Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: ОРКЫЯ ИБРАҺИМОВА

XIX йөз мәгърифәтчелек әдәбияты, милләт һәм халык төшенчәләрен аерып караудан бигрәк, гомумән, милләт исеменнән фикер йөртте, гомуммилли алгарыш һәм омтылышлар турында сөйләде. ХХ гасыр башында татар тормышында хәлләр уңай якка күпмедер үзгәрсә дә, милләтнең иреге кысылган, мөстәкыйльлек турында уйлау да куркыныч, хәтта икътисади барышы да бик нык артка калган иде әле. Болар, билгеле, әдәбиятта чагылыш тапмый калмый. Инде матбугат иреге алган татар шигърияте кискен үсеп китә, тематик һәм проблематик киңәя. Әлбәттә, ул иң башта татар милләтенең укымышлылыгы, аң-белемгә, төрле һөнәрләргә ия булырга тиешлеге хакындагы карашларны калкуландыра.

Әдәбиятыбызда хәтта тәнкыйди реализм методы формалашып җиткәннән соң да, аңа мәгърифәтчелек реализмы алып килгән билгеләр тиз генә юкка чыкмый. Габдулла Тукайның да, аның тәэсирендә иҗат иткән башка каләм ияләренең дә поэзиясен алар теге яки бу планда озак елларгача сугара. Әле каләмгә алынуының тәүге елларында Габдулла Тукай юкка гына: «Без – бу мәгърифәт гасыры сараеның ияләре һәм балалары», дип белдерми. «Гыйлемнең бакчасында...» әсәренең әлеге юллары ХХ гасыр башы талантларының үзләренең элгәреләре – Ш.Мәрҗани, Г.Чокрый, М.Акмулла, К.Насыйри кебек мәгърифәтчеләр корган нигездә формалашуы һәм алга таба алар төзегәнне сакларга, яңартырга, үстерергә тиешлеге хакында сөйли. Шагыйрь әле без дә яшәгән узган гасырның аң-белем ноктасыннан никадәр алга китәчәклеге хакында фаразлап та уза сыман.

Оркыя Ибраһимованың «Теләк» әсәрендә мәгърифәтчелек идеясенә хезмәт итүчеләрнең, милләттәшләрнең бер җепкә тыгыз бәйләнүе хакында менә мондый юллар бар:

И Ходаем, безләрне берлек җебе илә бәйлә син,

Тугры фикереңне үзең сал, һәркем үзе аңласын.

ΧΧ гасыр башы поэзиясенең кискен үсеше җәмгыятьтә шәхескә, аның иҗтимагый барыштагы роленә, мөнәсәбәт үзгәрешләренә барып тоташа. Татар шигъриятендә шактый активлашкан иҗтимагый лирикада, үз чиратында, шәхесне калкулату көчәя, чөнки һәр каләм иясе үз халкының әйдаманына әверелә, көрәшчеләр мәйдан тотар чак җиткәнлекне аңлап эш йөртә.

Г.Тукай, алгарыш дилбегәсен гадәт буенча һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, иратларга тоттырса да, хатын-кызларыбызның да алар белән бер арбада алга баруын кайгырта. Аның бу төр идеяләре хатын-кыз галәменә шулкадәр көчле тәэсир итә ки, әлеге тема шагыйрәләр һәм әдибәләр иҗатында иң үзәккә куела, һәрберсе моның өчен халык шагыйренә рәхмәт укый. Тукай язганнар тәэсирендә каләме формалашкан О.Ибраһимова кебек көчле рухлы талантлар татар хатын-кызларын җебегән, мескен итеп күрергә һәм күрсәтергә теләми, алар үз араларыннан якты йолдызларны табып алып, кылган гамәлләрен тасвирлап, шәхесләренә биргән бәяләмәләрен укучы хөкеменә чыгара.

Моңа кадәр мәдехнамәләр күбрәк ирләргә язылса, Г.Тукаевның беренче татар профессиональ артисткасы С.Волжская кебек олуг затларны мактаган җиңел каләме белән, ниһаять, татар шигъриятенә илгә эш күрсәткән кыз затларны мәдехләү килеп керә. Әйтик, Оркыя Ибраһимова күренекле педагог, Казанда дөньяви фәннәр укытылган беренче кызлар гимназиясен ачкан Фатиха Аитованы күкләргә чөя:

Китте кара болыт, чыкты кояш,

Атты якты, нурлы таңнары;

Калыкты хатын-кыз галәменең

Балкыган ак нурлы айлары.

Автор «Китте кара болыт...» әсәрендә Фатиха ханымны исеме тарихларга калачак фидаилар арасында күрә. Ике шагыйрьне дә иҗтимагый-мәдәни мәйданда беренчелекне алган хатын-кызлар сокландыра, икесе дә тасвир объектын мондый очраклар өчен традицион булган кояш һәм ай образларына тиңли. Шушы уңайдан, Тукай әсәрен дә искә төшереп узыйк:

Күр: ничек иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, –

Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.

Бу икәүгә Тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:

Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

Оркыя Ибраһимованың «Киңәш» дип исемләнгән шигыре белән Габдулла Тукайның берничә әсәре арасында текстара бәйләнешләр ачык тоемлана. Шулай да ул эчтәлеге белән шагыйрьнең «Кемне сөяргә кирәк?» шигыренә якынрак тора. Г.Тукай анда фаразланган әңгәмәдәшенә дөньяда беркемнең беркемгә кирәк булмавы, кеше хәсрәтенең башкаларга читлеге, дусларга ышаныч юклыгы, беркемнең ярдәмгә атлыгып тормавы һәм башкалар турында сөйли дә ахыр киңәшен шушы рәвешчә бирә: «Үзеңне сөй! Ярат үзеңне үзең!»

Инде Оркыя Ибраһимованың «Киңәш» әсәрен мисалга китерик:

Бар сүзем шул: һичвакыт барма адәмләр каршына,

Үзләрен дә һич чакырма бервакытта каршыңга.

Дөньяда тор ялгызың тик, һичбер иптәш эзләмә.

Бу миңа ярдәм итәр, дип, берәүне дә күзләмә.

Шулай ит син: дөньяда тор ялгызың тик, берүзең,

Сөй үзеңне – якты булыр кичләрең һәм көндезең.

Бигрәк тә Г.Тукай көче белән моннан бер гасыр элек татар сатирасында детальләштерү арта, интим лирикада кеше кичерешләренең бөтен нюанслары игътибар үзәгенә алына. Без моны О.Ибраһимованың «Китте шагыйрь» («Хатынлар хамисе мәрхүм шагыйрь Габдулла Тукаевка ядкяран язылган») исемле әсәреннән дә күрәбез.

Текст, бер яктан, традицион көнчыгыш мәрсияләр рухында һәм аларның бөтен алымнарын кулланып иҗат ителгән: анда гомуми мактаулар да җитәрлек, кеше кылган реаль гамәлләр дә санала. Мактау объекты бик калку, сыйфатлары бары тик уңай, аны югалту – зур югалту. Шигырь электә патшаларны һәм югары урыннардагыларны, бигрәк тә вәзирләрне югалткач язылган ядкарьнамәләрне искә төшерә. Икенче яктан, әлеге жанр эчтәлек ноктасыннан шактый заманча, актуаль. Ул кешенең иҗатына, язганнарына бәя булып тора, анда интертекстуальлек гаять көчле. Автор Каләм иясен«милләт шагыйре» сыйфатында сурәтли, аерым юллардан Тукай әсәрләренекенә тартым аһәңнәр дә тоемлана:

И шагыйрь, ямьле шагыйрь, милли шагыйрь, син чын шагыйрь,

Күземездән түктереп яшь, хәсрәткә салган шагыйрь.

Игътибарга алыйк:

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

(Г.Тукай. «Пар ат»)

Алга таба шагыйрә Г.Тукай текстларындагы гыйбарәләрне, образ-хәрәкәтләрне үз әсәренә трансформацияли:

Ул нарат, чыршы агачлар һәрбересе кайгылы;

/.../

Су буенда сайрый торган төрле-төрле кошлары –

Барысы да кайгыралар, ул Ходай былбыллары.

О.Ибраһимова шулай ук Тукай бастырып чыгарган соңгы һәм мөһим җыентыкларны («Күңел җимешләре» – 1911; «Җан азыклары» – 1912) исенә ала. Әсәрдә шагыйрь каләме иҗат иткән образлар җанландырыла. Шагыйрә Алтын әтәч, Шүрәле һәм Су анасыннан табигатьне халыкка белдерүче, кадерле шәхеснең, милли һәм үткен телле шагыйрьнең китүе турында сүзләр әйттерә.

ХХ гасыр башында иҗтимагый тормыш никадәр генә җанланмасын, тормышчан интим лирика да, китаби образларга нигезләнгән абстракцион сурәтле мәхәббәт шигырьләре дә бихисап языла. Бу төр үзгәрешләр һәм Габдулла Тукай, һәм Оркыя Ибраһимова иҗаты мисалларында да ачык күзаллана. Хәтта ки «Китте шагыйрь» әсәрендә дә авторның гавам һәм табигать кичерешләре хакында үз интим хисләрен дә кушып сөйләвен ачык тоемларга була. Ахыр юлларны ул инде зур гомумиләштерү рәвешендә, милләт исеменнән сөйли:

Милләтнең каһарманы, чын шагыйремез, калмадың,

Бары калды безләргә (синең) ядкарь әсәрләрең.

Һич тә чыкмас исмемездән, Тукаев, исмең синең,

Керсә дә шул кара җиргә вакытсыз җисмең синең!

Әдәбият гомер бакый укучыга идеалдагы җәмгыять һәм кеше образын тудыру белән мәшгуль. О.Ибраһимова иҗатында аның иң көчле һәм ышандыргыч мисалы – Г.Тукай һәм ул хыялында күзаллаган ирекле, аң-белемле, башка дәүләтләргә тиңләшкән татар иледер.