең кемлеген еллар исбатлар дигән
ышанычта калыйк. Чөнки тарих битеннән мәҗбүриләп урын алып булмый...
Йомгак
Узган гасырның илленче ел башында, мин Актаныш урта мәктәбендә
укыганда, шундый бер истәлекле очрашу булды...
Кыш башланып, чабата эченә кар тулырлык төшкәнче, көн саен диярлек авылга
кайтып йөри идем. Яшь вакыт булса да унике чакрым араны барып-кайту җиңелдән
түгел иде. Юл уңай ат яки машина туры килсә, ул зур бәхет чутлана иде.
1950 елның көзе. Без, укучылар, урта мәктәп өчен Агыйдел ярына
кайтартылган агачларны салдан чыгардык. Арылды. Шулай да авылга кайтырга
кирәк. Үзебезнең якка кайтучы юлаучылар туры килмәсме дип, Әҗәкүл ашлык
кабул итү пункты янына киттем. Бәхеткә, Такталачыкка кайтучы машинага тап
булдым. Йөкләрен бушатканнар, китәргә җыенып кына торалар иде ашлык
китерүчеләр. Алардан калу юк инде, тизрәк яннарына елыштым. Уразай белән
Такталачык уртасындагы күпергә чаклы утырып кайтырга исәп тотам. Анда
төшсәм, безнең Мерәскә дүрт чакрым гына кала...
Исемнәрен белмәсәм дә, йөкчеләрнең күбесе таныш иде. Мине дә беләләр.
Такталачык базарында чабата сатып, Сабан туенда бил тотышып үскән малай бит.
Янәшәдә утырган өлкән яшьтәге агай иңсәгә кулын салды һәм:
– Улым, син дә Искәндәр буйлы, шуның кебек куәт иясе булырсың, мөгаен,
– диде. Искәндәрнең ат карагы икәнлеген ишетсәм дә, көч чамасын белми идем.
– Гайрәтле идемени? – дип сорадым.
– Ничек кенә әле! – дип шушы агай, Минзәләгә каралырга баргач, фатирда
килеп туган хәл турында сөйләде. Дүрт егетнең берсе ул булган икән.
Искәндәр хакында башкача төпченмәдем. Бик күп мәгълүмат алырга булыр
иде, югыйсә. Язучылык белән шөгыльләнермен, ярты гасырдан артык вакыт
үткәч, Искәндәр турында язарга алынырмын дип кем уйлаган?
Төпченәсе килмәүнең икенче сәбәбе дә булгандыр. Совет чорында ат
карагы турында искә алу сәяси кире коткы тарату кебек исәпләнә иде. Шуңа
күрәдер, халык Искәндәрне сирәк кенә искә алды, аның хикмәтләре турында
ачыктан-ачык сөйләмәделәр. Мондый күрәләтә «оныту» истәлекнең күп
өлешен югалтуга китерде. Яшьләрнең күбесе Искәндәрнең кемлеген дә белми
хәзер. Аларның ата-аналары да белә микән әле?
Рәхмәт Хәләф ага Шәмсиевкә. Тугызынчы дистәне ваклауга карамастан,
хәтере саф икән, байтак истәлекләрне аннан ишеттем.
Бу язманы Искәндәрне искә төшерүдә беренче омтылыш дип саныйм.
Киләчәктә киңәйтелгән вариантлар да барлыкка килер һәм аңа хәзерге буын
теләп алыныр, дигән өметтә калам...